Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕНӘ 90 ЕЛ

—90 яшь. Тарих өчен, бәлки, әлләни зур сан түгелдер. Ләкин ижтимагый тормыш- яшәеш жәһәтеннән чыгып караганда, бу инде—үзе бер тарих, татар дөньясынын ташка баскан тере елъязмасы. Сүзне газетанын «чишмә башы»ннан дигәндәй эләктереп

—•Чишмә башы»—1920 елнын 22 гыйнвары, ягъни «Кызыл яшьләр»нен 1нче саны чыккан көн 1938 елда газета «Яшь сталинчы«га әйләнә, ә 1957 елдан ул—«Татарстан яшьләре».

Шушы 90 ел эчендә газетанын баш мөхәррирләре булып менә кемнәр эшләгән—Гали Хужиев. Хәбиб Гобәйдуллин. Рафак Тимергалин. Барлас Камалов. Миншәех Зәбиров. Салих Гарипов. Харис Әшрафжанов. Ислам Әхмәтжанов. Хәлим Гайнуллин Тарих өчен бер мизгел булса да. 90 ел—кеше өчен дә. газета өчен дә бик күп. Бу вакыт эчендә ил һәм анын белән бергә газета да. билгеле, төрле чорларны кичергән— «Т Я.» битләрендә чын тормышнын кайнар сулышын тоярга була.

—«Т. Я.»—Татарстандагы милли басмалар арасында ел саен ин күп тираж жыя. Матбугатта озак еллар эшләгән кеше буларак, мин монын «серен» чамалыйм. Әмма әлеге серне баш редактор авызыннан ишетү урынлырак булыр...

—Бөтен «сер» шунда, без «йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып житә» дигән принцип буенча эшлибез. Ә инде укучыларыбыз күп икән, димәк, яраталар

—Статистика әйткәнчә, Татарстанда 2 млн.. Россия Федерациясендә 5 млн. татар яши. Редакциянең, дөресрәге, газетанын читтәге татарларыбыз белән бәйләнеше ни дәрәжәдә? Әйтик, Татарстаннан читтә сезнен тираж күпме?

—Чит төбәкләргә «Татарстан яшьләре» 2 мен чамасы тарала.

— Глобальләшү процессы, корыч танк сыман, татарнын мәдәниятен, барыннан да бигрәк туган телебезне кысрыклый, таптамакчы була. 30-40 елдан сон туган телебез таза-сәламәт хәлендә сакланырмы? Совет чорындагыча. кухня теле булып кына калмасмы?

—Сакланмас сыман, процесс бик кызу бара. Медицина теле белән әйткәндә, бу чир башта хроник формада иде. озакка сузылды, ә хәзер исә агрессив форма алды Ул әле көннәрдән-беркөнне кухнядан да кысрыкланырга мөмкин Ана телен белмәү, манкортлашу афәте көннән-көн көчәя барган шартларда, яшьләрне милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка, хәтта, һичьюгы. ана телендәге газета-журналларга жәлеп итүнен ысулларын эзләргә һәм табарга кирәк.

—Ничек уйлыйсын, халыкта популяр булган «Татарстан яшьләре» битләрендә туган телебезнең киләчәгенә, язмышына, ана мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләренә бәйле махсус бер сәхифә ачарга вакыт түгел микән?

—Газетанын һәр бите, ул биттәге һәр мәкалә, һәр рәсем асты татарнын теле, киләчәк язмышы һ.б. белән турыдан-туры бәйле һәм «шушы тегермәнгә су коя»

—Ни әйтсәк тә, туган телебез, гореф-гадәтләребезнең төп нигезе, яшәр урыны— авылда. Элегрәк бу бигрәк тә шулай иде. Әмма хәзер эшсезлек, эчкечелек, жан
кыюлар, хәтта наркоманлык кебек заман афәтләре авылларыбызга да үтеп керде. Рухи һәм әхлакый чишмәләребез саега. Кыскасы, авылнын нигезе какшый башлады. Сезнен газета битләрендә авыл темасы ничегрәк, ни дәрәжәдә чагылыш таба?

