ХӘЛ ИТӘСЕ ИДЕ...
Гззета теле беркайчан да яхшы атлы булмады Аны язучылар, тел белгечләре, журналистлар һ б сүккәннәр Мәсәлән. Сомерсет Мозм «газета минем өчен үзәт базы чималы ул» дип белдергән, атаклы лингвист A M Пешковский газета тезен әдәби тезнең иң түбән формасы дип атаган
Бер сүз безән әйткәндә, газета тезен тәнкыйтьләүчезәр бихисап
ГЯ. Сопгаянк
Күренекле стилист Григорий Яковлевич Солганик газета телен тикшерүгә багышланган хезмәтен әнә шундый сүзләр белән башлап китә Чыннан да, гасырлар дәвамында иҗтимагый тормышның юлдашына әйләнгән газета тәнкыйть утына элек ничек тотылган булса, бүген дә нәкъ шул хәлдә
Әлбәттә, беренче кулъязма хәбәрләр белән хәзерге электрон газеталар арасындагы аерма жир белән күк арасы кебек булса да. максатлары бер—халыкка хәбәр җиткерү. Әлеге функциясе өчен һәр газета хөкүмәтнең күз унында тотылган, анын рөхсәте (цензурасы) белән генә басыла алган XIX гасырнын икенче яртысыннан ук татарлар туган телдә газета бастыру өчен рөхсәт сорап, патшага мөрәҗәгатьләр, үтенечләр язганнар (Ольга Лебедева—Гөлнар ханым—эшчәнлеген искә алу гына да ни тора!), тик 1905 нче елгы буржуаз инкыйлабтан сон гына мондый мөмкинлеккә ирешкәннәр Татар телендә беренче татар газетасы «Нур» лөнья күргән Хәер, патшадан гына түгел, совет хөкүмәтеннән дә татар яшьләре журналын даулап алырга туры килгән безгә.
Бу тарихны язуым—халык өчен, бигрәк тә татар халкы өчен, «газета» дип аталган мәгълүмат чарасының никадәр газиз, кадерле һәм кирәкле булганын искә төшерәсе килүдән Газета эшчәнлеге минем үзем өчен дә бөтенләй үк ят түгел. 90нчы елларда Лениногорск шәһәрендә чыга торган «Заман сулышы» газетасында эшләп алганым бар. аз гына вакытка булса да. редакция эшенен кыенлыклары, борчу-шатлыклары белән очрашырга луры килгән иде Әлбәттә, яшь журналист өчен беренче кыенлык «материал» табу булса, икенчесе—шул «материальны матур, төзек, камил телдә укучыга сөйләп бирү Мин эшләгән чорда бу тел. һичшиксез, татар әдәби теленен җитмеш ел дәвамында чарланган, калыпка салынган, традицион шәкелләре булган публицистик стиле иде әле Ә менә шаукымлы туксанынчы еллардан соңгы иҗтимагый вакыйгалар дулкынында әлеге стиль җимерелде, ватылды, үзгәреп, төрле трансформацияләр, метаморфозалар кичереп, янадан торгызылып ята Егерме ел дәвамында айкалган- чайкалган публицистик стиль, ниһаять, үз ярларына кайта кебек Шулаймы икән’ Әллә бүген дә ул үз ярларын таба алмыйча, үрсәләнәме але9
.. Хәзерге вакытта татар телендә чыга торган газеталарның саны шактый. •Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан». «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» һәм район газеталары белән беррәттән шәхси карамактагы газеталарның булуы («Безнең гәҗит». «Акчарлак» һ.б.) сөендерә, һәркайсынын—үз укучысы, үз юлы. үз йөзе. Татарда игезәктәй бер-берсенә охшаган газеталар юк (кайбер очракта темалар бертөрлерәк яктыртылса да). Ә менә «газета теле» дигәндә көч сынашалар әле алар...
