Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮКЛӘР ШАҺИТ

 

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

Отпуск ялында

Командировка кәгазендә: «тоткарлыксыз юлда булуын тәэмин итәргә», дип язылган булса да, мин Рязань тимер юл вокзалыннан егерме беренче июнь көнендә утырып китә алмадым. Вокзал коменданты документларымны җентекләп карап чыкканнан сон:

—Сезгә кирәкле поезд иртәнге сәгать өчтә генә була, ана кадәр станция ашханәсендә тамак ялгап алыгыз, яхшылап ял итегез,—дип, хәлемә керергә тырышып, киңәшләрен бирде. Ял һәм тамак кайгысы димени монда: минем күнел инде күптән Казанда, бронь белән сугыштан калдырылып, заводта эш­ләп йөрүче иптәшләрем янында; хыялым киртәләрне белмичә, Түбән Барышта кайтуымны зарыгып көтүче әни-карчыкны күрергә ашыга.

Билет Казанга кадәр булмады, аны көтәргә озак дип, Уразаево станциясе­нә кайтырга ниятләдем. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, ди. Аннары күз күрер тагын.

Поезд Уразаевога җиткәндә кич якынлашып килә иде инде. Мондагы вокзал­да да биш сәгать көтәргә туры килде. Ниһаять, репродуктордан Казан исемен телгә алып, белдерү ясадылар.

Егерме өченче июнь иртәсендә Татарстан башкаласы моннан дүрт ел элек Кызыл Армия сафларына озаткан улын йокыдан уяныр-уянмас хәлдә каршы алды. Дүрт ел эчендә берни үзгәрмәгән диярлек: шул ук таныш урамнар. Та­тар бистәсендәге яшелчә-жимеш бакчалары, күптән буяулы пумала күрмәгән соры йортлар, купшакайланган коймалар. Болар бар да таныш, тансык мина. Иң башлап кода абыйларга керү уе белән аларга киттем. Капкалары эчтән эленгән булып чыкты. Шакуыма эчке яктан: «Кем кирәк?»—дип, урысчалап эндәштеләр. Гаҗәпләнеп, мин дә урысчалап жавап бирдем, кем һәм нинди йо­мыш белән йөрүемне аңлаттым. Кода абыйлар инде күптән биредә яшәмиләр икән, яна йорт хуҗалары аларнын кая күчеп киткәннәрен дә белми. Сөйләш­кән тавышка күрше хатыны чыкты. Бусы шулай ук безгә туган тиешле Нәсимә апа. Кыстый-кыстый үзләренә алып керде. Нәсимә апаларның өстәл өстендә самавыр кайнап утыра. Хәзинәдә барын чыгарып тезгәннән сон туганый апа әллә кайдан гына пичәте дә куптарылмаган аракы шешәсе чыгарды Үзе мине чәй белән дә, катырагы белән дә сыйлый-сыйлый сугыш хәлләрен сорашты. Мин аннан завод яналыклары. авылдагы үзгәрешләр турында белештем. Сонгы

Дәвамы. Башы 8 санда
көннәрдә бик арылган иде, тәнем ял сорый. Нәсимә апа минем ярымйокылы халәттә утыруымны аңлап, баш астыма йомшак мендәр салып, ак җәймәләр жәелгән урын хәстәрләп бирде. Шул ятудан кичкә кадәр онытылып йоклаган­мын. Уянып, күземне ачканда, кояш инде түбәнәеп килә иде. Торып, чәйләп алганнан соң, кайбер танышларны очратмаммы дип, бистә клубына киттем. Кызганычка, клубта кинога хәтле һәм аннан сон да танышлардан ник берәрсе күренсен. Нәсимә апаларга кайтып төн кунудан башка чарам калмады.

Икенче көнне заводта бергә эшләгән дусларны, танышларны һәм авылдан күчеп, хәзерге вакытта Казанда яшәгән кайбер авылдашларны күреп сөйләшүгә багышла­дым. Сөйләшеп сүз бетә димени—мин пристаньга төшкәндә төнге сәгать бердәге па­роход ярдан кузгалып кына киткән иде, иртәнге биштәгесен көтәргә туры килде.

Менә инде мин пароходта. Су юлы буйлап йөрмәгәнгә дә дүрт ел узып киткән. Минем белән авылдашлар да бар. Антон кызы Дуся һәм безгә берничә йорт аша гына яшәүче Мәрзия белән сөйләшеп кайтып вакыт үткәнлеге сизелмәде дә. Үзем кызлар белән сөйләшәм, үзем яр буенда утырып калган авылларны, урманнарны күзәтәм. Су өсте тигезлегеннән чак кына күтәрелеп торган яшел хәтфә тугайлык­ларга йотылып карыйм. Бар да сагындырган, бар да күңелгә тансык.

Пароход Тәмте пристанена килеп борынын төрткәндә кояш инде төшлектән шактый авышкан иде. Юлыбыз уң булып чыкты, Югары Барышныкылар ике җигүле ат белән утын китергәннәр һәм безне юл уңаенда утыртып кайтырга ризалаштылар. Югары Барышка кайтып житкәндә жир өстенә кичке энгер инде. Югары һәм Түбән Барыш аралары бер чакрым булса да, жәяүләп туган авылга кайтып кергәндә жәйнең кыска төне сыек караңгылыгын арып йоклау­чы авыл өстенә тулысынча салып өлгергән иде. Бер генә өйдә дә ут яктысы күренми. Көнозын басуда эшләп талчыккан кешеләр генә түгел, азык чырае күрергә тилмергән этләр дә басылып йоклый булыр, ник берәрсе өреп карасын? Әни карчык хатларында кырда узган елдан калган башак ашап балаларның, карт-карчыкларның агуланып үлүләре турында яза иде. адәм баласына ашарга булмаганны, мескен этләргә юк та юктыр инде ул.

Ишегалдына узарга теләп, капканы эчкә эттем. Бикле икән, шакырга туры килде. Кемдер ишекне ачып баскыч төбенә чыкты

—Кем бар анда?—дип сорады ул. Әни тавышы! Мин аны жир читендә бу­лып, меңләгән кеше берьюлы эндәшсә да таныр идем. Әни тавышын башка берәүнеке белән бутап була димени.

—Әни, бу мин әле—улың Габделхак,—дидем дулкынлануымны басарга ты­рышып.

—Габделхак?! Бәбкәем, балам, кайттың мени?

Әни капка келәсен ача алмыйча азапланды. Аннары ачкач, калтыранган куллары белән муеныма килеп сарылды. Үзе тыела алмыйча елый

—Й, балакаем, сине күрер көннәребез дә бар икән,—дип сөйләнә. Мина да кы­ен иде, күз яшьләремне чак тыеп торам. Сеңлем Рәйсә йөгереп чыкты. Ул да:

—Абый!—дип икенче яктан килеп сарылды. Ике кыз-хатын татар халкына гына хас сабырлык белән артык кычкырмыйча үксеп елыйлар. Аларның иң­нәре, башлары дерелди. Гаҗизлектән нишләргә белмичә, юатырга тырышып чәчләреннән сыйпыйм.

