Логотип Казан Утлары
Драма

КАЙДА СИН, АТТИЛА?!.

 

ТАРИХИ ДРАМА-РОМАН

Тарихка күз йөгертү

Безнең эрага кадәр IV гасырдан алып Хуанхэ елгасының Зур Төньяк Бо­рылышында (Монголия территориясендә) төркиләрнең борынгы баба­лары—һуннар ыруының яшәгәне мәгълүм

Б. э. к. Ill гасырда алар көчле дәүләт төзиләр Мадә (Модэ яки Мао-Дун) шаньюй хакимлеге чорында һуннар дәүләте аеруча кодрәткә ия була Бу чорда кытайлар һуннарга буйсынып салым түли башлыйлар

Тора-бара һуннарның төньякка таба Байкал күленә кадәр 1 мең кило­метрга. көнбатышта Арал диңгезенә тиклем 4 мең километрга сузылган дала империясе барлыкка килә

150 ел буена кытайлар һуннардан котыла атмыйлар Бер-бер артлы каты сугышлар була. Туктаусыз сугышлар, кытайларның хәйләле диплома­тиясе, үзара ызгышлар—болар барысы да һун дәүләтен нык какшата һәм / гасырда һуннар икегә бүленәләр. Көньяк өлеше Хань империясенә кушыла, төньяктагылар күпмедер вакытка әле мөстәкыйль дәүләт булып сакланалар. Хыянәтче кланнар аркасында бу дәүләт тә тиздән таркала һәм һуннар Көнбатышка таба күчәргә мәҗбүр булалар

  1. гасыр урталарында һуннар Идел-Урал буйларына килеп урнашалар һәм. угрылар белән кушылып, Җаектан азып Донга кадәр җәелгән империя туа
  1. гасырның 70нче елларында һуннар, угрылар, сарматлар белән бер­гәлектә. Көнбатышка юнәләләр Герман кабиләләрен һәм башка бик күп ыруларны буйсындырып, һуннар юлда очраган илләрне яулап. Көнбатыш цивилизациясен котсыз калдырып. 400 нче елда Дунай буена. Рим импе­риясенең чикләренә килеп җитәләр

Зөлфәт ХӘКИМ (1960)-драматург, прозаик, шагыйрь, публицист: 3 томлык «Сайланма әсәсрләр* һ. 6 китаплар, театрларыбыз сәхнәсендә куелган кцпсанлы пьесалар авторы. Г. Тукай исемендәге дәцләт премиясе лауреаты Казанда яши

(«Британика» энциклопедиясеннән.

Вильям Бентон нәшрияты. 1968 ел. 2 тач )

Аттила (■’—453)—434 елдан алып 453 елга кадәр һуннар патшасы, Рим империя­сенә бәреп кергән варварларның ин атаклы, бөек юлбашчысы Көнбатыш Европада аны «алла тарафыннан җибәрелгән афәт» дип атыйлар.

Беренче яуларын Аттила үзенең туганы Баладай (Бледа) белән башлый. Тарих­чылар әйтүе буенча, аларнын абыйлары Ругиладан калган һун империясе көнба­тышта Алып тауларыннан Балтик диңгезенә, көнчыгышта Каспий диңгезенә (һун диңгезе) кадәр җәелгән була.

Аттила белән Баладайнын тарихи елъязмаларда беренче тапкыр телгә алынулары Көнчыгыш Рим империясенең идарәчесе белән Маргус шәһәрендә (Позаревак) тө­зелгән килешүләргә бәйле. Бу килешү буенча римлеләр салымны һуннарга икеләтә арттырып түләргә тиеш булалар, ягъни елына җиде йөз фунт алтын белән.

Аттиланың 435 нче елдан 439 нчы елга кадәре тормышы турында мәгълүмат­лар калмаган. Бу вакытта ул үз биләмәләренең төньягындагы һәм көнчыгыштагы варварларга каршы сугыш алып барган булса кирәк. Мөгаен, шул вакыйгалардан файдаланып, римлеләр Маргуста төзелгән килешүне инкарь итеп, еллык салым­нарны түләми башлыйлар.

Аттиланың нәфрәте римлеләргә бик кыйммәткә төшә. 441 елда, вак-төяк рим гаскәрләрен тар-мар китереп, Дунай елгасы буйлап сузылган Рим империясенең чиген үтеп, Аттила Рим провинцияләренә бәреп керә һәм Виминациум (Костолак), Маргус, Сингидунум (Белград). Сирмиум (Метровика) һәм башка шәһәрләрне яулап ала, талый, җимерә. Ниһаять, римлеләр сугышны туктатуны ялварып үтенәләр һәм 442 нче елда солых килешүе төзүгә ирешәләр.

443 елны исә Аттила барыбер Көнчыгыш Рим империясенә бәреп керә Беренче көннәрдә үк Дунай буендагы Ратиарий (Арчар) шәһәрен җимергәннән сон. Наис (Ниш), Сердика (София) шәһәрләрен яулап ала. Шуннан сон Аттила Константи- нопольне алырга ниятли. Юл уңаеннан ул Филлипополь шәһәрен ала. Римлеләрнен төп гаскәрен Аттила Аспэр янында юк итә һәм Константинопольне төньяктан да, көньяктан да саклаган диңгез буена килеп чыга.

һуннар Константинопольне ала алмый. Аттила Галлиполи ярымутравына кач­кан рим гаскәренең калдыкларын куып җитеп, турап-кырып бетерә. Бу сугыштан сон килешү төзегәндә Аттила римлеләргә узган еллар өчен алты мен фунт алтын түләүләрен шарт итеп куя һәм еллык салымны ике мең бер йөз фунт алтын дип билгели.

445 нче елда Аттила үзенең туганы Баладайны үтергән дигән мәгълүмат бар Ничек кенә булмасын, 445 нче елдан башлап ул һуннар белән берүзе идарә итә башлый.

Билгесез сәбәпләр буенча, 447 нче елда Аттила Рим империясенең көнчыгыш провинцияләренә тагын яу белән чыга. Төп һөҗүм Скиф дәүләтенең түбән провин­цияләренә һәм Мезиягә туры килә. Шулай итеп, Аттила көнчыгышка таба элеккеге кампаниягә караганда тирәнрәк керә. Атус (Вид) елгасы буенда һуннар рим гаскәрен җиңәләр, ләкин үзләренең дә югалтулары зур була. Марцианополисны алганнан соң һәм Балкан провинцияләрен талап туйгач, Аттила көньякка—Грециягә юнәлеш тота. Бу кампаниянең дәвамы ничек булган—билгеле түгел. Шуннан сон өч ел буе Аттила белән Көнчыгыш Рим императоры Феодосий Икенче арасында дипломатик сөйләшүләр бара. Бу тарихи вакыйгалар Приск Паннийский язмаларында саклан­ган. Приск үзе 449 нчы елда Рим илчеләре белән бергә Аттиланың лагерында була Ниһаять, яна солых килешүе төзелә һәм ул 443 нче елгысына караганда да катырак булып чыга. Аттила Дунайның көньягындагы җирләрне сорый һәм коточкыч зур суммалы салым билгели.

451 елда Аттила Галлиягә бәреп керә. Анарчы ул Көнбатыш Рим империясенең императоры Валентиннан Өченченен гвардия командиры, аның опекуны, өч тап­кыр консул—сәясәтче һәм сугышчы Аэций белән бик дустанә мөнәсәбәтләрдә була. 58

Елъязмаларда Аттиланың Галлиягә һөжүм итүенең сәбәпләре сакланмаган. Башта Аттила башкаласы Толосия (Тулуза) шәһәре булган вестготлар иленә барам дип игълан итә һәм Көнбатыш Рим империясенең императоры Валентиннан Өченчегә бер дәгъвам юк дип белдерә. 450 елнын язында Валентинианнын сенлесе Гонория көчләп иргә бирүләреннән коткаруны үтенеп Аттилага хат яза һәм бүләккә йөзек җибәрә Аттила Гонорияне үзенең хатыны дип игълан ясый һәм бирнәгә Көнбатыш Рим империясенең бер өлешен таләп итә.

Аттила Галлиягә бәреп кергәч, вестготлар короле Теодорих белән франклар Аэ- цийга ярдәм итәргә дип, һуннарга каршы гаскәр туплыйлар Аннан соңгы вакыйгалар риваятьләр буларак кына сакланган. Аэиийнын гаскәрләре килеп җиткәнче Аттила Аурелианиумны (Орлеан) алган булса кирәк. Аэний белән Теодорихнын гаскәрләре һуннарны аннан бәреп чыгарганнар дигән версия бар. Хәлиткеч сугыш Каталаун кырында була. Бу коточкыч бәрелештә вестготлар короле һәлак була Аттиланың гаскәре чигенә һәм Гадлиядән китә.

452 елда һуннар Италиягә һөжүм итәләр һәм Аквилея, Патавиум (Падуя), Ве­рона, Бриксия (Брешиа), Бергамум (Бергамо), Медиоланум (Милан) шәһәрләрен җимереп, талап үтәләр Бу юлысы Аэний һуннарга каршы торырлык көч туплый алмый. Ул елны Италиядә корылык аркасында ачлык булу һәм чума авыруы таралу сәбәпле, һуннар бу илдән чыгып китәргә ашыгалар

Көнчыгыш Рим империясенең яна императоры Марниан салымнарны түләүдән баш тарта. 453 елны Аттила һөҗүмгә әзерләнә башлый. Ләкин Илиркә (Ильдико) исемле кызга өйләнеп туй уздырганнан сон, һуннарнын юлбашчысы яшь хатын кочагында үлә.

Катнашалар:

Аттила —һуннар ыруынын илбашы, аннары барлык варварларның императоры 50—60 яшьләрдә.

«Бу кеше җирдә яшәүчеләрне котсыз калдырырга яралгандыр Аяк атлаула­ры, тишеп чыгардай күз карашы анын эчке куәтен, горурлыгын күрсәтә Әйе, ул чын сугышчы иде, шул ук вакытта ана сабырлык һәм үзен кулда тоту да хас иде Киңәшләрне ул игътибар белән тыңлый белә, ялваручыларның хәленә керә, яклау эстәүчеләргә мәрхәмәтле иде. Ул тәбәнәк буйлы, кин җилкәле, олы башлы, агара башлаган сирәк сакаллы, җәйпәк борынлы һәм чыраенын төсе ерак бабаларыны- кына хас чирканыч иде »

(Приск Панийский. Латинчадан тәрҗемә)

Атакам—Итил буеннан Аттиланы эзләп Дунай ярларына килеп чыккан кам, 40—45 яшьләрдә. (Атакам—Аттиланың материал ьләшкән җан газабы.)

Илиркә ( Ил ьдико) —18—20 яшьләрдәге һун кызы. Аттиланың сонгы хатыны.

Феодос и й II —Көнчыгыш Рим империясенең (Византия) императоры, 47—50 яшьләрдә. Константинопольнен һуннардан сакланыр өчен корылган стенасы шушы император исеме белән аталган. Хәйран кыю, батыр йөрәкле, әмма Аттиладан коты алынып торган һәм аңа искиткеч зур суммалы салым түләгән 450 елда аттан егылып төшеп үлә.

Виргил—Феодосий Икенченең атаклы тәрҗемәчесе, телләр белгече 40-45 яшьләрдә. Сәясәтне яхшы аңлаганга, зирәк акыллы, хәйләкәр булганга күрә, дәүләт эшләрендә, илара интригаларда, дипломатик алыш-бирешләрдә актив катнаша

(Виргил—Аттиланың материальләшкән комсызлыгы һәм кансызлыгы )

Хрисанф—Византия императоры Феодосий Икенченең камергеры, анын ин якын, ин кодрәтле чиновнигы Бите балаларныкы төсле. гәүдә төзелеше дә сәер. 50 яшьләр тирәсендә Куркыныч, тиз сатыла торган, шул ук вакытта гаҗәеп акыллы кеше Империядәге барлык эшләрне контрольдә тота Император Феодосий анын манипуля­цияләре тәэсиреңдә яши, күп очракта аның сүзеннән чыкмый Атлета белән килешүләр төзегәндә дә Хрисанф зур роль уйный. Аттиланы үтерергә маташучыларның берсе

Валентиннан III—Көнбатыш Рим империясенең императоры. 30—35 яшьләрдә. Кыяфәте хатын-кызларныкына охшаган, йомшак, ихтыярсыз, кеше.

Аэций— мәһабәт гәүдәле, затлы римле. Император Валентинианнын якын кешесе, кыйммәтле киңәшчесе, опекуны. 50—60 яшьләрдә. Рим империясенең иң атаклы шәхесләренең берсе Өч тапкыр консул булган, империяне күп тапкыр саклап калган гаскәр башлыгы. Бала чакта һуннар илендә асрамада булган. Аэ- цийнын Аттила белән дуслыгы аркасында римлеләр белән һуннар шактый вакыт тату яшиләр.

Гонория —Валентиннан Өченченең сеңлесе. Бик чибәр, төз гәүдәле, тәкәббер кыяфәтле. 25—30 яшьләрдә. Амбицияле, тәхеткә омтылучы. Булдыксыз, куркак абыйсының император булуы белән килешә алмый. Хәтта ана каршы фетнә оеш­тыруда катнаша. 450 елда ярдәм сорап Аттилага хат яза һәм аның хатыны булырга теләк белдереп, вәгъдә йөзеге жибәрә.

Орест—римле. Дунайның көньяк буендагы жирләр хужасы. 35—40 яшьләрдә. Җирләрен һуннар яулап алгач. Аттилага берсүзсез буйсына һәм тиз арада анын ихтирамын яулый. Бик бай. акыллы булганлыктан. Аттилага нык якыная.

Эдика —скирианнар ыруынын элекке юлбашчысы, аннары Аттиланың яудашы һәм аркадашы. 40—45 яшьләрдә. Яуларда үзен аямыйча батырлыклар күрсәткән каһарман

Заркан (Зеркон) —искиткеч язмышлы, даны әллә кайларга таралган ша­макай. Аны Ливиядән тотып алып кайталар һәм ул шактый вакыт Баладайда (Бле- да) шамакай булып хезмәт итә. Бервакытны ул кача, ләкин аны тотып кире алып кайталар. Аны кичерәләр, хәтта хужасы ана хатынлыкка бик чибәр кыз бүләк итә. Баладай үлгәннән сон Аттила аны Аэцийга бирә. Күпмедер вакыт узгач, ул яңадан Аттила янына кайтарыла.

Иллек —Аттиланың өлкән улы. 28-30 яшьләрдә.

Д и н г и з —Аттиланың уртанчы улы. 25-27 яшьләрдә.

И р н ә к —Аттиланың кече улы, 20-25 яшьләрдә.

Алгыр—Илиркәнен Аттиладан тапкан улы. 16 яшьтә.

Гиацинтның шәүләсе—Гиацинт—Гонориянен шымчысы һәм ярдәмчесе, кайчандыр евнух булып хезмәт иткән, күпне күрә, күпне белә торган мәкерле кеше. Гонориянен хатын һәм вәгъдә йөзеген Аттилага илтеп тапшыручы. Римгә әйләнеп кайткач, анын башын чабып өзәләр.

Хезмәтчеләр, сакчылар, ясауллар. һун сугышчылары

Римлеләр. һуннар һ.б.

I

449 ел башы. Көнчыгыш Рим империясенең (Византия) башкаласы Констан­тинополь. Мега Палатион (Бөек Сарай.) Император Феодосий II шул сарайнын Дафна дип аталган уз биләмәсендә хат укып утыра. Камергер Хрисанф керә.

 

X р и с а н ф (тавышсыз гына адымнар белән килеп). Император! Мин килдем

Феодосий (кинәт башын күтәрә, беравык карап тора). Ә-ә-ә, минем тугры камергерым. Уз әйдә, Хрисанф. Көн­батыш Рим империясенең императоры Валентиннан җибәргән хатны укысан. акылдан язарсын.

Хрисанф (император каршысына килеп утыра). Син—Византия императо­ры—тилемсә кешенең ни язганына зур игътибар бирмә.

Феодосий (хатны өстәлнен читенә куеп). Тиле түгел ул. Ин коточкыч кыр­гый варварлар белән уртак тел таптылар да, тыныч кына яшәп яталар бит әле.

Хрисанф Аттила белән Аэций бала чактан ук дуслар Шуңа алар һуннар белән тату. Аннары, аларнын империясенә ара ерак, ә безнен жирләр һуннарныкы белән чикләшә.

Феодосий. Кайчандыр дөнья-

 

 

 

ны уч төбендә тотып торган бөек Рим империясе шулай таркалыр дип Юлий Цезарьлар, Траяннар башларына да ки- термәгәннәрдер.

X р и с а н ф Безгә монда Константи- нопольдә үзебезнең кайчандыр Римнән аерылган империя икәнебез турында түгел, киләчәкне уйларга кирәк

Феодосий. Киләчәкне уйлый баш­ласаң, күз алдына һуннар юлбашчысы Аттила килеп баса. (Йөзе караңгылана.) Аңардан ничек котылмак кирәк? Анар­дан котылмыйча нинди киләчәгебез бу­лырга мөмкин? Тагын ана салым түләргә тиешбез—алтын белән, акчалата, мал белән. Ул әле тагын яна җирләр таләп итәчәк. (Кызып.) Теләкләре гел артып тора! Туймый! һаман җитми!

X р и с а н ф (пышылдап диярлек). Аны көн батышына яу белән барырга этәрергә иде.

Феодосий (Хрисанфка карап тора) Син кайвакыт әллә нинди коточ­кыч сүзләр сөйләп ташлыйсың

Хрисанф Мин аптыраганнан гына әйтәм.

Феодосий (урыныннан кузгала). Аптыраганнан. Куркыныч кеше син, Хрисанф (Хрисанф тирәли әйләнеп чыга.) Император Феодосий Икенче үзе- нен камергеры Хрисанф манипуляциясе белән яши, бөтен эшләрне шул хәл итә. дигән имеш-мимешләр тикмәгә йөрми

Хрисанф (каушый) Бөек импе­ратор...

Феодосий (жикереп) Яп авы­зыңны! Византия империясендә бөтен нәрсәне контрольдә тотасың, дип тик­мәгә сөйләмиләр синен турыда. (Пауза­дан сон ) Дөресен әйткәндә, мин үзем дә синнән шүрли башладым

Хрисанф тезләнә.

Феодосий (кинәтйомшарып) Йә, йә, тор, Хрисанф Син мина тугры, мин беләм (Ике куллап камергерга торырга булыша.) Көнбатыш Рим империясенә каршы котыртырга кирәк дисенме Ат­тиланы? Утыр әле. утыр (Хрисанфны көрсигә утырта Үзе әрле-бирле йөри )

Хрисанф Башка чарабыз юк

Феодосий Һуннарга каршы торырлыкмы соң алар'.’ Ул жсбек Ва­лентиннан үзенең ана эткә әверелгән сенлесе Гонорияне дә җинә алмый бит әле. Янында Аэций булганга күрә генә исән әле ул үзе дә.

Хрисанф Әйе. Аэций Римнең сонгы таянычы, актык өмете. Бигрәк тә. күптән түгел һуннар лагерына барып, Аттила белән яна килешү төзеп киткәч

Феодосий Аттиланың дөньяны яуларга омтылуын Аэций андыймы икән?

Хрисанф Андыйдыр. Чөнки һун­нарның бөтен элитасы Аттиланы Аллага тин күрә башлады—бу бит әллә каян күренеп тора. Хәтта скириан кабиләләре­нең башлыгы Эдика да Аттиланы бердән­бер итеп күрәсе килә. Ә Эдика һуннар пехотасының төп өлешен тәшкил итә.

Феодосий. Әй Хрисанф, һәркайда бер төрле үк кагыйдәләр—корольдән акчаны күбрәк алган саен, король шул кешегә яхшы булып күренә.

Хрисанф Мин тикмәгә Эдиканы телгә алмадым Беренчедән, ул Аттилага иң якын кешеләрнең берсе, икенчедән, ул һуннар кабиләсенә каны буенча бө­тенләй якын түгел. Алтын өчен тугры булган кеше теләсә кайчан үзенен коро­ленә хыянәт итә ала. Өченчедән, һуннар тарафыннан монда киләчәк делегациядә, һичшиксез, Эдика да булачак.

