Логотип Казан Утлары
Комедия

КЫЧЫТКАН ЧЫПЧЫГЫ

 

 

Катнашалар: Гөлсинә Рәүф Фирая Азат Рәш идә Сукбай

 

 

 

 

 

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Шәһәр фатиры. Бүлмәдәге заманча җиһазларга карап, хуҗаларның бай тормыш алып баруын чамаларга мөмкин. Пәрдә ачылганда бер почмакта, ноутбук янында, өстәл лампасы яктысында Рәүф утыра. Шактый зур савытлы бик матур гөл күтәреп, Гөлсинә керә.

Гөлсинә («АББА» җырын көйләп).

«Мани, мани, мани-и-и... Деньги гони- и-и Аһа-а-а...Оһо-о-о...» Менәтрәк!

(Гөлне өстәлгә куя). Бигрәкләр дә яратам инде шушы гөлне... (Яфраклардагы ту­занны сөрткәндәй итә, җырлый).

Тәрәз төбем минем берничә, Тәрәз саен яран гөл үсә.

Аз яраннар кебек алсулана Бәгырькәем, мине күрде исә...

 

 

патшага... (Сабагыннан тотып, кинәт гөлне савыттан чыгара). Менәтрәк! (Савыт төбеннән ниндидер төргәк алып, йөрәгенә якын китерә). Исәнгенәмесез, җанкисәккәйләрем?

Рәүф (пәйда була). Дурдом! Ычкы­насын бугай инде.

Гөлсинә Жә инде, һаман-һаман чәпченмә! Утыр әле! Акча санаган­ны ярата ул! (Төргәкне сүтә). Синен эшләгәнең ашарга да җитми, мин тап­канны рәхәтләнеп санап була ичмасам. (Тәмләп, акча санарга керешә). Берәү, икәү. өчәү...

Рәүф Нәрсә, язуымны, рухи ризы­гымны ташлап, синең белән бергә ба-

 

Хәерле көн, матуркаем, гөлкәем! Са­гындым да инде үзеңне, бәгырькәем!? Хә­зер, хәзер (Такмаклап көйли).* Йөгереп чыктым бакчага, бастым алтын акчага... Гомер буе хезмәт итге-е-ем... Үзебезнең

зарга чыгыйммыни инде?

Гөлсинә. Синен ул язган-сызга- нын... синең ул рухи ризыгын духилык та акча бирә алмый.. Сигез, тугыз, ун Чык базарга! Чәпчергә вакытын калмас Тугыз., ун.. Ун булды түгелме сон инде ?! Ялгыштырдың бит!

Рәүф. Эһ, нәданым!.. нәданым' Мин базарда чиләнер өчен тумаган!

Гөлсинә, биш, алты.. Мин... мин... жиде, сигез... Эшлим бит әле Тугыз, ун...

Рәүф Сина ярый. Син.. (Тукта­лып кала).

Гөлсинә. «Син—жүләр!» дисенме9! Көләргә булдырасың син.. Петросян! Шамкай сынары! Эш-мазар дисән. ни теләген, ни рәтең юк... Тугыз, ун...

Рәүф. Сагынам Парижны! Дюма! Мопассан! Эйфель манарасы Их, дөньясы!..

Гөлсинә. Кит әле, ачуымны ки­тереп тормале! Бер күрмәгән Парижны сагыналар димени, жүләр! (Кынгырау тавышы янгырый) Бер тынгы юк. Тагын кем инде бу? (Рәүфкә). Кая чабасын? Акчаны яшермәдем бит әле! (Кабалан­ган вакытта бер кәгазь акчаны идәнгә төшерә) Булды бугай инде. Бар, ач ишекне! Уф, акчага карап ләззәтләнергә дә ирек бирмиләр

Азат керә.

Азат. Ник озак ачмый торасыз? Качып кына акча саныйсыз мәллә?

Гөлсинә. И-хи-хи... Азат кергән икән! (Читкә карап) Акча саныйсыз мәллә, ди... Әүлия! Рәүф, исәнләшергә кайчан өйрәтәсең инде син бу. бала­мутны?

Азат. Тел туздырып, һаман-һаман исәнләшеп тормыйлар инде. Гөлсинә апа! Рәүф абый белән кичә кич кенә исәнләштем. Шулай бит, Рәүф абый, әйеме?! Менә! Рәүф абый раслады Си­нен белән дә, Гөлсинә апа. исәнләшкән идем., өченче көн!

Гөлсинә Жүнләп исәнләшә дә белмисен Бүтән кертмим мин сине’

Азат. Кертмим, дигәннән Тынла- гыз. Бер анекдот сөйлим Ике бабай­ның кызлар янына аулак өйгә барышы икән Берсе икенчесенә әйтә: «Баруын барабыз инде, ксртмәсәләр нишләр­без?»—ди Икенче бабай: «Кертмәсәләр. кайтырбыз да китәрбез. Менә керт­сәләр, нишләрбез?!»—ди икән. Ха-ха- ха!. (Азатка кушылып. Рәүф тә көлә).

Гөлсинә. Алдан ук әйтеп куям: акча юк! Үзебез дә коргаксыдык. Ипи алырлык та рәт калмады Бирмиләр бит. Азат жаным. вакытында түләми интек­терәләр И бу кемнәрне нәчәлестева- ны. хуҗаларны әйтәм Кеше акчасыз ничек яшәргә тиештер...

Азат (идәндәге акчаны күреп ала. күргәнен сиздерми) Мине алегә әлеге бу акча дигәнең.. кызыксындырмый Гөлсинә апа. Әйләнәм мин! Котлый аласыз. Туйдым буйдак тормышта-а-ан Үзем генә беләм хәлкәйләремне!

Гөлсинә (Көлеп) Берүк өйләнә күрмә! Менә мин дә ашыгып өйләнгә­немә үкенеп бетә алмыйм.

Азат. Ә?! Әһә! Әйтсән. каты әйтәсең дә инде, Гөлсинә апа.

Рәүф Тыңлама син аны. Азат Син мине тынла. Менә мин

Гөлсинә Азат, кесәңдә кулъяу­лыгын юкмы? Сөртергә әзерлән Рәүф абыеннын күз яшьләрен Мин—бә­хетсез, дип хәзер жылап җибәрәчәк. (Такмаклый).

«Әминә елый үкереп.

Тубым суга төште, дип Рәүф абыен елый.

Авызкаем пеште, дип

Рәүф Менә, менә, күрденме инде, Азат? Өйләнмә Өйләнсән—бетәсен Өйләнгәнче, син болай ит Путевка ал да, Парижга барып кайт! Өйләнгәч, Па­рижны түгел, Мамадышны да барып күрә алмаячаксың! Их. сагындым Парижны'

Азат Аңламадым. Рәүф абый Ничек инде. (Ижекләп). Са-гын-дым. Па-риж-ны

Гөлсинә. Игътибар итмә Рәүф абы­еңа Вакыт-вакыт шулай тиле-милсләнеп ала ул. Кызын үзе беләме сон әле9

Азат. Ә? Нәрсә ?

Гөлсинә. Кәбестә' Йөргән кызын үзе беләме, дим9

Рәүф Азатка—азатлык' Тынлале Париж турында минем дустым Марсель Галиев ни дип әйтә «Париж—Европа­ның тажы Аны күргәч, күзгә яшь килде сокланудан, их, без дә яшибез икән, дигән нәүмизлектән ..»

Гөлсинә. Җитте инде, шамакай­ланма! Чистый бер французский Шам­кай булдың!

 

 

Азат Өйләнәсе кызны мин кичә генә күрдем әле. Ну матур да инде! Искиткеч1 Супер! Фәрештә! Нефертити кебек гүзәл!

Гөлсинә Ни ни... нинди Кефир түти кебек?

Азат Син үзен... Кефир түти! Борынгы Мисыр патшабикәсе ул—Не­фертити! Бик чибәр булган... Кичә мин күргән кыз шикелле!

Гөлсинә. Анлашылды. (Шаярып). Кызыннын исеме ничек сун, Азат бәб­кәм?

Азат. Белмим әле, Гөлсинәттәй. Танышырга өлгермәдем.

Рәүф Мин беләм... Өйләнгәнче Сылу Гүзәлева да Сылу Фәрештәева... Өйләнгәч, барысынын да исем-фами- лиясе бер—Змея Иблисова!

Азат. Көлмә, көлмә. Рәүф абый. Син күрсәң, үзен дә гашыйк булыр идең ана! Во! Ммм-а!

Гөлсинә (Рәүфкә). Хәзер! Гашыйк булып кына карасын! Күр әле. күзләрен мутландырып. аяк өсте изри башлады Оҗмахтагы хур кызлары кочагына кереп бара диярсен... Күрсәтермен мин сиңа матур кызларны! (Азатка). Бар. бар. әллүр моннан! Теленә салынып торма. Сыптыр! Жә, тумаган тайның билен сындырырсын Танышмаган-сөй- ләшмәгән үзе Мужыт сәвсим телсездер ул синен Ниффер титен?! Мужыт күзләре кылыйдыр (Күзләрен кылыйландырып күрсәтә) Менә мондый булса, кереп качар тишек тапмыйча йөрерсен. Атлап йөргәнен күрдеңме? (Титаклап күрсәтә). Мужыт аксактыр ул? Өйләнәм-өйләнәм, имеш!

Азат Ышанмыйсыз мәллә?! Менә күрерсез әле!

Гөлсинә. Туеңа чакырырга оныт­ма. Бөтенесенә дә барабыз!

Рәүф Мин барысына да баралмам, ахры. Язасым бар! Туй мәҗлесләрендә фикерләрем чуалучан минем...

Азат.Әй.сезненшугкагыз! Бергенә мәртәбә әйләнәм мин. Алла теләсә!

Гөлсинә. Чистый башны катыр­дың син безнен! Чыгып китәсеңме инде. юкмы9 Элек шундый тыныч яшәп ята идек. Әллә каян күченеп килдегез дә... Авыртмаган башка тимер тарак булдын тәки! Киләсең дә керәсең, киләсең дә керәсен Керәсен дә акча сорыйсын. . Син бит безнен уллыкка алган үги ба­лабыз түгел!

Азат Ярый әле искә төшердең, Гөлсинә апа. (Идәндәге акчага текәлә). Акча дигәннән Акча сорар алдыннан бер анекдот! Бер ир хатынына әйтә икән «Карале, безнен газиз улыбыз минем пыртманиттан акча чәлдергән бит!» Хатыны әйтә:»Нишләп улыбыз алган дип уйлыйсың? Бәлки мин алганмын­дыр?!»—ди. Ире әйтә: «Юк, син алма­гансың... Син тиененә чаклы кырып, себереп алган булыр идең... Ә монда бераз калган әле...» Ха-ха-ха!.. Гөлсинә апа, акча биреп тор инде...

Рәүф. Биреп торыгыз инде, диген, агач тел!

Азат. Әйе, биреп торыгыз инде... идәнгә төшкән әнә шул акчагызны!

Гөлсинә. Очлы күз булырсың икән! (Жәһәт кенә акчаны алып, учына яшерә). Безнеке түгел ул! Монда ни... кем әле... шул кергәние.. (Рәүфкә). Әйт инде, син дә бар идең лә?!

Рәүф. Әйттең бит үзен... Шул кер­гәние!

Азат. Әртистләр дә инде сез, ка­дерле вә гыйззәтле күршекәйләр. Хәтта мине, татарның булачак Райкинын да уздырасыз!

Гөлсинә. Нинди Райкин, нинди Райкин... Карт студент син! Мәңгелек студент! Син артист булганчы, татар театрлары ябылып бетмәгәе... Беләсенме кем кергәние безгә? Рәшидә кергәние. вәйт! Уф! (Иркен сулыш алып, акчаны халат кесәсенә тыга). Шул сорап керер, шуңа бирерсен әле, диде.

Азат. Сорап кердем бит инде менә! Бирегез...

Гөлсинә. Сиңа бирергә димәде ул. Кемгә әле...

Азат. Рәшидәгәме?

Гөлсинә. Әйе. Рәшидәгә. Туктале, Рәшидәгә түгел инде... Нишләп Рәшидә үз акчасын үзенә калдырсын!

Азат. Анлашылды, бирмисез инде?!

Рәүф. Миндә—юк. Булмагач—би- рәлмим.

Гөлсинә. Кеше акчасын бирәлми- без шул, Азат энем.

Азат. Алайса, биш ярым бәрәңге биреп торыгыз. Тагын—полтора суган. Бер стакан тулар-тулмас сыек май да бирсәгез...

Гөлсинә Күптән шулай диләр

 

 

аны. Тулар-тулмас! Баядан бирле—акча, акча. (Аш бүлмәсе тарафына атлый) Кредит бирә торган банк түгел лә без.

Азат. Әнинең авылга кайтып китүе— бер дә минем файдага булмады әле, Рәүф абый. Акча җиткереп булмый... Гөлсинә апа жаным! Бер-ике өч-дүрт телем ипи дә эләктер инде! Колбаса белән..

Гөлсинә (чыга). Каклаган каз ите дә кирәкмиме?

Азат. Әллә бармы? И-и-и... Какла­ган каз итен үлепләр яратам инде мин! Рәхмәт инде, Гөлсинә апа. Күп кирәкми, ике лезвие калынлыгы җитә, җәме?!..

Гөлсинә. Сина җитәдер дә... Ни бит... Ачуланма инде, Азат үскәнем. Кичә, бик каты эч эзләнгәч, сиңа гына дип саклап тоткан каз итен чәйнәп-чәй- нәп... менә болай иттерреп.. суыррып- суыррып... ашап бетердек.

