Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

 

Айдар Җамал

Айдар Жамал (Жамалиев Айдар Марат улы) 1985 елнын 15 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Марат Казанныкы, әнисе Зәйнәп Актаныш районынын Табанлыкүл авылында туып-үскән

Айдар Жамал Казан шәһәренең 71нче татар-рус мәктәбемә белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук иҗатка тартыла башлый Беренче язганнары “Сабантуй" газетасы битләрендә басыла. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы бүлегенә укырга керә 2004 елда, икенче курста укыганда, анын шигырьләре, хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә дөнья күрә башлый, репортажлары “Азатлык" радиосында эфирга чыга 2005-06 елларда “Ялкын" журналында хәбәрче булып эшли. 2006 елда ул Сажидә Сөләйманова исемендәге стипендия лауреаты була. 2007 елда шигырьләре “Әллүки" күмәк жыентыгында басыла. Университетны тәмамлагач. Айдар белем алуын аспирантурада дәвам итә. 2007-08 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. Шул вакытта анын “Күкрәгемдә—күкләр " исемле шигырь җыентыгы, “Динар һәм Гадел маҗаралары яки Сөембикәдә кунакта" дип аталган балалар өчен комиксы дөнья күрә.

2008-10 елларда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитетында эшләп ала. Бүгенге көндә Айдар Жамал аспирантурада укуын дәвам итә.