КОМАЧ ХАТИРӘЛӘР
1975 ел. Партия өлкә комитетының киңәйтелгән утырышы бара. Проблемалар күп. Нефтен дә чыгарасы, «КамАЗ»ын да төзисе бар, игенен, яшелчәсен дә үстерергә кирәк Беренче секретарь Фикрәт Табеев һәммәсе буенча да кискен таләпләр куя, кичектергесез бурычлар билгеләп, сүзен төгәлли. Ахырдан залга: «нинди сораулар булыр?»—дип мөрәҗәгать итә.
Урга рәтләрдән бер карт коммунист кыюсыз гына урыныннан тора:
Чыннан да базарларның, кибет киштәләренең бушап калган чагы иде бу. Хәлнен җитдилеге югары түрәләргә дә билгеле булгандыр, әлбәттә. Ләкин берсенең дә чан сугарга кыюлыгы җитми. Катырак сораулар бирә башласаң, «кызыл билетыңны сал!» дип кенә куркыталар. Кәнәфиеннән «выжт!» дигәнне дә анлата инде бу. Ә өлкән агайнын куркыр туны тузгандыр, күрәмсең.
Әмма Табеевнын теләсә нинди судан коры чыга алуы да күпләргә мәгълүм иде:
—Ягез, кем бүген ит ашамады, кул күтәрсен?!—диде ул, үтергеч карашын залга юнәлтеп.
Бер мәлгә тып-тын калды халык.
Утырышта катнашучылар дәррәү көлеп җибәрде.
- Ит дигәннән, аны күп ашауның зарарлы икәнлеген беләсезме сез?—дип дәвам итте секретарь —Бервакыт мин Лондон кунакханәсендә миллионер-капиталистны очраттым Номерларыбыз янәшә иде, ашханәгә дә бергә йөрдек. Мин анын бер генә дә ит ашаганын күрмәдем.
—Ә нәрсә генә ашый иде сон миллионер?—дигән сорау бирергә батырчылык итте кемдер.
—Акчасын жәлләгәндер ул капиталист! —диде шул ук тавыш иясе
Хәзер ите-мае да, азык-төлеге дә мул кебек үзе. Ләкин базарларга чыккан саен һаман да Фикрәт аганын шул сүзләре искә төшә.
1977 елнын ноябре. Бөтен ил Бөек октябрь түнтәрелешенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Казанның Ирек мәйданы да халык белән шыгрым тулы Тиздән бәйрәм парады башланып китәргә тиеш. Тыныч, салкынча һава. Жиргә тәүге ак кар бөртекләре төшә Ленин һәйкәле янындагы трибунага республикабызның Ф Ә. Табеев. С. Г Батыев. Г И. Усманов кебек зур түрәләре менеп кунаклаган.
Көчле, сизгер микрофоннан сәгать текелдәве ишетелә башлады Трибунадагылар да кыймылдашып алды Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыев микрофон янына килеп басты һәм кесәсеннән зур ак кулъяулык тартып чыгарып, шуна каты итеп борынын сенгереп куйды. Микрофон бөтен мәйданга ишеттерде бу дәү борын тавышын. Сәгать текелдәве дә тынып калды һәм шул минутта ук фанфаралар уйнап җибәрде. Бу хәлне күреп-ишетеп торган янәшәдәгеләр: «Парадны башларга әмер булды бугай»,—дип көлешеп алды.
Инде демонстрантларга бәйрәм котлавы укылды. Шуннан сон балалар төркеме трибунадагы түрәләргә революция символы булган кызыл канәфер чәчәкләре менгереп бирде (аны коммунизмның баш күрәзәчесе Маркс та яраткан лиләр бит) Җитәкчеләр исә аларга тартмалы конфетлар бүләк итте Йомшак кар бөртекләре исә талгын гына ява да ява. Трибунаның мәрмәр плитәләрен каплый, биткә, борын очларына кунып кытыклый.
Салих аганын да эчен пошырды бугай ул кар бөртекләре. Балалар биргән чәчәк бәйләмен алды да җәһәт кенә таш плитә өстендәге карны себереп-җилләтеп төшерде.
Күпләр моңа игътибар да итмәде шикелле. Кеше күрер, нәрсә уйларлар дип, үзе дә башына китермәгәндер Салих ага. Ләкин була шул зур түрәләрнең һәр адымын, һәр кыланмышын күзәтеп торучылар. Трибуна янәшәсендәгеләр арасында да ыгыр- мыгыр. чыш-пыш китте:
Революция символын мәсхәрәли бит бу!.. Җитмәсә, шундый бәйрәм көнне
— Башындагы мех бүреге белән себерсә ярамый микәнни?..
