Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКЕ АРАКЧИНОНЫҢ КҮККӘ АШУЫ

 

Хөрмәтле Илдар! Танышуыбызга бик татмын Талантыңның күпкырлы булуы мине сокландырды Сәнгатең көчле һәм гүзәл, электән үк яшәп килгән матурлыкның серен үзендә саклый алар. Йог-дәвачыларның Ходай биргән сәләте ерак чорлардан килә. Бөтендөнья храмы төзергә һәм барча күңелләрне берләштерү ниятең чынга ашсын, сиңа сәламәтлек һәм кодрәт теләп калам. Бел. сине бик күпләр тыңлый, ләкин һәммәсе дә ишетеп бетерми. Ләкин ул көн киләчәк! Сиңа яктылыклар теләп—

Святослав Рерих. һиндстан, 1986 ел.

Илдар Ханов турында язу һәм рәхәт, һәм читен. Рәхәт-чөнки аның иҗаты да. шәхесе дә сине бердәй дәрәжәдә тан калдыра, тирән фәлсәфи уйларга этәрә, күнеленне сафландыра. Читен димен. чөнки анын сәнгать әсәрләрендәге энергитиканы. реализмнан котылган символик сурәтләрне, калку яисә сынык бирелгән пропорцияләрне, буяуларның гадәти булмаган экспрессив төсмерләрен анлар өчен зур әзерлек, шуна өстәп әле рухи тугандашлык та кирәк.

Бу әсәрләр сәнгать телендә сөйли һәм чан кага! Аларны бер дә икеләнмичә "заманыбызның психологик картиналары* дип тә атарга мөмкин. Кешеләрне комсызлык, усаллык, физик һәм фикри ялкаулык, байлык һәм акча колы булу, түрәлеккә ашкыну, әхлак белән санлашмау шулкадәр нык биләп алды ки. безне хәзер һәр адымда диярлек рухи һәм экологик катастрофалар сагалап тора. Жир шарының төрле кыйтгаларында һаман саен сугышлар кабыну, атом бомбалары турында әйтеп тә торасы юк. Инде менә СПИД, наркомания афәте ябырылды Кеше үзенең Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән төп Вазыйфасыннан һаман саен ераклаша, читләшә бара. Акыл иясе буларак, кеше фән-техника өлкәсендә шулкадәр уңышларга иреште ки. ул хәтта үзен-үзе бетереп ташларга, юкка чыгарырга да мөмкин Ә мона юл куярга ярамый Кешелекне физик һәм рухи яктан коткару мәсьәләсе бөтен аяусызлыгы белән көн тәртибенә килеп баскан. Коткаруның бердәнбер юлы-тәүбәгә килү, дин юлына басу. Аллаһыга сыену, күңелләрне сафландыру һәм берләштерү.

Яңалыкка дәгъва кылуым түгел бу. болар-рәссам. скульптор, төзүче, мәгърифәтче, дәвачы, философ, шагыйрь, гуманист Илдар Мәнсәви улы Хановнын ижатын күзәтә килүдән, сәнгати әсәрләреннән ташып-ургылып чыккан энергия һәм шәхси яшәү рәвеше белән якыннан танышу нәтиҗәсендә туган уй-фикерләр.

Илдар Ханоеның и жат манифесты кин. колачлы: кешелекне һәлакәттән коткарырга, рухи сафлык һәм тынычлык байрагы астына берләшергә. Ходай күрсәткән юлдан тайпылмаска Төрле конфессияләргә бүленүенә карамастан, бу олуг миссияне дин генә башкарып чыга алачак, дип саный һәм шуңа ышана ул. Чөнки диннәрнең һәркайсы асылда рухи-әхлакый камиллеккә, дуслыкка, яхшылыкка чакыра Менә шундый рухи-мәдэни яңарышка ирешү, юл яру өчен ул Бөтендөнья храмы төзүне төп максаты итеп куя. Бу теләк-ихтыяжнын нигезендэ-кешеләргә ярдәм итү, аларның жанын-тәнен яманлыктан коткару. Храм рухи һәм мәдәни энергия чыганакларын үзенә туплаячак Ничек итепме? Моны без әлеге идея-проект авторының үзеннән ишетергә тиеш булабыз.