—Булды инде, булды. Менә кайттым ич. күрәсез. Исән-сау мин. Тиздән фашист мәлгуньне дөмектергәч, бөтенләйгә кайтырмын.—дип сөйләнәм.

Беренче булып әни исенә килде. Ул үзенең йомшаклыгыннан оялган шикелле:

—И, үземне әйтер идем инде—карт жүләр. Юлдан ачыгып, арып кайткан кешене елап бимазаламасам. Әйдә, улым, өйгә керик, тамагың ачыккандыр. Хәзер чәй куеп жибәрәм,—дип. кечкенә баланы җитәкләгәндәй кулымнан то­тып эчкә әйдәкләде

Әни туктагач, Рәйсә дә елавыннан шып туктады. Анда һаман бала холкы
әле, ул инде май кояшы кебек балкып елмая иде.

Йортка узып, әнинең чәе кайнап чыгуга, минем кайтуны кемнән ишеткәндер, аксак аягын сөйрәп Равил абый килеп керде. Ул Гариф абыйның якын дусты иде. Абыйга яу кырыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмады, ә менә Равил бер аягын югалтса да, исән. Хәер, кемгә ничек язган бит. Абыйнын дусты керә керешкә:

—Кайтгыңмени, фронтовик, бөтенләйгәме, әллә күреп китәргә генәме?—дип, мине сораулар белән күмеп ташлады.

—Фашист явыз көчле иде шул, ә безнең әзерлек түбән. Аның танкына каршы мылтык белән ничек бармак кирәк. Кырык беренче елны мылтыгы да бөтен солдатка җитми иде хәтта. Сугыш барышында иптәшегез үлсә, аныкын алырсыз, дип әйтәләр иде командирлар. Шуңа да безнекеләр чебен урынына кырылды инде. Мәскәү, Сталинград астында югалтуларның чамасыз күп булуы турында әйтәләр. Тик менә мин Ржев тирәсендә корбаннар тагы да күбрәк булгандыр, дитп уйлыйм. Көне-көне белән санаулы сәгатьләр эчендә тулы ди­визиядән берничә солдат кына исән калган вакытлар аз булмады. Мин үзем шунда сугыштым. Аягымны өздереп госпитальгә эләкмәсәм, мөгаен, күптән җир астында яткан булыр идем,—дип сөйләде Равил абый. Без анын белән чәйләп, озак гапләшеп утырдык әле.

Иртәгәсен хәл белергә балалары белән Вагыйзә апа, олы абыемның тормыш иптәше—дәү апа (бездә шулай диләр) килеп җитте. Алар артыннан башка туганнар җыелды. Көне буена кеше өзелмәде. Кичкырын гына урамга һава суларга чыга алдым. Авыл урамы буйлап колхоз кәнсәсе урнашкан очка юнәлдем. Зиннәтулла абыем көн дә моннан эшкә бара иде, юл тузаны әле һаман анын эзләрен саклыйдыр кебек. Ул үзе дә сугышка китеп һәлак булмагандыр, авыл Советында сәркатип вазифасын баш­карадыр сыман. Үзем дә сизмәстән адымнарымны кызулаттым. Кәнсәләргә барып кергәндә, анда колхоз председателе Галиуллин белән авыл Советы рәсие Заһидуллин Хәлил утыра иде. «И, хыялый»,—дип битәрләп алдым үземне эчемнән. Җитәкчеләр өстәлләре артыннан чыгып яныма килделәр һәм иңемнән кочаклап:

—Фронтовик, хәл белергә кайттыңмы? Яхшы булган,—диештеләр.—Чын ир-егет булгансың бит,—дип соклануларын белгерттеләр. Абыем Зиннәтулла­ны яхшы сәркатип иде, дип искә алдылар. Гариф абыйнын хәбәрсез югалуын әсирлеккә эләккәнлеккә юрадылар —Менә күрерсез, кайтып төшәр әле, андый хәлләр була ул,—дигән өметләндергеч сүзләр әйттеләр. Алар белән әңгәмә озын­га сузылды. Конторадан чыккач, колхоз бакчасын урап кайтырга уйладым. Анда хуҗалык умарталыгы бар, караучысы—Герасим дәдәй. Герасим дәдәй яңа рам­нар куеп маташа иде, мине күргәч, эшеннән аерылып, яныма килде. Көрәктәй куллары белән учларымны кысып, озак кына селкеп торды.

—Сине күргәч, улымны күргәндәй булдым,—диде ул керфегенә эленгән яшь бөртеген җиңе белән сыпырып. Мине умарта өенә керергә кыстады. Өлкән ке­шенең чакыруын кабул итмәү, аны кимсетү булыр иде, шуны уйлап, умартачы картка иярдем. Герасим агай чиреге белән күләгәдә сакланган ачы бал чыгарып куйды, тустаганнарга хуш исле салкынча эчемлек койды.

—Синен кайтуыңа махсус саклап тоткан шикелле булган бу, әйдә, улым, жинү өчен тотып куйыйк әле,—диде карт ихлас кыстап. Рәтен белеп әзерләнгән ачы бал күңелгә ятышлы иде, кунакчыл умартачының өч касә эчемлеге башны рәхәт иләсләндерде. Анда озак утырмадым, рәхмәт әйтеп, өйгә кайтып киттем. Өйдәгеләр мине югалткандыр.

Әсирлектән качу

Әле моннан ике ел элек кенә Гитлерның рәсми пропагандасы якын арада СССР башкаласы Мәскәүне басып алачагы турында лаф оруына немецларның зур күпчелеге ышанса да, кырык бишенче елнын апрелендә фюрерның яңа ко­
рал ярдәмендә союзниклар армиясен туздырачакмын дип шапырынуына инде ышанса да, «гитлер-югенд»та хезмәт итүче унбиш яшьлек фанатиклар гына ышангандыр Монын шулай икәнлеген сакчыларнын безнен белән мөгамәләдә үзләрен бөтенләй башкача тотулары ук күрсәтеп тора. Алар инде юкка-барга бәйләнмиләр, таяк яки мылтык түтәсе белән җилкәгә дә менеп төшмиләр, хәт­та җирдән тәмәке төпчеге үрелеп алганга да күз йомалар. Тиздән, бик тиздән Кызыл Армиянең өченче рейх башкаласы Берлинда булачагын яхшы анлыйлар иде. Кем белә, бүген—без, иртәгә алар безнен урында булырга мөмкин.