Билгеле булганча, газета теле публицистик стильнең (өслүбнең) бер өлешен тәшкил итә. Сонгы елларда кеше тормышына төрле массакүләм мәгълүмат чараларының (матбугат, кино, радио, телевидение, фотография, видео, интернет) тәэсире артуы сәбәпле, аларны өйрәнә торган аерым бер фән тармагы барлыкка килгән. Анын әле тәгаенләнгән исеме дә юк (алманлылар medienwissenschaft дип атарга тәкъдим итсә. Россиядә медиалогия термины кулланышка кереп бара). Мәгълүмат чараларының төрләре, техник яктан тәэмин ителеше, мөмкинлекләре һ.б. өйрәнелә. Белгечләрне бигрәк тә тел ягы кызыксындыра, чөнки журналистның төп коралы—тел. Мәскәүдә ике тапкыр (2001, 2008 елларда) рус мәгълүмат чараларының телен өйрәнүгә багышланган халыкара конференция булып узды. Бу конференцияләрдә рус матбугатының тел торышын билгеләп, анын перспективасын, үсеш кануннарын һәм житешсезлекләрен күрсәткәннәр. Татар журналистлары һәм тел галимнәре өчен дә шундый конференцияләрнең булмавы аяныч, әлбәттә, чөнки уртага салып сөйләшер сүзләр, киңәш-табышлар байтак бит.
Публицистика теле—функциональ стильләр арасында ин ачык система, ягъни биредә барлык функциональ стильләрнең тел үзенчәлекләре катнашып, салават күпере сыман төрлелек хасил итәләр. Бу—газета битләрендә төрле жанрга караган язмалар урын алуы белән бәйле. Әмма публицистик жанрлар никадәр күп булмасын, аларны берничә төркемгә берләштереп карарга мөмкин Һәркайсынын сөйләмне оештыру өчен үзенә генә хас мөмкинлекләре бар. Мәгълүмати язмаларга хәбәр җиткерү һәм аны раслау, аналитик язмаларга—аңлату һәм гомумиләштерү, әдәби-публицистик язмаларга реаль-документаль күренешләрне типиклаштыру хас. Димәк, беренчеләренә—гомум кабул ителгән, тотрыкланган гыйбарәләр (стандартлар), һәркемгә аңлаешлы терминнар, кыска җөмләләр, сурәтләү чараларының файдаланылмавы хас булса, икенчеләрендә чагыштырмача ирекле сүз байлыгы, фәнни терминнар, фикерләүдә логик эзлеклелек саклану (текст төзүнен аерым закончалыгы), кереш сүзләр, аныклагычларның күп кулланылуы күзәтелә. Өченче жанрга караган язмаларга исә экспрессив-эмоциональ сурәтләү чаралары, кушма җөмләләрне актив куллану, тел байлыгының төрле катламнарыннан ирекле файдалану хас. Шул ук вакытта һәр өч төр язмаларның нигезендә дә татар Әдәби теле ятарга тиеш, ягъни язмаларның телендә әдәби нормаларның саклануы мөһим.
Татар телендә басылган мәгълүмати язмалар нигездә бу таләпләргә жавап бирә Мәсәлән. «Ватаным Татарстан» газетасыннан алынган өзек (05.05.10) хәбәр текстының үрнәге булып тора: «Кичә бөтен дөньяда матбугат иреге көнен билгеләп үттеләр. Бу унайдан «Репортеры без границ» хокук яклау оешмасы сүз иреген тыючы түрәләр исемлеген төзегән. Әлеге исемлеккә 17 президент һәм премьер-министр эләккән. Оешма вәкилләре фикеренчә. Кытай җитәкчесе Ху Цзиньтао, Иран президенты Мәхмүт Әхмәди Нижад. Куба башлыгы Рауль Кастро һәм Талибан башлыгы Омар мулла сүз ирегенә каршы. Бу юлы әлеге исемлеккә беренче тапкыр Россия Премьер-министры Владимир Путин һәм Чечня президенты Рамзан Кадыйров та эләккән...» Өзектән күренгәнчә, текст гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмләләрдән оешкан, хәбәрләр үткән заман формасында бирелгән; лексик берәмлекләр гомумкулланыш даирәсенә карыйлар, терминнар аңлаешлы; сурәтләү чаралары кулланылмаган. Мәгълүмати язмалар һәрбер газетада да диярлек бар һәм алар укучының информацион ихтыяҗын канәгатьләндерә. Берничә төрле хатаны да очратырга була. Беренчедән, кайбер терминнар, татар телендә синонимнары булуга карамастан, тәрҗемәсез бирелә. Мәсәлән. «Казанда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре коллективлары арасында «Һөнәр музасы» дигән ижат бәйге-фестивале башлана.» («ВТ». 09.12.09). Биредә «учреждение»
сүзен «оешма» сүзе алыштыра алыр иде. Тагы бер мисал: «Ә валютада кредит алучыларның акчасын рубльгә күчереп, югалу куркынычыннан саклап калачак.» («Кәеф ничек?». 24.12.2008). «Рубль» сүзен «сум»га күчерүдән текстнын мәгънәсе үзгәрми, минемчә.
