АКСАКАЛЛАР МӘҖЛЕСЕННӘН
Узган гомеремдә язмышым миңа күп кенә бүләкләр бирде. Матди түгел—мәгънәви бүләкләр. Бу очракта мин кайбер асыл затларыбыз, сүзнең чын мәгънәсендәге олы, дөресрәге, олуг шәхесләребез белән очрашып танышуларны, беркадәре генә булса да, аларны тыңлау, хәтта сөйләшү, әңгәмәләшү кебек бәхетле минутларны күз уңында тотам.
Рәсми рәвештә бирелеп, ара-тирә фамилия янына куела торган мактаулы исемнәрдән, формаль дәрәжә белдереп, аннары төшеп кала торган сүз-титуллардан нык аерыла алар. Әлбәттә, болары да адәм күңелен бер җылытып ала. Тик... Орден- медаль ише ялтыравыклы билгеләр вакыт узу белән тоныкланалар. Күп булса, җеназаңны чыгарган чакта бәләкәй мендәр битендә бер ялтырап куялар. Боларның берсе дә үзең белән бергә китми...
Матди байлык ишеләре исә—алары да язмышыңның бүләкләре сыман— ничек килгән булсалар, шулай ук «тиз эреп бетәләр» Аларнын булганнары белән булмаганнарын күп вакытта онытып йөрисен. Кайберләрең искә алмаска тырышасың, исенә төшерсәләр, шәхси эшләреңә тыкшынудан кәефең кырылырга мөмкин. Болары да шулай ук үзеңнән башка яши алалар. Синнән калып та..
Әмма олуглар, асыл зыялы затлар белән булган мәгънәле, гыйбрәтле очрашулар хакындагы хатирәләрең гел үзеннен күңелендә сакланыр; алар—чын-чынлап үз байлыгын. Үзең ачмасаң, аларга беркем дә тыкшына алмас. Гел үзең белән бергә булыр. Көндезләрен дә, төннәрен дә. Кайберләре уйландырыр, икенчеләре моңландырыр. Өченчеләре искә төшкәндә, елмаеп та куярсың. Димәк, чын байлыгын, чын бүләген икән алар. Үзеннән аерылмый, үзеңнән калмый торганнары!.
Шундыйлардан берсе
Күңелле, яки көлкелерәк мизгелләре белән дә..
Ул елларда университетның татар бүлегендә студентларның «фәнни түгәрәк» дигән ирекле оешмасы актив һәм даими эшләп килә иде Беренче курстан соңгысына кадәр аның эшләренә катнашырга тырыша идек. Барыбыз булмаса да. күпчелегебез Гадәттә югары курслардан берәрсе доклад укыр, шул докладны тикшерүләр, бәхәсләшүләр булыр. Яисә берәр күренекле әдип, галим белән очрашу оештырылыр Укытучылардан да берничә кеше йөрер иде андый утырышларга.
1958- 1959нчы уку елында түгәрәкнең бер утырышына билгеле драматург, популяр «Хуҗа Насреддин» комедиясенең авторы Нәкый ага Исәнбәт чакырылган иде. Шуңа күрә утырышка анда драматургия, яна спектакльләр хакында сүз булыр, атаклы драматургны да күрермен дип килгән идем Үзен күргәнче мин аны зур гәүдәле, беркадәре кырыс холыклы кешедер дип күз алдына китерә идем. Тик ул кечерәк гәүдәле, еш кына елмаебрак тора торган, сакал-мыексыз, шулай ук бик гади киенгән һәм шактый хәрәкәтчән кеше булып чыкты
Утырыш та сәхнә сәнгатенә түгел, бәлки тел белеменә багышланган икән Өченче-дүртенче курслардан бер егет (исемен инде хәтерләмим) хәзерге әдәби тел нормалары хакында сөйләде шикелле Истә калганы «Ни өчен «Азат хатын»
журналы «кухня» дип дөрес язасы урынга, әдәби телебез нормаларын бозып, «күхнә» дип яза?»—дигән соравы гына истә калган Фикер алышуга катнашучыларның кайберләре докладчыны якладылар кебек. Ниһаять, аудитория бераз шаулап алгач, моңарчы беленер-беленмәс хәлдә елмайган килеш кенә тынлап утырган Нәкый ага сүзгә килде. Докладчының һәм кайбер чыгыш ясаучыларның рәсми политиканы исәпкә алып сөйләүләрен билгеләгәч, докладчыга сорау бирде:
—Ярар, егетем, күхнә димичә кухня-я дип яздык ди. Алайса, ни өчен бревно димичә бүрәнә сүзен кулланабыз, самоварны самауыр дип әйтәбез? Мондый татар теленә күптән кереп, аның кануннарына ярашкан урыс сүзләре бездә дистәләп кенә түгел, йөзәрләп бит! Бәлки, безгә аларны да нәкъ урыс телендәгечә язып, татар теленең үзен җимерергәдер?!
Әле генә гөрли башлаган аудиториядә тирән тынлык урнашты. Нәкый ага елмаюдан туктап, бер кулынын бармаклары белән өстәлгә тавышсыз гына суккалап, сынаган төсле, беркадәре вакыт залга сүзсез карап утырды. Аның чыгышы шул рәвешчә башланып китте.
—Игътибар иткәнсездер: «рус» сүзен дә рәсмилектән азат сөйләм телебездә «урыс» рәвешендә яңгыратабыз. Гарәпчә «рузә»не дә •ураза»га әверелдердек. Телебезнең эчке кануны шулай, анда «р»га башланган сүзләр алдыннан сузык аваз әйтелү таләп ителгән.
Сөйләгән саен Нәкый ага кыза төште, төс- кыяфәтендәге елмаючанлык та бөтенләй юкка чыкты диярлек. «Татар теленең,—диде ул,—үзенә хас аваз системы, стиль, дөресрәге, өслүб һәм мәгънә үзенчәлекләре барлыгын тел галимнәренең һәммәсе дә таныйлар. Мин дә шулай уйлыйм!—дип раслап куйды —Димәк, анын кануннарын да исәпкә алырга кирәк икән. Әгәр алмасак. конкрет халыкның әдәби теле нормаль, мөстәкыйль милли тел булудан туктаячак» Моннан сон Нәкый ага һәр телнең үзенә генә хас мәгънә һәм стиль үзенчәлекләре булуга тукталды. • Шуңа күрә.—дип әйтте ул,—Такташ шигырьләрен һаман урысчага барлык сыйфатларын да саклап тәржемә итә алмыйлар. Кайбер чын урыс шагыйрьләрен дә татарча абсолют төгәл итеп яңгыратып булмаячак. Гади мисал да китерергә мөмкин, мәсәлән: «Әйдәгез, бер чәйләтеп жибәрик әле» дигән татарча гап-гади гыйбарәне бөтен мәгънә, хис төсмерләрен саклап тәржемә итеп карагыз әле»,—диде ул бераз елмая төшеп.
Чыгышының икенче өлешендә Нәкый ага әдәби мирасыбызны җентекләп өйрәнү, дөньяга чыгару мәсьәләләренә тукталды. Хәзер күзәтелә торган ин зур кимчелекләр сыйфатында ул элек гарәп язуында язылган текстларны хаталар белән бастыруны атады. «Сонгы утыз-кырык ел эчендә генә үзебезгә мең елга якын хезмәт иткән язуны дөрес итеп укый алмаслык хәлгә төштек бит! Мисал кирәк икән, ерак барып торасы түгел, әнә Габдулла Тукай шигырьләренең яна басмаларындагы хаталарга карагыз»,—диде. Ниһаять, үзенең һаман да шул гарәпчә язуны куллануын да әйтте: «Үзем язган әйберләрнең беренче вариантлары шул язу белән язылган булыр». Иң ахырдан чыгарган хөкеме хәзер гамәлдәге язуыбызның кимчелекләре, хәтта әдәби телебез өчен «бөтенләй яраксызлыгы» хакында булды. Берничә көлкеле мисал да китерде.
Бу очрашу вакытында (һәм соңгыларында да) минем игътибарны җәлеп иткән нәрсә ул—аның сөйләү, хикәяләү, үз фикерләрен раслау үзенчәлеге, җыеп әйткәндә, һәр сүзе, фикере өчен үзен җаваплы сизүе иде. Ул. мәсәлән, берәр оригинал һәм кыюрак фикер әйтү белән «мин шулай уйлыйм» дип раслап куярга онытмас, ара-тирә «бәлки, ялгышамдыр» дип тә өстәп куяр иде. Анын мондый алымы гел кабатланыр иде.
Гаять жанлы рәвештә барган утырышның шактый озак дәвам итүен, студентларның теләмичә генә таралуын һәм. ниһаять, утырышка катнашкан кайбер укытучыларның кунак чыгышыннан бик үк канәгать булмауларын да абайлап калдым шикелле. Укытучыларга, минемчә, студентларны иске язуыбызга, әдәби тел нечкәлекләренә начар өйрәтү хакындагы сүзләре ошамагандыр. Ләкин беркем дә каршы сөйләп тормады
Нәкый ага белән икенче очрашуыбыз анын тарафыннан төзелгән «Татар халык мәкальләре»нен беренче томы чыкканнан сон булды. Яна китап белән күпчелегебез танышып, үзара фикер алышып, зур китап кадәре күләмле, гаять эчтәлекле кереше буенча бәхәсләшеп тә өлгергән идек инде. Барыбыз да диярлек халык авыз иҗаты буенча беркадәре лекцияләр тыңлаган, шул өлкәгә караган, нигездә формаль социологизм рухында төзелгән фәнни кулланмалар белән дә беркадәре таныш идек. Нәкый аганын мәкальләрне мөстәкыйль монография дәрәҗәсендә һәрьяклап анализлаган, мәсьәләне традицион булмаган рәвештәрәк яктырткан әлеге зур хезмәте исә безнен өчен сүзнең чын мәгънәсендә яна дөнья ачу иде. Кайбер мәкальләрнең, әйтемнәрнең «тарихларына» карый торган легенда-белешмәләре дә безнен өчен кызыклы яңалык булып тоелган иде. Шуңа күрә яна китап турында фикер алышу җанлы һәм кызу рәвештә барды
Студентларны ин элек мәкаль-әйтемнәрне эзләү, җыю. дөресрәге, технология мәсьәләсе күбрәк кызыксындырды. Кайберәүләрнен Татарстаннан читтә дә халыктан җыелган мәкальләрнең ярыйсы гына күплегеннән шаккатулары минем истә уелып калган; алар өчен, күрәсең, татарлар бары Татарстанда гына яшәргә тиеш иде кебек... Нәкый ага бу мәсьәләгә махсус тукталып, республика оешкан чорда нинди сәясәт уздырылуын шактый ачык тәфсилләп тасвирлады. Минем игътибарны кайбер укытучыларның чырайлары караңгылана төшүе җәлеп иткән иде ул көнне Монын сәбәбен соңрак аңладым...
