Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮКЛӘР ШАҺИТ

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

Америкалыларда

Без «аяклы» кибән астыннан йокы туйдырып чыкканда, унбишенче апрель иртәсе үзенен сәер тынлыгы белән каршы алды. Шылт иткән аваз юк. Сугыш вакытында снаряд, бомба шартлавына ияләнгән колак мондый гайре табигый тынлыкны кабул итә алмый. Күнел сиземләве монын юктан гына түгеллеген, асылында ниндидер сер булырга тиешлеген искәртә. Зур саклык белән якындагы тыкрык буенча авыл урамына төштек. Урамнын аргы башыннан безгә таба килүче ике хәрби күренде. Алар ниндидер чит телдә туктарга кушып кычкырдылар. Немецлар түгеллеге сөйләмнәреннән һәм кием­нәреннән беленә. «Америкалылар булырга тиеш», дип уйладык җиңел сулап. Хәрбиләр, яныбызга килгәч, шикчел караш белән баштанаяк кыяфәтебезне, өс-башыбызны күздән кичерде. Алар безнең элекке әсирләр икәнлегебезгә төшенделәр булса кирәк, үз телләрендә тагын сорау бирделәр. Аңламыйча тик карап торабыз. Берсе тиз генә якындагы йортка кереп, аннан икенче бер хәрбине ияртеп чыкты. Бусы урысча яхшы сукалый икән, сорау арты сорау яудырырга кереште. Иренмичә, тулырак җавап бирергә тырыштык. Чөнки киләчәк язмышыбызны хәл итүдә бу америка хәрбиенең шактый зур роль уйнавын чамалый идек. Алар безнең сөйләгәннәрдән канәгать калды булса кирәк, бер-берсенә баш селкеп: «Йез, олрайт»,—диештеләр. Урам буйлап үтеп барган автомашинаны туктатып, дустанә елмайган хәлдә, машина әрҗәсенә менеп утырырга куштылар. Тылмач ролен башкаручы, урысча белә торганы, хәзер безне моннан тугыз чакрымдагы Вирдаво дигән шәһәргә алып барып, андагы кунакханәгә вакытлыча яшәргә урнаштырачакларын әйтте Иректә булуыбызга күңел ышанмый, шатланып кычкырасы, биисе-җырлыйсы килә. Әллә ничә көн ач торып, хәлсезләнүебезне дә онытып, каян шундый көч кил­гәндер. машина әрҗәсенә сикереп мендек. «Ә» дигәнче инде Вирдавода идек. Автомобиль союзниклар армиясенең ниндидер часть штабы урнашкан бина алдына килеп туктады. Штабка кереп тиешле теркәүләрне узганнан сон, ике йөз метрлар чамасы ераклыктагы бер ресторанның икенче катындагы кунак­ханәдән бер бүлмә күрсәттеләр. Тик «Әгәр немецлар кызыксынса, без—амери­калылар, дип әйтерсез» дип кисәтеп куйдылар. Төрле хәл булырга мөмкин, чөнки Вирдавоны әле кичә генә дошманнан азат иткәннәр. Ресторанга алып төшеп әйбәтләп сыйлаганнан сон, кабат, билгеләнгән бүлмәгә менеп, ял итәр-

Дәва.чы. Башы 8 санда

 

гә мөмкин икәнлеген әйттеләр. Сонгы көннәрдәге нерв киеренкелеге өстенә союзникларнын туклыклы ризыклары, «аш астына» тотып куйган йөз грамм виски аракысы рәхәт изрәтеп, айдан артык рәтле урын-җир күрмәгән гәүдәгә кешечә ял сорый иде. Крахмалдай ак җәймәләр җәелгән караватларга сузылып ятып, тирән йокыга талдык.

Икенче көнне тан белән коридорда тавышлар ишетеп уяндык. Мин башта үземнең кайда икәнлегемне аныша алмыйча яттым. Никтер һаман да Пилау- да әсирлектәдер, фашистлар төрмәгә яна партия әсирләрне китергәннәрдер, менә-менә ишек ачылып китәр дә, аларны камерага кертерләр кебек тоелды Бәхеткә, алай түгел. Чиста урын-җиргә, «тек-тек» итеп стенада вакыт санаучы сәгатькә күзем төште. «Иректә ич без, иректә!» дигән сөенечле уйдан бөтен гәүдәм буйлап җылы дулкын йөгерде. Саша да уянган икән

—Хак, торабызмы инде?—диде ул акрын гына,—Русча сөйләшәләр, безнеке­ләр түгелме икән?—Метелкин ияге белән тавышлар килгән якка ымлады

Йокы туйган, тамак тук, әлегә баш исән—адәм баласына үзен бәхетле сизәр өчен күп тә кирәк түгел. Торып, яткан урыныбызны җыештырдык та, юыну бүлмәсенә чыктык. Анда, көзге каршына басып мәш килеп кырынучы Бобров. Буянов, Бондаренколарны күргәч, әллә ничә еллар күрешмичә торган туганнар шикелле кочаклашып күрештек. Минем күземә шатлык яшьләре бәреп чыкты «Лагерьдан качкач ничек булды?» дип сорашулар башланды. Кәефләр тагын да күтәрелеп китте. Юынып-чистарынып, аскы каттагы ресторанга төштек. Анда безне ике америка хәрбие каршы алды. Итагатьле итеп кайсы өстәл артына утырырга икәнлекне күрсәттеләр. «Ну культура да сон боларда!»—дип уйладым союзникларга сокланып,—Аш-суны да ашыкмыйча, тәртибе белән генә чыга­ралар. Боларга җитәргә ерак шул әле безгә.

Ашап-эчкәннән сон мунчада юынып чыгарга тәкъдим иттеләр. Немецларның «OS» тамгалы киемнәрен салдырып алып, алар урынына һәркемгә размерына карап уңайлы костюм-чалбар бирделәр. Башка эшләпә дә кигәч, чын джентель­менга охшап калдык. Урамда хәрби патруль тоткарламасын өчен вакытлыча пропуск белән тәэмин иттеләр.

Фаҗига

Мен тугыз йөз кырык дүртенче елнын беренче августында заводтан полкка ТУ-2 тибындагы яна самолетлар кайтып бетте. Әлеге очкычта очу күнекмәләре алу көндез генә түгел, төннәрен дә дәвам итә. Айдан артыкка сузылган өйрәнү­ләрдән сон фронтка китәр көннәрдә килеп җитте. Элекке экипаж командиры быз лейтенант Сазонов яралану алганлыктан, медицина комиссиясе аны ТУ-2дә очарга яраксыз дип табып, җиңел типтагы самолетка күчерде Штурманны да башка экипажга билгеләделәр, аның урынына лейтенант Плюхинны куйдылар Элекке экипажыбызның радисты Сысоев иде. ул да алышынды—Захаров фами­лияле берәү радист булды Шулай итеп, әүвәлге экипаждан бер мин калдым. Яна командир—лейтенант Куликов—әлегә сугышчан очу күнекмәләре булмавына карамастан, экипажның мәхәббәтен яулап өлгерде Чөнки ул логик фикерле, сабыр һәм салкын акыллы командир, катлаулы хәлдә дә каушап калуны белми, аннан чыгу юлын таба торган кеше

Өйрәнүләр төгәлләнгәч, дивизия штабыннан Литваның Шауляи шәһәре янын­дагы аэродромга очарга әмер алынды һава торышы начар булу сәбәпле, полктан беренче торкем поезд белән егерме бишенче августта озатылды. Яңгырлар егерме икенче сентябрьгә кадәр сузылды. Көннәребез аэродромда, болытлар таралуын көтеп үтә. Беренче мөмкинлек туу белән эскадрильялар һавага күтәрелергә әзер Ниһаять, егерме икесе көнне бөтен полк белән зәңгәр күккә күтәрелдек. Ләкин йөз километр чамасы үгү белән юлыбыз кабат янгырлы районнарга эләкте Бусы

