ГАЗӘЛЛӘР, РОБАГЫЙЛАР...
* * *
Хикмәтле вә кодрәтле бу замана, Үз дигәнчә итә—кая карама...
Асты-өскә килде бетен дөньяның
Күзең йомып -ачып алган арада...
Булмагандай юкка чыкты таулары...
Таш кыялар пәйда булды далада...
Үзгәрделәр, бәндәләрне күр әнә: Кемдер белә, кемдер байый—дан ала.
Әдәп, әхлак, йола—барсы буталып. Төс үзгәртте танып булмас чамада...
Үзгәрмәде шәт бердәнбер тәхетле, Бәхетлеләр туенда ул—тамада.
Хаким тартты колын кырыс хөкемгә.
Чаларып чыкты чигәсе бер көндә...
Хатадан халимы Хода бәндәсе?— фәрештә түгел лабаса бер кем дә...
Чирәм үсте сукмагына, юлына, Читләштеләр: хәлен белми бер кемдә.
Бизенделәр сәбәп итеп ни барын, Булмаса да бер сәбәбе өркергә...
Мөхвммот МИРЗА (1953) ша/ыйръ, • Турашыр*. • Гаң суы», •А(һн байны» (татар,
рус. төрек, ин/лиз теллзрешһ бишъюпыклар) Л 6. китаплар авторы. Казанда
Диделәр—Ул,—дип, хәбәрдар һәр эштән, Ярлыкау йә хөкем—аның иркендә...
Тәкъдирендә мескеннән мескен гавам— Үз шәүләсеннән шүрләгән ил-көндә.
Югалганмы, булмаганмы чамасы, Нәфсен чигендерерлек юк чарасы...
Шөһрәт, данга килә бик ураласы.
Тар түшенә тагын ниләр тагасы?..
Бимазалап бүләк даулый бичара.
Ни дә булса кирәк уйлап табасы...
Булгач, булгач берәгәйле булсын,—дип, Көн-төн башын вата, ди ил агасы...
Юкса, ни бирсәң чирканмыйча хәтта Шайтан авызына кереп аласы...
Төшенерме Адәмнең бу баласы: Хәтердә бер гыйбрәт булып каласын?..
Йөз адымнан тиен күзен алган укка Ауда, яуда аңар тиң елгырлар юк та...
Дарья кичкән, кыя менгән бер тында ул, Аргамакта очып кергән янган утка...
Ал бирмәгән алышларда, орышларда Бил бирмәгән алып бөтен Урда-Йортта...
Даң-шөһрәте таралган бар кыйтгаларга Ханның аяусыз сакчысы булып та.
Ул бер үзе тора дип йөз яранына, Хан шагыйрь-вәзирен җибәргән куып та.
Шуннан сүтелгән дәүләте... И Мирза, Кемгә хаҗәт риваять бу меңъеллыкта?!
Дөньясы киң, киң булса да, күп сыймаучысы, Сые сыгылып торса да, юк сыйлаучысы.
Малын кая качырырга күп юллаучысы, Мохтаҗ учына салырга юк уйлаучысы...
Ялга ятлар ярларына күп юлаучысы, Илендә ярык тагарак—юк сылаучысы...
Айны бүлеп яталар ди—күп Ай аучысы, Айдан айга җитмәгәнне юк аяучысы.
Туеп сикергәнне күреп—күп тынмаучысы,
Кулы кычытканы күп тә, юк кыйнаучысы.
Йөз елдан ниләр буласын күп юраучысы, Бүген ник шундый хәлдә мин—юк сораучысы?!
Без дә сызгырып эчердек атларны... Ат барда ал чыгармадык ятларны.
Ни кыйммәте затлы зыялыгының, Морзалар саклый алмады атларын...
Инде ятлар кулындагы корал без: Аямыйбыз кая, кемгә атканны...
Яуларында алдан чабып ятларның, Яуладык яуланмас солтанатларны.
Җиргә тигезләп җилләргә тараттык Таралмас тоелган каганатларны.
Бездәй атсыз яучабар бармы тагы? Без бер валчыгы зыялы затларның...
Кичер, газәл, рөхсәтсез килеп керсәм. Син гүзәлне тупасланып «э»рәнҗетсәм...
Гашыйкларның бәхет яше тамган төшкә Табанымның тузанлы эзен төшерсәм.