Тугызынчы апрельдә утырган поездыбыз куе кара төтен белән капланган Гамбург шәһәре аша үтте. Тимер юл вокзалы нык җимерелгән, әллә ничә юл полотносыннан да бер генә линия исән калган иде. Состав Ильцен шәһәренә ике-өч чакрым барып җитмичә ачык кырда туктады «Алда юл ватык»,—диделәр. Анда ремонтчылар шпаллар, рельслар салып мәш килә. Кичке энгер җир өстенә карангылык пәрдәсе япканда күк йөзендә союзниклар авиациясе пәйда булып, келәм бомбардировкасы башлап җибәрде. Шәһәр өстен уг, ялкын телләре камап алды. Безнен алда сугыш театрының коточкыч панорамасы җәелеп китте. Анда йортлар җимерелә, кешеләр үлә. Каты шартлауларга түзә алмыйча, җир безнең тирәдә дә сизелер-сизелмәс тетрәнә. Бу мәхшәр төн буена дәвам итте.

Поезд яктыргач кына кузгалып китте. Анын юлда хәрәкәтләнүе ташбака тиз­леге белән бер, кечкенә станцияләрдә дә хәтсез озак тора. Никтер әсирләрне еш кына бер поезддан икенчесенә күчереп утырта башладылар. Кич белән Целле дигән шәһәргә җиткәч, вагоннан төшереп, җәяү генә алып киттеләр. Сонгы бер-ике көндә юньләп ашау чырае күргән юк, хәлсезлектән аяк буыннары сы­гыла. Әсирләр адымы белән алты чакрым араны дүрт сәгатьтә үттек.

Тан атып килә. Көнбатыштан канонада тавышлары ишетелә. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, союзниклар фронты моннан утыз чакрымнарда гына булырга тиеш, ә Көнчыгыш фронт—ике йөз.

Унынчы апрель көнне төш турларында Хильдескин станциясендә кабат поездга утыртып ары таба алып киттеләр. Караңгы төшеп килгәндә Фульда шәһәре аша үттек. Таң алдыннан поезд Франкфурт тимер юл вокзалына килеп туктады. Тик монда безне озак тотмадылар, тиз генә вагоннан төшереп. Вюрцбург ягына баручы икенче бер поездга утыртып җибәрделәр. Болай ашыгуларының сәбәбе: америка­лыларның алдынгы частьлары Франкфурт тирәләренә үк килеп чыккан, диделәр. Безне озатучы немец сак хезмәтенең өлкән офицерлары сакчы солдатларның әсир­ләрне үз белдеге белән ташлап китүләреннән курка иде бугай, алар әсирләрне генә түгел, сакчыларны да инде бер минутка да күздән ычкындырмый

Унберенче апрельдә, Вюрцбургка барып җиткәч тә, әсирләргә ашарга бирмәде­ләр, составны Нюрнбергка күрсәтелгән ук ягына борып, алга ашыктырдылар.

Уникенче апрель көнне, төш алдыннан, поезд «Плауэн» дип язылган станциягә килеп туктады. Ниндидер тылсым белән станция авиаударлардан сакланып калган. Вокзал бинасы бик матур булып күзгә ташланып тора. Тирә-як яшеллеккә күмел­гән, акацияләр арасында чәчәк клумбалары үсә. Әйтерсең, биредә сугыш бөтенләй булмаган, бераз арырак кына җимерек йортлар шәйләнә. Плауэнда. ни сәбәптәндер, озаграк торасыбыз икән. Әсирләрне вагоннан чыгарып, яшел чирәмлеккә куалады­лар. Ашарга бирделәр. Кем утырып, кем ятып ял итә. Күктә кояш елмая Анын яктысында сәләмәләргә төренгән, тире белән сөяккә калган гәүдазәрне җылытабыз Озак мунча күрмәгәнлектән, арык тәннәребезне бет басты. Көн яктысында тик утырганда кечкенә хәшәрәтләр ныграк активлаша, алар көтүләре белән гәүдәнең әллә кай төшләрендә кыймылдыйлар, сакал-мыек баскан биткә кадәр үрматиләр Кычытынуга чыдый алмыйча, өсләрдән гимнастеркаларны салып ташлап, бет афә­тенә каршы сугыш башлап җибәрәбез. Тик монда да тынычлап утырырга насыйп булмады, әледән-әле һава тревогасы белгерттеләр Союзникларнын еракка ата тор­ган туплары снаряд арты снаряд яудырып, каланы үлем «бүләге» белән сыйлады
Немец хәрбиләренең нервланулары күренеп тора, конвой башлыклары еш кына планшетларыннан карталарын чыгарып салып, дәррәү анын өстенә иеләләр дә үзара ни турындадыр сөйләшә башлыйлар. Күрәсең, алар картадан барасы маршрутны билгелиләр. Кызып, үзара бәхәсләшкәннәре ишетелә. «Капут», дип сөйләшкәннәрен без дә аңлыйбыз: алынган шәһәрләрне атаганда шулай әйтүләредер. Кичке тымызык табигатьне җиләслеккә күмгәндә, безне җайлап урнашкан урыннарыбыздан торгы­зып. янарак кына авыр уфылдап Плауэн станциясенә килеп туктаган составның бер вагонына куалап керттеләр. Фриц ашыга, чөнки анын артыннан авызыннан ут бөркегән җиде башлы аждаһа шикелле фронт куып җитеп килә иде.

Унөченче апрель иртәсендә Цвикау шәһәрендә кабат поездан төшереп, җәяүләп альт киттеләр Ун тәүлек буена кайда җәяү, кайда составтан составка күчереп ярымач килеш йөрүләр әсирләрне тәмам йончыткан иде, аяклар тузанлы юлдан шуышып кына диярлек атлый. Сакчыларның «шнелле», дип автомат түтәсе белән җилкәләргә төрткәләп куалауларыннан да файда юк, ана карап кына тизлек артмый. И-их, менә монда союзникларнын мобиль отряды килеп чыксын да, безне әсирлектән аралап алсын иде! Кояш ярыйсы ук кыздыра. Төш турлары җиткәндә өстәге киемнәр сыгып алышлы булды. Тик немецлар ялга туктарга һаман рөхсәт итмәделәр. Кайберәүләр хәлсезлектән тузанлы юлга гөрселдәп ава башлагач кына «һальт!» әмере яңгырады. Һәр әсиргә яртышар стакан чамасы җылымса су өләштеләр Аны эчкәч чак кына хәл кереп китте. Дошманның әсирләрне үзләренә мәшәкать тудырып концлагерьгамы, кая да булса башка җиргәме алып барырга омтылуларының серенә һаман төшенеп җитә алмадык. Югыйсә, менә шушында, утырган урында, автоматчылар ут ачып безне юк итәр өчен өч-дүрт минут вакыт җитә. Никтер һаман сузалар.

