Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СӘЙДӘШНЕҢ СОҢГЫ ЕЛЫ

 

 

Мескен илнең баласына һич сан булмас

Акмулла

1954 ел, март...

Тышта март тамчылары чурлый, чәнечкеле жил исә

Театр ишегалдындагы ике катлы флигельдән өстенә карасу пальто, башына көрән эшләпә кигән, ак күлмәге өстеннән галстук таккан ыспай кыяфәтле кеше чыкты Урамга чыгу белән пальто кесәләрендә капшана башлады Бу—композитор Салих Сәйдәшев иде

Менә ул кесәсеннән шул заманның данлы-затлы папиросы саналган • Казбек» кабын тартып чыгарды Уч төбе хәтле генә жыйнак тартма күркәм, зәвыклы эшләнгән Тагын да күнелгә хуш килеп торганы—капнын тышлыгындагы рәсем иде киртләч-киртләч таулар, алга ыргылган кара ат сурәте, елгыр жайдак. Калын-тупас штрихлар белән ясалган шушы рәсемнән ниндидер көч. омтылыш, романтика бөркелеп тора . «Дукат» сигаретын да читләгәне юк Сәйдәшнең, дуслары ана ни өчендер күбрәк әнә шуны тәкъдим итәләр Кем кайсыннан тәм таба—хикмәт шундадыр, күрәсең

Тәмәкесен озаклап кабызганнан сон жәяүләп кенә Горький урамыннан оскәре таба китте Берән-сәрән чабулаган машиналар, абайламый калсаң, өстенә карлы су пычрагын чәчрәтеп узарга да күп сорамас Шунлыктан юлнын читеннәнрәк барырга тырышты

Әйе. март ае. бигрәк тә аның соңгы атналары—табигатьнең авыр, күнелсез чагы Чөнки ул кышның да. язның да иң начар сыйфатларын үзенә туплаган була. Юсш-салкынча һава, аяк асты лыжырдык Тротуардагы иске кар түмгәкләре чулыккан, шиңгән Аларның өсте чүп-чар. ком-балчык

Рашат НИЗАМИ (1950) - ЖЗЛ сериясеннан композитор Фарит Яруллин турындагы «Ут 1ич җыр» роман гроникасы. «Тормыш трамвае» һ 6 китаплар авторы Татарстанның атказанган сангатъ зшлеклесе. Татарстан Язучылар берлегенең һ. Такташ исечендаге премия лауреаты

 

белән капланган, дегет катыш машина пычраклары да күзгә ташлана әнә. Тимердәй авыр-тыгыз җил исеп, шунын өстенә җепшек кар катыш яңгыр да сибәли башласа, эшләр харап инде. Өендә тик ята бир. Апрель-май айлары җитсен әле, андый чакларда дүрт стеналы таш бүлмә эчендә озаклап юанасың килмәс.

***

Казан әле кайчан гына хәл кадәри табыннар, бизәлгән чыршылар, тәрәзәдә балкыган утлары белән Яна 1954 елны каршылаган иде! Ул чактагы мамык карлар ап-ак һәм хуш исле иде. Камал театры бинасына, флигель-йортка һәм көләч тәрәзәләргә ышкыла-ышкыла озаклап яуды кар. Ике катлы флигель—үзе бер тамаша йорт. Аулак урында ул. Икенчедән, театр янәшәсендә генә. Аннан килеп, театр артистларының тулай торагы шикеллерәк бер бина ул. Гаилә белән дә яшиләр, ялгызаклар да юк түгел биредә.

Нәгыймә апа Таждарова. Революциягә кадәрге атаклы «Сәйяр» труппасында эшләгән данлы артистка. Үзе гади, үзе акыллы Чехов әсәрләреннән «сикереп» төшкән бер героиня диярсең, валлаһи! Язучыларга, артистларга һәм театр эшчәнлегенә ул һәрвакыт ярдәм итеп торды, көчен- сәләтен кызганмас иде. Мондый татар кызы, татар апасы ничек инде истә калмасын икән...

Сәйдәшнең күршеләре—артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм анын хатыны Галия Нигъмәтуллина. Сүз әйтерен юк, бик яхшы кешеләр, кунакчыл күршеләр, талантлы артистлар. Әле аларнын түгәрәк-ачык йөзле, ут борчасыдай хәрәкәтчән, Марсель исемле 18 яшьлек уллары да бар Казан университетының юридик факультетында укый, фехтование белән женләнә.

«Театр сәхнәсендә, артистлар дөньясында әвәрә килеп йөргән бу үсмер егет ничек әтисе юлыннан китмәде икән?»—дип кат-кат гаҗәпләнде Сәйдәш. Тик бу хакта сорарга кыймады, чөнки бу—кешенең эчке дөньясына, теләк- омтылышларына тыкшыну булыр иде.

Хәким белән Галия Яңа ел белән котларга керделәр, үзләренә чәйгә чакырдылар. Марсель әти-әнисеннән, Салих абыйсыннан уңайсызланды, әдәп саклады, ахрысы, каядыр чыгып югалды. Шампанский ачылды, теләк теләп тостлар әйтелде. Иң якын дусларыннан булган драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның фаҗигасен дә искә алдылар. Бу чакта ике ир-атның да күзләрен моңсулык пәрдәсе, сагыш-сагыну билгеләре каплап алган иде...

Сәйдәш урамга чыкканда кар яву туктаган иде. Кинәт кенә вакыт та туктап калган шикелле тоелды. Яңа ел кичендә күнелле дә, моңсу да иде аңа. Күнелле—чөнки, ни әйтсәң дә, бәйрәм бәйрәм инде!

Укылмаган яна китапның беренче битләре ачылып киткән кебек, һәр Яңа ел таңында да кешеләрне зур, әһәмиятле вакыйгалар, өр-яна шатлыклар, очрашулар көтеп тора шикелле. Яңа ел, гүя, адәм балаларын үзенең михрабына чакыра. Ләкин ач күзеңне, дөнья бу: кемгә михраб, кемгә нинди михнәтләр әзерләп куелгандыр бит әле...

Бу бәйрәм кичендә Сәйдәшкә моңсу да бүген. Заманыңдагы иң ышанычлы якын дуслары калмады диярлек, алар, кара коега төшеп баткандай, әллә ничек кенә югалдылар, бахыр. Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин. Фәтхи Бурнаш... Татарның шушындый зур титаннары, шәм кебек егетләре, халык өчен җанын да кызганмыйча армый-талмый эшләгән, коммунистлар партиясенә чын күңелдән хезмәт иткән бу зур шәхесләр юк инде. Үзенен затлы, каһарман улларын ашый, йота, юкка чыгара торган нинди ил соң бу?
Күнел эчкәресе белән бу хакта йөз тапкыр борчылганы, уйланганы бар анын Әмма бу хакта кычкырып әйтүдән, тфү-тфү. Ходай сакласын! Баш очында очып йөргән кара козгыннарнын шомлы тавышы әле дә булса казакта. Алар йокламый, алар һаман уяу. алар һаман сакта. Аллаһынын рәхмәте белән алга таба яхшы үзгәрешләр генә була күрсен иде тормышта

Сәйдәшнең хәтереннән, гүя. тулы бер гасыр узып бара иде Бәйрәм кичендәге монсулыкнын тагын башка сәбәпләре дә бар иде. Болар өстәвенә, анын ижади омтылышларын, канатын сындырдылар Кайбер көнчел затлар анын музыкасына тыю. «табу» салмакчылар. халык яратып өлгергән ижатын кара таш белән томалап куярга тырышмакчылар Юк. мондый да гаделсез эш ансат кына барып чыкмастыр

Жир астында күпме жан дуслары гына ята түгел, беренче хатыны Валя* Валентина да, мәхәббәтләре чәчәк атып килгәндә генә, кинәттән бакый дөньялыкка күчте.

