Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Композиторлар берлеге быел үзенен 70 еллыгын билгеләп үтге. Юбилей чаралары ноябрь ахырында ук концертлар циклы белән ачылып китте «Җырларым» дип аталган беренче концерт 21 ноябрь­дә С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Татарстан дәүләт ка­мера хоры (җитәкчесе М Тәминларова) һәм Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе А Хәмитов) катнашында узды 28 ноябрьдә исә шул ук залда Ф Мансуров җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфо­ник оркестры чыгыш ясады. I декабрьдә тамашачы «Музыкальное приношение» дип аталган камера концертын тыңлады Әлеге концертларда республикабыз композитор­ларының әсәрләре янгырады

Бсрлекнен юбилеена багышлап ике күргәзмә дә ачылды. Аларнын берсе—«Та­тарстан композиторлары-дип исемләнгәне С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур кон­церт залында оештырылган иде «Дөнья халыкларының музыка уен кораллары» дип аталган икенче экспозиция үткән атнада Кремльдәге «Эрмитаж» галереясендә ачыл­ды. Күргәзмәне Татарстан музыкантлары­ның шәхси коллекциясендә сакланган уен кораллары тәшкил итә.

4 декабрьдә Композиторлар берлегенең XI съезды әлеге иҗат оешмасынын юбилей чараларына йомгак ясау рәвешендә булды Съезд Мәдәният министрлыгы бинасында үгге Композиторлар ике съезд арасында җыелган проблемаларын уртага салып сөйләштеләр

Татарстан Композиторлар берлегендә бүген 60 композитор әгъза булып тора Корылтайга шуларнын 41е килгән иде Татарстан Премьер-министр урынбасары мәдәният министры 3 Вәлисва съездны Татарстан Президенты М Шәймиевнен котлавын уку белән ачып җибәрде Анна ры Россия Композиторлар берлеге рәисе В Казенин чыгыш ясады

Соңрак съезд эшен Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Калимуллин дәвам итте Ул соңгы 5 ел эчендә башкарылган һәм башкарылып җитмәгән эшләр хакын да хисап тотты «Профессиональ музыка сәнгате—милли байлык һәм ул сакла­нырга. яшәтелергә, үсәргә тиеш. Бүген милләтебезне саклаучы төп көчләрнен берсе мәдәният булып кал ганда. бу аеруча мөһим»,—дип ассызыклады ул.

Съезд ахырында Композиторлар бер­легенең яна идарә составы сайланды Бсрлекнен рәисе булып янәдән Рәшит Кәлимуллин калды

Татарстан Композиторлар берлегенең XI съезды кичен С Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында бәйрәм кон церты белән тәмамланды «Татарстан музы­касы шедеврлары» дип аталган симфоник концертта Н Җиһанов. Ф Яруллин. М Мозаффаров. Ж Фәйзи. .1 Батыркаева. Ш. Тимербулатов, Р Кәлимуллин һ б композиторларның әсәрләрен Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм җырчылар 3 Сөнгатуллина. Р Галимова, А Исламов. Р Асаев. В Васильев. Ф Каһиров баш­карды Концертны Татарстан Президенты М Шаймиев тә тамаша кылды

ЭШЕН БУЛСА—ӨМЕТ СҮНМӘС

11-12 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 2009 ел йомгакларына багышланган киңәй­телгән утырышы булды Билгеле булганча. Конгресс каршында төрле комиссияләр эшләп килә Мәдәният комиссиясе, елда­гыча. Мәдәният министрлыгында Комис­сия рәисе. Татарстан Республикасы Пре мьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Валиева җитәкчелегендә алып барылды

3 Вәлиена комиссиянең еллык эш чәйлегенә бәя биреп, Россия һәм БДБ илләрендә яшәүче татарларыбыз арасында зур резонанс тудырган «Татар моны» татар фольклоры фестиваленә кин тукталды «Татар моны» милләттәшләребезне кайда ничек яшәүләренә карамастан, бер мәдәни мохнткә туплаучы чара буларак үзен һич шиксез аклады».-диде ул

