Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЛМАС ДИМӘ, ДӨНЬЯ БУ!

 

Салпы якка салам...

Минем тормышта мәзәкләр, кызык хәлләр бик күп булды инде ул Шуларнын берничәсен генә искә төшерәсем килә, чөнки безнең артистлар, үземә караганда кызыграк итеп сөйлиләр Болар чыннан да булган хәлләр Бәлки аларны мавыктыргыч итеп сөйли дә. яза да алмам, ләкин үз авызымнан ишетү сезнен өчен бер истәлек булып калыр, дип уйлыйм.

Күнелем күтәрелеп киткәндә үземне шул кадәр иркен тотам, минем өчен бернинди киртәләр дә юк. Нәкъ Гогольнен Хлестаковы инде менә. Нәрсә телим, шуны эшлим, андый кешене «йөгәнсез» диләр Иптәшләрем бераз үсенеп китә торган гадәтемне белеп алгач, кирәк чакта моны бик оста кулланалар иде Ә мин шуна чын күңелдән сөенә идем. Шулай бер вакыт Уфада гастрольдә чагында «Сүнгән йолдызлар- спектаклен уйнап бетергәч. Башкорт академия театры артистлары -күчтәнәч» белән килеп керделәр. Бераз мине мактагач, күңелемне күтәргәч, түзмәдем, үземә чакырдым. Кайтып күңел ачып, көлешеп, җырлашып утыргач, безнең бетте дә куйды, самый кызган чакта. Хәзер нишләргә инде? Барысы да мина карый тапсаң син генә табасың, янәсе. -Бирсәләр, сиңа гына бирәләр, бөтен өмет синдә Сине бит бөтен кеше белә, син талантлы, кыяфәтеңне кара!—дип күңелемне үстерәләр -Бу дөньяда бер генә яшибез, бер утыру-бер гомер, әйдә, истәлеккә калсын! Күрсәт инде үзеңнең кемлегеңне!'—дип, салам кыстырып, ялынып-ялварып урамга чыгарып җибәрделәр Үзем дә кызмача булгач, ярар, мине көтегез, хәзер кайтам дип. төнге сәгать уникедән соң аракы эзләргә чыгып киттем. Белэм инде, рестораннар ябык, булса шул таксистларда булуы мөмкин. Басып торам кунакханә төбендә, инде нишләргә? Тукта әле, мин әйтәм, «Агыйдел» ресторанының каравылчысыннан сорап карыйм эле. дим Шулай итеп ресторанның ишеген шакый башладым, бер кем дә юк. «Откройте!’-дип үзем дә сизмәстән кычкырыбрак җибәрдем. Ишек төбенә берәү килде дә: «Кто там’ Ресторан давно закрыт Иди отсюда!—дип мина кычкыра -Не кричите на меня! Я. Шакиров, прошу, откройте!—дим. Ишек артындагы урыс —Ну и что, что ты Шакиров?—ди. «Позовите главного администратора. Он знает кто такой Шакиров!—дип. мин дә кимен куймыйм Бер заман ишек артында -Шакиров! Шакиров!—дигән тавышлар ишетелә башлады

Ишекне ачтылар, каршымда чибәр генә хатын-кыз басып тора «Я-администратор Вы кто такой? Что вам нужно?—ди бу

«Я. Шакиров Вы что, Шакирова не знаете? Мне Вас очень жаль Вы должны были знать, кто такой Шакиров. Не хорошо, не хорошо! Что не знаете Шакирова1-дип, киттем тезеп Күрәм, администратор бер агарды, бер кызарды, кинәт нәрсәдер исенә килеп төште -Извините, не узнала Вас Чем могу помочь9—ди бу хәзер -Ике шешә аракы, өч кымыз, ашарга тәмле ризыклар булсын!—дим «Сейчас сделаем, извините нас!—ди гүзәл ханым Күрәм. матур бер тартмага ике шешә аракы, өч кымыз, әле яна гына пешкән сарык ите, казылык, бавыр, икмәк төреп салып бирделәр.

