АЛЛАҺ БОЕРСА, МӘЧЕТ ТАВЫНА АП-АК КАРЛАР ЯВАР...
Әгузе биллаһи минәш шәйтан ир раҗим.
Бисмилләһир рахмәнир pa.xu.vt
Таш атып куылган шайтаннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынам Рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгалә Исеме белән.
Шагыйрь-язучыдарның һәм башка адәм балаларының да әдәбиятка, китап дөньясына килүләренең, тормыш сорауларына китап, әдәбият аша җавап эзли башлауларының үз тарихлары буладыр
Минем күңелемдә еллар аша туган авылымның уртасында урнашкан нәни генә тау яңара.
Ни өчен? Чөнки бу—Әдәбият, Китап белән мавыгу гүзәл бер кичне Олы Ачасыр авылының Мәчет тавында башланып китте
Хәзер дә хәтердә СССР киңлекләрендә 1978-79 ел кышы иде
Без, 11 яшьлек бер төркем балалар, Мәчет тавында электр баганаларыннан төшкән яктылык астында көлешеп чана шуа идек. Ә өстән, югарыдан дөньяга, күңелләргә сафлык, чисталык алып килеп ап-ак кар энҗеләре әкрен генә төшәләр дә төшәләр иде.
Мәчет тавы ул вакытта безгә, әле дөньяны күпмедер дәрәҗәдә туган авыл офыклары белән чикләүче 11 яшьлек балаларга, зур күренә иде. Аннан төшкәч тә башланучы урам, Май тавына кадәр дәвам итеп, әнием йөргән инешкә илтә иде
Табигать куенында шулай чана шуып күпме уйнаганбыздыр, шулвакыт бер иптәш малаебыз безне Мәчет тавында урнашкан авыл китапханәсенә кереп журналлар карап чыгарга чакырды Хәзер дә хәтерлим: безне уку залында якты йөз белән китапханәче, сугыш ветераны, үзешчән рәссам Нури абый каршы алды
Һәм. шуннан башланды да инде Күңелдә бер якты үзгәреш булды Китапханә минем күңелемне үзенчә күпмедер тетрәтте, әсир итте Бу минем өчен ачылган өр- яңа бер дөнья иде. Бүтән балалар китапханәгә шуннан соң ничек йөргәннәрдер, ачык кына хәтерләмим, мин исә инде Мәчет тавында урнашкан Китап йортына эземне суытмадым.
Күңел түрендә якты урын яулаган китапханә... Соңрак, еллар узгач та төшләремә еш керә иде ул—Олы Ачасыр китапханәсе: аның якты уку залы, гаҗәеп серле тоелучы китап киштәләре Бу китапханәгә йөрү—минем өчен күпмедер дәрәҗәдә рухи дөньяны ачу булган икән
(Вакытлар узгач уйлап та куйгаладым: бәлки, кайчакларда мин артык та мавыкмадым микән?1 Чөнки кайбер вакыт китап укуым, мәктәпкә барасымны да онытып, таң атканчы дәвам итә иде.)
Ап-ак карлар яуган кичләрдә мин ак сукмаклар буйлап әле яңа ачкан шагыйрьләрнең, язучыларның укучылар аңына сафлык-пакьлек, мәрхәмәт, җитдилек, яхшылык белән килергә ашкынган китапларын алып өйгә ашыгам
Ә дөньяда ниндидер бер серлелек хөкем сөрә. Бу матурлык, сафлык җанга
да. биткә дә йомшак кына кагыла Еракларда яшәгән ил-җирләр, гүзәл шәһәрләр өстеннән томан тарала. Китап барлыгы аша синең күңел офыклары киңәеп китә төсле Син егет белән кызның авырлыклар җиңеп чыккан саф сөю-мәхәббәте турында укыйсың, ата-ананы кечкенәдән хөрмәт итү мөһимлеге турында вәгазьләнәсең. кыенлыкларда сыналган дуслык турында беләсең, тормышның кадерен белергә өйрәнәсең
Син, яшь кенә бала, зур Хыял дөньясына китәсең, якын-ерак кыйтгалар, күктәге йолдызлар турында уйлыйсың, олы җанлы кешеләрдән үрнәк алырга омтыласың Бәлки, үз-үзеңне, үзеңнең тирә-ягыңны. яшәешеңне өр-яңадан танып-белә башлыйсың.
Әйе. Галиҗәнап Китап безнең өчен күңелебезне пакьләүче белем чишмәсе булып кала. Һәм бу белем чишмәсе безнең күңелләргә һәрвакыт, һәр чорда да якындыр .
