Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАННЫҢ КАЙТУЫ

 

2010 елда чорыбызнын ин зур—Габ­дулла Тукай. Һади Такташ, Муса Жә- лилләр белән бер рәттә торучы—шагыйре Хәсән Туфаннын тууына 110 ел тулачак. Шул вакытка анын биш томлык әсәр­ләре Татар­стан китап нәшриятендә басылып чыга­чак. Бу томнар 2007 елдан чыга башлады Бү­генге көнгә биш томның өчесе ба­сылып, укучыларга иреште дә инде.

Бер яктан ка­раганда—куанычлы хәл. Моңача Туфаннын мондый тулы басмасы чыкканы юк иде әле. Ләкин чыккан томнары белән танышу шактый каршылыклы—сөенечле дә. көенечле дә фикерләр тудыра. Шул фикерләрем белән уртаклашырга телим

Сөенечлесе. Билгеле булганча, Хәсән абый үзе исән чагында әсәрләрен басты­руга әллә ни әһәмият бирми иде Ярты гасыр дәвердә туган телендә анын ни­бары унлап җыентыгы басылып чыкты Аларны да күбесенчә үзе түгел—башка кеше төзеп бирә иде Нигездә бу җы­ентыклар бер үк әсәрләрдән тора.

Укучыларга ирешкән өч томда шагыйрьнең билгеле булган барлык шигырьләре һәм поэмалары урнашкан. Калган ике томда анын язмалары: татар шигыренең теоретик нигезләрен ти­кшерүче һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы, кайбер хатлары алачак Әлеге томнар белән танышкач, шуны күрәсең—мондагы әсәрләрнең яртысы монача Туфан китапларында беркайчан да басылмаган шигырь һәм поэмалардан тупланган Яртысы ' Кайбер шигырьлә­ре кайчандыр вакытлы матбугатта дөнья күреп тә. күптән онытылган, укучылар һәм әдәбиятчылар игътибарыннан читтә калган Күбесе исә бер­кайда да басыл­маган. каралама хәлендә шагыйрь- нен өстәл тартма­сында яткан

Шулай итеп, әлеге томнар Ту­фан ижатын бө­тенләй яна яктан, шактый тулы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Монын өчен без төзүче, әдәбият белгече Мәсгуд Гайнетдиновка рәхмәт әйтергә тиешбез Ул күп еллар буе Туфан ижатын җентек­ләп жыю һәм өйрәнү белән шөгыльлән­де. бу изге эшкә күп көч куйды Кайбер әдәбият белгечләре теге яки бу классик шагыйрьнен берәр яна шигырен тап­са да. түбәләре күккә тия яза. шунын нигезендә диссертацияләр яклыйлар, мактаулы исемнәр алалар. Монда исә тикшерүче Туфан иҗатының яртысын диярлек туплап, укучыларга янадан ачып бирә алган!

Шулай итеп, бу томнарны чыгару әдәбият хәзинәбезне баета, әдәби әй­ләнешкә моңача билгеле булмаган яна әсәрләр кертә Поэзия үсешенә, аеруча яшь алмашка аларның шифалы тәэсире булыр дип ышанырга кирәк.

Көенечлесе. Туплавын гуплаган. әмма тәртипкә салып, фәнни нигезле итеп
бирә алмаган. Томнар белән таныша башлагач, аларнын бик буталчык булуын күрәсен.

Томнарны чыгаруда Татарстан китап нәшрияте шактый бай тәҗрибә туплады. Гадәттә шагыйрь әсәрләре хронологик тәртиптә, жанр буенча аерым бүлекләргә җыеп бирелә. Монда исә төзүче жинел. ләкин хата юлдан киткән Ул башта китапларда чыккан шигырь-поэмалар- ны бирә Аннан соң, янадан егерменче еллардан башлап китапларга кермәгән, вакытла матбугатта басылган яисә бөтен­ләй басылмаган шигырьләр тезелеп китә. Бу яна тәртипкә ияләшергә өлгермисең, әлеге тәртип тә бозыла. 1934 елда язы­лган шигырьләре артыннан 1957 елда ижат ителгән, язган елы күрсәтелмәгән һәм төрле елларда язылган шигырьләр урын ала. Кыскасы, китап белән фай­далану кыенлаша. Кирәкле әсәрне таба алмыйча жәфаланып. буталып бетәсен