Феодосий Мин сине аңладым (Пауза) Ләкин саклык белән генә, зинһар Аттила—бүгенге көндә ин куркыныч кеше Анын биләмәләре хәзер һун диңгезеннән алып Аквинкумга кадәр. Фракия җир­ләреннән төньяктагы диңгезләргә кадәр сузылган. Ул хәзер безнең империягә каршы сугыш алып барыр хәлдә

Хрисанф Шуна күрә анын ил­челәре тизрәк килсен иде. (Чак кына ишетелерлек итеп) Аттиланы юк итү чарасын нәкъ менә хәзер табарга кирәк Кара диңгез буйларыннан акацирлар яный башлагач. Аттиланын хәле алай ук яхшылардан түгел, минемчә

Феодосий (көлемсерәп) Вален­тиннан ни дип яза бит—үзе Аттилага бирешмәскә өнди, үзе шундук ана каты бәрелмәскә тырышыгыз, ди

Хрисанф Аттила дигән исемне инде һәммәбез йоклаганда да хәтердә тотадыр.

Феодосий (өстәл янына барып утыра, хатка күз ташлый) Валентиннан үзенен хатында ниндидер кам турында әйткән Имеш, бездә Итил елгасы бу­еннан килгән кам яши Шуны үзенен

 

янына җибәрүебезне сораган.

X р и с а н ф (авызын кыйшайтып). Башкалалары Римнән Равеннага күч­кәннән сон алар варварларның да әллә нинди шаманнары, камнары, им-том­чылары белән ныклап торып мавыга башладылар. Мондый сугышлар, бута­лышлар шаукымында әллә ниләргә, әллә кемнәргә ышана башларсын

Феодосий. Нинди кам сон ул?

Хрисанф. Димәк, син оныткан­сың, император. Күптән түгел һуннар Фракиягә бәреп кергәч. Константино- польгә таба качкыннар агылды. Шулар арасында Фракия җирләрендә дан казан­ган бер кам барлыгы ишетелде. Минем күзәтчеләрем аны табып монда алып килделәр. Анын исеме дә Атакам.

Феодосий. Нәрсә белән дан ка­занган соң ул Итилдән Фракиягә кадәр килеп?

Хрисанф. Күрәзәлек белән, ке­шеләрне дәвалап. Күк белән элемтәгә керә ала ди.

Феодосий. Кайда соң ул хәзер?

Хрисанф Мин аны алыпсатар­ларның бер йортына урнаштырдым. Сакчылар куйдым. Ул үзе генә түгел иде. Анын белән бер бургунд кызы бар Ул каты чирләгән. Кам аны гел дәвалап тора. Хәзер әкренләп аякка баса инде. Алар Фракиядән бергә качканнар.

Феодосий. Валентинианга ук ба­рып җиткән микәнни ул камның даны?

Хрисанф Күптән түгел, Аэ- цийнын кешеләре килгәч, Атакамнан Рим империясенең киләчәге турында сораштылар Империягез таркалачак, диде аларга Атакам. Сараегыздагы бер хатын-кыз илегезне җимерергә тиздән кискен адым ясаячак, дип өстәде. Шуны Равеннага кайтып әйткәннәрдер.

Феодосий (ачуланып). Нишләп моны мин әле яна гына ишетәм, Хри­санф.'

Хрисанф (тыныч кына). Күрәзәлек­кә ышанмавыңны белгәнгә күрә.

Феодосий. Мондый вакытта әллә ниләргә ышана башларсың. (Тыныч.) Мин ишеткән идем бу хакта. Шулай да бу фактны синен мина әйтмәвен начар. Чын­нан да әллә кемнәргә, әллә ниләргә ышана башларсың. Бу Аттила элек ышанмаган нәрсәләргә дә табындыра хәзер. Атакам белән Аэиийнын кешеләре Вигил ярдә­мендә аралашканнар. Хәзер монда Вигил керә. Минем сезнен икегез белән берьюлы киңәшләшәсем килә. Вигил турында хә­зерге вакытта нәрсә әйтә аласын?

Хрисанф Вигилны сез үзегез миңа караганда яхшырак беләсездер. Ул сезгә күптән хезмәт итә.

Феодосий. Мин аны телләр белү­че тылмач буларак кына яхшы беләм Зур талант иясе, тылмач кына түгел, шул тылмачлык белән политикада яхшы йөзүен чамалыйм. Тик мине анын эчендә ни барлыгы кызыксындыра.

Хрисанф. Вигил акча ярата. Ком­сыз, ләкин, дөрес әйттегез, талантлы, зирәк акыллы Шул комсызлык телләр өйрәткән, хәйләкәрләткән аны.

Феодосий. Аттиланың илчеләре килгәч, Вигил, тәрҗемәче буларак, зур роль уйнаячак, шуна күрә... (Аяк тавыш­лары ишетелгәч сүзен әйтеп бетерми, туктап кала.)

Вигил керә. Бераз бөгелебрәк тора Чыраенда ялагай елмаю чагыла.

Феодосий. Кер, Вигил. Итилдән адашып монда килгән кам белән сез дуслар дип ишеттем?

Вигил (Феодосий белән Хрисанф арасында басып тора, әле берсенә, әле икенчесенә карый). Мине анын янына тылмач итеп алып бардылар, ләкин ул кам үзе латинча шәп сиптерә. Латинча гына түгел, күп телдә сөйләшә ул.

Феодосий Нинди кеше ул?

Вигил (чырае тартылыбрак китә). Ул миңа коточкыч тәэсир ясады.

Феодосий (чәнчүле итеп). Телләр­не сина караганда да күбрәк белгәнгәме әллә?

Вигил. Аннан түгел...

Феодосий. Ул Аттиланы эзләп килгән, имеш...

Вигил. Әйе.

Феодосий. Ник икән?

Вигил. Белмим, тик... чамалыйм. Аттилага булдыра алган кадәре ярдәм итәр өчен бугай.

Хрисанф Аны үзебезнең якка аударып. Аттилага каршы файдаланып булмас микән?

Вигил (кистереп). Юк!

Хрисанф. Акчага, алтынга, малга сатылмаган кеше сирәк.

Вигил. Мин соңрак аңлатырмын анын кем... дөресрәге, нәрсә икәнен...

 

Әлегә мин икеләнебрәк торам.

Феодосий Валентиниан Атакам­ны үзе янына Равеннага җибәрүемне үтенгән.

Вигил (ялварулы тавыш белән). Император! Кичектермичә җибәр, берүк тизрәк озат аны!

Феодосий (сагаеп). Син бик сиз­гер, уяу кеше. Синен болай ачыргаланып Атакамны озатырга өндәвен сәер.

Вигил. Тиздән Атгиланын илчеләре килеп җитәчәк. Алар Атакам белән кы­зыксыначаклар. Аттила аларга Атакамны үзенә алып кайтырга кушкан дип беләм.

Феодосий (гаҗәпләнеп). Әйе, күп күрәсең, күп беләсең син, Вигил.

X р и с а н ф. Вигил дөрес әйтә. Сиңа ачасы бер серемне әле генә Вигил ачып салды—Атакам турында Аттила да кы­зыксынган. Фракияне айкап йөргәндә аңа Итил буеннан килгән кам яшәве хакында, аның акылы, сәләте турында сөйләгәннәр, һуннар тарафыннан кай­ткан кешеләребез ишеткән.

Феодосий. Нишләп моны әле яңа гына ишетәм мин, Хрисанф?!

X р и с а н ф (тыныч). Сине—христиан диненә йөз тоткан императорны—камнар, шаманнар кызыксындырмагач, хәбәр итеп тормадым. (Паузадан сон.) Әле төп яналыкны әйтмәдем Аттилага Марс Кылычы күктән бирелгән дигән сүзне һуннарга шул Атакам хәбәр иткән.

Феодосий (өстәл яныннан торып китә). Бөтенләй үтердең мине!

Хрисанф (ялагайлык белән). Барлык яңалыкларны җиткереп торсак, башын ярылыр иде.

Феодосий (камергер каршына килеп баса) Минем ул камны күрәсем килә!

Сәхнә караңгылана. Сәхнә яктырганда Феодосий каршында Атакам басып тора.

Феодосий (көрсидә киерелеп утыра). Син кем?

Атакам. Кам.

Феодосий Кайдан килдең?

Атакам. Бик ерактан. Итил бу­еннан.

Феодосий. Латинча сөйләшергә кайда өйрәндең?

Атакам Фракиядә яшәгәндә.

Феодосий Фракиягә ник кил­дең?

Атакам Дөньяны тетрәтүче һун­нар юлбашчысы Аттиланы эзләп табар өчен.

Феодосий. Ник эзлисен аны? Анардан ничек качып, ничек котылырга белмиләр, ә син аны эзләп йөрисен.

Атакам Бүген барысы да Аттила­ны эзлиләр. Анардан ничек котылырга белмәүчеләр дә гел аны уйлыйлар. Кая гына барсам да: «Кайда син, Аттила?»— дип кычкырган тавышлар ишетәм. Аны яратучылар ана якынаер өчен шулай дип кычкыралар. Аны күралмаучылар курыкканга шулай кычкыралар.

Феодосий. Син нинди ырудан?

Атакам Мин кояш чыккан яктан килеп дөньяны тетрәткән ырудан.

Феодосий Син һунга охша­гансың. Итилдә дә һуннар калган дип ишеткән идем.

Атакам Итил буендагы ыруларда да шул ук кан ага.

Феодосий Һунча сөйләшәсең­ме?

Атакам. Аттила телендәме? Сөй­ләшәм. Безнен телләрнең тамыры бер үк.

Феодосий. Синең турыда Аттила белә, диләр.

Атакам. Беләдер.

Феодосий. Сине эзләп табарга кушкан ди ул.

Атакам (таләпчән тавыш белән). Җибәрегез мине анын янына!

Феодосий Син Аттилага нинди ярдәм күрсәтергә телисен?

Атакам Мин анын кире борылып бабалары үткән юлдан көн чыгышына кайтуын телим

Феодосий (елмаеп). О-о-о, мон­дый теләгең өчен Аттила сине казыкка утыртачак. Син кемне алламакчы була­сың? Моннан һуннар ягына ычкыныр өчен генә шулай лисең син. (Ачу белән.) Марс Кылычын Күк Аттилага билгеләгән дип һуннарны җилкендерүче син бит.

Атакам (тыныч кына) Тәңре Кы­лычы турында әйтәсеңме? Әйе, Тәңре Кылычы Аттиланыкы Шул кылычны ул көн чыгышына кайтып куллансын иде.

Феодосий (торып, камга якынрак килә). Ай-яй хәйләкәр син. Тәңре Кы­лычы үзенә тиеш дип ышанган Аттила Итил буена кайтып китәр дип уйлый­сынмы9 (Беравык камга карап торган­нан сон ) Син ничек белден, ничек

 

күрден Тәнре Кылычының Аттилага иңдерелүен?

Атакам . Мин бер үк төшне инде күп тапкырлар күрдем. Аттиланың даны Итил буйларына кадәр ишетелгәч үк кер­де ул миңа. Имеш, Аттила биләмәсендәге бер көтүче аксап йөрүче бозауны абайлап ала. Бозауның аякларын җентекләп кар­гаңнан соң да, көтүче яранын сәбәбенә төшенми Шуннан көтүче бозауның канлы эзе буенча бара да, үлән арасында яткан кылычны таба. Бозау шул кылыч­ка басып аягын җәрәхәтләгән булган. Көтүче кылычны кулына ала. Нишләргә белми. «Аттилага илтеп тапшыр»,—дигән авазны каяндыр җил алып килә. Мин шушында гел уяна идем. Чынлап ат Ат­тилага Тәнре Кылычы язган икән.

Феодосий. Византия империясе турында төш күргәнен юкмы?

Атакам. Юк. Ләкин аның киләчә­ген күрәм. Көн батышындагы Рим импе­риясе таркалгач та, Византия империясе әле мен ел торачак. Көн чыгышыннан тагын давыл килгәнчегә кадәр.

Феодосий. Алай начарга юрама- дын шикелле илемнен язмышын. (Әкрен генә.) Ә минем киләчәгемне күрәсеңме9

Атакам (императорга туры карап). Киләсе елда син аттан егылып төшеп үләчәксең.

Феодосий (эчке сискәнү тоя, кам­нан читкәрәк китә) Вакыт инде бик соң, бар, ял ит. Иртәгә мин сине чакыртыр­мын. (Урынына барып утыра, уйга кала.)

Атакам чыгып китә. Караңгылыктан тып-тын гына Хрисанф пәйда була.

Феодосий (сискәнеп китә). Ә, Хрисанф. (Тынгысыз.) Син ана ыша­насынмы?

Хрисанф. Мине Аттилага тапшы­рылган Марс Кылычы да, Атакамның һуннарга ярдәм итү-итмәве дә кызык­сындырмый хәзер. Мине бу камның күрәзәчелеге куркыта.

Феодосий (катгый итеп). Мин хәзер төгәл әйтә алам: Атакамны кичек­мәстән Византия җиреннән Көнбатыш Рим иленә, Равеннаның үзенә озатырга кирәк

 

 

 

II

449 ел. Яз ае. Византия императоры Феодосий II Аттиланың илчеләрен кабул итә. Кабул итү Бөек Сарайның (Мега Палатион) колонналы залында бара.

 

 

 

Феодосий (коры тавыш белән). Сез—Көнчыгыш Рим империясенә Ат­тиланың сүзләрен җиткерергә килгән илчеләр. Сезгә шуны әйтәсем килә... Аттиланың яна сугыш юлына басканы­на ике ел вакыт узды. Аттила ясакны ла азсынды, безнең ачык йөзебезне дә яратмады. Без һуннарнын азгынлыгына түзеп киләбез. Безнен хәрәкәтне бога­улар өчен, Аттила Дунайнын бу ягына чыкты, елга флотыбызны үз кулына алды. Үзенен империясен кинәйтер өчен шәһәрләребезгә бәреп керде.

Орест. Шуны онытма, импера­тор, Аттила үз ыруларының сүзеннән чыкмый. Аттила сугыш юлына басты дип әйтү дөрес булмас. Һуннар яуга кузгалды, һуннар теләге—Аттила өчен барысыннан да өстен.

Феодосий (кызып). Без бит инде Аттила куйган шартларга таянып килешү төзедек. Әйе, сугышны туктатуны без үтендек. Аттила кушканча, качкыннарын кире аңа тапшырдык, үзебезнең тот­кыннарны коткарыр өчен алтын белән түләдек. Салымны беркайчан бу кадәре беркемгә түләгәнебез юк иде. Мин. Фе­одосий Икенче, оялмыйча әйтәм: мине Аттила нык талады. Константинополь- нын казнасы чиксез тирән дип уйлый­сызмы әллә! Аттила таләп иткән ясакны күтәрү мөмкин түгел. Чама кирәк.

Эдика (кырыс). Анлыйбыз. Сез исә шуны аңлагыз: бүгенге Аттила инде ки­чәге Аттила түгел. Анын тагы да күбрәк­кә кул сузарга мөмкинлеге бар. Ул хәзер император. Һуннар гына түгел, барлык варварлар аны үзләренен императоры итеп таныды Дунайның бу ягындагы җирләр инде Аттиланыкы. Анда хәзер сезнен чирүләр юк. Балкан аша сезнен Константинопольгә юл ачыктан-ачык.

Хрисанф (ямьсез тавыш белән). Константинополь сезгә ник кирәк? Ел
саен уздырылучы ярминкә инде Дунай ярларыннан монда таба Наис каласына күчте Инде.

Орест (чыраен сытып, Хрисанф- нын сүзен бүлә). Син күзеңне ачыбрак кара! Фракия тулаем Аттилага буйсына. Агтила бик атаклы. Анын куәте коточ­кыч зур. Ул император!

Хрисанф. Кыргыйлар императоры үзенә күпме кирәкне алдан ук санап әйтә алмый микәнни9 Көн саен теләкләре арта, үзгәрә

Орест (нәфрәтләнеп) Һуннарның илбашы Аттиланы кыргыйлар импера­торы дип атадың.

Феодосий (елмаеп). Аттила биләмәсендә кыргыйлар да шактый, шуна гына әйтте ул алай дип.

Эдика (кычкырып). Аттила импе­ратор! Иң көчле император!

Хрисанф (чәрелдәп кычкыра). Феодосий иң олы император!

Феодосий (кулын селти, ясал­ма көлү белән). Юк-бар бәхәс корып торырга без кыргыйлар түгел. (Торып сарай буйлап атлый.) Эчемлекләрне авыз итегез! Бөек сараебызда рәхәтләнеп ял итегез!

Шуны гына көтеп торган хезмәтчеләр эчемлекләр китерәләр Кунаклар кулла­рына тустаганнар тотып сарай буйлап атлыйлар.

Феодосий (Эдика янына якына­еп). Ялгышмасам, син—Эдика—скири- аннар ыруының элекке башлыгы.

Эдика (Феодосий каршысына ат­лый). Хәзер мин Аттиланың аркадашы

Феодосий (кызыл аракы йотып куя). Әйе, хәзер син Аттиланың иң якын кешеләренең берсе. Яу кырларында үзеңне батыр итеп күрсәт мәсән. сине Аттила болай ук яратмас иде

Эдика Аттила аркадашларын гына түгел, дошманнарын да бәяли, ярата торган император. (Шәрабын авыз итеп куя.)

Феодосий Һем . император Синең кебек тугрыларга чын импе­ратор тагы да яхшырак карарга тиеш түгелме9

Эдика (әнгәмәне ошатмый). Без монда Агтила турында кырын сүз сөй­ләшергә дип килмәдек.

Феодосий Беләм. беләм. (Орест янына килә.) Син Орест бугай.

Орест. Әйе, мин Орест. (Хезмәт­чегә таба тустаганын суза, ана кызыл аракы салалар.)

Феодосий. Ялгышмасам, бу де­легациядә син икенче кеше. Син римле. Син бай, затлы кеше. Аттилага хезмәт итүеңне аңтый алмыйм.

Орест. Мин Дунайның бу ягында­гы җирләр хуҗасы. Хәзер минем җирләр Аттила биләмәсенә керә.

Феодосий (Эдика ишетелерлек итеп әйтә). Эдика Аттила өчен кан койган ир. Яуларда канын койган кеше белән бер үк санда булу ул ничек?

Орест (үпкәләп). Бу инде Аттила­дан тора Без һуннар императорының илчеләре. Шуна күрә чамалабрак..

Феодосий (Орестка әйтеп бете­рергә бирми) Бигрәк үпкәчел кешеләр­не җибәргән мина Аттила, шулаймы, Эдика?

Эдика. Орестның җирләрен йә готлар ала, йә һуннар, анын җирләре әле Константинопольгә керә, әле Римнен үзенә. (Көлемсерәп ) Ул инде кемгә үпкәләргә дә белми.

Орест (тустаганын хезмәтчегә бирә). Син минем турыда чеметтереп сөйләшәсен, Эдика. Мин Аттилага кайт­кач әйтәчәкмен.

Феодосий Карагыз әле, бер делегациядә килеп, үзара талашалар. (Көлә.)

Орест. Дунайның бу ягындагы җир­ләрем сезнең илегез белән чикләшкәнгә күрә Аттила мине монда җибәрде.

Феодосий. Чикләшкәнгә? (Күз­ләрен челәйтеп ) Синен җирләрен ул инде хәзер чынлап торып безнен Визан­тия территориясе түгелмени?

Орест. Император, син әле һаман чынбарлыкка ышанмыйсынмыни9

Феодосий (киеренкелек белән) Жимерелеп, буталып, чуалып бетте барысы да. Дөнья әллә нишләде. Рим империясе икегә бүленде. Хәзер Көн­батыш Рим империясе мескен хәлдә, ә Константинополь исән. Күпме илләр таркалды, затлы сарайлар җимерелде кыргый варварлар тарафыннан Ә бу Мега Палатион—Византиянең Бөек сарае исән. Аттила бу хакта ни уйлый икән9 (Кулын өскә күтәреп) Алла үзе безне саклый, мине яклый

Орест. Аттила башкачарак уйлый Аттиланы Тәнре үзе саклый Илегезнең
исән булуы өчен Аттилага баш ияргә тиешсез. Көн батышындагы Рим иленең әле дә сулыш алып ятуы да Аттиланың олы йөрәкле булуы билгесе.

