МЕНӘ ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР..,
Ходавәндә
Менә шундый хәлләр бездә.
Ходавәндә...
Син булмасаң бу Җ и р шары
Оҗмах багы булыр иде.
Бөтен кыйтга, урман, болын
Чәчәк белән тулыр и д е—
Ходавәндә!..
Җирдәге һәр җ а н и я с е —
Фил, куян һәм хәтта бете
Бөек ирек яулар иде,
Булмас иде үрчү чите—
Ходавәндә!..
Син булмасаң дәүләтләр дә.
Сугышлар да булмас иде.
Җир йөзенә кара каһәр,
Кайгы-хәсрәт тулмас иде—
Ходавәндә!..
Мәхәббәт тә, көндәшләр дә,
Сөяркә дә булмас иде...
Хәләли йә уйнаш аша
Бәбиләр дә тумас иде—
Ходавәндә!..
Син булмасаң булмас хәтта
Ходай барын танучы да.
{Кичер, Ходам, булмас иде
Тәмугында янучы да!..)
Ходавәндә!..
...Әй кем сон, син, илаһи зат,
Уең белән Җ и р н е юган!?.
Ходавәндә мин үзем бит,
Сихер белән җиргә туган...
Менә шундый хәлләр, туган...
Ходавәндә!..
Гәрәй РӘХИМ (1941) — шагыйрь, прозаик, җәмәгать зшлеклесе; кцпсанлы китаплар
(«Вәгъдә*. «Зирек бөдрәләре'. «Моңнарым* һ. 6.), шул исәптән ике томлык
«Сайланма әсәрләр* авторы. Г. Тукай исемендәге дәцләт премиясе лауреаты.
Казанда яши.
38
Бездәгечә түгел
Мин хыялый бер төш күрдем-
Сәер төшнең һәр төше.
Бездәгечә түгел монда—
Үзгә яшәү рәвеше.
Бездәгечә түгел монда—
һәркем үзгә эш кыра:
Алашалар канат кага,
Фәрештәләр пошкыра.
Бездәгечә түгел монда—
Алларыңны алмыйлар.
Сиңа гашыйк булган этләр
Иренеңне ялмыйлар.
Бездәгечә түгел монда—
Йөди безнең ишеләр:
Андый-мондый кеше түгел—
Чып-чын монда кешеләр.
Бездәгечә түгел монда—
Замана монда зирәк.
Бездәйләр буа буарлык,
Шагыйрьләр генә сирәк...
Шагыйрьләр гаять сирәк...
Каен суы
200? еяыың /У апрелендә Ял^люр берлеге идарәсе
\тырышыаи)ышиич1ик-ыйрь1\1И111<1>.щц\1ит\п11Ц1
татар әдипләренең «Аккош крив Иҗат йорты
урманыннан җьшгсш каен суы '•} 1,<к итте
Каен суы... Сине бер йотуга
Сулкылдады күңелем, елады.
Бөтен тәнем буйлап каным булып
Агып китте каен сулары.
Йөрәгемә барып җиткәч, кинәт
Йөрәк ярсу аттай дулады.
Искә төшеп яшьлек хатирәсе
Үпкәләрем авыр сулады...
Каен суы гына түгел шул син—
Кайгы, шатлык, бәхет сулары...
Ике ашкыну
МАЛАЙ:
—Хыялым булып
Болытлар оча,
Җилләр дә оча.
Кошлар да оча
Сихри якларга.
Шулар шикелле
Очар идем ла
Мин шул якларга,
Ерак-еракларга!..
Ерак ераклар й
Торнамф очыя бара
IVUI 1айд) ип
БАБАЙ:
—Хәтерем булып
Болытлар оча.
Җилләр дә оча.
Кошлар да оча
Сихри якларга.
Шулар пшяелла
Очар идем лә
Тугая якларга,
Ерак-ераклардан...
Г З Р З Й Рахим
Әгәр... Мәгәр..
