Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЯН, ХАЛКЫМ!..

 

Томан

Томаннар таралалар Агыйделгә, Иделгә. Чулпаннарга, Ыкларга, Базыларга, Сөннәргә, Чәрмәсән, Кармасанга— Татар халкы яшәгән Тагын әллә кайларга. Томаннар таралалар,— Татар аңын томалап, Нинди генә төрләрдә, Нинди генә көйләрдә, Нинди генә өйләргә?! Елгалар өсте томан, Милләтем, хәлең яман. Томаннарга чолганып Яшәү сәбәбең каян? Күз күреме күренми Томаннары артыннан. Җилләр исә котыптан, Калтыратып салкыннан. Елгалар өсте томан...

Әй, томан, томан, томан..

Мәскәү урамында

Мәскәү урамында яфрак оча.

Әле берәр, әле күмәкләп.

Карт агачлар моңсуланып карый Төшкән яфракларга чүмәкләп.

Рәзинә МӨХИЯР — шагыйрә, галимә; Казан һәм Чаллы нәшриятларында дөнья курган берничә китап авторы. Чаллыда яши.

Күпне күргән агач иңсәсенә Күпме язмыш үткән кагылып. Текәлебрәк озак карап торсаң, Тарих китә кебек чагылып.

Күпме милләтләрнең язмышлары Агач тамырыдай юл алган.

Күпме милләт, күпме бәндә башы Мәскәү эчләрендә югалган?!

Югалтулар кайтавазы сымак Агач шаулый көзге җилләрдә. Такыр башлы агач шомлы карый, Ниләр булыр диеп илләрдә.

Әй, агачның күргән-белгәннәре!— Ничә буыннарга җитәрлек: Барысын да әгәр сөйләп бирсә, Башы Себерләргә китәрлек...

Мин кемгәдер кирәк кебек

Бу дөньяда мин кемгәдер кирәк кебек, Тормыш жебен челтәр итеп барам үреп. Җиргә басып кеше булып йөрегәндә Эзләремә берәү карап калыр күреп, Хисләремне чәчми саклый алыр төреп.

Бу дөньяда мин кемгәдер кирәк кебек, Күзләрем дә бертуктаусыз карый көлеп. Тормыш жебем кинәт кенә өзелгәндә Карап калыр микән берәү миңа сөеп?Мин киткәнгә сыкрап, жаны-тәне көеп.

Елмаюын, калсын йөземдә

Күңелеңә шатлык булып керим, Моң-сагышы... калсын үземдә. Татар хатыннары сабыр булган, Сабыр булган гомер-гомергә.

Йөрәгеңә сөю булып керим, Газаплары... калсын үземдә.

Кайта-кайта искә төшерерсең, Искә төшерерсең көзен дә.

Җанкаеңа шифа булып керим, Яралары... калсын үземдә.

Күз алдында булсын елмаюым, Елмаюым калсын йөземдә.

И, туган телем...

Чылбырларда, зынҗырларда булсаң да, телем. Синнән күркәм тел юк бит ул, и туган телем!

Чордан-чорга залимнәргә күчсә дә илем, Яшисен, бит, аптырарлык, и татар телем!

Кысрыклауга, мәсхәрәгә түзәсең, телем.

Теле барга—иле кирәк, и ана телем!

Хокук булса, илең булса, ни булыр, телем?!

Синнән башка татар булмас, син минем көнем!

Хокукларың бер дә юкмы соң синең, телем?!

Йөрәкләрне ник теләсең син телем-телем?!

Буыннардан-буыннарга күч, татар телем!

Зиһен чиксез, белик әйдә, ятларның телен.

Битарафлык—упкын, төшмә, ул синең телең!

Каплаганмы әллә, халкым, май—калын тирең?!

Гасырлардан, Тукайлардан килгән, үз телем!

Күрмәсәкче янып юкка чыккан ут-көлең!

Уян, халкым! Саклар өчен үз телең-көнең, Сөремнәрдә исердеңме?! Тирә-як—сөрем...