ЯҢАЛЫКЛАР
ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘРЛӘР
Татарстан Президенты Рөстәм Минне- ханов Коньяк Уралда эш сәфәрендә булып кайтты Сәфәр барышында ул. Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревич белән Чиләбе торба прокатлау заводында булды.
Соныннан губернатор резиденциясендә М Юревич белән булган очрашуда Р Миңнеханов. Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәрен, заманча җитештерүләрне һәм Чиләбе өлкәсенең куәтле потенциалын күрде, дип белдерде. Республика башлыгы губернаторга һәм анын командасына өлкәдәге татар җәмгыятенә булышлык иткәне өчен рәхмәт җиткерде Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде Анда шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2011-13 елларга чаралар беркетмәсенә имза куелды
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессының Чиләбе өлкәсе бүлеге активистлары белән дә очрашты. Р Миңнеханов. оешма активистларын сәламләп. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы эшчәнлеге Татарстаннан читтә яшәүче татарларның иң актив хәрәкәтеннән берсе булып тора, диде Ул Конгресс җитәкчесенең нәтижәле эшен дә билгеләп үтте. Президент. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар үз мәдәниятләрен һәм милли гореф-гадәтләрен саклый алсын өчен, республика төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырды
Соныннан Президент Р Миннеханов һәм губернатор М. Юревич Татарстан сәнгать осталары концертын тамаша кылды.
Екатеринбург шәһәрендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестиваленең гала-кониертында төрле төбәктән 500дән артык башкаручы катнашты Анда Татарстаннан да ансамбльләр чыгыш ясады.
Президент Рөстәм Миннеханов шәһәр губернаторына. Свердловск өлкәсендәге татар җәмгыятенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга да рәхмәтен җиткерде. «Түгәрәк уен»ның зур бүләгенә Омск өлкәсенең «Наза» ансамбле лаек булды. Р Н. Миңнеханов Свердловск өлкәсе «Сардарья» коллективына чит ил маркалы микроавтобус алырга сертификат тапшырды.
МӘДӘНИ ТӨРЛЕЛЕКТӘГЕ
УРТАКЛЫКЛАР
Төркиянен Кайсери шәһәрендә Европа берлеге Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Мәдәният һәм мәгариф комитетының чираттагы утырышында Европа төбәкләренең мәдәни, фәнни һәм гуманитар өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.
Комитет сессиясендә рәислек иткән Конгрессның Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф комитеты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин мәдәни төрлелекнең Европа өчен дә. шулай ук Россия өчен дә мөһимлеген искәртте.
Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Ислам конференциясе оешмасы каршында эшләп килүче Россия Федерациясенең даими вәкиле Камил Исхаков һәм Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов озатуында Истанбулда Ислам тарихы, сәнгать һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәгендә (ИРСИКА) булды.
Республика Дәүләт Советы Рәисе очрашу һәм сөйләшүләр барышында ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен әфәндегә Татарстан җитәкчелеге исеменнән тирән ихтирам сүзләрен җиткерде. Абруйлы ислам оешмасы генераль директоры үзенен җавап сүзендә парламент рәисенә ИРСИКА тарафыннан “Татарлар: тарих һәм цивилизация" дигән хезмәтнең бастырып чыгарылуын хәбәр итте
Ислам фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчеләре белән әнгәмә барышында 21 майны Болгарда ислам динен ирекле кабул итү көне буларак билгеләү турында Дәүләт Советы ТР Законын кабул итү сәбәпле. ИРСИКАнын бүгенге Россия Федерациясе территориясендә ислам динен кабул итү датасы мәсьәләсен өйрәнү турында башлангыч килешүгә ирешелде
ТЕЛЕ БАРНЫҢ—ИЛЕ БАР
27-30 сентябрьдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларынын татар этно-мәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең V Бөтенроссия съезды узды
Анда 38 төбәктән 450 милләттәшебез катнашты. Пленар утырышта делегатлар
алдында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады Ул милли мәктәптә, мәгариф өлкәсендә бара торган үзгәрешләргә тукталды
- Әлеге үзгәрешләрнең үзәгендә, әлбәттә инде, укытучы, мөгаллим тора,—диде парламент җитәкчесе. Сүздә юк, педагог, тәрбияче, кин эрудицияле, тирән белемле, инновацион технологияләрне үз иткән, актив тормыш позициясендә торган абруйлы шәхес булырга тиеш! Бу уңайдан Татарстанда педагогның дәрәҗәсен югары күтәрү өчен өстәмә чаралар күрелә. Укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү, яшь мөгаллимнәрне мәктәптә калдыру өчен матди кызыксындыру күздә тотыла Республикабыздагы бөтен мөгаллимнәрне дә шәхси компьютер, ноутбуклар, татар телен укыту буенча электрон программалар белән тәэмин итү буенча да махсус акция уза.
