Логотип Казан Утлары
Публицистика

Вахит Юнысның тууына 80 ел

Гомер буе дөнья гизеп йөзәрләгән илдә булган, егерме еллап чит илләрдәге илчелекләрдә эшләгән, дистәгә якын чит тел үзләштергән, ул илләрнен җитәкчеләре белән аралашкан, шул ук вакытта үз халкына, туган-туфрагына хөрмәт-ихтирамын югалтмаган, гореф-гадәтләренә тугры калган язучы ул Вахит Юныс. Кызганыч, инде күргән-белгәннәрен, белемен-тәжрибәсен кулланып әдәби иҗат эшенә чын- чынлап тотынгач кына аны аяусыз үлем арабыздан алып китә. Күпме яна әсәрләр язылмыйча кала.Язучы-публицист Вахит Юныс (Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елнын 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәптән сон Бөгелмә педагогия училищесын дүрт ел урынына өч елда тәмамлап Бөгелмә укытучылар институтына керә, аны да алдан төгәлләп 1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый.

1953 елда исә Мәскәүнен үзенең дә бик сирәк кешеләре генә укый ала торган МГИМОга укырга керә, 1959 елда аны да уңышлы тәмамлап чыгу бәхетенә ирешә, китаплар аша гына танып белгән илләргә сәяхәте башлана. Күпчелек язмалары да—сәяхәтнамәләр. Дөнья хәлләрен, чит илләрнен тарихын ныклап өйрәнү-күзәтү ана публицистика жанрында эш алыр барырга да җирлек бирә, милләтләр язмышы турында уйланган мәкаләләрен яза. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исемле китабы басылып чыга.

1997 елдан исә Мәскәүдә татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы булган «Татарские новости» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли, Татарстан җирле матбугатының даими авторларының берсе, халыкара ПЕН- клубының Татар ПЕН-үзәге, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«1996 елда Татар ПЕН үзәге делегациясе Мексикага Бөтендөнья Язучылар Ассоциациясе (ПЕН-Интернэшнл) конгрессына баргач та Исергәп авылы малае Вахит күпчелек илләр язучылары белән инглизчә, гарәпләр белән гарәпчә, ә кореялылар белән кореячы сөйләшеп шаккатырды Һәм ул халыкара конгресс трибунасына чыгып, инглизчә татар мәдәнияте һәм әдәбияты турында сөйләп биргәч. Татар ПЕН үзәген бертавыштан алкышлап Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы итеп алдылар»,—дип яза аның турында каләмдәше Разил Вәлиев.

Язучы һәм публицист В. Юныс 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була.