Ә хәзергә..

Ә хәзергә-Идел киңлекләреннән гадәти булмаган бер корылмага караш ташлыйк әле Яр буена галәмнән, әйтерсең лә, аллы-гөлле гажәеп бер чәчәк бәйләме төшеп утырган. Әлеге "букет» дигәнең мәчетләрнең мәгърур манарасын, католик соборның кырыс башнясы һәм православ чиркәвенең гөмбәзен, салават күперендәге барлык төсләрне үзенә сыендырган Күкнең шушы төбәгендә фәрештәләр канат жилпи. тылсымлы нурлар үзләре генә белгән телдә пунктирлар сыза кебек. Аңлаган кешегә-биредә яхшылык нурлары белән тукылган, уңай энергияле, үтэкүренмәле аура барлыгын тоемлау читен түгел..

Дөньяда тиңе, үрнәге булмаган әлеге Бөтендөнья храмын Илдар Ханов төзи Сәер тоелырга мөмкин, ләкин ул ихластан, үзенең көченә һәм Аллаһынын кодрәтенә ышанып-сугыш һәм көчләүләрдән азат булган, бары тик тынычлык һәм яхшылык кына тантана иткән дус-бердәм гаилә төзү, кешеләрнең жанын коткару турында хыяллана. Матур хыял ич. шулай түгелме! Кем моңа каршы килер икән9

Язмыш аңа барыр юлын үзе күрсәтеп биргәндер шикелле Балалар өчен махсус мәктәп, рәссамлык училищесы Аннары-Мәскәүнең Суриков исемендәге художество институтында уку. И. Ханов үзенен ижат эшчәнлеген 1960нчы елларда башлый Мәскәү авангардистларының социалистик реализмга үткен «чакыру* ташлаган чагы Шушы юнәлешкә ияреп. Илдар да «татар модернизмымда кыю экспериментлар ясый. Мәскәүгә Ленин исемендәге халыкара премияне алу өчен килгән Мексика кунагы-художник-монументалист Давид Сикейрос белән таныша Ул. гомумән, дөньяның күп кенә бөек шәхесләрен якыннан белә: Фидел Кастро. Пабло Неруда, Индира Ганди, Рерихлар. Булат Окуджава, Высоцкий, Евтушенко Әле боларга Брежнев, Андропов һ. б. Политбюро әһелләрен дә өстәсәк, бу татар баласының нинди «казанда» кайнаганын чамалау кыен түгел.

Тормыш үзе генә түгел, ижат дөньясы да контрастлардан тора. 1975 ел. Чаллы каласы Мәйданда Илдар Хановнын «Ватан-ана» дигән монументын ачалар Аксыл пәрдә шуып төшү белән зур кунаклар һәм халык алдында һәйкәл-яртысы хатын-кыз. яртысы кош образыннан коеп ясалган символик образ пәйда була. Чаллыга килгән данлыклы скульптор Лев Кербель яшен укларын чәчә: «Скулыпураны-шартлатырга. рәссамны-атарга1» Ходай кушып, ярый әле бу вандализм һәм «линч суды» эшләнмичә кала.

Быелның апрелендә исә сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен Илдар Хановка Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде

—70 яшь. Синен кебек юбиляр өчен нәрсә ул? Уйландырамы.

—Бу минем өчен билгеле бер этап, әлбәттә. Тормышымда һәм иҗатымда яна сәхифәләр башланачак. Балачак һәм яшүсмер чакта кайбер хыялларымны инде өлкәнәя төшкәндә чынга ашырачакмын дигән сүз. Максатлар үткенәя, яшәү һаман активлаша бара Мин кешеләрдән башка, аралашудан тыш яши алмыйм Шуның белән бергә, кешеләрнең тәнен һәм рухын савыктырырга, җирдә һәм дөньялыкта ничек яшәргә кирәген аңлатырга телим, шуны чынга ашыруның яна юлларын эхтим Минем өчен һәр кеше туганым кебек кадерле, кулымнан килгәнчә кайгыртуны югарыдан тапшырылган бурычым дип саныйм. Жирдә золым, явыхлык, ахырзаман куркынычы көчәйде. Атом бомбасы, экологик фаҗигаләр заманында кешенең
үзенә дә юкка чыгу куркынычы яный. Безгә моны анларга һәм иҗдиһат дигән асылыбызга кайтырга вакыт

—Рәссам булуын балачактан киләме, әллә монын бүтән сәбәпләре булды микән?