Әлбәттә, икенче вә өченче томнарның кайчаннар чыгуы турында да кызыксынулар булды. Нәкый ага әле эшлисе эшләрнен күп икәнлеге хакында аңлатмалар бирде Икенче-өченче томнарга керәсе мәкальләр язылган карточкалар зур төркемнәргә бүленеп куелган инде Аларны хәзер шул төркемнәр эчендәге ваграк төркемчәләргә бүлгәләү, алфавит тәртибендә урнаштыру кебек тавык чүпләп бетерми торган эшләрнен иге-чиге юк дип әйтерлек икән. Мәкальләрнең төрдәшләрен, ягъни вариантларын сайлау да вакыт сораячак. Элек теркәлгән мәкаль-әйтемнәр гарәп язуы белән язылганнар. Шул карточкаларны хәзерге язуга күчереп чыгасы да бар икән. «Элекке язуыбызны укый ала торган машинисткалар да бетеп бара бит!»— дип көрсенде галим.
Очрашу тәмамланып, халыкнын күпчелеге таралгач, без өч-дүрт студент—арада булачак фольклор белгече Ленар Жәмалетдинов та бар иде—Нәкый аганы трамвай тукталышына кадәр озата бардык. Шунда анардан: «Карточкаларны төркемләү, күчереп язу өчен бездән берәр ярдәм кирәк булмас микән?»—дип сорадык. «Кызык фикер,—диде Нәкый ага чак кына көттереп.—Сез дә катнашсагыз, тагын да әйбәт булыр иде!»
Тукталышка җиткәч, ул телефонын әйтеп, берәр атнадан шалтыратып белешергә кушты.
Ун-унбиш көннән сон, алданрак килешү буенча, Нәкый агаларның Журналистлар урамындагы фатирына килдек. Ленар Жәмалетдиновтан башка тагын бер студент бар иде безнен янда Хуҗа кеше безне якты чырай белән шаяра-шаяра хуплап каршы алды. Бигрәк гә әллә ничек солтанатлы кыяфәттәге Гөлсем апа—Нәкый аганын җәмәгате—аерата ачык йөз күрсәтеп сатамләде. һәрберебез белән күрешеп, танышып чыкты. Нәкый ага белән сөйләшә-сөйләшә зур язу өстәлендә торган катыргы әрҗәләрдә бәйләм-бәйләм булып өелеп яткан карточкаларның чит-кырыйларыннан гына бераз карый башларга өлгермәдек. Гөлсем апа безне табын янына чакырды Үзебезне ашар өчен генә килгән кеше кебек сизеп, бераз уңайсызланыбрак калдык Моны сизгән Нәкый ага мәсьәләне жинсл юл-шаяру юлы белән хәл итте, үзе беренче булып торып басты «Әйдәгез, ашау белән сынап карыйк әле үзегезне Элекке байлар ялчылыкка алырга кеше сайлаганда ин әүвәл ашатып карый торган
булганнар: тиз һәм күп ашый алганнарын гына эшкә алганнар»
Кәжүнни ашханәләрдә гел бер төсле, яисә тулай торак бүлмәләрендә әшер-өшер әзерләнгән нәрсәләрдән туеп беткән, өй ризыгын сагынып өлгергән студентлар өчен Гөлсем апа пешергән кайнар өчпочмаклар көтелмәгән бәйрәм иде. әлбәттә. Артык тартынып тормадык, билгеле. Табын вакытында, без икешәр-өчәр өчпочмакны «урган» чакта, берсен генә әкеренләп чеметкәләп утырган Нәкый ага элекке мәдрәсә хәлләре хакында сөйләде. Мәдрәсәдә торып укучы шәкертләрнең ничек яшәүләре, туенулары, үзара эш бүлешүләре, ничек нәүбәтләшеп кизү торулары, кемнәргә күбрәк эшләргә туры килүе хакында тәфсилләп сөйләгәннәре затлы табынны тагын да бизәп, мәгънәлерәк итеп җибәрде. Кичләрен шәкертләрнең шаярулары, үзенчәлекле күнел ачулары, бигрәк тә «мендәр сугышлары» җанлы манзара булып күз алдыннан уза тордылар. Табын яныннан тора башлауга Гөлсем апанын «яратып ашавыбыз өчен» безгә үзе беренче булып рәхмәтләр әйтүе истә калган.
Нәкый агага ярдәм итү мәсьәләсенә килгәндә, анысы хакында авыз тутырып әллә нәрсә әйтә алмыйм хәзер. Ярдәм дигәнебез гарәп хәрефләре белән кайчандыр ашык-пошык язылган мәкальле карточкаларны әвеш-тәвеш китерүдән әллә ни ерак китмәде шикелле. Чөнки Нәкый аганын кулъязмасы авырлык белән укыла иде (студентлар, гадәттә, басма текстларны гына әйбәт укыйлар). Шуңа күрә безнең ярдәм дигәнебез элек тә тематик яктан тулаем гына төркемләнгән карточкаларны сүгү, кычкырып укып. Нәкый агага аларны ваграк төркемнәргә аерыр өчен булышу, аннары санап чыгу ише механик эшләрдән ары узмады шикелле. Нәкый ага исә барыбер сер бирмәде, бәлки җыенып китәр чакта «зур эш эшләдегез, егетләр» дип рәхмәтләр укып калды. Анын каруы без шулай карточкалар актарып утырган чакта. Нәкый ага үзе университетта кайсыбызның нинди фәннәр, ниндирәк конкрет темалар белән кызыксынуыбыз, гомумән, татар бүлеге студентларының нәрсәләргә игътибар итүләре, гыйльми хезмәтләрдән нәрсәләр укуы хакында сорашып, белеп утырды. Мәкальле карточкалардан бигрәк аны шушы мәсьәлә күбрәк кызыксындыра иде кебек.
Гомумән, бу һәм моннан соңгы әңгәмәләр вакытында Нәкый аганың үзенең дә Мәскәү-Ленинградларда. башка җирләрдә чыккан яңа хезмәтләр белән яхшы ук таныша барганлыгы сизелеп тора иде. Димәк, эзләнә, күп укый дигән сүз. Кайбер мөһим яңалыкларны да миңа аннан ишетергә туры килә иде. Мондый сыйфаты анын күпкә кадәр сакланды...
Хушлашу алдыннан мин үземдә дә күптән мәкальләр языла килгән бер калын дәфтәрнең барлыгын, әгәр мөмкин булса, аны күрсәтергә теләвемне әйттем. «Кайчаннар яза башлаган идең?»—дип кызыксынды Нәкый ага. Голжада чакта ук җыя башлавымны, соңра да дәвам итүемне, хәзерге язуга да күчереп куюымны әйткәч, ул тагын да җанланыбрак: «Бик кызык булыр иде, әйдә, китер. Еракларда яшәгән татарлардан булуы бигрәк тә әһәмиятле. Көтәм!»—диде. Алдан телефоннан шалтыратып хәбәр итәргә кушты.
Бу юлы үзем генә килгән идем. Мин китергән дәфтәрне шунда ук актарып та чыкты Нәкый ага. «Икенче томга керерлек әйберләр бар икән монда!»—дип куйды ул. Шунда ук кайбер мәкальләрнең башка телләрдән татарчалаштырылган булуын да билгеләде. Әйбәтләре бар икән, дип кабатлады. Чыннан да. «Татар халык мәкальләре»нен соңрак чыккан икенче, өченче томнарында «МГосм.». ягъни «Студент Миркасыйм Госмановтан» дип. чыганак билгесе куелган җитмештән артык әйтем-мәкаль урнаштырылган иде.
Дәфтәр хакында сүз беткәч. Нәкый ага төп мәсьәләгә күчте: «Әгәр вакытын мөмкинлек бирсә, укуына зарар килмәсә, әлбәттә, берничә буш көннәрендә үзен генә килеп, бераз ярдәм итсәң, бик тә шат булыр идем. Синең элекке язуыбызны иркенрәк укуың мөһим минем өчен. Син укый торырсың, мин аларны тиешле төркемчәләренә куя барырмын».—диде. Шатланып риза булдым, әлбәттә. Сонрак шунысы аңлашылды: Нәкый аганын күзләре элегрәк вак хәрефләр белән язылган текстларны начаррак күрә башлаган, мин исә үзенә күрә «җанлы күзлек» ролен башкарган икәнмен.
