Логотип Казан Утлары
Бәян

ЛОТФУЛЛА СОЛДАТ

 

1907 елның июль азаклары иде... Көннәрнең берсендә Эстәрлебаш авылы никрутларын ак патшаның солдат хезмәтенә озаттылар...

Эстәрледән тугыз олау белән утыз ике никрут Себер тимер юлынын Әкчүн стансасына чыкты. Жамали староста белән Гафур писер никрутлар белән хушлаштылар.

—Ярар, егетләр! Ак патшага әйбәт хезмәт итеп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!

Арбалар буйлап үтеп егетләрнең кулларын кысып чыктылар.

—Күрешергә язсын исән-имин кайтып!

Әкчүн стансасында ал арны поезд вагонына төяделәр.

Уфада атна буена кандала ашатып яткач, бер кичне, алты никруттан торган команданы Лысак фамилияле унтер-офицер Уфа тимер юл вокзалына алып төшеп вагоннарга утыртты да, Харьков каласына алып китте. Алты никрут арасында Лотфулла Зәйнуллин белән Карагыш авылыннан мишәр егете Кәшшаф Гималетдинов та бар иде. Калган дүртесе—урыслар.

Ике тәүлек дигәндә Харьковка барып төштеләр. Тимер юлда, хезмәт урыннарына үтеп барган никрутларны стансаларда ашату оештырылган икән. Беренче иртәне үк балчык кәсагә салып биргән кәбестәдән пешерелгән ашны Кәшшаф кулындагы агач кашык белән бутап карады да, янында утырып ашый башлаган Лотфулланың бөеренә терсәге белән төртте:

—Лотфулла! Бу кәбестә шулпасының ите дә бар бит. Әллә теге тырышып йөгерә торган хайванныкы инде?

Әйткәнен анлап бетермичә, Лотфулла ашавыннан туктап Кәшшафка карады:

—Нинди тырышып йөгерә торган хайванны сөйлисең син?

—Без, мишәрләр, дуңгызны шулай тырышып йөгерә торган хайван дибез

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН (1933)— язучы, галим, техник фәннәр докторы; «Полковникны озату», «Ник ямансу бу көзләр?», «Агыйделнең аръягында...» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
бит. Йөгерә башласа бик тә тырыша бит инде ул йөгерергә. Коръән безгә аны ашауны тыйган бит.

—Аша биргәнне! Урыс хезмәтендә бит син хәзер. Урыста солдатлыкта. Әсир төшкән мөселман кебек без хәзер. Нәрсә бирсәләр, шунын белән тукланырга тиеш. Әсирлектә чучка ите ашау гөнаһ саналмый. Синен белән минем кебек урыс солдаты булган мөселманга, ул әсирлек белән бертигез. Котылып кайткач ашарбыз елкы итен, казылыкны вә һәм дә сарык итен. Аша биргәннәрен.

—Син еппәрәсен генә. Әллә монарчы да син ул нәстәнен итен ашаганын бар идеме?

—Күрше нимес Мердер алпавытта ел ярым ялчылыкта эшләгән идем мин. Шунда ашаттылар миңа дуңгызның итен дә. салосын да.

Кәшшафетдин тәүлектән артык ач барганнан сон гына, җирәнеп кенә булса да, урысның ши дигән ашының башта шулпасын гына эчте. Харьковка килеп җитеп, кызыл кирпечтән Холодная Гора дигән урында салынган өч катлы солдат казармасында атнага якын яшәгәч, урыс никрутларыннан калмастан. урысның чучка итеннән һәм кәбестәдән пешерелгән ашын, үзләреннән дә тизрәк ашап бетерергә өйрәнгән иде инде

Харьковта тагын поезд вагонына төяделәр дә. дангыр-донгыр китереп, селкетә-селкетә алып та киттеләр

—Кырымга! Керчь каласына!—диде унтер-офицер Лысак — Хезмәтегез Керчь каласыннан унбиш чакрымда дингез ярына салынган крепостьта булачак. Ул крепость Кара дингез белән Азов дингезе кушылган җирдә, Керчь бугазында урнашкан. Яр артиллериясе крепосты ул. Ике йөз еллар чамасы элегрәк төрекләр салган крепость ул.

Кәшшафетдин Лотфуллага пышылдады.

—Нәстә була ул татарча монын крипыс дигәне?

—Кальганы урыслар крипыс диләр. Ике дингез кушылган җирдә яр артиллериясен куярга ясалган булырга тиеш. Диңгездән барган карабларга ата торган урын булырга ошаган

Солдат хезмәтенә. Кырымның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Керчь кальгасына барып эләккән татар егете Лотфулла Зәйнуллиннын кайсы җирләрдә хәрби булганын яхшырак аңлау өчен Кырым ярымутравы һәм Кырым ханлыгы, аның тарихы турында бераз мәгълүмат биреп үтик

Татар кешесе буларак та һәм үзешчән тарихчы буларак та бер тарихи мәсьәләне аңлап бетерә алмыйча һәм аны чишә дә алмыйча бик озак еллар чишәргә тырышып яшәдем мин. һәм. 1990 елның декабрь аенда, шул мәсьәләне чишәргә мина ике Кырым татары ярдәм итте Ай-Петри тавы астында. Ялта—Севастополь автоюлы кырында, кышкы әче салкында, тәмәке басуына «самозахват» ясап кереп авыл сала башлаган татарлар иде алар! Ул авыл хәзер Кырымдагы ин матур авылларның берсе Ай-Петри тавы астында ул авыл. Ай-Петрине урыслар Ай-Бөдрәне үзгәртеп атаганнар Башы бөдрә аның Ә инде турыдан диңгез ярына төшсәң, анда Караиз исемле бик матур курорт урнашкан.

Ринат Аблаев һәм Әмир Мәҗитов исемле иде ул татар егетләре

Ә мин чишә алмаган мәсьәлә менә мондый. Урыста бөек патша булган Петр I Воронеж каласында дингез кораблары төзү өчен бик зур верфьлар оештырган. Максаты—Кара диңгезгә чыгу һәм шундагы җирләрне урыс дәүләтенеке итү. Чынлап та. Воронежда кораблар төзиләр һәм көньякка зур поход оештырып. Азов һәм Кара диңгезләрен, шундагы җирләрне яулап. Русия итү башлана. Тарихта бар мәгълүмат буенча Петр I Азов крепостен алуга ирешә. Һәм

Штурм белән алган Азов кальгасын шартлатып җимереп, туздырып
Кара һәм Азов диңгезләрен яулап алуны ташлап Русиясенә гаскәре белән кире кайтып китә Петр. Кара һәм Азов диңгезләрен һәм шундагы җирләрне басып алу сугышларын туктата. Ни өчен туктата?

Русиядән күпкә көчле булган Швециягә каршы сугыш башлап, егерме елдан артык сугышып, аны җиңеп карел-финнар җиренә Санкт-Петербург кальгасын салган, Балтыйк диңгезенә чыгуга ирешкән. Зур җиңү! Ә ни өчен Азов кальгасын алгач ташлап Русиягә кайтып китә! Ә ул бит Петр I! Гади урыс патшасы гына түгел. Ул һәрвакыт үзенең максатына ирешү өчен бер нәрсә алдында да туктап тормастан, күп югалтулар аша да барган да барган. Тик алга гына һәм чит җирләрне яулап алырга! Сугыша- сугыша Русиянен барлык халыкларын хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшереп, бик күпләрен сугышларга тыгып юк иткән. Һәм күп җирләрне яулап алгач, иң күп фаҗигане Петр I татарларга китергән.

Кырымлы дуслар белән сөйләшкәндә шундый сорау бирдем мин аларга.

—Ни өчен Петр I Азов кальгасын алгач, Төркия белән сугышуын туктатып, яулап алган җирләрне ташлап, Азов кальгасын җир белән тигезләп, җимереп кайтып киткән, һәм Кара диңгезгә, Азов диңгезенә башкача чыгарга омтылмаган. Ни өчен?

Алар сөйләгән сүз минем өчен көтмәгәндә янымда гына зур авиабомба шартлагандай булды. Бу турыда менә язып утырам, һәм мин язганны укыган татарларның күпчелеге мине очраткач бер үк сорауны бирәчәк:

—Син язуын язгансын ла ул, ә синең шушы язганыңа документың бармы? Документың булмаса, синең болай язарга хакың юк.

Куликово сугышы турында Русиянең бер генә документы да юк. Хәтта Куликово Поле дигән урыны да юк, анда казып тапкан бер генә кылычы да, ук башы да юк, тимер кисәге дә юк. «Побили татарина Мамая» дип урыслар алты йөз елдан артык шапырыналар. Мин хөрмәт иткән язучы Марсель Галиев бар. Миңа искитмәле бер фикер әйтте ул. Шуны түкми- чәчми язам һәм мин язганнан соң ул Марсель Галиев әйтеменә әвереләчәк. Менә ул җөмлә:

—Зәки абый! Берәр кеше турында мактап язсаң, безнең татар синнән сораячак: «Шулай дип мактап язгансың. Шулай дип язарга синең документын бармы? Ә инде менә син берәрсе турында яманлап, ямьсез иттереп язсан, синнән берәү дә документ сорамаячак. Безнең татар, әгәр син урыска ошамаслык итеп язсаң, сине бетереп туктый. Куркак без!» Һәм Марсельныкы дөрес.

Менә мин Петр I турында язам һәм күпчелек татар бу язганны кабул итмәячәк. Безнең татарның күпчелеге куркуыннан, үзенә-үзе файда да чыгара алмый дөнья йөзендә!

Мин, ни өчен Петр I башкача Кара диңгезгә чыгарга тырышмаган дигән сорауга, һич тә көтмәгәнне сөйләделәр. Елмайдылар: «Бар ул турыда документ! Петр I нен Кара диңгез ярларыннан гаскәре белән сугышны туктатып кайтып китүенең сәбәбе бар һәм ул бик зурдан. Без ул турыда беләбез.»

Азов кальгасын алганнан сон Петр I сугышны киңәйтеп, тагын да ныграк итеп һөҗүмнәрен оештыра. Вә ләкин, һич көтмәгәндә сугышны туктатып башкача көньякка килеп тә карамый.

Эш шунда: Кырым татарлары төнге операция оештырып, разведка мәгълүматларын файдаланып, Петр I патшаны төнлә чатырыннан урлыйлар Атларга атланып килеп, төнлә белән һөҗүм итеп! Һәм Петр I не әсио итеп Кырымга альт кайтып китәләр. Бакчасарайга барган чакта Алмалык исемле бик матур һәм зур авыл бар. Шунда яшереп тоталар урыс патшасын
жир астындагы таш савытта. Ике айдан артык. Урыслар Кырым ханына киләләр, «күпме телисез шул кадәр алтын-көмеш бирәбез, патшабызны азат итегез!»—диләр. Кырым ханынын жавабы кыска:

—Юк. Алтыныгыз да, байлыгыгыз да кирәкми. Үз кулы белән язып, үзенең мөһерен сугып, Төркиягә дә, Кырымга да беркайчан каршы сугышмаячакмын. Кара һәм Азов диңгезләренә башкача басып алырга килмим дип безгә документ бирсен. Шул документны эшләсә, без аны бернинди алтынсыз да бирәбез сезгә. Алып кайтып китегез Сезнең ул патшагызның шуннан сон безгә кирәге юк. Үзегезгә булсын! Әгәр дә инде шундый документны Петр I эшләмәсә, язмаса, кул куймаса. мөһерен басмаса, без аның башын чабып, сез урысларга тапшырырбыз. Гәүдәсен дә, башын да аерым аерым итеп!

Урыслар әйтеп карыйлар:

—Алай иткәнче сез аны Төркия солтанына тапшырыгыз!

Әмма ханнын жавабы кыска була:

  • Шушы көнгә кадәр без, татарлар, бер генә әсирне дә Төркиягә бирмәдек! Сатуын сатабыз әсирләрне базарларда, анысы була торган эш. Сез дә шөгыльләнәсез андый сәүдә белән. Ә Петр I не без беркемгә дә бирмәячәкбез дә, сатмаячакбыз да. Башкача монда килеп йөрмәгез. Безнен шартны Петр үтәсә, үзебез илтеп бирербез аны сезгә!.

һәм Петр I, Кырым ханынын шартына буйсынып, үз кулы белән язып, мөһерен сугып, Кырым татарларына шундый кәгазьне тоттырган, тапшырган.

Сорыйм егетләрдән:

—Белмисезме, ул документның язмышы ничек икән бүген? Бар микән ул бүген дә?

Миндә дә татар каны бит: «документыгыз бармы???»—дим!

Икәүләшеп баш селкиләр, елмаеп җавап бирәләр:

  • Бар андый документ бүген дә. Стамбулда үзәк архивта саклана Аны күргән, укыган галимнәр бар Кырым татарларыннан. Тик Советлар Союзыннан, урыстан төрекләр бүген дә бик нык куркалар. Документның үзен дә, копиясен да бирмиләр безгә. Бөек Петр I нен бу бит дөнья мәсхәрәсе!!! Мәсхәрә бит бөтен Жир шарына!—Кырым татарлары Петр Великийны әсир итеп урлап алып киткәннәр төнлә белән чатырыннан. Төнлә белән. Һәм алтын да алмыйча, бушка чыгарып җибәргәннәр артына типкән кебек итеп. «Бар кайтып кит Русиянә! Башкача монда киләсе булма!»

Русия сонрак. Әби патша заманында, Кырымны яулап алмады, алдалап Русиягә кушты.