—Рәсем ясау сәләтем балачактан ук килә. Гәжит кәгазьләренең буш битенә беренче «үрнәкләр»емне күмер белән ясый идем. Буяуларым исә—кишер, чөгендер, чәчәк таҗлары, суган кыягы. Мин моны үз-үземне табарга, расларга тырышу булгандыр дип саныйм Эчке бер ихтыяҗ ымсындырып тормаса, шулай эшләр идеммени? Сугыш башында туган балалар туп-туры ачлыкнын авызына килеп эләкте. Бу—образлы итеп әйтү генә түгел, дөресе шулай. Ике абыем ачлыктан үлде Үзем дә үлем тырнагыннан чак котылганмын...

—Балачак димәктән, журнал укучы- ларыбызга биографияңдәге кайбер сә­хифәләрне искә төшерик әле.

—Безнең нәсел Казан буена Мама­дыш ягыннан күченеп килгән. Бабам Иске Аракчинода мәчет сала башлаган, нигезен-фундаментын үзе корган. Атеизм сөреме белән агуланган большевиклар аны атып үтерәләр. «Халык дошманы» дигән кара тамга сугылу сәбәпле, әти-әнием һәм безнең гаилә кыерсытуларга дучар ителә. Әтием Мәнсәвине эшеннән куалар, ахыр чиктә ул йөкче булып эшкә урнаша. Әни­ем Әсма да иң авыр эшләрне башкара.

Өч-дүрт яшьләр тирәсендә туберкулез белән авырыйм, иске бишмәт эчендә бөр­кәнеп үлем көтеп ятам икән. Күрше-тирә әбиләрнең дога укыганы һәм җил улаганы ишетелә. Яна торгач, лампа уты сүнә һәм мин дөм караңгылыкка чумам Баштарак гәүдәм, аннары үзендәге голланд миче белән бергә бөтен өй эче әйләнә башлады. Мин боларны әле дә хәтерлим.. Канатлы фәрештәләр мине күтәреп каядыр югарыга алып киттеләр. Музыка. Ап-ак киемле кешеләр ак болытлар арасында әйлән-бәйлән уйный, имеш. Миңа бу ошый, сугыш, үлем, ачлык булган җиргә кабат кайтасым килми Ак киемлеләр арасыннан чыккан бер карт мина: «Бар, кайт, син кешеләргә кирәк' —дип пышылдый. Ул мине хәтта кулы белән этәреп тә җибәрде шикелле.

Саташулы төштән уянам. Күрше әби: «Бүген күмәргә сон инде. Әтисе дә эштән кайтмаган. Хәзер тәнен юасы булыр,—ди. Үз әбием мине ак биләүгә били. Кулларны алып, кинәт ул кычкырып җибәрә: «Сөбханалла! Ул җылы, ул исән!» Анын артыннан бүтәннәр дә «ах» итәләр, дога укырга керешәләр. Шушы саташуымнан мин бөтенләй икенче кеше булып уянам: әнием, сеңелләрем яисә песиебез авырый икән, мин аларны массаж ясау юлы белән азмы-күпме савыктыра башладым Дәвалау һәм рәссамлык сәләте мина әнә шулай галәмнән, табигатьтән бирелгәндер дип саныйм.