Әзһәр ШАКИРОВ (1940) Россиянең !ым Татарстанның халык артисты. Г. Тукай исемендзге Дм/ит премиясе лауреаты “Язмыш" исемле китап авторы. Казанда яши

Рәхмәтләр әйтеп, түләргә акча сузган идем: «Что вы. что вы? Не обижайте нас. У вас брать? Что вы будете думать о нас? Нет уж. угощайтесь, приходите еще. всегда будем рады! "-диләр. Рәхмәт әйтеп, бик зур кеше булып чыгып киттем. Чыккач кына аңладым, болар бит мине Башкортстаннын беренче секретаре Шакировның туганы дип кабул иттеләр. Ул чагында Шакиров-Башкортстаннын -Алла-сы иде Күрәсең, без бер-беребезгә бераз охшаганбыздыр. Мин зур түрә ролен шундый итеп уйнаганмын, администраторга чүт-чүт инфаркт булмый калды. Күтәренеп кайтып кергәч, башкорт театры артистлары шаккаттылар. «Ну. малай, үзеңне теләсә кайда беләләр, зурлап каршы алалар. Булырсың икән бу хәтле бәхетле авыз!»-дип. чын күңелдән сөенделәр. Мин әйтәм: «Онытмагыз, язып куегыз: төнге сәгать икедә артист Шакиров жаны ни тели, шуны таба дип!-

Икенче көнне айныгач кына аңладым үз хәлемне. Әгәр дә шунда кемлегемне белсәләр, жанымны алырлар иде. Академия театрында бер артист Башкортстаннын беренче секретаре Шакировның туганы булып йөри дип. икенче көнне үк театрдан куарлар иде Хәзер дә күз алдыма килү белән йөрәгем жу итеп куя. Шуннан бирле «Агыйдел» ресторанына керү түгел, әйләнеп уза торган булдым.

Мин ничек үлемнән калдым

Тормышымда булган гыйбрәтле бер вакыйганы искә төшерәсем килә.

