Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨНГЕ МӘҖЛЕС

 

Илдә ачлык хөкем сөргәндә, кешеләр йөзәрләп ачтан үлгәндә, шешенеп үлмәс өчен бәндәләр агулы арыш ашап, меңәрләп кырылганда халыклар атасы Иосиф Виссарионович Сталинның Мәскәү янындагы җәйлек йортында төнге мәҗлес кызганнан-кыза бара иде.

Дәстарханда ниләр генә юк! Ит, бал-майны әйтәсеме’’ Анда кыздырылган мәрсин балыклары, кызыл-кара уылдыкның исәбе-кадере юк. кемдер үз өлешенә куелган күркә ите өстенә тәмәкесен басып сүндергән. Каганович зур кисәк бозау итен аяк астына төшергән дә, аны иелеп алырга иренеп, итне эчкәрәк тибеп маташа. Кайсысыдыр банан кабыгын аяк астына ташлаган.

Кинәт почмак куышындагы кечкенә оркестр тантаналы көй уйнарга тотынды. Бу—аягүрә бастырып кыздырылган чучканын табынга чыгасын аңлата иде. Менә НКВД тарафыннан сайлап алынган яшь-гүзәл кызлар бер-бер артлы залга чыга башладылар. Һәр төпсәдә кызыл төскә кергән бер чучка, чучканың авызында яшел салат яфрагы. Чучка китерүче хезмәтче кызларның берсе идәндәге банан кабыгына басып, таеп егылды, тирә-якка дөге, макарон чәчелде. Кызның итәге ачылып китте Һәм кыздырылган чучка баласы кызның ялангач ботлары арасына төште Әйтерсең дә егылган кыз чучка баласы тудырып ята. Кемдер аты-юлы белән сүгенде, кайсылары эче катып көлә башлады.

Табын янында бөтен политбюро, Мәркәзи комитет (ЦК). Һәр урындык ияле. Ләкин һәр мәжлес саен өстәл тирәли куелган урындыкларның өчесе буш кала килә, соңарган берәр кеше шул буш урынга утыра калса, Сталин кара көя, грузинча нидер мыгырданып

— Мондарием мокла датви! Ац-хара, тахо маца!—дип куя

Буш урыннарга утырырга ярамаганлыгын бөтен политбюро белә һәм беркем дә ул урынга угырырга җоръәт итми.

Мәжлес ахырына таба Сталин һәрвакыт ипи йомшагыннан түгәрәк ясап, шул өч буш урынга ата, ипи ядрәсен урындыкка тигерсә елмая, тигерә алмаса, үзенчә сүгенә иде

— Мокла датви!

Берия анын ни әйткәнен анлый: сунарчы аюны атып үтерде! ди иде Сталин Кем ул сунарчы? Сталин үземе? Кем ул аю?

Сталинның ни өчен өч урынны буш тотканын берсе дә белми, хәтта бөек шымчы, җанкыяр Берия дә белми иде.

Сталин ул өч урын кемнәрнеке һәм ни өчен аларнын урыны буш икәнен яхшы белә.

«Ленинны мин сызланудан коткардым,—дип уйлый Сталин.— Горькийны да үпкә авыруыннан азат иттем, аларнын хафаланганнарын күрүе бик тә кызганыч иде: Ленинга өч өлеш морфий, Горькийга бер конфет җитте».

Сталиннын кан дошманнары Троцкий, Бухарин, Зиновьевлар... Алары әллә ни түгел иде. Бухарин белән Зиновьевны ул монда, Лубянкада аткарачак. Троцкийны Мексикада чүкетәчәк. Ләкин алардан да куркынычраклары бар иде.

Беренче буш урын Кировныкы. Мәрхүм Киров (беркатлы адәм) ЦК секретарьлыгына булган яшерен сайлауда үзе җыйган тавышларның Сталинныкыннан күбрәк икәнен белгәч, кинәш сорарга дип Сталин янына керде.

—Слюшай, Сережа! Зачим ани тебе, отдай мне!—дип, Сталин Киров тавышларын да үзенә алган иде.

Сергей Миронович һичкарусыз үз тавышларын Сталинга сонды. Бу серне бер Киров кына белә иде һәм ул,бердәнбер шаһит буларак, шәһид китте. Анын урыны буш тора.