Шулай итеп, минем үземә студент елларында ук Нәкый агаларда тагын әллә
ничә мәртәбәләр булырга, кайчандыр язылып, аннары тулаем гына төркемләнеп, бәйләп-бәйләп куелган карточкаларның беркадәре өлешен укып чыгарга туры килде Ике-өч сәгатьтән артык утырмый идек гадәттә. Шул рәвешчә ваграк төркемчәләргә бүленгән мәкальләргә Нәкый ага яна исем биреп, тагын бәйләп, аларны бер читкәрәк куя бара иде
Бер көнне бер бәйләм карточкаларның тыштагы беренче кәгазендәге «Әдәпсез мәкальләр» дигән сүзләренә игътибар иттем. «Болары, билгеле, кермәячәк, тик кызганыч»,—диде Нәкый ага һәм аларны бер читкә алып куйды. Мин дә елмаеп, үземнең дә узган җәйдә, Бараба якларында диалектологик экспедиция вакытында, бер карт әби авызыннан шактый әдәпсез мәкаль ишеткән булуымны әйттем. «Йә, ниндиен ишеттен сон?»—дип сорады әнгәмәдәшем. Минем икеләнебрәк торуымны күргәч, ул: «Тартынма, әйт, син чыгарган нәрсә түгел бит ул».—диде Мин беркадәре шомартырга тырышып, кайбер сүзләрен алыштырып: «Арт артка ябышты, артка бәла ябышты»,—дидем. «Туктале, моны мин дә ишеткән идем бит».—дип, әлеге читкәрәк куелган бәйләмне янадан алды, бавын чишеп актара ук башлады һәм бер карточканы мина тоттырды. Анда нинди юл белән женси чир йоктыру хакында аты-жүне ачык әйтелгән нәкъ шул ук мәкаль иде. Бары хәбәрлек (фигыль) сүзләре генә «йәбеште» рәвешендә нечкәртеп язылган, язылу урыны дип нәкъ шул ук Бараба күрсәтелгән.
Ул мәлдә мине гаҗәпләндергән нәрсә ике кеше тарафыннан ике чорда әйтелгән мәкальнең үзара абсолют охшашлыгы булмады. Юк. мәкаль дигән хикмәтнең гажәп дәрәжәдә тотрыклы икәнлеге, кайберләренең йөзәр, хәтта менәр еллар узгач та үзгәрмәве хакында беркадәре хәбәрдар идем инде. Мине гаҗәпләндергәне—Нәкый аганың хәтер көче иде; ул 40нчы елларда ишеткән (Нәкый ага Бараба якларында, ялгышмасам, сугышка кадәр, «Идегәй» дастаны буенча материаллар җыеп йөргән) язып алган әлеге әһәмиятсез генә бер мәкальне һаман хәтерендә саклаганлыгы булды. Мәкальне ул материалларны төркемләгән чакта тагын искә төшергәндер, дип аңлатырга да мөмкин. Ләкин меңләгән-меңләгән мәкаль арасыннан берсен ачык хәтерләве очраклы күренеш түгел иде, әлбәттә.
Студент елларында Нәкый ага белән әңгәмәләшүләрдән туган икенче бер гаҗәпләнүем дә һаман истә. Гадәттә турыдан ярып сөйләшергә ярата торган Нәкый ага кайчакларын үзенең фикерен, хөкемен гажәп нечкә кинаяләр белән дә белдерә иде. Уку елларында безнең бүлектә һәвәскәр драмтүгәрәк актив эшләп килгән иде Анын җитәкчесе Рәшидә апа Жиһаншина иде. Мин катнашкан беренче спектакль Нәкый ага язган «Муса Жәлил» драмасы булды. Баш рольне Рим Кәримев башкарды. Миңа исә Рәшидә апа «ватан хаины» Зәбихулла Альбиковның улы, германлы солдафон офицер кисәге Фердинанд-Фәриднен ролен тапшырган иде Мин, әлбәттә, аны чын фашист кешесе итеп күрсәтергә тырыштым шикедте. Һәрхәлдә, спектаклебез Казанда да уйналды, аны Арчага барып та күрсәттек Нәкый ага үзе дә караган икән безнең маташуларны. Бер очрашканда анын фикерен белергә теләдем. Ул ин элек әсәрне шулай анлап. шул рәвешчә үтемле итеп башкаруыбыздан канәгать икәнлеген әйтте. Рим Кәримевтән өметле икәнлеген дә белдерде Мин «башка рольләр ничегрәк» дип, үзем хакында да анын фикерен белергә теләгән идем. Башка «артистлар» хакында да беркадәре әйткәч, ул ин ахырдан: «Син дә әйбәт кенә уйнадын кебек. Тик Фердинандны артык беркатлы итеп күрсәтәсең Ул авыр роль, әлбәттә. Минемчә, сиңа үзеңнең мин-минлегең башка кеше образына керергә комачаулый шикелле. Бәлки, мондый сыйфат фән өчен кулайрактыр»,— дип йомгаклап куйды Кыскасы, синдә артист-мазар сәләте юк, дигән кырыс хөкем шулай җайлап кына әйтелгән иде
Әле генә Нәкый аганын хәтере бик әйбәт булуга бер мисал китергән идем. Әйе, Нәкый ага белән беркадәре аралашу, әңгәмәләшү сәгатьләрендә дә мина анын гыйбрәтле, кызыклы истәлекләрен дә шактый мул ишетергә насыйп булган иде. Ул аларны тәмләп, вак детальләренә кадәр тасвирлап сөйләргә ярата иде Шулардан берничәсен монда искә төшерсәм, артык булмастыр дип уйлыйм Тик ул тасвирлаган «детальләрнең» барсы да минем хәтердә сакланмаска мөмкин.
«Сугыш елларында без язучылар, гадәттә,—дип башлаган иде ул бер көнне
чираттагы истәлеген,—якынрак районнардагы берәр авылга барып, халык белән очрашулар оештырып, чыгышлар ясап кайтырга тырыша идек. Рәсми бурычыбыз патриотик шигырьләр укып, халыкның рухын күтәрү булса, үзебезнең чын максатыбыз исә колхоз тарафыннан гонорар рәвешендә бирелә торган өч-дүрт кадак бәрәңге була иде. Чыгышларыбыз, табигый, ярлы киенгән хатын-калач, бала-чага, карт-корылар, аксак-чулаклар белән тулы клубларда уза. Жимерелеп бетә язган клублары ни тора!
Казанга шактый якын бер авылда әллә ничә кат кабатланган чыгышлар һаман онытылмый Андагы колхоз персидәтеле, зур бәдәнле, олы яшьтәге бер карт агай, гадәттә алгы рәттә утырган булыр. Ул ишарә бирмәсә, әллә нәрсә укысаң да, клуб тып-тын кала бирер. Әгәр ул аякка басып, халыкка карап кул чаба башласа, бөтен зал гөр килеп, безне алкышларга тотыныр. Тегең туктауга зал да шып итеп тынып калыр Шулай, гажәп дәрәжәдә буйсынучан. хәтта кирәгеннән артык күндәм кешеләрдән тора бит безнең халык. Ярар, алкышлары шулай түрә командасы белән оештырыла иде ди. Безнен өчен ин мөһиме башка персидәтелләргә караганда әлеге агайның гонорарны ике-өч кадакка артыграк бирүе иде...
Хәзер уйлап карасам, үзебез дә әлеге күндәм халыктан әллә ни аерылмаган икәнбез... Кешене «ризык кыймылдатыр», дигән бит бер шагыйребез. Акмулла бугай...»
(Үзем шушы истәлекне искә төшереп язып утырам, үзем хәзерге заман татар авылларындагы сайлауларның түп-түгәрәк дип әйтерлек гел унай нәтижәләре хакында уйлыйм. Русиядә. Советлар Союзыңда озак еллар система рәвешендә хөкем сөргән авыр тормыш, ачлык халыкны шулай күндәм көтүгә әверелдергән икән. Хәтта язучылары кебек зыялыларын да...)
Икенче бер истәлеге дә шулай язучыларның авылларга барып бәрәнге белән «гонорар» эшләп йөрүләре хакында иде. «Андый гастрольләргә,—дип башлады Нәкый ага,—без. гадәттә ике-өч язучы берләшеп, үзенә күрә кечкенә генә бригада оештырып барырга тиеш идек. Бер-беребезгә контроль булу өчен шулай кирәк булгандыр ул. күрәсең. Мин үзем андый сәфәрләргә Әхмәт Фәйз белән бергә чыгарга тырыша идем. Кин белемле, яхшы күңелле чын зыялы, безнен чорда әйтмешли, гажәеп хушсөхбәт. сүзгә тапкыр кеше иде мәрхүм Әхмәт Фәйз. (Нәкый ага үзе еш кына яратып телгән ала торган әдипнең фамилиясен Фәйзи димичә, шулай «кырт кисеп», кыскартып әйтергә ярата иде.)
Балык Бистәсендәге бер авылдагы очрашудан сон кичке якта Казанга кайтырга дип. жәяүләп кенә пристань ягына юнәлдек. Әллә ничә чакрым барасы. Көзге пыскак яңгыр сибәли. Тәмам чыланып беттек. Кулыбыздагы дүрт-биш кадак бәрәнге салынган чүпрәк капчыкларыбыз да авырайган. (Әнгәмәнен нәкъ шул төшендә мин: «Машинада яки арбада озатмадылармы сон?»—дип кызыксынган идем. «Һи.—диде ул гаҗәпләнгән төсле,—китерү, илтеп кую түгел, халыкны җыеп, клубка кертсәләр дә, түбәбез күккә тия иде...»)
Шулай, тәмам чыланган килеш балчык ерып барабыз. Ниһаять, пристань дә күренә башлады. Анысы да чалышаеп, кыйшаеп беткән, буяу-фәләннән бернәрсәдә калмаган дебаркадер булмыш бер такта алачык кына. Борылып карасам. Әхмәт Фәйз дә. эшләпәсе тәмам сәлперәеп беткән, үзе дә бөрешеп калган төсле күренде. Тагын әлеге дебаркадерга карагач, үзебезнең кыяфәтебез дә шунар охшаган төсле булып тоелды. «Карәле, Әхмәт,—дидем,—теге дебаркадер хакында бер шигырь әйт әле!» Әхмәт Фәйз, сәлперәеп мангаена төшкән эшләпәсен чак кына күтәреп куйды да. калын пыялалы күзлеген төзәткәләп. дебаркадерга беркадәре карап торды, аннары кулын алга сузып, әллә ниндирәк тавыш белән кыска гына әйтеп тә куйды:
Әй. дебаркадер!
