Татар энциклопедиясе» битләреннән
КАМАЛИЕВ (чын фам Камалетдинов) Тәүфикъ Салих улы (3 2.1940, Буа р-ны Ташкичү ав —13.2.1980, Казан), шагыйрь Казан ун-тын тәмамлый (1966). «Ялкын» ж-лында (1966-76), «Социалистик Татарстан» г-тасында (1976-78). ТАССР МС Телевидение һәм радиотапшырулар к-тында өлкән мөхәррир (197375) булып эшли. Лирик шигырьләре тупланган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басыла. •Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972). «Яшьлеккә кайту» (1978), •Ак өметләр» (1986) җыентыкларында яшьлек, дуслык турында шигырьләре кергән. К. шигырьләре туган җиргә һәм анын кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган.
Әд.: Маннапов Ш. Яшел килеш яфрак коелды // Казан утлары. 2000. №2.
КАМАЛОВ Барлас Хәмит улы (17 I 1930, Чистай ш -5.2.2004, Казан). язучы. ТАССРнын. РФнын атказ. мәдәният хезмәткәре (1980, 1992). Казан педагогия ин-тын тәмамлый (1953). 1959-62 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында җаваплы мөхәррир. 1962-64 тә «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Чаян» ж-лларынла бүлек мөдире, әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара 1964-66 елларда ТАССР МС каршында радиотапшырулар һәм телевидение к-тында эшли. «Гомер иткәндә» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1959 да басыла Гомумкешелек кыйммәтләренә, тарихка мөрәҗәгать итүе, публицистик язу стиле белән К.нын «Сыналыр чак» (1965). «Күршеләр» (1970), «Күнел кыңгыраулары» (1971; русчага тәрҗемәдә • Колокольчики души». 1976). «Йөрәк давыллары» (1980). «Ярсөяр әрәмәсе» (1983) исемле повесть һәм хикәя җыентыклары аерылып тора. «Өметен өзелмәсен» (1986). «Җир күчәре» (1990) романнары авыл кешеләренен авыр хезмәтенә һәм яшь буынны тәрбияләү проблемаларына багышланган «Мирхәйдәр Фәйзи» (1987) повесте күренекле тагар драматургының тормыш һәм ижат юлы турында
Әсәр : Язмыш сәхифәләре К. 1990
КАМАЛОВ Хисам Нуретдин улы (14 4 1926, Ә.тмәт р-ны Кама-Исхзәгыйль ав. туа), язучы. ТРнын ххлык язучысы (2001) Казан педагогия ин-тын тәмамлаганнан сон (1954) Татар кит нәшриятында мөхәррир булып эшли Әдәбиятка шагыйрь буларак килә. «Янадан сафта» дигән беренче шигырь җыентыгы 1955 елда басыла «Чияле тау» (1956. русчага тәрҗемәдә «Вишневая гора». М 1963), «Язмыш» (1967), «Тормыш дулкыннары» (1968), «Каен суы» (1972), «Күнел» (1976) җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары гражданлык хисе, оптимизм белән сугарылган К поэзиясенең төп темалары —Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-фажига. илдә барган социаль-экономик үзгәрешләр, бәхет, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар 1970 еллардан К нигездә проза өлкәсендә эшли Анын «Һәркемнең гомере бер генә» (1975; русчага тәрҗемәдә •У каждого жизнь—одна». 1983). «Безне өйдә көтәләр» (1985; ТАССРнын Г Тукай исем Дәүләт премиясе. 1986). «Үлгәннән сон я ным» (1989). «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнарында, шулай ук • Бердәнбер ул» (1982) җыентыгындагы повесть һәм хикәяләрендә сугыш чоры вакыйгаларын, фронт һәм тыл тормышын реалистик картиналар белән тасвирлый, совет кешеләренен батырлыгын, фидакарьлеген. намуслыгын ачып бирә Бөек Ватан сугышында катнаша 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә
Әд Фәйзи Ә. Әдипнен эрудициясе К.. 1973, Маннапов С Тормыш үзәнен нән // Казан утлары 1980 №3
КАМЕНЕВ Гаврила Петрович (3.2.1772, Казан—1803. шунда ук), язучы Рус романтизмы башлангыч чоры вәкилләренең берсе. Казаңдагы бай купецлар фамилиясе (ыруы) варисы 1800 дән Мәскәү язучылары даирәсенә керә. 1802
Данамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып кила.
дә Петербургтагы Тел, фәннәр һәм сәнгать сөючеләр ирекле җәмгыятенә алына. Казан һәм анын тирәсе б-н «Громвал» балладасы мотивлары, «Төш» («Сон») элегиясе (Кизик монастыре, Хижина), «Казаннан өч чакрымда» («В трех верстах от Казани») әсәрләре бәйле. Тулаем алганда К. ижаты (элегия, баллада, юллама, сентименталь повестьлар) романтик характерда язылган. Анын балладалары В.А.Жуковский иҗатына зур йогынты ясыйлар. К —әдәби тәржемәләр авторы. Анын әдәби мирасын А.С.Пушкин югары бәяли.
