Логотип Казан Утлары
Роман

ИГЕЗӘКЛӘР ЙОЛДЫЗЛЫГЫ

 

РОМАН-ФАРС

Хислимәсе Нурия

Микулай-Седой: «Кайсы редакциягә урнаштырыйм»,—дип сораганда Шәехнур, озак уйлап тормастан, тел очына килгән беренче шәһәрне Чулман дип атаган иде. Бөтенләй башка якларны да әйтеп куярга мөмкин иде лә ул... Чулман икән Чулман инде. Алай ук очраклы хәл дип әйтеп буламы соң моны? Франгизәнең туган ягы буларак та хәтер буразналарына янарак язылган һәм сонгы елда шактый еш кабатланган шәһәр исеме иде ул.

Әйе, армиягә барып кайтышлыймы, төзелеш отряды юлларында дисеңме, Шәехнурның поезд тәрәзәсе аша булса да чит өлкәләрне, герой шәһәрләрне, һәр шәһәрнең архитектура уенчыгы итеп салынган тимер юл вокзалларын, һәр хакимиятнең Башкала Пайтәхетенә охшатып салдырган район Кремльләрен күреп калганы бар.

Тик барыбер ул үзенең туган ягын күбесенчә газета-журналлардагы рәсемнәрдән, милли каналдагы сюжетлардан гына күреп белә икән бит.

Чулман тек Чулман инде... Зур сунын якынлыгын тоеп яшәргән, көнозыны кояш астында кызынып ятучы күләгәсез ак шәһәр. Тарихы зур түгел, яшьлеге хак, шуңа күрәдерме, урамнарга исем итеп кушардай шәхесләре берән-сәрән генә. Кая карама төзелеш, юл, ерганак, агач, химия атамаларын адрес иткән проспектлар.

Хезмәт кенәгәсенең беренче битенә языласы редакция «Жиденче төзелеш» урамында иде. Гигант мөштек сыман торба төбендәге ике катлы йортнын аскы өлешендә. Заманында «Чулман утлары» район газетасы буларак ачылган. Аннары зур берләшмәнең күп тиражлы матбагасы иткәннәр. Әле янарак кына муниципаль статус алган, зурайган, хәбәрчеләр саны да арткан. Бигрәк тә хатлар бүлеге кинәйгән, Шәехнурны шунда өченче кеше итеп билгеләделәр.

Бу тирәдә кырык-илле чакрым саен шәһәр салынган. Ул шәһәрләр Чулманга Менделеев таблицасы белән бәйләнгән. Шуңа күрәдер, «Чулман утлары» үзәкләшкән газетага әверелеп бара. Хәзер ул ике дәүләт телендә чыга.

Иван Иваныч, житмеш яшькә житкән редактор, өстәленә куелган

Ахыры. Башы 9 санда
эшләрне күзен бәйләп тә башкара ала, әмма җитәкче буларак инде сүлпән, чиновниклык гаярьлеге сүрелгән, бүген йә иртәгә үз урынына яшьләр киләсен тәгаен белеп, хәтта теләмәсә дә көтеп утыра иде

—«Пролетариат—капитализмга кабер казучы!*—дип әйткән ди Ленин бабабыз.

Күпне күргән карт редакторның яшь хезмәткәрләр белән сөйләшкәндә бик еш әйтергә ярата торган канатлы сүзе инде бу. Планерка вакытында шарнирлы күн тәхетеннән төшеп, коллектив арасындагы агач аяклы урындыкка күчеп утыруы да гадәттәгечә гадилек уены гына. Аңлатмалар, план, телеграмма, котлауларга ниләр языласын алдан ук белеп торгандай, кәгазьдән укырга яратмый. Шәехнурнын гаризасын да яттан әйтеп бирде.

—Иптәш Шәехнуровка килгәндә, мина тиз генә чокыр казый алмас әле ул. Читтән торып укуын дәвам итәсе бар. Журналистлар союзына керәсе, фатир мәсьәләсен хәл итәсе, гаиләсен алып кайтасы бар. . Без аны хатлар бүлегенә беркетәчәкбез, Кол Хариска күптән бер егет кирәк иде инде.

Бүлек мөдире белән бу турыда җыешлыкка кадәр үк сөйләшенгән, ахрысы, редактор сүзен яналык дип кабул итмәде, исе китмичә генә тынлап утырды, «Яшь хәбәрчегә сорауларыгыз бармы?» дигәч ахрысы үзенен кемлеген сиздерергә ниятләде.

—Исеменне үзгәрт. Журналист озын-озын фамилияләрдән котылып кыска гына псевдоним алырга тиеш. Шәехнур Шәехнуровны тутырып язар өчен техник редакторлар телендә әйтсәк биш квадратлы ике-өч баганага аркылы җәяргә кирәк, заголовок, язманын жанрын куярга урын да калмый. Эпиграфлар өстәүне әйтеп тә торасы юк. Менә ичмасам мин Кол Харис. Шәп яңгырый бит, әйеме, Шәехнур?! Колахмәтов Харисжан идем мин монда килгәндә. Иван Иваныч беренче көнне үк исемемне сөннәткә утыртып, үзенчә әйтсәк—чукындырып куйды

Кол Харис җыелыштагыларнын көлешкәнен көтеп торды да янә дәвам итте:

—Исемне бермә-бер кыскартып Шәех Нур дип калдырырга кинәш итәм. Белмим, Шәехнуров үзе ни дияр тагы?

— Миңа бик ошый. Фамилиям артык бозылмый. Әти дә үпкәләмәс.

—Ошаткач әйбәт инде,—дип хуплады Иван Иваныч,—Әнә, бүгенгедәй хәтерлим, Мөнирә апагызның детдомнан соң полиграфистлар курсын бетереп тәүге эш урынына килгән чагы. Озын җинле. ябык изүле ак кофта өстеннән канатлы кара сарафан кигән. Аягында түрле чанага охшатып тегелгән угыз сигезенче үлчәмле түфлие, чәч толымнарын баш түбәсенә өйгән

—Нүжәли шуларны хәтерлисез. Иван Иваныч9! Илле ел бит инде ул көннәргә!—диде ак яулыкны дүртпочмаклап япкан Мөнирә әби-апа, оялып кына.

—Хәтерлим, хәтерлим... Керәшен малай булмасам кияүгә дә чыга идең әле син миңа.—Редактор да коллективының көлгәнен көтеп торды — Фамилиясе Гатауллина, озын инде, әйтеп бетерерлек түгел. Кияүгә чыккач тагын да озынайды, Галимәрданова булды Тәки кыскарттырмады Хезмәт кенәгәсендә безнен редакциянең бер мөһере тора. Техник редактордан башлап җаваплы секретарь дәрәҗәсенә чаклы күтәрелде.

—Давлением дә ике йөз егермегә чаклы күтәрелде инде. Ваня Иван Иваныч,—дип төзәтергә ашыкты ак яулыклы әби-апа.

—Бераз түзәргә инде, Мөнирә...

Редактор кайтып китсен өчен генә тәнәфес ясап алдылар Иртәнге якта өенә әбәткә кайтып килә торган гадәтен беләләр Аннан сон танышу «җыелышы» хатлар бүлегенә күчте. Армиядәге дедовшина кагыйдәләре буенча исәпләгәндә «салага» Шәех Нур кибеткә барып килергә тиеш иде Ләкин Кол Харис аның юлына аркылы төште. Чулман Алан бистәсендә
тәвә кошы үрчетүче фермер үзен зурлап язганнары өчен редакциягә «рәхмәт төенчеге» китергән, бушата торгач, бөтен өстәл тулды. Иван Иваныч белән Мөнирә апа өлешенә кермәделәр, хәмер катнашкан табынга утырмыйлар икән, икесенең дә кан басымы күтәрелә ди.

Төенчекне бушата торгач, телләр ачылды—Шәех Нур Кол Харисның күптәнге һәм ышанычлы дустына әверелә барды. Кызыклы хәлләр белән бизәлгән тостлар, киңәш-теләкләр бик күп әйтелгән иде дә, тик иртәгесен бер-ике кәлимәсе генә истә калган.

—Чынлапмы, Иван Иваныч моннан ярты гасыр элек Мөнирә апаның нәрсә кигәнен хәтерлиме?—дип гаҗәпләнде Шәех Нур.

—Чынлап!—диде Кол Харис.—Ул һәр вак-төякне энәсеннән җебенә чаклы хәтерли... Карун кешенең хәтере шәп була аның.

—Карун, комсыз дигән орышлар байларга карата гына әйтелә бугай?

—Бай ул, кыяфәтеннән сизелми генә, пеләшен сыйпап садака бирәсе килә.. Ә бит сайланма түрәләр өчен генә салынган йортта ике сутыйлы фатиры бар, ярамаган урында өч катлы коттедж салып куйган. Анын кулына кергән акчасы бөтен коллективка зарплата түләргә җитә. Алган орден- медальләрен, мактаулы исемнәрен исәпләп пенсиясе дә депутатларныкы чаклы. Бюджет хисабына шофер тота, коттеджга бөтен гаиләсе редакция машинасы белән йөри.. Ә без газетага срочно берәр язма кирәк дигәндә олы юл чатына кул күтәреп чыгабыз.

—Анын урынына куйсалар үзең дә Иван Инанычка әверелер идең әле, Кол Харис. Төшемле кәнәфигә утыргач мал сөю хроник авыруга әйләнә бит ул.

—Без болар чаклы ук булдыра алмабыз. Үз кесәсенә алыр өчен генә килгән буын бу.

—Бәлки. Иван Иваныч, җитте дип, китәргә йөридер?

—Урыныңа кем кызыкканын беләсең килсә, бераз югалып тор дигәннәр ана... Хәзер әнә отпускыга китәргә дә курка. Пенсиягә чыкканнан бирле ял алганы юк. Әле анын жиде яшьлек оныгын укытып эшкә урнаштырасы бар. Редакторлыгыннан китсә сүзе үтмәячәк. Ул моны яхшы белә. Ауган агачка тукран да кунмый...

—Ә Мөнирә апага ник һаман түзәргә куша?

—Франгизә кайтуга җаваплы секретарь урынын икәүләшеп саклыйлар.

—Кем соң ул?—диде Шәех Нур, Франгизәне белмәгәнгә сабышып.— Көтепләр алырлык даһимы әллә?

—Язып караганы юк әле анын. Мәктәпне «өчкә» бетереп, институтка көчкә барып эләккән, әнисе налоговыйда эшли, мәркәздә сүзе үтә, кем аркылыдыр керткән кызын...

Чулманда иске кунакханә сүтелмәгән иде әле, аны озаклап килгән гаиләләр өчен саклыйлар. Шәех Нур яшәгән бүлмә газета баллансына күчерелгән, яшәү хакын, уты-суы өчен редакция вакытында үзе түләп тора. Агач кунакханәдән бүлмә алу—ул инде озакка сузмыйча проспектларның берсеннән заманча корылган аерым фатир алуның беренче шарты иде. Университетны тәмамлап юллама белән килгән Кол Харис та фатир алу лабиринтларының шушы юлын үтә башлады. Ике тәрәзәгә бер үзе хужа булып, Чулман каласына унынчы каттан карап ятырга исәбе. Әгәр сабырлыгы җитеп, редакциядә пенсиягә чыкканчы эшли алса ведомство фатиры бөтенләйгә анын исемендә калачак. Ашыгып килгән жиңел сөенечне гел шулай берәр көенеч сагалап тора инде ул.

Кечкенәдән хыялланмаган килеш тә атна-ун көн эчендә яратып өлгерде Шәех Нур журналист һөнәрен. Космонавт булырга телим, мина врач һөнәре ошый йә төзүче-инженерлыкка укыячакмын дип әти-әниләрнен башын катырып' укытучылар «5» куйсын өчен һәйбәт иншалар язып интегәсе дә юк, кулыңнан килгән бөтен эш тә якын икән ул. Шәех Нур хәзер Микулай-Седой киңәшенә 8
ышанып Чулман каласына китеп барганына сөенеп туя атмый Четерекле хатлар буенча, язылган фактларны ачыкларга дигәндә күп очракта әле Кол Харис үзе ияреп чыга. Гади халык теләгән дөреслек белән җитәкчеләр кушкан дөреслекнен урталыгын табу жинел түгел. Бигрәк тә авылдан килгән жалобалар белән эшләве авыр. Хәбәрче алдында халыкны клубка куып кертатәр дә: «Кайсыгыз язды0» дип хакимият исеменнән Кияү Тархан имән бармагы белән бер генә селтәнә. Конфликт шундук юкка чыга. Батрак хәленә төшкән авыл кешесе авызындагы канын төкерергә дә курка... Шулай да хәбәрченен гадиләрне яклап килүе күпчелекне сөендерә. Кунакханәдә көтеп торган кешесе булмагач. Шәех Нур командировкадан туп-туры редакциягә кайта. Куен дәфтәренә теркатгән мон- зарларны төн чыкканчы эшкәртеп, иртән бүлек мөдир өстәленә сала. Өстатдәге кәгазьләр өстенә башын куеп кунып калган очраклары да байтак булды.

Дөньяны әкияткә батыра шушы Яна ел бәйрәме Сәүдәгәрләр ике ай алдан уенчыклар сата башлый. Өйдәгеләр ай буе ризык әзерли. Ә бала-чага Олы Кирмәндә яшәүче Кыш бабай исеменә бүләк сорап хатлар яза. Бөтен кеше самимиләнеп могҗиза көтә. Могҗиза нәкъ төнге сәгать уникедә килергә тиеш. Ин мөһиме—чаннар сугып еллар күченгән мәлдә табын артында япа-ялгызын калма... Ә могҗиза экранда! Биш минутлык чыгыш Ике Президентның гади халыкны яратып, үз итеп һәм рухландырып искә ала торган иске елның соңгы минутлары

Шәех Нур Чулманга килгәч беренче Яна елын ялгызы гына каршылады Ике көн кала Хислимә законлы иренең эш урынына шылтыратты. Әйтер сүзе дә телеграмма кебек кыска иде: «Мине котмә, Зачетлардан котыласым бар. Бәйрәм үтүгә үк имтихан куйганнар Гафу ит, бәгырем ...»

Нинди төче сүз бу—бәгырем! Шәехнурым дип кенә әйтсә ни була соң?! Һич югы җимешем, аппагым, тупырчыгым дисен. Барысына да риза ла Шәех Нур! Тик мут хатыннар шикелле бәгырем, матурым димәсеннәр

Яна ел төнендә кунакханә телевизорын кабызмыйча гына хат язды Шәех Нур. Сагыну, юксыну, үкенүләр белән тулы оч битлек өзгәләнү. Хислимәнен багалмадай асыл чагына юллап язды Шәех Нур ул хатны

Багышлавын чынлап та Хислимәгә багышлады, тик конвертка салгач Хаҗитархан тарафына. Нуриягә адреслады

Көндезге бүлектәгеләр каникулга чыккач, читтән торып укучылар сессиягә килә. Шәех Нурны анда да каршы алучы күренмәде. Хислимәне ике атналык кышкы сәяхәткә Ялчык күленә киткән диделәр

Бөтенләй үк күрешмәделәр түгел, бәйрәмнәр кушылган озын ялларда. Шәех Нурнын йомышы төшеп Азан каласына килгән чакларында күрештеләр алар Аймыл булып яшәгән килеш. Хислимә диплом алганчы тагын ике ел вакыт үтте. Шушы ике ел эчендә җиде-сигез тапкыр кавышканнардыр шәт

Нуриянен хатлары ешрак килә

Ә Хислимә, Чулманга кайткан саен, төнге клубка кич утырырга кергән ише генә...

Нуриянен һәр җавабында «Мәрхәмәтлем Шәех Нур»га хат язганы өчен рәхмәт сүзе бар

Диплом алгач та Чулманыңа төялеп кайтам дигән Хислимә тагын өч елга аспирантурага калган... Фәләх Сәмигуллин фәнни җитәкчесе булып расланган.

Нуриянең кесә телефоны бар. Хаҗитархан өлкәсе МТС элемтә зонасына кергән Шәехнурга да МТС тарифына күчәргә куша.

Хислимә ерагая

Нурия якыная...

Мөхәммәт өммәте

Галстук сайлый Шәех Нур. Ишек катындагы түгәрәк көзге белән кием шкафы арасында таптана. Берсен ала, кия, сала... Янасын ала, бәйли, сүтә. Көзгегә карый, көзгедән китә, тагын килә... Бүгенге вакыйга өчен үзенен йөзен эзли.

Ә бүген Чулманда зур мактану көне. Йөк ташучы машиналар өчен мотор мае чыгара торган евролиния эшли башлый. Мае әллә кайчан чыга инде аның, күрше өлкәләргә төяп-төяп җибәрделәр. рәсми рәвештә ачылмаган килеш тә.

Онык Мөхәммәт килер алдыннан автоцистерналарга май тутырып яткан заводны сүндереп тордылар. Кирмәннең протокол хезмәте раслаган исемлектә Шәех Нур да бар. Иван Иваныч тантанада катнашырга бик теләсә дә чакырылмаган иде. Баш мөхәррирдән узып хатлар бүлеге хәбәрчесенең зур кунаклар исемлегенә эләгүе аны тагын да сагаерга мәҗбүр итте—димәк, кабер казучы люмпен пролетарий Шәех Нур булып чыга...

Кызыл тасма янына «гасыр» каналыннан телевидение төркеме, репортерлар, фотохәбәрчеләр килеп өелде, төбәк шәһәрләренең башлыклары койма булып басты.

Алар завод идарәсеннән өчәү чыкты: Онык Мөхәммәт үзе, Кияү Тархан һәм генераль директор. Тән сакчылары, референтлар, иминлек хезмәте бераз калышыбрак иярде.

Онык Мөхәммәт белән үзара сөйләшкәндә завод технологы, химия министры, бигрәк тә хәбәрчеләр сүз иреге яулап алды: чыгыш ясаучылар тарафына елан башыдай микрофоннар ябырылды, сораулар яуды, фотояшеннәр өзлексез яшьнәде.

Ярты сәгатьлек митингтан сон, өч биюче кыз чүпләмле өч кызыл сөлгегә куеп өч кайчы алып килде. Капка баганасына тарттырылган өч колачлы тасмадан өч кисәк комач кисеп алынгач, кулларында папараци коралы булганнар «Ура!» кычкырды, буш куллылар кул чапты. Өч фотоаппаратын да муенына элгән Микулай Седой экраннардан күренерлек итеп алкышлады, ә Шәех Нурга таба борылгач, күз кысып «Ура!» кычкырды.

Үзәк диспетчер залына кергәч, түрдәге стенада үзенең зур портретын күреп Онык Мөхәммәтнең кәефе күтәрелде.

Кияү Тархан бүлмәсендә дә бар бу портрет. Эш урынына килеп кергән саен, ул сынга табынган мәҗүси кебек, аның каршында тукталып кала: соклана, кызыга, көнләшә, хыяллана... Аның да шушы бизәкле рам эчендә үзенен рәсемен күрәсе килә.

Идарә итү пультындагы патша тәңкәсе чаклы көмеш төймәгә баскан чакта Онык Мөхәммәтнең елмаюы әлеге оешкан тантанага уен төсмере биреп тора иде.

Бер-бер артлы гүелдәү көчәйде, гөрелте артты, торбалар пышылдады. Шоуны әкренләп шау күмде.

Күп тә үтмәде, диспетчер янындагы уенга сөенеч булып дөньяның иң ак халатын кигән лаборант кыз килеп керде. Кулындагы бүксәле колбада яна пешкән сосла төсендәге май иде. Ил башчы мазут исе аңкып торган колбаны алгач эчеп карарга теләгәндәй авызына китереп күтәргәндәй итте... Үзенчә шаяруы иде. Аннан ул бик якын китереп иснәп-иснәп карады. Колбаны кире биргәч тә борын санакларын лебердәтеп иснәнеп торды. Майның ягылып калу ихтималын шәйләп, пинжәк кесәсеннән яшел кулъяулык чыгарып борынын сөртте. Аны ташларга дип чүп чиләге эзләгәндәй итте. Ул арада Кияү Тархан кулын сузып өлгерде... Һәм кулъяулык кулдан кулга күчеп, шул минутта ук завод музееның пыяла шүрлегендә экспонат булды.

Онык Мөхәммәт җөмһүрият хәбәрчеләренең язмасына калын хәрефләр белән язылырлык соңгы юлны әйтергә тиеш иде.              р

—Бик һәйбәт май, холестирины юк!.. Сез булдырасыз!

 

Яңалыкны бөтен илгә таратыр өчен чакыртылган матбугат кунаклары, аягөсте генә чәй эчеп, ашыгыч рәвештә мәркәзгә кайтып китте. Шәех Нур завод белгечләре белән бергә район җитәкчеләре арасында калды. Генеральный бүлмәсендә илле кешелек кинәшмәне үткәргәч Онык Мөхәммәт, СССР гербы куптарып алынган иске трибуна артына басып тезислар укуга күчте.

«Мөхтәрәм иптәшләр!

Капитализмга күчү котылгысыз. Коммунистлар безгә юлдаш түгел. Үткәнгә кире кайту юк! Федераллар сызган туры юлдан—алга, бары тик алга!

Иске агач өйләрдән, панельле «хрушевка»лардан качыгыз! Виллалар, коттеджлар, ял йортлары салыгыз! Жаныгыз теләгән флора һәм фаунага замоклар корыгыз. Әкияти гротлар казып керегез, утрауларда фамильный шәһәрләр күтәрегез, хосусыйлаштырыгыз.

Бездә төзелгән—бездә калачак. Торган җиребез дөньянын иң матур җиренә әверелсен

Илләрнен байлыгы миллионерлар саны белән билгеләнә Акча табарга өйрәнегез!

Янача яшәгез!

Мисырга барып мунча керегез, Кызыл диңгезгә барып су коеныгыз, Алып батыр тауларына барып чаңгы шуыгыз. Парижга барып өйләнегез! Балаларыгыз чит илләрдә укысын. Утырган машиналарыгызга карап сезнең кемлегегезне танысыннар! Онытмагыз шуны—сез иске кабыгын салган җәмгыятьнең яна буржуйлары!!!

Һәр тармакның үз банкы, ябык инфраструктурам, беркетелгән хезмәт армиясе һәм хокук иреге булсын!

Мин сезнең гарант!..»

Бәйрәм актлар залына күчте Анда сайланма артистлар концерты башланырга әзер иде инде.

Онык Мөхәммәтнең ярты концерттан соң саубуллаша торган гадәте бар Ләкин ул китмәде. Кул көчен кызганмады, алкышлап ахыргача утырды. Пәрдә ябылгач тән сакчыларын ияртеп сәхнә артына да керде—сәхнә йолдызларын хөрмәтләп мактар өчен, рәхмәт әйтер өчен.

Олы җанлы кешенең кочагы да зур бит аның—ике дистәләп артист Онык Мөхәммәтнең канат астына сыенырга дип тыпырчына Шәех Нур ятим бәпкә кебек берүзе читтә калды.

һәм тегеләр, якты чырай күреп, тотындылар ямаулык сорарга... Ул жавап биреп өлгерә алмый хәтта.

  • миннән хужылар мактаулы исем алып бетерде Звание күрмичә картаям ич инде

—Синең директорын депутат кеше, тутырсын наградной лист. Уйларбыз.

—...утыз яшьлегемне бик сиздермичә генә бенефис үткәрмәкче идем, залларны арендалаган өчен күп сорыйлар.

—Аңладым Газовикларга хат языгыз Шылтыратырмын.

...зыярат кылганда әни каберенә якын килерлек түгел Бер генә чакрым асфальт җәйдерәсе иде

«Нур»га кереп чык әле. Синдәй примадоннага юк дип әйтә алмас ул.

—...телевидениедә ун ел алып барам инде.

—Беләм. Экранда син бик чибәр күренәсең

—...анысы шулай Торырга урыным юк. Өч кешелек гаилә коммуналкада яшәп ятабыз.

Генеральныегыз белән киңәшербез. Жае табылыр

—. чыгып качарга урын булмагач, әрәм ятам Хатын түгел, аждаһа, көн- тон талый Мин бит гениальный композитор, үзегез беләсез

  • Ну, без сезнең җырларны җырлап үстек инде.