Феодосий (җикереп). Син гади илче, болай ук кискен сөйләшергә тиеш түгелсең.

Орест (һич кенә дә курыкмый). Мин Аттиланың илчесе, шуңа шулай сөйләшәм.

Феодосий (коры гына). Аттила тарафыннан язылган хатны мин янадан жентекләп укырмын, һәрбер сорауга җавап табарга тырышырбыз.

Орест. Дунай буендагы жирләр хакында сүз чыккач инде, шуны да әйтә­сем килә: һуннар биләмәсенә кергән яңа җирләрдән бик күп җир эшкәртүчеләр сезнен якка таба кача. Аларны үзегезгә сыендыруны туктатып, Аттила лагерына тапшырырга тиешсез. Бу турыда хатта каты әйтелгәндер дип ышанам.

Эдика. Аннары, хатта әйтелгәндер, сез Аттила янына ин югары илче-магис- тратлардан торган делегация җибәрергә тиешсез.

Феодосий (кырыс тавыш белән). Тыныч ял телим сезгә.

Феодосий, үзенен яраннарын ияртеп, җил-җил атлап китеп бара. Илчеләрнең кайберләре эчемлекләрдән исерәләр. Ил­челәр йоклар алдыннан сарай ишегалдында йөрергә дип чыгып китәләр. Хрисанф үзе­нен бүлмәләре янында Эдиканы тоткарлый һәм, ым кагып, Вигилне дә калдыра.

Хрисанф (Вигил ягына ымлап). Эдика, син Вигил белән танышмы?

Эдика. Ишеткәнем генә бар. Күп телләр белүче оста тылмач диләр.

Хрисанф. Вигил турында купшы­рак та әйтергә мөмкин. Безнең әңгәмә­безнең кайбер өлешендә аның ярдәме кирәк булыр (Кул ишарәсе белән.) Эдика, сина бу бөек сарайның минем өлеше бигрәк тә ошады, шулаймы?

Эдика (як-ягына каранып). Искит­кеч сарай. Бөек сарай. Сезләрне, визант- лыларны шушындый зур байлыклары белән котлыйм.

Хрисанф. Затлы кеше генә чын байлыкны, затлылыкны анлый ала Син. Эдика, һичшиксез, шундыйларның берсе

Эдика (кәефе күтәрелә). Башка кешенен затлылыгын да үзе затлы булган кеше генә анлый аладыр. Син, Хрисанф, нечкә күңелле, үткен күзле, кешеләрне яхшы аңлаучы затлы кеше. Византия синең кебек кешеләре белән һәм шул кешеләр тоткан затлы сарайлары белән горурланырга тиеш.

Хрисанф (ягымлы). Син, Эдика, безнең культураның асылын, кыйммәтен дөрес бәялисен. Син кыргыйлар ягында булырга тиеш түгелсен.

Эдика (сагаеп). Аңламадым?

Вигил. Хрисанфның тел төбендә башка мәгънә ята. Ул туп-туры әйтергә кыенсынды. Әгәр дә Византиягә хезмәт итсәң, син дә зур байлыкка ирешәчәк­сең, синең дә алтын түшәмле бүлмәләрең булачак.

Эдика. Сез үз акылыгыздамы?

Хрисанф (пышылдап). Син күбрәккә лаеклы. Барыбер сине Аттила тиешенчә бәяләми.

Эдика (борчулы). Сез минем авыр­ткан җиремә басасыз. Аттиладан котылу мөмкин түгел. Аңа хезмәт итеп кенә исән булырга мөмкин.

Хрисанф. Нишләп анардан коты­лу мөмкин түгел?..

Эдика. Качкан кешене ул барыбер тота. (Хрисанфка текәлеп карый.) Тиз­дән ул сезнең дә хуҗагыз булачак.

Вигил. Без—Византия. Безне хрис­тиан дине саклаячак!

Эдика. Барыбер Аттиладан башка бернишли алмыйсыз. Ул ераккарак китсә дә, сез торымнан торымга: «Кайда син, Аттила?!»—дип кычкырачаксыз. Чөнки күздән югалса да, анын кайдадыр бар­лыгы котыгызны алып торачак.

Хрисанф (күзләрен чекрәйтеп). Синең күзләрендә курку, Эдика. Атти­ладан котылу мөмкин түгел дигән уй куркыта сине. Син Аттилага бик якын кеше. Бик якын булгач, ник куркасын сон алайса шулхәтле?

Эдика. Императорга нык якына­юның куркынычлыгын син, Хрисанф, аңламаган булып кыланасынмы?

Хрисанф Безнең император Феодосий кыргыйлар башлыгы Аттила түгел.

Эдика (коры гына). Әйе, сезнен император Аттила түгел.

Хрисанф. Якын кешесе буларак, син Аттила янына теләсә кайсы вакытта керә аласын, шулаймы?

Эдика. Әйе, мин хәтта Аттиланың
сакчылары, ясаулларына житэкчелек игам.

Хрисанф. Берүзеңме?

Эдика. Без берничә кеше.

Хрисанф (кулларын угалап). Әйдәгез, кичке ашны өчебез бергәләп ашыйк.

Хрисанф кул ишарәсе белән хезмәт­челәргә дәшә. Шундук өстәлгә яна эчем­лекләр, ит тутырылган савытлар, жиләк-җи- мешле кәрҗиннәр китерәләр. Хрисанф, Ви­гил, Эдика өстәт янына урнашалар Эчәләр Пауза. Бер-берсенә карал утыралар.

Хрисанф (алгарак иелеп). Аттила­ны үтергәннән сон, Константинопольгә кире киләсең. Сине монда бай, бәхетле тормыш көтәчәк.

Эдика (басынкы тавыш белән). Минем үземә турыдан-туры буйсынучы сакчыларны сатып алырга акча кирәк бу­лачак... Бик күп түгел—илле фунт алтын.

Вигил (күзләрен акайтып). Бу бит өч мең ал гы йөз солид! -Акчалата өч мен алты йөз!

Эдика. Әйе, шул сумма җитәчәк.

Хрисанф. Бик күп булмасмы соң?

Эдика. Ә үзеңнең яшәвеңне кур­кыныч астына кую арзан бәяләнергә тиешмени?

Хрисанф. Ансы да дөрес.

Эдика (чак кына ишетелерлек итеп). Кайтып Аттила каршында илчелек турында җавап тотканда Орест та шунда булачак. Аттиланың һәрбер илчедән кем кемгә нинди бүләк биргәнен төпченә торган гадәте бар. Ул һәрберебездән со­раячак. Илле фунт алтынны мин яшерә алмаячакмын

Хрисанф. Бер серне ачыйм әле: Вигил сезнен белән барачак—Аттилага император җавабын Вигил җиткерәчәк.

Эдика. Юк, Вигил оста, ышаныч­лы кешегез булса да, җавапны зуррак урында утыручы магистрат алып барырга тиеш—Аттила шулай кушты.

Хрисанф. Ярар. Мин император белән сөйләшермен, һуннар белән сөйләшергә императорның таянычлы кешесе, аксөяк Максимин барыр. Ә син, Вигил, Эдика карамагына күчәсең.

Вигил (караңгыланып). Син мина...

Хрисанф (Вигилнен сүзен бүлә). Үпкәләмә, Вигил. Бу эшебез барып чыкса, алтынга күмеләчәкбез.

Эдика. Әйткәнемчә, илле фунт ал­тынны без яшерә алмаячакбыз. Делегаци­ябездә бик сизгер кешеләр. Чак кына шик төшсә дә, Аттила башыбызны чабып эт­ләргә ташлаячак Болай итәрбез: килешү төзер алдыннан кайбер сораулар буенча киңәш кирәк дигән сылтау белән, Вигил Константинопольгә кире кайтыр. Кайт­кач, Аттиланы үтерер өчен билгеләнгән алтынны ничек һуннар лагерына алып килергә икәнне Вигил анлатыр.

Хрисанф. Миңа бу уен ошады. Шулай итәрбез.

Вигил (үпкәле). Мине Максимин- нан түбәнрәк кеше дип саныйсыңмы­ни?

Хрисанф Юк. Вигил, алай түгел. Шунсы да бар бит әле. Аттиланы үтер­гәннән соң, һуннар илендә императоры­бызның зур магистраты калырга тиеш

 

 

 

III

450 ел. Көнбатыш Рим империясе Равенна Гонориянен сарае Гонория озын балконда тирән сагышка бирелеп ары-бире йөри Рим императоры Валентиннан керә.

 

Валентиннан (йомшак тавыш белән). Хәлләрен ничек, Гонория?

Гонория (башын читкә бора). Рим императоры булганына күрә генә җавап бирәм Әйбәт.

Валентиннан Ә император булмасам, мина—бертуган абыена сүз дәшмәс идеңме?

Гонория Мәнге сөйләшмәс идем Син император исемен йөртәсең йөр­түен, тик тирә-якка йогынтың гына юк (Абыйсына таба кинәт борылып) Синен аркада ыруыбызның затлы исеме—импе­раторлар нәселе дигән исеме үз бәясен җуйды Ә бит без Галла Пласидия белән Бөек Феодосий балалары

Валентиннан (тавышы калты­рый). Әйе, без аларнын балалары. Мин монын белән нык горурланам Сина нәрсә җитми һаман? Син бала чактан ук рәхәттә яшәдең, сине миңа караганда өстенрәк күрделәр, ныграк яраттылар. Сина Августа дигән титул бирелде. Им­ператор сараенда үз резиденцияң бар...

Гонория (кырт кисеп). Боларга мин лаек түгелме?

Валентиннан (тыныч булырга тырышып). Лаек. Теләкләрнең чамасы булырга тиеш. Син миңа әле генә зур яра ясадың. Минем аркада ыруыбызның исеме төште, диден. Минем урында башка берәү булса, сине асып куярлар иде. (Кайнарланып.) Син—император­лар нәселенә тап төшерүче. Син! Син үзеннен мажордомын Евгений белән, шул пычрак сөяркән белән мина каршы фетнә оештырмакчы булдың! Мин сине кызгандым!

Гонория (җикереп). Ә Евгенийны үтердең!

Валентиннан. Аны хөкем ит­теләр. Сине Константинопольгә олакты­рып чикләндем. Менә, хәзер монда кире кайттың. Бөтен малын кире кайтарылды. Ни житми сина?

Гонория (авыз чите белән). Син мина тияргә куркасың. Анам исән ча­гында син мина кагылмыйсын.

Валентиннан Син анабызга охшагансың—амбициялы. Тик менә ана­быз чама дигән нәрсәне белә, ә сиңа күп кирәк, сиңа император урыны кирәк.

Гонория. Әйе, дөрес әйттең! Чөн­ки минем империяне тотарлык куәтем дә, белемем дә, сәләтем дә бар. Ә син... Мин бит беләм ник минем яныма кер­гәнеңне.

Валентиниан (тыныч). Сенлем- нен хәлен беләсем килде.

Гонория. Һи, үзеңә каршы баш күтәргән сенленнен хәлен беләсен кил­деме?

Валентиниан. Мин сина яхшы ир тәкъдим итмәкче идем. Бер бай консулны.

Гонория (кычкырып). Кирәк түгел мина бернинди консул!

Валентиниан. Исемен дә ишетә- сен килмиме?

Гонория. Килми! Син минем яныма аптыраганнан кердең. Илдә сине санга сукмыйлар. Синен йомшак, томана, булдыксыз икәнене белмәүче калды микән!

Валентиниан. Көл миннән,әйдә, көл.

Гонория. Синен кызларга түгел, нечкә билле малайларга гыйшык тотуың­ны да беләләр. Нәрсә житми, дисеңме? Империягә император житми!

Валентиниан (тыныч булырга тырышып). Империя хакында син уй­ларга тиеш түгел. Сине тагын берәр якка җибәрергә кирәк түгел микән? Сина бу Равенна тирәсендәге сазлыкларның һа­васы начар йогынты ясый, ахрысы.

Гонория (тирән сулап куя). Мин беркая да китмим. Хәзер үк анам янына керәм.

Валентиниан. Ул авырып тора, борчып йөрмә. Империябезгә импера­тор житми дисеңме. . Ә бүген кайсы илдә чын император бар? (Мыскыллы елмаеп.) Константинопольдә калтыра­нып утыручы Феодосий Икенчеме чын император?

Гонория Рим империясенең чикләре артында иң кодрәтле, ин атаклы чын император бар. Тиздән ул вестготлар илен алырга җыена.

Валентиниан. Кем ул андый император?

Гонория. Һуннар башлыгы Ат­тила!

Валентиниан (көлә). О-о-о, пычрак, әшәке, хайваннарга тиң кыр­гыйларның атасын син дә император дип атыйсынмы?

Гонория. Синең аның белән яу кырында да, аш табынында да очрашка­ның юк, ничек алай әйтә аласың?

Валентиниан. Мин кыргыйлар­ның эшләгән явызлыкларын, алардан сон калган хәрабәләрне күргәнем бар. Аттиланың планнары хакында кемнән ишеттең?

Гонория. Аэций әйтте.

Валентиниан. Ярый. (Пауза Валентиниан китә башлый.) Консулга чыгасынмы?

Гонория (тыныч кына). Юк, мина әлегә ир кирәкми. Барысын да.. Ба­рыгызны да күралмыйм. Син тәкъдим итәргә җыенган консулны да.

Валентиниан кызу-кызу атлап чыгып китә. Гонория кычкырып елап җибәрә. Аның елавында ачу һәм нәфрәт янгы-
рый. Кинәт елаудан туктый

Аэций керә.

Гонория (тиз генә күз яшьләрен сөртә, чәчен төзәткәли). Аэций! Мин сине күрүемә шат. Уз тизрәк, уз әйдә.

Аэций (елмаеп). Мин дә сине күрүемә шат, Гонория.

Гонория. Бу тинтәкләр арасыннан сине генә күрәсем килә.

Аэций. Арттырма инде, Гонория. Олы кешеләр күп империядә.

Гонория (көлемсерәп). Империя?! Әле генә император белән империя ту­рында сөйләштек.

Аэций (балконнан аска карап). Нишләп Аттиланың планнары турында сиңа мин әйтте дип ялганладың?

Гонория (бер дә югалып калмый). Әйттем инде шунда. Көчле император­лардан үрнәк алсын иде ул. Ичмаса синнән дә бернәрсәгә өйрәнми бит. Син безнен ин көчле кешебез, Аэций Син булганга гына Рим империясе исән.

Аэций Мин үземнең бурычымны гына үтим. Хәзер инде императорның булдыксызлыгы да, кайберәүләребезнең булдыклыгы да нинди йогынты ясый ала соң? Империянең черүендә император Валентиннан гаепле түгел.

Гонория. Ул император урынында утыра, ул император исемен йөртә.

Аэций. Бу буталчык вакытта рим- леләрнең интегүе сугыш афәтеннән дә яманрак, анысы белән килешәм Импе­рия таркалуының төп сәбәбе үзебездә, эчтә. Дошманнар исә шуннан файда­ланалар.

Гонория. Йә, төп сәбәпне әйт әле.

Аэций (кызып). Илдә—уйнашлык, азгынлык. Тормышта да. политикада да. Законнарны кемдер үти, кемдер юк. Закон кем өчендер бар, кем өчендер юк. Закон бозучы бай, хәлле, яки зур урында утыручы булса, ул жаваплы- лыктан котыла. Жавапка исә ярлылар, прокурорларны сатып ала алмаучылар гына тартыла.

Гонория. Безнең законнар начар түгел. Гуманлыкка таянып салынган за­коннар бездә. Колларга да ирек алырга күп мөмкинлекләр бар

Аэций (ачыргаланып). Законнар әйбәт, ил төзелеше дә дөрес шикелле Тик ил җитәкчеләре боза барысын да Алар борынгылар тоткан кануннарга төкерәләр. Моңарчы яшәгән тотрык­лы культурабызны югалтып барабыз, моны күреп елыйбыз, ә кабихләр анын калдыкларын сатып ашап-эчеп бетереп киләләр. Илнен һәр катламында—бо­зыклык.

Гонория Көчле император булма- ганлыктан бит бу, Аэций!

Аэций. Магистратлар жингән илдә кемне император итсән дә тәртип бул­маячак!

Гонория. Үзебезнең Рим магис­тратларын күралмаганга Аттила белән дуслыгыңны югалтмыйсынмы әллә син?

Аэций (елмаеп Хәтирәләргә би­релә). Без анын белән бала чактан ук танышлар, дуслар. Мине беркавым һуннар лагерында асрадылар, ә Аттила­ны Римнен үзендә, император сараенда тоттылар. Без икебез дә бала чактан ук һуннар белән римлеләр арасындагы та­тулыкка өлеш кертттек.

Гонория (Аэцийнын беләгенә кагылып). Нинди ул?

Аэций. Уртадан тәбәнәгрәк буй­лы. киң җилкәле, кара чәчле, жәйпәк борынлы.

Гонория. Анын каршысында ба­сып торучы һәрбер кеше калтырана ди, дөресме?

Аэций (көлә). Анын алдында гаебе булган кеше, әлбәттә, дер-дер килә. Анын кысык күзләре кыңгыр эш эшләгән кешене тишәр дәрәжәгә житә, аңардан андый вакытта коточкыч көч бәреп тора.

Гонория. Ул бик данлы император хәзер, шулаймы?

Аэций. Ачуы килгәндә коточкыч җанвар, сугышта аяусыз батыр, шул ук вакытта үзенең кешеләренә якты күңелле ул. Һуннар аның сәләтенә, батырлыгына ышаналар, шуңа күрә дә Итилдән алып Рейнга кадәр барлык ырулар ана буй­сындылар. Бик күп римлеләр. греклар анын ягында хәзер, чөнки Рим түрәләре­нең цивилизацияләнгән комсызлыгын- нан туйдылар. Безгә гөнаһларыбыз өчен җибәрелгән бу Аттила. Ходай безгә шундый афәт җибәргән.

Гонория (Аэинйга текачеп карый). Аттила белән кызыксынуым сиңа сәер тоелмыймы?

Аэций. Анын белән барысы да кы­зыксына Аны йә яраталар, йә куркалар
анардан. Уртасы юк. Византия импе­раторы Феодосий Икенче анын белән солых килешүе төзеде. Аттила аны түбән төшерде. Килешү төзесәләр дә, алар арасында дуслык булмаячак. Безгә исә Аттила белән тату булырга кирәк. Авыр чакларда Рим һуннарны ярдәмгә чакыра иде. Багаудларны да Аттила җибәргән чирү ярдәмендә генә жиндем мин—шуны да онытмаска кирәк.

Гонория (кәефе күтәрелә). Син Аттила турында гел яхшы сүзләр генә сөйлисен.

А э ц и й . Анын турында яман сүз сөйләргә сәбәп юк. Тик шунсы бар: ыру­лар юлбашчыга буйсына, шул ук вакытта юлбашчылар үз ыруларына котылгысыз буйсына. Илләр, ырулар тик торырга теләмәсәләр, гел ыргылып торсалар, юлбашчы шул дулкынга буйсынып әллә нинди адымнар ясый ала.

Гонория. Итил буеннан килеп олаккан Атакам турында беләсеңдер?

Аэци й . Минем инде аны күргәнем дә бар.

Гонория . Ә Атакамның Аттиланы күргәне бар микән?

А э ц и й . Юктыр әле. Минемчә, аны Аттила янына җибәрергә кирәк. Аттила белән араларны бозарга ярамый. Камны һуннар императорына бүләк итеп тап­шырырга кирәк.

Гонория. Син олы йөрәкле кеше, Аэций. (Кинәт төсе үзгәрә.) Шулай да сина бер соравым бар. Евгенийны син үтерергә куштынмы?

Аэций (туры карап). Мин.

Гонория (ияге дерелди). Ул бит минем сөяркәм иде. Аны харап итеп, син мине дә яртылаш үтердең.

Аэций (ачулы тавыш белән). Син үзенне үзен үтереп киләсен, Гонория. Евгений минем өчен ин элек импера­торга, империягә каршы баш күтәргән сатлыкжан.

