Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ

 

ПЕШКОВЛАР. Шәҗәрәләрендә төрки мохит белән бәйләнештә торган (к. Сабуровлар) Семен Псшек-Сабуровтан (БК II. 413). Пешек-Сабуровнын улы Муса Семеновның XV—XVI йөзләрдә Костромада эре биләмәләре булган, ул воевода һәм Вологда кенәзе (Веселовский 1969. 172).

ПОЖАРСКИЙ Дм Кенәз Дмитрий Михайлович Пожарскиинын ( 1548-1642) әнисе Бекләмишева (к.) була, ягъни өлешчә төрки канлы (РБС XVII. 220-221)

РАДИЩЕВЛАР. Кече Ярославецта 1604 һәм 1627 елларда дворян дәрәҗәсендәге Кунай Радищев исемле чукындырылган татар телгә алына (Веселовскии 1974. 265) Исеме төрки көн «көн.кояш.шатлык» сүзеннән (Баскаков 1979. 258).

РОМАНОВЛАР. Үзләренен чыгышлары Ширәмәт кушаматлы Андрей Кобыладан булган Шереметевлар (к.). Колычевлар кебек төрки нәселләр белән туганлыкта (Баскаков 1979, 82).

РОСТОПЧИННАР. «Граф Федор Васильевич Ростопчин борынгы затлы нәселдән килә. Разряд архивы белешмәсендә күрсәтелгәнчә, анын башлангычы Бөек кенәз Василий Ивановичка чыккан Растопча кушаматлы Кырым татары Борис Федоровичтан. Анын варислары — Ростопчиннарнын күбесе Россия тәхетенә хезмәт иткән*.—дип язылган (ОГДРда IV. 12). Фамилиянең этимологиясен Н А.Баскаковтан (1979. 13) карагыз.

САБУРОВЛАР. ОГДР (1.43) буенча. «Сабуровларның фамилиясе 1330 елда Урдадан Бөек кенәз Иоанн Даниловичка чыккан кенәз Четадан Ул чукынганда Захарий исемен алган. Анын туруны Федор Иванов улы Сабур, шуннан—Россия тәхетенә хезмәт иткән Сабуровлар» Фамилия сабур «сабыр» гарәп-торки сүзеннән ясалган (Баскаков 1979. 57). Урдадан чыкканлыкларын БК (II. 373) һәм А А.Зимин (1980. 273) тарафыннан раслана. Ләкин С Б Веселовский (1969. 166-194) бу фикер белән килешми, ул бу нәселнең XV йөзнен беренче яртысында яшәгән Федор Иванович Сабурдан килүен әйтә (Веселовский 1969. 171). Ләкин икенче бер хезмәтендә ул (к Веселовский 1974. 276) Федор Иванович Сабуровны—Сабуровлар ның нәсел башын—XIV йөзнен икенче яртысында яшәгән дип күрсәтә дә. аны 1304 елда Костромада үтерелгән бояр Александр Захарьевич Зерно нәселеннән булган кеше дип атый. Ихтимал. Захария-Четанын Алтын Урдадан китүен иртәрәк булган дип уйларга кирәктер Сабуровлар Вельяминовлар. Годуновлар. Пильемовлар

Дмамы. Башы цткан елгы 5, 6, 8. 9. II. 12 саннарда
(к.) белән тугандаш. Сонгарак Сабуровлар—Иван IV нен танылган һәм актив воеводалары, сенаторлар, дәүләт һәм жәмәгать эшлеклеләре.

СЕЛИВАНОВЛАР. «Бәрхет китабы»нда (11,375) Селивановлар Алтын Урдадан чыккан Селиваннан килә, диелә. А.А.Зимин (1980, 269) бу фикерне берникадәр тулыландыра-1401 елда Урдадан Федор Ольгович Рязанскийга чыккан Качибей улы (чукынгач Василий) Селиваннан. XV йөз ахырында—XVII йөздә Селивановлар Рязань төбәгендә җирләре булган дворяннар буларак билгеле (Веселовский 1974, 284).