—Безнен газета битләрендә авыл темасы ул ничек бар. шулай чагыла. Алга таба да шулай чагылыр. Син санап киткән чир-зәхмәтләр бетен Русияне колачлап алган. Татар дөньясы да шушы киңлектә булганлыктан, бу чирләрнен безгә дә йокмый хәле юк. чөнки болар йогышлы чирләр. Битлек киеп кенә котылып була торган түгел. Ә инде авылнын үлеп баруына килсәк—ә бу милләтнен бетеп баруы дигән сүз— үзе бер зур тема Бу хакта аерым утырып сөйләшсән дә тиз генә ерып чыга торган түгел. Бүген авылда ин мөһим нәрсә, мөгаен, эшләгән кешенен уч тутырып акча ала алмавыдыр. Жәмгыятьнен күп зәхмәтләре хәерчелеккә барып тоташа.

—Әйтә аласызмы, сезнен газетаны Президентыбыз һәм министрлар укый микән?

—Министрлар турында өздереп әйтә алмыйм, әмма Президент укый дип беләм

—Я шерен-батырын түгел, бүгенге көндә «Татмедиа»ны сүгүчеләр дә бар. Сез әлеге Ачык акционерлык жәмгыяте «кочагына» кермәдегез, үзбашка—ягъни мөстәкыйль яшисез. Монын рәхәте һәм михнәте нәрсәдә?

—«Татмедиа» кочагына кереп карамагач, монын рәхәте һәм михнәте турында нәрсә әйтим инде?

  • Мисалларга тукталып тормыйм, кызганычка күрә, бүгенге татар милли матбагасын кысрыклау, йөгәнләү, аларнын мәсләген үзгәртергә тырышу, хәтта кайбер басмаларны ябарга омтылыш күзгә ташлана. Сез монын өчен борчыласызмы?
  • Милли басмаларга зыян салырга тырышу омтылышы бар икән, миллэт баласы буларак бу мине борчымый кала алмый, билгеле Бутәрәкъкыятъкә каршы бара торган, бары тик тискәре караш кына уята торган ахмак гам ат. Әгәр Русиядә дөрес милли сәясәт алып барылса, бик күп четерекле мәсьәләләр гамәлдән төшеп калыр, яки булганнары хәл ителер иде Каршылыккаршылыкны, явызлык—явызлыкны тудыра.

—Сөйләшеп утыруларнын берсендә аксакал әдип Әмирхан ага Еники: «Мин кайчак социализмны сагынып куям. Ләкин ана кире кайтасы килми».—дигән иде. Заманында без «Татарстан яшьләре»ндә күпмедер еллар бергә эшләгән идек. Син ул елларны сагынасынмы, юкмы?

—Әмирхан агадан да төгәлрәк итеп әйтеп булмас. Сагындыра, билгеле Ләкин бу социализмны түгел, ә яшьлекне сагыну.

  • Редакциядә кайчандыр Барлас Камалов. Шамил Маннанов. Рафикъ Юныс. Рашат Низами, Харрас Әюп һ.б.нын эшләвең беләбез. Яшьләр газетасы битләрендә атнасына бер тапкыр «Әдәбият-сәнгать» .тигән сәхиф» даими рәвештә чыга килде. Шигырьләр сездә хәзер фоторәсем асларында гына «ялтырап» ала. Әдәбият-сәнгать сөючеләр өчен атап чыгарылган бу сәхифә ни өчен туктатылды икән?

—Дөрес әйттең, һәр заманнын үз үзенчәлеге «Татарстан яшьләре»ндә кырлардан шигъри репортажлар басылган заманнар да булган Ләкин гомерләр үтү белән безнен кечкенә газетага шигырьләр сыймый башлады Шул ук вакытта шигырьләрне кулдан тартып алучы дистәгә якын махсус әдәби-мәдәни басмалар пәйда булды Һәрхәлдә, әдипләр, язучылар һәм аларнын язмалары өчен ишегебез һәрвакыт ачык

—Яшьләрне, яшь буынны элек-электән сүгәргә яратканнар. Бүгенге көн яшьләре нинди? Сез шәхсән аларны якыннан аралашып беләсезме, әллә күбрәк ре.шкцнягә килгән кулъязмалар аша гынамы?