Озаклап ял итәргә ирек бирмәделәр, утырган урыннарыннан кузгалмаганнар- ны төрткәләп торгызып, кабат тузанлы юл буенча куаладылар. Безнен төркемне гражданский киемдәге бер кеше куып җитте. Кырыйдан узып барышлый акрын тавыш белән урысчалап:

—Америкалылар моннан алты чакрым гына,—диде. Үзе «аңладыгызмы?» ди­гән шикелле әсирләргә мәгънәле карап алды да, адымнарын кызулатып китеп тә барды. Мондый хәбәрне аңламыйлар димени, пышылдап кына әйткән булса да, барыбер ишеткән булыр идек. Яшәү нуры сүнеп барган күзләребезгә өмет чаткысы кунды, жегәре беткән аякларга хәл кереп киткәндәй тоелды. Тик ниш­ләргә соң хәзерге мәлдә, нинди карар кабул итәргә? Аптырашып бер-беребезгә карадык, кычкырып әйтмәсәк тә, әлеге сорау чыраебызга аермачык язылган. Бер юл бар билгеле, аны һәркайсыбыз чамалый: кинәт кенә дошман өстенә ташланып, автоматчыларны коралсызландыру, юк итү. Тик бу безнен очракта күрәләтә үлемгә бару булачак, чөнки тук һәм таза сакчыларга ярымскелет әсирләр икешәрләп ташланса да, аларны аяктан ега алмаячак. Димәк, әлеге ысул кулай түгел. Нишләргә сон, нишләргә?! Фашистлар әсирләр төркемендә дулкынлану купканын сизенде булса кирәк, «шнелле!» дип безне ашыгыбрак куаларга кереште. Кинәт качу уенын барып чыкмавын аңлау икеләтә авыр икән, җилкәләргә авто­мат түтәләренең ешрак төшә башлавына карамастан, адымнарыбызны тагын да акрынайттык. Шулай булса да, алга бару—алга бару булып кала, күп тә үтмәде, каршыбызда чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган бараклар күрен­де. Бу—оккупацияләнгән совет җирләреннән фашистлар төрле эшләргә көчләп алып киткән гражданский кешеләр өчен эшләнгән концентрацион лагерь иде.

Анын капка баганасына, әсирләрне куып узганда, америкалыларның якын булуы турында хәбәр ирештергән кеше сөялгән дә, тик басып тора. Ул тыныч кына безнен төркемне күзәтә. Йөзенә ник бер билге чыгарсын, нервлары бау­дыр моның! Безнен төркемне лагерь капкасы каршында ук туктаттылар. Конвой башлыгы утырып ял итәргә мөмкин икәнлекне белгертте. Кайсыларыбыз җир­гә утырышты, кемнәрдер сузылып ук ятты. Ачлыктан һәм сусызлыктан, эссе кояш астында җәяү килүдән хәлсезлек баскан гәүдәләргә ял кирәк иде. Аркага
ябышкан эчләр ашарга сорап сулкылдый, аннан битәр эчәсе килү интектерә. Кибеп яргаланган иреннәрне коргаксыган телләр белән ялап күпме утырырга туры килер иде икән, әйтүе кыен—лагерь капкасыннан берничә кызнын йөгереп чыкканы күренде. Алар туры безнең янга юнәлделәр. Тик юлларына конвоирлар аркылы төште, якын килергә ярамаганны анлатып, немецча кычкырындылар Кызларнын үзара урысча сөйләшкәннәрен ишетеп, аларнын урыс кавеменнән икәнлекләрен инде анышкан идек. Эчкә җылы йөгерде. Җиргә сузылышып ят­кан аеруча хәлсезләр дә торып утырды. Кызларнын берсе ярыйсы гына немец телендә дә сукалый икән, конвой башлыгы белән елмаеп кына ни турындадыр сөйләшергә кереште. Мөлаем кыз да, немец офицеры да вакыты белән кулла­рын селти-селти баракларга төртеп күрсәтә, кайчагында сакчылар башлыгы кызып китеп тавышын күтәрә. Тик дошман офицерлары белән аңлашуны үз өстенә алган сары чәчле гади генә маржа кызы тавышын һич күтәрми, ипле генә итеп аңлатуын белә. Әллә кызнын дипломатларча җайлап сөйләшүе, әллә башка сәбәптән, ахырда гитлерчы офицер «ярар» дигән мәгънәдә кулын селтәде һәм сакчыларга безне капкадан эчкә кертергә әмер бирде. Әсирләр төркемен икешәрләп тезеп баракларга таба әйдәделәр. Баракларга ябалар икән дип уйла­ган идек, алай булып чыкмады—капкадан кергәч тә ун якта таштан эшләнгән мунчага охшаш корылмага керттеләр Бина төзелеп бетмәгән, никтер, тәрәзә өлгеләре дә куелмаган, хәтта бер ягы чәнечкеле тимерчыбык эчендә дә түгел. Кыскасы, сакчылар искәрмәгәндә, качар өчен менә дигән урын. Бина янәшә­сеннән үк вак куаклыклар белән капланган иңкүлек башланып китә

Конвоирлар үзләре дә нык ачыкканнар иде. Моны аларнын әсирләрне таш йортка ашык-пошык куалап керткәннән сон, капка алды мәйданына ни максат­тандыр тезеп куелган озын өстәлләрнең берсе артына барып утырып, кызлар тәлинкәләргә салып китергән ашка ач бүредәй ташланулары раслый. Тик аш кайнар, булары чыгып тора, алар калакларына өрә-өрә ашарга мәжбүр. Ул арада әсирләр арасындагы өлкән офицерлар качу планын уйлап өлгерде. Күрше штур­мовиклар авиаполкы капитаны кыска-кыска әмерләр биреп, икешәрләп качарга кирәклеген аңлатты. Сакчылардан соң безгә аш китерә башладылар. Ачык тәрәзә аша аш бирүче кызларнын берсеннән штурмовик-капитан: «гражданский киемнәр китерә алмассызмы9»—дип сорады. Кызларга запас каян килгәндер: һәр талинкә аш китергән саен култык асларына кием дә кыстырып киләләр. Шул рәвешле кыска вакыт эчендә һәммәбез дә җиңнәренә «OS» дип язылган киемле булдык. Безгә планны чынга ашырырга ашнын кайнар булуы нык ярдәм итте, сакчылар­ның тамак туйдыруы озакка сузылды. Безнен дә өзелеп ашыйсы килүдән авызга сулар килә, тик ана вакыт юк—качарга кирәк. Әсирләр инде тәрәзәдән сикереп төшәләр дә, икешәрләп-икешәрләп, булдыра алганча кызу адымнар белән куе чау- калыкка кереп югалалар. Минем чират өлкән сержант Метелкин белән туры килде Ниһаять, без чаукалык эчендә. Тик уйсулык буйлап озак бармадык, алай-болай немецлар эзли чыкса дип, эз югалтыр өчен олы юлга чыктык Өстәге «OS» билгесе сугылган шахтерлар киеме безне йомшартылган режимда тотылучы гражданский әсирләргә охшатып калдырган, тик кесәдә аларга бирелә торган аусвайслар гына юк «Бездән сон качарга тиешле башка иптәшләр ничек микән9»—дигән уй тын­гы бирми —Тәрәз төбендә әсирләрне тәртибе белән берәмтекләп иреккә чыгарып торучы капитан үзе качып өлгерә алдымы9» Хәлебез җиткәнчә башта юл буенча, аннары басуга таба йөгерәбез, ә бөтен игътибар анда—концлагерь ягында. Ул та­рафтан автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Димәк, күпмедер вакытка уяулыкла­рын югалткан фрицлар әсирләрнең юкка чыккаилыкларын сизенеп алган. Хәзер эзли чыгасыларын көг тә тор Метелкин белән мин аякларны чак сөйрәсәк тә, баруыбызны дәвам иттек. Бу вакытта кояш инде офыкка төшеп бара иде Күнел һаман ышанып житми: без чыннан да иректәме сон? Бу-мен тугыз йөз кырык бишенче елнын унөченче апрель киче иде