Риза Фәхретдиновнын «Асар» әсәреннән алынган фикерне дә китерик әле монда. «Бик күп цивилизацияләнгән илләрнен тарихлары мифлар, риваятьләр, легендалар, телдән телгә күчеп килгән имеш-мимешләр, кабер ташларындагы мәгълүматлар, кәгазь кисәкләрендә теркәлгәннәр буенча языла. Күп вакытта вак-төяк тә бай тарихи мәгълүматлар бирә. Хакимият тик үз файдасына язган архив документлары белән чын тарих язылмый беркайчан да. »

1768—1774 елларда Төркия белән Русия арасында барган сугыш туктатыла. Ул сугыш Русиянен жинүе белән тәмамлана. Петр I башкара алмаган Кара һәм Азов диңгезләрен яулап алуны Әби патша—Екатерина II башкарып куя. Болгариядә, Силистр исемле каладан ерак түгел Көчек-Каинажар исемле авылда Русия белән Төркия арасында солых төзелә. Бу 1774 елның 10 июль көне була. Керчь. Яна Кала, Кинбург крепостьларын Русиягә бирә Төркия һәм Кавказдагы Кабарда җирләре тоташы белән Русия карамагына күчә
Кара һәм Азов диңгезләре бугазлары Русия өчен ачык дип игълан ителә. Тик әле диңгезләр үзләре Русия карамагына бирелмиләр

«1783 елда Кырым Русиягә кушыла!!!»

Барлык тарихи мәгълүматларда Кырымның Русиягә кушылуы турында тик шушы җөмлә генә бар һәм . Кырымда барган сугышларның берсендә яшь офицер Михаил Кутузовның яраланып сынар күз белән генә калганы турында фактлар гына язылган. Башкача Кырымны яулап алу турында бер тарихи факт та юк. Ни өчен?

Кырымның Русия тарафыннан йотылуында иң гаепле кеше—соңгы Кырым ханы. Ул миллион алтынга кызыгып комсызлык күрсәтүе аркасында Кырым ханлыгын югалта. Урыслар ханга берничә миллион алтын акча тәкъдим итеп, Төркия белән сугыш барган чакта Кырымга, вакытлыча дип урыс гаскәрен кертүгә ирешәләр. Солых буенча Төркия белән сугыш тәмамлануга урыс гаскәре Кырымнан чыгып китәргә тиеш була. Хан булып ханнар да ахмаклык эшләүгә сәләтле була икән! Исең китәр! Хан бит ул!

1774 елда Төркия белән сугыш тәмамлана. Ә урыс гаскәре сугыш беткәч Кырымнан чыкмый һәм чыгарга уйламый да! Урыслар—Кырымда, ә Кырым белән Гәрәйләрдән булган хан һаман идарә итәргә тырыша. Кырым татарлары төзелгән солых буенча урысларның Кырымнан чыгып китүләрен таләп итә башлыйлар. Менә шул баш күтәргән Кырым татарлары белән бәрелештә татар Котдус нәселеннән булган Михаил Кутузов күзен югалта. Әби патша боерыгы белән, Кырымдагы барлык гаскәрләр белән командалык итәргә, тотылган Пугачевны Самара каласыннан Мәскәүгә сак астында тимер читлек эченә утыртып, бикләп алып кайткан Александр Суворов җибәрелә. Соңрак «бөек полководец» итәләр Суворовны урыс патшалары. Суворов та—татар морзалары нәселеннән чыккан шәхес. Искиткеч тырышлык һәм ерткычлык белән урысның яулап алу сәясәтен уздырган ул.

Урысларның төзелгән солыхны үтәп Кырымнан чыгып китүләрен таләп итү—сугышчан, көрәшчән Кырым татарларының урысларга каршы кораллы кузгалышы башлана. Суворов командалыгында урыс гаскәрләре татар авылларына басып кереп, дүрт йөздән артык авыл муллаларын Кырымның Алупка дигән шәһәренә җыялар. Һәм 1782 елның җәендә шул муллаларны, Суворов боерыгы буенча, муеннарына таш бәйләп, Кара диңгезгә батырып үтерәләр. Чөнки урыска каршы торуны муллалар оештырган була. Кырым халкы куркып, баш күтәрмичә, тынып кала. Кырымның соңгы ханы үзенең башкаласы Бахчасарайны ташлап, чит илгә—Франциягә—эмиграциягә чыгып китә. Һәм атаклы Кырым ханнары Гәрәйләр нәселе Париҗда юкка чыгып бетә, югала, ханлыгыннан мәхрүм кала. Ул нәселнең юк-бар очлары Парижда әле дә булса бар бугай.

Кырымны «тынычландырган» Суворов Санкт-Петербургтан яңа боерык ала: «Кырымнан гаскәрең белән чыгып, Кара һәм Каспий диңгезләренең Кавказ тауларының төньягында урнашкан далалар буенча үтеп, аннан сон Әстерханнан алып Самара каласына кадәр Идел-Суның (урысларның булачак «Великая Волга»сы) ике яры буйлап гаскәр белән үтеп, нугайларның шундагы барлык авылларын, анда яшәүчеләрне тоташ юк итәргә!» Русиягә Кырым ханының һәм Казан ханлыгының союздашы, аркадашы булган нугайларны халык буларак Суворов гаскәре юк итеп, 1782 елда зур поход белән үтә.

1783 елда Кырым Русиягә кушылды дип патшабикә указы игълан ителә Петр «Великий»ны кумир итеп яшәгән Иосиф Сталин 1944 елның май аенда Кырымнан сөргенгә озатып, «Кырымны басурман татарлардан азат итә». Татарлар бүген дә үз илләре Кырымга кайта алмыйча җәфа чигә. Ата-
бабадан калган туган туфракка «самозахват» ясап кайтырга тырышалар. Урыс белән хохол үзләре дә эшли белмиләр Кырым жирендә, эшчән, тырыш татарны да кайтармыйлар Кырымга—«собака на сене» алар бүген дә Кырым жирендә!

Керчь кальгасын 1722—1730 елларда Төркия карары белән салганнар. Диварларны салу өчен ташны жир астыннан Әче Мөшнә дигән урыннан чыгарганнар. Дивар салу өчен кулланылган ул таш ятмасы жир астында 40—60 метр тирәнлектә 15—20 метр калынлыкта ята икән. Тик ул жир астында чагында таш булып катмаган, ә балчык хәлендәрәк һәм үзе йомшак икән. Таш чыгаручылар шул йомшак таш-балчыкны кисү өчен ясалган эре тешле, ике тоткалы махсус корыч пычкылар кулланып, эре-эре шакмаклы итеп жир астында кисеп бүлгәләгәннәр. Ике тәгәрмәчле арбага җигелгән атлар ярдәмендә жир өстенә чыгарганнар. Шунда ташларны берсе өстенә берсен тезеп, биек итеп әрдәнәләп өйгәннәр. Жир өстенә чыгарылып, өелеп куелган шул дүрткелле йомшаклар һавада ташка әйләнгәннәр 10—15 көн узуга ул йомшак ташлар чын таш булып катканнар Яна чыккан шул йомшак ташларны суда жебетеп балчык ясаганнар. Һәм шул каткан ташлар арасына әлеге балчыкны жәеп кальга крепостен өйгәннәр. Дивар биеклеге 14—16 метрга җиткән, ә диварнын калынлыгы 5—6 метр иттереп ясалган. Төрекләргә Керчь һәм Яна кала кальгаларын салуда французларның кальга төзүче белгече Вобан дигән француз җитәкчелек иткән. Кальга төзелеп беткәч, диварлары калкып чыккач, калып эченә ике катлы итеп яр артиллериясе пушкалары утыртылган. Русиядә яр артиллериясе орудиеләре XIX гасырда гына барлыкка килә. Урыслар Балтыйк, Кара һәм Азов диңгезләре ярларына чыгып, Керчь, Яна кала кальгаларын Төркиядән тартып алганнан соң гына. Шул кальгалардан үрнәк алып Русия үзенен дә яр кальгаларын сала башлый. Тик ничек кенә тырышсалар да, яр артиллериясе өчен урыслар салган кальгалар төрекләр салган кальгалар дәрәҗәсенә житә алмый.

Салынган кальгаларны яр артиллериясе пушкалары белән коралландыралар. 1907 елда яр кальгаларына куелган пушкаларны күрсәтеп китик һәм шуңа түбәндәге таблицаны бирик.

Калибр [д’юйм]

Үрнәк

Снаряд массасы [кг]

Ату ераклыгы [км]

Ату/мин

12

1892

331,3

22,8

1/3

11

1877

249,5

12.4

1/3

10

1892

224,9

20,5

1/2

9

1877

126,0

10,67

1/3

6

1891

47,0

13,2

3/1

4,7

1891

20,4

13,9

3/1

 

...Эреле-ваклы тимер юл стансаларында азлап йәисә озаклап туктап тора-тора, поезд коньякка карап барды да барды Тәүлек ярым узгач. Кырымга килеп кереп, поезд Керчь дигән каланың тимер юл вокзалында туктады. Вагоннан төшкән алты никрутка унтер-офицер капчык һәм төен- гартмаларын күтәртте дә. җәяүләп шәһәр аша кояш баешы ягына алып чыгып китте Мишәр егете Кашшафетдин хатын-кызга тыныч кына карап бара торганнардан түгел иде, ахрысы:

— Карале, Лотфулла! Мондагы, бу яклардагы хатын-кызлар диюем. Харкыф каласыннан ук чамалап киләм. безнең мишәр хатын-кызларына
караганда симезрәк дә, юанраклар да бит әй. Төс ягыннан безнекеләргә тартым үзләре. Чәчләре дә кара, күзләре дә кара да коңгырт, йөзләре дә ак та, ал да Ай-Һай, безнең татар егетләре булгандыр бу җирләрдә диюем. Безнен татар катышлы бит болар бар да...

Ике сәгатьтән артыграк кабаланмый гына тәпиләгәч, Керчь каласын чыгып, таш юл белән киттеләр. Тагын өч сәгатьтән артыграк юл үткәч, алда кара төстәге биек таш дивар белән уратып алынган Керчь кальгасы күренде Моңарчы зур калаларны да, хәрби кальгаларны да күрмәгән ике татар егете, биек таш диварга карап, өнсез калып атлады. Кальга дивары биек тә, мәһабәт тә булып, үзенә хәрби хезмәткә килгәннәрне бик горур кыяфәттә каршы ала иде. «Берничә елыгыз минем кальга эчендә үтәчәк!» дигәндәй, Керчь каласы ягына караган ике тимер капкасы бар икән.

Кин, биек тимер капкаларның икесенең дә уң ягында бер кеше сыярлык кына итеп тимер ишек ясалган. Ишек янагындагы чылбырга эленгән тимер таяк белән унтер-офицер Лысак берничә тапкыр ишеккә сукты. Тимер келәле итеп ясалган кечкенә тишекнең капкачы эчке якка ачылды. Анда бөтерелеп өскә карап торган җирән мыеклы кызыл бит күренде:

—Крепость дежурныена хәбәр ит! Унтер-офицер Лысак, яна солдатлар белән кайтып җитте. Алты кеше,—диде Лысак.

Ишектәге капкач ябылды. Бераз торгач ишек ачыла башлады.

—Керегез!—диде кылыч таккан штыксыз карабин тоткан жандарм ишек ача-ача.—Дежуркага узарга боерык бирделәр сезгә.

Ике катлы итеп кызыл кирпечтән салган йорт янына килеп җиттеләр. Штаб бинасы икән. Икешәрләп шеренгага тезеп, никрутларны йөзләре белән штабка каратып бастырды да, унтер-офицер Лысак бина эченә кереп китте. Кулындагы кара төстәге чүпрәк сумкада никрутларга Уфада ук тутырылган хөкүмәт кәгазьләре иде. Күп тә узмады, сул беләгенә кызыл таккан дежур офицер белән Лысак кире чыкты. Дежурный тавыш-тынсыз басып торган алты никрутны, ике кулын артына куйган килеш урап, карап чыкты. Барысы да озын гәүдәле, нык бәдәнле, авылларда күп эшләп, чыныгып үскән көчле егетләр иде.

—Яхшы, Николай Николаевич! Казармага алып кит. Капитан Бульонны беләсеңме?

Беләм. Озын буйлы, сакал-мыеклы.

—Шул. Тап шул Бульонны, белгәч... Болар алтысы да аның батареясына. Бүген үк мунча кертсен, солдат киеменә киендерсен. Аңлашылдымы?

—Так точно, Ваше благородие!

—Аңлаш ылса, үтә!

Капитан Бульон белән мунчага кадәр дә, солдатча киенгәндә дә очраша алмадылар. Барлык мәшәкатьләрне дә Бульонный батареясындагы Каргалов фамилияле поручик эшләде. Батарея фельдфебеле ярдәмендә алты яңа солдат мунчага да бардылар, юындылар да, солдат формасын да киделәр. Мунчада барлык җирләрендәге чәч-йоннарын кырып алдылар. Батарея каптинармусы ярдәмендә таманлап итекләрне, солдат киемнәрен киделәр. Кызык та, күнелле дә булып чыкты солдатча киенү. Чабаталарын, ямаулы чалбар, казакиен салып ташлап солдатча киенгәч, Лотфулла чибәрләнеп китте. Зәнгәр күзләре тагын да матурланып, зәңгәрләнеп, йөзе алсуланып, азрак түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Анардан көчек кебек калмыйча йөргән Кашшафетдин солдатча киенгәч, бераз каушый төште ахрысы—дәшмәс булды.