Аерым очракларда мәгьлүмати текстта татар теленә тәржемә итәргә кыен булган рус сүзләре лә урын ала: «Килешү нигезендә ике як та боеголовкалар санын 1550 данәгә кадәр кыскартырга тиеш булачак.» («ВТ». 27.03.10) «Әл-Кагыйдә» боевиклары кулыннан һәлак булган мөселманнар башка дин вәкилләреннән күбрәк,—дигән ул.» («ВТ», 18.08010.) «Боеголовка», «боевик» сүзләренең татарчага тәрҗемәсе сүзлекләрдә күрсәтелмәгән, ләкин тәржемә сорала бит Һич булмаса. еш кабатлана торган мондый сүзләрнен иң уңышлы тәржемәсенә газетада конкурс-бәйге игълан итәргә мөмкин.
Хәбәр текстларында гына түгел, аналитик, әдәби-публицистик язмаларда да урын алган ин куркыныч хата—рус теленнән лексик-семантик. морфологик һәм синтаксик калькалар ясау. Бу күренешне хата дип атау да кыен бугай инде, чөнки ул әдәби нормага әйләнеп бара. Бу турыда Илдар Низамовнын «Тел язмышы—сөйләмдә» мәкаләсендә жентекле аңлатыла («ВТ». 23.04 10). Кызганыч ки. бер генә газета да калькадан котыла алмый Мәсәлән. «Патруль-пост хезмәте экипажы кайнар эзләрдән беркайда да эшләмәүче ир-атларны тоткарлаган.»(«ШК». 11.08.09 >. •Германия кешесе Карл Фридрих Ленце ышандыруынча, ул банан турайта торган машина уйлап тапкан. («ТЯ». №75 (11476)). Рус телендәге «задержали по горячим следам»—«кайнар эзләрдән тоткарлаган», «по утверждению»—«ышандыруынча* булып киткән. Болар—татар теле гыйбарәләре түгел, шуңа күрә колакны ярып керәләр, телнен яңгырашын бозалар.
Татар газеталарында эчтәлек ягыннан да. тел үзенчәлекләре ягыннан да барлык таләпләргә җавап биргән чын аналитик язмалар сирәк күренә, күпчелек очракта алар вакыйга үткәннән сон гына, җәмәгатьчелек бу турыда фикер алышып бетергәннән сон гына басылалар. Аларнын телендә русча фикер йөртү, рустан алынган җөмлә төзелеше булуы да гаҗәп түгел. Мондый язмаларның күбесе сәясәткә, ижтимагый. мәдәни тормышка багышланган. «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталарында чын аналитик язмалар басыла әле Калган газеталарда исә алар еш кына мәгьлүмати, әдәби-публицистик язмаларга хас булган үзенчәлекләр белән катнашып укучыга тәкъдим ителә. Хәер, монда газетаның тоткан юнәлеше, журналистның тәҗрибәсе, һөнәри осталыгы да зур роль уйный
Газеталарда басылган күпчелек язмалар әдәби-публицистик жанрга карый һәм журналистның телдән файдалану осталыгына, тел байлыгына һәм белеменә бәйле, шуңа күрә биредә сөйләмнең матур үрнәкләрен күрергә мөмкин. Сөйләм камиллегенә мисал итеп, «Ватаным Татарстан» газетасыннан алынган өзектә синонимнарның (мәгънәдәш сүзләрнен) бирелешен күрсәтергә мөмкин «Эссенең 35-40 градусы да халыкны үтерергә сәләтле икән Бер тәүлек эчендә Мәскәүдә генә дә 449 кеше якты дөнья белән хушлашкан «Газета.