Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

1909 ел
6—24 гыйнвар. «Вакыт» газетасы берничә санла рәттән түбәндәге игъланны
биреп барган:
«Шигырьләр көтепханәсе» 7 нче дәфтәр Г Тукай «Печән базары, н\>д яңа
Кисекбаш». Үткен телле, милләтемезнен мәшһүр шагыйрьләреннән Габдулла әфәнде
Тукаев әсәре Күпләп соратучыларга адрес: Казан. -Үрнәк* матбагасы
Назик вә гали хисләр җырлаучы шагыйремезнен ин сонгы гүзәл шигырьләре
бу мәжмугададыр
Казан гавамына мөһим саналган хәбәрләр вә мәсьәләләр бу китапта бик килешле
сурәттә жәмигъ ителеп, бик кызык көленмештер»
14 гыйнвар. -Габдулла Тукаев диваны» исеме белән шигырьләр җыентыгы дөнья
күрә. («Шигырьләр көтепханәсе*ннән 8 нче дәфтәр 3 нче кыйсем, Казан, «Гасыр»
көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы. 48 б , 6000 данә )
20 гыйнвар. «Әл-ислах» газетасы хәбәр итә: «Гасыр» көтепханәсе ачы шы! Ка анда
Екатерининский урамында, Ибраһимовлар йортында
Хөрмәтле укучылар!
Без, ике сәнәгә якын дәвам иткән нәшрият эшеме ше тагын да мөкәммәл сурәттә
тәрәккый иттерергә иҗтиһад итеп, «Гасыр» көтепханәсе исемендә бер китап мәгаэөсе
ачарга мөвәффәкъ улдык Нәшриятым ызга матди вә мәгънәни ярдәмче б) пан
мөхтәрәм укучыларга тәшәккер итеп, көтеггханәмезнен ачылганыны белдерөмеэ
Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шорәкәсе».
«Гасыр» көтепханәсе Тукайнын китаплары дөнья күр\ Һәм .»п.т катнашында
үткәреләчәк әдәби кичәләр турында игъланнарны ми бастырып горган
«Әл-ислах» газетасы хәбәр итә «Габдулла Тукаен шпалы- басылып чыгып сатыш
башлады Киләчәк номерда мөхакөмө ләрж ителер»
3-4 февраль. Тукай Казанга килгәч аралашкан чордашы, япчы һәм гарәп
мәдәнияте тарихы белгече Ш Шәрәф (1878-1938) белән очраша
7—12 февраль. «Вакыт» газетасы «Печән базары яхуд ана Кисекбаш* китабы
дөньяга «чыгу турында кат-кат хәбәр итә
10 февраль. «Күнел» һәм «Васыятем» исемле шигырьләре дөнья күрә
6 март. «Габдулла Тукаев шигырьләре» жыентыгы басылып чыга («Шигырь
көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр 1 нче кыйсем Икенче габгысы Казан, -Үрнәк»
матбагасы, 48 6 . 40(10 данә).
11 март. «Габдулла Тукаев ип ры-tpe» басылып чыга («Шигырьләр
көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр. 2 нче кыйсем Икенче габгы Казан, -Үрнәк»
матбагасы).
26 март. «Энҗе бөртекләре» исемле жыентыгы (Казан, «Мәгариф» кетепмнасе,
«Үрнәк» матбагасы) басы гып чыга
29 март «Пәйгамбәр- шигыре басылып чыта -Лермонтовтан ^ нәрте мән- шп
куелган М Ю Лермонтовның «Пророк» (1841) исемле ошгыренн раЯ
назыйрө рәвешендә язылган романтик шигырь
21 апрель. -Исемлә- дигән шшырс донья к,рә
Астөшермөдә «Б, шигырьне Габдслләтыйф Мостафнн мрафы.ш.ш гелемеэгә
Давамы Башы 8 санда
тәржечә кыйлынган русча бер пьесада күптән түгел генә гыйффәтен җуйган бер
кыз үзенен бәхетле заманнарын сагынып кырлый. Пьеса басылып чыккач укылса,
тәэсире артыграк буяыр»,-ДИГ8И искәрмә бирелгән. Бу пьеса «Жиңел хезмәттә,
лигән исем белән ШУЛ ук елда -Мәгариф- көтепханәсе тарафыннан Казанда И Н
Харитонов матбагасында дөньяга чыгарылган Тәрҗемәчесе-Ләтыйф Мостафа
«Исемдә»не пьесанын төп герое Гайшә җырлый. Астөшермәдә «Бу шигырьнең
мөтәржиме мәшһүр шагыйребез Г Т\каев» дигән сүзләр бар.