Югыйсә күп томлыкларда әсәрләрне урнаштыру тәртибенең үз фәнни канун­нары бар М Гайнетдинов та, филология фәннәре докторы һәм танылган тексто­лог буларак, аларны белергә тиеш. Ту­фан шигырьләрен хронологик тәртипне саклап, берничә бүлеккә аерып, укучыга унайлы, аңлаешлы итеп бирергә кирәк иде. Беренче чор ижаты—егерменче еллар уртасыннан утызынчы еллар ур­тасына чаклы. Икенче чор—утызынчы еллар уртасыннан 1940 елның ахырына, ягъни кулга алынганга чаклы. Бу чор кыскарак булса да, беренче чордан үзе- нен лирик жылылыгы. халыкчанлыгы белән шактый аерылып тора Өченче чор—тоткынлыкта һәм сөргендә язылган шигырьләре һәм поэмалары. Сөрген­нән кайтканнан соңгы иҗатын шулай ук берничә дәвергә бүлеп була. Әйтик. Хрущев чорында ижат ителгән әсәрләре торгынлык чорында язганнарыннан күп ягы белән аерылып тора

Свенечлесе. Туфанны бик күпләр чын күнелдән ихтирам итә. әсәрләрен яратып укый, кайберләрен яттан белә Анын китапларына рецензияләр, зур-зур мә­каләләр. истәлекләр язучылар да байтак Әмма бөтен гомерен Туфан иҗатын өй­рәнүгә багышлап, фәкать шул эш белән генә шөгыльләнүче кеше—бердән-бер Ул—әлеге дә баягы Гайнетдинов.

Мәсгут ага—шагыйрь исән чагыннан ук көн саен диярлек анын янына барып. озак-озак сөйләшеп, әсәрләре белән танышып, күчермәләрен алып, кыскасы жаны-тәне белән бу эшкә бирелеп йөргән кеше. Туфан вафатыннан сон. шагыйрьнең туганы Мөнҗия апа янына йөреп, шагыйрьнен бөтен архивын жыеп. барлап, өйрәнеп чыкты ул Шуна күрә дә Туфаннын бөтен рухи байлыгы диярлек бүгенгесе көндә анын кулында тупланган.

Әсәрләрен туплап җыюдан тыш. ул шагыйрьнен гомер юлын да тирәнтен өйрәнде. Менә, әйтик. Туфаннын 1918­1922 еллардагы тормышы әлегәчә ак тал булып кала бирә иде. Хәсән абый үзе бу турыда ләм-мим дәшмәде, төпченә башласаң—ачуланып китә, кәефе кырыла иде. Ни өчен?

М Гайнетдинов тикшерүләре буенча, яшь Хәсән Туфан (ул вакытта әле «Га­лия» мәдрәсәсе шәкерте Хисби Хәзрә­те в) 1917-1918 елларда Уфада Милли Мәжлес утырышларында турыдан-туры катнашкан Гади күзәтүче буларак түгел җаваплы сәркатиб—стенографист була­рак, һәр чыгышны тынлап, язып-теркәп барган. Соныннан акка күчереп, гарәп шрифты белән матур, анлаешлы итеп язып биргән. Большевиклар Мәжлесне тыеп, анда катнашучыларны кулга ала башлагач. Милли Идарә Петропавловск шәһәренә күчә. Иларәнен барлык архи­вын саклап, шунда алып баруны да шул ук ышанычлы, тырыш, милләт эшенә жаны-тәне белән бирелгән Хәзрәтсвкә тапшыралар Ул гражданнар сугышынын ин кызган чагында авыр йөкне күтәреп, көн-төн йокламыйча, (ул чорда угрылар мыжлап торган), тиешле урынга китерә Әмма тапшырырга тиешле кешесен анда тапмагач, архивны Омскига. аннан сон Байкалның аръягына илтә, вазифасын намуслы итеп башкара

Ул гына да түгел. Гаяз Исхакыйга Чита аша чит илгә эмиграциягә китәргә булыша, аны саклап. Россия чигенә хәтле озатып бара. Соныннан. Ерак Көнчыгышта калгач. Милли шура эшләрендә актив катнаша, яшьләрне милли рухта тәрбияли Кыскасы. М Гайнетдинов фикеренчә. бу чорда Туфан үзен чын мәгънәдә милләт каһарманы итеп күрсәтә Совет чорында андый милләтпәрварларны жыеп-себереп атып бетерделәр Бик сирәге генә чит илгә ка­чып котылды Туфаннын бу турыла ләм
мим дәшмәве шунын белән аңлатыла, ди М. Гайнетдинов.