1970 елда мин гаиләм белән бергә беренче мәртәбә Кырымга. Ялта шәһәренә ял итәргә бардым. «Актер- санаториясенә түгел, кешедә фатир алып тордык Шунда беренче мәртәбә диңгезне күрдем. Нишләптер, бер дә исем китмәде, һәр көнне кызынырга, коенырга -Актер-га төшәбез, анда кеше күп түгел, урын җитәрлек, иркенләп кызынып ятарга була. Өстәвенә. Советлар Союзының ин талантлы артистларын күрәсең, бездән театрның директоры Рәшидә апа Жиһаншина. Әзһәр абый Абдуллин. ВТОнын секретаре Гатова бар иде. Бер көнне диңгез бик куркыныч шаулый, һәр жирдән радиодан кычкыралар; «Суга керергә ярамый, көчле шторм!"-безнеңчә әйтсәк, өч-дүрт метрлы биек-биек дулкыннар ярга килеп бәреләләр, сызгырып-сызгырып вак ташлар оча. көчле жил исә Пляжда кеше аз. хатын-кызлар җыелышып диңгездән искән җылы җилдән, көчле дулкыннардан, шомлы тавыштан җан тынычлыгы табып, хозурланып, диңгездә була торган бик сирәк күренешне гомер буена истә калдырырга теләп утыралар. Табигать бик серле, диңгез кешенең күңелен тынычландыра, бигрәк тә шторм вакытында. Яр кырыенда басып торам, диңгез шул хәтле сихерләп үзенә тарта Чыннан да. дулкыннарны җиңеп йөзәсем килә. Менә шунда беренче мәртәбә күрдем инде диңгезнең нинди көчле, сихри икәнен. Мәңге онытмаслык! Кичә кич белән мине фатир хуҗалары әйбәт кенә сыйлаганнар иде. шуңа күрә иртән хәлем бик шәптән түгел. Менә бер вакыт яр кырыена урыс артисты Василий Лановой килде дә. чишенде дә. матур итеп диңгезгә чумды да. Бөтен хатын-кыз -ах- итте: менә ичмасам ир! Бернигә карамыйча кереп китте, рәхәтләнеп йөзеп тә чыкты. Моны хатын-кызлар сырып алдылар, и мактыйлар, и мактыйлар, шаккаттылар, нишләргә белмичә янында бөтереләләр, мина да карап алалар Бу минем «самолюбиегә* тиде. Янәсе, без Василий Лановойдан кайсы ягыбыз белән ким?! Мин дә бик тиз генә киемемне салып аттым Йөзәргә булдым, күрсеннәр әле. без дә төшеп калганнардан түгел! Диңгез кырыена басуым булды, дулкын үзе белән суырып алып та кереп китте, сизми дә калдым Су шундый җылы, дулкыннарда тирбәлә-тирбәлә. әллә кем булып йөзәм Өстемә биек дулкыннар килгәндә аска чумам да. дулкын узгач, кире килеп чыгам. Шундый рәхәт, үзеңне шундый көчле итеп тоясың, ярый әле кердем, курыкмадым, мондый рәхәтлекне гомеремдә дә күрмәгән булыр идем Шулай бер ун-унбиш минут матур гына йөзгәч: -Менә күрдегезме, без дә шулай йөзәбез ул. бер Лановой гына түгел! >-дип кычкырам Хәзер инде әкрен генә, матур гына, балык кебек яр кырына килеп чыгыйм әле. дип йөзәм Яр кырына килеп җитеп, аякка басыйм гына дигәндә, зур дулкыннарның берсе мине кире өстерәп диңгезгә алып кереп тә китте. Мин. нәрсә уйларга да белмичә, кире ярга чыгарга йөзәм. нәкъ шул яр кырына җиткәндә генә дулкын мине тагын эчкә алып кереп китте Куркып калдым. Янадан ярга таба йөзәргә керештем, ләкин әлеге хәл тагын кабатланды Ничек инде мин судан ярга чыга алмыйм9! Инде нишләргә? Ярдәм итегез, дип кычкырыр идем, мондый көчле
жилдә дингез шундый куркыныч шаулый, мине барыбер бер кеше дә ишетмәс иде Шушында батып үләм икән дип уйлавым булды, аяк-кулымны көзән җыерган сыман бик каты авырттыра башлады. Диңгез һаман дулкыннар белән әкрен-әкрен генә үзенә эчкә алып керә бит Үләм бит. аракы эчеп батып үлгән, дип әйтәчәкләр Шушы әшәке уй жанымны өзгәли башлады. Моннан бит мине бер кеше дә таба алмаячак Улым Рөстәм нишләр? Хәзер ничек кенә булса да моннан чыгарга, дигән уйлар бер-бер артлы башымнан узалар Юк. баш эшләми, куллар, аяклар гына хәрәкәт итә Сонгы мәртәбә бөтен көчемне жыеп. яр кырына килеп життем Тукта, мин эйтәм. жиргә төшеп тирәнлеген карыйм әле. әгәр жирдән тырмашып яр кырына чыксам9 Шулай диеп су астына чумуым булды, дулкын бүрәнәне ничек ярга китереп ыргытса, мине дә шулай ярга чыгарып ыргытты. Яр кырында ятам, янымнан зур-зур ташлар оча. бөтен дөнья дөм караңгы булды, куркуымнандыр инде Карасам, тирә-ягымда хатын-кызлар, бала-чага: «Что ты наделал? Что ты наделал9—дип мина кычкыралар, сүгәләр. Әле мин үлемнән котылганга, үзем белән булган хәлне аңламыйм, миндә шок. Бер заман карасам, бөтен тәнем сыдырылып беткән, таш тишеп бот төбемнән ит асылынып тора. Минем чыга алмыйча җәфалануымны бөтен кеше карап торган, медсестра белән Рәшидә апа. Әзһәр абый килеп життеләр. Минем хәлне күргәч. Рәшидә апа жылый башлады. Әзһәр абый сүгә, үзләренә номерларына алып керделәр. Медсестра сыдырылган жирләргә йода сөртеп, таш кискән бот төбен бинт белән, аякның ярылган урыннарын мазь сылап яхшылап бәйләде. Әзһәр абый ярты стакан аракы салып бирде. Рәшидә апа әйтә, хәзер инде көзгегә кара ди. караган идем, шаккаттым, бөтен тәнемнән әз-әз генә кан тамып тора, сыдырылмаган жире калмаган. Өстемә күлмәк-чалбарны киеп, әкрен генә сөйрәлеп фатирга кайтып киттем. Шулай итеп, шторм вакытында диңгездән ярга ничек чыгарга икәненә гомерлек сабак алдым. Мондый кешегә татар әйтә -Керәсеннән элек, чыгасынны уйла!»-ди, Бер атна буе диңгездә рәхәтләнеп йөзә алмадым

