ШИГЫРЬЛӘР
Әбиләр чуагы.Көз.Кояш...
Әбиләр чуагы.Көз.Кояш...
Җилләрдә пәрәвез талпына...
Моң белән талпынган җепләрнең
Барсы да мәхәббәт хакына.
Яралы җаннарны ялгызлык
Күбәләк шикелле очырган.
Ә Кояш нурларын тамчылар,
Сәйләннәр күзеннән качырган.
Җилләре дә җылы.тик нигә
Көз исе җаннарны яралый!
Әбиләр чуагы. Көз. Күңел
Сөюнең җепләрен аралый...
Көзләрдә калам.
Буш йөзләрдән торган рәсем ясыйм,
Буш сүзләрдән торган җыр язам.
Язларыма юллар ерак әле...
Мин көзләрдә калам.көздә калам.
Кыскартылган вакыт йомгакларым
Сүтәмен дә,кире җыямын.
Җәйләр үтте.Бары сурәт булып
Мин көзләрдә калам.каламын.
Кышларның күңеле ак,диләр,
Югалган бизәклар-эзләрдә.
Мизгелләр елларга әйләнде-
Мин калдым көзләрдә,көзләрдә.
Унҗиденче кышым.
Унҗиденче кышым салкыны
Җилгәрә уйларым, хисләрем.
Тик көзнең ямансу карашы
һаман да хәтердә, истә әле.
Кыш йолдыз чүпләргә дәшкәндә
Син миңа җәйләрне юрама.
Күптәннән кышларга гашыйк мин.
Кыш моңы күңелгә урала.
Ябалак карларның сурәтен
Кадрлап сеңдерәм җаныма.
Тырыштым. Төшендем. Аңладым
Бүгеннән мин язны сагынам.
Таң иде...
Иртәләр үзәге—таң җиле
Офыктан офыкка түгелә.
Бер төннең сулышы туктады
Җем дә җем йолдызлар сүрелә.
Өзелгән төннәргә бер дәва
Төнге шәм уйлана һаман да.
Төнге шәм сөрәне чакыра:
«Син дәшмә, син тыңла, тик тыңла!..:
Бу сөрән әй җиңел, әй гамьсез-
Тыңгысыз күңелгә таң иңде.
Сибелде кадерсез төн гаме.
Күк иде... Тын иде... Таң иде...
Хыялга алданып...
Төсмерләр төсләргә әйләнгәч.
Күкләргә тартыла кыялар.
Адәмгә бер өмет өрегез.
Дәшегез тик бер сүз, хыяллар!
Хыяллар! Кагынган җаннарга
Сез—канат! Канатлар чыдаммы?!
Әллә соң күңелгә җыелган
Күз яшен берүзем сыгаммы?!
Дәшмисез, хыяллар... Беләсез
Мин кабат ялгызым калганны.
Төсмерләр төсләргә әйләнгән,
Хыяллар, тик сезгә алданып...