Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. Тукайның 125 еллыгын каршылап

 

БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

1907 ел

6 гыйнвар. Тукай, үзенен адресын күрсәтеп, газетада игълан урнаштыра:

«Мин бу көннәрдә генә «Мәдрәсәи Мотыйгыя#дән чыктым. Бинаән галәйһи. дустларым вә якыннарыма игълан итәмен ки. бу көннән ары мина язачак мәктүбләренен адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница «Казань» А.Тукаеву.

Бакый ихтирам белән Г.Тукаев.»

Шушы вакыттан башлап Г.Тукайның рәсми белем йортына кереп укуы тәмамлана, ул шагыйрьлек, публицист-журналистлык юлыннан китә.

-Төш күрдем!» мәкаләсе «Шүрәле» имзасы белән басылган.

«Казан миһманханәсендә мәҗлес» исемле мәкаләсе имзасыз чыккан.

һәр ике мәкаләдә Уральскида «Казан» миһманханәсендә «Жәмгыяте хәйрия» мәжлесе турында сүз бара. («Фикер». 1 нче сан.)

12 гыйнвар. «Ахырзаман галәмәте» исемле шигыре «Мөәррих» имзасы белән чыккан. Шигырь «Бакырган» китабындагы (XII йөз) «Килең, дустлар, бу дөнья кичде—ахыр булдыя» дип башланган шигырь калыбына салынган.

4 февраль. Уральск хәбәрләре» исемле мәкаләсе имзасыз чыккан Мәкаләдә Хәсәнҗан Хөсәенов дигән кешенең «Бәянелхак фи хаккыл хиҗаб» («Хатын-кызны качыру турында дөрес сүз») исемле китабы тәнкыйтьләнә.

8 февраль тирәсе. Хезмәт хакын арттыруны сорап матбага эшчеләрен эш ташларга котырта, дип. К. Мотыйгый Тукайны эшеннән чыгара. «Матбагам ябылмастан борын, ике атна әүвәл бөтенләй хезмәттән чыгарырга туры килде»,—ди К. Мотыйгый «Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем»ендә.

К. Мотыйгый аны эштән чыгардым дисә дә, Г. Тукай «Фикер» һәм «Әлгасрелжәдит»тә бу матбугат органнары ябылып беткәнче эшли. Башта хәреф җыючы, аннан корректор, соныннан бөтен эшләрне үзе башкара. Аның Уральск чоры иҗаты нигезендә «Фикер» газетасында. «Әлгасрелҗәдит» һәм «Уклар» журналында тупланган.

15 февраль. «Шагыйрьгә» (Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең бер нәсихәте) шигыре басыла. Шигырь М Ю. Лермонтовның «Г-ну Павлову» исемле эпиграммасыннан файдаланып язылган.

18 февраль. «Уральскида Думага сайлаулар» исемле мәкаләсе «һәйьят идарә» имзасы белән баш мәкалә урынында басылган.

22 февраль. «Кайгыру» исемле шигыре «Болгар» имзасы белән басылган. «Г. Тукайның «Государственная думага» әсәре дөнья күргәннән сон («Фикер». 1906. 22 октябрь) төгәл дүрт айдан соң басылып чыккан бу шигырь алдагысына формасы, аерым сүзләре һәм гыйбарәләре белән генә түгел, бәлки, бөтен рухы, мәгънәсе белән бик якын тора. «Государственная думага» патша Дәүләт думасына карашта беренче этап. «Кайгыру»ны икенче этап дип карарга мөмкин. Беренче этапта Думага пассив кына булса да. ышаныч бар. икенче этапта исә ышаныч сулларга гына»,—ди Р. Гайнанов.

