Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨТ КЕНӘ ГОМЕР ЯЗЫМДА

Үзем җирдә, күңелем күктә минем,
Тәңрем җиргә шулай яраткан,
Туганда ук керсез күзләремне
Зәңгәр күкләренә караткан.
Әллә шуңа гомер гомерләп тә
Сабыйлыгын җуймый күңелем,
Төнлә йолдыз, көндез былбылларны
Учларыма алам үрелеп.
Шушы җирне җылытырга теләп
Күпме түктем йөрәк җылысын.
Гел елмайдым дөнья елмайсын дип.
Килгәндә дә үксеп елыйсым.
Үзем җирдә, күңелем күктә минем.
Язмышыма шулай язылган—
Бәхет бит ул бик зур була алмый,
Мәхрүм калдырмасын азыннан.
Мин бәхетне туган җирдән таптым—
Куеныннан ургып чишмә булып актым,
Инеш булып еракларга киттем,
Яңгыр булып кабат шунда кайттым.
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН (1941) шагыйрь публицист, еКилат дусларым*.
* Керим ел* урманнарга». ^Робагыйлар бакчасы» һ 6 китаплар авторы
*Татнефтъ*нщ С Свлвйманова исемендәге вдвби премиясе чаыресяш Балтачта
яши.
93
ГАРИФҖАН МӨХӘММӘТШИН
Гел вакытында гына яналмадым,
Йә иртәрәк яудым, йә соңардым.
Тик барыбер шушы изге җирне—
Туган җирне генә сугардым.
Җаныңның иң өзгәләнгән,
Юксынган мизгелендә
Килеп җитәрмен яныңа
Мәхәббәт тизлегендә.
Канатлы хыялларымның
Тотмамын тезгенен дә,
Килеп җитәрмен яныңа
Мәхәббәт тизлегендә.
Очып килермен яныңа
Мәхәббәт тизлегендә—
Көт кенә гомер язымда.
Калдырма көзлегемә.
Чишмәдән кайталар яшь кызлар
Чиләккә шаян җыр тутырып,
Чиләкнең читенә тезелеп
Тамчылар кайталар утырып.
Тамчылар кайталар шаярып,
Кояшның нурларын чеметеп,
Кызлар күк елмая тамчылар
Җемелдәп, җем-җем-җем итеп.
Күбәләк тә түгел түтелен.
Тик гел утка тарта күңелем.
Уйламый да янып үләсен.
Кемнәрнеңдер сөенеп көләсен—
Уттан яралгандыр, күрәсең.
Яшеренми кемдер артына
Омтыла ул һаман яктыга.
Арынырга теләп карадан,
Яңа туган кебек анадан
Яши башлау өчен яңадан.
Аклык җитми бүген җаннарга
Изге хисләр белән янарга—
Уңнан-сулдан ачы зар алып.
Түбән ваклыкларга уралып
Дөнья бара тоташ каралып.
Күбәләк тә түгел түтелен.
Утка тарта һаман күңелем—
Таратыйм, дип дөнья карасын
Килә бер шәм булып янасым.
Якты булып җирдә каласым!...
Өзгәләнеп язны көтәм—
Каршы барырмын кебек,
Карлар киткәнне дә көтми
Яфрак ярырмын кебек.
Үлән булып юлларына
Дәррәү шытармын кебек.
Кыраулар үткәнне көтми
Чәчәк атармын кебек.
Нигә икән?
Әллә бу яз
Китмәс өчен киләме.
Әллә инде соңгы язым
Миннән шулай көләме?!
кет ккна ТОМЕР ЯЗЫМДА
Кнлә бик авызлыклыйсым Тик... менәр атым югалган
Язмышның явызлыгын— Сикереп утлыгыннан.
Инде тезгенлим, дигәндә
Табалмыйм авызлыгын. Качам язмыш тырнагыннан
Бер чара белән генә—
Китим, дим ерак-еракка Кыйнаса да, шаярса да
Язмышның шуклыгыннан, Елмаеп көләм генә!
Ике йөрәк омтылганда кара каршы
Кырыс акыл ашыкма, дип килә каршы,
Матәм көе яулап ала күңелләрне
Яңгырыйсы чакта татлы сөю маршы
Гашыйк жаннар гомер кичә исәр булып,
Акыллылар—акылына әсир булып,
Акыл дигән кырыс патша эргәсендә
Башын игән тугрылыклы вәзир булып.
Кешеләргә аңлашырга һай күп кирәк,
Бере-берен җиңел аңлый ике йөрәк,
Тик язмышның иң хәлиткеч мизгелендә
Йөрәк сүзен тыңлаучылар җирдә сирәк.
Андый чакта йөрәк һаман читтә кала.
Йөрәктәге хисләр тимер биктә кала.
Биктә калган изге хисләр кеше җанын
Гомер буе сүнми торган утка сала.
Сәҗдә
Иелдем дә сәҗдә кылдым—
«Сөбханә раббил әгьлә».
Күңелемдәге вәсвәсәләр
Эреп югалды мәллә...
Иелдем дә сәҗдә кылдым—
«Сөбханә раббил әгьлә»,
Изгелекнең изге куенына
Иңде җаным бу мәлдә...
Җаным минем былбыл булып
Очып китәр бер хәлдә.
Иелдем дә сәҗдә кылдым—
«Сөбханә раббил әгьлә»,
«Сөбханә раббил әгьлә»,
«Сөбханә раббил әгьлә».