Менә шулар барысы искә төшә дә. Сәйдәшнен йөрәк парәсен телгәли, анын жанын каядыр күкләргә дәшә, чакыра

Күнеле сизенә: быел анын тормышында ниндидер зур үзгәрешләр булыр сыман. Заманында Төркестан якларыннан эләктереп кайткан малярия зәхмәте дә үзен сиздерә башлады, хәерсез. Кайчак төннәрен йөткереп уяна Тәмәке тартуны да вакытында ташлый алмады ичмасам

Уйлары әнә шулай озаклап агылды.

«Ниләр алып кидерсен син. Яна ел!»

Әнә шушы сүзләрне күңеленнән генә кабатлаганда ул янадан флигельмен ишегалдында басып тора иде инде Күзләрен жетерәк ачып, тирә-юненә караш ташлады. Ишегалдынын түрдәге бер почмагына кышын ягу өчен ташкүмер өеме бушатканнар иде ләбаса. Яна ел карлары астында күмелеп калган ул. Ләкин кемдер үзенә кирәкле өлешен, әлерәк кенә булса кирәк, көрәк белән чокып-казып алган. Әнә шул урында көрәк яссуы зурлыгында кап-кара тап чекерәеп тора. Аклык янәшәсендә бу күренеш гайре табигый бер хәл сыман тырпаеп, күзгә бәрелде. Бу кара тап. кара чокыр үткәннәрдәнме, киләчәктәнме бер хәбәр9 Нинди фал бу?

Әлеге сорауларга җавап эзләргә Сәйдәшнең теләге дә. вакыты да юк иде Ул тизрәк аклык дөньясына ашыкты. . Кинәт кенә анын сихри тылсым белән балачагына кайтып төшәсе килде. Их син тиле, хыялый' Бөтен женен белән тырышсаң да чынлыкта гомереңне, бигрәк тә балачак елларын кире кайтарып булмый. Булмый!

Яңа ел хатирәләре шушы урында капылт кына киселеп, өзелеп калды Ниндидер машина, дуңгыз тавышыдай чинап-кычкыртып, анын өстенә килә иде Сәйдәш балачагына түгел, мизгел эчендә чынбарлыкка кайтып төште Тротуардан чыгып, ул бит урамның кыл уртасына килеп кергән ләбаса! Машинадан читкә чак тайпылып өлгерле Ул да түгел, колак төбендә милиция сыбызгысы шырыйлап кычкырта башлады!

Секунд эчендә яшь кенә милиционер егет анын янәшәсенә килеп баскан иде. Ашыгып честь бирде

—Сез нәрсә, гражданин .

Капыл гына туктап, каударланып-тотлыгып калды үзе

—Салих абый, юл кагыйдәләрен бозучы кем дисәм сез икәнсез!

—Гафу итегез...

Егет елмайды, йомшара төште Аның юл күрсәткеч таягындагы аклы- каралы билгеләр зебраны түгел, юк-юк, пианиноның аклы-каралы клавишаларын хәтерләтә иде Ш\ны уйлап. Сәйдәш тә елмайды

—Салих абый, бүтән бер кеше булса, штрафсыз котыла алмас иде бездән. Ләкин сезгә...

Аның нәрсә әйтергә теләгәне сүзсез дә аңлашыла иде.

—Рәхмәт, энем... Уйга баткан чагым иде.

Сәйдәш Горький исемендәге парк ягына чыгып басты. Парк каршындагы карт агачлар, шәрә ябалдашлары белән җилдә бер-берсенә бәрелеп, нидер аңлатырга, нидер сөйләргә тели иде шикелле. Чү, әлерәк кенә колак төбендә яңгыраган сыбызгы тавышы нәрсәне хәтерләтте сон ана?

Бу аваз аны, чыннан да, балачагына—Ташаяк ярминкәсенә йөздереп алып киткән иде.

Салих атлы малай әтисез үсте.

Әтисе сәүдәгәр Жамалетдин, улы туып өлгергәнче үк, салкын тидереп, рәхимсез тормышка үпкәләп, дөньядан китеп бара. Кин күңелле, миһербанлы, эшкә-төскә уңган әнисе Мәхүбҗамал кочагында азмы-күпме иркәләнеп, ятимлек ачысын бик татымыйча гына үсә ул.

Язмыш малайга карата мәрхәмәт күрсәтә. Яшәсен олы жизнәсе Насретдин! Әгәр Салихның үз көче белән аякка баскан әтисендә приказчик булып эшләгән, куллары хезмәттә чыныккан бу кеше Жамалетдин Сәйдәшевлар токымына кияү кеше буларак кушылып китмәгән булса, малайның язмышы, ай-һай, музыка дигән олы дөньяга барып ялганыр иде микән? Татар җанлы, чын татар кыяфәтле Насретдин, өлкән абыйларының каршылыгына карамастан, тол бикә Мәхүбҗамалны, алма апасы Әминә белән кечкенә Салихны үзенең җитешле йортына сыендыра. Насретдинның хатыны Рауза һәм аларның тупырдап торган дүрт кыз балалары—барлыгы тугыз җан бер түбә астында әнә шулай тату яшиләр.

Алар яшәгән йорттан Ташаяк ярминкәсенә барып җитү ерак түгел. Салихның алты яшендә базар янәшәсеннән бер тапкыр узганы бар иде инде. Ат арбасына утырган килеш, билгеле. Кардәш тиешле олаучы Харис абыйсы белән Кремль астына, Ташаяк төрмәсенә бардылар берчакны.

Кузгалып киткәнчегә кадәр Харис абый җигүле айгырын ихата келәсенә бәйләп куйды. Өйдәгеләр чышын-пышын килеп нидер сөйләштеләр. Насретдин җизнәсен менә ни өчен өтермәнгә тыкканнар икән! Имеш, ул бишенче ел революциясе көннәрендә завод-фабрик эшчеләрен фетнәгә өндәгән, яшерен листовкалар тараткан... Хәзер менә ниндидер амнистия буласы, имеш.

Ул чакта кечкенә Салих өлкәннәрнең «революция», «амнистия» дигән сүзләрен юньләп аңламады, билгеле. Аның өчен иң кыйммәте—җизнәсен менә-менә төрмәдән азат итәчәкләр икән!

Атны юртып, чокыр-чакырлы юллардан байтак бардылар.

—Күрәсезме, шушы була инде ак төрмә!—дип, Харис абый берничә катлы бинага төртеп күрсәтте. Җирән айгыр, ишләрен сәламләгәндәй, гайрәтле генә пошкырып куйды. Халык төркеме, савылып, төрмәнең шөкатьсез тимер капкасына таба юнәлде.

Бераздан...

