Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙТЕРГӘ МИКӘН?

 

Ак җилкән-жилкәнкәй!

Серемне бөтен дөньяга тарат әле! Серемне белерләр, ләкин минеке икәнен белмәсләр. Чөнки мин хат азагында исемемне генә куям, ә минем исемдәге кызлар хәзер дөнья тулы Безнен класста гына да бишәү без.

Серем шул: мин гашыйк булдым. Кемгә икәнен әйтмим. Белми торыгыз әле менә. Моны әле беркем дә сизми. Ул үзе дә. Әни генә, нигә син гел җырлап йөри башладың әле, ди Моны мин үзем дә сизмәгәнмен, җырлыйм икән шул. Җырласаң җиңелрәк була икән. Җиңел дип. болай да авыр түгел инде түгеллеккә. Ләкин серне эчтә йөртү читен. Өйгә дә, мунчага да су кергән үзе. ә мин, чистарак бит дигән булып, алар турындагы чишмәгә йөрим. 4—5 тапкыр барып кайтам Әни суны кая куярга белми Шундый рәхәт инде, чабып кына диярлек барам, тиз-тиз атлап кайтам. Бер тапкыр очрады тәки. Капка төбендә утын ярып тора иде. Мине күргәч, ул да дәртләнебрәк яра башлады. Әллә мина гына шулай тоелды инде Майкачан гына, беләкләрендә мускуллары уйнап тора. Үзе күрмәмешкә салышкан була... Нигә алай икән инде ул? . Чишмә буенда бер бозау арканлап куелган иде. Беләм. аларның бозавы ул. Түзмәдем, шул бозаудан М мине яратамы, яратса, мөгрә әле. дидем Мөгрәде бит Миңа шул да җитә калды, бөтен тирә-якны яңгыратып көлдем. Аннары

Әйтергә микән, әйтмәскә микән.

Сине яратам, сине яратам'»

дип җырлап җибәрдем Чыннан да ничек кирәк икән сон-’ Болай бик авыр бит Авыр дип. авыр да түгел инде, рәхәт тә кебек үзе Тик җайсыз яклары бар шул. Бер тапкыр топ-тозлы аш пешердем, әллә ничә кашык тоз салганмын «Өчлеләр» ала башладым. Дәреслекне ачам, укып кына булмый бит Күз алдында аның ун яккарак таралган саргылт чәче, почык борыны һәм... Юк. күзләренең төсен белмим, чөнки күзенә туры карый алганым юк әле.

Әй. ходаем, моны «Ак җилкән»нән укыса, үзен таныячак бит инде ул. Шуннан ни булыр, әйбәт булырмы, начар булырмы ’ Белмим генә бит. әй. Җибәрергәме сон бу хатны, юкмы’’ Ә без аны болай итәбез Акча чөябез. Иләк төшсә, җибәрмим, күн төшсә—җибәрәм Күн төште бит. әй1 Ш\ лай да. һаман икеләндерә әле. Утын яргандагы кебек, моны да күрмәмешкә салышырга мөмкин бит ул Бер тәҗрибәм дә юк бит минем, бу хакта китаплардан укып, кинолардан карап кына беләм бит мин Киңәшер кеше дә юк. киңәшсәм, арттан көлеп йөриячәкләр, серемне бөтен авылга таратачаклар бит. . Нишләргә икән сон. ә9

ЛӘЙСӘН.

Арча районы