—Син нәрсә, Кашшафетдин, дәшмисен? Әллә шүрли төштең инде?

Мишәр кабаланмый гына янында басып торган урыс солдатларына карап алды. Мунчадан чыккач, кальга эчендә мунча алдында басып торалар иде
Кашшафетдин кальганың дивары аша еракка карап каткан иде.

—Карале. Лотфулла, диңгез дигәне шушы була микәнни'.’ И-и-эй! Харап бит. әй! Икенче яры юк бит монын!

Лотфулла Кәшшаф кулын сузып күрсәткән якка карады. Андаа-а-а!!!

Кальганың биек дивары артында күз күреме җиргә кадәр иксез-чиксез булып зәңгәр төстәге су даласы жәйрәп ята. Тау-ташлы көньяк Уралдан килгән ике татар егете мондый тигез булып таралган кин су матурлыгын күргәннәре юк иде әле. Су өстеннән кальгага таба искән жил. ак башлы кечкенә дулкыннар куа һәм шул куылган дулкыннар, салмак кына итеп ниндидер, мона кадәр ишетелмәгән дәһшәтле диңгез тавышы чыгарып, табигатьтә бик тә куәтле, көчле сулык барын аңлаталар. Күктә ак болытлар йөзә, ә диңгез аша ерак-еракта күгелжемләнеп ниндидер ак башлы таулар күренә кебек. Фелдьфебель солдатларның диңгезгә караганнарын чамалап, әйтеп куйды:

—Кавказ таулары анда! Дингезнен теге ягында диюем.

Кальга таш диварының дүрт почмагында дүрт капкасы бар икән Керчь каласы ягына—ике кин зур капка. Дингез ягындагы почмакларда ярнын ике ягына караган тагын ике биек капка бар. Калага караган капкаларга терәп салынган будкаларда кергән-чыкканны тикшереп тора торган, зәнгәр төсле хәрби кием кигән, мыеклы жандармнар утыра. Болар инде крепость капкаларын һәм кергән-чыкканны саклаучылар, тикшерүчеләр. Андый жаваплы эшне гади солдатка тапшырып булмый бит инде

Керчь кальгасы дивары диңгез суына терәп салынган. Кала ягында да таштан салынган, дингез һәм һава тәэсиреннән каралган биек, калын дивар. Соңрак, хезмәт итә торгач беленде, диварның биеклеге 15—18 метр, ә калынлыгы 5—6 метр икән. Дүрткелләнеп салынган диварнын һәр ягынын озынлыгы 300 метр чамасы.

Кала ягына караган дивар почмакларында ике биек тимер капка, ә диңгезгә таба төшкән ике дивар почмагында тагын ике капка Капкалар дүртесе дә сары төстәге кирпечтән бизәкләп салынган. Дингезгә караган капкалар башына наводчиклар урнаша торган тәрәзәле ике будка ясалган Пушкалардан атулар белән җитәкчелекне шул будкаларда урнашкан команда башлыклары—артиллерия офицерлары башкара икән Кальга эчендәге һәрберсе алтышар пушкадан торган ике батарея белән, диңгез ягындагы капкалар башына урнашкан шул ике КПдан командалык итәләр

Ярны саклаучы Керчь крепосте зур һәм дәһшәтле иде Урынны да уңышлы сайлаганнар. Азов дингезе белән Кара дингез кушылган урында. Ак Борын дип аталган Керчь каласы ягыннан дингезгә чыгып торган ярымутрауда урнашкан ул кальга. Кавказ ягына кадәр 5—6 чакрым киңлектә Керчь бугазы җәелеп ята.

Керчь крепостен Төркия солтаны салдырган. Керчь крепостендагы платформага утыртылып, диңгез бугазына караган озын көпшәле пушкалар да. аларны кул көче белән хәрәкәтләндерә торган «рычаг»лы. «шестерня»лы механизмнар да Лотфулла өчен тәүге көннәрдә аңлый алмаслык, «урыс абзый» төзегән катлаулы һәм серле «техника һәм механизмнар» иде. Рычагка тотынып 12 калибрлы пушка утырган платформаны әйләндерү әллә ни авыр түгел икән. Бар механизмнар да җайланган, көйләнгән, майланган Азрак көчәнсәләр, платформаны дүрт кеше урынына икәү дә әйләндерә ала. Хезмәт итә торгач, солдатлар, офицерлар белән аралашып Лотфулла бер нәрсәне аңлады: пушка утырган платформа аны ике кеше әйләндерергә итеп ясалган икән. Тик дүрт кеше куярга булганнар Бәрелеш вакытында ике кеше һәлак булса да. әйләндерердәй икесе калса, шул җитә икән Тик ул «рычажниклар» барысы да таза һәм кочле булырга тиешләр Урысча
укый-яза белүнең «рычажник»ка кирәге юк. Тик көче булсын: «Сила есть, ума не надо!» дигән урыс әйтеме бәлки шушы яр артиллериясе белән бергә тугандыр. Аны кем белсен инде, бер Ходайдан башка.

Яна солдатларны ике көннән хезмәт урыннарына бүлделәр. Лотфулла белән Кашшафетдинне һәм тагын алты яна солдатны крепость уртасында урнашкан унике пушкалы бастион эченә алып керделәр дә, баса торган урыны киң һәм тишекле итеп ясалган бормалы, тимер баскычтан жир астына алып төшеп киттеләр. Аларны алып төшүче унтер-офицер «господин фейерверкер» дип атала икән, шуның билгесе итеп погоннарына буйга, бер бармактан азрак киңлектә кызыл тасма такканнар. Фамилиясе Савченко, үзе хохол икән...

Алар платформа астындагы кин, тәбәнәк түшәмле бер түгәрәк зур бүлмәгә төштеләр. Тәрәзәләре юк. Вә ләкин бүлмә үзе якты. Диварлар сары кирпечтән, идән таштан. Диварларда аралары 7—8 метр булыр электр лампалары яна. Уртада тимер калай белән тоташ диярлек ябылган, пушкалы платформаны әйләндерергә ясалган махсус тимер шестернялардан, тәгәрмәчләрдән, трослардан торган механизм урнаштырылган

Фейерверкер Савченко механизм каршына сигез яңа солдатны бер шеренгага тезде дә, кыска гына нотык әйтте.

—Сезнең каршыгызда пушкалы платформаны әйләндерер өчен ясалган механизм тора. Ул—«поворотный механизм пушки» дип атала. Һәм ул пушка рычаглар ярдәмендә, дүрт солдат көче белән әйләндерелә. Сез инде менә шул пушканы платформасы белән бергә әйләндерүче солдат хезмәтен үтәячәксез. Инде белегез, сез, солдатлар, шушы «поворотный механизм» базында дүрт ел пушкалы платформаны әйләндереп. Бөек Русиянен ак патшасына тугрылыклы хезмәт итәргә тиеш буласыз һәм итәчәксез.

Алмашлап итек башына һәм үкчәсенә баскалап алды да дәвам итте:

—Механизмны кирәк чакта ике якка да әйләндереп була. Дошман корабле кайсы якка йөзсә, шул якка әйләндерелә.

Мактанып та китте:

—Безнен Керчь крепосте Русиянен яр крепостьлары арасында үзенең тиз һәм төз атуы белән ин алдынгыларның берсе булып тора. Эһ-һем, эһ-һем! Кайбер маневрлар вакытында гына, бик сирәк булса да, безнен крепостьны Балтыйк диңгезендә урнашкан Кронштадт һәм Красная Горка крепостьлары гына уза ала..

Йөзенә аз гына сизелерлек мәсхәрәле елмаю чыкты:

—Анысы да . исегездә тотыгыз, анысы да, өстә утырган артиллериянең ин зур начанствосы шулай булырга тиеш диеп карар кылган чакта. Күпчелегенең малайлары., эһ-һем, эһ-һем. . генерал малайлары баш калага якын шул крепостьларда хезмәт итәләр.

Шеренгада басып торган солдатлар аша карап кычкырды:

—Денис-со-ов!

Арттагы дивар ишеге ачылды. Аннан таза гәүдәле солдат күренде:

—Слушаюс-сь господин фейерверкер!

—Дүрт «рычажникны» чыгар монда.

Ишектән дүрт солдат каты атлап килеп чыктылар.

—Командуй, Денисов, на поворот платформы!

Денисов команда бирде:

—Взять рычаги! Установить их!

Дүрт солдат, «поворотный механизм»ның дүрт ягында дивар янында идәндә яткан тимер төрбәдән ясалган махсус башлы дүрт рычагны кулларына алып, «поворотный механизм»да ясалган тишеккә тыктылар һәр рычаг өч метрлы иде. Дүртесе дә бер-бер артлы телгә килделәр.

—Рычаг № I к работе готов!

—№ 2 к работе готов!

—№ 3 к работе готов!

—Рычаг № 4 к работе готов!

Фейерверкер команда бирде:

—Мин «Бер, ике, өч! Башладык» дигәч этәргә тотынабыз. Бер! Ике! Өч! Башладык!

Ныклап өйрәтелгәннәр иде солдатлар. «Башладык!» дигәч, «Поворотный механизм»ны әйләндерергә тотындылар. Фейерверкерның командасыннан бердәм кузгалдылар Кабаланмый гына «рычажниклар» дүртесе бер кеше кебек хәрәкәт итәләр—атлаулары да бер ритмда. Ике мәртәбә әйләнгәч, фейерверкер яна команда бирде:

—Тормози-и! Останови-и!

Дүрт солдат гәүдәләрен артка таба биреп, рычагка ике куллап ябышкан хәлдә, әйләнгән пушкалы платформаны туктата башладылар Бер минут тирәсе үтүгә, платформа туктады. Тагын фейерверкер командасы ишетелде:

—Выходи-и на другую сторону!

Берничә секунд үтүгә «рычажниклар»дан җавап килде

—«Рычаг № 1»—на другой стороне!

—«Рычаг № 2»—на другой стороне!

—«Рычаг № 3»—на другой стороне!

—«Рычаг № 4»—на другой стороне!

—Бер! Ике! Өч! Башладык!

Дүрт солдат көче белән пушкалы платформа икенче якка әйләнә башлады. Ике мәртәбә «механизм поворота» янында йөреп әйләнгәч, фейерверкер «рычажниклар»ны туктатты.

—Тормози-и! Останови!

Механизм туктагач, фейерверкер аны әйләнми торган итеп биген куйды да команда бирде:

—Рычагларны алып дивар буендагы ояларына куярга! Барыгыз да өскә күтәрелегез!

Бу команда механизм әйләндергәннәр өчен генә иде. Шеренгада тавыш- тынсыз гына басып «рычажник»ларнын эшләгәннәрен карап торган яна солдатларга таба борылды.

—Күрдегезме инде үзегезне нәрсә көткәнен?

Солдатларның берсе дә дәшмәде:

—Мин инде бу крепостьта унҗиде ел хезмәт итәм, унсигезенче елга китте. Сезнең өчен авыр эш түгел. Әлегә сугыш юк. Дошман корабльләре крепость алдында күренмиләр. Өйрәнүләр, атулар, платформа әйләндерүләр тәүлегенә иң күбе ике, өч сәгать бара. Ин авыры, киеренкелеге Санкт- Петербургтан безне тикшерергә берәр комиссия килеп эшләсә йәисә инде берәр генерал, адмирал килсә. Анда инде үзебезнең кем икәнлекне күрсәтү өчен икешәр-өчәр тәүлек йокламыйча буксирларга трос белән тагылган баржа-мишеньнарга атарга кирәк, үзебезнен осталыкны, ата белүне күрсәтергә туры килә. Андый чакларда сездән нәрсә таләп ителә сон?

Беренчедән: кирәк якка, ату белән җитәкчелек иткән офицер биргән командага буйсынып, ул кушкан тизлек белән механизмны әйләндерү

Икенчедән: ату белән җитәкчелек иткән офицер биргән командага буйсынып, платформаны кыска вакытта туктатырга һәм кирәк тизлектә кире якка бора башларга. Аяклар белән каршы торып платформаны туктатырга! Үзегез атлаган түгәрәккә, идәнгә карагыз!

Бар да идәнгә карадылар.

—Күрәсезме, идәнгә цементлап кыргый яссы ташлар катырылган. Башка урыннардагы кебек, идән сезнең атлап этә торган урында шома түгел. Платформаны әйләндергәндә йәисә туктатырга тырышканда аяк шумасын өчен ул.

Идәндә, чыннан да, «рычажник»лар платформа әйләндереп атлап йөргән түгәрәк бер метр кинлек тау ташы белән каплап катырып җәелгән иде.

Икенче көнне яңа солдатларны ант итүгә әзерләү башланды. Чи мишәр авылыннан чыккан Кәшшафетдин берничә генә сүз урысча белә иде:

—Вада, хлиб, валинки, ширст, рубел, вудка...

Лотфулла аңардан көлде:

—Күп белмәсән дә урыс сүзләрен, «вудкасын» откансың икән әле.

—Әй-лә! Әти белән Федоровка базарына барган идек пима сатарга. Биш ел чамасы узды инде аңа. Шунда бер урыс карап торган безнең пима сатканны. Сатыр бетерергә бер генә пар хатыннар пимасы калгач, әти атны җигеп килергә дип китте. Шунда бер таза урыс килеп минем күлмәк якасыннан борып алды да, кәзәкинең эчке кесәсенә акча янына тыгыла сул кулы белән. Пышылдый миңа: «Динга дай! Вудка надо!»—ди. Динганың нәрсә икәнен беләм иңде. «Динга» ди инде бу да. Татар сүзе «тәңкә» бит иңде. Безнең, татарлар, кебек акчаны шулай ди бит урыслар. Ә «вудка»ның нәрсә икәнен белмим бит инде.