Төрмә капкасының теге ягыннан чыгучылар арасында кара кәләпүш һәм таушалганрак җилән кигән Насретдин җизнәсе дә күренде. Күктән төшкән бәхет! Куанычтан Салихның йөрәге ныграк сикерә башлады... «Сабыем- нарасыем!»—дип, җизнәсе аны дәү куллары белән кочагына алып эретте. Бу җылы кочактан төрмә исе килә иде.

Өлкәннәр белән кочаклашып алганнан соң, атны юртып, Яна бистәгә таба юнәлделәр.

 

—Ходайнын рәхмәте, ул мине менә шушы сабыйларым хакына гына коткарды бугай таш капчыктан,—дип, жизнәсе Салихның башыннан сыйпап алды —Исән-сау котылсам. Салихханга үзе теләгән берәр нәрсә алып бирермен дигән нәзер әйткән идем Ни телисен, олан0

—Гармун...

Малайнын моңаеп, тыйнак кына әйткән сүзләре шушы иде Бервакыт әтисенен туган авылы Өбрәгә кайткач, кичен йоклаганда өи чикерткәсенең ничек сайравына гажәпләнгән иде ул. Аннары таш сыбызгы белән сихерләнде. Хәзер инде менә «гармун » диеп саташкан көннәре

Шулай беркөнне Салих ишегалдындагы иптәш малайлары белән Ташаяк ярминкәсенә барды. Базар гөрләп тора, базар кайный. Андагы тамаша! Шкафчылар һәм сәүдә рәтләре мәш килә һәркайсы үз товарын мактый Почмак саен диярлек ит, он-ярма, җимеш өелеп тора Мануфактура, кулдан теккән кием-салым, калфак, читек-кәвеш, бүрек, түбәтәй, комган, шәмаил, чалма, нәфис үрелгән чабаталар дисенме—һәммәсе өр-яна. күз явын алырлык. Кәләпүшле, сакаллы бер агай әнә кибетчедән бохари тышлы китаплар сорый.

Икенче бер якта чыпта, утын, күмер кабы төялгән олаулар. Йөкле атлар бер хәл, бирегә хәтта фаэтон белән килүчеләр дә күзгә чалына Әдәпсез көлешеп, бер почмакта кырыктартмачылар гайбәт чәчә

Әнә. бер атнын авызына солылы капчык бәйләгәннәр. Кештер-кештер килеп, ул шундагы солыны соса гына. Моны карап тору кызык булды малайларга. Чү! Бер сатучы, авызына капкан да. таш сыбызгысын чурлата! Әллә ниткән тавышлар, авазлар чыгара бу әле кош сайраган кебек, әле чишмә суы челтерәгән сыман..

Әмма Салихны ин нык әсәрткән күренеш икенче бер нәрсә иде Гармун' Менә кайда тәмам якыннан күрде ул аны Бер абый әнә. кулындагы гармунын сайрата гына' Ачылып-ачылып киткән яшел күрекләренә сандугач кереп оялаган диярсен Сыгылмалы бармаклары әле берсенә, әле икенчесенә күчә-күчә гармун телләре өстендә елдам бииләр Кара төймәле бакаларына басып, кайчакны аккордлар да биреп куя ул Гармуннын елтыр яңаклары исә кояш нурларында чагылып-чагылып китә Бу инде сина әргән ише генә түгел!

Бераздан гармунчы озынча монлы бер көйгә күчте Нинди көй икән бу? Ул чакта кечкенә Салиххан монын «Шахта көе» икәнен каян белсен икән!

Ташаяк ярминкәсеннән әнә шулай әсәрләнеп кайтты Салих Насретдин жизнәсенен эштән, сәүдә юлыннан бушаганы юк. гармун артыннан йөрергә вакыты тар анын.

Ә шулай да сүзендә торды ул: малайга Вараксиннар остаханәсеннән җыйнак кына бер гармун күгәреп кайтты Салихның бер-ике көннән сон «Әпипә» коен уйнап күрсәтүе өйдәгеләрнен исен китәргән иде

Март җилендә әнә шулай шактый гына какланып йөргәннән сон Сәйдәш яңадан флигель ишегалдына әйләнеп кайтты Эңгер-меңгер куерып, инде кичке караңгылык пәрдәсе шәһәр остенә каплана төшкән иде

Ишегалды нигә сон шулай яктырак тоела дисән. күктән-бисктән тулган ай карап тора икән Жете саргылт-ефәк нурлары жиргә кадәр ничек килеп җитә анын—1ажәп бит Кояшта да таплар була, диләр Моны күргән кеше юктыр Ә менә айда, чыннан да. сизелер-сизелмәс таплар бар әнә Күңел күзен белән текәлеп карасаң, татар халык әкиятләрендәге чиләк-коянтә аскан Зөһрә кызны төсмерләү дә кыен түгел.

ei

 

Ай югары, ай югары. Айга менәсем килә...

Монысы—халыкның җырлар хәзинәсеннән. Иген чәчеп, урман кисеп, ин авыр эшләрне башкарып кына калмаган безнен халык, матур итеп хыяллана да белгән. Ә менә айга менә торган баскычны кайчан да бер уйлап табарлар, мөгаен. Шагыйребез, халык зур ул, көчле ул, дип юкка гына язмагандыр.

Өенә ашыкты, агач баскыч басмаларын акрын гына шапылдатып икенче катка күтәрелде. Анын ялгызы гына каласы килә иде. Нигә шулай бүген9 Моны тел белән аңлатып булмый...

Өстәлдә калган салкын чәен бе^-ике йотып куйганнан сон өйдә генә кия торган халатын җилкәсенә элде. Йортка юньләп якмыйлармы, әллә инде җылысы юньләп тормый, өй эче һаман салкынча иде. Йокы бүлмәсенә кереп китте. Иң яхшысы—юрган астына кереп каплану, кичләрен кайчакта үз җылыңнан да ышанычлысы юк.

Никтер күзләренә йокы керми иде.

Бер-ике кат як-якка әйләнгәләп тә карады.

Вакытында ул дәртле, монлы, халыкчан җырларны күп язды. Зарланасы юк, яхшы музыка, дип гел мактап тордылар үзен. Газеталар да мәдхия сүзләрен жәлләмәделәр. Ә шундый музыканы ничек, ни өчен язды сон ул? Халыкка хезмәт итү теләге беләнме? Хәзер инде уйлап карасан, халыкка хезмәт итү дигән нәрсә иллюзия, ягъни чынбарлыкны бозып күз алдына китерү дә булган түгелме? Чөнки баштарак большевиклар кулына, сонрак инде тагын да ныграк итеп Сталин режимына коллыкка төшкән халыкны юатуга караганда аның рухын-жанын үлемнән коткару мөһимрәк булгандыр бәлки? Ә монын өчен өстәгеләргә кул чәбәкләү түгел, барыннан да элек хакыйкатьне ачып салу кирәк. Ул музыкасында шуна иреште. Чөнки тулы дөреслек бары музыкада гына була ала. Сүзләр аша түгел, авазлар аша әйтелгән хакыйкать. Бу дөньяда әйтеләсе яки әйтелмәгән сүзләр һәрвакыт музыка булырга омтыла...

Әлеге уйлар дулкыны Сәйдәшне җылытып кына калмады, бөтен тәнен пешереп алгандай итте! Чү, анын уйлары фетнә фикерләргә кереп бара түгелме?.. Юк, үз-үзеннән куркырга ярамый.

