ИХ, МАТЬ ЯКАСЫН, ЧЕРЧИЛЕГЕЗНЕҢ САТЫЙМ КАРГАСЫН...
САТИРИК ХИКӘЯ
Әбелмәлих колак очларын чеметтерерлек итеп эссе салдырды ла озын ләүкәгә сузылып ятты. Кибәндәй олы гәүдәсе тәмам изрәп, майлары эрер хәлгә җиткәч, көл тырнап бакырган үгез тавышы белән:
—Башлан, их, мать якасын,—дип әмер бирде
Әйләндерә-тулгандыра. купшак тәне чөгендер төсенә кергәнче чаптылар хуҗаны. Үзенең дә күнеле булды, күрәсең, мунчачыларга «чәйлек»не дә мулдан тамызды
—Абзагыз исәнлегенә бераз түбәтәй астын җылытып алырсыз,—диде
Кунак бүлмәсендә, һәрвакытгагыча. барысы да әзер иде. Табын ул дигәнчә корылган. Өстәлнең нәкъ урта бер җирендә чиркәү гөмбәзедәй Акбаш балкып утыра. Мәрхүм атасы урман каравылчысы, бригадир ише йомышы төшәрдәй дәрәҗәле адәмнәрне генә сыйлый иде мондый хәмер белән Дөрес, шешәнең тышкы кыяфәте генә «Акбаш»ны хәтерләтә, эчендәге зәм-зәм суының исә. ачуым килмәгәе, бер-бер тамчысы өч-дүрт *мәскәүский»га бәрабәр
Экраны бөтен стенаны биләп торган тилетартма да кабызулы Ягъни дә кымыз, кубыз бар, шайтан юлдашының өченчесе генә җитми. Хәер. Сим- сим кодрәте белән генә, әнә, каршыдагы зур ишек тә ачылып китте
И һәм дә, әлгаязе билла, ишек уемында бал калагына салып йотардай чибәрдән-чибәр бер туташ пәйда булды. Тач хур кызы. Кием дигәне дә учка сыеп бетәрлек нечкә биленә уралган үтә тар кызыл тасмадан гына гыйбарәт
Кул-аяклары, буй-сыны белән ниндидер ымсындыргыч хәрәкәтләр ясый-ясый сылукай Әбелмәлихка якынайды, сарылмак итте Ләкин хуҗа кабул итмәде, күн диван тарафына төртеп җибәрде дә. Акбашны ачып, касәләргә хәмер тутырды
—Миссамира,—дип. төзәтте чибәркәй
Әбелмәлих кикереп җибәрде Бу кикерек белән мул гәүдәсе кәнәфигә тәмам тулышты. Дулкын-дулкын булып рәхәтлек килде
Безгә дөнья кармазин.
Их, мать якасын
—Кичә кымын куймадым, шәп ял иттем,—дип мактанды Әбелмәлих иртән кулдашы Муллыйга.
Тегесенен юка иреннәре керәндил рәвешенә кереп боҗраланды.
—Ирнен ире ком өемен тау итә,—дип, Муллый нигәдер сырт жонын кабартты.
—Нәмә, әллә мин ком өемен тау итмәдемме?—дип, үз чиратында Әбелмәлих та кызып китте,—атайдан калган егерме сутый бәрәңге җирен мең мәртәбә арттырганымны белә торып, ничек шундай сүз сүләргә авызың ачыладыр, анламаем. Алпаутларын бер якта торсын бит, исәр. Ишшу да...
—Мин бу турыда әйтмим,—диде Муллый,—бик беләсең килсә, кәеф- сафа коруыңның рәте-чираты юк, ничу кеше көлдерергә. Хаҗәте булмагач, ул Миссамираларны нигә дип чакыртырга инде, жә? Синнән ялкынсынып чыгалар да, шуфирларыңнын кочагына атылалар...
—Үртәмә мине, билеңне сугып сындырырга да күп сорамам.
—Сындырасын килә икән, сындыр, әмма дә ләкин...