Казандагы күрешү

Отпуск ялында Түбән Барыштан китеп Казанга килгәч, анда яшәүче туган­нарда, таныш-белешләрдә бер-ике көн кунак булдым. Сөйләшеп сүз бетәмени. Туры килүен кара: шунда, һич уйламаганда, беренче мәхәббәтем Мәхмүзәне очраттым. Дөресрәге, ул үзе күреп эндәште.

—Хак, исәнме?—дигән тавышка әйләнеп карасам, янәшәмдә басып тора. Нәүмизләнүе йөзенә чыккан. Минем сәламен дә алмыйча торуымны күреп хәтере калды бугай.

—Башкага кияүгә чыгуымны гафу итә алмыйсындыр инде, әйе бит,—диде аннары үпкәсен эчкә йотып.

—Юк, нишләп алай булсын?! Һәркем үз тормышын үзенчә корырга ирек­ле,—дидем, гәрчә ана үпкәм зур булса да, сер бирмәскә тырышып.

Мәхмүзә акланырга ашыкты.

—Сине үлгән диделәр ич. Шуны ишеткәч, Ибраһим атлы берәүгә тормыш­ка чыктым. Чыгасым да калмаган икән, барыбер анын белән кешечә яши алмадык.

—Ирсез калырмын дип курыккансыңдыр. Сугыш вакыты булгач, ирләргә кытлык бит,—дип чәнчеп куйдым мин-минлегемнен кимсетелүе өчен аз булса да үч алырга теләп.

Яшь хатын сонгы сүзләремне әллә ишетеп җиткермәде, әллә ишетеп тә аң­ламаганга сабышты. Сөйләвен дәвам итте:

— Шофер булып эшли иде гаилә башы булырга тиешле кеше, сугыштан бронь белән калдырылган. Өстемнән хатыннар белән йөрде. Андыйлар күп бит хәзер, чак кына күз уйнатсаң, муенына сарылырга торалар. Хыянәт итүен белгәч тә ишеккә күрсәттем. Ялынып әллә ничә килде, «бер кискән ипи кабат ябышмый», дип, кертмәдем. Вакыт тапсаң, бүген кичке сәгать алтыга кил. Үткәннәрне искә төшереп, сөйләшеп утырырбыз,—дип, Мәхмүзә күзләрендә ниндидер сәер очкыннар уйнатты. Аерылышканда ялынгандай итеп:—Кил, көтәм!—дип өстәде.

Мина нәрсә, әле өйләнмәгән, беркемгә берни белән бәйләнмәгән ирекле егет. Халыктагыча әйтсәк: «минем өчен ике чабата—бер кием». Мәхмүзәгә хәте­рем нык калган булса да, кызыксынуым көчлерәк иде: нәкъ кичке алтыда мин фәкыйрегез инде ялгыз хатын Мәхмүзә бүлмәсендә идем. Элекке мәхәббәтем хәленнән килгәнчә ярыйсы ук бай табын хәстәрләгән. Өстәл өстенә балыкнын каклаганы да, кыздырылганы да куелган, алар янәшәсендә түтәлдән яна өзел­гән кыяр урын алган; кискәләп тәлинкәгә тезелгән сыр, колбаса ише ризыклар күренә; күпереп пешкән ак күмәч хуш исләрен бүлмәгә тараткан. Ризыклар уртасында әле пичәте дә куптарылмаган «акбашлы катысы» кукыраеп утыра. Йөзенә дулкынлану галәмәте чыккан булса да, Мәхмүзә елмаерга тырыша. Тик бу ясалма елмаю иде. Моны ул да, мин дә яхшы аңлыйбыз. Шулай да аң­ламаган атлы кыланабыз. Тормыш шулай яратылган инде. Театр кебек. Ә без театрда уйнаучы артистлар. Киеренкелекне йомшартырга теләптер, мин өстәл артына утырып җитәр-җитмәс үк Мәхмүзә:

—Әйдә, Габделхак, чәркәләргә кырык градуслысын сал әле. Ярап бетмәсә дә, мин дә очрашу хөрмәтенә чак кына тотармын,—дип үзе дә сизмәстән корса­гына ымлады. Ул чыннан да бу сүзләрен аны-моны уйламыйча әйтте. Минем гаҗәпләнеп, түгәрәкләнеп килгән корсагына күз төшерүемне күргәч, угрылык өстендә тотылган карак кебек бурлаттай кызарынды. Беравык зиһене чуалып, сүзенен мәгънәсен югалтудан ни дияргә белмичә торганнан соң кулын селтәде дә лып итеп урындыкка утырды.

—Бүл инде. Ир кеше ич син, хатын-кызга шешәгә тотыну килешми,—диде аннары ниндидер чит, арыган тавыш белән. Мина шешәдәге сыеклыкны чәр­
кәләргә коюдан башка чара калмады. Артык ялындырып тормадым, беренче йомрыны авызыма капладым. Зәһәр сыеклык бугазымны яндырып үтте. Ка­бымлык капмыйча, үземә тагын аракы салдым. Мәхмүзә дә салынганны бераз уртлап куйды. Икенчесен эчеп куйгач кына гәүдәмә йомшарткыч җылылык таралганын тойдым. Мәхмүзә мине ашарга кыстый башлады.