Гонория (кинәт кызып). Аны мин котырттым. Алайса, ник мине үтертми­сен?

Аэций. Син императорның сенлесе. Ә мин үземнен императорыма тугры кеше

Гонория. Мин империяне саклап калырга телим. Минем абыемның хәлен­нән килми ул.

Аэций (авыр сулап куя). Сина акыл­га утырырга вакыт, Гонория.

Гонория (балконнан еракка ка­рап). Син дә бер үк сүзләрне кабатлый­сың, Аэций. (Кинәт борылып.) Ничек уйлыйсын, ник болай бәхетсез мин?

Аэций. Гел бәхет турында уйла­ганга!

Гонория (көлеп җибәрә). Синен җавапларын да, киңәшләрен дә үзен кебек дөрес, төгәл. Рәхмәт сина!

Аэций. Нәрсә өчен рәхмәт?

Гонория (хәлсез тавыш белән) Барысы өчен дә. Шушы хәлсез, ямьсез токымнар арасында барлыгын өчен рәх­мәт. Синен кебекләр тота империяне.

Аэций бер сүз әйтмичә чыгып китә. Гонория көлемсерәп тора.

Гонория (үзалдына). Аттиладан син дә куркасың, Аэций. Син дә кур­касың аңардан. Шуңа күрә анын белән мәңге дус булырга телисен син.

Илиркә керә. Озын, калын чәчле. Башын ия.

Гонория (шатлана, шул ук вакытта үпкә белдерә). Илышко, мин сине күптән чакырттым, нишләп озак килми тордың?

Илиркә. Чәчемне югач бик озак кипмәде.

Гонория. Кил, утыр яныма.

Илиркә Гонория янына килеп утыра.

Гонория. Әйт әле, Ильдико, син һун кызы булгач, нишләп һуннар илен­нән качып яшәдең?

Илиркә (сагышлы тавыш белән). Минем атам Байсан тархан Дунай бу­ендагы җирләрнең хуҗасы иде. Аттила үзе бүләк иткән булган. Ә абыем Алмас Аттиланың яудашы, сонгы яуларда кат­нашкан меңбашы иде. Һуннардан качып. Дунайның аръягына чыгучыларны куып тотып үтерергә Аттила абыема куша. Абыем үзенен чирүе белән качкыннарны куып җитә, әмма берсен дә үтерми, чөнки качучыларның каршы торырдай ирләре булмый, картлар, хатыннар, балалар гына була. Качкыннарны үтерергә кулым күтәрелмәде, дигәч, Аттила аңа: «Мен- башы булудан туктыйсын!»—ди. Анын белән генә чикләнми Аттила, атамнын җирләрен тартып ала. Анын ачуы тагын да катыланыр дип куркып, бөтен нәселе­без белән Дунайның аръягына—Панно-
ниягә качтык Аннары башка качкыннар белән бергә Фракиягә киттек.

Гонория (йотлыгып тынлап утыр­ганнан сон). Хәзер атан-анан исәннәрме9

И л и р к ә. Атар Фракиядә калдылар. Мин Атакамга ияреп киттем. Атакам тө­шендә Аттилага Тәнре Кылычы иңдерел­гәнне күргән Аттилага шуны хәбәр итәргә дип абыем Алмас китте Саклык турында да оныты, чөнки һуннар ил-көне өчен, Аттиланың үзе өчен борчылып, кайгырып яши торган кеше ул Шуннан абыемнын хәбәр-хәтере юк. Һуннар иленә барып анын язмышын беләсем килде. Шуңа күрә Атакамга ияреп киткән идем.

Гонория. Синең өчен Атакам кем ул?

И л и р к ә Ул безнең ыруны чирдән коткаручы. Фракиягә һуннар бәреп кергәч, әле тегеннән, әле моннан кач­кыннар агылды. Төнлә йортыбызга бер юлчы керде—шушы Атакам. Ул бөтенләй хәлсез иде. Без аны тиз арада аякка бас­тырдык. Шул вакытта мин каты авырып киттем. Мин генә түгел, барыбыз да чирләдек. Атакам безне дәвалады

Гонория. Безнең телдә сөйләшергә кайда өйрәндең?

Ил иркә. Фракиядә качкын рим- леләр белән бергә яшәдек, шулардан өйрәндем

Гонория (Илиркәнен битенә, чә­ченә бармаклары белән кагыла). Син бик күркәм. Чәчең таң калырлык. Кызганыч, минем чәчем синеке кебек матур түгел.

И л и р к ә (оялып). Синен дә чәчең искиткеч купшы. Үзен дә бик чибәр.

Гонория. Чәчең тиз үсте синең. Нишләп монда килгәндә чәчең кыркыл­ган иде?

И л и р к ә Ирләр кызыкмасын өчен, чирле дип уйласыннар өчен. Атакам чәчемне гел кисеп торды һун кызы икә­немне дә яшерде. Ильдикодип исемемне үзгәртте. Мин бит Илиркә атлы.

Гонория. Сине монда кыерсытучы юкмы?

Илиркә. Юк

Гонория Күтләреңдә авыр сагыш.

Илиркә Абыем исәнме-юкмы— белмим. Атам-анамны да бик сагынам

Гонория Теге көнне мина җырла­ган һун җырын җырлыйсынмы9

Илиркә Җырлыйм.

Илиркә җырчый.

Нинди хәбәр жылы сулыш өрде, дисен. Нинди шатлык күңелеңә иңде, дисен. Әйе, бүген бәгърем рәхәтләнеп җырлый,— Дала җиле алып килде әрем исен

Нинди газап күзләреңне томанлады. Нинди кайгы оолай сине басты, дисен Әйе. бәгърем тагын сулык-сулык жылый,— Дала жиле алып килде әрем исен

Дөньялыкта яшәр өчен алга таба Далалардан бертуктамый җилләр иссен, Жырларга да. рәхәтләнеп жыларга да Мина жилләр алып килсен әрем исен.

Гонория (Илиркәне кочып). Тет­рәндергеч жыр. Кызганыч, мин һунча аңла­мыйм, тик жырнын ни турында икәненә төшендем бугай. Сез, һуннар, искиткеч батыр йөрәкле кешеләр, әллә кайсы як­лардан чиксез далалар буйлап килеп чык­кансыз бит Рим империясенең чикләренә (Читкәрәк китеп) Син мине чибәр дидең. Ә мине Аттила ошатыр иде микән9

Илиркә (аптырап). Белмим.

Гонория.Ә миңа Аттила ошар иде­ме, әгәр мин анын белән очрашсам?

Илиркә. Белмим. Августа Гонория, мондый уйлар сезгә ник кирәк9

Гонория. Болай гына. Мин мон­дый сорауларны монда беркемгә лә бирә алмыйм. Шуна күрә синен белән киңәшләшәм. Синең аны якыннан күр­гәнен бармы?

Илиркә. Юк.

Гонория Анын хатыннары бик күп диләр.

Илиркә. Әйе, шулай диләр.

Гонория. Хатыннары гүзәлләр микән?

Илиркә Белмим Анын хатынна­ры турында һуннар илендә сөйләшергә куркалар, атам белән абыемнын да ул ту­рыда сүз катканнары юк. Эрекан исемле өлкән хатынын гына телгә алганнарын хәтерлим Әмма чибәрме ул. юкмы—әйт­кәннәре истә түгел.

Гонория (киеренкелек белән). Эрекан, Эрекан Яшь микән ул?

Илиркә (көлеп җибәрә). Августа Гонория!

Гонория (уэелә елмаеп куя) Мин көлке хәлдә шул (Илиркә янына килә ) Аттила янына барырга ничек курыкмый­ча теләк белдердең?

Илиркә Аттила сугышчы буларак явыз, әмма кеше буларак тыңлый белә, аңлый белә ди Абыемны да кичерер дип ышанам

Гонория Шулайдыр да бит. . Тик менә сезне монда китереп ташладылар шул Моннан Аттила иленә бик ерак Аны күрүгә ирешә алырсын микән?

Ил иркә Ирешермен дип ышанам Атакам узган төнне төш күргән. Имеш, Аттила мине күтәреп яп-якты бүлмәгә кереп бара ди Мин моны яхшыга юрадым—димәк, мин анын белән очра­шачакмын, димәк, ул минем теләгемне кире какмас, абыемны азат итәр.

Гонория (кинәт усаллана). Атакам шундый төш күргәнме? Анын төшләре чынга аша ди бугай (Илиркәгә сәер караш белән карап тора.) Бигрәк чибәр шул син. Чәчен Теге җырны тагын җырла әле

Илиркә җырлый башлагач, Гонория яшертен генә үткен пычак белән килә. Арт­тан кичеп Илиркәнен чәчен кисеп ташлый. Илиркә тораташ булып катып кала. Гонория кулындагы пычагын төшереп җибәрә

Илиркә. Нишләвен бу. Августа Гонория?!

Гонория (калтыранып). Монда килгәндә син шушындый идеи Шул кыяфәттә күрәсем килә сине. (Кинәт елый-елый Илиркә алдында тезләнә.) Кичер мине. Ильдико!

Илиркә (аны күтәрмәкче була). Тор, тезләнмә.

Гонория. Әллә нишләп киттем, аным томаланды Ничек кискәнемне сизми дә калдым. Монын өчен ничек, нәрсә түлим? (Елый.)

Илиркә (тавышын күтәреп). Ата­камны һуннар иленә, Аттила янына җибәрергә ярдәм ит.

Гонория (елаудан туктап). Ә үзен?

Илиркә. Мин монда калам. Син мине барыбер моннан җибәрмәячәксен.

Гонория (Илиркәне кочаклап тагын еларга тотына). Ачуланма мине. Каргама мине.

Илиркә. Тынычлан, зинһар, ты­нычлан.

Гонория (елаудан туктый, шундук тынычлана). Син күп нәрсәне белми­сең. аңламыйсын. Монда алып килгәч, Атакам белән сине үтерергә тиешләр иде. Мин алып калдым сезне, мин кот­кардым (Пауза. Илиркә котсыз калып тора.) Бар, иртәгә көндезге ашка минем янга килерсен.

Илиркә баш иеп чыгып китә.

Гонория (караңгылыкка кычкы­рып). Гиацинт!

Арткы яктан кара шәүлә пәйда була.

Гонория. Гиацинт, яшертен генә монда теге Константинопольдән ките­релгән камны чакырт! Беркем белмә­сен!

Караңгылык. Сәхнә яктыра. Атакам керә.

Гонория Син төш күргәнсең: имеш. Аттиланың көтүчесе Тәңре кылычын тап­кан да, аны Аттилага тапшырган.

Атакам. Әйе. Мин инде йөз тап­кыр күргән төш иде ул.

Гонория. Илиркәнен абыйсын шул хәбәр белән Аттила лагерына җибәр­гәнсең.

Атакам. Әйе.

Гонория. Нишләп ул хәбәр белән үзен бармадың Аттила янына?

Атакам. Мин авырдым. Аннары Илиркә чирләде. Өстәвенә мине бары­сы да эзли дигән хәбәр ишеттем. Мине күбрәк Аттиланың дошманнары эзләде. Качып йөрдем. Һуннар иленә барып җитәргә исә бернинди мөмкинлегем булмады.

Гонория. Илиркәнен абыйсы си­нен төшеңне барып сөйләгән...

Атакам. Әйе. Алмас Аттилага Тәнре кылычы язган дигән сүземне җиткергән.

Гонория (әсәрләнеп). Ишетүемчә, синен төшен чынга ашкан. Чынлап та көтү­че аксак бозау эзеннән барып затлы кылыч тапкан. Аны Аттилага тапшырган...

Атакам . Әйе, минем төшем чынга ашкан—Аттила Тәнре кылычын тапкан. Ә менә Илиркәнен абыйсы ни хәлдә— билгесез. Аяныч, бик аяныч.

Гонория. Син Аттиланы эзләп Итилдән үк килдеңме?

Атакам. Әйе. Мин Аттиланы бабалары үткән юлдан кире кайтырга өндәргә телим.

Гонория. Тәнре Кылычы анарда булгач, нишләп ул кире кайтырга тиеш9

Атакам. Ул Итил буйларына кай­тып китсә, сезгә яхшырак булыр бит?

Гонория. Кемгә, минамы?

Атакам Рим империясенә.

Гонория. Әгәр син анын янына барып җитә алсан, әгәр ул кире кай­тырга теләмәсә, син үз илеңә кайтып китәрсенме?

Атакам Юк, мин Аттила янында калыр идем. Мин анын янында булырга тиеш.

Гонория. Сине анын янына мон­нан җибәрмәячәкләр.

Атакам Аңладым инде.

Гонория (әкрен тавыш белән). Сине моннан коткарсам, үтенечемне үтәрсеңме?

Атакам (җанланып). Теләсә нинди үтенечеңне үтәрмен.

Гонория Мин сине азат итәргә булышырмын, ә син шунын өчен Атти­ланы Көнбатышка таба яу белән килергә өндәрсең. Шуннан сон да кире Итил буйларына кайтып була бит

Атакам (паузадан сон). Мин риза.

Гонория. Бар, тиздән янына ми­нем кешеләрем керер.

Атакам чыгып китә.

Гонория (караңгылыкка эндәшә). Гиацинт!

Шәүлә керә.

Гонория (дулкынланып). Гиацинт. син минем ин тугры кешем Евнухлар арасында тугрылар сирәк була. Син бит беләсең мина монда ничек тынчу икәнне, син бит минем ничек бәхетсез икәнемне анлыйсын. (Кайнарланып.) Мин күралмыйм мондый тормышны! Мин күралмыйм императорыбызны! Мин аны туганым дип тә әйтә алмыйм Монда мина барысы да чит-ят Минем үч аласым килә барысыннан да. (Пышылдауга күчә.) Минем хыялларым бүген Аттила турында гына. Мин анын белән саташам Мин аны, бер тапкыр күрмәсәм дә. яратам (Нәфрәт белән.) Мин Валентинианны. анын тирә­сендәге хәшәрәтләрне Аттила ярдәме белән таптыйсым, сыгасым килә. Гиацинт! Мин сине һуннар иленә жибәрәм (Сандыктан хат белән йөзек ала.) Менә бу хатны Ат­тилага тапшырырсың. Менә бу йөзекне мин ана бүләк итәм. Бүген үк төнлә юлга кузгал Аттила күптән инде Итил камын эзли—Атакамны. Син ана әйт Атакамны Валентиннан белән Аэций урлаганнар иде, диген Мин аны Валентиннан тоткын­лыгыннан коткарып, озакламый Аттилага җибәрермен Бар, Гиацинт, тапшыр хат белән йөзекне.

Хат белән йөзекне алып, шәүлә чыгып китә.

Гонория (ярсып) Аттила1 Кайда син? Коткар мине! Кайда син, Аттила'”

 

 

 

IV

Рим императоры Валентиннан III резиденциясе Валентиннан кин көрсигә кырын яткан Янында билдән шәрә яшүсмер егетләр виноград ашап утыралар Аэций керә

 

Валентиннан (егетләргә). Барыгыз (Үсмерләр тиз генә чыгып китәләр)

Аэций (чыгып китүчеләр ягына җи­рәнгеч караш ташлап) Вакытсыз керүем өчен ачуланма.

Валентиннан (торыпутыра) Юк. юк, Аэций. синең керүен беркайчан һичничек вакытсыз булалмый. Ашыгыч йомышын бардыр?

Аэций Атакамны Аттилага оза­тырга кирәк Ул аны тынычландырачак Мин инде кам белән сөйләштем Ул Аттила янында булса яхшырак

Валентиннан Атакамның үзе белән сөйләшәсем килә

Аэций Ул монда (Ишек катына бара.) Кер!

Атакам керә.

Валентиннан. Әйт әле, Рим империясенә якын киләчәктә сугыш яныймы?

Атакам. Әйе.

Валентиннан Кемнәр белән сугыш булачак’’

Атакам Кояш чыккан яктан килү­челәр белән

Валентиннан Һуннарга кар­шымы’’

Атакам Анда һуннар гына булма­ячак, күп ырулар катнашачак

Аэций Мин моңа ышанмыйм да, шул ук вакытта ышанам да.

Валентиннан Без бит Аттила

 

 

 

белән әле күптән түгел татулыкка килешү төзедек.

Атакам. Килешүләр төзеп кешеләр­нең сугышмый торганнары бармы сон?

Валентиннан. Кем җиңәчәк ул сугышта?

Аэций Беркем дә җиңмәячәк.

Валентиниан. Аттила исән ка­лачакмы?

Атакам. Ул мәңге яшәячәк.

Валентиниан (кызыксынубелән). Бигрәк нык яратасын икән Аттиланы.

Атакам. Аны барыгыз да яратасыз. Чөнки ул сездән көчлерәк. Аттила сезгә кирәк. Чөнки ул бар! Минем исә аны яра­туымның сәбәбе үзгә—безнен тамырлар бер, каннарыбыз да бердер, ахрысы.

Валентиниан. Син коточкыч ерак ара үтеп, гомеренны кызганмыйча Аттила­ны эзләп йөргәнсен Мин сине анын янына озата алам Белүемчә, син Аттиланың көн чыгышына кайтып китүен телисен?

Атакам. Шулай.

Валентиниан. Ул синең сүзенә колак салыр. Син аны шуңа күндер. Көнбатышка яна яу белән килсә, ул ха­рап булачак—шуны аңлат син ана.

А э ц и й . Аттила безгә каршы яу белән килер микәнни?

Валентиниан. Атакам шулай ди бит.

Атакам Чыннан да җибәрегез мине Аттила янына. Моннан сезгә зыян булмас.

Валентиниан (чыраен сытып). Уф, күңелем болгана—әллә һава тынчу, әллә һуннар турында сөйләшкәнгә.

Валентиниан чыгып китә. Аэций белән Атакам читкәрәк китәләр.

Атакам. Мин чынлап та һуннар иленә китәчәкменме?

Аэций. Әйе. Ләкин минем сиңа шуны әйтәсем килә: Аттилага көн чыгышына таба, Итил буйларына китү ярамый Валентинианны тыңлама.

Атакам. Ул бит императорыгыз..

Аэций Тс-с-с, кычкырып сөй­ләшмә. Син дөрес әйтәсең, Аттила безгә кирәк. Ул минем дустым. Күптән түгел мин анын янында булып кайттым. Без анын белән һәрвакыт уртак тел табачак­быз. Син Аттила яныңда бул, аны ты­нычландырып тор. Соңгы вакытта ул бик кызу какты Анын көтмәгәндә борынын­нан кан китә. Көн чыгышына борылып китсә, аны ниләр көтүе—билгесез.

Атакам Ярар, мин аны Итилгә кайтырга үгетләмәм. Шуның өчен бер үтенечемне үтә.

Аэций. Нинди?

Атакам. Илиркә минем белән барсын.

Аэций (беравык уйланып тора). Ильдикомы... Барсын.

Атакам . Гонория безне озатмасын Юлга кайчан чыгасыбызны да әйтмәгез ана.

Аэций. Килештек. Син теләгәнчә булыр.

Чыгып китәләр. Аһ-ваһ килеп Ва­лентиниан керә, көрсигә кырын ята. Гонория керә.

Гонория (кулларын сузып килә). Валентиниан ' Туганым минем!

Валентиниан (торып Гонория каршына килә). Гонория! Сенлем минем! (Бер-берсенен кулларын кысалар.)

Гонория (еламсык тавыш белән). Син мине кичер.

Валентиниан (күңеле тулуын көчкә тыеп). Гонория, сине инде кичер­дек, калганы үзеңнән тора.

Гонория. Барысы өчен дә кичерә­сеңме? Сина каршы көрәшкәнем өчен дәме?

Валентиниан. Син ялгышла­рыңны аңлагансыңдыр, акылына инде килгәнсеңдер, шулай булгач, сеңлем, тату булыйк, бергә булыйк.

Гонория (елый). Рәхмәт, император! (Икесе дә елый-елый кочаклашалар.)

Түрдәге кәнәфигә кара-каршы уты­ралар.

Валентиниан. Тынычлан, сеңлем!

Гонория Мин инде тыныч, Ва­лентиниан.

Пауза.

Валентиниан Ничек уйлыйсын, Атакамны Аттила янына җибәрү дөрес микән?