Бетте нибар кадер...
Шулай, тапкыр сүзле кеше иде мәрхүм Әхмәт Фәйз...»
Нәкый ага соңрак бу истәлеген үзенен юбилеенә багышланып, Галиәсгар Камал исемендәге театрның элекке бинасында уздырылган тантаналы кичәнең истәлекләр өлешендә дә кабатлаган иде.
Әңгәмәләр вакытында Нәкый ага үзен борчыган, борчый торган мәсьәләләргә дә
кагыла иде. Шундый темаларнын берсе тарихыбызны Русия тарихындагы әһәмиятсез бер кушымтага әверелдереп, аны өстән-өстән генә яктыртуга карата ризасызлыктан гыйбарәт иде. Ана бигрәк тә безнен тормыштагы һәрбер унай күренешне, яналыкны гел читләрдән килгән тәэсир итеп аңлатырга тырышу, шул эштә үзара ярыша- ярыша маташу ошамый, хәтта анын ачуын да китерә иде. «Ә урыс тәэсирендә күпме уңай, затлы сыйфатларыбыз, яхшы гадәтләребез онытылды0 Монын хакта ник бер сүз әйтмиләр?!»—дип гарьләнә иде. Татар-монгол. татар-монгол дип чәйнәп, безне килмешәк итеп күрсәтергә тырышалар. Юк. без 1552 елда урыслар килгәнче дә шушында әллә ничә гасыр ике-өч дәүләт корып яшәгән, эшләп, тир түгеп, үз-үзебезне туендырган, хәтта ачлык елларында урысларга да ярдәм итеп гомер кичергән мөстәкыйль тарихлы халык! Менә шул зур тарихны белергә, дөрес белдерергә тиешбез. Юкса төчкерү белән йөткерүгә дә сон гына өйрәнгән булып чыгабыз. Ан-белем, мәктәп-мәгариф, китапчылык турында әйтеп тә торасы юк Шулкадәр боздык, пычраттык үз тарихыбызны...»
Чак кына сонрак Тукай клубында барган бер җыелышта Нәкый ага әлеге фикерләрне тагын да җыйнаграк, образлырак һәм усалрак итеп яңгыраткан иде «Әгәр дә Русия, руслар дигән бер тарихи арба булса, татарлар шул арбага тагылган дегет чиләге сыман сурәтләнә!»
Анын ин өнәмәгән, хәтта күралмаган нәрсәсе ул кайбер татар галимнәренең үз халкына түбәнсетеп каравы, «аң һәм канга сенеп өлгергән мескенлек, мокытлык» иде. Минем мондый күренешнең тыштан ясалган тәэсир нәтиҗәсе икәнлеге хакындагы репликамны ул шунда ук кире какты: «Нәрсәгә аларга сылтау? Синең үз башың, үз акылын кайда? Юк. егетем, яхшылыкны гына түгел, яманлыкны да башкаларга сылтама. Үзенчә уйла, үзенчә фикер йөрт. Ә урыска ышансан. ул гел үзенчә генә эшли. Әнә. алман-герман дигән төгәл бер халыкның телен юкка исәпләп, немой—немец, дип, тулаем телсезгә чыгарды, ана шул оятсыз кушаматны исем итеп такты.. Урыс үзеннән башка бер халыкны да санга сукмый ул...»
Тел дигәннән Нәкый ага ана телебезнең язмышы, анын һаман зәгыйфьләнә баруы өчен борчыла, үзенчә әйткәндә, кайбер «гыйлем кисәкләренең» шул процессны «унай күренеш, үсү» дип бәяләүләре өчен гарьләнә иде Мәсәлән, шул алтмышынчы елларда әле генә дәрәжә алган бер фәннәр докторының киләчәктә дә татар теленнән гарәп-фарсы сүзләрен чыгарып ташларга кирәк, әйтик «исраф» урынына «әрәм- шәрәм» сүзен генә кулланырга, гомумән урамда сөйләшкәнебез кебек язарга тиешбез, дип бер-бер артлы мәкаләләр бастыруыннан, хәтта Тукай клубында шул рухта доклад укып шау-шулар куптаруыннан шомланган иле «Димәк, анар обкомнан шулай кушылган; димәк, бу—махсус сәясәт, партия-дәүләт сәясәте дигән сүз, хәтәр процесс башлануга ишарә бу!..»—дип, мәсьәләнең тамырларын күреп, уйга батып утырган иде. Чыннан да тиздән Тукай клубында өлкә комитеты секретаре Фикрәт Табеевнын «Тагын егерме елдан соң сезнең татар телегезнең кирәге калмаячак. Ә ни өчен сез һәммәбезгә кирәкле рус теле хакында уйланмыйсыз0'—кебегрәк сүзләрен ишетергә туры килгән һәм әлеге авторның шул түрә тирәсендә еш бөтерелгәләве хакында мәгълүм булган иде. (Дөрес, әдәби тел мәсьәләсендә кызыл вульгарлыкка бирелгән әлеге авторның сонрак. СССР таркалгач, беренчеләрдән булып «төрекчә латинчыга» әверелүен, елына өч-дүрт мәртәбә Төркия юлларын таптап, бөтенләй башка рухтагы мәкаләләр сиптерүен Нәкый агага күрү, белү, уку туры килмәде, әлбәттә .)
Шул ук вакытта Нәкый ага, татар филологиясендәге кимчелекләрне күрү, белү, алар өчен борчылу өстенә. безнен кайбер казанышлар өчен сөенә дә иде Мәсәлән, татар диалектларын, аерата Себер, мишәр тел элементларын җыю. туплау эшләрен бөтен тюркологиядәге мөһим хезмәтләр дип бәяләп: «Безнен диалектология алдан бара!»—дип горурлана иде.
Аспирантурада укып йөргән чорда 20-30нчы елларда хөкем сөргән репрессияләр, шул чактагы кешеләрнең бер-берсенә яла ягуларының киң колач җәюе хакында ишеткәләргә туры килгәли иде Бер көнне, Нәкый ага белән әңгәмәләшеп утырган чакта, кешеләрнең шулай «бер-берсен ашау» фактлары турында сүз чыкты Мин үземнен гаҗәпләнүемне белдердем «Нигә гажәпләнергә°'-диде Нәкый ага үзе
гаҗәпләнебрәк һәм чак кына туктап торгач, әкрен генә өстәде —Хәер, син ул елларда хөкем сөргән шартларны бөтенләй белмисен шул. Хәтта аларны күз алдына да китерә алмыйсындыр, шуңа күрә дә гаҗәпләнәсең»,—диде. Аннары, бераз уйланып алгач, сүзләрен ашыкмыйча гына дәвам итте:
— Шартлар исә ил җитәкчеләре, хөкүмәт тарафыннан махсус тудырылган, ягъни оештырылган, даими хуплап, бөтен ил буенча үстерелгән иде. Ьәркайдан. һәр җирдән, һәр кешедән гел дошман эзләү көндәлек гадәткә, шөгыльгә әверелә язган, кешеләрдә бер-берсенә ышанмаучанлык хөкем сөргән иде. Хакимияткә килүче яна көчләр, властька омтылучылар моннан оста файдаландылар. Бигрәк тә түбәннән күтәрелгән әтрәк-әләм, юксыллар, яки юксыллык битлеген киеп югары үрмәләүчеләр. Игътибар иткәнсеңдер, купчелек язучыларның тәрҗемәи хәлләреңдә гел «ярлы крестьян гаиләсендә туган» дип күрсәтелә. Мондый мәгълүматларның яртысыннан артыгы ялган. Бу—элекке укымышлырак, хәллерәк кешеләрнең җәмгыятьтән кысрыклап чыгарылу нәтиҗәсе. Өстәвенә затлы кешеләр «аклар» буларак җиңелгән, сөрелгән яки бөтенләй илдән качып киткән... Кыскасы, эш башына гел надан ярлы-ябагай, кызыл авыз әтрәк-әләм менгән яки үрмәләгән чор Шуна күрә бер-берсе өстенә яла ягу, донос язу, шул рәвешчә урын-дәрәҗә яулау киң таралган күренеш булды. Бала ата өстеннән, хатын иренә каршы донос язу фактлары да булгалады инде. Бүген берәү шундый әләкләү белән өскә менсә, иртәгә анын үзенең өстеннән дә донослар язылды. Әлбәттә, һәрберсе үзен «социализм», «чын гаделлек» өчен көрәшүче итеп күрсәтергә омтылды. Шул рәвешчә халыкны, кешеләрне үзара бүлгәләү барлыкка килде. Ә бүлгәләү, үзен дә беләсең инде, хакимлек итүнен. идарә кылуның төп чарасы, сыналган ысулы.
Ул елларда бер-берсеннән дошман эзләмәгән, иң киме башкаларга шикләнмичә караган кешеләр аз булгандыр, мөгаен. Кайберәүләрнен үз башларын саклау өчен, үзен эзәрлекләүчеләр өстеннән язган булуы да ихтимал.башка чаран калмагач... һәрхәлдә, бер сүз белән әйткәндә, тулаем, гомуми психоз хөкем сөргән шомлы замана иде. Мондый шартларда бик сирәк кешеләр генә башкаларга шикләнеп карамыйча пакь вөҗдан белән кала алгандыр. Гомумән алданучылар, коткыга бирелүчеләр күбрәк булгандыр. •> Нәкъ шул төштә хикәяче кинәт туктап калды. Икеләнеп әйтер сүзен таба алмыйча утыргандай игге. Мин кинәт туктауны яхшы хәтерлим, соңрак та аны искә төшергәләдем. сәбәпләрен дә аңлаган шикелле булдым. Хәер, бу хакта икенче бер урында сүз булыр әле...