Рәүф. Жә инде, Гөлсинә, ашказа- нын котыртып сөйләмә. Аңын югалтып егыла бит хәзер Азат.

Азат. Садистлар сез! Ярар, хәзергә болары да җитеп торыр. Икенче юлы кергәч, берәр тәмле әйбер бирерсез! Кара икра! Кызыл икра! Гөбәдия! Ман- тый! Алдан ук рәхмәт! Бик зур рәхмәт! Үтерический шәп күршеләр сез! Болай булгач, ачтан үлмибез! Чыгып китәр алдыннан тагын бер анекдот! Психиатр кабинетына мүкәләп бер ир заты килеп керә. Авызына нидер капкан бу. Психи­атр әйтә: «Ой. безгә мәче килгән түгелме соң?»—ди. Ир заты бер сүз дә әйтмичә, почмакка таба мүкәли. Психиатр аны күзәтә-күзәтә: «Ялгышканмын, маэмай икән ич бу!»—ди.

Ир заты, бер сүз дәшмичә, икенче почмакка таба мүкәли. Психиатр, аңа текәлеп карап тора-тора да. янә әйтеп куя: «Ә-ә, белдем-белдем, керпе икән бит син! Юк. ташбака!»—ди. Ир заты авызындагы электр үткәргеч чыбыкны кулына ала да болай ди: «Мужик, син миңа тыныч кына интернет кертергә мөмкинлек бирәсеңме инде, юкмы?!» Ха-ха-ха!..

Гөлсинә. Нәрсә, безгә психиатр дип төрттермәкчеме инде син?!

Рәүф. Азатка—азык!

Азат. Ә-әй.. Кызык түгел сезнең белән! (Чыгып китә).

Гөлсинә. Азаттан—гарык! Азат түгел бу—газап! (Кесәсендәге акчасын башкалары янына куя). И-и, җанкисәк­кәйләрем, берегез күрше малаена чүт кенә корбан булмыйча калды Акча сорап безгә керәләр димени, жүләр! Рәшидәдән сорарга кирәк иде сиңа. Үзе ялгыз, үзе бай! Ә без кем? Без кем. ә?

Рәүф Мескеннәр без. Гөлсинә, мескеннәр... Акча колына әйләнгән вак бәндәләр... Менә кем без!

Гөлсинә. Әйдә, әйдә, акыллы сүзләр сөйләгән булып кылан.. Каян килгән... кем әле... философ сыңары! Платон! Сократ! Домкрат!

Рәүф. Домкрат түгел. Демокрит!

Гөлсинә. Тагын кемнәр бар әле9 Шопенгауэр! Кант!

Рәүф. Ә син—Плюшкин! Акча1 Акча! Акча колына әйләнеп бегген инде Шул акча дип. байлык артыннан куам дип... Туганнарын белән дә аралашмый башладың... Абыеңның, эненнен хәл­ләрен белешмәгәненә дә ничә ел бардыр инде. Сенленне дә... балдызны әйтем... тәмам оныттың.

Гөлсинә. Мин түгел, алар мине оныттылар. Онытсалар тагы. Кирәкләре бер тиен! Алардан башка дөньяга килдем, алардан башка да яши алам, шөкер!

Рә үф. Алай димә, алар синең якын туганнарын. Тормышта төрле чак була Жәл, минем туганнарым юк. Атар бул­са, минем тормыш бөтенләй икенче төс алыр иде.

Гөлсинә Мин—бар Шул җитми­мени сиңа? Мин синен атан да, анаң да, балан да!

Рәүф. Син бит—минем туган түгел. Хатын гына бары! Гап-гади хатын! Үзен беләсен, без бербөтен түгел. Бәхете­безнең бер чите китек. Безне туган итә торган...

Гөлсинә Торасын да шулай дисең, торасын да шулай дисен.

Рәүф Бәлки безгә, аерылышырга­дыр, ә?! Детдомнан бала алыйк, дидем Кирәкми, дисен. Болай яшәп булмый бит инде Һәрхәлдә, мин бүтән болай яши алмыйм Яшәүнең кызыгы юк Мәгънәсе бөтенләй калмады Киләчәк турында уйлыйсы да килми хәтта Инде кырыкны тутырып киләбез бит Әле ярый язуым бар да. бердәнбер хыялым бар...

Гөлсинә. Тагын шул Парижмы9 Рәүф. Бала турында хыял.

Гөлсинә. Бала. бала. Нишлим сон. Ходай Тәгалә бирмәгәч9! Бармаган
врач, күренмәгән им-томчы калмады... Гаилә үзәгеннән дә хәбәр юк! Бәдбәхет­ләр! Анда түккән акча...

 

 

Рәүф. Тагын акча... Шул акча дип уйлаганга балабыз юк безнен.. Инде мин ул гаилә үзәгенә дә өметләнмим... Дөньядан тәмам читләштек. Матурлык­ны күреп, тоеп яшәүдән мәхрүм булып гомер чигәбез. Кем әйтмешли, кырыктан сон—шырыкка... Ә яшисе килә адәмчә итеп, шайтан алгыры!

Гөлсинә (кинәтярсып). Яшә! Бар, башканы тап! Кем сиңа комачаулый!? (Үксергә тотына). И бәхетсез башкай­ларым...

Кыңгырау тавышы ишетелә. Рәүф ишек ачарга дип китә.

Гөлсинә. Ачмый тор! (Акчаны яшерә. Күз яшьләрен сөртә). Тагын кем йөри инде... Хәерсез! Ач хәзер!

Музыка.

Рәүф (тавышы ишетелә). О-о! Кем килгән безгә!? Кычыткан чыпчыгы! Кер әйдә, балдыз, уз түрдән! Какраз сине искә төшереп тора идек. Апаң күз яшьләрен түгеп утыра иде... кадерле вә газиз туганнарын бик сагынып..

Рәүфтән алда Фирая күренә.

Фирая (көмәнле). Сәлам! Көтмәгән идегезме?

Гөлсинә (Фираянын корсагын күреп). Аба-ау! Полный пакет субсидии! Моңа гаилә үзәге дә, акча да кирәкми. Базарга барып, карбыз йотып кайтгын мәллә?

Фирая (кочаклашып күрешә). Исән­ме, апа? Нихәл, жизни! Уф, ардым! Расих абыйлардан килеш. Сезгә кү-ү-үп итеп сәлам тапшырырга куштылар. Расих абый суткалы эштә икән. Минем белән киләлмәде. Сезгә дигән күчтәнәчләрне җизни белән барып алырбыз инде. Име, жизни?! Абау, апа, ник жылыйсың? Жылама! Мине күрдем дигәч тә... И-и, сагынгансыздыр шул. Мин дә бик са­гындым үзегезне!

Гөлсинә. Жизнәң... аерылышабыз, ди.

Рәүф. Егерме ел бергә торабыз, ае­рылышып булмый. Шуңа жылый.

Фирая. Ничәнче тапкырын аеры­лышасыз инде сез, апа? Йөзгә тулдымы әле, җизни? И күңелледер ул аерылы­шабыз дип жылап яшәүләре! Кияүгә чыксам, мин дә сезнен кебек яшәр идем. Алла теләсә! Аерылышасын—кавыша­сың, аерылышасың—кочаклашасың... Идиллия!

Гөлсинә. Ә сиңа кавышырга да, аерылышырга да кирәкми. Син. Абау... Ирсез бала табарга җыенасын мәллә?

Ф и р а я . Ә нигә?! Барыбер табак-са- вытны юасы бит әнигә! Кызык әйттем­ме? Минем сүзләр түгел... Бер балалар шагыйре шулай дип язган... Борчылма, апа. (Көмәненә ишарәли). Моны... тө­шерергә килдем мин!

Рәүф, Гөлсинә (икесе бергә). Нәрсә дип әтисез бала үстерергә...

Рәүф. Син нәрсә, Фирая! Үз акы­лындамы син, кычыткан чыпчыгы?

Фирая. Жизни! Мин кычыткан чыпчыгы түгел... (Корсагын сыйпап). Мин хәзер—сумкалы көнгерә! (Көнгерә кебек сикергәләп йөри.)

Рәүф. Карале, көнгерә, зоопарктан качмагансындыр бит?!

Фирая. Юк, цирктан качтым мин. җизни. Сез белмәгәч тә, безнең авыл циркка әйләнде бит хәзер. Алкаш кло­уннар, жонглер хатыннар, ләмдә йөзүче дуңгызлар күрәсегез килсә, безнең авылга кайтыгыз. Билет бәясе—бушлай. Рәхим итегез! (Кәнәфигә утыра). Эш юк, бәйрәм күп. Чәй урынына—аракы... Диңгез—тубыктан. Пир на весь мир!

Гөлсинә. Әткәй-әнкәй булмагач, тәмам юлдан язгансың икән, сеңлем. (Фираянын көмәненә ымлап). Атасы кем? Безнең авылныкымы? Мин беләм- ме ул кешене?

Фирая. Син түгел, үзем дә белмим, апа. Караңгы иде. Әллә Касыйм, әллә Вәсим... Әллә урыс, әллә әрмән... Тук­тагыз әле, сорау яудырып тинтерәтмәгез! Ашарга берәр нәрсә бирегез! Безнен ашыйсы килә!

Рәүф. Карале. Фирая, әрмән дигән­нән .. Бездә әрмәннәр ашый торган ризык юк бит. Корсагындагы әрмәнчик, Ашотикны әйтәм. безнен токмачлы ашны яратыр микән? Бәлки аңа шашлык белән коньяк кирәктер?!

Фирая. Жизни, борчылма, ни бирсәгез, шуны ашыйбыз, шуны эчәбез. Талымлап тормыйбыз—үзбәк пылавын
да яратабыз, грузин хачапуриен да сып­тырабыз, украин салосыннан да баш тартмыйбыз. Урысның тозлы кәбестәсен урабыз гына! Мариның гөмбәсен, чуаш- нын самагунын, башкортның балын

 

 

Гөлсинә. Гүләйт итеп тә караган­сың икән, ыштыр бит! Авылга кайтыр­быз дип кенә торадырыек. Кеше күзенә күренерлегем калмаган икән... Булсаң да булырсың икән адәм гыйбрәте! Дружба народов! Тефү!

Фирая. Ашатасызмы сез кадерле туган-тумачагызны, әллә юкмы?

Рәүф Хәзер, балдыз. (Фираяның корсагына карап елмая) Хәзер, хәзер, хөрмәтле вә гыйззәтле төрле милләт вәкилләре . (Аш бүлмәсенә китә).

Фирая (кычкырып). Кичәге аш булса да ярый!

Гөлсинә. Кичәге ашны ашыйсың килсә, иртәгә килергә иде, дивана Тибәме?

Фирая. Кем?

Гөлсинә. Балан кыймылдыймы, дим?

Фирая. Ә-ә, моны әйтәсең икән Тибә. Кушаяклап тибә! Эчне тишеп, күл­мәкне ертып чыкмаса ярый инде Грузин булса, алар шундый халык... (Лезгинка биеп ала) Ярар, булды Цирк тәмам1

Гөлсинә. Төшерәм, дип ялгыш­мыйсыңмы, Фирая сенлем?

Фирая. Апа, атасына... аталарына кирәкмәгән бала белән кая барыйм мин? (Тирә-ягына карап). Ярый сезнен бөтен җирегез җитеш. Минем бит шушы күлмәгемнән башка бүтән яңа киемем дә юк. Кышкы сапожки бар икән тагы! Җизни кухняга кереп батты. Иртән аша­маган иде мәллә?

Гөлсинә Рәүф! Газ плитәсен табалмыйсың мәллә, тинтәгем минем'.’ Акылсызкаем!

Фирая Шундый яратып әйттең җизнигә. Рәхәтләнеп спектакль карар­мын, дигән идем. Аерылышып уйна­мыйсыз инде болай булгач.

Гөлсинә. Кем белә, кем белә

Рәүф (тәлинкә күгәреп чыга). Бер Ходай белә! Микроволновкада җылыт­тым У-ух, исе дә исе Специфичес­кий!

Фирая Җизни, апа, ачуланмагыз инде Мина аш кәстрүле белән кирәк!

Гөлсинә Казаны белән түгелме” Бу сиңа ресторан мәллә? Бездә Әндри казнасы юк!

Рәүф Әйе шул, шул арада бөтенләй истән чыккан Сез күбәү бит ате—бер ясле! (Кире кереп китә)

Гөлсинә Фирая, акыл өйрәтергә җыенмыйм, име. Тагын бер кат уйла. Уйла, сенлем!

Фирая. Уйласы уйланган инде, апа... Временное увлечение, кесерева се­чение и... гуляй, Фираюшка! Пролетарий всех стран, соединяйтесь! Мама, чаю, мама, чаю, мама, чаю не хочу...

Гөлсинә Әллә нәрсәләр беләсен син,сенлем.

Фирая Замана җимеше мин. апа. замана җимеше! Гламур кыз! Шундый сүз дә беләм әле мин!

Гөлсинә Гыламур. Корсаклы кыз дигән сүзме инде ул?

Фирая. Безнеңчә тәти кыз була инде ул. апа. (Урыныннан тора). Аш җылынганчы, әйләнеп керим әле. Мин хәзер! (Чыгып китә)

Рәүф (аш бүлмәсеннән чыга). Про­шу к столу!