 

...әйтәм ич, бер бүлмәле аерым фатир бирсәгез, шушы стервамны ташлап китәр идем.

—Һәй. егетләр, бер бүлмәле фатир бирсәләр мин дә апагызны ташлап китәр идем ул. . Аерыласы килгән һәр иргә фатир өләшә башласак Башкалабыз капкасына дегет сылап китәрләр бит.

Якты чырайдан ямаулык сораучылар шулкадәр кыюландылар ки, тагын бераз түзсә, менә хәзер, менә хәзер Онык Мөхәммәтнең кесәсенә кереп конфет эзли башлаячаклар иде.

—...менә миңа...

Читтәрәк басып калган Шәех Нурны ишетүче булмады. Ул тагын эндәшеп карады.

—...ә менә миңа бернәрсә дә кирәкми!—дигәч, өченче тапкырында гына Илбашы, артистлардан ваз кичкәндәй, аңа текәлде.

—Хәтта минем үземә дә күп нәрсәләр кирәк әле... Ну, миңа бернәрсә дә кирәкми дигәч—гамьсез, хыялсыз, бөтенләй өметсез кешедер син?

—...гафу итегез, өметем бар—Сезнең белән фотога төшәсем килә...

Ул артистлар төркемен ерып чыкты.

—Кайсы елгы соң син? Моңарчы күргәнем булмады. Юк, хәтер шәп минем анысы...

—...гафу итегез, Сездән яшьрәк... гафу итегез, акылым белән дип әйтергә теләгән идем.

—Ярар инде, апаем, нәрсә кылтаеп торасын. Акланма. Картлык ул кешенең яше баш киеме размерын узып киткәч башлана. Ә безнең нәселдә җитмеш өченче размердан да кечкенәрәк бүрек кигән ирләр юк!.. Кем диден әле син үзеңне?

—Шәех Нур мин. «Чулман утлары»нда эшлим.

— Шәех Нур! Шәп исем, хәтердә кала торган... Ә фотога төшәрбез. Үс әле бераз! Минем белән менәсе килгәннәрнең бик төшәсе килә...

Һәм ул башын артка чөеп рәхәтләнеп көлде. Аннан соң көлүеннән ничек кисәк туктаган булса, йөзе дә кинәт җитдиләнде. Тагын шунысын да күреп өлгерде Шәех Нур. көлгәндә күзе гел ачык иде аның. Ул хәтта көлгәндә дә уяу!

Шушының белән рәхмәтнең дә регламенты бетте.

Нәфнәф туе

Быелгы Сабантуйны март аенда үткәрү турында Кияү Тархан карар чыгарды...

«Чулман утлары» газетасы ошбу вакыйгага багышлап уналты битле сан әзерләргә тиеш иде. Хәбәрчеләрне, берсен-бер калдырмыйча, бәйрәмгә куып чыгарачаклар. Ин мөһиме—язмаларда җиңү булсын, уен-көлке, тамаша балкып торсын, фотоларга бөтен җиһан сыйсын.

Хатлар бүлегенә килеп кергәч Иван Иваныч гүя анда Шәех Нурны гына күрде, башка хезмәткәрләргә артык илтифатлык күрсәтеп тормады. Редактор, озак еллар буе тегүче булып эшләгән ателье остасы кебек, егетне баштанаяк җентекләп күзәтеп чыкты, әйтерсең лә ана яна костюм өчен үлчәм алырга җыена...

—Сине Кияү Тархан эзләтә.

—Минеме, ни өчен?!.

Шәех Нурның кабатлап соравы Иван Иванычның тыелып торган ачуын тышка чыгарды.                    у

—Сине, сине! Башка беребезне дә түгел, тик сине генә! Ни өчен икәнен дә сизенәм...

—Ни өчен дип уйлыйсыз?

—Хәзерге яшьләрнен бик тиз үсәсе килә. Главанын «любимчигы» булгач, үсәрсен дә.

—Кышкы Сабантуй унаеннан берәр йомыш кушадыр ул

—Сина гына, аерым, махсус йомыш.

Шәех Нур бәйрәм алдыннан кичерә торган күтәренке кәефен сакларга тырышты Микулай Седой биреп җибәргән фотоларны да бүген, никтер алырга булды. Дөресен генә әйткәндә, Чулман каласының һәр вакыйгасы Кияү Тархан катнашында уза. «газетчик»ларнын анын белән күрешми калган атналары бик сирәк. Тик Шәех Нур охшаш фотоларны һаман үзендә саклый торды, уен ясар өчен главанын кәефе һаман «мач» килмәде.

Кабинет алдындагы бүлмәдә видеокамера кем килгәнне алдан ук хужага хәбәр итеп тора. Шуна күрәдер инде озын өстәл янында үрә каткан Шәех Нурга исе китмәде. Аерым-аерым битләрне тутырып нидер яза Кияү Тархан—доклад түгелдер, чыгышларны Иван Иваныч язып бирә ана, моны инде редакциядә һәркем белә.

Кияү Тарханнын йөзе искиткеч төзек, кем әйтмешли, колагы да. күзе дә, авыз-борыны да үз урынында. Чем-кара чәченен таракка буйсынмас кыскалыгы, җыерчык эзе төшмәгән мангаенын каз мае сөрткәндәй ялтырап торуы килешле генә... Аны күзләреннән танып була. Кырыслыгын җыеп торган, милли мәрхәмәте кабынмаган, туп-туры текәлсә дә барыбер кырын карашлы, елмаюы сүнгән күзләр..

Ун минутлап басып торганнан сон. Шәех Нур чыгып китәргә дип борылган иде. Кияү Тархан шундук күреп алды

—Син нәрсә, мальчишька, минем өстән жалу писать иткәнсең

—Беркая да язганым юк.

—Онык Мөхәммәтнен аппарат руководителенә обращаться иттеңме?

-Әйе.

  • Ну вот и все!

—Шәхси үтенеч иде ул.

—Какой-такой личный! Минем инстанцияне игнорировать итеп Димәк жалоба!

—Нинди жалоба?!

  • Имеш, мин трибунадан Онык Мөхәммәтнең туганы дип заявить иткәнмен. Хәзер, вот, столичный властька объяснительный писать итәмен

—Туганлыкның зыяны юк ич аның.

—Мин Онык Мөхәммәтнең якын туганы дигәннәре өчен ике главаны снимать иттеләр инде: берсе пекарняда директор әнә. икенчесе бытовой комбинатта... В конце-концов. Онык Мөхәммәтне туганым дип признавать итү модада ул хәзер.

—Камчы очына кургаш төере бәйләү кебек инде. Халык көтүен куркытып тотар өчен.

  • Вот видишь, признавать итәсең..
  • Юк Язмадым

Всеровно журналистлар эше. Простои халык Президентларның адресын да, телефонын да белмәс. Вообще. Иван Иваныч бдительностьны потерять итте, урамнан случайный кешеләр принимать итә... Бөтен скандалга да сез журналистлар, писательләр виноваты. Четвертая власть имеш, ни прессу, ни языка, ни литературу, ни нацию защищать итә алмадыгыз

—Сезнең кебек ана телен белмәгән, китап яратмаган җитәкчеләр үсә башлагач бетте ул безнең милләт

—Умничать итеп утырма, писака!

—Сез дә шикәр түгел. Альянс Фәридунович. Кемлегезне бик яхшы беләбез.. Кирәксә фаш итеп язып та чыгармын.

—Вон отсюда! Мальчишька!

-Китам китам Чулманда калмыйм. Жавап кына килсен мина

-Да я тебя -лип Кияү Тархан канафиеннэн күтәрелгән иле. Шәех Нур анын каршына интим хәлләренә ишарәле фотоларны ыргытып авызын япты һәм хушлашып та тормыйча чыгып китте. Хуҗаныңнәфрәте ташыды.: •Нүжәли теге хәлләрне белә инде бу журналист кисәге?! Ну, погоди!..»

Жыен капкасыннан килеп керүгә, Шәех Нурнын кесәсендәге телефоны сизгер җирне кытыклый башлады. Ул анын тавышын сүндереп, виброрежимга куйган иде. Шылтыратучы ир кешене тавышыннан танымаса да сөйләшеп алырга туры килде.

—Нихәл, Утыз өчле Шәех Нур?

-Кем бу?!

—Син артык эчмә әле бүген, яме, сөйләшәсе бар.

—Кайда? Кайчан?!

—Тагын шылтыратырмын.

—Нәкъ менә бүген үк дигәнме инде?

Иртәгәгә калдырырга ярамый. Мәсьәләсе бик житди.

—Кайсыгыз шаярта инде анда?

—Бик житди дидем. Пока...

Шәех Нурнын кемлеген шактый ук белеп сөйләште бу кеше. «Утыз өчле Шәехнур» дигән кушаматын классташлары чыгарган иде, әллә шылтыратучы да якташларның берсе микән?

Сигезьеллыкны тәмамлагач. Шәмдәл мәктәбе интернатына күрше-тирә авыллардан укучылар килеп тулды. Укуын алга таба дәвам итәргә теләгән балаларны жыйнап-барлап дигәндәй, икегә бүлделәр. Зур-зур класслар килеп чыкты. Утыз өч укучының фамилиясен тезеп төшә торгач, журнал бите шыплап тула торган иде. Үч иткәндәй, исемлекнең иң ахырындагы угыз өченче укучы Шәехнуров иде. Кимчелекләргә аеруча игътибарлы, кыек-мыек сүзләреннән җыйнаулашып көлә торган, кылган хаталарыңны гафу итмәстәй, һавалы, чамасыз горур һәм дә мин-минлекнең бөгелмәс, ә кушаматларның аеруча тәэсир итә торган жете чагы иде шул. Мәктәп кичәләрендә, зур егет булып, күңелеңә якын кыз белән сөйләшеп торганда берәр шалапае килә дә күрешә: «Нихәл, Утыз өчле Шәехнур?!» Сөйгән кызыннын күңелен биздерер өчен, юри мыскыллап дәшә, «туксан тугызлы*дан өч тапкыр хужырак итеп мыскыллый.

Килер бер көн—алфавит тәртибендә санау дигән гаделсезлек бетерелер, исемнәрне тезгәндә—кешенең буена, яшенә, авырлыгына, байлыгына һәм акылына карап язу тәртибе гамәлгә керер... Хыяллары тормышка ашса, Дияр агайнын «Утыз өчле* малае исемлекләрнең башында язылыр, җөмһүрияттә «Ш» хәрефе хакимлек итәр...

Сабантуйда халык күбәйгән саен Шәех Нурнын кушаматы да үзеннән ерагая барды Уеннар башлангач ул хәтта сәер танышның күрешүгә өметләнеп шылтыратуын да оныта төште. Бәйрәм дәрте аны үзенә бөтереп алды

Көрәш мәйданына калын итеп кар тузаны түшәлгән, бил алышучылар берсен берсе күтәреп ыргытканда уртада буран дулап ала. Чана тәртәсенә бәйләнгән тәкә аяк астында тапталган карны тешләп-тешләп каба Ин очына телевизор паспорты бәйләнгән кәгазь тартманы алып төшәр өчен бозлы колга төбенә малай-шалай тезелгән.

Көн өйләгә авышканда Себер ятыннан искән җилләргә ияреп кар чәчәкләре очына башлады. Халык өендә булган һәммә җылы нәрсәсен алып чыгыл бөркәнгән, төренгән. Тамашачылар өчен корылган озын-озын эскәмияләодә сырган чалбар хэтлек ирләр бишмәт хәллек хатыннарын кочаклап утыра

 

Язгы сабанны бер атнага алдан рак төгәлләдек дип ел саен рапорт бирә торгач, кыр эшләре шактый алга күчте. Сафура буранында борчак чәчеп. 1 апрельдә бәрәңге күмгән хуҗалыклар майнын унбишләрендә печәнгә төшә хәзер.

Урамда ун градус чамасы суык эленеп тора.

Зур өстәлгә охшатып корылган сәхнәдә ялангач артистларның энҗеле кендекләре җемелди. Мәйдан читендәге карлы чыршыларга эленгән радиотартмаларда сандугачлар фонограммасы сайрый. Атракиион нарга, көрәшкә, уеннарга битараф халык бердәм булып сәүдә рәтләрендә җавапсызлыгы чикләнмәгән ширкәтләрнең тәм-томын чемченеп йөри. Кызлар кулында каен җиләге өелгән пластик стаканнар, егетләр кулында боз салынган ширбәтле бокаллар...

Азанлылар—һәр эштә дан казанырлар, тотынган икән һәрвакыт арттырып үтәрләр, йә берәр декадага алданрак башкарып чыгарлар.

Узган гасырнын беренче яртысында гамәлгә ашкан колхозлашу, кулакларны талау, заем кәгазьләре сату һәм дә репрессияләү планнарын башка губерналарга караганда күпкә алданрак үтәгән. Алмания рейхстагына аерым байрак кадап, Жинү көнен 1 май көнне үк бәйрәм иткән гайәр халык бу!.. Атаулылар җиңелү белмәс, чигенсәләр дә борылып, тагын алга бара торган булганнар!

Кесә телефоны янә Шәех Нурны кытыклады.

—Машиналар туктаган аланга кил. Чия кызыл «БМВ»ны табарсын.

—Үзең кил. Батырларның карда коенганын карап утырабыз —Машинада көтәм. Ашык, тизрәк әйдә. Безне өйдә көтәләр.

—Ә мин ләх исерек... Утырган җиремнән тора алмыйм.

—Грамм да эчмәгән әле син... Күрдем инде.

—Күрдең? Ә ник сон килеп дәшмәдең?

—Шулай кирәк. Срочно көтәм!

Сөенергә дә, көенергә дә белмәде Шәех Нур. Хатын-кызлар чакырса бер хәер, ир-агайнын чамасыз төчеләнеп чакыруы күнелне тырный. Хислимәнен шаяртуымы бу? Ә бәлки Нурия ягыннан җылы хәбәр бардыр. Ел саен килә торган Сабан туеннан нинди кызык көтәрсең тагын...

Бу кеше машинаны җылытыр өчен руль артында утыра иде, Шәех Нурны ерактан ук күреп алып чыгып басты. Икеләнерлек тә чара калдырмыйча, озак күрешмәгән туганнарча кочаклап күреште. Машинага дәшкәч тә үзе белән янәшә алга утырырга кушты.

Шәех Нур сагаеп калды. Әлеге чия төсендәге «БМВ» Кияү Тарханның шәхси машинасы, ул урамга бик сирәк чыга, дөресрәге аның барлыгын да бик аз кеше генә белә булыр.

—Гәүдәнне каеш белән арканлап маташма, безне гаишниклар туктата алмый,—дип, ул ике арадагы серле киеренкелекне көчәйтте генә

—Мин беркая да барырга җыемыйм, бәйрәмнән репортаж язасым бар, фотога да төшереп өлгермәдем,—дип карышырга маташкан иде Шәех Нур. бу кешенең җавабы катгый чыкты.

—Барабыз! Көтәләр. Ә репортажга узган елгы сабантуй фотоларын бирерсең Барыбер лә ул. Сабантуй белән сабантуйның аермасы юк. Кунаклары да, җитәкчеләре дә. батырлары да шул ук

Машина кузгалып, Чулман шәһәренә таба юнәлгәч, Шәех Нурның күңеле тынычлана төште: димәк, бернинди дә маҗаралы сәяхәт көтми.

Барыбер искә төшерә алмыйм сезне Күргән кешем түгел, ни тавышыгыз, ни йөзегез белән хәтерләмим.

—Танышыйк соң, алайса, минем исемем.

Ниндидер, Нәфнәф кебегрәк исем әйтте бу кеше Ләкин Шәех Нур кабатлап сорарга теләмәде, «ярар» дигәндәй баш изәде дә тынды

Ул арада машина шәһәр читендәге Магистральная урамына килеп туктады Җиргә төшкәч тә әле шактый озак атлап, бөтенләй икенче урамга юнәлделәр

 

Көтеп торган йорт янында да килеп туктарлык урын иркен иде юкса, «Нәфнәф»нең бу тирәдә әлеге машина белән балкыйсы килмәде, ахрысы.

Сүз куешкандай ияреп бара торгач, өченче подъездның 37нче фатирына килеп кергәнен сизми дә калды Шәех Нур. Алар керүгә, күрешми-нитми генә каршы алган житмеш-житмеш биш яшьләрдәге бер әби өйдән ашыгып чыгып китте, калын пәлтә, мамык шәл бөркәнгән килеш шактый көткәнгә охшаган, уттан качкандай саф һавага ашкынуы иде бугай.

Ике бүлмәле фатир эчендә кунакны жәлеп итәрлек, йә булмаса хәтердә калырлык, һичьюгы күзне сөендерерлек бер яңалык та юк: иске җиһаз, таушалган савыт-саба, ишексез шкафта соры кием-салым. Байлыгы балкып тормаса да, урам ягы ишеге «Гардиан» фирмасыннан икән—танкка каршы ата торган мылтык та тишә алмас үзен.

Бу фатирда гомергә ислемай сибелмәгән, аш бүлмәсенә кергәч тә ризык исе юк, бөтен җирлеккә тәмәке ысы ягылган.

Күн курткасын шкафка элгәч, Нәфнәф урта звено интеллигенциясенә охшап калды. Кабинетларда утырып терсәк-тез өлешләре бөгәрләнгән, түше ялтыраган костюм чалбары бер-ике үлчәмгә запас белән тектерелгән. Галстугы юк.

—Безнен Шәмдәлдә җыенга гел яңа күлмәк киеп чыгалар.

—Сиңа бәйрәм—мина каторожный эш ул.

—Нигә дип килдек инде без бу фатирга?

—Йә, Шәехнуров, Нәсимәттәй әниен бәрәңге шәңгәсен гел шулай йомырка сарысы ягып пешерәме?—дип, Нәфнәф үзе сораулар яудыра башлады.— Ыслушай, Шәех Нур Диярович, синең әтиең йөздән узды бугай инде, әйеме?

—Алты паспорт алыштырырлык гомер кичкән кеше...

—Әниен өченче хатыны бит инде, ә! Ул да абыстайлар яшенә җитте.

Тәк, булды...

—Шәехнуров, йөз грамм гына каплап куясынмы? Ни дисәң дә бәйрәм ич бүген. Миңа ярамый—рульдә!

—Гаишниклар туктата алмый дигән идегез.

—Закон катыланды. Салган килеш эләксә министрларның да правасын алалар.

— Минем дә теләк юк. Телефоннан: «Син артык эчмә әле бүген!—дигәч, сезгә бик ачуым килгән иде. Әйтерсең лә, айнымас бер сәрхуш мени!

—Ну бераз салгалыйсын инде анысы. Беләм, гаиләң һаман көйләнмәгән. Өйләнгән килеш ялгыз тору синдәй ирләрне шактый сындырган. Хислимәне көтеп, уттан өзелмәгән компьютер кебек, көне-төне «в режиме ожидания»дә яшәр өчен юаныч кирәктер. Ну син эчмә, аракы белән юану—суициднын үзе инде ул.

—Җитте! Туйдым! Сез мине монда мораль укыр өчен чакырдыгызмы?!— Шәех Нур кием шкафына таба ашыккан иде, аны Нәфнәфнең кырыс әмере туктатты:

—Стоять! «Китәргә ярый!» дигән рөхсәт бирелмәде әле сиңа Ишек ике яктан да менә шушы ачкыч белән генә ачыла.-һәм Нәфнәф ачкыч бәйләмен кесәсенә салып куйды.

Зал уртасындагы кыска торыклы журнал өстәле артына килеп утырган Нәфнәф тәмәке кабызды. Үтә күренмәле, тирән эчле көлсавытта гел аның төпчекләре өелгән иде. Шунда гына Шәех Нур әлеге «күпбелгән»нен тозагына эләккәнен анлап алды. Фатир түгел, яшерен очрашулар өчен сакланган явка камерасы икән лә бу.

-Сина Альянс Фәридуновичка охшаган фотоларны кем бирде*’ һәм нинди максат белән?                 ’

ик н!БИРМЭЛеМИН аНЫ VKM С°РаП МДЫМ- Бигрвк оперативно эшлисез 16

 

—Белгән йә күргән нәрсәне генә сорап алып була. Димәк, сез күптән аралашып, кинәшеп, ә бәлки махсус оештырып берәр провокация әзерлисездер!

—Сез нәрсә инде, ул хәтлек! 37нче елда яшәмибез ләбаса

—37. 47. 57. 67нче ел булды ди...

  • Шуннан ни?
  • Юк, мин әле сиңа безнен җитәкчеләрнең туган елларын гына санадым.

—Ә быел 2007 бит инде! Сезнен оешма һаман исән-имин эшләп ятамы?

  • Имин дип бик дөрес искәрттен. Дәүләт булган җирдә һәрвакыт иминлекне саклау кирәк. Димәк, без кирәк.
  • Нинди дәүләт инде ул?! Безнен атауның бөтен җирен урман-суын мәскәүлеләр, инвесторлар, пайчылар сатып алып бетерде, җире булмагач, бернинди дәүләтебез дә юк дигән сүз ич инде.

—Эчке эшләр министрлыгы да. прокуратура, надзор, суд, ФСБ. УСБ. «Альфа», «Бетта», «Омега» ... һәм шул исәптән безнен оешма да—барыбыз да федераль дәүләт интересларын яклыйбыз... Хәер, сүзне читкә бормыйк әле. гражданин Шәехнуров. Төгәл сорауга төгәл җавабыңны язып бир дә. бар Сабан туена...

—Нәрсә язарга тиеш соң мин?

—•Игезәкләр кичәсе»ндә фотограф Микулай Седой белән танышуынны. аннан двойник эзләп «Оптимист» бакчасына баруыгызны Ул биргән фотоларны Седой кушуы буенча Глава кулына да тапшыруыңны.

—Уен гына, бер шаяртып Кияү Тарханның кәефен күтәрергә генә теләдем ич мин.

—Тапкансың шаяртыр кеше. Ышандылар ди сиңа.

—Ник ышанмаска? Наполеоннын да. Лениннын да. Сталиннын да, Гитлернын да двойнигы булган. Дипломатиядә үзеңә охшаган кешеләр белән интригалар оештыру элек-электән билгеле

Вәт именно—интрига оештыру. Димәк. Седой сина ул фотоларны ниндидер интригалар очен тоттырган!

  • Ник ул кушсын9 Мин үзем ... мәзәк итеп.

—Юк. гражданин Шәехнуров. мин ничек әйтсәм шулай язасын. Телдән сөйләү бер хәл, ә язып бирү—бөтенләй башка нәрсә. Кәгазь—ул документ Сөйләнеп кенә котылмакчы... Сезнен фамилиягә ышанмаска хакыбыз бар

—Причем монда минем фамилия?

—Әтиең—Дияр Хафизулловичнын ике хатыны картаеп үлгән Бертуган абыен Габдулла, исән-сау килеш әсир төшеп, сугыш беткәннән сон да унбиш ел буе качып яткан, Молдованын Румыннар белән чиктәш бер шәһәрендә

—Әйе. абыем аңын югалткан хәлдә, сез әйткәнчә исән-сау килеш әсир төшкән. Польшаның Гданьск шәһәрендә концлагерьда яткан. Сугыш бетәргә ярты ел кала концлагерьдан качканнар

  • Качканнармы, әллә чыгарып җибәргәннәрме?
  • Ну. иртән уянып китсәләр, бөтен лагерь тып-тын ди. Эт тә өрми, полицейскийлар да сүгенми ди. Казарманың ишеген төртеп карыйлар бикле түгел ди Урамга чыгалардошман күренми Олы капка төбенә хәтлек ачык ди. Фашистлар төнлә шулкадәр ашыгып чигенгәннәр, хәтта тоткыннарны юк итәрлек тә вакытлары калмаган. Ну алар бит бөтен лагерь белән исән котылганнар Әйе. кайтышлый бер молдованка белән кавышып, Вулканешты бистәсендә яшәп калган. Туп-туры өйгә кайтып. «Сатлык җан» кушаматы белән яшәргә хурлангандыр Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Германия сигез йөз илле дойч марка ярдәм бирде әле аңарга
  • Шәехнуров, бу легенда абыен сөйләгәннәрдән чыгып кына әвәләнгән

 

Чынбарлыкта ни булганын беләсен килсә безнен архивка килеп документларын өйрәнерсен. рөхсәт итәрбез.