Сонгы елларда Сабан туенын бик күп төбәкләрдә тиешле дәрәҗәлә үтүе. өлкә, край, республика җитәкчелеге не н Сабан туен читләтмәүләре, үз бәйрәмнәре кебек кабул итүләре артында төбәкләребездә яшәүче татарларыбызнын абруйзы бу лулары турында ассызыкланды Балалар Сабан туйларының, кннәеп. бер үзен
чәлекле күренешкә әйләнүе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан анын һичшиксез яклау табачагына әһәмият бирелде.

Зилә Вәлиева чыгышында Бөтенроссия татар фольклоры фестивале «Түгәрәк уен» да игътибар үзәгендә булды

Утырышта Дәрдемәнд һәм С Сәйдә- шев шәхесләре. Бөек Жинүнен 65 еллыгы. Г Тукайның тууына 125 ел һ. б. юбилей даталары турында сүз күп булды Комис­сия утырышында катнашучылар татар халкынын этник мәдәниятенә мөнәсәбәте булган, ел әйләнәсендә төрле төбәкләрдә даими үткәрелеп килүче чараларнын ае­рым планын һәм татар халкы мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән бәйле күренекле даталар исәпкә алынган махсус календарь булдыруны тәкъдим иттеләр.

Эшлекле тәкъдимнәр арасында Рос­сия Федерациясе субъектларындагы тө­зекләндерү көтеп ятучы татар тарихына бәйле архитектура һәйкәлләренең дә аерым бер реестрын булдырып, аларны федераль программа кысаларында төзекләндерү юлларын бергәләп эзләү кебекләре дә булды Гомумән. Мәдәният комиссия­се утырышында конструктив фикерләр һәм эшлекле тәкъдимнәр күп булды. Тө­бәкләрдән килгән милләттәшләребез уты­рыш тәмамлангач та. Республикабызның төрле оешма җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшүләрен, үзара килешүләрен дәвам иттеләр Димәк, киләчәктә эшчәнлек тагын да киңәячәк.

ДӘРДЕМӘНДНЕ ОЛЫЛАУ
ТАНТАНАЛАРЫ

Декабрь аенда бөек татар шагыйре, химаяче Дәрдемәнднен тууына 150 ел тулу кин җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап билгеләп үтелде.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака­демия театры бинасында «Исә җилләр, күчә комнар .» дип исемләнгән тантана­лы кичә үткәрелде. Анда Татарстан Пре­мьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева Президентыбыз Минтимер Шәймиевнен Дәрдемәнд юби­лее тантанасында катнашучыларга сәлам­ләү мөрәҗәгатен укып ирештерде Анда шагыйрьнең халык гаме белән өртелгән зур талантка ия булуы, шулай ук анын XX гасыр башындагы милли-мәдәни күтәре­лештә химаяче буларак зур өлеш кертүе ассызыклап әйтелгән иде Дәрдемәнднен менә шушы мөкатдәс миссиясе Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм ТФА академигы Миркасыйм Госманов чыгышларында үзәккә алынды.

Тантаналы кичәдә Дәрдемәнднен тәрҗемәи хәленә бәйле театральләштерел- гән эпизодлар күрсәтелде, сәхнә осталары башкаруында шагыйрьнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре янгырады. жыр һәм биюләр тәкъ­дим ителде.

Дәрдемәнд бәйрәмендә Мәскәү. Санкт- Петербург. Уфа һәм башка шәһәр­ләрдән килгән вәкилләр дә бар иде.

Юбилей кысаларында Татарстан Мәдә­ният министрлыгы бинасында «Дәрдемәнд мирасы һә.м хәзерге заман» дип исемлән­гән фәнни конференция үткәрелде Анда танылган галимнәр һәм язучылар чыгыш ясады.