Азат (керә). Рәхмәт, рәхмәт! Әле генә ашаган идем... Сез бик кыстагач, тагын ашамый булмас

Рәүф. Туктале. күрше, сина түгел әле бу!

Гөлсинә Бар, бар, чык... Безнең бернәрсәбез дә юк! (Азатны куа)

Азат Чыгам, чыгам Карагыз әле, нәрсәгә кергән идем әле мин? Ярар, исемә төшкәч, тагын керермен (Чыга)

Рәүф. Кая китте, балдыз?

Гөлсинә Ашын да җитмәс бу гыламурга. акчаң да.. Чыгып кипе ате Хәзер керәм, диде.

Рәүф (ишек тарафына карап). Да- а.. Исәнме, кода-а... Авыл яшьләренә дә шәһәр чире йокты. Бетте авыл, бетерделәр! Пычракка батты дөньясы' Их. сагындым Парижны! Шундый са­гындым!

Фирая (керә). Тагын бер кат—сә­лам!

Рәүф (Гвлсинәгә) Менә ичмасам балдыз—ике мәртәбә исәнләште'’’ Азат түгел инде, әйеме9

Фирая (артына борылып) Заходи, дядя Коля! Заходи, гостем будешь! Тут все свои!

Тартынып кына. Сукбай керә Гал-
синә. авызын ачкан килеш, катып кала. Рәүф тә шок хәлендә басып тора.

 

 

Сукбай. Здрасте!

Фирая. Дядя Коля, болар—ми­нем бик якын кешеләрем! Таныш бул, бу—минем кадерле апам Гөлсинә, ә монысы—минем бик шәп жизнәм! Рәүф исемле. Ә бу. таныш булыгыз—дядя Коля. Мин—Фирая булам инде, дядя Коля, бая әйткән идем бугай. Ашын җылындымы, жизни? Без ашарга әзер!

Гөлсинә. Me... ме... менәтрәк! Нишләвең бу, Фи... Фи.. Фирая? (Ка­шына башлый). Кемне алып кердең син? Бетләтеп үтерәсең бит безне!

Рәүф Балдыз... Кычыткан... чып... чып... (Үзе дә сизмәстән, кашына).

Сукбай. Может мне лучше уйти... Я потом... зайду...

Фирая. Дядя Коля! Потом суп с котом.. Ашагач китәрсен! Сине куып чыгарган кеше юк монда. Шулай бит, җизни?! Име, апа?!

Гөлсинә. Китәм, ди бит. Ник үте­реп кыстыйсың кешене. Китсен!

Азат (керә). Тук, тук! Ишегегез ачык... (Сукбайны күреп). Гөлсинә апа әйтмешли, менәтрәк! Кунакларыгыз бар икән... (Рәүфкә). Туганнарыгыз мәллә, Рәүф абый?

Гөлсинә. Әһә. туганнан туганнар... Әтиләр бер—бабай башка!

Азат (Сукбайга карап). Әтиегез мени? Исәнмесез, бабай! (Күрешә). Ә бу матур кыз-хатынны кем дип белик? Исемен ничек синең, туташ-ханым?

Фирая. Думбыра! Сез дип сөйләш, диривня!

Азат. Сез исәнмесез. Думбыра апа... җаным? Исемегез бик оригиналь! Таныш булыйк: минеке—Барабан!

Рәүф. Полный квартет. Азат, син нәрсәгә керден?

Азат Ашарга! Матур гына сөйләшә идегез бугай... бүлдердем, ахры?!

Гөлсинә. Азат! (Пауза.) Акча юк!

Азат. Кирәкми мина акча. Мина тоз кирәк! Бер кашык... чүмәкәем!

Гөлсинә. Рәүф, биреп чыгар инде шуңа. Кабы белән тоттыр—ашасын туй­ганчы! Лавр яфракларын да бир!

Рәүф. Анысы нигә тагы?

Гөлсинә. Бүтән кереп йөдәтмәс өчен!

Рәүф (кухнядан җәһәт кенә әйләнеп чыга). Мә! Башка вакытта иркенләп сөйләшербез, яме.

Азат Рәхмәт. Рәүф абый! Рәхмәт. Гөлсинә апа! Баегач, кертермен. Чыгып киткәнче, бер анекдот!

Гөлсинә Анекдот капчыгы булдын инде тәки... Җитте, сөйләмә!

Рәүф. Сөйләсен инде әйдә... Яңадан тиз генә кермәс бәлкем...

Азат. (Китешли, Фираяга). Карале. Мандолина, ошадың син мина... Гутбай, мерсимадам! Чао! (Чыгып китә).

Сукбай. Давайте-ка, я тоже уй­ду...

Рәүф . Давай, давай... Әллүр иттек!

Фирая. Нет! Апа! Жизни! Бу бит— дядя Коля! Дя-дя Ко-ля бу!

Гөлсинә. Сеңлем, чат саен алар- дядя Колялар. дядя Ванялар! Әйдә, ташы барысын да безнен өйгә! Сыйла, кунак ит! Урын иркен! Зал зур—бетләр сугыштырырга... Баланын атасы да бу түгелдер бит?!

Фирая. Ни булды сина, апа? Син элек мондый түгел иден! Минем ке­бек, сезнең кебек үк кеше бит ул дядя Коля!

Рәүф. Әйдә, ярар, ашасын инде...

Азат (керә. Нәрсәдер сорамакчы була, исенә төшерә алмый). Әй, оныт­тым! (Чыгып китә).

Сукбай. Дорогуша... Фираюшка... Может не надо...

Гөлсинә. Дөрес! Не надо!

Фирая. Дядя Коля, дим! Ашыксан. әнә кресло, утырып садись! Сине мин кунакка чакырдым. Жизни аш җылыт­ты—безнен өчен. Шулай бит, жизни?! Минем апа ашны тәмле итеп пешерә белә ул! Әйдә, дядя Коля, мактап ашыйк әле апаның ашын...

Рәүф. Апан түгел, мин пешердем.

Фирая. Ах, да, җизни пешергән!

Сукбай. Как скажешь, как ска­жешь. Вообше-то, мне торопиться некуда Так вкусно пахнет, а ложки у вас есть?

Рәүф. Есть аш чүмече, то есть по­ловник. Надо?

Гөлсинә. Барыгыз җәтрәк кух­няга! Башым әйләнә, күңелем болгана башлады...

Фирая (Гөлсинәне кочаклап ала). Апа җаным, син дә балага узмагансын- дыр бит?!

Гөлсинә. Вон кухняга! Барыгыз,
дим. кире уйлаганчы! Кулларыгызны юыгыз! Шуннан чыкмагыз!

 

 

Фирая И. апам, кадерлем минем, бик зур рәхмәт сиңа, яме! Рәхмәг. җизни, сина да! Сезгә дип килә идем.. Күрәм- ишегалдыгыздагы эскәмиядә дядя Коля моңаеп утыра... Дядя Коля икәнен бел­ми идем әле очрашканчы Исәнмесез, минәйтә.м. Мин ишегалдыгыздагы бө­тен кеше белән дә исәнләштем үзе

Рәүф Нәрсә, әле монда бөтен ише­галды да керәчәк мәллә?

Гөлсинә. Фирая! Марш!

Фирая. Аңладым, апа. Без инде ашый башладык. Әйдә, дядя Коля'

Сукбай Заранее большое спасибо вам! (Аш бүлмәсенә кереп китешли) Благодарю Мир этому дому Все у вас будет хорошо!

Рәүф. Менә сина—кычыткан чып­чыгы! Һава торышын үзгәртергә җыена бу. Дядя Коля, дип кенә тора—бертуган абыйсы диярсең!

Гөлсинә Сукбае чыгып киткәч, иманын укытам мин аның! Өйгә килеп керергә өлгермәде—хуҗа булып алды Вредитель!

Азат (керә). Исемә төште! Ни Сезнең...

Гөлсинә (Азатның өстенә бара) Террорист!. Колорадо жугы!..

Азат. Әй, тагын оныттым! (Чыгып тая).

Гөлсинә. Безне бөлдерергә кил­гән.. Ә син, туганнарын белән ара­лашмыйсын. дисен. Әнә, күрденме берсен' Дәшми калсак, шәһәрдәге бөтен бомж хәзер безнең туганга әйләнәчәк!

Рә үф. Дядя Коля ди мәктән Чырае бер дә урысныкына охшамаган

Гөлсинә. Таптың сүз. Бомж— бомж инде, аны урыска, татарга аерып карыйсы юк. Аларнын барысының да чырае бер үк. Бомж бит ул бывший ин­теллигентный человек дигәнне аңлата Бәлки бу адәм дә..

Рәүф. Алай дип кистереп әйтмәс идем.

Гөлсинә (Аш бүлмәсе ягына ишарәли). Өеңдә... бардак.. Ә син фәл­сәфә сатып торасын! Мә-га-нә-сез! Бар лутчы, теге Субсидиягә әйт. табак-са- вытларны өеп калдырмасын—әйбәтләп юып, сөртеп куйсын! Сукбаена ялгыш ышкыла күрмә—бете йогуы бар Мин ышкылмаган килеш тә кычытына баш­ладым инде. (Рәүф аш бүлмәсенә кереп китә).

Рәшидә (керә). Сез нәрсә, әллә хәзер ишегегезне бикләмисезме? Шар ачык! Аяк киемнәрегезне караклар, бомжлар чәлдереп китмәсен

Гөлсинә Без бомжлардан ку- рыкмыйбыз. (Аш бүлмәсе ягына карап, кычкырыбрак әйтә). Хәзер алар безгә туганнардан да кадерлерәк'

Рәшидә. Кунакларыгыз бар мәл­лә?

Гөлсинә Синнән бер дә кеше өзелми бит Менә без дә калышмаска булдык әле.

Фирая, Сукбай һәм Рәүф аш бүлмә­сеннән чыга

Рәшидә (Сукбайны күреп, гаҗәпләнүе чиктән аша. чиркануы йө­зенә чыга, читкә тайпыла) Ба! Приют ачтыгыз мәллә?'

Гөлсинә Ишетмәдеңмени, бүтен бит бөтендөнья сукбайлар көне' Без­дән сон хәзер сина керәләр Өстәлен әзерме?

Рәшидә. Бәй, сукбайлар көне дә бармыни ул хәзер9 Бер дә ишеткәнем юк иде.

Сукбай (күрешмәкче булып. Рә­шидәгә кулларын суза). Здрасте, ма­дам!

Рәшидә (җирәнеп читкә тайпыла) Бик исән әле! Күрешеп тормыйк! Абзый, воздушный поцелуй гына, яме

Сукбай Вы очень красивая жен­щина! У вас глаза добрые И вообще, вы—прелесть! Я вас

Гөлсинә Үзе бомж булса да. ха­тын-кызга комплиментлар әйтә белә, мәхлук! Она у нас еше и добрая, и щедрая, и гостеприимная' И квартира у нее большая, и кастрюля ОЙ. как она гостей любит' Рәшидә, чакыр инде кунакларны үзенә! Без сыйладык, хәзер синең чират' Первый—бездән, вто­рой—синнән!

Рәшидә Бомжлар сыйлап ятасым гына калган иде Атлам сакласын!

Фирая Сәлам, Рәшидә апа! Мине танымадын мәллә’’

Рәшидә Бәррәч! Фирая түгелме сон син? Котымны алдын' Мин бит сине лә бомж дип торам Саумы, сеңлем’’ (Көмәненә ишарәләп) Кай арала өл-
герден?

 

 

Фирая. Күп сүз... чүп сүз, диләр безнен авылда. Рәшидә апа. Базарда тот­тым да карбыз йоттым! Жизни! Кырыну приборларын кайда синең?

Рәүф Нәрсәләр, дисен’’ Нәрсәне кырасыз тагы? Кайда дип Шунда инде—урынында, ваннада! Ә нигә?

Гөлсинә Әллә, Ходаем...

Фирая. Әйдә, дядя Коля... Гламур егет ясыйбыз хәзер синнән...

Сукбай (кыенсынып). Может не надо.. Утром только помылся .

Рәүф Минем бритва, минем «Жил- лет»...

Рәшидә (йөзен чытып). Юынган­сыңдыр инде, әйе! Йөз кат юындырсаң да, кеше ясап булмый синнән... Гөлсинә, нәрсә карап торасын, кертмә моны ваннана!

Гөлсинә (Фирая белән Сукбайга каршы төшә). А нука, отойди! Только через мой труп! Фирая! Нишләвең бу?! Остановись! Тукта!

Рәшидә (Гөлсинә янәшәсенә ба­сып). Въезд запрещен! Тут—шлагбаум! Дверь там, скатертью дорога!

Сукбай . Да-а.. Ничего не подела­ешь ... В России живем: куда не глянь, везде шлагбаумы Спасибо за гостипри- емство! Живите с Богом! Мир этому дому, все у вас будет хорошо! И дети, и все...

Сукбай акрын гына чигенә.

Фирая. Апа! Рәшидә апа! Китегез әле юлдан! Шампуныгыз бармы, җиз­ни?

Азат (керә). Шампунь, дигәннән...

Рәүф. Сина нинди шампунь кирәк, Фирая: майлы чәч өченме, әллә кавыклы чәч өченме?

Азат Шампунь, дигәннән... Авыз чайкарга берәр стакан шампанскиегыз юкмы?

Рәшидә. Бар, бар! Боларда юк әйбер генә юк!

Гөлсинә (Азатка). Үтерәсең бит инде, теләнче тамак! Нету ничего, нету!