—Беләсем килми. Кабердәге кешенен җавап бирәсе юк.

-Үлгәннәр өчен исәннәр җавап тота... Менә кәгазь, менә ручка,

Седойнын сина нинди задание биргәнен анлатып яз.                                   __

—Миннән башка да бөтенесен белеп торасыз икән, кәгазь күпертүнең

күреп, китаплардан-дәреслекләрдән укып кына түгел, ин газиз, ин ышанычлы кеше—әтисеннән ишетеп тә яхшы белә... Әлеге 37нче фатир да сталинизм чорыннан исән-имин качып калган, бөтен хәвефе белән сакланган җәза камерасыдыр Менә бу тимер умырткалы, тирән калпаклы

-Анысына ике дә уйламый кул куям.-Шәех Нур, имза куеп, авторучканы кесәсенә тыкты да кинәт торып басты.-Кайткач әтиемә сөйләргә туры килер Төпчек улынын хәлен белеп торсын.

 
   

 

нигә кирәге бар?

—Делога теркәр өчен.

—Нинди делога?!!                                                                                 *

—Фотохәбәрче Седой белән күптән кызыксынабыз инде без. Азатлык мәйданындагы пикетларны, митингларны артык ярата ул, берсен-бер калдырмыйча өчәр фотоаппарат күтәреп чыга. Ачлык игълан иткән милләтчеләрнең фотокүргәзмәсен оештырганын да беләсеңдер—телевидениенең бәйсез каналлары бөтен дөньяга шаулатып Яна Хөкүмәтне тәмам мыскыл итте.

—Димәк, мин. хәзер сезнен делога кәгазь кирәк өчен генә, матбугат ветераны өстеннән әләк язып бирергә тиешме?

—Син язганны беркем дә белмәс. Исемең урынына псевдоним куябыз: әйтик—«Муса» Бар иде Шәех Нур. юк Шәехнуров, эзләмәгез, табалмассыз аны, ул хәзер «Муса»!

—Тагын репрессия башландымы? Хөррият дибез, сүз иреге, ачык чикләр дибез, шушы булдымы Яна чор?

—Син. Шәехнуров. базар демократиясе белән дәүләтчелекне саклау сәясәтен бутама. Жәмгыятьтә халык теләгәнчә генә ирекле яшәү булалмый. Дәүләт гел үзенен каты куллы лидерын көтеп ята. Барыбер киләчәк ул тиран. Һәм шулчакны тагын бик күпләр җавап тотачак—аларнын исемнәре күптән билгеле инде, җыеп аласы гына бар.

Шәех Нурнын тәне куырылып килде. Кичәге тарихны кинолардан өстәл прожекторы, тәрәзәләрдәге корыч рәшәткәләр, тәнеңне өшетерлек шакмаклы таш җәелгән кытыршы идән, башыңны бәрсәләр дә күршеләр ишетмәслек калын кирпеч стена, чыелдап ачыла торган бронялы ишек.. Әнә, түшәм почмагындагы ыргаклар да тәрәзә өстенә чигүле кашагалар эләр өчен түгелдер, кулларынны артка каерып тарттырыр өчендер. Барысы да алдан ук уйланылган, хәтта ана дигән кушаматның «Муса» булуы да... Шәех Нурнын әле тырнак төпләренә, әле табан астына, әле йөрәк турысына камыт энәләре кадалгандай булды, сулардай һавасы югалып-югалып торды, плитә өстендәге корымлы чәйнекнен капкачын ачып йотлыга-йотлыга су эчәсе килде Бер имза куясын да—син сексот, син—сатлык, син—үзен гаепле... Тагын кырык елдан гайбәтче архивлар үзләренен серен ача. Һәм «Муса» дигән әләкченен Шәех Нурлыгы бөтен нәселенә нәҗес булып кайта... Хәзер, әнә. 60-70нче еллардагы серләр сертотмас үрдәкләр кулында... Ул елларда имза куйган күпме әләкче үзенең кырыгын көтеп ятадыр...

— Мин язмыйм да. кул да куймыйм!

-Ну. утырасын инде алайса шушы бүлмәдә. Мин киттем, сәгать саен шалтыратып торырмын, язмый хәлен юк... Да, менә бу бланкка кул куй әле

—Тагын нәрсә инде?

-Бүгенге әнгәмә турында кырык ел үткәнче беркемгә дә сөйләмәскә дигән расписка.

 

—Ну, үзенә кара! За утечьку информации—син җаваплы хәзер. Ә чиста кәгазь өстәлдә кала, тизрәк язсан—тизрәк чыгасын.

—Язмыйм!

Һәм Шәех Нур яңадан өстәл артына утырырга теләмәде. Үзенен ни дәрәҗәдә гаеплелеген, әлеге очракта криминал бармы-юкмы икәнен беләсе килде анын. Менә ул хәзер каушамыйча гына, әкрен-әкрен атлап ишеккә юнәлә Шкафтан пәлтәсен алып кия. Ишекне юри генә бикләгән булган Нәфнәф, этеп ача да бу рухи зинданнан иреккә чыга. Әгәр Нәфнәф ташланса. . Баш чүмечендәге чәчтән умырып тота алмас. Шәех Нурнын модага ияреп тап-такыр итеп китәрелгән чагы. Кулны каерса... эченә тибәргәме? Юктыр, бу Нәфнәф махсус мәктәптә сугышчан әзерлек үткәндер Хәер, беткән баш беткән, кире чигенү юк.

— Гражданин Шәехнуров! Кая китген, ану-ка сидеть!—Ләкин Нәфнәф баскан җирендә калды, кычкыруы да бәйдән ычкынган эткә ерактан торып команда биргән ише генә, куркытыр өчен генә иде

—Гаебем булса, повестка белән чакырырсыз!—диде Шәех Нур, сүгенүдән чак тыелып. Һәм ана каяндыр, ишекне бик каты итеп ябарлык көч килгән иде инде

«Чулман утлары* редакциясендә чираттагы дүшәмбе, ягъни газетага нигез салынганнан бирле бу көнне гел кинәшмә үткәрелә. Рәсми телдә «планерка» дип аталса да, хезмәткәрләр өчен ул «Иван Иваныч укулары» буларак телгә кергән, үз итеп, шаяртып, әлбәттә.

Иртәнге тугызда эш сәгате башлана, шуна күрә редактор бүлмәсендә бөтенесе дә җыелып беткән булырга тиеш. Ләкин газетага нигез салынган көннән бирле бу планеркаларның бер генә тапкыр да үз вакытында башланганы юк Һәркемнең сонга калдыра торган үз сәбәбе бар, һәр сәбәпнең тәгаен беркетелгән үз хуҗасы бар. Айрат редакторның дачасында кар көри, Шаһбан инде унсигезенче тапкыр күршесен күмә. Ләләнен инде менә егерме ел була, һаман теге чакыртылган сантехнигы күренми

Кодрәтеннән килсә, Иван Иваныч кояшны сейфына бикләп куяр иде дә үзенә кирәк чакта гына чыгарып торыр иде. Анын тәрәзәләре өйләгә чаклы яп-якты, чебен таеп егылырлык шома пеләше кояш батареена әверелеп, кабинетка кергән бөтен нурны үзенә җыеп тора. Ул, гадәттәгечә, кибет кулъяулыгы белән мангаен корыткан арада, «ыһым-ыһым!» дигән ымлык белән тамак кырып, киңәшмәгә тел ачкычы булырдай беренче сүзне эзли башлый, күңеленнән генә бизмәнгә салып, анын файдалы вә зыянлы ягын үлчәп өлгерә. Ул арада туган ялыктыргыч тынлыкны ике-өч кат «ыһым- ыһым!» бүлдерә. Сукбайлар арасына килеп эләккән бер психиатр әйткән имеш: ыһым-ыһым дип туктаусыз тамак кыру кешедә ике «мин»нен тартышуы, ягъни саранлык белән хөсетлектән яралган нерв өянәге дигән Андый чир юмарт хәерчеләрне гупчым интектерми икән

Иван Иваныч эзләгән теге сүз, хәрби дикторлар тавышы белән, көтелмәгән яңалык итеп җиткерелә. Ләкин, ни кызганыч, шаккатулы чырай белән: «Да?! Нүжәли? Булмастыр ла!» дип тыңларга өйрәнгән хезмәттәшләр ул яңалыкны инде әллә кайчан белгән булып чыга. Атарнын белгәнен редакторның белмәве киеренкелекне бушандыра, эчке пружиналар хәрәкәткә килә, чырайның көлә торган мускуллары тибенә, җитди хәбәрдән дә елмаю сирпелә башлый Ләкин планеркада бүген редакторның үзеннән башка һичкем белмәгән яңалык та бар иде.

— Шушы арада Шәех Нур Шәехнуровны өлкә газетасына махсус хәбәрче итеп күчерәбез,—дип әйтүенә, хезмәттәшләр йөзендәге дәвамлы елмаю ут

 

сүнгәндәй кинәт юк булды.

-Ник мине9! Журналистлар союзына алынып җитмәгән килеш...

— Беренчедән, чакырсалар үзем китәр идем әле спецкорр булып, чакырмыйлар Атарга син кирәк. Икенчедән, сине союзга әгъза итү нигездә хәл ителгән инде: рекомендацияләрен бар, басылып чыккан фельетоннарын җитәрлек Бүген-иртәгә җыясы идарә утырышында хәл ителер. Әгәр спецкорр булып китәргә теләмәсән, район хакимиятенә милли мәсьәләләр буенча урынбасар итеп урнаштырам.

Шәех Нурның бөтенләй кәефе төште. Проблемалары кимеми, киресенчә, арта гына бара. Яшәгән фатиры җир белән күк арасында—әле һаман хосусыйлаштырылмаган. Кияү Тарханнын рөхсәте юк. Әти-әнисе, карт көнендә малай ярдәменә өметләнеп яшәп ята. Инде эш урыны югалырга тора, бөтен матбугат чараларын акнионерлаштырып куйдылар да баш редакторларның хезмәт хакын ун тапкырга күтәрделәр. Пенсиягә чыккач бер сәгать тә эшләмим дип йөргән Иван Иваныч, мин китсәм бетәсез бит сез, дип, кәнәфиенә контор келәе белән сыланган кебек, ябышып ята. Һәр өметле журналист, һичьюгы шәп получка өчен генә булса да анын урынына кызыгадыр дип коты оча. Шәехнуровны югарыга этәрергә тырышуы да гуманлык йөзеннән түгел, кәнәфидән ераграк җибәрү өчен генә... Хислимәне көтеп яшәү дә алҗытты Инде аннан бер ел соңрак кергән Франгизә дә укуын тәмамлап «Чулман утлары»на җаваплы секретарь булып кайтып утырды «Кайчан кайта инде Хислимән? Икегез ике җирдә никахлы буйдак булып күпме яшәрсез икән тагын?»—дип сорамый калган көне юк. Франгизә белән Кол Харис буш вакытларында шигъри 5М5лар алыша—бер кабинетта янәшә утырган килеш. Әнисе ерак командировкаларга киткән чакта кыз аны өенә төшке ашка алып кайта. Шәех Нурны да чакыргандай итәләр—кызганып, күңеле булсын өчен генә, бармаслык итеп кенә...

«Җитәр, Шәех Нур,—диде ул үз-үзенә,—эчке дөньяна күңел тынычлыгы керсен дисән, тышкы дөньяңны тәртипкә салырга вакыт! Киләчәгеңне үзгәртергә теләсәң Хислимәдән башла, Нуриягә җавап язмый тор, эшеңнән китәргә ашыкма. Журналистлар союзына барып кайт. Үз аягы белән мәрхәмәт килгәнне көтеп ятма, хакыйкатьне яулап ал...»

Киңәшмә вакытында тавышы сүндерелгән кесә телефоныннан Хислимәнең хәбәрен күреп алды Шәех Нур: «Бәгырем, кайтып киләм. Өйдә бул» дигән Азай да сакау пәпә кебек БМБларга ышанып ук бетмәде, кара- каршы сөйләшергә булды. Тик сөйләшү чамасыз кыска килеп чыкты.

—Нихәл? Автобусыгыз кайсы тирәдә?

—Кыстыбый тукталышын үттек инде, матурым.

—Озаккамы9 Берәр янадык бармы әллә?

—Белмим әле. Яңалык шул—аспирантураны ташладым. Ярый, кайткач сөйләшербез. Монда кеше күп...

Дөресе шул-Хислимәнен кайтуын көтте Шәех Нур. һәм менә көткәнен ишетте. Әмма күңелендә сөенеч артмады. Аспирантурасын ташлаганга күрә генә уйланылтан күрешү бит бу. Аптырагач, бөтенләе белән Чулманга күчеп килергә дә ризадыр ул. бәлки. Телисенме, теләмисенме—законный кунак Хатыныңны кочак җәеп каршы алырга гына кала. Килсен сон. әйлә. Зарлы бүлмәдә ялгызын йомылып ятканчы, кухня ягыннан «әү?!» дип торырлык иптәш—тормыш иптәше булыр шунда...

Шәех Нурнын ныклы ниятен ишетеп болытлар таралды. Кояш ниһаять Иван Иванычның сейфыннан такты. Аяк астындагы иске кар шулпаланды Мартның суыткычы ватылды. Жылы җилдә яз исе йөри.

 

Ин зур сәүдә үзәгенә кереп, артык сайланмыйча гына кирәк-яраклар җыя башлады. Буш вакытын булса әйбер алмаган килеш тә кибетләрдә көне буе йөрергә була. Ләкин Шәех Нурнын вакыты юк. Хислимәне табадан төшкән ризык, тәм-том белән, шампаннар куеп, юк, коньяклы өстәл жәеп каршы алырга кирәк.. «Постельное белье» бүлегеннән бер өем япма сатып алды— мендәр тышлыгына чаклы ромашка чәчәгеннән—нәкъ Шәмдәлнен ындыр артындагы тар урманлы аланы кебек. Ике төрле шампунь сайлаган иде, хатын-кызлар өчен дигәнен кире куйды, фатирына бичәләр оялаган, ахрысы, дип Хислимә көнләшергә мөмкин. Әйе-әйе, өй эчен жентекләп карап чыгасы булыр. Нуриянен хатлары эләкмәсен, яна фотоларны да яшерергә кирәк. Кат Харис белән Франгизә аулак өй эзләп килгәлиләр иде, сөлгеләре онытылып калган, аны да алып өлгерергә, диванга озын чәчләр ябышмаганмы, иннек таплары юкмы... Хәер, нигә дип шул тиклем тәтиләнергә әле, Шәех Нурнын Хислимә тормышына ревизия ясаганы юк ич...

Табын артында ашап-эчү бик ашыгыч килеп чыкты. Әйтерсен лә алар поезд туктаган арада станция кафесына тамак ялгарга дип кенә кергәннәр. Хислимәне сагыну, ир уртасы яшенә җиткән Шәех Нурнын хатын-кыз тәненә карата җыелган талымсыз сусавы белән кушылып, бүгенге вакыйгалардан ыгы-зыгы ясый, гел ашыктырып, дәртләндереп тора Кайткач сөйләшербез дигән вәгъдәләр онытылды. Житди сүзгә күчсән, күрешү комарлыгыннан пыран-заран киләсе билгеле бит инде...

—Әйдә, урын-җирне алыштырабыз. Мин яна комплект алып кайттым Жәеп куйыйк әле шуны.

Хислимә сүзсез-нисез генә уенга кушылды

Алар, гомер буе икәүләшеп урын җәйгән парлар кебек, юрган- мендәрләргә чәчәкле күлмәк кидерделәр, простыняның бөтен киңлегенә диванны тараттылар. Хислимә мендәрләрне кабарткан арада Шәех Нурга күз төшереп алгач: «Абау, канатлана бу—дәртле чебеш!»—дип елмаеп куйды. Ләкин аның елмаюы үзе өчен түгел, Шәех Нур өчен генә иде.

Минутына күрә әйтелә торган ымлыкларны исәпкә алмаганда, уен һаман да сүзсез-нисез генә дәвам итте Пәрдәне корып утын сүндергәч, бүлмә эчендә эңгер куерды Ятасын, гүя кичке болында назланып, табигатьнең ике баласы, анадан тума килеш Жил исми, кырмыска тешләми, черки таламый, дошман күзе төшми. Сулышыңа чәчәк бәйләме исе иярә

Гыйшык аланындагы ромашка бизәкләре сытылды, төелде, бөгәрләнде

Хислимә, юрган почмагы белән капланып, үкси-үкси елап алды Шул арада ук, урыннан торып, халатын киде, битен-күзен сөртмичә генә юыну бүлмәсенә кереп китте. Сәер, үзенен керфекләреннән яшь тама, үзе елмая «Абау!»—дигән арада, елаудан елмаюга күчеп өлгерер өчен ким дигәндә җилбәзәк йә чиксез бәхетле хатын булырга кирәк.

Шәех Нур юынып чыкканчы Хислимә инде урынны җыйган, диванны күгәргән, чәй яңарткан иде.

Икейөзле гыйшык уены бетте, күрешүнең чын асылы калды. Күн ягы белән чөелгән көмеш тәнкә иләк ягы белән килеп төште. Кем гаепле, кайда, кайчан, ник?. Күрешмичә үткән һәр көнен бер сорау бит ул.

—Син бөтенләйгәме?

Хислимә эндәшмәде. Шәех Нур аның: «Әйе. әйе. бөтенләйгә' Күп газапладык инде бер-беребезне, җитәр'»—дип өзгәләнүен көткән иде Читтән торып укыдым, хатыным белән читтән торып яшим

—Ә мин ... чит илгә китәргә булдым

—Көтәләрме?

  • Бәхетемне сынап карыйм әле. тагын бер тапкыр.

—Сыналган кадәрлесе дә җиткәндер, бәлки9 Инглиз телен дәреслекләрдән укыдым дип кенә англичанка була алмыйсын инде ул.

—Барыбер китам. Бала карыйм, урам себерәм. гувернантка, хет отельгә горничная булып урнашам. Тик кире кайтмыйм...

—Авылга кайтып өйдәгеләренә әйттенме сон әле?

—Юк. Әйтеп тормыйм, киңәшләрен беләм. Син дә минем әти-әни кебегрәк фикер йөртәсен. Алар нәсихәтен ишетәм.

—Алайса, кал Чулманда! Яшьлекнен калган өлешен кешечә дәвам итик. Монда кыен дисән Азанга күчәрбез.

—Көчәнмә, матурым. Мине түгел, үзеңне кызган. Мирдән калган белән яши дип синнән көләчәкләр... Әтиен Дияр агайның күз карашыннан, әниең Нәсимәтгәйнен каргышыннан куркам.

  • Болар барысы да бүгенге халәтен генә. Хурлану, кимсенү, газаплану яши-яши онытыла әле ул. Исенә төшер: без бит синең белән кечкенәдән сөешкән кешеләр Бер салам белән икәүләшеп каен сулары эчтек, бер җир җиләген урталай тешләп каптык, иренгә-ирен килеп, сөенә-сөенә таңнар аттырдыкавылыбыз офыгында кояшнын ничек туганын күрдек. Сине иң беренче үпкән егет ич мин! Яшьлек мәхәббәтенең иң газаплы минутларын, күрешү сөенечләрен, наз рәхәтен тойдык. Рәхәт иде бит безгә, Хислимә, рәхәт идеме, әйт91 Киләчәктә дә рәхәтләнеп яшәрбез.

—Рәхәтләнеп яшәрбез?!. Шәехнуров, рәхәтнең үткән заманы да юк, киләчәк заманы да булалмый Рәхәт—ул хәзерге заман гына. Безнең бүгенгебез юк. Кыскасы, аерылышыр өчен кайттым. Шунсыз миңа чит илдә яшәргә рөхсәт итмәячәкләр Ә гражданлык хокукы алу турында хыялланасы да юк Озак эш түгел, баласыз парларны көн эчендә аералар. Син яшәгән районный ЗАГС бүлегенә икәү килеп, аерылышырга риза, дигән гариза язабыз да—вәссәләм!

—Сине үгетләүдән файда юк инде, Хислимә. һәр яманлыкны яхшыга юрарга өйрәнеп киләм мин Теләсәң, бүгеннән аерылдык дип исәплә. Кол Харисларга барып кунам.

  • Кирәкми, матурым. Чулман буйлап шаулап йөрмә. Дуслар булып калыйк. Җырларда җырланганча -Бүген безнен мәхәббәтнең соңгы төне...» Ашыйк, эчик, җыларбыз. җырларбыз. Сөеп кал, мин синеке әле бүген! Бу безнен аерылышу туе булыр.

—Алайса, аерылышу туена никахыбыз шаһитларын да чакырыйк: Франгизә белән Фәләх Сәмигуллинны Жавап тотсын алар да!

Вакланма. Шәехнуров. җәнҗаллар куптарырлык вакыт калмады!

—Тәннәр тәнгә якынайган саен аралар ерагая...

Шулай итеп. Шәех Нурны тышаулап куйган җиде төенле чи каешның ин зур төене чишелде. Буйдак егетнен адымнары киңәйде, сулышы иркенәйде, гәүдәсе турайды..               ’

Унбер чәүкә

Чынбарлыкның асыл йөзе кичәге ялганны фаш иткәч кенә ачыла. Бүгенге дөреслекне турыдан-туры язар өчен әллә ничә патшаның тәхетеннән төшкәнен көтәргә, кыюлык белән ялган көрәшкәнне үз күзләрең белән күрергә кичәге китапларның мәйданда янганын карап торырга кирәк Власть белән власть, ялган белән ялган алышынган саен елъязмачыларм алышына һәм һәр чорнын ялганы дөреслек булып яшәп ала

Бүгенге дөреслекне яклар өчен бик озын гомерле булырга кирәк

Журналистлар союзына әгъза итеп азганда аны идарәнен егерме fcp кешесе мактап чыкты. Утырыш беркетмәсенә Шәехнуров. Шәех Нур псевдонимы

 

игезәкләр йолдызлыгы

белән талантлы, перспективалы, принципиаль, актив, оригиналь журналист булып теркәлле Өч рекомендация арасыннан сайлап, Иван Иваныч язганын кычкырып укып чыккач, егерме бер кеше алкышлады.

Ә яшерен тавыш бирү урнасын бушатып, «чәүкәләр»не саный башлагач, Шәех Нур үзен монафыйклыкнын уртасында калгандай хис итте: ун кеше анын исемен сызып ташлаган иде, ижат карьерасын тик бер «чәүкә» хәл иткән булып чыкты. Сүз һәм гамәл—икейөзленең ике ягы Яшерен тавыш биреп дусларны санарга да, сынарга да була, ләкин таянып булмый.

Яшерен тавыш белән сайлау—куркак януслар уйлап тапкан демократия уены...

Ижат дөньясында ифратлар да чисталык сөючән халык яши, алар һәр бүләк, уныш, шатлыкны зурдан кубып юып тора. Союзга яна алынган журналист, гасырлар буена сакланган күркәм йола кушканча, яна билетны бик шәпләп юарга тиеш Шәех Нур «Тал» кафесында егерме биш урынлык зал сөйләшеп куйды Банкетка дәшеп, ул ин әвәл үзенә юллама биргән остазы Микулай Седой га шылтыратты Ләкин кәефе юк чакка туры килде, фотохәбәрче агайнын бакчадагы өен басканнар Ишеген каерып кергәннәр, транзисторлы иске радиоалгычын, электрон сәгатьне, тагын шунын ише вак-төякне алып киткәннәр. Бала-чага эше дияр иден дә Стенадагы электр чыбыкларын балта белән өзгәләп, караваттагы жәймәләргә, мендәрләргә түбә буярга дип алынган куе зәңгәр буяуны түгеп чыкканнар. Монысын үсмерләр явызлыгы диярсен Ләкин агач тартмага тыгызлап тутырылган фотоларны туздырып негатив тасмаларын алып киткәннәр Болары ни бала-чага, ни үсмерләр, ни очраклы караклар эше түгелдер.