Итәгемә «яреп» кергән зәһәр җилгә Гөлләреңнең ал иреннәрен өшетсәм...
Назга сусаган җаннарның бәлзәменә Явызларның имансыз сүлен төшертсәм...
Хәтта синең йөз аклыгын яклыйм,—диеп, Иблис шайтанны тәкрарлау сүзен кертсәм...
Вәгъдә—иман, ышан гүзәллек бакчасы, Бер былбылың булырмын, әгәр кичерсәң...
Агач башын җил борыр һәр тарафка. Адәм башын сүз борыр һәр тарафка.. Җаһил сүздән кубарыта җит давыл, Җан иманың инаныр кай тарафка?!.
Шөкер, кемнәрдәндер алып бүләсе юк,
Шөкер, кемнән булса алып түләсе юк...
Шекер, гомер көзләремдә теземә төшеп, Ходайдан ары һичкемгә түнәсе юк...
***
Язылмаган кануннар бар—безгә түгел, Үтәлмичә калулар бар—бездән түгел... Бер сәбәпсез Себерләргә сөрелгәннәр...— Сакла, Раббым, беркемгә дә без жәл түгел..
Вакыт агышын тоярсың—тыялмассың, Ярларын буып куярсың—боралмассың...
Галәмнәрнең серләренә төшенеп тә Дөньялыкта ике гомер торалмассың...
Беләм, бердәнберең түгеллегемне, Белә белгәннән җан күпме теленде... Беләм; мин бердәнбер сугаручыңмын Сусап сулыккан күңелең гөлеңне...
Болай гына айры кавем кебек сез, Ә чынында бер тамчы су кебек сез... Мин-минлекме, ятка ярыйм диепме, Чит-ят булып кыланасыз кебек сез...
***
Ярны ярга тоташтырган—кешеләр, Ярдан ярны аерган да—кешеләр.
Ташу саен чигенә бара ярлар, Ярлар ерагайса нишләр кешеләр?!
Татар башын саныйлар ди тагы да, Өлкән туган батты кара кайгыга: Баш санын булыр кечрәйтеп, тарайтып, Җанын ничек иманыннан аерырга?
***
Бердәнбер буласың килә—беләбез, И, бичара, дип, кызганып көләбез... Уйлап баксаң, көлерлек түгел хәлләр: Бердәнберләр күбәйгәнгә бөләбез...
Ялганны дөрес дип сөйли беләсең... Тыңлап торганны чөеңә эләсең... Өреп каба өйрәнмәсләр шул бер дә, Авызлары пешкән саен көләсең...
Кагыйдәсез уеннарны күп кордың... Күзгә карап кулларга куз тоттырдың... Уйный-уйный бар көндәшеңне кырдың... Бердәнбер калдың—барыбер оттырдың...
Гәрчә чакырса дус, туган, һәр чакта Син әүвәле максатларын ачыкла...
Хан, бәкләрдән калган кыргый җан кыю— Хәнҗәр тыгып кунагына кочакта...
Дус, туганнар, кодалар, кодачалар— Берсеннән берсе әйбәтрәк ич алар... Бәбкәләре—нарасый бичаралар: Пип-пип, бир бир,—дип авызын ачалар.
***
Өлеш—урталай бүлүдән башлана. Көмеш—асылташ куюдан кашлана... Асылташка авыр ташлар басылган...
Өлешен, көмешен, бирмә башкага...
Пик мәңгегә килгәндәй кыйланасы— Барыбыз да хәтер булып каласы... |
Кем иделәр, кем булдылар—кара син... Кайсыннан нинди гыйбрәтләр аласы?..
Бәйдәге көчек бик хәтәр күренә, Бәргәләнә бәргәләнә әренә...
Ычкынс а бу тешләр дә өзәр дисең, Ул койрыгын кысып кача өненә...
Ел тәүлеге бәйдә тора—өреп тора, Кемнәр ничек көнен күрә—күреп тора... Малын саклый—тугры колы хуҗасының Өреп тора, әмма бүре йөреп тора...
Аңарга ятлар тәгаме татлырак...
Бар да ялтыраган кадәр затлырак... Ярахмышыннан кызылга кызыккан Бәндә дигәнең бүген беркатлырак...
Мең дә беренче мәртәбә эндәшәм, И бәндәм, синең белән киңәшләшәм... Бу дөнья өч көнлек димә һичкайчан... Җаның мәңге яши күчеп янәшә...