Съездда докладлар белән ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльмет- динов. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни мохта- рияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Ульян өлкәсе мәгариф министрлыгының баш белгече Федосья Улендеева, ТДГПУ ректоры Рәдиф Жамалетдинов һәм башкалар чыгыш ясады
Алар татар мәктәбен, гомумән, халкыбызның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу, илебезнең төрле төбәкләрендә милләттәшләребез белән эшне тагын да җанландыру, милли педагогик кадрларны әзерләү һәм аларнын белемнәрен үстерү турында фикер алыштылар Съездда каралган мәсьәләләр буенча резолюция кабул ителде.
ТАТАР КИНОСЫ БАР
VI халыкара Казан мөселман киносы быел мәркәзебездә 15-19 сентябрь көннәрендә үтте Фестивальнең конкурс программасына 21 илдән 51 фильм тәкъдим ителде Шуларнын 14е тулы метражлы, 17се документаль, 10сы кыска метражлы һәм 10 анимация картиналары
Шәһәребезнең «Родина», «Мир». «Органик» кинотеатрларында казандылар һәм килгән кунаклар бу фильмнарны бушлай карады
Мөселман илләрендә төшерелгән фильмнар арасында аеруча «Бибинур» (режиссеры Юрий Фетинг) дигәне зур уныш белән барды Биредә төп рольне Г Камал исемендәге театр артисты Фирдәвес Әх- тәмова уйнады һәм ул фестивальнең ин яхшы хатын-кыз ролен башкаручысы булып танылды Димәк, татар киносы булачак һәм аның нигезе бар
КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы Муса Жалил исемендәге республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурс башлану турында хәбәр итә. Әлеге бүләк ике елга бер тапкыр. Татарстанның 30 яшькә җитмәгән талантлы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән узган аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга һәм ижат берләшмәләренә тапшырыла Бу премия сәнгать, фән. мәгариф. тәрбия үсешенә өлеш керткән өчен бирелә. Шулай ук Муса Жалил исемендәге бүләккә яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, яшьләр программаларын тормышка ашыручы затлар дәгъва итә ала Бер премия 100 мең сумны тәшкил итә Конкурска дигән иҗат эшләрен Муса Жәлил исемендәге премия бирү буенча комитетка агымдагы елның 20 декабреннән дә сонга калмыйча юлларга кирәк булачак.
ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ МИРАСЫ
Казанда ике көн дәвамында «Россия һәм якын чит илләрдә яшәүче мөселман ха- лыкларынын рухи мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция эшләде Анда танылган ислам белгечләре. Россия, БДБ һәм кайбер ерак чит илләрнең. мөселман уку йортлары вәкилләре катнашты Алар арасында Ислам дөньясы университетлары федерациясе генераль секретариаты җитәкчесе Мостафа Али һәм Марокко патшалыгынын Россиядәге илчесе Абделкадыйр әл-Ашхаб та бар иде
ТР Министрлар Кабинстынын югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе җитәкчесе Булат Яһудин «Шәрекъны өйрәнү һәм көнчыгыш телләрне укыту республиканың берничә югары уку йорты һәм мәгариф үзәкләрендә тормышка ашырыла»,—дип белдерде ТДГПУ ректоры Рәдиф Жамалетдинов үз чыгышында хөкүмәтнен мөселман мәгарифе традицияләрен үстерүгә аеруча зур игътибар бирүен ассызыклады. «Соңгы елларда без Россия һәм Татарстанның белем бирү һәм фәнни өлкәләрдә төрле мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуның шаһитлары булдык»,—диде ректор. ТДГПУнын ислам тарихы һәм мәдәнияте алкәссндә белгечләр әзерләү мөмкинлеге зур Безнен уку йорты беренчеләрдән булып Ислам дөньясы университетлары федерациясе әгъзасы булды Әлеге федерация генераль секретариаты җитәкчесе Мостафа Али. борынгы ислам цивилизациясенең башка цивилизацияләр. телләр барлыкка китерерлек нигезе барлыгын искәртеп узды РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Мөселман халыклары рухи мирасы дигәндә, еш кына тар карашларга юлыгабыз Ислам цивилизациясенең тирәнгә киткән һәм бай тамырлары ныклап өйрәнүне таләп итә-.—диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус Фаиз дә анын сүзләрен хуплады «Динне фәнни күзлектән өйрәнү мөмкинлеге туды».— диде
ул.
Мөселман халыклары рухи мирасы турында сөйләшү секция утырышларында да дәвам итте
КЫТАЙДАН ХӘБӘРЛӘР
Киләсе елда Кытайда узачак Универсиада вакытында Шэньчженьда Рус-татар йорты эшләячәк Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хәбәр итә Күптән түгел министр Рафис Борһанов җитәкчелегендәге республика делегациясе Шэньчженьда төзелүче Универсиада объектларын карады. Ике яклы сөйләшү барышында ябылыш тантанасына бәйле мәсьәләләр дә каралды Мәгълүм булганча, әлеге тантанада Татарстанга Универсиада әләмен тапшырачаклар.