6. .К. У • J* и

 

начар: дикъкатьне икеләтә арттырып очарга туры килә. Чама белән ярты араны үткәч, яңгыр катыш карлы полосага кердек. Монысы инде тагы да яманрак. Эскадрильяга җир өстенә якын төшеп очудан башка чара юк. Хәлләр шулкадәр катлауланды ки, күпмедер вакытка координатларны югалтып тордык. Ярый әле болытлар сыегаеп, аста сирәгәйгән урманнар, кечкенә авыллар шәйләнә башла­ды. Алда бер шәһәр пәйда булды. Эскадрилья командиры капитан Либатюк шул шәһәр аэродромына төшеп утырырга дигән карарга килде. Чөнки инде кич якын­лашкан, ә очуны дәвам итү төнлә генә түгел, көн яктысында да зур тәвәккәллек сорый иде. Әйләнә-тирәсен урманлык чолгап алган аэродром шәһәр янәшәсендә генә, эскадрилья командиры кай тарафтан төшүнең куркынычсызрак булуын ачыклар өчен аэродром өстеннән күзәтү очышы ясап, машинасын унышлы гы­на төшереп утыртты. Ул инде кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып баш очында селки—бүтәннәргә ни рәвешле төшәргә икәнлеген күрсәтүе. Башка самолетлар да бер-бер артлы, тимер кошлар кебек командир әмеренә буйсынып, үзләренә күрсәтелгән урынга төшеп куна башладылар. Инде һавада ике генә очкыч кал­ды. Алар да шул ук маневрны башкарганнан сон, аэродромда үзләренә тиешле урында тукталып, тынып калырлар. Тик шунда башка сыймаслык коточкыч хәл булды: бер ТУ-2 аэродром читенә якынлашканда биеклекне дөрес алмады, анын шассилары озын нарат агачларының ябалдашларына эләкте. Ул, сөрлеккәндәй, кинәт тизлеген югалтып, агачларны сындыра-сындыра әллә кайларга атылып барып төште. Аланлыкта басып, гайре табигый хәлне шаккатып күзәтеп торган барлык экипаж членнары дәррәү шул якка ташланды. Күз алдыбызда коточкыч манзара ачылды: корпусы бөкләнеп-йомарланып беткән самолет икегә аерыл­ган, башлары һәм аяк-куллары өзелгән экипаж командиры лейтенант Грибанов белән очкычның технигы бер читтә ята, ә штурман һәм укчы-радист катапульт- тан сикереп өлгергәннәр. Икенче көнне һәлак булганнарны тан белән Едриие (каланың исеме шулай) шәһәре зиратына зурлап күмдек. Сугышчан иптәшләр истәлегенә залплар яңгырады, эскадрилья командиры һәм кайбер башка очучы­лар нотыклар сөйләде. Корбаннарны инде берничек кайтарып алып булмый, нинди мәгънәсез үлем .

Аэродром янәшәсендә генә Ходикин дигән уртача зурлыктагы авыл бар. Ул—елга буйлап сузылган. Су буендагы авылларга хас олы гына су тегермәне сураеп утыра. Агач улаклы буасында чабак балыклары йөзеп йөри. Суы үтә күренмәле чиста, эре балыкларның төптә йөргәннәренә хәтле күренә. Буа аша чыгуга урман белән капланган таулык башлана. Аэродром шул таулыкның ачык өлешендә. Грибанов самолетының бәрелү көче коточкыч зур булуын, моторы илле метр ераклыктагы буа ярына килеп төшүен күрсәтә. Двигательдән аккан май һәм бензин калдыклары зур тап булып буа суын каплаган.

Ходикин авылында яшәүчеләр аз калган. Кайсылары партизаннарда йөреп, фашистларның каратель отрядлары белән бәрелешләрдә һәлак булган, кайберәү- ләрне, партизаннарга булышасыз дип, атканнар һәм асканнар, ә яшьрәкләрне Германиягә эшкә куып алып киткәннәр. Безне фатирга керткән өлкән яшьтәге йорт хуҗасы чәчләрне үрә торгызырлык хәлләр турында сөйләде.

Һавалар һаман ачылмады, яңгырлар көчәя генә барды. Мондый хәлдә очып китү турында уйлашлы да түгел. Азык яклары болай да такыр иде. ашарга калма­ды диярлек. Ярый әле һәр экипажга коры паёк—«НЗ» бирелә, ачтан интекмәс өчен беренче вакытка ул ярап куя. Тик аның күләме зур түгел, шоколад, печенье, шикәр, балык консервысы ише ризыклардан гына гыйбарәт. Ә тамакны алдап булмый, ул ашарга сорый Читтән продуктлар китерүгә дә өмет юк, әлеге дә баягы һава торышы комачаулый. Аптырагач, буадан балык тотып, уха пешерү хәстәренә керештек. Тегермәннән он алып, икмәк тә пешерттеләр. Тик, эскад­рильядагы алтмышлап кешене туйдыру өчен болар гына җитми иде.

Ходикин авылында бер атна яшәгәннән соң гына яңгыр болытлары арасын­
нан кояш күренде. Кояш артыннан ук, ертык болытларны аралап. «Дуглас» самолеты түбәнәйде дә, килбәтсезлегеннән уңайсызланган шикелле, аэродром читенә төшеп туктады. Ниһаять, безгә ярдәм килде. «Дуглас» очучыларга һәм техникларга азык-төлек, самолетларга ягулык һәм кислород запасы төяп ки­тергән. Очкычларны җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп, двигательләрен хутка җибәргәнче, көзге көн кояшы офык читенә якынлашты. Вакыт соң булганлыктан, Шауляй аэродромына очуны икенче көнгә калдырдылар. Шулай да ике экипажның членнарын «Дуглас»ка утыр­тып, Двинск каласына кадәр очарга боердылар. Алар арасына мин дә эләктем. Союзникларнын «тихоход»ына дивизия штабыннан югары чиндагы берничә офицер утырып килгән иде, без озатучылар ролен үтәргә тиеш булып чыктык. Двинскига җиткәндә тәмам кич булды. Икенче көнне тагын яңгырлар башла­нып, моннан да, Ходикиннан да очкычлар бары тик өч көннән сон гына һавага күтәрелә алды. Без шул ук «Дуглас»та, ниһаять, сонгы очу ноктасы—Шауляйга октябрь ае башларында гына барып җитә алдык.

Вәхшилек

Кунакханә ресторанында америкалыларның деликатес ризыклары белән сыйланып яту бер нәрсә, безне әсирлектән коткарырга ярдәм иткән урыс һәм украин кызларының язмышы ничегрәк булды икән? Капитан исәнме? Әнә шул уйлар күңелемә тынгылык бирмәде. Бобровлар белән күрешеп, иртәнге чәйне эчкәннән сон, дөресрәге, кулларыбызга пропуск тоттыруга ук, Метелкинга үзе­без качкан лагерьга барып килергә тәкъдим иттем. Саша каршы килмәде.