Идарә рәисе Дәүләт җыелышына депутат булып сайланган кеше. Шуңа күрә дә Шәех Нур табынны олуг җитәкче күнеленә хуш килерлек итеп әзерләтге: кабымлыкларга акча кызганмады, зәһәр эчемлекләрнең дә «Арарат» коньягы белән «Двойной стандарт» аракысын гына куйдырды Кунаклар аерым-аерым да килде, төркем-төркем дә җыелды. Килгән берсе Шәех Нурны тагын чын күңелдән котлап кулын кысты, аркасыннан сөйде

«Арарат» бигүк әрмән коньягы булып җитмәде, ахрысы, күкләргә чөеп тостлар әйткәндә халык әкренләп грузин акцентына күчте «Двойной стандарт» шешәләренә чират җитте .

Ни хикмәттер, Шәех Нурга бүген аракы үтмәде Мәжлес тамашасына җыелган идарәне ул яшерен тавыш бирү тәртибе белән барлап карады «Кара чәүкә»ләрнен унысын кундырырлык унбиш, унсигез, егерме кеше тапты... Саннар арасында буталып бетте. Аннан сон ул үзен яклаучыларны санап карады—алары да унбер, унбиш, егермегә тулды.. Болар арасында Нәфнәфнен «Мусалары» бар микән? Шәех Нур сүз алырга дип әллә ничә талпынды, тик аны ишетмәделәр: мактадылар да мактадылар

Билен өзәрдәй иттереп алъяпкыч путасын тарттырган официант кыз Шәех Нурнын эчми утыруына каныкты. Ул, әлбәттә, банкетта журналистлар җыелганын алдан ук белгән, ләкин ни сәбәпле килгәннәрен һаман төшенми Игътибар үзәгендә калган егетне, юбиляр булмагае дип, чамасыз кыстарга кереште.

  • Ник бер дә эчмисез соң9 Бүген бит сезнен бәйрәм,дип беразга югалып тора да тагын килә —Әле һаман эчми утырасызмы'.’! Үпкәләгән диярләр бит, күтәреп куегыз...

Тиз арада ул янә Шәех Нур янында пәйда була Тагын кыстый башлый

  • Йөз граммнан, әллә шунда, сер бирмәссез. Ашап эчкәндә стрессны
    әйбәт ала ул. Шатлыклы вакыйга кешене ныграк алжыта... Кафе хезмәтенә шелтәгез юктыр ич. эчми торган юбиляр бик вакчыл була ул. Андыилардан безнен директор бик курка.

Тәки жинелде Шәех Нур. юкса бүген эчәргә бөтенләй дә теләге юк иде

—Сенлем.—диде ул официантның алъяпкыч итәгеннән чеметемләп, сыйла, әйдә!

Шәех Нур рюмканы бушатуга кыз тутырып куя. Тагын бушата-тагын тутыра. Рәттән биш рюмка күтәргәч, кунаклар сыйлану шөгылен онытып, яна әгъзадан яна мажара көтте. Шәех Нур буш кулы белән үрелеп зәйтүн җимеше капкан чакта да официант кызнын алъяпкычын ычкындырмыйча торды.

—Их!—дип куйды ул—биш йотымга ияреп кергән сулышны берьюлы чыгаргандай уфтанып,—өйдә шушындый да үгетли-үгетли сыйлый торган хатынын булса икән ул!

Официант кыз мәжлестәгеләрне көлдерерлек дәрәҗәдә дөрес кеше булып чыкты;

—Өйдәгесен мин дә сыйламыйм шул!—диде.

Официант кыздан көлдеме халык, әллә Шәех Нурданмы—анысын төгәл әйтүе кыен. Ләкин Иван Иваныч үзенен тамада вазифасын дәвам итәрлек хәлдә иде әле.

—Хөрмәтле коллегалар!—диде ул. өч катлы кәгазь салфетка белән пеләшен корытып.—дустыбыз өлгереп пеште, тост әйтеренә чират җитте.

Шунысы сәер, моңарчы гел шаулашып утырган мәҗлес Шәех Нурны тынлар өчен шым булды. Әйтерсең лә аңа хөкем залында соңгы сүз бирелә.

—«Периодическая печать» дигәнне безнең халык вакытлы матбугат дип бик белеп тәрҗемә иткән. Реформа башланган елларда «Дүртенче власть» дәрәҗәсенә җиткән журналистиканың вакыты бетеп бара. Сүз иреге, фикер төрлелеге, альтернатива, хөррият—болар барысы да базар әкиятләре генә. Нинди бәйсезлек ди ул?! Ике байраклы ил бәйсез була аламыни?!—Шәех Нур соңгы җөмләсен төбәп әйтердәй кеше эзләп як-ягына каранды, тик Иван Иванычтан арыны тапмагач, фикерен үзгәртте.—Бүгенге кризиста мин сезгә теләгән кадәр эчә алырдай саулык кына телим!..

Каравылчы борчагы

«Тал» кафесыннан ин сонгы кунак булып Шәех Нур үзе чыкты. Чыкса—шәһәр урамы лампалар көненә күчкән. Анда-санда яшьләр авазы ишетелә—әллә әрләшәләр, әллә чукраклар барысы да—һәр әйтелгән сүзләре көчәеп, һавада эленеп тора сыман.

Ул үзәккә таба атлады, ләкин ни өчен шушы якка икәнен үзе дә белми. Ике миллион кешеле мәркәздә болай япа-ялгыз калганы юк иде әле. Шәһәрнең котылгысыз үги төне аның тәнен куырып тора. Такси туктатып әти-әнисе янына кайтырга була булуын. Шәмдәл авылы кырык чакрымда. Иван Иваныч әйтмешли, татар радиусында гына. Мин хәзер билетлы журналист дип кенә өйдәгеләрне сөендереп булмас. Әтисе хәл-әхвәлләрне сорашып торганчы, ин әвәл: «Иә. Шәехнур. алга таба нишләргә уйлыйсын инде?»—дип исәнләшер Андый авыр сорауга жавап әзер түгел әле

—Шәехнуров!—Таныш тавыш куып житге. Борылып карамыйча да таныды ул аны Доцент Фәләх Сәмигуллин бу.-Шәех Нур Диярович. бик ашыкмасагыз бергәрәк атлыйк.—диде ул, бәрхетле тембрны сакларга тырышып кына.

-Атлыйк соң. Кафедан расчет ясап чыкканчы кунаклар таралышып беткәндер дигән идем инде мин. каян килеп чыктыгыз болай9

—Махсус сезне көтеп тордым.

—Юатыргамы?

—Киңәш бирергә. Педагог... һәм дә идарә кешесе буларак.

—Аспирантурага керәсем юк, чит илгә китәргә теләмим. Хислимә белән аралар өзелде Нинди киңәш бирә алырсыз икән мина?

Йә. Шәех Нур, алга таба нишләргә уйлыйсыз инде?

—Киңәш түгел бу, бу—әтидән дә яман допрос алу.

—Җавабын юк, алайса... Сина провинциаль шәһәрдән кайтырга кирәк Каян шундый тост әйтергә башына килде бүген? Тост түгел—Лениннын броневик өстенә басып сөйләгән Апрель тезислары инде! Мондый настроение белән кечкенә шәһәрдә яшәргә ярамый Чулман—ул бер аквариум кебек кенә, ничек яшәгәненне, ни ашаганынны. кая сыенганыңны, кемгә ияргәнеңне төрле яктан карап торалар, качып котыла торган түгел... Ә мәркәз—диңгез кеби: теләсән су өстенә сикер; куркыныч килгәндә төпкә чум; зур балыклар белән янәшәдә маймычлар да яши ала, ауга, кармакка, чуртанга эләкмәсәләр яшиләр посып кына.

—Сезнеңчә мин аквариум маймычы инде?!.

Кит балыгы түгелсен бит әле. Мондый тостлар әйтеп йөрсән, булалмассын да. Зур исемле журналистлар, филологлар, идарә членнары җыелган да акыллы чырай күрсәтеп утыралар, ә халыкка әйтер сүзләре юк дисен инде син, әйеме?

—Мин алай дип әйтмәдем...

—Әйттен, әйтген! Тостыннын мәгънәсе шул... Иҗат кешесе якты дөньяга туганда ук үҗәтлек, кирелеге белән килә. Син әйтергә теләгән фикерләр безнең бәгырьдә таш булып каткан инде. Әйе шул, моннан алты гасыр элек кенә Олуг Мөхәммәтебез Мәскәү кенәзләренә хан ярлыгы өләшкән, ясак җыйган. Ә бүген киресенчә... Егерме ел буе ике байраклы тәхеттә утырган Онык Мөхәммәт Мәскәү кенәзенә барып Ярлыгын алдырып кайтты. Моны без барыбыз да аңлыйбыз... Әйе шул, һәр илдә, һәр җөмһүрияттә тик бер генә дәүләт теле булырга тиеш... Икенен берсен сайла дисәләр, халык барыбер зуррагын, арзанрагын сайлап алачак. Әйе шул, егерме ел буе коммунистларны җитәкләгән хуҗабыз бүген үзе үк коммунистларга каршы. .

—Минем Сезләрне мәйданда күргәнем юк

—Әйе, түрәләрне яратырга, каршы дәшмәскә өйрәндек.

—Конституцион икейөзлелек була түгелме сон бу9! Карьера, дәрәҗә, мактаулы исемнәр алу өчен милләтне корбан итәбезме?

—Юк, сез дөрес әйтмисез. Ике конституция, ике байрак, ике гимн, халыкнын икейөзлелеге—болар барысы да безнен илдәге тынычлык өчен кирәк. Яши-яши аңларсыз әле, Шәехнуров.

—Аңларга теләмәгәннәр демократия эзләп чит илгә чыгып качамы?

—Демократик илдә рәхәт яшәр өчен акча күп кирәк.. Ярый, Шәехнуров, алга таба нишләргә уйлыйсыз инде? Чулманнан китәсеңме?

—Тагын эш эзлисе була... Тору урыны кирәк.

—Гел артистлар турында гына яза торган газеталар күп хәзер Аларга цензура кереп җитмәде әле. Кайчакларда шактый гына кыю язмалары балкып ала. Теләсән сөйләшеп куярмын Баштагы мәлдә берәр бакчада яшәп торырсың Бик күпләр шулай яши Хәзерге законнар нигезендә дачаларга пропискага керергә дә була Бүген кунарга урыныгыз бармы9

—Урын күп,—дигән булды Шәех Нур Доцент алдында мескенләнеп торасы килмәде —Азан каласы сагындырды, бераз урам әйләним дидем

—Гафу итәрсез, үземә алып кайта алмыйм, хатын белән ике арада дипломатик сугыш бара Ә сез нишләп Иван Иваныч машинасына утырып китмәдегез9

—Калдым әле Авылга кереп өйдәгеләрнен хәлен беләсе бар Әти белән дә киңәшәседер, бәлки.

Доцент белән пионерларча рапорт биргән ише генә саубуллашкач Шәех Нур үзен биләп алган баягы уйлары белән тагын бергә-бер калды Бик теләсә
туганнан туган апаларына, күрше-күләнгә кайтып йөри торган дусларга, Һич югы трактирга булса да кереп куна ала инде ул. Ләкин бүгенге фәлсәфи өермәләр аны этә-төртә һаман мажаралы сукмакка бора, тынгысызлап торган яна сорауларга җавап эзләргә куша иде.

Өлкәннәрнең, бала-чагаларнын йокы сәгате җиткәндер дип тартынып тормыйча. Микулай Седойга шылтыратасы итте ул. Дөресрәге, фотографның бакчага күчеп яшәгәнен беләсе, шунда төн кунып кайтасы, югары эшелон тирәсендәге аналыклардан хәбәрдар кешене тынлап карыйсы килгән иде. Ләкин бакча өен басканнан бирле анын «Оптимист»ка барганы юк икән. Бер кат юып, җыештырып-төзәткәләп киткән үзе. Ишеген бау белән генә боргычлаган, керәсе карак биген ватып йөрмәсен, янәсе... Кыскасы, туңа калсаң анда урын-җир җитәрлек, теләгән кадәр яши аласын диде.

Вокзалга төшеп Киекгау ягына баручы соңгы электричкага тәки өлгерде Шәех Нур...

«Оптимист» ширкәтеннән бакчачылар кача башлады..

Киекгау урманы белән Азансу елгасы арасында җитмеш гектарлы яшелчә җире бар иде Яз җитте исә. елга ярларыннан дулкын чыгып, яңгыр яуса урман эчендәге сапыктан ташу төшеп, кырыкмаса-кырык ерганак ярган иде инде аны. Чалгы белән селтәнсәң түмгәккә кадалып, комбайн керсә батып, трактор керсә чумып интеккәнгә әлеге урынны болын, җир, яки кыр дип тә атамаганнар Киектаулыларнын җыелыш телендә ул «Кишерем басуы» лип кенә йөртелгән. Ел аралаш йә кәбестә, йә кишер чәчеп караганнар. Ләкин шушы чәчү әйләнешенә күнеккән жирле халык бер елны кәбестәсен урлап барган, икенче елны кишерен ташыган.

Алла каргаган «кишерем басуы »н тулаем мәйданы белән шәһәрнекеләр сорап килгәч. Киекгау хакимияте сагаеп калган. Гади фермерлар гынамы— җәмгыятьнен колагы-күзе булып саналган дүртенче власть вәкилләре кызыксына икән—бу тикмәгә генә түгелдер Берәр нинди төрле файдалы казылма табылгандыр, йә хәзинә-мазар күмелгәндер, Спартакиада һәм дә Олимпиада уңаеннан туристлар базасы төзер өчен Мәскәү алып-сатарларынын ошбу мәйданга күзе төшкән булырга да мөмкин. Ләкин муниципаллар күпме генә төпченеп, генпланнарны өйрәнеп, архивларны актарып, Интернетта яшәп эзләнсәләр дә журналистларга «юк!» дип әйтерлек сәбәп тапмыйлар. Ахыр чиктә, килешүнең сонгы пункты итеп, ширкәт ун процент җирне Киектау халкына бүлеп бирергә тиеш, дигән йөкләмә өстәлә.

Ниһаять, жир матбугат зыялылары кулына күчкән. Һәркемгә мәгълүм, Рәсәй йөзем җимеше үстермәсәдә күбекле шәрабны Франциянең Шампан провинциясенә караганда ике йөз туксан тапкырга күбрәк җитештерә. Шуңа күрәдер, йөз дә кырык биш миллион кеше Яна елнын беренче минутыннан шампан эчә башлый. Балаларын да кушып саныйбыз, чөнки алар өчен дә махсус күбекле шәраб чыгарыла.

Рәсәйдә шампан шәрабы ватылмыйча караблар суга төшми, бөкеләр атылмыйча заводлар ачылмый, табышлы килешүләргә кул куйгач бокаллар чынлый Спортчылар жинү яулагач бер-берсенә күбек сибә, тансык канизәкләр чыжылдап торган ваннага чумганда авызларында шоколад кисәге булыр. . Хәтта кияү белән кәләшне кавыштырыр өчен дә яна гаилә нигезендә дүрт-биш чиләк «Шампанское» коярга кирәк

.Кишерем басуы, тапшырган көнне, совхоз директоры: «Бу бокалны мин кысыр җирдә гөлбакча үстерергә алынган оптимистлар өчен күтәрәм дигән.»

Бакчачылар ширкәтенең -Оптимист» булып калуы шуннан килә, имеш.

Кысыр жир турында декрет алып йөргән төркем «Оптимист»нын беренче
идарәсе булып сайланды. Мәгълүм ки, безнен илдә бер сайланганны гел сайларлар дигән Ходай. Инде егерме ел буе ширкәт белән шул ук кешеләр идарә итә иде...

Иде дими хәл юк—бакчадан нәкъ менә идарә составы кача башлады да инде.

Иң беренче булып Дәүләт советында яшәүче ике депутат китеп барды. Ширкәт чытырманлыгы жиләк-жимеш бирердәи гөлбакчага әверелгән арада алар инде дүртәр срокка сайланып, дүрт сутыйлы кишәрлеккә сыймастай алпавыт булып җитешкән иде. Депутатларнын кая күченгәнен карап кайтабыз дип киткән җирдән өч журналист белән ике баш редактор да юкка чыкты «Оптимист»та чирәм жир күгәргән типография директорының очлы түбәле өе янына бөркәүле «КамАЗ» килеп туктагач та бакчачылар гаҗәпләнмәде, Этил ярында урын тапканнар, урынбасарын да үзе белән алсын, анда урын җитәрлек диделәр. Өен-мунчасын арзан хактан реелторга тапшырып, ширкәтнең баш бухгалтеры да Мәскәү юлы өстендәге Сослан кооперативына кергәнне белгәч, беркая да китәлмәстәй гади халык кыбырсый башлады.

Гадәттән тыш хәл рәвешендәрәк. гомуми җыелыш үткәрелде.

«Әллә безнең корабны су баса микән, күселәр качып бетте?»—дигән сорауга ширкәт рәисе Тегран жавап биреп карады:

—Менә мин качмыйм ич әле.

Ләкин аның җавабы җыелыштагыларны җылытмады, Тегран ниндидер фетнәдә катнашмаганы өчен биш балалы гаиләсе белән диаспорадан куылган. «Оптимист» анын соңгы тукталышы

—Ашнын өйрәсе өскә җыела. Байлар күчә торсын, ә без рәхәтләнеп яшик,—диде Нәгыйм —Урам исемнәрен алыштырасы бар. Яна идарә сайлыйк.

Нәгыйм ул элек... электрик иде. Өч тапкыр баганадан егылып төшеп, миен какшаткач, аны каравылчы итеп куйдылар. Оптимистлар бакчасында тугыз аллея бар, һәммәсе дә саннар белән теркәлгән. Ләкин бакчачылар аллеяларны Директор урамы. Депутатлар ягы. Казначей тыкрыгы диебрәк атап йөртә иде. Каравылчы Нәгыйм качкыннар урамына яңа исемнәр кушылырга тиеш дип әйтергә теләде. Чөнки халык судьясы Касыймнан бушаган урамда Нәгыймнең вагон тактасыннан корылган, рубероид түбәле үз өе бар иде

Аллеяның түбән очындагылар җыелышка дип һаман килә. Кеше күбрәк җыела төшсен дигәндәй, каравылчы Нәгыйм сүз чиратын башкаларга бирми торды.

—Хөкүмәт йортында күрәзәче булып эшләүче хатын әйткән, зур комбинат салыначак, дигән. Спартакиадага килгән чит ил туристлары өчен, юан-юан калай торбалар аша, безнен урман һавасын мәркәзгә кудырачаклар икән Ну, Башкалабызда саф һавага кытлык бит. Белмим, урманнарда саф һава бар микән ул хәзер? Элек бит халык утын ташып делянкаларны гел чистартып тора иде. Ипи мичләре генә түгел, авыл мунчалары да газга күчте лә. Сухостойлар аркылы- торкылы аунап, череп-кортлап ята. Элеккечә җиләк исләре, чәчәкләр хушы юк анда. Әнә, «Оптимист»ның урманга керә торган юлын кычыткан курасы басты. Киектаулыларга бүлеп бирелгән участоклар кебек кыргыйланып яга.

—Күрәзәче апан тагын ниләр әйткән сон, Нәгыйм?—дип председатель аны канатландырып алды.

—Тагынмы? Мегаполисларда җир тетрәячәк ди.

—Без океан ярында яшәмибез лә.

—Океан монда нипричём. Хәтерлисезме, девон өстендә утырган районнарда җир летрәде? Галимнәр язып чыкканые. өч миллиард тонна нефтьне суырып алгач, җир катламнары авышкан, дип. Зур шәһәрләрне дә шул язмыш көтә ди. Үзегез уйлап карагыз, йөз фатирлы бер йорт салып чыгар өчен дә ун мен тонна таш өеп куярга кирәк. Унҗиде, егерме биш катлы йортлар салу модасы
китте әнә!
Азанда тезелеш өстенә төзелеш. Кояш төшәрдәй урамнары калмады, көн уртасы җиткәч баш түбәсендә күренеп ала да. караңгылана. Шушы чаклы авырлыкны нинди жир катламы күтәреп тора алсын ди.

—Син бу күрәзәче хатын турында каян ишеттең сон —дип гаҗәпләнде председатель Тегран.

—Кайдан булсын, рациядән. Милиция дулкынында ич ул. Юне буе тынлап чыгам. Жыелыш саен әйтелде, каравылчы йортына чыбыклы телефон кертергә дип. Эшкә тотынган кеше юк. баганалар утыртуы кыйбатка төшә, чыбыкларын кисеп урларлар, имеш

—Туктат. Нәгыйм, демагогияңне!—дип кырт кисмәкче иде Тегран. үз адресына тәнкыйть эләккәч, җыелган халык туктарга ирек бирмәде:

—Сөйлә. Нәгыйм! Сөйлә! Тагын ниләр ишетген?

Халык сөйләргә кушты да шым булды, яңалык көтә. Шул тиклем ялварулы күзләрен күргәч, каравылчының бигүк сөйләргә ярамаган серләре дә чишелде.

Безнен Онык Мөхәммәт ни... Ниткән... Кызыл дингездә ялын тагын бер атнага озайткан ди...

Килердәйләр килеп беткәч шактый халык җыелган иде. Хәбәрне бик тиз эләктереп алып телдән-телгә күчерделәр.

«Кайчан?.. Кем сүзе?.. Хәбәр итмичә калмасларые!.. Әле кичә генә телевизордан күрсәттеләр, театр ложасында спектакль карап утырганын... Безнен балалар да Интернеттан укыдык дигәннәр иде. ышанмадык кына, гайбәт оясы ла ул компьютер...»

—Дүшәмбе көн эшкә чыгарга тиеш булган, юк ди әле һаман...—Нәгыйм, тәмам рольгә кереп, матбугат үзәгенә әверелде.—Ялы ике атналык кына иде анын Ә телевизордан иске язманы күрсәткәннәрдер, юри. халыкны тынычландырыр өчен. Интернет һәр гайбәт өчен җавап тота!

—Син. Нәгыйм, рациядән җыен юк-барны тынлап ятканчы бакчаны әйбәтләп сакла. Фотограф Седойнын өен талап чыктылармы? Чыктылар! Беркем бернәрсә күрми калган.

—Гафу, председатель. Бу хәл минем сменада түгел иде. Үзем өчен генә җавап бирә алам. Минем сменада гел тәртип булыр. За базар отвечаю!..

—Тәртип дисен. Судья урамындагы Солтан абыйны синең сменада урлап алып киткәннәрен онытма!

—Урламадылар аны. Дөрес, төн уртасында чия төсендәге «БМВ> килгән иде, капканы ачып үзем керттем. Тәрәзәләре чем кара. Кызлар төягәндер болар, кайсы ой кунаклары икән дип артларыннан бардым. Солтан абый министрлар янына чакырылгандай итеп киенгән, галстугын таккан. Өй түрендәге лампочкасы мин куйган заманнан бирле яна Күрдем. Ул үз иреге белән чыгып утырды. Әле дә хуҗасыз өйгә күз-колак булып торам, түтәлләрендәге карачкылары шул килеш. Ну анын сәер кеше икәнен дә. кемгә охшаганлыгын да беләбез инде. Хатыны Солтан абыинын фотосын тотып милициядән эзләтмәк булган, гаризасын атмаганнар. Әле бүген иртән генә фотограф Седойнын кунагы Солтан абыинын өй түрендә йөри иде Махсус хәбәрче. ялгышмасам-Шәехнуров бугай. Сорауларына сезгә сөйләгәндәй жавап бирдем.

Тагын, тагын нәрсәләр әйткән күрәзәче?

-Тагын егерме елдан Кытай президенты Ху-Цзинь-Сын булачак. Кореяныкы Кем-Чен-Сын. ә Мәскәүга Ти-Мер-Сын куелачак ди.

—Тагын?

—Тиздән бик хәтәр йогышлы чир—акча вирусы таралачак ди. Күп итеп акча җыйган саран байлар котыру авыруыннан кырылып бетәчәк.

—Тагын, тагын'”—дип гайбәт газабына керде бакчачылар,—Әйтеп бетер1 Бер башлагач инде...

—Федераллар сурәте белән почта маркалары чыгарыла ди. Хатлар
җибәргәндә артын ялап, йөзен сыйпап-сыйпап ябыштырырбыз...