—Рәхмәт. Барысы да алдымда, барысыннан җитешәм,—дип мыгырдандым кыяр артыннан авызыма колбаса кисәге озатып. Йөрәк януын басар өчен эчеп исерәсем, күпмедер вакытка онытыласым килде. Шулай да күп еллар дәвамында чарланган очучылык инстинкты кыска вакытлы күнел йомшаклыгына азынырга ирек бирмәде—яңадан бер чәркә салып эчкәннән сон аз-маз капкалап, әһәми­ятле булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп утырганнан сон сәгатькә карап:

—Мина китәргә кирәк,—дип аягыма бастым. Мәхмүзәнең югалып калуы йөзенә чыкты. Ул мине шулай тиз китәр дип уйламаганлыгы күренеп тора

—Бәлки куна калырсың?—диде яшь хатын кыяр-кыймас. Минем очрашуга килгәнче дә уемда андый нәрсә юк иде. чөнки Мәхмүзәнең башкага кияүгә чыгуын берничек гафу итә алмадым, ә инде Ибраһимнан көмәнле икәнен бел­гәч, күңелем бөтенләй сүрелде.

—Юк, китәм. Сау бул. Сабыең бәхете белән тусын,—дидем өзек-өзек итеп.

—Рәхмәт. Син дә бәхетле бул, Габделхак. Үзенә тиң насыйп ярыңны очра­тып, куанып яшәргә язсын —Яшь хатын тавышсыз гына елый иде. Мин ана озатырга чыкмаска кушып, ишекне яптым.

Төнне туганнан туган апаларда уздырганнан сон, икенче көнне җәяүләп тимер юл вокзалына киттем. Трамвай линияләренә ремонт ясалганлыктан, әлеге төр транспорт йөрми иде. Вокзалда, фронтовик буларак, билет алу зур кыенлык тудырмады. Ә икенче көн иртәсендә мин инде эскадрилья команди­рына отпусктан килүем турында рапорт бирә идем.

Иректә икенче көн

Басу эчендә былтыргыдан калган салам эскерте күренде. Метелкин белән бер-беребезгә карашып алдык та, шунда ташландык. Эскерт безнен өчен бер­дәнбер котылу урыны булып тоелды. Саламны кул белән аралап, кеше кереп урнашырлык урын ясау хәлсез әсирләр өчен озак вакыт таләп итүче шөгыль булып чыкты. Куышка кереп яткач, тишекне салам белән томаладык. Инде кояш күптән баеган, салкынча дымык ис аңкыган җир өстенә төн пәрдәсен япкан. Үлеп арыган булсак та, күзгә тиз генә йокы кермәде: эзәрлекләп килүче немец солдатлары менә-менә өскә килеп чыгарлар төсле. Өстәвенә союзниклар артиллериясе телгә килде. Ерак түгел снарядлар төшеп ярыла, мәрткә киткән кешең дә уяныр мондый хәлдә. Инде котылдык дигәндә, шуларның берсе эс- керткә туры килсә, беттен дигән сүз. Снаряд шартлаулар тынып торган арада үзара акрын гына сөйләшәбез, иртәгәсе көнгә планнар корабыз. Берзаман, биргән соравыма Метелкиннан җавап ишетмәдем.

—Саша, син йокладыңмы?—дигән соравым кабат җавапсыз эленеп калды. «Йоклагандыр инде, көне чамасыз катлаулы булды», дигән уй ми күзәнәклә­ремнең әллә кайсы почмагында тонык кына кабынып алды да, сүнеп, йокы патшалыгы мине үз кочагына алды.

Сон йоклаган булсак та, иртә уяндык: кояш җир читеннән кызарып бер читен генә күрсәткән иде әле. Салкынлык юка кием аша бөтен гәүдәгә үткән. Авызга ике тәүлектән артык ипи валчыгы да эләкмәгәнлектән, арык тәндә нин­ди җылы торсын! Бүген апрельнең ундүрте. Без иректә икенче көн Ышанасы килми хәтта. Хәер, безнең хәлне ирек дип шартлы рәвештә генә әйтеп буладыр, чөнки союзникларнын янәшәдә икәнен белсәк тә, әлегә үзләрен күргән юк.

Юл буенча кырга эшкә баручы немецлар күренде, күбесе иңбашына тырма­дыр, көрәктер күтәргән. Без дә алардан аерылып тормас өчен, куак агачыннан, ике жәпле тырнавыч сыман нәрсә хәстәрләп, иннәргә салдык. Тоткан юнәле­шебез көнбатышка таба, чөнки котылуның анда икәнен яхшы беләбез. Шулай да юлга ук чыкмадык, кояш югары күтәрелгән саен анда тыз да быз чабышкан автомашина, мотоцикллар саны артты. Кайсылары фронт ягына ашыкса, кайбер­ләре аннан качу ягын карый. Тик качып кая бара инде бу мәхлуклар, шунысы аңлашылмый. Тиздән Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтлар кушылачак һәм тозак шартлап ябылачак. Зур булмаган җир кишәрлегендә орлык өчен утыртыл­ган гәрәнкәләргә тап булдык. Саклык чарасы күрергә кирәклекне дә онытып, йомшартылган туфрактан яшел үсентеләр чыгарып кына килүче яшелчәләргә ташландык. Шалкан гәрәнкәсе икән. Кеше газап-михнәткә, җәберсетүләргә дә чыдый, күнегә. Ә менә ачлыкка берничек чыдап та, күнегеп тә булмый. Бушаган ашказаны ризык даулап бөтен организмга чан суга, баш миенә ти­мер чөй кебек: «аны каян табарга?» дигән уй кага һәм адәм баласының бөтен булмышы һәм кылмышы шушы юнәлештә генә эшли башлый. Ул азык табу юлында соңгы чиккә барырга, үз кавемендәгеләрнең бугазын чәйнәргә дә әзер. Жирдән казып чыгарылган шалканнын сабакларын кул белән сыдырып атып, кабыгын да әрчемичә, комсыхланып кимерергә керештек. Икешәр шалканны шул килеш авызга озаткач, тагын берничәне кабыгыннан чистартып ашадык, кесәләргә тутырдык. Юньле азыктан тәмам бизгән эчләребез чи тамыразыкны өнәмәде—борып авырта башлады. Бусы юлны дәвам итәргә бер комачаулык тудырса, икенче комачаулык—юлда техника һәм кешеләрнең кайнап торуы иде. һәр мизгелдә немец хәрбиләре туктатып «аусвайс» таләп итәргә, ул булмагач, үзләренә артык мәшәкать тудырмыйча, атып үтерергә мөмкиннәр. Иң яхшысы дигәндә дә, якындагы концлагерьга илтеп тапшыру куркынычы яный.