Кытайнын Хунань педагогия университеты белгечләре Казандагы аерым телләрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләрендә кытай телен дә укытырга тәкъдим итә. Бу турыда ректоратның чираттагы утырышында КФУ ректоры Илшат Гафуров та белдерде. Хунань университеты югары уку йортында кытай теле укытучысы өчен өстәмә ставка булдырган.
КАМАЛ ТЕАТРЫ УФАДА
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Башкортстанда чираттагы иҗат сәфәрендә булды Шушы зур театр бәйрәме башлану белән театр сөючеләрне котларга Татарстан вице-премьеры—мәдәният министры Зилә Вәлиева килде. Гастрольләрне ачу тантанасында чыгыш ясап, ул барлык тамашачыларны да. артистларны да бәйрәм белән котлады. Министр ике туганлаш республиканың төп театрларының ижади дуслыгы уңышлы дәвам итүен ассызыклап, киләчәктә дә шулай булачагына ышаныч белдерде
Г Камал театрының Уфага ижат сәфәре уңаеннан Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина да котлау сүзләрен житкерде. Аннан сон чыгыш ясаган Г Камал театры директоры Шамил Закиров. театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. М Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Рәис Исмәгыйлев артистларны да. театр сөючеләрне дә тәбрикләде Алар Уфага күптән көтелгән күркәм бәйрәм килүен әйттеләр һәм гастрольләрнең уңышлы үтәчәгенә ышаныч белдерделәр
Казандылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына 9 спектакль тәкъдим итте. Алар арасында “Яшь йөрәкләр". “Курчак туе". “Диләфрүзгә дүрт кияү"."41нен арбалы хатыннары". "Дивана". "Тәкъдир". “Мылтык", "Бәби". “Люстра" спектакльләре бар.
Бу сәфәрнең тагын бер үзенчәлеге—гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар драматург, шагыйрь, жырчы. композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итте. Г Камал театры тамашалары Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелде.
КОМПОЗИТОР КИЧӘСЕ
25 сентябрьдә Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композитор Шамил Тимербулатовнын 60 яшьлек юбилеена багышланган музыка кичәсе узды Анда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры һәм ТР дәүләт камера хоры чыгыш ясады.
Шамил Тимербулатов—бүгенге көндә актив иҗат итүче танылган композитор- ларыбызнын берсе Аның оркестр өчен язылган әсәрләрендә һәм инструменталь концертларында татар халкының күркәм музыкаль традицияләре гәүдәләнеш таба Композитор музыкасын фортепианода Асия Корепанова, скрипкада Евгений Ба- лаянц. органда Лада Лабзина, аккордеонда Сергей Антонов, бәрмә уен коралларында Идрис Сабиржанов. җырчылар Мөнир Якупов. Зилә Сөнгатуллиналар башкарды Концертта Шамил Тимербулатовнын хор. солист һәм оркестр өчен "Ялкынлы хәтер" симфония-ораториясе. фортепиано белән оркестр өчен 2нче концерты, скрипка һәм оркестр өчен 1нче концерты, шулай ук аның "Жцңүнен хатын-кыз йөзе" симфониясе һәм фортепиано белән оркестр өчен "Минем Казаным" концерты яңгырады
Шул кичәдә Шамил Тимербулатовка "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирелү турында указ игълан ителде. Язучылар исеменнән юбилярны Татарстанның халык шагыйре Равил Фәй- зуллин котлады.
ГЫЙБАДӘТХАНӘЛӘР БӘЙГЕ ТОТТЫ
Казан Ратушасында шәһәрнең ислам һәм христиан дине гыйбадәтханәләре арасында уздырылган смотр-конкурста ин әйбәт дип табылганнары игълан ителеп, аларнын җитәкчеләренә Казан шәһәре мэры һәм әлеге конкурс комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды
Тантанага рәислек иткән шәһәр башкарма комитеты аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арсланов сүзләренчә. республика башкаласында 177 дини оешма исәпләнә, шуларнын 85е мөселманнарныкы. 83е—христианнарныкы. 2се—иудаистларныкы. Ice—кришнаитлар- ныкы. Ice—будда дине тарафдарларыныкы Ә инде гыйбадәтханәләргә килсәк. Казанда 102 дини объект бар. шуларнын 52се христиан монастырьлары һәм чиркәүләре. 47 мәчет. 1 синагога. 1 кришна гыйбадәтханәсе. Шул рәвешле. Казан гыйбадәтханәләр саны буенча Россия Федерация-