Юк, анын иманы дөрес уйлый.

Алайга китсә, ни өчен сон татар профессиональ музыкасы сәхнәгә, зур мәйданга шулай сонарып чыкты? Анын бит рухи, мәдәни мөмкинлекләре зур һәм тирән булган. Уйласан, «Гөлжамал»ны яңгыратып. Европадагы теләсә кайсы халыкны моңайтырга, хәтта елатырга мөмкин. Җырларыбыз, үлмәс моннарыбыз булган, алар безгә кадәр дә яшәп килгән бит..

Гаҗәеп бер феномен бар: музыка терминнарының барысы да диярлек йә латин, йә итальян, француз яисә греклар теленнән кергән. Бу вакытларда рус халкы күбрәк сугыш-талау, байлык-ганимәт җыю, үз биләмәләрен киңәйтү эшләре белән шөгыльләнгән. Шунлыктан патшалы Россия хәтта үзе дә олы музыка дөньясына соңлабрак килеп керә. Шулай булгач, анын биләмәсендәге башка милләтләргә, бигрәк тә дәүләтчелеген югалткан, чукынырга теләмәгән «кан дошман» татарга ни сан кала сон? Анын мөмкинлекләрен кискәннәр яисә һәрвакыт чикләп торганнар. Олуг музыкага омтылыш, үсәрдәй талантларын, җыр чишмәсен кара таш белән бастырып куйганнар... Хикмәт менә бит нәрсәдә. Октябрь революциясе, ни генә дисән дә. яна мөмкинлекләр ачкан, милли сәнгать үсешенә ирек биргән икән шул...

Төнката шушы уйлар чолганышында озак газапланды Сәйдәш. Ләкин ул

инде үз уйларында да. тормышта да ирекле иде. Ул инде табасын тапкан, югалтасын югалткан... Тәрәзә пыяласына әнә март жиле сугылып -сугылып нидер әйтергә, искәртергә тели шикелле. Ни әйтергә теләве анын’

Тиздән апрель, яз килә дип тәрәз кага булса кирәк. Апрель . Сәйдәш өчен бик тә серле, гамьле, күңеленә сагыш уты коя торган айларның берсе Ана 13 яшь вакыт иде, 1913 елнын 2 апрелендә, Тукай вафат булды Тукай үлгән көн...

Ничек тә акча юнәтеп, шул көнне шагыйрьнең каберенә зиярәт кыласы, чәчәк саласы иде

Тукай белән очрашулар

Тукай белән очрашуларга кадәр ниләр булды сон әле аның нәни тормышында?

Салихны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә биргәннәр иде. ул бик тырышып шунда белем эстәде. Бу атаклы мәдрәсәдә Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан кебек асыл затларнын укып чыкканлыгын белгәч, горурлыктан малай бер башка үсеп киткәндәй булды. Шулай булмый ни. алар бит икесе дә Салих яшәгән өйдә, дөресрәге икенче жизнәсе Шиһаб Әхмәров йортында бик еш кунак булалар Театр, әдәбият-сәнгать турында озаклап гәпләшәләр, уен- көлкеле сүзләр чыктымы, шаулатып көләләр Ике Габдулла—Кариев безән Тукай, йөзек кашыдай, мәҗлес күрке. Салих һәммәсенен сөйләшкәннәрен игътибар белән тынларга тырыша. Шушындый мөхтәрәм кунаклар барында үзенне «зур» кеше шикеллерәк хис итми кара син'

Шундый чәй мәҗлесләренең берсендә Салих өчен язмышын тамырдан үзгәрткән искитмәле хәл булды. Табындашлар арасында Кашнга Чистайдан килеп төшкән халык музыканты Заһидулла Яруллин да бар иде Ана Салих ишектән килеп керүгә үк игътибар итте Мөлаем генә исәнләште бу кеше, озынча трость-таягын бер читкә сөяде Куе-калын чәчләре ике яклап артка таба кайтарылып төшкән Ниндидер мәгънә салгандай, икс бармагы белән чем-кара мыегын сыпырып куйды. Табын артында күп сөйләшми, ниндидер серле абыйга охшаган иде ул.

Сүзне Кариев башлады:

—Менә нәрсә. Шиһаб әфәнде, каенишен Салих турында әйтер сүзебез бар иде безнен... Бер кавымга тынып торды да дәвам итте

—Театрыбыз группасы музыкантларга мохтаҗ. Яруллин әфәнде яшыәрнс тупларга, аларны өйрәтергә дип ашкынып тора Ссзнен Салихны да шунда тартмакчы булабыз!

Көтелмәгән бу яңалыктан жизнәсе баштарак аптырап калгандай булды шикелле. Аннары

—Укытырга дисезме?

Заһидулла Яруллин сүзгә кушылды:

—Малаинын музыкага пәрвәрлеге бар Аны. һичшиксез, пианинода уйнарга өйрәтергә кирәк Иске пианиногызны ремонтлауны үз өстемә алам Салихны музыка мәктәбенә әзерләргә кирәк'

Муиака жене кагылган Салихнын эченә җылы йөгерде, йөрәге ешрак тибә башлады Анын хакында сөйләшәләр бит!

—Дусларым!—диде Әхмәров. капыл гына урыныннан күтәрелеп, жан яраткан кайнишенә караш ташлап - Музыканың ни икәнен беләм. аңлыйм Тик менә бу һөнәре белән киләчәктә мантый алыр микән сон ул? Әллә, мәйтәм, хисап эшенә, сәүдәгә өйрәтсәк, дөресрәк булмасмы Татарда музыкага укыган кешене белмим Бу бит күбрәк руслар, яһүдләр эше

—Салих шәкерт беренчеләрдән булып укыса, анардан сон бүтәннәр дә
шушы сукмактан китәр. Музыкада татарнын киләчәге калкып чыгачак...

Тагын күпмедер сөйләшә-анлаша торгач, ниһаять, уртак бер фикергә киленде. Хуҗанын ризалыгын алганнан сон мәртәбәле кунаклар биһуш булдылар.

Салихка исә чын-чынлап бәхет елмайган иде.

Салихнын пианиносыз бер минут та яши алмый торган чагы.

Яруллин абый дәресләр бирә башлагач, дөнья ана тагын да кызыклырак, гаҗәбрәк тоела башлады. Биш сызыклы нота буразналары, кармакка һәм бака маймычларына охшаш нота билгеләре сихерләде, үзенә тартып алды аны. До... ре... ми... фа. соль... ля... си... Күр әле, менә шушы җиде аваз ярдәмендә ничаклы җырлар, тагын-тагын әллә нинди могҗизалар тудырып була икән!

Малайның күңеленә сандугач кереп оялаган иде. Ул аны үзе сизә дә, сизми дә кебек... Сайрый гына күрсен бу сандугач!

Остазы-укытучысы Яруллин кайбер дәресләрдә кайчакны икешәр сәгать буе диярлек Салихка күнегүләр ясата. Бармакларның йөгерек хәрәкәте, уйнаган чакта аларны талчыбыктай дөрес итеп бөгә белү, югары һәм түбән тоннарга күчү, гаммалар агышын һәм аккордлар бирү осталыгына ирешү дисенме—боларнын берсе дә калмады. Салихнын хәтта бармаклары арып чыга, тәмам талчыга иде. Жаны теләгән шөгыль булгач, ул боларнын барысына да түзде, түзде...