Азат Күкәегез генә бардыр әле... Күкәй, дигәннән Бер анекдот! СССР заманы. Бер авыл карты кибеткә килгән... «Кызым, мина носки бир әле».—дигән ул сатучыга. «Күкәйгә генә бирәбез»,—дигән сатучы кыз. «Ә мина аякка кирәк иде шул!»—дигән карт Ха-ха-ха! (Чигенә-чигенә). Ярый, ярый алайса Күкәйгә бераздан керермен (Чыгып китә).

Гөлсинә. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорар, диләр Шушы буладыр инде ул! (Рәшидәгә). Син дә яхшыатланып тормасана! Бомж- ны үзенә алып кер дә—юындыр! Без— ашаттык, мунча кертү—синнән! С лег­ким паром!

Фирая. Сез ни сөйлисез, ә? Ни әйт­кәнегезне колагыгыз ишетәме’’ Безнен кебек үк кеше бит ул дядя Коля! Кем­нәрнеңдер газиз баласы! Сездән, миннән аермасы шул: дядя Коля сугышта булган, михнәтләрне күп күргән! Ә сез.. Их. әйтер идем инде...

Гөлсинә Кибет янындагы сугыштамы?! Ну и что! Ул нәрсә сөй­ләмәс! Сугыштан исән калган икән, шуна сөенеп яшәсен. Сугышырга кем кушкан—шул ашатсын! Мин кушма­дым...

Рәшидә. Дөрес әйттен, Гөлсинә. Яшәсен кешечә, яшәсен безнеңчә! Эшләсен' Ничу шакшыланып йөрергә' Таптылар бер кызык: эчәләр, эчәләр дә урамда яши башлыйлар.. Рәхәт, бер кай­гысы юк, уйларга кирәкми. Богдал. Бог взял. Яшәү байдан, үлем Ходайдан!

Сукбай бүтәннәргә сиздермичә генә чыгып китә.

Фирая. Сез, сез... Әллә кемнәр сез! Дядя Коля, әйдә, кыенсынып торма. Сугыштагы кебек батыр бул! (Як-ягына карый, артка борыла). Дядя Коля-я-а-а!. (Көмәнен тотып, чыгып йөгерә).

Ут сүнеп ала.

Шул ук бүлмә. Гөлсинә белән Рәүф

Рәүф (эзләнә). Син күрмәдеңме?

Гөлсинә.Ни икәнен әйтеп сөйләш. Нәрсә эзләгәненне каян белим мин...

Рәүф (хатыны янына килеп). Бүре башын!

Гөлсинә. Абау! Котымны алдын!

Рәүф Тукай сарыгы мин... Бүре башын эзлим. Бә-ә-ә-ә!

Гөлсинә. Сарык икәненне белә- дерием. Әмма Тукай сарыгы икәненне
белмидерием моңарчы. Бүре башы белән нишлисен? Аш пешерәсең мәллә?

 

 

Азат (керә). Кеше котыртып, тагын ашау турында сөйләшәсезме?

Гөлсинә. Аза-а-ат! Югал күз ал­дымнан!

Азат. Хәлегезне белергә генә кер- гәнием Кыстамагач, утырып тормыйм инде алайса Берәр нәрсә кирәк булса, минада керегез... Тартынып, кыенсынып тормагыз. Мәрхүм бабай әйтмешли, бары—бергә, югы—уртак! (Чыга).

Гөлсинә. Геморройдан да хужы бу мөртәт!

Рәүф Гөлсинә! Уен-муен түгел Пинжәкне күрмәдеңме? Бер сәгать буе табалмый интегәм бит инде... Чалбар да юк!

Гөлсинә Астыма кыстырып утыр­ган идем менә... Каян белим! Башымны катырмале!.. (Кинәт урыныннан сикереп тора). Стоп! Пинжәк, дисеңме?! Чалба­рын да юкмы? Трусикларын урынында­мы? Бар, кара!

Рәүф (кинәт башына сугып ала). һоп-па! (Ашыгып, күрше бүлмәгә кереп китә).

Гөлсинә. Менә сина—корсаклы Хәйрия фонды! Мать Тереза! Шунын гына эше бу! Чарасын күрмәсәк. таратып бетерәчәк бөтен әйберне

Рәүф (кәгазь кисәге тотып чыга). Послание из космоса! Галәмнән безгә хәбәр бар! (Укый). «Жизни! Апа! Жизни- нен кайбер киемнәрен алдым. Кем өчен икәнен әйтмим. Борчылмагыз, бурычлы булып калмам. Сезне яратып Кычыткан чыпчыгы.» Йә. ничек? Аңлашылдымы?

Гөлсинә. И Ходаем! (Кабаланып, күрше бүлмәгә кереп китә дә, гөл күгәреп, шундук кире чыга Гөл төбеннән акчаны алып, тиз-тиз санарга керешә) Бер, ике, өч Ярабби. Ходаем' дүрт, биш (Санап бетергәч, лып итеп урындыкка утыра. Бераз паузадан сон) Исән! (Ба­шын өскә күгәреп). Рәхмәт. Ходаем! Ях­шылыгыңны мәнге онытмам... (Рәүфкә карап) Бу синен трусик-прусик кына түгел. Тагын саныйм әле! Берәү, икәү, өчәү... (Иреннәре генә кыймылдый). Аллага шөкер, касса исән!

Рәүф Банкка салган булсак, бу хәтле өтәләнмәс иден!

Гөлсинә. Яна машинага жыябыз бит! Иртәгә дөлфәт дисәләр, нишләр­сең?!

Рәүф Дөлфәт түгел, дефолт'

Гөлсинә. Беләм лә! Шул дефолт аркасында банкта ничә тапкыр акчабыз акырып янды. Болай. ичмасам, жан ты­ныч! Ул-бу килеп чыкса да, хет. берәр нәрсә алып өлгерергә була... Уф. котым ботыма төште перәме! Ничек котылырга бу. каламбур... галәмбур.. кызыйдан1

Рәүф Гламур кыз...

Гөлсинә Беләм лә! Сина әйтәм. әй. Тукай сарыгы! Башыңны эшләт бе­раз. Бетәбез бит'

Рәүф Карап, тынлап торам да. та­гын бер карап куям. Син бит кайчандыр үзен дә нәкъ Фирая кебек иден!

Гөлсинә Яшь чагында һәркем яшь була. Картайдыммыни хәзер1 Нәрсәм ошамый?

Рәүф. Яшен турында әйтмим лә! Кешелеклерәк иден син элек Ярдәмчел иден. Хәтерендәме, бер сәрхуш абзый машина астына чүг эләкми калгач, без, аны култыклап, өенә кадәр озатып куй­дык. Мәтрүшкәле чәен дә эчтек әле Чәй эчкәндә генә белдек: абзыйнын хаты­нына бик катлаулы операция ясаганнар икән... Хатыны исән калу шатлыгыннан бер чүлли эчеп бетергән Шул чакта башта син әйткән иден—әйдә абзыйга булышыйк, дип Идәннәрен дә юып йөрдең Исендәме1! Күңелен матур булганга яраттым да инде мин сине

Гөлсинә. Яши-яшн күнел ямьсез­ләнергә дә мөмкин Тормыш үзгәртә ул кешене. (Акчаны кабат гөл төбенә яшерә) Син дә бит элеккеге Рәүф түгел хәзер. Тукай сарыгы! (Гөлне күтәреп, икенче бүлмәгә кереп китә)

Рәүф (ачуы килеп) Ә син ә син шул сарыкнын хатыны! Их. дөньясы' Башны кая куясы...

Кынгырау тавышы Рәүф ишеккә таба китә Тынлык

Гөлсинә (икенче бүлмәдән чыгыш­лый). Йә теге теләнче тамак бу. йә теге хәйрия фонды . Тагын сукбаен ияртеп кайтмаса ярый инде

Рәшидә (керә) Төне буе төшемә кереп интектерүе житмәгән. инде тагын ишегалдында очрады

Рәүф Кем турында сүз бара. Рә­шидә?

Рәшидә. Кем турында булсын инде—лед Мазай турында!

 

 

Гөлсинә. Нинди дед Мазай?

Рәшидә. Теге... беркөнне сездә күргән бомж инде—дядя Коля! Фирая­ның сукбае! Текәлеп карап калды миңа, минсинайтим... Берәр тәңкә бирим мәллә дигәнием Әй. минәйтәм, бетмәс монда хәерчеләр. Атлаган саен бит алар хәзер. Бет шикелле бөтен җирне бас­тылар. Хөкүмәт тә шуларны берәр кая олактырмый ичмасам! (Үзе дә сизмәстән кашынып куя).

Гөлсинә. Абау, Ходаем, әллә бет йоктыргансың инде?! Шатыр-шотыр кашына башладың. Бик селкенеп сөй­ләшмәде. Бетен идәнгә коелмасын тагы. Рәүф, дим, якын торма Рәшидәгә—чит- кәрәк кит!

Рәүф Сүзләреңне үлчәп сөйлә инде бераз. Безгә хәзер бет кенә җит­мәгәнне!

Рәшидә. Ие, ие! Аллам сакласын, диген! Ул арада бет йога димени? Мин бит ул ишегалды карачкысына терәлеп басып тормадым. Ерактан ук күрдем дә, яныннан выжт итеп үттем дә киттем.

Гөлсинә. Карале, Рәшидә, әллә йортка кертәсеңме үзен? Юындырасың, киендерәсең дә менә дигән кеше итә­сең... Эт асраганчы...

Рәшидә. Эт асраганчы, бет асра, дисен мәллә?

Рәүф Шәп фикер! Берьюлы ике куян атасын, Рәшидә. Жәмгыятькә дә файда, үзеңә дә!

Рәшидә. Миңа нинди файда? Гөлсинә. Бәй, ирле буласын! Рәшидә. Сез нәрсә! Көлмәгез әле миннән Фатирымны приют та, картлар йорты да итәргә җыенмыйм. Башыма тай типмәгән әле! Үзегез кертегез фатир­га. Сугышта катнашкан ди бит—льготасы булыр!

Гөлсинә. Безгә мать-одиночка да бик җиткән! (Баш түбәсенә күрсәтә). Менә моннан льготасы!

Азат (керә Хатын-кыз күкрәге төшерелгән алъяпкыч кигән. Башын­да—повар башлыгы.) Бик тәмле иттереп төче коймак пешермәкче идем.. Он юклыгы исемә төште! Аптырагач, таба­да ит кыздырырга булдым... Ярты кило гына итегез юкмы? Сыер йә сарык ите булмаса, куян ите дә ярый... Алдан ук әйтеп куям: елан ите кирәкми!

Гөлсинә. Саранча да болай ук куркыныч түгелдер, билләһи... Рәүф! Ки­тереп бир мина чебен үтергечне. Бәреп үгерә-ә-м мин моны!

Азат. Нервы беткән бит синең, Гөлсинә апа... Сручны бүлнискә барып ят! Рәүф абый, сузмагыз... Кеше бүген бар ул. иртәгә юк. дигәндәй...

Рәүф Азат, күрше булсан, күрше бул... Бер ярты сәгать үзеннән ял иттер безне, зинһар!

Азат. Күрше хакы—Тәңре хакы, диләр. . Аңладым! (Чыгып китешли). Ярты сәгать, дидеңме әле?! Пока!

Гөлсинә (башын тотып). Ходаем, тыныч тормыш бир!

Рәшидә. Алай икән. Күршегез мут малай икән... Чәй эчеп тормыйм— кыстамагыз! Үзегез парлашып кич утырырга керегез. Бер кило көнбагыш алдым. Рәхәтләнеп идән чүпләрбез! Гәп сатарбыз. Таныш-белешләрне чәйнәп алырбыз.

Гөлсинә. Чакыруыңа рәхмәт. Үзе­безнең тузан суырткыч белән керикме?

Рәүф. Мин—кермим! Этеннән куркам!

Рәшидә. Эттән курыкма син, ке­шедән курык! Кеше—иң куркыныч җан иясе! Эт нәрсә ул, эт—эт инде... Сата­на—друг человека!

Гөлсинә. Алай димә! Кеше—ке­шегә дус һәм иптәш! Кеше—җирнен чәчәге!

Рәүф. Әйе. кеше—чәчәк кебек: үзе кайда, исе дә шунда.

Рәшидә. Әллә тилерә башладыгыз инде? Сез тәмам диванага әйләнгән­че чыгып китим әле тизрәк! (Чыгып китә).

Гөлсинә. Уф! Туйдым бүген ке­шедән. Беркемне дә күрәсем килми.

Фирая (керә). Мине дә күрәсен килмиме, апа?

Гөлсинә. Сине дә.

Фирая. Мин китсәм, сагынырсың әле, апа. Сагынырсыз!

Гөлсинә. Сагынасы килә башлады инде.

Рәүф Гөлсинә! Жүләр сатып утыр­ма әле. Син нәрсә!

Фирая. Жизни! Апа! Миндә бер яңалык бар: поликлиникада булдым, тагын бер тапкыр анализлар тапшыр­дым. Иртәгә минем язмыш хәл ителәчәк! (Ашыгып, икенче бүлмәгә кереп китә).

Рәүф белән Гөлсинә, бер-берсенә
карашып. Фирая кереп киткән бүлмәгә текәләләр. Ут сүнә

 

 

Бераздан ут яна. Шул ук бүлмә күре­неше.

Фирая бер ялгызы моңланып уты­ра.

