Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РАЗИЛ

 

Манарадан Ходай якынрак

Башлангыч мәктәптә без үзебезнең авылда элеккеге мәчет бинасында укыдык. Бу агач мәчет 1921 елда ук салынган булса да. бер якка да кыйшаймаган, таушалмаган, бары тик манарасы гына жил-давыл искән көннәрне, үз язмышыннан сыкранган кебек, ынгырашып-ынгырашып куя. Казан өчен. Татарстан, бөтен татар халкы өчен Сөембикә манарасы нинди мәгънәгә ия булса, безнен манаралы мәчет бинасы авылыбыз халкы өчен шул дәрәжәдә кадерле, изге иде Егерме беренче ачлык елында авылдашларыбыз аны ничек торгыза алганнардыр, бу могҗиза мина бүгенге көнгә кадәр ачылмаган сер булып кала бирә. Ә инде аның ыспайлыгына, төзелеш мөкәммәллегенә. архитектура камиллегенә сокланмаган кеше булмагандыр. Каян килгән ran-гади авыл агайларына, мәдрәсә белемле балта осталарына андый маһирлык! Хәзер дә авыл саен мәчет салалар. Татарстанда аларнын саны бер мен өч йөздән артып китте бугай иңде. Әмма аларның күбесе. Аллаһ йортыннан битәр, түбәсенә торба торгызган сыер абзарыннан әлләни аерылып тормый. Манаралары да бинасына ятышсыз, йә ул иләмсез юан һәм тәбәнәк-тупыйк була, йә завод торбасы сыман чамасыз биек һәм нәзек итеп эшләнә. Төзүчеләргә архитектураның асыл кагыйдәсе—пропорция саклый белү сәләте, гармония камиллеге җитмәү аркасында халыктан тиенләп җыелган акчалар шундый зәвыксыз мәчетләр төзүгә сарыф ителә. Әйткәнемчә, безнен авыл мәчете агач архитектурасының гүзәл үрнәкләреннән саналып, дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде.

Мәктәптә укыганда минем ин зур хыялларымның берсе—мәчет манарасының иң очына менеп, тирә-юньне күзәтү иде. Манара ике балконлы булып, өстәге балконга кадәр бормалы баскычтан менеп була. Әмма бу әле манаранын өчтән ике өлеше генә, очлаеп килеп, түбәсенә көмеш төстәге ай кунаклаган конуссыман өлешендә баскыч- мазар юк, анда күгәрченнәр патшалык итә. Күгәрченнәргә кереп-чыгып йөрү өчен иң югарыда кеше башы сыярлык кына тәрәзә дә бар Минем хыял ничек тә шул ай янына кадәр менеп, әлеге тәрәзәдән дөньяга күз салу иде Аның үзенә күрә сәбәбе дә бар Берчакны мин әнкәйдән: «Мәчеткә манара нигә кирәк?»—дип сораган идем. Ул мина: «Манарага менеп мөәзин азан әйтсен өченгә. улым. Аннары... манарага менгәч, бөтен авыл күренә, тавыш та ераккарак ишетелә. Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная»,—дип җавап бирде. Бу сүзләр минем күңелемә гомерлеккә уелып калды. Манарага менеп әлеге күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карасам, миңа күрше авыллар гына түгел. Казан һәм Мәскәү калалары, бөтен дөнья, хәтта Ходай Тәгалә үзе дә күренер сыман иде.

Дүртенчедә укыганда барыбер мендем мин ул манара очына. Калай астындагы черек такталарны сындыра-сындыра. кул-аякларны каната-каната булса да, ин өскә үрмәләдем. Күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карагач, әллә инде алдымда
беренче мәртәбә шундый иркен манзара ачылудан, әллә инде манара
чайкалудан, күз алларым томаланып, башым әйләнеп китте, күнелгә шом керде Әйтерсен Ходай Тәгалә рөхсәтсез-нисез үз биләмәләренә кергән өчен шулай акылымны томалый иде. Билгеле инде, мондый нәтиҗәләрне мин сонрак, бераз үскәчрәк ясадым, ә ул чакта кабалана-кабалана манарадан төшкәнем генә истә калган

Үзебезнең авылда—башлангыч, күрше Шәнгәлчедә—сигезьеллык. Түбән Камада урта мәктәп тәмамлаганнан сон мин башта—Казанга, аннары Мәскәүгә укырга китеп бардым Авылга кайткан саен әллә кайдан ук ин беренче булып мине мәчет манарасы каршылый торган иде. Әмма ул елдан-ел таушалып, әкренләп бер якка янтаеп бара. Бер кайтуымда аның инде калайларын жил каерып аткан, ае да менә- менә егылып төшәм дип кыйшайган иде. Минем яна китабым чыгып, ярыйсы гына гонорар алган чак, Казаннан реставратор егетләр алып кайтып, 1979 елнын көзендә мәчет манарасын сипләргә тотындык. Ул вакытта район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән яшьлек дустым Рифкат Муллин да ярдәм кулы сузды, авылдашлар да хәлдән килгәнчә булыштылар. Шулай итеп бергәләп манараны торгызып та куйдык. Ай күтәргән көнне бөтен тирә-юнь авыллар җыелышып көч-куәт биреп торганны күрү—минем өчен әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек иде Дөрес. Казанга кайтуга башта ВЛКСМ Өлкә комитетына, аннары партия Өлкә комитетына чакырып, утлы табада кыздырдылар, идеологик яктан җитлекмәгән кеше икәнлегемне, балаларны коммунистик рухта тәрбияләргә тиешле «Яткын» журналында эшләргә әзер булмавымны искәрттеләр.