Ипи валчыклары беткәч, Сталин Киров урындыгына карбыз кабыгы ата башлады.

Икенче буш урын татар юлбашчысы Вахитовныкы иде. Аһ, шул татар мәсьәләсе! Татарлар күп, татарлар белемле, татарлар актив. Ул чакта Сталин әле беркем дә түгел. Ләкин ул шахмат тактасына бар фигураларны да чыгарып куйган. Вахитов мәһабәт, белемле, затлы-зыялы нәселле татар. Сталин аны кара мыеклы, чандыр, озын буйлы, белемле татар булганы өчен сөймәде. Вахитов исән чакта Сталинга юллар ябылачак иде. Ленин Вахитовны Сталинга караганда якынрак күрә, ана ышана иде. Казанга ак чехлар кергәч, Сталин яшертен генә үз кешесен Казанга юллады. Яшерен агент Вахитовнын башын кисеп, Мәскәүгә алып кайтып, Сталинга тапшырды дигән имеш-мимешләр йөри.

Карбыз кабыклары Вахитов урынына өелә башлады. Имеш, Сталин Вахитовнын баш сөяген алтын белән тышлатып, шәраб касәсе ясаткан икән. Хәзер цинандали шәрабы салып эчә торган кадеһнең эчендә, имеш, Вахитовнын баш сөяге.

Аһ, шул милли мәсьәлә! Татарлар хокук таләп итәләр. Әнә, беркөнне Сталин янына Кырым татарларыннан, башкортлардан, мишәрләрдән аерым-аерым делегацияләр килгән. Һәр берсе үзенә аерым республика, аерым милләт буларак, дәүләт сорый. Керәшененә чаклы: мин аерым милләт, безгә дә дәүләт кирәк, ди.

Сталин күп уйланды бу турыда. Чыннан да, әллә сон барысына да автономия өләшергәме? Аерым милләт булып, кыр талашып бетсеннәр шунда. Әгәр дә Сталин аларнын һәрберсенә аерым-аерым дәүләт бирсә, эш харап Аларнын телләре уртак, мишәренен аерым обкомы, керәшеннең аерым обкомы, аерым фәннәр академиясе, аерым театрлары булып, бер татар халкының җиде берәмлеге: Кырым АССР, Керәшен АССР, Башкорт АССР. Мишәр АССР, Татар АССР, Типтәр АССР, Нугай АССР булыр иде. Слишком жирно будет для татарвы.

—Мишәр, керәшен дигән милләт юк!—диде Сталин.—Мишәре дә, башкорты да, керәшене дә халыкча, шулар бөтенесе бер татар халкын тәшкил итә. Россиядә урыстан кала ин күп халык татарлар булачак.

Вакламыйк без татарларны. Бердәм халык булсыннар!

Шаккаттылар татарлар Сталинның бу сүзләренә! Нинди алдан күрүчәнлек, нинди кин күңеллелек, халыклар атасы татарлар турында кайгырта, аларны бердәм итеп, олы милләт итеп күрергә тели!

Һәм делегацияләр берләшеп:

—Яшәсен халыклар атасы бөек Сталин!-- дип зәнрләнгәнче акырдылар.

Татарларны исенә төшергәч, Сталин елмайды. Бу елмаю: өттем татарларны, дигәнне аңлата иде.

Өченче урын Солтангалиевнеке. Бусы тегеләренә караганда да куәтле шәхес иде. Озын гәүдәле, төз, укымышлы Солтангалиевне беренче күрүдә үк Сталин ошатмады. Ленин вафатыннан сон советлар илендәге канлы еллар әнә шул Солтангалиевтән башланды да. Солтангалиевкә бәйләгән булып, Сталин татарның аңын, башын, тарихын, әдбиятын, музыкасын кисеп ташлады. Соловки, Себер, Магадан лагерьлары татар зыялылары белән шыгрым тулды.

Сталин Солтангалиев урындыгына әстерхан чикләвеге кабыкларын ата башлады. Өч урындыкны да чүпләп тутыргач, халыклар атасы алдындагы цинандалины үз кадеһенә коеп, куе мыегы аша сөзеп кенә бер-ике йотым шәраб эчеп куйды, ул да мәжлестәгеләр дә шактый кыза бара иде.