Фирая (җырлый. Азат керә, сиздер­ми генә тынлап тора)

Бакчадагы гөлләремнен

Шау чәчәк аткан чагы

Минем газиз башкаемнын

Уйларга баткан чагы

Йөгрә-йөгрә бара идем

Хыялым каршысына

Ничекләр генә түзәем

Язмышым ачысына

Бакчамдагы гөлләремнең

Шиңә бит чәчкәләре

Мөлдерәмә күзләремнән

Ага бит яшькәйләрем

Йөгрә-йөгрә бара идем

Хыялым каршысына

Ничекләр генә түзәем

Язмышым ачысына

И Ходаем, сабырлыклар бир мина! (Куллары белән йөзен каплый).

Азат. Тук-тук! (Кынгырау «төймә­сенә» баскандай итә). Челтер-пелтер! Ишек ачык икән Бигрәк матур итеп җырладын, туташ... ханым Күптән мондый җыр тыңлаган юк иде!

Фирая (күз яшьләрен сөртә, кинәт шат күңеллегә әйләнә) Сәлам. Барабан' Шикәр кирәкме, борычмы? Әйдә, ва­ренье белән сыйлыйм үзеңне!

Азат Шикәр кирәкми, борыч аша­мыйм Мии Карлсон түгел. Вареньега исем китми. Мина син кирәк'

Фирая (көмәненә ишарәләп) Без икәү бит!

Азат Мина димәгәе! Хет өчәү бул! Корсагына караганда, бер көтү булмагае әле!

Фирая. Шаккатасы юк. Безнең нә­селдә була торган хәл. Әтинең апасының кызы берьюлы өч бала тапты.

Азат. Әтиеңнең... апасының, кы­зының... өч баласының әтиләренә мин­нән кайнар сәлам тапшыра тор! Туйда әйбәтләп таныштырырсың

Фирая Нинди туйда:’

Азат Безнең , синең белән минем туйда!

Фирая Барабан булса да будырсын икән!

Шулвакыт телефон шылтырый

Фирая (кабаланып, трубканы ала). Алло! Әйе! Әйе. Әйе Ничә сум кирәк дисез? Ничә мен??? (Трубканы кулыннан төшереп җибәрә яза) Шулхәтле үк кирәк мени?! Рәх. рәхмәт сезгә! (Трубканы куя. башын тотып, лып итеп утыра) Андый акчаны мин каян табыйм0

Азат Кем ул? Нинди акча турында сөйләштең син?

Фирая Ә. юк ни бу... (Үзен бик тиз кулга ала). Карале, күп белмә—тиз картаерсың!

Азат Картаясы килә бит! Туйдым перспективасыз яшьлегемнән! Әни һа­ман авылдан кайтмый Стипендия пачти көнендә бетә.

Фирая. Эшләргә кирәк, эшләргә! Хезмәт кешене бизи, диләрме әле?!

Азат Бизи Ике җирдә эшлим инде, барыбер җитми

Фирая. Убыр кебек ашыйсың, ызначит... Диета тот!

Азат Болай да диетада инде. (Пау­за). Чык үземә кияүгә! Ошыйсын син мина. Матур итеп яшәрбез! Баланны бергәләп үстерербез!

Фирая. Стоп, стоп... Тукта! Йөргән кызың юкмыни сон?

Азат Сиңа охшаган берәү бар ба­рын... Читтән генә яратып йөрим мин аны.

Фирая. Заочно, димәк. Кыюсызла­нып йөрмә Беләсеңме, сандугач белән сыерчык бер-берсеннән шулхәтле аеры­лып тора Тәк шту. мәхәббәтеңне аңлат та. менә шул кызга өйлән!

Азат Кызларга бай егет кирәк шул аларга! Машинасы булсын, акчасы чишмә кебек ташып торсын Минем нәрсәм бар? Фатир бар да инде Ке­шелеккә кия торган кәчтүм-чалбар бар. дигәндәй Пачти һөнәрем бар Ин мөһиме —мәхәббәткә тугры йөрәгем бар!

Фирая. Мин менә байлыкка кара­мас идем...

Гөлсинә белән Рәүф керә.

Гөлсинә Без кайттык! (Азатны күреп) Менәтрәк! Һо-Һо' Теле-теле-тес­то. кияү һәм невеста' Бездән чыкканын
юк. Тәки өйләнергә йөрисен бугай син, Азат?!

Азат. Тәкъдим ясаган идем... Менә сез. вакытсыз кайтып, мишәйт иттегез.

Рәүф. Ана сина кадәр мишәйт ит­кәннәр инде... Әрмәннәр!..

Азат. Әрмәннәр, дигәннән... Бер анекдот! Урыс, грузин, әрмән бер са­молетта очып баралар икән. Грузия өстеннән очканда грузин: «Безнен кыз­лар чәчәк ярата!»—дип, чәчәкләр сибә. Әрманстан өстеннән очканда әрмән: «Безнен кызлар акча ярата!»—дип, кәгазь акчалар чәчә. Рәсәй өстеннән очканда урыс: «Безнен кызлар сезне ярата!»—дип тегеләрне самолеттан тибеп төшерә... Ха-ха-ха!...

Рәүф. Баҗай, афәрин! Давай, ти­мерне кызуында сук! Фирая, уйлап тор­ма, ризалаш! Мондый шәп егетне бүтән беркайдан да табалмыйсын...

Фирая. Үтерепләр кыстады инде, уйлап карыйсы булыр!

Гөлсинә. Нәрсә уйлап торырга... Ишекне алып кына куярга кирәк... Азат барыбер гел бездә!

Азат. Алай димә, Гөлсинә апа, менә бит чыгып барам. Фирая, уен-муен түгел, мин чынлап әйттем. Уйла, яме! (Чыгып китә).

Гөлсинә. Акчасы булмаса да, чиста күнелле егет!

Рәүф. Баҗайлыкка кандидатлар арасында Азат—беренче! Сомнений быть не может!

Фирая. Ташлагыз әле шул ша­яруыгызны! Минем үз хәлем хәл!

Гөлсинә. Аңлыйбыз, сенлем, су­кырлар түгел—күреп торабыз! Безнең сина бик җитди сүзебез бар.

Рәүф. Утыр әле, Фирая! (Утыры­шалар).

Гөлсинә. Сеңлем... ничек аңла­тыйм микән...

Рәүф. Анлатып торма. Балдыз са­бый бала түгел. Тот та әйт!

Гөлсинә. Сенлем... Төшермә син баланны... Тап!

Фирая. Апа...

Рәүф. Тап та...

Гөлсинә. ...безгә бир!

Фирая (сикереп тора). Сез ни сөй­лисез, апа? Жизни?

Рәүф. Без күп уйладык. Үзең белеп, күреп торасын... балабыз юк.

Гөлсинә. Бир безгә баланны... сенлем!

Фирая. Апа! Туктале!

Гөлсинә. Син яшь әле.. Тагын табарсың! Анла инде, хәлебезгә кер... Бу бала безгә бик кирәк!

Рәүф. Баласыз тормыш—тормыш түгел ул. Бөтен ягыбыз җитеш. Бала гына юк! Фирая, балдыз...

Гөлсинә (ялварып). Сенлем...

Фирая. Апа! Җизни! (Өзгәләнеп). Сез уйлаганча гына булса икән ул! (Йө­гереп чыгып китә).

Музыка.

 

 

Пәрдә төшә.

 

 

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче пәрдәдәге күренеш.

Кынгырау чылтырый. Бераздан Сукбай керә, кулында пакет-сумка.

 

Сукбай. Здрасте! (Түр ишеккә таба бара). Хозяева! (Шикле кеше кебек, анда-моңда каранып торганда, Азат керә. Сукбай аны күрми).

Азат. Әһә! Эләктеңме, карак? (Сук­байга ташлана). Нәрсә урладың?

Икәүләшеп әүмәкләшә башлыйлар.

Сукбай. Послушай, брат...

Азат. (Сукбайның аркасына асы­лынып). Кем брат? Бомж тебе брат! Заткнись! Сейчас получишь, карак!

Сукбай. Друг, товарищ, отстань, а! Сейчас все объясню...

Азат. Бур син! Нинди дус булыйм мин сина! Хәзер милициягә тапшырам!

Сукбай. Ну что ж... Если так не понимаешь... (Кинәт Азатны идәнгә егып сала, аның кулын каера).

Азат А-а-а... авырттырасын бит, бандит. Җибәр кулны!

Сукбай. Тихо! Будешь меня слу­шать?

Азат. Сындырасың бит кулны... Җибәр, дим! Буду, буду!

 
 
 

 

 

Сукбай. Молодец, холодец! (Азат- нын кулын ычкындыра). Запомни на­всегда: я—не вор!

Азат (Кулларын угалап). Карак булмагач, ник керәсен чит кеше фати­рына9 Күрмисеңмени, хуҗалары өйдә юк! Күрсәт, нәрсә ул сумкаңда? (Идәндә яткан сумканы алып, аннан пинжәк белән чалбар тартып чыгара). Бу бит бу бит Рәүф абыйнын киемнәре' Карак түгел, дип торган буласын Урлагансың бит!

Сукбай Воруют ночью, днем бе­рут! Урламадым мин аны...

А з а т. Ха! Татарча сайрый башлады! Безнеңчә дә сөйләшә беләсең икән!

Сукбай Белмәскә! Татар бит мин!

Азат Нишләмәкче идең Рәүф абый­нын киемнәрен урлап?

Сукбай Слушай жегет. һаман бер сүз чәйнисен дә бит.. Син үзеннен хәзер нинди ситуациядә калганыңны беләсеңме9

Азат. Нинди ситуация? Нәрсә сөй­лисең син?

Сукбай Хәзер аңларсың. Кайда монда телефон? (Жәһәт кенә телефон янына барып, трубканы кулына ала, сөй­ләшкән булып кылана). Алло, милиция! Мин монда карак тоттым'

Азат Кем карак? Син нәрсә!

Сукбай. Кулында кемнең киемнә­ре ул? Үзеннекеме? Түгел! (Трубкага). Дежурный!

Азат (каушый төшеп). Бомж абый. Абзыкаем, туктале! (Телефонга килеп тотына). Мин урламадым Син нәрсә! (Киемнәрне идәнгә ташлый)

Сукбай. Каптың син. бырат' Ки­емнәрдә бармак эзләрен калды Ничек диләр әле, все улики против вас. граж­данин подсудимый!

Азат Мин сине прастуй бомж дип кенә белә идем... Хәйләкәр, юк, бик явыз бомж булып чыктын әле. Аферист икән бит син! Авантюрист!

Сукбай (катгый итеп) Утыр! Тын- ла! Тышкы кыяфәтенә генә карап, ке­шегә бәя бирергә беркайчан да ашыкма Менә син мине бомж дип атадын Ка­рак, дип тә әйттең. Бәлки мин миллио­нердыр9 Син каян беләсең минем акча юклыкны? Минем хәер сорашканымны, теләнгәнемне күргәнең бармы9

Азат. Юк.

Сукбай. Шулай булгач, сүзләреңне уйлабрак әйт Бомж бомж инде ул—хәер эстәүче, дисендер.. Ләкин минем бер­кайчан да акча теләнгәнем булмады Гариб-горабә түгел мин. тилемсә дә түгел. Аллага шөкер!

Азат Нишләп мондый хәлгә төштең сон,абзый9

Сукбай Үзем төшмәдем мин. бырат. (Бармагын өскә чөеп). Төртеп төшерүчеләр булды Әйт әле. син гәзит- мазар укыйсынмы9

Азат. «Сәхнә» журналын укыш- тыргалыйм шунда Татарның атаклы артисты Азат Әфләтунов турында, ягъни минем турыда да үтереп мактап язмады­лар микән, дип кенә...

Сукбай Утыр Тында. (Кесәсеннән гәзит чыгара) Ә мин көн саен укыйм Менә кара, гәзит тышына ат башы чак­лы хәрефләр белән ни дип язганнар9 «Сукбайлар белән ничек көрәшергә9» дигәннәр' Әйтерсең, ниндидер бер бан­дит мин! Сукбайлар белән түгел, аларны шундый юлга этәргән сәбәпләр белән көрәшергә кирәк. Син лә кеше, мин дә кеше.. Безбарыбыз да—кешеләр! Күккә карап, йолдыз санап кына яшәмә син, дускай Атлаган чакта аяк астына да иелеп кара—анда да жанлы тормыш бара Анлаталдыммы. быррат?

Азат Бу пинжәк. бу чалбар Рәүф абыйның киемнәре сезнең кулга ничек килеп керде9 Шуны гына андый алмый торам...

Сукбай Ә-ә-ә. боларны әйтә­сеңме (Киемнәрне пөхтәләп төрә дә кире сумка эченә тыга) Боларны мина Фирая син беләсең бугай Фираяны киярсең дип биргән иде Жизнәсеннән алып торган булган Фираянын күңеле саф. рәхмәт ана Нияте изге булса да. мин боларны киялмим Мин—ир кеше Мин аякта басып торам Тормыш төбенә төшеп яшәсәм дә. горурлыгымны югалт­мадым әле мин Шуңа кире китердем мин бу киемнәрне Фираяны да бик күрәсем килгән иде

Азат (урыныннан сикереп тора) Менә хәзер аңлашылды! Сиңа Фирая кирәк икән Күзен төштеме9 Белеп тор мин аны сина бирмим' Фирая—минеке Минеке генә булачак!

Сукбай Әтәчләнмә, жегет'

Күрше бүлмәдә тавышлар ишетелә

 

 

 

Гөлсинә белән Рәшидә күренә.