Мин ничек Мәскәүдә Партиянең, XII съездын ачтым

Театрыбызның баш режиссеры Марсель Сәлимжанов артистлар белән булган кызык хәлләр турында бик образлы итеп сөйләргә ярата, үзенә күрә бер спектакль куя иде Әлбәттә, монда аның баш режиссер булуы да ярдәм иткәндер, чөнки һәрбер сүзен чын күңелеңнән кабул итмәсән. үпкәләве бар. Шулай да. Марсель сүзгә бик оста кеше, минем белән булган хәлләрне шундый итеп сөйли, хәтта үзем дә. иптәшләрем белән рәхәтләнеп көлә-көлә тыңлый идем Менә хәзер шундый бер вакыйганы искә төшерәсем килә.

Шулай бер вакыт Марсель белән икәү ВТОнын (Всесоюзное театральное общество) XII съездына делегатлар булып Мәскәүгә бардык. Килү белән үк безне ВТОнын председателе. СССРнын халык артисты. Кече театрның житәкчесе Михаил Иванович Царев үзенә чакыртып алды Марсельгә кара икра белән коньяк, кофе китертте. Сүзне болай башлады -Сез съездның президиумын тәкъдим итәргә тиешсез, шуңа әзерләнегез-.-ди Марсель: -Вот. у нас актер Шакиров, кстати, он Ваш ученик, окончил Щепкинское. будет выступать от имени театра-.-ди

Минем кулга өч бит русча текст тоттырдылар

■Кара эле. Марсель, мин бит русча бик яхшы белмим, зинһар, үзен генә сөйлә әле-.-дигән идем.-"Борчылма, мин сине ничек сөйләргә өйрәтермен!-—ди бу. Ул әйткәч, тыңламыйча ярамый

•Россия- гостиницасында төнге бергә хәтле бу мине шул кадәр өйрәтте ки. мин текстны яттан беләм. бер нинди акцентсыз, ул куйган басымнарны дөрес ясап шундый итеп сөйлим ки. Марсель аптырап карап тора Үзем исә эчемнән генә, менә иртәгә русларга ничек сөйләргә икәнен күрсәтәм әле дип. чын күңелемнән сөенеп, горурланып та куйдым. Иртән иртүк торып текстны тагын берничә мәртәбә кабатладым, беләм инде, беләм-яттан беләм! Матур итеп юынып, киенеп, театрга киттем Бик эре кыяфәт белән сәхнә артына кереп, үземне чакырганнарын көтеп торам.

