Логотип Казан Утлары
Публицистика

2011 ЕЛДА ДИНИ БӘЙРӘМНӘР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР

 

МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1432-1433 ҺИҖРИ ЕЛЛАР

5 гыйнвар—Сәфәр ае башланган көн.

30 гыйнвар —Һижрәт кичәсе көне Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең гуган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәжбүрн күчеп киткән, һижрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елнын 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һижри ел исәбе башлана

15 февраль —Мәүлид бәйрәме Ин зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла

3 июнь—мөселман календаренда изге саналган Рәжәб аенын беренче көне Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаж, гомрә хажы кылына.

9 июнь—Рәжәб аенын беренче жомгасына каршы кич—Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

29 июнь—Мигьраж кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә—Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигьраж уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.

2 июль—дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче ай—Шәгъбан ае башлану көне.

15 июль—Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге кон Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

  1. август—чират изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда ин кадерле кичә—Кадер кичәсе

29 август—Гайдел-фитыр Ураза бәйрәме

  1. ноябрь—Гарәфә көне Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне
  2. ноябрь—Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме Ин зур мөселман бәйрәме Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән

7, 8, 9 ноябрь—Тәшрикь көннәре Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан сон. Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүнәр әйтәләр

26 ноябрь 1433 ел. яна мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

5 декабрь-Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыилар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

  1. декабрь Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һижри, 922 нче милади ел).

Төзүче-мөхәррир

Хажн Абдулла ДУБИН