Әбелмәлихның тар маңгаендагы җыерчыклары елан тумышлары кереп ятарлык булып тирәнәйде, өченче ияге гөнаһ алмасы астында кереп югалды. Димәк, башына уй килде. Мондый чакта аны бимазаларга ярамый. Муллый вак-вак кына баскалап. ишек катына юыртты Ләкин чыгып китәргә өлгермәде, буш мичкә эченнән ишетелгәндәй Әбелмәлихның калын тавышы яңгырады
—Әкүл, бүген нәмәгәдер гел кирегә саплап торасың әле, бер-бер яңалыгың бар ахыры, әйт, тынлаем,—диде.
—Тагын әкүл?—дип күзләрен чекрәйтге Муллый.
—Ә-ә, ошамыймы,—диде Әбелмәлих кәефе килеп,—бер утыруда бер сарык ите ашап бетергән бирән икәнеңне бөтен кеше белә ләбаса. Тәнендә тотарлык нәмә дә юк, ә мөкелдәтүгә дисәң сине куш.
—Бәхәс хакына гына булды ич ул.
—Тынлаем, сүлә,—дип, Әбелмәлих сүзне элекке эзенә төшерде.
Муллый күзләрен челт-челт йомгалап, фикерләрен рәткә китерде дә ният дәфтәренең тәүге сәхифәсен ачты.
—Абрамович әнә яхта сатып алган,—диде,—хәтта Англия корольләренең дә мондый зиннәтле карабы булмаган. Аның данын «Челси» футбол командасы түгел, нәкъ менә әлеге яхта җиһанга таратты. Вексельберг атлы икенче яһүд олигархы Фабержье күкәйләрен илгә кайтарып танылу алды.
—Ниемә миңа синең күкәйләрен?
—Бетте-бетге, әйттем исә кайттым,—диде Муллый.—Танылу өчен мал- мөлкәт кенә җитми, бай абзый, дөньяны шаккатгырырдай бер-бер хикмәт зарур. Татарны халыкара мәйданга чыгаруны Ходай Әбелмәлих өлүфмәнгә насыйп иткәндер, бәлки? Форсатны кулдан ычкындырырга ярамый.
—Ә ничек?
—Менә монысын бераз авыз чылатмыйча шәрехләп булмый инде, коры кашык авыз ерта, ди.
—Киттек утрауга, мать якасын.
Кама сусаклагычы төзелү белән бергә, күп кенә эреле-ваклы экзотик утраулар да хасил булды. Хәлле кешеләр арасында аларга чын мәгънәсендә ау башланды. Әбелмәлих та кушылды бу көрәшкә һәм иң зур утрауны үз исеменә рәсмиләштереп тә куйды. Ул анда нәселле ат көтүе тота. Уйнап кына башланган эш шактый керемле булып чыкты. Ял итү өчен дә сахра: кымыз, балык, җиләк-җимеш, яшелчә—һәммәсе бар.
Әшнәләр көнне шунда үткәрделәр. Күбенгәнче кымыз эчтеләр, күңелләре булганчы ат менеп чаптылар. Бу аларнын иң яраткан шөгыле. Авыл малае туганда ук иярле ат өстендә туа ич инде ул. Арып-алҗып ялга туктагач, су дәрьясына карап хозурландылар.
Үзебезнең Сөнгә житмәй инде, малай, анын суы ук икенче бит.—диде Әбелмәлих,—яна сауган сөт кебек, жылы, парлы, пакь..
-Үз илен—Гөлстан, кеше иле—гүрстан,—диде Муллый.-зимагурлар җырында гыча:
Чит-чит, дидем, чит жир, дидем.
Чит иде теләкләрем..
Кеше авыл турында җан ата, ә ул ишәктәй акыра,—дип кашын җимерде Әбелмәлих.
Бер дә харап, мин ишәк булсам, син алаша, Сабир саран малае икәнеңне онытма.