Шалкан басуыннан ерак та түгел бер трактор торганны күрдек. Ул ватык булса кирәк, тирәсендә жан иясе күренми. Киңәшләшеп алгач, шунда киттек. Хуҗасы килеп чыкса, андый-мондый сүз озайтмыйча, китеп барырга исәп. Әгәр беркем дә килмәсә, көнне шунда үткәрергә уйладык. Үзебезчә, техника янында мәш килгән булабыз, тирә-юньне дә күзәтәбез. Бәхеткә, яныбызда беркем пәй- да булмады. Немецларның үз хәлләре хәл иде, күрәсең. Кояш баер алдыннан күк йөзен болыт басты, чиләкләп яңгыр койды. Ышыкланыр урын юк, бөтен өс манма су булды. Монда туңып, дер калтырап утырудан файда юклыгын аңлап алга хәрәкәт итәргә карар кылдык. Машиналар колоннасы, жәяүләп ат­лаучы хәрбиләр төркеменә юлыкмас өчен саклык белән генә атлыйбыз. Шул ук вакытта, шик тудырмас өчен кыр эшеннән кайтып килүчеләр роленә дә керергә кирәк бит әле. Алдагы уйсулыкта берничә йортлы гына кечкенә авыл күренде. Анын эченә керергә шикләндек, астын ачык калдырып өелгән печән кибәне табып, астына кереп яттык. Инде күз тәмам бәйләнгән, төнне йоклап уздыру турында уйларга да вакыт җиткән иде. Бер-беребезгә ышыкланып, баш астына, ян-якларга күп итеп печән түшәп салганнан сон гәүдәгә җылы керде. «Йокы мендәр сорамый», дигән сүз безнең хәлгә бигрәк туры килә—изрәп йо­кыга киткәнбез.

Тәскиядән хат

Отпуск ялына кайтып киткәч, минем исемгә өч хат килгән. Шуларның бер­се Тәскиядән. Дустым Мәхмүт аларны мина биргәндә:

—Хак, сөйгәнең ниләр язды икән, бергәләп укыйк әле,—дигән гозерен белгертте. Серләрне уртаклашырга атлыгып тормасам да, ризалаштым. Тәския- нен хатын ачканда үземә дә аңлашылып җитмәгән катлаулы хисләр кичердем. Минем бу кыз алдында гаебем дә бар кебек, чөнки авылга кайтып та, анын
хәлен белешергә вакыт тапмадым. Теләк булса, ничек тә бер көнне Тәскияләр авылына барып кайтырга була иде. Белгәч, анын мина үпкәләргә тулы хакы бар. Икенче яклап фикер йөртсәң, минем Тәскиягә беркайчан да сине генә сөям, көт, дошманны җиңеп кайткач сина әйләнәм, дип язганым булмады. Без әле вәгъдәләшкән егет белән кыз түгел. Аннары, сонгы тапкыр Мәхмүзәне Казанда очраткач, ана карата башкага тормышка чыгуын белсәм дә, һаман да хисләрем суынып бетмәгәнлеген аңладым. Бу хисләр каядыр күңел эчкәресе- нә яшереп куелган да, шунда сакланган икән. Ә инде Мәхмүзәнен Ибраһим атлы кешедән көмәнле икәнен дә күзләрем белән күреп ышангач, беренче мәхәббәтемнән мәңгегә гайрәтем чикте. Миндә кызларга карата: «ышан син аларга, җае чыкса, беренче очраган ир-ат куенына керергә торалар»,—дигән фикер формалашты. Шуна да Тәскиянен хатын ачканда кәефем чамалы иде, Мәхмүт гаҗәпләнеп:

—Әллә ялдан балтаң суга төшеп килдеңме?—дип әйтә куйды.

—Юк ла, болай гына,—дип мыгырдандым уңайсызлануымны яшерергә ты­рышып.

Тәския гадәттә язылу көнен хатынын башына куя. Бу юлы да гадәтенә тугры калып: «Сагыну сәламе. 28.06.44 ел,—дип башлаган. Аннары болай дип язып киткән: Саф йөрәктән кайнап чыккан сагыну сәламнәремне җибәреп калам. Дустым, синен 3.06.44тә язган хатынны кичә. 27.06.44тә алып укыдым һәм чик­сез шатландым. Чөнки күптәннән хатың юк иде, ә сугыш каты бара Хатынны кичә алсам да, шундук җавап яза алмадым, чөнки мин хәзер укучы балалардан отряд оештырып, кырга чүп утарга йөрим. Беркөнне аларны яхшы эшләгәннә­ре өчен урманга экскурсиягә алып барырга булдым. Урманга барырга чыккач, синнән килгән хатны китереп бирделәр. Экскурсиядән соң кайттык. Шуның өчен бүген иртән иртүк җавап язарга утырдым.

Тормышлар, сөеклем, дөресен әйтергә кирәк, авыр Бик нык кыйммәтчелек. Кайчан гына бу нимес этләренең юк ителгән көннәре килеп җитәр икән

Табигатьнең искитмәле матур вакыты. Тик бу матурлыкны күреп, күңел шатланмый. Сугыш—сугыш, авырлык һәм кыенлыклар. Шулай да сыгылып төшмәскә кирәк.

Нигә чәчәк алсу була.

Аны сөя һәр кеше

Чөнки алсу чын дуслыкның Мәңге шиңмәс билгесе.

Нигә чәчәк ап-ак була, Җырлыйлар данлап аны Чөнки ул безнен яшьлекнең Гомергә аткан таңы

 

Нигә чәчәк кызыл була, Ут кебек балкып яна Чөнки безнен йөрәкләрдән Кан тамган диләр ана. Аллы-гөлле чәчәкләрне Бүген мин кырдан өздем Хисләремне җырга салып Синең юлына тездем.

       
     
   
 

 

 

 

Хуш, сөеклем, сау булып тор. кулыңны кысып калам. Кайнар сәламнәр белән, өзелеп сагынып хат язучы Тәския дип белерсең.»

Хатны кычкырып укып чыктым да, Мәхмүткә күтәрелеп карадым. Ул. мәгъ­нәле генә итеп, башын селеккәләде

—Мин сиңа бер әйткән идем инде, тагын кабатлыйм: бу кыз сине өзелеп ярата. Югалта күрмә аны. ул—синең бәхетен!-диде.

Дәвамы кимсе саннарда

Күзләрнең дә теле бар

Үзем кыска буйлы булгангадыр инде, «телеграмм баганасы» ишеләргә кызыгып карый идем. Таныш-белеш, дус-ишләрдән дә шундыйлар күбрәк хәтергә сеңеп калган.

Кәрим Жаманаклы да (үз фамилиясе Рәшидов) гаҗәеп бер пәһлеван зат (үз сүзләре) иде. Кем сон ул Кәрим Жаманаклы, дисезме? Гасырлар буе кимсетелгән, рәнҗетелгән, куркытылган-өркетелгән милләт вәкиле ул. Кырым татары. Шагыйрь Мөгаллим. Олуг галим.

