БӘЛӘКӘЙ ЗИЛӘ
Их, Каратау түбәсенә менеп йолдызлар җыясы иде Алар бит аннан кул сузымы гына—үрелсәң тотып буладыр. Карангы төндә куркыныч шул. Ай яктыртса бер хәл. Бүреләр бар. ялгыз йөрергә ярамый Күптән түгел генә колхоз малларына ла зыян салганнар ди. Үскәч менеп җыярмын әле ул йолдызларны күп итеп. Әти- әниемне сөендерермен. Йолдызларны җепкә тезеп әниемнен түшенә муенса итеп тагармын, җемелдәп торырлар Әтием дә әнине бик ярата, ана һәрвакыт болын чәчәкләре бүләк итә. Оялып тормыйлар, безнен алда үбешәләр Безгә дә куаныч Бераз уңайсызланабыз, билгеле, бишебез дә хихылдашкан булабыз. Исән генә яшәсеннәр инде. Әтиебез авырый шул. Йолдызлар, әйтегезче. әтиемә нинди дәва сихәт? Эндәшмиләр. Карангы төн уртасында абага чәчәге күрсәң бәхетле буласын диләр. Минем бәхетем—әтием саулыгы! Әй, абага, күрсәт чәчәгенне' Бигрәк куе шул бездә урманнар. Куркыныч. Кара урманнарның иң карасы да безнен яктадыр Нихәтле эзләсәм дә табалмадым мин абага чәчәкләрен Урманнарның кердем уртасына, адашканнарым булды. Әтигә саулык эзләп, үзем югала яздым Авырган килеш әтием мине үзе эзләп тапты
Табалмадык әтиебезгә дәва, табалмадык. Иртә китте ул якты дөньядан, бәгырькәй. Кырык сигез яшьтә... Мина, аның кызы Зиләгә, унике тулып калды
Авылым Нәсибаш Каратау итәгенә урнашкан Матур бездә табигать! Башкортстан бит! Аның яме—Урал таулары гына түгел, елгалары да, урманнары да. Тау очларына эленеп торган болытлары да, җир куеныннан шарлап чыккан чишмәләре дә Шул гүзәллекнең бер кырыена бас та тыңла: тынлыгыңда—бал кортлары скрипка уйный, гөрелтесендә—тракторлар волторна калтыраталар Гомумән, зур бер оркестр симфония башкара, күл һәм тугай камышларында курай мон җилен уйната Күз алдына китерегез: шул тирәлектә кечкенә кыз дөньясын онытып җырлый да җырлый Ул мин. хыялый кызчык—Зиләгез. Каратауга менәм Тавышым каршы тауларга бәрелеп, яңадан кайта. Кызык Ничек алай икән ул? Кайтаваз диләр Инешкә төшәм. суы шулкадәр җылы Әти-әниемнән качып су коенам Ачуланырлар Батармын дип куркалар, һи, сай бит ул, муеннан гына. Ә менә Юрүзәндә коену куркыныч, тирән ул, катырак та ага. Әле йөзә дә белмим. Әти карап торганда мин кыюрак Суга чүгәләп чумам да, бик озак чыкмый торам Күземне ачып су дөньясын күзәтәм Белсәгез икән, шундый матур балыклар яныма килеп ялт-йолт уйныйлар' Рәхәт тә инде шуларны карап утыруы. Өстә борчылып кычкыра башлыйлар Мине батты дип уйлыйлар Шуны сизеп мин судан чөелеп чыгам Кызык ич үзен турында кайгыруларын тоюы
Әтием белән әнием—укымышлы кешеләр. Әти Даян исемле. Бигрәк матур яңгырый, әйеме? Әниемнеке—Нәсимә. Шул хәтле искиткеч исем, килешәсездер? Минем өчен аларнын исемнәреннән дә назлырак исем юктыр сыман дөньяда. Әтием ике белемле: укытучы да, юрист та. Әни дә гомере буе укытучы булып эшләде, мине дә укытты. Өстәвенә әле әти баянда уйный иде, әни—мандолина чиртә. Нинди генә телләрдә җырламый иде әти. хәтта бер тапкыр Осетиягә баргач, аларча да җырларга өйрәнеп кайткан иде. Безнен бөтен гаиләбез музыкага мөкиббән булды: өйдә гаилә хоры да, гаилә филармониясе дә бар иде дисәң ярый. Ләкин мин бик оялчан үстем. Тауларга менеп кычкырып җырлап йөрсәм йөрдем, ә менә өйдә