ги» хәбәр итүенчә, бу гадәттәгедән 4.5 мәртәбә күбрәк Мондый хәлнен сәбәбен белгечләр башкаладагы эсселек һәм сөремнән күрә Аларнын сүзенә караганда, шундый һава торышы сакланса. Мәскәүдә бер ай эчендә 13 меңнән артык кеше дөнья куярга мөмкин Сөрем хроник авырулары булганнарга аеруча начар тәэсир итә. ләкин аннан урта яшьтәгеләр лә кырыла, ли табиблар »(«ВТ>. 09.08.10). Әлеге өзектә синонимнарның кулланылуы текстнын тискәре мәгънәсен беркадәр йомшарта һәм стильгә дә төгәллек кертә
Кызганыч ки. газета текстларында хәреф хаталары да. сүз хаталары ла еш очрый Бу—күптәннән килә торган, укучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе Сонгы вакытта газета укучылар мона аерым игътибар бирә башладылар «Татарстан яшьләре». «Ватаным Татарстан». «Мәдәни жомга» газеталарында тел мәсьәләләренә багышланган Варис Мираслы мәктүпләре. Илдар Низамов. Фәһимә Хисамова мәкаләләре. Зәки Жанибәк һ б тәнкыйте басылуны укучылар ла унай бәяләделәр, хәтта хаталарны күрсәткән «Тел чүплеге» дә булдырылды Бу тема татар журналистларын берләштергән «Матбугат ру» электрон сайтында кызу бәхәс уянуга этәргеч ясады һәм мине дә узган тормышыма әйләнеп кайтып. «Заман сулышы»
редакциясендә эшләгән көннәрне искә төшерергә мәжбүр итте...
Кулыма ничек килеп эләккәндер—әйтә алмыйм, әмма ул вакытта әлеге кечкенә генә кулланма-китапчык мина бик нык тәэсир итте. «Тәржемә нигә татарча түгел?» дип атала иде ул. «Яшь журналистларга һәм тәржемәчеләргә тәкъдимнәр». КПССның Татарстан өлкә комитетының идеология бүлеге рөхсәте белән 1989 елда басылган. Авторы—Илдар Низамов. Йотлыгып укып чыкканымны хәтерлим һәм шул көннән бирле мин бу кулланмадан аерылмадым дияргә була, гәрчә авторнын сөйләмият һәм тәржемә фәненә багышланган башка хезмәтләрен укысам да. Кулланманың исеме астында кечкенә хәрефләр белән «Сүзгә-сүз тәржемәнен сәбәпләре һәм аннан котылу юллары» дип язылган. Фәнни телдә «калька» була инде бу. Редакциядә эшләгәндә мин әле бу мәсьәләнең никадәр катлаулы булуы һәм татар әдәби теле үсешенә нинди зур зыян салуы турында уйланмый идем, чөнки мин—авылдан күптән түгел генә аерылган, рус теле йогынтысын кичерергә өлгермәгән саф татарча уйлый һәм сөйли торган бер бала... Калька—гади сөйләм теле өчен куркыныч түгел (алынмалар күпкә хәтәррәк!), калька ул—әдәби телнен корткычы. Шәһәр мохитендә бигрәк тә. Ул вакытта мин Илдар абыйның үз сүзен ярып әйтә белүенә һәм газетада басылган мәкаләләрне, тәржемә китапларның телен тәнкыйтьли алуына шаккаткан идем. «Ничек инде газетада басылганны тәнкыйтьләргә була!»,—дип уйлыйм бит. Хәзер генә гажәп түгел ул. Совет заманында матбугатка басылганнан да дөресрәк нәрсәнен булмавына халыкнын иманы камил иде... Тел кагыйдәләрен дә дәреслектән түгел, әдәби китаптан, газета-журналдан өйрәнеп үстек ич без.