—Яхшы, ышанычлы дәвачы ин әүвәле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

—Ин элек кешеләргә ярдәм итәргә үзеңдә көчле теләк, эчке ихтыяҗ булу шарт Монысы—төп нигез, ачкыч, этәрелеп китү ноктасы Ярдәмне яшәештә куллану, чынга ашыру өчен кешеләрнең тәнен һәм җанын ныклап өйрәнергә кирәклеген яшьтән үк аңлаган идем Мәктәптә анатомия дәресен ашкынып көтеп ала идем Училищеда, аннары Мәскәүдә укыган елларымда да бу фән белән кызыксынуны ташламадым Мин—үзлегемнән, күзәтү һәм шәхси тәҗрибәләрем аша гыйлем туплаган кеше, монын шулай булуына һич кимсенмим. Ә нигә, заманында Әбүгалисина дә бернинди медицина уку йортларын тәмамламаган ич, әмма
савыктыру һәм чирләрне куу гыйлеменә үзеннән никадәрле өлеш керткән! Шулай ук мина медицина, тәндәге нокталар системасын аңлатучы акупунктура, йога турындагы китаплар бик нык ярдәм итте.

Авыруларны яратырга кирәк Әгәр үзеңдә кемгәдер пычак белән ташланырга сәләтле эчкече яки наркоманны яратырлык көч табасын икән, мондый шәфкать каршында ул сагыздай эри, сиңа ышана, савыгырлык көч таба үзендә һәм аңлы, сәламәт тормыш башлап җибәрә. Кул хәрәкәте ярдәмендә организм белән әллә нинди манипуляцияләр ясарга мөмкин, әмма дә ки әгәр пациентыңны ихластан ярата алмыйсын икән, тиешле нәтиҗә килеп чыкмаячак. Ярату дигәнне бу очракта барыннан да элек авыруның хәленә керү, аның яхшы мәгънәдәге җан хәрәкәтен, ихтыяр көчен уяту дип тә аңларга кирәк

—Ә менә яхшы рәссам булыр өчен кайсы мөһимрәк: күзме, куллармы, буяулармы...

—Барыннан да элек йөрәк кирәк! Моны—кешеләргә, тормышка, дөньяга мәхәббәт дип аңлату мөмкиндер. Бу тойгыны, борчу-гамьнәренне кешелеккә җиткерү өчен әйтер сүзен булу кыйммәт. Ә инде син әйтеп киткәннәр икенчел нәрсә.

—Үзегезнен скульптура һәм мону- менталь-декоратив композицияләргә матур, истә калырдай исемнәр куша белгәнсез: «Паганини*, «Гасыр туу», «Тормыш агачы», «Шигърият агачы* һ. б. Мондый әсәрләр тиз һәм ансат кына иҗат ителмидер...

—Әйе. скульптура телендә нинди дә булса фәлсәфи концепцияне ха­лыкка җиткерү җиңелләрдән түгел. Төзү материалын табу һәм урнашты­ру өчен генә дә байтак вакыт исраф ителә. Кешелек дөньясының үсешен, галактика һәм антимир проблемаларын ко­лачларга тырышам. Мине аңлаучылар күп, андыйлар киләчәктә тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм.

Бөтендөнья храмын төзү турындагы уй 18-19 яшьләремдә үк биләп алган иде мине. Күрәсез, ул әле һаман да ахыргача төзелеп бетмәгән Мина гади кешеләр дә, эшмәкәрләр дә, күкләр дә булыша. Хөкүмәт тә игътибарыннан ташламый .

—Дөньядагы күп кенә дин атрибутларын бер түбә астына җыйнап храм салуыгыз белән ни әйтергә телисез, нинди фәлсәфи идеяне алга сөрмәк булдыгыз икән?

—Барлык диннәрнең асылы, тоткан мәсләге ахыр чиктә дуслыкка, үзара тату яшәүгә, яхшылык һәм тынычлыкка кайтып кала. Һәрбер дин Аллаһыга үз юлы белән килә. Кешелекне рухи яңарышка чакыру исә—ин дөрес юл Юк. биредә сүз диннәрне берләштерү турында бармый. Мине «үз динен үзенчә итеп төзергә тырыша» дип уйлаучылар нык ялгыша. Мондый ыгы-зыгы, шикләнүләр бер дә урынлы түгел. Минем олуг ниятемне хуплаган Рерих, биредә дини йолалар башкарылмас, ул Бөтендөнья мәдәният храмы булырга тиеш, диде Әйе. биредә галәмнең уңай энергиясе һәм кешелек мирасының рухи казанышлары тупланачак Бу юлны инде безгә бик борынгы акыл ияләре, якынрак замандашларыбыздан Кол Гали һәм Шекспир. Пушкин һәм Тукайлар сызып калдырган Мин шундый гигантлар үрнәгенә таянам. Кешелекнең дөрес һәм хак юлдан барышына үз өлешемне кертәсем, кулымнан килгәнне эшлисем килә