Әд. Бобров Е Первый русский романтик Г.П.Каменев // Изв. вестн 1903. Т.43, №8; Чтения, посвяшённые 225-летию со дня рождения Каменева К., 1997; Валеев Э. Судьбою прерванный полёт. К., 2001.
А.Н.Пашкуров.
КАНДАЛЫЙ Габделҗәббар Габделмәҗит улы (1797, Самара губ., Ставрополь өязе. Иске Кандал а.—май 1860, шунда ук), шагыйрь. Татар һәм гарәп телләрендә яза. «К.» тәхәллүсе туган авылы исеменнән алынган. Мулла гаиләсендә туа. 17 ел дәвамында Казан губ.. Ставрополь губ.. Самара губ., Казан, Тәтеш, Чистай өязләре мәдрәсәләрендә белем ала. Мәдрәсәләрне еш алыштыру—шигырьләрендә бу уку йортларындагы тәртипне һәм уку системасын тәнкыйтьләү нәтиҗәсе. Укуга сәләтле булган өчен аны шәкертлек чорында ук мәдрәсәнең түбән баскычларында гарәп телен укытырга тарталар. 1824 тә руханилек Вазыйфаларын башкарырга рөхсәт алып, К. туган авылына кайта, имам-хатип булып тора. Шигырьләрендә мөсельман руханиларын көлке утына тоткан, хатын-кыз образларына мәдхия җырлаган, кайбер шаригать нормаларын бозган өчен 1840 тә мөселман мәхәлләсе жыелышы К.ны руханилык дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә тәкъдим ясый. Бу тәкъдим тиешле тавыш санын җыя алмаса да, К. эшеннән китәргә мәҗбүр була. 1843 тә ул үзенен фикердәшләре тарафыннан оештырылган 2 нче мәхәллә б-н җитәкчелек итә. 1848 дә анын мәхәлләсенә власть тарафыннан яна имам һәм мөдәррис куела. Шулай итеп К.не эшеннән читләштерәләр, мәхәлләгә аның йогынтысы сизелерлек кими. 2 елга якын ул төрмәдә утырып чыга (кулга атуның төгәл вакыты һәм сәбәбе билгесез).
К күпкырлы белемгә ия була Мәдрәсәдә өйрәнелгән гарәп һәм фарсы телләреннән тыш, ул үзлегеннән рус, мордва һәм чуаш телләрен үзләштерә. Анын кулыннан төрле эш килә: ул китап төпли, сабын кайната, мич чыгара, йозак төзәтә белә. Беренче «Рисаләи—л—иршад» («Тугъры юлга күндерүче китап», 1915/16 тирәсе) әсәрен К. мәдрәсәдә укыган чорда яза. Бу дини—дидактик әсәр кереш сүз, 28 бүлек һәм мөнәжәт формасында язылган йомгактан тора. Автор укучыны, мөселман дине кысаларында гына булырга мөмкин булган, дөреслеккә өнди. Поэмада җир тормышының фанилыгы турында мотивлар янгрый. бакый дөньяга үзеңне әзерләү зарурлыгы ассызыклана. Монын өчен К. фән йөрәнү. изге гамәлләр кылу, золым, хәйлә, мәкерлекне кире кагу, хискә артык бирелмәү, түзеше булу кирәклеген әйтә. Гыйлемлелекме югары бәяләп, К. крәстиянгә карата беркадәр һавалылык күрсәтә. Анынча укымышлы кешегә игенчелек хезмәте килешми.
К.нын шулай ук уку чорында язылган «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» этик-фәл- сәфи поэмасы зур күләмне әсәрнен бер өлешен тәшкил итә (тулаем күләмдә сакланмаган). Поэмамын исеме шартлы рәвештә, төп геройларның берсе исеменнән алынган. Анын прототибы реаль тарихи шәхес—солтан Балха Ибраһим Адһәм (874/875 ләрдә үлә). Хакыйкать эзләр өчен ул. тәхетен ташлап, дәрвиш киемен киеп, юлга чыга. Акылы һәм диндарлыгы б-н Ибраһим Әдһәм Харун әр—Рәшид хәлифкә охшый (763/766—809) һәм ул ана үзенең сараенда кинәшче булып калырга тәкъдим ясый. Ләкин Ибраһим Әдһәм дәрвиш тормышына тугьры катып. Аллаһка хезмәт итү юлын сайлый. Поэманын бүтән бүлекләрендә белем эзләп сәяхәткә чыккан -болгар ягы» Кәндиле авылы егете турында сүз бара. Шушы урында поэма өзелеп ката. Сакланып катган текстның күп өлеше урта гасыр әдәбияты рухында нәсихәт характерында язылган.