Еллар узгач, белемгә омтылу Ислам дине буенча да тирән мәгънәгә ия икәнен укып белдем Билгеле, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алган, өйрәнгән белем генә файдалы.
Мәчет тавында урнашкан Олы Ачасыр клубы—Культура йорты урынында кайчандыр Аллаһ Йорты булган. Егерменче, җитәрлек рухи адашулар, туры юл эзләүләр тулы гасырның утызынчы елларында аның манарасын кисеп клуб ясаганнар Сүз дә юк: чукындыру чорын да күргән Олы Ачасыр мөселманнары өчен бу тирән фаҗига булган. Гомумән, атеизм сәясәтенең ниндирәк начарлыкларга, ниндирәк фаҗигаләргә нигез булып ятканлыгын тулысынча аңлап бетерә алдык микән әле без?!—Бер Аллаһ белә.
Аллаһ Сөбханәкә Тәгалә моңа кагылышлы рәвештә Коръән Кәримдә түбәндәгечә кисәтеп үтә:
«Әллә намаздан тыючы ул кяфер белмиме Аллаһның һәркемне күргәнен9 Юк. алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эштер, әгәр ул, бу эшне туктатмаса. әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез » (Галөк сүрәсе. 19 аять, 19)
Без үскәндә, безнең балачакта Мәчет тавында ак таштан өр-яңа. матур, зур Мәдәният йорты салдылар. Әтием авыл клубы өчен ак кирпечләр Чувашиянең Төрләмә тимер юл станциясенә кайткач, аларны ничек итеп бер кырыйга өйгәннәрен, аннары авылга алып кайтканнарын хәзер дә искә алып сөйли
Ә соңрак мин тагын бер Мәчет тавында балаларның чыр-чу килеп, көлешеп, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуганнарын күзәттем. Ул мең еллар кичкән Казан исемле баш шәһәрдәге-каладагы -Мәдинә- мәчете урнашкан таучык-ерганак булды Вә ул шатланып чана-чаңгы шуып уйнаучы балалар арасында минем улым да бар иде Сөбхәнүллаһ!
Әйе. бу таучык-ерганакны да Мәчет тавы дип атарга булыр иде Тик бу очракта Мәчет тавы өстендә Аллаһ Йорты заман җилләре эчендә Ходай кушканча имин тора иде.
Каймакта күңелгә шундый уй да килә бабаларым дини йорт салгач та исеме барлыкка килгән Мәчет тавына, без үскәндә төзелгән Мәдәният йортына—Китап Мәгарәсенә тәүге адымнар ясап мин монда үзем дә сизмәстән Галәмнәр Раббысыннан—Аллаһы Тәгаләдән иңгән, гасырлар буе үзгәрешләрсез- бозуларсыз сакланган Изге Китапны—Коръәнне эзләмәдем микән?' Ә татар әдәбияты, мәдәнияте әле болгар чорларыннан ук. Кол Галиләр дәвереннән үк мәңгелек, бакый мөселман кыйммәтләрен куәтләп иҗат ителгән бит
Шуңа да. халкыбызның күпмедер дәрәҗәдә йөзе булган татар әдәбияты дөньяның иң пакь әдәбиятларының берсе түгелме икән91—Бер Аллаһ белә
Китапханәгә йөри башлагач, әдәбиятта тоткан урыннарына карамастан, кайсы гына шагыйрьләр, язучылар белән мавыкмадым икән' Китапханәдән иң беренче алып кайткан китаплар арасында, хәтерләвемчә XX йөз башы татар классик шагыйрьләре Һади Такташның вә Хәсән Туфанның мәҗмугалары бар иде Мәктәп программасына кергәнгәдер дә бу олуг татар шагыйрьләре күңелгә ак юл салдылар -Үтеп барышлый-. -Мәхәббәт тәүбәсе-. -Мокамай», «Киләчәккә хатлар-, яки -Башлана башлады». -Урал эскизлары». «Агыла да болыт агыла». -Кырда ике ак канат ята-, -Сиңа». -Гөлләр инде яфрак яралар-, -Тугызынчы дулкын»
Башка кайбер кардәшләремә хас булганча. Тукайның кабатланмас, тирән шигъриятенә мәхәббәт исә миңа бераз соңрак килде
Ә аннары нинди генә китаплар укылмады! Мәчет тавындагы Китап мәгарәсеннән кайсы гына шагыйрьнең, язучының мәҗмугаларын алып кайтмадым мин!
