Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ

 

Мин Муса Жәлилнен алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр. дим. хәзер күхзәремне бәйләп. Европа кырларына кертеп җибәрсәләр. Польшаны Шопен моннары буенча. Германияне Бах органынын югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән янгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә. Идел буйларына килеп чыгар өчен мина Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка...

Сибгат ХӘКИМ

Салихны көйләр чишмәсе дип атыйсы килә. Ул көйләрне ничек иҗат итим дип газапланмый, ә күнелендәгесен тизрәк ноталарга салу, язып өлгерү мәсьәләсе генә аны борчый төсле тоела иде. Шуңа күрәдер, әсәрен симфоник оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый иде. ә һәр музыка коралы өчен турыдан- туры партияләр яза иде. Аннан соң театрның ноталар китапханәчесе Мөхәммәт Яушев һәм мин әлеге партияләрнең дубликатларын күчереп яза идек. Мөхәммәт Яушев һәм Мөхәммәт Йосыпов икесе дә скрипкачылар иде Икесе дә Салихнын якын ярдәмчеләре, гомерләре буе анын кулъязмаларын—ноталарын күчереп язучылар, анын дуслары иделәр

Мансур МОЗАФФАРОВ

Салих Сәйдәшев—драма спектакльләрен музыкалаштыру, музыкаль оформление эшләүнең соклангыч осталыгына ия булган композитор Күренекле драматургларыбыздан Кәрим Тинчурин. Таҗи Гыйззәт бу осталыкны тиз күреп алдылар, нык тойдылар һәм үзләренең байтак сәхнә әсәрләрен композиторның талантын күздә тотып яздылар. Салих Сәйдәшев исә алар белән уртак хезмәттә рухи баеды, үткен карашлы художник булып үсте, шул ук вакытта ижатташ дусларына да күп нәрсә бирде, аларны музыка дөньясына алып керде.

Салих Сәйдәшевнен тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра Кин танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда.

Нәжип ҖИҺАНОВ

Салих Сәйдәшев үзе ижат иткән эпоханы тоя белде, үз халкы психнкасынын нигезенә үтеп керә алды һәм ин мөһиме—бу халыкның рухи тойгыларын музыка чаралары белән аңлатып бирде Аның новаторларча кыю рәвештә яна формалар, янача янгырашлы моннар эзләвенең тамыры алда әйтелгәннәрдән килеп чыга да инде Татар халкының музыкаль үсеш дәрәҗәсенә нигез салган Салих Сәйдәшев сәнгатенең бетмәс-төкәнмәс әһәмияте дә шуннан килә

Композиторның мирасын өйрәнеп утырганда. Салихнын музыкасындагы чиксез байлыкка хәйран каласың Нинди иркен һәм кин колачлы ул.' Һәм шул ук вакытта тирән монлы да! Классик җыйнаклык һәм мәгънәвилек өстенә форма белән шулкадәр иркен эш итү осталыгын гына карагыз сез анын! Бернинди артыклык, ясалмалылык юк. технологиясе бәрелеп торган урыннарын да таба алмыйсын

 

Александр КЛЮЧАРЕВ