Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ БИТ КӨРӘШЧЕЛӘР ЗАТЫННАН

 

Шарафетдинов Дамир Рәүф улы (1940). журналист, архивчы. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары хезмәткәре (1963-74). 1974-90 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, партия архивы мөдире. 1990-9Ida «Татарстан» журналының баш мөхәррире. 1991-92дә ТРның Тарихи-сәяси документларны саклау үзәк дәүләт архивы директоры. 1993 елдан 2005 елга кадәр TP МК каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе, 1994 елдан «Гасырлар авазы»«Эхо веков» журналының баш мөхәррире. Хезмәтләре татар халкы бәйрәмнәренә, тарихи эзләнүләргә карый.

(«Татар энциклопедия сүзлегеоннән).

—Дамир кардәш, әгәр синец титулларны, мактаулы исемнәреңне тулаем санап чыксак, чиккән сөлге буе озын бер исемлек килеп чыгар иде. Ин яхшысы—син үзең җавап бир әле: кем соң ул Дамир Шәрәфетдннов? Спортчымы, журналистмы, архивчымы, тарихчымы, мөгаллимме?..

—Мин үземне барыннан да элек спортчы дип саныйм. Бу—минем язмышым, тәкъдирем. Биографи­ямнең өр-яңа битләре шуңардан башланды. Югыйсә. Иске һәм Яңа Бистәләрдә туып-үскән күп кенә яшь­тәшләрем кебек, минем дә трамвай-автобус тәгәр­мәчләренә эләгеп яисә урам сугышларында, хулиган­лыкта катнашып, бу якты дөньядан китеп баруым бик ихтимал иде. Классташларымның күбесе әнә шулай харап булды. Мин Кабан күле янындагы 12нче татар мәктәбендә укыдым. Искиткеч матур урыннар! Су, комлык, яшел чирәм, таллыклар дисеңме

Укучы, зинһар өчен, мактану дип кабул итә күр­мәсен: минем сабый һәм балачак биографиясендә сөекле шагыйребез Тукайга бәйле «урыннар» да бар. Хаста Тукаебыз Клячкин шифаханәсендә вафат була, ә мин (1940 елның 12 сентябрендә) нәкъ менә шушы

Клячкин бинасында дөньяга килгәнмен. Аннары... Без әни белән элекке «Болгар* номерларының беренче номерлы бүлмәсендә озак яшәдек. Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәдә исә сыйныфташым Карл яши. Аның янына еш керә идем. Шулай итеп, мин... кайчандыр Тукай дөньяга караган тәрәзәдән Казан урамнарына күз ташла­ган, тарихи бу бүлмәнең һавасын иснәп караган бер татар баласы булам түгелме соң? Менә инде 2 ел вакыт узды. «Болгар» номерларын җимерүгә катнашы булган чиновникларның әле һаман да тәүбәгә килгәне юк.

Биографиямнең бер өлеше булганга күрә, курыкмыйча әйтәм: 16 ел буе КПССның Татарстан өлкә комитеты бүлегендә инструктор булып эшләдем Менә шул елларда Тукайның булачак музеена бина табу мәсьәләсе калкып чыкты Сөйләшүләрнең берсендә мин тоттым да «Шамил йорты»н тәкъдим иттем. «Син нәрсә, анда бит инде
шахматчылар клубы эшләп ята»,—диделәр. Мулланур Вахитов һәйкәле тирәсендә менә дигән мәктәп бинасы буш ята. дип тау башына игътибарларын юнәлттем Нәтиҗәдә. Тукай музее Тукай урамында үзенен ныклы урынын тапты.

Тагын балачакка әйләнеп кайтам әле. 1 яшь тә 2 айлык вакытта мине Буа районының Татар Буасы авылына кайтарып куйганнар. Ни өченме? Чөнки әти сугышта, фронтовик. Юрист булып эшләүче әниемне, адвокат буларак ниндидер төркемне әйбәтләп «яклаганы» өчен, шулар җөмләсеннән төрмәгә ябалар. Мин ятим бала хәлендә. Авылдагы Габделкадыйр бабам һәм Мәсрүжиһан әбием үзләренең канат астына сыендыралар.

Бабам турында, анын рухына атап, берничә сүз әйтеп узасы килә. Донбасс шахталарында күмер чыгара. Невск портында йөкче булып эшләгәндә Петроградтагы Кышкы сарайны штурмлауда катнаша. Анын биш улы да Ватан сугышына китә, икесе яу кырында ятып кала Бабай—авылнын сабантуй батыры. Үсә төшкәч, ул мина татарча көрәш турында бик күп сөйли, киңәшләрен бирә иде.