Муллый бу сүзләрне кычкырып әйтмәде, фәкать уеннан гына уздырды. Әле уеннан уздырганда да айнып китте, чөнки Әбелмәлихнын атасына сүз тигезгән кеше аның кан дошманына әйләнә.
Сабир саранның тарихы болай. Жәмәгате Хөллибану саулыкка туймый башлагач, умарта торгызырга ният иттеләр. Күрше авылдагы бер таныш хатын бал ашап кына аякка баскан, имеш.
Кирәк тирәкне ега ди, озакка сузмый гына Сабиржан авылда бердән-бер корт тотучы агачаяк Мәндинен ишеген какты.
Умартачы түр сәкегә жәелеп, өзек тезенә агач аягын ялгап маташа иде
—Мин корт белән сату итмим, әнәтрәк,—диде йомышчынын гозерен тынлагач,—кул китә, аннан болай, сез наданнаргамы сон корт белән эш итү? Юкка баш ватып йөрмә, әнәтрәк.
Сабиржаннын да дәлиле бар иде, шуңа хут бирде
—Мәндимөхәммәт абзый, Хөллибанунын нәселдәшен икәнен истән чыгарма, туган хакы—Алла хакы ди.
—Андый чыбык очларыннан гарык инде мин, әнәтрәк
—Мәндимөхәммәт абзый, үзенә гөнаһ алма...
—Әйдә, ярар, яхшылык ит тә суга сал ди, бирәм мин сезгә оя, көчлесен бирәм, үрчемлесен,—дип нигәдер тиз генә кайтып төште Мәнди—Ә, хәзер, әнәтрәк, бар, кибеткә йөгер, ныгытып юылмаган килешү тиз өзелүчән.
Сабиржан берара ишек төбендә угаланып торды
—Ни көтәсең, жәтрәк кыймылда,—диде Мәнди түземсезләнеп
—Шайтан суына акча әрәм итәргә, теге, без черегән бай түгел лә,—дип мыгырданды тегесе.
—Сатулашма, беләм мин сезнең шүрлегегезнең буш түгел икәнен, әнәтрәк, юри, сынар өчен генә әйткән идем, кирәкми, бар, ычкын күземә күренмә.
Мәнди ачуыннан агач аягын Сабиржанга тондырды, ләкин ул чыгып өлгергән иде инде, аяк ишеккә килеп сугылды.
—Саран тәре...
Сабиржаннын башын исә бу вакытта бөтенләй башка уй бораулый иде инде, хәтта йомышын да онытты, колак төбендә һаман шул бер сүз янгырый беләм, беләм, беләм...
Ничек белергә мөмкин агачаяк бу хакта? Әллә атасы кызмача килеш артыграк сөйләшеп ташлаганмы? Юк, мең тапкыр юк.' Улы Сабиржанны да. әнә, өйрәнмәс борын, салган бәндәнен теле озыная дип, хәмердән биздерде Адым саен: «Килер вакыт, дөньянын артына тибеп яшәрсен»,—дип тукыды
Сабиржан кайта-кайтышка ишек-капкаларны кеше ачмаслык итеп бикләп куйды, этнең чылбырын сарай янынарак күчереп беркетте Сарбайдан узып берәүдә анда борын тыкмаячак. Ә Сарбай тешенә юлыгырга язмасын, каба—өзә.
Күрер күзгә такта-токтадан әмәлләнгән абзарны гына хәтерләтсә дә сарай
эчендә имән буралы келәт тә бар. Ишеге—тимер, биге—богау йозак. Ә келәт астында янган кирпеч белән тышланган тирән баз. Шул базнын идән астында корыч сандык яшерелгән. Сандык эчендә... нәкъ әкияттәгечә...
Сабиржан намаз ниятенә кергән мәчет картыдай сандык алдына килеп тезләнде. Ин элек мәгъшукасын назлаган карт гашыйк сыман сандыкны сыпыргалап-сыйпаштыргалап торды. Аннан сон сабыена үрелгән яшь ана хәрәкәтләре белән сак кына сандыкнын капкачын күтәрде.