сорасалар.... ишек артына качып, кешегә күренмичә генә җырлыйм. Янәмәсе, радиодан тыңлагыз, ягъни ишек артында радио бар. Соңрак кыюланыбрак киттем. Теләсә кайда, теләсә кайчан җырлый башладым. Өйдә дә, ишегалдында да, урамда да, урманда да... Кунаклар килгәнне гел көтеп торам инде. Чөнки алар килгәч законно җырлыйм. Әти үзе дә куша, кунаклар да сорый. Минем гел шулай җырлап йөрүемнең сәбәбе дә бар. Безнен өйдә һәрвакыт классик музыка яңгырап торды. Пластинкаларда дисеңме, радиодамы, сонрак магнитофоннан уйнаттык. Русланова, Поль-Робсон җырлары белән җенләнеп бетә идек. Колакка гел музыка кереп торгач, җырламый хәлен юк. Мин катгый рәвештә үземә җырчы булам дип сүз бирдем. Әйткәнемчә, көн-төн җырлыйм. Өйдәгеләр интегеп беттеләр. «Житәр, үкермә, улама!»—диләр. Ә мин һаман—иртәдән кичкә кадәр сайрыйм. Өйдә—мич чикерткәсе, урамда—чыпчык, бакчада—сандугач! Аптырагач, мине бәрәңге бакчасына терәлеп үскән каенлыкка куып чыгардылар. Анда каен башына менеп җырлыйм. Инде миңа бәрәңге төбенә өяргә дә кушмыйлар. Олаксын әнә урманына, сайрасын шунда тончыкканчы!
Беркөн шулай апаларга бәрәңге алырга бардык. Тамагым җырлап аңкауга ябышкач су эчәсем килеп бер савыттан әчерәк, компот эчкән идем. Әллә нәрсә булып чыкты ул... Кәефем күтәрелде. Өйгә кайтышлый урамда бертуктамый җырлаганмын. Апа:
—Җырлама, адәм хурына калдырасын бит, әнә, көләләр,—дип тә әйтеп карый икән, ә мин аның саен катырак җырлыйм икән.
Инде бу җырлауларымнан, сонрак, әтиемнең дә саруы кайный башлады бугай. Чамасын югалтканмын ахры, әти:
— Минем башыма җырлый бу,—дип әйтә торган иде.
Шулай бервакыт әтиемнең бик матур көзгесе каршында җырлыйм. Кырыйлары бизәкле. Киноларда гына күргәнем бар иде андый затлы әйберне. Әй, артистланам, әй, көязләнәм, кулларымны күкрәкләремә җәеп җибәреп... Кулларымны айкап җибәргән идем, көзгем өстәлдән очты да төште идәнгә. Тәмам чәлпәрәмә килде! Ах, ни әйтерләр инде? Ачуланып тормадылар тагы. Әти: «Бәхеткә булсын!»—диде.
Саташып җырлап йөри торгач, бер мәлне урманда адаштым. Дөньямны онытып әллә кая кереп киткәнмен. Көчкә эзләп таптылар. Карангылар төшеп беткән иде инде.
Әйткәнемчә, безнен өйдә гел музыка яңгырап торды. Итальянча җырлап, төрле халык җырларын өйрәнеп үстек. Радиодан берөзлексез «Маяк» радиосы сөйләп торды. Әбием Фәхрибану да классик музыканы бик ярата иде. Бабам Мәхмүт шулай ук үз чорынын алдынгы кешесе булган. Зур укытучы иде, диләр аны. Ул Габдулла Тукай 170
Әниемнең бер сабагы |
кинәше белән Башкортстанга килгән Тукай ана: «Мәхмүт, бар син ул якларга, халыкка ан-белем тарат!»—дигән. Бабамнын белеме чыннан да тирән булган-Казан укытучылар семинариясен рус теле, әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлаган Хезмәтләре өчен аны Калинин үз кулы белән «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләгән Тирә-яктз авторитеты зур, абруйлы кеше икәнлеге анын авылдашыбыз, булачак бөек язучыбыз Нәкый Исәнбәтне үлем җәзасыннан коткаруында да чагыла Нәкыйга аюлар армиясенә хезмәттәшлек күрсәтүдә гаеп тагыла. Моны белеп бабам Кызыл Армия командирына бара һәм аны фажигалан коткара. Үзенен язмышын куркыныч астына куеп, менә шунтый батырлык эшли бабам.