Сугыш бетәрәк. март урталарында бабам белән авыл советына барганым хәтердә Мина биш яшьләр тирәсе. Бабамның кулына пичәтле «кара кәгазь» тоттырдылар. Шул чакта ул анын югалтыр дәрәҗәгә җитте, аның күз яшьләре белән елаганын беренче тапкыр күрүем иде. Алдына тезләнеп, мин дә мышык-мышык елый башладым...

Әтиемнен вафаты тарихы исә болай булган. Фин сугышында катнашканнан сон ул Ватан сугышы кырларына килеп эләгә. Утлар-сулар, күпме үлемнәрне кичеп чыга алса да, 1945 елнын 13 мартында. Кёнигсберг янындагы Трансау бәрелешендә (хәзерге Калининград өлкәсенең Мурманское бистәсе) һәлак була Жинүгә нибары ике ай чамасы калганда бит Ул да—көрәшче. Сабантуйлар батыры булган. Мин аны бер тапкыр да күрмичә, ләкин гел сагынып-юксынып үстем Шөкер, архивлар аша кабере кайдалыгын ачыклагач, 1984 елны Калининград өлкәсенә барып, анын каберенә улым белән туган якнын бер уч туфрагын салып кайттык...

—Сугыш аллыннан гына туган буын үскәндә ашау, тамак туюлар дан булмагандыр. Син заманында—классик көрәш батыры. Спортка, аерым алганда көрәшкә тартылуның сәбәпләре, хикмәте нәрсәдә булды икән?

— 1950 елга кадәр мин авылда яшәдем. Өченче сыйныфны тәмамлаганнан сон бабам «Бөтен кешегә көтүче һөнәре димәгән, бар Казанга, әйбәт укысан, кеше булырсың»,—диде. Әнием инде ул вакытта иреккә чыккан иле, бергә яши башладык

Әйе, 1957 елны Баку шәһәрендә, классик көрәш буенча яшүсмерләрнең Бөтенсоюз чемпионатында икенче урынны яулаган идем. Казанның «Динамо»чылар клубы данын якладым. Әйткәнемчә, мина хәер-фатиханы көрәшче бабам бирде Әтием дә Сабан туйларында дан тоткан кеше. Табигать, язмыш мине шулай бүләкләгән: без бит көрәшчеләр затыннан. Каннан, нәселдән килә бу. Яшьтән үк «Динамо» спорт клубында шөгыльләндем. Остазыбыз—СССРнын атказанган тренеры Николай Иванович Моряшичев иде.

Бакудан кайткач та минем янга микрофон тотып, радиодан журналист Мәгъсүм Гәрәев килде «Көрәшчеләр арасында татарча белә торган син генә,—диде.—«Соңгы хәбәрләр» өчен сөйлә әле.» Сөйләдем Шул чакта репортер һөнәренә кызыктым. Тугызынчы класста укыганда «Татарстан яшьләре»нә мәкаләләр яза башладым. Русча да әйбәт сукалыйм. «Народные виды спорта»—беренче олы хезмәтем «Комсомолец Татарии» битләрендә 1959 елда басылып чыкты. Казанның педагогия иститутында укый башлагач, татарча көрәш тарихы белән мин инде ныклап кызыксына идем.

—Бу җәһәттән «Татар барда Сабан туе бар» дигән фәнни- этнографик китабыңны энциклопедик басма дип икеләнми әйтергә мөмкин. Исеменнән үк күренгәнчә, 480 битлек бу саллы китап татар халкының Сабан туена багышланган. Анда бай фактологик материал тупланган, бу олуг бәйрәмебезнең социаль-тарихи асылы ачылган, күп кенә

 

халыкларнын йола һәм гореф-гадәтләре белән тарнхи-чагыштырма анализ ясалган. Ул ак-каралы Һәм төсле фотосурәтләр белән дә бизәлгән. Әлеге китапны мактаучылар да, тәнкыйтьләргә тырышучылар да булмый калмагандыр...