Аннан соң да тел «чүп»ләренә багышланган мәкаләләр, фәнни хезмәтләр укырга туры килде. Рүзәл Йосыпов, Сәгадәт Ибраһимов, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова. Равия Абдуллина, Хәлил Сәлимов, Флера Сафиуллина һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә күрсәтелгән хаталар әйтерсең бүгенге матбугаттан әле генә алынганнар! Нәкъ шулар ук. Менә бу мәкаләмдә күрсәтеләчәк хаталарның күбесе дә «яна» барлыкка килгән түгел, моннан ун-унбиш еллар элек тәнкыйтьләнгәннәр, тик «арба гына һаман да үз урынында»...
Беренче төркемгә орфографик һәм пунктуацион хаталарны кертеп карарбыз. Корректор һәм редакторлар өчен моннан да гадирәк эшнең булуы мөмкин түгел кебек. Орфографик сүзлекне аласын да, сүзнең дөрес язылышын карап, төзәтеп куясын. Тик... 1983 нче елда басылган норматив сүзлектә соңгы елларда телгә кергән яңа сүзләр юк, ә аннан соңгы 2004 нче елда чыкканында «алтыпочмаклы», «дүртсумлык». «күпхатынлы», «күптармаклы» язылышларын күреп, ирексездән тукталып каласын. Димәк, «Шәһри Казан» газетасы «Ләкин күпфатирлы йортлардагы почта тартмаларын әледән-әле вату, китерелгән газеталарны ягу очрагы булды.» («ШК», 11.08.09.) жөмләсендә күпфатирлы сүзен рус телендәгечә кушып язып, дөрес эшләгән?! Димәк, шул ук принцип белән оешкан туң йөрәкле, зур комлык, ак жәймәле сүзтезмәләре дә. лексикалашып, кушылу процессын кичерә?! Ә бу жө.мләдә ниңди сүз кулланылган: *Евровидение-2008« җыр бәйгесенең сайлап алу концертында соңгы урынны алган җырчы Асылъяр үзе Мәскәүдән кайтып төшкәнче диярлек татар матбугат чаралары кемузардан булып әлеге чараны яктыртты.» («КН», 27.03.2008)? Кем+узар+дан? Орфографик сүзлектә күрсәтелгәнчә, тәүфикъмы, әллә «Шәһри Казан» язганча, тәүфыйкмы? («Бары тик Маһибәдәр әби генә һәр көн намаздан сон шул баланын тәүфыйк белән кайтуын тели.» («ШК», 11.08.09). Әнә, «Кәеф ничек?» газетасы «вәзгыять» дип язганда (18.08.10), «Шәһри Казан» «Рубрика: Вазгыять» дип яза... («ШК», 11.08.09.) Пошимы, әллә пошыймы? Мин язганча мәгьлүматимы, әллә мәгълүматыймы?
Мондый мисалларны бик күп дәвам итәргә булыр иде. Орфография турында бик озак бәхәсләшеп була. Тел белгече Равия Абдуллина дөрес әйтә: «...иң әүвәл, хәзерге татар орфоэпиясенең һәм орфографиясенең фәнни нигезләнгән камил системасын булдырырга кирәк» Икенче төрле әйткәндә, аерым сүзләрнең язылышы турында бәхәс куертырга түгел, дөрес язылышны тәэмин итә торган кагыйдәләрне яңадан эшләргә кирәк. Озакламый галимнәр тарафыннан төзелгән тагы бер орфографик сүзлек дөнья күрәчәк. Тик шуннан сон да дөрес язылыш турындагы бәхәс туктар дип уйламыйм Күпләр тәкъдим иткән «халыкчанлаштыру» процессы, ягъни
«ишетелгәнчә язу* принцибы да мәсьәләне хәл итмәячәк, чөнки «садәм, бәлә* язылышлары кабул ителгән очракта да, «мәкалә, гайрәт, гади» кебек сүзләрнең язылышы сакланачак («мәкәлә. гәйрәт. гәди» дип язып та. укып та булмый) Димәк, орфография мәсьәләренен төп чишелеше—алфавитта. Алфавитны үзгәртми торып, язылыш белән әйтелеш арасындагы упкынны бетерү мөмкин түгел Латин алфавиты—татар теле янгырашын язуда ин камил чагылдырган алфавит Әгәр аны гамәлгә кую хәзерге заман шартларында берничек тә мөмкин түгел икән. Кирилл алфавитына өч хәреф өстәү юлы белән дә күп ялгышлардан котылып булыр иде. Кайбер төрки халыклар, әнә, калын |к|, [г] авазларын калынлык билгесе язып (къ, гь), |w|Hbi у белән алыштырып булса да, дөрес әйтелешне саклап калганнар бит әле!