Төнге мәжлестә яһүде дә, хахулы да, урысы да. грузины да—бар да бар, ләкин татар гына юк иде. Татарларның урыны буш тора. Әллә сон Шәехзадә Бабич әүлия булганмы? Ул бу турыда 1916 елда ук иблис турындагы поэмасында язды лабаса.

Һәр шәһәрдән, һәр авылдан—карьядан. Бар да килгән, бер дә килми калмаган; Бар да килгән, хатын, кыз, карты, яше. Тик мөселман җеннәреннән башкасы

Шул сәгать чуклар, флаглар торгызып, һәр флагка: «Яшә, иблис!»— дип язып, Әллә нинди зур барабаннар кагып.

Быргы, торба һәм сыбызгылар сызгыртып, Кызларыннан «марсельезалар» җырлатып Ду килеп мәркәз урамнан йөрделәр

Хуҗанын ун ягында бөтен сугышларда да оттырган, булдыксыз, ләкин Сталин кулыннан маршал дәрәҗәсе алган Ворошилов, сул тарафында ике күзен дүрт итеп, дошманын чагарга әзерләнгән зәһәрле җылан—Берия, атка атланып, кылыч айкап, танкларга каршы халыкны үлемгә күтәргән кеше, аракы чөмергән саен күпереп торган мыегын учы белән туктаусыз сыпыра-сыпыра маршал Буденный утыра. Каганович та затлы коньягын уртлап-уртлап куя да. өстәл астындагы ит кисәгенә тибеп-тибеп ала, кызык булмаса да көлә, кызганыч булмаса да жылап алгалый иде Хрущев ин аргы башта, ул кызыл чигешле ак күлмәгенең якасына кереп бетә язган, һорилкага үрелгәндә киң җиңе чөгендер салатына кереп-кереп чыга Аның моңа исе китми, һорилканы эчкәч, җиңендәге чөгендер измәсен ялап, суырып куя.

—Микита!—дип кычкырды Хуҗа.

—Слушаюсь, Иосиф Виссарионович!—дип Хрушев аягына калкып, буен сындырды.

—Давай нам гопака!—диде Хуҗа.

Оркестр гопак көен суза. Хрушев хәлдән тайганчы гопаклый. Сталин
елмая. Аһ, Сталинның елмаюы! Аны кем генә сурәтләп бирә алыр икән9 Хрушев әлсери, анын биюне дәвам итү мөмкинлеге төкәнгәнен Сталин бик яхшы белә, ләкин юри туктатмый. Бу юлы Хрущев үз хәленең мөшкел икәнен сизеп:

—Арыдым, Ио ... сиф... Висс...

Сталин һаман елмая. Аһ, ул елмаю! Кызыктан түгел, бию ошаганнан түгел, Хрушевны ул сөйми, сөймәсә дә мәҗлесенә чакыра. Хрущевны ул аксыл чырайлы, кашсыз йөзендә төк чыккан миннәре күп булганга сөйми, ни урыс, ни хахул, ни кацап булганына күрә ул аны яратмый иде.

—Прадалжай!—диде Хуҗа.

Ләкин Хуршев дәвам итә алмады, урынына барып егылды. Сталинның иблис елмаюы юкка чыкты, ул:

—Ял ит!—диде.

Хрушев урындыгына җайлашып азапланганда Сталинның кырыс тавышы ишетелде:

—Пад столом отдыхай!

Хрушев һич карусыз өстәл астына кереп утырды.

Сталинның кычкырып көлгәнен берәүнең дә күргәне булмады. Хәтта милләттәшләре Берия белән Орджоникидзе алдында да ул көлмәс. Ләкин төнге типтерешләрнең азагына таба ул бераз җеби төшә һәм кызык уеннар уйлап чыгара торган иде. Әйтик, салаттагы чөгендер шакмагын алып, берәрсенен чыраена чәпәү дисеңме! Бервакыт кычкырып көлә башлагач, Ворошиловның ерык авызын тозлы кыяр белән томалап куйган иде. Тын океан селедкасы белән берәрсенен яңагына чабу дисеңме, барысы да Хуҗаның бу уенына түзә, кызык булмаса да көлә иде.