Аерым вакытларда мин Әнвәр Давыдов, Атилла Расих, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов. Аяз Гыйләҗев, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Сарьян, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ (Гатауллин), Вакыйф Нуруллин. Шамил Рәкыйпов, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Дамир Хәкимов, Хәбиб Хәлилов, Максим Горький, Анатолий Маркуша, Борис Полевой, Михаил Лермонтов. Юрий Бондарев, Джек Лондон, ЖюльВерн, Войнич, Чыңгыз Айтматов. Оноре де Бальзак. Пабло Неруда, Михаил Шолохов һ. б күпләр белән мавыктым
Бу китаплар үзләре нинди рухи байлык китергәннәрдер,—Бер Аллаһ белә Ләкин, алар, башта бала, ә аннан яшүсмер күңелендә туган әнә шул яшәеш, чынлык мәсьәләләренә кагылышлы төгәл җавап эзләү дә иде
Әдәби әсәрләрне уку күңелләрдә нинди генә уй-фикерләр уятмас икән: әдип ни әйтергә теләгән? Яшәүнең мәгънәсе ни-нәрсәдә9 Адәм баласы Җирдә ни өчен яши? Гомумән, без ни өчен яратылганбыз?
Билгеле, язучыларга, аларның язганнарына СССР чорында хөрмәт зурдан иде Яшүсмер чакта кайчакны халыкка танылган кайбер язучы, шагыйрь белән бер утырып сөйләшү дә тормышның бөтен асыл сорауларына, барлык төп серләренә җавап табарга булышыр төсле тоела иде .
Әмма язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләренә мөнәсәбәт тә яшәеш дәверендә үзгәрергә мөмкин икән Бу—кешенең рухи тормышта күпмедер югарырак биеклеккә күтәрелүедер инде
Без башта татар әдәбиятын укыйбыз Аннары урыс әдәбияты белән танышабыз, соңрак дөнья әдәбияты әсәрләре белән дә танышу алабыз.
Кайчакларда күңелдә, инде алдан әйтеп узганымча, шундый бер сорау туа татар әдәбиятын дөньяның иң пакь әдәбиятларының берсе дип санарга мөмкин түгелме икән?! Ни өченме9 Чөнки йөзьеллыклар кичкән татар әдәбияты, әйткәнемчә, Ислам хакыйкате белән тыгыз бәйләнгән. Һәм әгәр совет чоры татар әдәбиятын алсак, ул чор татар әдәбияты әсәрләрендә булган саф хисләрне сурәтләү, миһербанлылык, яхшы күңеллелек, олы җанлылык—алар дини чорның шифалы тәэсиреннән дә түгел идемени?!
(Ә бит шунысы куанычлы: җитмеш еллык коммунистик-атеистик чорда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучыларның беткәне булмады Минем бер бабам Касыйм Абдулкави улы (без аны дәү әти дип атый идек) үзе КПССның актив әгъзасы иде, үзе намаз укый иде Ибраһим (г.с.), Йосыф (г.с), Муса (г.с.), Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрләр турында иң беренче мин әнә шул бабамнан ишетеп белдем Сабый чакта, әле балалар бакчасына йөргәндә, без сеңлем белән бабабыз артыннан намаз укырга да өйрәнә идек...)
Әйе, шиксез ки, Аллаһы Тәгалә дине буенча яшәргә алгысу, гөнаһлардан тыелып саваплы эшләргә омтылу—дин тәэсире атеизм чорында да татар әдәбиятына уңай йогынты ясамый калмаган
Шиксез ки. безне бу дөньяга Гәләмнәрнең Хуҗасы—Аллаһы Сөбханәкө Тәгалә яраткан һәм без җавап бирер өчен Аңа әйләнеп кайтырбыз да Коръән аятендә нәрсә диелгән "Кеше илә җенне халикъ кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә кылдым» (Коръән Зарият (Таратучы) сүрәсе 60 аять, 56.) Бу инсан чынбарлыгының Аллаһ Тәгалә чынбарлыгыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгеллеген ачык күрсәтә
Коръән—Аллаһ Тәгаләдән иңгән вә Ахыр замангача сакланачак Китап. Киләчәккә барган саен без Коръәннең дөреслеген күбрәк ачабыз, яшәеш сорауларына чын җавапны нәкъ менә анда табабыз, һәм адәм балалары тудырган башка төр фәлсәфәләргә Аллаһ Китабыннан чыгып карарга омтылабыз
Бу соңгы еллар әдәбиятына карата мөнәсәбәттә дә ачык күренә ала
Мәсәлән, кайчандыр—80нче еллар ахырында, 90нчы елларда «тимер рәшәткә- артыннан кайткан, без ул чорда азмы-күпме мавыккан язучыларны, фәлсәфәчеләрне искә төшерик. Коммунистик чорда җитәрлек нык тыелган төрле- төрле. үзенчәлекле язучылар иде алар
Демократик җилләр исә башлагач, «яңа кайткан» язучыларны укучылар башта барысын да укыды кебек. (Төрле язучылар, төрле милләт ул-кызлары, төрле әсәрләр.. ) Альбер Камю, Жан-Поль Сартр, Серен Кьеркегор, Мартин Хайдеггер, 114
АЛЛАҺ БОЕРСА, МӘЧЕТ ТАВЫНА АП АК КАРЛАР ЯВАР -______________________________________
Фридрих Ницше. Солженицын, Домбровский, Рыбаков, Пастернак, Набоков Бродский Әхмәтһади Максуди. Мирсәет Солтангалиев. Гаяз Исхакый
Укучылар аңында иләкләнә-иләкләнә ни-нәрсә калды?
