Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘИ, БОЛЫТ, КОЯШНЫ КАПЛАМА!..


«Һәркемнең бәхете—кулында»-.—
Йомарлыйм бар көчкә учыма.
«Бәхет ул—пыяла, уала»ҷ—
Кан белән укмашып коела.
«Дөньяда залимнәр табыла.
Ерактадыр диеп уйлама»...—
Дус дигән, шатланып, ярама,
Каерып учымны, тоз сала.
«Ышаныч сүнми ул, гел яна.
Көч тап тик, үткәнгә карама»...—
Тан, булып, өметем яңара...
Әй, болыт, кояшны каплама!
Үз-үземә өч киңәш
Акыл:
Иң күтәрмәс йөккә кулың сузма—
Сыгылырсың;
Ярты юлга хәтта җитәлмичә
Егылырсың;
Бармак төртеп көләр үткән-сүткән—
Җиңелерсең;
Иң татлы һәм бөек хыялыңны
Җимерерсең...
Соң түгел бит. Уйла!
Еллар аша борылып караганда
Үкенерсең;
Алмый киткән чиксез авыр йөккә
Үрелерсең;
Лениза ВӘЛИЕВА шашйрш, «Диңгезд» йолдыз коена» исемле ки
Чаллыда яши.
ЛЕНИЗД валиквл
Хаталандым, кичер, зинһар, диеп
Үтенерсең,
Тик соң булыр. Үз рухыңны шулай
Үтерерсең...
Инде сайла.
Каләм:
Иңнәр хәлсез дисәң әгәр, көчле
Йөрәгең бар.
Юллар чиксез озын. Куркакка тик
Офыклар тар.
Тел сөяксез. Бәндә сөйләр. Ә син
Үз юлың яр.
Әмма мине ихлас ният белән
Кулыңа ал.
Чигенмә, бар!
Әниемә
Сүзгә сыймас бер йомарлам хисем.
Кулларыма алып, учка кысам.
Таралыр да вакланыр дип куркам,
Аңлатырга әгәр аваз салсам.
Сүз кирәкми, сүзләр артык, көчсез,
Бәһасе юк хискә лаек түгел...
Әйтмәсәм дә, шиксез, аңлар, беләм,
Һәрнәрсәгә сизгер даһи күңел.
Алыш-биреш шаулап барган заман
Теш кайраучы түбән җаннар тулы.
Адәм түгел, бәндә бүген күпләр
һәм буталган иман, ялган юлы...
Ә син һаман шундый пакь күңелле.
Бар ваклыктан өстен Алиһәдәй.
Тез чүктерәм бөтен авырлыкны
Көч бирүче кешем барда синдәй.
Сүз табалмам әмма, кичер, әни!
Кысам бары хисне кулларымда.
Сиңа дигән иң кадерле бүләк—
Бер йомарлам бәхет учларымда.
Исә җилләр күчә ким tap бетә эз...
Дәрдемэнд
Таулар күчәр, комнар китәр, бетәр эз...
һәрнәрсәнең була чиге—бәхәссез.
Гасырларны кичәр әмма шигъри сүз.
Шагыйрь җаны—киләчәккә баккан күз—
Алдан сизәр дөнья шавын, көн гамен,
Кайсы җилләр җибәргәнен ил ямен.
... Заман башка, имеш... Ялган! һаман шул:
Акыл түгел, мәртәбәдә—көчле кул.
Хакыйкать бит һәрвакытта соңара.
Тузан һаман уйган эзләрне сара...
Тик баш имә, зинһар, рухым, сынма, түз1
Тарих төпкеленнән беркөн калкыр Сүз!