Фәкать шуны гына ачыкласа да. М. Гайнетдинов әдәбият фәненә зур өлеш керткән булып саналыр иде.

Көенечлесе. Югарыда әйткәнчә, клас­сик язучыларның томнарын чыгарганда фәнни нигезләргә таянып эш итәргә кирәк.

Ин элек төпле, бөтен иҗатын күзәтеп бәя биргән кереш сүз мәҗбүри. Берен­че томда басылган, төзүче тарафыннан язылган кереш сүз исә бик йомшак, өстән-өстән генә язылган. Ул Туфан­ның 1974 елда чыккан икетомлыгында басылган Т Галиуллин кереш сүзеннән шактый кайтыш. Биштомлыкны кулына алган укытучы М. Гайнетдинов кереш сүзеннән Туфанның иҗат һәм тормыш юлы турында тулы мәгълүмат ала алмый, һич югы биографик белешмә булса да бирергә кирәк иде.

Икенче таләп: һәр әсәрнең монача кайда басылганы, басылмаган булса, кайда саклануы күрсәтелергә тиеш. Ту­фан иҗатына карата бу кагыйдә аеруча мөһим, чөнки аның әсәрләре катлаулы язмышка дучар булды. Аккош күлендәге язучылар дачасында күрше йортларда яшәгәндә мин шагыйрь янына еш кереп йөри идем, өстәлендәге кәгазь өемнәре турында сораша идем. Шунда ул мина кайбер шигырьләрен укып, аңлатма бирә иде. «Монысы—каралама гына... Бераз ятып торсын әле. Киләчәктә яңадан кай­тып эшләрмен, яисә ертып ташлармын. Монысы—минеке түгел, кеше шигыре. Яраткач, язып алдым. Хәзер инде яттан да беләм. Башкаларның укышларыннан өйрәнергә кирәк ич. Ә монысы исә—төр­мәдә язылган, шәп. әмма «куркынычрак» шигырь. Анын әле вакыты җитмәгән. Ята бирсен. Мин үлгәч басылыр.»

Әйе. шагыйрь иҗат дәверендә ис­киткеч тыюларга, чикләүләргә юлыга. Соңгы көннәренәчә кайбер уй-фикер- ләрен яшереп торырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта ул шигърияттә классик камиллеккә омтыла, үзенә карата искит­кеч таләпчән була. Томнарны матбугатка әзерләүче боларны истә тотарга тиеш.

Туфанга хас тагын бер сыйфат—ул элек басылган шигырьләренең яна вариантла­рын яза иде. кат-кат төзәтә иде. Төзәтә- төзәтә үзе дә буталып бетә иде. Биредә төзүче искәрмәләре булмагач, укучы да бу әсәрләр арасында үзен кара урманга кергән сыман хис итә, адашып бетә.

Туфан әсәрләрендә бүгенге укучылар­га таныш булмаган исем-фамилияләр. ниндидер онытылган вакыйгалар телгә алына. Аларга да аңлатмалар кирәк. Ан­дый анлатма булмагач, биштомлыкнын кыймәте бик нык кими. Биштомлык- ларны ел саен чыгарып булмый бит. Калган ике томда булса да искәрмәләр һәм аңлатмалар бирелсен иде.

Шагыйрь үзе исән чагында анын кай­бер әсәрләре, әйтик Киров турындагы «Ант» поэмасы, каты тәнкыйть утына эләкте. Илленче еллар уртасында да ан­дый вакыйгалар кабатланды. Боларнын барысы турында да искәртеп китәргә кирәк иде.

Кагыйдә буларак, томнарда язучыны тулырак итеп күз алдына китерерлек фо­толар бирелә иде. Монда алар да юк.

Бу җитди кимчелекләрдә мин бер төзүчене генә гаепләмәс идем. Гадәттә күптомлыкларнын махсус редколлегия­се. фәнни редакторы була. Монда атар юк. Тукай. Такташ. Жәлил томнарын әзерләгәндә ИЯЛИ галимнәре турыдан- тулы катнашып, еллар буе эшлиләр иде. Монда исә бөтен текстологик эш сиксән яшен тутырган галим өстенә йөкләнгән. Әлбәттә, ул берүзе моны ерып чыга алмаган.

Кызганыч Әкияти Феникс кошы ут-ялкында янып, яңадан туа. Туфан ижаты да шуның шикелле ничә кат ты­елып. янадан халыкка кайта. Әмма анын укучыларга тагы бер кат. вафатыннан сон кайтуын матуррак итеп күрәсе иде.