Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Иске Кармәт

Исемнәрендә «Кармәт» сүзе булган авыллар Аксубай районында урнашкан Иске Татар Кармәте, Яна Кармәт авыллары-жирле үзидарә советы үзәкләре Аксубай белән аралары 8 һәм 6 чакрым

Археологлар тарафыннан Яна Кармәт авылы янында имәнкискә кабилә- кавемнәре чорына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре кабер ташлары булган зират билгеләнгән Авыл урынында элек кара урман үскән Аю аланы. Аю аланы елгасы. Аю аланы чишмәсе кебек топонимнар бу урманнарда ерткыч җанварлар да яшәгәнлеген дәлилли Авылны нигезләүчеләр урман кисеп йорт урыннары, чәчүлек җирләре ясаганнар. Аксакаллар сөйләвенә караганда. Иске Татар Кармәте авылына ин беренче Кариәхмәт исемле мөселман килеп утырган Башта авыл берничә йорттан гына тора. Тора-бара ул зурая. Авылдагы нәселләр арасында Сембер якларыннан килүчеләр дә бар

Казан ханлыгы яулап алынганнан сон. авылга чуашлар һәм руслар килеп утыра. Христианлаштыру сәясәте башлангач, авыл халкынын бер өлеше керәшен татарларына әверелә Чукындыру көч. ирексезләү юлы белән алып барыла Чукындырылган халык поп килгәндә тәреләрен чыгарып куя, ул киткәч яшерә Кайберәүләр чукындыру максаты белән килгән попны кыйнап та ташлаган. Авыл халкының мөселман өлеше-Олы ара. алар яшәгән урам Татар очы дип йөртелә Керәшен татарлары-Кече ара. алар торган урамны Керәшен очы диләр Зиратлары аерым була. Революциягә кадәр Олы аралар керәшен татарларына кыз бирмиләр, аралашмыйлар. Соңыннан керәшен татарлары исламга кире чыга Олы һәм Кече аралар революциядән сон гына гына дуслашалар.

1900 елның 27 ноябрендә Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә татар поээиясенен классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул 1981 елнын 10 июнендә Казанда вафат була Авылда хәзер ана багышлап музей ачканнар.

Авыл тирәсендәге куаклар арасына бер ачыклыкка чуашлар килеп утырган Мәетләрен алар (һәм русларда) Рус Кармәтенә илтеп күмә торган булганнар Елга буендагы каенлык чуашларнын кирәмәтләре булган Алар шунда чыгып, нәзер әйтеп сарык һәм бәрән суя торган булганнар Авылда Чуаш ягы дип атала торган топоним (урам исеме) бар Революциядән сон татар, рус. чуаш халыкларыннан оешкан өч колхоз барлыкка килә

Рус Кармәтен халык Иске авыл дип йөртә Анда элек татарлар яшәгән Бу авыл халкы арасында кайчандыр хәзерге Буа районыннан күчеп килгән Кушай бабай да булган Казан ханлыгы алынганнан сон. авылга ике рус бояры килеп утыргач андагы татарлар Яна Кармәткә күченәләр. Кушай нәселе хәзер Яна Кармәттә яши. авылнын яртысын шушы нәсел тәшкил итә Бу авылга Иске Кармәттән күченүчеләр дә булган Яна Кармәт авылы кешеләре аксыл йөзле, аксыл кашлы һәм керфекле, күзләре зәнгәрсу; К. Р. X авазларын нечкә итеп әйтәләр

Дәвалы килесе саннарда.

Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.