Пунктуациядә дә шундый ук кыенлыклар: тыныш билгеләрен дөрес кую өчен хәзерге сөйләмә тел үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән яна кагыйдәләр системасы кирәк. Тыныш билгеләре сөйләм үзенчәлекләрен (интонацияне) язуда чагылдыра Теләсә кайсы урынга өтер төрткәләп, автор әйтергә теләгән фикернен нәкъ киресен күрсәтергә мөмкин Газета телендә еш кына туры һәм кыек сөйләм дөрес чагылмый. Менә бу җөмләләргә игътибар итик «Моннан тыш. «Татаркино» оешмасыннан. Илдар Ягафаровнын «Брелок» дигән фильмы да күрсәтелә, дип хәбәр иттеләр • («ВТ», 20.08.10). «Русиялеләрнең 94 проценты больничный артыннан йөрмим, үрмәләп булса да эшкә барам, чөнки минем эшне башка кеше башкара алмый дип белдергән.» («ТЯ*, № 38 (11361), 2009). Югыйсә, автор сөйләме белән чит сөйләм бик җиңел аерыла ич, ни өчен аны язуда дөрес күрсәтеп булмый икән’’
Икенче төркем хаталар сөйләмне дөрес оештыруга карый Кайбер татар газеталары материалны рус газеталарыннан яисә рус телле интернегган алалар һәм татарчага тәрҗемә итәләр. Бу начар күренеш түгел, газета укучы һәр кеше интернетга утыра алмый, рус газеталарын да укымый, шуңа күрә һич кенә дә журналистларны гаепләмим, мактыйм гына. Ләкин тәрҗемә ителгән мәкаләләр әллә кайдан ук «Мин—тәрҗемә!» дип кычкырып торалар Менә шул вакыгга журналистларыбыз тагы бер кат Илдар Низамов һәм Рүзәл Йосыпов хезмәтләрен исенә төшерсә иле Тәрҗемә—катлаулы процесс, ике телне дә камил белүне таләп итә, ләкин телне бик яхшы белгән журналистларның язмаларында да синтаксик калькалар күренә Әгәр тәрҗемәдән башка бернинди материал табып булмый икән, ул вакытта сүзен-сүзгә тәрҗемә итмичә, эчтәлеген сөйләп чыгу ярдәм итәр иде һәрхәлдә, синтаксик калькалардан котылуның бер юлы—үз сүзләрең белән (татарча!) сөйләп бирү
Текст төзелешендә логик хаталарның ешаюы да күзәтелә. Авторның әйтергә теләгән фикере аңлашылмый, укучыда сорау уята Мәсәлән -Жәйте ялдан сон балаларның башы әйләнә. Ә шәһәр ыгы-зыгысы, транспорт хәрәкәте беркемне дә аямый. Белгечләр сабыйлар катнашындагы аварияләр саны артуны әнә шулай аңлата.» («ВТ», 18.08.10.) Ни өчен балаларның башлары ялдан сон әйләнә'.’ Туры мәгънәдә әйтелгәнме, әллә күчерелмә мәгънә дип аңларгамы? Сораулар бар, ә текстта җавап юк «Голландиягә поезд белән барырга чыккан нимес акчасын сәяхәтенең башында ук югалта.»(«ТЯ», №73(11474)) Нимес акчасы Голландиягә поезд белән барырга чыкканмы? Бәлки, «Голландиягә поезд белән барырга чыккан нимес сәяхәтенең башында ук акчасын югалта»,—дип аңларгадыр’’ (автор язылышын һәм морфологиясен саклаган очракта да).