Казаннын Г. Тукай музеенда «Вакыт бизмәне» дип исемләнгән әдәби-музы- каль кичә уздырылды. Анда галимнәр М Госманов. Н Хисамов. И Гыйлажев. музей хезмәткәрләре, күренекле артистлар катнашты.

Дәрдемәндкә багышланган тагын бер конференция Башкортстан Дәүләт музеенын актлар залында да уздырылды Анда Казаннан галимнәр К Миннуллин. Н Хисамов һәм язучы Л Хәмидуллин докладлары тыңланды

Башкорт дәүләт опера һәм балет ака­демия театры бинасында бөек татар ша­гыйре Дәрдемәнднен 150 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә булды Анда Татарстаннан Дәүләт Советынын мәдәни­ят, фән. мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Р Валиев. Та­тарстанның халык язучысы Т Миннуллин сәламләү сүзе белән чыкты

Бөек шагыйрьнең туган авылы Жир- гәндә (Башкортстан. Мәләвез районы) анын исемен мәңгеләштерү ниятен­нән мемориаль такта урнаштырылды Анда Дәрдемәнднен горур кыяфәттәге ба­рельефы сурәтләнгән, өч телдә—башкорт, рус. татар телләрендә шагыйрьнең шушы авылда туганлыгын хәбәр иткән язма уелган Тактаның бизәлеш авторы—татар рәссамы һәм скульпторы Фарис Фәтхи Мәрмәр һәм металлдан эшләнгән бу так­таны Жиргән авылына Татарстан мәдәният министрлыгы. Язучылар берлеге. Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. «Жыен» татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды бүләк итте. Истәлек тактасы Жиргән авылы мәдәният сарае диварына беркетелде.

Жиргәндәге тантаналарда Татарстаннан әдәбият һәм сәнгать вәкилләреннән торган делегация катнашты Татарстанның халык язучысы Т Миннуллин. республикабыз­ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге
ияләре, шагыйрьләр Р Вәлиев һәм Г. Рә­хим. жырчы 3 Сәхәбиева. «Жыен» фонды директоры Ф Рафиков һ б. катнашты

ДИМ БУЕНЫҢ БӨЕК УЛЫ

2009 ел татар әдәбиятында Фатих Кәрим елы булды Февраль аенда анын тууына—100. батырларча һәлак булуына 64 ел тулды. Шул уңайдан күп кенә истәлекле бәйрәм чаралары үтте Алар шагыйрьнең туган ягы —Башкоргстаннын Бишбүләк районы Ает авылында да. һәлак булган жире—Калининград өлкәсенен Багра- тионовск каласында да узды Шулай ук Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шагыйрь иҗатына багышланган фәнни-гамали конференция үткәрелде

19 ноябрьдә Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында патриот ша­гыйрь Фатих Кәримнен тууына 100 ел тулуга багышланган «Кынгыраулы яшел гармун* дип исемләнгән тантаналы кичә булды

Кичәдә шагыйрьнен Уфа һәм Мәскәүдән килгән туганнары, иҗатын яраткан укучы­лары. үзе туып-үскән Башкортстан як­ларыннан килгән кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, әдипләр һәм Ф Кәримнен кызы Ләйлә ханым катнашты

Әдәби кичәне ачып, Татарстан Язучы­лар берлеге идарәсе рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов болай диде

—Фатих Кәрим совет төрмәсендә һәм фронтта, иҗат итәр өчен коточкыч шартларда 200дән артык шигырь. 8 поэма. 2 повесть һәм драма әсәрләре язган икән, ул инде лаеклы рәвештә шул чорнын елъязмачысы, шаһите. алай гына да тү­гел, хөкемдары да булган дигән сүз. Муса Жәлил. Хәсән Туфан. Фатих Кәрим Бу олпат затларыбызнын тормыш юллары, язмышлары төрле-төрле булса да. аларда никадәр охшашлык'