Лагерьны барып күргәч, «ялгышып килдекме әллә, улмы бу, юкмы?» дигән сорау белән гаҗәпләнеп бер-беребезгә карадык. Лагерьны танырлык түгел иде: капкадан кергәндә, безне ябып тоткан мунча бинасы авыр снаряд тиеп, ватык кирпеч өемнәренә әйләнгән; ишегалдында да снаряд чокырлары күренә, хәрби булмаган әсирләр тотылучы баракларның да кайберләре ярым җимерелгән. Кап­кадан берничә көн элек кенә безгә кайнар аш һәм култык астына «OS» тамгалы кием кыстырып ташыган кызларның берсе чыгып, инемә каплангач кына шул лагерь икәнлегенә ышандык. Батыр йөрәкле кыз менә ниләр сөйләде

—Тәрәзә тупсасы аша унсигез әсир сикереп төшеп, аларны озатып торучы капитан, инде качарга дип, шул тупсага менеп басуга, ишектән ике сакчы йөге­реп керде. Алар беравыздан «һальт!» дип кычкырып җибәрделәр һәм тәртипсез рәвештә автоматларыннан ут ачтылар. Фашистлар шулкадәр котырынганнар иде, автомат магазиннары бушаганчы атуларын дәвам иттеләр. Мескен капи­танның гәүдәсендә тишкәләнмәгән урын калмады. Ул шулай да бина эченә түгел, тырышып-тырмашып тышкы якка егылды, качасы килү теләге көчле булгандыр инде. Конвоирларның калганнары да йөгереп керде, бина эче акы- ру-бакыру авазлары белән тулды. Берничә сакчы качучыларны эзәрлекләп китте, икесе һәм тагын ике офицер биредә калды. Алар кызларның, борын төбеннән, буташтырып, әсирләрне качыруын берничек гафу итә алмадылар. Арада дәрәҗәсе ягыннан ин өлкәне үзе белән елмаеп немец телендә сөйләшкән кызны кичекмәстән табып китерергә кушты. Офицерның әмере минут эчендә үтәлде. Фашист, төкерекләрен чәчә-чәчә, Людмилага ниләрдер әйтеп акырын­ды. Тик Люда дәшмәде, бары нәфрәт тулы күзләре белән немецка төбәлде. Конвой башлыгы кобурасыннан пистолетын тартып чыгарып, анын башына ике тапкыр атты. Миләре чәчрәп чыккан кыз бетон идәнгә тәгәрәде Мин бу хәлләрне тәрәзә аша күреп тордым. Фашистлар качуда ярдәм иткән тагын бер­ничә кызны стена буена бастырып атып үтерделәр. Мин бар көчемә бараклар ягына йөгердем. Баракларда калган барлык әсирләрне шундый язмыш көтә иле. Бәхеткә, шулчак союзникларнын туплары атарга кереште һәм немецлар ният­
ләрен чынга ашырырга өлгерми калдылар. Ә икенче көнне америкалыларның мотопехотасы лагерь территориясенә бәреп керде —Бу кызнын сөйләгәннәрен тынлап торуы авыр иде.

—Капитанның жәсәде кайда?—дип сорадык. Кыз, безне мунча урыныннан ерак түгел бер калкулыкка алып барып, кызгылт балчык өеменә кадап куелган тактага күрсәтте:

—Менә ул.

Лагерь складыннан буяу сорап алып, капитанның исем-фамилиясен, үлгән елын язып куйдык. Кызганычка, штурмовиклар полкында эскадрилья команди­ры булган бу иптәшнен туган елы безгә мәгълүм түгел иде. Исән калганнарның күңеле шат, алар бәйрәм итәләр. Өсләреннән «OS» тамгалы киемнәрне салып ташлаганнар да, складтан үзләренә яраклы киемнәр табып алып кигәннәр. Ла­герьдагы сак хезмәте өчен тәгаенләнгән складта кияргә генә түгел, тукланыр өчен дә әллә ниләр бар. Метелкин белән мине кыстый-кыстый алып кереп, төрле ризык һхәм эчемлекләр белән шыплап тутырылган өстәл артына утыртты­лар. Урыс рухы шундый бит ул: моннан алда кычкырып еласа, икенче мизгелдә шатланып-көлеп, жырлап-биергә мөмкин. Бәлки, шулай дөрестер дә. өч көнлек дөнья ич. Шактый кызмача хәлдә, соң гына кайтырга чыктык. Патруль-фәлән туктатмады, кунакханәдәге бүлмәгә кайтып, йомшак мендәрләргә баш төртүгә, йоклап киткәнбез.

Икенче көнне иртәнге чәй янында мин барлык иптәшләргә штурмовик-ка­питан белән булган хәл турында сөйләп бирүне бурычым санадым. Без—әсир­лектән качып исән калган 18 кеше—гомеребез белән капитанга бурычлы идек. Барыбыз аягүрә басып, капитанны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

—Ә беләсезме, әсирлектән коткарылган совет кешеләре нәрсәләр сөйләде,—ди­де Бондаренко,—моннан ерак түгел хәрби әсирләр өчен концлагерь бар икән, дөресрәге—булган. Шунда коточкыч вәхшилекләр кылынган. Хәер, аларны да үз күзләрен белән барып күрү яхшырактыр. Теләүчеләр булса, рәхим итегез.

Бондаренко, Метелкин, мин һәм тагын берничә иптәш концлагерьны барып карарга булдык. Анда җитәргә 100 адымнар кала борынга укшыткыч ис килеп бәрелде. Чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган лагерь террито­риясенә якынлашкан саен начар ис көчәйде. Авыз-борыннарны кулъяулык белән капларга туры килде. Яман истән алай гына да котылырга мөмкин түгел, ике ип­тәш тыела алмыйча укшырга кереште. Андыйларга монда урын түгел—концлагерь ишегалдыннан борылып чыгып киттеләр. Ә озын һәм киң итеп эшләнгән плацта­гы (ишегалды) күренеш чәчләрне үрә торгызырлык иде. Капкадан кергәч тә сул яктагы тимерчыбык киртә буенда моннан ике-өч көннәр элек кенә фашистлар тарафыннан атып үтерелгән әсирләрнең мәетләре аунап ята. Аларның саны 50- бОлап булыр. Бүген апрельнең 19ы гына булса да, Германиядә көннәр эссе тора, үлекләр өстендә чебеннәр кайнаша. Каралып һәм кабарып шартлар чиккә җиткән мәетләрдән чыккан ис тыннарны буа. Үле гәүдәләр киртә буенда гына түгел, бөтен плац буенча таралган. Бер кырыйдагы чүп түгә торган баз хезмәтен үтәүче зур кот- лаван да мәетләр белән тулган. Анын өстендә шулай ук чебен болыты бөтерелә. Лагерь сакчылары, күрәсең, союзниклар армиясе Вирдавоны штурмларга керешер алдыннан ашыгычлык белән хәрби әсирләрне автомат һәм пулеметлардан ут ачып кырырга керешкән. Котлаванга ыргытылганнары алданрак юк ителгәнгә охшый, чөнки араларында кибеп, мумиягә әйләнә язганнары да күренә. Вандализм актын башлап, хәлсез әсирләрне юк итүе жинел шул—тимерчыбыклы киртәләрнең дүрт почмагындагы дүрт вышкадан сакчыларга эре калибрлы пулеметлардан берничә минутта әллә ничә йөз әсирне кырып салу берни тормый.

