Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Мамадыш

Әгәр Мамадыш шәһәре янындагы Пузан тавы өстенә менеп карасаң, искиткеч матур манзара ачыла. Шәһәргә терәлеп диярлек Нократ суы ага. Яшеллеккә күмелгән Мамадышны ак каеннар бизи. Бу шәһәрне курортка тинләп булыр иде.

Нократ елгасы моннан 2 гасыр ярым элек Казан һәм Вятка губерналарының чиген билгеләгән. Анын уң ягы—Казан, сул ягы Вятка губернасына караган. Бу елганың Камага койган урыныннан егерме чакрымнар тирәсе өстәрәк, Ушмы инеше тамагына Казан губернасының өяз каласы—Мамадыш урнашкан. Ул Нократ елгасында беренче зур пристань булган.

1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Ушмы һәм Вятка суы ярларына утырган өяз шәһәре Мамадышның 569 хуҗалыгында 1783 ир-ат һәм 1836 хатын-кыз көн иткән. Анда 2 чиркәү, 4 часовня, өяз һәм мәхәллә училищесе, хастаханә, пристань булган. Кечеатна көнне базар үткәрелгән. Ярминкә эшләгән. Шәһәрдә 2 кирпеч, 1 путаш, 2 канат, 2 ярма яргыч, 3 күн, 2 терлек мае эретү заводлары булган.

Олылар сөйләвенә караганда, Болгар дәүләте җиңелгәннән соң, XIV гасырда берничә гаилә бирегә, Нократ (Вятка) суы буена күчеп килгән.

Мөшһид Иван Казанны басып алгач, татарларга зур елгалар тирәсендә яшәү тыелган. XVII гасырда Мамадышка урыслар килеп чиркәү салганнар һәм ул Троицкий авылы дип йөртелә башлаган, ләкин Мамадыш исеме дә сакланып калган. Руслар килгәч, Мамадыш-Троицкий Зөядәге Богородицкий монастырена буйсындырылган. Монастырь 1617 елда яңа биләмәсендә приказчикларын һәм андагы төрле запасларын нугайлар һөҗүменнән саклау өчен Мамадышны койма белән әйләндереп алган. 1711 елда, Екатерина II җирләргә генераль ызанлау үткәргәндә, шәһәрнең иске исеме яңадан кайтарыла. Шул ук елны Мамадыш Казан административ-территориаль берәмлегендә өяз шәһәре итеп расланган һәм анын гербы булдырылган. Ул гербның өске өлешендә канатлы аждаһа сурәте, аскы өлешендә яшел җирлектә ике көмеш урак һәм алар уртасында алтын көлтә гәүдәләнгән. Алтын көлтә бу төбәктә арышның мул уңыш биргәнлеген аңлаткан.

Мамадыш өязенә хәзерге Саба. Кукмара. Мамадыш районнары кергән. Бу өязгә караган 16 волостьта 2433 кеше тегүчелек белән шөгыльләнә, 12 волостьта 881 кеше киез итек басучылар, киез эшләпә, тула оек басучылар була.

1774 елның июлендә Мамадыш крестьяннары Емельян Пугачевны алкышлап каршы ала. Пычак авылы кешесе Мәсәгут Гомәров өяздән 2000нән артык гаскәр җыеп, Пугачев гаскәрләре сафына кушыла.

Өяздә аз-маз гына промышленность предприятиеләре дә булган. 1883 елда

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.

Мамадышта Щербаков фамилияле сәүдәгәр спирт заводына нигез сала. Гражданнар сугышы башлангач, ул Парижга качып китә һәм шунда яши. Бу вакытта спирт заводы туктап тора. Мона кадәр крестьяннардан спирт ясау өчен олау-олау бәрәнге ала торган булганнар. 1931 елда спирт заводы янадан эшли башлый.

