Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЧЫТКАН ТЕЛНЕ СҮЗ КАШЫР

Кызганычка каршы, янында һәрвакыт син ал ардан ераграк торырга тиешле кешеләр була.

Сатучы белән сатып алучы арасында әдәпле мөнәсәбәт бер ертык унлык аркасында бозыла.

«Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә алма!»—диләр... Аекларны каян табасын ди инде хәзер?

Телереклама вакытында, шәһәрнен Канализация хезмәтенә көч килә!

Әгәр дә син җирдә яткан 10 тиенлек акчаны иелеп ала аласын икән, димәк, табибка «радикулит өчен» биргән өч мең тәңкә акчаң әрәмгә китмәгән...

Хәтта Колорадо коңгызларына сибә торган агуларны да төрләндереп торырга кирәк.

Бокс—шешә авызы белән кеше бугазы арасындагы «киртә».

«Алма пеш, авызга төш»,—дип ятучылар бихисап, ә алмагачта сыңар алма да юк.

Кеше булып калыйм дисәң һәрвакыт кеше комачаулый.

Вак бәлешләр пешергән саен вагая бара.

Теше белән шешәне бик оста ачканга күрә, аны үзләре белән шешә ачкычы урынына йөртә башладылар.

Кирәкмәгәнгә—кулы озын, кирәккәнгә—кулы җитми.

Машина артка чигенгәндә тагылган арба алга чыга.

Җырчыга бәйгедә беренче урынны алу өчен бер тавыш җитмәде—үз тавышы.

Пляждагы белдерү: «16 июльгә кадәр җылы су булмаячак».

Ябыгырга теләсәгез, депутатлыкка кандидатларнын вәгъдәләре белән туеныгыз.

Ишек алдындагы бөтен өстәлләрне домино сугучы пенсионерлар алып бетергән, безнең мескен балаларга утырып кәрт уйнар жир дә юк.

Минемчә, илгә президентлар бөтенләй дә кирәк түгел: Кремльдәгеләр илдәге халыкны, авыл көтүе кебек, чиратлашып көтсеннәр!..

Сәхнә теле—тамашачыга чыгарып күрсәткән тел.