ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
1
«Лас-Вегас»та бер ел эшләү дәверендә прокурор бу кала хакында иңде бөтенесен дә белә иде. Көн саен чәйханәгә йөрүе дә хәбәрдарлыгын арттырды. Кайчагында кемнәрдер махсус рәвештә анын алдында кычкырып сөйләшәләр, шулай итеп, үзләренчә мәгълүмат җиткерәләр Кеше аркылы әйтүчеләр дә бар. Боларнын һәммәсе дә нинди максат белән эшләнә0 Мона җавап бирүе кыен. Зур кеше, сөргендә-типкедә булса да, барыбер зур кеше булып кала бирә. Әгәр ул теләсәме, ул теләсә... Хәер, Көнчыгыш халкының һәр вакыйгага үз карашы,—кайбер кыланмышларын, сүзләрен аңлау, төбенә төшү өчен монда озаклап яшәргә кирәк. Юк, прокурор элеккеге зур кеше ролен уйнарга теләмәде, шуңа андый очракларда аларга кушылып китмәде. Ьәр җирдә, шул исәптән чәйханәдә дә үзен тиешле дәрәҗәдә тотуы, анда булганнар чираттагы яңалыкны иләп, шау килгәндә тыныч калуы, элеккеге прокурор яшерен хакимияткә ия, дигән ышанычны тагын да ныгытты.
Берәр ай элек чәйханәдә утырганда, ниндидер пенсионер сер итеп кенә аңа шәһәргә кәртчеләр ияләшүе турында хәбәр итте, араларында хәтта башка республикадан һәм Мәскәүдән килүчеләр дә бар икән. «Югары лига осталары катнашында күчмә уен»,—дип шаяртты сүзгә тапкыр карт. Бертуганының улы кунакханәдә электрик булып эшли икән һәм кәртчеләр өчен өстәл өстенә якты ут көйләп биргән. Аларнын откан һәм оттырган акчаларының суммасын әйткәндә, карт хәтта тотлыга башлады. Әмма Азларханов бу гаҗәеп хәбәрне тыныч кына тынлады. Янадык түгел: өлкә прокуроры булганда, аеруча зур урлау-талаулар, үтерешләр белән очрашырга туры килде, төбенә төшеп тикшерә башлагач, аларның асылында кәрт уены, зур суммада оттырышлар ятканы күренде.
Ике атна элек кичен һава сулап йөргәндә, ул кунакханә янында кулларының җитезлеге аркасында Факир дип йөртелгән Сурен Мирзоян-Сурик һәм Аргентиналы кушаматлы данлыклы кәртче Аркадий Городецкийларны
Дәвамы. Башы узган елның 12 санында.
күреп калды. Бу йомыкый гына шәһәргә кәрт уеныннан башка Факир белән Аргентиналының тагын нинди эшләре төшсен9 Мәгәр прокурор бер нәрсәдә шикләнмәде: әгәр тикшерә башлыйсын икән, бу бәндәләр әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар, тел-теш тидерерлек итмиләр Теге пенсионер Факирнын бер төн эчендә аны тотлыгырга мәжбүр иткән суммадан йөз тапкырга артыкны отканын белсәме, бичара карт шунда ук сөйләү сәләтен югалтачак. Бөтенләйгә. Дөрес, теге төннән сон райпотребсоюз рәисе белән бик эре бер хуҗалыкчы үз-үхләренә кул салгач, барысы да өскә калкып чыкты; казна акчаларын оттырган тагы алты кешене төрмәгә озаттылар Менә шул вакытта прокурор Факир белән танышты да инде Оттырган акчанын бер тиенен дә кире кайтарып булмады: Мирзоян бер чемодан акча отканын яшермәде, тик өч көннән икенче берәүгә тулысы белән оттыруын, ул кешене гомерендә беренче күрүен әйтте һәм бәхетле уенчынын төс- кыяфәтсн тасвирлап бирле.
Димәк, хәзер кәртчеләрнен күзе «Лас-Вегас»ка төшкән9
Ә нишләп төшмәскә? Кунакханә, рестораннарга икс күрше өлкәнен «дөнья тоткалары» күз буярга, акча туздырырга килә—аларны уенга тарту әллә ни кыенлык тудырмый. Дөрес, шәп итеп чистартырга мөмкин булган мондый «акча капчыклары*н уенга әзерләү өчен кайчакларда айлар-еллар үтә. ә кәрт өстәле артына утырткач инде—бер төн эчендә «шалт»' Шик юк: рестораннарның өчесе лә кунакханәгә килеп урнашкан кәртчеләр өчен клиентлар табып бирүче ролен үти.
Әмма чәйханәдә ишеткән аяктан егарлык хәбәрләр дә, гадәти булмаган шәһәрнен яшерен тормышы да анын күнел кылларына чиртә алмады Юк. ишеткән-күргәннәренә битараф түгел, анарда әле ин мөһиме—сизгерлек югалмаган, хәтта ометссзлеккә бирелгән чакларында да ул: бу минем эшем түгел, монысы мина кагылмый дип әйтә алмады. Ике инфаркттан сон күпме гомере калгандыр? Ул шул вакытны сузарга теләп яшәде, сонгысыннан могҗиза белән генә исән калды бит
Аннары хәзерге хәлендә ни кыла ала сон ул? Язарга9 Кемгә9 Бәлага таргач кына белде: югарыга адресланган хатларның санаулысы гына өлкә йә республика чиген үтә ала икән. Кануннарны читләтеп уза торган ниндидер яшерен кул гаделсезлек турында ачынып хәбәр салган коннертларнын юлларын кисә. Ә киртәләрне үтә алганнары исә «Тикшерегез!» дигән тамга белән өстеннән шикаять ителүчегә әйләнеп кайта. Һәм тикшерәләр—хат авторынын тормышын балачагыннан башлап хәзерге көнгә кадәр инә күзеннән үткәзәләр, гаеп-кыек табылмаганда туган-тумачасынын җиде буынына җитәләр һәм. эзләнә торгач, теләкләренә ирешәләр Әйберләрне сатып алуга караганда күбрәк табуга корылган хәзерге заманда шикаять авторларының азчылыгы гына үзләре зарланган кешеләрдән «чистарак» булып чыга. Ә яман аты чыккан кешенсн шикаятен анонимка урынына да күрмиләр, шунда ук ябып куялар.
Азлархановнын шунысын да ишеткәне бар: ул прокурор булып билгеләнгәнче, ресторанда хезмәт итүчеләргә кагылган зарларны кабул итеп тә тормаганнар—алданучыларның үзләрен кисәткәннәр акча туздырып ресторан нарда йөрмә, янәсе. Кайбер үзсүзлеләренә читләтеп кенә аңлатканнар яхшы, ресторанга шулай еш йөрүегезнең сәбәбен ачыкларга тырышырбыз, эш урыныгызга хат җибәрербез, уңайлы вакытка хатыныгызны повестка белән чакыртып алырбы з. дип авызын томалап куйганнар Үз тәҗрибәсеннән чыгып, прокурор түбәнрәк урындагы башкаручыларның тырышлыгы белән генә кар йомарламы кебек үсә барган җинаятьчелектән арынып булмавын яхшы белә иде Ярар, ул Факир белән Аргентиналыны шәһәрдән кудырту өчен тырышыр, көчен кызганмас ли. тик калган конкурентлары шатланачак
кына. Моннан алты ел элек Мирзоян ана:
—Мин нинди җинятьче булыйм, иптәш прокурор? Урлаганмы мин. талаганмы? Эшчене, колхозчыны йә берәр интеллигентны отып, икенче хезмәт хакына кадәр гаиләсен акчасыз калдырганмы?—дигән иде.—Хөрмәтле кешеләрне таладын. дисез. Шәһәр, район комитетындагылар сезнен өчен мөхтәрәм, ә минем өчен алар караклар, әле ниндиләре! Каян килә атарга йөз меңнәр? Минем кебекләр булмаса. атарнын чын йөзләрен берегез дә белә атмас идегез, нәфес капчыкларын акча белән тутыруларын дәвам итәрләр иде. Күрәсезме, каракларны фаш итеп, җәмгыятькә файда гына китерәм мин Монын өчен утыртырга түгел, рәхмәт әйтергә кирәк. Кая ул. көтәрсен сездән...
Узган гомерен барлаганда, прокурор күп нәрсәгә өлгереп җитмәгәнен аңлады. Вакыт-вакыт ул үзенен элекке эшен ишегалды себерүче хезмәте белән чагыштырды. Мәсәлән, буран дулаганда, ул кар көри, кешеләргә капкага кадәр юл ача. билен турайтып аз гына сулу ала.м дисә, күрә: чистарткан сукмагы артыннан ук кар белән тула барган. Азларханов та республикада кануннарны бик оста гына урап узарга өйрәнгәннәрен сизеп, белеп торды һәм. прокурор буларак, үз бурычын җиренә җиткереп үтәде: эш ачты, материалларын судка тапшырды—ә нәтижә юк. Партия һәм совет органнары да. халык контроле, партконтроль—бар да судка басым ясый: мона кагылырга ярамый, монысы туган, тегесе кода, монысы депутат, тегесе Герой, карыйсын—прокурор куйган таләпләрдән берни калмаган. Урыны төрмәдә булган берәү ерып чыкты шулай, аннары икенчесе, ә өченчесе—артында тылы нык булганы—прокуратурага исе дә китмәде: хакимияттәгеләр өчен кануннар язылмаган, янәсе.
Прокурор яшьрәк, энергиясе ташып торган чагында: менә монда кыса төшәм. бу урында җыям, тагын бер талпынам—аннары унайга китәр.—дип уйлый иде. Хәзер исә гадел хөкемгә карата электәге ышанычы сагышлы елмаю гына уятты.
Тормышта өметләре челпәрәмә килгән вакытлары да булды аның.
Күп еллар элек Тын океанда эсминец бортында үз-үзенә гомерен гадел хөкемгә багышларга сүз бирде, янәсе, тирә-юньдә кимсетелгән адәм заты булмасын, бар да канун тарафыннан яклау тапсын. Алга таба да анын фикере үзгәрмәде. Акмулла далаларында йөзләгән исемсез каберләр янында басып торганда да шул антын кабатлады. Хәзер инде атады: анын буынына— эзсез-нисез ГУЛАГларда черегәннәрнең балаларына хөкем органнарының эшчәнлегендә дөреслек торгызу мөмкин булмады.
Ул—шактый зур урын биләгән юридик фәннәр кандидаты, кинәшмаләрдә ясаган докладлары белән коллегаларын гына түгел. Югары суд әгъзаларын һәм Республика прокуратурасын аптырашта калдыргалаган кеше. Аспирантурада укыганда ук башлаган докторлык диссертациясенә берничә мәртәбә тотынып караса да. көндәлек эш-мәшәкатьләр аркасында анысы тәмамланмый кала бирә, анын ул заман өчен кыю саналган уи-фнкерләре бәхәскә җирлек тудырдылар.
Юриспруденция медицина түгел. Медицинада гына ул кешелек тормышын хәвеф-хәтәрдән саклап калу өчен вакцинаны башта табиб үзендә сынап караган очраклар булган. Инде язмышына шулай язылган икән, юрист буларак, үзе белән килеп туган бу хәлне шәхсән уйлап, нәтиҗә ясарга тиеш. Булып узган хәлләр анын хокук саклау органнарына карата элеккеге карашын тагын бер кат раслады—үзгәрешләр кирәклеге мәсьәләсе өлгерде. Һәм хәзер шул органнарның эшчәнлеген фәнни тикшерүне тәмамлау анын тормышында иң мөһим эшкә әйләнде. Шуна күрә ул санаулы гына калган вакытын сакларга, юк-барга бүленмәскә карар кылды. Табиблар йөрәгенең өченче инфарктны күтәрә алмаячагын ачыктан-ачык әйттеләр.
Ул һәр елны өлкәдәге подотчетный хокук органнарынын эшен тикшерде— моны кинәттән, кисәтеп тормый-нитми генә башкарды. Тикшерү берничә этапта үткәрелгән очраклар булды, шунлыктан күрше район җитәкчеләре анын сәфәре турында алдан белеп тордылар. Тик ел ахырына—алты тапкыр тикшерәме ул, җиде тапкырмы—районнар санынча алып барылган унбиш калын амбар кенәгәсендә җентекләп язылган язмалар барлыкка килде. Шуларга бер күз салу өчен, җитәкчеләр әллә ниләр бирергә әзерләр иде Биш еллап узгач, прокурор кенәгәләрне кулга төшерергә йөрүләрен сизенде: йә анын машинасына зыян салдылар, йә ул туктаган кунакханә номерларының астын-өскә китерделәр.
Өлкәнен тозәтү-хезмәт колонияләрендәге хәлләрнең торышына да вакытын бүлде, ул аларда хезмәтнен ничек оештырылуы, анын тәрбиягә ни дәрәҗәдә тәэсир итүе, йогынты ясавы турында белеште. Анын фикеренчә. монда кичекмәстән матди-техник базаны ныгыту, хөкем ителгәннәрнең хезмәт белән кызыксынучанлыгын арттыру буенча ашыгыч чаралар күрелергә тиеш иде
Кайбер башка юристлар кебек, ул да тикшерү аппаратын прокуратурадан аерып чыгарырга, судта халык утырышчылары санын ишәйтергә. аларнын хокукларын киңәйтә төшәргә тәкъдим итте. Суд процессында адвокатның ролен арттырырга, кулга алынучыларга гаепләү белдерелгән мизгелдән анын ярдәменнән файдалану мөмкинлеге тудырырга дигән фикердә торды Әмма анын чыгышларындагы андый идеяләр коллегаларына һәм югарыдагыларга ошап бетмәде.
Республикада бөтен илгә хас булган мәшәкатьләрдән башка үхтәренә генә караганнары, әйләнеп узарга мөмкин булмаганнары да җитәрлек иде Инкыйлаб катлауларны бетерде, әмма теге яки бу ыруныкы дигән нәрсә сакланып калды, җитмәсә, йогышлы чир кебек елдан-ел үсә генә бара. Әгәр теге яки бу тармакны тикшерә башлыйсын икән, берсендә, мәсәлән, барысы да югары белемле бер ыру кешеләре йә бер үк җирлектән чыкканнар, сәүдәдә—икенче, сәламәтлек саклауда—өченче ыруныкылар. кая карама, акчалы тармакларның барысында да шул хәл. Шушы ук чир югарыга да үлеп керде. Бервакыт Азлархановка дусты—күрше өлкә прокуроры -Безнен өлкә комитеты бюросы әгъзаларының сигезе бер ырудан чыкканнар, бишесе—якын туганнар. Кая гына язсам да. бар да элеккечә кала бирә, чөнки бу ырунын вәкилләре югарыда, республикада да утыралар»,—дип сөйләп торган иде
Консерв заводында эшләгән юристконсультантнын төп вазифасы хәзер көнгә берәр сәгатен ала микән? Ә калган вакытында ул яза. машинкада баса, күчермәләр ала, запрос ясый һәм кирәкле китапларга заказ бирә Менә бу укыган, белемле кешенен башкарган эше инде. Тормыштагы күп нәрсәләрне хезмәт урынындагы кешеләр түгел, ә бу эш өчен жаны авыртканнар башкара. Ә прокурорның җаны әрни
Әле беркемгә мәгълүм булмаган бу хезмәтен—докторлык диссертациясен— ашыктыручы, артыннан куучы булмады, аны тәмамлаганга карап бернинди якты киләчәк, язмышында үзгәрешләр булырын күрмәде, дан-шөһрәтләр лә өмет итмәде, әмма ул анын күңеленә тынычлык алып килде, көннән-көн ышанычын арттырды. Үзен ул таулардагы тарлавыклар аша берүзе күпер салучыга, йә булмаса җимешләрен авыз итә алмасын белә торып та буш урында бакча үстерүче сәер кешегә охшатты Андыйл ар га дан кирәк түгел, алар өчен ин мөһиме—үзләреннән сон бакча, күпер, кичү юлы. сахра-чүлдә кое казып калдыру Аның да һәр язган юлы канун яки карар булып китә алмаса да. кайбер әһәмиятле нәтиҗәләр ясаганда этәргеч булып хезмәт итәр
Кан басымы күтәрелгәндә, йөрәге кыскан иә сагыш баскан көннәрдә аеруча ашыкты-кабаланды: өлгерә алмыйм өлгерсәм ярар иде Әгәр ул-
бу була калса, хезмәт урынындагы өстәл тартмасында һәм өендә адресы күрсәтелгән хатлар ята...
Башкарылган хезмәтенең басылган һәм укылган өлеше сейфта саклана, һәр папкага җибәрелергә тиешле хатлар да салып куелган. Анын белән бергә Мәскәүдә аспирантура тәмамлаганнарның күбесе югары урыннарда утыралар, һәм прокурор бу язулар аларнын ышанычлы кулларына эләгер дип өметләнә.
Сонгы араларда аның башына бу гадәти булмаган шәһәрдә яшәлгән елына гомуми нәтиҗә ясау уе кереп урнашты. Әгәр бер егерме яшьне алып ташлап булса, Азларханов ике дә уйламый мондагыларның эшләрен законсыз дип табар иде. Әмма инде илленен чигенә җиткәндә, ул кадәр кискен-катгый булып булмый икән. Бервакыт үзе дә сизмәстән: «Бу шәһәрдә уңайлыклар, ай-яй, күп»,—дип ычкындырганда, законлымы ул йә законга каршымы—анысын уйлап тормаган иде. Чынлап та, өендә әз генә ремонт эшләре чыктымы—рәхим ит: осталар җыела торган чәйханә чатны борылгач та. Хатыныңның туган көненә чәчәк кирәкме? Базардагы чәчәк сатучыларга адресыңны калдыр—тиешле сәгатьтә өегездә кынгырау шылтырар. Машинаңны буярга, бәрелгән-сугылган җирләрен шомартып җибәрергәме— шәһәрдән чыгу юлында Варданян көтеп тора. Әйбәт башкарамы? Ничек кенә әле—алтын куллы, йомры башлы, артыгын алмый.
