БӘХЕТ БИЯЛӘЙЛӘРЕ
хикәя
Миңа унҗиде яшь иде... Әбием миңа Яңа елга кызыл бияләйләр бүләк итте. Бу кар бөртекләре чигеп эшләнгән бияләйне әбекәйне үпкәләтмәс өчен генә алдым,ник дигәндә инде күптән бияләй түгел,кара күн перчатка иде кулда! Ә мәктәптә унберенче класс «мода»ны бөтен түбән сыйныфлар өчен тудыра. Мин кемнән ким!!!
Шулай, бу бияләйләр шүрлектә мин беренче курста укый башлаганчы ятты да ятты. Ул елны кыш бик матур килде. Кар башка елларны күрелмәгәнчә көртләп-көртләп өелде. Кышкы сессия үткәч,тыныч күңел белән өйгә ял итәргә кайттым. Баш миен айлар буе интектереп эшләткәннән соң теләсә нинди физик хезмәт бәйрәм булып тоела икән ул. Иң әүвәл өйне җыештырып чыгарга уйладым,бер тотынгач,эшне эш итәргә кирәк дип, бөтен киштә-шкафларны да тәртипкә китерергә булдым. Нәкъ менә шул вакытта килеп чыкты да инде ул бияләйләр—үзләре кызыллар,өсләренә ак кар бөртекләре чигелгән.
Шул ук көнне бияләйләремне киеп кар көрәргә чыктым. Алар шундый уңайлылар,шундый җылылар иде. Әйтерсең,әбиемнең бар җылысы шушы кечкенә кул киеменә күчкән. Мин көрәккә тотынганда җиргә караңгы төшә башлаган иде инде. Айның сихри нуры тирә-якны серле моңга күмеп йолдызларны бер көйгә талгын гына биетә иде. Шулчак күктән берничә йолдыз минем бияләемә сикереп төште. Алар кышкы төнне яктыртып яна башлады. Менә бу,ичмасам, могҗиза!.. Минем бияләемдә күкнең бер кыйпылчыгы ялтырап ята! Тик шулай да безнең—кешеләрнең могҗизалардан кача торган сәер гадәте бар. Үзләре шуны гомере буе көтә,ә тапкач,юк,янәсе,болай була алмый!..
Мин дә капка төбен көрәп бетерергә дип көрәгемне тизрәк хәрәкәтләндерә башладым. Ә кар ява... Эшне бетереп ишегалдына керсәм, песнәкләр чөкердәшә-чөкердәшә миләш кимерә. Иң кызыгы шул: аларның сөйләшүе нәкъ кешеләрнеке төсле:
лкҗилкән
—Мин җылы якка киткән кошларны аңламыйм! Ничек инде ниндидер уңайлыклар дип шушы ак карны, тәмле кызыл миләшне, бозлы өй кыекларын ташлап китеп була икән?
—Мин китәр идем дә,тик бөтен туган-тумача каршы...
—Ә минем тыным тиз бетә,барып җитә алмам дип куркам...
Менә сиңа мә! Кошларның да уенда чит ил, эмиграция! Сәер,моңарчы нигә мин алар сөйләгәнне тыңламадым икән?
_ Арып-талып өйгә кереп чишендем,хыялга юл бирсәң,әллә нинди булмаган әйберләрне дә бар дип күрсәтер ул! Ә минем әле бүген шугалакка тимераяк шуарга барасым бар. Без кызлар белән гел шулай кич белән төн кавышкан мәлдә очрашабыз. Кызлар булган җирдә исә егетләр булмый калмый...
Кайда соң минем перчаткам! Эзли-эзли җаным чыкты,юк кына бит! Аның саен күзем бияләйләргә төшә. Гүяки алар үзләре үк: «Мине ки,мине ки!»—дип әйтәләр иде. Йә, ярый соң!
Шугалакта шау-шу! Әйтерсең лә,урамда кышкы салкын көн түгел,җәйге сабан туе. Кемнәр генә юк монда. Их,бөтенесен таң калдырып шуасы иде кана... Юк шул, мин әле өйрәнеп кенә киләм. Шулай да кем әле мине керүгә үк егылыр ди?! Йөрәктә кыюлык җитәрлек, хәтта җебек малайларны төртеп егарлык! Ә шулай да могҗиза мине бүген кич буе саклап торырга булган,ахры. Шугалакка керүгә,тимераякларым үзләре выжылдатып алып китте! Мин болай тиз,шома, җиңел итеп шуа алам димени! Ә кызыл бияләйләр яныпмы-яналар! Бу хәлләр миңа әкиятне хәтерләтә башлады. Советлар Союзы чорындагы: «Без әкиятне чынбарлык итәр өчен туган»—дигән сүзләр искә төште... Кызыклы булды бу кич,инде өйгә кайтыр вакыт та җитте. Ярый ла шугалак янын бергәләп үтәбез, тик алда аннары мине ялгызым гына кереп китә торган тыкрыгым көтә. Дуслар янда чакта җылырак та,күңеллерәк тә бит ул... Җылы дигәннән,кайда соң минем бияләйләрем? Их,тишек борын! Тимераякларны салганда онытып калдырганмын лабаса.дип уйларга да өлгермәдем,артымнан исемем белән Ул эндәште. Мине унынчы сыйныфтан бирле мәхәббәт утына салган иң татлы серем!
Менә шулай. Хәзер безнең кулда пар балдаклар. Ә бияләйләрне—мине бәхетле иткән бияләйләрне мин әле дә киям. Аларда күкнең могҗизасы бар сыман!