Мәчетебез никадәр матур булса да, рәхимсез еллар барыбер үзенекен итте, агач бина әкренләп тузып, берзаман ярымжимерек хәлгә килде. Аны сүтүдән башка чара калмаган иде. Әмма сүткәнче авыл осталары аның барлык үлчәмнәрен алып, бизәкләрен фотога төшереп, нәкъ шундый ук кыяфәттәге таш мәчет салырга вәгъдә бирделәр. Озак еллар төзелештә прораб булып эшләгән энекәшем бу эштә башлап йөрүче булды, финанс мәсьәләләре күбрәк минем өскә төште, авылыбыз эшмәкәрләре дә кулдан килгән ярдәмне күрсәттеләр.

Бүгенге көндә авылыбыз мәчете, элеккесеннән дә матуррак, мәһабәтрәк булып, дистәләгән чакрымнан балкып тора. Балчыклы урманын чыгуга минем күз карашым ин беренче булып шул мәчет манарасын эзли башлый Әгәр манара булмаса, авылымның бөтен яме китәр, хәтта авыл үзе дә бетәр, юкка чыгар кебек тоела миңа Гомумән, мәчетсез, манарасыз мөселман авылын, татар авылын камил авылга санамыйм мин.

Шушы мәчет манарасы аша ин беренче мәртәбә дөньяның зурлыгын, матурлыгын күрүем, тәүге тапкыр хыялый күккә ашуым бүгенгедәй хәтеремдә, күз алдымда Ул чакта мин күккә генә ашып калмадым, тәүге кат Аллаһы Тәгаләнен үзе белән очрашкандай булдым. Әле бүген дә колагымда әнкәемнең: «Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная», дигән сүзләре янгырап тора сыман

Минем беренче эшмәкәрлегем

Безнен эткәй озак еллар агроном һәм колхоз рәисе булып эшләде «Уныш» колхозының уңышы мул булганга, эшләре яхшы баргангадыр инде, көннәрдән бер көнне аны «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены белән бүләкләделәр Билгеле, безнен гаилә, безнең авыл өчен генә түгел, бөтен район өчен дә заманында зур вакыйга иде бу Мина ул чакта нибары җиде-сигез яшь кенә булгангадыр инде, әлеге орденның кыйммәтен айлап бетермәгәнмендер, аны пионер, октябрят значогы кебегрәк бер нәрсә дип уйладым. Әткәйнең дә аны күкрәгенә тагып, кукыраеп йөргәнен хәтерләмим. Өйдә апалар, сенелләр белән без аны уенчык итеп уйный идек Шулай сигез бала чиратлап уйный торгач, ул каядыр юкка чыкты, күпме эхтәп, әлегә кадәр таба алганыбыз юк Документы калды калуын, шуны күрсәтеп, киләчәктә, бәлки, дубликатын алырбыз дип уйлыйм Еллар үткән саен әткәй-әнкәй белән бәйле һәр нәрсәнен кыйммәте арта бара икән

Ул елларда орденга ияртеп бүләк бирү гадәте дә булган, ахрысы Көннәрдән бер көнне безнен ишегалдында ялык-йолык килеп торган чып-чын велосипед пәйда
булды Билгеле, минем сөенечнен чиге-чамасы юк. бүген «Мерседес» бүләк итсәләр дә ул кадәр үк шатлана алмас идем кебек. Авылыбызда моңа кадәр бер-ике генә велосипед булганга күрә, әлеге бүләкне берничек тә бәяләп бетерерлек түгел иде. Шуна күрә минем үземә бу велосипедны орден өчен түгел, ә орденны велосипедка ияртеп биргәннәрдер кебек тоелды.