Беренче булып сәхнәгә СССРнын халык артисты. Ленин премиясе лауреаты Михаил Ульянов чыкты, шундый күтәренке рухта, көчле тавыш белән -Я предлагаю почетный президиум нашего съезда, политбюро нашей партии во главе Леонидем
Ильичом Брежневым-.-дип әйтүе булды, бөтен зал торып кул чабарга тотынды. Шул вакыт чибәр генә бер хатын-кыз мина.—Прошу вас читать вот этот текст-,-дип кулымдагы мин ятлаган текст урынына өр-яңасын китереп тоттырды. Мин. «Что вы делаете, я же...—дип теге хатынга аңлатмакчы идем, ул арада фамилиямне әйттеләр. Мин. сәхнәгә чыгып. Ульянов кебек бик күтәренке рухта, көчле тавыш белән: -Дорогие делегаты, по решению XII партийного съезда, .’-дип әйтүем булды, бөтен зал тып-тын калды. Мин бит «ВТОнын XII съезды—дип әйтәсе урынга, «партиянең XII съездын- игълан иттем. Үземнең нинди зур хата җибәрүемне аңлагач, йөрәгем ярыла дип торам, күз алларым караңгыланып, башым әллә нишләп китте, куркуымнан як-ягыма карыйм, кем дә булса ярдәм итмәсме. янәсе-юк!-«Извините. здесь не так написано.—дип кулдан язылган кәгазьне бөтен көчемә кычкырып укый башладым. «По решению парт групп нашего Театрального съезда предлагаю в президиум следующих товарищей- Исемлекне укый башлаган идем, әллә күземә күренә микән дип торам, мин ятлаган исемлектәге кешеләрнең фамилияләре бөтенләй юк. барысы да яна исемнәр, һәр исемне укыган саен халык кул чаба. Прокопьевск шәһәрен-Прокопи, прокопи дип. өч мәртәбә кабатлагач. Циммерман дигән кешенең исемен Цукерман дип әйтүем булды, әйтерсең лә бөтен зал шуны гына көтеп торган, егыла-егыла көлә башладылар. Шуннан нишләгәнемне, ничек укып бетергәнемне хәтерләмим.

Үз-үземне кая куярга белмичә, еларга җитешеп, әкерен генә атлап залга төштем. Марсельне эзлим, ярдәм итмәсме, янәсе-юк. күренми генә бит. ат хәтле кеше әллә кая юкка чыкты. Кинәт сул күзем тартыша башлады, авыз кипте, тел әйләнми! Залда утырган артистлар: -Молодец, но насмешил, так насмешил, давно так не смеялись-.-дип минем күңелне -күтәрергә» тырышалар. Берзаман күрәм, Марсель урындыкка шундый итеп сеңгән, гәүдәсе бәп-бэләкәй булып калган, йөзе кып-кызыл, күзләре генә акаеп тора Мин янына килә башлагач: -Килмә-килмә. хур иттең, хур иттен».-дип җан ачуы белән кулын селти. -Мин бит сиңа әйттем, үзең укы дип. күрдеңме сон. мина өр-яңа текст китереп тоттырдылар-.-дим.

Бик нык үпкәләп бер читкә барып утырдым. Җитмәсә, бөтен кеше миңа бармак төртеп күрсәтә, миннән көләләр шикелле. Бер артист яныма килде дә: -Ну что ты. бывает -,-дип тынычландырырга кереште. Мин әйтәм: «Пожалуйста, не мешайте мне доклад слушать-.-дим, әйтергә сүз тапмагач.

«Москва- ресторанына кереп бераз җанны тынычландыргач:

-Марсель, зинһар өчен, бу турыда бер кемгә дә сөйләмә инде, бераз онытылгач сөйләрсең-дидем.

Кая ул. мондый кызык вакыйганы ничек сөйләми түзсен! Мәскәүдән кайтып бер-ике көн узды микән, минем белән булган хәлне театр гына түгел, бөтен Казан белә иде. Шунысы кызганыч, менә хәзер инде аларны искә алып сөйләрлек кеше дә калмады.