уНатар барда -

Сабан туе бар

—Син әйткәнчә, чыннан да, аны энциклопедик басма дип бәяләделәр. Безгә Сабан туен сакларга, анын географик чикләрен киңәйтергә, күркәм традиция­ләребезне башка халыкларга җиткерә белергә, дуслык-туганлык багланышларын үстерергә ки­рәк. Шагыйребез әйтмешли, халыкара сабантуйга хәтле күтәрелү фарыз безгә. Сабан туе—татарның милли туплану, халыкара дуслыкны ныгыту мәйданы да ул. Хезмәтемдә Сабан туеның Бол- гарстанны төзегәнгә кадәрге күчмә чорларда ук барлыкка килүенә карата төпле дәлилләр ките­рергә тырыштым Россия халыкларының милли спорт төрләре Федерациясе президиумы әгъзасы буларак, мин—көрәш, ат чабышлары, йөгерү, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәштерү, хәтта тауга каршы йөгерү, ат өсли чирәмдә хоккей уйнау (чайган) кебек спорт төрләрен камилләштерү, халыкара мәйданда таныту тарафдары булдым. Шушылар нигезенә таянып, Евроазия Сабан­туй фестивале оештырырга да мөмкин. Мин бу тәкъдимнәрне югары оешмаларга тапшырдым да инде. Төрле сәбәпләр табып, арада каршы килүче спорт түрәләре дә юк түгел.

 

Сабантуйны пропагандалау, аны зур спорт мәйданына чыгаруга көчемне кызганмадым. Әйтик, «Ватаным Татарстан» газетасының М Жәлил исемендәге призына татарча көрәшне оештыруда, башлап җибәрүдә катнашым зур булды (1965). Беренче ярышларга ук районнардан утызлап команда килгән иде. Бу популяр бәйге инде 45 ел үткәрелә килә. Әлеге спорт бәйрәмендә әдипләрдән Равил Фәйзуллин, Аяз Гыйлаҗев, Нурихан Фәттах, Мөдәррис Әгъләм, Эльс Гаделов, Рашат Низами һ б еш очрата идем Милли көрәшкә мөкиббәнлек тартып китергән аларны бирегә.

Әмма барлык зыялыларыбыз да бу юнәлештә алып бара торган эшләребезне, эзләнүләребезне гел шулай хуплап килделәр дисәм, бу хакыйкатькә туры килеп бетмәс иде. Чөнки газета призына ярышларны да спортның милли төрләрен про­пагандалауга багышланган хезмәтләрне дә «милли тайпылыш» кебегрәк ниндидер унай булмаган күренеш итеп күзаллаучылар да булмады түгел Шунын аркасында минем «Яшь батыр», «Толымбай уңганнары» дип исемләнгән күләмле генә ки­тапларым дөнья күрми калдылар, өлешчә-өлешчә газета битләрендә генә басылып чыктылар. Ә инде танылган чемпионнарыбыз, шул исәптән чит төбәкләрдә яшәгән батырларыбыз турында «Жир шары алкышлый» исемле китабым тупланма булып чыккач, язучыларның әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш секцияләре­нең берсендә, «интернационализмны Һөнәргә әйләндереп» озак еллар дәвамында шушы төшемле эш белән шөгыльләнүче кайбер каләмдәшләр» мина «милләтче» ярлыгы тагуга кадәр үк барып җиттеләр. Шунын артыннан ук, ул елларда, гадәткә кергәнчә, партия өлкә комитетына әләк-шикаять юллаучы да табылды. Андый чакларда мин үземне остазларым өйрәткәнчә, «Көрәш дөньясына кереп киткән­сең икән, келәмдә генә түгел, тормышта да көрәшергә җинәргә әзерлән «,—дип тотарга тырыштым

—Соңгы елларда «татар-башкорт көрәше» дигән сүзләр-билгеләмәне киң кулланылышка кертеп җибәрделәр. Миңа калса, бнгүк дөрес түгел. Бу гыйбарәне куллану, бәлки, милли көрәшебезнең географик чикләрен киңәйтү ниятеннән эшләнгәндер. Башкортлар, тарихны бозып яисә ясалма юл белән, безнең мәдәни байлыкны -үзләштергән» чакта (М. Гафурн. Ш. Бабичны әйткән дә юк, хәтта Тукайдан башкорт капы эзли башладылар...)—менә сиңа мә. дигәндәй, «башкорт»

 

сүзен үзебезнен миллн көрәш мәйданы түренә кертеп җибәрдек.

—Татарча көрәш, дибез.. Мишәрләребез әнә аяк чалып үзләренчә көрәшә Өченче төр дә бар әле—билбау (кушак) көрәше Японнарда сумо көрәшенең күп төрләре бар Урмандагы чәчәкләр санынын күплеге берәүгә дә комачау итми бит Көрәштә тегесе дә, монысы да булсын. Ләкин һәркайсына махсус әзерлек кирәк. Рәшит абый Азизов һәм Мәгазь Сәхәбетдинов белән берлектә без татарча көрәш кагыйдәләрен, анын методикасы турында кулланма дәреслек әзерләдек, басылып та чыкты ул.