—Аннары,—дип ул, бер карарга килгән сыман икенчерәк тон белән сөйләвен дәвам итте.—Аннары мин үзем дә күп гыйбрәтләр күрдем. Кайбер доносларнын өстән кушылу буенча, ягъни басым астында мәҗбүри язылган булу ихтималын да онытмыйк. Моны да онытмаска кирәк. Шундый басымга жүнле кешеләр дә дучар була иде. Монын трагикомик мисаллары да булгалады... Сиңа шуны күрсәтә торган бер вакыйганы сөйлим әле. Игътибар белән тыңла.
Билгеле булганча, заманында мине «җидегәнчеләр» дигән әллә нинди бер серле, уйдырма оешма әгьзасе булуда гаепләп, шактый эзәрлекләп каныма тоз салган, бер ара утыртып та куйганнар иде. Анысы белән әллә ни барып чыкмагач, «сәхнәгә» башка «куркынычрак бүкиләр» чыгарылды. Мина бәйләнүләр гел туктамады. Сәбәбе бик гади, рухани кеше улы булуым, революциягә кадәр Уфада «Хәсәния». Казанда «Мөхәммәдия» кебек мәдрәсәләрдә укуым. Шәехзадә Бабичлар белән аралашып, милли рухта шигырьләр язган булуым һ.б. Кыскасы, минем «иярчен», ягъни «ят элемент булуым» сәбәп иде. Шулай йөргән чакта мина беркөнне якынрак егетләрдән берсе тиз араларда язучылар оешмасында махсус җыелышта мина зур гаепләр тагарга уйлаулары хакында ишеттерде. Әллә жәлләп, әллә сөенеп әйтте ул—аңламассың. Җыелышларда «фаш ителгән» кешеләрне шунда ук кулга алулар ул елларда еш була торган күренеш иде...
Болай да һәркөнне диярлек, төнлә килеп алып китә калсалар дип. чистарак эчке күлмәк-ыштан киеп ятарга, ин кирәкле әйберләрне дә бер капчыкка салып түшәк янына куярга гадәтләнгән заманнар иде бит. Шуңа күрә чакыру алгач, арурак эчке киемнәремне киеп. Гөлсем ханым тоттырган капчыкны да алып бардым әлеге җыелышка. Күрсәтүләре буенча алгы рәтләрнең берсенә барып утырдым.
Ул вакытта түрәрәк булып йөргән Мирсәи Әмир җыелышка рәислек итеп, президиумда утыра иде Сүзне ул, үгезне мөгезеннән тотып дигәндәи. турыдан башлады. «Күпме халык дошманнары арадан чыгарылган, төрмәләргә ябылган булса да, әле дә сафларыбыз бөтенләй чистарып бетмәгән, дошманнарнын кайберләре әле дә арабызда йөри»,—дип башлады ул сүзен. «Димәк,—дип уйлап алдым,—мине кулга алу буенча күрсәтмә бирелгән икән...»
Әмма нәкъ шул вакытта президиум утыра торган кечкенә сәхнәнен арткы ишеген каерып ачып, ике хәрби килеп керде. Минем исемне әйтеп өлгермәгән җыелыш рәисе, кирәкле кешеләр килеп тә җиткән икән дип уйлаган төсле «Әле генә ул кеше залда утыра дигән идем...»—дип кабатлауга, хәрбиләрнең берсе: «Кто здесь Мирсаи Амир?»—дип кычкырып сорады. Рәис кеше «Я—Мирсай Амир» дип әйтүгә ике хәрби аны ике яктан култыклап, алып та китте
Җыелыш шунын белән таралды, билгеле.
Шулай итеп, ул көнне мина өйгә кайтып, үз түшәгемдә йокларга насыйп булган икән. Күрәсен, икенче берәүнең саллырак доносы көчле әмер-фәрманга әверелеп, элегрәк урта кул түрәдән минем хакта бирелгән күрсәтмәдән уздырып ук җибәргән.
Шуннан сон төрмәдә утырып чыккан бичара Мирсәй юашланып, үтә дә сакчыл, хәтта куркаграк кеше булып калды. Гаҗәеп җор телле, чын юморист Мирсәинен элекке кыюлыгы, тапкырлыгы шактый кайтышланган иде. Дәлил кирәк булса, әнә «Агыйдел» повестынын беренче басмасы белән «партия кушуы буенча төзәтелгән» икенче басманы чагыштырып кара.
Менә шулай, егетем, ул елларда вәзгыять минут саен үзгәреп тора иде. 20-30 еллардагы репрессияләр чорында дошманнарны фаш итү буенча ин тырышкан кешеләрнең барсы да диярлек башкалар өчен казыган чокырларына үзләре үк мәтәлеп төшкән иде. Шуна күрә ул вакытлардагы кеше өстеннән язуларга, доносларга артык исең китмәсен синең. Ихлас ышанып адашучылар да булгандыр, билгеле. Аздыруларга, демагогия дигән шайтан коткысына тиз иярәбез шул. кызганычка каршы Әнә Галимҗан Ибраһимовны гына ал. Революциягә кадәр бер кеше иде, аннары бөтенләй үзгәрде, кызарды. Шактый кешенең башына җитте. Кырымда яткан килеш. Дөрес, ара-тирә үзе булып калырга, иманы кушканча сөйләргә дә тырышты шикелле. Әйтик, яналиф хакында, татар мәдәниятенең киләчәге турында. Тик хәзер анын кызыллыгын гына мактап язалар. Хәер, монда да үзгәрүләр булыр әле. Без капчыкта ятмый ул. тишеп чыгачак.
Әл-хасыйль. безнең баштан кичкән ул хәлләрне аерым кешеләрнең генә жүнсехтеге дип түгел, ә куркыныч эпидемия, үләт китерә торган бәла-каза, кешеләрне тулаем кыра торган үтә дә йогышлы ваба яки тагун үләте кебегрәк кабул итәргә кирәктер. Мин үзем хәзер, Хрущев докладыннан соң, ул кабәхәт шартлар хакында шулайрак андый башладым. Хәер, элек тә күңел сизә иде. Элегрәк ул кешелексез систем хакында күп нәрсәләрне анлап бетерми дә идек шулай да.» (Нәкый ага «система» сүзен һәрвакытта кыскартып, татарчага яраклаштырып әйтә иде.)
Сәер һәм гыйбрәтле вакыйганы шулай тәфсилләп тасвирлаган Нәкый ага үз хикәясенең ахырында берничә кат мина төби төшеп, игътибар иттереп йомгаклап та куйды:
—Син хәзер аспирант инде. Киләчәктә, бәлкем, галим дә булып җитлегерсең, ихтимал, халкыбызның тарихын язуга да катнашырсың. Әгәр егерменче-утызынчы еллар турында язарга туры килсә, шул коточкыч чорда яшәгән, нидер эшләгән, көрәшкән, җәфаланган, корбан булган кешеләрдән берәүләрен генә мактап, икенчеләрен яманлап, сүгеп язудан саграк булырга тырышырсың. Гаеп аерым кешеләрдә түгел, бәлки шундый шартларны, психозны тудырган сәяси системда. бәлшәвиклар партисе уздырган кабәхәт. әйе. кабатлап әйтәм. чын-чынлап кабәхәт. кешелексез сәясәттә иде Ниһаять, егетем, тагын бер мөһим сәбәпне дә онытма адәм баласы дигән жан иясенең табигатенә көнчелек, хөсетлек, башкалар өстеннән хуҗа булырга омтылу, карьеризм дигән начар сыйфатларның хас булуын һәрвакыт исеңдә тотарга тырыш. Тасвирлана торган елларда андый әшәке сыйфатлар бездә гөрләп чәчәк аткан иде..
Хәер, хәзер дә әллә ни ерак кителмәгән...
Моннан соң Нәкый ага чак кына сүзсез утырды, аннары әкерен генә өстәп куйды: «Мин сөйләгәннәрне үзен генә хәтерләп ал. Белеп торуыңның файдасы булыр Киләчәктә барлык серләр ачылыр—тәмам яланбот килеш калырбыз әле. Ә хәзергә сак бул. шымчылар, доносчылар һаман да адым саен...»
Нәкый ага шулай тәфсилләп сөйләгән хикәянен күпме өлеше документаль төгәллеккә ия. кай төшләре әдәбичә бәян ителгән булуы турында мин бүген дә кистереп бернәрсә әйтә алмыйм, билгеле. Чөнки гыйбрәтле, шул ук вакытта гаҗәеп рәвештә кискен борылышлардан торган вакыйгадан шаклар каткан, тетрәнгән, бигрәк тә бөтен СССР иле. большевизм адресына әйтелгән бәяләмәдән, кырыс хөкемнән беркадәре аптырап, миңгерәп тә калган, дөресен әйтсәм, шактый каушап, хәтта шүрләп тә калган идем мин әлеге мәлдә.
Әнгәмәнен бОнчы елларда барганлыгын, ул вакытта исә узганны тәнкыйтьләү бер Сталин исеме тирәсендә генә таптанудан ары узмаган, мәгәр Ленин тәгълиматының, ул нигезләгән большевиклар партиясе гамәлләренең тулаем дөреслегенә һаман ышанган, ышандырыла килгән вакытлар икәнлеген искә төшерсәк, әлеге мәлдәге мин кичергән аптыраулы халәтне аңлавы әллә ни артык кыен булмастыр дип уйлыйм. Дөрес, илдә хөкем сөргән тәртипләргә карата белдерелгән, мәгәр шыпыртак рәвештә әйтелә торган тәнкыйть сүзләрен моңарчы да ишеткәләгән бар иде. Әмма без ул вакытта Нәкый ага китергән дәлилләрне, фактларны, ул яңгыраткан үтергеч хөкемнәрне, бигрәк тә «кабәхәт» кебек аерым эпитетларын белмәгән, ишетмәгән идек әле. Бары 80нче елларның икенче яртысыннан алып аларны төгәлрәк, әтрафлырак итеп ишетә, үзләштерә башладык.