Тантаналы кичәдә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигьмә- туллина катнашты һәм чыгыш ясады «Шагыйрьнен туган иленә, сөйгән халкына мәхәббәте шул тиклем дә көчле булган ки, сугышка китүен ул бәхетсезлек итеп түгел, ә бәлки намус эшс дип санаган һәм илгә тугрылыгын иҗаты, батырлыгы белән исбатлаган. Ул—бүген дә ин яраткан ша- гыйрьләребезнен берсе»

Тантаналы кичәдә чыгыш ясап. Фатих Кәримнен кызы Ләйлә ханым әтисе ту­рында истәлек-хатирәләрен яңартты

Кичәдә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Ф Кәримнен як ташлары-• Тамаша» журналының баш мөхәррире Наил Гаетбаен. Бишбүләк райо­ны мәдәният йорты методисты Дөрия Ис­ламова; Бишбүләк районы Ает авыл советы җирлеге башлыгы Рас ил Гыймазетдинов. Ает авылынын Фатих Кәрим исемендәге мәктәп директоры Илмир Садыйков. Ает авылындагы Фатих Кәрихт музее (шагыйрь­нен бердәнбер музее) җитәкчесе Рәйсә Хафизова чыгыш ясады

Тантаналы кичә Татарстан сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды

ЭЛЕМТӘЛӘРНЕ НЫГЫТЫРГА КИРӘК

Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы булып узды Форумга 90 илдән 1000гә якын кеше килгән иде Конгресс та ТР Президенты Минтимер Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты. Союхтар Йортының колонна­лы залында конгрессны ачу тантанасында М Шаймиев «Татарстан Конституциясендә ватандашларга, аларнын кайда яшәүләренә дә карамастан, һәрьяклап ярдәм күрсәту ае­рым маддә белән ныгытылган Республикада якын араларда әлеге юнәлеш буенча махсус закон да кабул ителәчәк Әлеге урнәккә РФнен башка өлкәләре дә иярер дип уй­лыйм».—диде. Ул шулай ук сонгы егларда дөньянын күп кенә илләреңдә уздырыла башлаган Сабан туе бәйрәменен дә кешеләр­не берләштерүен ассызыклап үтте Анын фикереңчә, халыкны берләштерүче тагын бер коч ул—спорт. Татарстанда аны үстеру буенча күп эш башкарыла Татарстан Прс зиденты үзенен чыгышында форумда кат­нашучыларны Казанга чакырды һәм IV Бө­тендөнья ватандашлар конгрессын Татарстан башкаласында үткәрергә тәкъдим итте

КАЗАН—РОССИЯНЕН
СПОРТ БАШКАЛАСЫ

•Советский Спорт» басмасы уздырган тавыш бирү шуны күрсәткән Бу исемгә Мәскәу, Санкт-Петербург. Сочи. Пенза. Ханты Мансийск шәһәрләре дә дәгъва кылган булган. Казан «Россия - спорт дер­жавасы» форумын уздырачак 2013 елгы Универсиаданы каршы алучы кала буларак, ул көндәшләрен бик нык артта калдырган Күпләр хәбәрдар безнен спорт командалары да даими рәвештә зур жинүләр яулый Казан өчен тавыш бирүчеләр моны ла исәпкә ал мый калмагандыр Шушы уңайдан Мәскәүдә •Россиянен алтын командасы» премиясе лауреатларын тәбрикләү тантанасы үтте

МИРАС САКЛАУГА МОХТАЖ

Тарихи-мәдәнн ялкәрләрне саклау һәм файдалану мәсьәләсе даими игътибар со­рый «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылган халыкара «Мәдәни мирас объектларын бәяләү һәм нминиятләштерү» дигән кон­ференциядә катнашучылар алеге пробле манын ин мөһим аспектларыннан берсен тикшерде Премьер-министр урынбасары мәдәният министры 3 Валиева форумны
ачканда: «Бу конференциянең темасы без­нең өчен аеруча кызыклы, чөнки ул тарихи мирасны саклау эшендә яна мөмкинлекләр ача»,—дип билгеләп үтте.