29 апрель. «Матбугат каһарманнары» дигән фельетоны «Мин язмадым»
имзасы белән басылган Шунда ук «Номерга төшкән искеләр* һәм «Ишан» лигән
шигырьләре урнаштырылган
26 ман. «Ике кояш» исемле шигырен яза Шигырь беренче татар профессиональ
актриса, Татарстанның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззөтуллина-
Волжскаяга (1892-1974) багышлап язылган. С Волжскаянын Татарстан Үзәк
дәүләт архивында саклана торган альбомында шигырьнең Тукай кулы белән язган
кулъязмасы да теркәлгән.
Җәй. Московская урамындагы (хәзерге Киров урамы) «Москва» номерына
урнаша Монда Тукай бик аз гына торган булырга тиеш. Ул күбрәк «Болгар», «Амур»
кунакханәләрендә яши.
2 июнь. «Йолдыз» газетасы хәбәр итә: «Яна китаплар басылып чыкты Г Тукай
«Алтын әтәч».
21 июнь. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре «Ачы хакыйкатьләр» дигән
гомуми баш астында «Шүрәле» имзасы белән басылган.
21 июнь. «Татарча театр» исеме белән «Хуҗа һәм приказчик» дигән спектакльгә
язылган рецензиясе басылып чыга
һәвәскәр артистлардан аермалы буларак, «Сәйяр» труппасы артистларының
уеннарын мактап, аларның профессионаллар дәрәҗәсендә торуларын әйтә Бигрәк
тә Г. Кариев (1886—1920), Н. Сакаев (1885-1927), В. Мортазин-Иманский (1886-
1937), С Гыйззәтуллина-Воджская (1892—1974) турында сүз алып барып, аларның
тамашачы күнелен җәлеп итәрлек, табигый рәвештә уйнауларын ассызыклый
•Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенен җанлы хәрәкәте вә килешле кыйланышы
вә кирәк урыннарда тосен вә сүзнең тонын үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан
сәхнәгә тамашага тотып кертелгән бер татар бае иде».
24 июнь. «Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында «Бәгъзе зыялыларымыз»
һәм «Татар бае» дигән шигырьләре «Шүрәле» имзасы белән басылган Шунда ук
«Милләтче» фельетоны «Шүрәле» имзасы белән һәм «Гөмберт» имзасы белән
«Безнен заман вә Сәгъди абзый» исемле фельетоны урын алганнар
Җәй. Мәхмүт Дулат-Алиевның (1889—1920) чакыруы буенча, Дулат-Алиеатар
өендә, Яна Бистәдә Мехчылар урамындагы (элек Большая Симбирская дип
йөртелгән) 37 нче йортта 15—20 көн чамасы кунак була Мәхмүт һәм иптәшләре
белән йортның түрендә—печәнлектә йоклый Якын дусты Вафа Бәхтияров та
берничә мәртәбә анын янына барганы хакында яза.
«1909 елнын җәендә шагыйрь Гурьевкада фабрикант Хәсән Акчуриннарда кунакта
була. Хәсән бай татарча да. русча да шактый мәгълүматлы кеше булып, милли
мәдәниятнең барышы белән кызыксынып торган, аны күтәрү хакына акчалата
ярдәм иткән, ара-тирә җәмәгать эшләрендә катнашкан кеше.