Әңгәмә вакытындагы тетрәнүемнең икенче бер сәбәбе дә бар иде. Ул анын дәүләт- партия «системы» хакындагы кырыс фикерләрен «антисоветчылык» дәрәҗәсендә итеп мина ачыктан-ачык әйтүе, сүзләрен шулай ышанып тапшыруы иде. Әллә ни якыннан кардәше булмаган бер ят егеткә чишелүе... Батырлыкның да чиге була бит. Әмма болай ук турыдан-туры ярып әйтү... (Димәк, дип. соңрак борныма киртеп куйдым: ышанычны акларга да кирәк икән! Шуна күрә мин әлеге фикерләр, усал сүзләр һәм гомумән Нәкый ага белән булган әңгәмәләр хакында бүгенгә кадәр, менә шушы истәлекне язганчы, кемгә булса да авыз ачып бер сүз дә сөйләмәдем...)
Шулай итеп, ул мизгелдә мин әңгәмә буенча хикәячегә бер сорау да бирмичә калдым. Хәтта Мирсәй Әмир белән ничегрәк аңлашулары, хәзерге үзара мөнәсәбәтләре хакында да жүнләп бернәрсә белә алмадым. Күрәсен. моның кирәге дә шунын кадәр булгандыр ул чакта.
Бераз сонрак икенче бер авызлардан Мирсәй Әмирнең ни өчен кулга алынуы хакында икенчерәк, тагын да гыйбрәтлерәк версияне дә ишетергә туры килгән иде. Имештер. «Чаян» журналының бер рәссамына Мирсәй Әмир сатирик сурәт өчен тема биргән икән. Рәссам әсәре басылып та чыккан, анда трамвай астында калып аякларын өздергән берәү: «Әйбәт булды әле. Казанда барыбер галушлар табып булмый иде».—дип сөенеп утыручы кыяфәтендә сурәтләнгән, имеш. Моны зур түрәләр, имеш, «совет сәүдәсенә яла ягу» дип кабул иткән икән... ЗОнчы еллардагы репрессияләр тарихын, аларнын әдәбиятыбызга китергән зарарларын җентекләп өйрәнгән Рафаэль Мостафин сүзләренә карагала, беркадәре нигезе булган, дөресрәге, 20нче еллардагы бер вакыйгага бәйлерәк әлеге имеш-мимешләрнен югарыда тасвирланган кулга алуга бернинди катнашы юк икән. Мин исә әлеге имеш-мимешне. Нәкый ага хикәясенә өстәмә рәвештә. 1960-1970 елларда тагын нинди риваятьләр йөрүгә бер мисал булсын дип теркәп куюны кирәк таптым Чөнки архивлар ачылмаган чорда андый тартып-сузуларнын да таралуы табигый...
Нәкый аганын әлеге җыелыш хакындагы гыйбрәтле вакыйганы тәфсилләп сөйләве, хикәясенең ахырында кинәшләр бирүе, кисәтүләр ясавы гадәти генә эч бушату булмаган, күрәсең. Анын мин язып бастырган эреле-ваклы мәкаләләрне күзәтеп, кайберләрең җентекләп укый барганлыгын белә идем. Олы мәгьрифәтчеләребезгә багышланганнарын ул хуплаган да иде. Бер көнне тарихи дөреслек, фәнни төгәллек хакында сүз кузгатып ул болай дигән иде: «Документларны нәкъ үзенчә файдаланырга кирәк. Мәржани шулай эшләгән Ә Риза казый исә үз
өслүбенә яраклаштырып, үзгәртеп күчергән. Минемчә, болай эшләү дөрес түгел». Шулай ук ул минем диссертация белән дә кызыксынып, кинәшләрен дә биргәләгән иде. Хәтта аны яклау утырышына да килеп, фикер алышулар вакытында татарчалап чыгыш та ясаган иде. Үзенен темперамент белән башкарылган чыгышыңда ул, минем гыйльми эшчәнлегемне мактап дигәндәй, диссертациямдә чыгарылган кырысрак хөкемнәрнең дөреслеген яклаган иде. Шулай ук диссертантның «үз стиле булуын» махсус билгеләве дә истә калган. Дөрес, гел урыс телендә генә бара торган гыйльми советта татарча яңгыраган әлеге чыгыш кайберәүләргә ошап та бетмәде шикелле: гел милләтчелектә гаепләнеп килгән кешенең татарча чыгышы ВАКта шик тудырырга мөмкин, дип, мине өркетүчеләр дә булгалады. Кызганыч ки, Нәкый ага чыгышын язып алу ул вакытта башыма килмәгән. Ә урысча төзелә торган беркетмәдә, билгеле инде, чыгышның фикерләре гомум сүзләр белән генә теркәлгән була...
Дөрес, Нәкый аганың диссертация яклау утырышына килүенең икенче бер, бәлки, мөһимрәк сәбәбе дә булган икән. Үзенә авторефератымны илтеп биргән чакта ул, беренче оппонентның Мәскәүдән киләчәк Әмир Нәҗип икәнлеген күргәч, яклауда һичшиксез булачагын, аның белән очрашып Алтын Урда чоры әдәби истәлекләре турында сөйләшеп алырга теләге барлыгын әйткән иде. Шунда Нәкый агадан үзем өчен тагын бер яналык белдем: «Казан утлары» журналында Әмир Нәжипнен Алтын Урда чорына караган язма истәлекләргә багышланган мәкаләләрен бастырганы өчен баш редактор Гази Кәшшафны эшеннән алып ташлаганнар икән.
Утырыш башланганчы ук ихлас сөенеп күрешкән аксакаллар яклау беткәч тә бераз сөйләшеп алдылар. Икенче көнне безнен өйдә—университетның ишек алдындагы кечкенә бүлмәбездә дә очрашып, табын янында озак кына әңгәмәләшкәннәр иде. Сүзләр нигездә элекке чорларга, бигрәк тә Алтын Урдага, Казан ханлыгы дәверләренә караган истәлекләр тирәсендә барды. Аннары шул ук көнне Әмир ага туктаган, Бауман урамындагы элекке «Казан» кунакханәсенә барып, икәү генә калып серләшкәннәр иде. Үзләрен шунда озатып куйгач, аларнын аулак калырга теләүләрен сизгәнгә, хушлашкан идем. Тик кичен, Әмир ага янына аны озатырга дип килгәч, ул Нәкый аганың свитеры онытылып калганлыгын әйтеп, аны мина тапшырган иде.
Миңа тамашачы сыйфатында Нәкый аганын өч юбилеен күрү бәхете насыйп булды.
Алтмыш яшьлек бәйрәменә багышланган тантаналы кичә Казан университетының тарихи актлар залында шыгрым тулы халык белән уздырылган иле. Тантананын университетта башлануы «Татар халык мәкальләре»нен 1 томы чыгуы белән бәйле булса кирәк, чөнки әлеге хезмәт ул вакытта чын гыйльми казаныш сыйфатында кабул ителгән иде.
Зур гыйлем иясе булган әдипнең иҗаты, бигрәк тә халык иҗатына багышланган хезмәтләре хакындагы докладны тарих-филология факультетының аксакал мөгаллимнәреннән доцент Якуб ага Агишев ясады. Юбилярның шигырьләрен укудан, җырларын тыңлаудан, драматик әсәрләреннән кайбер өзекләр күрсәтелүдән сон безнең өчен—залдагы күпчелекне тәшкил иткән студент халкы өчен—юбилярның үз чыгышы гаять кызыклы, гыйбрәтле булып тоелды. Башта ул кеше гомеренең төрле чорларын көлкелерәк итеп тасвирлады. Дүрт аяклап мүкәләүдән башлаган адәм баласының ике аякка баскач бик озак йөгереп йөрүе, аннары «өч аякка» күчәргә (таякка таянырга), бик картайса, тагын дүрт аяклап кына хәрәкәт итәргә мәҗбүр булуы ихтимал икән. Апай гына түгел; гүзәл, сөйкемле, матур җан иясенең—яшь баланың гомер узып картайгач, бит-кыяфәте җыерылып маймылга да охшап калуы да табигый икән. Бу хакта бер көлкеле хикәят тә китерде
Менә шулай үзгәрә-үзгәрә яши торган кеше үз гомеренең, вакыт дигән олы хикмәтиен кадерен белә микән? «Мине,—диде юбиляр—докладчы озак яшәгән, күп эшләгән, күп хезмәтләр тудырган кеше итеп сурәтләде. Әйе. бер карауга ярыйсы гына озак яшәлгән. Ләкин гомернең күпме өлеше мактап телгә алырлык файдалы эшкә бирелгән икән? Әйтик, алтмышны тутырган кеше гомеренең өчтән бере балалык һәм әллә ни кырмый, кыра алмый торган яшьлек чорына туры килә. Тагын өчтән берсе йокыга бирелә. Калган егерме ел чамасы гомернең күпмесс
ашап-эчүгә, төрлечә ял итүгә, юк-бар бәйрәмнәргә, кирәкмәгән ләчтит сатуларга, эшкә барып-кайтуларга. мәгънәсез талашып, ызгышып йөрүләргә, төрле буш кыелышларга китә дисез?.. Чамалап кына исәпләп караган идем, гомеремнен нибары дүрт-биш елы гына мәгънәле, ил-халык өчен файдалы, кирәкле әдәби, гыйльми эшкә багышланган булып чыга икән. Әгәр һәр сәгать белән һәр минутны кадерләп эшләсән? Сез. студентлар, мәсьәләнең шушы ягын да гел уйласагыз иде. дип сөйләдем боларны...»
Нәкый аганын мин шаһит булган беренче юбилей кичәсе шул рәвештәрәк хәтергә сеңеп калган.
