Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ МЕМОРИАЛЬ ҮЗӘГЕН БУЛДЫРЫЙК!

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛГАН
ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ МӨРӘҖӘГАТЕ

Татарстан Президенты Минтимер ШӘЙМИЕВКӘ

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

2008 елнын сентябрендә Тукаебызнын сонгы истәлеге булган «Болгар» номерларын югалттык. Бу гамәл халкыбыз тарихында көтелмәгән үкенечле вакыйга булды.

Бу эштә барыбыз да зур гөнаһлы—без, татар зыялылары, әле бина бар чакта, бергәләп киңәшеп. килешеп. Габдулла Тукайнын ошбу реликвиясен саклау, аны үстерү, файдалану концепциясен тәкъдим итә алмадык Инде бүген, гаеплеләрне эзләп вакыт уздырмыйча, бу хатабызны төзәтү уе белән Сезгә үзебезнең фикер-теләгебезне җиткерәбез.

Бина сүтелгәнче. Габдулла Тукай яшәгән 40нчы бүлмәне саклау, мәңгеләштерү турында хыяллансак, бүген инде яна архитектура проекты белән төзелгән ниндидер комплекста ясалма Тукай бүлмәсе оештыру аны хурлау гына булыр иде. Тукаебызнын рухи бөеклеге истәлегенә туры килердәй бер генә мөмкин эш. ул—иске эскихчар буенча торгызылган «Болгар» номерларының бер өлешендә (якынча 35-40 бүлмәдә) «Тукай мемориал үзәге»н—«Тукаевский мемориальный центр» оештыру Бу очракта Габдулла Тукай үзе тирәсендә бер гасыр элек шул нигездә аралашкан. Болгар- номерларында яшәп яткан бөек замандашларын янадан янына җыяр, киләчәк буыннарга таныштырыр иде.

Бу үзәктә татар халкынын бөек тарихи затлары (якынча 50-60 шәхес) шагыйрьләр, язучылар, дин әһелләре, галимнәр, бөек сәнгатькярләр—композиторлар, артист- башкаручылар. күренекле дәүләт эшлеклеләре. халыкара күләмдәге сәясәтчеләр, хәрби, башка өлкәләрдәге хезмәткәрләр урын алачак. Башка музейлардан аермалы буларак, анын өстенлеге—татарнын бөтен тарихи шәхесләре турындагы мәгълүматның бер урында булуы анда аларнын кыскача тормыш тарихлары, кылган гамәлләре, калдырган хезмәтләре, әсәрләре турында тулы белешмәләр туплануы. Мемориал киләчәк яшь буынны тәрбияләү эшендә дә киң файдаланылыр иде.

Үзәктә оештырылган китапханә аларнын хезмәтләрен, әсәрләрен туплау, электрон, аудио форматларда булдыру, боларны халкыбызга кайтару белән шөгыльләнергә тиеш. Мультимедиа төркеме компьютерлы мәгълүмат системалары, стендлар булдыру, бөек әдәби, музыкаль, сәхнә әсәрләренең аудио—видео язмаларын җыйнау, аларны буклетлар белән урыс, инглиз, төрки телләрдә яздыру, тарату бурычын үтәргә тиеш.

Чыгымнарына килгәндә, бинаны торгызу эшен аны җимергән оешмаларга йөкләргә кирәк Үзәкне оештыру, аны яшәтүдә «Халыкара Тукай фонды», икътисади потенциалы булган бай оешмалар, гомумән, бөтен халыкның хәйрия гамәлләре күздә тотыла.

Бу олы бурычны үтәүдә Сезнен теләктәшлегегезгә, ярдәмегезгә ышанып калучы замандашларыгыз—Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары:

Равил Фәйзуллин, Раби г Бату.зла, Марсель Галиев, Ту фан Минну длин, Әхсән Баян, Разил Вәлиев. Рафаэль Мостафнн. Шәүкәт Галиев. Марсель Зарипов. Фәнис Яруллнн, Роберт Мнннуллнн, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рөстәм Мннгалим, Рәдиф Гаташ. Зиннур Мансуров. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдннов, Наилә Гәрәева, Илдус Әхмәтжанов. Наил Ду наев, Рамил Тохфәгуллин, Фәрит Бикчантаев". Зөлфәт Хәким, Сергей Скоморохов, Әзһәр Шакиров. Равил Шәрәфиев. Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Нәжибә Ихсанова, Айрат Арсланов. Әхсән Фәтхетдннов. )өфәр Гыймаев, Абрек Абзгильдин. Харис Якунов, Рәшит Калимуллин, Резидә Әхнярова.