Храмнын күп кенә бүлмәләрендә күргәзмә хәзинәләр урын алачак Мин архитектура һәм символлар сарае, дини һәм мәдәни үзәк төзүне максат итеп куйдым Тукай, Сәйдәш заллары әзер, инде татар-башкорт шагыйре Мостай Кәримгә багышланган бүлмә дә төгәлләнеп килә Храмда йога дәресләре үткәрү турыңда да
хыялланам. Биредә шулай ук спортзаллар—гимнастика, штанга, у-шу. самбо, дзюдо, татарча көрәш секцияләре эшләп торачак. Музыкада янгырар Рухи кыйммәтләрне матди байлыктан өстенрәк санаган яшь буын тәрбияләү кирәк безгә. Юкса киләчәк буын упкын алдында тора. Кешелек яралары бер хәл. ә күнел ярасы монардан да зуррак. Без үзебезне фәкать үзебез генә коткара алабыз.

—Сез кешеләрне «кешеләштерергә» омтыласыз дип аңларга кирәктер моны.

—Әйе. нәкъ шулай!

—Сезнең ижат эволюциясен бер жепкә болайрак тезәргә мөмкин: Казан, Мәскәү, Чаллы, Аракчино... Шулай да Мәскәүдән нигә китеп бардыгыз? Юкса анда үсү- танылу өчен мөмкинлекләр зуррак булгандыр бит..

—Мин дан артыннан кумадым. Туган ягым, туган нигезем үзенә тартты. Храм нигезенең үзәген, йөрәген әти-әниемнән калган буралы агач йорт тәшкил итә Нәсел чылбырын әнә шулайрак итеп тә ялгадым шикелле. Тагын бер хикмәтле хәлне сөйлим әле. Казанда чакта ук яшьлегемдә мин Кол Шәриф мәчете макетын күтәреп обкомга килгән идем Сөйләшү кая. аны шундук пыр туздырдылар, үземә исә 24 сәгать эчендә Казаннан чыгып качарга «киңәш» бирделәр. Милләтчелектән өркегән ул чактагы түрәләрнең куркаклыгына аңлатма бирү кирәкмидер. Мәскәүгә әнә шулай барып эләктем мин.

—Иҗатыгызда кризис булганы бармы?

—Андый хәлләр киләсе булса, мин моны алдан ук сизәм һәм мөмкин кадәр туктатырга тырыша идем. Кыенлыкларга юлыксам да йөземне югалтмадым— ничек бар. шулай калдым. Ватаныма, халкыма, әти-әниемә һәрвакыт тугрылык сакладым.

—Су басып, соңрак сваркадан янгын чыгу сәбәпле йөзгә якын картиналарыгыз юкка чыккан. Бу югалтуларны кире кайтару, ай-һай, мөмкин микән?

—Ягу торбасы шартлау нәтиҗәсендә Мәскәүдәге остаханәмне, чыннан да, бервакыт су баскан иде Беренче хатыны белән аерылгач. Володя Высоцкий берара миндә яшәп алды. Синдә әйбәт языла, дияр иде ул. Минем картиналар бер хәл, Володянын легендар гитарасы да кайнар су күлендә йөзеп йөри... Шагыйрь моны авыр кичерде, билгеле.

Нишлисен бит. иҗатымның бу өлешен өр-яңадан эшләү, кире кайтару мөмкин түгелдер. Алар көл булып мәңгелекнең куенына күчте. Болар мина—җебеп калмаска, әһәмиятлерәк әсәрләр ижат итәргә дигән кисәтүле тамга иде, шулай кабул иттем.

