Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ГӨЛФИЯ

 

Гөлфия Солтанова—Лаеш районының Имән Кискә авылында 25 ел балаларга физика-математика укыткан 45 яшьлек педагог.

Беренче сикереш

Әни әйтә, сабый чакта син иртә белән йокыдан гел елмаеп уяна идең, ди. Мин ана да елмаюлар синең күңелеңне күтәрер өчен булгандыр, дим. Синең бәхетеңә тудым бит мин, диям. Бала табу йортында да акушерка кызлар аңа, бу кызны бәхетле язмыш көтә. Йә артистка, бәлки укытучы булыр, күзләре бик матур, маңгае киң, исеме Ләйлә булсын, дигәннәр Ләкин исемне мина Гөлфия дип кушканнар. Бик тиз—тугыз айдан йөреп тә киткәнмен. Ашыгыбырак кителгән шул аякка басуларым. Әни йоклатырга дип салгач, бишектән сикереп төшә торган булганмын. Күпме һәм кайлардан гына мәтәлеп төшелмәгән? Физик-математик булу өчен бер дә юньле алым түгел инде бу очышлар. Әллә шуның файдасы булды микән?..

Бер көнне, өч яшьлек чагымда әни мине мич башында калдырып, үзе терлек карарга чыгып киткән. Әле хәтерлим. Берәү дә өйдә юк. Мина куркыныч булып китте Бар көчемә. «Әни! Әни!*—дип кычкыра башладым. Нигәдер үзем еламыйм да. Шул мизгелдә башыма «Сикерергә кирәк!» дигән уй килде. Ьәм шулай эшләдем дә. Беренче мизгелдә бөтен тәнне биләп алган рәхәтлек шундук юкка чыкты, аякка ут капкан кебек булды, мин тирән бер упкынга, караңгылыкка чумдым

Әни кергәндә аңсыз килеш идәндә ятканмын. Атна буе мине аякка бастыра алмаганнар Үзем дә аякларыма язгы сарык йонын кызыл чүпрәкләр белән ураган килеш сәкедә ятканымны хәтерлим Аякларым бик сызлый иде. Жинги әби килеп имләп, өшкереп мине бер айда терелткән, йөрер дәрәҗәгә җиткергән.

Тугыз айда йөреп киткән кебек, өр-янадан йөрергә өйрәнгәнмен. Көн саен килеп, мине үзенең шифалы тыны белән дәвалаган жинги әбинең нурлы йөзе әле дә исемдә, анын пышылдап укыган сихри догалары колакта тора. Терелтте бит, терелтте. Им-томга, өшкерүләргә ышанмас җиреннән ышанырсың. Кырык яшьтә тагын нык кына авырып китеп, догалар белән өшкергәннән соң хәлем яхшыргач, мин мона тагын бер тапкыр инандым. Әлбәттә, хирургларга да рәхмәтем зур. Кырык бер яшем тулгач, больница коридорында мин кабат йөрергә өйрәндем. Инде хәзер, Аллага шөкер, сикереп-сикереп йөрибез!..

Нигә кердем чишмәләргә...

Биш яшем тулган чак. без яна өй салып, башка авылга күченеп киттек. Яңа җирдә барысы да янача. Бар нәрсә дә зуррак: өй дә, авыл да, кибете дә, коелар да, хәтта чишмәләренең сулары да мулрак ага кебек, таулары да биегерәк. Таулы як
булгач, чишмәләр әллә ничәү: Әтәч чишмәсе. Чәнечкеле чишмә. Солтан чишмәсе, кое чишмәсе һәм әллә никадәр исемсепәре Чәнечкеле чишмә дип анын тирәсендә бик күп шайтан таягы үскәнгә атаганнардыр инде. Иллә дә матур шул шайтан таягынын чәчәге, ә үзе чәнечкеле. Кагылырлык түгел.

Солтан чишмәсен минем бабай исеме белән атаганнар. Бабам лесник иде—урманчы. Ул бу чишмәне чистартып карап торган. Атына гел шуннан су эчерткән.

Әтәч чишмәсе дип нигә шулай кушканнардыр, әйтә алмыйм. Димскәй авылыбыз халкы хәзер дә шуннан су эчә.