Нәрсә, сездә туймы, туган көнме, башыгыз каткан—гомерегездә биш пардан артык кунак кабул иткәнегез булмадымы? Баш ватып торасы юк. төш вакытында машина тукталышында Мәхмүт аганы эзләп табыгыз. Йөз кешегә исәпләнгән пылау, өч йөз таяк кәбап. ике йөз кайнар сумса, йөзләгән яна пешкән бөккән—бар да әзер. Коммуналь йортта яшисезме, борылырга да урын юкмы? Борчылмагыз: ишегалдыгызга түбә ясап, өстәл куеп бирерләр.
Гомумтуклану торышының ни хәлдә икәнен яхшы белгәнгә, прокурор завод ашханәсенә баруга караганда тукталыш янындагы чәйханәгә йөрүне кулайрак күрде. Әле ярый, бу шәһәрдә кешеләрнең көн күрүен тормыш үзе шулай җайга салган. Нәтиҗәсе күренеп тора: шәхси эшчәнлек дәүләткә комачаулык итми, киресенчә, рудник ябылганнан сон бетүгә барасы урынга, күр—кала ничек чәчәк аткан!
Дөрес, мондый эшчәнлекнен барысын да яхшылар рәтенә кертеп булмый. Күпләр кәсепләренең законлы булмаганын аклый. Кичләрен рестораннарга күз салыгыз: шыплап тулган—аяктан егылганчы бәйрәм итәләр. Менә син рөхсәт бир, законлаштыр, баштарак булышып җибәр—вакытлы күренеш булмавын халык күрсен, ышансын. Аннары үзе үк нәтиҗә ясар: «Лидо» га болай ешлауның кирәге бармы? Еллар узган саен ул шуны аңлады: тыюдан да җиңеле юк икән.
Үзенең докторлык хезмәте турында, билгеле, ул берәүгә дә әйтмәде, ярдәм дә көтмәде, аннары аңа кем ярдәм итә алсын ди'.’ Бары тик аны кызыксынучан күзләрдән сакларгамы теләде, берәрсе белә-нитә калса—әһә. кануннар чыгаручы табылган, имеш. дип. көлкегә калуың бар. Консерв заводы юристконсультантының тузган кабинетында кануннар язып була дип кем ышансын? Законнар бит алар югарыда, зиннәтле кабинетларда чыгарыла дип уйлыйлар. Әгәр ул шул көнне беренче тапкыр «Лидо»га кичке ашка кергәч, элеккеге коллегасы белән очрашып, бер өстәл артына туры килгән булса, хәзерге вакытта башкарган төп хезмәте турында авызын ачып сүз әйтмәс иде, мөгаен. Ничек тә бу сөйләшүдән качарга тырышыр иде. Әмма республикада танылган прокурорның ничек түбәнгә тәгәрәве турындагы әңгәмәдән барыбер котыла алмас иде.
Әйе, шәхси тормышы, язмышы турындагы гәптән качып булмас иде.
2
Прокурорның үткәннәргә әйләнеп кайту теләге юк. әмма бүген, нигәдер, биш ел элек булган шәһәрара иртәнге шылтырау кабат ишетелгән кебек тоелды. Лахутига, өенә шылтыраттылар. Дулкынланган ирләр тавышы, аны исеме белән атап:
Ул "Ничек инде үтерделәр9! Кайда?!»— дип тә сорарга өлгермәде, телефон трубкасын әллә куйдылар, әллә төшереп җибәрделәр. Ул бизгәк тоткандай калтыранып җыена башлауга, өзми-куймый телефон шылтырарга тотынды.
Машина чакыртканнан сон. Азларханов бары бер генә кешегә шылтыратты: аларнын өлкә милициясендә тумыштан ук тикшерүче сазәте бирелгән капитан Чураев атлы төпле, акыллы егет бар иде Чураевнын хатыны иренен бер сәгатьләп элек вертолетта фаҗига булган урынга очуын әйтте. Димәк, милиция аякка бастырылган Күнеленен бер почмагында, бәлки ялгышканнардыр. Лариса исәндер, дигән өзслер-өзелмәс өмет чаткысы бар иде әле. әмма икенче, өченче шылтыраулардан сон ышанычы бетте—мондый очракларда сулмедэкспсртлар ялгышмыйлар
Өч сәгатьтән ул анда—өлкәнен ин ерак районында иде инде Жирле археологлар уналтынчы гасырнын шактый зур ятмаларын ачканнар, арада яхшы сакланган керамик ой кирәк-яраклары да табылган, шуңа белгеч буларак Ларисаны чакырганнар иде
Көтмәгәндә ташландык ишегалдында анын гәүдәсенә тап булган малайның хәбәреннән сон. Ларисаны район больницасының моргына китергәннәр. Район җитәкчелеге прокурорны шунда көтеп тора иде. Азларханов моргка ялгызы гына керде, аның бик озак тоткарлануына борчылган капитан Чураев ишекне сак кына ача төшеп, эчкә күз ташлады. Прокурор дөньядан киткән кыяфәттә хатынының баш очында басып тора Ул әле дә булган хәлләргә ышанып җитми, ахры. Ларисаның сул чигәсендә оешкан кан һәм йөзендә катып калган курку галәмәте, медиклар әйтмәсә дә. үлсмнсн кинәт килгәнен күрсәтеп тора. Прокурор эченнән генә хатынына < Шул адәм актыкларын тапмыйча, моннан китмим».—дип ант итте һәм үзен котеп торган төркем янына чыкты
- Инде егерме еллап безнең районда үгереш булганы юк иде,—дип акланды бистә хуҗасы борчулы тавыш белән
Чыннан да. бистәдә җитди сәнәгать предприятиеләре булмаганга, читтән килүчеләр юк диярлек, шуна ул тыныч урыннардан саналган Әмма бүген анын башында статистика кайгысымыни9 Прокурорга тәкъдим ителгән милиция бүлмәсендә икәү генә калгач, капитан Чураев
- Кичкә эзләренә чыгармын дип уйлыйм.—диде һәм ана «Полароид» белән төшерелгән төсле фотографияне сузды
Чәйханә верандасындагы айванда дүрт карт утыра Һәрберсенең алдында—чәйнек белән чәй һәм касә Рәсемнәрдә ясалган кебек матур картлар, ә күзләрендә—гаҗәпләнү Лариса «Полароид»тан әзер фотоларны алып, өләшеп чыккан икән—шуңа тан калып утырулары булган Хатыны кайда гына булмасын: чәйханәдәме, базардамы, кунактамы—-Полароид-ы аңа кешеләр белән аралашуда беренче ярдәмчесе булды.
- Мин картларның һәрберсе белән аерым -аерым сөйләштем, алар сезнең кайгыгызны уртаклашалар «Бик сөйкемле ханым иде».-диләр — Безнен якларны яхшы белә иде Яныбызга килеп утырды да. чәй йота-йота. балчыктан уенчыклар ясаучы йөзьяшәр Кәримҗан ага турында сорашты Ул яшь чагында Горчаков© станциясендәге урыс остаханәләрендә эшләмәде микән дип кызыксынды, диләр. Картлар аны тумышы белән Маргилвннан
дип уйлаганнар. Менә бар белгәннәре шулар. Берәр сәгатьләп утыргач, ул, картлардан юлны белешеп, Кәримхан агаларга китеп барган.
—Ә монда ничек килеп эләккән?—дип сорады прокурор, рәсемнән күзен ала алмыйча.
—Аларнын кичә крайны өйрәнү музее машинасында Тахикстаннан—казу эшләреннән кайтып килешләре булган. Юлда бер хатынны утыртканнар. Сүз ара сүз чыгып, ул хатын шушы районда Кәримхан исемле карт яшәве, анын балчыктан кызыклы уенчыклар ясавы, шуннан килгән акчага көн итүе турында сөйләгән. Лариса Павловнанын бик тә картны күрәсе килгән. Коллегаларының өйләренә ашыкканын белгәнгә, машинадан төшеп калган. Район прокуратурасына кереп, ничек булса да озатуларын үтенермен, дигән Кәримхан агаларга барып хитә алмаган, әмма ул үле килеш табылган ихата картларның өйләренә бару юлында.—Чураев авыр итеп сулыш алды —Сәбәбе ачык дип уйлыйм. Янында сумкасы булган, ә анда—музей өчен берәр нәрсә алып булмасмы дип бухгалтериядән алынган өч йөз сиксән сум акча. Документларын карадым. Тик кемнеңдер күзе гадәти булмаган фотоаппаратка төшкән, ахры, кулыннан тартып ялмакчы иткән. Лариса Павловна каршылык күрсәткәч, үтерүчеләр куркуларыннан яки ачулары чыгып, чигәсенә авыр, тупас әйбер белән сукканнар.
Прокурор бу хәлне үз күз белән күреп, хатынының ачыргаланып ярдәм сорап кычкырганын ишеткәндәй, җилкәсен куырып куйды.
—Анын тагын бер фотоаппараты—«Кодак» булырга тиеш, анысы тагын да кыйбатрак.—Азларханов югалып калды.—Ул икесен дә һәрвакыт үзе белән ала иде.
Чураев башын чайкады.
—Мин монысын белми идем. Икенче фотоаппарат турында сүз кузгатучы булмады. «Кодак» анын янында да. акчалары салынган сумкасында да күренмәде. Бу эшне үзгәртә бит әле. Лариса Павловна машинадан тукталышта төшеп кала, бу вакытта анда кеше күп була. Аппаратурага теше үткән, өстәвенә кулы кычытып торган кеше ябык кына ханым кулында шундый кыйммәтле табышны күргәч, артыннан куа китәргә мөмкин. Әмма «Кодак»нын бәясен белгән кеше, мөгаен, хирлеләрдән түтелдер. «Полароил»ка килгәндә, анын гадәти булмавы мондагыларның да игътибарын тарткандыр, ә бу. минемчә, эзләүне бу тирәдән башларга кирәклекне күрсәтә. Әгәр тукталыштан ук анын артыннан ияргән кеше дип уйлыйбыз икән, ул хәзерге вакытта Мәскәүдәме. Ростовтамы, гомумән, илебезнен теләсә кайсы почмагында иркенләп күнел ачып йөрергә мөмкин...—Чураев тотлыгып калды —Әмирхан ага. ант итәм: ул адәм актыгын җир тишегеннән булса да табачакмын, андый җинаятьчеләрне кичерергә ярамый...—диде дә. күзләре яшьләнеп, бүлмәдән атылып чыкты.
Прокурор бүлмәдә бер сәгать утырды, ике...—телефон дәшмәде. Ул калтыранган кулындагы фотографиядән күзен ала алмады, уналты сәгать элек кенә Лариса белән гәпләшеп утырган мөлаем йөзле картларга карады, нибары уналты. Һәм бу уе аны куркытып җибәрде, күз алдыннан алда көтеп торган ялгызлык, бушлык үтте, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы уналты сәгатькә башта сәгатьләр, аннары көннәр, айлар, еллар өстәләсен уйлап имәнеп китте Кинәт кенә шул картлар янына барасы.—бернинди максатсыз, сорау алыр өчен түгел, анысын капитан Чураев инәсеннән җебенә кадәр җентекләгән инде—болай. күрәсе килде.
Ул коридорга күз салды, ишек төбендә кизү милиционер басып тора, күрәсен. урындагы җитәкчеләр шулай хәл иткәндер-ни булмас, янәсе Прокурор милиционерга фотографияне сузып хуҗасына кайтару ларын үтенде һәм ярты сәгатьтән теге картларны чәйханәгә чакыруларын сора ты
Ун минут та узмагандыр, машина әйләнеп тә кайтты; картлар иртәдән бирле чәйханәдә утыралар һәм прокурор белән очрашырга әзер икән Тик аксакалларны шактый нык куркытканнар, ахры, сөйләшү барып чыкмады һәрхәлдә, өркетүче Чураев түгел. Ахтарханов монысын төгәл әйтә ала Картлар куркуларын яшерергә тырышалар—менә анысы шикләндерде Прокурор Ларисанын икенче фотоаппараты да үз янында булуын тәгаен ачыклады, картлар аны бик төгәл итеп сурәтләп бирделәр Димәк, анын хатынына тукталыштагы кеше ияргән дигән шик дөрескә чыгарга мөмкин.
Прокурор машинага утырырга торганда, анын янына очып диярлек милиция мотоциклы килеп туктады Сержант урындыгыннан төшеп тә тормыйча ярып салды:
—Эләктерделәр, иптәш прокурор Тоттылар...
Прокурор кабинага керүгә, машина кузгалып та китте
Милиция бинасы тулы халык. Тар коридорда Әмирхан Даутович күренүгә, төркем, ике як стенага елышып, ана юл ачты Тирә-юньдәгеләргә күз дә салмыйча, ул туп-туры ишек төбендә басып торган полковникка таба атлады. Полковник, кулы белән ишарәләп, аны кабинетына чакырды, аннары, башкалардан алда өлгерим дигәндәй, ашыга-ашыга тезеп китте
Бүлмә уртасына куелган урындыкта урта яшьләрдәге, кыяфәте сукбайга охшаган шапшаграк бер ир-ат утыра иде. Коридор һәм кабинет тулы шау- шу. этеш-тортешкә битараф бу адәмнен карашында язмышына буйсынуы чагыла. Прокурор анын ягына күз ташлап алды да җыелганнарга
—Анын белән ялгызымны гына калдырыгыз,—диде
Халык төркеме теләр-теләмәс кенә кабинетны бушатты
Ярты сәгатьләп узгач. Азларханов милиция башлыгын кабинетка дәште Бу вакыт эчендә ишек төбеннән китмәгән полковникнын. бусаганы атлаганда, каушаганы йөзенә чыкты
- Иргашев, тынлагыз әле. минем кайчан да булса җинаятьне теләсә нинди юл белән ачарга дигәнем булдымы9 Бәлки элек эшләгән урыныгызда шулай булгандыр, әмма сез районга килгәннән бирле шактый сулар акты. Инде өйрәнергә вакыт Бу очракта, шәхсән үземә кагылса да. сезне хуплый алмыйм. Бу бәхетсез җан сезнен басым астында танырга мәҗбүр булган. Сез нинди алымнар белән эш итәсез, ә? Җинаять кодексына күз салгалагыз. югыйсә безнен юллар аерылырга мөмкин —Полковникны уттан алып суга салган озын паузадан сон дәвам итте —Ә бу кешене мәҗбүри дәвалауга озатыгыз һәм киләчәктә чираттагы җинаятьне «ябу» өчен анын фамилиясен запаста тотмагыз. Карагыз аны. минем хәтерем әйбәт, сынап карарга тәкъдим итмим
Прокурор күз унында тоткан маддә полковникка яхшы таныш нәкъ менә хезмәт урыныннан явызларча файдаланганы өчен аны өлкәнен милиция башлыгы урындыгыннан «очырдылар», башта шәһәр хезмәте посты җитәкчесе булды, аннары шәһәрдәге бер районныкына, алга таба авыл җирлегенә үк тәгәрәттеләр. Тик монарчы берәүнен дә прокурор шикелле хегмәт урынына лаеклы булмавын йөзенә бәреп әйткәне юк rue әле
Полковник артыннан ишек ябылуга, ана ияргән түрәләре дә чыгу юлына атладылар, бераздан машина ишекләренен шапылдаганы ишетелде, һәм бина каршындагы мәйдан күз ачып йомганчы бушап калды
Прокурор рәшәткә тотылган тәрәзә аша тоткыннын куркынып, як ягына карана-карана. ишегалды буйлап үтүен карап торды, тегесе әле һаман ла үзенен котылуына ышанмый, менә-менә артыннан килеп янә
тотарлар да калтыранган кулларына кабат богау салырлар дип көтә иде, күрәсең. Элек шулай булгалаган, ана чит эшләр өчен жавап тотарга туры килгән. Капка янына килеп җитүгә, куып килмиләрме дигәндәй, сонгы кат артына борылып күз салды да йөгерергә үк тотынды. Хәер, авыру кешенен кызганыч теркелдәвен йөгерү дип атап булыр иде микән? »Ьәрбер кешедә, хәтта кешелеклелек сыйфатларын югалтырга бер адым калганнарда да үз- үзен саклау инстинкты бар»,—дип уйлады прокурор һәм йөрәген беренче мәртәбә нидер чәнчеп алды.
3
Кич җитте, бина бушап калды, хәтта көне буе ишек төбен саклаган старшина да каядыр китеп югалды. Бары тик кизү бүлмәсеннән генә шылтыраулар ишетелгәләде. әмма прокурор каршында торган телефон тавыш-тынсыз иде. Район бүлеге буенча кизү әледән-әле чәй китерде— тик үзе башлап сүз әйтергә кыймады, прокурор да берни сорашмады Терсәкләрен язу карасыннан чуарланып беткән өстәлгә терәп, куллары белән башын тотып, шактый озак утырды. Читтән караган кешегә, мөгаен, йокымсыраган кебек тоелыр иде. Тик алай түгел шул: ул коридорның теге башындагы телефонның һәр шылтыравына, милиция яныннан үтеп киткән һәрбер машина тавышына сискәнеп, башын күтәрә: иртәдән бирле капитаннан хәбәр көтә.
Кичке энгер-меңгер әкренләп куерды. Ишегалдында шланг тоткан бакчачы күренде. Ул, ниһаять, машиналардан бушап калган мәйданны, көннәр буе тузан йоткан чәчәкләрне, хәтта шушы иске баракнын беренче хуҗалары утырткан имәннәрнең аскы ботакларын да көчле су ташкыны белән юдырырга кереште. Тик Әмирхан Даутович кына боларны күрмәде
Озак та үтмәде, прокурор утырган бүлмәнен киереп ачылган тәрәзәләреннән саф һава ургылып керде. Әлегә кадәр сәламәтлегеннән зарланганы булмады Азлархановның, эссене дә, салкынны да бердәй кичерде. Әмма бүген һава җитмәде, тыны кысылды; дымлы җир исе. саф һава аны бик тиз үз халәтенә кайтарды.
Роза түтәлләре янындагы фонарьларны кабыздылар, яна юылган асфальт ут яктысында ялтырап ята, ә җыелып калган кечкенә сулыклар өстеннән сизелер-сизелмәс кенә жинелчә пар күтәрелә.