Аһ. бу ләззәтле минутлар! Ошбу хәләтне берни белән дә чагыштырып булмый. Мөгаен, адәм баласы оҗмахта гына шушындый тойгы кичерәдер Менә бит алар, атларым-йөгәннәрем, кызыл бөрлегәннәрем; тайларым- колыннарым; гөр-гөр күгәрченнәрем...
Сабиржан алтын-көмештән коелган муенса, балдак, йөзек, алка, медальон, брошка ише бизәнү әйберләрен, берсеннән берсе гүзәлрәк асылташларны учына алып хозурланды, иснәде, кайберләрен авызына кабып, тәмнәрен татып карады.
Аның әлегәчә беркайчан да баз-бункерга болай кабалана-кабалана көпә-көндез төшкәне булмады. Жиде төн уртасында, кешеләр йокыга талып, авыл тынычлангач кына хаж сәяхәте кыла иде ул монда. Мәндинен авызын былчайтып, мәкерле кыяфәттә «беләм» дип астыртын гына елмаюы бөтен чөйләрен какшатты да җибәрде. Нервылар беткән, сабакы, дип тәшвишләнде Сабиржан соныннан.
Бу хәзинә—атасы Малигәжәр солдат мирасы. Ә Малигәжәрнен үзенә әлеге алтын-көмеш сугыштан кергән ганимәт. Жинү әжере. Кызык бит ул сугыш. Элек-электән орыш сәргаскәриләргә байлык китергән, ә кече гаскәриләр шулар өчен гомерен корбан иткән. Тик тормыш булгач, ихатага чит сарык кергән чаклар да булгалый. Гади әрмис Малигәжәргә дә елмайды андый бәхет.
...Берлинны алгач та кайбер СС отрядлары мылтыкларын ташламады, бәрелешләр дәвам итте. Берсендә шәһәр читендәге бай йортка бәреп керделәр. Шунда бүлмәдән-бүлмәгә йөргәндә Малигәжәр бер карчыкка тап булды. Кулында ниндидер шкатулка. Мина хәстәрли, кабих, дип гөманлады ул һәм ике дә уйлап тормый, автоматын зеңгелдәтеп алды. Минаны зарарсызландырырга дип шкатулканы ачса, итит-митит, анда алтын-көмешләр җемелдәшә...
Форсатны кулыннан ычкындырмады фронтовик, башкалар алман түтәйләренең чүпрәк-чапракларын җыеп йөргәндә, кесәсен зиннәтле мал белән тутырды. Кайтышлый ук Мәскәүдә сәмәнгә әйләндерергә омтылып караган иде дә, элмәк борынлы яһүд көмешчесе үзен зур куркуга салды.
—Солдат,—диде калын кысалы күзлегенең өстеннән генә карап,—минем мондый кыйммәтле эшләнмәләрне алырлык акчам юк, булса да җөрьәт итмәс идем. Ник дисәң, дөньяның мәдәни каталогына кертелгән фамильный әйберләр бу. Эзенә төшсәләр, конфискация, каторга. Ашыкма, уңайлы вакыт җиткәнче ераккарак яшереп куй.
Унайлы вакытны көтә-көтә Малигәжәр солдат гүр иясе булды. Улы Сабиржан гомерен «саран» кушаматы белән төгәлләде. Монысы агачаяк Мәнди эше. Дөрес, теге чакта хатыны Хөллибану хакына бер оя корт бирде ул аларга. Ләкин ике атна дигәндә күч умартасын ташлап качты.
—Малны таба белмәгән тота да белмәс, ул саран тәре аркасында кулым китте,—дип сөйләп йөрде Мәнди.
Егерменче гасырның Ельцин, Кравченко, Шушкевич атлы сонгы бунтарлары Белобеж урманы ешкынлыгында кача-поса СССР дигән суперкаганатка ясин чыккан көнне җирләделәр Сабир саранны. Әбелмәлих теләр-теләмәс кенә агрономлыкка укып йөри иде, атасы вафатыннан сон бөтенләй ташлап кайтты, әмма авылда озак тоткарланмады, дәшми-тынмый гына каядыр чыгып шылды.