—Нәгыйм!—Бу юлысы ширкәт председателенең тавышы җиңде.—Син боларны үз борчагыңнан шыттырасын бугай. Җәмәгать. җыелыш барып чыкмады инде бүген. Охранникнын әкиятләрен тынлап утырып помидорларга су сибәр вакыт җитте... Качып киткән идарә составына яңаларын уйлабрак килерсез. Бер атнадан нәкъ шушы урында җыйналырбыз.

Халык зарлана-зарлана таралышты да сынык түфли, ямаулы халат, балчыкка баткан эш бияләйләрен киеп тагын дүрт сутышты проблемаларына кереп батты... Күрәзәченең сәяси юрамышларына караганда түтәлдә пешкән каен җиләкләрен, ызанда эчкән суын, парникта үскән бәрәңгеләрен кадерлерәк лә!..

Дияр сүрәсе

Көн үзе дә икейөзлеләнеп маташа.

Әле генә авылны болыт баскан иде. Эңгерлеккә ияләшүен була, һич уйламаган-көтмәгәндә кояш килә дә чыга. Менәтерәк, ныклап аязды бит тәки дигәндә күк йөзенен нуры сүнә дә куя. Эт кояшын сискәндереп янгыр сибәләп ала, минуты белән туктый тагын үзе

Жирдә генә түгел, инде Күктә дә җәй белән көз тартыша...

Нәсимәтгәй өстәлдәге кояш нурына пыяла кәстрүл белән Болгар катыгы китереп куйды.

—Базданмы?—Дияр карт, агач кашыгын кулында калдырып, буш касәне Нәсимәттәйгә таба шудырды.

—Баздан булса пыяласы тирләп чыгарые. Күрмисенмени—чоланнан алып кердем.

—Тагын карагат сыттыңмы? Күпме әйттем, саруны кайната дидем.

  • Беләм. Шуңа күрә дә кызыл чөгендер удым.

—Барысын да беләсең тагы..

—Синең белән ике гомер яшәп инде.

—Хак әйтәсең. Үземнең гомерне әллә кайчан туздырып бетердем инде. Хәзер, әнә, башкалар гомере хисабына яши башладым бугай. Һаман-Һаман пенсия алып ятарга оят, билләһи.

—Оят дип, төпчек улыбыз яшьләй шәһит китте. Анын калган гомерен Ходай сиңа бирсен...

  • Юк! Тәүбә-тәүбә диген!Дияр карт, йодрыкларын күз алдында йомарлап, утырган җиреннән капылт сикереп торды. Һич югы кырык яшькә генә яшьрәк чагы булса, өстәлгә сугасы, урталай сындырасы иде —Тимичә тор әле син Шәехнурнын өзелгән гомеренә, яме!

Нәсимәттәйнең дә куркак чакларыңда кия торган күлмәге тузган инде. Дияр картны җиңеннән йолкып дигәндәй кире утыртты.

—Тәк томалдан көйсезләнеп, табыннан чүп эзләнеп ник бәргәләнгәнеңне беләм лә... Улыбызның җинаятьчеләре иректә йөргәнгә мин гаеплеме? Гөнаһсызга рәнҗетергә әзерсен.

Болгар катыгын капкалый торгач, Дияр карт сабырлана төште

—Борынгылар чын ризык әзерли белгән Шушы Болгар катыгын йогырт дип саталар бит хәзер, сироп болгаталар да...—Ул сөйләү тизлегенә чаклы киметте,—Син анда... чоланда чамалабрак йөре, үрдәкбикәм. Нух сандыгына абына күрмә.

—Тулмадымы әле ул?! Кайчаннан бирле казынасын, өйнен астын өскә китердең.

—Чүп-чар белән тутырасым килми.

—Киңәш йөзеннән генә соравым, әтисе, ниләр салдын сон?

—Сандык төбенә әвәл Сәләй әлифбасын яшердем, Рәмзия әлифбасы белән бергә. Карале. Нәсимә, ышанасыңмы, юкмы—Рәмзия дигәннән.
безнен тимерче Сәлимханнын якташы икән бит ул, әй.

—Ышанмый ни, ярты халык Сәлимханга якташ ич бүген.

—Әлифба арасына хат кыстырдым.

—Хат?! Анысы кемгә атап тагын?

—Сәлимхан әйтмешли, бәй. кортка, кемгә дип, кыямәт көне узганнан сон минем сандыкны ачып караган беренче кешегә. Әлифба янына Коръән куйдым.

—Кайсысын, Дияркәчәем? Алар икәү бит хәзер.

—Икесен дә куйдым. Яна халык таный алганын үзе сайлар. Берсен генә калдырыр идем дә Кемнен дөреслеген кем белгән. Киләчәк буын алдында андый ук зур жаваплылыкны өстемә алыр хәлем юк.

—Үзен беләсеңдер инде...

—Иске җырлар язылган тәлинкәләрне күп итеп салдым, патефоны-ние белән. «Туган тел»не патефонда килеш калдырдым хәтта, сразы җырлатып карарлар. Катлаулылыгы юк. Яңа кешеләр Җирдә яралган маймыл хәлендә булсалар да. Игезәкләр йолды хтыгыннан кабат килгән гуманоидлар булса да бу нәмәрсәне җырлата алырлар. Ручкасын әйләндереп пружинасын борасы да, энәле радиосын тәлинкәгә бастырасы.

—Җыру дигәннән, карт, менә боларын да куш шунда, рәхәтләнеп тыңласыннар — Нәсимәтгәй Дияр агайнын җавабын ишеткәнче бер кочак «сиди», «дивиди», «караокэ» ише дискларны алып килеп тә өлгерде.

—Син әллә анда, кыямәттән сон беренче көнне үк дискотека оештырырлар дип уйлыйсыңмы'” Күземә күрсәтмә шул шарманшикларынны!—Ике намаз арасында Нәсимәттәйнен яратып тынлый торган җырчылары барын исенә төшерепме, карт шундук юмагай телгә күчте —Сон, үрдәккәем, магнит белән, ут белән генә язылган җырлар Туфан суында момент сүнеп бетәчәк бит. Бетмәсә дә гарасат яшеннәре моңын алачак анын Ахыр чиктә иште, алар янадан жыр уйнаткычлар уйлап тапканчы Аннан, ни. ахырзаманның монысында японнар исән каламы, юкмы бит әле. Белеп тор шуны, Нәсимәтгәй, мин ике генә җырчының тәлинкәләрен алдым: берсе Илһам энекәшнеке, икенчесе кем дисең?

—Салаватмы?!!

—Ашыкма! Салаватның хөкүмәттә үз кешесе бар. Ахырзаманда исән калачак ул. Динозаврлар арасында үзе җырлап йөрер.

—Алайса, кем сон икенчесе?

—Икенчесеме Икенчесе—Фәридә сенелкәш!

—Баядан бирле әйтә алмыйча торам, ник һәммәсен дә икешәрләп сайлыйсың сон аларнын?..

— Нух пәйгамбәребез шулай кушкан. Табигатьтә җан ияләренең дә, җансыз җисемнәрнең дә, гүзәллек, батырлык, хәтта явызлыкның да капма- каршы ише булырга тиеш дигән.

Нәсимәттәйнен бәхәс куерта торган гадәте юк. Карты кушканча, кочагындагы җырларны янә комод тартмасына илтеп япты.

—Тагын нәрсәләр җибәрәсең теге дөньяга?

—Бәй, ник әле бусага аркылы атлап чыгарга иренеп торабыз? Әйдә чоланга, сандыкта ниләр барын үзең күр.

Сәлимхан ясап биргән кызыл сандык бикле булса да, ачкычы ишегендә калган иде. Карчыгы бервакытта да үз белдеге белән актарынып, Диярдән узынып тикшеренеп йөрмәде.

Сандыкны ачуга кулына беренче эләккән нәрсә гаилә альбомнары иде. Нәсимәттәйнен тагын кәефе кырылды.

-Әллә Ходаем, өйдәге фотоларның берсен бер калдырмыйча илтеп күмәсең инде?

—Ә нәрсәгә кирәк сон ул биш былтыр үлеп беткән әби-бабайлар, яшьлектә адашып калган сөйгән кызлар... Альбом актарган саен яшьлегеңне зо

сагынып елап, картлыгына көенеп йөрәк авырттырыргамы? Гомерне бик нык кыскарта торган зәхмәт ул фотолар... Альбом арасында ике түгәрәк көзгене күрәсеңме?

—Аларының нигә кирәге бар инде?

—Яңадан яралган кызлар альбомдагы рәсемнәрне изгеләр сурәте дип кабул итәр, үзләре белән чагыштырып карарлар

—Бер көзге җитмәгәнме?

—Икәү кирәк. Көзгедәге чырайларын күргәч, беренче көзгене бәреп ватачак алар. Безнең кеби матур халык булыр өчен җирдә миллион ел яшәргә кирәк әле.. Тәк, патефонны әйттем... Шәехнурнын кынгыраулы сәгатен салдым, батарые беткәнче йөрсен шунда.

—Истәлегенә тимәскә иде.

—Улыбыз югалганнан бирле бу сәгать вакытны дөрес санамый. Келт-келт итеп бәгырьне кисә.. Ярар. Ә менә монысы . —Дияр карт сандыктан глобус чыгарды Аны бәллүр шар тоткандай сакланып боргалады —Менә монысы безнең Жир шары! Нинди күркәм, нинди сөйкемле! Саклыйсы да саклыйсы, яшисе дә яшисе шушы Жирдә!—Һәм Дияр карт глобусның Шәмдәл авылы тамгаланган төшен үбеп алды...—Галәм дигән чиксезлектә бу Жирнен икенчесе юк бүтән!!! Кыз чагындагы калфагын белән көмеш чулпыларыңда китсен әле шунда. Сандыкны ачкач хәзинә таптык дип сөенерләр

—Алтын балдагымны да салып биримме?—Нәсимәттәй, бәлкем, үртәргә теләп кенә әйткәндер дә, тик Дияр картнын җавабы барыбер җитди иде.

—Яңа заман алтыннан азынмасын. Алтын әйләнешкә кергәч, илләр үзара сугыша башлаган. Без—көмешле халык!..

—Әгәр чишмәбез суын, каен җиләге вареньесын, юкә балы да салсак, ә, карт?

—Армиягә посылка җибәрәсең мәллә? Хәер, юкә балы бозылмаска мөмкин Әйе, менә бу конвертта киләчәк заман кешесенә дип, бая әйткән хат.

—Яле, яле укып күрсәт. Теләсә нәрсә язып, анда адәм көлкесенә калмагаек.

—Бик теләсәң, үзен кычкырып укып кара

Нәсимәттәй, күзлеген элеп, дога укыгандай көйле тавышка күчте «Кыямәт мәхшәреннән сон яралган яна кавемгә!

Сезнен кулга барып җитәсенә ихлас инанып язам.

Биниһая дәверләр буе Жир халкы белән идарә иткән, михнәт сөючән халык идек без. Ботен дөнья безнен телдә сөйләшкән, дәүләтләребез утлы корал коймаган, иминлектә иген иккән, мал асраган, сәүдә иткән.

Бүген без—ике динле мәгыйшәт, ике кыйблалы сәясәт, икейөзле җитәкчелек, ике башлы бөркет корбаннары. Йөзәр мен данәле мәгърифәт басмаларыбыз бөлде, әбүнәчеләребез телсез калды, мәктүпләребез ябылды, яна туган оныкларыбыз шайтан телендә сөйләшә башлады. Мәркәзебез дары заводы өстендә калды.

Белегез, иреген җуйган бөтен илләрне дә безнен язмыш көтә...

Хафизулла углы Дияр Шәехнуров.

Юлиан исәбе белән:

2 миллион 455 мен дә 502нче көн. •>

Нәсимәттәй, хатның азагын югалткандай, беравык исенә килә алмыйча торды.

—Халык акча колына әверелде, туган-тумачалык, әшнатек дөньяны басты дип тә өстисен калган. Илләр-җирләр түрәләре белән сатылып бетте...

—Акча элек тә булган ул. мәгәр нәфесне тыя белгәннәр

Карале, карт, син бу хатны әлифбага түгел. Коръәннең соңгы битенә кыстырып куй. Дияр сүрәсе булып калсын

—Шаярма, Нәсимә! Кулы кычыткан һәр шамакай Коръәнгә каләм тыга башласа изгелектән ни калыр?!

Шәех Нурның миллион елы

Өйләнәсе килә Шәех Нурнын. Быел ук... Бүген... Хәзер үк!

Төн чыкканчы, әле тунып та өлгермәгән жир өстенә яна аерткан куе каймак кебек җепшек кар катламы ягылган. Агач кашык белән каерып алып кабасы килә. Урамнан машиналар узмаган әле, кыл уртага тапталып кәкре- бөкре сукмак төшкән. Димәк, кар астындагы юлны эзләп, иң беренче булып Айнымас Ибрай үтеп киткән. Ул. пожаркада дежур торып, көн саен диярлек иртән авыш-түеш кайта. Ә халык, борылмалы-сырылмалы дими, гел бер эздән йөрергә ярата. Эри торган сукмак әле бу. Карнын мулрагы, салкынрагы явар, яна сукмак төшәр, туры эз салырдай дөрес кешесе дә табылыр.

Туган йорт эргәсенә җилкә терәп утыра Шәех Нур.

Өстендә мамык сүрүле куртка, башында йөнтәс кепка, аягында йон оек белән киелгән алты ярымлы ялтыравыклы галош.

Шундый кыен икән ул бер өйләнәсең килә башласа!

Жиләк-жимеш күп булган елны егетләрне интектерә торган витаминоз галәмәтедер инде. Үч иткәндәй, көзе дә ичмасам, Хислимә армиягә озаткан чактагыча алмалы килде. Чиләкләп тә, иләкләп тә саттылар, капчыклар да, әржәләр дә тулды, багалмасы бала-чага кулында, бәясе төшкәне мал-туар улагында.

Ибрай сукмагыннан тайпылмыйча, билләрен уйнаткалап кызлар үтә. Урамда бүген гел хатын-кыз гына, алмадан туенган күзләре мут. Дияр агайның төпчек малаена бүген нинди төшләр кергәнне беләбез диләр бугай. Әйе шул, Шәех Нур күргән төшләрне кешегә сөйләү түгел, искә төшерергә дә оят!

Шушындый минутларда Хислимә кайтып төшмәсә ярар иде. Гыйшык дәрте сынынны куырып алса ирләр күңеле йомшара бит ул. Әйдә, хатын, тагын кавышыйк, язылышыйк, туй ясыйк диярсен аннан соң! Алмалы ел килгән саен кабатланыр микән бу халәт?

Кесә телефоны мандолина кылы чиртелгән тавыш чыгарып алды.

Хаҗитарханнан MMS килгән—Нуриянең ике фотосы. Берсендә, җиңсез футболка белән балак очлары бәби итәкле шорт кигән килеш, баштанаяк төшкән. Икенчесендә студент чакта төзелеш отряды урнашкан лагерь аланы... «Сине сюрприз көтә» дигән язуы күп нокталы. Аларда әле һаман җәйге челлә. Ләкин лагерь аланы буш инде, хуҗалык бинасы гына утырып калган. Кайчандыр палаткалар корылган урын да шәрә, шыксыз... Анда Франгизә дә юк. доцент Фәләх Сәмигуллин да, Хислимә дә юк. . Ә Нурия бар!

Шәех Нурга кинәт яшәү дәрте, киләчәкне ашыктыру теләге өстәлгәндәй булды. Урамга малай-шалай чыкса ияреп уйнарга, Кар бабай ясарга, окоплар өяргә әзер иде ул хәзер. Ә малайлар юк, алар компьютер уйнап яна яуган карны күрмичә калырлар.

Ә Шәех Нур урамда. Ул хәзер бер кадак май чаклы җылы карны йомарлап тәгәрәтер дә Кар бабай, юк ла инде. Кар кызы коеп куяр...

Өй түрендәге кар миниатюрный гына Кар кызы әвәләргә җитте. Кесә телефоны белән рәсемгә төшереп. Шәех Нур аны шундук Нуриягә җибәрде. «Менә син!» дигән язу да өстәде. Үпкәләмәскә тиеш...

Капкадан чыгар-чыкмас кына Нәсимәттәй күренде, ул Шәех Нурны эзләп чыкканга охшый иде Чәчәкле кызыл шәл яулык өстеннән Дияр агайнын төлке бүреген кигән, плюш бишмәтенең төймәләрен каптырып өлгермәгән, өйдән үк эләктереп чыккан киез каталары белән капка төбендәге юеш карга басарга куркып тора.

Улым, бездән качып кына кемнәрне уйлап елмаясын анда9

Сезнен исәнлеккә сөенеп утырам әле.

-Тәмле теленә рәхмәт, улым Ата-анага миһербанлы баланын гомере озын, тормышы мул була. Мин ни дип чыкканыем, атаң мунчаны

 

булдырды. Газ мичен таннан торып кабызып куйганые. Бар. кереп чык. улым Тарурманнан җыйган каен пиннеге дә. югары диләнкемен чыршы бәйләме дә пешерелгән. Суы шаулап тора, берүк сакланып кер. салкын су дигәне дә кайнарлангандыр инде...

Мунча ләүкәсенә менеп яткач, адәм баласы Жир белән Күк арасында эленеп кала... Кайда кыен—шунда рәхәт! Тәнен орынган урын өтеп-өтеп ала. чүл челләсеннән ун артык кызу һава сулышында иярә—үпкәнне пешекли, йөрәгеңне каулый. Казандагы сунын шаулавы йокыны оета, буыннар майшыклана. Кулларыңны баш астына куеп, күкрәгеңнән вак- вак тир чишмәләре тибеп чыкканны күзәтеп ятасын, алар күбәеп бер- берсенә кушыла да гөрләвеккә әверелеп гаменне юа. Гәүдәң җиңеләя, күк җисеменә әверелә. Сина сихәт инә. Гомерең озынайганны тоеп ятасын Яшәү сөенечкә әйләнә...

Әллә тән шулай нык кызган, әллә чыршы бәйләме артык пешкән—каен пиннеге белән алмаш-тилмәш чабына торгач, ылыс кадаганы да сизелмәде. Ләүкәдән төшкәч кенә аңлап алды Шәех Нур, җиз лаканга су таманлап куймаган лабаса. Казандагысы кайный, калай кисмәктәге салкынча дигәне кайнарланган. Ә коенырга кирәк.

Шәех Нурның озак уйлап торырлык хәле калмаган иде. Ул чыккан хугка трусигын киеп бәрәңге бакчасына ашыкты, ләкин ятып аунарлык урын таба алмады, җепшек кар көпшәк туфрак белән кушылып шулпаланган иде инде

Ул атылып-бәрелеп капка төбенә йөгерде. Анда да җир ачылган. Кар кызы гына, ташкабактай кулы белән биленә таянып, кемнедер көтә

Бу минутта Шәех Нурны күршедәге Бибиҗамал әбинең ян тәрәзәсе аша бөтен авыл халкы күзәтеп тора иде. Анысы иртәгә генә сүз булыр Ә хәзер ул. Кар кызын күтәреп алып, мунча идәнендә кояштай балкып яткан җиз лаканга кертеп салды. Кар кызы кайнар суда эри барды—чүгә барды Әллә лакандагы су инде суынган иде. аның эрүе әкренәя төште Шәех Нур аптырап калмады, ике пиннек белән селтәнеп-селтәнеп чабындырырга тотынды. Кар кызы күзгә күренеп эреп бетте, лакандагы су идәнгә ташып чыкты, ул инде аякны чемердәтерлек салкын иде. һәм Шәех Нур мөлдерәмә тулы карлы суны бүлеп-бүлеп башыннан койды, тагын чабынды, тагын коенды.

Мунча чарачасына чыгып сөртенгән арада Дияр агай килеп җиткән иде

—Улым, син исәнме анда?—диде ул ишек аркылы гына эндәшеп — Монда телефоныңны тыяр хәл юк. Үзен белән алмагансың. Өзгәләнде берәү шалтыратып, экранында Хислимә сурәте иде Мә. ишек өстеннән генә үрелеп ал.

Хәбәр бирүче кеше Хислимә түгел, Нурия иде. «Сине сюрприз көтә!-»— дигәнен хәтерли әле Шәех Нур Шуна күрә тизрәк җавап бирергә ашыкты Нурия үзләрендә әле һаман да почтада эшли. Күрәсең, ана эше буенча телефоннан бик күп сөйләшергә туры киләдер, тавышы нык, дикциясе чиста, сүзләре аермачык.

—Син мина шалтыраткансың икән. Мунчада идем. Авылда

—Әйе, әйе! Озак җавап бирмәгәч, әллә сөйләшергә теләми инде дип. котым очты Озак юынма анда. Бүген кичкә сезнең Чулман пристаненә килеп туктыйбыз. Абыем пароходствода эшли дип әйткәнем барые бит инде Ираннан сезнең завод өчен җиһазлар кергән Хаҗитархан таможнясында аларны абыем йөртә торган сухогрузга күчереп бушатканнар Су юлы ябылганчы дип ашыктыралар ди Чулмандаөч көн булачакмын Алло! Нәрсә булды анда, ник телсез калдын? Күрешәсең килмиме әллә?'

— Нурия, оч көнгә түгел, бөтенләйгә кил'

—Сине күреп кайтыр өчен ялынып-ялынып ял сорадым, ун көне юлда үтә.

зз 2. «к уJ* ю

 

—Аңладым, Нурия! Каршы алырмын. Хәзер үк Чулманга китәм. Өлгерәм әле мин Абыена салам әйтә тор!

Шәех Нурларның авылы Мәскәү белән Уфа арасындагы олы юлга урнашкан. Нәкъ шушы урында, ерак сәфәргә йөрүче фургоннар туктасын өчен, зур ашханә, заправка, ике катлы кунакханә, түләүле хаҗәтханәләргә тиклем салып куйдылар.

Алып-сатар.тарны ал иттерергә дип туктаган автобуска эләгер өчен шоферга ялынырга туры килде. Сәүдәгәрләр арасына очраклы пассажирлар алу бик нык тыелган нәрсә икән. Шәех Нур әле яна гына алган журналист билетын күрсәтсә дә ык-мык иткәннәр иде, сөйгән кызымны каршы аласым бар. сонга калсам бөтенләйгә югалтам дигәч ризалаштылар тагы.

Автобустагылар юлда төн кичкәнгә охшаган, тукталыштан сон әлләни сөйләшеп-шаулашып, видеолар карап интектермәделәр, кангыраеп йокы рәвешенә авыштылар. Шәех Нур. аларны уятып борчымас өчен, кесә телефонын сүндергәндә, «номер засекречен» дигән кешенен дүрт тапкыр җавапсыз калганын күреп алды. Нәфнәф эзли...

Юлда хәрәкәт шултиклем көчле, машиналар бер-берсенә тагылып йөргән кебек тезелгән, тиалекне арлтырсан. алдагысына терәләсең, киметсәң—сиңа килеп төртеләләр, колонна үз жаена ияртеп алып бара. Юл җиле асфальт өстен корытып тора. Офыкларга тоташкан яшел көзлекләрдә ала-кола кар ятмалары күренгәли.

Йокысызлар тагын тәрәзәгә ябырылды. Бактың исә, бөтен кырларны үзенеке итеп, кызыл шар тәгәрәп йөри. Өреп кабарткач кына жебе өзелдеме икән, әллә махсус иреккә җибәргәннәрме? Кызыл шардагы жылы сулыш бәйрәм истәлеге булып, гамьсезләргә сөенеч өләшеп йөри, хатирәләрне янарга, озын-озак балачакның берәр вакыйгасына килә дә керә.. Октябрь бәйрәме житә ләбаса.. Революцион бәйрәм мәктәпләргә көзге каникул алып килә иде. Чирекнең соңгы дәресеннән «ура!» кычкырып кайтасың. Кулларда кызыл флагчыклар, кызларда кызыл шарлар... Мәктәп, клуб, кибет, сельсовет кыекларында кызыл лозунглар. Баганаларда кызыл фанерларга язылган өндәмәләр, телевизорда кызыл тамаша—аягында тора алган бөтен кеше демонстрациягә чыккан!. Бәйрәмнәрнең дәрте сүнде хәзер, шатлыкларның кызыл төсе югалды...