Татар-башкорт көрәше билгеләмәсенә килсәк, син әйткәнчә, ясалмарак килеп чыкты ул. Бөтенроссия милли спорт төрләре федерациясе оешкач, анын рәисе Гайрәт Шәфигулла улы Әпсәләмов (Мәскәү). чыннан да. географик чикләрне кинәйтү өчен, «татар-башкорт көрәше» дигән термин куллануны кирәк дип тапты Мина куйган таләбе шул иде: әгәр бу терминнан баш тартасыз икән, батырларга Россия спорт мастеры дигән исем бирү мөмкин булмаячак. Әлеге дәрәҗәле исемне татар-башкорт көрәше аша гына үткәрә алачакбыз, диде. Ирексездән ризалаштык. Ләкин язган хезмәтләребездә без һәрвакытта да хезмәт бәйрәме һәм татарча көрәш турында сүз алып бардык.

—«Гасырлар авазы—Эхо веков» журналының эшчәнлеге, тоткан мәсләге һ. б. турында анын баш мөхәррире сөйләвеннән ишетү дөресрәк булыр шикелле...

—Октябрь революциясеннән сон 1925 елда чыга башлаган бу журналны яңарту, өр-янадан нәшер итә башлау тарихы болайрак булды. Россиядә, шул исәптән безнен өлкә комитетында да зур үзгәрешләр бара, обком органы саналган «Коммунист Татарии» журналы бетүгә, ябылуга мәхкүм ителгән, анын татарчасы нибары дубляж, хәрефтән-хәрефне кабатлауга корылган иде Менә шул чакларда— яшәп яткан обкомнын «Татарстан» дигән теоретик журналы булдыру мәслихәте калкып чыкты. Журналист һәм тәҗрибәле архивчы буларак, мине баш редактор вазифасына «кодаладылар», синен белән бергә мине дә яна оешкан реском члены итеп тә сайладылар. Ул елларда бер гаепсезгә репрессияләнгән әдипләрне, партработникларны. «халык дошманы» ярлыгын алган шәхесләрне реабилитацияләү дулкыны бик нык көчәйде. Чагыштырмача кыска бер арада, тарихчылар катнашы белән, ике телдә «Возвращенные имена» һәм «Хаклык аклаган исемнәр» дигән китаплар чыгардык. «Татарстан» журналының исә кин катлам җәмәгатьчелек өчен укылышлы, кызыклы булуын теләдек. Милли лидерыбыз М. Солтан-Галиев фаҗигасе, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр турында да берничә санга мәкаләләр бирдек Ләкин дубляж һаман койрык булып «өстерәлеп» килә тора, ике телдәге мөстәкыйль журнал чыгарырга ирек бирмәделәр. Шул ачудан яңадан үз эшемә—архивка кайттым.

Мәсьәләне кат-кат күтәргәч кенә, ниһаять, яна журнал чыгару унай хәл ителде. Тарихи факт. 1995 елнын маенда Казанда «Гасырлар авазы»—«Эхо веков» дигән тарихи-документаль журнал дөньяга чыкты, үзенең даими укучыларын тапты. Безнен төп максатыбыз—тарихыбызны архив материаллары нигезендә дөрес итеп яктырту, милли үзаңны үстерү, рухи-мәдәни казанышларыбызга яңарыш рухы өстәү. Борынгы Казан. Казан Кремле. Болгар шәһәрләре, татар халкынын традицияләре турындагы язмаларыбыз кин кайтаваз алды. Дагыстан. Калмыкия. Карагай-Черкессия. Удмуртия. Омск. Свердловск, Тверь өлкәләрендәге архивчы- коллегаларыбыз бергә хезмәттәшлек итү турында теләкләрен белдергән икән, бу инде үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Инде «Казан утлары» журналына килсәк, мин аны «Совет әдәбияты» заманыннан. 1960 еллар бирле ук һәр санын укып, карап барам. Аны халкыбызның төп журналы дип саныйм.

—70 яшь... Ә менә яшьлегеңне, яшәгән гомереңне өр-яңадан кабатларга туры кнлсә, ннндн хаталардан качарга тырышыр идеи?

—Минем шагыйрьлеккә дәгъва кылганым юк, ләкин сирәк булса да шигырьләр язгалыйм. Бу сорауга үземнен дүртюллык белән җавап бирәсем килә:

 

һәрчак дөрес яшәлдеме икән—

Кайчак дәрья, кайчак яр идем.

Әгәр яшьлек кире кайтыр булса.

Икеләтә кабатлар идем'

—Шагыйрьләрнен сиңа багышлап шигырь язганнарын беләм. Кайбер юлларын искә төшереп китә аласыңмы?