—Бирдеңме?

—Нишләп мин сасы урыска акча бирим ди. Сул кул белән моның минем яканы бөтереп тоткан кулыннан эләктердем дә, беләзектән кысам теге кулны. Сул кулы эчке кесәгә кереп җитә язган иде инде. Туктады теге сул кул минем кесәгә үрмәләүдән. Ә мин кысам тегенең уң кулын. Беләзегеннән. Ике күзе акаеп, ике якка кыйшая башлады урысның. Ә мин кысыпмы кысам тегенең кулын. Ә кул шәп тегенең, зур. Күзләре алара, төсләрен югалта башладылар. Күгәрә башлады урысым. Тик теге сул кулын һаман алмый әле бу. Шуннан мин ныграк итеп кысам тегенең кулын беләзегеннән, Шартлый башлады теге урыс кулының сөяге. Чыгарды урыс сул кулын минем түш кесәсе яныннан. Ябышты бит шул сул кул белән минем бугазга. Мин иякне аскарак идем дә, бугазны яшерәм, бирмим тегеңәргә. Кыстым тек тыстым моның уң кулын. Күм-күмгәк булды моның йөзе, ә борыны ап-ак булып агарды. Гырлый башлады бу. Сүз әйтергә маташа, бугазыннан «хр-хр» дигән аваздан башка бер нинди тавыш чыкмый. Чүктереп җиргә хәтле күтенә утырттым мин моны. Үзем дә чүгәләдем янына. Карага манган киндер күлмәк, шуның өстеннән кызгылтрак чикмән кигән бу. Кулын җибәреп чикмән якасыннан тотып торгыздым да моны, арты белән әйләндереп уң аякның тезе белән бик ныклап чәпәдем тегенең күтенә. Берәү сыер сатып тора икән—китте бу очып кереп сыер аяклары арасына. Куркуыннан, ахрысы, сыер да моңа берне өстәде арт аягы белән. Ята урыс «ах» та «ух» килеп. Мүкәйләгән, тора алмый азаплана. Марҗасы булды, ахрысы, бер хатын килеп «Антуша да, Антуша»,—дип торгызып, читкә алып китте тегене.

Берничә көн узгач, узып барганда куна кергән этинең таныш биларус, «шабра»ларыннан сорадым, нәстә ул «вудка», дип. Аракы икән, каһәр...

Кәшшаф көлде:

—Шул сүз истә калды, баштан чыкмый инде менә, «вудка» да «вудка». —Эчкәнен бармы соң син аны?

—Аллам сакласын. Федоровка базарында күргәләдем мин исерек чуашларны. Алар бит кеше түгел эчкәч. Хәтта чуаш та түгел инде ул. Чучка тек чучка инде.

Ант итәргә әзерлек алып барганда патша галиҗәнаплары Николай II кызларының исемен белү мәҗбүри икән. Янып-пешеп, күзләрен йомып
барлык дөньясын онытып, утырган урынында пышылдап та, кычкырып та Лотфулла гарәп хәрефләре белән язып тоттырган кызлар исемен кабатлый да кабатлый Кәшшафетдин:

—Аначтасия, Ульга. Мария.

Кызлар белән бергә патшанын кече улын да кушып жибәрә Ликчей...

Күзен ачып үзенә үзе карап алган кебек итә дә, тагын күзләрен йомып тотына:

—Аначтачия, Аначтачия, Аначтачия.

Озак кына дәшмичә алга-артка селкенеп утыра да тагын тотына:

—Ликчей, Ульга, Ульга, Ульга, Ликчей, Ликчей

Уф Алла! Аначтачия! Аначтачия!

Өч көн буе ятласа да, бер генә исемне дә хәтерендә калдыра алмады.

Һәм. янды!

«Патша кызларынын исемен ятлаулар ничек барганны» тикшерергә ул көнне капитан Бульон үзе кергән иде. Алдында тезелеп утырган солдатларны үзе утырган өстәл янына чыгарып «белемнәрен» тикшерде.

—Сорокин!

-Я!

—Выдь сюда!

Солдат итек табаны белән идәнгә «строевой шаг» белән сугып «Пермяк соленые уши» (казармада алган кушамат!) Сорокин өстәл янына чыгып басты. Бульон сорау бирде:

—Безнең императрицаның исеме ничек?

—Александра Федоровна Романова.

—Молодец Сорокин!

—Рад стараться!

—Так! Тәхет мирасчысынын исеме кем?

—Царевич Алексей.

—Ничә яшь инде ана?

—Икесе тулып әле өчкә генә киткән.

—Молодец! Утыр!

Рад стараться!

Бульон алдында утырган яшь солдатларга зур игътибар белән биреп карый: «Кемне чакырырга?»

—Рядовой Гималетдинов!

Куркуыннан шунда ук агара башлаган «рядовой Гималетдинов» сикереп тора.

—Монда чыгыгыз!

Лотфулла пышылдый:

—Сиңа чыгарга куша.

Кәшшаф чыгып баса. Дәшми.

—Чыкканыңны доложить ит!

Кәшшаф таптанып тора да «урысчалатып» телгә килә

—Маяныкы твояныкын не панимай, гаспадин капитан Татарски бит маяныкы.

Бульон урыныннан торып баса. Үз гомерендә капитаннын «гололобый татаринны» беренче күрүе иде. Солдатка якынрак килде

—Как, как? Повтори.

Лотфулла урыныннан ярдәмгә килә

—Кабатла, ди, сиңа.

-Пжалста! Маяныкы тваяныкын не панимай бит татарски бит маяныкы.

—Та-ак! Значит, «татарский?»

—Татарски.                                                                                                     9

—Ладно? Син, милок мина патшанын зур кызынын исемен әйт әле.

Кәшшафетдин кызарып чыкты, тик капитанның нәрсә сораганын ул аңламады да. Шулай да җавапсыз калмаска уйлады, ахрысы.

Знайт низнайт. маяныкы гаспадинка..

Шул мәлдә һич көтелмәгән хәл була. Капитан Бульон йодрыклап солдатнын сул як яңагына бар көче белән китереп сукты. Кәшшафетдин диварга барып бәрелде.

—Мамай, вонючий! Мая, твоя!!! Рожа татарская, не мытая! Хэзер мин сиңа патша кызларының исемнәрен йодрык белән өйрәтәчәкмен. Кил!

Солдатлар утырган яктан урысчалап, кычкырып дәштеләр:

—Сезнен солдатны кыйнарга бер хакыгыз да юк.

Капитан Бульон тавыш килгән якка кискен борылды. Анда солдат Лотфулла Зәйнуллин басып тора иде. Ул Бульонный күзенә туп-туры карады:

—Нигә сугасыз аңа?

—Урыс телен белми бит. Ишетмисезмени, патша кызының исемен дә белми.

—Татар бит ул. Урысны күргәне дә юк. Өйрәнер әле казармада яши- яши.

Бульон кыза башлады. Зәйнуллинга боерды:

—Кил минем янга!

Лотфулла строевой адым белән капитан янына килеп туктап, доклад ясады:

—Ваше благородие! Рядовой Зәйнуллин Сезнен боерык буенча килде.

Доклад бетеп өлгермәде, Бульон кизәнеп Лотфуллага сукты...

—Адвокат табылган... мать! Мә тагын берне!

Сукты. Тик Лотфулла аның кулын һавада тотып алды, суктырмады. Каерылган беләкне аз гына кулларында кысып тотты да җибәрде. Акрын гына янаулы тавыш белән әйтте:

—Мин синнән Гималетдиновны да, үземне дә кыйнатмаячакмын. Исегездә калдырыгыз, капитан әфәнде, без аның белән татарлар...

Ике көн узгач, рядовой Зәйнуллин полк командиры кабинетына керә торган ишек төбендә утыра иде. Кереп килгән полк командирын күреп солдат аягына басты, честь бирде. Полковник туктады, сорады:

—Сез минамы?

—Так точно! Сезгә! Рядовой Зәйнуллин.

—Бер минуттан керегез.

Кереп китте.

Әйткән вакыт узган кебек булгач, Лотфулла ишек шакыды:

—Ваше Высокоблагородие! Разрешите войти?

—Прошу.

Солдат өч адым атлады да, честь биреп, доклад ясады.

Ваше высокородие! Рядовой Зайнуллин капитан Бульон өстеннән жалу белән килде.

—Капитан Бульон өстеннән?

—Так точно!

Тынлыйм сезне.

—Патша кызынын исемен белмәгән, урыс телен начар белгән өчен капитан Бульон рядовой Гималетдиновның яңагына сукты. Мин солдатны яклап сүз әйткән идем, мина да бер мәртәбә сукты. Икенчегә сукканда кулын тотып алып суктырмадым. Минем Сезгә үтенечем бар.

—Нинди үтенеч?

  • Кыйнамасын безне. Без—татарлар! Әгәр безгә сугудан туктамаса. капитан өчен дә. үзем өчен дә эш начар булып бетәчәк.
  • һм!—диде полковник Бу синен әйткәнен янаумы, куркытумы9

Лотфулла нәрсә сөйлисен алдан ук уйлап, башына салып кергән иде. Жавап тиз булды:

—Янау да, куркыту да түгел. Мин сезне алдан белеп торсын дип әйтергә кердем. Әгәр дә капитан Бульон мина, йәисә Гималетдиновка тагын бер сукса, мин аны артиллерийский тесак белән чәнчеп үтерәм Шул гына.

Яр артиллериясендә һәрбер солдат кыска гына, тик гади хәнжәрдән азрак озынрак артиллерия тесагы белән коралланган. Дары тутырылган ниндидер капчыкны кисеп тишәр өчен. Ул һәрчак бил каешында, сул якта агач кын эченә тыккан хәлдә асылынып тора.

—Капитанны үтерсән Зәйнуллин каторгага эләгәсен бит!

—Мин үземнең каторгага китәсемне беләм. Бер кайтмасам, бер кайтырмын Ләкин мин анардан дустымны да, үземне дә кыйнатмаячакмын.

—һм! Тик торганнан проблема бит монда. Бер сукканнан үлмәгәнсең бит, Зәйнуллин. Түзәргә кирәк.

  • Никак нет, господин полковник. Эш түзүдә түгел. Ә жанны мәсхәрәләүдә.

Да-а!?! Жанны-ы?!!

—Так точно! Жанны!

Сул кулы белән чибәр мыегын сыпыргалап, уйланып торды полковник. Урыныннан торды да ике кулын артка куеп. Лотфулла яныннан үтеп, ишек төбендә борынды, тагын өстәле янына килде. Солдатка таба борылды

—Аңларсыңмы икән мин әйткәнне. Зәйнуллин? Капитан Бульон ин оста артиллеристларның берсе. Порт-Артур крепостенда японнарга каршы ябык позицияләрдә пушкадан атуны беренчеләрдән булып оештырган офинер- артиллерист. Икәү булганнар алар анда беренчеләрдән. Икенчесе, анын дусты капитан Александр Колчак. Анысы нәсел ягыннан чыгышы белән татар. Тик телен оныткан, татарча ике жыр гына белә икән.

Капитан Бульон да, капитан Колчак та японда әсир булганнар Русиягә кайтканнарына әле ел да юк. Контужен булган ул каты Шунлыктан үзен- үзе онытып, кулларына ирек биргәли шул Анын белән сөйләшү булгалады инде. Тик ярдәме тимәде. Түз инде син. Зәйнуллин

—Никак нет, господин полковник. Түзә алмыйм. Кыйналмыйм мин анардан.

Икесе дә бераз дәшми тордылар.

Лотфулла урынында кузгалып куйды:

—Сез безне Гыймалетдинов белән икебезне дә башка гарнизонга күчерегез, господин полковник. Бульон мина тагын сукса, азагы хәтәр булачак. Ә капитан Бульонга минем киңәшне әйтегез—ярдәм итәчәк ул.

  • Нинди кинәш икән, әйтеп кара.

—Кыза башлап кулы кычыта башласа, эчтән генә «унга кадәр» санасын. Теләсә. Шул ун санны мин татарча сүзләр белән ана язып тоттырырмын Татарча санасын.

Полковник кызыксынып елмайды:

—Ә ни өчен татарча инде, русча түгел. Әллә сихыры күбрәкме татарча санаса?

—Юк! Сихыры юк. Урысча бит үз телендә була. Шунлыктан баш мие эшләр-эшләмәс кенә катнаша санауда. Баш урысча санауны яхшы белә бит, һәм баш мие санауга катнашмый да диярлек. Ә болай санау, татарча булгач, татар сүзләрен искә төшерергә кирәк һәм ми эшли, уйлый. Татарча унга
кадәр санаганчы, кулының кычытуы да басыла. Хуҗасы да тынычлана.

—Бик кызык нәрсә сөйләдең бит әле син. Каян беләсең моны, ә, Зайнуллин?

—Мин дә кызу холыклы. Малай чакта тик торганнан берничә тапкыр сугышып киткәнем бар иде. Үзем башлап. Берсендә казыклар белән жирдә тәгәрәтеп кыйнадылар. Шуннан әни өйрәтте чуашча унга кадәр санарга. Кыза башлаганда инде.