Дәвамы. Башы 8 санда

11 март. Уральскида. «Казан» миһманханәсе залында әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Тукай. Хәкимҗан Йосыфов исемле бер егетне хәерче киеменә киендереп, үзе шул егетнең өстенә карап. «Теләнче» шигырен укый. Бу шигырьне укыганда, көлмичә, нәсер шикелле итеп, җөмләләрен аерып, калын тавыш белән әйтә. Соныннан «Төрек маршы» дигән җырны җырлый.

11 март. «Тартар кошы сайрый» (яки «Татарский марш») шигыре чыга.

15 март. «Син булмасан». «Теләнче» шигырьләре чыга. «Идарәдән» исемле мәкаләсе басыла. Мәкаләдә мондый юллар бар: «Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин жәнабләренен кулыннан администрация тарафыннан мөхәррирлек вә нәшир­лек хокуклары алынгач, табигый. «Әлгасрелжәдит» мәжәлләсенен мөхибләре кайгырдылар. Шунгар күрә без бәян итәбез ки. «Әлгасрелжәлит»нен мөхибләре вә дустлары күнелтәрен хуш тотсыннар. Вә дошманнары да куанмасыннар: без «Әлгасрелжәдит»нең ушбу 3 нче нумирыны мәйданга куйдыкымыз кеби. аны һаман да дәвам иттерәчәкбез».

1907 елның 22 февраленнән. К.Мотыйгый нәширлек һәм мөхәррирлек хокукыннан читләштерелгәннән сон. ул матбагасын сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллинга сата. М. Гобәйдуллин матбаганың эшен дәвам иттерергә үз өстенә алса да. вәгъдәсен үтәми 1907 елның 25 маеннан (№ 5) «Әлгасрелжәдит» туктала. Тукайның әлеге мәкаләсе М. Гобәйдуллиннын вәгъдәсенә ышанган вакытта язылган.

2 апрель. «Күрдегезме?» исемле шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылган

1906—1918 елларда Оренбургта чыккан «Дин вә мәгыйшәт» журналы хатын-кыз азатлыгына каршы чыгып, аларнын ирләрдән качуларын таләп итеп, мәкаләләр бастыра. Шигырь шуңа каршы юнәлдерелгән

15 апрель. «Әлгасрелжәдит»тә «Бишектәге бала» шигыре басылып чыккан. Шигырь М.Ю.Лермонтовның «Дитя в люльке («Из Шиллера») шигыреннән файдаланып язылган.

4 май. «Ана мәктүбләре» исемле педагогик язмасы басыла башлый «Дәвамы бар» дип куелган.

Г. Тукайның биш томлы «Әсәрләр»ен төзеп чыгаручы Р Гайнанов аны Л. Н. Толстойның «Педагогик хатлар»ын хәтерләтә дигән фикер әйтә.

6 май. «Ана мәктүбләре»нең дәвамы басыла. «Ахыры киләсе санда» диелгән

«Парат» шигыре чыга. Шигырь Г Тукайнын Казанга килү хыялларын чагылдыра һәм «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә (Казан. 1914) «Лермонтовның «Тройка» шигырен уку тәэсиреннән» дигән искәрмә белән басылган

«Фикер» хәбәре: якын көннәрдә безнең типографиядә Г. Тукайнын шигырь җыентыгы басылып чыгачак. Бу җыентык басылып чыкмаган булса кирәк

«Партияләр» әсәре баш мәкалә рәвешендә имзасыз чыга

25 май. «Әлгасрелжәдит» журналы чыгудан туктый Бу соңгы санда Г Тукайнын «Парат», «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» Г. Исхакыйга багышланган «Кем ул?» шигырьләре. «Царь-Голод. яхуд Ачлык-Падишаһ» дигән тәрҗемә мәкаләсенең дәвамы басылган Мәкаләгә «Ахыры бар» дип куелса да. журналнын чыгудан туктавы сәбәпле, ахыры басылмый калган.