Кайту белән ул туп-туры «Чулман утлары»на юнәлде. Карангы төшкән иде инде Эш көненең соңгы сәгате житкән. Хәер, иртәнге тугыздан кичке алтыга чаклы тоташтан ижат эше белән шөгыльләнү мөмкин түгел, хатлар уку да ятыктыра, мәгълүмат алам дисәң, сиңа кирәкле кешеләр йә объектларга тарала, йә юлда була. Журналист халкы да, күзне ял иттерәм, бераз һавада йөреп керәм, почтага сугыласым бар, реклама өчен заказлар эзлим ише хәйләләр табып, берәр сәгать алдан кайту юлына юнәлә.

Редакциядә Франгизә генә калган: өстәл өстеннән кулъязмаларны пөхтәләп жыеп алган, мониторы сүнгән. Шәех Нур кергәндә ул инде китап шүрлеге читендәге «А-3» форматлы кәгазь бите чаклы гына көзгегә терәлеп, иннек белән ирен сурәтен төзәтеп маташа иде.

Нихәл?.. Котлыйм, Иван Иванычтан ишеттем, унбергә ун белән җиңдеңме? Иртәгә юарбыз! Иркенләп сөйләрсең. Мин бүген ашыгам... Махсус хәбәрче булып күчәсенме соң?..

Ирен буяган арада бирелгән сорауларына җавапны бик кирәксенмәде Франгизә. ашыга иде ул. Анын ашыгуы әйбәт кенә, юкса Шәех Нурнын җавап тотарлык чарасы юк. Франгизәнең Хислимә белән телефоннан сөйләшкәләп торганын белә ул. Шәех Нурның бүгенге вакыйгалары дус-

 

ишләргә, таныш-белешләргә, теге-бу оешмаларга җиткерер өчен түгел...

—Кол Харис бар идеме бүген?

  • Иртәрәк китте. Кием алыштырып килә. Бүген әни өйгә чакырды. Ни өчен икәнен әйтмим. . Эштәгеләр сизмәсен берүк.

—Юк инде. Син мине кем дип белден?! Үземнеке үземә җиткән.

—Ярый. До завтра! Утны сүндерергә онытма...

Франгизә чыгып китүгә, Шәех Нур курткасын урындык аркасына элеп өстәл артына утырды. Берничә бит «снегурочка» кәгазе алды. . Каләм— авторныкы, кәгазь—укучыныкы... Ап-ак билгесезлек синен фикеренне көтә. Бүген ул кәгазь синеке әле—ни теләсән шуны яза аласын, ошамаса. ертып ташла. Ә иртәгә, синнән киткәч ул инде тарихи сәхифәгә әйләнә.

«Кол Харис!

Мин югалып торам.. Миллион елдан сон әйләнеп кайтырмын

Әгәр редактор тавыш чыгара калса, син ана минем эштән китүем турындагы гаризамны бир. Числосын үзен куй.

Шәех Нур.»

Инде Нурия белән элемтәгә керергә кирәк иде. Шәех Нур мобильнигын уч төбендә уйнаткалап торды, өстәлдәге редакция телефонына үрелде, ләкин шылтыратырга кыймады—Нәфнәфнен ике алтын тешле елмаюы күз алдында эзәрлекләп тора. Тынлый, ишетә, күзәтәдер ул кеше. Ул «Муса»ларнын ярдәменә мохтаҗ... Причалда, артыңнан ияреп йөрер дә, зарыгып көткән Нурияң басмадан төшеп кочагына авам дигәндә генә ике арага килеп керер... Тагын нинди сораулар әзерләп куйды икән? «Муса»лардан сорау алыр өчен генә яралган оешманы тагын ниләр борчый икән? Шәех Нур эзәрлекләүдән котыла алмый, әйтерсең лә колак кикригенә ниндидер микрочип кереп оялаган да Нәфнәф тавышы белән гел пышылдап тора... «Син» җитәкчеләргә карата чамасыз дустанә кыланасың... Кияү Тархан хакында да артык күп беләсең. Син бу уенның кагыйдәсен үзен кордың... Ике ут белән шаярасын Журналист тикшеренүе үткәрергә хакың юк. Тыкшынма. Син бик хәтәр шаһит'»

Урамдагы таксофоннан сөйләшергә кирәк иде. ләкин аның өчен элемтә бүлегенәме, гипермаркет салонына керепме талон аласы була. Кеше күп йөри торган җирләрдә балкысаң, йә күрешергә ярамаган кешеләр очрар, кәефе кырылыр, бәйрәмеңнең кое китәр Бөтенләй чит кешене туктатып ярдәм сораргадыр.

Көзге төн җәй җылысын җуйган һөдһөдләрне өйләренә куып керткән. Ара-тирә тәтәй кызларның чыркылдашуын, сирәк-мирәк машиналарның колак тондыргыч җырлар акыртып узуын һәм ресторан-кафелар тирәсендәге салютлар күкрәвен исәпләмәгәндә шәһәр эчен тын дияргә ярыйдыр

Автобус тукталышына җайлашкан «24 сәгать»лек бутиктан бер шешә йөзем шәрабы белән яшь шагыйрьнең беренче китабы чаклы гына шоколад катыргысы алгач, ул баганадагы ут яктысына килде. Күн дипломатта урын җитәрлек, теләсән азык-төлек тутырырга була. Кул уңае гына, эчке бүлеменә тыгылып, «Гознак»та басылган килеш, әле уртага да бөкләнмәгән яна билетын тикшерде—урынында! Нуриягә күрсәтәсе бар аны.

Ул арада тукталышта өч егет пәйда булды, «24 сәгать» ягына каранып акча саныйлар. Кесәдән кесәгә кул тыгып саный торгач, кәгазь акчалары бетте, вак акчага күчтеләр, алай да җитми иде, ахрысы, багана төбендә берьялгызы басып торган егетне күреп сөенделәр. Шәех Нур озак уйлап маташмады, егетләрнең соранып бәйләнгәнен көтмичә, кыюланып үзе килде

  • Егетләр, бер генә звонок ясыйсым бар. телефон биреп торыгыз әле. Минекенең аккумуляторы утырган.

—Ә күпме бирәсең?

—Илле сум. Ниме, син минем брат түгелме—мыегың, борының, буй сының, иягенә чаклы мина охшаган?!-Шушы юк кына охшашлык белән
ике арадагы киеренкелекне йомшартырга иде Шәех Нурнын исәбе.

—Илле?'. Ты чё. бәлки, син роуминг белән чыгарсын. Безгә откат калмый. Алай, братлар да булгач, күпсенеп торма.

—Ну... йөз сум алайса!

—Илле сум—сөйләшкән өчен, йөз илле сумын бонус, родной брат итеп.

Шунысы сәер, егетләрнең икесе телсез кебек ләм-мим басып тордылар. Ике йөз сумлык контрактны көзге пәлтәсенә якасыннан чумган, яланбашлы блондин килеште. Яланбаш егет, әйтер сүзен бүлеп, ирен чите белән генә салкын һава йотып ала, теше сызлый иде, ахрысы. Телефонын да ул бирде.

«Нурия! Кайчан килеп җитәсең?!»

«Кая югалдын, Шәех Нур? Мин сине ярты көн буе эзлим бит инде! Номерын да үзгәргән...»

«Чит кеше телефоныннан сөйләшәм. Үземнекен сүндердем... ни... зарядкасы беткән иде. Чулманградка җитәсезме әле?»

«Пассажир судносы булмагач, пристаньнарга кереп торасы юк икән. Графикны узып өч сәгатькә алдан килеп җиттек. Причал бушаганчы бер култыкта көтәбез. Әгәр син каршы алсаң, мине көймә белән чыгарып куялар.»

«Нурия! Көтәм! Жиргә төш тизрәк!..»

Алар өч минут сөйләште. Минутлары язмышка бәрабәр сөенеч! Тавышларның күрешүеннән канатланып, ул көндәлек вак-төякләрдән өч минутка арынып алды. Әйләнеп кайтса, яланбаш егет телефонын көтеп тора, ә ике сәрхүш белән бергә Шәех Нурнын дипломаты юкка чыккан.

—Дусларын кая?! Дипломат кая?!

—Белмим мин аларны. Кибет төбендә күрештек тә... өч борынга керештек... Акчаны алдылар да кинули мине. Исемнәрен дә сорамадым,— дигән булды яланбашлы егет һәм китәргә ашыкты.

—Карале, агайне, болай ярамый ич инде. Минем анда өр-яна билетым. Тукта, менә адресны язып калдырам, тегеләрне күрсән әйт, китерсеннәр өйгә, түләрмен —Шәехнур кесәсеннән беренче ияреп чыккан акчага үзенен адресын язды, биш йөз сумлык дип тормады, ялан башлыга сузды.—Вакытым юк, кирәксә тотам инде мин аларны, ну, бик ашыгам. Китерсеннәр, яме!

—Ярар, әйтермен!—дип ышандырды ул. Ә соңыннан ыкы-мыкы килеп кенә өстәп куясы итте.—Күрсәм әйтермен...

Күрми ни, бутиктан ерак түгел йөз урынлы автостоянка бар. Тәүлек буе кизү торучы егетләргә янгыр-салкыннан ышыкланыр өчен калай вагон куелган. Әлеге яланбашлы егет ярты ел чамасы шул капкада шлагбаум күтәреп-төшереп торган. Аны таныйлар, шешә бушатырга дип иптәшләре белән килгәндә куып чыгармыйлар.

Теге ике сәрхүш вагон төбендә көтеп тора иде инде. Дипломатны әллә кайчан ачып караганнар, эчендәгесен җиргә селкегәннәр: шәрабы—баллы су, шоколады—конфет, журналист катыргысының кондукторга күрсәтерлек тә көче юк, алюминий билдәмәле каеш дипломаты модадан чыккан—сукыр бер тиенгә алмаячаклар... Эчендә акчасы да юк, ичмасам...

Икәүнен кәефе бик нык кырылган иде, яланбашлы дус көләргә мәҗбүр итте үзләрен. Өр-яңа катыргыны урталай бөкләп күкрәк кесәсенә салды да эшем кешеседәй китәргә әзерләнде:

—Билетны хуҗасына илтеп сатам.

—Ә каян табасын син аны?—диделәр тегеләр, көлүдән туктап.

—Ул минем телефоннан кемгәдер шалтыратты. Белешәбез хәзер,— Яланбашлы егет адрес язылган биш йөзлекне иптәшләренә күрсәтергә теләмәде, телефонын чыгарды.—Алё! Журналист?—Хатын-кыз тавышы җавап биргәч тә каушамады.—Барышня, әле яна гына сезнең белән сөйләшкән 36

 

егетнең номеры кирәк иде... Мин анын билетын таптым, Тәк... Әкертен әйт, хәтеренә язып куям... Тәк, МТС икән... Соңгысы... 43-10-50... Синен.., Ну. сезнең янга ашыкты булса кирәк. Вәт-вәт... Күрешкәч, исенә төшерерсең...

Бөтенләйгә сүндерелгән телефоны өчен Нурия алдында ничек аклангандыр Шәех Нур, яланбашлы белән ул янадан элемтәгә кермәде

Өч минутлык сөенеч белән башланган күрешү өч көнгә сузылды. Сухогруз дип бик коры гына аталса да, нәкъ өйдәгечә яшәп була икән үзендә. Юыну- йокы бүлемнәре дә җитәрлек, кают-компаниядә гел кайнар аш. төнге һавага чыгып урам әйләнеп керик дисән—палубасы иркен. Капитанның алты кешелек командасы яшьләрне күрмәмешкә сабышты, бу өч көнлек бәйрәм әйтерсен лә Нурия язган сценарий буенча бара иде. Алар хәтта заводка китерелгән җиһазларның бушатылуын да, Хаҗитарханга алып кайтыр өчен төзелеш агачы төягәнне дә күреп өлгермәделәр... Сыендылар.. Сөелделәр... Сөйләштеләр... Почта бүлегендә беренче күрешкәннән башлап, чыбылдык белән ерганаклардан балык тоту, сәяхәткә чыгып Хәзәр диңгезе утравыннан лотос чәчәкләре яшереп алып кайту дисенме, лагерь белән саубуллашкан төндә атка атланган дала малайларының һөҗүм итүеме, хатлардан истә калган өзекләрне кабатлаумы, җыйнап кына әйткәндә, хәтердә ни барын— бөтенесен дә сөйләп, янадан кичереп чыктылар. Өч көн бергә кушылды. Алар өчен гүя иртә юк, кич юк; көз юк. җәй юк. өйлә вакыты вә төн уртасы юк... Йокы бик-бик изрәткән мәлләрдә аерым каюталарга бикләнеп черем итеп алалар да, уянгач күрешеп тагын сөйләшәләр

Шундый озак һәм бик тиз үтте ул оч көн!

Истәлек-хатирәләр кинәт бетте Соңгы сүзне кемдер әйтергә тиеш иде. Дүртенче... кырыс көн башланды. Команда сухогрузны причалга богаулап куйган чылбырларны ычкындырырга әзер.

—Мин бит әле эштәге кеше. Редакциядә ни хәлләр бар икән? Беләсе иде.

Нурия дәшмәде. Жавап итеп Шәех Нурга телефонын сузды. Егет «Чулман утлары»нын хатлар бүлеген җыйгач, телефонны кире бирде

—Син сөйләш, Нурия. Мөгаен. Франгизә алыр. Кол Харисны чакырт, ул гына аңлар мине. Тавышын катырак итеп куй. Штаттан тыш хәбәрче булып кылан.

—Исәнмесез, мина Кол Харис кирәк иде.—дигәч. Франгизә беразга тынып калды —Ә кем сорый сон аны?

—Апа, мин аңа фельетон җибәргән идем, алды микән?

—Сеңлем, сонрак, берәр атнадан, яме. Юк әле ул монда.

—Ә кайчан була?

—Сеңлем, редакциябездә зур кайгы. Сотруднигыбызны үтерделәр. Кол Харис прокуратурада йөри.

—Кемне үтерделәр?

—Шәех Нурны..

—Ничек инде?!!

—Подъезд ишеге төбендә котеп торып ерткычларча кыйнаганнар. Исерек аунап ята дип милиция айныткычка алып киткән. Кесәсеннән журналист билеты чыккач кына кем икәнен белгәннәр. Больницага илткәндә инде сон булган. Өч көн узды инде, әле моргтан ала алмыйбыз.

—Апа, гафу итегез берүк

Франгизәнен һич белмәгән-күрмәгән кеше белән шулай ачыктан-ачык сөйләшүе бик үк аңлашылып бетми Шәех Нурның үлемендә редакциянең гаебе юк, эчүе башына җитте дип әйтергә телиме ул Әллә журналистларга кул күтәргән вәхшиләрне тизрәк тотсыннар, бу турыда күбрәк кеше белсен дип тырышамы?

Үзенең исән калуы өчен сөенсә дә. анын аркасында, һич гаепсезгә, ниндидер шук егетнең шәһит китүе газаплады аны Димәк, яланбашлы егет

 

эзләп килгән. Шәех Нурны подъезд төбендә сагалап торганнар Акылга утыртырга теләгәннәр. Артыгын мавыкканнар. Провинциянең тәрбия кануннары кырыс Кесәсендә журналист билеты, Шәех Нурга охшашлыгы, фатир ишеге төбендә... Буташтырыр өчен бөтен шарты килгән. Моргка чакыртылган Кол Харис имгәтелгән чыраена күз сирпеп кенә аермалыкны җентекләп күреп өлгергәндер дисенме? «Опознание»нен нәтижәсе сорауга җавап кына: «Шулмы? Шул. Таныдыңмы? Таныдым... Охшаган...»

Охшамый ни, кызгану, чиркану һәм курку кеше күңелен тиз инандыра. Бик теләсән жиде дингез аръягында үсә торган ананас та бездәге нарат әкәлиенә охшаган...

—Шәех Нур, син юк. Үлгән бит син.'. — Нуриянең тавышында шаяртунын әсәре дә сизелми, киресенчә, куркынып калды хәтта.

—Мин юк икән—димәк, син дә юк.

—Бәлки, без төш күрәбездер?

—Алайса, уянмаска тырышыйк. Өндәге тормыш гел сагынудан тора иде. —Йоклар алдыннан паспортыңны кесәңә салдыңмы соң, Шәех Нур?!

—Әйе. Военный билет белән бергә. Һөнәрем шулай куша.

—Киттекме Хаҗитарханга9! Икенче тормышка. Сина беразга булса да югалып торырга кирәк бит. Хәзәрстаннын диңгезе киң, далалары очсыз- кырыйсыз. Бездә жәйләр бик кырыс, көздән килеп ияләшергә кирәк.

—Сайланырлык шарты булып, жиде-сигез тарафта ялварып чакырып торсалар да мин бүген барыбер сиңа иярер идем.

Чуен бүкәннән сүтелгән чылбыр богау палубага барып төште, аның һәр буыны чыгарылыш кичәсенә дәшкән жиз кыңгырауны хәтерләтеп чынлап алды бугай. Кайтыр якка төбәлеп калган язмыш быргысы көчәнеп-көчәнеп ике кабат аваз салды. Чулманлы причал тыныч кына буйсынып, үзе китеп барды кебек. Мондый да йомшак итеп пароходлар гына кузгала белә. Ниһаять, сухогруз, кагыйдәсенә буйсынып, зур борылыш ясады да су юлына чыкты. Һәм җилкәнсез ак караб, агым уңаена ятып, Хәзәр диңгезенә таба ашыкты. Хәер, бигүк ак түгел иде ул караб... Тәбәнәк палубага төялгән яңа такта, борыс, сүтелгән бура өемнәре көзге кояшның мәрхәмәтле нурында алтынга манылгандай балкып бара иде...

Сау бул, тешсез җөмһүрият!

Бәхил бул, телсез халкым...

Кышкы әкият

Җимерәбез дә корабыз...

Корабыз да тагын жимерәбез...

Ком-ташлардан мегаполислар өябез...

Урамнар иркенәйсен өчен озын-озын баракларны аягүрә бастырдык— коридорында лифт дигән калай читлекләр йөри. Нык булсынга корыч кабыргаларын бетон белән койдык, тышкы кыяфәтен кирпечкә төрдек. Чит илләргә күренсен дип түбәләрен жиде төскә буядык. Кояшы да, ае да шунда булыр дип кеше саен берәр тәрәзә уйдык.

Мегаполислар гигант магнит кебек кешеләрне үзенә тартып китерә. Зур шәһәрдә өметләр, хыяллар, мөмкинлекләр һәм ялгышлар да зуррак.

Франгизә белән Кол Харисның Азанга күчеп килеше...

Җаваплы секретарьның әнисе Малайзиядә ял иткән арада, Кол Харис, көннәрдән бер көнне төшке аш вакытына туры китереп, ярты гына сәгатькә дип аулак өйгә ияреп кайткан иде.

Өй эчендә Бразилия сериалларындагыча ак алъяпкыч япкан хезмәтче апа каршы алды «Бигүк аулак өй түгел икән...»-дип уйлап олгерде бугай Кол Харис. Франгизә аның бу уен шундук сизеп алды:

 

—Нәфига апа, син инде кайтып китсән дә була. Кунакны үзем сыйлармын,—дип, олы яшьтәге ханымны тизрәк озату хәстәрен күрде.

Икәүдән-икәү калгач та Франгизә беркадәр генә ашыгуын яшерә алмады. Түгәрәк өстәл артындагы дүрт урындыкның икесен отыры читкә күчереп куйды. Шүрлегеннән салкын коньяк чыгаргач әллә суыткычнын ишеген дә ябып бетермәде шунда... Стенадагы агач йөзле түгәрәк сәгатькә күз сирпеп алды... Кол Харис үзенә тәкъдим ителгән озын торыклы бәллүр бокалны кулына алып өлгердеме, юкмы, ул арада өй хужасы инде чигүле кулъяулыкларга охшаган кәгазь салфеткалар куеп маташа иде...

Франгизәнең тыелгысыз ашыгуы эшкә сонга калудан куркып түгел, һич юк. Төшке ялның кыскалыгындамы хикмәт9!. Аны—уку һәм урнашу мәшәкатьләре белән инде чирек гасыр гомер кичеп өлгергән кыз баланы гыйшык уты өтә, табигать ашыктыра иде.

Әкияттәге сихри ашъяулык булдымы—өстәл өстенә капланган эре шакмаклы эскәтерне ачып җибәрүгә Кол Харис үзен туй мәжлесе түрендә утырган кияү хәлендә тойды. Кол Харисның бу табынга сокланганын сизде, сизде генә түгел, күрде хәтта, тик Франгизә инде үзен бик тыныч тотарга тырышты, әйтерсен лә төшке аш саен шушылай кәеф сафа корып алу аның өчен гадәти бер күренеш, яшәү рәвешенә әверелгән гамәл иде. Ләкин сыйлану артык күпкә китсә, салым инспекциясендә эшләүче инспекторларны да ялыктыра торгандыр... Франгизә Кол Харисны чәйгә алып кайтасын хезмәтче Нәфига апага һичшиксез алдан ук әйтеп куйган, ныклап әзерләнергә кушкан иде.

Йоткалап түгел, чәй кашыгы белән капкалап утырсаң да ике сәгать эчендә бер шешә коньяк бетә икән.

Хатын-кызның авызына чүт кенә хәмер тисә, аны тыеп, саклап тота торган пружиналары йомшара, күбрәк китсә ул ихтыярсыз өмет өеме булып синең хәлиткеч гамәлеңне көтә...

Ә нормальный ир кешенең, илле грамм җибәргәч, дус-ишләренә шылтыратып, никтер ул «мескеннәр»нен хәлен беләсе килә башлый. Йөз грамм җибәргәч, шылтыратасы кызлары исенә төшә... Йөз илле граммнан соң ул кызлар исемлеге зурая... Ә инде кырлы стакан тулырдайны сеңдерсә... аңа хәзер кемгә шылтыратса да барыбер: «Кил. әйдә!» дип чакыручы гына булсын... Абау, исеректән оят чыгып кача икән...

—Франгизә, минем сиңа шылтыратасым килә.

—Ярый искә төшердең әле, эштәгеләр югалтмасын, хәбәр итеп куясы бар.

— Кирәкмәс иде...—Кол Харисның сагаюын ишетеп өлгермәде Франгизә.

—Алё, Иван Иваныч, бәгърем, без... чәй эчеп угырабыз әле. Кол Харис белән... Кайда дип, өйдә!.. Тавышым үзгәргән? Минемме? Бер җирем дә үзгәрмәгән. Кичкә таба эшкә килеп китәбез әле.. Нинди бәйрәм дип... Беребез өйләнмәгән егет... Икенчебез кияүгә чыгардай кыз... Шугкы. Иван Иваныч, озакламабыз. Җуймагыз безне, яме!

«Чулман утлары» бәләкәй генә авыл кебегрәк нәрсә инде ул. Редакция хезмәткәрләренә кагылган шәхси яңалыкларны сер итеп сакларлар димә Хәтта сер саклардай кешең баш редактор булса да. Хәтта Франгизә белән Кол Харис икесе генә белергә тиешле минутлар булса да—сизделәр Ялдан кайткач Франгизәнең әнисе дә белде

Тагын Кол Харисны чәйгә дәштеләр.

Бу юл ысы хезмәтче апаны иртүк кайтарып җибәргәннәр иде Франт зә кухняда савыт-саба юган арада әнисе тәрбия дәресе үткәреп алды.

«...Кызымнын йокы бүлмәсен карагансың. Нишләп мендәрен икәү, дигәнсең... Редакциягә чаклы урам буйлап култыклашып баргансыз Чулман
каласы үтә күренмәле шәһәр. Безнең һәр кылган гамәлебезне күреп-жыеп торалар. Менә шуннан ике мендәр булып куя инде ул... Язылышсагыз гайбәт үзеннән-үзе бетә. Өйләнергә ашыкмыйм әле дисән. Чулманнан китәргә туры килер... Икегезгә дә... Бергә... Кулга-кул тотынышып...

һәм Кол Харис белән Франгизәнең Азан каласына күчеп килеше...