-Яна тарихкка кадәр үк. ягъни б.э.к. үк «аталар һәм балалар каршылыгы» дигән нәрсә булган, һәр заманның үз яшьләре, үз картлары Яшьләрне аңтарга тырышам. Ләкин кулъязмалар аша гына яшь буын турында фикер йөртеп булмый •Гомумконтекст» аша фикер йөртергә тырышам Бүгенге көн яшыәре. мөгаен, күп яктан бездән яхшырактыр Баш мөхәррир урындыгыннан карап, мин бүгенге
татар яшьләренең иң зур кимчелеге—туган телне белмәүләре дип саныйм. Аларнын әти-әниләре «чәчәк аткан» социализм чорында туып-үсеп формалашкан кешеләр, күбесендә милли үзан бик сыек. Зур төзелешләр, шәһәрләшү барлы-юклы миллилекне дә йотып бетерә язды. Бүгенге яшьләрнен ин зур күпчелеге прагматиклар. Юк. бу начар сыйфат түгел, әмма алар милләттән тагы да ераграк, читләшкәнрәк, чөнки акча эшләү, карьера ясау, нигездә, урыс теле мохитендә алып барыла. Аларнын балалары, бәлки, татарларның сонгы буыны булыр. Милли үзан уянуда 90нчы еллардагы сыман тагын бер җилкенү, өермә булмаса. милли киләчәккә бик зур куркыныч яный.

—Сезнен коллективта, бигрәк тә бүлекләрдә күбрәк хатын-кызлар эшли. Бизнес- фәләнне, төшемле урынны сайлап, ир-егетләр журналистика эшеннән читләшә башлады микән әллә?

—Татар журналистикасында ни өчендер (монын. билгеле, үз сәбәпләре бардыр), хатын-кызлар күбрәк. Килер бер вакыт, ирләр дә күбәер Шулай дип өметләник.

—Хатын-кызлар димәктән, яшьләр газетасында ин озак еллар эшләгән кеше Рина ханым Зарипова булды түгелме?

—Әйе. Рина Зарипова редакциядә утыз биш елга якын эшләде. Хатлар бүлеге мөхәррире булып. Ә хатлар бүлеге—редакниянен «кайнар ноктасы», төп кухнясы ул. Рина ханым шунда бөтен күнелен, җанын. йөрәген биреп эшләде. Ул газетада ачып җибәргән «Сердәш» сәхифәсе генә дә ни тора! Укучылардан хат күп килә иде Рина ханым аларнын берсен дә жавапсыз-игьтибарсыз калдырмады.

—Сезнен эштә ин кыены нәрсә?

—Безнен эштә ин кыены кеше укырлык газета чыгару. Ин рәхәте дә шул.

—Бер генә ата-ана да үзенен баласына тел-теш тидерергә тырышмас. Шулай да... Кимчелексез кеше булмаган шикелле, сезнен газетада да җитешсез яклар юк түгелдер. Әгәр үзтәнкыйть белән карасак...

—•Татарстан яшьләре» тоташ җитешсезлекләрдән генә тора. «Аһ. менә бүген, ниһаять, нинди шәп газета эшләдек!»—дисен. Икенче көнне укып карыйсын—чүп-чар җыелмасы! Мин үзем, мәсәлән. «Татарстан яшьләре»нен әле буяу исе дә кибеп бетмәгән яна санын кулыма алгач, йөз елга бер тапкыр гына канәгатьлек хисе кичерәм

—Исмәгыйль Сәлмәнович, баш редакторнын буш вакыты бармы? Булса, ул аны ничегрәк үткәрә икән? Әдәбият укырга яратасызмы? Төгәлрәк әйтсәк, кайсы язучыларны...

—•Буш вакыт» дигән нәрсәне белмим, чөнки редакция эше өйгә ияреп кайта. Әдәбият укырга яратам, ләкин вакыт тими, шуна күрә күп кенә яна китапларны диагональ буенча гына карап өлгерәм. Хәзерге вакытта Мөхәммәт Мәһдиевнен яна чыккан 5 томлыгы әле ачылмаган килеш өстәлдә ята. Рабит Батулланын «Урыннары җәннәттә булсын!» дигән китабы укый башлаган килеш тора, Һади Такташ белән Габдулла Тукайның бөтен әсәрләрен тагын бер кат укып чыгарга вакыт җитте—белмим, кайчан керешермен. Виктор Шендеровичнын сатира һәм юмор антологиясендә чыккан китабы белән Михаил Жванецкийнын сайланма әсәрләрен кайбер көннәрдә караштырып алам Һ.6.. һ.б.

—Ялгышмасам, Татарстан китап палатасы базасын нык кына «иләделәр» шикелле. Тарих өчен, киләчәк буыннар өчен «Т.Я.»нын барлык төпләнмәләре дә саклана микән, бу эш ничек тора?

—Әйе. архивта саклана. Үзебездә газетабызның сонгы 15 елдагы тегелмәләре бар.

Әңгәмәдәш—Рашат НИЗАМИ.