Май. Г. Тукай хат аркылы Казан матбагачысы Гыйльметдин Шәрәф белән таныша. Ана хат яза. Хатында: «Сез могтәбәр татар шагыйрьләренең шигырьләрен нәшер итә башлагансыз икән. Мин дә үземнен берәр мәжмугамнын шулар арасын­да булуын телим»,—ди. Хатнын төп нөсхәсе сакланмаган.

•Китмибез!» исемле шигырен яза. Дәүләт думасының 1907 ел май аенда булган унбишенче мәжлесендә, мәсәлән. Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат мөгаллим Кәлимулла Хәсәнов (1878-1949) мөселман мәктәпләренең хәле начар­лыгыннан, хөкүмәтнен мона бер чара да күрмәвеннән зарланып сөйли Суллар кул чабалар, ә уңнар (Пуришкевич. Созонович һ. б. карагруһлар) урыннарыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, ораторга ташланалар һәм: «Төркиягә китенез -—дип кычкыралар .Китмибез'» шул унай белән ижат ителгән һәм анын язылу вакыты да шушы вакыйга эзеннән, ягъни 1907 елның май ахырларында булырга тиеш»

Җәй. Әтисенен йортын сатудан Тукайга берникадәр мирас калган була Гурьевтагы әтисе ягыннан туганнары сәүдәгәрләр Әхмәди һәм Әүхәди Абдуловлар
шул акчаны (кайбер мәгълүматларга караганда 100 сум) Тукайга җибәрәләр. Тукай туган якларына солдатка каралырга һәм Казанга шушы акча белән кайткан булырга тиеш, дип фараз ителә.

1 июнь. «-Дөньяда торыйммы9»—дип киңәшләшкән дустыма» шигыре чыккан

27 июнь. Вафа Бәхтияров («Әл-ислах»нын мөхәррире) «Әл-ислах» газетасын чыгарырга Казан губернаторыннан рөхсәт ала. Уральскида чыккан “Фикер» газетасы, «Әлгасрелжәдит» һәм «Уклар* журналлары аркылы танылган Г. Тукайга «Әл-ислах» газетасында катнашырга чакырып хат яза.

Июнь, 5 июльгә кадәр. «Шүрәле» поэмасын, «Бездә истигьдад бар» шигырен яза. Шигыренең исемен Г Тукай соңыннан «Безне урынсыз яманлыйлар» дип үзгәртә.

5 июль. Г. Тукай Казан матбагачысы Г. Шәрәфкә Уральскидан хат җибәрә. «Тарафыгызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел-әтфаль»гә сәрләүхәле шигырьләремне күндердем. Шуларны «Китмибез» вә «Бездә истигьдад бар» шигырьләре белән бергә рисаләнең башына куярсыз. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» (бу әсәр тиздән матбугатыбызда чыкса кирәк) сәрләүхәле шигырь басылмый калса да зарар итмәс зан итәм»,—ди шагыйрь.

Монда «Г. Тукаев шигырьләре»нә («Шигырьләр көтепханәсе»н-нән 3 нче дәфтәр, 1907) керәчәк шигырьләр турында сүз бара.

20 июль. Тукай, Уральскида М. Мусин, К. Төхфәтуллин белән бергә, «Яна тормыш» газетасын чыгару турындагы килешүгә кул куя. Газетаны чыгару аерым кешеләрдән җыелган керемгә нигезләнгән.

Газета Уральскида «Яна тормыш» исеме белән 1907 елның ноябреннән 1908 елның мартына кадәр чыга. Редакторы Мөхәммәтгали Мусин. Тукай бу вакытта Казанда инде Газетада басылган әйберләре күренми.

24 июль. «Жуаныч» исемле шигыре чыга.

Июль ахыры. В.Бәхтияровның тиздән чыга башлаячак «Әл-ислах» газетасына язышуын үтенеп сораган хатына каршы Г. Тукай: «Берничә номер гәзитәгез чыкмыйча торып, берни дә әйтә алмыйм. Үзем көзгә таба Казанга барып чыгачакмын, шунда сезнең белән сөйләшермен»,—дигән җавап хаты җибәрә. Хат сакланмаган.