Бер уйласан, шәһәрләр дә кешесыман икән: зурлары бар, кечкенәләре; яшь калалар була, була чал калалар; байлары, хәерчеләре; пайтәхетле мәркәзләре һәм шул мәркәзгә буйсына торганнары... ~

Кышнын гыйнварлы-февральле мәле. Көннәр озынайган саен бураннар көчәя, бураннар тукталган арада салкыннар рәхимсезләнә.

Буйсынулы шәһәрләр баш иеп керсен өчен генә салынган ике чатлы «М» капканы бәс сарган. Юл буе йокымсырап килгән пассажирлар жанлана төште. Транзит автобуслар хәзер кунакларны багана төбе саен туктап чәчеп йөрми, аның бердәнбер һәм соңгы тукталышы автовокзал... Шуңадырмы һичкем кабаланмый, мәрттән кайткан Фәтхулла хәзрәт кеби әле бер якка бармак төртеп канатлана, әле икенче як тәрәзәгә сокланып бага.

алырга да онытмады ул.

Троллейбус тукталышына житәрәк кыз алга чыкты, егетне әйдәкләп, көтеп-көтеп алды. Провинциаль шәһәрдән мегаполиска күчеп килгәч, үзен шушында туып-үскән һәм беркая да китмичә гел монда гына яшәгән күптәнге кеше итеп күрсәтергә теләде. Читтән килеп биш ел укыган һәр студент өчен таныш халәт бу.

Кин урамнарга сыймастай гөрелте ташкынында түбәсеннән кары көрәлмәгән машиналар күренеп китә. Тротуардагы кар күптән инде ләйсәнлеген югалтып асфальт төсенә кергән. Һәр кибет тирәсендә базар

 
   

—Безне өйдә көтәләр!—дигән булды Кол Харис, перронның таш идәненә сикереп төшкәч. Этеш-төртешкә бирешмәде, Франгизәне күтәреп диярлек ыгы-зыгысы, көпчәк эзе төшкән түгәрәк түтәлләрдә шәмәхә тәпиләренә кар кундырмый гына күгәрченнәр мәрхәмәт эзләп йөри. Безне кисеп автостоянка ясарлар инде дигәндәй, «Никах паркы»ның исән калган чыршылары дерелдәп тора...

 

Кол Харис Франгизәгә ияреп кайтып бара—8нче март урамына. Кызнын әнисе, кирәге чыга калса дип, ике бүлмәле аерым фатир сатып алган анда...

Туп-туры троллейбус тукталышына килеп бастылар, кереп тә утырдылар.

—Абыйларым тукталышында төшеп калырмын инде.Зур калага килеп кергәч, ялгыш бәйләнгән дуслыктан бәйсезлек яулыйсы килә иде Кол Харисның.

Әйе. жингән бик сөенер! Бөтенләйгә үк безгә күчеп кайттың мәллә, каинигәчкәем9 Бәлешебез суынгандыр инде, өч бүлмәле «хрушевка»да алты жан иясе син кайтканны гына көтеп утыра идек, дияр.

—Каян беләсен. Франгизә?

—Жинги дигән туганнарны белмәскә...

— Шәех Нурнын әти-әнисен күреп кайтсам да әйбәт булыр иде. Берәр көн кунып, картларны юатып, эчемне бушатып дигәндәй.

—Икәү бергә кайтып килербез.

—Икәүләшеп үк кайтып йөрергә . -«Иртәрәк әле безгә., дип өстәмәкче иде дә Кол Харис, тыелып калды Дөресрәге, алга таба сүз көрәштерергә иренде ул. Шәһәрмен тыгыз атмосферасында йокы даруы бар иде-шул и»

Ерак юлда автобустан жыелган жылы әкренләп сүрелде. Җитмәсә, туктатыш саен ишекләр ачылып, урам исемнәрен вата-жимерә игълан иткән арада троллейбус эче урамдаш һава белән тигезләнә, урыннан кузгалганда хәтта йөртүче кабинасы ягыннан тәмәкеле җил дә искән кебек

Шулчак бер нәрсәгә игътибар итте Кол Харис, салондагы һәр кешенен сулышы күренеп тора. Алар үзара сөйләшкәндә сулышлары күз алларында болыттай кабара да ул болытлар төрле-төрле җанварлар, җансыз җисемнәр, әкияти сурәтләргә керә икән. Әлеге җанлы болытларга карап кемнен ни турында сөйләшеп барганын чамалап буладыр, шәт

Шунысы рәхәт, хуҗасы бармы-юкмы, өйдәме-түгелме, шәһәр фатирлары гел ягылган, кайчан килеп керсән җылы, сулары да әзер. Франгизә бу бүлмәләрне бик үк ятим итми, ахрысы: телевизор өстендә вакчыл кайнана бәйләнерлек тә тузан юк, чыбыклы телефоны уттан өзелмәгән. Эчендәге хәзинәләре белән мактанырга җаен көтеп ике камералы суыткыч эшләп тора. Ике мендәрле агач караватнын урын-җире бүген иртән генә, дөресрәге, әле яна гына җыелган кебек, куен җылысы бөркелеп тора. Жәймә итеп капланган яшькелт-зәнгәр япманын парча дулкыннары үзенә ымсындыра «Чум! Чум диңгезгә!»

Кол Харис колачын җәеп капланды. Дингезнен тыгыз дулкыннары аны күтәреп алды, тибрәндерде, изрәтте...

Күңелендә һичбер шик калмаслык итеп, өйнең бөтенләй аулак икәненә инаныр өчен Кол Харис сорап куясы итте.

«Кемдер яши бугай монда?»

«Минем күләгәмдер инде. Жае килгәндә кергәлим.»

«Әйтәм аны, редакциядә югалып-югалып ала идең.»

«Хәбәрче кеше командировкага йөрмәсә ачтан үлә.»

«Район газетасыннан башкалага... командировка9 Һе. •>

«Алайга калса, башкаладан безгә еш килә ич—радиосы, телевидениесе, пресс-группалары. Үзеңне бел... кайтып кергәнен юк.»

«Ну, мин фотохәбәрче Ә син җаваплы секретарь гына, утырып эшләргә тиешле кеше. Мин матурлык эзлим.»

«Кемгә?»

«Үземә.»

«Эзләмисен, җыясың! Туйгач туктарсың, бәлки.»

«Туктарга ни... Һәр җисемнең, һәр җан иясенең, һәр кешенен матурдан- матуры, аеруча матурлары бар. иренмичә эзлисе дә эзлисе.»

«Ничә ел буе бер түбә астында эшләдек. Ә синең әле мине фотога төшергәнең дә юк. Шулай ук ямьсезме мин?»

Каушады Кол Харис, һай коелып төште! Жылыга кергәч эленке-салынкы гына башланган сөйләшү бер борылышта менә шушылай мендәр өеменә килеп төртелер дип кем уйлаган?! Хәзер исә, Франгизәнен кичекмәстән жавап көтеп текәлгән күз карашыннан котыла алмыйча, тынлыкны сузарга азапланды Кат Харис, зур калага кайткач бөтенләй үзгәрде, тискәре ягы белән әйләнде бугай ул...

«Онытып торам икән, сумкадан фотоаппаратны алып, корырак җирдә җылытасы бар. Суыктан кергән килеш парланып тормасын —Һәм ул кызның күз карашы әсирлегеннән котылганына сөенеп, кием шкафы янында калган сумкадан әйберләрне бушата башлады —Мин бүген сине шундый матур итеп фотога төшерәм—сәхнә йолдызлары көнләшер •

«Техникаңны могҗизалары белән мактанма. Син минем рәсемемне телдән сөйләп кара.»

Тагын сүз өзеге килеп чыкты. Тик бу юлысы Франгизә җавап көтеп оеп тормады, күрше бүлмәгә кереп тиз арада кием алыштырып өлгерде. Әллә алдан ук уйланган ният белән, әллә егетне сынар өчен—путасын бәйләп өлгергәнче каршыга чыгып та басты. Каршыга дип әйтү бик ерагайту булыр, Кол Харисны аягүрә караватка кысрыклап йөзгә-йоз килеп басты Көмеш туйлары җиткәнче парлашып яшәгән ир белән чатын да бер- берсенә ул чаклы якынаймый инде хәзер. Бик үк көтелмәгән яңалыктан Кол Харисның гәүдәсе чигенде, терәлде һәм караватка килеп ауды Ләкин
ул әлеге тамашаны күрүдән мәхрүм калмас өчен ике терсәгенә таянып өлгерде, башын күтәрә төшеп һаман нидер көтте.

«Иә. ике объективлы фотоаппаратым? Рәсемемне укып бир.»

«Сары атлас халатына өч кенә чәчәк сыйган, анын да берсен пута белән уртага бүлгәнсең. Итәк өстендәге соңгы төймәсен юри каптырмагансың, мине алгысытыр өчен, ачылып-ачылып китә. Әгәр син «Чулман утлары»на шушы халатыңны киеп килсәң, ирләребез газета чыгара алмыйча интегерләр иде.»

«Кол Харис, халат ул кибет әйберсе. салдым-атгым. Үземнең рәсемем ничегрәк?»

«Баштан-аякмы? Әллә паспорт фотосы хәтлесе дә җитәрме?»

«Җитмәсә, әйтермен.»

«Минем күзем каты түгел, буй-сынына карап өстеңә әйтәм. Хәер, синен күз тиярлек җирең юк та... Аягындагы чүәгең акча янчыгы кебек... Путаң астында чат сөягең тырпаеп тора... Өстәрәк... халат астында ике сөт пакеты күпереп тора... Элеккеге заманнарда кибеттәге сөт савытлары пирамида кебек очлы түбәле иде, хәзергеләре полиэтилен капчык шул...»

Көтелмәгән тасвирлаудан Франгизәнең коты очты, күзләре күзлек пыяласы чаклы булды, ирен арасында тәмәке сыярлык ярык ачылды, үзе сулыш алудан туктады... Ә Кол Харис дәвам итте...

Агач муенын—яшь каен кәүсәсе кебек, сызык-сызык сипкелле. Интерчыраен—грузин борын, кытай бәбәк, япон күз. Шуңа күрә сине кияүгә алмаганнар.. Минем ише берәр бозауны көтеп яткансың... Ә үзен болай бик тәҗрибәле хатынга охшаган. Әйт әле, син моңарчы бер дә кияүгә чыгып карамадыңмы? Яшермә, сөйлә!»

«Бар, Кол Харис, жинелчә генә юынып кил, Душтан чыккач сөйләрмен.»

—Бар инде, Харис! Йокың куерганчы коенып чык. Алай бик ошаткач, шушы караватта йокларсың. Мин үземә күрше бүлмәдәге диванга җәйдем... Харис! Тор дим!!!

«И, Мәрхәмәтле Ходаем,—дип өзгәләнде Кол Харис, уянып китү уңаена пышылдап,—әле дә ярый төшемдә күргәннәрем өчен генә оялып утырам икән. Франгизә коенган арада аз гына хәл алып торыйм дигән җирдән оеп черем итеп алганмын лабаса!»

—Франгизә, мин йокы аралаш сөйләнеп ятмаганмындыр ич?

—Юктыр. Су тавышы белән ванна ишеге аркылы ишетелмәде. Никтер, куркып уянганга охшыйсын...

—Әйе шул...

«Сине күргәнием», дип чак ычкындырмады Кол Харис. Алай да көн саен, һәр иртә кичен, әнисеннән мактау-үсендерү сүзләре ишетергә күнеккән бу максатчан, үз сүзле, иркә, әмма тымызык кызга берәр кәлимә комплимент әйтергә кирәк иде.

—Провинциядә әрәм яткансың. Зур шәһәр килешә сина... Рәсемен матурайды. Әйт әле, Франгизә, шушы яшенә... гафу ит, көнгә кадәр ничек кияүгә чыгарга теләмәдең сон син?

—Бар, коен. Душтан чыккач сөйләрмен.

—Душтан чыккач сөйләрмен?.. Бу сүзне бер ишеттем ич инде бүген...

—Миннәнме? Булмаганны...

—Төшемдә.

-Кичке төшләрне юрамыйлар бездә. Бар инде, бар, арыгансың Телен көрмәкләнгән Карале, душта минем күзлегем онытылып калган көзге каршындагы пыяла шүрлектә. Төшереп вата күрмә, яме.

—Бар. алып кил үзең.

-Юк. Юынып чыккан мунчага кабат кермиләр бездә.. Торсын шунда, күзлек киеп йокламыйм мин. Төшләремне болай да аермачык күрәм

 

игезәкләр йолдыалыгы_____________

«Душтан чыккач сөйләрмен» дигән кыйсса тан атканчы дәвам итте. Февраль таңы атканчы Алар ике яктан да келәм эленгән стена аркылы сөйләштеләр. Дөрес, бүлмәләрне берләштереп торган ишек ябылып бетмәгән—кыз белән егет арасында йозак эләрлек хәзинәләр, чикмән бөркәнерлек шик-шөбһәләр. куркынырлык фигыльләр калмаган иде инде «Чулман утлары» аларны таныштырды, дуслаштырды, якынайтты, үз кешеләр итте. Ике арадагы дуслык сагыну-юксынулар белән сынамаса да эш сәгатьләре дип аталган вакыт үлчәмендә алар гел бер тирәдәрәк йөрде. Киңәшмәләрдә, бәйрәм мәрәкәләрендә урыннары янәшә булды, кабинеттагы әбәт чәйләре бергә үтте.

Кыз белән егет бер-берсенен биографиясен, хезмәт кенәгәсеннән күчереп алырдай «резюме»ларын, хәтта туган-тумачалары хакындагы күп кенә истәлекләрне дә яттан беләләр иде кебек. «Аулак өйдә» кич утырып кайтканнан сон да Франгизәдә әле Кол Харисны кызыксындырырлык сер яши икән. Ул сер гомер үткән саен ерагаясы, онытыласы урында, киресенчә. Шәех Нур, Хислимә исемнәре белән зурая барып, отыры авырая гына, һәм кыз соңгы елларда шушы серне сөйли алырлык газиз тыңлаучысын эзләде. Тапты. Ләкин сөйләп бирә алмады

Ишек ярыгы аша сер йөри Төнге шәһәрдә дүрт яктагы күршеләрен ишетмәсен дигәндәй пышылдап кына йөри Кыйссаның ымлыклары, өзек-өзек урыннары, дөресен әйтергә авыр булгач ялганламас өчен махсус төшереп калдырган җөмләләре бик күп Тик Кол Харис һәр пышылдауны отып ала, бүлдерми, кайтарып сорамый

Мендәр очындагы аяклы лампаны кабызмады егет. Ник дигәндә Франгизәнен күз-колактан саклап йөрткән серле кыйссасында төнге карангы вакыйгалар күбрәк булырга тиеш иде.

Кол Харис сабыр гына көтә, Шәех Нур көндәлегенә сыймаган мәхәббәт маҗараларын Франгизәнен үз авызыннан ишетергә тели Кыз әллә инде әйтер сүзен чиксез ерактан башлады, әллә егет ни көткәнне белеп, хикәятеннән юри төшереп калдыра.

Сәгатьләр буе көтә торгач. Кол Харис ирексездән йокыга китә Икенче, өченче унынчы көнне тагын шул ук хәл Бер ай булды дигәндә, Франгизә инде тәмам Шәһрезадәгә әверелә, егетне йоклатыр өчен уйлап чыгарылган әкиятләре озынайганнан озыная бара, һәм ул әкиятләрне «Мен дә бер кич» буе, азагына чаклы тынлап ятсан да сер томаны таралмаячак. Шәех Нурны көндәлек язарга мәжбүр иткән «Хислимә-Сәмигуллин-Франгизә» мөнәсәбәте. «Бермуд өчпочмагы» кебек убылып, инде Кол Харисны да үзенә сөйри Аннан котылыр өчен кичекмәстән хакыйкатьне кайтарырга кирәк.

Франгизәнен икенче йөзе ачылганын һаман да көтә әле ул Белә торып Моңарчы кылган хаталарын танысын, үзе ачылсын

Чын Мәхәббәтнең йөзе бер генә!.

Авыл жирендә булса хатын-кыз ягында яшәгән иргә «йортка кергән» дип кушамат тагарлар иде. Зур шәһәрдә моңа исе киткән кеше юк Кол Харис та фати рантлы гына ияләшә төште Дөрес, әлеге янәшәлек-күршелекне ул гаилә кору дип түгел, торыр урын юклыктан килеп чыккан вакытлыча җайсызлык дип кенә кабул итәргә тырыша Иртән чыгып китә, кич кайтып керә Кибетләрдә йөреп ала Ләкин үзе дә сизмәстән һаман саен әкрен- әкрен генә Франгизә жылысына ияләшә бара Ана ияреп иртән сөтсез кофе эчәргә өйрәнде, төшке ашка күбрәк яшелчә, ботка ишеләрне ала, кичке алтыдан сон бөтенләй ризык капмаска күнекте Хәтта көнгә икешәр тапкыр—иртән һәм кич душ керергә дә гадәтләнде

Әмма кальбендәге эзләнү халәтеннән котылырлыгы юк Шушы ометне җиңә алмагач, ул компьютер артына килеп утырды

Франгизәнен иркенләп кичке душка кереп киткән чагы иде Ул
мониторның кабынганын түземсезлек белән көтеп алды. Ниһаять, танышу сайтын ачты. Файдаланучы буларак теркәлгәч, электрон пәрәвез Дөньякүләм челтәргә тоташтырды. Инде җанын теләгән, күңелеңә хуш килгән, кечкенәдән хыялланган кешеңне эзләп табарга, сайлап алырга, һәм аның белән элемтәгә керергә була.

Кем кирәк, ничә яшьлек. ни өчен, кайдан эзләргә телисен дигән сорауларга Кат Харис күптән, бик күптән әзер иде инде. Буй-сынын, билен, күкрәген, чәч толымын сантиметргача төгәллек белән язгач: куе кара кашлы, зәп-зәнгәр кысык күзле, кин маңгайлы, озынча янаклы. бит алмасының унъягында коңгырт мине булган, калын иренле бер кызнын фотороботы сурәтләште. Кол Харис өчен анын почык борынгысы, ирен читендә «мәхәббәт чокырлы» һәм солярийда чамасыз мавыккан көяз кебек кара тутлы булуы да бик мөһим иде.

Компьютер: «Кайдан эхтәвебезне телисен?»—дип кайтарып сорагач, егет ерактанрак башлады. Кысык күзле кызларның Япония. Корея. Вьетнам тирәсендәрәк булу ихтималын чамалап. Кол Харис, үзе дә сизмәстән виртуаль дөньяга кереп китте. Ерак һәм Якын Көнчыгыштан. Африка һәм Азия илләреннән гел бер төрле җавап килде: «Андый кыз юк » Дөрес, Кытай иленнән Гуль-Ю-Зем исемле бер кыз табылган иде, ләкин ул мөслимә булып чыкмады... Житмәсә. кулъяулык та чигә белми икән.

Аптырагач. Кол Харис виртуаль Рәсәйгә кереп карады. Мегаполисларны, провинциаль шәһәрләрне. Агыйделнен аръягын айкады. Икеләнеп, гайрәте чигеп, теләр-теләмәс кенә ахырына якынлашкан сәяхәт көтмәгәндә- уйламаганда сөенечле хәбәр җиткерде: «Андый кыз бар!» Сәрия исемле. Буй-сыны. яше. төскә-биткә. хәтта тавышына чаклы Кол Харис эзләгән хыял! Моңарчы әле беркемне дә шашып яратмаган, тапмаган-югалтмаган, тумышыннан бөтен килеш сакланган кыз бала!

Һәм ни хикмәттер, ул кыз Чулман каласында яши ди..

Кол Харис Сәрия дөньясында калды.

Күчү чоры ләззәте

Әжәлгә дару бар диләр...

Юк сүздер, булса Хафизулла углы Дияр белер иде аны.

Картаеп үлгәнче эшләп, тәхеттән туп-туры ләхеткә кергән падишаһларның берсе дә үз халкыннан озаграк яши алмады. Миннән башка бетәсез бит сез. дия-дия мәңгелек власть өметләнгән шаһиншаһлар, ханнар, солтаннар, императорлар, юлбашчылар, генераль секретарьлар һәм дә күпме президент китеп барды бу фани дөньядан...

Ә халык һаман исән. Халык мәңгелек!

Ил башлыклары үлгәч: «Сездән башка ничек яшәрмен соң мин?!»—дип еламаска өйрәнде Дияр карт.

Онык Мөхәммәтнең Кызыл диңгез тарафларында тоткарлануы турын лагы хәбәр яналыклар каналында янрамыйча гына бөтен мәмләкәткә таралып өлгерде. Кайсыдыр ки сабырсызы, имеш-ми.мешнен расланганын көтмичә үзенен версиясен өлкә газетасында чыгарып өлгергән иде инде... «Дингез пиратлары урлагандыр аны-берәр катониаль илгә юлбашчы кирәк булгандыр »-имеш

Әйе. зур житәкче алышынгач, телисеңме, теләмисеңме халыкның монлы күңеле бераз иләсләнеп ала. Рәнҗетелгәннәрнең кальбен канәгатьлек хисе били, ул барында шөкрана кылып яшәүчеләрне шом баса

Бер уч туфрак ыргыткан чакта, түр иясенә карата да миһербанлылык сорый китап. «Яхшы кеше иде...—дип телдән әйтергә куша. Рәнжетелгәннәр дә. саклап килгән нәфрәтне чигереп, китап кушканны үтәргә мәҗбүр була Буисынулы халыкнын алдагы кон .хакына язмышына күнеп яшәве инде бу... Киткән кеше урынына яхшырагы килгәне юк әле!

 

Карт хатынны ташлап яшь бичә куенына кергән ирләр жинел аңлар оезне .. Җиһазларны күчереп, комод-өстәлләрнен урынын алыштырып алсан да иске фатир эченә яңалык кереп чыга. Озакка бармый үзе. кабат ялыктыра, мохит тагын үзгәреш сорый башлый..

Хакимият алышынгач та халык ничектер бер мәлгә азатлык яулагандай, үзен иреккә чыккан бәхетледәй хис итеп ала. Алдавыч, хыялый һәм дә тотрыксыз халәт бу...

Гади эшче пенсиягә-мазар китсә Гали урынына Вәлине куялар да—шунын белән вәссәлам, күрше цехтагылар үзгәрешне сизми дә кала. . Әгәр инде зур түрә китеп барса чиновниклар армиясенең йокысы кача, әрсез алмашнын өмете азына. Шеф урынына урынбасарын куярлармы? Урынбасар итеп бүлек мөдиренме? Мөдирлеккә тегенен малаен әзерлиләр иде. алайса бүлектә бер вакансия бушый... Бер түрә эшеннән китсә, ким дигәндә биш кеше үзенен яшәү шартын үзгәртә, бер баскычка өскә үрмәли Киткән түрә зуррак булган саен кадрлар арасында урын алыштырулар күбрәк була.

Бу очракларда Кияү Тарханның Чулманда күренгәне юк. Азан Кирмәне тирәсендә бусагалар таптый диделәр. Онык Мөхәммәт тәхетенә берәрсен Мәскәүдән китереп куймаслар ич инде ".

Иван Иванычнын да тынычлыгы бетте, яна глава килсә аны эшеннән алмасмы?

Бәхет эзләргә дип Азан каласына киткән жирдән Кол Харис кире әйләнеп кайтты, редакторлыкка расларга кирәк булса Хакимият алдында Иван Иваныч аны яклап үз сүзен әйтер...