«Әллә янгыр явып киттеме?»—дип гаҗәпләнде Апарханов, тик бу уен бик тиз башыннан куды, көньякта җәйләрен яңгыр—сирәк кунак. Урындыгыннан күтәрелүгә, оеган аяклары сызларга кереште, аксаклап диярлек тәрәзә янына килде дә, изүен ачып, ашыга-ашыга. саф һава сулый башлады. «Урамга чыгарга кирәк, шылтыратсалар ишетелми калмас»,—дип уйлады һәм тынчу кабинеттан урамга атлады.
Юылган асфальт инде кипшерә төшкән, әмма сулыш алуы рәхәт, тәрәзә каршындагы бакчадан һәм аз гына эчтәрәк урнашкан чәчәк түтәлләреннән яшеллек, дымлы җир исе анкый. Ул. үзе дә сизмәстән: «Нинди тылсым бар бу суда»,—дип сөйләнеп куйды. Төбенә кадәр ачып куелган ишек янына басып, ерактан машина уты күренмәсме, розанын чәнечкеле куаклары артыннан өлкәнен иң яхшы тикшерүчесе Чураевның җитез, җиңел сыны килеп чыкмасмы дип, карашын караңгылыкка төбәде. Төнгелеккә калган кизү тәрәзәдән прокурорның чәчәклеккә таба атлавын күзәтте. Ана бүген прокурорның кайгы килгәндә дә үзен ирләрчә тотуы, бигрәк тә милиция башлыгын акылга утыртуы, сукбайга мөнәсәбәте бик ошады. Милиционер әле бик яшь, университетның юридик факультетында читтән торып белем ала һәм юристларның күпчелеге кебек киләчәктә прокурор булырга өметләнә. Коллегаларыннан, университеттагы иптәшләреннән Азларханов
турында күп ишеткәне бар анын, шуна күрә мөмкинлектән файдаланып, анардан күзен алмый һәр адымын күзәтте. Егет үзенен төне буе монда утыруына үкенде, бүген милиниянен бөтен көче ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре белән берлектә үтерүчене эзләүдә икәнен белә, менә шушы минугларда да. инде бик сон булуга карамастан, районда, өлкәдә генә түгел, бар җирдә эзләү баруына шикләнми
Кизү торуны кабул итеп алганда, анын күзе журналдагы ике телефонограммага төште. Алар капитан Чураев тарафыннан Республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән Бөтенсоюз җинаятьчеләрне эхтәү бүлегенә җибәрелгәннәр. Беренчесе өлкә прокуроры килеп җиткәнче теркәлеп куелган:
«Үзләре белән «Полароид» фотоаппараты йөрткән шикле кешеләргә игътибар итүегезне сорыйм»
Һәм икенчесе:
«Шик төшкән Полароид»лы кешедә икенчесе—сонгы модель «Кодак» та булырга мөмкин».
«Кызганыч, бернинди хәбәр юк.—дип уйлады кизү —Менә хәзер чыгарга да: «Борчылмагыз, иптәш прокурор, егетләр эзенә төшкәннәр, көтәргә генә кирәк»,—дияргә иде. Булмый шул. Ул яна чәй пешерде дә урындык алып прокурор янына юнәлде.
Прокурор чәйдән дә. урындыктан да баш тартмады, башын селкеп рәхмәтен белдерде дә койма буенча арлы-бирле йөрүен дәвам итте. Кизүнен кереп китәргә җыенганын күреп:
—Капитан Чураевтан хәбәр юкмы?—дип сорыйсы итте.
Милиционер авыр сулады:
—Хәзергә юк шул, иптәш прокурор ..—Әйтергәме, юкмы дигәндәй, аз гына уйланып торганнан сон. түзмәде:—Бер сәгатьләп элек лейтенант Мусаев шалтыратты. Ул мондагы, аны капитан Чураевка ярдәм гггарга билгеләделәр Бик үпкәләгән тавыш белән Чураевнын аны юләргә чыгаруы, машинасыз калдыруы турында хәбәр итге. Ә эш болай булган. Алар Мусаснларга төшке ашка кергәннәр. Чураев анардан гражданский киемнәр сорап алып, кышлак егетләренә охшатып киенгән. Төштән сон Мусаевнын шәхси машинасына утырып юлга кузгалганнар, аларнын ниндидер уртак планнары булган, ахры Тик көтмәгәндә Чураев автостанция ягына борылырга кушкан. Егерме минутлап югалып торганнан сон. әйләнеп килгән дә. лейтенантка чәйханәгә кереп уңайлы урынга урнашырга боерган. Аннары, шундый-шундый кеше күренсә, шунда ук тоткарла, дигән. Ә үзе гиз генә машина белән ссзнен янга барып хәбәр итәм дә шунда ук кире әйләнеп киләм. дигән. Шулай итеп. Мусаевка постны ташламаска кушкан да китеп барган. Безнен лейтенант чәйханә ябылганчы җиде сәгатьләп утырган. Аннары гына капитанга анын үзе түгел, ә җирле номерлы »Жигули»ы гына кирәк булганына төшенгән. Менә мина билгеле булганнары шулар, иптәш прокурор. Ә Чураев монда күренмәде..
Прокурор аны тыңламый иде инде. Кием алыштыру, машина куу— болары нинди хикмәт икән? Тик бу бер дә Чураевка охшамаган иде. нәкъ менә анын тышкы буяуларга исе китми, ә эшенен нәтиҗәләре күпне күргән белгечләрне дә тан калдыра Жирле кешенен ярдәменнән баш тарту? Монда бернинди дә бәйләнеш күренми. «Димәк, җирле кеше ана нигәдер комачаулаган,—дигән нәтиҗәгә килде прокурор —Көтәргә' Көтәргә!»—дип. биек куаклар янында йөренүен дәвам итге
Кинәт карангылык эченнән машина уты күренде, анын тавышына милиционер атылып чыкты. Дулкынланулары юкка булды килүче-район прокуроры иде Ул коллегасын кичке ашка чакырды, әмма Азларханов анын белән ике-өч сүз алышты да тәкъдимен кире какты
Төн хакимлекне үз кулына алды: күрше мәхәлләдә утлар сүнде, арлы- бирле чабышкан бистә этләре каядыр китеп югалды, магнитофон тавышы да тынды, бары тик ара-тирә сонга калган машиналар гына тынлыкны бозгалап ала. Сизелерлек салкынайтты, Әмирхан Даутович үзе вакытлыча урнашкан кабинетка керде. Тынып калган телефонга карап: «Инде иртәнгә кадәр хәбәр булмас»,—дип уйлады. Башын учларына салып утыра торгач, үзе дә сизмәстән, Лариса белән үткәргән бәхетле көннәренә әйләнеп кайтты Шунадырмы, якынлашып килгән машина тавышын ишетми калды. Бары тик ишегалдына килеп кергән «Жигули»нын якты утлары тәрәзәләрне айкап алгач кына, тормозлар чыелдавы Азларханов колагына килеп керде. Ул да булмады, капитанның таныш тавышы ишетелде:
—Капкаларны бикләп куй, хәзер көтүләре белән туган-тумачалары килеп җитәчәк. Һәм ярты сәгатьсез берәүгә дә ачасы булма. Ишетгенме—берәүгә дә, хәтта полковник Иргашевка да!—дип боерды ул кизү лейтенантка.— Ачкыч Чураевта диярсең, әнә, булдыра алсалар койма аша үрмәләсеннәр — Һәм тагын кемгәдер:
—Ә сез машинадан төшегез дә тиз генә уты янып торган кабинетка элдертегез. Сезне анда көтәләр,—диде.
Әле истәлекләреннән арынып, бүгенгегә кайтырга өлгермәгән прокурор янына Чураев этеп-төртеп диярлек ике егетне алып керде. Анын һәрбер хәрәкәтеннән ашыкканлыгы сизелеп тора иде.
—Карап тор, үзара сөйләшмәсеннәр!—Ишек төбенә килеп баскан кизүгә шулай диде дә прокурорны, ымлап, икенче бүлмәгә чакырды.
Әмирхан Даутович ут кабызды һәм каршында торган капитаннын арып- талганын күреп, утырырга тәкъдим итте. Тик тегесе кулын гына селтәде дә ишекне ныгытып ябып куйды.
—Юк, иптәш прокурор, үзегез утырыгыз, сезнен алда авырлыклар башлана гына. Мин үземә кагылганын эшләдем һәм, зинһар, мине бүлдермичә игътибар белән тынлагыз, безнең вакытыбыз бик аз. Хәзер төн уртасы дип тормаслар—дистәләгән машина киләчәк, туган-тумача, дус-ишләр, эреле-ваклы түрәләр очып куначак, мина сезнен белән генә калырга ирек бирмәячәкләр
Ул көчләп диярлек прокурорны утыртты да ана фотография сузды.
Аптырап калган прокурор:
—«Полароид?!»—дип кенә әйтә алды.
—Акрын!—дип кисәтте аны капитан —Әйе, «Полароид».
Йомарланган фотографиядән кочаклашып торган ике егет елмая иде. Берсе—озын буйлы, таза, тәкәбберлеге йөзенә чыккан, ә икенчесе— тегесенең җилкәсенә дә җитмәгәне—дистрофик, чыраенда куштанлык катып калган, әфәндесе боерсын гына—теләсә нинди әмерен үтәргә әзер. Күпме генә карап торсан да, аларны дуслар, бер-берсенә бәйләнгәннәр дип уйга да кертеп булмый.
—Исегездә калдырдыгызмы?—дип сорады капитан.
Прокурор башын селкеде, фотосурәттә икенче бүлмәдә калган егетләр иде. Капитан фотографияне алды да, вак-вак кисәкләргә ерткалап, кесәсенә салып куйды.
—Бу фотография бездә юк дип саныйк. Мин берәүгә дә күрсәтмәскә дип сүз бирдем, югыйсә ул гаиләгә көн бетәчәк, хәер, үзегез дә анларсыз әле. Ин мөһиме: үтерүчеләр безнең кулда. Хәзер яклаучылары ябырылганчы, кизү катнашында сорау алырга өлгерик. Мина калса, җирле милиция аларга миннән алдарак чыккан, тик ниндидер каршылыкларга очраган, ахры. Бикхуҗасвларның, әнә теге тук чырайлысынын өендә мин полковник Иргашев белән район прокуроры Исмәгыйлевларның тавышын ишеттем
шикелле, тик кистереп әйтә алмыйм. Инде сон булуга карамастан, рәсемдәге егетләрнен икенчесе дә шунда иде. Башта мин аларга бардым, үзеннән генә сорау алмакчы идем, тик өендә туры килмәде, әнисе бик горур гына ике сәгать элек дусты—бик зур кешеләрнен улы Әнвәр килеп, мотоциклына утыртып кунакка алып китте, кара тәкә суйганнар икән,—дип анлатты
—Кемнәр алар—Бикхужаевлар?
—Сөен Бикхужаев—мамык игә торган миллионер-колхоз рәисе. Социалистик Хезмәт Герое, республика Югары Совет депутаты. Анын алты ир, ике кыз туганы бар. аларнын барысын да аякка бастырды Сез анын туганнарын яхшы беләсез, алар барда өлкәдә югары урыннарда. Әле тагын шунысы бар: нәсел-ыруларынын бу якларда сүзе үтә. данлыклы, бик күпләр Сөен Бикхужаевнын финанс ярдәме белән күтәрелделәр
—Сез дә, капитан, хаҗи нәселеннәнме?—дип сорады прокурор
—Әллә охшаганмы? Мин кайчандыр бик шәп гаиләдән чыккан бер кызны яраткан идем. Тик әти-әниләре өйләнешергә ризалык бирмәделәр, абыйлары исә дус егетләре белән берничә тапкыр үләр хәлгә җиткәнче тукмадылар. Андый гаиләнен ир-егетләре гади генә кызларга өйләнергә мөмкин, ә кызларына үзенә тин булмаганга чыгарга—рөхсәт юк. Шул вакытта мин язмышымда —Чураев кинәт сүзен бүлде —Безгә вакыт, киләләр
Тынлыкны бүлеп, якынлашып килгән машина тавышлары ишетелде. Икесе дә машиналарның монда ашыгуларын чамалады
Алар күрше бүлмәгә керделәр. Капитан сорау алу өчен кәгазьләрен әзерләргә дә өлгермәде, машиналарнын балкып торган фаралары бинадагы бердәнбер якты тәрәзәгә төбәлде Капканын бикле икәнен күргәч, шаулашырга, кычкырырга тотындылар, кайсыдыр өзлексез клаксонын кычкыртты, кемдер сүгенде, гомумән, ата улны, ана кызны белмәс хәлгә җиттеләр. Ул арада, шау-шуны басып, үз дәрәҗәсен белгән ачулы тавыш ишетелде:
—Прокурорның хатынын үтергәннәр дигәч тә. бу нинди башбаштаклык ? Төн уртасында балаларыбызны алып чыгып китәргә ни хакыгыз бар?
—Таныш булыгыз, Сөен Бикхужаев үзе,—дип аңлатты капитан прокурорга
Тавыш-гауга, чыр-чу мәхәлләне аякка бастырды: этләр өрергә тотынды, өйләрдә ут алдылар.Ул арада кайсыдыр чүкеч белән йозакны ватарга кереште Боларнын барысына полковник Иргашевнын бас тавышы кушылды
—Хәзер үк капканы ачыгыз! Капканы ачарга боерам'
Тик ишек төбендә торган кизү урыныннан кузгалмады, ул күрсәтмәләр бирүче егетне тыңлый иде.
—Юридик факультет студенты?—Прокурор гажәпләнде
—Әйе, —кече Бикхужаев дерелдәгән иреннәре арасыннан сыгып чыгарды,—әтием прокурор булырсың диде
Капитан иң мөһим сорауны бирергә өлгермәсләрен чамалап, прокурорны бүлдерергә теләде, әмма тегесе аны ишетер хәлдә түгел иде. урыныннан сикереп торып
—Син—булачак юрист?—дип кычкырды Аннары хәле киткәндәй урындыгына чүкте дә капитанга —Дәвам итегез,—диде Әмма Чураев гөп соравына күчкәнче, Азларханов урыныннан горып тәрәзә янына килде Нәкъ каршыла Бикхужаевнын туганнары, дуслары когырына иде Тәрәзәдә прокурор күренүгә, алар элеккедән дә бигрәк шауларга тотындылар Прокурор борылды да әкрен генә егетләргә таба атлады, ә тегеләре куркынып, утырган урыннарында кыбырсыма башладылар
Чураев, ниндидер күңелсезлек булырын чамалап, прокурор янына ашыкты. Тегесе кизәнергәме, әллә куркуыннан кычкырырга тотынган кече
Бикхуҗаевны түшеннән эләктереп алырга дипме кулын күтәргәндә, анын янәшәсенә килеп басты һәм прокурорны ялгыш адымнан саклап калырга әзерләнде. Әмма Әмирхан Даутович кулын күтәргән килеш, әкрен генә аңа таба ава башлады.
Капитан прокурорны тотып калды һәм кизүгә:
-Тизрәк, «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз!—дип кычкырды.—Ташкент белән телефон аша махсус элемтә урнаштырыгыз!—дип өстәде.—Ә үзе прокурорны жайлап идәнгә яткырды да баш астына кемнеңдер чапанын кыстырды.
Якында гына урнашкан район больницасының «Ашыгыч ярдәм»е белән бергә ишегалдына теге өер дә үтеп керде, әмма кизү торган милиционер Чураев кушуы буенча бинага бары тик урындагы кешеләрне генә үткәрде, гаҗәпкә каршы, инде соң булуга карамастан, алары да шактый булып чыкты. Шулчак Ташкенттан шылтыраттылар.
—Бу капитан Чураев,—диде тикшерүче —Үтерүчеләрне кулга алдым, тулырак мәгълүмат сәгать-сәгать ярымнан Ташкентта очрашкач. Ә хәзер бик тиз санитар авиация белән элемтәгә керегез һәм районга самолет җибәрегез—ун минут элек прокурорга инфаркт булды.
—Нәрсәгә ул самолет, безнең район больницасына йә өлкәнекенә илтергә була—Капитан трубканы куюга, полковник Иргашев ризасызлыгын белдерде. Хәзер ул үзен көндезгегә караганда кыюрак тота иде.
Чураев игътибар белән полковникка карады, алда аларны озакка сузылган көрәш көткәнен сизгәндәй, өздереп:
—Мин прокурорны сездә дә, өлкәдә дә калдырмыйм, үз кулларым белән Ташкенттагы табиблар кулына илтеп тапшырам,—дип җавап кайтарды.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Хатынын күмгән вакытта була алмавы өчен прокурор әле дә үзен гаепле саный, аны соңгы юлга дуслары, музейда бергә эшләгән хезмәттәшләре, прокуратурадагы иптәшләре озатты. Шулай да таякнын юан башы капитан Чураевка туры килде: ул анын үзен санитар очкычта республиканың кардиологик үзәгенә, ә хатынын Лахути урамындагы ятим калган йортларына китерде. Үзе үк Әмирхан Даутович өчен күмү вакытын фотографиягә төшерде, эзләп табылган «Полароид» һәм «Кодак», шулай итеп, соңгы мәртәбә хезмәт күрсәттеләр.
Прокурор хатынының каберенә килгәндә, елак көзнең тоташ вак яңгыр сибәләгән соңгы көннәре иде. Ташкент хастаханәсендә ике ай ярым үткәреп, туры аэропорттан килеше иде анын. Хастаханәдән кулына Ялтадагы кардиологик санаторийга юллама тоттырып, бик кырыс киңәшләр биреп озаттылар. Элеккечә өлкә прокуроры урынын биләсә дә. хәле эшкә чыгу турында авыз ачарлык түгел, әле дәваланасы да дәваланасы. Табиблар аны һәртөрле борчу-кичерешләрдән сакларга тырышсалар да. прокурорның, аңына килүгә, хәлләрнең кичек торганын беләсе килде, билгеле. Чураев фотографияләрне китергәч, анардан да шактый гына яңалыклар ишетте.