Сентябрь. Г Тукай Уральскида берьялгызы фоторәсемгә төшкән. Фотонын күчермә нөсхәсе Г. Ибраһимов исемендәге институтның Кулъязмалар бүлегендә саклана.

20 яки 25 сентябрь. Г Тукай Уральскидан Казанга чыгып китә. Туган якларына кайтуның максаты һәм бер сәбәбе солдат хезмәтенә каралу өчен дә була. (Тукайнын тормыш юлын өйрәнүчеләр анын Казанга 10 октябрьдә килеп җитүен әйтәләр. Күрсәтелгән датадан чыгып караганда, бу килү вакыты озак кебек тоела. Ул вакытта Жаектан Казанга поезд белән йөрмәгәннәр, күбрәк ат белән килгәннәр Тукайнын Казанга нинди транспорт белән килүе мәгълүм түгел, бу турыда төрле фаразлар йөри. Ат белән дә, су юлы белән дә, диючеләр бар. Хөсәен Зәбиров күрсәткән шагыйрьнең Казанга чыгып китү датасы да документаль расланмаган, бәлки, автор фаразы гына. Тукайнын Казанга килеп җитү датасы да якынча гына алына.)

3 октябрь. Казанда демократик яшьләр, шәкертләр органы «Әл-ислах» газетасының беренче саны чыга (ул 1909 елнын 22 июлендә туктала). Редакциясе «Болгар» номерлары, 12 нче бүлмәгә урнаша Мөхәррире Вафа Бәхтияров. Газетада төп эшне Ф.Әмирхан алып бара. Казанга килгәч, Г Тукай монда башта әдәбият бүлеген, соңыннан хатын-кызлар бүлеген алып бара, иҗаты белән дә актив катнаша.

10 октябрь. Г. Тукай Казанга килеп житә. «Болгар» номерының (Татарстан һәм Киров урамнары кисешкән чат 14/59 нчы йорт) өченче катында Кабан күленә таба карап торган почмактан өченче тәрәзә, 40 нчы бүлмәгә урнаша. Кыска ва­кытлы күченүләрне исәпләмәгәндә, ул бу номерда 1912 елнын декабренә кадәр яши. Тукайнын Уральскидан алып килгән әйберләре бер кәрзингә сыеп беткән Бу фактлар якынча гына әйтелә, төгәл документлар сакланмаган. «Болгар» номеры Тукайнын ин озак яшәгән урыны.

10 октябрьдән сон. Г. Тукайны журналист Борһан Шәрәф Ф Әмирхан белән

 

Г. ТУКАЙНЫҢ 125 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП

таныштыра Бу танышу Ф Әмирхан фатирында, хәзерге Мәжит Гафури урамы. 35 нче номерлы йортта (элекке Яна бистәдәге Кече Сембер урамы) була Бу ике зур әдип арасындагы эчкерсез дуслык гомерләре буенча дәвам итә. Әмирхан Ф Тукай тугрысында искә төшкәннәр.

Г Тукай «Йолдыз» газетасы редакциясендә ул вакытта әлеге газетанын жаваплы секретаре булып эшләгән Г Камал белән таныша Бу ике зур әдип арасындагы дуслык гомерләре буенча дәвам итә.

Г Тукай «Әл-ислах»чылар белән фоторәсемгә төшкән: Г. Тукай, И Әмирхан, Ф Әмирхан, К. Бэкер, В. Бәхтияров. Фотонын төп нөсхәсе Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар бүлегендә саклана.

17 октябрь. «Тәнкыйть—кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсе басыла. Мәкаләне «Әл-ислах» газетасының төп хезмәткәре һәм оештыручысы Ф Әмирхан редакцияләп бастыра.