—Ярдәм итәме?

—Капитан Бульон мина берне суккач мин чуашчалап саный башлаган идем инде.

—Капитан Бульон сине үзенә чакырып алыр. Син татарчалап бердән альт унга кадәр кабаланмый гына, ачык итеп, ана әйтеп санарсың. Ул сүз белән урысчалатып язып алыр син әйткәнне. Ятлар. Һәм сиңа кычкырып әйтеп унга кадәр санар. Ялгыш җирен син төзәтеп тагын яздырырсың.

Кыска гына итеп көлде:

—Өйрәнсен әле хохол баласы татарча санарга.

Торып чыкты өстәл артыннан:

—Әгәр татарча санау да ярдәм итмәсә, капитан сугышудан туктамаса, мин сезне күрше батареягә күчерермен. Икегезне дә. Сез, татарлар, таза, көчле егетләрсез («Джигиты» диде полковник!) Тәртибегез дә бик әйбәт. Аракы да эчмисез. Мондый тырыш, тәртипле солдатларны һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый. Үзебезнен гарнизонда үтәр хезмәтегез.

Көтелмәгән сорау бирде:

—Ашау ничек, җитәме?

—Так точно! Башта җитми иде, хәзер инде ипи артып та кала башлады.

—Күп каламы?

—Өйлә ашында мин килгән чакта дүрт телем ашый идем. Хәзер өчәү дә җитә.

—Ә дуңгыз итенә карашыгыз ничек? Коръән тыя бит сезне аны ашаудан. Ашамыйсызмы?

—Коръән мөселманга өч очракта дуңгыз итеп ашауны гөнаһ санамый.

Полковник кызыксынды:

—Нинди очраклар алар, миңа да әйт әле?

—Беренчесе, мөселман булмаган чит илгә барып эләгеп, анда мөселман суйган ит булмаса һәм суярга мөмкинлек булмаса. Үз илендә мөселман суймаган сыер итеп ашау да гонаһ. Ә чит илдә Коръән мөселман суймаганны ашауны гонаһ санамый. Дуңгыз итен дә. Икенчесе, карабка утырып диңгез кичкәндә. Ашарга дуңгыз итеннән башка ризык булмаса. Шулай ук мөселман суйган ит булмаса. Өченчесе инде, мөселман булмаган башка илгә әсир булып төшкәндә. Шул өч очрак.

—Син бит хәрби хезмәтне әйтмәдең.

—Хәрби хезмәттә булу, башка мөселман булмаган халыкка әсирлеккә төшү белән бер дәрәҗәдә санала. Безнен ак падишаһ христиан динендә бит Шунлыктан безнен ана хезмәт итү әсирлектә булу белән бер дәрәҗәдә санала.

—Ала-ай!—дип гаҗәпләнде полковник.—Катлаулы һәм акыллы сезнең мөселман дине. Мин бернәрсә дә белмим икән әле ул турыда.

Ун кулы белән солдатның беләгенә акрын гына сукты.

—Килештек дип уйлыйм мин Зәйнуллин синен белән. Килештек. Икегез дә яхшы хезмәт итегез, мин сезне җәберләргә беркемгә дә ирек бирмәм Булдымы?

—Так точно. Ваше Высокородие!

— Бар. Хезмәт ит. Гималетдиновка өйрәт инде син патша кыхтарынын исемнәрен. Өйрәнсен. Авылына кайткач мактаныр. Үзләрен күр.мәсәм дә, мин патша кызларынын өчесенен дә исемнәрен беләм дип. Бар! Рөхсәт сина китәргә.

...Керчь крепостена килеп ай, ай ярым вакыт үтүгә авылны, туганнарын, әти-әнисен, авыл тирәсендәге эреле-ваклы тауларны, елга буйларын, еракта күгелжемләнеп күренгән Байгара. Кайраклы. Күремгә тауларын Лотфулла үлепләр сагына башлады. Тауларда, далаларда үскән татар баласының дүрт биек таш дивар эченә, сандык эченә салган кебек бикләнгән, йөрәге сыкрап, башы энке-менке килә иде. Хезмәте әйбәт бара яр артиллериясе рядовое Лотфулла Зәйнуллиннын. Ашау-эчү әйбәт Тәүлегенә өч кадак ипи бирәләр. Итле ши. борш. галушка ашаталар. Икенчегә дип кисәкле ит, ботка, итальян спагеттисы дигән ак челәүчәнгә охшаган, ин ялкау татар хатыны кискән бодай токмачыннан да юанрак, тәлинкә эчендә шуып торган бер ризык бирәләр. Иптәш хохол солдатлары аны итальян макароны диләр. Тәме әллә нәрсә түгел дә, тик үзе болай әйбәт кенә ашала. Сигез яшеннән байларда бозау көтүе көтәргә чыгып, егерме бер яше тулып, солдатка киткәнче батраклыкта йөргән һәм ялчылыкта нәрсә бирсәләр шуны ашап өйрәнгән Лотфуллага солдат ашы байлар гына ашаган аш булып тоелды. Тазарып, түгәрәкләнеп, алсу йөзле чибәр егеткә әйләнеп китте Лотфулла. Тик менә сагынула-ар! .

Бер төнне Лотфулла казарма эчендә дневальный иде. Солдат халкы хырлап, саташып йоклый. Диңгез ягыннан алсуланып тан атып килә. Аз гына яктыра төшкән тышкы яктан казарма эченә сай гына аклык сибелә башлады. Үзеннән сон тумбочка янына басып торырга тиешле Тишук фамилияле украин егетен уятты.

—Тор! Синен смена хәзер.

Тишук киенеп, тумбочка янына баскач, Лотфулла йөрәге сыкрауга чыдый алмыйча, казарма алдына чыкты.

Тышта тып-тын. Жил дә юк. Диңгез дә тын һәм крепость диварының теге ягында дингез, горур булып ятуын белә. Тик йоклаган дию пәрие кебек, диңгез дә, сирәк-мирәк «пу-уф» дигәнрәк тонык кына аваз чыгарып куя. Гүя ул да, йоклаган чагында да, тын ала инде

«Һава алмаштырып» крепость ишегалдында байтак басып торды Лотфулла. Инде керергә дип борылган иде. дивар тышыннан казарма башына үрмәләгән тимер баскычка күзе төште. Башына кергән уйдан арына алмыйча, баскычтан казарма башына менеп китте. Казарма өч катлы булып, түбәсе кыек итеп тимер белән ябылган. Чормадан түбә башына чыгар өчен ясалган ишекне ачып, Лотфулла казарма башына чыкты. Сакланып кына, калай түбәдә таеп китмәскә тырышып, өй башын япкан тимер калайның тавышын чыгармыйча кыек белән төтен чыга торган кирпеч моржа янына күтәрелде Моржа, кирпечтән сырлап, асты ярты кирпечкә чыгып торган итеп салынган Лотфулла шул чыгып торган кирпечкә артын терәп утырды да, килгән ягына, кояш чыгышына карап тынып калды

Донья тып-тын

Крепостьның эчендә дә. тышында да шылт иткән тавыш та юк. Утырган урыныннан артта, унбиш чакрымда урнашкан Керчь каласының тавышы крепость янына килеп җитми. Тик сирәк-сирәк кенә, тан белән уянып, дингез яры буйлап арлы-бирле йөреп үхләренә төрле бөжәк-кортлар эхләүче озын борынлы кошларның «чжык-чжык» дигәнрәк тавыш чыгарып куюлары гына ишетелгәләде. Ул озын борынлы кошлар туган яклардагы кулик кошка да, пибик дигән шулай ук озын борыңзы. тик бик тә чуар каурыйлы кошларга ошаганнар ошавын. Тик бу кош алардан зуррак, гәүдәсе озынрак.

 

_____________________________________________________________________ ЗӘКИ ЗЭЯНУЛЛИВ аяклары да ярыйсы гына озын. Тик никадәр матур булмасыннар, безнең куликларга, пибикләргә матурлык ягыннан житә алмыйлар инде...

Алда, крепостьның биек диварының теге ягында иксез-чиксез, бернинди үлчәмгә дә сыеп бетми торган каракучкылланып, зәнгәр дингез жәелеп ята. Крепость утырган Ак Борын яры ун якка таба 1,5—2,0 чакрым чамасы сузыла да, аннан ун якка кереп китеп күренмәскә әйләнә. Яр сул якка ташлы кыялар булып 6—7 чакрым чамасына сузыла, аннары Керчь бугазының 4 чакрым чамасындагы ин тар җиренә барып житеп, биек кенә таш кыя ясап ала да. Азов диңгезе ягына, аның яры булып кереп китә. Ул урынны Камыш Борын дип йөртәләр бугай. Ьәм анда Кырым—Кавказ ярларын тоташтырып зур дингез паромы йөри диләр. Дөрестер, бик тә аяз көннәрдә ул паром күренеп кала. Утырган казарма башыннан Керчь бугазы аша туп-туры карасаң, бугазның теге ягында Кавказ таулары күренә. Әтисенең әнисе, дию пәриләре турында әкиятләр сөйләгәндә ул тауларны Каф таулары дип, жен-пәриләрнен туган илләре анда, балам, дип сөйли торган иде. Инде менә авылда туып-үскән Балта Зәйнетдин улы батрак Лотфулла шул жен-пәриләр, диюләр туып үсә торган Каф тауларын Кырым дигән җирдән—солдат казармасы башыннан—карап утыра. Күз күремеңдә 7—8 чакрым бардыр.

Лотфулла кызыл төстәге офыкка, һавада каралып күренгән тауларга карап күңеле белән, йөрәге белән, башы, барлык вөжүде белән туган ягына кайтып киткән. Әйтерсең лә инде ул авылы Эстәрлегә кайткан да, Байгара Тау ягыннан чыгып килгән кызыл кояшны карарга исәпләп авыл каршысындагы Зират тавы башына менеп утырган. Казарма артында түгел, ә Зират тау астында Керчь крепосте дивары түгел, ә авыл зиратының коймасы сузылган. Кырым Керче крепосте казармасы башында утырган егет Байгара тау артыннан акрын гына, вә ләкин туктамыйча, табигать матурлыгын күрсәтеп күтәрелеп чыгып килгән зур кояшның әлегә тик читен генә күрә. Менә ул кояш кыйпылчыгы тау түбәсеннән өскәрәк күтәрелә, зурая, һавага менә башлый. Күтәрелгән саен кырыннан, читеннән азлап кына, кызыллыгы алсу төскә алмашына, кыйпылчык зурая, чын кояшка әверелә. Тагын азрак күтәрелгәч, кояшнын өске кырына куе сары төс керә һәм кояш һавага үрмәләгән саен ул төс кинәеп сарыланганнан сарылана бара. Кояш чыга гына башлаган мизгелдә, зират эченә иртә яздан очып килеп, оя корып, бала чыгарып яшәгән Ходайнын иң асыл кошы булган сандугачлар берәм-сәрәм генә тавыш биреп сайрарга тотына. Кояш Байгара Тау артыннан яртылаш күтәрелгәндә зират эчендә сайраган сандугачларның исәбе-хисабы юк. Күпләп-күпләп моңаялар, сайрыйлар. Зират эче, бу дөньядан мәңгелеккә китеп, инде нужа-михнәтләрдән арынып туган жир туфрагындагы каберләргә, үзләре дә туфракка әйләнергә дип яткан Ходай бәндәләренең жан-рухларын тынычландырып сандугач сайраулары белән тула. Лотфулла өчен сандугачлар—гади кошлар түгел. Сандугачларда бу дөньядан киткән асыл кешеләрнең жаннары урнашкандыр дип уйлый ул. Усал, явыз кешеләрнеке түгел. Алар башкаларга изгелек эшли белмиләр, моңаеп аларга сайрау җиткермиләр. Чөнки алар жир йөзендә явыз булганнар.

Зират эченә мәдрәсә мөдәррисе Харис мәхдүм Тархан Тукаев заманында утыртылган, инде бик тә юанайган биек карагай башына кәккүк килеп куна. Берәр кошчыкның оясына үзенен күкәен яшереп кенә куеп килгән ахрысы. Баскан ботагында боргаланып, сикергәләп ала да, җир йөзендә нужа-михнәткуар күпләп күрергә дип туган, ике аягына баскан Ходай әрвахларының йөрәгенә мон белән сагыш сала:

—Кәк-кү-үк! Кәк-кү-үк!

 

Бала да чыгара белми торган чуардан киенгән бу жилбәзәкнен сандугач кошныкы кебек йөрәк моны да юк, җыры да юк, сайрый да белми. Ә шул жинел холыклы коштан чыккан тавыш—«кәккүге» моңлы кешенең генә түгел, жаны белән явыз булган бәндәләрнең дә күңелен кузгата, йөрәкләренә сагыш сала, нечкә күнеллеләренен күзенә яшь китерә Бу якты дөньяга Ходай бәндәсенең Вакытлыча гына килгәнлеген исенә төшерә. Онытма, китәсен син дә бу дөньядан!