Чишмә дигәннән Жәйге бер эссе көндә минем кечкенә башыма бер уй килде. Дим елгасына төшеп коенырга ярамагач, нигә улакта гына су кереп чыкмаска9 Чәнечкеле чишмә суы атлар эчәр өчен тирән эчле улакка ага бит. Тиз генә әни теккән күлмәгемне салдым да. чумдым улакка. Салкын чишмә суы тәнемне куырып алган кебек булды. Аннан күнектем бугай, рәхәт кенә. И коенам, и коенам! Чыгып җылынып алам да, тагын салкын суга чумам, йотлыгып суын эчәм. Чишмә суынын сафлыгы һәм салкыны һәр күзәнәгемә үтеп кергән кебек була, судан аерыласы килми. Улактан чыксам нәрсәнедер югалтырмын, бүтән мондый рәхәтлек бер дә кабатланмас кебек тоела.

Шулай күпме вакыт узгандыр, ни күрим, чишмә янында кулына бер бәйләм кычыткан тоткан әни басып тора. Салкын суда назланган тәнемдә карт кычыткан бәйләмен уйнаткан әнинен: «Авырсаң, нишләрбез?» дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап ала.

Әлбәттә инде, мин бик озак авырдым Тамагым шеште Чишмәләр янына бармаска, суын эчмәскә дип әнигә кат-кат ант иттем. Инде менә хәзер мин яшәгән авылда бер генә чишмә дә юк. Челтерәп аккан чишмә тавышын бикләр дә тыңлыйсы, саф суын эчәсе килә Күңелгә җыелган бар керне, сагышны чишмә суы үзе белән җитмеш җиде кат җир астына алып китәр дә, кире чыгармас кебек тоела

Чишмәләр сагындыра.

Алка бәләсе

Өченче сыйныфта укыганда Фәүзелҗәннәт әбием минем колакны тиште Алка тагасым килә. Бик авыртса да түздем, чөнки дус кызым Резеда инде күптән матур алкалар тага. Алкаларым да алынган һәр көн иртән колагымдагы җепләрне төкерекләп әйләндерәм, күздән утлар чыга Алкаларыма карыйм да авыртулар онтыла: бигрәкләр дә матурлар шул, кызыл кашлылар, тизрәк тагып йөрисе иде шуларны!

Менә ике колак та төзәлде. Дулкынланып көзге каршында алкаларымны тагып маташам Берсен алып карасам бөгәлжәсе сынык, икенчесенеке дә шулай Нәрсә инде бу? Тәнемә салкын йөгерде Алгы өйдән йөгереп әбием янына чыктым. Эшнең нидә икәнен белгәч ул да аптырашта калды Ай буе авыртуларга чыдап көткән бәхетле мизгел челпәрәмә килде Әбинең алдына яттым да. үксеп елап җибәрдем «Күпме еласаң да. мин сина алка тактырмыйм Оялмыйча артист Резеда кебек алка тагып мәктәпкә бармакчы иденме әллә?—диде каяндыр кайтып кергән абыем Баксаң, алкаларның бөгәлжәсен ул сындырып куйган икән

Бу хәлләрдән сон озак еллар мин алка тага алмадым Казанда укыган чакта ялгышып кына да бизәнү әйберләре алмадым. Хәттә иренгә иннек тә тидерми идем. Гасырлар буе татар хатыннарында яшәп килгән ир-атка буйсыну үзенекен итте. Абыем сабагы егерме елга сузылды Эшли башлап, утыз яшемә җиткәч кенә алтын алка алдым мин. Бетәшкән колак тишекләрен яңадан тиштерергә туры килде.

