Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯ БУЙЛАП


Йоклый кеше. Мендәрдә таралып
Ята чәче, аяк-куллары...
Үлгән дияр идең, ишетелмәсә
Аның тыныч, тигез сулавы.
Йоклый кеше—дөнья мәшәкатен,
Моң-зарларын, гамен онытып;
Төшләрендә җәннәт бакчасыннан
«Бәхет» атлы сәмруг-кош тотып.
Йоклый кеше. Аның иң бәхетле.
Иң илаһи мәле—шул чакта!
Дошманыңмы синең, дусыңмы ул—
Читтән генә соклан. Уятма!
Уңга карыйм—җаным киселеп төшә.
Сулга карыйм—икеләтә авыр...
Әллә нинди генә мәхәббәтсез,
Мәрхәмәтсез, кешелексез дәвер!
Барып сыенырлык кеше тапмыйм...—
Йөрим үзем кеше арасында.
Явызларга һич тә ярап булмый.
Яхшысына (бәлкем!) ярарсың да.
Алу-сату тәхет тота бүген,
Ходай йортыннан да иман качкан.
«Хаталарны таныдык!» дип кенә.
Башлап булмастыр шул яңабаштан.
ШамсияҖИҺАНГИРОВА шагыйре прозой* *Теслемоң*, «Җирсщ», сЯжтыеажмш*
һ 6 китаплар, популяр җырлар авторы Казанда яты
_ ^ ^___ ШӘМСИЯ ЖИЬАНГИРОВА
Кеше хәзер иман җыю түгел,
Акча-байлык җыю белән мәшгуль,
һәр адәмнән соңра калыр нәрсә
Каберең өстенә куйган таш ул.
Ул байлыкны күпме җыеп була?!
Нәфес казаннары һаман тулмый.
...Оҗмахны да бүлешерләр иде,—
Ярый әле сатып алып булмый!
Кинәт кенә дөнья тынып калды...
Әйтерсең лә утын сүндереп.
Карт әбиләр кебек кыштыр-кыштыр
Караватка ятты сүрелеп...
Әле кичә генә шау-шу иде—
Дирижерсыз оркестр кебек
Сайрый иде җирдәге бар кошлар
Берсен-берсе узып, бүлдереп...
Әйтерсең лә кара мөһер сугып.
Кемдер яңа боерык чыгарды:
Дөньяларын онытып сайрамасын,
Туктатыгыз, диеп, шуларны!
...Онытылмаган иде! Киресенчә,
Гөрләп тора иде бу дөнья.—
Мәет чыккан йортка охшап калды
Кинәт, кошлар тавышы тынуга»
Бала чакта, әле һаман истә,
Бәйләгәндә әнкәм кырда көлтә,
«Кул арама керер» диптер инде,
Ала иде үзе белән эшкә.—
Ай урагын салып иңнәренә,
Итәген кыстырып билләренә;
Күлмәгенең бәби итәкләре
Җилфер-җилфер иде җилдә генә...
Кулы белән гел төзәтер иде
Яулык читендәге бөдрәләрен...
Саф-саф булып тезелеп ятар иде
Ул бәйләгән киндер көлтәләре.
Көлтәләрне тезәр иде аннан
Гаскәр-гаскәр итеп чүмәләгә...
«Гөлҗа-а-ма-а-а-л» дип җырлар сузар иде.
Елап алыр иде күрмәгәндә...
Мин дә әнкәм кебек тезеп-тезеп
Сала идем киндер учмаларын...
Ашамый да йоклап китә идем.
Өйгә кайткач, көне буе арып.
Әнкәм һаман мактап торыр иде:
«Кулың, диеп, ятып тора эшкәҷ
Көлтә генә түгел, гомереңне
Яшә шулай тезеп бер тәртипкә».
...Гомер үтә торды. Язмыш миңа
Сынауларны бирде көлтә-көлтә..
һәр учмасын йөрәгемә тезеп.
Яшәп ятам шулай бер тәртиптә..
Бала чактан килә бер сүз,
Ник әйтелгән, кем белә:
«Имән астына кермә, дип,
Имәнгә яшен тия».
Имәннән дә чыдамрак
Агач юктыр югыйсә!
Кая барып сөяләсең,
Имәнгә сөялмичә?!
«Яшен» дигән сүз куркыта,
Аңа сөялү кая!
Яңгыр астыннан чабасың
Йөгерә-атлый-тая...
Имәннәрне ирләр белән
Чагыштырам мин шуңа:
Барып сөялүең була,
Тота да яшен суга...
«Яшен» дигән сүз куркыта,—
Иргә сөялү кая!
Дөнья буйлап йөгерәсең
Йөгерә-атлый-тая...
Бала чакта, күбәләктәй канатланып,
Оча идем кунып гөлдән-гөлгә...
Бик сак кына карап тора иде хәят:
Тия күрмә берүк, тия күрмә!
Канатлары ныгып җитмәс борын
Егылмасын диеп гөл таҗыннан,
Үз канат астына сыендырып,
Әнкәм килә иде гел алдымнан.
Үскәч, очар коштай канатланып,
Гөл таҗыннан күчтем зәңгәр күккә...
Сөйгән ярым миңа иңен куйды:
Болытлардан, диеп, егылып төшмә!
...Инде хәзер очар канат талган,
Гөл дә ымсындырмый, зәңгәр күк тә.
Иң дә куймый беркем һәм әйтми дә:
Егылып китмә, диеп, егылып китмә!..
ШӘМСИЯ ЖИҺАНГИРОВА
Әй, сөю!..
Бу дөньяга бакканым син.
Ялганым вә хакларым син,
Җаным телгән утларым син,
«Әйе»ләрем, «юк»ларым син.
Туры кыйбла тотканым син,
Оттырганым, отканым син,
Чәчемдәге бәсләрем син.
Күземдәге яшьләрем син,
Яшәү тәме, әчесе син,—
Минем белән мәңге бергә яшисе син!
Тот кулымнан, китик әйдә дөнья буйлап!
Бик күңелсез җирдә яшәүләре
Күңеле катып калган кеше белән
НиязАкмал
Мактаналар күпләр, «мин, дип, шөкер,
Бу дөньяда дөрес яши беләм,—
Кулым биреп күрешмим дә хәтта
файдасы тимәстәй кеше белән...»
Шактый яшәп, мин дә әйтә алам
Бу дөньяда, диеп, дөрес яшим,—
Җитәклим дә китәм кулларыннан
Тамганнарны күзләреннән яшен...
Дөнья кыйммәтләре гел акчага
Салып үлчәнгән бу заманада
Онытабыз кеше күңеленең
Байлыкларын үлчәп карарга да...
Мин мөкиббән нечкә күңелләргә,
Иманы—саф, җаны—ап-акларга!
Бу кыйммәтләр тәтеми күпләргә.
Сатып алып булмый акчаларга.
Авыр булыр иде яшәү җирдә
Күңеле катканнар арасында,—
Ярый ла бар әз-мәз шатлыкка да
Сөенә белүчеләр—бала сыман.