Яруллин беренче дәресләрдән соң ук: «Сүбхәәналла, малайда бит гадәттән тыш ишетү сәләте... Мотлак тоемлау!»—дип үзалдына куана иде. Бу сүзләрне ул бер мәлне Салихҗанның үзенә дә, җизнәсенә дә кычкырып әйтте.

Ике көннен берендә шөгыльләнү өчен күнекмәләр, өй эшләре бирә остазы. Тора-бара ана катлаулырак эшләрне бирүдән дә тайчынмады. «Өйрән, һөнәреңне үстер!»—дип әйтеп кала киткәндә. Ә инде дәресләр вакытында: «Син музыканы йөрәгең белән сизәсен»,—дип дәртләндерергә дә онытмый.

—Сина тәҗрибәле рус музыкантларыннан да дәрес алырга кирәк булыр,—диде көннәрнең берендә.

Остаз белән Шиһаб җизнәсе бу эшне дә тиз тоттылар. Салих пианистка Анна Сергеевнадан һәм аннары фортепиано буенча профессор О. Родзевичтан дәресләр ала башлады.

Шулай итеп, 12 яшьлек Салих музыка баскычларыннан һаман саен биеккәрәк күтәрелә барды.

Тукай тикле Тукай белән беренче очрашу...

12 яшьлек Салих шәкерт белән 26 яшьлек шагыйрь Тукай кайда, ничек очраштылар соң? Моны, шул чактагы әгълә хәлләрне Сәйдәшнең үзеннән дә яхшы белүче булмастыр, мөгаен.

Әүвәлге танышу Шиһаб Әхмәровлар өендә булды, билгеле. Өйнен түренә өч көзгеле трельяж урнашкан. Урам якка караган өч тәрәзале уртача зал. Ян-якта йомшак кәнәфи һәм урындыклар. Кечкенә көзгеле комод. Урта бер җирдә чиста эскәтер җәелгән өстәл. Дәү шкаф. Түр почмакта пианино.

Жизнәсенен Тукай белән дуслыгы, томанлы гына булса да, шәкерт малайга азмы-күпме билгеле иде. Буадан Казанга кайтып төшү белән Шиһаб атлы мөгаллим «Болгар» номерларының берсенә урнаша. Күрше бүлмәдә—шагыйрь Тукай! Дуслашалар. Бер-берсенә ишек кагып, рөхсәт сорап та тормыйча кереп-чыгып йөриләр. Өйләнмәгән ике буйдак әнә шулай дүрт-биш ел буе кардәш-фикердәш, табындаш булып яшиләр. «Болгар»нын өске катындагы кечкенә залда еш кына бергә ашап-эчәләр.

Салихнын да Тукай белән «танышлыгы» юк түгел. Ул инде Насретдин жизнәләрендә яшәгәндә үк шагыирьнен «Туган тел» - Шаян песи» һәм башка шигырьләрен укып та. яттан да әйбәт белә иде. Кич җиттеме. Әминә апасына ялвара башлый:

—Алма апаем, бүген мина нинди шигырь, нинди әкият укыйсын''

Әминә апасы белән, өлкән жизнәсенен күбәләктәй киенгән кыхтары белән өстәл тирәли урнашалар. Алар каршында туган тел ачкычлары. Тукайнын йотылып тынлый торган шигырьләре, тылсымлы бер яна дөнья ачыла...

Әйт әле. күбәләк.

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып.

Армыйсын син ничек9

Болары—бәләкәйрәк чакта. Ә инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда әле кайчан гына ул дәрестә Тукайнын «Туган тел» шигырен искитмәле мәкам белән көйләп-жырлап укыган иде. Шәкертләр генә түгел, хәтга мөгаллиме—коръәнхафиз Вәли Кари да тан калган иде ул чакта

Шулай беркөнне Шиһаб жизнәсе кунак белән кайтып керде Юкачарак гәүдәле, үзе көләч тә. үзе моңсурак та күренгән бу абый өидәгсләр белән итәгатьле генә исәнләште. Жизнәсе:

  • Шагыйрь абыен килде Син яттан белә торган «Туган тел». «Алтын тарак» шигырьләрен язган Габдулла Тукай абыен үзе була инде.дип, каинише Салихны да анын белән таныштырырга онытмады

Көтелмәгән очрашудан, шатлыктан Салихнын башы түшәш ә тиде! Менә нинди икән ул чын шагыйрь абый Үзе гади, үзе кул җитмәслек серле дә кебек Баштарак ул анын белән бик оялып сөйләште, анын сорауларына сабыйларча тартынып кына җавап бирде Менә бит. тора-бара кыюланып китте. Хәтта шагыйрь абыйсына үзе үк сораулар бирә башлады

  • Габдулла абый, тагын нинди яна шигырь яздыгыз?

Кул биреп күрешкән абыйсы ана фәрештә шикеллерәк тоела иде. Алай дисәң, ул бит әнә уен-көлке сүхтәр әйтүдән дә бер дә тартынып тормый Хәтта бала-чага уеннары белән дә кызыксына

Бишташ. кузна уеннарын беләсеңме?

—Белмичә ни. беләм Ишегалды зур ич безнен.

—Кузналарын күпме, таягың төз сугамы?

—Таяк бит ул, Тукай абый, кулын төз бәрсә генә төз суга. Төз бәрмәсән, читкә оча...

Бу сүзләрне ишеткәннән сон Тукай галибанә елмая, аннары кинәт кенә җитдиләнеп китә.

  • Юк. Салих энем, маяны читкә очырырга ярамый Төз бәрергә тырыш син Кузнадан да бигрәк, менә бу телләргә әнә шулай төз бәрергә тырыш,дип. кулы белән пианино клавишларына таба ишарәли

-Габдулла абый, гармун картая микән.’

Бу сорауны Салих юкка гына бирмәде Печән базары чатында уйнап утырган сукыр гармунчы белән танышкан иде ул Ачык һавада, жил-янгырда уйный-уйный. анын гармуны нык таушалган, бетәшкән иде шул

Габдулла абый шундук җитдиләнеп китте, күзләре кысыла төште. Бу минутта анын маңгаена юка бер җыерчык кунаклады шикелле

  • Шуны әйтәм. балам гармун картаямы-юкмы. белмим, әмма халык җырлары беркайчан картаймый Кешеләр генә картаерга мөмкин, җыр белән мон һичкайчан искерми дә. картаймый да'

Тукайның бер үк сүзләрне дәрт белән кат-кат кабатлавы аккорд сыман яңгырады.

Салиххан аңа үзе белгән көйләрне һәм, әлбәттә, «Әллүки»не пианинода уйнап күрсәтте. Киткәндә Тукай:

—Яхшы уйный бит, шельма!—дип, тагын бер кат соклануын белдерде һәм өйдәгеләрнен һәммәсе белән җылы итеп саубуллашты.

Жизнәсе белән дуслыклары шулкадәр нык булган, күрәсен, кайчакларны ул кунарга ук кала иде. «Болгар» номерларындагы суыктан сон ялгызак шагыйрьнен гаилә, йорт, дуслык жылысын да татып карыйсы килгәндер шул...