Лотфулла яхшы белә—Эстәрлебаш зиратындагы кебек сагышлы итеп тавыш биргән кәккүкләр башка бер генә җирдә дә. бер генә зиратта да юк. Мәдрәсәдә укыганда Зарифулла хәлфә әйткән дөрес ул: «Ир бәхете күрмәгән, балаларын инсафлы итеп үстерә алмаган, нужа-михнәттән иргә картаеп жыр-монны да онытып, күзләренең нуры сүнгән бәхетсез хатын-кыхтар җаныннан бар иткән ул кәккүк кошны Ходай тәгалә! Ул кош жырлый. сайрый белми, ә тавышында анын мон. сагыш сандугач сайравыннан күбрәк һәм тирәнрәк. Шул сагыштан, нужа-михнәтгән бала чыгару сәләтен дә югалткан кош ул—кәккүк! Балалар! Сез кәккүк тавышын ишетсәгез кая гына китеп барсагыз да. нәрсә генә эшләсәгез дә, «бисмиллагызны» укыгыз. Ходайга Кәккүк кошны бар иткән өчен рәхмәтегезне җиткерегез! Нужа- михнәт. хәерчелектә дөнья көткән хатын-кызның оҗмахта булуын теләгез! Ходайның иң сагышлы кошы ул. Кәккүк! Аңарда хатын-кыз жаны!»

Кырым ярымутравында, Ак Борында салынган кальга эчендәге казарма башында төтен морҗасына аркасын терәп утырган арсландай таза гәүдәле егет, туган ягын, туган жирен, туган авылы, туганнарын сагынып елый, сагышлана иде. .

Бу 1908 елның май ае башлары иде. Өч көн узгач, татар солдаты Лотфулла Зәйнуллин казарма эчендә өч хохол солдаты белән низагка кереп, чак-чак артиллерия тесагына тотынмыйча калды.

Ул солдатлар Таврия дигән Кырым ярымутравыннан чыккач төньяккарак сузылып киткән даладан иделәр. Сөйләшкән чакта еш кына Аскания- Нова дигән, немец алпавытлары Фальцфайннар яшәгән ожмах кебек матур урынны искә алып сөйлиләр иде. Өч солдатның берсенең әтисе шул немецләрдә бакчачы булып эшли икән Шул дала Тавриясеннән әтиләре парлап үгез җигеп Кырымга тозга дип килгән. Кырымнын төньягындагы Сиваш дигән сазлыклы урында, корырак елны тозны, тишекләнгән тимер көрәк белән, су сай урыннардан көрәкләп алып була икән. Тозга килгәннәр салынкы мыеклы хохол агайлар һәм бер уңайдан урыс патшасы хезмәтендәге «хлопецләрен» дә күреп, хәлләрен белеп кайтырга дип. Сивашка керер алдыннан, Керчь крепостена килгәннәр.

Крепостьның Керчь каласына караган капканы чыгып, юл белән бер чакрым барсан, ике зур кыя таш арасыннан чылтырып Ходай биргән салкын сулы чишмә чыгып агып ята Парлап җигелгән үгезләрен тугарып Тавриядан килгән оч хохол шул чишмә янында кундылар. Тирә-якта үгезләренә җитәрлек аз-маз үлән дә үсеп чыккан икән. Слава Богу!

Өч украин солдатын полк командиры боерыгы белән аталары янына төнгелеккә җибәрделәр Кояш баеп килгән чакта чишмә ягыннан берничә ир тавышы бергә кушылып җырлаган украин җыры ишетелә башлады:

Распрягайте хлопцы кони

Да лягайте почивать

А я пилу в сад зеленый В саду криниченку лопать.

Крепость ишегалдында тәмәке тартып утырганнар арасыннан «Пермяк
соленые уши» көнчелек тулы тавыш бирде:

—И-эх! Нигә Пермь яклары Таврия далаларында түгел икән. Мин дә бүген йөзәр идем горилкада.

Башкалар да, күңелсез генә елмаешып, төнге йокыга ятарга дип кереп киттеләр...

Икенче көнне кояш чыгу белән украин солдатларының әтиләре тозга дип Сиваш сазлыгы ягына, үгезләрен «цоб-цоби» дип кабаланмый гына кугалап китеп бардылар.

Шул көнне кичке алтыдан соң дневальный булып рядовой Зәйнуллин казармадагы тумбочка янына басты. Ярты сәгать чамасы узгач, бүген иртән әтиләре киткән өч хохол егете бастионнан казармага кайтып керделәр. Ятак урыннары янында бераз «мыдыр-мыдыр» килеп сөйләшеп утырдылар да, нәрсәгәдер шатланып көлештеләр. Берсе торып каптеркага китте. Озак та үтмәде, солдат капчыгы күтәреп иптәшләре янына кире килде. Капчыктан ике украин ипие һәм ике зур кисәк чучка мае—сало чыгарды. Салоның һәр кисәге 3—4 кило чамасы. Караватның ике ягына тезелеп утырдылар. Берсе артиллерия тесагы белән ипи кисте, икенчесе сало телә иде. Сало кискәне тик кенә утырган өченчесенә карап, елмаеп нәрсәдер әйтте. Лотфулла «татарин» дигәнне ишеткән кебек булды. Тик әһәмият бирмәде.

Хохолның берсе торды да дневальный басып торган якка арты белән басты. Һәм иелә төшеп нәрсәдер алды да, Лотфуллага таба килә башлады. Хохолның култык астында бербөтен зур түгәрәк, кабартып пешергән хохол икмәге, икенче кулында зур сало кисәге иде. Көлгән күзләрен дневальный булып басып торган Лотфулладан алмастан янына килеп җитте. Бер адым кала гына туктады. Беләге белән биленә кысып тоткан зур икмәкне дневальный тумбочкасына куйды. Шикәр кебек ап-ак салоны икмәк өстенә салды.

—Тебе, Магометанину, подарок от нас, от хохлов. Кушай на здоровье чушка сало. Тебе чушка сало. Магометанину! Ешь!

Зур уң кулы белән шапылдатып Лотфулланың сул кулбашына сукты да, иптәшләре янына китте.

Туктале, син!—диде Лотфулла.—Бик зур бит бу сало кисәге. Тоташы белән миңамени инде?

—Әййе. Бүләк сина. Аша. Сиңа. Аша. Тоташы белән синеке.

Иптәшләре янына барып җиткәч, өчәүләшеп казарма тәрәзә пыялаларын зенгелдәтеп тавыш чыгара-чыгара кычкырып көлделәр. Берсе, яшь бәреп чыккан күзен җиңе белән сөртә-сөртә, әйтеп ташлады:

Ешь, мусульманин! Твой Аллах на том свете тебя на сквороде будет жарить как это сало. Ешь, пока здесь и живой!

Лотфулла дөньяларын онытып көлгән өч хохолга елмаймаска тырышып карап алды да, кыныннан тесакны тартып чыгарды. Бисмилласын әйтмичә генә зур. түгәрәк ипидән калын итеп «кибән башы» кисеп алды. Аннан сон бармактан калынрак итеп ап-ак салоны зур кисәктән тесак белән кисеп аерды да, «кибән башы»ның киселгән ягына куйды. Тумбочканы ачты да, калган ипи белән салонын зур кисәген тумбочка эченә тыгып, аның ишеген япты. Ипи белән салоны ике куллап тотты да авызына капты. Ап-ак, таза тешләре белән ипиле салоны зур гына итеп тешләп өзеп аерды да, чәйни башлады. Ятаклары янында утырган өч хохол тып-тын булдылар. Көлешү, сөйләшү тукталды. Үзләре генә ишетелерлек итеп, акрын гына сөйләшә башладылар. Бераз гына вакыт узгач, сало белән ипине биргән Мыкола тумбочка янына килде. Күзләре йөгергәли, бите кызарып чыккан иде.

—Калган ипи белән салоны кире бир, чукындырылмаган морда Бир исән чагында.

Лотфулла чәйнәгәнен йотты да, җавап бирде:

—Мин бит син хохолдан сорадым, бик зур бит бу сало, барысы да минамы дип. Син бит салоны тоташы белән минеке диден. Бүләк диден. Ә бүләкне кире сорамыйлар. Әйдә, гуләй моннан. Алдыннан артын матур.

—Ах син татарская морда! Мин синеме!—Ун кулын йодрыклап сугарга кизәнде хохол.

Ә Лотфулла хохолнын ике күз арасына, үзенә малай чагында дәү әтисе Әбү Нәгыйм өйрәткән татар ысулы белән китереп «чәпәде». Уч төбе белән. Хохол идән буйлап 3—4 метр очты. Сикереп торды да акырып җибәрде:

—Татарин үтерә мине! Татари-и-ин!

Ятак янында баскан ике иптәше тумбочка янына ташланды

Лотфулла сул кулына алган ипи белән салоны дневальный тумбочкасы өстенә куйды да, бил каешынын сул ягында асылынып торган агач кыннан артиллерия тесагын тартып чыгарды. Аякларын азрак аерып басты. Ул бик тыныч иде:

—Килегез! Берәмләп килсәгез дә ярый, өчегез бергә килсәгез дә ярый Өчегезнең үлеме дә татар кулыннан булыр. Ну!

Ыргылганнарның берсе туктады Ыңгырашып идәндә яткан Мыколага торырга ярдәм итте. Бер-берсенә карашып алдылар да, өчесе бер булып кыска-кыска гына атлап дневальныйга якынлаша башладылар. Мыкола сул кулы белән борынын каплап тоткан—анын бармаклары арасыннан кан ага иде. Кулындагы тесак белән Лотфулла беренче итеп уртадагы хохолнын корсагын ярырга ниятләде. Хохол бил каешын ятакка элеп куйган, тесак каеш пряжкасына тимәячәк. Хохоллар ташлану ноктасына килеп җиттеләр дигәндә, алар артында тавыш ишетелде:

—Нинди ызгыш монда? Туктагыз!

Өч хохол артында ике кулын артка куйган капитан Бульон басып тора иде. Өч солдатта «Смирно!» бастылар. Бульон аларга бик җентекләп карады да Мы коладан сорады:

—Нәрсә булды сина? Кем сукты?

—Татарин Зәйнуллин, господин капитан. Татарин сукты!

—Татарин? Нәрсә өчен?

—Без ана үртәп кенә көлергә уйлап чучка салосы биргән идек аша дип Ул бит мусульманин. Ашамас диеп уйлаган идек. Кисеп алды да ашый да башлады. Мин кире алырга иткән идем, мина йодрыклап «чәпәде».

Капитан елмайган күзләрен Лотфуллага күчерде дә сорады Соравында кызыксыну иде.

—Син. Зәйнуллин. сало ашыйсыңмыни? Син бит мусульман, татар. Ә?

—Господин капитан! Мин 19 яшьтә чагымда бездән өч чакрымда яшәгән боярин немец Мердер имениесендә балта белән эшләп, абзарлар салышкан идем. Ул да бездән көләргә уйлап сало ашарга биргән иде Без, сигез татар, ашадык та бетердек.

Тумбочканы ачты.

—Менә салолары. Сезнең алда бирәм кире, алсыннар. Мина кирәге бер тиен. Берсе алды инде миннән. Сез кермәсәгез, бетерә идем мин аларны Алсыннар «бүләкләрен». .

—Бүләк диделәрмени?

-Әййе.

—Суя идеңме. Зәйнуллин?

—Суя идем, господин капитан Мин бит аларнын Аллалары булган ябрәйдән чыккан Христосларына тимим. Тимәсеннәр минем динемә

—Ала-ай!—диде Бульон —Еврей дисен. Христос бит минем дә Аллам

—Мин әйттем бит инде, сезнен Христоска тимим дип Һәркемнең үз Алласы.

Мыкола капитанга мөрәжәгать итеп:

—Господин капитан! Сало белән ипине алып китәргә рөхсәт итегез.

Бульон елмайды:

—Бүләкне кире алмыйлар, Галдун. Кире алмыйлар. Бирмә, Зәйнуллин. Ашап бетер. Үзен генә булдыра алмасан, урыс иптәшләренне сыйла.

Өч хохол га борылды.

  • Мин дә сезнен кебек украинец. Хохол. Тик беркайчан башка милләтләрдән көлгәнем, аларны мыскыллаганым юк. Тагын бер мәртәбә Зәйнуллиннан көлсәгез, йәисә үч алырга уйласагыз, сезнен өчегезне дә кирәкчә утыртырмын мин. Гауптвахтага!

Казармага кайткан солдатлар арасыннан Лотфулла «Пермяк соленые уши»ны чакырып алды. Елмаеп сорады:

—Сало ашыйсын киләме?

—Килә дисәм, нәрсә әйтерсең?

Лотфулла дневальный тумбочкасын ачты.

—Тот, Семен! Сало сиңа. Ашагыз дусларың белән..

Ярты сәгать тә үтмәгәндер, биш урыс солдаты бер ятакны уратып утырып хохоллар «бүләк иткән» ипи белән салы кисәген юк иттеләр—ашап бетерделәр. Көлешеп Лотфуллага рәхмәт әйттеләр.

—Ну и татарин! Каян алган бу кадәр шәп салоны? Татарда да чучка салосы була икән. Рәхмәт сиңа, Зәйнуллин.

—Исәнлеккә!—диде Лотфулла елмаеп.

Шул очрактан сон өч украин солдаты татар солдаты Зәйнуллиннан башкача беркайчан көлмәделәр һәм анарга бер генә начарлык та эшләмәделәр. Бергә хезмәт иткән соңгы ике елда бер-берсенә мөнәсәбәтләре ярдәм итүгә һәм солдат дуслыгына күчкән иде инде...