Янә туган-үскән якларда пәйда булганда танырлык та түгел иде егетне. Биле билтәк бишле айгыр алтысында ат булыр ди. Ат кынамы, чын тулпар. Азамат. Кызлар карап кына торырлык: буе озын, йөзе шома. Үзе энәдән- жептән киенгән. Болары, кем әйтмешли, кабык кына, мәнен күр син анын. мәнен! Өй саен кереп, бүләк өләшеп йөргән кешене монарчы күргәннәре юк иде әле авылда. Менә сина Сабир саран малае!
—Чын Вәли нигъмәт икәнсен. улым. Ходай үзенә бише белән кайтарсын,—дип мулла да рәхмәтен җиткерде.
Беркөнне Хисаметдин телмәр:
—Әбелмәлих мунча бурарлык акча бирде,—дип, кош тоткандай бөтен кешегә күрсәтеп йөрде
—Бе рнәрсәсезгәме?
—Бернәрсәсезгәме дип, ниндидер кәгазьгә кул куйдырды, шунын белән вәссәлам.
Юмартның күләгәсе кин бит аның, агылды авыл гыйбаты игелек иясенә. Көртлек маена буялганнарын аңлаганда сон иде инде, пай җирләре яна мал көясенә күчкән иде. Акрынлап бөтен тирә-як шушы язмышка дучар булды. Тора-бара иген игү. эшкәртү, сату бизнесына чын хуҗаларча борын тыкты Әбелмәлих.
Карт солдатның мирасы ул үзе башына да китермәгәнчә мул шытым бирде. Мәрхәмәтле онык бабасының да. атасының да якты истәлекләрен яд итәргә тырышты. Алар хөрмәтенә авыл читендә ак таштан биниһая зур мәчет салдырды. Ихатасын челтәрле тимер койма белән әйләндереп алдылар. Аны илнен баш мөфтиен чакыртып, күптин-күп дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачтылар
Тик, гөнаһ шомлыгына, әлеге мәчеткә гыйбадәткә йөрергә тиешле авыл халкы өмә ясап, элекке аллаһ йорты урынында бүрәнәдән тыйнак кына үз мәчетен корып куйды. Жомга намазына шунда йөриләр. Акча хакына куштаннарны кодалап та караганнар иде.максатларына гына ирешә алмадылар.
—Хәрәм акчага корылган мәчеткә аяк бассагыз, Аллаһынын каһәре төшәр,—дип куркытты авылдашларын ин тәүге кеше булып Әбелмәлих тозагына эләккән Хисаметдин телмәр.
Малигәҗәр-Сабир мәчете мәхәлләсез калды, хәзрәте дә бар, югыйсә, ә мәхәлләсе юк. Авыл читендә Бабил манарасыдай кукраеп утыра, хәтта чәүкәләр дә кунмый.
* * *
—Әкүл, вәземләбрәк аңлат әле. зинһар, кичәгедән сон баш та түнебрәк тора,—диде Әбелмәлих сүрән генә.
Муллый күңелне ярсытып торган үрдәк томшыгыдай кин борынлы коньяк шешәсен, касәләрне өстәл читенә сыпырып куйды да, каты итеп сөтле чәй ясады. Сүзсез генә эчтеләр.
—Жә,—диде Әбелмәлих,—сүлә, ниткән Черчилль ул?
—Черчилльне дә белмәскә теге, ун класс бетергән кеше ләбаса син
—Бөгештермә,— диде Әбелмәлих ачусыз гына,—сүлә!