Хәзер инде хәлләр башкача. Атка тагып, бизәнеп йөргән кызлардан «артист Резеда» дип көлмиләр Атканы да берне генә түгел бишәрне, колакка гына түгел, кендеккә дә тагып, эчләренә кадәр күрсәтеп йөриләр Заманы шундый микән, әллә минем кебек сабак бирердәй абыйлары юк микән ул кызларның’

Без шундый идек

Димскәйдәге мәктәп укытучыларынын коллективы бик көчле иде. Ул безне укыткан Шаһинур абыйны әйтәсеңме. Асия апанымы? Менә шулар миндә физика- математика фәненә мәхәббәт уяттылар. Гомумән, мин барлык фәннәрдән дә бишлегә укыдым Әле уку гына җитми, гимнастика белән шөгыльләнәбез, спорт ярышларында катнашабыз, тегү-чигү. бәйләү дигәндәй. Ул экскурсияләргә йөрүләр. Тимурчылык. Тимурчылык дигәннән... Ул чорда бу хәрәкәт бик киң җәелгән иде бит.

Авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге әби-бабайлар байтак, шуларга булышабыз. Безгә берәү дә бар. булышыгыз дип әйтми, без үзебез. Менә без бер сукыр әбидә (исеме хәтердә калмаган) өен җыештырабыз, тәрәзәләрен чистартабыз, көзгеләрен сөртәбез, савыт-сабаларын юабыз, идәннәрен себерәбез—эш муеннан. Малайлар утын кисә, яра, су ташыйлар. 22 бала—барыбыз да мәш килә. Шулай, без бик дус идек. Бер заман бу әбинең Бөгелмәдән сеңлесе кайтып керде. Безгә карап шаккатып торды да бу: «Барыгыз әле, ычкыныгыз моннан,—дип барыбызны да куып чыгарды. Нигә алай итте икән? Әбинең әйберенә тиярләр дип курыкты микән? Кеше әйберенә тиябезме сон? Алла сакласын! «Без бит изге ният белән—булышырга гына килдек»,— дип әйтеп тә карадык. Юк.

«Барыгыз, өерегез белән йөрмәгез монда!»—диюен белде. Киттек инде. Менә, эшлә изгелек! Рәхмәт әйтәсе урынга. Жә, ярый, әйдәгез. Вәлиша бабайга киттек. Аңа булышабыз! Вәлиша бабай ялгыз тора. Карар кешесе дә. туганнары да юк, мескеннең. 80 яшь үзенә. Көчкә йөри. Мунча да керә алмый. Димдә коена. Жәйнең җылы көннәре—анын мунчасы инде.

Бабайнын бөтен эшен башкарып, ашарына пешереп, керләрен юып кайта идек. И рәхәт тә иде аның рәхмәтләрен ишетүе.

Башсызлык

Бер дә тик тормый идем инде мәктәптә укыганда. Башыма нинди уй килә, шундук кул-аягым шуны эшли башлый.

Алтынчы классны тәмамлагач, бер кешегә әйтмичә, җәйләүгә чыгып киттек. Мин—атаман. Әти-әниләр укытучылары белән дип уйлый бит инде, бергә баралар дип. Палаткалар алдык. Баргач, шалашлар кордык Малайлар ятмә белән балык тоттылар. Уха пешердек. Кич булды, караңгы төшә. Йокларга әзерләнеп йөрибез. Бер заман утлар яктыртып автобус килә. Әти икән. Үзе белән класс җитәкчебез Халидә апаны да китергән. Барыбызның да әти-әниләре кайгыга батып беткән булганнар. Халидә апа йөрәгенә ябышкан. Безнең кайда икәнне сизеп, автобуска матраслар, юрганнар төяп килгәннәр. Халидә апа безнен белән кунды. Әти нигәдер ачуланмады. Нишләп ачулансын инде без тинтәкләрне? Ачуланып ни кырасын?

Хәзер классташлар белән очрашулар булган саен искә төшерәбез шул чакларны. Ул вакыттагы «батырлыкларны» беркайчан да кабатлап булмастыр. Үз балаң шулай чыгып китсәме?

Заманы да әшәкерәк, куркынычрак шул...

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Мәктәпне гел бишлегә тәмамласам да, берле алганым булды. Урыс теленнән. Әйтеп торган өчен.

Шулай дәрес бара. Укытучыбыз Разия апа Гүзәлияне бастырып, дәресен сорый. Гүзәлия ык-мык. Мин астыртын гына Гүзәлиягә пышылдыйм. Кагыйдә сөйләргә кирәк иде ана.