Күпме, күпме, булды мондый очрашулар, чәй мәҗлесе корулар!

Ә менә соңгысы...

Монысы инде фажига белән тәмамланды.

1913 елның март азаклары иде. Ниндидер бәйрәм уңаеннан зур кунаклар Әхмәровлар өендә табынга җыйналганнар. Тирән кара эчле түбәтәй, ак күлмәк өстеннән зәнгәрсу камзул кигән Салихны бераздан залга чакырдылар. Аны шулай матур итеп Әминә апасы киендергән иде. Кереп утыргач та Салих кунакларга күз салды. Мәгърур кыяфәтле Гафур Коләхмәтов, күзлек пыялаларын ялтыратып утыручы Фатих Әмирхан. Анын кырыендарак әдипнен арбасын этеп йөртүче Мәхмүт исемле егет. Тукай ничектер пианино янындарак урнашкан һәм юка бармаклары белән анын аклы-каралы телләрен капшап карагандай итә. Нишләптер жизнәсе әлегә күренми... Эш-мәшәкатьтән бушаганы юк ич анын.

«Хужа озаклады...»—дип аптырашты кунаклар Хужа әйләнеп кайтканчы Салихханның уйнавын тыңлауны мәгькүл күрделәр. Теләкләре—«Уел»ны тынлау иде. Инде кече концертларда чыныгу үткән Салих ялындырып тормады, камыштай озынча бармаклары белән клавишлар эченнән үзенә кирәкле көйне тартып чыгарды.

Арыслан ла киек, ай, алдырмас.

Каршысында биек тау булса...

Акрын тавыш белән кемдер көйгә кушылып та китте. Кунакларга аркасы белән утырганлыктан, уйнауга бирелгәнлектән, Салих анын кем икәнлеген чамалап та өлгермәде. Шулай ук акрын, тыйнак тавыш белән жырны башкалар күтәреп алды:

Егет тә генә кеше һич кайгырмас, Газиз башы аның сау булса-а-...

Җырның аккордлары тәмамлану кая, Әхмәров жизнәсе Кариев белән Яруллинны ияртеп кайтып та керде өйгә. Табын түгәрәкләнде. Табын уртасына хуш исләре аңкып торган чөмәкле зур бәлеш чыгарылды. Алъяпкыч япкан җиңгәләре, күз тимәсен, аш-су эшен оста йөртәләр...

Байтак кына утырулар, сөйләшүләр, уен-көлке сүзләрдән сон берзаман Тукай Салих энекәшенең «Әллүки»не уйнавын үтенде. Салихнын уенчак бармаклары тагын эшкә җигелде. Ана инде соль-мажорларны кай төштән эләктереп алу турында баш ватасы юк иде. Шагыйрь абый, ничәмә кат өйгә кереп, күпме тапкыр шушы көйне уйнавын сораганы бар аның... Яруллин оештырган кыллы оркестрда гармун, скрипка, курай, кубыз, чүмечтәй мандолиналар катнашында бу көйне данлы «Шәрыкъ» клубында да ничә тапкыр яңгыратканнары булды аларның!

Бүлмәгә Салих башкаруында «Әллүки» моңнары сирпелде... Яшь уйнаучы
бу көйгә кушылып, әле аякларын хәрәкәтләндерә, әле гәүдәсе белән алга- артка бөгелә биреп үз-үзенә һәм клавишларга дәрт бирә. Терсәкләрен, яшь беркет канатыдай, ян-якка җәеп җибәрә каймакны

Тукай түзмәде булса кирәк, кинәт җилкенеп музыкага кушылып китте. Аның ягымлы, бәрхет тавышы тәрәзә пәрдәләренә килеп сарылды Бөтен табын оеп. тынып калды.

Менә икәү уйный-жырлый. .

Икесе дә ятим, әтисез үскән табигать балалары. Бәләкәй Апуш гел кагылып-сугылып үскән... Салихжан исә яшьтән үк туганнарының гаилә учагына сыенды, кайгы-хәсрәтләр кичмәде. Ләкин аларнын икесенә дә ата мәрхәмәте эләкмәгән, әтиләре берсенең дә маңгаеннан яисә чәченнән сыйпамаган... Шәхси фаҗига сыман, ләкин бу моңлы хәл тагын әле меннәрчә сабыйларның язмышына, күз яшенә сиздерми генә кагыла кебек.

Башка килә уйлар төрле-төрле,—

Әллә нинди монлы, зарлы көй

Әллүки. бәллүки.

Әллә нинди зарлы, монлы көй

Тукайның эчкәредән алып җырлаган бәрхет тавышы гадәти булмаганча калтыранып чыга башлады... Чү, нәрсә булды?’ Менә бер мәлне, ап-ак йөзен ике кулы белән учлап, пианино өстенә капланды ул Башкалар абайлап, култыклап өлгергәнче, йөткерә биргән шагыйрьнең авызыннан кан китте... Аларнын беренче тамчылары клавишлар өстенә тамды. Ак- каралы клавишлар өстендә—кып-кызыл кан сурәте. Гүя. җырга, моңга, пианинога—бар дөньясына кайнар ут капты! Салихның бармаклары пешкәндәй, утка эләккәндәй булды бу мизгелдә... Көчле тетрәнүдән җанын кая куярга белмәде ул.

Тукайның Әхмәровлар йортындагы сонгы тукталышы булган икән бу Аны кичекмәстән Клячкин больницасына салдылар

Тукайның тып-тын гына сүнеп, аннары кинәт якты кояш булып кабыначак соңгы көннәре бара.

.. Тукайны мәнгелеккә озатканда халык диңгез кебек кубарылды Шушы кыска гына вакыт эчендә остазы-укытучысы Яруллин «Тукай хатирәсе, дигән мәрсия җырын да язып өлгерткән икән Бу маршны тыңлагач. Салихның баштарак тез буыннары калтырады, аннары жаны күккә ыргылды сыман...

Шагыйрьне югалту ачысы әллә кичәмә төсмерләрдә тетрәтә, уйлата иде.

. Кояш-йолдызлары белән бөтен дөнья чайкала кебек Һәр үлән, агач, яфрак елый Әй син. кеше, кылган эшләрен дөньянын кай җирен булса да яктырттымы? Адәм баласы—көньяшәр күбәләк түгел Ул тәне белән дә. рухы белән дә көчле, гайрәтле зат. Анын тормышында бөеклек сукмагы белән фаҗигале упкыннар һәрвакыт янәшә Киләчәк каршына шулар аша узарга тиешсен. Үлем—яшәүнең, халык күңеленә күчүнен башы гына...

«Тукай маршы»нын моңнары «Юк. без үләргә хөкем ителмәгән' Без яшибез, алга таба барабыз!» дигән оран белән гукылган иле Шушы девиз Сәйдәш өчен гомер буена илһам чыганагы һәм маяк булды

Әй. Тукай, сөекле Тукай' Син бит Казан шәһәрендә кайнап яшьнәден генә түгел. Казанның үзен дә яшьнәттең, кайнаттың лабаса

Кызылармеец Сәйдәш

1954 ел, 1 май.