Гонория (шомланып). Барсын. Тик. чак кына сонрак озатырга кирәк аны

Валентиниан. Ник?

 

Гонория. Күнелем шулай сизә.

Валентиннан. Аларны озаттык бит инде без.

Гонория (сискәнеп). Кемнәрне?

Валентиннан. Атакам белән ана юлдаш кызны.

Гонория (кызып китә). Ильдико минем янда кала дигәннәр иде.

Валентиннан Нәрсәгә ул сина?

Гонория (кинәт нәфрәтләнеп). Анын мина кирәкме-юкмылыгында тү­гел хикмәт (Сикереп тора.) һәрбер эштә мина каршы нәрсә дә булса эшләнми калмый!

 

 

 

V

Константинопольдән чыгып киткән Аттила илчеләре һәм византлылар ике атна эчендә 300 чакрым юл үтеп Серди кага (София) килеп җиткәннәр. Ялга туктап чатырлар корганнар. Бер якта Аттила илчеләре, икенче якта Феодосий Икенченен делегациясе урнашкан. Ниндидер киеренкелек сизелә.

 

 

 

Беренче һун. Без һуннар жи- рендә инде.

Беренче византлы Бу жирләр дә һуннарныкымы9

Беренче һун. һуннарныкы.

Икенче һун. Аттиланын яна биләмәләре бу.

Икенче византлы Без византи­ялеләр сезгә, Аттила илчеләренә, кичке аш хәзерләдек.

Тустаганнарга эчемлекләр салалар.

Беренче һун Император өчен!

Икенче һ у н . Аттила өчен! Кояш астында ин бөек кеше өчен. Ул җирләргә генә түгел, инде күкләргә дә хужа.

Вигил (Икенче һунга ачуланып карый). Авызыннан бигрәк мәнсез сүз чыкты.

Эдика (Вигилга пышылдый). Ник кызасын? Тыныч бул!

Икенче һун. Сина нәрсә оша­мады?

Вигил. Кешене Аллага тиңләргә ярамый.

Орест (Вигилга ямьсез караш таш­лый). Нәрсә диден?

Вигил Кешене Аллага тинләргә ярамый, дидем

Орест. Аттила—Алла!

Вигил Феодосий Алла. Атти­ла—кеше.

Орест (кыҗрап). Аттила гади кеше, дисеңме?!

һуннар сикереп торып кылычларын кыннарыннан чыгаралар

Орест (тыныч кына) Нәрсә, Вигил. син Аттиланың көче Тәңре Кылычыннан икәнне белмисеңмени? Ул алла булмаса. бүгенге көндә шушындый уңышларга ирешер идемени9

Эдика (бәхәсчеләр арасына керә). Белә. белә. Вигил барысын да дөрес аң­лый Вигил византлылар делегациясенең башлыгы булып барырга хыялланган, ә аны минем ярдәмчем итеп җибәрделәр Шуңа гына эче поша анын, шуңа кай­нарлана (Елмаеп ) Вигил, бигрәк мин- минле кеше булып чыктың син. (Барысы да көләләр.) Шулаймы. Вигил9

Эдика Вигилне читкә алып китә.

Эдика. Син бөтен эшне харап итә­сең бит. шуның белән үзебезне дә харап итәчәксең. Һәр әйткән сүзгә игътибар итмә. Ник кайнарланасын9

Ызгышнын тәмамлану билгесе итеп, византлылар һуннар чатыры алдына затлы келәмнәр, алтын йөгертелгән савытлар китереп куялар. Шулай да киеренкелек саклана

Икенче византлы Бәхәскә дә, ызгышка да урын юк.

Беренче византлы Сүздә юк. Аттила Марс Кылычын тапкан

һуннар тавышы Тәңре Кы­лычын!

Һуннар тавышы Тәңре Кы­лычын!

Икенче византлы (эчемлек салынган тустаганын күтәреп) Без озак­ламый һуннар короле Аттила каршына килеп басачакбыз.

Беренче һун һуннарныкы гына

 

 

 

түгел. Ул император! Ул ин олы император!

Беренче византлы. Шулай булсын. Әйдәгез, Император Аттила са­улыгы өчен тустаганнарны күтәрик!

Барысы да тустаганнарны күтәреп эчеп куялар. Кинәт Вигил сискәнеп китә—ул читгәрәк таныш шәүләне абайлый. Бары­сы да ул караган якка карыйлар.

Вигил. Кемнәр болар?

һуннар берничә кешене алып киләләр. Илчеләр каршына Атакам, Илиркә һәм аларны озата баручылар килеп басалар. Илиркәне танырлык түгел—озын кара кием кигән, башына кара шәл чорнаган.

Атакам . Безне тоткарламагыз. Без һуннар иленә аяк бастык. Безне Аттила үзе көтә.

Орест. Кемнәр сон сез?

Атакам. Аэпийнын ышанычлы кешеләре.

Эдика. Сез Равеннадан ук килә­сезмени?

Атакам. Әйе.

Вигил (арттан килеп чыга). Кайчан­нан бирле Итил буеннан килгән шаман Аэ- оийнын ышанычлысына әверелде икән?

Атакам (тыныч). Мин теләсә кем­нең ышанычлысы була алам.

Эдика. Вигил, кем бу?

Вигил (авызын кыйшайтып). Аты тирә-якка таралган Атакам.

Орест. Әйдәгез, безнен белән утырыгыз, ял итегез. Аттила лагерына бергәләп барып керербез.

Атакам. Юк, без ашыгабыз. Безнең берничә юлдашыбыз—һуннар—алданрак чаптылар. Минем киләсемне Аттилага хәбәр итәргә дип.

Вигил (усал итеп елмая). Ник Атти­ла янына ашыкканыңны белә-ә-м. Яхшы ният белән түгел.

Орест (юлдашларына). Аттила Ата­камны озак эзләде. Үз теләге белән бара икән, аны хәзер үк җибәрегез!

Вигил (йөгереп барып Эдикага пышылдый). Аны үзебездән алдан җибәрергә ярамый. Аны бөтенләй юк итәргә кирәк.

Эдика. Ник?

Вигил. .Аннары аңлатырмын. Аны исән калдыру ярамый. Алачак алтыны­быздан колак какмагаек.

Эдика. Аттила көтеп яткан камны ничек үтермәк кирәк?

Вигил (гасабиланып). Соңга кал- магаек.

Атакам китеп бара. Вигил аны куып җитә.

Вигил. Тукта! (Илиркәгә күрсәтеп.) Теге кем ул?

Атакам. Сиңа нигә ул?

Вигил. Мин аны таныдым. Ул—һун кызы Илиркә. Ильдикога үзгәртеп йөри исемен.

Атакам. Шуннан?

Вигил. Юк. болай гына. (Атакам­ның күзләренә карап.) Мин беләм синең кем икәнеңне.

Атакам (шулай ук туп-туры карап). Мин дә синең кем икәнеңне беләм.

Вигил. Аттилага мин кирәгрәк хәзер. Мин анын күңеленә хуш киләчәкмен.

Атакам Мине менә шунсы кур­кыта да. Мине тынычландырганы шул: минем күңелем синекенә караганда сиз­геррәк. Күңел газабы комсызлык белән кансызлыкка караганда ераграк күрә.

Вигил. Киләчәк күрсәтер!

Вигил үзенен чатырына таба китә. Атакам анын артыннан карап кала.

Атакам (үзалдына, көлемсерәп). Мин бит синең һуннар иленә нинди ният белән баруыңны күрәм—шуны да сизмәдең бит син, сукыр!

Атакам үзенен юлдашлары белән ки­теп бара. Вигил үзен кая куярга белми.

Эдика (Вигилга). Сез күптәнге танышлар бугай?

Вигил (тынгысызланып). Күптәнге. Кешеләр яралганнан бирле. Аны бәйләп ташларга кирәк иде.

Эдика. Син аның белән әрләштең. Аннары, синең кыбырсуың мине дә ка­ушата. Орест безгә кырын карый хәзер. Сизенми микән?

Вигил читкә барып утыра. Анын янына Орест килә.

Орест (Вигилгә иелебрәк). Шулай да, мин сезгә ачулымын. Константино- польдә Мега Палатионда Эдиканы кичке ашка чакырдыгыз, ә мине юк. Бәлки монын берәр зур сәбәбе бардыр, ә?

 

Вигил (каушавын яшереп). Нинди сәбәп булсын! Императорның күңеленә Эдика хуш килгәч.

Орест китеп бара. Вигил куырылып кала. Башкалар чатырларга кереп кит­кәч. Вигил янына Эдика килә

Эдика. Орест нәрсә ди?

Вигил. Бездән шикләнә.

Эдика. Әйтәм бит.

Эдика читкә китә.

Эдика (үзалдына). Орест үзенен шикләнүен Аттилага әйтсә, бетте баш!

Вигил (үзалдына) Мина шик төшәргә тиеш түгел. Мин тылмач бу­ларак кына барам. Эдика курка, ләкин Аттиланы үтерү эшенә алынуыбызны әйтмәячәк, чөнки анын үзен шундук сат- лыкжан диячәкләр. (Йодрыгын төйнәп.) Атакам бар шул. Атакам!

Вигил сикереп торып Эдиканы куып җитә.

Вигил (еш-еш сулап). Атакамнан алданрак барып җитәргә кирәк!

Эдика. Нигә?

Вигил. Без эшлисене ул эшләргә мөмкин. Ул Аттиланы үтерә ала. Ул йә ана ярдәм итәчәк, йә үтерәчәк—ничек булса да безгә кулай түгел. Аласы алты­ныбыздан колак кагачакбыз.

Эдика. Ни сөйлисен? Тынычлан

Вигил. Тында мине! Юлга кузга­лыйк!

Эдика. Әйдә, җыеныйк.

Вигил (акыра). Торыгыз, кузгалабыз!

Барысы да чатырлардан чыгалар

 

 

 

VI

Дунай буе. Һуннар лагеры. Аттиланың бурадан корылган сарае Сәхнәдә ярым ка­раңгылык Түрдә кемнеңдер утырганы шәйләнә. Отыры ул тараф яктыра һәм үзенең биек, киң итеп ясалган агач тәхетендә Аттиланың утырганы күренә Бераздан анын артындарак торган ясауллар абайлана. алар читгәрәк. бер хәрәкәтсез басып торалар Идәнгә келәмнәр җәелгән. Уртада ит кыздыра торган корытмачы учак. Бер кырыйда өстәл, шул өстәшә төрле шаманнарның нәни сыннары Аттила уйга баткан Эдика керә.

 

Эдика (башын ия). Тәнре Кылычы иясе' Тиңе булмаган көнег! Һуннарнын, шул һуннарга буйсынганнарның импе­раторы! Мин—синең тугры аркалашын— һуннарны үземнең туган ыруым дип сана­учы скириан Эдика, баш иеп. хәбәр итәм: Византиядән илчеләр килеп җитте

Аттила (бик озак, аңламагандай. Эдикага карап тора). Кемнәр килде?

Эдика Көнчыгыш Рим империя­сенең башкаласы Константинопольдән илчеләр килде. Менә без дә шулар белән кайтып җиттек

Аттила Яхшы булган

Эдика Мин сиңа бер коточкыч серне ачарга тиешмен. Византия импера­торы Феодосийнын камергеры Хрисанф сине үтерү эшен оештырып ята.

Аттила (исе китми). Анын бүтән эше юк микәнни?

Эдика. Монда илчеләр белән килү­челәр арасында Вигил атлы кеше бар

Аттила. Мин ишетеп беләм аны

Эдика. Хрисанф сине юк итәргә өндәде, күп итеп алтын түләрмен, диде Ул алтынны беркадәр вакыттан соң монда Константинопольдән Вигил алып килергә тиеш булачак.

Аттила (усат итеп көлемсери) Ник моны мина сөйлисен? Мине үтерергә идегез дә. алтында коеныр идегез.

Эдика (куркып) Мин сина тугры кеше.

Аттила Тугрылыкның монда кат­нашы юк. Син мине үтерә алмыйсын. Мине үтерә алырдай булсан. мин сине янымда тотмас идем, минем казанымнан бер генә кисәк ит тә ашамас иден.

Эдика. Мин алар оештырган кара эшкә юри ризалык бирдем Вигилне монда алып килер өчен

Аттила Ярый Әлегә моны белмә­мешкә сатышырмын Мине үтерергә дип бирелгән алтынны ул монда алып килсен

Эдика Аңладым.

Аттила Керсеннәр теге Византи­янең ач этләре

Эдика (кычкырып) Илчеләр кер­сен!

Илчеләр керәләр Барысы да баш ияләр. Берсе Аттилага хат тапшыра.

Вигил (алга таба бөгелеп), һун теле­ндә сөйләшүче буларак, мина сүз бирегез. Бу хат Византия императоры Феодосий Икенчедән. Ул һуннар императоры Атгила- нын уңышлары өчен, анын якыннарының, яулашларының, бөтен ыруының исәнлек­ләре өчен көн саен аллага ялвара.

Аттила (Вигилгә җирәнеп карый). Ә синен үзеннен теләген нинди?

Вигил. Кемнең?

Аттила. Менә синең үзеннен?

Вигил (тагы да алгарак иелеп). Ми­нем дә теләкләрем шундый ук.

Аттила Син мина чынында ни те­лисен, синең үзеңә дә шул булачак. (Кинәт ярсып) Син, оятсыз, пычрак дуңгыз, ни­чек читенсенмичә минем каршыма килеп баса алдың? Кем син минем алдымда им­ператор исеменнән сүз катарга? Ә сез, кал­ганнар, беләсезме, соңгы килешүдә ничек сөйләшкән идек? Миннән качкан барлык кешеләр мина кайтарылган очракта гына минем яныма илчеләр килә ала.

Вигил (мыгырдап). Барлык кач­кыннарын сиңа кайтарылды (Калты­рана башлый.)

Аттила Тынынны да чыгарма! Сез­дә әле бик күп миннән качкан кешеләр (Вигилгә бармагы белән төртеп күрсәтә.) Син минем кешеләрем белән бергәләп кач­кыннарны моңда алып киләчәксең. Миңдә тоткынлыкта ятучы кешеләрегезне шул вакытта гына алачаксыз Аеруча мине бер кеше кызыксындыра Миннән качып йөрүче Атакамны Константинопольдән Равеннага озатканнар. Атакамны мина табып китере­ргә боерам! Моны Феодосийга җиткерегез. (Барысы да бер-берсенә карашалар)

Пауза. Шомлы тынлык.

Аттила. Феодосий Икенче ачыктан- ачык сөйләшергә дә, ачык кырда сугышыр­га да өйрәнмәгән король. Ул һаман ничек тә булса хәйләләргә, астыртынлык белән алдырырга маташа. Шул ук Феодосий минем һуннарымны кыргыйлар дип атый Мине дә кыргый ди икән ул. (Кинәт яр­сып.) Мин—күзгә күз сөйләшеп, уртага са­лып эш итүче Илбашы кыргыймы, әллә вак этлекләр ярдәмендә нәрсәгәдер ирешергә тырышучы Феодосиймы'* Беләсегез кил­сә, сезнең латинча дипломатия дип атала торган нәрсәгездән дә пычраграк күренеш юктыр. Бу кадәре ялагайлык, алдашу, хәй­ләләү. сатлыкжанлык сезнең дипломатия дип аталаган нәрсәгездә генә бар. Сезнең дипломатиягездәге кебек кыргыйлыкның дала ыруларында беркайчан булганы юк.

Илчеләрнең берсе (кыюсыз гына). Дипломатия ул кайвакыт каршы якның ачуын китермәс өчен шулай хәй­ләле була инде.

Аттила. Каршы якта кемнең басып торганын күзне ачып карага кирәк башта. (Тынычлана.) Ярый. Ни дисәң дә, сез ил­челәр. Сезгә мин якты чырай да күрсәтергә тиешмен Сезгә ял итәргә бөтен нәрсә әзер аш-су, мунча, хатын-кыз... Барыгыз.

Византлылар әкренләп чыга баш­лыйлар.

Вигил (һаман калтыранып). Үт­кәнендә ул бик тыныч иде, бик әйбәт сөйләшкән иде.

Илчеләрнең берсе. Ул синең: «Феодосий—Алла, ә Аттила—кеше,»— дигәнеңне берәрсеннән ишеткәндер.

Вигил. Шулайдыр, ахрысы.

Эдика (Вигилне куып җитә). Тиз арада Константинопольгә кайт та, мон­да алтынны алып кил. Мин Аттиланы үтерәсе кешеләрне әзерләп куярмын.

Вигил. Ярар. (Күкрәген угалап.) Ул миңа кычкыра башлагач чак кына йөрәгем ярылмады.

Эдика. Каушама.

 

 

 

VII

Аттиланың сарае Аттила читлектәге кошка текәлеп карап утыра. Атакам керә. Атакам исәнләшер өчен авызын да ачалмый кала, Аттила сүз башлый.

 

Аттила Менә бу кошчык ирек турында хыяллана, пырых-пырых килә, читлек эчендә бәргәләнә. Иреккә чыгар­гач, ул үләчәк—шуны аңламый.

Атакам Читлеккә бикләп куй­салар, үзен дә үләргә булса да иреккә 78 чыгарга иде дип хыялланачаксың.

Аттила. Дөрес әйттең. Бала чакта, Римдә торганда мин даланы сагынып, һуннарның шул дала буйлап атларда чабуларын бер күрәсем килеп, үземнең дә җилләрне узып очуымны күз алдыма
китереп үләр дәрәҗәгә җиткән идем. Бала чакла үләсе килми—котылу, качу юлларын эзләдем. Хәзер андый хәлдә калсам, бәлки, чынлап та ирек өчен үлемгә дә риза булыр идем Мине римлеләр асраганда һуннар илендә минем урында Аэций тоткын булып торган иде. Менә шулай римлеләр белән һуннар арасында ызгыш-сугыш бул­мый торды. Аэцийга җиңелрәк булгандыр чит-ят кешеләр арасында тоткынлыкта яшәү. Ул дала баласы түгел, ул туып-үскән таш нигезле Рим—үзе төрмә.

Атакам. Аэцийдан сина иң яхшы теләкләр алып килдем.

Аттила (ниһаять, Атакамга карый, аны җентекләп күзәтә). Мин сине кай­чаннан бирле эзләтәм. Нишләп качып йөрдең миннән?

Атакам. Мин үзем сине эзләп та­буга ярты гомеремне багышладым. Мин Итилдән килеп, адашып, хәлләрдән таеп, мең тапкыр үлеп, мен тапкыр терелеп сине бер күрер өчен йөргән кеше. Сине эзләү бик авыр. Сине табу бик кыен. Чөнки адым саен сине йә яраталар, йә дошман итәләр. Сине белергә теләмәү- челәрне бер дә очратмадым. Шуңа күрә юлым сиңа таба бик озын-озак булды.

Аттила. Күчмә кош сыман әле Фракиядә син, әле Константинопольдә, әле Равеннаның үзендә..

Атакам. Дошманнарын мине ерак- карак олактырырга тырышалар, дусла­рың сиңа таба килергә булышалар

Аттила Тәңре Кылычын табача­гымны миңа син хәбәр иттеңме?

Атакам. Әйе, мин. Алмас батыр аша хәбәр иттем.

Аттила (күзләрен кысып). Батыр­мыни ул? (Пауза.) Син үзен ышанасын­мы соң төшендә күргәненә?

Атакам. Ышанмасам монда басып торыр идеммени?

Аттила (текәлеп карап тора). Син­ме соң ул Атакам?

Атакам. Мин.

Аттила. Мине төрле ысуллар белән үтерергә маташалар. Бу турыда ни уй­лыйсын?

Атакам. Һәрбер илбашынын үле­мен телиләр. Синекен бигрәк тә. Синнән куркалар, сине яраталар, сине күрал­мыйлар, сине бернишләтә алмыйлар. Сина берсе дә битараф түгел.

Аттила Шулай да, кем кулыннан үләчәкмен мин?

Атакам. Сине әшәкелеген, комсыз­лыгын үтермәкче була. Әмма син газап­тан, бәгырен сызлаудан үләчәксең

Аттила (нык гажәпләнә). Яу кы­рында түгелмени?