Велосипед утыргычына буй җитмәгәнгә күрә, борын каната-каната ике-өч көндә рам астыннан йөрергә өйрәндем. Җыен бәйрәме көннәрендә бөтен авылны шаккатырып авыл башындагы мәйданга велосипедта барырга иде исәп. Бәйрәм җитәргә берничә көн кала күрше Мәликә апаларга Пермь шәһәреннән кунаклар кайтып төште. Араларында миннән ике-өч яшькә генә өлкәнрәк бер малай да бар иде. Анын белән тиз арада танышып, дуслашып та киттек. Миннән өлкәнрәк булгач, билгеле инде, анын аягы педальгә җитә, рәхәтләнеп утыргычка утырып йөри ала. Әмма әнкәй: «Велосипедны беркемгә дә бирмә».—дип колакка киртләп куйган иде. Әнкәй дигәннән, әткәй колхоз рәисе, коеп куйган коммунист булса да, әнкәй авылнын заманында «кулак» дип аталган хәлле кешеләр нәселеннән иде. Шушы нәсел каны уйнагандырмы, белмим, кинәт кенә миндә алыш-биреш итү теләге уянгандай булды. Ә монын өчен бик кулай сәбәбе дә бар иде. Кайткан көнне үк теге малай (исемен онытканмын инде) кесәсеннән пистолетка охшатып ясалган зажигалка чыгарып күрсәтте. Пистолетын безгә төбәп «черт» итүгә, көпшәсендә ут кабынды. Велосипед шәп нәрсә булса да. мондый хикмәтне исә без—авыл малайларының мона кадәр төшендә дә күргәне булмагандыр әле. Малай пистолетын чертләткән саен минем күңелдә дә ут кабына, ул ялкын көннән-көн көчәеп, бөтен төнемә йөгерә иде. Рам астыннан йөрү шактый җайсыз булгангамы, мин инде бераз ялыктыра башлаган велосипедны әлеге пистолет-зажигалкага алыштырырга ният иттем. Ниятемне кунак малайга әйткәч, ул артык сатулашып тормады, зажигалкасын кулыма тоттырды да үзе велосипедка атланып урам буйлап китеп барды.

Билгеле, бу «бик тә отышлы» алыш-биреш хакында мин өйдәгеләргә әйтмәдем. Велосипедны әткәй мина бирде бит. димәк, мин аның белән теләсә-нәрсә эшли алам дип уйладым. Пистолетны чертләтеп малайларны да куркыткан булдым, чыпчыкларга да төбәп атып карадым. Шулай көне буе туйганчы уйнадым мин анын белән, кич арып-талып пистолетны кочаклап йокыга талдым.

Иртәтаннан торган әнкәй, минем кочактагы пистолетны күргәч, башта куркып калган. Әткәйне чакырып күрсәткәч кенә анын чын пистолет булмаганын аңлаганнар. Билгеле инде, монын өчен миңа әткәйдән шактый ук эләкте. Зажигалканы кире биреп, велосипедны үзебезгә алып кайтырга туры килде. Шулай итеп, минем тәүге эшмәкәрлегем, алыш-бирешем унышсыз тәмамланды. Әмма моңа һич кенә дә үкенмим, әгәр әткәй-әнкәй ул чакта мине хуплаган булса, бәлки, кемнәрдер кебек гомер буе шулай алтыга алып, бишкә сатып сәүдә кылып йөрер идем әле.

Туктатыгыз мине

Авылда велосипедта йөрмәгән малай булмый торгандыр. Берничә ел велосипед тәгәрмәче тәгәрәткәч, инде мотоциклга атланасым килә башлады. Мин алтынчы сыйныфта укыган чакта әнкәйнең олы энесе Раиф абый кайдандыр мотоцикл сатып алып кайтты. Бер генә урынлы, артында тимер утыргычлы бу матайга авыл халкы нигәдер «Кәжә тәкәсе» дигән исем кушты. Элекке хуҗасы шактый туздырып өлгергәндерме, матайнын башы ремонттан чыкмый иде. Ярый әле Раиф абый—алтын куллы кеше, сәгать тә төзәтә, чана да ясый, тәгәрмәч тә бөгә, пыяла да кисә, йорт та сала, тимерчелектә дә эшли, хәтта гармун да ясый.—кыскасы, белмәгән һөнәре юк Мин күбрәк анын тирәсендә кайнарга тырышам, мотоцикл төзәткәндә ачкыч- мазар биреп торам. Монын өчен ул мине соңыннан арттагы тимер утыргычка яисә бак өстенә утыртып урам әйләнә. Ә минем хыял тагын да зурракта. Раиф абыйдан рөхсәт алып үземә рульгә утыруда. Ә андый рөхсәт һаман юк та юк. Велосипедта җил кебек очып йөргән малайга мотоцикл йөртү ни тора инде югыйсә!

Көннәрдән бер көнне Раиф абый матаен ишегалдында калдырып, күрше авылга шабашкага—йорт салырга китте. Бер киләм бабайларга, ике киләм. ә мотоцикл
мине кызыктырып, ымсындырып, үзенә чакырып һаман
шул килеш ишегалдында басып тора. Шулай кызыгып йөри торгач, түземем чиктән ашып, матайга утырып карарга булдым. Аяк белән әллә ничә тибеп тә кабынмагач, бакча артындагы юлга чыгып этә башладым. Бер-ике төчкергәннән сон кабынып киткәч, сикереп менеп атландым да тузан туздырып урманга таба юл тоттым. Басу юлларын урап туйгач, матай белән авыл урамына керергә булдым. Күрсеннәр әле авылнын кызлары- малайлары минем кем икәнлегемне, имеш. Авыл уртасындагы буа аша салынган тар гына агач күпергә житәрәк каршыма килүче атлы арбаны күреп югалып калдым. Инде нишләргә? Каушаудан тормозга басарга онытып пырылдап күпер башына килеп җиттем дә, атка бәрелүдән куркып, рульне унга бордым да матаем-нием белән буага очып төштем

Авыл халкы, җыелышып, мотоциклны багорлар белән буадан күтәреп алдылар.