Башлангыч мәктәптә, әни классында укыган чак. Дәресне начар әзерләп килгәнгәме, әни мина «икеле» куйды. Шулхәтле кәефем китте. Хурлык. Үз әнием бит. үз әнием, үз баласына!.. Өйгә кайткач урын өстендә яткан әтием:
—Нәрсә булды, кызым?—дип сорады.
—Әни икеле куйды.
Әти икеле алуымнын сәбәбен сорап тормады, әни кайткач беренче сүзе шул булды
—Нәсимә Мәхмүтовна, нишләп син Зиләгә түбән билге куясын"’ Рус кызларына югары билге куюыңны беләм. Бүтән Зиләбезне кимсетмә, яме!—диде
Мин читкәрәк киткәч, әниемнең әтигә үз балабызга мәктәптә корырак булырга кирәк, яклау-мазар булырга тиеш түгел дип сөйләгәнен ишетеп тордым.
Әтием бик ярата иде шул үземне.
Әтием үз хәлен анлапмы, әллә чыннан да музыка белеме бирү нияте беләнме. күп балалы гаилә булуыбызны исәпкә алып, мине район үзәгендәге интернатка бирделәр. Монда хор дәресләре, фортепиано, вокал күнегүләре үткәрелә иде Башта мине баянда уйнарга өйрәтеп маташтылар Баян авыр, зур Мехын бер якка тартып төшерәм дә. шул арада көйне уйнап куерга өлгерәм Аннан пытылдатып мехын җыям. Гел шулай интегеп өйрәнәм Карап-карап тордылар да, булмый бу дип балетка өйрәтмәк булдылар Әти, аягыңны тегеләй ит, болай ит, ди. Мин, балетка бармыйм, дим. Карыша торгач, күнделәр Котылдым балеттан.
Әти барысына да өйрәтә инде. Ноталарны да белә бит Русча җырлар да өйрәндек.
«Ты. синичка, где была?
Где ты гнездочко свила?
Интернатта режим Эксперименталь тәрбия бирәләр Иҗат төрле яклап тәкъдим ителә Анда мал-гуарларыбыз да бар. бакчабыз да. Үзебез карыйбыз, тәрбиялибез, үстерәбез
Авылга кайткач, апама урыс җырларын ике тавышка җырларга өйрәтәм Бер концертта шулай җырлап халыкны шаккатырырга булдык Тамашачы көлә генә «Бәй. болар җырлый белми бит. икесе ике якка аерылып киттеләр ич,—диләр.
Соңрак ике тавышка җырлауның матурлыгын авылдашларыбыз да аңлый башладылар
Мин җиденче класста укый идем. Әтием урын өстендә. Хәле авыр. Мине чакырып алды да:
—Кызым, шифоньер өстендә бер тартма бар, шунын астында сина кирәкле адрес ята. Бер елдан сон шул адрес белән Уфага барырсың, яме!—диде.
Бер елдан сон әтиемнең шул сүзләре искә төште. Адресны алып Уфага бардым, музыка училищесына укырга кердем. Әнигә дә әйтеп тормаган идем. Авылга хат килеп төшкән. Почтальон: «Сөенче, Нәсимә, сөенче! Кызын укырга кергән!—дигән хәбәрне әнигә җиткергән. Әни. «Нишләп әйтмәдең, кызым, укырга керүенне?—ди. Үзенең сөенече йөзендә, күзләрендә.
—Әни,—мин әйтәм,—әгәр керә алмаган булсам, сиңа нинди борчулар китерер идем. Менә хәзер икебез дә шатланабыз.
Шулай итеп, унбиш яшьтә училищега кердем.
Бер кызык хәл сөйлим әле. Аны сөйләү бераз оят та инде. Ярар, сүз башлагач, туктап калмыйм. Резеда апам белән кәҗә сөте эчәсебез килеп китте (ул миннән ике яшькә олы). Без бит урлап эчәргә маташабыз. Бер зур кәҗәбезне тоттык та, саумак булабыз. Тик тормый, нәгаләт, сөзә. Тр-р, хайван! Ул тыпырчына бирә, апа тегене астан кармалый. «Кая сон моның имчәге?»—ди.
Тәкә булып чыкты бу. Хур булдык. Ярый әле берәү дә күрмәде. Сөйләмәгән булсам, сез дә белми идегез.