«Русия хакимнәре кризис белән бәйле хәлләр аркасында халык тузына башламасын өчен ил җитәкчелегенең уңай образын тудыру өчен махсус сценарий- документ эшләгән, имеш » («ТЯ». №75(11242). 2008) «Кеше үзенә кирәклесен ала да, ел саен Жир өстенә 10 миллиард тонна пычрак ташлый-экология начарлана бара Адәм балаларының явызлыгы елдан-ел масштаблырак була бара .(«ТЯ», №19. 2010) Бер үк сүзләрнең, кисәкләрнең кирәксез кабатлануы тавтология дип атала Күргәнебезчә, журналистлар бу күренешне җөмлә эчендә дә, текст эчендә дә бик «яратып» кулланалар.
Өченче төркем ялгышлык—сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләрен дөрес ку.гтанмынча язу Мәсәлән, «Казан дәүләт университетының астрономия каланчасы түбәсендә шундый бер антенна инде биш ел тора» (ШК. 10.08 10). «Астрономия каланчасы.
дигәндә, автор, әлбәттә, обсерваторияне күз алдында тоткандыр, ләкин каланча сүзе һәм обсерватория ... ««Мерседес» уфалласы» кебегрәк янгырый... «Каланча— тирә-юньне күзәтү өчен тар һәм биек итеп эшләнгән баскычлы корылма»,—дип язылган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә. (29 бит) Сурәтләү чарасы буларак кулланылырга хаклы, тик мәгълүмат җиткерү максатында әйтелгән мондый сүзтезмәне кабул итү кыен.
«Әле жылылыкны, кайнар суны аеру бер хәл, бурычы булганнарның фатир канализациясен гомуми челтәрдән аеру турында да сүз бара бит»,—дип яза «Татарстан яшьләре» («ТЯ», № 38, 2009)». Сүз жылылыкны өзү турында бара булса кирәк.
«5 августтан руль артына шыр аек килеш кенә утырырга ярый дигән закон гамәлгә керә. (ТЯ, №14, 2010). Шыр аек гыйбарәсе, күрәсең, телдә йөргән шыр исерек (лаякыл исерек) гыйбәрәсенә охшатып ясалган. Марат Кәбиров, Зөбәер Мифтахов шигырьләрендә очратып, гажәпләнгәнемне хәтерлим. Шигъриятнең үз законнары—бәлки, сурәт ясау өчен кулланылырга да мөмкиндер. Тик сөйләм телендә шыр кисәкчәсе тискәре мәгънәне күрсәтергә кирәк булганда ялгана: шыр тиле, шыр дивана, шыр ялангач, шыр надан, шып-шыр (буш), шыр сөяккә калу, шыр җибәрү Шыр аек гыйбарәсе урынына ап-айнык дип әйтеп булганда, мәгънә белән төрле тәҗрибәләр ясарга ярамый, минемчә.
Тагы бер төркем хата морфологик күрсәткечләрне (кушымчаларны) дөрес файдаланмауга карый. «Вафат булучы группадашларымны искә алуым юкка гына түгел.» («ТЯ», №13, 2010) Бу очракта сыйфат фигыль —учы кушымчасы белән түгел, үткән заман мәгънәле—ган кушымчасы белән бирелергә тиеш (вафат булган группадашларымны).—Учы кушымчасының бары затларны гына ачыклап килә алуы турында хөрмәтле галимәбез Фәһимә Хисамова күп тапкырлар язды, тик әлегә кадәр газета телендә—учы теләсә кайсы исем янында кулланыла: «Нәкъ шул алымны пропагандалаучы максатчан программаны жәелдерү нәтиҗәсендә бездә 2005 елда бер яшькәчә сабыйларның 74,5 проценты күкрәк сөте имеп үсүе билгеле булды «(«КН», 27 03.2008)
Журналистлар төшем кушымчасының бик җиңел төшеп кала алуы турында да оныталар: «Мондый куркыныч хәлне кичергән балаларны сугышны күргән балалар белән тиңләргә була, ди Ениколопов.» (ТЯ, №69-70 (11471)) «Сугыш күргән балалар» дип язу морфологик тавтология булдырмас иде.