...Таза гәүдәле, юан беләкле ике татар егетен снарядларны чокырдан пушкалар янына күгәрә торган лебедкалар әйләндерергә куйдылар. Бер ай чамасы лебедка әйләндергәч, Лотфулланың солдат язмышы кинәт үзгәрде. Кичен ул Андрей Козубенко дигән хохол солдатының әйтеп торуын хат итеп язып утыра иде. Хохол укый да, яза да белми. Шулай булса да таза, көчле хохол егетен әлеге шул снарядны пушка янына күтәртә торган лебедка әйләндерергә өйрәтәләр иде. Хохолның күпсанлы туган-тумачаларына, агай-энесенә сәлам язып бетереп киләләр иде, аларга эндәшкән тавыш ишетелде.

  • Нәрсә эшлисез монда?

Батарея командиры капитан Бульон икән. Икесе дә торып «смирно»га басып каттылар.

—Өйгә хат язабыз,—диде Козубенко.

Әллә үзен яза белмисенме?—дип сорады капитан?

Юк. Грамотам юк минем. Укый да, яза да белмим.

Бульон Лотфуллага карады.

Зайнуллин! Синең русча белемен бармыни? Хатны русча язасын бит.

—Так точно. Русча. Дүрт кыш рус мәктәбендә укыдым мин —Каладамы?

—Юк, үзебезнең авылда.

—Ул рус авылы идемени?

—Юк, татар авылы. Анда дүртьеллык рус школасы бар. Шунда укыдым мин. 7

—Татар авылындамы?

—Так точно.

—Арифметиканы да беләсеңме?

—Беләм, дүрт гамәлне дә беләм. Гади һәм десятичная дробьны да беләм. Процентны да.

—Әнә ничек икән. Ярар, яз хатны. Мин синең турыда полк командирына хәбәр итим әле. Синен бит наводчик булырга белемен житәрлек. Әгәр полк командиры карар кылса, наводчиклыкка риза буласынмы?

Лотфулла аз гына уйланып торды да, җавап кайтарды:

—Прицельны өйрәнеп булырмы икән? Бик тә катлаулы бит ул.

Бульон елмайды:

Анын катлаулы икәнен син каян беләсең инде, ә?

—Наводчиклар күрсәттеләр.

Икенче көнне рядовой Зәйнуллин «во фронт» басып полк командиры полковник Тимофеев кабинетында тора иде. Полковник кызыксынган күзләрен солдатка текәде.

—Менә капитан Бульон синен дүртьеллык русча белемең бар, ди. Дөресме?

—Дөрес. Тик минем ул дүрт ел укыганга документым юк.

—Ни өчен?

—Авылдагы Тархан Тукаев бирдермәде. Мине учитель Байишев Казанга учительская школага җибәрергә теләгән иде. Тукаев каршы төште

—Нилектән?

—Казанда укып руска әйләнеп кайта ул дип.

—Дурак ул Тархан. Дурак.

Лотфулла дәшмәде.

Полковник бармаклары белән тыкырдатып өстәл тактасына суккалап алды да сорады:

—Наводчик булырга телисеңме, Зәйнуллин?

—Воля ваша, Ваше Высокородие? Ничек боерасыз бит!

—Яхшы. Бүгеннән алып полкнын наводчиклар командасына керү турында мин язма рәвештә боерык бирәм Анын начальнигы капитан Ростунов. Беләсен бит аны?

—Так точно. Жирән сакал, мыеклы.

—Ул японнарга каршы Порт-Артурда сугышкан. Шунда яраланган. Владивосток госпиталендә дәваланганнан соң безнең крепостька хезмәткә җибәрелгән. Пушкадан атарга өйрәнерсең. Сынау биргәч, аена биш тәнкә акча түли башларбыз. Аңламаган урыннар булса, сораулар туса, капитан Бульон да ярдәм итәр Ишетгенме, Николай Николаевич

—Так точно, Ваше Благородие. Ишеттем.

Шул көннән сон рядовой Зәйнуллин чокырдан снарядлар күтәреп менгерә торган лебедканын һәм лафетка утыртылган пушканың механизмнарын әйләндерүдән азат ителеп, наводчиклар төркеменә беркетелде.

Капитан Ростунов Йомшак холыклы һәм бик тә мәрхәмәтле кеше булып чыкты. Барлык солдатларга һәм унтер-офицерларга да «Сез» дип дәшә, фельдфебельләргә исеме, әтисенең исеме белән зурлап дәшеп сөйләшә.

Кальга эчендә ике катлы итеп урнаштырылган алтышар зур пушкадан торган ике батарея төзелгән. Кальга эчендә 12 калибрлы алты пушка батарея булып урнашкан. Шулар өстенә 10 калибрлы тагын алты пушка утыртылган. Уникесе дә казенный яктан (пушканың арты) корыла һәм төтенсез дары кулланып атыла. Шул 12 зур калибрлы пушкалардан башка алардан илле метрга уң якта 6 калибрлы япа-ялгыз тагын бер пушка утыртылган. Ул пушка снарядының авырлыгы 47 килограмм—өч потка якын, 13 чакрым ераклыкка ата. Һәм ул пушка крепостьта артиллеристларны атарга өйрәтү өчен кулланыла. «Учебная пушка» дип атыйлар. Анын прицелы зур калибрлы, егерме ике чакрымга ата торган пушканыкы кебек зурдан эшләнгән.
Шунлыктан сөсәү, ату принциплары барысы да зур пушканыкыннан аерылмый. Өйрәтү, күнегүләр шул «учебная пушка»да бара.

Лотфулла наводчиклыкка күчкәннән соң дүрт ай чамасы узгач, Кәшшафетдинның пушка атканда авызын ачарга онытканнан, ике колагының да пәрдәләре шартлап, ул бик каты саңгыраулана. Севастополь дингез госпиталендә ай ярым дәваланып ята да. табиб комиссиясенең «не годен к строевой службе в Российской армии» дигән карары белән үзенең мишәр авылына кайтып китә. Хезмәт итүе бер елга да тулмаган иде. Иртәгә китәсе көнне броня белән өсте капланган ике катлы батареядән ерак түгел бер эскәмиядә утырып байтак сөйләштеләр. Лотфулла дустына өч тәңкә акча чыгарып бирде:

—Кайтышлый, юл уңае бит, Эстәрлегә кереп әтигә биреп кит. Кашшафетдин акчаны алып түш кесәсенә сала.

—Ярар, Лотфулла, тапшырырмын. Кайтам бит инде.

Әллә ни сөйләшер сүзләр юк иде. Чөнки берсе баш белән дә һәм йөрәге белән дә инде туган авылында, ә икенчесе тагын өч елдан артыкка Керчь кальгасында урыс патшасының солдат хезмәтендә торып кала. Кашшафетдин хушлашырга дип кулын бирде дә, пышылдап диярлек әйтте:

—Син дә, Лотфулла, минем кебек пушка аткан чакта авызынны ачма. Сине дә җибәрерләр колакларың ишетмәс булгач...

Лотфулла аптыравын яшерә алмыйча мишәр дустына карады. Башын селкеде:

—Юк. Кәшфи! Мин эшли алмыйм андыйны. Гомерем буе колаксыз сангырау булып яши алмыйм мин. Минем өчен язгы тургайның сайравын бер мәртәбә генә булса да тыңлау үзе бер гомер ул. Юк! Хуш! Исән-сау кайтып жит. Мин солдаттан кайткач барырмын әле сине эзләп. Йөрешербез дуслар булып.

Аерылыштылар. Тик дуслыклары өзелмәде. Кәшшафетдин гомере буена киез итекләр басып кәсеп итте. Эстәрледән 15 чакрымдагы Карагыш исемле мишәр авылында, атнасына 4—5 кием киез итек басып, Эстәрле базарына шимбә базарына сатарга күтәреп килеп, Лотфуллада куна торган булды. 1930 елда дусты Лотфулла ярдәме белән «кулак булып» озатылудан котылып кала алды.

1981 елда Кәшшафетдин бабайга 95 яшь тулды. Ә минем әти 1965 елда 79 яшендә бу дөньядан китте. Мин Кәшшаф бабайны күрәсем килеп Карагош авылына киттем. Кәшшафетдин бабайның әбисе дә исән, үзе дә исән. Тик бик нык картайган, йончыган иде инде алар. Улы Нурый белән килене Зөләл (Дәрдемәнд нәселеннән) карый иде аларны.

Бабай да, әби дә ап-актан, саф-чиста итеп киендерелгән.

Икесен дә аерым бүлмәдән җитәкләп алып чыгып утырттылар. Нурый абый минем кем икәнне аңлатырга тырышып кычкырып-кьгчкырып әтисенә байтак әйтеп маташты. Тик бабай аңламады ахрысы. Әһәмияте буямады. Чәй эчәргә утырыштык. Нурый абый сөйли:

—Безнен ишегалды аркылы авыл инеше ага. Мин шуны будым да корбан балыклары җибәрдем. Буа ярында эскәмия бар. Көн җылы булса, шунда алып чыгып утыртабыз әтине. Балыклар йөзгәнне икешәр-өчәр сәгать карап утыра. Өйлә чәен эчә дә тагын «прогулкага» чыгып утыра. Аллага шөкер, күзләре әйбәт күрә. Бу юлы умарта корты янындагы икенче эскәмиягә утыртабыз Тагын утыра шунда кортларның умарта эченә кергәннәрен, чыкканнарын, очканнарын карап. Тимиләр кортлар, чакмыйлар. Алар да өйрәнделәр әтигә.

Килене Зөләл апа үзенекен өсти:

—Бик күңелле алар белән яшәве. Дүрт бала үстердек—бар да читтә, төрле
калаларда яшиләр. Кунакка кайтып-китеп кенә йөриләр оныклар белән. Әти белән әни безгә хәзер балаларыбыздан да артык. Холык ягы белән икесе дә сабый балалар кебек инде алар. Үзләре бик тә сабыр.

Күрдем. Утырдым. Чәй эчтек. Китәргә дип Кәшшафетдин бабай белән хушлашам. Кочаклыйм азрак. Көтмәгәндә карлыкканрак тавыш белән акрын гына итеп әйтеп куймасмы

—Кирч крипычы. Капитан Бульон. Лотфулланын төпчек улы бит син.

Күкрәктә йөрәк янына җылы йөгерә: таныды бит! Керчь кальгасы— Кәшшаф бабайның солдат хезмәте, әти—солдат дусты. Ә батарея капитаны Бульонны исендә тотунын да сәбәбе бар. Капитан рядовой Кәшшафетдин Гималетдиновны урысча әйткәнне аңламаган өчен йодрыклап сугып, берничә мәртәбә «урыс теле аңларга» өйрәткән. Бульон Кәшшаф бабай хәтерендә йодрыклы капитан булып үлгәнче исендә калган.

Әтиемнең солдат дусты Кәшшаф бабай, улы Нурый, килене Зөләл карамагында тагын өч ел яшәп. 98 яшендә бу дөньядан мәңгелеккә китте. Бик оста пима басучы, зур куллы, кин урынлы сангырау бабай иде. Карагыш мишәр авылында җирләнгән. Урыны оҗмахта булсын инде Алл аһ ы әкбәр!

...Өч айга якын Лотфулла Зәйнуллин наводчиклык һөнәренә өйрәнә. Николай Каммозев дигән Тверь карелы өйрәтә аны наводчик һөнәренә. Башта Каммозев бер кәгазь битенә пушка атканнан сон чыгып очкан снаряд траекториясен төшерә. Снарядның очу траекториясе көянтә кебегрәк кәкре була икән. Һәм анын еракка очуы снарядный пушка стволыннан чыккан тизлегеннән, көпшәнен озынлыгыннан һәм горизонтка карата нинди почмак ясап күтәреп куюыннан тора икән.

Николай Лотфуллага елмаеп карый:

—Әйдә, һавага чыгыйк. Мин сиңа снарядный очкан юлын—траекториясен күрсәтәм.

Чыгалар. Николай, булачак наводчикны крепостьның Керчь каласы ягына караган дивар янына бастыра. Кулына бик зурдан булмаган бер таш ала. Аны кулында сикерткәли дә. Лотфуллага күрсәтә

—Менә бу таш—снаряд ди. Мин кулны аска салындырып артка бирәм дә. кулны өскә селтәп ташны һавага ыргытам

Николай селтәнеп ташны һавага ыргыта Лотфулла карап торган якта тып-тын яткан зәңгәр төстәге диңгез иде Шул зәңгәр төстә ташнын очканы бик ачык күренә иде Ташны бер ыргытуда ук Лотфулла «траектория полета снаряда» дигән сүзләрне анлап ала. Алай ик-ән! «Траектория» икән таш очуы да. һәм снаряд аткач һавадан туп-туры очмый икән—ул «траектория» буенча оча икән.

Кәшшафетдин кайтып киткәннән сон, Керчь кальгасы артиллерия гарнизонында Лотфулла татарлардан үзе генә торып калды. Урысча ярыйсы гына сукалаганнан, аларча укый-яза белгәч, инде наводчиклыкка күчеп, «прицел», «траектория», «учреждение», «перелет», «недолет» дигән артиллерия терминнарын өйрәнеп, аларнын мәгънәләренә төшенеп. Лотфулла белем һәм һөнәр ягыннан бик нык үзгәрә башлады Капитан Ростунов өйрәткән пушка серләренә төшенеп, «учебная пушка»дан ата башладылар. Пушка янына чыгып, ана тотыныр алдыннан Лотфулла атнадан артык пушканын прицелын өйрәнде Диңгезгә караган ун як капка башына салынган һәм «Будка прицела» дип аталган кирпеч бина эчендә «Дольномер». «Угломер». «Панорама» дип аталган бик тә катлаулы—атканда туры тидерер очен траекторияне исәпләп чыгарыр өчен кулланыла торган артиллерия приборлары куелган. Наводчик булачак ярыйсы гына белемле җиде яна солдатка капитан Ростунов шул приборларның төзелешен сөйләде
һәм исәп-хисап уздырыр өчен алар белән ничек эш итәргә кирәклекне бик җентекләп күрсәтте. Солдатларны берәм-берәм шул дальномер, угломерлар, панорама артына утыртып исәп-хисап ясатты, аларнын башын эшләтте, хисаплатты.