Рәшидә Балконыгыз бик матур булган Мин дә шулай эшләтәм! Ос­таларның телефон номерын бирерсен әле, яме?

Гөлсинә. Бирермен, бирермен (Азат белән Сукбайны күреп). Йа Хода! Балконга да чыгар хәл юк, шантрапа- лар шундук өйне басып ала. Нишлисез монда9 Азат, сина әйтәм?! Тагын теге бомж!

Рәшидә Ишегеңне бикләргә кирәк иде, Гөлсинә. Проходной дворга әйлән­гән бит фатирыгыз!

Сукбай. Здрасте! Извините...

Азат. Гөлсинә апа, хәзер аңла­там...

Гөлсинә. Кирәкми миңа синең аңлатуын Барыгыз, икегез дә атты­рыгыз моннан! Әллә бездә Әндри каз­насы бар дип белдегезме? Югалыгыз күз алдымнан!

Азат. Алладым. Мин., мин... юга­лам... (Чыгып китә).

Сукбай Еше раз—здрасте! Не скажете, как мне найти Фираю? Бик кирәк иде!

Гөлсинә. Күзен чыкмагандыр бит. Юк монда Фирая. Әттәч-бәттәч! Әллә татарча да белә инде?!

Рәшидә. Нишләп сөйләшмәсен! Үзебезнең Татарстаныбыз сукбае бит ул! Син шуны әйт, хәзер ничек куып чыгарабыз бу жан көеген?

Сукбай Мин сезне беләм! Вас Рашидой зовут. Так ведь?!

Рәшидә (мыскыллы елмаеп). Мине белүеннән би-и-ик үсенеп, очынып кит­тем инде менә, өтәләнгән үрдәккәем! Пе- рәме летаю менә! Высоко-высоко летаю! Гөлсинә, дим, ник дәшмисен? Отвечай! Куып чыгар бу имгәкне!

Сукбай Вы о чем? О чем речь, дорогуша моя?

Рәшидә. Дорогуш мой, иманыңны укытканчы, отвались, яме?! Гөлсинә, дим! Куып чыгар жәтрәк!

Гөлсинә. Иди, иди... До свидание! (Рәшидәгә). Каты әйттемме?

Рәшидә. Тагы да каты итеп әйт! Бүтән кермәслек булсын!

Сукбай (урыныннан торып, ку­лындагы сумканы Гөлсинәгә суза). Передайте Фирае вот это. пожалуйста. Пожалуйста!

Рәшидә. Ала күрмә берүк! Бомба булмасын тагы!

Сукбай. Не бойтесь, это—не бом­ба, Рашида жаным. (Сумканы кәнәфигә куя).

Рәшидә. Жаным, дип торган була тагы... Хәчтерүш! Много болтаешь, давай, отчаливай по хорошему! А то... милицию вызывем!

Гөлсинә. Точно! Нишләп башта ук әйтмәдең аны. Хәзер позвоним! (Те­лефонга таба бара).

Сукбай. Подождите! Я сейчас уйду.

Рәшидә. Давно пора! Типкәләп чыгарганчы, тизрәк олак!

Сукбай. Такие милые суперженщи­ны, и так грубо обращаются с мужшиной суперменом. И не стыдно вам?

Рәшидә. Уф, үләм! Күр әле моның сөйләшүен. Каян килгән суппер-пуппер мужик! Гөлсинә, звони в милицию!

Гөлсинә. Уже звонить итәм...

Сукбай. Не надо, я сам уйду. Спасибо за гостеприемство! Мир этому дому.

Рәшидә. Давай-давай, быстро ша­гай, бомж бабай! Иди туда, незнай куда, бүтән килмә сюда.

Сукбай До свидание, Рашида. До встречи! Покорно извеняюсь. Гафу итегез! (Чыгып китә).

Гөлсинә. Үзем генә куып чыгара алмый идем мин моны. Ярый әле син булдың, Рәшидә.

Рәшидә. Сумкасын да биреп чыга­расы калган тегенә. Нәрсә микән эчендә, ачып карарга иде бит.

Гөлсинә (кинәт). Не подходи!

Рәшидә. Уф, куркыттың! Урысча кычкырмале. Үзебезчә әйтсәң дә аңлыйм бит мин. Ничек беләбез инде монын эчендә ни бар икәнен?

Гөлсинә. Хәзер Рәүфкә әйтәбез. Сумканы аңа актартабыз. Рәүф!

Рәшидә. Әллә Рәүф өйдәме?

Гөлсинә. Өйдә булмыйча, кайда булсын тагы.

Рәшидә. Вәйт тиле син, Гөлсинә. Ник аны башта ук әйтмәдең?

Бомжны куып чыгара алмыйча күп­ме чиләндек. Кайда соң, нишли сон ул Рәүф? Йоклый мәллә9

Гөлсинә. Юк. Яза. Темнушкада. Темнушканы кабинет итте бит!

Рәшидә. Барыбер аңламадым. Рәүф
нишли дисең?

 

 

Гөлсинә. Яза. дим!

Рәшидә Нәрсә яза? Пишетме, әллә май язамы?

Гөлсинә. Опера яза! Нишләп май язсын инде, менәтрәк! Сыер юк бит без- нен. Прусты яза. пишет! Кичә дә төнлә язды Бүген дә темнушкадагы кечкенә өстәленә кадалып утыра. Сөенеп торам әле менә. Язмаганына бер ун ел булган иде бит!

Рәшидә Яза башлаган, димәк. Бик әйбәт! Атаклы язучы хатыны булып, затлы күлмәкләр генә киеп, кичәләрдә, банкетларда порхать итеп йөриселәрен алда икән әле!

Гөлсинә. Авызына бал да май! Амин! Яза гына күрсен берүк... Юкса, соңгы вакытларда кая бәрелергә-сугы- лырга белмичә йөридерие Рәүф! Рәүф, дим! Чык әле монда!

Рәшидә. Бомба бар. диген! Атылып чыксын!

Кулларын язгалап. киерелеп. Рәүф чыга.

Рәүф (кәефе шәп). Күгәрченнәр гөрләшәләр безнең өйнең түрендә... Серләшәбезме?

Рәшидә. Серләшү генәме! Бомж белән типтерәбез! Әллә син бернәрсә дә ишетмәдеңме? Көпә-көндез фатирыңны талап, хатыныңны, мине урлап чыгып китә яздылар бит!

Рәүф. Сине урласалар да ярый Хатынкаема тия күрмәсеннәр! Нәрсә, берәр чит кеше керде мәллә?

Рәшидә. Рәүф, сручно врачка барып, колагыңны күрсәт Сонга кал­ганчы. атып кал: ишетмисен икән бит син, бәгырькәем! Әле генә бомж булды монда—Фирая сукбае!

Гөлсинә Ашыйсын килмиме. Рәүф жаным?

Рәшидә. Нинди ашау, ниткән ашау? Өендә бомба шартларга тора!

Рәүф. Аңлатып сөйләгез әле. нинди бомба?

Рәшидә. Менә бу сумканы ачын карарга куша сиңа Гөлсинә. (Сумканы Рәүфкә китереп тоттыра да читкәрәк китеп колакларын каплый). Открой давай!

Гөлсинә (Рәүф артына елышып). Подожди!

Рәүф. Ачтым. Шуннан?

Гөлсинә. Вытаскивай!

Рәүф. Нишләп икегез берьюлы урысча сөйләшә башладыгыз әле?

Рәшидә Почему, патамушто. мон­да бомж булды.

Гөлсинә Шуның белән гел русча сөйләштек тә. хәзер менә үзебезнең телгә күчәлмичә интегәбез. Әйдә, нәрсә бар анда, чыгар!

Рәүф. Ха! Минем кәчтүм-чалбар түгелме сон бу?

Рәшидә. Урлаткан идеи мәллә? Бомж булуы гына җитмәгән, карак та икән бит теге иблис!

Гөлсинә Шул бомжны киендерәм дип. Фирая бездән сорап тормыйча гына алып чыгып киткән иде бу киемнәрне Сукбае ошатмаган күрәсен. кире керт­кән!

Рәшидә. Сайланган була икән әле. үзенең кем икәнен белмичә!

Рәүф Ә мин (Көлеп жибәрә) Берәр юньле әйбер дип торам тагы! (Дәррәү көлеш.) Иә. ярый Сезнең сүз бетмәс. . Ә мине теге бүлмәдә, темнушкада бөек эшләр көтә! Роман көтә! (Кереп китешли). Кирәк булсам, чакырырсыз!

Рәшидә Баядан бирле сорамакчы булам... Гөлсинә, ниме сон Гаилә үзәге белән ничек булып бетте сезнен?

Гөлсинә. И. Рәшидә, аптыраган инде.. Беренче тапкыр биргән анализлар белән барып чыкмады бит. үзен белә- сен Рәүф «Бала, бала!» дигәнгә генә анализларны икенче тапкыр бирергә ризалаштым... Әле бер хәбәр дә юк! Әллә ни өметләнмим дә инде..

Рәшидә Алай димале син Әнә. Гүзәлияләр. Пробиркада үстереп, ба­лалы булдылар Хәзер сөенеп бетәл- миләр!

Гөлсинә. Утка керосин сипмә але. Рәшидә. Ходайдан шулай язгандыр

Ут сүнә.

Музыка Ут янганда Фирая бер ялгы­зы вальс бии (кайда биюе мөһим түгел). Биюдән туктап, залга якынаеп, шигырь сөйли Азат анын сөйләгәнен бер читтә тынлап тора.

Фирая

Мәхәббәтнен канат җиле Мина да тигән иле Яратуыма сөенеп.

 

 

Бәхеткәйләргә тиенеп, Яшисем килгән иде...

Йолдыхтарнын атылганын Мин дә бит күргән идем Теләгем кабул булыр, дип. Бәхетем ташып торыр, дип. Куанып йөргән идем.

Насыйп булмас, ахры, яшәү Ярым өчен жан атып Гомер учагым сүрелә, Өметкәйләрем өзелә— Сына сабыр канатым... Сына сабыр канатым...

Азат. Фирая!

Фирая. Азат?!

Азат. Син монда икәнсең. Мин сине көне буе эзләдем. Юк, мин сине гомерем буе эзләдем! Менә... таптым ниһаять! Шигырьне матур сөйлисен икән син Үзен яздыңмы?

Фирая. Сина барыбер түгелмени9'

Азат. Мин дә шигырь сөйли беләм Кичә, алма ашый-ашый. төне буе яздым.

Менә тынлап карале:

Көч-гайрәтне күрсәтәм, дип Таулар күчерәсе юк...

Әгәр минеке булмасан, Мәнге кичерәсем юк! Шәпме?

Фирая (көлеп). Бу шедеверынны язган чакта ничә кило алма ашап бе­тердең инде?

Азат Алмадан сон ярты кило гру­ша да ашадым әле мин! Аннары ике әфлисун, өч мандарин, бер киви, ярты лимон...

Фирая. Кыйбатка төшкән икән!

Азат. Ижат корбан сорый! Бүтән язмам, ахры . Эчем авырта...

Фирая. Жәл. Берәр шәп шагыйрь­гә кияүгә чыгармын, дип хыялланган идем... Булмады!

Азат. Андый нәтиҗә ясарга ашык- мале син Кем белә, эч авыртуы бет­кәч, бәлки мин тагын шигырьләр яза башлармын...

Фирая Шагыйрь булуда гына мыни хикмәт! Ин мөһиме—кеше бул син, Азат!

Азат. Мин сине яратам. Фирая!

Фирая. Ә мин сине яратмыйм, Азат . Анла, зинһар, ярата алмыйм мин сине!

Ут сүнеп ала.

Ут янганда Рәүф «ижат бүлмәсендә». өстәл янында ноутбукка текәлеп утыра, ара-тирә клавишларга бас кадап ала. Үз- үзеннән канәгать түгеллеге сизелә.

Рәүф Шайтан алгыры! Тема шәп! Сюжет менә дигән! Нишләп язалмыйм сон мин, ә?

Фирая тавышы (караңгыдан ише­телә). Язалмаячаксын да, иптәш автор! Чөнки син, жизни, ялгыш юлдан кит- тен!

Рәүф Ә? Нәрсә? (Як-ягына кара­нып ала). Беркем дә юк.

Фирая (аерым ут яктысы белән пәйда була). Мин монда, жизни, синен күңелендә.

Рәүф. Ә? Әллә саташа башладым инде?! Балдыз!? Синен тавыш бит бу?! (Колак тишекләренә бармакларын ты­гып селкетә). Гөлсинә читтән карап торса, ычкынган бу, диячәк... Валлаһи! (Башын тотып, уйга чума).

Фирая. Йә, нәрсә яздын инде син. жизни? Авыл кызының мәхәббәт маҗа­ралары, корсакка узуы, авылдан качып шәһәргә килүе, шәһәрдәге маҗаралары... И вәссәлам! Шул гынамы? Юк, җизни!.. Син мине белмисең әле . Син берни дә белмисең. Син күзаллаганча түгел, бөтенләй бүтән кеше мин! Жанымда—да­выл! Йөрәгемдә ут кайный! Роман, дип зурдан купкансың да кубуын. . Синен матур ялганын, буш сүзләрең беркемгә дә кирәк түгел, җизни! Моны беркем дә укымаячак. Яз! Жаннарны елатырлык, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп чын­барлыкны яз! (Ут белән бергә югала).

Рәүф. Нәрсә булды бу? (Кинәт уры­ныннан торып, ун кулын Ленин кебек алга суза). Во! Баш эшли башлады.. Дө- гес юлдан багасың, иптәш язучы! (Кабат урынына утыра). Дөрес юлдан... атлагыз алга, иптәшләр!