Полковник Иргашев Чураевны үзенең вәкаләтләрен арттырып җибәрүдә, тикшерүне тыелган юллар белән алып баруда гаепләгән һәм капитанны бу эштән читләштергәннәр.
Суд-хөкем өчен эш әллә ни кыенлыклар тудырырлык түгел иде. Балигъ булырына ике айлап калган җинаятьче үз гаебен таныды. Сәнгать белгече Тургановага талау максаты белән һөҗүмне үзе ниятләве һәм башкарып чыгуы турында сөйләп бирде. Юк, ул аны һич кенә дә үтерергә теләмәгән,
имеш, бар да көтмәгәндә килеп чыккан. Фотоаппаратны тартып алып йөгерә башлауга, зыян күрүче анын артыннан ташланган, ә тегесе мотоцикл шлемы белән селтәнгәндә ялгыш хатыннын чигәсенә эләктергән. Анын иптәше Әнвәр Бикхужаев—«Ява» мотоциклының хуҗасы—җинаять кылырга барудан баш тартып, дустын да үгетләп караган, тик гажәеп фотоаппаратка ия булу теләге белән янган Ходайкулов ана пычак терәгән, һәм Бикхужаевнын Турганова артыннан кузгалмый хәле калмаган
Хөкемдар гаепләнүчедән, ни өчен тоткарлаган вакытта Бикхужаевлар өендә булуы турында сорагач, ул үтерүчене эзләүләрен белүе, иптәшенен сатуыннан куркып, анын өенә баруы һәм тегесе әйтә-нитә калса, гомере белән түләячәген сиздерүе турында сөйләп бирле, дустына янаган пычакны күрсәтте. Суд үтерешнең алдан уйланмаган булуын, юридик факультет студенты Бикхужаевнын да шаһит буларак биргән шундый күрсәтмәсен искә алып, гаепләнүченең әле балигъ булмавын, авыру әнисен бакканын исәпләп, аны ун елга хөкем итте. Тикшерү һәм суд эшләре бик аз вакытта хәл ителде. Дөреслек тантана кичерде: үтерүче табылды һәм тиешле елларын алды, җинаятьче тарафыннан аздан гына зыян күрмәгән студент Бикхужаев та университетта, инде өченче курста белем тупларга кереште, көтмәгәндә хөкем залында шаһит буларак алган тәҗрибәсе киләчәктә ана гамәлдә кирәк булачак әле.
Билгеле, читтән караганда дөреслек тантана итте, явызлык бик тиз арада җәзасын алды, дип уйларга җирлек бар. Мәхкәмә утырышы ачык булды, тик чын-чынлап төбенә төшә башласан, анын ачык үткәрелүенең үз тарихы бар Аны өч мәртәбә чигерделәр, һәм Лариса Павловнанын хезмәттәшләренә берничә мәртәбә рейс автобусларында шәһәргә кире әйләнеп кайтырга туры килде, юл шактый озын, эш сәгатьләрен һаман-һаман калдыра алмаганга, сонга таба аларнын саны кимегәннән-кими барды. Ә аннары һич көтмәгәндә процессны элек хәбәр ителгәннән бер көн алда үткәреп тә куйдылар Бар. канәгатьсезлек белдереп кара—аларнын беркем бәйләнә алмаслык сәбәпләре әзер. Зал да туп-тулы, тик андагылар арасында Лариса Павловнанын язмышы һәм прокурорның кыен, авыр хәле өчен борчылган кешеләр бөтенләй юк диярлек. Әмма шаһит буларак катнашкан Әнвәр Бикхужаевнын кардәш-ыру. туганнары бар да монда, өстәвенә, хөрмәтле кешеләрнең улын—аңсызлыгы аркасында бәлага юлыккан студентны якларга, ак һәм кара «Волга»ларга төялеп, өлкә кешеләре дә килгәннәр. Залда бар ла студент өчен җан атып, анын шаһитлыктан гаеплеләр урындыгына күчеп утырмагае дип борчылучылар гына дисәк тә. ялгыш булыр иде Юк. җирле халык кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен судтан башка да яхшы чамалый, тик аларны һәрнәрсәгә көче җитә торган Сөен Бикхужаевнын бу вакыйганы ничек ерып чыгачагы кызыксындырды. Колхоз рәисе, салып алгач, бигрәк тә сонгы елларда, симез бармагы белән күкрәгендәге Герой Йолдызы белән депутат тамгасына төртеп, колхозчыларга: «Закон—менә мин ул!—дип акырырга, шапырынырга ияләнде Менә анын үз мөмкинлекләрен артыграк бәяләмиме икәнен ачыкларга җай чыкты. Дөресен әйткәндә, күпләр Бикхужаевларнын кодрәтеннән шикләнмәде дә. тик араларында кайберләре барыбер ниндидер могҗизага ышаналар иде—ә бәлки’’ Судта бит сүз яклардай һичкеме булмаган караңгы бер кышлак хатыны турында түгел, ә өлкә прокуроры җәмәгате, чит илләрдә дә билгеле галимә хакында бара лабаса!
Гадәттәгечә килеп чыкты: халык почмакларда чышын-пышын килсә дә. депутатка ишетелә-нитә калмасын тагын дигәндәй, як-ягына каранудан узмады...
Судта капитан Чураев та бар иде. Билгеле, ана берәү лә суд угырышы буласын хәбәр итмәде, киресенчә, аны бу эштән читләштерделәр, хәгга бу
вакыйгадан ерактарак торырга киңәш иттеләр; дөрес, җинаятьчеләрне тиз арада эләктерүе өчен рәсми рәвештә рәхмәт белдереп, күңелен күтәрергә дә онытмадылар. Тик аның кебек тәҗрибәле тикшерүчене ансат кына юлдан яздырырмын димә: судта уйналачак тамашаны ул алдан ук чамалады.
Судка ул башкаларның игътибарын җәлеп итмәс өчен иркен плаш киеп, эченә япон магнитофонын кыстырып килде. Бик шома гына барачак суд утырышын яздырып алу өчен өч кассета муеннан ашкан иде.
Чураев үзен кызыксындырган кешедән күзен алмады. Бу адәмне ул фаҗига булган көнне очратты, шул төнне үк анын белән очрашкан да булыр иде, әмма прокурор белән бәла килеп чыкты.
Судтан соң Чураев шәһәргә тиз генә кайтып китмәде. Кичкә кадәр базарны, чәйханәләрне әйләнеп чыкты, бар җирдә сүз бүгенге суд турында гына иде. Күз бәйләнгәнче вакытын автостанция янындагы чәйханәдә үткәрде, кайчандыр ул монда шактый шүрләп калган лейтенант Мусаевны җибәргән иде. Лейтенантка үтерүченең куркыныч портретын сурәтләп бирде, әмма үзеннән уйлап чыгармады—узган елны бер фатирдан шундыйны каптырган иде Ана нәрсә эшләргә кала иде сон? Ул картлардан чәйханә тирәсендә кемнедер күргәннәрен белде, тик алар аның кем булуын әйтергә кыенсындылар, димәк, бу кеше җирлеләрдән түгел—монысы көн кебек ачык. Өлкәдән ана: район үзәгендә төрмәдән кайткан бер генә җинаятьче дә, бер генә рецидивист та даими теркәлмәгән, бары тик элегрәк растрата ясаучылар белән казна талаучылар гына яши, дип хәбәр иттеләр. Димәк, алар үткән җинаять белән бәйле җирле кешедән түгел, ә бәйләнмәвең хәерлерәк булган икенче бер адәмнән курыктылар. Чураев җинаятьчеләрне эзләгән көнне менә шушы шиккә тукталды һәм өлкәдә олысыннан кечесенә кадәр таныш лейтенант Мусаев үзенә ярдәмче була алмасына тошенде, хәтта киресенчә, анын катнашында.ай-һай, берәрсе авызын ачып сүз әйтер иде микән? Ул шунда ук мәет табылган ишегалдына кыйгач торган үр башындагы йортка игътибар итте, анын верандасыннан урам да, дувал артындагы ишегалды да аермачык күренә иде. Тик ул йортка соңрак, кичкырын гына килде. Вакыт бара, ә Чураев тотынырлык бер генә жеп очы да күрми, һәм ул барысын да өр-яңадан—Турганованы тапкан малайдан башларга булды. Анарга, нишләптер, малай хатынның сумкасыннан икенче фотоаппаратны—«Кодак»ны алгандыр кебек тоелды.
Малай белән әңгәмәдән сон, анын фотоаппаратны күрмәве мәгълүм булды. Дөрес, капитан анын маңгаена терәп сорамады. Алар йортына икенче кат әйләнүен акларга теләгәндәй, Чураев малайдан үтерелгән хатынга ничек тап булуы турында тагын бер мәртәбә сөйләвен үтенде. Бәлки, анын тикшерүче буларак таланты менә шушындый зирәклеге аркасындадыр? Малай инде ничәнчедер мәртәбә кабатлады: кичке эңгердә урамда футбол уйнаганнар, туплары ишегалдына очкан, гадәттәгечә, зуррак малайлар аны туп артыннан җибәргәннәр...Чураев кирәк була-нитә калса дип. малайлар турында, кайсысы типкәннән соң тупның дувал өстеннән очып керүе турында җентекләп сорашты. Менә шунда малай башта тупның каршы яктагы Сөннәт агаларның ишегалдына тәгәрәвең исенә төшерде, бу вакытта картның яшелчә бакчасында казынган чагы була. Гадәттә ул балаларга тупны койма аша үрелеп биргән, ә монысында нигәдер аягы белән юл аркылы йортның ишегалдына таба тибеп җибәргән дә: »Әнә, барыгыз, тәмам күз бәйләнгәнче Раушанның әбисе ихатасыннан эзләгез!»—дип өстәгән.Үле хатынга юлыккач, алар янына өлкәннәр йөгереп килгән һәм араларыннан берсе: »Милициягә хәбәр итәргә кирәк»,—дигән. Бу урамда телефон Сөннәт агаларда гына булган, карт үзе дә ишегалдында икән, тик ул телефоны төзек түгеллеген әйтеп, малайларга велосипедта барырга кинәш иткән.. Юк кына деталь шикелле, әмма шәрык кешесенә ул күп нәрсәләр
хакында сөйли бу күнелсез хәбәрне, гәрчә ана катнашлары булмаса да. юристлар теле белән әйткәндә, йөз процент алибилары булуга карамастан, тиешле урынга җиткерүдән сакланалар Үз ишегалдыннан Сөннәт ага очраклы рәвештә булса да бу көнне буп-буш урамда ниләр кылынганын күрми калырга тиеш түгел, ин сон чиктә тавышларны ишеткәндер, шуна да балаларны ишегалдында яткан мәеткә юлыксыннар дип. туп артыннан кертеп жибәргәндер.Тик Сөннәт ага бу вакытта өендә булмаган.имеш, ә аз гына сонрак Чураев «Полароид» белән төшерелгән фотографиягә тап булып, прокурор хатынынын кем кулыннан киткәнен белде Суд барышында Чураев Сөннәт агадан күзләрен алмады—анын икенче шиге дә аклана иде шикелле. Менә шуна энгер-менгер каплануга, капитан аларга юл тотты
Сөннәт ага. капитан уйлаганча, куркаклардан булып чыкмады, ул төнге кунакны артык ыгы-зыгы купмый гына каршы алды, югыйсә, милиция таныклыгы күрсәтүгә, бигрәк тә авыл кешесе коелып төшүчән Ул капитанны ачык верандага алып керде һәм абажурсыз лампочка яктырткан өстәл артына утыртты; аннан, чынлап та. урам һәм каршы йортнын ишегалды уч төбендәгедәй күренә иде. Аннары үзенен хата җибәрүен анлап
«Әлбәттә, мина да. үзенә дә шулай җайлырак булыр».—дип уйлап куйды Чураев.чөнки үр башында утырган йортнын көчле яктыртылган верандасы әллә кайдан ялт итеп тора иде
Сөннәт ага да өстәл өстендәге чәйнекне эләктереп, айванга килеп утырды һәм ачыктан-ачык сизелеп торган астыртынлык белән
—Тыңлыйм сезне, закон кешесе.—диде
Тик капитан аннан башканы көтмәгән, әле шушы вакытта бусагасын да атлатмас дип уйлаган иде. шуна астыртынлыгын сизмәгәндәй, йомшак кына башлады:
—Сөннәт ага, мин сездән ни өчен балаларны мәет яткан ишегалдына кертеп җибәрүегез турында да. ни өчен милициягә хәбәр итәргә теләмәвегез турында да сорап тормыйм, әмма мин телефоныгыз эшләгәнен төгәл белем, чөнки шалтыратып, хатыныгыз белән сөйләштем. Сезнен милиция белән эш йөртергә теләмәгәнегезне аңлыйм Тик мине бер нәрсә аптырашта калдырды каршы йорт ишегалдында үтерелгән хатын ятканын кайчан һәм ничек белдегез, йә булмаса күрдегез? Бәлки бу хәл малайлар футбол уйнар алдыннан берникадәр алда, ә бәлкем алар уйнаган вакытта булгандыр’ Сезнен верандадан Раушан аланын ихатасы уч төбендәгедәй күренә—менә хәзер мин мона тагын бер кат инандым Хәзерге көнгә кадәр җавап табалмыйм: сез бу вакыйганың шаһите. шулай бит9
- Ни өчен нәкъ менә бүген күзегез ачылды ’дип сорады йорт хуҗасы Тавышында бернинди каушау юк. бары мыскыл гына чагылып үтте, үзе шулай да төнге кунакка чәй агызды
- Мин бүген суд дәвамында сезне күзәттем, залдагы хәлләр мине кызыксындырмады, чөнки утырыш барышы мина көн кебек ачык, өстәвенә магнитофонга яздырып алдым
- Һәм кайсы ягым белән сезнен игътибарны җәлеп иттем инде ’
—Кайсыбер җавапларга сезнен реакциягез кызыклы тоелды Менә, мәсәлән, монысы,—һәм капитан магнитофонын кабызды, анда судья шаһиткә сораулар бирә иде.
—Бар да ачык булганда, судта минем нинди мөнәсәбәт күрсәтүемнең ни мәгънәсе бар. үтерүче табылды һәм хөкем ителде түгелме сон.*—Сөннәт ага әллә сорады, әллә нәтиҗә чыгардымы, әңгәмәне йомгаклап куйды, тик анын тавышында инде элеккеге эчкерлелек сизелмәде
—Ярар, нинди мөнәсәбәттә булуыгыз, бәлки, әһәмиятле дә түгелдер, әмма сезнен хәбәрдар булуыгыз—анысы бик мөһим. Тик сезнен реакциягез мине шуңа ышандырды: бу талау максатыннан һөҗүмне Азат Ходайкулов оештырмаган, һәм хет саксызлык аркасында булсын, әмма прокурорнын хатынын ул үтермәгән.
Сөннәт ага ачулы көлемсерәде:
—Әйе, әйтәсе дә юк, закон һәм тәртип сагында нинди зирәк, үткен кешеләр тора бездә! Сез нәрсә, бер мин генә икеләнеп калдым дип саныйсызмы әллә? Сез чыннан да Азат Сөен Бикхужаевнын улына янаган, мәҗбүр иткән, хәтта пычак күтәргән дип уйлыйсызмы? Ул бит аңа бик нык ачуы кабарганда да күзен күтәреп карый алмый, бала чагыннан ук лакее ич ул анын. Алар өчен анлы кешеләр башларын эшләткәннәр: балигълык яшенә җитмәгән берәү булганда, нәрсәгә икәүләшеп жавап тотарга. Билгеле, Азатны бәладә ялгыз калдырмабыз дип вәгъдә иткәннәрдер, ә тегесе шуна ышангандыр, бигрәк тә аның күз алдында барысы да уйланганча барганда. Димәк, бу вакыйга бераз онытыла төшкәч, ике-өч елдан аны йолып алачаклар. Анлашыла лабаса, юкка гына дускаен коткарып калмаган— Бикхужаевлар үзләренә кирәккәндә саран түгелләр.
—Ә мина. Сөннәт ага, сезнен кебек иманлы, авылның хөрмәтле кешесенә дөреслек, чынбарлык, гаделлек кыйммәтрәктер кебек тоелган иде...
Сөннәт ага бу сүзләрдән башта каушап калгандай булды, аннары аягына күтәрелеп, әңгәмәнең тәмамлануына ишарә итте һәм капитанга карата нәфрәтен яшереп тормастан:
—Менә сезнен кебек, белемле, хакимияттәге кешеләр гаделлек өчен көрәштә ни өчен һәрвакыт үзләреннән алда безне, гади кешеләрне куялар икән? Бу—намуслы кеше эше түгел,—диде.—Әгәр бүген судта торып басып, сез уйлаганнарны яхшылап чыгарып салган булсам—мине дөрес аңларлар идеме икән? Минем бабам, әтием алар кул астында яшәделәр, һәм менә мин дә Сөен Бикхуҗаевка бил бөгәм. Бүген тагын шуны аңладым: балаларым да анын улы Әнвәр Бикхужаевтан уза алмаячаклар. Ә хәзергә мин аларны ничек туйдырыйм, алтау бит алар минем—бар да колхоз рәисеннән тора. Һәм мин Әнвәр Бикхужаевнын юлына аркылы төшимме? Сез үзегезнең ни-нәрсә теләвегезне аңлыйсызмы сон? Ярар, мин көчсез, җебегән, куркак кешеме—теләсә ничек атагыз, анысы сезнең ихтыярда, тик ант әгәр, монда сезнен якка басарлык бер генә кешене дә таба алмассыз. Һәм безне—минеме, башка берәүнеме алай кырыс итеп гаепләргә ашыкмагыз, элгәре югарыда, үзегез арасында тәртип урнаштырыгыз. Безгә икенче төрле, чын-чынлап халык суды күрсәтегез, үз нәүбәтебездә без дә тезләребезне турайтып, хак сүзебезне әйтербез. Ә хәзер китегез.