Вакытлар узган саен, Ислам дине яңарыш кичергән саен, кайбер язучыларның фәлсәфәчеләрнең әсәрләренә карата фикер дә нык кына үзгәрде Мәсәлән Ислам диненең шифалы сулышын тойган кайберәүләр аерым язучыларның тимер рәшәткә артыннан кайткан, кеше бозыклыкларын сурәтләгән аерым әсәрләрен укудан тәүбә иттеләр Ә бит әле аларны яшәешнең асылына кагылышлы мәңгелек сорауларга җавап бирердәй язучылар, фәлсәфәчеләр дип тә фикерләп маташкан идек...
Бу—язучыларның, фәлсәфәчеләрнең эзләнүләрен, кайбер мәсьәләләрдә иҗтиһад кылуларын кире кагу түгел. Бу иң әүвәл аларны үзеңә кумир итүнең никадәр куркыныч икәнен аңлау. Чөнки алар да синең кебек үк камиллеккә омтылган, вакыты белән хаталанган адәм балалары, Аллаһ коллары лабаса.
Ә мәңгелек сорауларга җаваплар исә күптән инде Аллаһ Китабы—Коръән Кәримдә яши.
Демократик җилләр исә башлагач кайткан әдәбиятка килсәк: мәсәлән, кайбер язучыларның, фәлсәфәчеләрнең (Ф. Ницшеның, Ю Мамлеевның) яхшылыкны, кече күңеллекне, мәрхәмәтне кире каккан, имморализмны сурәтләгән әсәрләре, билгеле, адәм балаларында яхшы хисләр тәрбияләмиләр, аларны Аллаһ юлына, туры юлга чыгара алмыйлар, рухи адашуга, бозыклыкка илтәләр
Күңелдә исән әсәрләр исә шәфкать, мәрхәмәт, сафлык, җаваплылык һ.б.ш. хисләр тәрбиялиләр: «Туган ягым—яшел бишек» (Г. Бәширов), «Әйтелмәгән васыять» (Ә Еники). Яисә: «Беренче мөгаллим» (Ч Айтматов), «Матера белән хушлашу» (В Распутин), «Чын кеше турында хикәят» (Б Полевой) һ. б
Киләсе заманнарда, киләчәктә әдәбиятның барысы да кирәк булырмы икән?! Сүз беренче чиратта зур бозыклыклар сурәтләнгән әсәрләр турында бара Мондый әсәрләрне «кара әдәбият» дип тә атыйлар кебек.
Мәсәлән, бүгенне көндә бер урыс язучысы (тәүбәгә килер дигән өметем булганга исемен атамыйм) үзенең бер романында ачыктан-ачык оятсыз сүгенү сүзләрен кертеп яза Романында кешенең зур бозыклыкларын сурәтләү дә урын алган Сорарга мөмкин: мондый китапны укыган кешенең күңеле пычранмыйча кала аламы? Туамы аның күңелендә саф-пакь хисләр?!