Сукбай тавышы. Юкны бушка аударып, зерәгә ыштан туздырма син, туган... Язсаң яз, курыкмыйча!

Рәүф. Монысы кем тагы? Сукбай?! Дядя Коля, синме бу?

Сукбай (ут аны да аерым яктыр­та). Язасын икән, тормышчан итеп яз син! Нәрсә, тормыш төбенә төшкән бер мәхлук бәндә генә мени мин? Үзен, бер тамагын гына кайгыртып яшәүче пош­мас җанмыни мин? Нәрсә, тормышка, җәмгыятькә карата бер фикерем дә юк­мыни минем? Сукбайлыкка төшүемнең
сәбәбен ник язмыйсын? Чөнки белми­сен... Минем кебекләр дөньяда миллион! һәрберсе—үзе бер ачы язмыш! Гәзитләр- дә өзлексез чәйниләр: «Сукбайлар белән көрәшергә кирәк! Сукбайларны каядыр олактырырга кирәк!»—диләр... Әйтерсең сукбайлар—илне талаучы, кеше җанын кыючы бандитлар... Сукбайлар белән түгел, аларны тудырган социаль сәбәпләр белән көрәшергә кирәк!

 

 

Рәүф. Круто!

Сукбай.Яз! (Рәүф Сукбай сөйләгән вакытта, ноутбукка текәлеп, клавишлар- га кызу-кызу баса башлый). Яз. туган!

...Без частька килер алдыннан гына бик каты бәрелеш булган. Теге яктан да, бу яктан да кырылганнар. Безнекеләр бер дошманны эләктергәннәр. Каршыбызга шуны китерделәр. Аяклары яраланган монын. Куркынган күзләрен мөлдерәтеп җирдә ята бу. Лейтенант Ильичев Рязань егете Роман Шустриковны строй алдына чыгарды. Роман якташы Есенинга охша­тып шигырьләр яза иде:

«Россия—великая страна,

Россия—родина моя'

Ты иногда—так многословна,

Как баба немая!»

Менә шул шагыйрь егеткә лейте­нант дошманны атып үтерергә боерды Роман әйтә: «Не могу стреляйть! Он же без оружия!»—ди «Стреляй!»—ди лейтенант «Не могу!»—ди Роман. «Ты что, гад, врага жалеешь?»—дип, Ильичев Шустриковнын якасыннан эләктереп алды. Мин түзмәдем, араларына барып кердем дә, лейтенантка: «Если тебе так хочеться, сам стреляй!»—дидем. Татар­лыгым чыраема чыккан булгандыр «Ах, ты. чаплашка!»—ди бу мина. Шуннан сон пистолетын минем чигәгә китереп терәде дә: «Тогда ты стреляй, татарская морда! Приказываю!»—дип акырды Дош­манның күзләре акаеп чыкканын гына хәтерлим. Аттым.

Шуннан соң күп бәрелешләрдә катнаштым Илгә исән-сау кайттым Әмма теге күзләр... Кая гына барсам да, ниләр генә кылсам да, гел мине эзәр­лекләделәр Дөньяның, яшәвемнең яме, гаме бетте. Аракы эчеп, онытылмакчы булдым—сазга кереп баттым.. Ватан­ны дошманнан саклагыз, дип безне ут эченә ыргыттылар Соңыннан барысы да аңлашылды зерә сугышканбыз икән Мокыт сәясәтчеләрнең шәхси амбициясен яклап, бер мәгънәсезгә күпме яшь гомер өзелде. Рязань егете Роман Шустриков та һәлак булды. Меңәрләгән егетләр чит жирдә башла­рын салдылар! (Сүгенгән сыман итеп). Родина-мать! Илгә солдатлар һәм эч­кечеләр генә кирәк икән! Мать твою! (Югала).

Рәүф дәртләнеп язуын дәвам итә.

Ут сүнеп ала.

Ут янганда Гөлсинә белән Рәшидә өстәл янында утыра.

Гөлсинә. Менә шундый хәлләр. Рәшидә... Абыйларда кунды микән? Бор­чыла башладым инде Һаман юк!

Рәшидә Борчылма. Фирая югала торган кыз түгел ул. кайтыр Бая күземә генә күрендеме соң. бер песи кухнягызга таба кереп киткән сыман тоелды. Син бит эт-мәче яратмый идең!

Гөлсинә Ә-ә-ә. аны әйтәсеңме? Бүген иртән подъезд ишеге төбеннән алып кердем. Мине күрде дә аякларыма килеп ышкына башлады Күзгә карап, үзенчә мырлаган була... Нәрсәсе беләкдер яраттырды үзен. Алып кердем әле менә Ошатса—безлә калыр, урын—иркен'Бер гәзиттә укыган идем, өйдә мәче булса, бала туарга мөмкин икән, дип

Рәшидә. Элек мондый түгел иден. Әллә сенленә охшый башладың инде9! Фатирыгызга ул сукбай алып керә, син—мәче, дигәндәй

Гөлсинә. Бүген дә йоклый алма­дым. Әллә нәрсә шунда. Гел уйланып яттым. -Тик икәү без, уй да мин!» дип Габдулла Тукай әйткәнме әле9! Шунын шикелле...

Рәшидә. Кем әйткәнен үзен яхшы беләсеңдер... Син бит—пелунивсрситет бетергән кеше! Берме-икеме ел укытып йөрдең түгелме сон9!

Гөлсинә (авыр сулап). Әйе-е Бар иде укытып йөргән чакла-ар. Ке­шечә түләгән булсалар, әле дә яраткан эшемдә әвәрә килер идем! Балаларны ярата идем..

Рәшидә Базарыңны ташла да. кайт укытучылык эшенә!

Гөлсинә (авыр сулап, көй­ләп). «Соңдыр шул инде, соңдыр шул инде...»

 

 

Рәшидә Жүләр сатып утырма! Яраткан эштә эшләүгә ни житә! Ул яктан минем бәхет булды. Көн саен яна ке­шеләр, төрле язмышлар белән очрашам. Кешеләр бит безгә паспорт алырга, пас­порт алыштырырга дип кенә килмиләр. Эч серләрен бушаталар, киңәшләр сорыйлар, ярдәм өмет итәләр... Булды- ралган кадәр хәлләренә керергә тырыша­сын.. Әле менә кичә соцзащита кыхтары безгә бер адәмне алып килде. Заманында менә дигән гармунчы булган! Теге... дед Мазай кебек, әй лә, Фираянын дядя Ко.тясы кебек, бомж хәленә калган. До­кументларын югалткан. Документлары черт с ним! Быел кыш. исерек килеш карда ятып, ике кулын өшеткән, бахыр. Кискәннәр! Яна паспортка кул куярга кирәк бит инде хәзер... Ничек куйды дип уйлыйсын? Авызы белән! Беркемгә кирәге калмаган үзенен. Исерек белән торасы килмәгәндер инде, хатыны бүтән иргә кияүгә чыккан. Туганнары да моннан баш тарткан И жәлләдем дә инде үзен!

Гөлсинә Сәер кеше син, Рәшидә! Әле жәллисең шул бомжларны, әле күрәлмисең...

Рәшидә. Кая бара бу замана? Туганга туган кирәк түгел, аналар ба­лаларын ташлап кача. . Аңламассың бу дөньяны!

Гөлсинә. Мин монда үзебезнен Фираяны аңламыйм. Ә син дөнья ди­сең!

Рәшидә Фирая кебекләр җитми бугай бу жәмгыятькә! Замана Фираяларга кытлык кичерә.. Их, тагын бер-ике... йөз Фирая... Һәм...

Гөлсинә. Син дә Рәүф кебек сөйләшә башладың... Әйдә, бик тәмле пирогым бар. Чәйләп алыйк! (Кухняга кереп китәләр).

Фирая керә Прическасын үзгәрт­кән.

Фирая. Әллә беркем дә өйдә юк инде?

Азат (артыннан ук кереп). Мин бар!

Фирая. Абау, котны алдың!

Азат Кайтканыңны тәрәзәдән күрдем дә кердем әле менә. Сагындым үзеңне! О-о! Прическаңа игътибар итми торам икән! Тагын да чибәрләнгәнсең димме?! Карале, чынлап әйтәм, әйдә, чык мина кияүгә!

Фирая Мин бит болай да кияүдә инде, Азат. Ирем бар минем. Үзебезнең районда, зур урында эшли. Бик яратам мин аны. Ул да мине ярата. Уч төбендә генә йөртә.

Азат Ышанмыйм. Яратса, бу хәлдә ялгызыңны гына чыгарып жибәрмәс иде.

Фирая. Бик мөһим эш белән ко­мандировкага китте шул ирем. Мине дә үзе белән алып барырга бик теләгән иде. Эш кешесенә комачау булып йөри­сем килмәде Гел шалтыратып, хәлемне белешеп тора.

Азат. Ну-ну! Ышандыраяздын. Син нәрсә, мине кеше аермый дип беләсең мәллә? Минем абый да—зур урында эшли. Әмма мин җиңгәчәйнең синеке шикелле прастуй күлмәк киеп, Вьетнам базарыннан сатып алган алкалар тагып йөргәнен хәтерләмим.

Фирая. Күзен үткен икән... Мин бит махсус шулай киендем. Алкаларның да очсызлысын тактым. Апаны көнләш­терәсем килмәде. Йөрәге янмасын әле, дидем. Иремә дә сүз китерәсем килми.

Азат. Ну-ну!

Фирая. Ышанмасаң ышанмыйсың инде. Акча биреп ышандыра алмыйм. Әйтәсемне әйттем, Азат. Бүтән әйттермә, яме. Матур кызлар белән дөнья тулы. Шулар арасыннан үзеңә тиң яр табасына ышанам мин. Бәхетле бул!

Азат. Мина син кирәк, Фирая. Мин сиңа чынлап гашыйк. Яратам мин сине! Туасы балаңны да, үзеңне дә мәңге яра­тачакмын! Күңелем алдамый минем, без барыбер бергә булачакбыз!

Фирая. Ха-ха-ха... Ирем ишетсә бу сүзләреңне, икебезне дә.. (Корса­гын сыйпап.) Юк, өчебезне дә харап итәчәк!

Азат Борчылма, ишетми ул. Ко­мандировкада дисең бит.

Фирая. Командировкада булса да, әллә кайда еракта түгел бит ул—Чабак- сарда гына!

Азат. Хет күрше бүлмәдә генә бул­сын—курыкмыйм мин синең иреңнән. Дөресен генә әйткәндә, юк бит синен ирең, шулаймы?! Алдыйсың син. Ял­гышып балага узгансың да, хәзер үзеңне үзен юатып, алдашып торган буласын Юк синен ирен! Сүзләрен белән алдала-
сан да, күзләрен алдамый синен!

 

 

Фирая Ирем бармы минем, юкмы, анда синен эшен булмасын Югал күз алдымнан, бар, чыгып кит! Яратмыйм мин сине!

Азат Чыгып китәм Пока. Әмма син тынычлангач, кабат керәчәкмен! Бе­леп тор! Без барыбер бергә булачакбыз! (Кырт борылып, чыгып китә).

Фирая (өзгәләнеп). Их. Азат, Азат Күнелен саф синен Нишлим, сине өмет­ләндерә алмыйм бит. Хәлләремне үзем генә беләм. . (Җырлый).

Аланнарда җиләк җыйган чакта

Күреп алдым бүре баласын

Белмәдем шул, алда язмышымнын Уттан алып суга саласын

Аланнарда җиләк җыйган чакта Никләр күрдем бүре баласын? Белмәдем шул килер көннәремнең Сагышларга мине саласын

Аланнарда җиләк җыйган чакта

Кызарып ла бетте кулларым

Берәр вакыт сина. бәгырькәем.

Илтер микән гомер юлларым9

Телефон шылтырый.

Фирая (Трубканы ала) Алло! Әйе! Әйе! (Ул сөйләшкән чакта ишек тарафында Рәүф күренә Аны күреп. Фираянын йөзе тагы да яктыра). Сәлам, җизни' (Трубкага). Рәхмәт! Бик зур рәх­мәт! Шундый куанычлы хәбәр әйттегез! Ходай сезгә дә һәрчак мәрхәмәтле бул­сын! Тагын бер мәртәбә зур рәхмәт сезгә! Жизни, кайттыңмы?!

Рәүф (шаярып). Сине сагынып кайттым, балдызым-йолдызым

Рәшидә (кухнядан чыга). О-о-о! Югалган кеше табылган! Кайларда йөр­дең, Фираюшка?

Гөлсинә. Кайда йөрсен, сукбайлар янында инде Белмисендер әле син сукбайларның атаманы бит ул хәзер! Жанна д,Арк!

Рәшидә Бер дә арык түгел . Таза, матур!

Рәүф (киная белән). Балдыз булды­ра ул, молодец! Чибәрлеге бар, үҗәтлеге җитәрлек, тәвәккәллеге—хәттин ашкан Аның өчен ике дөнья—бер морҗа Кая тели—шунда бара. Ни тели—шуны эшли.

Гөлсинә Тормозсыз трактор белән бер—алдында очраган бар нәрсәне җи­мереп бара

Рәшидә Баруын тырт-пырт ба­радыр да бит (Күкрәкләрен куллары белән селкеткәләп) Буферы изелеп- яньчелеп беткәч, нишләр менә?!