Белер идем мин нишләргә—
Алтынга манар идем лә
һәр ту мыш көнне, мәгәр—
Бу гомерне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
Яшьлегемдә сөйгән кызны
Бәхеткә күмәр идем мин
Ятка бирмичә, мәгәр—
Яшьлегемне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
Чит-ят җирләргә китмичә
Яшәр идем туып-үскән
Авылда гына, мәгәр—
Язмышымны өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
Матур итеп киендереп.
Тәмле ашка тиендереп
Яшәтер идем, мәгәр—
Әти-әни исән чакны
Кайтарып булса әгәр...
Көне-төне шигырь язып.
Шигырь белән генә азып
Яшәр идем мин, мәгәр—
Гомеркәйне, асылкайны
Кайтарып булса әгәр...
Теләк
Язның соңгы көне—
Минем туган көнем.
Язның китү көне—
Минем килү көнем.
Гомер итәм шулай
Гел ымсынып язга.
Бәйрәм итәм язны
Тик бер көнгә... азга...
Бөтен гомер язым
Шул бер көнгә сыя.
Шул бер көндә җаным
Мәңгелек яз тоя.
Язгы соңгы көндә
Мин дөньяга иңдем...
...Яз киткәндә килсен
Миңа соңгы көнем...
70 яшькә киткәндә
Гомер кояшым баткан да кебек...
Өр-яңа таңым аткан да кебек...
Безнең ил
1. ЧОРЫБЫЗДАН ИКЕ ЭСКИЗ
Бер горурлык хисе яна миндә
Сибгат Хәким
Кайдадыр көләләр...
Кайдадыр елыйлар...
Кемнәрдер киләчәк тормышны
Бәхеткә юрыйлар—
Шунда ук кул сузып
Хәер д ә сорыйлар...
Күп монда галимнәр...
Шулай ук күп юләр...
Үзләре барсы да:
МЕНӘ ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР
«Бу—безнең ил!»—диләр...
«Бу—безнең ил!»—диләр...
Кемнедер суялар
Кемгәдер зур һәйкәл куялар...
Төрмәләр,
Стадионнар,
Кабаклар дыңгычлап тулганнар.
Китапханәләр,
Музейлар,
Күргәзмә заллары
Кешесез буш бина булганнар...
Чат саен базарлар гөрләшә,
Барсы да бер сүзне сөйләшә:
«Бу—безнең ил!»—диләр
«Бу—безнең ил!»—диләр...
Көн саен арталар ипигә бәяләр...
Сөрелми яталар буш җирләр...
Эш таба алмыйлар өрлектәй ирләр...
Китаплар күптәннән түгәрәк ятимнәрҷ
Кемнәрдер
Мәчет башына тәре,
Чиркәү башына ярымай
Эләргә әзерләр...
Гәзитләр, экраннар, эфирлар хор белән:
«Бу—безнең ил!»—диләр.
«Бу—безнең ил!»—диләр.
2. 2010 ЬЛНЫҢ КАЙНАР ҖӘЕ
Татарстан—татет тин
Равил ФвйЭ) ] mil
Мәскәү күге—төтенстан,
Татарстан—пожарстан,
Мари иле—урман көле,
Псков—пыскый,
Ульянда ут уйный,
Новгород Нижний—көйри, чыжлый,
Чувашия яна, көя...
...Болар бар да
Син—Россия...
Син—Россия...
Син соң бүген халыкларның
Туган иле, туган өеме?..
Рәсәй, Рәсәй,
Син бит бүген—
Пыскыган кисәү...
Суынган көл...
Кара күмер өеме...
Шулай да
Сәяси зур заллар,
фиркаи съездлар,
Хөкүмәт йортлары,
Кремльләр
Дәррәү горурланып:
«Бу—безнең ил!»—диләр...
«Бу—безнең ил!!.»—диләр...
«Бу—безнең илШ»—диләр...