Шәһәр өстен бизәп, канатлы хыялларны хәтерләтеп, күктә ак күгәрченнәр оча! Биек-биектә ап-ак юл сызып, бәйрәмне сәламләп, самолет узып китә. Башкала демонстрантлар агымына, аллы-гөлле шарлар, чәчәк түтәлләренә күмелгән. Хезмәт ияләренең бәйрәме бөтен тирә-юньдә гөрләп тора...

Горький исемендәге Үзәк ял паркы. Сәйдәшне Кызыл Армия маршына шәхсән үзе дирижерлык итсен дип чакырганнар иде. Менә бит ничек күңелле—онытып бетермиләр үзен!

Бу тәкъдимгә ул бик теләп риза булды, билгеле. Чөнки анын кайчандыр үзе хезмәт иткән Кызыл Армиягә, кызыл йолдызга мәхәббәте беркайчан да сүнмәслек иде.

Халык ифрат күп җыйналган. Алар түземсезләнеп тынлы оркестрның уйнавын көтәләр. Нечкә таякчыгын тоткан хәлдә, Сәйдәш пульт алдына килеп басты. Хөрмәтләү билгесе итеп, көчле кул чабулар белән каршыладылар аны.

Ялт иткән дирижер таякчыгы винтовка очындагы штыктан да куәтлерәк иде бу минутларда. Аның бу мизгелгә һавада тынып-тукталып калуы тылсымлы өн белән сугарылган иде. Башланды! Менә барабаннар, торбалар маршның беренче дәртле авазларын эләктереп алды.. Шуларның агымына тау чишмәседәй скрипка, кларнет, гобой моңнары кушыла... Чиратлашып, башка уен кораллары да бердәм хәрәкәткә килә... Көчле ритм, күтәренкелек, ашкыну һәм батыр моннар паркның барлык почмакларын биләп ала. Саф-саф тезелгән солдатларның кирза итекләр белән тигез атлап барганы аермачык рәвештә күз алдына килеп баса. Яшел бакча тагын да киңәеп, ачылып китә кебек. Андагы рәт-рәт агачлар, тын алырга туктаган кошлар оеп калган, алар да бу дәртле музыканы сихерләнеп тыңлыйлар...

Оркестрның җиз торбаларында, литавра тәлинкәләрендә чагылып- чагылып кояш нурлары уйный...

Нәрсәне, кайсы көннәрне хәтерләтә соң бу илһамлы күренеш, оркестрның шашып-дәртләнеп уйнавы?..

Соңрак, өеңә әйләнеп кайткач та, Сәйдәш яшьлегендәге озын сәфәр хатирәләреннән һич кенә дә аерыла алмады.

1919 ел. Илдә гражданнар сугышы кайный. Колчак армиясе Идел буйларына һөҗүм итә. Үзе адмирал, үзе диңгезче, әнә шул башы белән җир өсте гаскәрләре белән җитәкчелек итмәк, илне большевиклардан азат итмәк була.

Нәкъ шул көннәрдә Казанга кызыл комиссар Шамил Усманов килеп төшә. Акларга каршы көрәшү өчен кичекмәстән Беренче мөселман бригадасы оештырырга кирәк. Сугышка керәчәк солдатларның рухын күтәрү, алар арасында сәяси-агарту эшләре алып бару, артистлар труппасы төзү бик мөһим. Эшлекле Шамил Усманов, үжәтлек белән, әнә шушы эшкә керешә. Ирекле отрядлар янына ирекле артистлар, музыкантлар да кирәк.

Сәйдәшнең биографиясендә, Кызыл Армия сафларына үзе теләп китте, дигән сүзләр кызыл җеп булып бара. Чынлап та, үзе теләп киттеме сон ул хәрби сәфәргә, хәрби походларга? Әйе, һәм юк... Әйе, чөнки татар хәятына, аның сәнгатенә яңа сулыш ачкан инкыйлабка ихластан хезмәт итәсе килә иде анын. Дөнья күреп, яңа кичереш, уй-тойгылар белән баеп кайтасы килә аның. Юк дигәндә... хәрби тормыш шартлары аның күңел канатын
сындырмасмы, моңга-жырга
сусаган күнелен тупаслатмасмы?

Ике ут арасында калган чаклары иде анын. Үзенең гражданлык бурычын андаган, үгетләүгә тиз бирелә торган Сәйдәш Беренче татар укчы бригадасына трубачы һәм капельмейстр булып китәргә ризалык бирде Әнә шулай итеп, яраткан шәһәре Казаннан китәргә туры килде ана.

Казаннан аерылуы беренче тапкыр түгел. 1917 елда аны. гармунчы Фәйзи Биккинин белән бергә. Буа шәһәренә озак сәфәргә юллаганнар иде. Бергәләп, анда музыкаль студия оештырдылар. Һәвәскәрләр оркестрына житәкчелек иткәндә япь-яшь Сәйдәш көйнен күптавышлы булып яңгыравына әнә шул чакларда ук өйрәтә башлады. Азмы-күпме тәжрибәсе бар иде инде анын.

Сугышчан юллар, походлар... Ул йөргән, күргән-белгән шәһәрләрне санап чыкканда гына да илнен никадәрле киңлекләре ачыла: Самара. Бузулук, Оренбург, Ташкент. Сәмәрканд. Коканд. Бохара. Ашхабад Биредәге күпме юлларда, сукмакларда Сәйдәш эзләре уелып калган

Оренбург өлкәсе. Анын борын-борыннан ук татар-башкорт җирләре булуы үзен сиздереп тора. Бузулук станциясенең «бозаулык» сүзеннән алынуын ишетеп, Сәйдәш гаҗәпләнгән иде. Оренбург уртасындагы Кәрвансарай исә анын бөтен игътибарын, күнелен жәлеп итте. «П» хәрефе рәвешендә салынган бу гажәеп бинанын кыл уртасына мөселман мәчете салынган. Манаралар очындагы ай сурәте күккә, кояшка, болытларга тоташкан. Ак дивардан һәм кызыл кирпечләрдән тарихи бер мон сирпелеп тора сыман. Азан әйтелгән минутларда илнен кайсыдыр почмакларында аклы-кызыллы сугыш барганлыгы тәмам онытыла кебек.

—Алла-а-а...һе.. әкбә-ә-әр

Хәтеренә төште: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чакта коръәнхафиз мөгаллимнәре Вәли Кари да Коръән сурәләрен әнә шундый затлы мәкам белән, күңелеңне эретердәй итеп укый торган иде

Хәзер инде Сәйдәшев бөтенләй бүтән сурәттә. Башында анын кызыл йолдызлы шлем, өстендә солдат шинеле, аякларында чолгаулы ботинка Иң моһиме: ул—капельмейстер! Пианинода уйныйсы бармакларга ярый әле пычак, кылыч, утлы корал тоттырмадылар! Югыйсә Салихнын күңеле, вөжүде моны бөтенләй кабул итә алмас иде

Анын җилкәсендә хәзер өр-яңа йөк. яна бурычлар, репертуар сайлау, җыр һәм нота дәресләре бирү, музыка инструментларының торышын күзәтү, дирижерлык итү.

Капельмейстр... Бит бу сүз ана кечкенәдән, дөресрәге. Ташаяк ярминкәсеннән бирле таныш Базар рәтләрен күзләп йөргәндә ул кин тәрәзәле, биек ишекле кибеткә юлыкты Биредә бер немец агае музыка уен коралларын сатуны оештырган икән. Малайнын бар уйлаганы, хыялы- гармун! Хәзергә бүтән уен коралларын юньләп анламый ул. Шулай да табактай олы авызлы кәкре торбаларны һәм аккош муеныдай сыгылмалы скрипкаларнын ни икәнен аера иде. Тик менә көзгеле ялтыр киштәләрдә гармун гына күренми..