В. Бәхтияров истәлегенә караганда, «Тәнкыйть—кирәкле шәйдер»—Тукайнын Казанга килгәч язган һәм бастырган беренче мәкаләсе Г. Тукай бу мәкаләне язганда, В. фон Поленинын «Крестьянин» романына Л. Н Толстой язган кереш сүздән файдаланган. Бу роман 1902 елда басылып чыккан

17 октябрьдән соң. Г. Тукай солдат хезмәтенә каралу өчен туган авылы Кушлавычка кайта. Кайтышлый Каенсар, Кырлай авылларына туктала Каенсар авылында яшәүче Саҗидә апасынын әйтүенә караганда, Казаннан кайтканда Габдулла, Күәм авылы кешесенең атына утырып, аягына күн ботинкалар, кулына күн перчатка, өстенә кыска гына кием киеп кайткан Юлда бик тунган булган, чөнки искечә октябрьнең 25 ләре булганга, көннәр салкынайтып торган Өйгә кергәч тә, кулларын уа-уа «туңдым, апай» дип сөйләнеп торган

Казанга кире киткәндә, Саҗидә апасы ана бер пар киез итек һәм бияләй биргән.

24 октябрьдән соң. Г. Тукай солдатка каралу өчен чират, жирәбә алгач. Олы Мәңгәргә, Габделвәли исемле туганына барып, ике-өч көн кунак була.

26 яисә 27 октябрь. Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга. Ул, Олы Әтнәдә каралып, солдатка алынудан азат ителә.

5 ноябрь. «Бер манигы тәрәкъкыйгә» исемле шигыре басыла Шигырь турында В Бәхтияров болай ди: «Тукай Казан яшьләре арасында Ишми Ишан турында төрле сүзләр ишетә. Анын яңалыкка каршы икәнен андый Аны яңалыкның чын дошманы итеп санап, «Бер манигы тәрәкъкыйгә» исемле шигырен яза Бу—Тукайнын Казанга килгәч язган беренче, шунын белән бергә «Әл-ислах»та басылган беренче шигыре».

15 ноябрь. Г. Тукайның беренче шигырь җыентыгы чыга: Г Тукаев шигырьләре («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр), беренче кыйсем Казан, Шәрәф матбагасы, 1907.

26 ноябрь. «Әл-ислах»та «Театр» исемле шигыре басыла Шигырь турында В Бәхтияров болай ди: «Ноябрь аеның ахырларында «Сәйяр» труппасы тарафыннан Г Камалның «Бүләк өчен» комедиясе уйнала. Тукай да театрга бара Тукайнын та­тар театрын беренче күрүе була. Уен шагыйрьгә ошый, яратып кайта Шул тәэсир йогынтысында ул «Театр» шигырен яза 26 ноябрьдә шигырь «Әл-ислах»нын 8 нче номерында басылып чыга.

1 декабрь. «Габдулла Тукаев шигырьләре» «Габдулла Тукаев шигырьләреме тәкъдир итүчеләрнең ин элеккесе, ихтимал ки. «Вакыт» улмыштыр Бик күп кемсәләр ялгыз назыйм улдыклары хәлдә, Габдулла әфәнде һәм назыйм, һәм шагыйрьдер».                                                                               .

Бу бәя Габдулла Тукаев шигырьләре («Шигырьләр көтеп-ханәсе»ннән 3 нче дәфтәр, 1907) чыгу уңае белән әйтелгән

3 декабрь. Ф Әмирханның «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле рецензиясе «Дамелла» имзасы белән басыла.

5 декабрь. Г Камалның «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле рецензиясе басылган. Рецензия .Габдулла Тукаев шигырьләре. (.Шигырьләр кнтепханәсе.ннән

3 нче дәфтәр. 1907) чыгу унае белән язылган.