Диалекталь сүзләр куллану да газета теле өчен ят түгел: «Ә бүген бер уйдык үлән өчен сугышыр дәрәҗәгә җиткән авыллар бар». («КН», 14.07.10) Кеше сәламәт булып үссен өчен аның үсеше тәү сәгатьтән үк күзәтү астында булырга тиеш, диләр табиблар». («КН». 27.03.2008.) Күршесе белән әчелешле яшәүче бу адәм «Дружба» пычкысы алган да...» («ТЯ», №10, 11489)
Бер караганда, бу хаталарны «журналист ялгышы» дип кабул итәргә дә мөмкин. Газета—оператив мәгълүмат чарасы, редакторның да, корректорның да хаталарны күреп бетермәве мөмкин. Шулай да техник хаталар янында махсус хаталы язылышларның очравы гаҗәпләндерә: «Әл-Кагыйдә»—«Әл-Каида», Геленджик— Геленжик—Геленчәк, «Ак барс»—«Ак барыс», Грузия—Гөрҗия, Каһирә—Каир, Түбән Новгород—Нижгар, Башкортстан—Башкортостан. .
Г Я Солганик дөрес әйтә: газета телен тәнкыйтьләүчеләр бихисап. Шул ук вакытта бик матур, йөгерек тел белән язылган мәкаләләрнең булуын да әйтергә кирәк. Бар андый мәкаләләр, һичшиксез, бар! Татар матбугатын бары тик хурлап язучылар ягында түгелмен. Киресенчә, соңгы вакытта журналистларның тырышуларын, хәреф хаталарыннан, сүз ялгышларыннан котылырга омтылуларын уңай бәялим Афәрин генә! Ә хаталарның күзгә күбрәк ташлануы—гадәти хәл...
Матбугат турында сөйләгәндә, безне, һәрвакыттагыча, Рәсәй халкы хәл итә алмый торган ике сорау борчый: кем гаепле һәм нәрсә эшләргә9 Хәер, бу очракта гаеплеләр билгеле дә инде: язучы һәм журналистлар—галимнәрне, галимнәр—язучы һәм журналистларны тел бозуда гаеплиләр. Эт—эткә, эт—койрыкка. Тик мона карап кына хәл үзгәрми: тулаем алганда, татар әдәби теленең публицистик стиле авыру килеш кала бирә... Нишләргә сон?
Моннан чыгу юлын мин шәхсән үзем болай күрәм: бүгенге көндә тел
реформасыннан башка тел мәсьәләләрен хәл итү мөмкин түгел. Журналистлар, язучылар һәм галимнәр берләшеп, «Татар теле: хәл-торышы һәм үсеш перспективасы» дип аталган вәкаләтле конференциягә җыелырга; төп кыенлыкларны, бәхәсле сорауларны уртага салып сөйләшкәннән соң, карар (резолюция) белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә. Карарда мондый мәсьәләләрне күрсәтергә мөмкин 1) Әлифбага өстәмә хәрефләр кертү яисә язылышны үзгәртү турында (латин графикасын кайтару бүгенге вәзгыятьтә реаль түгел инде); 2) Татар теле кагыйдатәрен янадан эшләү буенча комиссия төзү; 3) ТВ. радио, газета-журнал һ б мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистларның һөнәри осталыкларын күтәрү курслары оештыру, кулланмалар чыгару.
Телевидение, интернет, радиода эшләүчеләр, язучылар үз тәкъдимнәрен әйтерләр иде. Эшне конкрет оешмаларга йөкләргә һәм контрольгә алырга Әлеге пунктлар материаль чыгымнар таләп иткәнгә күрә, бу мәсьәләләр дәүләт ярдәменнән башка хәл ителә алмый...
...Бу тәкъдимнәр бәлки кайберәүләр өчен тормышчан да тоелмас. Дәүләт теле булган татар телен гаиләгә һәм мәктәпнен дүрт сыйныфына бикләргә омтылганда, кая инде ул әлифба үзгәртүләр! Әмма кул кушырып, зарланып кына утырганчы, нәрсә дә булса эшләү теләге гаеп түгел. Өметсез—шайтан, диләр бит