Шул вакыйгадан соң Раиф абый берничә ел буе мине матае янына якын китермәде. Ә унынчыны бетергән елны (ул чакта без унбер ел укый идек) Раиф абый белән бергә шабашкада йорт салып йөреп, кеше кулыннан тотылган «Иж-Планета» мотоциклы сатып алдым. Анысы да шактый хикмәтле матай булды аның.

Матай һәрчак ишегалдында яисә лапаста тора, миннән башка ана утыручы юк. Әткәйнең матайга исе китми, ул ат җигеп йөри, энекәшем Рәмзил ате бәләкәй, матайда йөрерлек түгел, ана әле ун яшь чамасы гына. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, ул да мина охшаган булып чыкты. Шулай бер көнне ул иптәш малайлары белән матайны урамга тәгәрәтеп чыгарган да рульгә утырган. Малайлар арттан бераз этеп баруга, минем «Иж-Планета» ярсып алга ыргылган Велосипед йөртә белгән Рәмзил югалып калмаган, рульне туры тотып, авыл башына таба киткән. Басуны урап яңадан авыл урамына килеп кергән бу. Безнең өй янына җитүгә матайны туктатырга маташа, әмма газга басудан, рульне борудан башка моның җаен, рәтен белми. Шулай итеп авыл урамнарын бер урый, ике урый, өч урый бу, әмма һаман туктый алмый. Урамдагы шау-шуны ишетеп, мин өйдән чыгып килгәндә, ул артыннан куе төтен чыгарып, жан-фәрманга матайда чабып килә, үзе бертуктаусыз: «Туктый алмыйм! Туктатыгыз мине!»—дип кычкыра иде. Без барыбыз да аптырашта, нишләргә белмичә, авыз ачып тик торабыз. Әгәр шунда бензины бетеп матай үзе туктамаса. бу хәл ничек тәмамланган булыр иде. белмим. Балачакта үземнең дә шундыйрак маҗарага юлыкканым булганга күрә, монын өчен энекәшкә артык каты кагылмадым. Бераз үсә төшкәч, ул мотоциклда миннән дә шәбрәк йөрергә өйрәнде, эшли башлагач, ин беренче итеп үзенә матай сатып алды.

Аучы булдым

Әткәй ягыннан безнең бабайларны элек заманда аучы булган дип сөйлиләр иде. Шуны ишетеп, бер заманны мин дә ауга чыгарга хыялланып йөри башладым. Ләкин ин әүвәл аучыга мылтык яисә тозак ише кораллар кирәк бит. Аларны каян табарга? Тозакка әлләни исем китмәде, булгач-булгач мылтык булсын дип, шуны табу чарасын эзли башладым. Кибеттән сатып алу хакында уйларга да мөмкин түгел, моның өчен, беренчедән, акча юк, икенчедән, рөхсәтсез сина аны кем сатсын ди әле. «Бирәм» дигән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, көннәрдән бер көнне бабайларның мунча түбәсендә актарынып маташканда иске-москы арасыннан күгәреп беткән бер мылтык килеп чыкты «Ватык берданка ул, бернигә дә яраклы түгел»,—дип бабай ана кул гына селтәде. Ә мин үҗәтләнеп эшкә тотындым. Башта мылтыкны сүттем дә. озынча ләгәндә керосинга батырып берничә көн тоттым. Аннары ком белән ышкып күгәреген чистарттым. Сынган пружина урынына яңасын табып куйдым. Шулай маташа торгач, күгәргән берданка, ниһаять, мылтык төсенә керде. Яхшымы-яманмы, инде мылтыгым бар, ә патронын каян табарга? Бабайның эш кораллары әрҗәсеннән буш патрон табып, ана шырпы күкерте төяп тутырдым, ядрә урынына вак кадак кискәләп салдым. Әмма күпме генә тырышсам да, мылтыгым барыбер атмады. Әмма шушы хәлләрдән сон әче телле .шыл малайлары мина «Аучы Разил» дигән кушамат тактылар Гомеремдә бер чыпчык та атып карамаганга күрәдерме, бу кушамат мине бик тә гарьләндерә, шул мыскыллы сүзне
ишетмәс өчен жир тишегенә керердәй була идем. Тора-бара бу кушамат бердәнбер исемемә әверелде, аннан «Разил» сүзен төшереп калдырып, берзаман авылда мине «Аучы» дип кенә йөртә башладылар. Бу кушаматтан котылу чарасын уйлап, төннәр буе йоклый алмый ята башладым.