Хәким абый белән күргәннәр

Ямьле жәй айларында без. артистлар, барыбыз да бергә рәхәтләнеп. Идел буендагы -Актер- да ял итә идек, һәрбер гаиләгэ-аерым йорт һәрберебезгэ-аерым көймә, рәхәтләнеп балык тотабыз. Көймәдә балык тоту үзенә күрә бик күңелле, ләззәтле, мавыктыргыч шөгыль, чөнки балык шактый күп эләгә иде. Марсель белән Гөлнар көн саен икесенә кимендә 10-15 кило балык тоталар. Хатын-кызлардан Гөлнар-бердәнбер чын балыкчы иде. Шулай бер көнне иртән Гөлнар бик күп балык тоткан, кая куярга белми, әлбәттә, зур балыклар түгел, уртача 700-800 граммлы матур чабаклар. Әйткәнемчә, Марсель белән Гөлнар бик оста балыкчылар булгач, алар балыкларын бөтен кешегә тараталар Балыкны бит жәй көне озак саклап булмый, тиз бозыла, ул чорда суыткычы да юк. Марсельнең әтисе Хәким абзый Сәлимжанов әйтә: «Әйдә. сатабыз».-ди. Ул вакыт балык сатып йөрү артист өчен оят иде. Мин балык сатып йөргән артистны күргәнем булмады, соңыннан гына сата башладылар Хәким абый әйтә: -Син, Әзһәр, борчылма, сатуын үзем сатармын, зинһар, күтәреп кенә бар!- Әгәр баш режиссер хатынының балыгы булмаса. бүтән кешенеке булса, аяк та атламас идем, нишлисең, -хужа-ныкы бит. Марсель Хакимович: -Кара аны. тегеләй-болай йөрмәгез, сатыгыз да кайтыгыз!—ди
Мин кара күзлек, башка эшлэпэ, шорты киеп алдым Беркем дә танырлык түгел! Иртәнге сәгатьтә ике зур чиләк белән балык күтәреп. -Светлая поляна- дигән ял итә торган жиргә жәяүләп киттек. Бездән ике-өч чакрымлап булыр Барып җиттек •Светлая поляна-га. тезелеп киткән тактадан салынган йортлар Хәким абый бер йорт янында -Кому рыба, кому рыба?—дип кычкыра башлады

Шуннан бер апа чыкты да: -Хәким абый, бу син түгелме сон? Кемне эзлисен9 -ди Мин чиләкләрем белән агач арасына постым Шуннан әкрен генә эндәшәм -Әйдә, киттек!—дим. Тагы бер өч йортны узгач. Хәким абый тагын кычкыра башлады •Кому рыба, кому рыба9!- Өйдән өлкән генә бер әби килеп чыкты да: -Кем бар анда? Нәрсә сатасыз?»—дип Хәким абыйга таба килә башлады Шуннан соң. таныгач •Кара әле. Хәкимҗан, бу син түгелме сон? Нишләп йөрисен9 Кемне эзлисен9 Әйдә, өйгә керик, чәй эчәрбез. Сине ничә еллар күргәнем юк иде-.-дип Хәким абыйны чәй эчәргә кыстый башлады. Хәким абый ык-мык килеп басып тора. Мин әйтам: •Гафу итегез, без бер кешене эзли идек, ул шушы урамда булырга тиеш. Әйдә. Хәким абый».-дип алып киттем