Әдипнең юбилеена багышланган тантаналы кичәсе халык белән шыгрым тулы Академик театрнын элекке бинасында (хәзерге Кәрим Тинчурин театры) уздырылган иде. Андагы юбилярның йомгаклау чыгышының минем истә уелып калган өлеше әдипнең бакыйлыкка күчкән замандашларына бәйле истәлекләреннән гыйбарәт иле. Аларнын да ин күнеллесе, аерата бер җылылык, төрле бизәкләр белән тасвирланганы. Нәкый ага гел сагынып искә ала торган Әхмәт Фәйзинен экспромтына багышланганы булды. Эчтәлеген электән үк белгән булсам да. аны ул кичәдә өр-яңа хикәят ишеткән төсле ләззәтләнеп тынлап утырдым. Әйе. ул үз каләмдәшләре арасында Әхмәт Фәйзине аеруча ярата иде. Бер мәлне анын хакта сүз чыккач. Нәкый аганын: «Заманының, яшәгән чорының гаҗәп дәрәҗәдә кысынкылыгы, әшәкелеге аркасында таланты чын-чынлап ачылмыйча калган иде мәрхүмнең».—дип көрсенгәнен хәтерлим.
Әгәр университетта уздырылган чара чикләнгәнрәк рәвештә билгеләнгән булса, театрда ул кин пландарак, ягъни шагыйрь, драматург, фольклор белгече галим— гомумән, киң колачлы әдипнең бәйрәме итеп, зур әзерлек белән оештырылган иде.
Җитмеш еллыкны каршылауга мин үзем дә. кечтеки генә булса да. бер өлеш керткән идем шикелле. Мәкальләрнең томнары басылып чыккач, аларнын тарихи информация чыганагы буларак әһәмияте дигән кебегрәк тема буенча бер мәкалә кисәген «Казан утлары»нда бастырып чыгарган, шул юнәлештә эшләр өчен мәйданның киңәюен расларга тырышкан идем. Моннан тыш. «Яшь ленинчы» гәзитендә. анын сәркәтибе Ренат Харисның тәкъдиме буенча, башта Нәкый ага белән бер әнгәмә дә оештырган идем. Шул әңгәмәнең бер мизгеле истә уелып калган. Юбилярдан: «Ин бәхетле, гел сагындыра торган чагыгыз дип кайсы чорны атар идегез?»—дип сораган идем. Нәкый ага ике дә уйлап тормастан: «Балалык чагым, билгеле!»—дип кистереп әйткән иде. Бу җавапка карата мин гаҗәпләнү сыманрак кыяфәт күрсәттем шикелле, анысын хәзер төгәл хәтерләмим. Ләкин Нәкый аганын мина төбәп «Картая башлагач, үзен дә аңларсың, үзен дә сагынырсың әле!»—дип әйткәне, син әле күп нәрсәне аңламыйсын шул. дигән кебегрәк мәгънәле итеп баш чайкаганы һаман күз алдында. Әнгәмә нәтиҗәсендә язылган зур гына мәкалә әлеге гәзитнен 1970 елгы өченче санында (юбилей бәйрәме көннәрендә) «Хезмәт төбе—хәзинә» дигән баш астында басылып чыккан иде.
Исәнбәтнең моннан сонгы юбилеена багышланган тантаналы кичә исә бөтенләй башка сыйфаты—көтелмәгән, хәтта гадәттән тыш вакыйгасы белән тарихка кереп калды дип бәяләргә лаек. Кичә шул ук театр бинасында уздырылырга тиеш иде. Ләкин, кичәгә берничә көн каларак, Нәкый Исәнбәт Урал ягына, Башкортстанга киткән. Казанга кайтмый икән дигән хәбәр таралды. Юк. ул зур юбилей алдыннан туган авылына барып, туган туфрагына сәлам биреп, хушлашырга киткән, юбилеена кайтып җитәчәк, кич белән булса да кайтып җитәргә тиеш, диючеләр дә булгалады
Зур зал бу юлы да шыгрым тулы, хәтта балконнарда да буш урыннар калмаган иде. Сәхнәдәге президиум өстәле артында берничә олы яшьтәге могтәбәр әдипләр белән өлкә комитетының идеология эшләре буенча секретаре Мирзаһит Вәлиев утыралар Нәкый Исәнбәт үзе күренми. Президиумдагылар бер-берсенә карашып, кайдан, нәрсәдән һәм ничегрәк башлап җибәрергә белмәгән төсле тоелдылар. Ниһаять, караңгырак чырайлы зур түрә торып басты. Юбилярның үзе булмаган килеш кичәгә җыелуыбыз «очень странно» дип башлады ул һәм кыскача гына
зур әдипнең, галимнең юбилеен билгеләргә тиешбез дигән төсле берничә җөмлә әйтеп, сүзне докладчыга—Мөхәммәт ага Гайнуллинга бирде. Чәче-бите шома итеп кырылган докладчының Фантомаска охшабрак киткән кыяфәтен генә хәтерлим. Нәрсәләр һәм ничекләр сөйләве истә калмаган. Чөнки, башка күпчелек кебек үк, минем зиһенне дә ул кичәдә: «Ни өчен Нәкый ага кайтмаган?»—дигән сорау биләп алган иде. Сорауларның тагын «ни өчен үз юбилееннан баш тарткан», яки «болай эшләп кемгә ачу белдерә» дигән кебекләре дә баштан чыкмады. Кыскасы, юбилей кичәсенең бернинди тантаналыгы калмаган иде.
Соңрак беркадәре билгеле булганча, Нәкый ага нәкъ юбилей көннәре алдыннан икенче җәмәгате Нәжибә апа белән Казаннан махсус китеп барган икән. Берничә кешедән ишетүемә караганда, китапларын ул үзе теләгәнчә бастырмаулары өчен нәшриятка, республика җитәкчеләренә, анын теләкләрен якламаган Язучылар союзына үпкәләгән булган. Имештер, минем иҗатымны бәяләсәләр. үземне хөрмәт итсәләр, әнә әсәрләремне бастырсыннар, дип белдергән икән. Бу сүзләр күпмегә дөрестер, анысын кистереп әйтә алмыйм, үз авызыннан ишетмәдем, ә үзеннән сорашырга базмадым.
һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, киң колачлы олы әдип республика. Язучылар союзы һәм нәшрият җитәкчеләренә үзенен үпкәсен, ачуын, характерын шулай ачык демонстрация, хәтта протест рәвешендә белдергән иде...
Нәкый Исәнбәтнең үзе белән алып киткән тагын бер зур үпкәсе бар. «Идегәй» дастанының текстын жыю, беренче мәртәбә бастырып чыгару. 1944 елгы мөдһиш карардан соң кыерсытылулар бер якта торсын. Үзгәртеп корулар башланып, дастан тексты яңадан басылган чакта, ишетүемә караганда, югарыдан: «Только без Исанбета!»—дигән, 1944 елгы карар кушканча әмер-фәрман төшә. Шуна күрә 1988 елда яңадан чыккан басмада китапның контртитулында гел түрәләрдән җыелган формаль редколлегия исемлеге бар. нәшрият редакторлары бар. Ә китапны төзүчеләре юк!..
Татар азучыларының иҗатларын яхшы белә торган мәрхүм Рәис Даутовнын үземә әйтүеңә караганда, шагыйрь, драматург, лингвист, халык авыз иҗаты, ниһаять, әдәбият һәм культура тарихы белгече Нәкый Сираҗи угылы Исәнбәтнең хезмәтләрен—әдәби һәм гыйльми мирасын чын-чынлап иңләр, тулырак күләмдә халыкка җиткерер өчен ин кимендә уртача калынлыктагы егермегә якын том кирәк булачак икән. Өч томлы калын мәкальләр җыелмасы үзе генә дә гадәти зурлыктагы алты-җиде китапны тәшкил итәр иде. Ә күпме шигырьләр, жырлар, драматик әсәрләр, сүзлекләр, фольклор текстлары, мәкаләләр?!.
Әлеге күңелсез вакыйга хакында Нәкый агадан махсус сорашмавымның үзем өчен бик аңлашылып җитмәгән икенче бер сәеррәк сәбәбе дә булды шикелле. Гөлсем ападан сон, гәрчә Нәҗибә апа да килүләремне ачык чырай белән каршыласа да, мин ни өчендер Нәкый агаларга сирәгрәк йөри башладым. Солтанатлы, гаҗәеп затлы мөгамәләдә була торган Гөлсем апанын кыяфәте күпкә кадәр күз алдыннан китми иде. Хәер, шул сирәгәя төшкән баргалауларымда аларда Нәкый аганың балалары да күренмәде. Ә элегрәк, Гөлсем апа исән чакта, улы Празат абыйны, кызы Йолдызны, хәтта килене белән оныгын да күргәләргә туры килә иде. Бәлки монысы мина гына шулайрак туры килгәндер.
Ләкин Гөлсем ападан соң да Нәкый ага белән аралар бөтенләй өзелде дип әйтергә урын юк. Соңгы елларда, алдан шалтыратып, кайчан барсаң да. Нәкый ага һәрвакыггагыча эшләп утырган булыр иде Элегрәк язу өстәле янында каршы алып, шунда кәгазьләрен актара-актара сөйләшер иде Шул арада чираттагы бер истәлеген, яисә мәзәген дә сөйләп куяр. Күбрәк синең «нәрсәләр кырып йөрүең» һәм фән өлкәсендәге, бигрәк тә татар тарихы, татар филологиясе буенча яңалыклар, нинди яна хезмәтләр чыгу белән кызыксыныр, һәрвакытта диярлек студентлар, аспирантлар дөньясындагы хәлләр турында төпченеп сорашыр иде Сонгырак вакытларда Нәкый аганы түшәктә утырган хәлдә эшләргә тырышуын да күргатәргә туры килгәләде Беренче мәртәбә андый хәлдә килүем өчен уңайсызлануымны сиздергәч, ул «Мона игътибар итмә, кәефем әйбәт, тик аякларым җылына атмагач, шулай төренеп утыруым,—диде һәм өстәп куйды,—шулай шалтыраткалап килгәләп
тор. юкса бит дөньядан бөтенләй хәбәрсез яшим... чыгып йөри алмагач...»