Заманасы өчен новаторлык рухында язылган «Сәхипҗамал» поэмасы К.нын соңгы иҗат чорына карый. Ул эпистоляр жанрда язылган, анда хәрәкәт тә, сюжет та юк. Татар әдәбиятында беренче тапкыр хатын-кызга карата мәхәббәт җырлый:
Сәна, җаным, дога иттем, дога илә сәлам иттем,
Сәламнәрнең соны. җанкәм, язып гозер каләм иттем.
Сәхипҗамал, чибәремдә, и матурым, сөярем лә!..
К. гади крәстиян кызының сөйкемле образын тудыра, авыр физик хезмәт һәм күңел газапларына дучар булган татар хатыны тормышының күңелсехлеге мәсьәләсен күтәрә. Шагыйрьнең кызларга. хискә бирелеп, сөйгәннәрен үзләре сайларга мөрәҗәгате искелек кануннарына туры килми, шуңа күрә мөселман руханилар тарафыннан тәнкыйть утына тотыла.
Төрмәдә утырганда К. Аллаһияр Суфинең «Собәтел-гажизин» поэмасына гарәп телендә комментарийлар яза.
К.нын башлангыч чор әсәрләренен геле катлаулы һәм архаик, үз эченә гарәп- фарсы. угыз, чыгытаи лексика һәм морфологиясе элементларын ала Сонгы чор иҗатында халык теленә тартым яза. Анын шигъриятендә сөйләм теле элементлары, элик әсәрләрдән өзекләр, жырлар, әйтемнәр. мәкальләр, фразеологизмнар бар
Үзе исән вакытта К нын әсәрләре кулъязма рәвешендә таралган. 1859 ла чыккан С Күкләшевнен «Диване хикәяте тагар- китабына беренче тапкыр шагыйрьнен. исеме аталмыйча. 8 юлы керә Тагын 200 юлы «Император географик жәмгыятенен Оренбург бүлеге язмалары»нда («Записки Оренбургского отделения Императорскою географического общества», кн 1. 1870) басыла, алар анла «татар һәм башкорт халык җырлары» дип атала 1881 лә күбесенчә К. шигырьләреннән торган «Мәгьшукнамә» китабы чыга, ләкин шагыйрьнен автор- гыгы тагын куелмый Беренче тапкыр К авторлыгы К Насыйринын «Фәвакиһал жоласә«ссндә (1884) күрсәтелә. китапта шагыйрьнен I меннән артык юллары урын ала 1920 нчс елларда ТАССРнын Мәгариф халык комие-ты Академүзәге К .нын ижали мирасын өйрәнергә һәм системага салырга дигән карар чыгара Ләкин шагыйрыген беренче «Шигырмәр» җыентыгы X Госман редакциясендә I960 гә гына донья күрә Бүгенге көндә шагыйрьнен ип тулы «Шигырьләр һәм поэмалар» басмасы 1988 лә фәнни комментарийлар б-н М Госманов редакциясендә нәшер ителә 1999 да «Сәхипҗамал» поэмасы аерым китап булып чыга.
Әд . Гайнуллин M X. Татарская литература XIX в. К.. 1975; Рәхим Г . Газиз Г Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер К.. 1922. I жилд. Иртуган К Шагыйрь Г Кандалыйнын кыскача тәрҗемәи хәле һәм шәхси хәяты И Безнен юл. 1927. № 8; Бәхтиев И Шагыйрь Г.Кандалый турында // Яналиф. 1929 № 13: Госман X. Г Кандалыйнын яна табылган әсәрләре И Совет әдәбияты 1960 №5. Курбатов Х.Р. Г.Кандалый шигырьләрендә метрика һәм строфика И Татар теле һәм әдәбияты К.. 1977. 6 кит . Тазюков X. Г Кандалый турында кайбер мәгълүматлар // Совет мәктәбе 1978 № 6; Татар әдәбияты тарихы К 1985. 2 том; Госманов М Кандалый мирасын барлау юлында // Казан утлары 1987 №7; Госманов М Габделжаббар Кандалый я нага таба борыл ыш//Мирас. 1997 №7.
А.МЛхунов
КАРАН Ы Й Саләх (псеад. Әбү Хаҗиб) (19 йөз), язучы. «Тәнбиһел-кәмал» («Талант уянуы») дини-дидактик шигырь. «Иказәгет-төжжар» («Сәүдәгәрләргә нә- сыихат») хикәя җыентыгы авторы Атарда 19 иөзнен I нче чиреге татар әдәбиятына хас булган традицион дини мәсьәләләр, мөселман руханилары б-н мөнәсәбәт проблемалары яктыртыла. К линия нәзарәте б-н хезмәттәшлеккә каршы чыга, указлы мулларны һәм абы злар хәрәкәте вәкилләрен тәнкыйтьли, мөселманнарга чәй б-н шикәрне тыярга чакыра К әсәрләре кулъязмалары ТР ФАнен Тел. әдәбият һәм сәнгать ин-ты каршындагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге ми расханәссндә һәм Казан ун-ты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана.
Л/ В Глйнетлчнев
Дәвамы киләсе саннарда