СТРОГАНОВЛАР. Дмитрий Иванович Донской идарә иткән елларда христианлыкны кабул итеп, Спиридон исемен алган татардан (ОГДР I, 33). 1568 елда Казанда Оникий Строгонов хуҗалыгы теркәлгән (ПКК, 24). Соңыннан— промышленниклар, дипломатлар, дәүләт эшлеклеләре.

СУВОРОВЛАР. Суворовлар нәселен олылау максатында, аларнын затлы нәселләре—1622 елда Россиягә килгән швед Сувордан булулары турында легенда уйлап чыгарыла (ОГДР II. 14). Ләкин чынлыкта Суворовлар, йомышлылар буларак, XV йөздә үк телгә алыналар, 1482 елда Горяин Суворов йомышлы кеше, XVI-XVII йөзләрдә Бежеск һәм Кашинда утарлары булган дворяннар (Веселовский 1974. 303-304). ИРРДта (I, 247) Суворовларның Ишук Бухарин (к.). Кобяковлар белән туганлыгы әйтелә. А.А.Зимин (1980, 270) Суворовларны Рязань дворяннары һәм Измайловлар, Сунбуловлар, Коробьиннар белән тугандаш дип уйлый. Алдарак әйтелгәнчә, бу фамилияләрнең нигезендә төрки атамалар ята Шуннан чыгып. Суворов фамилиясен дә шундый ук нигезле булырга тиеш дип әйтә алабыз, бу сувор «җайдак» атамасының төрки икәнлеге белән дә раслана (Баскаков 1979, 84-85).

СЫТИННАР. Руська күченгән Сыт исемле татардан (БК II. 383). 1489 елда Ростов владыкасынын дьягы Федор Сыт, ә 1510 елда Дмитровтагы җирләре белән кенәз Юрий Ивановичның дьягы Федор Евстафьевич Сытин телгә алынган (Веселовский 1974, 310).

ТАТИЩЕВЛАР. Рәсми рәвештә нәселнең башы Бөек кенәз Иван III гә хезмәт иткән Соломер кенәз (Солых әмир) Иван Дмитриевич Шахнын туганының улы Василий Татищевтан (каракларны тота белгәне өчен бирелгән кушамат—«татей») башлана (ИРРД I, 54; Баскаков 1979, 87-89). С. Б. Веселовский (1960. 361) Татищевларның төркиләрдән булуына шик белдерсә дә. башка тикшеренүчеләр монын белән ризалашмыйлар. Мәсәлән. А. А. Зимин (1980. 267) князь Солых Әмир Шайнын чынлап та булганлыгын таный, ләкин бу кенәз Руська XIII йөзнен уртасында чыккан дип уйлый. Үзенен карашын дәлилләү өчен А. А. Зимин 1257 елда Иван Шаинга бирелгән грамотаны китерә, шулай ук кенәзнең Апраксиннар. Измайловлар, Хитровлар (к.) нәселләре белән бәйләнешләрен күрсәтә. XV йөз урталары тирәсендә Татише—Татишевлар исеме Русьта да киң кулланыла башлый, шул исәптән төрки исемнәр белән дә, мәсәлән, Асанчук, Кекса, Мунт, Пурыш (Веселовский 1974, 313). Татищевларның беренче буыны .ихтимал, болгар-буртаслар арасыннан чыккандыр.

ТЕНИШЕВЛАР. ОГДР (XIII, 20) буенча, Тенишевлар нәселенең бер өлеше рус хезмәтенә 1528 елда татар-мишәрләрдән. Тениш Кугушевка (к.) Мещерада жир һәм крестьяннар бирелгәч чыккан. Шушы нәселдән—танылган кенәз Тенишевлар. Н А.Баскаков (1979, 247-248) фикеренчә, фамилия төрки тыныч—тыныш сүзеннән ясалган.

Дәвамы киләсе саннарда.