•Хәким абый, теге урамга чыгыйк әле. бәлкем, анда сине танымаслар—дип. киңәш биреп барам. Урам буйлап икәү: -Кому рыба, кому рыба?—дип кычкырып барабыз Беркем дә балык алырга чыкмый Шактый озак йөргәч. Хәким абый тагы кычкыра башлады: -Кому рыба, кому рыба?» Бер йорттан ике хатын-кыз килеп чыкты -Нәрсә кычкырасыз, нәрсә бар? Кеше йоклый, ә сез монда —дип сүгенә үк башлаганнар иде Берсе Хәким абыйны таныды ахыры -Кара әле. кара, бу бабай артист түгелме соң? Абый. абый, син артист бит. әйеме?—дип. икенчесе исә: «Кит. тиле, бу карт кеше, нинди артист булсын! Иртән-иртүк артист балык сатып йөри димени9' Юк инде, юк. ниндидер артистка охшаган гына Хәзер исемен генә оныттым,—дип үзара тарткалаша башлагач, мин урысча: «Пошли, туг нам ничего делать»-дип Хәким абыйны тизрәк алып киттем Хәким абый «Эх. таныйлар бит-.-дип эчтән нәрсәдер сүгенде -Хәким абый, синең белән бу балыкны сатып булмас ахыры, сине бөтен кеше белә. әйдә, бозылып беткәнче, кайтыйк, урыслар үзләре балык тота, аларга кирәкми, ә татарлар сине беләләр—дим Инде шулай кире кайтырга торганда, кинәт исемә төште, минем бит таныш хатын Зинка складта эшли. «Әйдә әле,-дим-минем танышыма кереп чыгыйк Бәлкем ул ярдәм итәр-. Тәрәзәсен шакып. Зинканы уяттым.

-Ты что, Шакиров, с утра стучишь?

-Зина, менә безнең ике чиләк балык бар. сатарга уйлаган идек, безне таныйлар, оялдык, хәзер инде нишләргә белмим Зинһар, ярдәм ит'

Зинаида Михайловна складны ачты да. балыкларны үлчәде, 20 килодан артык. 70 тиеннән. 14 сум акча бирде Мин таныш марҗама рәхмәтләремне әйтеп. Хәким абыйны сөендереп, үземнең кемлегемне баш режиссерның әтисенә күрсәттем Кайтырга чыктык -Столовый» янына җиткәч. Хәким абый әйтә -Әйдә. Гөлнарга бер шоколад алыйк—ди Кердек ашханәгә, карасак, кукуруздан эшләнгән -Шепучий- саталар. Ул үзе шампанский шешәсендә, ләкин градусы бик аз Хәким абый шул «Шепучий-ны алды. Минем әле үз гомеремдә -Шепучий» эчкәнем юк. шуңа күрә ничек ачарга икән дип. аптырап тора идем. Хәким абый минем кулдан тартып алды да. ачарга тотынды Пробкасын ачып бетергәч кенә, кулыннан ычкынып китте дә. өстәлгә килеп төште. Эчмәгәндә Хәким абыйның куллары калтырый иде (нәрсәдән икәнен яхшы беләсез). Шул вакыт бөтен «Шепучий» шампанский кебек очты да бетте Бөтен өстәл тулды Җитмәсә, җыештыручы марҗалар Хәким абыйны сүгәләр, ача белмәгәч, ачмаска иде. дип Икебезнең дә кәеф китте Мин Гөлнарга шоколад алдым да. әйдә, кайтыйк, дим Күрәм. Хәким абыйның сөйләшәсе дә килми, кайтасы да килми Мина әйтә

-Күпме балык сатып, коры кул белән Марсель янына кайтасым килми, әйдә, аракы ал!

Киттек кире тагын Зинкага.

-Зиночка, зинһар, бир инде безгә бер литр аракы. «Шепучий» эчмэкче идек тә ваттык, хур булдык

Ул рәхәтләнеп, эче катып, егыла-егыла көлде, мин тагын бер ике кызык әйбер сөйләп күңелен күтәргәч, түзмәде, ике ярты аракы бирде Кайтырга чыктык Шунда Хәким абый әйтә

-Әйдә, берсен ачып, берәр йөз грам эчик, калганын Марсельгә бирербез.

Кая инде ул, йөз грамм эчкәч, аракы кала мени, икебезгә бер ярты бетте.

-Ярый.-мин әйтәм.-Әйдә. Хәким абый, өйгә кайтыйк, Марсельгә бер ярты бар. Гөлнарга шоколад, калган акчасын бирерсен.-дип. юлга чыктык. Хәким абый телгә бик оста кеше, театр, артистлар, режиссерлар турында кызык итеп, истә калырлык чын мәгънә белән сөйли иде. Мин авызына гына карап барам. Шулай бара-бара бер вакыт болай ди бу «Әзһәр, инде картайдым, үләр вакыт килеп житте. Мин үлгәч, сөйләрсең бит. Хәким абыйны сыйлый да алмадым, нинди зур үкенеч булып калды, дип-- Шушы сүз житә калды.

