ДӨНЬЯ ТЫНЫП КАЛГАН АК ТЫНДА-
Сайлап ал
Энҗе кебек сүзләр тезәм ак кәгазьгә...
Җан иңдерә хәрефләргә галәм җиле...
Мин килгәнмен йолдызлардан—ераклардан.
Сагынып бер тартып алыр йолдыз җиле...
Сүзләр тезәм, йөрәгемне парә итеп,
Йолдыз нуры ук кылычын төбәгәндә...
Мин чәчелдем, мин сибелдем чәчәк кебек.
Син сайлап ал—синең йөрәк теләгәнне...
Елга яры буйлап сукмак киткән—
Әрәмәгә илтә юлларым...
Гүзәл тан, кызыдай йөзеп чыга
Әллә минем үткән елларым?..
Елга өсте көзгеләре җилдән
Чәрдәкләнеп китте, ватылып.
Кисәкләрдән нурлар очып үтте,
Кыйпылчыгы булып вакытның.
Эх, җыясы иде кисәкләрне.
Бөтен итеп милли тормышым...
Өлгергәнлек нуры—җиләк эзләп.
Әрәмәгә кереп барышым.
Бико Р9Х11МОИЛ шагыйре, пиб шцист; * Сәрвиназ*, «Идел гер казанымда»,
«Мерхемеш* һ б китап игр авторы Татарстан ч^дәният штистр гышы һем
Язучылар берлегенең \ \ шш премиясе шшраашы. Казанда яши
БИКӘ РЭХИМОВА
Әрнүләрем әремнәргә салсам,
Түзәр микән ачы әремнәр?..
Җаннарына тан, яктысы койсам,
Бүзәрерме кара адәмнәр?...
Шытып чыгар, бәлки, таң гөлләре...
Күпме көткән халкым боегып!
...Хыялларын оныттырыр өчен,
Тугладылар йокы—оеткы.
Әрнүләрем әремнәрдән түгел,
Миһербанлы алар, дәвачы.
Яңа гасыр килде, йотам, диеп,
Тырма тешле аузын дәү ачып...
...Хыял аланымны кемнәр басты1
Албастыга охшап бу мәлләрдә?
Төссез гөмбәз төште өсләремә,
Түя утлар сүнде шәмдәлләрдә...
Язмыш
Ачылмаган гөлләр бөре килеш
Шиңә тора. Шомга юра...
Ләкин кеше гайрәт-дәһшәт тели—
Күңелләрне силләр ера.
Яндырмасын мине дәһшәт диеп,
Арасына пәрдә элдек...
Чәбәләнеп ниләр теләгәндер,
Кеше китте. Без ни белдек?..
Бәргәләнде кышлар быел, бәргәләнде,
Җиңәр өчен һавадагы юеш газны,
Һәм, ниһаять, кардан ап-ак түшәк җәйде,
Бәхет диеп, шатланырга әллә азмы?
Яулап алды хокукларын, бурычларын.
Быелгы кыш безнең кышка охшаш тәмам:
Колак-борын, бит очларын чеметкәли.
Табигатьтә табигыйлек итә дәвам.
Юкса кышлар җуйган иде хокукларын,
Бурычларын—яудырасы карлар барын...
Җылы юрган ябынган да җирләр йоклый.
Өшетмичә татар җанын—уҗымнарын...
...Кыштан күреп, үз-үземне «борычладым».
Оныттың дип хокукларың, бурычларың...
Россия мәгариф программасыннан милли компонент дигән бүлек алып ташлануга ишарә.
ДОНЬЯ ТЫНЫП КАЛГАН АК ТЫНДА...
Сугарасы...
Бу дөньяда кеше кадерләре
Үсә, диләр, кадәр2 агачында:
Бердәй тансык, тәмле җимеш икән
Кояш баешында, чыгышында.
Сусый кеше җаны кадер көтеп,
Кадер көтү били тукны, ачны.
Тик нигәдер уйларына килми
Сугарасы, диеп, шул агачны.
Көз—2009
Һаман тынмаган Әфганстан.
Гыйрак. Кавказ сугышларын
уйлап..
Алтын коя юлларыма көзем,
Бармы анда минем өлешем?
«Аһ, ашыкма!»—үрсәләнеп әйтә
Кулларымда булган көмешем.
Иркә назын сибә быелгы көз,
Юмарт, бик тә юмарт ул быел...
Күңелемә гел мәрхәмәт булып.
Кешелекле булып, көз, уел.
Бакчаларда ымсындырып бага
Алтын ягы көзге алманың.
Әллә нәрсә кулларымны тыйды,
Алтынымны учлап алмадым.
Лһ! быел да китек зур бер чите
Сум -алтыннар сипкән бу көзнең:
Кыйтгаларда сугыш үлем аһы
Елмаюын ала бу йөзнең..,
Сандугачлар, сайрап, риза!—диде,
Мәхәббәтнең таҗын кигәндә,
Ефәк җилләр, әйдәп, исеп торды,
Йөрәгемә угы тигәндә.
...Сүсәргән таҗ күккә китеп ашты,
Асылташы купты, киткәндә...
Хәтер-ташны чайкап, суын эчәм.
Иреннәрем янып кипкәндә.
Янган утларымда ялгыз калып,
Тагын күпме түзәр бу тәнем?..
Мәхәббәтнең уты мәрхәмәтле,
Ләззәтләрнең белмим бүтәнен.
БИКӘ РӘХИМОВЛ
Язмышымны ятим димәсеннәр,
Сөю суты миндә туп-тулы:
Челтерәвен җырын тыңлыйм әле,
Тормыш чишмәсе ул—җып-җылы...
Бәс бизәге
Ак чәчәкләр аткан бар агачлар— Ак салкынның нәфислеген саклап,
Ак урманнар туган дөньяга. Җил бикләгән үзе йозагын.
Гел аклыкка, сафлыкка өндәүче
Манзарасы Хакның тын ага. Җилләр исми, сихри тынлыкта бер
Туктап калган энҗеле дөнья.
Энҗе җептән челтәр чигеп элгән. Чуар төсләреннән гарык булып,
Чыбылдыгы сыман зөфафның. Көнләшер күк җылы як—көньяк...
Кәккүк кебек нигә моңлы башым?
Чит ояга күз дә салмадым.
Адаштырган серле юлларым юк.
Оя ватып өлеш алмадым.
Сүнгән—тынган учак тергезүне
Ходай насыйп итте юлымда:
Сәхабәдәй сыгынам Бөек көчкә,
Ай—Кояшның нурын юллый да.
Төнемдә дә мин Кояшны күрәм,
Моңлы икән Кояш ак төндә,
Кайтарылган нуры моңнар сибә.
Дөнья тынып калган ак тында.
Сызлыйсың син йөрәгемдә һаман.
Гел ачылып торган җөй булып,
Әрнүләрем, сыктауларым минем
Җилдә исә өзек көй булып.
Төнге җилләр таянычлы хәтер,
Бигрәк ятим булып исәләр,
Мәхәббәтнең ерак офыгында
Кызыл гөлнең утын кисәләр...
Эзләреңә ак томаннар төште,
Томан арты аяз булса да,
Күзләремнең яшен керфек тота,
Яшь болыты—көнгә бусага.
Болыт-болыт һәр керфегем саен
Эленгән дә тора күз яшем.
Маяк кебек ялгыз тоташ төндә,
Хәлем әйтеп, кемгә эндәшим?..