Кыскасы, эрләмәгән-сукмаган. Шаһи си на ыштанлык

Кешегә барысы да табигать хозурыннан күчә

Ел фасыллары берсен-берсе алыштырганда җиһандагы гүзәллекнең чамасы югала... Май ахыры белән июнь башында, жиләк-жимеш чәчәкләре дөньяны яулаганда, язгы табигатьнең кочагына керәсе килә башлый Җәйнең бөтен горурлыгы—мул августның алтын көз белән кушылуында Ноябрь белән декабрь тоташкан жирдә манзараның аклыгына сокланабыз Февральдән мартка кергәндә, кыш белән яз ызанында кешелекне түбәләрдән тамган беренче тамчылар сискәндерә. Шул тамчылардан ук инде без елгалар ташуын, кошлар сайравын, җир җылысын тоябыз. Ел фасыллары алышынганда кешелек могҗиза көтә. Күчү чоры—чынга ашмый калган хыяллар шашынуы ул'

Онык Мөхәммәтнең тәхетенә кызыккан райбашлар шобага салыша иде инде. Кабинетларының юлбашчы портреты эленә торган стеналарын ремонтлатучылар да шулар. Гади халык га азына башлады: ул хәзер хезмәт хакын вакытында бирүләрен дәгъвалап начальнигының тенкәсенә тия. бушлай эшләргә кушсаң киреләнә, орышкан чакта каршы дәшә, эшеннән куам дисән... тәүбә, тәүбә. Аллам сакласын прокуратурага язарга тотына, хәтта алимент сорап килгән приставларга «чыпчык борыны* («кәҗә тоягы») күрсәтү' очраклары да бар. . Өстәгеләр булдыра алмагач, астагылар тик ягарга теләми һәм шунын аркасында мәмләкәттә революцион ситуация өлгереп кидә иде

Ниһаять, телевидение буталчык дөньяны тәртипкә салу эшенә кереште. Яңалыкларга Онык Мөхәммәтнең исеме кайтты, хәзер ул концертларда, спектакльләрдә, ат ярышларында күренә Интервьюлар бирмичә, туры сөйләмгә кермичә, телекамераларга артык якын килмичә генә әкренләп үзенең барлыгын сиздерә башлады ул. Һәм җөмһүрият аның беркая да китмәвенә көннән-кон ныграк ышанды

Парча төбәгенең Тагын Сала авылына хуҗалык алдынгылары белән семинарга барган җиреннән һәвәскәрләр оештырган Нәүрүз бәйрәмендә катнашмаган да булса...

Кунаклар, төялеп килгән лимузиннарын түбәсенә ике байрак кадалган контора янында калдырып, авыл капкасыннан чыкты. Үз аягында йөрердәй
бөтен жан иясе көтә иде аларны. Чем кара түрле чанага жигелгән атларның берсе «Мерседес» кушаматлы, икенчесе «Вольво». Онык Мөхәммәт хөкүмәт җитәкчесен үз янына утыртты, семинар өчен жаваплы министр чана табаны артына басып тарантас иңсәсенә тотынды. Сәндерәдәге кучернын кем икәнен ни кунаклар белмәде, ни авыл халкы танымады.

—Әйдә, каула! Ә сез бездән калмагыз!—диде Онык Мөхәммәт, «шобагачы» хакимнәргә борылып.—Спартакиада елы җитә, йөгерергә өйрәнегез.

Пар ат ял иткән иде бугай, урыннан җитез кузгалды. Дистәдән артык хаким берсен берсе узарга маташып, чана эзе төшкән такыр юлдан элдерде, тик аларга гади халык иярмәде. Гади халык тамаша күрергә генә килгән иде... Ике багана арасы чаклы юл үткәч дилбегә Онык Мөхәммәт кулына күчте. Пар ат, кисәк кенә борылыш ясап, калын кар яткан басу өстенә сикерде. Быел тотылган кар «Мерседес» белән «Вольво»нын тезеннән генә булыр, мөгаен, ә шобагачылар ана бот тиңентен килеп керде, керде дә, йөгерде дә. Моны бөтен авыл халкы күреп шаккатты: бакчи, түрәләрнең хәле дә без уйлаганча ук шикәр түгел икән Шушы ат юлыннан йөгерергә теләмәсәң, югары постыңнан мәтәлеп төшәсенне көт тә тор! Йөгермәс өчен түрле чанада калырга кирәк...

Кар өстендә язны каршылап узышулар телевизион сюжетлардан киселгән иде. Аның каравы. Онык Мөхәммәтнең семинардагы тезисларын тулысынча бирделәр.

«Бүген кояш календаре буенча Яңа Ел башлана. Мөрәҗәгатем шул уңайдан.

Иптәшләр, без һаман да әле югарыдагылар кушканны гына үтәргә күнеккәнбез. Кушсалар һәр гектардан 68 центнер икмәк җыеп алабыз, кушсалар күперләр корабыз, җир асты юллары салабыз, миллиард тонналап нефть чыгарып бирәбез.

Кушмаганны эшләр вакыт җитте. Яшәү шартларының мөшкеллеге белән гади халык янә большевик булып калды. Рәсәйнең туксан биш процент кешесе җан асрар өчен очын-очка чак ялгап бара Меньшевиклар биш процентын гына тәшкил итә. Гаделлекме шушы? Энергия чыганакларын: газны, нефтьне, электр станцияләрен, төсле металлар, бигрәк тә алтын, алмаз, никель, алюминий рудникларын шәхси куллардан алып кичекмәстән дәүләтнеке итәргә. СССР ник байый алмады дисезме? СССР—Африка, Азия. Латин Америкасы илләрен, социалистик лагерь җөмһүриятләрен туендырып-киендереп ятты. Без бу ялгышны бүтән кабатламабыз.

Пнимаете, хәзер бит Жир шары тоташ капитализм базарыннан гына тора. Үзебез бөергә таянып тендер, конкуренция, альтернатива дигән булабыз. Алайса, әйтегез мина, капитализмга альтернатива кайда?

Допустим, төзедек ди бер дәүләт, кабатлап әйтәм, допустим!.. Өч тиенлек трамвайлары, уналты тиенлек ипие, сигез тиенлек бензинны, бушлай уку, дәвалану, фатир алу. тугыз сумлык квартплаталары белән... Анлыйм, сез мине хәзер утопиядә гаепләргә җыенасыз... И всё же, давайте подумаем...»

Дияр карт үз колагына үзе ышанмадыОнык Мөхәммәт сөйлиме сон боларны?! Әллә инде, чит илдән кергән фантастик фильмнарны өсте-өстенә карый торгач, колак саташа микән? Байлык диктатурасы ике башлы бөркет биләмәләрен йодрыкка төргән бер чорда, бу сүзләрне әйттерер өчен, вакыт машинасына утырып ким дигәндә йөз елга артка күчәргә кирәк! Дияр Хафизуллович телевизор тартмасын яннан да, артыннан да сыйпап карады, юк-юк, манифест укырдай коммунизм өрәге кереп ояламаган аның эченә’ Хикмәт чыгыш ясаучының үзендә бугай... Ә тыңлыйсы килә

«Милли мәсьәләгә борын төртүчеләр күп, әмма кул тыгучылары юк. Әйе, согласен, заманында без Алтын Урда дәүләтенең глобусын төзегән халык. Бүген исә безне имән бармак белән санарлык, милләтебезнең, күп дигәндә тагын ике переписьлек гомере калгандыр. Менә мин сорыйм сездән, пчему?! 46

Ник шулай? Чөнки яу белән берләшкән империяләр барыбер үзара сугыша- сугыша бүленеп бетә. Без илбасарлар түгел, без—сәүдәгәр халык, мөстәкыйль дәүләтебез юк. Ник? Чөнки аяк астындагы җиребез инвесторларга, Мәскәү кенәзләренә. банкларга сатылып беткән. Жире сатылып беткән урында нинди дәүләт төзеп булсын! Жирен юк икән—өен дә. илен дә юк дигән сүз!

Мин беренче очракта урак-чүкечле кызыл байракны үбеп ант иткән, әмма коммунизм төзелешен ташлап качкан унсигез миллион дезертирга мөрәҗәгать итәм, кая сон сез?! Бәяләрне кайсыгыз туктата? Инфляция, эшсезлек, дефолт, кризис, коррупцияне безгә кем кертте? Әлбәттә, банклар! Коммунизм чорында нибарысы өч банк идарә итә иде, ну, Сбербанк, Промстройбанк. Внешторгбанк дип әитик. Ә бүген алар ике мең ярым. Әйе, кризис аркасында пока мен ярымы бикле Шулай да ул банкларда ярты миллионга якын кеше эшли Аларнын күпме зарплата, бонус, дивиденд, премия алганын белсәме—Рәсәйдәге кырык миллион пенсионернын ярсудан йөрәге тотар иде. Банклар шул ук «МММ*нар кебек финанс пирамидалары инде ул. Син акча саласын, мин-ул сала Банклар аны рәхәтләнеп туздыра. Син дә, мин дә, ул да берьюлы акчабызны сорап килсәк—банк Хөкүмәттән ярдәм сорый һәм аны да безгә бирми, үзе туздырып банкротлыкка чыга. Менә сиңа кризисның башы

Кыскасы, безнең милләт бетә, ә банклар кала

Федераль университет галимнәре әйтсен әнә. без Туфан суы калыкканнан сон тагын күпләп үрчербезме? Әллә Игезәкләр йолдызлыгыннан Яна татар гуманоидлары килгәнне көтәбезме9 Шуны онытмагыз, миллион ел элек тә чит планетадан күчеп килгән кавем инде без. Күптәнме бала йоклатканыгыз бар? Бишек тибрәнгәндә нарасыйлар күк җисеме булып ала. Жирнен тарту көчен җинеп үз авырлыгын җуя. Архиборынгыдан килгән шартлы рефлекс бу. Бишек—галәм сәяхәтчесенең тренажеры.

Шагыйрь сүзләренә таянып төгәллисем килә: яши бездә хәзер ике «Мин», берсе анын гел байларны яклый, икенчесе каршы, суккин сын! •

Гади халык өчен «Нәүрүз фетнәсе»нен сөенече озакка бармады. Атна узды дигәндә җөмһүрият җитәкчелеген Мәскәү кенәзе үзенә чакыртты һәм хан ярлыгын. Онык Мөхәммәттән алып, түрле чанадагы икенче берәүгә тапшырды. Тагын күчеш чоры галәмәте башланды

Нух пәйгамбәрнең сәгате сукты.

Дияр карт кызыл сандыкны күмәрдәй урын эзләп кайтты

Бактын исә Шәмдәл кебек зур авылда хәзинә яшерерлек тә урын калмаган икән.

Кая карама—кеше күзе. «Котылдык* урамнары басу читләтеп кенә карурманга таба үсеп бара. Аулак чирәмлекләргә бозау арканлап, бакча башындагы болыннарга люцерна чәчеп, инеш ярларында машина юып. аулак чокырларга чүп-чар түгеп халык тирә-юньне биләмәләп алган

Бакчи, әнә күрше җитмеш хуҗалыклы Мукшурда тугыз сыерлы утыз йорт җан асрап ята-алары да Ижаудан әйләнеп кайткан яшь пенсионерлар Ерып булмастай печәннәре чабылмыйча, чиләк-чиләк җиләкләре, тубал- тубал гөмбәләре җыелмыйча, шомыртлары коелмыйча кул тигәнне көтеп сабагында кибеп кала Урманнары кыргыйланган, әрәмәлекләре чуалган Өеннән чык та күм сандыгыңны.

Кечкенә авыл дигәннән, кунакка кайткан чакларында кала мужиклары зарлана торганнар иде: бүлмәләрен күбрәк булган саен әйбер яшерүе кыен, ә менә бер бүлмәле фатирда хатыннардан яшергән акчаны да. шешалене дә табам димә... Улы Шәсхнурнын да укыган чакта шулай сойләгәне бар.
Хислимә күрмәсен, кирәге чыгар әле бер дип ярты литрлы
«Сусадский.ны унитазның су мичкәсенә чумдыра бу. Туалетка кереп чыккан булып кына чәркәләп бушата да. беткәч, яна шешәне батырып куя Хислимә Шәехнхрнын кич бхе кызмача йөрүен күреп тора, кая яшергәнен генә белә алмый Бер бүлмәле’ фатирда югалган нәрсәнне дә эзләп табам димә... Ахыр чиктә, хәрәм килеп барыбер малайнын суыткычын фаш итә—су белән бергә ак сурәте төшерелгән шешә этикеткасы агып төшә...

Сонгы вакытларда улынын хәмер белән дуслашуын сизеп тәмам хафага төште Дияр карт. Әти-әнисеннән ис яшергән булып кесә тутырып сагыз йөртсә дә сизелмимени сон?!. Бөтнекле сагыз жинә аламы ул явызны. Көндәлеген укыгач кына әлеге афәтнен сәбәбе анлашыла кебек—күнелен алма корты кимергән дә, жанын-тәнен сәяси бет баскан ич анын...

Бәхетле ата улы янында картаерга тиеш. Бакыйлыкка китәр алдыннан нигезен мирас итеп, өендәге китапларын, чүпләмле сөлгегә төрелгән нәсел тарихын, ишек алды-абзар курадагы эш коралларын ышанычлы кулга тапшырып калдырырдай кешен бармы?.. Кызларын өчәү-бишәү-жидәү булсын. Тик барыбер малай кирәк. Бәхетле атаның жәсәде улы казыган ләхеткә иңәргә тиеш... Баланың ата-анадан алда китәргә хакы юк!.. Кызыл сандык Шәехнуры кулына калырга тиеш иде.

Дияр карт урын карап кайтты...

Шәмдәлне ике мәхәлләгә бүлгән «төпсез канау» бар. Шул канау аша асылмалы күпер тартылган. Арба күчәре юанлык ике корыч аркан ике сөям киңлегендәге сайгакларны күтәреп тора. Бу—көндезге күпер. Малайлар монда мәктәпкә барышлый берсен-берсе уздырырга тырышып батырая, ян-якка чайпалдырып атына. Малайлар чыгып бетмичә кызлар аяк басмый ана... Иртәнге савымга ашыгучы терлекчеләр, сыер савучы дәү-дәү апаларда күперне кичкәнче бисмилланы теленнән төшермәс... Сәрхушләрнең кермәве хәерлерәк—ел саен берәрсе мәтәлеп төшеп инвалидность алып менә.

Кояш баеды исә асылмалы күпернең жаны чыга. Ерганак төпкелендәге шомлы тынлык тирәнәеп, кара-кучкылланып үзенең корбанын сагалап тора башлый. . Корыч аркан бәйләнгән имән субайлар тирәсендә чыпчык миләше котырып үскән... Дияр карт бик ошатты бу урынны. Кеше күп йөргән жирнен сере юк. Чыпчык әрәмәлеге Бөкмеш Табасының алпавыт нигезе түгел. Кырык ел үтсә үтәр, әмма шәмдәллеләр такыр сукмак читеннән хәзинә эзләп йөрмәс. Тагын Туфан суы калкыр. Кинәт түгел, көн саен сөямләп-сөямләп күтәрелер. Тау битендәге төпсез ерганак су белән тулыр. Гөнаһлы гавамны тәүбәгә китергәч, Туфанның әүхәте бетәр, килгән юлыннан кире китәр. Шәмдәлнең тау битендәге югары ота исән калыр. Асылмалы күпер тирәсендә өйләр артыр, урамнар тыгызланыр. Яңа нигез, йә капка баганасы, әллә баз казыгандамы—Дияр картнын хәзинә сандыгы килеп чыгар. Туфан суыннан тәһарәтләнгән халык тагын яна баштан яши башлар, телен яңартыр, рухына кайтыр... Әгәр инде ярсу дулкыннар актарып чыгарса, зур Идел аны диңгез ярындагы Хажитархан кирмәненә алып төшәр һәм ул анда үзенең яңа кавемен табар...

Дияр карт велосипед арбасын сөйрәп төнге урамга чыкты. Каеш кидерелгән зур кыршаулы көпчәк юлны уятмаска тырышып тын гына тәгәри, бөгәлжәле тәртәсе кулга жайлы, күчәре майлы. Сырма өстенә салынган сандык арба калаена бәрелмәскә тырыша. Шалтырап бармасын дип ул көрәкне буш кулына тотты...

Күмү шартына туры китереп, ләхет уярга да өмете талпынып куйган иде, ләкин бу уе бик тиз үзгәрде, балчык бик күп чыгып чокыр тирәсенә жәелер, кеше күзенә чалыныр. Аннан соң, Дияр карт бит ул сандыкны жир куенында черетер өчен күмми. Ошбу әшәке еллар үткәч, бәгъзе ялган демократлар дөмеккәч, хәзинә янә өскә калкып, «күпчелек» дип ярлык 48

 

тагылган гади халык кулына без яшәгән чорнын «кара яшигы* булып әйләнеп кайтырга тиеш.

Буш арбаны капкага сеяп өйгә керер алдыннан өс-башларнын тузанын каккалаган арада Дияр картның эченә кату чыккандай булды Йа. Хода, күмгән жирдә көрәге онытылып калган лабаса! Вәт. хәтерсез, вәт зиһен өянәге, аягүрә йоклап йөрсән—шул кирәк сина!

Дияр картның күптән, бик күптән инде болай тиз йөргәне юк иде. Тан беленер чак житә. савымчылар уянганчы өлгерергә кирәк. Көрәге жәл түгел, хәзинәне актарып алып мыскыл итәрләр.

Килсә—балчык актарылган, чокыр буш. Сандыкны Дияр картнын үз көрәге белән казып алганнар—анысы бер читтә ялтырап ята. Ни арада'” Ерак китмәгәннәрдер... Ул бөтен тынлыкны янына җыярга теләгәндәй шым калды... Әнә, дөп-дөп иткән адымнар ерганак ярыннан үр төшә, табан шапылдавында авырлык бар.

Сәгать эчендә ике кат үр менгән, чокыр казып күмгән Дияр картнын гайрәте бар иде әле. Баскан җиреннән кинәт ыргылам дигәндә сөрлегеп китте, тик егылмады. Аягына уралган нәрсәне кулына алгач ачуыннан икенче сулышы ачылгандай булды—бу бит Сәлимханныкы! Тәки арттан күзәтеп яшәгән икән, камчылы шымчы!

Тиз куып җитте Дияр карт, алай да уяулыгын җуймады Тимерченен кесәсендә әллә нинди кораллары бардыр, гәүдәнне ерганак төбеннән эзләрләр аннан соң. Карак кулыннан шәһит киткәнче әжәлне урын өстендә көтеп алуын хәерлерәк. Хәлдән килгәнчә эзәрлекләргә сабырлыгым бетсә, үз камчысы белән үзен ярам, кешелеген калдырмыйм

Берәүнен ияргәнен сизде Сәлимхан, туктап-туктап тынлап торды Кемдер пырыш-пырыш борын тарта кебек иде. Ул туктаган чакта сукмак тына, авыл эчендәге әтәчләр генә таң сәгатен дөресләп кычкыргалап куя Өскә ябырылырдай куркыныч сизелмәгәч, тагын кузгала. Тимер сандыкны җилкәдә тотуы җайсыз, ул алга таба бөкрәйгән һәм егылып китмәс өчен адымын тизләтергә мәжбүр иде

Дияр карт араны тигез тотты Шакмаклы шәүлә артыннан казышмады, якынайса—әкренәйде, ерагайса ашыкты.

«Куып киләме, әллә узып китәргә шүрлиме?*—дигән ише шикләнүләре җилкәдәге йөкне һаман саен авырайта бара. Сәлимхан өенә туры кайтмыйча клуб ишегалдына керде. Борыны җебегәннәр үтеп киткәч, бакча артлатып качарга була. Сандык калак сөяген изә. каядыр куеп торырга иде үзен Бөкре аяк астыннан арыны күрмәс, әнә. Шәмдәл клубынын ике оялы бәдрәфе, бер ишеге ачык хәтта, кирәксә шунда яшереп торып әйләнә-тирәгә разведка ясап килергәдер. Әгәр шикләнердәй кемсә күренмәсә. тракторны кабызыргадыр, бәлки Кая бармас, нәмә төямәс, кемнең ни эше бар” Гөнаһ шомлыгы— ачык дигән ишек бөтенләй юк икән, ә идәндәге оядан ике-өч яшьлек өрәңге үсеп чыккан. Сонгы сайлаулардан сон өч ел узды бугай Икенче ишекне ачса—анысынын оялы идәне гупчым юк. Сәлимханның сабырлыгы сыгылып төште, ул йөкне бәдрәф кырыендагы түмгәккә сөяде Талчыккан җанны сөендереп сандык эчендә тәнкәләр шалтырады Шунда гына абайлап алды—көн яктырып килә ләбаса! Өй түбәләре, урамнар аермачык, баганаларны санарлык, сандык йозагының ачкыч күзәнәгенә чаклы күренеп тора. Ашыгырга кирәк. Сәлимхан кесә төбеннән ачкыч күчермәсен эзләгән арада як-ягына карап алырга да онытмады. Шикләнерлек ни-нәрсә юк. Инде мәгәр берәрсе килеп чыкса төпсез бәдрәфкә атам сандыкны

Кергәләп йөр, лип әйтеп әйтте ди йозак бер ачкычка Ләкин бу йозак түгелдер ул—бусы ачкычны бөтенләй өнәми Күзәнәгенә базчык тулганмы, дип камыл белән чокып карагач кына аңлады Сәлимхан, йозак эченә кургашын койганнар, алай гынамы, ишек ярыгына да эретеп сылаганнар.

 

утта янмас, суда батмас әржәгә әверелгән бу кызыл сандык.

Нәкъ шул мәлдә клуб урамында чыбыркы шартлады.

Сәлимханга хәбәр бу. Ул сандыкны түмгәге-ние белән кубарып алырга әзер иде: «Кулга төшкән малны күрәләтә калдырып китүчеләр без түгел, апаем!»

Чыбыркы шартлавы, туктаусыз эзәрлекләп, аны авылдан куып чыгарды. Сәлимхан олы юлдан ат юлына күчте—Бимә урманына кереп качарга иде, ахрысы, исәбе. Анын саен чыбыркы «шарт та шорт!» килеп каракның кайтыр юлын яралый, нәфесен телгәли, баш очында сызгырып-сызгырып чатный.

Ат юлыннан сарутлы сукмакка күчкәч, Дияр картка соңгы чара калды, узып каршысына чыгарга, туктатырга, кирәксә юлына аркылы ятып үткәрмәскә... Чөнки әлеге сукмак үләт базына алып бара.

Дияр картнын аягы җирне тоймас булды, бөтен тан жиле бергә кушылып җилкәсеннән этте, йөрәге белән янәшәдә тагын бер йөрәк кабынды. Менә ул сукмак читенә чыгып Сәлимхан белән тигезләште. Узды... Инде аяк астында кыргый этләр, котырган төлкеләр үләт базыннан сөйрәп чыгарган мал-туар сөякләре күбәйде, алар күбәйгән саен баз аузыннан аңкыган җирәнгеч дарулы ис көчәйде...

Кинәт борылып, сукмак өстенә имән багана булып басты Дияр карт. Бер кулында көрәге, икенче кулында качкынның үз камчысы.

—Үләт базына якын киләсе түгел! Камчың белән күзеңне алам Көрәк белән башыңны кисәм. Кузгалма! Әкрен генә җиргә куй. Әкрен генә! Анын эчендә шартлаткычы бар, баядан бирле сәгать тавышын ишетмисеңмени?!

Ике арадагы үле тынлыкта Шәех Нур сәгатенең текелдәве ишетелә башлады. Сәлимхан зур хәвефтән шүрләп, Дияр картнын һәр әмеренә буйсынды. Үзе кинәт кенә атай-әсәенен күркәм телен оныткалап әле русча, әле башкортча, әле татарча сүгенергә тотынды. Сандыкны, дары мичкәсен иркәләгәндәй, әкертен генә җиргә куйды.

—Вәт, баштук шулай итәләр аны.. Ә хәзер—кругом марш! Ике йөзле дусны югалту—берьюлы ике дошманыңнан котылу ул.

Иренеп кенә кайтыр юлга борылган Сәлимханның бәләкәй чакта атай каешы төшкәли торган урынын камчы кылы суеп үтте...

Дияр карт көмеш йөзле көрәген иңенә салып кайтып кергәндә Нәсимәттәйнен төшке ашы суынган иде инде.

Сәлимханның колач ярымлы камчысын бүтән күргән кеше юк, әллә карт аны үләт базына ыргыткан, әллә сандык тоткасына урап калдырган. Шулай ук сандыкның кая күмелгәнен дә беркем белми. Вә ләкин шунысы мәгълүм. Шәмдәл халкы, кызыл сандык малын үз күзләре белән күрергә теләгәндәй, Туфан суы калыкканны әле дә булса көтеп йөри...