Конференцияне ачканда шулай ук Росохранкультуранын тарихи һәм мәдә­ни ядкәрләрне дәүләт саклавы идарәсе башлыгы урынбасары А Никифиров. Росохранкультуранын Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Д. Мусин да чыгыш ясады. Дәүләт Думасы депутат­лары. РФ Мәдәният һәм Икътисади үсеш министрлыклары белгечләренең катнашуы җыенны тагын да абруйлырак итте. Фо­румда катнашучылар фикереңчә, иң мөһи­ме—бүген тарихи-мәдәни мирасны саклау белән шөгыльләнүчеләрнең, милекчеләр дә, дәүләт структуралары да тарихи ядкәр- ләргә зыян китермәячәк, дигән ышанычы нык булырга тиеш.

Конференциядә шулай ук тарихи- мәдәни мирасның аеруча әһәмиятле объектларын мәҗбүри иминиятләштерү механизмының федераль закон белән ныгытылу мөмкинлеге, тарихи күчемсез мөлкәтне икътисади бәяләүгә караган га­мәли мәсьәләләр тикшерелде.

ҮЗЕШЧӘННӘРНЕҢ ҺӨНӘРИ БӘЙГЕСЕ

Г Камал театры бинасында халык те­атрлары бәйгесен йомгаклау кичәсе үтте.

Республикабызда 1900ләп үзешчән театр яши һәм иҗат итә. Аларнын Юысы халык театры исемен йөртә Зона ярышларында җинеп, Казан сәхнәсендә чыгыш ясауга ирешкән 13 театр арасында Гран-прине Кукмара халык театры яулады Алар куй­ган «Гөргөри кияүләре»н (Т. Миңнуллин) тамашачы бик җылы кабул итте. II дәрәҗәле лауреат дипломына актанышлылар ия бул­ды. Алар күрсәткән «Су юлы» спектаклендә уйнаган Таһир Фатыйхов «Ин яхшы ир-ат роле» бүләгенә дә лаек булды. Рәзилә Га­лиева исә «Дебют» номинациясендә бүләк алды. III дәрәҗәле лауреат дипломы Сарман артистларына бирелде Алар тамашачыларга «Зәңгәр шәл»не тәкъдим итте. Сарман кызы Гөлназ Сафина «Яшь талант» номинация­сендә бүләкләнде. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты һәвәскәре (Казан) Гөлчәчәк Мулләхмәтова «Ин яхшы хатын-кыз роле» өчен бүләк алды. Халык театрлары бәйгесен оештыруда башлап йөрүче Камил Саттаров та онытылмады бу кичәдә. Ул «Театр сән­гатенең тере легендасы» номинациясендә бүләкләнде Кичә беренче татар артистлары тормышына багышланган «Гөлҗиһан» спек­таклен тамаша кылу белән тәмамланды.

ЯШЬЛӘРГӘ-ЯШЕЛ ЮЛ

Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака­демия театрында «Һөнәр» дип аталган яшь татар режиссурасы фестивале булып узды Бер атна буе кече сәхнәдә яшь режиссерлар тарафыннан төрле театрларда куелган спек­такльләр уйналды Ин беренче булып Илгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Балакаем» спектакле тәкъдим ителде Аны Әлмәт Татар дәүләт драма театрында шул театрнын актрисасы Нәфисә Исмәгыйлева сәхнәләштергән Яшь режиссер наркома­ния фаҗигасен сәхнәдә ачып күрсәтү кебек авыр эшкә алынган.

Булат Бәдриев Чаллы театрында куйган «Саран» комедиясен (Ж.-Б. Мольер) тама­шачы хөкеменә чыгарды

Минзәлә театрынын баш режиссеры Дамир Сәмирханов Т Миннуллиннын «Мулла» әсәрен алып килгән Тамашачы да, тәнкыйтьчеләр дә спектакльне яхшы кабул итте

Альберт Гафаров фестивальдә берьюлы ике спектакль белән катнашты Туймазы театрында ул И Зәйниевнен «Люстра»сын сәхнәләштергән. Икенче әсәр—Камал те­атры сәхнәсендә куелган «Акылдан язган кеше язмалары» (Н Гоголь) Моноспек- такльнен текстын Йолдыз Миннуллина тәржемә иткән.