Атакам . Юк. Якты уй-ниятләрдән, сагыштан, татлы кайгыдан үләчәксең. Татлы үлем көтә сине

Аттила Татлы үлем? Кайгыдан үлү татлы үлем дип аталамы?

Атакам Нәрсә турында кайгыра­сын бит.

Аттила Кайчан үтерергә маташа­чаклар мине? Минем явызлыгым үзе мине буарга маташачакмы, әллә берәр- сенең кулы беләнме9

Атакам. Монда Константинополь- дән килгән илчеләр арасында берәү бар...

Аттила (кинәт). Кем ул?

Атакам. Белмисенмени?

Аттила. Синсонраккилепжитсәндә, юлга бергә чыккансыңдыр анын белән?

Атакам Кем белән?

Аттила Вигил белән. Вигил белән бергәләп килмәдегезмени?

Атакам Итил буйларыннан монда кадәр мин сине үтерергә дип киләмме инде!

Аттила. Ник эзләден мине9

Атакам Итил буйларында тәртип юк. Кан кими, сыегая Ырулар бутала, нәселләр югала. Һуннар каны анда тәмам бетмәгәе. Аттила дигән сүз әрем исле дала җиле белән килеп ишетелгәч, мин тетрәнү кичердем Шул көнне төш күрдем—ерактан бер бөек җайдак мине үзенә таба чакырды Икенче көнне мин юлга чыктым.

Аттила. Син миннән ярдәм сорап килдеңме?

Атакам. Мин сине Итил буйларына бабаннар килгән юлдан кире кайтырга чакырам

Аттила Беркемнең дә беркайчан го­мере узган юлдан кире кайтканы юк әле.

Атакам Сүз бит бер кеше турында гына бармый. Ил-көн, ыруны саклап калу, эреп-таралып юкка чыкмаска тырышу ту­рында бара сүз. Тамырлар анда калды бит

Аттила Кайсы агачнын тамырлары­на таба ботаклары үскәнен күргәнен бар9 Тамырлар алар шунда аста, артта, төптә, ә ботаклар югарыга, күккә омтылалар.

Атакам. Ыруынны саклап каласын килсә, кирегә борыл. Аттила. Син дөнь-

 

яны тетрәндердең, ләкин син бит үзең дә читлектә. Тик ул читлекнең урыны гына зур. Бер якта Византия, икенче якта Рим иле. тегендә готлар, анда акацирлар.

Аттила. Мин Рим империясенең котын алдым, Византияне тезләндердем, күпме илләр, ырулар мина буйсынды! Хәзер мин тамырларымны барларга кайтып китәргә тиешме?

Атакам. Юк. Улларын, улларыннын уллары да сина тин булсын өчен кирәк үт­кәннәрне барларга. үткәннәр белән элемтә­не өзмәскә, һуннарнын бөек илен төзергә. Үзеннен исемен мәнге яңгырасын өчен.

Аттила Ырулар императорсыз яши алмыйлар. Шулай ук император үз ыру­ларыннан башка бернишли алмый. Мин һуннарга хәзер Итил буйларына кайтып ил төзик дисәм, мина буйсынудан тукта­ячаклар. Алар тыныч кына ятарга телә­миләр. тып-тын ил булып кына яшәргә омтылмыйлар, аларга хәрәкәт, күченү, сугыш, буталыш кирәк. Ә нишләп син мина Итил буена кайтырга кушасын? Нишләп арырак кайтырга өндәмисен?

Атакам Мин үзем Итил буеннан.

Аттила Үземнең ерак бабаларым­ның тарихын белмим дип уйлыйсынмы әллә? Мин беләм. Ә менә халыкка ул тарихны белү кирәкми.

Атакам Ялгышасың.

Аттила. Бөек кешеләрне телгә алганда, аларнын нинди нәселдән икәне кызыксындырмый.

А т а к а м . Ә үзен өчен кирәкме нин­ди нәселдән икәненне белү?

Аттила (кызып-кызып сөйли). Ки­рәк! Үзен өчен генә. Моннан бик күп еллар элек һуннар Мадә җитәкчелегендә бөтен тирә-якны дер селкетеп торган. Хань илен тар-мар китергән. Әмма һуннар, чиннар белән тарткалашып, дүрткә бүленә—бер өлеше тарала, икенчесе буйсына, өченчесе кырылып бетә. Бер өлеше көн батышына китеп бара Без башкалар үтә алмаслык олы юл үткән ыру Һуннар туган җирләрен­нән китә Сяньбилараларны куып баралар. Арттарак калганнарны турап, таптап эзәр­леклиләр. Ул коточкыч авыр юлда хатын- кыз күп үлә. Исән калган һуннар соңрак хатынлыкка угыр кызларын алалар. Бу бәлане, мондый мескенлекне алдагы буын­нар белмәсен өчен, ул ерак вакыйгаларны ыру онытырга тиеш Минем атам Мундзук та шулай уйлый иде Ә мин үзем яшер­тен. караларга ишеттермичә, белгертмичә генә ерак бабаларыбызнын җырларын да тынладым, хәзер дә тыңлыйм, үткәннәрне сагынам. Минем якыннарым да шулай. Ә бөтен ыруга бабаларның язмышын белү ки­рәкми Шуңа күрә мин хәтта үземне көнег яки хан дип атарга кушмыйм Император дигән сүз охшаганга түгел.

Аттила кинәт ике кулы белән башын кысып тота. Ыңгыраша. Аттиланың боры­ныннан кан китә Барып ятакка чалкан ята Ике ясаул шундук ятак янына килеп баса­лар һәм Атакамның һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар Атакам Аттила янына килә

Атакам Күптәнме бу синең?

Аттила (борыныннан аккан канны чүпрәк кисәге белән сөртеп), һуннар башлыгы булганнан бирле.

Атакам. Канын кайный. Кирәген­нән артык кайный, һуннарнын илбашы булганнан бирле өстеңдә авыр йөк. Ил- көнеңне саклар-яклар өчен гел эчең пошып тора.

Аттила. Болай да эчемдә тынгылык юк иде. Нинди кеше сон син—ин авырт­кан җирләремә басасын.

Атакам . Мин кеше түгел, мин си­нең газабын.

Аттила. Син, никтер, бик таныш тоеласың миңа.

Атакам Мин бит синеке.

Аттила. Ник һаман мине ташла­мыйсын сон син?

Атакам. Сине ташлап кая барыйм мин?

Аттила. Тәнре Кылычын син мина юлладынмы, әллә ул Тәңренен үзеннәнме?

Атакам. Мин үзем—Тәнренен үзеннән.

Аттила (торып утыра). Сине мин күрәм икән, димәк, мин сине юк итә алам.

Атакам Мин синең газабын, хәзер бу тәнне үтерсәң дә исән калачакмын.

Аттила. Ник сон син күрәзәче булып, кам булып, дәвалаучы булып йөрисен?

Атакам. Мин газап. Аларнын да һәрберсенә хас.

Аттила. Әйтәм җирле, мин сина ин тирәнтен серләремне ачтым. Димәк, син минем газабым? Кам—минем газабыммы?

Атакам. Синен рухын—синен газабың.

Аттила Бер урында озаграк торыл-

 

ды Шуна каным кайный, ахрысы, шуна газапланам бугай. (Торып утыра.)

Атакам. Ай-Һай. белмим.

Аттила (шаманарнын нәни сыннары басып юрган өстәлдән хат белән йөзек алып килә). Күрәсеңме—йөзек Император Ва- лентинианнын сенлесе Гонория мина бүләк җибәргән. Менә анын мина язган хаты. «Бөтен дөньяны дер селкетүче һуннар им- преаторынын хатыны буласым килә.—дип яза ул.—Вәгъдә итеп йөзек жибәрәм. килеп коткар мине. Атгилла! Кайда син. Аттила? Мин бары тик сиңа табынам!» Гонория мине көн батышындагы Рим империясенә бәреп керергә чакыра. Ул минем хатыным булырга теләгәч, мин римлеләрнен ярты империясен тартып алырга хаклы булачак­мын. Уйлап кара, ничек мин хәзер атымны кире юлга борырга тиеш? Мине, һуннарны, һуннарга тугры ыруларны сугыш көтә, олы габыш көтә Азармын күпмесе генә үткән­нәр турында, ерак бабаларыбыз турында уйлыйлар икән? Минем кебек уйга батып газапланучылар бардыр, ләкин алар аз.

Атакам. Гонория үзенең эчке нәфрәте, күңел фаҗигасе өчен башка­лардан үч алмакчы була. Гонория үзенең абыйсыннан үч алырга тели. Синең ярдәмең белән. Синен хатынын булып. Гонория Рим тәхетенә менә алмаса да. Гадлиянең илбашы булырга хыяллана.

Аттила Мин ил-көн өчен, ыруым өчен Римгә барырга тиеш. Шулай гына исән калачакбыз. Шулай гына бездән куркачаклар, алдыбызда баш иячәкләр Башкача булмый.

Пауза.

Атакам Сиңа Тәңре Кылычының иңдерелүе хакында хәбәрне Алмас аша тапшырдым. Аның сенлесе минем белән килде Алмасның язмышы өчен икебез дә борчылабыз.

Аттила. Синнән хәбәр алып килгәч, мин аны тоткын итеп сак астына куйган идем. Үзенең аркадашлары ярдәмендә ул качкан. Ике көннән сон Тәңре Кы­лычы табылды. Качмаган булса. Тәңре Кылычы иңдерелү шатлыгыннан бәлки мин аны кичергән булыр идем. Качкан бит Аның сенлесен күрәсем килә

Атакам Монда ул.

Аттила Керсен

Ил иркә курка-курка гына керә.

Аттила. Исемен ничек?

Илиркә. Илиркә.

Аттила Куркасынмы миннән9 Илиркә. Куркам.

Аттила. Сонгы вакытта мин дә үз-үземнән куркам. Син абыенны эзләп килдеңме?

Илиркә. Әйе. бөек көнег.

Аттила. Абыең тагын качты.

Илиркә. Тәңре Кылычы турында хәбәрне монда ул алып килде. Аны кичерә алмассыңмы икән, бөек импе­ратор?

Аттила. Тәңре Кылычы табылган хөрмәткә бәлки кичерер идем. Тагын качты бит

Илиркә. Тотылса нишләтәсең?

Аттила. Казыкка утыртам.

Илиркә. Шундый яхшы хәбәр алып килгән кешенеме9

Аттила Миннән качучыларны кичерә алмыйм мин. Сатлыкжаннардан мин яудагы дошманнардан да күбрәк зыян күрәм.

Илиркә (өзгәләнеп). Безнен нәсе­лебездә сатлыкжаннар булмады, буласы да юк. бөек император.

Аттила (уйга кала). Сезнен нәсел борынгы һун җырларын хәтерләүче, оста итеп башкаручы нәсел, шулаймы? Атан Байсаннын да күп тапкырлар мина җырлаганы бар иде (Илиркәгә карап тора.) Үзен дә матур җырлыйсыңдыр син. Берәр җыру әйт әле мина.

Илиркә җырлый Аттила тан калып тынлап утыра.

Барып җитәр җирем һич күренми.

Ерагайды миннән кай ара9

Ничек чабыйм узган көн артыннан.

Атым кайтыр якка каера

Кайтып җитәр җирем ерагая.

Кайтыр сукмакларым онытыла Җилгә ияреп кайтып китә алмыйм,— Атым, никтер, алга омтыла.

Кай якзарга гына талпынсаң да.

Язмыш үзе йөртә, юк чара

Атым туктап башын аска игән.— Минем хәлне аңлый бичара

Жыр тәмамлангач, барып Илиркәне ко­чагына ала һәм бик озак кочаклап тора

Аттила Үтерден мине, үтердең, гүзәл кыз! Күнелем ташу булып ага хәзер.

 

Аттила җыр шаукымы белән канат­ланып китә, күңеле кинәя.

Аттила (кычкырып). Барыгызны да кичке ашка чакырам! Византия ил­челәрен дә кичке ашыма чакырыгыз!

 

 

 

VIII

Аттила сараенда кичке аш. Түрдә Аттила утыра. Бер ягында улы Иллек, икенче ягында яраткан улы Ирнәк урнашкан Чак кына алгарак улы Дингиз утыра Аргтарак кечкенә ятак, аннан арырак җитен һәм ефәк пәрдәләр белән капланган зур ятак. Стена­лар буйлап утыргычтар куелган Һәр утыргыч артында хезмәтче басып тора Аттиланың ун ягында якын кешеләре утыра Римлеләр һәм византлылар Аттиланың сул ягында утыралар Кунаклар алдында мул ризык, кымыз, арпа сырасы. Римнән кайтарылган төрле исерткеч эчемлекләр. Табын инде шактый кызган, ашыйлар, эчәләр.

—Атгила—корольләрнең короле!

—Бөек император Аттила саулыгы өчен эчәбез!

—Мен яшә тине булмаган император!

Аттила кулын чак кына калкыта. Барысы да шым калалар. Тынлык урнаша.

 

Аттила Минем гомерем озын бу­лырга охшый. Чөнки минем дәвамым бар. Менә минем өлкән улым Иллек. Мин аны акацирларга илбашы итеп жибәрәм. Һун­нар иленнән көчлерәк ил бармы, улым9

Иллек (торып баса). Юк, атам.

Аттила. Менә минем уртанчы улым Дингиз. Әйт әле, улым, кунакларга—ни өчен без барлык илләрне, барлык ыру­ларны тезләндерә алдык?

Дингиз (торып баса). Чөнки безне Тәңре үзе йөртә, чөнки Тәнре Кылычы сиңа язган, атам.

Ирнәк. Кече улым, Ирнәк, безгә күпме гомер бирелгән, ни уйлыйсың?

Ирнәк (торып баса). Һуннар иле мәңгелек, атам!

Аттила (гөрселдәүле тавыш белән, барысын да сискәндереп). Күрәсезме, ишетәсезме? Бу минем улларым. Бу—Ат­тиланың уллары!

—Аттиланың уллары өчен эчәбез!

—Аттиланың уллары өчен!

Аттила чак кына кулын калкыта. Тагын тынлык урнаша.

Аттила. Монда илчеләр бар чагын­да әйтәм: кайберәүләр Аттиланы җиңү мөмкин дигән пычрак хыял белән яши. Мин аларны күрәм. мин аларны беләм. Барчагызынын гомере һәм үлеме миннән тора, шуны тәгаен аңлар вакыт! (Кыч­кырып.) Дөнья минем кулда!

—Дөньяда ин бөек император Аттила!

—Анын тине юк'

—Аттила өчен эчәбез!

Ирнәк (Аттилага таба сузылып).

Хәлең ничек, атам?

Аттила (елмаеп). Син янәшә бул­ганда яхшы минем хәлем, улым. Шаман­нар һуннарнын иле таркалачак, дигәнрәк сүзләр әйтәләр кайвакыт. Улым, һуннар иленең җимерелүенә син юл куймаячак­сың, шулай бит?

Ирнәк. Әйе. атам. Караңгы уйлар­дан башыңны арындыр. Без ил-көнне саклаячакбыз.

Аттила. Җырчылар керсен!

Ике җырчы керә. Уен коралларында уйнап үзләре язган җырны җырлыйлар

Күпме тапкыр мине саклап калды Кылыч белән тыгыз калканым, Күпме тапкыр аттан йолкып алды Хыянәтче дуслар арканы.

Атым сизгер, атым абайлаган

Атып килгән таңның ал канын, Нигә сулап булмый икән дисәм,— Муенымда—дошман арканы

Арынырмын барча дус-дошманнан, Юл тузаны саклар аркамны.

Ә шулай да һаман тыным кабар,— Муенымда—язмыш арканы.

Жырчылардан сон биюче чыга Бию.

Аттила. Заркан кайда?

Атаклы шамакай Заркан—коточкыч, иләмсез кыяфәтле гарип—аксак, борын­сыз, бөкре кәрлә. Аны беренче күрүчеләр котсыз калып карап утыралар.

Заркан (Аттиланың каршысына ук

 

 

 

килеп). Монда мин, Аттила Миннән баш­ка һич яши алмыйсын, ә Сине мәңгелек дигән булалар. Мине берничә көн күрми торсаң, сагыштан үләчәксең бит син (Барысы да Аттила ни әйтер дип куркып утыралар. Аттила исә рәхәтләнеп көлә )

Аттила Заркан, кунакларны күрә­сеңме?

Заркан, тилемсә кыяфәтен тагы да шөкәтсезләтеп, илчеләр утырган якка бара.

Заркан (пырдымсыз хәрәкәтләр белән, сикергәли-сикергәли). О-о-о, болар Византиянең үзеннән килгән илчеләр бит! Византлылар гына болай күп ашыйлар. (Кунаклар ашаудан туктыйлар.) Аттила салымны күп салгач, сез анда үзегездә хә­зер ачтан интегәсездер (Һуннар Аттилага кушылып көләләр Илчеләрнең йөзләре караңгы.) Тиздән Аттила ел саен уздырыла торган ярминкәне Константинопольнең үзендә уздырырга боерачак. Шул чагында тамагыгызны ныклап туйдырырбыз.

Илчеләрнең берсе сикереп тора да, Зарканга ташланмакчы була, әмма аны кырыенда утыручы иптәше җиңеннән тартып урынына утырта. Заркан исә. кылана-кылана, Византия илчеләрен һаман мыскыл итә.

Заркан Византия императоры итеп Феодосий Икенче урынына мине куярлар, ахрысы һуннар императоры булырга миңа язмаган инде, чөнки Ат­тила ул—мәңгелек (Ташланырга теләгән илче каршысына килеп ) Син мина бик ямьсез карыйсың! Минем сезнең импе­раторыгыз булачагымнан куркасынмы9

Илче тагын торырга талпынып ка­рый, әмма юлдашлары аны тыялар, торырыга ирек бирмиләр.

Аттила. Күп илләргә король кирәк. Нәрсә син гел Византия турында гына хыялланасың? Әнә көн батышындагы Рим империясенә дә яхшы илбашы кирәк, шун­да император булып барасын килмиме?

Аттиланың сүзеннән сон барысы да тып-тын калалар һәм Зарканнын жава- бын көтәләр. Заркан Аттила каршына йөгереп бара.

Заркан. Юк, Аттила, бармыйм мин анда! Башкалалары Римнән Равеннага күчкән империягә император булып ба- ралмыйм Римдә мин рәхәтләнеп тәхеттә утырыр идем Ә Равенна—сазлыклар арасында. Мина андый һава ошамый Ан­нары, аңда Аэций атлы кеше бар Импе­ратор Валентиннан урынына ул идарә итә анда. Аңда тәхеткә менеп, Аэций белән тарткалашып, талашып утырыр хәлем юк әле. (Аттила яныннан китә) Өстә­венә, Аэций Аттиланың дусты Аттилага каршы сугышмагач, нинди император булам инде мин1” Аэций мине беркайчан Аттилага каршы сугыштырмаячак.

Аттила көлә. Ул көлгәч, анын барлык яраннары рәхәтләнеп көләләр Илчеләр­нең генә кәефе төшенке

Аттила Теге биюеңне бие, За­ркан!

Барабанлы музыка яңгырый Заркан кискен-кискен хәрәкәтләр белән биергә тотына.

 

 

 

IX

Равенна Император сарае каршындагы бакча

Император Валентиннан ниндидер хат укып утыра Аэций атылып килә

 

Аэций (ерактан ук кычкырып) Импе­ратор! Оят, хурлык! Тагын нинди бәлаләргә тарырбыз синен сенлен аркасында9'

Валентиннан (сикереп тора) Нәрсә булды9

Аэций Күзәтчеләрем хәбәр ит­теләр. Гонория үзенең ярдәмчесе Ги­ацинтны. хат тоттырып, Аттилага юл­лаган, анын хатыны булырга ризалык билгесе итеп йөзек җибәргән

Валентиннан (өнсез калып тора) Тот та шушында егылып үл—чыннан да нинди хурлык!

Аэций Инде Византия импера­торы Феодосийдан чапкын килеп җит­те—аларга да бу хәбәр ишетелгән.

Валентиниан. Феодосий ни әйт­кән бу хәбәрне ишеткәч?

Аэций Аның сүзе шаккатырлык. Ул әйткән: «Аттиланың ачуын китерү ярамый, Гонорияне ана хатынлыкка би­реп котылу яхшырак булыр,»—дигән.