—Италиянең XV гасырда яшәгән атаклы рәссамы, скульптор Леонардо да Винчиның һөнәрләрен санап бетерерлек түгел: металлургия миче, туку һәм агач эшкәртү станокларына бәйле сызымнар, дельтоплан һәм парашютка охшаш очу конструкцияләре, танк һәм су асты көймәсе модельләре, велосипед эскизлары дисеңме ... Сезнең дә һөнәрләрне саный башласак, хәйранга җыелыр иде...

—Бардыр инде (көлемсери). Талант ягын Ходай бирәдер дип саныйм. Бала чакларымда ук скрипкада уйный идем Хәзер Рубин Абдуллин бүләк иткән кечкенә органда уйнап азапланам. (Көлә.) Шигырьләр язам, ләкин аларны беркая да биргәнем булмады. Ә инде төрле авыруларны, эчкече һәм наркоманнарны дәвалау—кешеләргә ярдәм итәргә, булышырга теләүдән килә. Йоглар тәгълиматын өйрәнү һәм медитация миңа галәм белән аралашу серләрен ачты, биологик сәләтемне үстерде. Кешеләрне дәвалау—минем өчен шулай ук үзе бер сәнгать, хакыйкатьне раслау һәм шуна ирешүнең ачык чагылышы. Мин башкача була алмыйм. Болар—минем иманым, ышануым.

Кем ул наркоман9 Моны һәркем белә диярлек. Кабатлап булса да әйтәм, наркоман яисә эчкече—Ходай билгеләгән әхлакый юлдан тайпылып, үз-үзенне җимерү дигән сүз. Андыйларнын күбесе, дөресен әйткәндә, вакытлыча ләззәт алудан мәхрүм
калырмын дип курка. Төймә яисә укол да түгел, ин яхшы дару—сүз. наркотикларсыз яшәү чын бәхет икәнен аңлату, раслау, төшендерү Ә монын өчен авыруны туганың кебек итеп, үз тиңең итеп кабул итәргә кирәк Ул сиңа ышансын

Шулай да ин мөһиме—авыруның үз теләге белән килүе, фаҗигагә килеп терәлгәнен чын күңелдән анлавы Бу очракта кешенен тәнен генә түгел, жанын- рухын да дәваларга кирәк.

—Ярдәм сорап кайсы катлам кешеләре күбрәк килә?

—Нигездә, яшьләр һәм студентлар Балигъ булган кеше 20 яшенә кадәр тормышта үз урынын таба алмый икән, ана инде якын киләчәктә (потенциаль) наркоман булырга әлләни ерак түгел. Ан- дыйлар тормыштан берни дә алмый, бирә дә алмый Хәзер мина Татарстан район­нарыннан килүчеләр дә ешайды, чөнки бу бәла, афәт авылларыбызга ук барып җитте Хәтта оныгы да, бабасы да наркоманлык чоңгылына төшү очраклары бар.

—Күп киләләрме?

—Төрле авырулар белән килүчеләрне күздә тотсак, кайчагында йөзләп, кайчак- ны өч йөздән артыграк кешеләрне кабул итәргә туры килә, һәрберсенә аерым мөнәсәбәт, аерым ачкыч кирәк. Кешеләр бит бер-берсенә охшамаган, һәркайсы аерым уграу шикеллерәк Чит илләрдән, әйтик АКШ, Голландия, Германия, Изра­ил кебек илләрдән килүчеләр дә юк түгел. Кешеләрнең чирен, тазалыгын билгеләү өчен миңа тәрҗемәчеләр дә, рентгент та

 

 
   


кирәкми.

 

Дәвалау һәм дәвалану йөз проценты белән чынга аша дип әйтмәс идем Кешесенә карап—нәтиҗә. Храмнан, минем яннан китү белән койманын теге ягында аларны икенче тормыш көтеп тора бит: мохит бар. гамь-борчулар ташкыны, сыналу, үз-үзен белән көрәш Ихтыяр көче нык булган кеше генә аңлы, тәрбияле, яңа тормыш башлап җибәрә ала, үзенең шушы гамәленнән тәм. куаныч таба Бер ирне тәмәке тартудан дәвалаган идем, ике-өч ай дигәндә хатыны килеп җитте янәсе тырышлыгы өч айга гына җиткән иренен. Күп нәрсә кешенен үзеннән дә тора.