Фестиваль кысаларында «Дуслар җы­елган җирдә* (Т Миңнуллин) спектакле тагын бер кат уйналды Лилия Вәлиева диплом эше итеп куйган бу тамаша үткән сезонда Камал театрынын кече сәхнәсендә уйналып килде.

«һөнәр» фестивален Камал театры артисты Эмиль Талипов куйган «Зөбәй­дә—адәм баласы» драмасы (Ш.Хөсөенов) йомгаклады.

Фестивальнең сонгы көнендә Премьер- министр урынбасары—мәдәният минис­тры Зилә Вәлиева «Һөнәр»дә катнашкан һәр яшь режиссерга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырды, уңышлар теләде Камал театрынын баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Россиядә бүген 12 татар теат­ры эшләп тора. Без аларны профессиональ режиссерлар белән тәэмин итәргә тиешбез. Шуңа күрә яшь татар режиссурасы фести­вален даими үткәрергә уйлыйбыз».—диде

«БӘРМӘНЧЕК» ЮЛГА ЧЫГА

Казанда тагын бер дәүләт ансамбле пәйда булды. Ул—керәшеннәрнең «Бәр- мәнчек* дәүләт фолкьлор ансамбле Шул уңайдан Татар дәүләт филармониясенең концерт залында аны тәкъдим итү кичә­се узды Ансамбльнең «Бәрмәнчек» дип аталуы очраклы түгел. Ул яз көне шытып чыккан тал песие дигәнне анлата Концерт­ны Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев ачып җибәрде Коллектив тама­шачыга төрле төбәкләрдә яшәүче керәшен җырларын, биюләрен һәм туй йолаларын тәкъдим итте.

Коллективны тәбрикләргә Премьер- министр урынбасары—мәдәният министры 3 Вәлиева килде. Ул ин элек Президент

М Шәймиевнен сүзләрен искә төшерде «Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата- бабаларыбызнын борынгы традицияләрен саклап калуда без керәшеннәргә бурыч­лы»,—дигән иде Президент. Республика­бызда профессиональ дәрәҗәдә эшли торган сәнгать коллективлары күп Алар арасында «Бәрмәнчек»—ин төпчеге», —диде 3. Вәлиева. Ул аларга Премьер-министр Р Миннеханов кул куйган 150 мен сумлык сертификат тапшырды «Бәрмәнчек»не төрле төбәкләрдән килгән ансамбльләр котлады Татар дәүләт жыр һәм бию ан­самбле барысына да сәнгатьнен профес­сиональ үрнәген күрсәтте.

ТАТАР ШАГЫЙРЕНӘ—ЧУАШ
ПРЕМИЯСЕ

Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска Чуашстанның танылган шагыйре Михаил Сеспель исемендәге халыкара премиясе тапшырылды Ренат Харис әлеге бүләккә чуаш язучыларынын күпсанлы әсәрләрен татар теленә тәржемә иткәне өчен лаек булган. Сеспель исемендәге премияне шулай ук шагыйрь, тәржемәче Аристарх Дмитриевка да биргәннәр Яна бүләк ияләре бәйрәм кичәсендә дә кат­нашты

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ

Әле генә үтеп киткән 2009 ел ахырында шагыйрь. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. республиканың Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуровнын ижатына багышланган төрле чаралар булып узды.