Әткәй айга берничә мәртәбә ул вакыттагы район үзәге Ширәмәткә райком җыелышларына бара торган иде Бер баруында ул Ширәмәт базарыннан алагаем олы йорт куяны алып кайтты. Без ул куянга лапас эчендә тактадан бәләкәй генә өй сымак нәрсә әтмәлләп куйдык. Иртән-кичен-көндезен алдына ризык салып, сабый бала караган сыман карасак та. ул яна жиргә. яна хуҗаларга ияләшә алмадымы, әллә берәр чире булдымы, көннән-көн боега барды, тора-бара бөтенләй тамактан калды. Ә көннәрдән бер көнне иртән хәлен белергә дип чыксам, ул кышкы суыктан тораташ булып, хәрәкәтсез ята иде.

Инде нишләргә? «Куянны авыл зиратына кешечә җирләп булмый бит инде, һич югы басуга яисә урман читенә илтеп күмәргә кирәк».—диде әнкәй. Көн буран­лап торса да, җан иясен көнендә җирләргә кирәк дигәнне истә тотып, куянны җилкәгә астым да авыл читендәге урман ягына таба атладым. Ни әйтсәң дә. унике яшьлек малайны урман ягы шомландыра. Куркуны басар өчен, атмый торган мылтыкны да җилкәгә асып куйган булдым. Ул елларны урманда бүреләр шактый күп очрый торган иде. «Ахмак бүре атмаган мылтыктан да курка»,—диләр бит безнең авылда. Басу капкасын чыгып бераз баргач, каршыма күрше Галиулла абый очрады Урманнан утын әзерләп кайтуы икән. Минем җилкәдә мылтык белән куянны күргәч, ул: «Ай-Һай. зурысын чәкегәнсең, юкка гына «Аучы» дип йөрмиләр икән үзеңне!»—дип тел шартлатты. Мин. нәрсә әйтергә дә белмичә, моңсу гына елмаеп куйдым. Урманга җитәрәк чанасына коры чыбык-чабык төягән тагын бер кеше күренде. Аръякның күкәй җыючы, әнкәй әйтмешли, теленә шайтан төкергән Ялтер Хәсәне икән монысы. Ул да алагаем олы куян түшкәсен күреп аһ-уһ итте.

Икенче көнне иртән мин авылның чып-чын аучысына әверелеп уянган идем инде. Минем куян атып кайтуым хакындагы хәбәр көне-сәгате белән бөтен авылга таралган, очрашканда инде хәзер мина мыскыллап түгел, ә ниндидер бер хөрмәт белән «Аучы Разил» дип әйтә башладылар. Тора-бара мин бу куян маҗарасын бөтенләй оныттым, бабайнын иске мылтыгын да яңадан мунча түбәсенә менгереп ыргыттым, аучы булу хыялы да әкренләп юкка чыкты. Мыскыллы сүз дип кабул итмәгәнгә, бөтенләй исем китмәгәнгәме, озакламый авыл халкы да «Аучы» сүзен онытып, мине янадан мулла кушкан исемем белән Разил дип кенә йөртә башлады.

Ат урлау

Чит кеше белән очрашырга-танышырга туры килгәндә мин гадәттә үземнең кемлегем хакында сөйләп тормыйм. «Алмаз Хәмзин белән бер авылдан»,—дип кенә җибәрәм Алмаз гаҗәеп талантлы һәм йөремсәк кеше. Үзе музыкант, җырчы, шагыйрь, сүз остасы,—кыскасы, татарда аны белмәгән кеше бик сирәк. Аннары унбер ел буена аның белән бер партада утыруыбыз, бергәләп җырлап, концертлар куеп йөрүебез, ярыша-ярыша шигырьләр язуыбыз хакында сөйлим. Шушындый кешенең дусты һәм авылдашы булгач, мине дә төшеп калганнардан түгелдер диюләренә өметләнәм.

Алмаз белән безнен михнәтле һәм маҗаралы балачагыбыз, яшьлек елларыбыз турында бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле кыйсса язып булыр иде. Анысын киләчәккә калдырып, бу юлы үсмерчак елларының бер вакыйгасын гына бәян итәргә уйлыйм...

Минем әткәй, инде әйткәнемчә, колхоз рәисе. Алмазныкы—партком секретаре, алар гомер буе шулай бер-берсенә терәк булып, аралашып яшәделәр. Апмазнын етисе
Наил абый сугышта аягын калдырып кайткан, урам буйлап килгәндә әллә каян ук анын протезы шыгырдаган тавыш ишетелә иде. Мин гомумән сугыштан кайткан кешеләрдән, бигрәк тә аяксыз яисә кулсыз фронтовиклардан бераз шөлли идем. Бәлки, бу курку түгел, ә үземчә хөрмәт итү хисе булгандыр. Аннары, нишләптер, мина сугыштан кайткан һәр кешенең өендә автоматы яисә пистолеты бардыр кебек тоела иде

Мин әле бүген дә үземне Наил абыйга бурычлы кеше дип саныйм, ана рәхмәтләр әйтеп яшим. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, без укуны Зәй елгасы аръягындагы Кызыл Чапчак урта мәктәбендә дәвам итәргә ниятләп, документларыбызны шунда илтеп тапшырган идек. Әле яна төзелә башлаган Түбән Кама шәһәрендә 1нче урта мәктәп ачыласын ишетеп, Наил абый безнен документларны аннан кире алып, шул яңа мәктәпкә илтеп биргән. Ә Түбән Каманин беренче мәктәбе Алмаз белән безнен язмышта хәлиткеч роль уйнады дисәм, арттыру булмастыр кебек.