—Черчилль Англиянең сугыш елларындагы Премьер-министры Кайнар сугышны салкын сугышка әйләндергән шамакай. Балта мае ялаган адәм Бик фартовай, дөя шикелле, бер төз җире дә юк. Дуңгыз урынына ашаган, сыер урынына әрмән коньягы эчкән, авызыннан Куба сигарасы төшмәгән Хәрәкәтләнергә яратмаган. Безнен заман табибларының фаразы буенча туганчы ук үләргә тиешле бәндә. Ә ул туксан берне тутыра
—Менә, менә,—дип күтәреп алды Әбелмәлих дустынын сүзен,—кыланып утырма, әнә. Черчиленнән үрнәк ал.
Коньяк янә өстәл уртасына кайтты. Әңгәмә күзгә күренеп җанланды.
—Менә шул Черчилльнең тутый кошы әле һаман исән икән, —дип дәвам итте сүзен Муллый,—үзенә йөз дә ун яшь ди.
—Абрамович яхтасының монда ни катнашы бар?
—Абрамович дөньяга яһүдләрне танытты, син татарны таныт. Фәрштейн?
—Ничек итеп?
—Черчилльнең ошбу әкияти тутый кошын сатып алырга киңәш итәм. Уңачаксың. Туристлар баллы күмәчкә кунган чебен өере кебек ишелеп киләчәк. Акча су урынына агачак...
Әбелмәлихның күзләре хамельон кошыныкы кебек үз күчәре тирәсендә тулы әйләнеш ясады. Нидер әйтергә теләде, ләкин әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып калды:
—Дык...
Муллый дәвам итте:
—Син ни өчен хөкүмәт пачкалап-пачкалап, миллионнар түгеп, карт- корыларнын авызыннан өзеп, озын ботлы һәм кара, һәм соры чырайлы туп тибүчеләр, алка тәгәрәтүчеләр җыя дип уйлыйсың? Белмәсәң бел: Татарстанның, татарның исемен бөтен Жир шарына таныту өчен. Ә минем проект һәммәсен бәреп егачак. Бу проектның дөньяда тиңе юк. Абрамовичның, һәм дә үзебезнекеләрнен көнләшүдән корсаклары шартлап ярылачак әле. Ник дигәндә, беръюлы ике куяннын койрыгыннан эләктерәбез бит. Фәрштейн?
—Их, мать якасын, тәвәкәлләдек,—дип кулы белән һаваны ярды Әбелмәлих,—Лондонга кеше җибәр, үзебез соңрак кузгалырбыз.
Бераз уйланып торгач, янә дә өстәде:
—Расхут күп булырга охшап тора монда, хуҗалыкларга хәбәр сал, вакытлыча премия-бонуслар түләү туктатыла, хезмәт хакы егерме-утыз процентка киселә.
Лондонга алар кичкырын килеп төштеләр. Көн матур иде, яңгыр да пыскымый, томан да юк. Иркенләп-җайлап кына урнаштылар да ресторанга киттеләр. Урыннарны Мәскәүдән үк белешеп, мая акчасын электрон почта аша түләп тә куйганнар иде.
—Алтын-көмеш салып пешерәләр микән әллә бу тәгамнәргә, бер-берсе сыер бәһасе бит, дүрәк,—дип мыгырданып алды Әбелмәлих.
—Керәстиән баласы икәнеңне оныт инде, пажалсты, өлүфмән ләбаса син,—диде Муллый,—без бер тиен өчен кара тиргә батып сатулашучы инглиз сәләмәләренең исен-акылын алырга тиеш.
Ресторанда кунакларны икенде күләгәседәй озын буйлы, баштан-аяк акка төренгән негр егете каршы алды.
—Сэр Әбелмәлих, сэр Муллый әфәнделәр, хуш киләсез, рәхим итегез, бу кичкә мин сезнең колыгыз,—дип утыз өч тешен дә күрсәтеп елмайды официант,—исемем Хөсәен.
Бик өлгер булып чыкты Африка мөселманы, үзе күренми дә, ә кирәк чакта көлеп-елмаеп янында басып тора, әйтерсең лә, җен шикелле шешәдән генә чыга.
—Бик шапырынган идең дә, безгә карап исен югалтучылар күренмәй әле монда.—диде Әбелмәлих як-ягына карангалап.