25 ноябрьдә шагыйрьнең туган авы­лы-Мамадыш районы Түбән Ушмы мәдәният йортында язучылар һәм район үзешчәннәре катнашында зур әдәби-му­зыкаль кичә үткәрелде Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары В Нуриев җитәкчелегендә бертөркем каләм әһелләре, атап әйткәндә. Казан- нан-Р Батулла, Р Гаташ. И Иксанова. Р Зәйдулла. Л Лерон. Чаллыдан-В Има­мов. Р Бәшәр. Мамадыштан—Р Газизов. В Галиев. В Гали һ б.лар катнашты Ижат кичәсендә шулай ук җирле үзидарә һәм төрле оешмалар җитәкчеләре, шагыйрьнең сабакташлары һәм туганнары чыгыш яса­ды Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т Галимханов бәйрәмларга Мамадыш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Р Кәлимуллиннын тәбрикләвен ирештерде

Мамадыш районына сәфәр кылган язучылар Югары Сон. Урта Кирмән авылларында ла әдәбият сөючеләр белән очрашты, мәктәпләрдә булып, китап ханәләр, туган як музейлары эше белән танышты. Кичәләрдә прозаик һәм шагыйрь­ләрнең чыгышы район үзешчәннәренең жыр-биюләре белән үрелеп барды

Мамадышта язучылар делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе А. Иванов каршылады. Аннары әдәбият бәйрәмендә катнашучылар Мамадыш сән­гать мәктәбендә укучылар һәм «Агымсу» әдәби-ижат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты, шушы ук бинада урнашкан ата- лы-уллы композиторлар Заһидулла. Фәрит һәм Мирсәет Яру.ттиннарнын музее ядкәр- ләрен карады Кунаклар шулай ук никахла­шу сараенда һәм мәдрәсәдә дә булды.

7 декабрьдә С Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт затында шагыйрь Зиннур Мансуров ижатына багышланган -Язмышларга өстәп язылганнар» исемле әдәби-музыкать кичә булды Анда шагыйрь­нен аерым темаларга багышланган шигъри шәлкемнәре. анын сүзләренә язылган җыр­лар янгыралы. шулай ук «Ике сглау» дра­матик поэмасыннан өзек тәкъдим ителде Шигъри әсәрләрне тамашачыларга Инсаф Абдулла һәм анын Казан театр училище­сындагы шәкертләре.театр артистлары бик тәэсирле итеп ирештерде Ә җырлар­ны. «Мирас» инструменталь квинтетына кушылып. Р Сәхабиев һәм анын оныгы Нариман Р Галимова. Г Ибушев. А. Габ- динов. Р Сәйфи. Г Талипова. А Нургая нов һ.б.лар башкарды Биюләрне Татарстан җыр һәм бию ансамбленең хореографик төркеме тәкъдим итте Ә шагыйрь Зиннур Мансуров, халык хозурына ике тапкыр чыгып, үзенен шигырьләрен укыды

Ижат кичәсе барышында бәйрәмдар- ны Татарстан Язучылар берлеге рәисе И Ибраһимов. Татарстанның халык ша­гыйре Р Файзуллин, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Тагар- станнын халык артистлары Ә Шакиров белән А. Хафиз. Мамадыш районы мәдәни­ят бүлеге башлыгы И Хафизов һ б лар кот лады Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов шагыйрь Зиннур Мансуровка Премьер министр урынбасары мәдәният министры 3 Вәлиеванын тәбрикләвен тапшырды

Кичәне Л. Шакиржан һәм Ф Җиһанша алып барды

15 декабрьдә Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетында шагыйрь Зиннур Мансуров ижатына багышланган очрашу булды .Анда авторның ү зс укуында, шулай ук студентлар башкаруында күп кенә шигырьләр янгыралы Университет үзеш­чәннәре җырлар да тәкъдим итте Очрашу вакытында Зиннур Мансуров яшьләргә әдәбият, гыйлем-мәгърифәт һәм мәдәният - нен кеше тормышындагы әһәмияте турын да сөйләде. студентларның күпсанлы сорау - ларына жавап бирде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары В Нуриев.
кичәдә катнашучыларны сәламләп, татар филологиясе факультетына әдипләребез- нен яна китапларын бүләк итте.

Очрашуны университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф Галимуллин алып барды.