Капитан теләр-теләмәс кенә урыныннан күтәрелде дә. хушлашып та тормастан. чыгу юлына юнәлде. Анын артыннан биек дувалның авыр ишеге ябылырга да өлгермәде, ишегалдында ут сүнеп, югалып калган кунак дөм караңгыда калды. Анын күңеле төште. Кайчандыр ул халыкның күндәмлеге— зур байлык, дип саный иде. Ә хәзер, Сөннәт аганың ишегалдыннан чыгып барганда, ул аның зур бәла икәнен анлады.
2
Теге кичтә «Лидо»да өстәл артында элеккеге коллегалары белән туры килгән булса, прокурорнын аларга менә нәрсә турында сөйлисе килмәде. Тик әнгәмә барыбер һәрберсенә таныш булган Лариса Павловнаның үлеменә кагылмый калмас иде, мөгаен. Ә аннан сон: «Ничек ул монда—«Лас- Вегаска» килеп чыккан?»—дигән сорау да бирелми калмас иде. Тик кемгә- кемгә, ә аның коллегаларына шәһәрчекнең рәсми рәвештә кулланылмаган
икенче атамасы бик таныш. Һәм янәдән биш ел элек көз ахырынын карлы-яңгырлы кичендәге вакыйгаларга. Ташкент хастаханәсеннән чыгып, инфаркт кичергән хәлдә, бата-чума дигәндәй ташландык зиратта йөрүләренә әйләнеп кайтырга туры килгән булыр иде.
Иртә таннан бертуктамый вак янгыр пыскый. Прокурор, машинасын юл кырыенда калдырып, зират тавына җәяү күтәрелде. Шофернын зонт турында искәртүен игътибарга алмады, чөнки бу Ларисаның рухын кимсетер кебек тоелды. Хәтта эшләпәсен дә машинада калдыруны кулай күрде— кабер янына килеп, баш киемен салып, янәдән киеп куюны да ятышсыз, мәгънәсез кыланыш дип санады.
Озакка сузылган көзге янгырлар тауны юып. шомартып бетергән, авыр сары балчык утырган, күтәрелү шактый мәшәкатьле булды Кабернең баш ягына куелган фанер тактада фломастер белән «1940—1978. дип язылган саннардан кала барысын да янгыр юып төшергән Ә бу саннар исә хатынына язмыш тарафыннан бирелгән гомер озынлыгын искәртә. Шунда ук ун якка кыйшайган тактада череп бара торган кара тасмалы ике калай венок эленеп тора, аларны, мөгаен, прокуратура һәм Ларисаның музейдагы коллегалары китергән булгандыр. «Шунын кадәрле аяныч, төссез. Кеше исән чакта анын кадерен белмибез, үлгәч тә...Мондый зиратлар—адәмнәр рухыннан көлү, аларны мыскыл итү!»—Башына килгән бу уйдан прокурор сагышланып калды һәм кинәт Эркин Чураевнын гробка заказ биргәндә ары-бире чабып эзләнүен, теләнүен күз алдына китергәндәй булды, барып чыкма!ач. гробны ниндидер иске сарай яки койма тактасыннан җыйнаштырмаган булсалар ярый әле... Ларисаны сонгы юлга озату картинасы аермачык булып күзаллануга, бите буйлап ихтыярсыз яшь тамчылары тәгәрәде Болар—хатынынын башка юк икәнлеген хәбәр иткән теге хәерсез иртәдән соң тамган беренче күз яшьләре иде
Моның кадәрле фәкыйрьлек, шапшаклык, ташландык уртасында ниндидер сүзләр әйтү урынсыз тоелды, шулай итеп ул кабер янында тын гына басып торганнан сон. хатыны белән сүзсез генә саубуллашып, чыгар юлга атлады.Уйларына уралган прокурор янгырны да. үзенең нык юешләнүен дә сизәрлек хәлдә түгел иде
Зират капкасына житәрәк, кинәт кенә аягы таяп китте дә. кулларын ипсез җәеп. юеш балчыкка килеп төште. Аягына күтәрелүе булды—гагын егылды. Икенчесендә тора алмады, йөрәге теге чактагы кебек буга гына менде һәм ул, үзе дә сизмәстән, һәлакәткә дучар ителүе белән килешкәндәй, җиңеләеп калды, анын башыннан «Менә, бар да бетте' Сине саклый, яклый алмавым өчен мине кичерә күр, сөеклем Жаныңны кыючыны җәзага тартырга өлгермәдем Калай веноклар. исемсез фанер такта өчен дә гафу ит ..Жирдә үткәргән сонгы сәгатьләреңдә янында була алмавым, кабереңә бер уч туфрак сала алмавым өчен, зинһар, кичерә күр •—дигән уйлар яшен тизлегендә үтеп китте
Бер генә мизгелгә күз алдыннан бу калкулыкта төпләнгән зәһәр җилле төннәрне, баш очында тынычлыкны бозып чынлашкан кү|әргән калай венокларны үткәрде һәм кәйсезлеге ннән үртәлеп елап җибәрде Аннан соңгысы төштә күргәндәй буллы у 1, бар булган көченә «юк!» дип кычкырып капкага таба шуыша башлады Я змышыннан бер аи. бары тик бер ай гомер сорап ялварды, җирдә кадерле хатынының исемсез кабере калуын теләмәде Мөгаен, менә шушы исән калу теләге коткарып калгандыр да аны
Вак иләктән коелган кебек бертуктаусыз янгыр пыскый, караңгылык куерган нан-куера бара, аулак зират кырыендагы машиналар, олаулар ермачлаган пычрак юл буйлап кеше үрмәли—ана һичшиксез исән калу кирәк иде.
Жылы машина эчендә йокымсыраган шофер, кемдер төрткәндәй, кинет уянып китте—тау башындагы каберлек карангыга чумган, тирә-юньдә ник бер ут шәүләсе күренсен, шомлы тынлыкта бары янгыр шыбырдавы гына ишетелә. Ул шунда ук прокурор белән нидер булганына төшенде. Күнегелгән гадәте буенча куртка кесәсендәге авыр пистолетын барлады да зират ягына йөгерде. Чыгу юлында җирдә яткан прокурорны шәйләп, тиз генә пульсын капшады, озак уйлап тормастан күтәреп алды да машинасына таба китте.
Кабаттан реанимация палатасы, аннары өлкә хастаханәсенен кардиология бүлеге, анда аны үпкә ялкынсынуыннан да дәваладылар—шулай итеп, тагын яшәү белән үлем арасындагы ике ай үтте Берәр айдан янына хәл белергә килүчеләрне кертә башлагач, ул ОБХССнын шәһәр бүлеге башлыгын күрергә теләвен әйтте. Егерме еллап бу урынны биләгән Гобсек кушаматлы хәлсез генә күренгән кешенен чиксез мөмкинлекләргә ия булганын яхшы белсә дә. үзенен эш дәверендә прокурорның анарга бер генә үтенеч белән дә мөрәҗәгать иткәне булмады. Шүрләп калган бүлек башлыгы шул көнне үк килеп җитте. Бәлки берәр анонимка килгәндер, дип шикләнгән башлык авырунын беренче сүзләреннән үк җинел сулыш алды: прокурорның үтенече вак-төяк булып тоелды, шулай да ул һичкайчан сатылмас Азлархановка хезмәт күрсәтү мөмкинлеге чыгуга бик шат иде.
Икенче көнне палатага карап торышка ук абыйлы-энеле икәне кычкырып торган ике яшь кеше килеп керде, болар шәһәрдә танылган мастерлар—Григоряннар иде. Алар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тоттылар, авыруга тирән ихтирамнарын белдерделәр, прокурорнын хәлен сизеп, аны бүлдермичә тыңладылар.
—Сезгә, мөгаен, ни өчен чакыруымны аңлатканнардыр?
Ир туганнар сүзсез генә башларын селкеделәр.
—Минем бернинди планым, тәкъдимем дә юк.Сезнен зәвыгыгызга, осталыгыгыз, талантыгызга ышанам. Ир-ат буларак сезгә бер нәрсәне генә әйтәм: мин аны бик яраттым...—Һәм ул аларга хатынының фотографиясен сузды.
—Без дә, ул да бер-беребезне яхшы белә идек, без бит скульпторлар, менә бит ничек килеп чыкты...—Бераз тын торгач, өлкәнрәге дәвам итте:—Без иртән барып килдек инде. Зират ташландык хәлдә булса да. кабер урыны без энем белән күз алдына китергән таш өчен отышлы сайланган...Сез борчылмагыз, безгә таяныгыз, менә дигән итеп ясарбыз, фотографияне сезнен рөхсәт белән алабыз...—Туганнар торып бастылар.
—Бер генә минут.—прокурор аларга сабыр итәргә ишарәләде —Хезмәтегез күпме торачак?
Туганнар бәяне әйттеләр, аз түгел, тик чынлыкта бу эш күпкә кыйммәтрәк тора иде. Прокурор хәлсез генә елмайды да алдан ук әзерләп куйган конвертны сузды.
—Менә рәхим итегез, исәп-хисапны башта ук ясап куйыйк...минем хәлемне күрәсез, бүген исән...Монда сез әйткәннән өч мәртәбә артык...
Тегеләре шунда ук ябыштырып куелган конвертны ачмакчы булдылар, тик ул аларны тагын туктатты:
— Кирәкми. Без бала-чага түгел, һәр хезмәт, бигрәк тә андый эш. тиешенчә бәяләнергә тиеш. Ә минем үтенечем буенча сезне эзләп тапкан кешегә икенче, үзегез теләгән сумманы әйтә аласыз, мин каршы түгел...
Ир туганнар аны аңлап елмаештылар да шыпырт кына палатадан чыктылар.
Прокурор күзләрен йомды. Шулай да өлгерде...Әйбәт булды, өлгерде...
3
Прокурор Лахути урамындагы йортта август ахырында. Ларисаның үлеме турындагы иртән килеп ирешкән хәбәрдән соң биш ай узгач кына кабат күренде Гыйнвар аснын уртасы үтеп бара, күкне томалап коелган вак кар бөртекләре урам юлларына ята да, аяк астында изрәп, бик тиз арада пычрак боламыкка әйләнә. Әмма бакчага тел-теш тидерерлек түгел, ул элеккечә матур. Зәнгәр чыршыга күзе төште, анын беренче мәртәбә Яна елда бизәлми калуына үзәге өзгәләнде
Прокурор кышка капланмый калган йөзем куакларын күзеннән кичерде анда-санда көздән җыелмый калган тәлгәшләр күренә, бигрәк тә «Тайфи- дигән сорт чыдам, нык булып чыкты, анын кызыл чуклары урыны-урыны белән кибеп, төсләрен җуйсалар да. югалган хуҗаларын көтәргә булганнар Әлегә көчсез, зәгыйфь тәбәнәк агачлар беренче мәртәбә кышка әзерлексез керде, һәм хуҗалары, әгәр бакча исән чыга икән—бу бары тик язмыш бүләге, очраклылык кына булачак, дип уйлаганда, үзен дә ку з унында тотты Чирәмлекне әрсез чүп үләннәре басып алган, ә җанлы койма булып тезелгән куаклар кыркып тигезләнмәгән. Эшләү, булдыру өчен күпме хезмәт, көч сарыф ителә, ә булганны юкка чыгару өчен бик аз вакыт та җитә
Ул сары яфраклар каплаган сукмактан бакча түренәрәк үтте, күнелендә бәхетле чакларындагы вакыйгаларнын берәр мизгелен генә янартырга тырышса да—барып чыкмады «Тайфи»нын эре бер тәлгәшен өзеп алды да хәзер үзенә ят булып тоелган өенә керде
Ике атнадан прокурор Кырымга очты Рәттән китереп бәргән ике инфаркттан сон. ул санаторийда ныклап дәвалануга һәм тәҗрибәле табиблар күзәтүенә мохтаҗ иде.
Кырым ана файдага булды, монда күнелс күтәрелеп китте һәм инде ул үзен һәлакәткә дучар ителгән итеп сизмәде Февраль урталарында Ялтага килде, монда кышнын эзе дә юк—чәчәк бөреләре тулышып килә, тирә-юньдә, күңелне иләсләндереп. яз исе. дингез исе анкый Таулардан, «Массандра» виноградлыкларыннан йөгерек җил шәһәргә йокыдан уянып тормышка омтылган туфрак исе ташый Прокурорның кәефе күтәрелүгә, мөгаен, тирә-ягын әйләндереп алган әнә шул табигатьнең яшәешкә, үсешкә, чәчәк атуга җан тырмашуы да тәэсир итми калмагандыр Ул ялгызы озаклап яр буйларын сәйран кылды, причалларга килеп сыенган корабльләрнең исемнәре белән кызыксынды, тик алар бар да күптәй түгел генә төзелгәннәр, суга төшерүләренә биш-алты еллап кынадыр, ә анын кайчандыр яшьлегендә үзе хезмәт иткән корабльгә охшаш берәр кораб-ветеранны күрәсе килә иде Гаҗәп Тын океанда дүрт ел гомерен калдырып кайтса да. ни дингез. ни кораблар анарда җирсү уята алмадылар, шул чаклардан хәтерендә бер генә нәрсә уелып калган—флотта ул үз-үзенә. һичшиксез, юрист булырга һәм гомерен гадел хөкемгә багышларга дип сүз бирде Кайчандыр, моннан күп еллар элек, эсминец палубасында томанга уралган ярларны шәйләргә тырышып, алдагы томышынын ничек, нинди юлдан китәрен уйлап, дулкынланып басып торганы исендә Менә хәзер, чирек гасырдан сон. кояш җылыткан яр буенда горизонтка китеп югалган дингез киңлегенә төбәлеп торганда, аны шул ук сорау бимазалады
Карсыз кыска кыштан сон. янәдән кафелар җанланды, яр буйларына пластик өстәлләр чыгарып тезделәр «Восток» дигәне прокурорның күңеленә аеруча хуш килде, һәм.төш узуга, ул шунда килә торган булды Бу сәгатьләрдә кафеда кеше аз була, озак тоткарланмый анарга гадәттәгечә бер шешә минераль су белән авыр үпкә ялкынсынуыннан сон табиблар язган бер стакан кызыл кырым «Алушта»сын китереп тә җиткерәләр Ул. тирә-юнендәгеләрне шаккатырып, ашыкмый гына бер стакан виносын
минераль су белән катнаштырып уртлый-уртлый, жылы кояшта изрәп утыра. Сирәк-мирәк кенә күршесе белән сүз алышкалый, әмма ялгыз булуны артыграк күрә иде. Төп причалга каршы урнашкан кафеның ачык верандасында озаклап уйланып утырган прокурорда картлык чалымнары чагылып китә, электән күреп белгән танышлары да сонгы ярты елда анын кинәт кенә өлкәнәеп китүен күреп,мөгаен, аптырашта калырлар иде.
Тик аның диңгез киңлекләренә китеп адашкан күз карашында һич кенә дә Босфорга юнәлгән корабль силуэтлары чагылмый. Бәлки ул теге зират калкулыгында «йөридер», йә хатыны истәлегенә һәйкәл коючы Григоряннарны исенә аладыр. Юк, ул район суды турында да, «шаһит» Әнвәр Бикхужаев турында да онытмады, тик көрәшер өчен сәламәтлеге ныгып җитмәгәнгә, тырышып-тырмашып ул уйларны башыннан куалап маташты. Ике инфаркттан соң көч-хәл белән аякланган прокурор өченчесе китереп бәрүдән курыкмады, аңарга нәкъ менә шул өченчесенә кадәрге араны мөмкин кадәр озайту максатында йөрәген ныгыту мөһим. Бикхуҗаевлар кланы белән алышу өчен күпме вакыт китәчәк, шунын кадәрле генә булса да яшәргә кирәк иде аңарга. Теге вакытта, көзге яңгыр астында, зират калкулыгында язмыш ана карата мәрхәмәтле булды, һәм ул аның тагын бер мәртәбә мөмкинлек бирәсенә ышана, Аллаһы Тәгаләгә шуннан башка гозере, үтенече юк .
Март аенда, инде дәвалау курслары бетәргә ун көннәр калып барганда, прокурор һич уйламаганда капитан Чураевтан хат алды. Нәрсә дип әйтергә, күңелсез һәм шомлы хат иде ул. Капитан хатында көтмәгәндә полковник Иргашевның дәрәҗәсен күтәрүләре, аның өлкә милициясен җитәкләве һәм хәзер Чураевның турыдан-туры башлыгы булуы турында хәбәр иткән. Шул ук вакытта үтерү эшен тикшергән район прокуроры Исмәгыйлевне дә күтәргәннәр, анысы да шәһәр прокуратурасында шактый зур урынны биләгән икән. Капитан хәбәрләрен шәрехләмәсә дә, прокурор Бикхуҗаевлар кланының ярты ел элек биргән вәгъдәләрен бик мулдан үтәүләренә төшенде. Бары тик судья гына үз урынында калган, тоташ егерме ел биләгән бу урыны өчен ул болай да язмышына рәхмәтле, өлкәнәеп барган бу адәмне хезмәт карьерасы, билгеле, хәзер кызыксындырмый иде инде. Тик ул да буш калмагандыр, мөгаен, судьяның балалары, оныклары файдасына башка гамәлләр каралгандыр.
Әмма прокурорны икенче бер хәбәр чыгырыннан чыгарды, күрәсең, хат та шуның аркасында юллангандыр. Капитан менә ниләр яза: яна җитәкчесе аны милициядән кысрыклап чыгару белән генә чикләнмичә, малда буенча куачагын белдергән : тәҗрибәле Иргашев өчен моны эшләү—ике тиен бер акча, янәсе. Капитан прокурордан үзен башка өлкәгә яки Ташкентка күчерүдә ярдәм итүен сораган. Прокурор төшенде: полковник Иргашев капитан Чураевның судка билгеле булганнан күбрәкне белүен чамалап, тиз генә аңардан котылырга ашыккан. Инде капитан Чураев ачыктан-ачык ярдәм сораган икән, димәк, хәл, чыннан да, җитди төс алган. Ул шул ук көнне Ташкент белән сөйләшергә заказ бирде, һәм бер атнадан капитанны башкалага күчерү мәсьәләсе хәл ителде.