Разия апа бик усал укытучы.

Гөлфия!—ди, кисәтеп. Әйтеп торма, янәсе

Мин һаман үземнекен.

—Гөл-фи-я!!—ди Разия апа, тавышын күтәребрәк.

Миңа ни булган инде. Үжәтләнәм бит Разия апа бу юлы кисәтеп тормады, тотты да журналга «1»ле чәпеде. Менә сина, мә!

Берле алгач бик хурландым. Әле бит аны линейкада һәр дүшәмбе әйтәләр Оялуымны күрсәгез!

Ефрейтор булмый генерал булып булмаган кебек, «1»ле алмаган укучы киләчәктә нинди завуч инде ул. Үземне әйтәм, мин бит мәктәптә завуч булып та эшләдем.

Бриллиант апа—башлангыч класслар укытучысы Бик пөхтә, чиста, зифа буйлы. Үз-үзен тотышы шундый килешле. Тавышы ягымлы. Без ул сөйләгәндә

 

 
   


Бриллиант апа дәресе

 

эреп китә идек. Идеал! Без бөтенебез ана гашыйк. Барыбыз ла аның кебек булырга тырышабыз. Хәтта язу почеркларыбыз да аныкына ошаган иде. Анын шундый булуы бездә укытучы һөнәренә зур ихтирам уятты. Хатын-кыз образын илаһиландырды. Әдәбиятка мәхәббәтебезне үстерде. Әдәби әсәрләрне ул шундый итеп сөйли иде—без барыбыз да колакларыбызны торгызып, күзләребез белән кино караган кебек утыра идек Ул Газинур романын сөйләве! Мин шунда онтылып, аны-моны уйламыйча, Газинурны исән калдыру теләге белән: «Ул амбразураны тимер кисәге белән каплап булмый идемени?—дигән ачынулы сорау да биргән идем. Малайлар мина; «Нинди тимер кисәге булсын анда, кызып сугышкан вакытта»,—дип авызымны томаладылар.

Әйбәт малай иде

Яшьлектә истәлек дәфтәрләре язмаган кеше юктыр, мөгаен. Дәрес карамасан карамыйсын инде, дүрт-биш классташыңның дәфтәреннән сырлап, матурлап, бизәп апаннын йә абыеннын саргаеп беткән истәлек блокнотыннан сайлап-сайлап шигырьләр, жырлар күчерәсең. Ул шигырьләрнең авторы да юк, «буыннан-буынга күчерә-күчерә» халык сүзләренә әйләнеп беткәннәр Кычкырып әйтә алмаган сүзләренне, хисләренне шушы шигырьләр аша әйтәсең дә бирәсен, ни дисән дә шигырь белән күп нәрсә аңлатып була. Ә икенче көнне дәресләр бетеп өйгә кайткач, серле сандык ачкан кебек үзеңнен яздырып алган истәлек дәфтәрен ачасын. Аны уку күңелгә бәйрәм була инде. Каян гына табып бетерәләр диген шулчаклы матур шигырьләр, әйтемнәр. Жанын чистарып, сафланып кала. Үсәрәк төшкәч малайлар да шушы истәлек дәфтәрләре аша яраткан кызларына хисләрен аңлата, җиткерә башлыйлар.

Җиденче классны тәмамлаганда минем истәлек дәфтәремдә дә сөю хисләре белән тулы дүртюллыклар пәйда булды Аларны мина Илгизәр язган иде. Үз чиратымда мин дә аның дәфтәренә жавап итеп шундый шигырь язарга тиеш булганмындыр инде Ләкин каян килсен ди ул андый кыюлык. Горурлык та комачаулагандыр, бәлки Карашы белән миннән күпме генә жавап көтсә дә. мин таш кыя кебек эчемдәгене егеткә сиздермәдем. Ә шулай да яратмаслык малай түгел иде Илгизәр