—Бәй...
—Күрсәтәм мин аларга хәзер татар өлүфмәненең кем икәнлеген, у-хх!
Әбелмәлих бер ыргым белән сикереп өстәл өстенә менеп басты да: «Татар барда хәтәр бар, их, мать якасын»,— дип оран салды. Аннан соң аякларын тыпырдата-тыпырдата касәне авызына бушатты.
Вәйт хикмәт, янә илтифат юк... Хөсәен генә шул ук кин елмаю белән өстәлдән төшәргә ярдәм итте. Шулай да эзсез калмаган икән анын батырлыгы, кайтырга жыенгач, Әбелмәлихны идарә бүлмәсенә чакыртып алдылар.
—Сэр, ашъяулыкны пычраткан өчен сездән 100 фунт стерлинг акча тиеш,—диде идарәче.
Өстәл өстенә менеп биегән өчен түгел, ә ашъяулыкны таплаган өчен. Менә бу демократия ичмасам.
Черчилльнең «Черчил»е турында караутасма төшергәннәр икән, иртәнгә кадәр шуны әйләндерделәр.
—Карга ич бу, мать якасын,—дип Әбелмәлих ризасызлыгын белдерде,— ничу монын белән мәшәләнергә.
Дөрестән дә, тутый кошның каурыйлары шактый шәлперәйгән иде. Бәйләп куелгандай йокымсырап утыра. Буяулары да унган мескенкәйнең. Үзе уянып киткәндә ниндидер авазлар да чыгармак иткән була. Ләкин, ләкин... туе узган, туны тузган дигәндәй, ай-һай, оттырмагайлары.
—Сандугач түгел, әйе, комы коела төшкән, әйе, әмма дә ләкин ул мәшһүр Уинстон Черчилльнең тутый кошы!—дип үзенекен тукыды Муллый,—бу— Дөлдел күкәе табу белән бер
Әңгәмә шушы урында өзелде, бүлмәгә төсе киткән менеджер килеп керде.
—Күңелсез хәбәр җиткереп күрексез буласым килмәсә дә. вазифам мәҗбүр итә,—диде ул кыенсынып кына,—ничек башларга да белмим хәтта...
—Сузма!—дип акырды Әбелмәлих.
—Шеф, «Черчилль йорты» компаниясе әле генә рәсми рәвештә белдерде: без эш йөртә торган Мәскәү банкы бөлгән...
—Ничек бөлгән?—дип Әбелмәлих менеджерның изүеннән эләктереп алды,—сүзеңне үлчәп сүлә, ач күз...
—Кризис...
—Рәсәйгә кризис янамай, аңладыңмы, ач күз, илбашы әйтте: «Россия Федерациясе үз юлы белән үсә, ул океан арты кризисларына бирешмәй»,— диде.
—Телнең сөяге юк...
— Шуннан ни әйтмәк буласың?
—Сез... туесть без... сез... кыскасы, барча фининс багланышлары да туктатыла, чөнки дә компаниябез неплатежноспособный.
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Бу тынлыкта Әбелмәлихның тыгылган борын аша пыш-пыш сулавы иске паровоз тавышлары чыгара иде
—Страхфондны кая куясын,—диде ул, ниһаять,—нигә аны кулланмаска?
—Сез ни сөйлисез, шеф, рәзе ана тияргә ярый, НЗ ич ул. запас.
—Исең китмәсен,—дип ярдәмгә килде Муллый,—безгә әлеге чыгым йөзе-меңе белән кайтачак.
—Бәхәсләшмә, сделканы рәсмиләштер,—дип әмер бирде хуҗа.
Аэропортка алар Берлинны алган гаскәриләрдәй җиңүчеләр кыяфәтендә килделәр. Борын югары, йөзләр тәкәббер. Шулай булмыйча, култык астында—көмеш читлек. Ә анда дөньянын иң дәрәҗәле хәзинәсе саналган тутый кош—Черчилль!