Туктале, ниятем бер вакыйга хакында сөйләү иде бит әле... Шулай без Алмаз белән Түбән Камада укып йөрибез, шәһәргә терәлеп торган Актүбә авылында интернатта яшибез, һәр шимбә авылга кайтып, дүшәмбе иртән китәбез. Безнен егет булып килгән, борынга ис керә башлаган чак. «Күрше тавыгы күркә булып күренә» дигәндәй, авыл кызларына күз салу юк, җай чыккан саен күрше авылга йөрергә тыры­шабыз Безнен авылга бер иңсәсе белән терәлеп торган Шәнгәлчене күрше авылга санау юк, якшәмбе җитгисә. урман артындагы Иштерәккә юл тотабыз. Җитмәсә, якын дустыбыз Рифкать тә. Алмазның әнисе—безнен беренче укытучыбыз Разия апа да ту- мышы белән шул авылдан. Ә кызларының чибәрлеге турында әйтәсе дә юк инде! Шулаен шулай, әмма Иштерәккә карурман аша сигез чакрым барасы, аннары төн уртасында сигез чакрым кире кайтасы Бу араны берничә мәртәбә тәпи-тәпи узгач, монын никадәр михнәтле сәяхәт икәнен чынлап анладык.

Аңлавын анладык, ә күнел һаман шул авылга тарта бит, каһәр! Чираттагы якшәмбегә авылга кайткач, без, ниһаять, моның чарасын таптык. Әткәй иртә таннан «Жүләр» исемле үзен-үзе белештерми чаба торган юртак айгырны җигеп эшкә китә, кич арып-талып өйгә кайта. Гадәттә, кичләрен мин Жүләрне аръяктагы ат абзарына илтеп, тугарып кайта идем Бу юлы да әткәй кашовкадан төшүгә, анын урынына менеп утырдым да... Түбән очка, Алмазларга таба элдердем Ул мине, сөйләшен­гәнчә, баянын күтәреп, капка төбендә көтеп тора иде Кичке эңгер-меңгердә безне абайлаучы булмады, Жүләр, бер чөңгерүгә үк канатлы атка әверелеп, безне хыялдагы Иштерәк авылына таба очыртып алып китге. Шулай һәрчак җан ярсуы белән ак күбеккә батканчы чапканга «Жүләр» исеме кушканнардыр инде ана.

Иштерәктә Алмазларның туганнарында атыбызны тугарып калдырдык та үзебез клубка юл тоттык. Барышлый Рифкатьләргә дә кереп чыктык, клубта халык таралганчы, хәлдән тайганчы биедек, җырладык. Аннары кыхзар озаткан булып, кышкы авыл урамын кат-кат урадык. Эчләргә суык төшеп, аяклар бохтана башласа да, сер бирү юк. Чөнки без бит андый-мондый малай-шалай түгел, ә колхозный ин атаклы айгырын җигеп, затлы кашовкада утырып килгән Ташлык егетләре! Билгеле, ул атны әтиләргә әйтмичә, урлап киткәнне кешегә сиздерү юк инде

Төн уртасы җиткәч, безнен күңелләргә лә шом керә башлады Әле урман аша кайтып, атны тугарасы да бар бит Әткәй сәгать биштә аны җигеп эшкә китәчәк Аңа кадәр Жүләргә бераз хәл алып, тамак ялгап, тирен киптереп өлгерергә кирәк Шундый уйлар белән ишегалдына керсәк. Жүләребездән җилләр искән Кашовкасы урынында, ә атыбыз юк. Шунда гына без анын баганага бәйләгән йөгәнне өзеп, ачык капкадан чыгып качканын анлап алдык Инде нишләргә9 Төн уртасында җәяүләп өйгә кайтсаң, кара тавыш чыгасы көн кебек ачык Атны сорамыйча алып китү, дөресрәге, урлау үзе бер җинаять булса, югалган ат өчен җавап бирүне күз
алдына да китерерлек түгел. Мондый чакта авылга әти-әни янына кайту безнең өчен тәмугка барып керү белән бер иде. Кара кайгыга батып. Иштерәк урамын әллә ничә кат урасак та. атыбыз табылмады. Алмаз белән бүрекләрне батырып кидек тә төн уртасында урман аша унике чакрым ераклыктагы Түбән Камага таба җәяүләп юл тоттык. Мең төрле уйлар уйлап, юл буе сөйләшми бардык. Урман читендәге төрмә биналары янына җиткәч. Алмаз ишетелер-ишетелмәс кенә: «Жүләр югалса, безне судка бирерләр микән?—дип куйды. Мин җавап кайтармадым.