1897 елда жан исәбе алганда Мамадышта 4200 кеше яшәве теркәлгән, анда 2 чиркәү, өч башлангыч училище, шәһәр жәмәгатьчелеге китапханәсе, суднолар хәрәкәте конторасы һәм шәхси типография булган. 1900 елда шәһәр хуҗалыгының кереме 12 мен сумны тәшкил иткән. Щербаковның аракы заводы 50 эшче тотып, ел саен 130 мен сумлык спирт җитештергән.

Мамадыштан дүрт чакрым читтә Изге чокыр дип аталган урын бар. Анда май аеның икенче яртысында Мамадыш һәм Алабуга өязләрендә яшәүче кешеләр гыйбадәткә килгәннәр.

Мамадыш өязендә элек берничә урында бакыр эретү заводы (Нырты, Иске Оча, Кукмара авылларында) булган. Анда бары тик читтән китерелгән кешеләр генә эшләгән. Ләкин ул заводлар руда кытлыгы аркасында ябылганнар.

Кышкы сарайны штурмлый башларга сигнал биргән легендар «Аврора» крейсеры матросларының өчесе Вятка буе егетләре—Андрей Ведерников, Александр Бичурин— Отарка авылыннан, Иван Александров—Пойкинодан. Албай егете С.В.Дымолазов гражданнар сугышы тарихына «Албай Чапае» дигән исем белән кереп кала.

  1. елнын 20 мартында мөселман комиссариаты төзелә. Ул Мамадыш өязе советы башкарма комитеты каршында оеша. Башта Гаяз Байкиев, аннары Басыйр Тажетдинов комиссар булып эшлиләр. Өяз тарихында беренче тапкыр татар телендә «Мамадыш тавышы» исемле газета чыгарыла башлый.

Мамадышлылар Ватан сугышында да зур батырлыклар күрсәтәләр. Район халкы арасыннан 4 герой чыга.

Ватан сугышына Мамадыш районыннан барысы 13 мен кеше киткән. Шуларнын 7 мене орден-медаль белән бүләкләнгән. Районда туып-үскән 4 геройның рәсеме район үзәгенең Мактау тактасына куелган.

Мамадышның Пузан тавы башындагы һәйкәл Совет власте урнаштыручылар истәлегенә булса, шәһәрнең үзәгендәге һәйкәл Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган мамадышлылар хөрмәтенә күтәрелгән.

  1. елнын апреленә өяздәге һәр авылда мәктәпләр ачыла. Татар авылларында мәктәпләр саны 215кә тула.

Өяздә күбрәк татарлар яшәгән. Алар барлык халыкның 55 процентын тәшкил иткәннәр.

Мамадыш районыннан түбәндәге күренекле шәхесләр чыккан: язучы Шәйхи Маннур, композиторлар Фәрит. Заһидулла һәм Мирсәет Яруллиннар, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Басыйр Рәфыйков, Рафаэль Газизов, җырчылар Мингол Галиев, Георгий Ибушев һ.б.

Мамадыш—Казаннан 172 чакрымда урнашкан район үзәге. Ул Чаллы-Казан трассасы буенда гына урнашкан. Мамадышта мамык-җеп тукымалар комбинаты һәм «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсе филиалы, спирт, сыр ясау заводлары бар.

Хәзер анда 15 менгә якын кеше яши. Шәһәрдә өч урта мәктәп, клублар, китапханәләр, кинотеатрлар бар

Әйшияз (Әшиасты)

Әйшияз (Әшиасты) авылы Әтнә районына керә, ул район үзәге Олы Әтнә авылыннан 11 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Күәм авылыннан—5, тимер юл станциясе Корка чыктан—41, Казан шәһәреннән 82 чакрым ераклыкта урнашкан Әйшияз атамасы тарихи-статистик белешмәләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һ.б. чыганакларда искә алына.