Әсирләр яшәгән берничә барак тезелеп киткән. Аның беренчесенә якынлаша­быз, ишекләре ачык. Бусагадан атлап керү белән, тораташ кебек катып калдык. Безгә ачылган күренешне тел белән генә аңлатырлык түгел. Баракның җир идә­
ненә буеннан-буена калын итеп салам түшәлгән, анын өстенә җиде рэт мәетләр салынган, алар өстенә нарат жердалары җәелгән, жерда өстенә кабат—салам. Һәм бу салам мәет—жерда әрдәнәләре алты кат хасил итеп, уг төртеп яндырырга әзерләнгән. Бу турыда бер читтә әзерләп куелган ике чиләк бензин, бер чиләк керосин ачык сөйли. Газаплап һәм атып үтерелгән совет әсирләренең гәүдәләрен уг төртеп яндырырга җитешмәгән фашистлар, палачларнын үзләрен союзниклар гаскәре килеп туздырган. Без, сугышта күпне күргән биш ир-егет, тавышсыз гы­на елыйбыз. Чөнки мондый кыргый күренешкә йөрәк түзми, ан һәм акыл аны кабул итми. Барак диварына акбур белән кемдер урысчалап: «Биредә сигез мен ярым рус хәрби әсире!» дип язып куйган. Авыр хисләр астында, борыннан кулъяу­лыкларны алмыйча гына, икенче баракка юнәләбез. Аннары өченче, дүртенче һәрберсендә шул ук күренеш. Унике баракта биш меннән алып ун менгә кадәр үтереп ташланган адәм балалары, кемнәрнеңдер газизләре, фашистлар тарафын­нан җинаять эзен югалтыр өчен, сөякләренә кадәр яндырырга әзерләнеп куелган. Үле гәүдәләре генә калган булса да, туганнар каберлегендә урын алырга тиеш алар. Тик менә союзниклар бу мәшәкатьле эшне үз өсләренә алырлармы, әллә кремацияләүне кулай күрерләрме? Һәрхәлдә, әлеге проблеманы сузарга ярамый, инфекция таралып, әллә нинди чирләр килеп чыгуы ихтимал

Сон дәрәҗәдә кырылган кәеф белән кайту ягына борылдык. Кунакханәгә кайткач та. өске киемнәргә сеңгән мәет исе бетмәде. Аптырагач, аларны салып, шифоньерда эленеп торган башка киемнәр кидек. Бәхеткә, киемгә кытлык юк. Запаста костюм-чалбар, күлмәк, эшләпә, ботинка гына түгел, галстукларына кадәр бар. Безнең карамакка американнар җиңел машина бирделәр Алар безне рестораннарында көненә оч тапкыр туйганчы ашату белән генә чикләнмичә, беткәннән-беткәнгә виски, затлы сигаретлар һәм башка төрле азык-төлек белән тәэмин итү ягын да кайгырттылар. Әнә, әле хәзер дә Бобров бер америкалы сол­дат белән машинага утырып каядыр китте һәм озак тормыйча әйләнеп тә кайтты. Машинаны тутырып деликатеслар төяп кайтканнар Һәркайсыбызга алтышар банка итле макарон, дүртәр банка печенье һәм конфет өләштеләр. Бишәр банка колбаса, яшел борчак һәм бәрәңге катыштырылганы да бар икән әле. Боларга өстәп бишәр кап сигарет белән унар кап шырпы бирделәр. Каян килә икән сон совет кешеләре империалист дип кенә белгән янкиларга шундый юмартлык0 Га­җәпләнүебезнең чиге юк. Банкаларны ачу механизмы да гаять унайлы һәм җиңел көйләнгән, һәр калай савыт өстендә махсус тартып ача торган ачкычы бар

Шулай да мондый рәхәтлекләр озакка бармады, 22 апрельдә кунакханәдә яшәп ятучы, әсирлектән котылган очучыларны һәм танкистларны союзниклар штабына Америка генералы әңгәмәгә чакырды.

Шяуляйда

Шәһәр сугыштан нык зыян күргән. Күп йортлар җимерелгән, яндырылган Җимерелмичә калганнарынын да стеналары дары сөременнән һәм төтеннән каралып, котсыз булып күренәләр. Стратегик әһәмияткә ия олы күперләрне генә түгел, фашистлар чигенгәндә вагракларын да шартлатып киткәннәр Кала, инглиз язучысы Герберт Уэлснын җирне марсианнар басып алуын сурәтләгән мәгълүм фантастик романындагы күренешне хәтерләтә

«Дуглас* ишеген ачып трап куюга, җиргә төшәргә ашыктык Аэродромда безне алдан поезд белән киткән полкташлар көтеп тора иде инде Җыелышып казармага киттек. Стеналары ядрәләр тиюдән шадраланып беткән, ике катлы кызыл кирпеч бинаны казарма иткәннәр Аның тәрәзә пыялалары исән калмаган диярлек ыржаеп торган өлгеләрне фанера кисәкләре белән каплаштырганнар. Казарма’эче сал кынча булса да, чиста, әлегә аз кеше яшәгәнлеге сизелә Яна килүчеләр белән мәзәккә охшаш хәл дә булып алды

—Карыныгыз ачкандыр, ашханәгә кичке ашка барып килегез,—дип тәкъдим иттеләр. Никтер, элекке килгәннәрдән кем дә булса озата барырга ашыкмады. Ашханә шактый читтә, анда барганда көн яктылыгы сүнеп бетмәгән, һәм сүзгә мавыгып, кайсы урамнардан үтүебезгә игътибар итмәдек. Ә кайтырга чыкканда октябрь төне дегеттәй караңгылык белән каршылады. Күктә ник бер йолдыз сыңары, урамнарда ник бер ут әсәре күренсен. Кем әйтмешли, уңда, сулда, алда, артта кругом караңгылык. Шауляйга фронт якын булганлыктан, дошман авиациясе һөҗүменнән сакланып, йорт тәрәзәләрен, ут яктысы төшәрдәй баш­ка объектларны төнгә яхшылап маскировкалыйлар икән. Шуңа без кызык та, кызганыч та хәлдә калдык. Хәер, таркаулыгыбыз өчен үзебезне әрлисе, чөнки сугыш вакыты законнары буенча якындагы торак пунктларны гына түгел, ә фронттан меңәр чакрым ерактагыларын да маскировкалау турындагы махсус күрсәтмәне әле беркемнең гамәлдән чыгарганы юк. Капшанып диярлек атлый­быз. Шулай да кайбер тәрәзәләрдән саран гына яктылык саркый, ул бәрелмәс өчен ориентир хезмәтен үти. Казарманы эзләп тапканчы ике сәгатьләп вакыт үтте. Иптәшләр борчылып көткәннәр. Талчыккан кыяфәтле биш кешенең бер­бер артлы ишектән керүен күргәч, кайсыдыр бер җор теллесе:

—Кайтмаслар дигән идегез, әнә ич кайтканнар,—дип шаяртты. Шул җитә калды, казарма эчен дәррәү көлгән авазлар күмде. Без дә үзебезнең төнге «ма­җараларны» сөйләп көлдердек.

Һавалар һаман ачылмады. Казармадагы бертөрлелек тә туйдыра. Ашханәдә иртәнге чәй, төшке аш, кичке аш. Көндезге ял сәгатьләрендә «кызыл почмак»та домино, кәрт сугабыз, китергән почтаны караштырабыз. Хат алучылар җавап хаты яза. Көн саен диярлек аэродромдагы очкычлар янына барып, һәр экипаж члены үзенә беркетелгән эш урынын тәртипкә китерә. Мин инде әллә ничәнче мәртәбә пулеметны, пушканы сүтеп җыйдым, аларны майладым. Дошман бе­лән бәрелештә йөзгә кызыллык китерерлек булмасын, яшәү белән үлем арасы аларнын төзеклеге белән үлчәнә.

Октябрьнең унөче көнне, ниһаять, болытлар таралды. Икенче көнне бөтен һава дивизиясе белән дошманның диңгез порты урнашкан шәһәргә авиаудар ясарга әмер алынды. Инде сугышчан очышларда катнашмаганга да бишбылтыр. Йөрәк урынында түгел. Мона кадәр йөздән артык һава операциясен баштан кичерергә туры килсә дә, тәүге тапкыр самолетка утыргандагы кебек дулкын­ландыра. Гел шулай, чөнки бер очыш икенчесеннән нәрсәседер белән барыбер аерыла. Берьюлы бөтен һава дивизиясе белән очу сирәк күренеш.