1975 ел. Яшьләр диннән читләшкән, без—атеист дип күкрәк суга. Татарстанда нибары 12 мәчет исән калган. Әллә инде шул гөнаһлар өченме, чәчүләр тәмамланганнан бирле тамчы да янгыр төшкәне юк. Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Корылык яный.
Әнә шундый эссе көннәрнең берсендә ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих ага Батыев Декабристлар урамындагы нәшрият йортына журналистлар белән очрашуга килде. Олы житәкченен беренче сүзләрендә үк һава шартларынын рәхимсезлегенә тирән борчылу сизелеп тора.
—Игеннәр күтәрелеп китә алмый, айдан артык янгыр көтәбез,—дип башлады ул, авыр гына сулап —Ниһаять, бүген иртәнге якларда Чистай, Аксубай, Октябрь районнарында яртышар сәгать чамасы явып үткән дип хәбәр иттеләр. Сорый белеп сораганнар димәк Ходайдан.. (Исән калган мәчетләрнең яртысы шул районнарга туры килә иде).
Батыев авызыннан Ходай сүзен ишеткән кайбер журналистлар авызларын ачып, сагаеп калды, шикләнеп бер-берсенә карады. Салих ага исә тирән генә тамак кырып алды да сүзен дәвам итте:
—Ә менә көнчыгыш районнарга таба бер генә болыт кисәге дә бармады, бер генә тамчы да таммады Чөнки анда Алладан ялварып сораучылар юк, мәчетләр юк
Шуннан соң, ни хикмәттер, матбугат битләрендә дингә, муллаларга, мәчеткә йөрүчеләргә караш үзгәрде, тәнкыйть язмалары да сирәгрәк күренә башлады
Туксанынчы еллар башы иде бугай. Татарстан белән Башкортстан арасында мөнәсәбәтләр жылы иде. Ел саен әле бер. әле икенче якта әдәби очрашулар, гастрольләр, мәдәният чаралары үткәрелә Шундый чараларның берсен газетада яктырту өчен кулга командировка кәгазе тоттырдылар Камал театры артистлары, җырчылар, әдәбият әһелләре пароходка утырып киткән Мин икенче көнне самолет белән очарга булдым. Кичке бишләр тирәсендәге рейска билет юллап, аэропортка йөгердем.
Теркәлү башланасы урында халык жыелган. Күрәм, арада кулына зур гына портфелен тоткан—Илдар Юзеев басып тора. Ялда икән Берәр атнага туган ягына да кайтып килергә уйлаган. Мәдәният көннәре чараларында катнашуын да үтенгәннәр Кәефе шәп. хәл-әхвәл сорашабыз.
Шулвакыт диктор тавышы яңгырый: Уфага очу 2 сәгатькә кичектерелә! Техник сәбәпләр аркасында...
Нишлисең, була торган хәл. көтәргә туры килә инде Урам әйләнеп, дөнья хәлләре, әдәбият турында сөйләшеп, вакыт узганы сизелмәде дә Ләкин янәдән әлеге дикторның ялкау тавышы яңгырый -Фәлән-фәләненче рейс белән Уфага очучылар игътибарына! Сезнең рейс якынча иртәнге алтыга күчерелә
—Синең аяк авыр булды, ахрысы,—ди Илдар абый —Нишлибез инде хәзер9 Билетны кире тапшырып китсәң, иртәгә Уфада көтәләр. Өйгә кайтып кунсан- рейска килеп җитәлмәвең бар. Иртүк торып такси ялларга кирәк, үзе самолет бәясенә төшәчәк инде.
Нишләргә кинәш итәсез, дигәндәй, стойка артында угырган сары чәчле, зәңгәр киемле кызый янына киләбез. Безнең алдан гына берничә пассажир сүгенә-сукрана билетларын тапшырып китеп барды. Язмышка буйсынып, көтәргә калучылар да бар әлбәттә. .Алар зур аэропорт залының бер почмагына кереп урнашты
—Ихтыярыгыз,—диде битараф кына, кассада утыручы кызый —Уфа аэропортында метеоусловие начар, көчле томан —Газета хезмәткәрләре икәнлегебезне белгәч, марҗабыз тавышын бераз йомшарта төште —Транзит пассажирлар өчен бездә кечкенә генә кунакханә бар, шунда йоклап чыгарга мөмкин, бәясе кыйммәт түгел
Теләсәгез юллама кәгазе язып бирәм.