Чирләрнең бик күбесе, әгәр шулай әйтергә яраса, «чишмә башы*—усаллыктан да килә. Үч, мәкер, көнләшү, явызлык—болар барысы да кешенен шәхесен, асыл табигатен җимерә Күп нәрсәләр нерв системасына бәйле Үз хисләрен белән идарә итә белмәү—кешенең төп бәласе менә кайда ул. Әйткәнемчә, дөньядагы барлык диннәр дә әхлакка, хак юлга. Аллаһыга таба якынаерга өйрәтә Кешелекне афәттән, җимерелүдән коткаруның бүтән юлы юк Без барыбыз да—Ходай баласы...

Сорау туарга мөмкин: дөньядагы мәдәни казанышларны бер ноктага, бер энергетик үзәккә туплау үрнәге Жир шарында тагын бар микән? Белеп һәм икеләнмичә әйтәм—юк. Әнә бит. Арчада оешкан «Әлифба* музееның аналогы да беркайда, бернинди интернетга юк. Мәгълүм сүзләрне кушып әйтсәк, кайчагында

«Без булдырабыз!» да. ахрысы? Татарлар дип әйтүем.

Хыял-маҗараларга ышанмаучы, үз читлегендә генә яшәгән тар карашлы кешеләр Илдар Хановнын галәми фәлсәфәсен кабул итмәскә, анын үзен исә «чудак»ка санаулары да бик мөмкин. Язмамда мин аны идеаллаштырырга тырышмадым, ничек бар—шулай яздым. Чыннан да. анын грандиоз архитектура төзелеше корып җибәрү, тәүлекнен яртысы буе диярлек элекке СССР шәһәрләреннән дә килгән авыруларны кабул итүе, бер уйласаң, гайре табигый хәл шикеллерәк. Ләкин аның гамәлен-фикерен уртаклашучылар, теләктәшлек итүчеләр күп. Иң мөһиме— И Хановнын мәгърифәтчелек, күпкырлы эшчәнлеге кешеләргә, гуманизмга хезмәт итә. Мондый олуг гамәл исә хуплауга, мактауга лаек. Әлбәттә, бөтенесен дә бер Аллаһка гына «аударып» калдыру шактый бәхәсле нәрсә, ләкин тормышыбызда Илдар Ханов дигән феномен бар һәм моны танымаска мөмкин түгел. Ул пәйгамбәрлеккә дәгъва кылмый, үзен Мөхәммәтнең, Будда һәм Христосның җирдәге бер шәкерте генә дип саный.

Дөньякүләм хакимлеккә сусау, шәхси мәнфәгатьләрне өстен кую, камилләшкән һәм сәбәпсез усаллыклар берсе дә эзсез-нисез узмый, иртәме-соңмы, кешелеккә җавап тотарга туры киләчәк, кешелек үзенең асылына кайтырга тиеш дип саный ул. Иҗатында Хиросима фаҗигасен кисәтүе белән ул әлеге сүзләрне әйтергә йөз тапкыр хаклы. Анын яшәвенең һәм иҗатының бар мәгънәсе—кешеләргә хезмәт итү.

Бөтендөнья храмына инде делегацияләр, туристлар килә. И. Ханов—үзе гид. үзе экскурсовод, чөнки андагы бүлмәләрне, энергетик тупланышны анын үзеннән дә яхшы белүче юк.

Иделнең аргы як ярыннан бу манзара бигрәк тә аермачык күренә: әнә. Иске Аракчинодагы Бөтендөнья храмы галәмдәге югары көчләргә төбәлгән, айлы манзаралары һәм суганбашлы гөмбәзләре белән күккә ашкан! Ул барыбызны да матурлык, дуслык һәм туганлык иленә чакыра, асылыбызга кайтырга өнди.