Бу авыл Казан ханлыгы чорында да булган. Әйшияз авылы янындагы «Хан зираты» дип йөртелгән зиратны тикшергәннән сон археологлар анда якынча XVI йөзгә мөнәсәбәтле, ләкин язусыз өч кабер ташы табалар Д. А. Корсаков тарафыннан бастырып чыгарылган тарихи белешмәдән күренгәнчә, Үртәм суы ярына утырган
Әйшияз авылы Якшияс дип бирелгән һәм
анда 63 йомышлы татар яшәгәнлеге әйтелгән

1859 елда авылдагы 47 хуҗалыкта 177 ир-ат һәм 191 хатын-кыз көн иткән. Бер мәчет эшләгән. Әйшияз халкы күршедәге Күәм, Үртәм, Казак Үртәме, Күлле Киме. Жилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары белән бергә июнь аенын беренче декадасында Калатау җыенын бәйрәм иткән.

Авыл түбәнлеккә урнашкан. Авылдан ерак түгел бормаланып Ашыт елгасы ага. Риваятьләргә караганда, авылнын тарихы әнә шул елга белән бәйле. Моннан күп еллар элек бу якларга килеп чыккан кешеләр Ашыт суы буена шәһәр төземәкче булганнар. Алар ярыйсы гына зур бер авыл салганнар һәм аны Әйше дип атаганнар. Әйшедә яшәүчеләр иген иккән, мал-туар асраганнар.

Бу урыннар шәһәр төзү өчен бик уңайлы булмаган. Жирләре дә артык уңдырышлы түгел, Ашыт суы да зур көймәләр йөзәрлек тирән булмаган. Шуңа да кешеләрнең бер өлеше башка урыннарга күчеп киткән, күчәсе килмәгәннәре Әшиасты авылына нигез салган. Авыл элегрәк нигезләнгән Әйше авылыннан түбәндәрәк урнашкан булганга, аны Әйше асты дип атаганнар Вакытлар уза торган һәм бу авылны Әйшияз, ә кайберәүләр әле дә Әйшиасты (Әйшеасты) дип йөртә. Әйшеләрнен зиратын «Изгеләр зираты», ә андагы чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атыйлар. 1995 елда Изгеләр зиратын койма белән әйләндереп алганнар һәм ян-якларын чистартканнар.

Кала төземичә ташлап киткән таулыкларны, Ашыт буйларын Кала тавы асты дип атыйлар. Бу урында куе урман кебек агачлар үсә.

Әшиасты авылы Үртәм суы буена утырган. Ул Ашытка ун яктан килеп кушыла, ә Үртәм суына Әшиасты инеше коя. Каенсар авылыннан килеп чыккан Инеш яисә Каенсар суы да Үртәм елгасына төшә. Каенсар дип ул янында каен агачлары үскәнгә аталган, әлбәттә.

Авылнын бер ягында Ишми базар өсте дип аталган урын бар. Элекке вакытларда бу җирдә өч-дүрт хуҗалык булып марилар яшәгән дип сөйлиләр.

Баязит тавы. Авыл янындагы таулырак чокырлы урынны Баязит тавы дип атыйлар. Бу урын елга буена урнашкан. Элек монда Баязит исемле яхшы күңелле бер бай кешенең тегермәне булган. Аның хөрмәтенә бу урынны Баязит тавы дип атаганнар.

Авылның «курыпса», «чабата» исемле кушаматы бар Элек авыл халкы чабатаны бик матур итеп ясаган. Чабата ясауны Нәҗметдин исемле абзый уйлап чыгарган. Авыл халкы чабатаны Кече Әтнә авылына барып сата торган булган. Әйшиязнын чабата турында җыры да бар:

Әйшиасты чабатасы

Аякка җайлы ята.

Иртә белән киеп чыксаң

Кич белән чәчәк ата

Чабата ясау өчен юкә ташыганнар. Шуннан «курыпса» дигән сүз барлыкка килгән. Ул «юкә кайрысы» дигән мәгънәдә.

Авылнын нәкъ уртасында мәчет балкып утыра. Авыл халкы әби-бабалар күмелгән зиратны хөрмәтли, күз карасыдай кадерли, тәртиптә тота. Барлык каберләргә дә чардуган тотылган, таш куелган, зират койма белән әйләндереп алынган

Дәвамы киләсе саннарда.