Шушы хәлдән сон без алдагы якшәмбедә авылга кайтмадык. Әти-әни шелтәсеннән, кеше күзенә күренүдән шулай нык курыкканбыздыр инде. Тагын бер атнадан Наил абый интернаттан безне үзе килеп алды. Аннары ниләр булганын сөйләп тормыйм, анысы болай да аңлашыла торгандыр. Ә Жүләргә бернәрсә дә булмаган. Иштерәккә беренче тапкыр гына килүе булса да. ул. адашмыйча, үз аягы белән Ташлыкка кайтып җиткән. Безнен мона кадәр Иштерәккә йөрүебезне шәйләгән Наил абый икенче көнне үк ат караучы Газиз абыйны кашовка алырга җибәргән.

Шул вакыйгадан соң Жүләргә хөрмәтем бермә-бер артты, тора-бара ул минем якын дустыма әверелде. Бары тик еллар узгач кына мин анын гаҗәеп тә акыллы икәнен, ә үзебезнең ул вакытта никадәр башсыз, дөресрәге, «жүләр» булуыбызны аңладым

Затлы баян

Алмаз белән без һәр елны үзебезнең авыл сабан туена кайтырга тырышабыз. Кайткач, ел буе күрешмәгән яшьтәшләр белән очрашырга-аралашырга да жай чыга, өйдән өйгә йөреп бәйрәм итәргә дә туры килә. Сабантуйда (элегрәк безнең якта аны «Җыен» дип йөртәләр иде) Алмаз бигрәк тә көтеп алынган кунак. Чөнки ул җырчы, баянчы, сүз остасы, аннан башка теләсә-кайсы бәйрәмне күз алдына да китереп булмастыр кебек.

Бер елны чираттагы сабантуйга кайтуына әтисе Наил абый Алмазга өр-яна бик тә шәп баян алып куйган иде. Германиядә эшләнгән бу затлы баянның бәясе дә машина хакы тора дип сөйләделәр. Бүләкне биргәндә Наил абый Алмазның колагына киртләп куйды: «Бу баянда өйдә һәм клубта гына уйныйсын! Сабан туенда яисә урамда шыңгырдатырга иске баяныңда бик яраган. Алай-болай ялгыш яңгыр тамчысы төшсә дә, яна баянның күреге җебеп, рәттән чыгарга мөмкин.»

Шулай да үзләренең капкасы төбендәге утыргычта уйнарга каршы килмәде Наил абый.

Сабантуи көнне иртәнге якта шулап капка гөбеңдә яна баянын сайратып угыргаңда без өчәүләп, мин. Рәмзил энекәш һәм Рифкат дустыбыз машина белән Алмаз янына килеп туктадык. Тавышыбызны ишетеп әтисе дә урамга чыкты Яна баянны, баянга кушып үзен дә мактый торгач. Наил абыйның күңеле йомшарды бугай, яна баянны сабантуйга алып чыгарга рөхсәт бирде Җитмәсә. Рифкат «Сабантуйда да уйнарга ярамагач, нинди баян инде ул-.—диюгә, бөтенләй таралып китте Без дүртәүләшеп машинага төялдек тә баян уйный-уйный Югары очка. Жыен мәйданына менеп киттек.

Алмаз, һәрвакытгагыча. көне буе мәйдан уртасында, игътибар үзәгендә булды. Ул көнне, әллә кулында өр-яна немец баяны булганга инде, бигрәк тә илһамланып уйнады, дәртләнеп җырлады, ак күлмәге манма су булганчы биеде ул. Соңыннан агач күләгәсендә авыл җитәкчеләре корган палаткада тамак ялгап, тамак чылатып чыккач, ул тагын баянын кулына алды Аннары кайсы кайдагы агач төбенә табын корган яшьтәшләр, классташлар, авылдашлар безне берәм-берәм үзләре янына чакыра башлады. Һәммәсенең дә күзенә ин элек затлы баян ташлана, Алмазны тагын уйнарга, җырларга кыстыйлар. Шулай бер-бер артлы дус-ишләрне йөреп чыга торгач, йөрәк хисләребез читлектән чыгып, безгә яшь арыслан холкы керә башлаган иде инде. Ә Алмаз ялындырып тормый, яна баянны бертуктаусыз тарта да тарта. Малай чакларны искә төшерә-төшерә, кочаклашып жырлый-җырлый безнен йорт турына килеп җиткәч, минем энекәш. Алмазный ай-ваена карамыйча, аны ишегалдына култыклап алып кереп китте. Башта өйгә кереп, әнкәйнең тел йотарлык бәлешен мактый-мактый баянда уйнады Алмаз. Аннары мәҗлес әкренләп мунчанын ял бүлмәсенә күчте. Мин мунча түбәсеннән имән себеркесе алып төшеп, ташка пар
җибәргәндә Алмаз ләүкәдә затлы баян тартып утыра иде инде. Рәмзил белән Рифкат ләүкәне сәхнәгә әйләндереп, бөтен дөньяларын онытып. «Ай гармун, гармун» җырын суза.. Татар мунчасындагы эсселеккә чыдый алмаган өр-яна немец баянының күреге бер яктан кубып, үлем авазы чыгаргандай уфылдый, аһылдый иде.