Шулай да Нәкый ага сирәк-мирәк булса да чыккалый иде «дөньяга». Бер килүемдә. 1984 елнын яз айларында иде. минем булачак юбилеем хакында сорашты (календарьдан белгәндер, күрәсең) һәм банкетын буламы, дип сорады Мин кыюланып «сезне дә анда күрергә теләр идем», дидем. «Чакырсаң, һичшиксез, барачакмын».—диде ул. һәм чакырдым да көне якынайгач. Нәҗибә апа белән икесен дә. әлбәттә. Килделәр. Сибгат ага Хәким дә килгән иде. Шул рәвешчә 85 һәм 73 яшьлек ике мөгьтәбәр аксакал әле пенсиягә дә чыкмаган кешенең беренче юбилей табынында ин түрдә утырып, мәҗлесемә нур өстәделәр.
Шул кичәдә Нәкый ага бүләк иткән, кара суырта торган, калпагына котлау сүзләре уелган затлы каләм, хәзер инде кара суыртып язулар кулланылмаса да. һаман өстәлем тартмасында саклана.
Нәкый ага бүләк иткән икенче бер кыйммәтле бүләк тә бар миндә. 1984 елнын көзендә Гөржестандагы Цхалтубо шифаханәсендә дәваланып кайтуга мине өйдә почта аркылы Нәкый ага җибәргән «Балалар фольклоры» дигән автографлы китап көтә икән. «Хөрмәтле Миркасыйм һәм Салисә ханым. Буш вакытыгызда күз салгалап. бәлки безне дә искә төшерерсез дигән өмет белән, гаиләгезгә зур хөрмәт белән: Нәкый бабайдан бер хатирә. 1.XI.84. Казан.» (Соңгы сүз гарәп хәрефләре белән язылган).
Икенче көнне үк Кавказдан кайткан җимешләрдән киптерелгән хөрмә һәм йөземнән күчтәнәч алып барып чыктым Нәкый агаларга. Ул мине түшәктә килеш кабул итте. Үзе шактый ябыгып, кечерәеп калган иде. Күзләре дә начарлана төшүе сизелде. Беркадәре әңгәмәләшеп утырды. Һәрвакыттагыча гел фән. гыйлем өлкәсендәге яңалыклар турында сорашты. Үзе дә кайбер элекке игътибарга лаек вакыйгалар турында сөйләргә тырышты. Кызыксынучанлыгы. берәр мәсьәлә буенча гыйбрәтле мисаллар китерүгә хирыслыгы һаман кимемәгән булса да. көч-хәленен шактый кимүе күзгә күренеп тора иде. Арый башлавын сизүгә бүләк китабы өчен рәхмәтләремне әйтеп, хушлашырга ашыктым. Моннан сон еш-еш авыргалавы хакында ишетелде...
Әлеге күрешүем анын белән соңгы очрашуларымның берсе һәм истә уелып калганы булды...
Ул вафат булганда мин читтә—командировкада идем. Шуна күрә аның төс- кыяфәте минем истә һаман тере килеш саклана.
Әмма Нәкый ага белән иң күңелле, үзенчә мәгънәле, гыйбрәтле очрашуларым минем студентлык һәм аспирантлык елларына туры килгән иде дисәм, дөресрәк булыр. Чөнки һәр очрашу үзенә күрә бер вакыйга иде: берәр гыйбрәтле тарих сөйләвен яки кызыклы истәлеген ишетәсең. Ул үзе дә. әйткәләгәнемчә, гел яшьләр, студентлар тормышы хакында сорашырга, белешергә тырыша иде. Бер үк вакытта хикмәтле мисаллары, гыйбрәтле истәлекләре, төптән уйланган саллы фикерләре белән үзенчәлекле сабак биреп, сине баетып та җибәрер иде. Мондый сыйфаты белән Нәкый ага миндә егерменче гасыр башында яшәгән, үз халкын, милләтен белемле итеп тәрбияләргә омтылган, тырышкан яңарыш чоры зыялыларыбызнын бер вәкиле, хәтта дәвамы буларак тәэсир калдыра иде.
Утыз елга якын сузылган танышлык чорында, өзек-өзек булса да. дәвам итә килгән очрашулар нәтиҗәсендә мин анын холык-фигылендәге. табигатендәге, теләк-омтылышларындагы бер гаҗәеп сыйфатны—тотрыклылык белән үзгәрмәүчән эзлеклелекне күрдем, күзәттем дип әйтер идем. Ул үзгәрмәүчән тотрыклылык исә. беренче нәүбәттә, хәтта ин элек, анын төрле яклап рухи, мәдәни, гыйльми вә иҗтимагый тормышыбыз хакында барысын белеп торырга, монын өчен күп укырга һәм гел сорашырга хирыслыгыннан гыйбарәт иде Икенчедән, үзе генә белү белән чикләнмичә, сина да нәрсәнедер белдерергә, үзе белгәннәреннән өлеш чыгара барырга омтылуы да анын холкына хас төп сыйфат иде.
Еллар, гомерләр узу белән, гадәттә, кеше дә. анын холкы да үзгәрә. Үзгәрергә тиеш тә. Нәкый ага исә олыгая барган саен да. элек күпме кыерсытулар, эзәрлекләүләр күрсә дә. үзенен эчке дөньясында, күпкырлы иҗатында ныклылыгын, хөрлеген алмаштырмады. Киметмәде. Бары тышкы яктан гына үзгәрде—картайды, кечерәйде.
ябыкты Тик рухи яктан ул һаман да шул ук билгеле, гел эзләүчән, кызыксынучан, башкаларны да кызыктыручан Нәкый Исәнбәт килеш ан-белем хәзинәлеге булып кала бирде.
Үзе дә артистыбыз Равил Шәрәфиев белән бер әнгәмәсе вакытында: «Мин шагыйрь дә, драматург та түгел, мин—мәгърифәтче»,—дип әйткән икән.
Шактый дөрес, яшәргә хаклы билгеләмә бу, минемчә. Әдипнең әсәрләрендә дә анын шушы сыйфаты үзен нык сиздерә. Хәер. Нәкый ага белән булган кайбер очрашулар бер карауга гадәти генә көлкеле эпизодлар сыманрак тоелсалар да, чынлыкта алар да үзенчә бер мәгънәгә, гыйбрәткә, хәтта сабакка охшап китәләр иде Шундый гап-гади, бер ук вакытта мине гыйбрәтле нәтижәгә китергән бер очрашуым һаман хәтердә саклана.
1961 елның сентябрь ае иде бугай Студент чагым, билгеле Китапханәдән чыгып, Ленин бакчасы дип атала торган бакча аркылы трамвай тукталышына таба юнәлдем Лобачевский бакчасы янында Нәкый ага очрады. Кулында саргылтрак төстәге кыршылып беткән зур гына күн портфель. Исәнләшеп, кая барасымны белгәч (буйдак фатирым ул чакта Арча кырында, элекке «Акчарлак» тирәсендәге бер йортта иде), ул:
—Әйдә, көн бик матур бүген, теләсәң, паркка кадәр җәяү барыйк,—диде.
Бик теләп килештем, әлбәттә. Берничә мәртәбә безгә, студентларның гыйльми түгәрәге утырышларына килгән, шунда танышкан, татар мәкальләре җыелмасының беренче томы белән һушларыбызны алган, узган елны гына алтмыш яшьлек юбилеен университетта да уздырган олуг әдипкә ияреп бергә баруын үзе ни тора!
Барабыз шулай әкерен генә сөйләшеп. Нәкый аганы гадәттәгечә студентларның иҗтимагый аңлылык дәрәҗәсе, фән белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәүләре кызыксындырды. Үзенең егет чагындагы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын да искә төшерде. Күптән түгел анын үзенә биргән минем кулъязма җыентык кисәгендәге кайбер мәкальләрнең икенче томга алынуын да әйтте. Горький урамында элекке радиокомитет турысыннан узып, ун яктагы бакчага (хәзер Бакыр бабай—Державин «утыра торган» төшкә) җитәрәк, минем күз каршы яктан килүче бер гаҗәеп чибәр, сылу хатын-кызга төште. Төс-кыяфәтенең искитәрлек гүзәллегенә сокланып, шул кадәр аңар төбәлеп караган булганмын ки, аягым нәрсәгәдер төртелеп, абынып, егылып та китә язганмын. Сылу ханым узып киткәч, Нәкый аганын сонгы сүзләрен ишетми калуымны әйткән идем.
—һым...—диде ул мыек астыннан гына елмаеп —Бер уйлап алдым диген, ә... Матур хатын-кыз шулай ул, абындыра өйләнмәгән егетләрне, чукрак та итә
Өч-дүрт адым баргач, ул әллә ничек уйчан гына өстәп куйды:
—Хәер, өйләнгәннәрен дә...
Аның ничектер сагыш беләнрәк әйтелгән бу сонгы сүзләрендә үзенең шул елларда язылган бер шигыренең яшерен моны да яңгырап киткән сыман булды:
Әй яшьлегем, яшьлегем.
Яшьлегем—гүзәллегеи.
Акылым биреп алыр идеи.
Бер генә җүләрлеген!
Кайтарып булмый икән шул андый яшьлеккә генә хас бәхетле чорларны, хәтта мизгелләрне дә
Нәкый ага 1969 елнын ахырында, әңгәмә вакытында, яшьлекне сагыну хакында үземә төрттереп бер әйткәнчә, хәзер күп нәрсәләр аңлашыла төште инде
2003. 2009 Казан. Наратлы. Казан