Шулчак Хуҗа төчкерде, бөтен ЦК бердән:

Сәләмәтлек телибез!—дип кычкырды. Өстәл астыннан Хрущевның:

—Яшәсен бөек Сталин!—дип чинаганы ишетелде.

—Чык, Микитка!—диде дә, Хуҗа тагын төчкерде.

Ул уң кулы белән битен каплады, озак кына имән бармагы белән борынын каезлап маташты, аннан нидер тартып алып, ике бармагы белән әвәли башлады. Борын кәрәзе ядрәгә әверелде.

Хрушев өстәл астыннан чыгып үз урынына утырды, ул уңайсыз елмая, авызын ерып көләргә маташа. Шулчак Сталин борын ядрәсен Хрушев тарафына чиертеп җибәрде, ядрә Хрущевның ачык авызына керде-китге. Никита Сергеевич тончыкты, йөткерергә тотынды, барысы да шаркылдап көлә башлады, Сталин да беренче тапкыр кычкырып көлә иде. Ах, анын көлүе! Цинандалидан бүртенгән чыраенда иблис чаткылары уйнап алды, аның мыек очлары да зәһәр көлүгә манчылган иде. Мыек астыннан ямьсез тешләре күренде, бу көлү түгел иде, бу мәкернең ыржаюы иде. Берия сизенде мондый ыржаюдан сон Хуҗадан миһербан көтмә. Бу чыннан да шулай булып чыкты. Сталинның ерык авызы шундук йомылды, мыек очлары үз урынына кайтты. Ул кәбестә салаты өстендәге зәйтүн орлыгын алды, орлыкны Каганович тарафына ыргытты, Каганович очып килгән зәйтүнне һавада чакта ук авызы белән тотып, чәйни башлады. Лазарьнын эквилибристлыгына ЦК таң калды. Алкышлар яңгырады. Ләкин Хужа көлмәде. Иосиф Виссарионович Кагановичны яһүдлеге өчен күрә алмый иде.

Сталин тамак кырды, мәҗлес шым булды.

—Мин!—диде Хужа шом тулы аваз белән,—Сезне айгылдап көлеп утырыр өчен җыймадым бүген...

Бөтен ЦК кинәт айныды.

—Илдә ачлык!—диде Сталин салмак кына.

Анын бу салмаклыгында меңләгән вулкан ята иде.

—Балалар сынык ипигә тилмерә! Ә сез монда тыгынасыз. Лыкынганчы эчәсез! Өч кеше туенырлык итне өстәл астында типкәләп йөртәсез!

Бу мизгелдә: бомба төшсен иде бу йорт өстенә дип теләгәннәр аз булмагандыр. Дәһшәтле башлам иде бу.

—Ни өчен мин әйткәннәр үтәлмәде?..

ЦК дәшми, Политбюро авызын йомып, икенче урыннан тын алып утыра. Шомлы тынлыкта Сталинның салмак-дәһшәтле тавышы ишетелде.

—Ни өчен сез дәүләтне талап, халыкны алдап, тәккә ашап ятасыз, әрәмтамаклар!., —диде Хуҗа.

Башлар өстәлдәге ашалып бетмәгән чөгә балыклары өстенә иелгән. Каганович пеләшен каплар өчен чигә чәчен озын үстереп, шәрә урыннарны капларга тырышкан, әмма юеш чәч ишелеп, балык ризыгына төшкән, Кагановичнын пеләше ялтырап тора иде. Ворошиловның башы янтаеп, диңгез кәбестәсе салатына яткан. Хрущевның башы пеләш түгел түгелен, ләкин аның аксыл чәче ерактан күренми, Хрушев та пеләш сыман. Бөтен Политбюро чәчсез иде.

Иелгән башлар түбәсенә карап алганнан сон, Сталин дәвам итте:

—Кемнең кем булуына карамастан, партийныймы ул, партиясезме, хәрби кешеме, гражданскиймы, Советлар Союзы Героемы, үлемгә хөкем ителәчәк!

Шулчак Хрушев аягүрә басып, яшелле-күкле аваз чыгарып

—Яшәсен иптәш Сталин! Яшәсен гадел Хужабыз!—дип кычкырды да башын янә өстәлгә салды. Әйтерсең лә ул жәллад балтасына башын куйды.