Менә инде өч төстәге сигнал ракетасы да һавага чөелде. Дежур офицер флажокларын селти. Эскадрильялар берсе артыннан берсе югарыга күтәре­лә. Дивизия тулысы белән һавага күтәрелгәч, көз көне кошларның җылы якка киткәнен хәтерләтеп аэродром өстеннән очып үтте дә, истребительләр урнашкан аэродром ягына таба курска ятты. Алар озата барырга тиеш. Бик күп самолетларның тәртип белән тезелеп очуы грандиоз күренеш. Ул бигрәк тә җирдән караганда шулай. Звенолар—эскадрилья, эскадрильялар—полк, ә полклар дивизия хасил итеп оча. Дивизиянең тезелү тәртибе биниһая зур өчпочмакны хәтерләтә. Югарыдан зур чикерткәләргә охшап күренгән истреби­тельләрнең ишле төркеме ашыгыч төстә өскә күтәрелеп бомбардировщиклар өчпочмагының як-якларына тезелде. Безнен полкны дивизия командиры үзе җитәкли һәм ул төркемнен авангардында оча, ә эскадрильябыз тәртип буенча санаганда—икенче. Шул «тугызлык»нын сул як звеносында безнен ТУ-2 урын алган. Аэродромнан күтәрелеп ерак китәргә дә өлгермәдек, болытлы полосалар очрый башлады. Визуаль карап бару мөмкинлегеннән мәхрүм итүче болытлар «патшалыгы»на килеп керүгә, очкычларның бер-берсеннән җепкә тарттырган кебек ара саклаулары югала. Андый чакта радистларга эш арта, эфир, саклык чаралары күрергә кирәклеге, аерым экипажлар, звенолар, эскадрильялар һәм
полклар бер-берсеннән дистанция ераклыгын артгырыргатиешлеген искәрткән боерыклар белән тула. Болытлы районнар артта калды, Галәветдиннең серле лампасындагы җен тылсымы белән хәрәкәткә китергәндәй, очкычлар кабат тыгыз сафларга җыелдылар. Фронт линиясенә якынлашканны аста янган авыл­лар. куе төтенгә күмелгән җимерек калалар ачык күрсәтә

Американнардан аерылу

Америка генералы безне ачык йөз белән каршылады. Утырырга тәкъдим итте. Янында тылмачы да бар. Ул ике фронтта сугышучы гаскәрләрнен тиздән кушылачагын. Кызыл Армия белән алдан килешенгәнчә, совет хәрби әсирлә­ренең үзләренекенә тапшырылачаклары турында әйтте.

Ана кадәр Вирдаво һәм Цвикаво шәһәре тирәсендәге концлагерьда тотылган әсирләрнең барысын бер урынга—Цвикаво янындагы концентрацион лагерьга тупламакчылар икән. Бу безнен өчен күңелсез яналык иде. чөнки саллы өле­шебез 1941 елда ук әсирлеккә төшерелгән һәм алар арасында төрле кеше бар. Өч-дүрт ел элек әсир төшкәннәр күбесенчә хәрби тәртипләрне һәм. гомумән, тәртип дигән нәрсәне онытып бетергән, алар арасында анархия хөкем сөрә. Хәер, бу турыда без икенче көнне, бөркәүле машинага төяп, Цвикаводагы ла­герьга алып барып бушаткач кына белдек. Концлагерьның ишегалды бик зур, бараклар да күп. Монда газаплаулар, атып үтерүләрдән исән калган унбиш меңләп кешене туплаганнар. Арадан югарырак дәрәҗәле офицерларны эчке тәртипләр белән идарә итү өчен сайлап куйганнар. Әмма, кагыйдә буларак, старосталарның күрсәтмәләрен тыңлаучы юк диярлек. Аерым төркемнәр үз­баш булып яши, аларнын үз җитәкчеләре бар Андый төркемнәр арасында еш кына «аңлашулар» булып ала, пычакка пычак килгән чаклары сирәк түгел. Әнә шундый куркынычлы җирдә гомеребез өчен калтырап, егерме өченче апрельдән алтынчы майга кадәр яшәдек. Алтысы көнне, көн кызулыгыннан әлсерәп Бобров, Буянов, Бондаренко. Метелкин һәм мин якындагы күлдә су коенып кайттык. Барактагы урыннарыбызга сузылышып яткан гына идек, бер танкист-лейтенант йөгереп кереп

—Иптәшләр, Җиңү! Әле генә радиодан ишеттем.—дип сөенче алды. Куануы­бызның чиге булмады, күзләрдәге шатлык яшьләрен сөртә-сортә кочаклашып, бер-беребезне котладык. Миллионлаган корбаннар исәбенә яулаган бу җинүдә безнен дә өлеш бар ич.

Союзниклар үзләрендә Жиңү хөрмәтенә зур банкет уздырдылар Анда без дә чакырулы идек. Америкалылар штабында тәрҗемәче булып эшләүче совет лейтенанты банкеттан сон безнең янга килде һәм сер итеп кенә.

— Иртән иртүк мин сезне алырга килермен һәм Кызыл Армия контрольлек иткән территория ягына чыгарга булышырмын Карагыз аны. башка төркемдә- геләргә белдерә күрмәгез, югыйсә, хәлләрнең катлауланып китүе бар-Мең тугыз йөз кырык өченче елда фашист әсирлегеннән качып, француз партизан­нары ягында сугышып йөргән, күп маҗаралар кичергәннән сон союзникларга килеп кушылган лейтенантның без—очучыларга хөрмәте зур иде. ,

Сигезенче май көнне тан белән, алдан сөйләшенгәнчә, шыпырт кына лагерь биләмәләрен калдырып, әйтелгән урынга килдек. Анда инде кабина түбәсенә эре калибрлы ике пулемет беркетелгән өсте бөркәүле «студебеккер» машинасы котеп тора иде Унсигез кеше анын әрҗәсенә менеп утыргач, машина кузгалып китте Асфальт юл белән Химница шәһәре ягына таба җилдерәбез Ара якын түгел Шулай да юлда хәвеф-хәтәр очрамады. Хнмнинага җитәргә алты чакрым кала машина юл читенә чыгып туктады.

-Килеп җиттек,—диде шофер янәшәсендә урын алган лейтенант кабина­дан чыгын,--Моннан алты чакрым киңлектәге нейтраль зона башлана, аина-
ры Кызыл Армия чистарткан җирләр. Без бу чиктән кире борылабыз, ә сезгә калган юлны җәяүләп үтәргә туры килер. Тик сак булыгыз, кораллы фашист төркемнәренә юлыкмагыз,—дип, лейтенант безнен белән саубуллашканнан сон «студебеккер»ына утырып китеп барды. «Бар инде дөньяда яхшы кешеләр,—дип уйладым америкалыларга хезмәт итәргә калган лейтенант артыннан карап. Без ана беркем түгел, ә шулай да кыен вакытта хәлебезгә кереп, ярдәм кулы сузарга тырыша, сугыш беткәндә генә, бәхетсезлегебезгә күрә, әсирлеккә төшүебезнең әллә нинди катлаулыклар китереп чыгару ихтималын яхшы чамалый. Ә бит союзниклар үзләре белән сөйләшмичә шундый «маҗаралар» оештыруын белеп алсалар, ин ким дигәндә дә хәрби хезмәттән куарга, хәтта хөкемгә тартырга мөмкиннәр. Исән-сау гына йөри күр инде, лейтенант».