Рәүф. Балдыз, тыңлама син болар- ны. Барыбер акыллы сүз әйтмәсләр'

Гөлсинә Кандардадыр себерелеп, эшерелеп йөргәнче, туасы балан турында уйлар илен ичмасам' Артистка!

Фирая Дөрес әйттен. апа. Ар­тистка! Әйе, минем гомер буе артистка буласым килде..

Азат керә.

Азат. Гафу итегез, тамагым тук... Бер әйбер дә кирәкми

Гөлсинә Наконец!

Азат әлегә кирәкми*

Рәүф. Бүлдермәгез әле Фираяны'

Фирая Кечкенәдән бирле хыял­ланам инде мин Хыялым әллә кайчан ук чынга ашкан да булыр иде бәлки Әнине карарга кирәк иде Син бит. апа. чык­тың да киттен! Күчтәнәч итеп бер кило конфет-прәннек апкайта идегез дә Әнкәй шуны ел буе күршеләргә сөйли иде Ә мин фермада эшлим. Сыерларга, бозауларга Галиябану булып. Сәрвиназ булып уйныйм . Укырга керә алмыйча калдым... Әнине карадым

Гөлсинә Син нәрсә беләсен сон? Менә син сыерлар, бозаулар, дисен. Минем белән укыган Әлфияләрнең, Санияләрнең. Рәфидәләрнең бер көтү бала-чагасы бар Ә минем9

Фирая Апа, хәзер кайта аласын. Бала-чагалар юк хәзер. Болын хәтле мәктәптә ике-өч бала селкенеп йөри Балалар бакчасы ябылды Хәзер хатын­нар авылда да бала тапмый

Рәшидә Между прочим, рәтле ир булса, мин бүген үк бала табар идем' Берне генә түгел—бишне! Орлыгы юк! Их, яхшы мужик булса!

Сукбай (затлы киемнән керә, бер кулында—ниндидер төргәк, икенче ку­лында—бик матур чәчәк бәйләме) Кем әйтте юк дип! Бар ул яхшы мужик'

Барысы да Сукбайга гаҗәпләнеп карый

Фирая Дядя Коля! (Сукбайнын кочагына ташлана)

 

 

Сукбай Киләчәген шушы чәчәкләр кебек гүзәл булсын, сеңлем!

Азат. Амин! (Сукбай кулындагы чәчәкләргә үрелеп). Кая, китер чәч­кәләреңне... Үзем бирәм Фираяга!

Сукбай. Минем үземнең кулларым бар... Мә, Фирая!

Фирая (чәчәк бәйләмен алып). Рәхмәт, дядя Коля!

Сукбай Акча алып килдем сиңа, Фирая! (Төргәктән орден-медальләр чыгара). Шушыларны сатам!

Азат. Ә нәрсәгә сиңа акча, Фира- якаем?

Фирая. И, Азат, ошыйсың син мина. Бүген үк кияүгә чыгар идем сина. Тик сине дә, үземне дә бәхетсез итәсем килми!

Гөлсинә. Нидән бәхетсез? Азат бик шәп егет! Менә дигән кияү!

Азат. Миндәй затлы кияү дөньяда бүтән юк! Әни дә шулай ди... Үзем дә шулай уйлыйм...

Фирая. Аңламыйсыз шул сез... Авырыйм мин... Врачлар үзләре дә нәрсә икәнен төгәл белмиләр... Тикшеренер өчен генә дә бик күп акча кирәк... Бик күп!

Азат. Бик күп акча?! Миндә ни­чаклы бар икән? (Чалбар кесәләрен капшаштыра).

Сукбай Фирая! Барысы да әйбәт булыр. Бәлки операция кирәк тә бул­мас Врачлар да ялгыша. (Өскә төртеп күрсәтә). Барысы да « Иң Главный Врач» кулында!.. УЛ беркайчан да ялгышмый! Болар гына җитмәсә, минем банкта да байтак акчам бар... Менә... паспорт белән генә проблема! Әйле-шәйле йөргәндә югалткан идем... Яңа паспорт алалсам...

Рәшидә. Нет проблем! (Орден-ме- дальләрне тотып карый). Мин сине үзем паспортлы итәм. Син минем яшьлек мәхәббәтем Кыямны хәтерләттең. . Аның да шушындый бүләкләре булгандыр... Ул да сугышта иде... Син кайткансың, ә аны кайтардылар...

Сукбай. Әйе... мин кайттым... к сожалению!

Рәшидә. Ходай гомер биргән икән, куанып яшәргә кирәк, дядя Коля! Син бит герой!

Сукбай. Тормыш төбенә төшкәнгә кадәр минем исемем Камил иде. Камил дип дәш, Рәшидә!

Рәшидә. Хәзер генә аңладым мин сине, Камил... Кемевич?!. Күрсәткәндер сина дөнья...

Камил. Күрсәтте, еламаска өйрәт­те... (Орден-медальләрне өстәлгә куя). Балаларга тел, әдәбият, тарих, милләт турында, шәхеснең асылы, яшәүнең мәгънәсе хакында сөйлисе кеше идем мин. Пединститутта ике ел укып кал­дым—армиягә алдылар...

Рәүф Әйе, син күргәннәрне до­шманына да күрергә язмасын!

Рәшидә (орден-медальләрнекадер­ләп тотып, Камил янына килә). Гафу ит мине. Камил... Гафу итегез, зинһар!

Камил. Нигә? Ни өчен?

Рәшидә. Синнән чирканганым, җирәнгәнем өчен!

Гөлсинә. Мине дә кичерә күр, дядя Коля! Мин ... без... әллә кемнәр без! Адәм баласы шулай гел ялгыша инде ул...

Азат. Камил туган... Миңа үпкә сак­лама, яме... Теге чакта... Икәү әүмәкләш­кәндә ... кулыңны каерып авырттырдым бугай...

Камил. Синме?! Минем кулнымы?!

Азат. Ә... юк... Гафу ит... Киресенчә булды бугай шул...

Рәүф Барыбызны да гафу ит, сол­дат!

Камил. Сез түгел... башкалар гафу сорарга тиеш.. Бездән! Яуда ятып калганнардан да, исән-сау кайта алганнардан да! Кылган гамәлләре өчен халкыннан гафу үтенә алган илнең генә үзен бөек держава дип йөртергә хакы бар! Әлегә мин андый хәлнең булганын хәтерләмим... (Бераз паузадан сон, Рә­шидәгә карап). Рәшидә! Син чынлап та мине паспортлы итә аласыңмы?

Рәшидә. Итәм. дидем бит!

Азат. Мин беләм, Рәшидә ханым беркайчан да ике сөйләшми... Ул югалт­кан паспортыңны да табып бирергә мужыт!

Камил. Фираяга бик күп акча ки­рәк. Һәм бик тиз кирәк!

Фирая. Камил абый, бәлки ул мина инде кирәк тә булмас... Шулай да... бик зур рәхмәт сиңа!

Азат. Төшенкелеккә бирелмәскә! Ишетәсеңме, Фирая?! Авылда шәп йор­тыбыз бар безнең. Буш тормасын дип, хәзерге вакытта анда әни яшәп ята. Шул йортны сатабыз! Әни риза булачак. Әни­ем бик әйбәт минем!

 

 

Рәшидә Ниткән сүз ул? Ул йортны сатканчы күпме вакыт уза Фираяга үзем бирәм акча!

Гөлсинә. Туктагыз әле сез! Безне бөтенләй оныттыгыз! Без бар бит әле монда. Яраткан жизнәсе булганда, бер­туган апасы булганда, нишләп сездән алып торсын инде ул.. Шулай бит. Рәүфкәем?!

Рәүф. Әйе. шулай. Без—Фираяның ин якын кешеләре. Без дә булышмасак

Гөлсинә. Мин хәзер! (Икенче бүл­мәгә кереп китә).

Фи рая . Сез нәрсә инде Мин сезне борчымаска уйлаган идем, җизни...

Рәүф. Их. син. кычыткан чыпчыгы! Нинди борчу ди ул! (Килеп кочаклый, үбеп ала).

Гәлсинә бүлмәдән гөл күтәреп чыга.

Гөлсинә. Хәзер, хәзер... (Гөл тө­беннән төргәкне ала)

Бисмиллаһир рахманир рахим! Фай­дасы тиярлек булсын бу акчаларнын! Мә. сенлем. син дә бисмилланны әйтеп ал!

Фирая. Апа... нишлисен син... җиз­ни... үзегезгә кирәктер бит...

Гөлсинә Безгә син кирәк, сенлем! (Акчаны биреп. Фираяны кочаклый). Син кирәк!

Рәүф (хатыны белән балдызын кочагына ала). Дөрес әйттең, Гөлсинә! Безгә син кирәк, балдыз!

Азат (Фирая алдына тезләнә). Юк. Фирая мина кирәк Мина!

Камил Фирая барыбызга да кирәк!

Фирая кинәт апасы белән жизнәсе кочагыннан чыга да. башта Азат белән, аннары Камил, сонынтын Рәүф белән биергә тотына Башкалар бер үк вакытта сөенеп тә, гаҗәпсенеп тә. сәерсенеп тә ана карап торалар.

Фирая (биюдән туктап) Балалар җыры! Җырлый—Фирая Әлдермешева! (Дәртле-күңелле итеп җырлый).

Учлап-учлап җиргә сиптем

Сары тары ярмасы

Чырык-чырык чыркылдаша Ике чыпчык баласы. ..

Чырык-чырык, чырык-чырык'

Ике чыпчык баласы!

Миңа—тары сибәсе лә.

Сезгә—чукып аласы

Фирая кинәт җырлаудан туктап. Гол- синә янына килә.

Фирая Рәхмәт апа. рәхмәт сезгә! Барыгызга да' Тик . Кичерегез мине. Кичерегез! Юк минем бернинди дә балам! Уйнадым гына мин' Мәгез. то­тыгыз баланы! (Күлмәк эченнән мендәр тартып чыгара да өскә чөя. аны Азат тотып ала).

Рәшидә Вот артистка, ә! Нәрсә булды инде бу9

Азат. Нәрсә булсын Выкидыш! Вык-кидыш' Вык-кидыш! (Шатлыгын­нан мендәрне кочып. •Дамбада» биюен бии башлый). Баласы булмагач, ире дә юк инде анын!

Гөлсинә (шок хәлендә) Бала9' Балам!? Син безне алдадын?! Ышан­мыйм!

Фирая Алдамадым, апа Мин чын­лап уйнадым

Азат Браво' Браво'' Афәрин!" Искиткеч шәп уйнадын! (Мендәрне үбә. сөя). Талант син. Фирая, талант' (Мендәрен кочаклаган килеш. Фирая алдына тезләнә, баш ия) Син. син—иң гүзәл актриса! Булмаган бала өчен рәхмәт сина! Рәхмәт сина мендәр өчен'

Рәүф Бармактан суырып язасы ла юк Менә ул тормыш үзе биргән сюжет' Роман геройлары—безнен арада!

Гөлсинә Ышанмыйм, ышан­мыйм!.

Фирая Апа! Апам! Бәгырь кисә­гем!

Гөлсинә Минем сина әйтер сүзем юк!

Фирая (куз яшьләрен сөртә). Апа! Җизни' Зинһар, мине айларга тырышыгыз Минем бик тә. бик тә артистка буласым килде'

Азат Син хәзер үк артистка инде. Фирая!

Фирая Авылымны да бик яратам мин Аны яшәтәсем килә! Яшисем килә минем!

К а м и л Син яшәячәксең. Фирая'

Азат Без әле яшибез. Фирая'Дөнь­яның артына тибеп яшәячәкбез'

Фирая Сезнең алда уйнап. земне тагын бер кат сыныйсым ки ңе Сы­наттым!

Рәшидә Сынатмадың. Фирая

Азат Булдырдың!

Фирая. Апа! Син... сез... өйдә юк чакта... Гаилә үзәгеннән шылтыратты­лар! Синен балаң булачак, апа! Жизни! Сезнен балагыз булачак!

Гөлсинә. Ә?! Чынлапмы? (Үзәк өзгеч тавыш белән). Рәү-е-еф!!!

Рәүф (Гөлсинәне кочагына алып). Кадерлем минем, бердәнберем! Гөл­синәм минем!!! Шатлык бер килсә, ише­леп килә ул... Без Парижга барачакбыз! Мине симпозиумга чакыралар. Сине дә үзем белән алам!

Азат. (Рәүф белән Гөлсинә янына килә). Сез ин бәхетле кешеләр бүген! Сезнен хөрмәткә миннән бер анекдот!..

Рәүф. Азат, берүк хәзер сөйләмә.. Башка вакытка калдыр, яме!

Азат. Ихтыярыгыз...

Гөлсинә. Ашыйсын килмиме, Азат?

Азат (хисләнеп). Аһ... ниһаять! Зат­лы кешедән татлы сүз! Рәхмәт, рәхмәт... Бераздан, ямегез! (Камил белән Рәшидә янына килә). Күрәзәлек итү сәләтем юк- югын... Әмма күнелем сизә... Сез бергә булачаксыз, дуслар! Миннән фатыйха!

Рәшидә. Авызыңа бал да май!

Камил. Азат, гел бергә булыйк, аерым торыйк! (Көлеш).

Азат (Фирая янына килә). Фирая! Фираякай... Син...

Фирая. ...мин риза!

Азат. Кычыткан чыпчыгым мине- е-ем!.. (Фираяны күтәреп ала).

 

 

Дәртле, күнелле музыка.

 

 

 

Пәрдә.

.