Сталин канәгатьсез генә Хрушев тарафына карап алды да дәвам итте:

—Җинаятьчеләрдән алынган байлык халык файдасына күчерелергә тиеш.

Тагын тынлык. Сталин салмак атлап, өстәлне әйләнеп чыкты. Гасырга бәрабәр мизгел иде бу.

—Ни өчен шәһәргә икмәк килеп җитмәде?—диде СалинНи өчен халык ачыга ? Кем гаепле?

Берия тамак кырды:

Кхым, иптәш Сталин!—диде күзлекле җылан.— Икмәкне игенчеләр әзерләргә тиеш иде.

— Кайда ул иген өчен җаваплы кеше, кабахәт?—дип кычкырды Сталин.

Берия Хрушев тарафына ымлады

—Мин җаваплы идем, иптәш Сталин?—диде Хрушев.

—Ни өчен халык ач калды? Җавап бир, әрәмтамак!

—Сез кушкан буенча икмәк вакытында өлгерде, иптәш Сталин...—дип башлады Хрушев —Сез боергач, җир быел мул уныш бирде, шөкер Көшелләрдә икмәк бурсый. Тау-тау ипи чери, Мәскәүгә озатырга дип тутырылган капчыклар яңгыр астында калып, кыза башлады.

Сталин учы белән өстәлгә сукты, Хрушев тотлыгып туктады.

—Бу кешенең мал-мөлкәтен алып, үзен атарга!—диде Сталин.

Хрушев юан гәүдәсенә кире пропорциональ, нечкә тавыш белән җылый башлады:

—Иптәш Сталин,— диде бичара —Икмәкне бездән кәрван килеп алырга тиеш иде Без көттек, һаман көтәбез, кәрваннар һаман юк. Бездән икмәк сорап килүче булмады.

—Кем транспорт башлыгы? Кем кәрваннарны әзерләргә тиеш иде?—диде Сталин янаулы тавыш белән.

Берия Микоянга ияк какты. Микоян калыкты. Микоянның борыны бөтен йөзен каплаган иде.

Икмәк ташучы кәрваннарны мин әзерләргә тиеш идем,—диде Анастас.

—Кушылган буенча син шәһәргә берәр йөк икмәк китерттеңме?

—Юк. Иосиф Виссарионович!—диде Микоян.

Сталин Микоянны әрмән булганы өчен яратмый иде.

—Мал-туарын алып, Микоянны хәзер үк атарга!

Бу әмерне ишеткәч. Анастасның болай да озын борыны тагын да салына төште, борын аның авызын каплады.

—Иптәш Сталин,—диде Микоян, ләкин әрмән борын сүзләрне тышка чыгармый иде, Микоян ун кулы белән борынын бер кырга кыйгайтып, тавышын иреккә чыгарды:—Иптәш Сталин! Сигез йөз дөя, мен алаша, өч йөз ишәк, ун состав йөк машиналары әзерләттем. Өч мен чыбылдык, унбиш мен капчык суктырдым. Тутырып куйдык. Ләкин сазлык аша юл салынмаган. Кешеләр басма аша йөри, басмага бер дөя керсә, суга бата. Мин икмәкне суга сала идем. Сез урман аша таш юл салырга боердыгыз. Без шул юл төзелгәнен көтеп ятабыз. Юл салынып беткәч, чапкын килеп мина хәбәр итәргә тиеш иде. Кәрван көтте, чапкын килмәде.

—Чапкын?—диде Сталин. —Кем ул чапкын?

Берия Будённыйга төртте. Буденный калыкты:

—Мин ул, иптәш Сталин.—диде маршал.—Мин гаепле түгел, таш юл салынып беткәч кенә мин юлга чыгарга тиеш идем. Юл әле салына да башламаган.

—Кем жавалы таш юл өчен?—диде дәһшәтле Хужа.

Берия әйтте:

—Орджоникидзе!—диде.

Мыегына ияреп Орджоникидзе аягына басты да:

—Минем гаебем юк, Иосиф Виссарионович!—диде.

Сталин-Джугашвили Берия белән Орджоникидзены грузин булганнары өчен яратмый иде. Чөнки аларнын икесенең дә фамилияләре артында «швили» кушымчасы юк иде.