—Бик теләп! Менә Роберт Әхмәтжановтан:

Йөрәгемдә бүген Олимп уты,

Читтә торсын

Токио һәм Инсбрукларың...

(1968 ел).

Яки үзе дә архивчы, эзтабар булган Шаһинур Мостафиннан:

Сез тарихны ничек күтәрсәгез.

Тарих Сезне шулай күтәргән.

(2010 ел).

—Бу дөньяда сине иң нык борчыганы нәрсә?

—Җәмгыятьтәге гаделсезлек күренешләре. Бу исә илдә демократия җитәрлек булмаудан килә. Зур трибуналардан хаклык турында күп әйтелә, күп сөйләнә, әмма халык мәнфәгатьләрен бик еш кына онытып җибәрәләр. Төбәкләрдә дә, Россиянен үзендә дә халыкның иҗтимагый контролен көчәйтәсе иде.

—Уйлаган ниятләрең, хыялларың барысы да чынга аштымы? Эшләнми калган эшләр дә юк түгелдер. Безнең эрага кадәр яшәгән грек философы Гераклит әнә бит нәрсә дигән: «Әгәр кешенең барлык теләкләре дә чынга ашса, яшәүнен кызыгы бетәр иде...»

—Бу юлларны минем дә укыган, ишеткәнем бар. Туган авылым Татар Буасы турында документаль повесть бик тә язасым килә. «Татар халкының традицион культурасы» дигән күләмле хезмәтемне төгәлләп бетерәсем бар. Тарих фәннәре докторы һәм профессор буларак, мин бит әле Казан дәүләт энергетика университетында студентларга дәрес тә бирәм. Нишләтәсең, вакыт җитми, ә бу мине шатландыра гына.

—Сабан туеның географик чикләре елдан-ел киңәя бара. Болай булса, Япония һәм Америка кыйтгаларына барып җитүебез дә ерак түгелдер...

—Алдарак син атап киткән китапның исеме үк әйтеп тора ич: «Татар барда Сабан туе бар» Шулай булгач, аның географик яктан кинәюе—татар бәйрәменең эчтәлеген баетуга гына түгел, безнең милли-мәдәни традицияләребезне башка милләт вәкилләренә дә җиткерүгә, халыклар арасындагы дуслыкны үстерүгә дә хезмәт итәргә тиеш.

—Билгеле булганча, 2013 елны Казанда Универсиада ((дөньякүләм) уздырылачак. Аида татарча көрәш тә булачакмы?

—Булачак. Бу хакта югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр бара.

—Язган хезмәтләрең турында нинди бәяләмәләр бар?

—Алар күп. Урын алмас өчен берсенә генә тукталып китәсем килә «Исторические корни и развитие традиционный культуры татарского народа XIX—начало XXI веков» дигән китабым белән танышкач, безнең Казан педагогия институтында аспирантура тәмамлаган, хәзер инде Россия күләмендә танылган чуваш галиме Геннадий Николаевич Волков мина тәфсилле һәм бик эмоциональ хат язган иде

 

Аңда мондый юллар да бар: «Бөек китабын белән котлыйм сине! Башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Хезмәтен миндә олы соклану тудырды, зур эш эшләгәнсең. Рәхмәт, чувашлар турында син аларнын үзләреннән дә югарырак фикер йөртәсең «Демократик» 10 ел эчендә чувашларның яртысы диярлек туган тамырларын алмаштырдылар, бу—бетүгә бару дигән сүз. Татарларга мин бик рәхмәтле: үзләренең үрнәге белән алар милли йөземне саклап калуда зур йогынты ясадылар...»

Шөкер, борынгы Сабан туебызның яшьлеге дәвам итә! Моңа һәрбер татар шатланырга, горурланырга тиеш.

Әңгәмәдәш—Рашат НИЗАМИ

Август. 2010 ел.

Автордан өстәмә. Дамир абый Шәрәфетдиновны, судья яки жюри әгъзасы буларак. Татарстан һәм Россия күләмендәге татарча көрәш ярышларында, төрле бәйрәм тантаналарында, эш урыннарыбыз янәшә булганлыктан хәтта «Идел-Пресс» каршындагы бакчада да еш күргәли идем. Беркайчан эшләгән эшләре белән масаеп- мактанып сөйләшмәс, гаҗәеп тыйнак шәхес. Шуны аңладым: күз тимәсен, анарда өч кешелек энергия кайнап тора, чынлыкта ул «каторжан» хезмәтен башкаручы эш аты икән...

Редакциядән.

Дамир Шәрәфетдиновны «Казан утлары» журналының күпсанлы укучылары исеменнән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, киләчәктә ана яңа иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.