Тәүге атна-ун көндә Лотфуллага бик авыр булды. Авылда тархан Гадкадыйр Тукаевның дүрт үгез жигелгән ике агач тәгәрмәчле тимер сабаныннан башка «механизм һәм прибор» күрмәгән, татардан чыккан ялчы егетнең, заманы өчен иң алдынгы пушкалар һәм механизмнар белән коралланган Яр артиллериясе крепостена хәрби хезмәткә килеп эләгеп, наводчиклыкка өйрәнә башлавы үзе бер могҗиза иде.

Дуңгыз ите белән килеп чыккан ыгы-зыгыдан соң капитан Бульон рядовой Зәйнуллинны пушка урнашкан, томаланган зур «Орудейное помещение» дип йөртелгән махсус бүлмәгә алып керде. Орудие кормасындагы диварга беркетелгән бер тимер ишекне ачты. Анда кечкенә бүлмә күренде. Бу— капитан Бульонный кабинеты иде:

—Кер, Зәйнуллин! Утыр! Сөйләшик!

Утырыштылар. Бульон үзенен эш өстәле артына кереп утырды. Бүлмәдә тәрәзәләр юк. Һава алмаштырыр өчен аш тәлинкәсе зурлыктагы, тышка— диңгез ягына чыга торган түгәрәк бер тишек кенә бар. Өстәлнең сул ягында берничә бүлектән торган агач шкаф. Китаплар куяр өчен махсус ясалган ахрысы. Бүлекләргә төрле калынлыктагы, төрле зурлыктагы китаплар тезеп куелган. Капитан күңеллеләнгән коңгырт күзләре белән өстәлнең уң ягында басып торган Лотфуллага карады. Азрак кына елмайды да, сүз башлады:

—Менә нәрсә, Зәйнуллин. Полк командирына син минем өстән жалу белән кергәнсең икән.

Нәрсәдер әйтергә теләгән Лотфулланы сул кулын азрак күтәрә биреп туктатты.

—Утыр менә шушы урындыкка.

Солдатны утыртты.

—Соңрак әйтерсең сүзенне. Мине тынла башта. Әйдә, без синең белән килешү төзик сүз белән. Башкача бер-беребезгә кул күгәрмик. Мин үзем бик үк начар кеше түгелмен. Тик Порт-Артурда физически да, психологик- мораль яктан да бик нык ватылдым, изелдем мин. Шуңа әсирлектәге түбәнсетүләр дә өстәлде...

Дәшмичә, өстәл өстенә карап уйланып торды. Елмайды:

—Полковник миңа әйтте синең тәкъдимне.

—Син мина әйтеп тор, мин татарча бердән унга кадәр сүзләр белән саннарны язып алыйм. Син полковникка әйткән метод эффективно булырга ошый. Баш миен эшләтә бит, чыннан да. Татар сүзләрен искә төшерергә тырышып, мидә киеренкелек тудыра. Әйдә, әйт, мин язам.

Алдына кәгазь салып, кулына каләм алды.

Лотфулла башлады.

—Урысча «один» или «единица». Татарча—«бер».

—Как, как?

—Урыс телендә йомшак «е» авазы юк. Безнеңчә «бер», «через «е» говорится: «бер».

Дальше, «два»—урысча, татарча—«ике»...

Соңгысы—«десять». Татарча «ун». Иң җиңеле инде монысы—«ун»

-Ун! Ярар,—диде Бульон -Син, Зәйнуллин, әйдә, бердән унга кадәр кабаланмый гына һәрбер авазны ачык итеп әйтеп санап чык.

Лотфулла санарга тотынды:

—Бер, ике, өч,. . тугыз, ун.

Тугыз, ун! Так, так! Тугыз, ун! Хорошо! Тугыз, ун! Ну-ка. тагын бер тапкыр сана әле.

—Була ул. Бер, ике, тугыз, ун.

— Һм! Тугыз, ун! Тугыз, ун. Бик матурдыр сезнен телегез, ә. Зайнуллин?

—Андый матур тел башкача юк, господин капитан. Ә жырла-ар искиткеч!..

Азрак икеләнеп торды да, өстәде:

—Сезгә ярарга тырыша Зәйнуллин дип уйлый күрмәгез. Татар җырлары белән сезнен украин җырлары гына ярыша алалар. Тик сезнен җырлар да. безнен татар җырларына җитешә алмыйлар.

—Син каян беләсен безнен украин җырларын?

—Кичке аштан сон крепость ишегалдындагы юан тирәк төбендә украин солдатлары җыелып җырлыйлар. Күпләр алар—егермегә якын Иллә дә җырлары матур инде!

Капитан Бульон татар сүзләре белән «бердән—унга» кадәр саннарны язып алганнан сон, бер генә очракта да рядовой Зәйнуллинга сугу түгел, авыр сүз дә әйтмәс булды Шулай да солдатларга ике-өч тапкыр сукты Берничә ай үтүгә, капитан Бульон солдатларга сугудан бөтенләй туктады. Тагын байтак көннәр үткәч, каршына честь биреп «строевой шаг» белән атлап килгән рядовой Зәйнуллинны полк командиры туктатты:

—Остановись, Зайнуллин! Хезмәт ничек бара9

—Яхшы, господин полковник!

—Пушкадан атасыңмы? Тидерәсеңме?

—Атам! Тидерәм! Капитан Ростунов бик риза миннән. Рәхмәт сезгә!

—Капитан Бульон өчен сиңа рәхмәт, Зәйнуллин. Син өйрәткән унга кадәр татарча санау белән ул бит, чын-чынлап төзәлеп килә. Баш авыртуы да ныклап кимеде ди. Төсе дә яхшы якка үзгәрде анын Рәхмәт сина

—Әйбәт, алай булгач, господин полковник.

—Әйе, әйбәт.

Бульонный хәлен аңлатты.

—Өч баласы бар анын. Зурысына сигез генә яшь. Гимназиянең беренче сыйныфына укырга китте Ә кечкенәсе өч айлык кына Капитан каты авырып китсә, ул балаларны карарга башка кеше юк.

—Бәлки ярдәм кирәктер.

—Син ничек ярдәм итә аласын инде ана, солдат9

—Нигә ярдәм итмәскә, ди. Мичкә ягар өчен утын кисәргә, ярырга, ташырга. Бәлки йорт эшләре бардыр. Аннан бит мин бик яхшы балта остасы да..

—Эшләргә денщигы бар анын Рәхмәт сүзенә Хуш

Честь бирде дә, полковник китеп барды

Ә өч көн узгач рядовой Лотфулла Зәйнуллинны каравылда торганда килеп чыккан вакыйга өчен гауптвахтага утырттылар

Разводящий унтер-офицер Озеров аны постка алып барып, сакка куйды Сакчы ул сакчы инде Кулда, патроны патронникка җибәрелгән кыска артиллерия карабины Бил каешында—тесак, өстә—шинель, аякта—итек, башта—козырексез түгәрәк «блин» Йөр постта, кара, тыңла. берәүне дә якын җибәрмә. Тик разводящий белән сак начальнигын гына кертергә ярый постка.

Төнге сәгать бер үгеп, вакыт икенчегә киткән иде Склад алдында гына, тонык кына булып бер генә электр лампасы яна Ә биш-алты метр читгәрәк исә дом-карангы. бернәрсә дә күренми Өстәвенә, сентябрь төне болытлы, җилле һәм юеш. Яңгыры юк. тик Кавказ ягыннан дингез аша искән салкын
жил күп итеп дым алып килә. Жил сөякләргә кадәр үтеп, туңдыра. Жил тавышыннан башка бер ят тавыш та юк иде. Алмашынырга байтак вакыт бардыр әле—сәгатьтән артыграк дип уйлады часовой. «Туңдыра башлады, ә җылынам дип йөгерергә ярамый. Часовой бит». Шул уйларны өзеп складның ун ягында, тәбәнәк кенә итеп чәнечкеле тимерчыбык сузган якта, кемнеңдер мышный-мышный пост ягына килгәне ишетелде. Часовой муенын суза биреп, колакларын торгызып, тыңлады. Чыннан да, берәү постка кереп килә. Үзе мышный, үзенең аяк тавышлары да ишетелгәндәй була өстәвенә. Часовой «Устав артиллерийской службы»ны исенә төшерде:

—Стой! Кто идет?!

Теге һаман килә бит! Жавап бирмичә һаман мышнап килүен белә. Үзе төн караңгылыгында күренми дә бит әле ул. Тагын бер кычкырды Лотфулла:

—Стой! Кто идет?!

Жавап тагын юк.

Устав таләп иткәнчә икенче төрле итеп кычкырды:

—Стой! Стрелять буду!

Туктарга уйламый да, «мышный-мышный» килә һаман.

—Стой! Стрелять буду!

Тавыш килгән җиргә чамалап карабинын төзәде дә, часовой карабин курогына басты. Гарнизон тынлыгын бозып ату тавышы яңгырады. Аткан якта ыңгырашкан тавыш чыгарып зур гәүдәле берәү жиргә ауды. Мышнау да, атлау да тукталды. Карабинны яңадан корып, аткан ягыннан күзләрен алмыйча, нәрсәдер ишетергә тырышып катып калды. Тирә-як тып-тын иде.

Арттан, каравыл бинасы ягыннан, йөгергән аяк тавышлары ишетелде. Ике солдат иярткән разводящий унтер-офицер Озеров караңгыдан килеп чыкты.

—Нәрсә булды? Кемгә аттың?

—Кем икәнен күрмәдем. Әнә берәү теге яктан постка кереп килә иде. Мышнаганы, атлаганы ишетелде. Кычкырып карадым: «Стой! Кто идет!», «Стой! Стрелять буду!» Ә ул һаман кереп килә. Тавышка карап бер аткан идем—егылды бугай. Керүдән дә туктады, кире дә китмәде. Инде мышнамый да. Киткәне дә ишетелмәде. Барыгыз, карагыз! Миңа посттан китәргә ярамый!

Бер солдатны сакчы янында калдырып, икенчесен үзе белән ияртеп, унтер-офицер Озеров, Лотфулла күрсәткән якка китте. Аз гына вакыт узгандыр, Озеров кычкыра:

—Зәйнуллин! Самсоновны үз урынына калдырып тор. Монда кил.

Барып җитәргә ике-өч адым кала, Озеров Лотфуллага, чиләк белән салкын су койган кебек итеп, «яңалык» әйтте:

—Син бит, дурак, полк командирының сыерын атып үтергәнсең. Идиот! Нишләтә инде ул безне иртәгә иртән? Ә?

Лотфулла җилкәсен генә җыерды:

—Белмим. Нәрсә эшләтсә дә эшләтер. Мин караңгыда күрмәдем ул сыерны.

—Полк командирына сөйләрсең боларны. Әйдә, киттек! Мин сине посттан алам. Самсонов кала синең урынга.

Каравыл бинасына кайттылар. Каравыл начальнигы разводящий докладын тынлап бетерде дә, посттан алынган рядовой Зәйнуллинга боерык бирде:

—Карабиныннын патроннарын ал. Патронташка сал да өстәлгә куй. Карабиныңны пирамидага урнаштыр. Бил каешыңны, чалбар каешыңны икесен дә сал, өстәлгә куй. Кесәңдәге барлык нәрсәләрне өстәлгә бушат.

Кулъяулыгыңны гына калдыр. Булса.

Господин полковник сине иртәгә сыерын аткан өчен нәрсә эшләтер? Белмим. Ләкин башыннан сыйпамас дип уйлыйм мин. Ә хәзергә, иртән полк командирына доклад ясаганчы, мин сине гауптвахтага утыртам! һәм син инде аннан 15—20 тәүлексез чыкмассың дип уйлыйм.

Кырыйдарак басып торган унтер-офицер Озеровка ымлады:

—Ябып куй гауптвахтага, аерым камерага! Хәзер үк.

Озеров Лотфулланы гауптвахтаның бер генә сәкеле камерасына япты да, чыгып ишекне шалтор-шолтыр китереп бикләп алды.

«Бирде, Ходай! «Гауптвахта» дигәннәрен дә күрдек... Урыс патшасына хезмәт итә-итә, безнең татар башына тагын ниләр төшәр?»

Чишенеп тормады, итекләрен генә салып идәнгә куйды да, сәкегә менеп ятты. Мендәр, юрган кебек нәрсәләр юк инде ул. Тик ике иске шинель генә диварда эленеп тора иде. Үзенең шинелен баш очына салды. Теге иске шинельләрнең берсен астына җәйде, икенчесен өстенә ябынды. Гапкадыйр Мәгъзүмгә яз көннәрендә сабанда йөргәндәге сынар мөгезле кызыллы-аклы зур үгез күз алдына килде. Арыса буразнага ята иде дә, күпме кыйнасаң да тормый иде. «Бармы икән әле дә! Шулай арыса, бүген дә ятамы икән?»

Үгезне исенә төшереп елмайды. «Ходай кушмаган эш булмас әле!» дип бисмилласын укыды да, тирән йокыга талды

Дәвамы киләсе санда