Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ЕЛДА—АК КАРЛАР

Акча-акча карлар ява

Халык җырыннан

Яңа еллар безгә

Акча-акча

Карлар яуган чакта киләдер.

Гомеркәйләр сыза барган саен,

Яшәү хакы арта нигәдер.

Гомеркәйләр сыза барган саен,

Гел үзгәрә тора бәяләр...

Ә хәрәмне зәм зәм иткән заман

Хәләл хакын кайчан бәяләр?

Ә хәләлне хәмер иткән дәвер

Кайчан айнып килер тәүбәгә?..

Тәүбәсезләр түргә үрләгәндә

Гел кыйшая барыр түбәләр.

Тәүбәсезләр, төнге йөремсәк күк,

Ил башыннан йөрер, түбәдән...

Илдә яшәүләрнең хакын халык

Һәрчак яше белән түләгән.

Бәяң очсыз булса, табыла ул

Хак өстәүнең кырык хәйләсе.

Арта хакы гомер итүләрнең,

Төшә барса кеше бәясе.

Гомеркәйләр сыза барган саен.

Бәя үзгәрә гел нигәдер...

Яңа еллар безгә

Акча акча

Карлар яуган чакта киләдер.