Капитан Чураевның ачынып язган хатын алу прокурорны уятып җибәргәндәй булды: ныгып җитмәгән йөрәге тагын бер сынауны күтәрә алырмы йә шартлап ярылырмы—анысын уйлап тормады, хәрәкәт итәргә вакыт җиткәнен аңлады...
Ялтадан үзенең Лахутидагы йортына әйләнеп кайтканда, март ахырлары иде. Юл буе ташландык хәлдә калдырылган йорты, бакчасы турында уйланды, агачлар кышны уздыра алдылармы икән дип борчылды, киткәндә нәрсәдер эшләргә ни сәламәтлеге, ни көче, ни теләге булмады шул. Урам
капкасын ачып керүгә, гаҗәпләнүеннән катып калды. бакча кышны исән-сау чыккан! Ларисасы берәмтекләп дигәндәй җыйган тәбәнәк куаклар яшелгә төренгән; ишегалдының ерак почмагындагы карт платан ышыгында, аны көткәндәй, ялгыз лалә кояшка үрелгән; фарсы сирененен сонгы таҗлары күзләрен йомарга әзерләнгән. Күптәннән ботаклары киселмәгән куаклар да исән-имин кышлаганнар, язгы яңгырлар белән туенып, виноградлыкны да уздырып буй җибәргәнннәр—тере койма булып басканнар, күләгәләре инде сукмакларга сузылган. Яшеллеккә күмелгән бакчасын күреп, прокурор җинел сулыш алды.
4
Ярты еллап югалып торганнан сон. Әмирхан Даутович, беркемне кисәтеп тормастан, прокуратурага килеп керде. Хәер, анын санаторийдан кайтканын күпләр ишеткән иде инде. Прокурорны бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: анын мөһерләнеп куелырга тиешле эш кабинетында аны вакытлыча алыштырган адәм утыра иде. Урынбасарның элеккеге кабинеты да шунда ук—кабул итү бүлмәсе аша гына, монда кереп урнашыр бернинди сәбәп юк. югыйсә.
Әмирхан Даутович кабинетын ун еллап рәткә китерде, кайчакларда аннан тәүлекләр буе чыкмады, хәтта кунып калган чаклары да булды Шул еллар эчендә шәхси әйберләре дә шактый тупланды, һәм менә хәзер таныш булмаган кемсәләрнен анын китапларын актаруы, душта сөлгеләрен файдалануы прокурорның күнелен кайтарды Билгеле, ул берәүгә дә телдән ризасызлыгын белдермәде, әмма канәгать булмавы йөзенә чыккан иде. Эш сәгатьләре тәмамланганчы монда калырга теләгән урынбасарына ризалыгын бирмәде Аптырашта калган урынбасары үз бүлмәсенә чыгу га. ул тәрәтләрне киереп ачты да җыештыручы хатынны чакырып алды Шактый сөйләшеп утыргач, аңардан бүлмәсен яхшылап җыештырып чыгаруын һәм җилләтүен үтенде, берочтан бар савыт-сабаны алмаштыруын сорады Теге бәхетсез көндә ашыгу сәбәпле мөһерләргә өлгермәгән сейфын яхшылап күздән үткәргәч, үз вазифаларына керешәсен хәбәр итү өчен, өлкә комитетына юнәлде һәм ул көнне прокуратурада башка күренмәде
Өлкә комитетына бару юлында уе сейф тирәсендә бөтерелде-сейфга анын һәрбер район өчен аерым тупланган амбар кенәгәләре бар иде Аларнын урынында булуларына ул икеләнмәде, әмма үзе булмаган айларда чәйнеге, пиаласы. стаканы, сөлгеләренә сузылган кулларның анда да җитешүеннән шикләнде. Прокурор шәһәрдә үзенең сейф шифрыннан җитдирәкләрне ачып бирердәй өч кешенең барлыгын тәгаен белә, әгәр инде урындагыларга мөрәҗәгать итәргә теләмәсәләр. андый эшкә осталар өлкәдә берничә җирдә урнашкан төзәтү-хезмәт лагеренда аз түгел—полковник Иргашевнын теләсә кайсын кигертергә бер ымы җитә
Өлкә комитетында да. прокуратурада да хатынының вакытсыз вафат булуы уңаеннан кайгысын уртаклашучыларнын байтагын прокурор теге август ахырында булган хәлләрдән сон беренче тапкыр күрә иде Кайгысын ихластан уртаклаштылар. Лариса Павловнаны хөрмәт итәләр иде. яраткан кешесен югалтканнан сон. прокурорның хастаханәдән хастаханәгә күчерелүен, инфаркт арты ифаркт кичерүен беләләр һәм хәленә керделәр Хәтта прокурорның тышкы кыяфәте үк нинди зур фаҗига кичерүен сиздереп тора чәчләре чаларган, берничә елга картайган, авыртулардан чүгеп калган шикелле Бу көннәрдә кем белән генә аралашмасын, берсе дә ни суд. ни Ларисаның үлеменә китергән сәбәпләр турында авыз ачып сүз әйтмәде. күрәсен. тиз арала үткәрелгән судтан барысы да канәгать калган җинаятьче тотылган, гаебен таныган һәм тиешле җәзасын алган—тагын ни кирәк, янәсе
Шул көннәрдә эшлекле кинәшмәләрнен берсендә Әмирхан Даутович полковник Иргашев һәм җинаять кылынган районный элекке прокуроры, хәзергесе вакытта шәһәр прокуратурасында эшләүче Исмәгыйлев белән очрашты Алар икесе дә анын янына килеп хәлен белештеләр һәм үзләренең бурычларын үтәүләрен, тик фаҗиганең алар җирендә килеп чыгуына кайгыруларын белдерделәр. Прокурор тыенкы гына рәхмәт әйтте, әмма ни суд, ни тикшерү нәтиҗәсе турында сорашып тормаска булды. Тикшерү эше анын өстәлендә ята һәм ул хөкемгә тартылучының якында танакайчаңдыр полковник Иргашев эшләп киткән күрше өлкәнен төзәтү-хезмәт колониясендә икәнен белә.
Прокурор хатынының үлеме буенча җыелган документларны инде ничәнче тапкыр кулына алды. Билгеле, тота-каба ябышырлык сәбәп юк кебек, беренче карашка бар да тәртиптә, тик артыгын төпченгән кешене тикшерү эшенен һәм судның шома, җиңел, ин гаҗәпләндергәне—бик тиз арада башкарылуы барыбер сагаерга мәжбүр итә, ни генә дисән дә—сүз кеше үтерү турында бара бит. Прокурор шуны бик яхшы аңлады: әгәр ул төнне аның белән бәхетсезлек килеп чыкмаган булса, үтерүдә шик төшкән егет гаебен таныса да, иртән җентекле тикшерү үткәрелми калмас иде, аннары «кайнар» эздән һәр икесеннән дә үтерештән сонгы вакытларын минутлап язып бирүләрен сорарлар иде, һәм менә шул чакта кече Бикхужаев үзенә тәкъдим ителгән шаһитлык ролендә, ай-һай, озакка кала алган булыр иде микән? Гаепләнүченең әнисе биргән күрсәтмәләр дә бик ярап куйган булыр иде, ул бит капитан Чураевка улының кичкә кырын Бикхужаевларга барып, дустына янавы дөреслеккә туры килмәве, киресенчә, карангы капкач, Әнвәр Бикхужаевнын күз явын алырлык «Ява»сында улын махсус кунакка алырга килүе турында сөйләп биргән. Әйе, прокуратура капитан Чураевны эштән читләштермәгән һәм тикшерүне полковник Иргашев үзе алып бармаган булса, суд ничек килеп чыккан булыр иде—билгесез. Хәтта капитан Чураев «Полароид» белән төшерелгән сурәтне тапшырган кешене һәм ишегалдында булган хәлләрне үз коймасы аша күреп торган Сөннәт аганы шаһит буларак судка китертә алмаган очракта да, Әнвәр Бикхужаев судан коры чыга алган булыр иде микән?
Әгәр ул төндә аны инфаркт екмаса, зур йогынтылы кланга ярарга тырышкан акыллы башларга каршы төшеп, гаепләнүченең күрсәтмәсе генә җитмәгәнлеген, суд анын гаепле булуын расларга тиешлеген таләп иткән булыр иде. Тик болар барысы да—әгәр, әгәр дә... генә инде шул... Бикхуҗаевлар кланын да исәптән чыгарып булмый, инфаркттан терелеп аякка баскач, өлкә прокуроры эшне кабаттан кузгата калса дип, көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыккан шушы вакыт аралыгын үз кирәкләренә файдаланмаган дип кем әйтә ала? Бу очракта төп авырлык шунда ул нәрсәгә генә тотынмасын, һәрбер адымы каршы як өчен аны ялгышлыкта, берьяклылыкта, шәхси үч алуда, эш урынын явызларча файдалануда гаепләү мөмкинлеге бирәчәк, моның ахыры исә нәкъ капитан Чураевныкы кебек тәмамланачак—аны эшенә якын да китермәячәкләр.
Бердәнбер юлы калды һәм ул шулай эшләде дә: республика прокурорына, артык ваклыкларына тукталмыйча, хатынын үтерү эшен кабат торгызуларын үтенеп, шәхси хат юллады. Атна үтеп китте, икенчесе, өченчесе түгәрәкләнде, әмма республика прокуратурасыннан ни язмача җавап күренмәде, ни телефон шылтыратуы ишетелмәде. Аның каравы ниндидер агымдагы эшләр белән партия өлкә комитетына кергәч, администрация бүлегендә көтелмәгән сөйләшү булды. Ул инде эшен тәмамлап, чыгып бара иде, бүлек мөдире сизелерлек каушый төшеп, анын тагын берничә минутка тоткарлануын үтенде. Ул ерактан башлады:
Әмирхан Даутович. сезне монда ничек хөрмәт итүләрен, бәяләүләрен үзегез дә сизәсездер. Республика буенча сүз йөрткәндә, безнен өлкәдә хокук тәртибе бер баскычка югары тора. Бу. билгеле, турыдан-туры сезнен хезмәтегез нәтижәсс Без моны бик яхшы анлыйбыз. Коллегаларыгыз арасында зур абруйга ия булуыгызны да беләбез. Шуна күрә Лариса Панловнанын фаҗигале үлеменнән сон какшап киткән сәламәтлегегез өчен без барыбыз да бик борчылдык. Җәмәгатьчелектә бу кайгылы хәбәрнен нинди көчле янгыраш алуын күз алдыгызга да китерә алмыйсыз.—минем кабинетымдагы телефон бер генә минутка да тынып тормады. Бар да үтерүчене тиз арада табуны һәм жәзага тартуны таләп иттеләр, безнен якларда хатыныгызны бик күпләр белә, анын уңышлары белән горурланалар иде бит Шунлыктан, без кулыбыздан килгәннен барысын да эшләдек диясем килә һәм халыкны тынычландырдык дип уйлыйм, югыйсә, шундый шау-шулы эштә хокук саклау органнарының акрын кыймылдавын, сузуын берсе дә анда мае. кичермәс иде Шәһәрдә нинди генә имеш-мимешләр йөрмәде, мин кешеләргә дистәләгән тапкыр сезнен исән-сау икәнегезне, менә-менә эшкә чыгарыгызны аңлатырга мәжбүр булдым. Безгә сез булмаган арада менә шундый киеренкелектә эшләргә туры килде,—Аннары, ничек башларга белми бераз туктап торганнан сон. әңгәмәне үзенә кирәкле юнәлешкә борды —Менә хәзер сәламәтләнеп, кабаттан безнен сафларга әйләнеп кайтуыгызга куанып, жаныгыз аз гына булса да тынычлык тапты дип йөргәндә, сез янәдән хатыныгызны үтерү эшенә кире кайтырга уйлыйсыз икән. Билгеле, мине дөрес анласагыз иде. сүз дә юк. моны таләп итәргә хакыгыз бар. тик бу сезнең сәламәтлегегезгә, эшегезгә тискәре йогынты ясамасмы сон? Янәдән калкып чыгачак жәмәгатьчелск фикере турында әйтеп торасы да юк. кабат кирәкмәгән гайбәтләр, сүзләр китәчәк Сез нәрсәгә ирешерсез—анысы әле билгесез, әмма тавыш-гаугасы, дөресен әйтим, чамасыз күп булачак. Эшне кабат күтәрүне сораган үтенечегезне дөрес аңламаслар һәм якламаслар дип уйлыйм. Тик бу минем шәхсән үз фикерем генә һәм.зинһар, бу иптәшләрчә сөйләшүне үзегезнең шәхси тормышыгызга, аннан да бигрәк прокурор эшчәнлегенә тыгылу дип саный күрмәгез.
Прокурор бүлдермичә, сүзсез генә тынлап торды,—ул шунда ук бүлек мөдиренең кемдер тарафыннан йөкләнгән бу жаваплылыкны бик авырыксынып башкаруын сизеп, аңлап алды. Бәлки ул чынлап та ихластан сөйләгәндер, анын фикер йөртүендә дә логика бар. тик ана прокурорның бу эш буенча белгәннәрснен мыскалы да таныш түгел иде Бәлки әле ул үзенчә, шаһит буларак катнашкан Әнвәр Бикхужаев та күпмедер күләмдә җәзага тартылырга тиештер, диебрәк тә фикер йөрткәндер I ик һәр нәрсәне бизмәнгә салып үлчәргә гадәтләнгән кеше буларак, монын өчен генә яңадан җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы куптару, суд барышы һәм нәтиҗәсендә ниндидер хаталар булуын тануны кирәк дип санамады Прокурор бу сөйләшүнең үзен сынау максатында үткәрелүен, кисәтү икәнен аңлады Тагын шунысын да чамалады: анын хаты өлкәдән ары китмәгән һәм юкка гына ул республика прокурорыннан хәбәр көткән булып чыга Бүлек мөдиреннән хат турында да. бу сөйләшүнең башында кем гору ы турында сорашып тормады Сәламәтлеген кайгыртуы. Лариса Павловнаны искә алуы өчен рәхмәт әйтеп, җавап кайтаруны кирәксенеп тормыйча саубуллашты Мөдир дә төшеп калганнардан түгел, тикмәгә генә анарга бу четерекле сөйләшүне үткәрү ышанып тапшырылмагандыр, ул да прокурорнын уеннан кире кайтмаслыгына төшенде
Өлкә комитетында булганнан соң. прокурор башкалага кабат хат ялкын мәгънәсе г икәнен аңлады, берәр айдан анда бик зур киңәшмә буласы, менә шунда ул. уңай вакытны чамалап, республика прокурорыннан үзен кабул итүен үтенер Бу очрашуга ул җентекләп хәзерләнергә тиеш, кем белә балки
капитан Чураев белән бергә бару жаен табарлар.
Ин элек эшне Сөен Бикхуҗаевнын өлкәдә зур урыннар биләгән якын туганнарын барлаудан башлады. Ирләренен фамилияләрен алган ике кыз туганын ул үзе ачыклады, әмма өлкә комитетындагы белгечләр исемлегендә ике иртуганы гына бар. шуна ышанычлы дип санаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде, һәм бик тиз арада депутатның башка фамилияләр алган дүрт ир туганы да табылды. Шәрыкнын нечкәлекләрен белеп бетермәүчеләр гаҗәпкә калырга мөмкин, ничек инде., әмма биредә бертуган абый-эне. апа-сенелләр төрле фамилия йөртергә мөмкин,—әйтик, әтисенекен йә бабасыныкын ала. Еш кына шундый хәлгә тарасын, берәр түрәгә кайсы да булса бюрократтан йә ришвәтчедән зарланып торасын, ә ул исә анын кыз яки ир туганы булып чыга. Колхоз рәисенен ир һәм кыз туганнарыннан кала өч улы бар. ягъни «шаһит»нын бертуган абыйлары, һәм алар да өлкәдә, районда югары урыннар билиләр. Прокурор төзегән исемлек шактый озын булып чыкты—әлеге клан читтән ярдәмгә өметләнми дә теләсә нинди каршылыкны җинә, теләсә кемне урынына утырта алырлык иде. Әле алардан башка тагын күпме якын һәм ерак туганнары, кланга бәйле булган тугрылыклы кешеләре...
Күңеленә республика прокуроры кабул итми калмас дигән ышанычны беркетеп, тынычланып калды һәм кабаланмый гына очрашуга әзерләнә башлады һәм шушы нияте күңелен күтәреп җибәрде.
Табигатьтә яз үзенен хакимлеген урнаштырган мәл Прокурор озаклап бакчасында кайнашты. Ялларнын берсендә бакчачы чакыртып, куакларны кыркыдылар Ишегалды зураеп, иркенәеп китте. Эштән кайткач, бакчаның, ишегалдының һәрбер почмагын җыештырды, чүпләрне түкте Ташландык хәлгә җиткән ихата атна эчендә элеккеге хәленә кайтты. Әмма бакчада, ятимләнеп калган өйдә эш-мәшәкать шунын кадәрле күп. шимбә-якшәмбеләр. озын язгы кичләр сизелми дә үтеп киттеләр. Кышкы суыкларны кичерә алмаган виноград сабакларын кисеп, яшь үсентеләр өчен терәүләр куйганда, үзе теләмәсә дә. уе Ташкент, гаделлеккә ирешү мөмкинлеге бирәчәк очрашуга әйләнеп кайтты.
Бикхуҗаевлар үзенә карата ничегрәк тотасын чамалап, ул планының, шахмат уенындагы кебек, берничә вариантын уйлады. Алар анын абруен, дәрәҗәсен төшерү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәкләр— монысын ачык белә, чөнки бу ысул тормышта бик күп мәртәбәләр расланган юл инде. Ул үзен-үзе белгәннән бирле намусы кушканча яшәргә тырышты, шуна күрә кайсы яклап караса да. үзендә «таплар» таба алмады. Бу җәһәттән клан һәм ана кинәш бирүчеләргә шактый кыенга туры киләчәк.