Өйгә кайткач. Алмаз әтисеннән нинди сүзләр ишеткәндер, белмим, әмма бу баянны безнен беренче һәм соңгы күрүебез булды. Наил абый, бәлки, аны ремонтлап саткандыр, йә берәр нәрсәгә алышкандыр, анысы безгә мәгълүм түгел. Үзен бүтән күрмәсәк тә, безнең күңелләрдә ул «немец баяны», «мунча баяны», «затлы баян» булып, кызыклы хатирә булып уелып калды.

Учитель Сәхби

Безнең авылда берничә атаклы кеше бар иде. Шуларнын берсе «Учитель Сәхби» исеме белән даны таралган Сәхбетдин абый. (Бу затлы кушамат ана утызынчы елларда мәктәптә укытканда ябышып калган булган.) Ул—авылның атаклы балта остасы, әмма бүрәнә күтәреп кара эш эшләп йөри торган «оста» түгел, йорт-җирнең бизәкләрен ясаучы сәнгать дәрәҗәсендәге чын оста иде. Тирә-юнь авыллардагы ин матур тәрәзә кашагаларын агачтан уеп ул ясаган, иң мәһабәт урыс капкалар да—аның эше. мәчет манарасын торгызганда да Сәхбетдин абыйга ярдәм сорап барырга туры килде. Җитмәсә, әле ул иң нәзберек уен коралы—скрипканы да үзе ясый һәм һәр елны Жыен башланган көнне халыкны үзе артыннан ияртеп, скрипка уйнап урам буйлап уза.

Кызык та, сәер дә кеше иде «Учитель Сәхби». Сугыш вакытында әсирлектә булганга күрә, ул авыл-колхоз тормышына артык катнашмыйча (дөресрәге, аны катнаштырмыйлар), ялгыз гына яши, үз гомерен күбрәк үзе белән генә узгара иде. Хәләл җефете белән нигәдер сүзгә килешкәннән сон, ул өеннән чыгып китеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр озак еллар берьялгызы үз ишегалдыңдагы остаханәсендә яшәде. Бу остаханә утын яга торган акшарланган мичтән, кечкенә сәке, аш өстәле һәм төп эш урыны—агач верстактан гыйбарәг иде. Хатыны белән бергә тормаса да. ана авыз ачып сүз катмаса да, киемнәре каралгач, ул аларны ишегалдындагы ләгәнгә чыгарып сала, ә тегесе керләрне юып. үтүкләп болдырга өеп куя торган иде. Нигә ачуланышканнардыр, белмим, әмма үпкәләре никадәр зур булса да, алар чынлап аерылышмадылар. Сәхбетдин абый туксан дүрт яшенә кадәр үзе лапас ышыгында яшәсә дә, йорт-җирен, каралты- курасын һәрчак карап, йортына күз-колак булып торды.

Әнкәйнең энесе Раиф абый да немеиләрдә әсирлектә иза чиккәнгә күрәдерме, әллә инде икесе дә балта остасы булгангамы, алар бик еш очрашалар, очрашканда сөйләшеп сүзләре бетми торган иде. Әгәр бераз төшереп тә алсалар, әңгәмә башта татарчадан русчага, аннары әкренләп немецчәгә күчә. Күрәсең, алар үхтәре генә белгән серләрне кеше аңламасын дип шулай сөйләшә торган булганнардыр

Авылга кайткан чакта мин гадәттә Яңа урамда юл өстендә яшәгән Сәхбетдин бабай янына сугылып чыгарга тырыша идем. Чөнки анын белән сөйләшүе кызык ул күпне күргән, күпне белә, анын һәр нәрсәгә үз карашы, дөньяга үз мөнәсәбәте бар Мин алып кайткан кала күчтәнәчләре белән чәй эчәбез, кайчакта ул дару өчен генә бераз мәен дә йотып куя. Яше туксанны узса да, җөмләсе төзек, фикере төгәл һәм ачык. Анын остаханә-сараенда тур стенага татар кыяфәтле Ленин портреты элеп куелган. Еллар тузаны сеңеп, ул инде шактый саргайган, төсе китә башлаган Бер кайтуымда мин аннан: «Сәхбетдин абый, без бит инде башка заманда яшибез. Ленин модадан чыкты, мәктәп балалары хәзер анын кем икәнен дә белмиләр Нигә бу иске портретны алыштырмыйсын?»—дип, ярым җитди, ярым шаяртып сорап куйдым. Ул, мина бераз сынап карап торды да, авыз чите белән генә елмайды һәм «Әлегә бу стенага эләрлек кешегез юк бит. Булгач, эләрмен»,—диде.

Саубуллашып китәр алдыннан мин аннан берәр көй уйнавын сорадым Ул ашыкмый гына үзе ясаган скрипканы кулларына алды да ин яраткан көсн- СәЙдәшнен «Хуш, авылым»ын сузып җибәрде. Гүяки бу мизгелдә ул безнең белән түгел, ә үзенең туган авылы, узган михнәтле гомере белән саубуллаша иде

Икенче кайтуымда Сәхбетдин абый инде мине, кабер ташы кыяфәтенә кереп, авыл башындагы зиратта көтеп тора иде.