Кәрим Рәшидов Кырымның гөлбакчалар иле—Жаманак авылында туып-үсә. Ходай ана матур буй-сын, мул итеп көч-куәт, акыл һәм гыйлем биргән. Пәһлеван гәүдәле бу инсан, ни хикмәт, сабый җанлы, нечкә күңелле, самими, хөрлеккә омтылучы бер очар кош иде. Аның 1939 елда Кырымда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы да «Азатлык җырлары» дип атала.

Башка ватандашлары кебек ул да, илен яклап, фашистларга каршы көрәшә. Яралана. Савыга. Егет сугыштан кайтканда инде Кырым шәһәрләре, авыллары таланган, туздырылган, җимерелгән, ә халкы Себер, Урал, Урта Азия якларына сөргенгә сөрелгән була. Кәрим Жаманаклы да беркадәр вакыт шул тарафларда каңгырап йөри Аннары Татарстанга кайтып урнаша. Казанга түгел читкәрәк. Алабуга шәһәренә. Шунда, педагогия институтында мөгаллимлек итте.

Шагыйрь Кәрим Жаманаклыны пәһлеван гәүдәле, куркытылган-өркетелгән кеше, дигән идем. Хак сүзләр. Шәхсән, мин үзем шушы гаярь затның күзләрендә гел моңсулык, куркуга охшаган ниндидер сискәнүле караш күреп аптырый идем. Ишекне акрын гына шакыр. Аннары, башын тыгып, бүлмә эченә багар. Күзләрендә елмаю катыш сорау. Кабул итәрләрме, янәсе.

О, безгә Жаманаклы килгән! Әйдә, рәхим ит, түрдән уз, Кәрим бәй,—дип каршы ала кунакны редакциянең җаваплы сәркәтиб урынбасары Хан Жәмил.

Өрлектәй гәүдәсен бөгә төшеп, түбәнчелек белән Жаманаклы бүлмәгә уза. Монда ана рәхәт. Казан каласында Кәрим бәйне аңлаучы, аз-маз серен сөйләрлек ике генә кеше бар иде. Берсе—якташы, укытучыларның белемен күтәрү институты директоры Мидхәт Үмәр улы Ягъяев (Алабугага кайтып урнашырга ул ярдәм итә), икенчесе—«Кызыл Татарстан» гәзитеннән Хан Жәмил. Ни өчен Жәмилме? Чөнки Хан ага редакциягә Кытайдан уйгыр телендә чыга торган «Сенҗезән гәзите»н алдыра иде. Уйгыр теле—безгә тугандаш, татар теленә бик якын. Шуны рәхәтләнеп укыйлар...

Күзләрнең дә теле була икән, әкәмәт. Мин үзем Кәрим бәй Жаманаклының күзләрендәге серне сөргеннән Хәсән Туфан, Ибраһим Салахов, Сөббух һәм Мәҗит Рафиковлар кайткач кына аңладым...

Даһилыктан ваз кичү

Киләчәк буынны кызганам. Алар Даһи белән Бөекне күрмәячәк. Барыбыз да Такташ юлыннан китеп барачакбыз—«безнең заман халкы онытылыр»

Халык шагыйре Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгьләмовнын кушаматы—Даһи
Жан
дусты Зөлфәтнең (тулы исеме Дөлфәт Маликов) шуна җен ачулары чыга. «Мөдәррис даһи булса, мин—Бөек»,—ди. Кайсының кем булуын ачыклап бетерәселәре бар әле исән-имин чакта.

Түрәләргә инде өмет бетте,

Ничек кенә булыр киләчәк?

«Кәләпүше кирәк».—дисә Мәскәү.

Болар

Башың кисеп алып киләчәк.

Даһи дигәннәре менә шундыйрак шагыйрь.

  • Мөдәррис, син үзенне Тукайга тиңлисен, диләр
  • Башлары булмаганнар әйтә.

Монысын бәхәскә нокта кую, дип аңларга кирәктер, ахрысы. Железно!

Сөннәтлеләр дуслыгы

Казан яһүдләре—үзебезнең яһүдләр шулай да. Элек «Советская Татария» гәзитендә хезмәт куйган Бруно Зернет. Анатолий Мелузников, Владимир Берлянд (бусы алман яһүде), Юрий Белостонкий. Ян Виненкий, аннары Абрам Кринкин (радио), Соломон Оффенгенден (аны үз итеп Оффен дип кенә йөрттек). Рубим Левин (икесе дә «Чаян»чылар) безнен белән дустанә, тату яшәде, җылы мөнәсәбәттә булды. Ялгыш кына да конфликтка кермәделәр Соңгы елларда Мәскәүнекеләр кыюлана төште, тәмам шомардылар, эшне дәүләт күләмендә йөртергә өйрәнделәр Хөкүмәт тә, Дәүләт Думасы да шулар кулында.

Берләштерелгән «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» гәзитләре редакциясендә (3 ел шулай яшәдек) язучы фронтовик Ян Виненкий белән күрше бүлмәдәш идек. Ул—элеккеге хәрби очучы. Утызынчы елларда инкыйлаб кичерүче Испаниядә һава сугышларында катнашкан Берничә китап авторы Көннәрдән бер көнне кош тоткандай килеп керде бүлмәмә.

  • Гумерчик (коллективта ин яшь журналист буларак, бөтен редакция халкы сөеп- яратып мине шулай ярты фамилиям белән йөрттеләр Рәхмәт хезмәттәшләремә!), син сөннәтлеме?—дип сорый бу, колагыма иелә төшеп.

Теге заманда бит! Үземне партия сафларына әзерләгәндә җитмәсә. Шулай да Винецкийнын йөзендә «фальш» күрмим. «провокатор»га охшамаган Икеле-микеле җавап бирдем тегенә.

—Сәер сорау,—дим.—Татар баласын шулай кыерсыталар инде, нишлисен

  • Безнең арада аерма юк, алайса.

—Бәлки...

—Курыкма, партиягә кергәндә бот арасын тикшермиләр хәзер —Эчкә жылы йөгерде

  • Менә нәрсә, Гусманчик-Гумерчик. шатлыгымны уртаклашырга кердем синең янга иртәнге сәгатьтән. Хатын улыбыз Янны сөннәтле итте бит кичә. Күптәннән җыена иде Табибә ул минем хатын. Ян 9 нчы сыйныфта укый Операцияне әйбәт кичерде.

Эч серен татар егете белән уртаклашырлык булгач, яһүд дигәнен, безне үз иткән икән шул. Ә бәлки сөннәт хикмәтедер. Кем белә9. Ул чактагы үсмер малай Ян Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, әнисе шикелле табиб һөнәрен сайлады Алай гына да түгел, Йошкар-Ола каласында баш табиб дәрәҗәсенә үсте

Талантлы язучы өлкән Ян Винецкийны ике табиб та алып кала алмады Сөннәт белән китте яһүдебез.