ОЛУГ ҖЫРЧЫНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ

9 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Россия һәм Татарстанның ха­лык артисты. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган җырчы Зилә Сөнгатуллинанын 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды. «Тормыш, язмыш, мәхәббәт...» дип аталган концерт­та тамашачы кырчынын 36 еллык иҗат юлына сәяхәт кылды, анын башкаруында ин танылган арияләрне, классик компози­торларның әсәрләрен тыңлады.

Җырчыны Премьер-министр урынба­сары —мәдәният министры Зилә Вәлиева котлады. Ул үзенен котлавыннан сон 3. Сөнгатуллинаны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләү турындагы Россия Президенты Д Медведев Указын укыды

Юбилярны Санкт-Петербург. Прага. Вильнюс шәһәрләреннән килгән җырчылар тәбрикләде. Кичәдә үзе белән бергә Зилә ханымның шәкертләре дә чыгыш ясады.

«Зилә Сөнгатуллина—безнен ин яраткан, күренекле жырчыларыбызнын берсе. Ул бу сәхнәдән дөньякүләм ария­ләрне генә түгел, атаклы татар компози­торларның да классик әсәрләрен югары профессионал дәрәҗәдә башкарды»,—диде мәдәният министры.

УНБЕР ИЛДӘН ҖЫЕЛДЫЛАР

Төрки халыкларнын яшәешенә игъти­бар елдан-ел арта

Күптән түгел генә Төркия тел җәмгыяте. -Төрексой» халыкара оешмасы һәм Афйон Кожатепе университеты «Иске төрки тел: Ерак Азиядән Якын Азиягә кадәр» дип исемләнгән I Халыкара фәнни конферен­ция уздырды. Анда 11 ил галимнәре фикер алышты.

Бу олы җыенда Татар тюркология мәркәзе башлыгы. Татар дәүләт гумани­тар-педагогика университеты профессоры Фәрит Хәкимҗанов та катнашты. Рос­сиядән бердәнбер вәкил булып килгән галим Идел буе төбәге белән бәйле фәнни нотык сөйләде. Ул рун язулы борынгы төрки язмаларны беренчеләрдән булып уку бәхетенә ирешкән Дания галиме В. Томсенга багышланган махсус секциягә җитәкчелек тә итте.

Конференция эше уртак тикшеренүләр алып бару турында килешүләр төзү белән төгәлләнде.

ӘФАРИН. НАРИМАН!

Башкалабызның Вахитов районы Кече сәнгать академиясе укучысы Нариман Сәхабиев Мәскәүдә узган «Ретро; XX век голосами детей XXI века» дигән икенче Бөтенроссия балалар жыр фестивалендә Гран-при яулап кайтты «Академик вокал» номинациясендә чыгыш ясаган җырчыны жюри рәисе—СССРнын халык артисты Иосиф Кобзон югары бәяләде Шулай ук Нариманның укытучысы Венера Федото- ванын тырыш хезмәте дә искә алынды Быелгы фестиваль күренекле җырчы Мөслим Могамаев һәм Әниләр көненә багышланган иде.

«ТАТАР ЕГЕТЕ—2009»

Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака­демия театрында батыр, зирәк, тапкыр, кыю егетләрнең «ин-ин»нәре бергә җыел­ды. 9-11 нче сыйныф укучылары арасында үз районнарында беренчелекне яулаган егетләр шәһәр күләмендәге «Татар еге­те—2009» бәйгесендә көч сынашты. Егетләр жыр һәм биюгә осталыкларын күрсәтте, тарих, әдәбиятка кагылышлы сорауларга жавап бирде, татар халкынын гореф-гадәт­ләре белән таныштырды Кыскасы, бәйгене тамаша кылучылар «егет кешегә—җитмеш төрле һөнәр дә аз» икәнлегенә тагын бер кат инандылар Ә -Татар егете—2009» исемен Совет районынын 125нче мәктәп укучысы Илфат Бикмәтов яулады