-Хәким абый, теләсәң, ач теге калган яртыны!-дим -Тагы бераз ял итеп алыйк.

Хәким абый шуны гына көткән булган икән, күңеле күтәрелеп китте.

-Мин бит синен нинди артист икәнеңне беләм!-ди бу.-Менә Туфанның «Канкай углы Бәхтияр»ендә сиңа Пугачев ролен бирергә әйттем әле. Анда сине зур эш көтә!

Мин нишләргә белмичә, сөенечемнән Хәким абыйга рәхмәт әйтә-әйтә. теге яртыны да бетердек Хәзер инде буш шешәгә карап торам, ничек инде бер нәрсәсез Марсель Хакимович янына кайтасың?!

-Хәким абый, буш кул белән кайтып булмый, әйдә барыйк, алыйк тагы бер литр, юкса. Марсельдән. Гулядан оят!

Киттек кире Зинага.

-Ты что, Шакиров, не видишь, что старик совсем осяк?

Минем ялынуыма Зина түзмәде, бирде.

-Прошу, больше не приходи!-ди үзе.

Тагын әкрен генә юлга чыктык Минем инде хәзер үземне мактатасым килә:

-Син. Хәким абый, үз гомерендә бер мәртәбә менә шулай эшли алыр иленме? Юк бит. синнән булмый, гомерендә бер кемне дә сыйлаганың юк бит. Эчкәч та кагасын.

-Э-эх. Әзһәр энем, минем акчам булсамы-ы? Аннан соң. сине бит бөтен кеше белә, хөрмәт итә. үзең талантлы, син миңа безнең бөек артистларны хәтерләтәсең!- дип. син шундый, син мондый дип. мине күккә чөеп мактый башлады бу -Аннан соң сине Марсель дә бик ярата бит...

Миңа инде шул сүз житә калды, бер яртыны ачып. Хәким абыйга әз генә салып бирдем.

-Ярый әле.-мин әйтәм.-синең кебек бөек, талантлы артист белән балык сатарга чыктык. Күрдеңме, үзеңне бөтен татар халкы белә, без менә нинди кешеләр!-дип. күкрәк кага башладым.

Хәким абый жылый.

-Булмады бит мин яшь чакта шундый артистлар, ничек эшләр идек без синең белән! Марсельне мин өйрәтәм Мин аңлаттым аңа татар драматургиясен!-дип. агай янә ачылып китте

Мин жырлыйм. ул нәрсәдер сөйли, ничек кайтып житкәнебезне хәтерләмим Калган яртыны агач төбенә күмдек. Иртәгә алырбыз, янәсе. Марсель безне: хәзер кайталар, хәзер кайталар, дип бик тилмереп көткән. Без юк та юк. нишләргә белмичә, хатыным Сажидә янына кереп чыккан. Безнең арт сабакны укытырга дип торганда, мин Хәким абыйны житәкләп. көч-хәл белән кайтуыбызны күргәч, бик каты бер-ике мәртәбә кычкырды да. тынды. Мин әйтәм: «Марсель, Хәким абыйны бөтен «Светлая поляна* сыйлады. Нишләсен, ул да кеше бит, шул хәтле мактауга артист йөрәге түзә мени, әз генә капты. Әтиеңне исән-сау алып кайттым, рәхмәт әйт! Аракыны жыеп куйдым агач төбенә, борчылма, табарбыз. 10 сум акчасы кесәсендә. Без гаепле, үпкәләмә*.

Икенче көнне көчкә таптык ул аракыны, эзләмәгән жир калмады. Шуннан бирле мине Хәким абый белән беркая да җибәргәннәре булмады.

Ахыры киләсе санда