Кемнәр генә уйлап тапты икән ул каһәрле «ләкин» сүзен, агач мылтык белән атасы иде шушы бәндәне. Барысы да җайлы гына хәл ителгән иде ич инде. Билет сатучы, шар күзле инглиз марҗасы, шул «ләкин»е белән секунд эчендә кәефне бозды да куйды. «Туда и обратно»га тәгаенләнгән билетларның «обратно»сына акча күчмәгән булып чыкты
Хәер, бу «ләкин» генә түгел, бу фаҗига иде Олы фаҗига'
Әшнәләр ник туганнарына үкенгәндәй шактый ара башларын
салындырып, сүзсез утырдылар.
—«Черчилль»не сатарга туры килер,—диде менеджер бераздан,—башка юл юк.
—Не смей!—дип кычкырды Муллый,—шту син?—Янә тынып калдылар.
—Пажалый,—диде Әбелмәлих ярты сәгатьләр узганнан сон,—пажалый..
Ни хикмәт, «Черчилль» хәлне бик тиз төшенеп алды, хуҗаларына ярдәмгә ашыкты. Теле ачылды—сибә генә.
—Ай лове вай.
—Бонжур, мадам.
—Гутен таг.
—Әссәламегаләйкем.
Бу тутый кош бик күп хуҗаларны алыштырган икән инде, дип уйлап куйды менеджер эченнән генә, тәжрибәсе бар, авантюристның авантюристы, кушбугаз.
Телмэрлеге хәттин ашса да, тутый кошнын күрке товар таләпләренә җавап бирми иде шул. Күп акча югалтып, юк бәягә генә сатып җибәрергә туры килде үзен.
Менеджерны билет юнәтергә җибәрделәр.
—Уф. эчем-тышым яна, бер кырлы стакан белән йөрәкне басасы иде, туйдым ул уймакларыннан,—диде Әбелмәлих аэропортка килгәч.
Муллый иснәнергә китеп барды. Озак та үтми, тулган ай кебек балкып, әйләнеп тә килде.
—Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына ди, бу мәрхәмәтсез илдә дә үзебезнең искепүләннәр бар икән ләбаса,—диде ул шатлыгыннан нишләргә белмичә,—бер урыс белән таныштым, итәк астыннан гына безнен ише егет кәмәшләренә Акбашны да, стаканнарын да, милли кабымлыкларны да тәкъдим итә. Хакы хаклы, әлбәттә...
—Атапа корма,—дип бүлде аны түземлеге төкәнгән Әбелмәлих,—жәт кенә берәр аулак урын тап.
—Эзләп тә интегәсе юк, иң жайлысы әбрәкәй,—диде Муллый.
Икесе бер кабинага кереп бикләнделәр.
— Менә бу үзебезчә,—дип, зур канәгатьләнү белән кикереп жибәрде Әбелмәлих мөлдерәмә стаканны каплап куйганнан сон,—күр, тозлы кыярына кадәр бар, ә? Маладис.
Әүвәл пышылдашып кына сөйләшсәләр дә, тора-бара артлары кызды әшнәләрнең, саклану чаралары онытылды. Муллый яраткан зимагур җырын да сузып жибәрде:
...Чит иде теләкләрем,
Инде хәзер чит җирләрдә
Өзелә үзәкләрем...
Бөекбританиянен кадими җанатарлары әбрәкәйдәге хәлләр турында кирәк җиргә ирештереп өлгергәннәр иде инде, күрәсең. Аҗгырып-талпынып табак битле әзмәвердәй полицайлар килеп тә җиттеләр, кулларына богау салып, мазасыз эшкуарларыбызны участокка алып та киттеләр.
Куллар богауда булса да, тел иректә бит. Әбелмәлих шушы хокукыннан файдаланып калырга, әләкче инглизләргә карата үзенен катгый мөнәсәбәтен белдерергә ашыкты—халыкара Хитроу аэропортында бозык Баламишкин көенә татар такмагы яңгырады:
Их, мать якасын,
Черчилегезнен сатыйм каргасын..