Валентиниан Феодосий акылдан яза башлаганмы әллә! Минем абруема, Рим империясенә андый пычрак ягы­луын һич кенә дә булдырырга ярамый

А э ц и й Мин Аттиланы яхшы беләм. Гонориягә өйләнә калса, Аттила һич­шиксез империябезнең яртысын үзенә сораячак, ә бәлки бөтенләй үзе импера­торыбыз булырга теләк белдерәчәк.

Валентиниан Феодосийнын әйткән сүзе акылга сыймый.

А э u и й. Аны аңламассың. Ул бәлки һуннарның Көнбатышка яу белән ба­руларын телидер. Гонорияне Аттилага бирсәң, Аттила безнен җирләргә ташла­начак, ул да моны андыйдыр.

Валентиниан. Әгәр һуннар без­нен империягә ташлансалар, ин алдан алар Гадлиягә бәреп керәчәкләр. (Башын чаикый-чайкый ары-бире йөри ) Ай, Го­нория, Гонория! Бөтен гаеп сиңа төшәчәк бит, Гонория. Мәнге юылмаслык гаеп аласын бит үз өстенә, Гонория!

А э ц и й (уйга батып торганнан сон) Гонорияга әлегә тимәскә кирәк. Белмә­мешкә салышыйк. Гиацинтның кайтка­нын көтик. (Тешләрен шыгырдатып.) Аның башын үзем чабып өзәрмен.

Валентиниан Һуннар готлар түгел. Коточкыч сугыш булуы ихтимал. Бу варварлардан мәнге котыла алмас ми­кәнни Рим империясе? (Паузадан сон.) Һуннар кайчан килеп чыкканнар әле?

Азии и Моннан житмеш-сиксән еллар элек Дунай буйларында беренче тапкыр күренгәннәр. Әйтерсең лә Рим империясенең хәлсезлеген сизгәннәр.

Валентиниан Мин сиңа ышанам, Аэций, Аттила белән синен арадагы күп ел­лык дуслык безне яна афәттән коткарыр.

Аэций. Аттила мина караганда дала җиле белән татурак. Безнең дипломатия дигән чүбек чәйнәүгә караганда ул ачык кырда кылыч болгап сөйләшергә ярата

Валентиниан. Шулай да, мин сиңа сокланам, Аэций—иң кыргый вар­вар белән уртак тел таба алуына.

Аэций. Аттиланы башка король­ләрдән кыргыйрак дип саныйсынмы? Ул син күзаллаганча кыргый булса, мин анын белән тату булыр идемме?

Валентиниан. Аэций, кадерлем! Зинһар, ачулана күрмә. Сине үпкәләтә­сем килмәгән иде.

Аэций. Һуннар бик күп кыргыйлык­ларга римлеләрдән өйрәнделәр.

Валентиниан. Аэций!

Аэций. Үпкәләмә, император! Мин һуннарны база чактан ук якыннан беләм Хөкем ителгәннәрне җәзалау ысулларын алар бездән—римлеләрдән өйрәнделәр. Миңа Аттиланың атасы Мундзук сөйләгән иде: һуннар римлеләрнен җәзалау төрләре­нең күплегенә шаккаткан булганнар. Бездә казыкка утыртканда, кеше озак интексен өчен, бавырына, йөрәгенә тигезмичә казык иңбашыннан чыгарлык итеп утыр­тырга остардылар. Аттила да моны белеп гаҗәпләнгән. Алдашу, сүздә тормау, яшәү асылын алтында, малда күрү—болар элегрәк һуннарга хас түгел иде Алар бездән ота башладылар алтын белән малга табынуны һуннар башка ыру, үзгә ыру. Римлеләр һуннарны кыргыйлар дип атыйлар. Ә һуннарның шәһәрләребездәге әшәкелеккә, пычраклыкка, фәхешлеккә исләре китә. Кем кыргый—безме, алармы9 Аларга безнен таш шәһәрләребез чит-ят, аңлашылмый торган корылмалар. Шуңа алар шәһәрләр­не җимерәләр, һуннар таш йортта ничек бикләнеп яшәп ятарга мөмкин икән дип аптырыйлар. Алар өчен кыргый тормыш кайный безнен таш сарайларыбызда. Кем кыргый—һуннармы, безме?

X

Аттила сараеның ишегалды Сакчылар. Аттиланың яраннары басып торалар. Авызын ерып, ялагай елмаю белән Вигил килеп җитә. Анын юлдашлары алтын тулы капчыклар тоткан. Каршы алучыларны күргәч, Вигил сөенә.

Вигил Һуннар короле мине шушы- Менә, килеп җиттек. Константинополь- лай зурлап каршы алуга чиксез шатмын. дән монда килеп җитүнең авырлыкларын 84

 
   

Аэций кызу-кызу атлап чыгып китә. Валентиниан үзен кая куярга белми, әрле-бирле йөренә.

 

барыгыз да беләдер.

Берничә тавыш. Беләбез, белә­без.

Каяндыр караңгылыктан Аттила килеп чыга Яман усал кыяфәттә Атилла килеп чыгу белән Вигилнын кулларын каералар, тентергә тотыналар. Капчыкларны алып Аттила каршына ташлыйлар

Аттила Бу алтын кемгә—минамы, әллә тагын башка кешеләргәме9

Вигил (Аттиланың күз карашыннан котсыз калып). Бу алтын. . мин... Тоткын византлыларның туганнары үтенәләр. Шулар жыеп җибәрделәр. Тоткыннарны азат итүеңне сорыйлар

Аттила Коткарыласылары котка­рылды инде. Син үзенне үзен саттың. Син илче. Сине хәзер тотып кулга алды­лар, тентеделәр. Син аптырашта калып, каршы торырга тиешсен. Константи- нопольдәге хужана кайтып зарланырга тиешсең. Шуның урынына син ык-мык килеп ялганламакчы буласын, үзеңне акларга маташасын. Дунгыз син!

Вигил (тезләнә). Бөек Аттила! Мин ялганламыйм! (Тезләнгән килеш Аттила­га якынлаша. Бер сакчы аның бугазына пычак китерә.)

Аттила. Дөресен әйт!

Вигил (дер-дер килеп) Мин дөресен сөйләрмен Константинопольца чакта Хри- санф, Эдика, мин, император Феодосий ризалыгы белән, сине үтерергә сөйләштек, күпме акча кирәклеген билгеләдек.

Аттила. Әйе, син хәзер дөресен әйттең (Җирәнеп карый.) Мине үтер- мәкче булдыгызмы?

Вигил (кинәт курыкмый башлый). Әйе!

Аттила. Минем үлемем сиңа ник кирәк9

Вигил (торып баса). Ә мин сиңа ник кирәк?

Аттила Аңламадым

Вигил (куркуның әсәре дә калмый, кыю тавыш белән). Мин синеке!

Аттила. Син куркудан теләсә ни әйтә башладың. (Етмаеп.) Сине ничек үтерергә, нинди үлем күңелеңә хуш9

Вигил (Аттилага туры карап). Син мине үтерә алмыйсын. Минем Вигил дигән кабыгымны гына юк итә аласын Мин—синең холкыңның бер чагылышы Мин син үлгәч кенә үләчәкмен.

Аттила (аптырабрак). Аңламадым (Кычкырып.) Атакамны чакырыгыз!

Шундук Атакам пәйда була.

Аттила Атакам, кем бу?

Атакам (Вигилгә караган килеш). Аттила, бу Вигил атлы кешенең эчке чыны—синең комсызлыгын, әшәкеле­гең. явызлыгың.

Аттила. Алай икән.

Вигил (көлемсерәп). Сиңа барыбер түгелмени—мин башына житәмме, әллә Атакаммы9 Сина үзеңнең күңел газабын­нан үлү, яки әшәкелектән үлү барыбер түгелмени?

Аттила (беркавым ни әйтергә белми тора). Миңа үләргә иртә әле. Әле дөнья тәгаен яуланмаган.

Сакчылар кылычларын әзерлиләр. Ат­тила аларны кул ишарәсе белән туктата.

Аттила (берсенә дә карамаска тырышып). Мин берегезне дә үтермим Мин сезгә яшәү бүләк итәм

Вигил. Атакам барыбер синең янында калачакмы?

Аттила (Вигилгә карамыйча) Әйе. Ул мина кадерлерәк.

Вигил (көлә) Ха-ха, газап кадер­лерәкме?

Аттила (Атакамга карап). Ул мина Итил буйларыннан ук килгән. Тәңре Кы­лычы миңа газабым өчен бирелгән Мин йомшак та була белом (Каядыр Вигилнен баш өстеннән еракка карап.) Сине, Вигил, үтермим Минем тоткыным булырсың Сине коткарыр өчен Феодосии тагын илле фунт алтын җибәрсен. Син, дунгыз, горурланырга тиешсең, гади илче өчен үземне үтертергә бирелгән акча кадәре генә сорыйм

Атакам (Вигилгә). Феодосий—за­тлы ата улы булып санала. Аттила. һуннар императоры, Мундзукнын улы. Аттила үз нәселенең затлылыгын саклады, ә Фео­досий юк Кайсысы кыргый, кайсысы варвар, ә9 Аттиламы, Феодосиймы9

Вигил (мыгырдап) Феодосий белән Аттила барыбер татулашырга тиешләр

Аттила (җикереп). Юк! Камерге­рыгыз Хрисанфны мина тапшырыгыз башта!

Вигил. Феодосий сиңа һаман түли дә түли Мин ышанам—ул мине дә кот­карачак, Хрисанфны да сина бирмәячәк
Сина шундый күп алтын түләячәк ул. Шунда син Дунайнын бу ягыннан китәчәксең. Византиянең барлык тот­кыннарын азат итәчәксең. Хәтта үзеннен качкын һуннарынны да кичерәчәксең.

Аттила. Карарбыз, бәдбәхет. (Ел­маеп.) Ошый башладың әле син мина.

Вигил (ялагайларча елмая). Мин бит синеке.

Аттила. Алып китегез!

Сакчылар Вигилны алып китәләр. Аттила белән Атакам калалар.

Аттила Константинополь белән монда лыҗырдап ятканчы, барыбер көн батышындагы Рим империясенә ташлану мина җиңелрәк булачак.

Атакам. Бернишли алмыйм. Мин үз сүземне әйттем. Хәзер инде син үзеннен бәгыреңдәге яхшылык авазына да, начарлык тавышына да колак сал­мыйсын.

Аттила. Рим империясе көчкә аягында басып тора. Минем гаскәрем­не күргәч, ул, котсыз калып, коелып иңәчәк.

Аттила китеп бара Сакчылары, яран­нары. ярдәмчеләре ана ияреп китәләр.

Музыка. Атакам борынгы рухлар белән сөйләшә башлый.

 

 

 

XI

Атакам борынгы рухлар белән сөйләшүен дәвам итә. Аннары экстазга кереп бии башлый

Бию тәмамлангач, Аттила керә.

 

Аттила Мин Византиядән канә­гать. Теләгәнемчә умырып алдым Минем карашым хәзер көн батышына төбәлгән. Рим белән мин инде унбиш ел тату яшим, һуннар белән римлеләрнең дуслыгы өчен Валентиннан Аэцийга рәхмәт укысын. Их, Аэций. Аэций! Без синең белән дуслар идек... Хәер, без хәзер дә дуслар. Тик мина табыш кирәк, яна байлыклар кирәк—ми­нем илемне, ыруымны, гаскәремне туйды­расым бар Көн батышына таба кузгалудан Аэций дустым да туктата алмас инде мине. Мине беркем, бернәрсә туктатмаячак.

Атакам Рим бик каты орлык. Аны сыта алмаячаксың.

Аттила Шулайдыр. Әмма Рим империясенең Гадлиясен алырга мөм­кинлегем бар.

Атакам. Тәнре Кылычын сиңа бу­ласын әйткән камга ышан—барма Рим империясенә яу белән.

Аттила Тәнре Кылычын инде ку­лыма төшергәч, ниндидер камның сүзенә колак салуның кирәге юк. (Көлә.)

Атакам Туп-туры Гадлиягә таба куз­галсаң. Равеннада ыгы-зыгы кубачак. Аэ­ций белән шундук араларын бозылачак.

Аттила Яу белән анда бармасам, монда үләчәкмен. Син минем үлемемне телисеңме?

Атакам. Мин синен үлемне жинүенне телим.

Аттила (канатланып сөйли). Гот­лар безнең генә түгел, римлеләрнең дә дошманнары. Мина буйсынудан качкан готларны акылга утыртырга теләгән бу­лып барачакмын мин анда. Ә готларның короле Теодорихка хат язам: минем дошманым син түгел, минем дошманым Рим, дип. Валентинианга исә Рим импе­риясенә бер ачуым да юк, дип язачакмын. Уяулыкларын югалтсыннар. Ха-ха-ха.

Аттиланың Чапкыны атылып килеп керә.

Чапкын (көчкә сулыш алып). һуннарның, барлык варварларның импе­раторы Аттила! Мин, синең Чапкынын, Константинопольдән кайтып җиттем. Византия императоры Феодосий аттан егылып төшеп үлде. Хәзер көн чыгышын­дагы Рим империясенең императоры итеп Фракиядән сенатор Марциан сайланды

Аттила (шомланыбрак кала). Ми­нем ул кеше турында ишеткәнем бар. Очрашканым юк.

Чапкын Марциан: «Феодосий түләргә тиешле ясакларны Аттилага түлә­мим,—ди—Мин исән чагында Констан­тинополь Аттилага баш имәячәк»,—ди.

Аттила (уйга кала). Менә ничек Ул минем көн батышына яу белән ба­рырга җыенуымны сизенгәндер, шуна койрыгын күтәрәдер Фракия ишәге! (Чапкынга.) Бар, чык.

 

 

 

Чапкын чыгып китә.

Атакам. Бәлки, Рим җирләренә барудан хәзер баш тартырсың?

Аттила (тагын җанлана). Хәзер инде бигрәк тә баш тарта алмыйм. Визан­тия белән сугышу өчен күбрәк көч кирәк. Мин көн батышындагы Рим ипериясенен Гадлиясен булса да алырга тиеш. Шуннан сон Византияне таптаячакмын. Халыкка нинди дә булса җинү кирәк, аннары шул шаукым белән жиңелмәстәйләрне дә җиңеп була. Ә син мине Итил буйларына кайтып китәргә өндисен.

Атакам. Галлиягә кергәнең өчен бөтен Рим империясе өстеңә ташланса?

Аттила. Сугышу турында гына уйларга кирәкми. Килешеп тә була бит әле. Миңдә Гонориянең вәгъдә йөзеге бар. Ул минем хатыным булырга тели. Гонория инде күптән үзенең булдыксыз абыйсы белән бергә император урынын бүлешергә тиеш.

Атакам. Алар Гонорияне юк итәчәкләр, шуның белән—бетте-китте.

Аттила. Гонориягә беркем дә ка­гылырга тиеш түгел. Әгәр дә Гонориягә үзләренең скипетр дигән нәрсәләрен бир- мәсәләр, мин бик каты үч алачакмын.

Атакам . Гонориягә кем бирсен ди аны?! Рим империясе башында ир кеше генә тора ала.

Аттила (кычкырып көлә). Вален­тиннан ир кешеме? Ха-ха-ха. Күкәйсез кәҗә тәкәсе Марииан миңа каршы хәрәкәт башлаганчы, мин Гадлияне алырга тиеш (Нәфрәт белән ) Мин бо­ерачакмын: «Гонория минем хатыным, шуна күрә ярты империя минеке булырга тиеш!» Валентинианга хат белән Чапкын җибәрәчәкмен—хужан Аттилага затлы сарай әзерләп куй, дип.

 

 

 

XII

  1. елда Каталаун кырында Аттиланың гаскәрләре һәм Аэиий гаскәрләре ара­сында коточкыч сугыш була.
  2. елда Аттила Италиягә яу белән бара.

Сугышчылар биюе. Кылычлар чыжлавы, уклар сызгыруы, сөнгеләр сынган тавышлар. Ат тояклары тавышы, кычкыру, ыңгырашу кебек авазлар. Биюдән сон тынлык урнаша.

Сәхнәнең бер ягында Аэций, икенче ягында Аттила. Икесе дә үзалдына бер- берсе белән күңелләрендә сөйләшәләр

 

 

 

Аэций. Их, Аттила, Аттила! Безне язмыш бер-беребездән һич аермый. Йә туганнарча дус без, йә канга батып сугышабыз.

Аттила. Минем башка чарам бул­мады, Аэций.

Аэций. Шунсы аяныч, мин үземнең балачактан белгән, яраткан кешеләремә каршы сугышырга тиеш булдым. Кы­рык елдан артык элек, һуннар илендә асрамада чагымда синең белән кайчан да булса кара-каршы сугышырбыз дигән уй башыма да килмәс иде.

Аттила. Ник соң син мина каршы легионнар җыйдың?

Аэций. Син көн батышындагы Рим империясенең җирләренә бәреп кердең Юлларында очраган илләрне тар-мар итеп Аурелианиумга кадәр барып җиттең. Аурелианиумны да алган булыр идең. Әмма мин анда алданрак барып җиттем, сиңа каланы бирмәдем.

Аттила Минем башка чарам юк иде. һуннар сугышны теләде. Кайсы якка яу чыгарга белми аптырадылар. Мин аларга бер юнәлеш бирүче генә булдым.

Аэций Минем дә башка чарам юк иде. Әйе, бу юлысы сугышка корольләр үз ыруларын кумады, ә киресенчә, ыру­лар үз корольләрен яуга куды.

Аттила. Син Орлеанга миннән ал­данрак барып җиттең. Каталаун кырына мин Аурелианиумны алырга курык­каннан чигенмәдем. Минем сине ачык кырда тизрәк тар-мар итәсем килде

Аэций Минем когорталарым өчен бик җайлы урын булып чыкты Каталаун кыры Коточкыч һәм сәер сугыш булды ул. Синен якта скирлар. остроготлар, герул- лардан башка римлеләр, франклар, бур- гундалр, антлар, тюринглар катнашты.

Аттила Ә синен чирүендә рим- леләрсннән тыш элек Рим белән мәңге тынышмаган всстготлар бар иде, аланнар.

 

 

 

сакслар, шул ук франклар, бургундлар.

Аэций. Әйе, барысы да буталып бетте. Без үзебезгә каршы үзебез сугы­шабыз түгелме?

Аттила. Юк, мин төгәлрәк әйтәм: һәрбер кеше үзенә каршы үзе сугыша. Моны беләсеңме кайчан андадым мин? Каталаун кырында сугыш тынгач. Мин чигендем. Ләкин җиңелеп түгел. Рим империясенә яңа сугыш башларга әзер­ләнергә мин шундук карар кылдым. Синең Каталаун кырында мина каршы сугышуың—синең үз-үзеңә каршы сугы­шу булып чыкмадымыни?

Аэций. Син чигендең, ә мин сине эзәрлекләмәдем.

Аттила. Хәлен бар идеме соң эзәр­лекләргә? Эзәрлекләргә идең. Юу-у-ук, син мине эзәрлекләргә курыктың. Чөнки син мине бала чагымнан ук беләсең.

Аэций. Әйе, Каталаун кырындагы сугыштан сон бер ел узгач, син Рим империясенә тагын бәреп кердең. Син Италиядә талаган байлык тагын бетәчәк. Күпме шулай дәвам итәр икән?

Аттила. Белмим, Аэций. Ул бай­лык минем үземә кирәкми. Ил-көннең көн саен тамагы тук булырга тиеш. Син бит беләсең, мин агач савыттан ашыйм. катыда йоклыйм, алтын-көмешкә исем китми. Яулар белән барып уңыш җыйма- сам, мине тәхеттә тотмаячаклар. Җиңелү­челәрне генә түгел, җинмәүчеләрне дә тәхеттән тиз бәреп төшерәләр.

Аэций. Моның ахыры булырга тиеш бит.

Аттила. Сезнең атаклы калагыз Ак- вилеяны алгач, мин По үзәнлеген таладым. Медиолан белән Павия бирелеп котылды­лар Беләсеңме, мин нинди бәхет кичердем шул вакытларда. Үзем өчен түгел. Һуннар тагын кодрәт сулышы алганга канатландым мин Син бит—Рим империясенең ыша- нычлысы, таянычы, саклаучысы—миңа каршы торырлык көч туплый алмадың. Ва- лентинианыгыз миннән сугышны туктату­ны елап сорады. Яхшы түләмәгән булсагыз, җирләрегездән китмәгән булыр идем.