Жәй җитте. Бер көнне кыр бәрәнгесен утап кайтып керсәм, алдагы өйдә өстәл уртасында минем зурайтылган фотосурәтем тора. Каян килеп чыккан инде бу9 Аптыраш' Фотосуратнен сере кичен әни эштән кайткач кына билгеле булды Илгизәрмен әнисе китереп киткән икән аны безгә Өйдән өйгә фотосурәтләр зурайтучы йөргәндә Илгизәр биреп жибәргән икән дә. зурайтып ясап китергәч әнисе алып калган. Малаен әрләп, ачуланганнан сон фотоны безгә алып килгән
Кыскасы, аларга бик кыйммәткә төшкән фотосурәтне әни акча биреп алып калган. Әни боларнын барысын да сөйләгәндә күренеп торган берәр тишек булса, мин шунда кереп китәрлек булып тынлап тордым. Ярый әле әти өйдә юк, апа, абый...

Илгизәрне үземчә ошата да башлаган идем бит инде мин. Хәзер исә аңа булган ачуым җанны көйдерә, үзе янымда булса, белмим, нишләтер идем икән мин аны шушы мизгелдә? Кичне сабырсыпанып көттем дә, клубка ашыктым. Илгизәр үзе дә бик борчулы күренә иде. Сүзсез, караш белән генә анлатмакчы идем, барып чыкмады. Бар кыюлыгымны җыеп. «Сөйләшәсе бар иде синең белән»,—дип кырыена килеп бастым. Илгизәрнең минем фотоны каян алганыннан башлап, үзе өйдә булмау аркасында гына әнисе кулына эләккән сурәт өчен үзен бик гаепле санавын анлатуын тынлап өйгә кайтып җиткәнне сизми дә калганбыз. Шунда мин нәрсә әйткәнемне белештермичә тездем дә тездем. «Ни хакың бар иде синең?»—дигәч, көтмәгәндә Илгизәр мине кочаклап алды. Болай да ташып чыккан ачуыма шул житә калды. «Әле син шулаймени?»—дип аны этеп җибәрдем дә капкада эленеп торган зур йозакны алып аңа китереп тә суктым. Бөтен дөнья туктагандай булды Әйтерсең лә Илгизәрнең аркасына эләккән теге йозак безнең йөрәкләрдә шытып килүче мәхәббәткә үзе чаклы нокта куйды...

Күңелләр бушап, гамьсез көннәр башланса, әле дә истәлек дәфтәрләрен алып укый торган гадәтем бар. Чыгарылыш алдыннан яздырганында Илгизәрнең дә дүртюллыгы тора:

Очкын сипкән синең күзләрең

Юлларыма нурлар таратты Ишет мине, ышан сүзләремә. Мин яраттым сине, яраттым

Тормыш—көрәш

Суворов әйтмешли: «Трудно в учении, легко в бою!» Мәктәптә эшләгәндә сыерын да саудык, икене әле! Эремчеген дә, каймагын да, сөтен, катыгын да саттык Казанда. Эшләмәгән эш калмады. Аллага шөкер, укытуын да яхшылап башкардык Чират белән булса да көтүен дә көттек. Каз-үрдәк тә асрадык. Каз-үрдәк дигәннән, кечкенә вакытта үземне күркә талаганы истә.

Бәләкәй чагында яшемә күрә гәүдәм бик кечкенә булган. Кызыл плюш пәлтәм бар иде. Каршы якта безнең апалар тора Шуларга кергәләп йөрим. Күркәләре кабарынып килеп чыкмасынмы! Әй бәргәли мине, аяклары белән тибә, тешли. Бик хәтәр икән ул күркә! Һич котылып булмый Битемне каплап күзне саклыйм. Менә әле дә битемдә күркә ясаган яра эзе бар.

Зур әни:

—Нигә бу кызыл пәлтәне киден?—ди. Әйтерсең, пәлтә гаепле. Мин бала бит— минем нинди гаебем бар. Сезгә кыярга керешем иде, мәйтәм.

Тормышта, гомер буе кайбер «күркәләр» белән байтак бәргәләшергә туры килде. Теге күркә кебек биткә түгел, йөрәккә, күңелгә яра ясаучылар бар. Шулай да бүгенге халәтемнән канәгатьмен.

Укытучы дигән бөек исемне йөртү—зур горурлык, олуг мәртәбә!