—Ах бу матьеё условия дигәннәре... (Шагыйрь рифмасын да тиз таба шул).
Кунакханә дигәннәре аэропорт янында гына бер катлы иске йорт. Тулай торак бүлмәләрендәге кебек, өч-дүрт тимер карават, иске урындыклар һәм уртада бер шып-шыр агач өстәл Башка берни дә юк. Буфет-мазары да күренми Бишәр тәңкә түләп мендәр тышлыгы, одеал һәм башкаларын алып жәйдек тә йокларга яттык.
Төн уртасы булдымы, тан алдымы, нидер кыштырдаган тавышка уянып киттем. Туфли табаны да тыпырдап куйды бугай. Ләкин күз ачылмый. Илдар абый туалетка чыгарга җыенадыр дип уйладым һәм, икенче янга борылып, янәдән йоклап киттем.
Иртәнге бишләр тирәсендә Илдар абый уята:
—Тор, шәкерт, киттек Уфага... ди, Тукайчалап.
Мин солдат кебек тиз генә киендем, юыну бүлмәсенә дә барып килдем. Ә Илдар абый һаман мыштырдый, нидер эзли кебек, карават асларына да иелеп карый. Костюм-чалбарын кигән, тик яланаяк йөри идәндә.
—Бер оекбашны табалмыйм,—ди бу.
—Өеннән киеп чыккан идеңме соң?
—Бөтенләй юләргә санама инде абзанны, Хөсәен..
—Туфлиеңә эләгеп, бәдрәф юлында төшеп калдымы әллә?
—Ә кайда соң ул бәдрәф дигәннәре? Минем анда чыкканым юк ич.
—Ничек инде? Төн уртасында кем кыштырдап йөрде соң?
—Билләһи дим, чыкмадым
—Әллә тычкан, күсе-мазар йөрде микән? Ишек тә ачылмады кебек, ул чакырылмаган кунаклар ишектән түгел, тишектән йөрер дип сөйләнә-сөйләнә, караватларны шудыра-шудыра, без стена буйларыннан идән ярыгын эзлибез. Бер почмакта бармак сыярлык кына тишеккә юлыктык, плинтус очлары да кимерелгән кебек. Тик монда оекбаш кадәр оек сыяр микән Резина кебек сузыла торган ефәк булса бер хәл. Гап-гади «хыбы» бит.
—Яланаяк килдем дөньяга, шулай гына бәлки китәрмен , —дип, Туфан шигырен искә төшерәм.
—Шаяртыр вакыт бетте, Хөсәен, самолеттан калуыбыз бар,—ди Илдар абый, җитдиләнеп,—бир оекны!
—Сынар оекбаш белән мин нишлим? Коллекция җыймыйм ич
Юлда йөрүченең һәрвакыт запасы булырга тиеш. Минем портфель төбендә дә бер пар ята иде. Шуны алып Илдар абыйга сузам.
—Ничә сум тора?—ди абзый.
—Юкны сөйләмәче, Илдар абый, ки әйдә, рейска соңга калабыз!..
Чыннан да, без аэропортка йөгереп барып кергәндә, самолетка утырту төгәлләнеп килә иде инде.
Шуннан сон бер айлап вакыт үткәндер. Оек маҗарасы да күптән онытылган. Беркөнне редакциягә Илдар абый килеп керә. Портфеленнән кечкенә кәгазьтөргәк чыгарып мина суза бу. Ачсам—минем оеклар. Юылган, үтүкләнгән.
—Акчалата бирим дигән идем, хатын шикләнә. Хөсәеннеке диюен хак булса, үзенә илтеп тапшыр, ди. Күсе урлады, дип әйтеп карыйм, ана да ышанмый. «Берәр ана күседә онытып калдыргансыңдыр әле»—дип тәмам тенкәгә тиде.
Кызык та, сәер дә кебек күренде Илдар абый бу минутларда. Кем уйлаган бит сынар оекбашның шундый кәмитләр китереп чыгарасын. Әле һаман да аңлый алмыйм, кая югалды соң ул оек? Күсе урлаган дисән—аның нигә кирәге булды икән дүрт аяклы кимерүчегә?
Хөсәен ӘХМӘТ-ВӘЛИ