Юлда төркем-төркем немецлар очрый башлады. Тик алар коралсыз, әсир­леккә бирелергә барулары, күрәсең. Химницага җитәрәк, тимер юл күпере янында, безнең төркемне ике совет сугышчысы туктатты.

—Туктагыз, урыныгызда калыгыз!—дип боерды алар.—Сез кемнәр һәм кая барасыз9 Коралыгыз бармы?—дигән сораулар белән күмеп ташладылар. Шикчел караш белән һәрберебезне баштанаяк күздән кичергәч, элекке совет сугышчылары булуыбызга ышандылар бугай, күпер астына урнаштырылган телефон аппаратыннан каядыр шалтыратырга керештеләр. Аларнын өзек-өзек аңлатмаларыннан штабларына булырга тиешлеген чамаладык. Тик тегендә безне күрергә бик атлыгып тормыйлар иде, моның шулай икәнлеген кызылар- миячеләрнең кырыс кыяфәтләре күрсәтеп тора.

—Сезгә шәһәр комендатурасына барырга куштылар,—диде иңнәренә сержант погоннары такканы.—Анда менә болай барасы, карта укый беләсезме?—сер­жант әллә кайдан гына шәһәр картасы тартып чыгарды һәм аның өстенә иел­де.—Хәер, очучы халкы картада ориентировканы кемгә караганда да тизрәк таба торгандыр инде.

Бондаренко белән Буяновнын күзләре сержантның бармагы артыннан урам һәм тыкрыкларны, кварталларны истә калдырыр өчен дикъкать белән картага текәлде. Шулай да без ул көнне комендатурага барып җитә алмадык. Урам ту­лы техника, төрле гаскәри берләшмә сугышчыларының күплеге хәрәкәтне нык тоткарлый. Һәркайда поход кухнялары төтенли. Гармун тарталар, кычкырып җырлыйлар, бииләр. Тамак ягын кайгыртасы булмады: солдат ашын да, ботка­сын да мулдан ашаттылар. Бер уңайлы урын табып, шунда төн кундык.

Мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы май таны атты. Бу көн киләчәктә тарихка совет халкының фашистлар Германиясен Бөек Ватан сугы­шында Жинү көне булып кереп калачак һәм ул ел саен тантаналы төстә билгелә­неп үтеләчәк. Әлегә басып алынган немец җирендәге немец шәһәре йоклый, кичә кичтән генә шау-гөр килеп күңел ачкан гаскәриләр дә йоклый. Без саклык белән генә комендатураны эзләп урамнардан юлыбызны дәвам итәбез. Юлда очраган патрульләр кем һәм кая баруыбызны тәфсилләп аңлаткач җибәрәләр. Комендатураны эзләп тапканда кояш шактый югары күтәрелгән иде.

Химница шәһәре коменданты полковник Иванцов әйтүенчә, безнен унсигез кешелек төркем хәрби әсирләр эшелоны җыелып беткәнне көтәргә тиеш икән. Бу күнелле хәбәр түгел, чөнки бер ай тоткынлыкта булганнарны кырык бер, кырык икенче елны ук әсирлеккә төшкәннәр белән бер рәткә куюлары яхшыга илтмәячәк. Верховный башкомандуюшийнын әсирләрне сатлыкҗаннар, дип исәпләргә дигән махсус әмере бар һәм аларга карата «Смерш» сугыш вакыты законнарын куллана. Әгәр өч-дүрт ел концлагерьда булганнар белән бер иләктә иләсәләр, озак срокка ГУЛАГ лагерьларына эләгүен бик тә ихтимал. Шуның өчен мона сөенмәдек, көендек. Арадан телгә оста офицерларга Иванцов белән
сөйләшүләрдә бөтен осталыкларын эшкә җигәргә туры килде. Полковник аты яшьтәге кеше, хәлебезгә керде тагын, немецлардан трофей итеп алынган зур гына санитар автомашинасы бирү өстенә. складтан берничә көнгә җитәрлек азык-төлек белән дә тәэмин иттерде. Төштән сон төркемебез автомашинага төялеп шоссе юл буенча Дрезденга таба җилдерә иде инде. Химнииадан унбиш чакрымнар киткәч, артыбыздан җинел машинада пехота өлкән лейтенанты куып җитте. Ул лагерьдан Химницага безнен белән бергә килгән һәм немецча бераз сукалаганлыктан. Иванцов аны үзенә ярдәмче итеп алган иде. Өлкән лейтенант күп итеп затлы ризыклар, эчемлекләр китергән, юлдан читгәрәк куаклыктагы яшел аланда тукталып табын хәстәрләргә тәкъдим итте

—Әсирлектә ачлыгын да. ким-хурлыгын да байтак татыдык, туарылып бер ял итик әле,—диде ул. Шатланып ризалаштык. Тәмләп ашап-эчеп. кичкә кадәр ял иткәннән сон. янә сәфәр чыктык. Өлкән лейтенант безне Дрезденга кадәр озатырга алынды. Тик без ул көнне союзниклар авиациясе бомбага тотып сон- гы йортына кадәр җимерә язган бу калага барып җитә алмадык, пехота офице­рының. машинасы чыгымлый башлап, анын моторында казына торгач, җиргә караңгылык инде. Дрезденга җиде чакрымнар ераклыкта ачык кырда кунарга туры килде. Юллар хәвефле булганга, чиратлап икешәр кеше кизүлек иттек

Тан сызылуга Бобров белән Буянов әллә каян гына газогенераторлы машина табып алып кайттылар. Чәй әзерләп эчкәч, юлга кузгалганчы, азрак тагын черем итеп алырга булдык. Өлкән лейтенант Бобров шул машина эченә кереп ятты, ә сержантлар Метелкин. Мазин һәм мин якындагы чия төбенә сузылдык. Әле йокыга оеп кына бара идем, каты шаулашкан тавышка сискәнеп уяндым. Ни күрим: генераторлы машина дөрләп яна. Сикереп торып шул якка ташландык Без килеп җиткәндә башкалар ашыга-кабалана ут капкан машинаны янәшә тор­ган санитар машинасыннан читкә этеп азапланалар, бер-ике кеше кабинадан чыгып өлгерә алмаган Бобровны өстерәп чыгару белән мәшгуль. «Ни булды да. ни булды», дибез берни аңламыйча. Аннары белдек: «чуар йөрәкләр» һәркайда табыла, йокысы килмәгән берничә иптәш генератор ярдәмендә санитар маши­наны кабызырга уйлаган, арадан берсе автомобильнең артына чыгып, ут ягырга көйләнгән мич капкачын ачкан, ә аннан көлтәсе белән ялкын бөркелгән Бу хәлләр мизгел эчендә булганга, кабинада йоклап киткән Бобров ишекне ачып җиргә сикерергә дә өлгермәгән. Анын бит-куллары нык пешкән, чиләнеп кы­зарган тәнендә куыклары кабарып тора. Якындагы торак пункт мелсанчастена илтеп салырга туры килде. Сәфәребез уңышлы башланмады, ахыры ни белән бетәр, хәерле булсын. Дрезденга җиткәч, комендатураны эзләп таптык. Анда безгә Беренче Украина фронты штабының биредә икәнен әйттеләр, шунда барырга киңәш иттеләр. Урамда беренче очраган подполковниктан сорашып белешкәннән соң фронт штабына киттек. Штаб урнашкан бина комендатура­дан ерак түгел икән, машинаны кабызып тормадык, җәяү генә барырга булдык Өер белән керү килешми. Бондаренко. Буянов. Иванченко һәм тагын бер танкист-лейтенант эчкәре үттеләр, калганнарыбыз тышта калды Көткәндә вакыт акрын уза, иптәшләрне көтеп инде алҗыган идек—ниһаять күренделәр Тик алар сөенечле хәбәр алып чыкмады, очучы составка Икенче Украина фронты штабына барырга кушканнар, ә танкистлар монда каласы икән. Һава дивизиясенең кайда урнашуы турында гомумән әйтергә теләмәгәннәр Хәер, бусы аңлашыла, кулларында америкалылар биргән пичәтле кәгазьдән башка берни булмаган кешеләргә кемнең тәфсилле аңлатма бирәсе килсен Шикле элементлар тирә-якта болай да мыжгыган. Шулай итеп Пилаудан бирле бергә күп михнәтләр кичергән танкистлардан аерылырга туры килде Бүтән әллә күрешәбез бу тормышта, әллә юк. Язмыш дигәнен кызык инде көтмәгәндә очраштыра һәм көтмәгәндә генә аерып та куя адәм балаларын

Машинабыз янында аптырашып басып торганда янәшәбезгә кин җилкәле.
озын буйлы очучы майор килеп туктады.