Билгеле, теләсә нинди әдәбиятны да игътибар белән укырга омтылырга кирәк «Аң булыгыз!» диелгән Коръәндә, чөнки, син укыган әдәби әсәр бөек Ислам Хакыйкате аңа турыдан-туры каршы да чыгарга мөмкин
Кайсыдыр күренекле бер америка язучысы, «язучыга үз-үзен тәэмин итәр өчен фәхешханә тотарга кирәк», дигән фикер әйткән Язучылык данын Мәңгелек Сәгадәттән өстен кую Укучыларга нинди үрнәк бирә ала шушы сүзләрне тәкърарлаган язучы? Ислам дине буенча фахишәлек-фәхешлек—җәһәннәмгә илтүче юл. Мөхәммәт (с г в.) әйткәнчә, әгәр зина кылырга уйласаң, зиначы хатын урынына үз әниеңне, сеңлеңне, кызыңны куеп кара
Ахыр заман җиткәч, кеше үзенең бар кылган эш-гамәлләре, сүзләре, уй- фикерләре өчен дә җавап бирер, диелгән Коръән Кәримдә Язучы әдип Аллаһы Тәгалә алдында үзенең язганнары өчен дә җавап бирмәс микән беркөнне9! Әгәр адәм баласы гөнаһлы эшләре өчен, гөнаһлы сүзләре өчен, гөнаһлы уйлары өчен тәүбәгә килә ала икән, ул шулай ук үзенең язганнары өчен дә тәүбәгә килә аладыр.
Шагыйрьләрне Хакыйкатьне якларга чакыру Коръәндә дә ачык табыла «Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кяферләргә һәм шайтаннарга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кяферләргә каршы исламны мактап, кяферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде. алар кяферләрдән золым күргәннән соң Аллаһ ярдәме белән ярдәмләнделәр һәм өскә чыктылар, алга киттеләр Ул золым итүче көферләр тиздән белерләр, нинди урынга кайтарылачакларын' (Коръән Шүгарү (Шагыйрьләр) сүрәсе. 227аять. 227)
Коръән—Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә шәфкате Монда яшәеш сорауларына җаваплар да, үз яшәешеңне Мәңгелек Бәхеткә илтүче юлда төзергә чакыру да бар... _ м
«Ошбу Коръән кешеләрнең акылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның илә олугь максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә
ул Корьән илә гамәл кылган кеше адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның илә гамәл кылучыларга Аллаһтан рәхмәттер- (Коръән. Жасийә (Тезләнү). 37 аять, 20)
Әдәбиятта җәмгыятьтәге, үзендәге кимчелекләргә, начарлыкларга каршы көрәшүче, әхлакый чисталыкка омтылучы, рухи биеклекләргә ашкынучы каһарманнар еш сурәтләнә. Аларның тормышлары да төрле, көрәш нәтиҗәләре дә төрле Әмма нишләп без—Аллаһ коллары Ислам Хакыйкатен, Ислам нигезләрен онытабыз икән дип уйлап куясың кайчак Аллаһның Барлыгын. Берлеген танып. Аңа итагать итеп, гөнаһлардан тәүбә кылып, сафланып, изге, саваплы эшләр эшләп адәм балалары котылуга килә ала бит. Ахыр чиктә. Ислам дине буенча, әдәбиятның бурычы җәмгыятьнең, кешеләрнең тискәре якларын зиннәтләп күрсәтү түгел, ә бәлки Ислам Хакыйкатен күрсәтү, адәм балаларын яман, гөнаһлы эшләрдән тыелуга, яхшы, саваплы эшләргә чакыру, яхшылыкка, пакь-саф хисләргә дәшү, рухи үсеш юлына өндәү.
Коръән—Аллаһ Китабы безнең өчен һәрвакыт, һәр заманда рухи маяк булып калыр, иншаллаһ.
Аллаһ боерса, киләсе кышта да Мәчет тавына ап-ак, саф карлар явар. Инде Олы Ачасырның башка урынында торгызылган вә имин торган, авылның саф йөрәге булган авыл мәчетеннән Галәмнәр Раббысы—Аллаһы Тәгалә алдына басарга чакырып тәүлегенә биш тапкыр азан яңгырар
Авыл китапханәсенә дә иртән, көндезләрен һәм кичләрен ак сукмаклар буйлап яңа укучы балалар килер. Китап җанлы Земфира апа аларны якты йөз белән каршы алыр вә бай китап дөньясына атлап кереп китәргә ярдәм итәр, иншаллаһ.
Нәрсә сөйләр китап йортыннан кулына китап тотып шатланып-сөенеп кайтып баручы, тормышка әле яңа гына аяк баскан укучының юлында явучы энҗе бөртекләре—ап-ак карлар?
Онытма, монда кайчандыр бер Аллаһ Тәгаләгә намаз укырга чакырып азан яңгырый иде, бу тауда бабаңнарның якты эзе калган, дип.
Хыяллан, әмма, реаль, чын тормышны исеңдә тот. дип
Барысы да җиңел түгел, әмма, килерсең, Аллаһ боерса. Илаһи яктылыкка, дип.
Кеше бара.. Яктылыкка таба...
Ә китап дөньясы киң.
Рухи сафлык, рухи байлык, рухи таң—кеше өчен Бәхеткә илтүче озын-озак юл...