Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮБИЛЕЙЛАР

Әсгать Салахка 75 яшь

Язучы Әсгать Салахнын балачак һәм үсмер еллары сугыш чоры баласы буларак, шактый авыр шартларда уза. Шуна күрә дә язмаларында да тормышнын кырыслыгы, язмышның аяусызлыгы чагыла.

Ул 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Елховой авылында крестьян гаиләсендә туа. Ватан сугышынын мәрхәмәтсез жиле алар гаиләсенә дә үтеп керә, әтисе сугышта хәбәрсез югала, әнисе ялгыз башы дүрт баланы тәрбияләп үстерә. Әсгать кечкенәдән үк белемнең дә. һөнәрнең дә ир-атка бер дәрәжәдә кирәклеген анлый, урта мәктәпне тәмамлагач та туган авылында хисапчы булып эшли башлый, бераздан илдә нефть чыгару башлангач Әлмәттә бораулаучылар мәктәбен тәмамлап, шул хезмәтне дә үзләштерә. Армия хезмәтеннән сон ул югары белем алырга ниятләп, 1960 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә, 1965 елда исә матбугат эшенә күчә. Әлмәттә чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә башта бүлек мөдире, соңрак мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Матбугат эшенә ул күп көч куя Илдәге үзгәртеп корулар, милли басмаларга ихтыяж арту, милли үзан уянуга да сәбәпче була—1990 елда Әлмәт төбәгендә милли рухлы мөстәкыйль татар газетасы «Әлмәт таннары»н (элек ул дубляж рәвешендә чыгарылган) оештыра. 1999 елга кадәр анын мөхәррире була. Матбугат өлкәсендә озак еллар хезмәт итү анын язучылык эшенең дә нигезе булып тора. 1994 елда «Мирас» китап нәшриятында Ә. Салахнын публицистик язмаларын, хикәяләрен туплаган «Аккан сулар» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1999 елда «Балыкчы малайлар». «Барах токымы» (2003)—тарихи-публицистик очерклар, «Каеннар юлы» (2006)—повестьлар жыентыгы чыга. 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенә алына.

Ул—Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Безнең календарь

Диләрә Зөбәерованын, тууына 80 ел

Анын белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, замандашлары язучы һәм журналист Диләрә Зөбәерова турында сүз чыкканда. «Язмасының азагына исем-фамилиясен куймаса да. темаларнын дөрес сайланышыннан, йөгерек-матур тел белән язылышыннан ук аныкы икәнен белеп була иде»,—диләр 1930 елнын 9 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Күтәмәле авылында туып-үскән. Алабуга укытучылар әзерләү училишесын, Казан педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган кыз журналистикага 60 елларда килеп керә Күпчелек каләм тибрәтүчеләргә хас булганча, анын әдәби эшчәнлеге шигырьләр язудан башлана, алар төрле газеталарда дөнья күрәләр

Берара Д Зөбәерова Казаннан китеп, республиканың төрле районнарында мәктәптә укытучы, мәгариф инспекторы булып эшли 1960-62 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының Зәй районындагы махсус хәбәрчесе була.

1962 елда Д. Зөбәерова янәдән Казанга әйләнеп кайта. 1985 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче «Азат хатын» («Сөембикә») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Гел юлда, кешеләр белән якыннан аралашу, язмаларынын тормышчан булуы, тынгысыз каләм иясенә журналист буларак танылу алып киләләр Тормышмын авыр да. катлаулы да. сөенечле дә, гыйбрәтле дә яклары ана тагын да зуррак күләмле әсәрләр—әдәби әсәрләр язарга этәргеч бирә 1969 елда «Казан утлары» журналының алтынчы санында «Дустым авазы» исемле беренче повесте басылып чыга. Ул әсәрләр әдәби тәнкыйтьчеләр һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Тагын бер елдан «Куш өянке шаһит». «Кыр чәчәге» повестьлары дөнья күрә. Берничә дистә хикәясен, нәсер, повестьларын туплаган «Кичер, сөеклем» (1971). «Кызлар, кызлар» (1977). -Яшьләр күнеле» (1980) китаплары. •Халкым хаклы» (1990) публицистик язмалар жыентыгы чыга

Ул 1971 елда СССР Язучылар берлегенә алына 1980 елда «Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.

2000 елнын 15 декабрендә Казанда вафат булды