Аэций. Мин белгән Аттила түгел син хәзер.

Аттила. Үзем белгән Аттила да түгел инде мин хәзер.

Аэций. Алга таба нишләргә җы­енасың?

Аттила. Белмим. Сиңа сер итеп әйтәм: алны-артны карамыйча атыма ат­ланып дала буйлап чабасым килә. Кояш чыккан якка таба.

 

 

 

XIII

Аттила башын аска иеп утыра. Атакам керә.

 

Аттила. Озак күренмәдең.

Атакам . Озак чакыртмый тордың.

Аттила. Син бит инде чакырмыйча да килергә тиеш.

Атакам. Рим җирендә йоккан үләт чиреннән халык кырыла, эшем күп.

Аттила. Нишләп яхшы, тугры ке­шеләрем күбрәк үлә, бер нәрсәгә ярак­сызлары исән, яшиләр, минем тирәдә кыймылдыйлар?

Атакам. Бәлки син үлгән кешеләр­нең кадерен генә аңлыйсындыр.

Аттила. Юу-у-ук. Алай түгел. Хә­зер мин соңгы вакыттагы куркуымның сәбәбен әйтәм. Без көчле кебек, әмма ил-көннен тәртибе юк. Тарханнарым, биләрем урлаша. Хәтта янәшәмдәге яран­нар сатыла. Мин инде болай да һуннар империясе затлы булсын өчен, яулашла­рыма, җир хуҗаларына, алыпсатарларга яңадан яна мөмкинлекләр ачам, яхшы түлим. Күбрәк түләгән саен күбрәк со­рыйлар. Ил идарәсендәгеләр майларына чыдый алмыйлар. Соңгы вакытта гына аңлый башладым: илнең, ырумның тама­гын туйдырыйм дип мин ниндидер бер катламның бүксәсен генә туйдырам икән бит Шуңа күрә мине киләчәк куркыта башлады Малга, алтынга, татлы ризыкка күнеккән, муллыкка чумып яшәгән ыру кайчан да булса бер җинелә ул.

Атакам. Син хаклы. Рим импери­ясен дә шул чир екты бит.

Аттила. Мин яуда дошманның бугазын ерта алам, бирелмәстәй шәһәр­ләрне яулыйм, буйсынмаслык ыруларны тезләндерәм. Әмма мин үз ил-көнемдәге ришвәтчелекне, сатлыкҗанлыкны, ком­сызлыкны, мал хакына хыянәт итүне беркайчан да җиңә алмам, ахрысы. Минем аркадашларым бик аз калды. Чикләре хәттин ашкан илемдә таяныр-
лык кешеләрем бик аз минем Ә күпме- сенә мин тәмле калжд бирүче буларак кына кирәк?!

Атакам . Илбашы беркайчан да үз- үзенә буйсынмый инде ул. Аның яраннары, ярдәмчеләре тулаем алганда илбашынын үзенә караганда көчлерәк була. Ил-көнендә ришвәт, сатылу, урлау җәелгән икән, мон­да син гаепле, чөнки син—Илбашы, син Ил—Атасы, син—Аттила!

Аттила. Алайса, ник мин һаман дөньяны яулап алырга омтылам? Үзем өченме? Әллә минем казнадан акча чу­мырып зур-зур түрә булып утыручылар өченме? Мин егылсам, алар шул ук көнне илне, малны бүлгәләргә тотыначак бит Улларым нишләр? Алар өчесе өч төрле холыклы. Миннән сон тота алырлармы ил-көнне? Киләчәктән курка башлагач, кирәк микән дөньяны яуларга омтылу? Мөмкинме соң ул бүгенге халәтебездә дө­ньяны яулап алу? Беләсеңме, кайчан бөтен дөньяны яулап аласымда шик туды?

Атакам. Каталаун кырындагы сугыштан соң, Гадлиядән чигенгәндәме?

Аттила Юк. Каталаун кырына барганда. Гаскәремә шакаллар көтүе ияреп барды. Сугыш алдыннан алар гел якын тирәдә тиздән сыйланачакларын сизенеп йөриләр. Ә бу юлысы аз гына да курыкмыйча, янәшә бардылар. Шунда мин аларга карап уйладым: көтеп кенә торалар бит, егылганыңны көтеп кенә торалар. Нинди дөньяны яулау, хәтта бу шакалларны да мин беркайчан бетерә ал­маячакмын бит. Атакам! Көн батышына барсам да, көн чыгышына кайтсам да, ил-көнемдә ач этләр булачак, ач шакал­лар артымнан ияреп йөриячәк. Дөньяны куркытып торам дип уйласам да, үземә гел куркыныч янап торачак.

Атакам. Картаясын. Аттила. Яшьрәк чагыңда мондый уйлар килер идемени башыңа?! Язмышыңнан беркая китә алмаячаксың. Атаң Мундзук олыгайган саен шушы уйлар белән бимазалангандыр. Атаңның атасы Улдан картайган көнендә синең кебек кайгырмагандыр дисеңме! Ба­баңның атасы Торды Күккә очар алдыннан киләчәк өчен газапланмаган дисенме!

Аттила. Мин ничек үләчәкмен дигән идең әле?

Атакам . Татлы үлем белән.

Аттила Ошамый башладын әле син миңа.

Атакам Чөнки мин сиңа комача­улый башладым.

Аттила. Ышанасыңмы, юкмы, мин хәзер чынлап нык куркам.

Атакам. Беләм нәрсәдән курык­каныңны. Болай озак дәвам итмәячә­ген анладын Нәселеңнең, ыруыңның, халкыңның каны буталып бара, бетүгә таба бара.

Аттила. Ә римлеләрнен, византы- лыларнын, башкаларның каны бутал­мыймы?

Атакам Алар хәтерне бетермиләр. Азар бүгенгене ташка баса Киләчәктә си­нен турыдагы риваятьләрне дә шуларнын хәтере аркасында сөйләячәкләр Бәлки шуңа уйга калгансыңдыр әле син9

Аттила (сикереп тора, акыра). Мин аларнын барысыннан да көчлерәк!

Кинәт анын борыныннан кан китә— өянәге башлана Атакам аны ятакка яткыра. Ясауллар ыгы-згы киләләр.

Аттила (чак кына башын кал­кытып. Атакамга эндәшә) Кайлардан килеп чыктың син? Мин бит сине ча­кырмаган идем

Атакам Мин—синең газабын. Чакырып килә торган нәрсә түгел мин Газапсыз яшәмәкче идеңме9 Юк, алай булмый. Ин ерак бабаңны да хәтерлим әле мин синең.

Аттила ыңгырашып башын мендәргә куя.

Атакам (сакчыларга). Минем кы­зым Илиркәне чакырыгыз!

Илиркә керә.

Атакам. Җырла, Илиркә.

Илиркә җырлый

Алдый күзне алтын-көмеш ялтыравы. Бернәрсә дә алыштырмас көн балкышын Нинди генә тәмле ризык бирсәләр дә Тар читлектә яши алмас дала кошы һәркем китә, һәрбер нәрсә җиргә инә. Җылы биргән учакларның кала көле Алып кайтып утыртмагыз түрегезгә. Таш сарайда бик тиз шинә дала гөле

Бу дөньядай төк тә алып китеп булмый. Җимерелсә ил-көннәре, кала җире Гөлләр сула, кошлар үлә. байлык бетә. Барсыннан да озак яшәр дала җиле

Аттила, торып, әкрен генә килә һәм Илиркә алдында тезләнә. Анын тез­ләнүен күреп барысы да тан калалар.

Аттила Белсән иде бу жырнын мина ничек якынлыгын.

Илиркә. Тор, бөек император Син кояш астындагы барлык илләрне тетрәндерүче.

Аттила Мин әле генә тыңлаган жыр алдында тезләнәм.

Илиркә. Абыем монда кире кайтып, син ана тимәдең, яуларда катнаштырдың, үз урынына билгеләдең. Шуның өчен мин тезләнәм синен алдында.

Илиркә тезләнмәкче була. Аттила аны ике куллап тота һәм тезләндерми.

Аттила. Син—Илиркә. Син илнең иркәсе булырга тиеш. Синнән дә гүзәл­рәк кыз күргәнем юк минем.

Илиркә (елмаеп). Синең берсен­нән берсе матуррак кырыктан артык хатынын бар.

Аттила. Синең шикеллесе юк Мин туйдым барысыннан да. Миңа син генә кирәк. Бүгеннән син—минем хатыным. (Кычкырып игълан итә.) Туй!

 

 

 

XIV

Еракта туй авазлары яңгырап тора. Йокы бүлмәсенә Аттила Илиркәне күтәреп алып керә. Аттила бераз исерек.

Илиркә. Хужам, әллә син исерек инде?

Аттила Безнең кымыз болай исертми. Римлеләрнең эчемлеге башны болгата.

Илиркә (көлә). Синен кебек бөек императорның да башы болганамыни?

Аттила. Юк ла, сәбәп аракыда түгел. Мин янадан яши башладым ши­келле. Бүгенге төннән соң өр-яна яшә­вем башланачак. Бөтен нәрсә үзгәрәчәк. Дөнья үзгәрәчәк.

Илиркә Дөнья үзгәрсә яхшы булыр иде. Без үзгәрсәк кенә үзгәрер шул ул.

Аттила. Без үзгәреп кенә үзгәрер микән сон? Безнен бу беренче төнебез. Баш катырып уйлана торган төн түгел Без синен белән бербөтенгә әверелә торган төн бу.

Илиркә. Әйе, хужам...

Илиркә сүзләрен әйтеп бетерә алмый. Аттила аны кайнар итеп үбәргә тоты­на. Шуннан соң урын өстенә яталар. Караңгылык. Музыка. Сәхнәгә бераз яктылык төшә.

Илиркә (куркып кына). Мин оша­дыммы сиңа?

Аттила (яткан килеш кочаклап). Сине нәрсә белән дә чагыштырырга бел­мим! Татлы син, татлы, татлы, татлы!

Аттила торып чүлмәктән тустаганга эчемлек сала. Йотлыгып эчә. Кинәт анын борыныннан кан китә.

Аттила. Тагын борынымнан кан килә. (Башын өскә күтәреп тора.)

Илиркә. Кил, ятып тор.

Аттила Илиркә янына килеп ята. Кинәт Аттиланың гәүдәсе кәкрәя, ул гырылдый башлый Илиркә нишләргә белми. Аттила үлә Илиркә кычкырып читкә тайпыла Шәмдәлне аудара, ут сүнә. Карангыда ыгы-зыгы куба. Атти­ланың кешеләре атылып килеп керәләр, кулларында факеллар. Аттиланы әйлән- дергәләп карыйлар. Атакам пәйда була. Атакам шул ыгы-зыгыда Илиркәне алып чыгып китә.

Бер тавыш. Илиркә кая югалды? Кая юкка чыкты ул?

Икенче тавыш Атакам да күрен­де. Ул кайда?

Атакам бөтенләй икенче яктан килеп чыга.

Атакам. Монда мин.

Аны күргәч барысы да читкәрәк китәләр Атакам тынсыз ятуны Аттиланын күкрәгенә колагын куеп тынлап карый.

Атакам (әкрен генә алга атлап). Аттила очты. Аттила очмакта.

Барысы да тораташ булып катып калалар.

 
   

 

 

XV

Уналты ел вакыт узган. 469 ел. Днестр буе. Көнчыгышка таба качып баручы һуннарның кечкенә бер төркеме урнашкан лагерь.

Илиркә урын өстендә ята. Аның янында улы Алгыр утыра.

Ил иркә (иреннәрен көчкә кый­мылдатып). Алгыр, улым, мин инде бүтән торалмам. Бу чир мине инде җинде бугай. Син, улым, кояш чыккан якка бар да, бар. Кайт син шул якка таба. Мон­да, Днестр буенда озак ятарга ярамый һуннарны эзәрлеклиләр.

Алгыр, һуннар төркем-төркем бу­лып көн чыгышына агылалар. Мин дә шул якка юл тотармын.

Илиркә. Һуннарның калдыклары кайтканга түгел, ә атаң гомере буена көн чыгышы ягына борылырга хыялланып яшәгәнгә кайтырга тиеш син анда таба. Синең атаң ул хыялын барысыннан да яшереп яшәгән кеше.

Алгыр. Син барыбер минем атам кем булганны әйтмәдең. Төрлечә ялган­ладың, тик дөресен әйтмәдең.

Илиркә. Мин сиңа хәзер аны әйтәм.

Алгыр (якынрак килеп). Әйт, анам, әйт.

Илиркә (улына шактый вакыт ка­рап торгач). Синең атаң—Аттила.

Алгыр (өнсез калып). Аттила?!

Илиркә. Әйе, син—Аттиланың улы.

Алгыр сикереп тора, аннары анасы алдында иелә. Илиркә Алгырның коча­гында үлә.

Сәхнә караңгылана. Сәхнә яктыр­ганда Алгыр белән Атакам учак янында утыралар.

Атакам. Атаң үлгәннән сон, бер ел эчендә һуннар иле таркалды. Шул ук елны Рим императоры Валентиннан Аэцийны үз сараенда чәнчеп үтергән. Озакламый Валентинианның үзен дә үтергәннәр. Гонорияне бер консулга ха­тынлыкка бирделәр дә, бөтенләй ил-көн эшләреннән ерагайттылар. Аттила үлгәч, Рим империясе өчен иң куркыныч кеше юкка чыкты кебек. Ләкин Рим империясе таркалуын, җимерелүен һаман дәвам итә. Аттиланың хәтта кайда күмелгәнен дә белмиләр, ә шулай да анын йогынтысын яшерен кабер чикләре тотып торалмый Аттила барыбер әле һаман да Көнбатыш Рим империясен котылгысыз җимерелүгә

этәрүче вакыйгаларда катнаша бирә.

Алгыр. Син мина абыйларым—Ат­тиланың уллары турында сөйлә.

Атакам. Абыйларын һуннар илен сакларга тырышып бар көчләрен куйды­лар. Тик илне яңадан җыйнау мөмкин түгел иде. Иллек абыең баш күтәргән ыруларны буйсындырганда һатак булды. Ирнәк белән Дингиз абыйларын моннан өч ел элек чирүләрен берләштереп. Конс- тантинопольне һуннарга буйсындырырга маташтылар. Әмма византлылар баш имәделәр. Аннары Дингиз готлар җиренә керде. Готлар һуннарны җиңделәр Дин- гизнен башын чабып Константинопольгә озаттылар Ирнәк абыеңның язмышы бер­кемгә билгеле түгел. Ә инде исән калган һуннарнын көн чыгышына таба качула­рын беләсең—үзен дә шулар арасында

Алгыр. Кем иде минем атам? Кем иде ул Аттила?

Атакам. Бөек иде ул. Шул ук вакьпта кол иде. Ыруларны, илләрне тезләндергән кеше иде ул. Шул ук вакытта ыруларның, илләрнең язмышыннан беркая киталмаган чынбарлыкның бер колы иде

Ал г ы р Син минем анам Илиркәне коткарган кеше. Мин сина бурычлы

Атакам. Синең мина бер бурычын да юк.

Алгыр Без синең белән бергә китәбезме?

Атакам. Юк. Минем башта Аттила­ның рухы белән очрашасым бар

Алгыр Син минем атама үлгәч тә тынгылык бирмәскә булдыңмы?

Атакам Аттилага инде мәңгелек тынгысызлык язган. Чөнки бу дөньяда тирән эз калдырган кешеләр һәрвакыт ки­рәк, аларны гел эзләп, барлап торачаклар Мин—анын газабы—дөньялыкка мәңге эн­дәшеп торырмын. Шуна күрә «Кайда син. Аттила?!»—дип киләчәктә дә әллә кемнәр кычкырачак. Исән калган һуннар көн чыга торган якка кайталар. Бәлки, абыең Ирнәк инде Итил буйларына җиткәндер Син дә шул якка бар. Беркемгә дә Аттиланың улы икәнеңне әйтмә (Туктап тора.) Юк. бу киңәшемә колак салма. Үзеңә кара. Мин дә соңрак шунда юл тотармын.

Алгыр китә.

 

XVI

Атакам учак янында ерак бабаларнын рухлары белән сөйләшә башлый. Атакам экстазга кергәндә, анын янына Аттиланың рухы килә. Аттила ап-ак киемнән, ул яланаяк һәм коралсыз. Атакам ана текәлеп карап тора.

Аттила. Мин котылдым синнән.

Атакам. Кемнән?

Аттила. Синнән—бәгырем газабын­нан Шуны гына анлый алмыйм—ничек син минем үзәгемнән чыгып әллә кай- ларда йөри алдын—Константа нопольдә, Римдә, тагын әллә кайларда?

Атакам. Синең газабыңны белсен­нәр өчен.

Аттила Аны болай да беләләр иде. Хәзер котылдым инде. Мин үзем дә хәзер теләсә кайда йөрим—мин ирекле.

Атакам. Аттила, тукта!

Аттила бер мәлгә югала.

Атакам. Аттила, кайда син?

Атакам үзенен шаман хәрәкәтләрен ясый. Тагын Аттила пәйда була.

Аттила. Күп еллар узгач та: «Кайда син, Аттила?!»—дип оран салучы ырулар булачак әле.

Атакам Моны мин сиңа әйткән идем. Минем сүзләремне кабатладың.

Аттила. Сонгы вакытта мин синен сүзеннән чыкмадым Кайт дип гел газабыма кшпырга өндәгәнеңне хәзер генә анлыйм

Атакам Ничек уйлыйсың, сине мин үтергәнне белерләр микән?

Аттила. Татлы үлем белән үләчәксең, дигән идең Киләчәктә шулай санаячаклар Минем үзәгемдә газап яшәгән дип уйламас­лар. Ин нык газапланган кол идем мин.

Атакам. Чын кеше өчен, бөек кеше өчен жан газабыннан үлүдән дә татлырак үлем бар микән?!

Аттила. Белмим.

Аттила китеп бара. Атакам Аттила киткән тарафка карап торганда, бераз бөкрәебрәк, куркыныч күзләрен елтыра­тып. кап-кара киемнән Вигил килә.

 

Атакам (Вигилгә карамаска ты­рышып). Мин сине чакырмадым.

Вигил. Холыкның начар өлеше дә чакырып килми, ул үзе килә. Син—га­зап—рухият, сагыну, киләчәк белән үткәннәрне уйлау өчен җавап бирәсен Мин—әшәкелек—кешедәге комсызлык белән кансызлык исеменнән йөрим бу дөньяда. Беребез дә чакырып килмибез, үзебез киләбез. Аттила беребезне дә чакырмады. Үзебез ана таба омтылдык. Әмма син өлгеррәк булып чыктың. Син башына життен Аттиланың, мин түгел.

Атакам. Минем синең белән сөй­ләшәсем килми. Хәтта күрәсем дә килми! (Пычагын чыгара.)

Вигил (пычак чыгарып). Без синен белән мәнге сугышачакбыз, ләкин бе­ребез дә жинмәячәк. Каталаун кырында беркем беркемне җиңмәгән кебек.

Атакам Бер сугышта да беркем беркемне җиңми.

Вигил Шул без синең белән—ях­шылык белән әшәкелек бер-беребезне жинә алмаганга бит ул.

Пычакларын алга сузып бер-берсенә кыҗрап торалар. Ләкин сугышмыйлар Вигил әкрен генә китеп бара. Илиркәнен һун җырын җырлаганы ишетелә. Атакам пычагын яшерә.

Атакам Илиркә җырлаган көйгә үзе­нен кам биюен бии.

Жил җыруын жылый-җылый җырлый.

Без барасы якка ул ага

Барыр юллар якты булсын өчен, Ай яктысы төшкән далага

Жил җыруын жылый-җылый җырлый. Охшаган ул җырлы йолага.

Барыр юлдан кире кайтмаслар дип, Мон яктысы иңгән далага

Зур экранда Аттила, атка атланып, Кояш чыккан якка чаба.

 

 

Тәмам

2008 ел.