—Бондаренко, шайтан алгыры, син түгелме сон бу?—дип телгә килде майор кин елмаеп. Бондаренко да аны бер күз ташлау белән танып алды.

—Иптәш майор, нинди җилләр белән?—дип, ул кочагын җәеп майорга таба атлады. Танышлар кочаклашып күрештеләр. Сораштырулар китте. Кырык бе­ренче елны Бондаренко очучылар мәктәбендә укыганда майор аларның укыту­чылары булган. Күрешмәгәннәренә дүрт ел үтсә дә, бер-берсен тиз таныдылар. Сөйләшә торгач күп нәрсә ачыкланды. Майор безгә Икенче Украина фронты штабын эзләп вакыт уздырмаска кинәш итте.

—Берлин тирәсендә һава дивизияләре күп, сезнен дивизия кергән өченче һа­ва армиясе дә шул тирәдә,—диде ул мәсьәләгә ачыклык кертеп. Майор киңәшен тотып туры Берлинга юнәлдек. Асфальт юл күп урыннарда ватык, шуна тизлек зур түгел. Берлинга якынайган саен юл кырыенда янган машиналар, хәрәкәт­сез тимер өеменә әверелгән танклар ешрак очрый. Әнә немец танкы өстенә үрмәләгән безнен атаклы Т-34, коточкыч алыш күренешен гәүдәләндереп, сонгы талпынуында тынып калган. Агач колга башында такта кадаклап, биш, алты мен һәм аннан да зуррак саннар язылган билгеләр юл янәшәсендәге тәбәнәк калкулыкларда күзгә чалынып кала. Болары фашистлар ашыгыч төстә атып үтергән совет хәрби әсирләренең каберлекләре. Туганнар каберлеге. Күзләргә ирексездән яшь бәялә, тамак төпләренә төер утыра. И-их, каһәрләнгән сугыш, миллионнарча кешенен вакытсыз гомерен өзден, күпме хатыннарны тол, бала­ларны ятим иттен! Фашизмга беркайчан да аклану булмаячак.

Без Берлиннын үзенә кермәдек, әйләнеч юл буенча анын көнчыгыш өлешенә чыктык. Комендатураны тапсак та, вакыт сон булганлыктан, анда кагылып тормыйча, комендатура карамагындагы янәшә бинада төн үткәрдек. Документ- фәлән сорап аптыратмадылар. Үзара киңәшләшкәннән сон, комендатура белән бәйләнешкә кермичә, иртүк кабат юлга кузгалдык. Өйрәнеп җиттек: очраган бер пропуск пунктын кырыйдан әйләнеп узабыз. Югыйсә, хәлләрнең нинди юнәлеш аласын әйтеп булмый.

Риппин дигән шәһәргә җиттек. Монда уналтынчы һава дивизиясенең штабы урнашканлыгын әйттеләр. Үзебезнеке турында берәр хәбәр ишетеп булмасмы? Шундый өмет белән Бондаренко. Буянов һәм күрше полктан тагын бер лейте­нант штабка киттеләр. Шактый озак торсалар да, алар аннан күңел җылытыр­лык хәбәр белән кайтмадылар. Тукталган урында кунарга туры килде. Иртәнге чәй хәстәрләп йөргәндә яныбызга бер очучы офицер килеп, кемнәр булуыбыз, кая баруыбыз белән кызыксынды.

—Бәлки, мин ярдәм итә алырмын,—диде ул. Ана кыскача гына башыбыз­дан кичкәннәрне аңлаттык. Дивизиябез штабын эзләп йөрүебезне әйткәч, майор:—Сезнең дивизия Польша җирендә,—дип сөендерде, планшетыннан картасын чыгарып, Польшаның көнбатышындагы бер шәһәр аэродромына төртеп күрсәтте. Болай булгач эшләр күпкә җинеләя инде, дивизияне тиз та­барбыз Шундый канатлы уйлар белән машинага бензин юнәтеп, тиз арада Риппин шәһәрен ташлап киттек. Тик күңелсезлек тә килеп чыкты. Биш-алты чакрымнар китәргә өлгермәдек, машинанын бер як көпчәге шартлады. Туктап, тәгәрмәч эзләүдән башка чара юк иде Бондаренко белән Буянов бер якка, Метелкин белән мин икенче якка безнен өчен хәзерге вакытта алтыннан да кадерлерәк булган көпчәк дигән хикмәтне эзләп киттек. Күптән түгел аяусыз сугышлар булып узган урыннарда кыр тулы ватык техника, эзләп ерак барасы да юк. Янмыйча, янтаеп яткан җимерек машиналар да бихисап. Эзләнә торгач, санитар машинабызга яраклы тәгәрмәч юнәтү озак вакытны алмады. Берне генә түгел—икене! Көпчәкләрне машина күчәреннән сүтеп алгач, Метелкин берсен, мин икенчесен тәгәрәтеп, асфальт юл кырында калган машинабыз янына ашык­тык. Без кайтканда Бондаренко белән Буянов күренмиләр иде әле. Алар да ике­
сенә ике көпчәк тәгәрәтеп кайтып җитте. Шулай итеп машинабызга кирәкле бер тәгәрмәч урынына дүрт тәгәрмәчле булдык. Көпчәк алыштыру озак вакыт алмады, һәм менә без тагын юлда. Автомашинаның як-якларына кызыл хач төшерелгәнлектән, безне туктатмыйлар, эчтә кемнәр утырганы күренми. Немец­лар төзи беләләр шул, СССРда сугышка кадәр ике полосалы юллар, ай-һай. булды микән, анысы икеле, ә менә Германиядә андый асфальт юлларны күп урында очратырга туры килде. Кичкә кадәр хәтсез ара үттек. Төн караңгылыгын япканда Биргиндор дигән зур гына немец авылына ял итәргә туктадык. Икенче көнне таң белән кузгалдык. Тик Биргиндордан ерак китәргә дә өлгермәдек, ма­шинабыз бер-ике тапкыр «чах-пох» итеп алды да, сүнде. Бензины беткән икән. Бондаренко белән Буянов бензин эхтәп киттеләр. Озак көтәргә туры килмәде, алар ягулык ташучы ниндидер машинага утырып кайтып та җиттеләр. Бензо­воз шоферы яхшы хром курткага, бак тутырып ягулык салырга ризалашкан. Ун-унбиш минуттан кабат асфальт юл буенча җилдердек.