Кинәт башына китереп органдай булды: «Хөкем ителүче, ярый әле. клан һәм полковник Иргашев кул астында түгел, еракта утыра». Әгәр дә тоткын белән берәр хәл була калса, мәсәлән, бәхетсезлек очрагы—прокурорның планы барып чыкмаячак, ул чакта анын эш-гаматләре шәхси үч алуга кайтып калачак. Һәм ул кәгазенә, кирәк була калса дип. очрашуда прокурордан тикшерү тәмамланганчы сакчыларның күзәтүен көчәйтүне үтенергә кирәклекне билгеләп куйды. Вакыйгалар астында калган намусы уянып, егет үз куллары белән муенына элмәк салырга мөмкин—Бикхуҗаевлардан монысын да көтәргә була.
5
Өлкә комитетының администрация бүлегендә булган сөйләшүдән сон ике атналап узды микән, иртән иртүк прокурор кабинетында телефон шылтырады. Чыбыкнын теге очында өлкә комитетының беренче секретаре иде. Эшкә чыкканнан соң. ул «беренче» белән берничә тапкыр очрашты.
җаяүл» сәйран_____________________________________
ә берсендә алар дүрт сәгатьләп утырдылар, авырып яткан вакытында хат ителәсе әһәмиятле эшләр бик күп җыйналган иде.
Алдагы көндә генә күрешкән булганга, шылтырату прокурорны гаҗәпләндерде. Шулай ук беренче секретарьның коры тыенкы тавыш белән көннен беренче яртысында өлкә комитетына кереп чыгуын соравы да аптырашта калдырды. Сөйләшү ни-нәрсә турында барачак, ниндирәк кәгазьләр кирәк булачак—бу турыда ләм-мим. бер сүз әйтмәде. Вакыты да шаккатырды: гадәттәге «хәзер үк» яисә «шул сәгатьтә» түгел, ә «көннен беренче яртысында» Прокурорга әнгәмәгә әзерләнү өчен мөмкинлек бирүеме, әллә киресенчә.күнелен тынычсызлап, борчылырга мәжбүр итүеме?
Озак еллар өлкә прокуроры булып эшләү аны күп нәрсәгә өйрәтте, бигрәк тә түземлелеккә, салкын канчылыкка; югыйсә, нервлары какшаулар сәбәпле монда артык тоткарлана алмас иде. һәм ул секретарьның үзе белән ягымлы яисә коры сөйләштеме икәнен тикшереп тормады, чөнки ул да эш кешесе, көн тудымы—көтелмәгән хәл. мажара, һәрвакыт елмаеп кына торып булмый. Тик күнеле белән сизде: сөйләшү шәхсән ана кагылышлы иде
Прокурор кабул итү бүлмәсенә төш житәрәк килеп керде Сәркатип кызга аның киләсе турында алдан искәртеп куйганнар иде. күрәсен Ул башы белән шәп күннән тышланган ишеккә ымлады: «Көтә, ипле ике тапкыр сорады*
Прокурор кабинетка керүгә, өлкә комитеты секретаре урыныннан күтәрелеп, каршына атлады, кәефе күтәренке вакытларда ул үзен гел шулай тота иле Шәрыкта элек-электән килгән гадәт бар—сорауны шунда ук. маңгайга терәп бирмиләр, башта сүз жаенла дигәндәй саулык-саламәтлек. гаилә хәлләрен сорашлыралар. аннары инде эшкә күчәләр Әле кичә генә очрашкан булсалар да. секретарь прокурорның хален сорашты, ярдәм кирәкмиме икәнен белеште Аннан сон сәркатипне чакырып, чәй кертүен үтенде Тегесе исә кабинет хужасынын үтенечен көтеп кенә торган диярсең, күз ачып йомганчы чәйнек һәм касәләр күтәреп кереп тә житге. Прокурор сүзнен озынга китәсен чамалады
Секретарь өлгер сәркатипкә рәхмәт әйтеп, касәләргә чәй агызды, әмма утырып тормады, кулына касәсен алып тәрәзә янына килде Кабинет тәрәзәләре ишегалдына—бик матур бакчага караган. Әле өлкә комитетында төш вакыты, хезмәткәрләр җәйге ашханә һәм чәйханәдә утыралар Кайчандыр урыс генерал-наместнигы өчен төзелгән борынгы йортнын өченче кат тәрәзәсеннән пешекчеләрнең нәрсәләр белән сыйлаулары ачык күренә. Хәер, пылау, кыздырылган кәбап. кайнар бөккән. Туладан килгән делегация бүләк иткән өч чиләк сыешлы самовардан чыккан ангрен күмере исләре ачык тәрәзәдән кабинетка да агылып керәләр Берничә тапкыр бакчада бергәләп төшке ашта булсалар да. бүген бу үзенчәлекле исләр аларнын игътибарын җәлеп итә алмады
Беренче кемнедер күзәткән кебекме, әллә сөйләшүне башларга кыенсыныпмы, сүзсез генә тәрәзә каршында басып торды, прокурорнын моңарчы аны андый икеләнеп калган хәлдә күргәне булмады Бераздан ул үзенен алагаем зур өстәле янына килде, аерылып, күренеп торган кәгазь битен алды да чәйнек торган өстәл артына утырды Кунакка да урын күрсәтте һәм кулындагы хатын сузды. Аны чакыртып алуга, мөгаен, шушы хат сәбәпче булгандыр—һәрхәлдә, прокурор шулай андады.
Кулына алуга, фирма бланкысындагы гарәп, инглиз, рус телләрендә зур хәрефләр белән җыелган учреждение атамасы күзгә ташланды Прокурор «Урта Азия һәм Клзакъстан мөселманнарының дини идарәсе«Л1нән язуга күз йөртеп чыкты да бер генә мизгелгә кабинет хуҗасы кәгазьләрне бутамады микән дип шикләнеп калды Аптыраулы карашын күреп. Беренче аны жәлләп куйды һәм
— Юк, юк, ялгышмадың, алга таба укы. Әллә үзенә генә кемнәр өстеннәндер аноним хатлар һәм шикаятьләр агыла дип белдеңме? Менә, синен өстән дә бар, ун ел эчендә беренче мәртәбә, һәм бик вакытсыз килде, әйтерсең, кемдер сине, шуның кадәрле авырлыкларны кичергәннән сон, тәмам аяктан егарга уйлый...
Хат ике адреска җибәрелгән: республика коммунистлар партиясенең ҮКна һәм копиясе—өлкә комитетының беренче секретарена. «Зурдан, бик зурдан кубып башлаганнар»,—дип уйлады прокурор. Дулкынлануын сиздермәскә тырышып, күзен хат юллары өстеннән йөртә башлады.
«Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнарының дини идарәсе сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Менә ничә еллар инде Азларханов Ә. Д.нын керамика коллекциясендә Сардоба авылынын Балан мәчетеннән алынган бу як мөселманнары өчен аерата дини кыйммәткә ия әйберләр саклана. Тумышы белән шушы авыл кешесе, үз акчасына Балан мәчет салдырган сәүдәгәр Якуб хаҗи 1867 нче елда мөселманнар өчен изге урынга—Мәккәгә хаж кылырга барган. Әйләнеп кайткач озак тормаган, үләр алдыннан үзенен бар мал- молкәтен авыл мәчетенә васыять иткән. Шушы әйберләр арасында дингә ышанучылар өчен кыйммәтле саналган көмеш бизәкләр төшерелеп, эче көмеш эмаль белән капланган, ерак юлларда су сакларга унаилы ике савыт та булган. Бу савытлар Бохара әмире сараеның чүлмәкчесе Талимәрдан оста кулы белән ясалган. Алар Якуб хаҗи белән бергә Мәккәгә кадәр озын юл үткәннәр һәм изгеләндерелгән саналганнар. Хаҗинын вафатыннан сон. бу савытлар мөселманнар өчен тагын да зуррак кыйммәткә ия булганнар.
Дөреслекне раслау өчен хатка өстәп, Балан мәчетендәге әйберләрнең төсле сурәтләрен дә җибәрәбез. Фотография 1978 нче елда Локарнода (Швейцариядә) чыгарылган сәнгать альбомыннан алынды, рәсем астында инглизчә имза куелган: Л.П.Турганованын (өлкә комитеты прокуроры хатыны) шәхси җыелмасыннан керамика.
Сездән гаделлекне торгызуыгызны һәм мөкатдәс истәлекләрне Сардоба мөселманнарына кайтаруда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Хөрмәт белән...»—һәм аннары крайга бик таныш имза сырланган.
Һөҗүм оста, җитез һәм нәкъ вакытында ясалган—ул мона шикаятьнең беренче юлларына күз ташлауга ук төшенде. Дингә карата мондый мыскыллы караш кемдә дә ачу, ризасызлык тудыра, әлбәттә. Мәчеттәге изге саналган әйберләргә кул сузган вәхшине дәһри кешеләр дә хупламаслар иде. Гаделлек өчен көрәшкә кемнәр чакырылган диген? Дини идарә, партиянең ҮК. өлкә комитеты. Әйе, Бикхуҗаевлар кланына каршы көрәштә көчсезлеген танырга мәҗбүр булды прокурор—шушы яктан китереп сугасыларын башына да китермәгән иде. Кемдер бик теләгән очракта, явыз жан булып чыгуын да хәзер икән—ә ул тормышыннан ниндидер «таплар» эхтәп маташкан булды. Билгеле, ул кланнын Дини идарәгә, бигрәк тә өлкә комитеты секретарена ачкыч ярата алуына ышанмады, алар бары прокурорга яхшы таныш алым кулланганнар: фактларны унышлы итеп үзләренә файдалы рәвештә бозганнар—үткен, бик үткен кыланганнар. Әйе, әйтәсең юк, бик яхшы йөреш ясаганнар, җавабын ансат кына табарлык түгел, шуна күрә ул аптырашта калган секретарьга авыз ачып сүз әйтә алмыйча, башын иеп, шактый утырды.
Озакка сузылган авыр тынлыкны кабинет хуҗасының тавышы өзде:
—Анламыйм, кемгә, нигә кирәк булган боларнын барысы да? Кемгәдер сине аяктан егу кирәкме? Урыныңмы? Тик хәзергә мин моны сизмәдем, әгәр шулай икән, белешермен. Монда бу савытлар мөһим түгел, минемчә. Тик менә нәрсә—һич төшенмим. Без администрация бүлеге мөдире белән болай хәл итгек...Син үзеңдә анлыйсың инде: хат ҮКта исәптә, алар бездән
жавап көтә, шулай булгач, тикшерү үткәрмичә булмас. Сезнен гаилә белән килеп чыккан хәл жәмәгатьчелек фикерендә кин янгыраш тапты, син хастаханәдә ятканда монда ниләр майтарылганын күз алдына да китерә алмыйсың. Тикшерү эшләрен һәм судны бик кыска арада үткәрүләре өчен без милиция полковнигы Иргашев белән андагы прокурор Исмәгыйлевка рәхмәтле, халыкны шул рәвешле генә тынычландыра алдык. Шуна күрә өлгерлекләре өчен бүләкләргә дигән тәкъдим кергәч каршы килмәдем, хәзер икесе дә өлкәгә күченделәр. Балан мәчет белән килеп чыккан хәл буенча тикшерерүне дә аларга тапшырдым.
Бераз тынып торганнан сон. чәен йотып куйды да хат белән җибәрелгән төсле фотоны караштыргалап. сорау бирде
— Бу савытлар кайда сон? Өендәме, әллә безнен край музеендамы?
—Өйдә,—диде ул төшенке генә.
—Менә анысы яхшы, бик яхшы. Югалганнардыр дип борчылган идем, югыйсә, тавыш-гауганы көт тә тор. Зинһар, шоферын тиз генә мина китереп китсен аларны. Ә мин Балан мәчетенен имамын чакыртуларын сорармын да үз кулларым белән тапшырырмын Ин мөһиме—Дини идарә белән партия ҮКна кыска һәм ачык жавап бирү мөмкинлеге туа: кадерле ядкарьләр мәчеткә кире кайтарылды, бәлки шунын белән котылырбыз — Һәм. сөйләшүнен тәмамланганын искәртеп, урыныннан торды
Прокурор анлатып торуны кирәк тапмады Әле аңлатасылары алда— телдән дә, язмача да,—клан, шулай итеп, һич көтмәгәндә гагын өстен чыкты. Полковник Иргашев һәм прокурор Исмәгыйлсв җитәкчелегендәге комиссия бу вакыйганы өреп кабартырга тырышачак, кемгә-ксмгә. әмма аларга прокурор белән бсргә-бер көрәштә җинслергә ярамый иде
Яналыктан башы түнгән Азларханов әкрен генә аска төшеп машинасына кереп утырды, уйларына уралган хәлдә, шоферына Лахутига барырга кушты Ул тагын бер кат Беренченең алдан күрә белүенә зур бәя бирде, әле эшнең нәрсәдә икәнлеге ачыкланмаган, әмма инде ул савытлар артында нидер яшеренгәнен, аларнын югалуы прокурорның язмышына тискәре йогынты ясаячагын сизенеп алган Кинәт йөрәген шом басты чынлап та. Аллам сакласын, бу ләгънәт төшкән савытлар югалган булсалар. Ларисага нинди генә нахак бәлаләр ягып бетерерләр, хәтта Швейцариядән кире алып кайтмаган дип әйтүләре дә бар иде Хатынының сонгы күргәзмәсендә ин төп экспонатлар булган бу савытлар антикварлар теленнән төшмәде. Менә хәзер, шуларны исенә төшергәч, прокурорның күңеленә шик төште өенә кайтканнан бирле коллекция тупланган бүлмәгә башын зыкканы да булмады бит аның. Шулай да Лариса үзенен яраткан кадерле экспонатларын Швейцариядән алып кайтуы төгәл хәтерендә
Унтугызынчы гасыр керамикасы тупланган бүлмәнең бусагасын атлап кергәндә, каушавы басылмаган иде әле Якуб хаҗи савытлары үз урыннарында тора. Башына килгән беренче уе «Фотографнын хәйләсеннән башка да—ул фотога савытларны зур бүре тиресе һәм чакма ташлы корал ([юныша төшергән—бик матур күренәләр» булды. Секретарьның фотога карап соклануы исенә төште
Киштәдән авыр савытларны алгач, өй хужасы ачы көлемсерәде: шикаять белән нишләргә икән дип баш ватасы урынга, матур күренәләрме йә секретарьда нинди тәэсир калдырдылар икән дип уйлап тор инде Ул бит боларнын башында кем торганын яхшы белә. Никадәр генә тынычланырга тырышмасын. Локарнода чыгарылган альбомның к\з алдында торган бите турындагы уйларны башыннан куа алмады Кинәт үзеннән-үзе акылга ятышлы сорау калкып чыкты: «Тукта, бу битне алар каян алганнар, ә Швейцариядә басылган альбом алар кулына каян килеп эләккән ’• Альбом
бит махсус, күргәзмәгә дип, аз гына тираж белән чыгарылды, хәтта Лариса да көч-хәл белән өч данә юнәтә алды. Берсен кайта-кайтышка хатынынын мавыгуына ихлас бирелгән туганнарына бүләк иттеләр, ә икесе өйләрендә калды. Андый сирәк басманы, ай-һай, алай ансат кына табып булыр микән? Савытларны калдырып торып, ул китапханә тупланган кабинетка керде. Сынлы сәнгать буенча китаплар, репродукцияләр аерым киштәгә тезелгән, тышы жәеп куелган альбом исә күзгә ташланып тора.
Прокурор альбомны алды да тиз-тиз генә битләрен актара башлады. Менә ул—Балан мәчете керамикасы төшерелгән бит. бөтен, ертылмаган һә.м аны кире урынына куеп, икенче данәсен эзләргә кереште. Бар киштәләрне айкап чыкты, өстәл тартмаларында казынды... Һәм кинәт альбомны узган ел Швейцария турында сөйләр өчен үзе белән эшенә алганы кылт итеп исенә төште. Хезмәтенә чыккан көнне сейфтагы эш кәгазьләрен актарганда күзенә чалынуын хәтерләде.
Савытларны машинага урнаштырып өлкә комитетына юллаганнан сон. Әмирхан Даутович жәяүләп кенә прокуратурага юнәлде. Бәлки, яшәреп килгән шәһәр буйлап сәйраны аның уйларын эзгә салыр, алга таба нинди адым ясарга кирәклеген аңларга ярдәм итәр, ашыгырга кирәк, ашыгырга. Әмма башына юньле-рәтле фикер килмәде, бары кабинеттагы альбом кабат хәтеренә төшкәч кенә, прокурор җанланып китте: әгәр рәсем шул альбомнан ертып алынган булса, күп нәрсә ачыкланыр. Шул уйлар адымнарын кызулатырга мәҗбүр итте.
Кабул итү бүлмәсендә көтеп торучы күренми, ашыгыч шылтыратулар юк. керә-керешкә ул сейфны ачты. Альбом авыр, еллар узу белән таушалган амбар кенәгәләре арасына кысылган, әмма анын ачык төстәге тышы әллә каян аерылып, күренеп тора. Прокурор альбомны алып, өстәл янына килде.
Уйлап-нитеп тормый ачып җибәрүгә, керамика төшерелгән бит туры килде, әмма төбе генә калган —кемдер бик пөхтә итеп кисеп алган иде. «Димәк, күңелем дөрес сизенгән.—Прокурор альбомны шап иттереп ябып куйды.—Шахматчылар теле белән әйткәндә, Бикхужаевларнын әзерлекләре менә нинди булып чыкты. Ярый, мин хастаханәдә дәваланганда, болар тик ятмаганнар, шахмат осталарына хас йөреш уйлап тапканнар. Ә менә запаста андый йөрешләре тагын күпме икән, әллә инде ясап та өлгерделәр микән?»
Прокурор инде нишләргә дип баш ватты. Билгеле, ул нәрсәдер эшләп карар, әмма Бикхуҗаевлар ярты ел буе кул кушырып утырмаганнардыр. анын һәр омтылышын тулы коралланган хәлдә каршы алырга әзерләрдер. Ул сейфтан Балан мәчете урнашкан район мәгълүматлары тупланган китап алды. Сардоба районы турында биш-алты бит укыгач, артыгын кирәксенмичә, китапны урынына куйды. Шушы күзенә чалынган язмалар, фактлар буенча гына да кланның монда язылганнар белән танышып. Балан мәчетеннән юкка чыккан савытлар турында районнан үзләре теләгәнне алдан алып куйганнарына шиге калмады. Шулай итеп, комиссия секретарь алдына прокурорны пычракка батырган документны китереп салачак, анын эш-гамәлен Жинаять кодексына ук кертеп куймасалар ярый әле— Бикхуҗасвлардан барысын да көтәргә була.