Г Камал җыентыкның авторын түбәндәгечә бәяли: «Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыктылар Хәзерге көндә шагыйрь исемен итлак кылырга шул икесе лаектыр. Габдулла әфәнденең язган нәрсәләре арасында хакыйкатән шигырь итлакына мөстәхикъ булган гали тасвирлар, гүзәл тәрсимнәр күренәдер»

12 декабрь. «Мәхбүс» (Пушкиннан) исемле шигыре чыга. А. С. Пушкинның «Узник» шигыреннән ирекле тәрҗемә.

17 декабрь. «Вәгазь» (Лермонтовтан) исемле шигыре басылган Ул М.Ю.Лермонтовның «Описание» дигән шигыреннән файдаланып язылган.

24 декабрь. «Бер гәзитә идарәсе хәленнән» шигыре басыла. В. Бәхтияров «Тукай турында кайбер истәлекләр»ендә шигырьне «Бәянелхак» нашире Әхмәтҗан Сәйдәшевтан көлеп язуы турында әйтә. Ә.Сәйдәшев—Мәскәү байларыннан бурычка мал алып, түли алмыйча, банкротлыкка чыккан сәүдәгәр. Акча юк дигән сылтау белән ул «Бәянелхак»та басылган күп мәкаләләргә гонорар түләми торган була.

30 декабрь. Г. Тукай Казаннан Уральскига апасы Газизә Госмановага хат яза. Шул хаттан бер өзек: «Әле бу арада бик яхшы гына авырып алдым. Хат яза алмадым. Кәефем вә тормышым яхшы. Дуст-ишләр күп. Казанда тору күңелле, Уральск бик сирәк искә төшә. «Шүрәле» китабы җибәрдем. Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәмне дә таптым. Иртәгә күрошмәкче булдым».

30 декабрь. Тукай Казаннан Уральскига дусты артист Г.Кариевка хат яза. Хатта мондый юллар бар: «Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде.

Үзем теләп кенә «Әл-ислах»та хезмәт итәм. Жалунье башка җирдән алам» Тукай «жалунье» дигәндә Дәүләтшиннын «Китаб» нәшриятыннан алган хезмәт хакын күздә тотса кирәк.

«Шигырьләр яздыкым» дигәндә, ул Уральскида язылган «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләрен күздә тота.

Декабрь. Г. Тукай Париж коммунасы урамы, 9 нчы йортта, элекке «Сарай» номерларының ишегалдына караган ягында, 2 нче катта, 9 нчы бүлмәдә В. Бәхтияров белән бергә яши.

Ел ахыры. Г Тукай Казанга килгәч, Казанда үзен сабый чакта асрамага алып, берникадәр вакытлар тәрбияләгән үги әнисе Газизә апаның адресын эзләп таба һәм Гарәфә (бәйрәм алды) көнне әнисенә кеше аркылы бүләкләр җибәрә.

Ел дәвамында. Г. Тукай Казанга Уральскидан үпкә авыруы алган килеш килә. Казанда табиб анардан икенче стадия үпкә авыруы таба. Ләкин шагыйрь авыруына әллә ни илтифат итми, дәваланмый

•Күп вакыт шагыйрь, иртә йокыдан торып, карават өстендә ике тезен кочаклап йөткерә торган иде. Йөткереп арыгач, йоклап китә яки йокламый түшәмгә карап дәшми, сөйләшми, монаеп, тирән уйга батып, ятып карап тора торган иде»,—ди В. Бәхтияров.

Тукай шигырьләре Өфе өязе Кара Якуп волосте (хәзерге Чишмә районы) Келәш авылына да килеп җитә. «Һичбер көтмәгәндә, 1907 елда безнең авылга Тукай шигырьләре килеп чыкты. Тукай безгә аңлаешлы телдә, ләкин әлегә чаклы ише­телмәгән яна бер тавыш белән:

Ник йоклыйсың, мужик? Яз .җитте һәм үсте Чирәмнәр йортында. Тор. уян. күтәрел!—

дип, безне гасырлык йокыдан тарткалап уятты,—ди шагыйрь Сәйфи Кудаш.