Польшага кадәр чыгарга туры килмәде, көннең икенче яртысында мон­нан ерак түгел аэродром булуын белдереп, һавага күтәрелүче һәм, киресенчә, җиргә түбәнәюче самолетлар еш күзгә ташлана башлады. Аэродромга өч-дүрт чакрымнар чамасы калгач, каршыга велосипедка атланган берәү очрады. Бу вакыт машинабыз автотрассадан нәни юлга борылган, ә велосипедлы кеше юл бирәм дип, кырыйга чыккан һәм җәяүләп атлый иде. «Чү, бу бит Кураев, әллә күзем ялгыш күрә инде? Юк, ялгыш түгел. Каршыбызга очраган велосипед­лы—безнен полк эскадрильясының элемтә башлыгы өлкән лейтенант Кураев иде. Мин янәшәмдә утырып баручы иптәшләремә:

—Егетләр, карагыз әле, Кураев ич!—дип кычкырып җибәрдем. Бондаренко. Буянов, Метелкин мин күрсәткән якка карап, шулай ук Кураевны таныдылар.

—Кураев, иптәш өлкән лейтенант!—дип кычкырып җибәрделәр беравыздан. Кайсыларыдыр кабинаны дөбердәтергә кереште. Шофер янәшәсендә утырган Иванченко белән күрше дивизиядән булган лейтенант аны танымыйлар һәм шуңа күрә машинаны туктатмауларына гаҗәпләнәсе юк. Машина шып тукта­ды. Ишекне ачып бер-бер артлы җиргә сикердек. Гаҗәпләнгән Кураев күзлә­рен киң ачып каршысына йөгерүче кешеләргә төбәлгән. Ул башта ниндидер ят кешеләрнең аның фамилиясен әйтеп кычкыруларына гаҗәпләнгән булса, таныш йөзләрне күргәч, күргәненә ышанмады булса кирәк. Аңлавыбызча, без­не күптән үлгән яки хәбәрсез югалганнар исемлегенә керткәннәр иде. Янына килеп, Александрны төрле яклап кочаклый, үбә башлагач кына, ул моның төш түгел, өн икәнен анышты.

—Сез исәнмени, сез исәнмени, кадерлеләрем?—дип кабатлады бертуктау­сыз. әле беребезнең, әле икенчебезнең иңнәреннән кысып. Ул тавышсыз гына елый иде.

Яңадан полкта

Кураев, барасы җиренә бармыйча, кире борылды. Санитар машинасы белән полк урнашкан авиашәһәрчеккә кайтып төшкәч, полкташлар аннан ким гаҗәпләнмәде. Эскадрильядагы элекке дуслар, танышларның шатлануына чик-чама юк иде. Башка эскадрильяныкылар да килеп шатлык бүлеште. Күп тә үтмәде, полк командиры сәясәт буенча урынбасары капитан Роганецны һәм эскадрильябыз командиры капитан Лысенконы ияртеп килеп җитте. Ике ка­питан да полкта күптән түгел генә хезмәт итә башлауга карамастан, очучылар арасында зур ихтирам казанып өлгергәннәр. Безнең исән булуыбызга башка­лардан ким шатланмадылар. Алар артыннан ук полк адъютанты капитан Дулов һәм штабнын башка офицерлары күренде. Дулов нишләптер мине күптәннән үз итә иде, килгән уңайга кочаклап алды:

—Кайттыңмы, улым, менә яхшы булган,—диде аталарча аркамнан сөеп. Ул моны берәү газиз баласыннан күпмедер вакытка аерылып торганнан соң яңадан күрешкәндәге кебек кенә итеп әйтте.—Исән булуына ышана идем.

Полк командиры безне штабка чакырды. Урындыкларга тезелешеп утыр­гач, сүзсез сорау белән ана төбәлдек. Хәзер язмышыбыз аның кулында, ул ни әйтсә, шулай булачак иде.

—М-да,—дип сузды каршыбызда басып торган подполковник Ударцев маңга­ен җыерчыкландырган хәлдә уйланып. Анын борчылуын кәгазь тоткан кулынын чак кына калтыравы күрсәтеп тора —Мин сезне исәндер дип уйламаган идем. Йә, ярый, тормышта төрле хәлләр була. Сөйләгез тәртибе белән барысын да.

Без бер-беребезне тулыландыра-тулыландыра әсирлеккә эләккән көннән башлап полкташлар белән очрашуга кадәр булган вакыт аралыгында күргән-ки- чергәннәребезне җентекләп бәян иттек. Полк командиры һәм штабка җыелган офицерлар элекке әсирләрнең аңлатмаларыннан канәгать калдылар шикелле. Подполковник Ударцев болай диде:

—Хәлләр тәгаен ачыкланганчы һәм сез яңа экипажларга билгеләнгәнче, полктан читкә чыкмыйча бер ай ял итәрсез, аннары күз күрер.—Полк командиры телефон трубкасын күтәреп эскадрилья старшинасына Бондаренко, Буянов һәм мине мун­ча керткәннән сон яңа обмундирование белән тәэмин итәргә, паекка куярга әмер бирде. Мунча кереп өсләрне алыштыргач, безгә махсус бирелгән бүлмәдә чиста урын-җиргә ятып, яшь чагында гына була торган тирән йокыга талдык. Ике айдан артык вакыт эчендә бу беренче мәртәбә тынычлап йоклавыбыз иде.

Мен тугыз йөз кырык бишенче елның унсигезенче маеннан без янадан авиа- полкта хезмәттә саналабыз. Шулай булмаса, безне өр-яңадан киендермәсләр, паекка куймаслар, яхшы урын-җирдә йоклатмаслар иде. Икенче яктан карасаң, барлык бу нәрсәләр форма өчен генә эшләнә кебек, чөнки стройга иртәнге тезелүгә йөрмибез, хәрби өйрәнүләрдә катнашмыйбыз, политзанятиеләрдә утырмыйбыз. Билгесезлек күңелләргә тынгылык бирми, киләчәк язмышыбыз ничек булыр, дигән уй бер мизгелгә дә баштан чыкмый. Җитмәсә, ике-өч көн үтәр-үтмәс дивизиянең махсус бүлегеннән особистлар килеп әсирлектә үзебезне ничек тотуыбыз турында сорау алулар башлап җибәрде. Ярар, монысы белән килешеп тә булсын ди, монысы—особистларның төп эше. Эскадрильяда, полкта­гы кайбер иптәшләрнең «әсир», дип кырын караулары күңелгә тия. Алар моны тел белән әйтмәсәләр дә, ул аларның карашларында ярылып ята. «Бәла агач ба­шыннан йөрми», диләр. Әсирлек газабы теләсә кемгә килергә мөмкин. Анысы кешенең ихтыярыннан тормый. Аннан һәрбер кешегә үзеңнең нинди шартларда әсирлеккә төшүен турында да аңлатып йөреп булмый. Хурлыклы тамга булып калачак һәм гомерлеккә кимсетү-түбәнсетүләргә дучар итәчәк әсирлек язмы­шы, аннан котылгач та аң-акылыңны томалый, «син—әсир, син—әсир!» дип чигәңдә тибә, һәр эш-гамәлеңне шул биеклектән торып кылырга мәҗбүр итә. Дүрт ел дәвам иткән канкойгыч сугыш йөрәгемне дүрт мәртәбәгә картайтты, чигәмә бик иртә чал кунды. Әсирлектә чагында иртәдән карангы төнгә кадәр бер стакан суга, ярты телем ипигә тилмереп йөрүләр; аяк астында күренгән тәмәке төпчегенә үрелүгә җилкә тамырына килеп төшкән сакчы таягы; ачык диңгездәге кораб палубасында унике көн дәвамында карлы янгырда, тозлы җилләрдә сәләмә өс киеме белән аунаулар—берсе дә эзсез югалмады. Хәер, адәм баласы боларны башыннан кичермәсә, әйтеп кенә ана аңлатып булмый. Ә мин күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын.

Ахыры киләсе санда