Сталин өстәлне ураганнан сон, табын буйлый арлы-бирле йөренә башлады, төребкәсенә «Алтын руно» тәмәкесе төяргә тотынды. Шырпы сызып төребкәсен кабызды, бер-ике суырып алды да әйтте:

—Ә кем гаепле сон монда? диде.—Кем? Дәүләтме бу, әллә бер-бер кыргыйлар жәмгыятеме? Кем халык турында кайгыртыр? Әйт, Серго, кайсыдыр ки, син Орджоникидзе!

—Таудан таш кисәргә мина кушылган иде. Ташны кисәр өчен кеше кирәк, эшче куллар кирәк. Ташчылар сорап, мин Ворошиловка бардым. Сталиннын әмере бар, дидем. Ләкин маршал Ворошилов мина бер генә солдат та бирмәде. Сталин түгел, Ленин үзе килсә дә бер солдат та бирмим, диде.

Ворошиловның ирен өстенә ябыштырылган мыек кисәге борын тишегенә кереп китә язды. Ул куырылып килде дә күкрәге белән өстәлгә ятты. Хужа Ворошиловны урыс булганы өчен сөйми иде.

Сталин төребкәсенен сабы белән Ворошилов тарафына төртеп:

—Кабахәт син, Климентий!—диде.

Ворошилов торып үрә катты.

—Синворошило! Ворошиш-ворошиш да доворошишься! Синен күтенә шило, Ворошилов! Әмеремне үтәмәгән кешене Колыма көткәнен син белмисеңмени, Ефримыч? Серго ялганлыймы?

—Дөрес әйтә Серго,—диде Ворошилов Мин шулай дип әйттем.

 

ТӨНГЕ МӘҖЛЕС__________________________________________________________________________

Сталин төребкәсен Воршиловнын башына сугып кага башлады, кайнар көл Ворошиловның пеләш башына коела, ул нишләргә белми, үрсәләнә, чәбәләнә.

—Асарга! Буарга! Тереләй күмәргә Ворошиловны!—дип кычкырды Хужа.

Ворошилов кайнар көлне сыпырып төшерде дә аракыда чылатылган тастымал белән башын каплады. Анын чырае сызланудан битәр катыргыга китү куркусыннан сытылган иде.

—Иптәш Сталин!—диде Ворошилов.—Ышанычлы милләттәшен Берия миңа яшерен боерык китерде. Бер генә сакчыны да, бер генә солдатны да таш кисәрга алмаска. Сталинга һөҗүм әзерләнә, диде. Аны сакчысыз калдырырга ярамый, диде.

—Лаврентий!—диде Хужа.

Бериянен бөкшәйгән гәүдәсе калыкты.

—Синең арканда икмәк килеп җитмәгән! Сине атарга хөкем итәм! Хәзер үк!—диде Сталин.

—Иосиф Виссарионович,— диде Берия —Мин шундый боерык бирдем, дөрес. Чөнки мин: сезнең җанны сакларга алынган кеше. Әгәр дә солдатларны таш кисәргә алып, сезне саксыз калдырсам, илебез генералиссимуссыз кала иде.

Сталин урынына утырды, ул уйда иде:

—Алайса, кем гаепле соң, кемне атарга?—диде ул үзалдына:— Минеме? Халыкның ач калуында мин гаепле булып чыгам. Мине атыгыз! Әмерем шул!

—Сез гаепле түгел, Иосиф Виссарионович!—диде Берия.—Сезне үтерү куркынычы булмаса, һичшиксез, мин гаскәрне тауга таш кисәргә юллаган була идем.

Сталин тагын аягына басты, Берияга карады:

—Миңа кем яный?—диде.—Кем соң мине үтерергә җыена?

—Халык!—диде Берия.

—Димәк, гаепле табылды!—диде Сталин һәм тагын ипи валчыгын әвәләргә тотынды, берсен— Кировка, икенчесен—Вахитовка, өченчесен Солтангалиевкә томырды. Ядрәләрнең барысы да буш урындыкларга барып тиде.

Сталин авызын киң җәеп шаркылдап көлде дә әйтте:

—Күпләп кулга алулар башлагыз!—диде — Беломорканалны төзеп бетерегә кирәк!