Гурьевкада фабрикант Акчуриннарда булып кайтканнан соң, апасы Газизә
Зәбировага хат яза. Хатнын сәфәргә кагылышлы өзеге вафатына бер ел тулу унае
белән басылган мәкалә эчендә китерелгән: «Казаннан бер дә читкә чыкканым юк,
диер идем, ате шул арада гына Сембер ягындагы Хәсән Акчурин дигән фабрикантка
барып, биш кич кунып кайттым Бер дә көтмәгәндә, аңсызлан хәбәр бирделәр-
Мин үзем Казанда да шалапай йөрим Рәтләп киенергә дә, юынырга да өлгерә
алмадым. Алар, әлбәттә, бай кешеләр. Сыйлауларын язудан каләм гаҗиз. Бару-кайту
расходы алардан Шуның өстенә, киткәндә, 50 тәңкә акча һәм киемлекләр биреп
җибәрделәр Бер белмәгән, танымаган кешенең кисәктән шундый хөрмәт күрсәтүе
гажәп түгелме'7 Гажәп булган өчен яздым».
22 сентябрь. «Китап» шигырен яза
86
Г ТУКАЙНЫҢ 125 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
29 сентябрь. «Исемлә калганнарҷ исемле автобиографик хикәясенең кереш
өлешен (мөкаддичә) язып тәмамлый.
«Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең, миннән
тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды.
Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәржемәи хәлемне кыска
гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз
озынга китте.
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шунын
белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның
һәммәсен язасым килде.
Шунлыктан Уральскига килеп житкәнемә кадәр кичердегем хәлләр илә аннан соң
шушы сәтырларны язын утырган вакытыма кадәрле башыма килгәннәрне икесен
ике рисалә итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде» Керешнең азагында Тукай үз кулы
белән «29 нчы сентябрь, 1909 сәнә* дип язып куйган.
27 октябрь. «Әдәбият» исемле шигырьләр жыентыгы («Шигырьләр
КӨТепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр. Казан, «Үрнәк» матбагасы. Беренче битендә
Тукайнын рәсеме дә бар) басылып чыга.
12 ноябрь. «Исемдә калганнар» исеме белән автобиографик әсәре (Казан,
«Үрнәк» матбагасы) басылып чыга. Тышлыкта Тукайнын фоторәсеме бирелгән.
38 б., 4000 данә.
23 ноябрь. «Балалар күңеле» исемле китабы (Беренче жөзьэ Ибтидаи мәктәпләр
өчен шигырьләр мәжмугасы. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н Харитонов
матбагасы)" «Сабах» ширкәте идарәсеннән кереш сүз белән басылып чыга
27 ноябрь. «Кинәш (Чикмә гамь шул нәрсәгә )» шигырен яза
28 ноябрь. «Әдәбият» исемле шигырьләр жыентыгы һәм «Исемдә калганнар»
әсәренең донья күрү унае белән «Вакыт» газетасы игълан итә: «Шигырьләр
көтепханәсоннән 10 нчы дәфтәр» Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде
Тукаев әсәре, шагыйрьнең рәсеме илә.
• Исемдә калганнар»—шагыйрьнең автобиографиясеннән бер өзек (үз каләме
илә язылган тәржемәи хәленнән)*
29 ноябрь. «Кинәш» шигыре басылып чыга
1 декабрь. «Вакыт» газетасы хәбәр итә: «Сабах» көтепханәсе Балалар бәхетенә
зур бер адым Шагыйрь Габдулла Тукайнын «Балалар күңеле» намендәге әсәреннән
беренче жөзьэ басылып чыкты»
17 декабрь. «Теләү бетте» шигырен яза
19 декабрь. «Идел» газетасы хәбәр итә: «Яңа әсәрләр I «Исемдә калганнар»
Г. Тукаев 2 «Әдәбият». «Шигырь мәҗмугаларыннан 10 нчы китап улан бу әсәре
янә Габдулла Тукаевныкыдыр һәр икесе «Юл» көтепханәсе нәшрияты».
20 декабрь. «Теләү бетте» шигыре басылып чыга
31 декабрь. Габдулланың бабасы (әнисенең әтисе) Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы
Әмиров уле (1829 елнын 30 декабрендә туган). Өчиле авылы имамы булып торган.
Өчиле авылы чиратына җирләнгән
1909—1910 еллар. Тукай вакыт-вакыт Казанның Яна бистәсендәге Мәхмүт
Дулат-Алиевлар йортына килеп чыга, кеше күзеннән югалып торып, иҗат эше
белән шөгыльләнә.