Кабинетыннан чыкмыйча кичкә кадәр утырса да, башына төпле фикер килмәде.Уйлар җебенең кайсына гына тотынса да, очы бер урында төйнәлә—республика прокуроры белән очрашып. Лариса турында сөйләшү, чиксез мөмкинлеккә ия клан. Балан мәчетеннән югалган савытлар, сейфтагы альбомның кисеп алынган бите, күптәннән кемнәрнеңдер күзләрен кыздырган амбар кенәгәләре, көтмәгәндә генә югары үрмәләгән Иргашев. Исмәгыйлевлар. шулай ук хөкем ителгән Азат Ходайкуловны
каядыр ераккарак күчереп, сакны көчәйтергә кирәклеге—барысы-барысы турында да ачыктан-ачык сөйләп бирергә кирәк. Әгәр бу очрашуда капитан Чураев та катнашса, тагын да ышанычлырак булыр rue
Әлбәттә, республика прокуроры белән сөйләшүгә зур өметләр багласа да, ул үзенен каршы яклар алдындагы көчсехтеген таный, нинди генә планнар корса да, анын һәр адымына җавап әзерләрлек вакыт отуларын белә
Кичен Лахутида һич уйламаганда шәһәрара телефон шылтырады Шылтыратучы—Ташкенттан, республика прокуроры булып чыкты Нәкъ өлкә комитеты секретаре кебек ул да анын сәламәтлеге, яшәү-көнкүреше белән кызыксынды, төп сүзгә күчәргә ашыкмады
—Билгеле, тон уртасында, җитмәсә өенә тикмәгә генә шылтыратмавыма төшенгәнсеңдер дип уйлыйм. Эштән шылтыратсам, мине аңламаслар иде, кайда утырганымны яхшы беләсең. Хәер, сина аңлатып торасы юк,—дип. ниһаять, тәвәккәлләп сүз башлады ул.—Мин инде сине ун еллап бары тик яхшы яктан гына беләм, шуна күрә хәбәр итүне кирәк санадым. Монда соңгы өч атнада ташкын булып синен өстән аноним хатлар агыла. Баштагыларына әллә ни игътибар бирмәдем, килгән берен өстәл тартмасына сала бардым, ә менә соңгыларын тотып тора алмыйм, чөнки алары берьюлы ике җиргә—ҮКка һәм безгә адресланган. Сафсата, тик безнсн җавап кайтармый хәлебез юк Берсе Ялтадан синең белән бер санаторийда дәваланган берәүдән килде Ул болай дип язган, имеш, син җитмеш биш менгә XYIII—XIX гасырлар керамикасының бик кызыклы коллекциясен тәкъдим иткәнсең, имеш, бу җыелма күп мәртәбәләр чит илләрдә күрсәтелгән һәм сәнгатьнең Европага билгеле каталогларына кертелгән икән. Имеш, син клиентлар эзләү максаты белән көн саен бик кыйммәтле саналган «Восток» кафесына йөргәнсен һәм анда бик озаклап утыргансын. Менә тагын болай дип тә әйтелгән, янәсе, официантлар сина клиент тапканнар, әмма син алтмыш менгә ризалашмагансың, атеге кеше анонимканы комсыз булуына, юл куймаганына ачуы килеп. үч итеп язуы турында белдергән.
Ә икенчесе сине яхшы белгән кеше тарафыннан бик җентекләп язылган Анысында сезнен коллекция тагын ла югарырак бәяләнгән. Менә бер өзек китерәм: «Прокурор тарафыннан тупланган коллекция ин аз дигәндә йөз—йөз егерме мен тирәсе тора...»
Әле тагын болай дип язганнар. « өлкә комитеты прокурорының уртача тормыш алып баруы—ширма гына, анын бар максаты—сирәк очрый торган коллекция хисабына баеп калу» Ял вакытларында үз гомереңдә бер мәртәбә өлкә комитеты юлламаларыннан файдаланмавыңны да искәрткәннәр Монысын менә болай аңлатканнар, янәсе, зш урыныннан файдаланып, хагынын белән коллекция очен кирәкле әйберләрне эзләп, экспедицияләргә чыгып киткәнсез. Сезнен ярдәм белән,—дип язганнар,—Лариса Павловна музей альбомын махсус реклама, ә сонрак файдалырак табыш алу өчен Лахутидагы бакчагызда бастырып чыгарган Чит илгә чыгарылган альбомнарда, бигрәк тә соңгыларында ул бары тик үз керамикасын гына күрсәтергә тырышкан, янәсе аны читкә чыгарып, күпме юрганын чамаламакчы булган, дигәннәр. Лариса Пагиовнанын тон максаты—киләчәктә җыелмасын гулысынча чит илгә алып чыгу һәм җае табылгач, коллекциясен сатып, баеп шунда калу,—дип тә өстәгәннәр
Гомумән, менә шундый тузга язмаган, кеше ышанмаслык нәрсәләр язып тутырганнар Менә тагын берсе, имеш, сез хатыныгыз белән соңгы күргәзмәдән соң. Швейцариядә калмакчы булгансыз, тик нидер комачаулаганмы, әллә ул ил күңелегезгә ошап җитмәгәнме —кире уйлагансыз, җитмәсә, бер елдан Лариса Павловнанын Америкада Нью- Йоркнын хәзерге заман сәнгать Үзәгендә күргәзмәсе дә буласы икән
Кыскасы, машинкада тыгыз итеп басылган сигез бит...Үзен дә беләсен, судья һәм прокурорлар өстеннән язылган шикаятьләр һәм анонимкаларның эчтәлеге бер төрле—ришвәт, ә монда кайсы төргә кертергә, ничек якын килергә белми икеләнеп калганнар. Өстән безгә комиссия төзергә куштылар, анда сезнен җыелманы бәяләү өчен сәнгать экспертлары да бар, кыскасы, шушы көннәрдә көтегез. Сезнен өчен бик авыр көннәр башлана, чын күңелемнән бу мәгънәсез вакыйганы исән-имин ерып чыгуыгызны телим...
Сөйләшү көтмәгәндә тәмамланды. Прокурор хәтта җавап та кайтара алмый калды, хәер, нәрсә дип әйтсен инде ул? Беркайчан, беркемгә хатынынын тупланмасы өчен җитмеш биш мен тәкъдим иткәнем булмады дипме? Ул бит аны шул бәядә тора дип күз алдына да китермәде. Әллә шундый исемсез язмаларны тикшерергә алынучылар үз аңындамы икән дип сорасынмы? Янарак кына яраткан тормыш юлдашын югалткан, рәттән китереп бәргән ике инфаркттан яна аякланып маташкан кешенең уе акчадамыни?
Бу төнне ул керфеккә керфек какмады. Юк. бу эчкерле анонимкадан курыкмады, сорауларга җавапларда эзләмәде, менә-менә киләсе комиссия белән очрашуга да әзерләнмәде. Бу ике әңгәмәдән шуны аңлады: бу хәл аның тикшерү-күзәтүе чигеннән узган, ягъни тормышының ышанычсыз каегы арканыннан өзелеп давыллап торган ачык дингезгә чыгып киткән. Шушы йокысыз төндә үзенең намуслы кеше дигән абруена җитди куркыныч янавы турында да әллә ни борчылмады. Гражданнарның хокукларын саклаучы прокурор буларак, ул кануннарнын камил түгеллеген белә: комиссия чокчынуына, вәкил итеп җибәрелгәннәр тикшерүенә эләгү өчен жиренә җиткерелеп язылган бер анонимка җитә. Хәтта ин саф күңелле кеше дә андый очракларда үз эшләп тапканына көн итүен раслар өчен кесәсен әйләндереп күрсәтергә, эчке киемнән калырга, йокы, ашау бүлмәләрен, базын тикшертергә, гомумән, бар нәрсәсен чыгарып селкергә тиеш.
Комиссия синең намуслы булуыңны исбат итсә дә бу исемсез хат язучының алган ләззәте өчен бик зур түләү түгелме? Шуннан сон ничек итеп бер-береңнен күзенә карамак кирәк? Бернәрсә дә булмаган кыяфәт чыгарыргамы?
Анын җанын тагын бер уй кимерде, зур вәкаләтләр бирелгән ике кеше—өлкә комитетының беренче секретаре да. республика прокуроры да анын язмышы хәл ителгәндә кешелекле булуларын күрсәттеләр, тик үзен бары тик яхшы яктан гына белсәләр дә, аларнын алда ачыктан-ачык ярдәмнәренә өметләнә алмавын төшендерделәр : монын дәлиле—төнге яшерен шылтырату. Нишлисең, анысына да рәхмәт
6
Ә алга таба вакыйгалар кискен төс алды. Полковник Иргашев белән прокурор Исмәгыйлев җитәкчелегендәге комиссия Сардоба районында эшен бер көнлә тәмамлады һәм кичкә өлкә комитетына Балан мәчетеннән Якуб хаҗи савытларының югалуы турындагы материалларны китереп тә җиткерде. Ә документлар исә кызыклы иде Ягъни прокурор Азларханов Балан мәчетендә өч тапкыр булган, хәтта даталары да күрсәтелгән; бу Әмирхан Даутовичнын Сардоба районын тикшергән өч көне белән тәңгәл килә иде Өч тапкырында да ул, Азларханов, янәсе, имамнан бу савытларны бүләк итүен сораган, әмма тегесе, имеш, һәрберсендә кире каккан. Бервакыт прокурорның хатыны да мәчеткә килгән. Талимәрдән останын керамикасына сокланып, кувшиннарны үз тупланмасына алырга теләгән, янәсе. Ул, имеш, имамга үз куллары белән язып, записка да калдырган. Блокнот битендә анын почеркы белән:
«Кувшиннарыгыз бик ошады, алар теләсә кайсы күргәзмә коллекциясен бизәп торырлар иде дип уйлыйм. Музей аларны акылга сыешлы бәядә сатып алырга әзер. Кызганыч, үзегезне туры китереп булмады, шушы атнада тагын сугылырмын.
Хөрмәт белән, Л.П.Турганова»
Мона охшаш язуларны ул керамикасы кызыксындырган хуҗаларын туры китерә алмаган өйләрдә еш калдыра иде
Ә савытларны прокурор үз куллары белән түбәндәгечә алган, имеш. Мәчет имамы мөселманнарның изге әйберсен шәхси коллекциягә үз ирке белән бирмәсен аңлагач, ул. янәсе, район прокуратурасы хезмәткәре Шамирзаевка Балан мәчетен күзәтү астына алырга, әз генә җитешсезлек күренүгә үзенә хәбәр итәргә кушкан. Һәм андый сәбәп озак көттермәгән Мәчеткә ремонт ясаган вакытта күрше кышлактагы мәктәпкә каралган ике кубометр агач материаллары белән бер машина кирпеч монда китертелгән Һәм Шамирзаев өлкә прокуроры кушуы буенча урланган материал сатып алган имамга җинаять эше ачкан
Нәтиҗәсе мондый: карт, авыру кешене куркытып, коткы юлы белән прокурор, ниһаять, үзе теләгән савытларга ия булган. Имеш, кувшиннарны алырга ул үзе шәхсән. Шамирзаев озатуында килгән Бу «алу» датасы шулай ук расланган: чыннан да. ул көнне прокурор Сардобага килеп, прокуратурада кыска гына кинәшмә үткәргән иде
Өлкә комитетының администрация бүлегендә комиссия нәтижатәре белән танышканнан сон, прокурор мөдиргә бер генә сорау бирде: — Сардобадан Шамирзаевны чакыртып буламы'’
Мона каршы бүлек мөдире кулларын гына җәеп җибәрде —Сезнсн һәм безнең бәхетсезлеккә, Шамирзаев өченче ел бакыйлыкка күчте. Ә имам—узган ел.
Озак көттерми Ташкенттан да комиссия килеп төште, бу турыла республика прокуроры төнлә шылтыратып, коллегасына хәбәр салды Алар бишәү иде: таныш булмаган ике сәнгать белгече-эксперт. республика прокуратурасы хезмәткәре—анысы әле яна. республика күләмендә халык контроле исеменнән үзен бик ләрәжәле тоткан түрә һәм тагын берсе ҮКнын парткомиссиясеннән.
Өлкә комитетында да. прокуратурада да. прокурор шәхсән үзе дә андый ук җитди составтан торган комиссияне көтмәгәннәр иде
Өлкә комитетындагылар канәгать чөнки үз комиссияләренең шикаять буенча тикшерү нәтиҗәләре кулларында Һәм килгәннәр. Турганованын шәхси җыелмасын күргәнче үк. полковник Иргашев комиссиясенең кәгазьләре белән танышып чыктылар. Эш урынында утырган прокурорга комиссиянең килеп җитүен хәбәр иттеләр һәм. тикшерүчеләрне каршы алу өчен, ярты сәгатьтән өендә булуын үтенделәр
Прокурор машина чакыртып тормады, җәяүләп кенә өенә юнәлде
Апрель башлары Яз көннән-көн хакимлекне үз кулына ала бара Йорты янында ул бер генә мизгелгә тукталып, башлары киселгән «тере койма»га сокланып торды, сыек яшеллек күзләрне иркәли Капканы ачык калдырып, ишегалдына керде. Ялтадан кайткач, бакчачы яллап, тәртипкә китерелгән ишегалды ялт итеп тора. Прокурор үзе дә эштән кайтуга, төн уртасына кадәр бакчасында кайнашты агартты, кисте, сирәкләде һәм менә бүген коеп киткән юмарт март яңгырларыннан сон. ишегалды, роза, сирень куаклары махсус тикшерүчеләрне каршы алырга әзерләп куйгандай булган Ул ирексездән Ларисаның куллары тудырган могҗизага сокланды—монда барысы да аны хәтерләтә иде
Уйларына күмелеп, комиссиянең килеп кергәнен дә сизми калды
—Искиткеч!—диде халык контроле вәкиле.
Ике сәнгать белгече шунда ук ишегалды буйлап китте, аларның әле бер. әле икенче экспонат янында ах-ух килүләре ишетелде. Хужа кешегә аларнын һәрберсенә, бигрәк тә бу керамиканың кайсы каталогта булуы һәм кайда күрсәтелүе хакында аңлатмалар бирергә туры килде. Белгечләр прокурор авызыннан чыккан һәр сүзне таушалып беткән дәфтәрләренә терки бардылар. Прокурорның белгечләр белән сүз куешуыннан курыккандай, халык контроле вәкиле аның үкчәсенә басып йөрде һәм сүзен сүзгә язып алды. Калган икесе исә бакчага хирыс кешеләр идеме, тәбәнәк агачларга, сирәк куакларга, чәчәкләргә, чирәмлеккә сокландылар, биргән сораулары да бакчага кагылышлы иде.
Бакчада сәгатьтән артык йөреп, «күк йөзе белән капланган музей» экспонатлары белән танышкач, өйгә керделәр. Йортнын коллекция тупланган ике иң зур бүлмәсен. Балан мәчете савытларын өлкә комитетына кайтарып биргәннән соң, тәртипкә салырга өлгергән иде. Кунаклар монда озак тоткарланмадылар, ул экспертларның сорауларына жавап кайтарды. Ә түрәләр авызыннан бары өч сорау гына чыкты. Теге йә бу әйбергә күрсәтеп, ул: «Моны күпмегә алдыгыз?■>. «Кайдан алдыгыз?». «Кемнән алдыгыз?»—дип сорады. Нәкъ менә шушы сорауларга, бигрәк тә беренчесенә жавап бирүдән читенсенде ул. чөнки эшләнмәләрнең бик сирәге генә сатып алынган иде. Күпчелеген таныш булмаган кешеләр китерде, дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре бүләк итте. Тик ул түрәнең,—мөгаен, ул комиссиянең җитәкчесе дәдер, чөнки үзен бик рәсми, һавалы тота,—күзләреннән күрде: прокурорның җаваплары аны ышандырмады.
Язгы җылы көн булуга карамастан, бүлмәдә салкынча. почмакларда дым тарткан, күрәсең керамикадан әле кышкы суык чыгып бетмәгән, шуна комиссия альбомнарны, күргәзмә каталогларын ишегалдында карау теләген белдерде. Жәйге ачык верандада торган өстәл тирәли урнаштылар, хужа тикшерүчеләр сораганның барысын да шунда алып чыкты. Альбомнарны бүлгәләп алып, комиссия членнары җентекләп карарга тотындылар, вакыты- вакыты белән үзләренең дәфтәрләренә ниндидер өземтәләр күчерә бардылар. Сәнгать белгечләренең мавыгып караул арыннан, ул аларнын бу альбомнарның кайберләрең беренче мәртәбә күрүләрен анлады. Прокурор комиссия рәисе дип кабул иткәне аеруча тиз кыланды. Өстәл янында анын тавышы гына:
—Менә сиңа мә. Испаниядә басылган...
Яисә:
—Карале, кара, менә имән астында яткан хум Швейцариядә чыгарылган альбомда!
Балан мәчете савытлары композициясен караганда ул:
—Кирәк бит. ә. аучы нинди зур бүрене шундый борынгы корал белән атып алган...—дип. озак кына башын селкеп, көенеп утырды. Альбом һәм каталогларны карау шактыйга сузылды. Алар әле тагын берәр сәгать утырырлар иде. әмма ике машина белән җибәрелгән кеше йорт хуҗасына кунаклар өчен өлкә комитетының шәһәр читендәге резиденциясендә төшке аш әзер икәнен хәбәр итте. Дөрес, чакырулары әллә ни катгый ишетелмәсә дә. төшке ашка прокурорны да дәштеләр, тик ул баш тартты Комиссия китеп барды. Тикшерү нәтиҗәләре белән ул бер атнадан соң. партия өлкә комитетында анын шәхси эше буенча җыелган бюро утырышында танышты.
Дәвамы киләсе санда