Ишектән тоз гәүдәле, хәрби киемле берәү килеп керде Анын башында кокардалы фуражка, ялтыр сәдәфле мундир, ә кулларында сөт шикелле ап-ак перчаткалар иде.

  • Күрсәтегез.диде ул. башын жинелчә генә иеп.
  • Рәхим итегез, капельмейстер әфәнде,диде сатучы, мыеклары белән кин елмаеп.

Шулай диде дә бер як читтәге кара чаршауны ачып җибәрде. Менә әггәгенәсе! Киштәнең бер почмагында чып-чын гармун посып утыра иде Насретдин жизнәсе эшли торган урынга барып, тиз генә хәбәр итәргә
кирәк... Чү, әлеге хәрби кеше гармунны сатып алырга чамалый, ахрысы... Салихка берни дә калмас микәнни?

Бәхетенә, гармунны төрлечә тоткалап караганнан соң ул нидер әйтеп, честь биреп кибеттән чыгып та китте. Салих кабаланып, магнитка ияргән булавка кисәгедәй, хәрби артыннан йөгерде.

—Капельмейстер абый, туктагыз әле!..

— Нәрсә, энем, берәрсе кыерсытамы әллә?

Тынына каба-каба, Салих аңа гармун эзләве турында сөйләп бирде Бу вакытта капельмейстерның ак перчаткалы кулы малайның башыннан сыйпый иде:

—Күз тимәсен, музыкага һәвәс малай икәнсең. Күңелеңне төшермә, гармунлы да будырсын әле. Мин Ак кремльдәге хәрби капельмейстер Хәйбулкин абыең булам. Кем белә, үскәч син дә минем шикелле капельмейстер булырсың әле. Ярый, перәннеккә ал моны. .

Салихның учына көмеш тәңкә салды да Кремль ягына таба китеп барды хәрби. Күңеле нечкәрүдән малай, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ике кулы белән йөзен каплады..

Хәйбулкин абый әйткән сүзләрнең рас килүен кара син! Әйтерсен, күрәзәче булган ул...

Кыш җиттеме, Казанда йомшак карлар ява башладымы—ул еш кына Үзбәкстандагы мамык җыючы кызларны, андагы мамык бураннарын исенә төшерә... Менә гаҗәп: дарыны мамыктан ясыйлар икән! Шундый йомшак нәрсәкәй, «киемен» алмаштыргач, әнә мичекләр итеп йортларны, тау- ташларны җимерә, кешеләрнең гомерен өзә...

Ут белән, дары белән шаяруның ни икәнен үз җилкәсендә татыганы бар Сәйдәшнең. Бервакытны Бохарада, кечерәк клубта, кызыл сугышчылар кино карап утыралар. Киноның исеме истә калмаган. Кача-поса килгән басмачылар бинага ут төртәләр. Янгын кинәт башлана һәм клубның ишек- тәрәзәләрен томалап ала. Байтак кеше янып, сытылып һәлак булды әлеге мәхшәрдә. Жирнен-күкнен нинди көчләре ярдәм иткәндер. Сәйдәш икенче каттан сикереп котыла алды, ут эченнән исән чыкты. Берара аксабрак йөрергә туры килде килүен...

Аларнын бик күбесен тагын бер афәт сагалап торган икән әле. Кызылармеецларны да, иҗади труппадагы артистларны да Ашхабадта чакта малярия бизгәге газаплый башлады. Биредәге москит дигән бәләкәй-вак чебеннәр тешли, тәненне бимазалый. Аннары инде тән кычыта башлый, температура күтәрелә. Өстәвенә, күнел болгана, аяк буыннары авырта, тән чабырып чыга. Бу бәладән ничек саклану чараларын баштарак юньләп белмәделәр шул...

Сәйдәшнең ил буйлап беренче зур сәяхәте, беренче мәртәбә музыка әсәрләре язарга омтылып каравы әнә шул чакларда килеп чыкты. Мөстәкыйль иҗат икән беренче җырына «Озын сәфәр» дигән исем кушты. Үзбәкстан якларында сәфәр йөргән вакытта алган, күргән-белгән тәэсирләрен әнә шулай итеп җырга, музыкага салды ул. Беренче иҗат җимешенең исеме бик тә мәгънәле куелды булса кирәк: үзенең дә гомере озын булсын, музыкасы да озак яшәсен, озын-озак юлларда халкына юлдаш булсын...

Чынлап та шулай булып чыкты: «Озын сәфәр» дигән беренче җырына таянып, аның моңнарына нигезләнеп, өр-яңа хәрби «кием» киертеп. 1929 елда ул атаклы Кызыл Армия маршын яза алды да инде. Элек күргәннәренә яна музыкаль тәҗрибә килеп кушылганнан соң өр-яңа марш әнә шулай дөньяга туды.

Малярия чиреннән сон Сәйдәшевне армия хезмәтеннән азат иттеләр. Кая диген—тагын Оренбургка җибәрделәр. 1921 елнын җәй айлары бу. Әлерәк
кенә оешкан театр труппасы Мирхәйдәр
Фәйзинен «Асылъяр»ы буенча репетицияләр алып бара икән Труппа житәкчесе Камал I залга ишарәләп нидер әйтә, нидер анлата:

—Иптәшләр, бер генә минутка дикъкать!

Шул вакыт залга солдат киемендәге Сәйдәшев килеп керде. Өстендә соры шинель, башында кызыл йолдызлы шлем, аягында чолга ул ы ботинкалар Менә алар икесе ир-егетләрчә кочаклашалар. Аннары Камал I яна кунак белән таныштыра:

—Бу солдат... Казан егете. Музыкант Салих Сәйдәшев. Ул Оренбургнын музыка мәктәбендә укытырга калачак.

Әйе. укытырга калды Сәйдәш. 200ләп татар баласы укыган Көнчыгыш музыка мәктәбенә мөдир итеп билгеләделәр үзен

Күр әле, Сәйдәш тә үзенә күрә кечкенә генә бер түрә була па икән' Юк. ул беркайчан да үзен түрә, чиновник итеп санамады Андый урыннарга ашкынмады. Яшь алмаш әзерләү эшенә бөтен тәне-жаны белән бирелде. Бары шул. Музыкант буларак нәкъ менә биредә ул үзен дә үстерде, музыканын бәллүр сараена яна адымнарын атлады

Ул балачактан сөеп-сөелеп үскән Казанын сагына Казан анын үзен дә сагынмый дисенме?!.

Барлык юллар Римга илткән кебек, язмыш та Сәйдәшне гел Казанга тартып-йолкып кына тора

Без кабызган утлар...

Татар уяна!

Бу инкыйлаб дигәннәре Россиянен алагаем карынында бөялеп яткан халыкларга да йөз белән борыла, ахрысы. Буа шәһәрен инде әйткән дә юк. Самара. Оренбург. Ульяновск. Ташкент кебек калаларда татар дөньясы уяна, мәгърифәт-театр учаклары кабына! Татар милләтен мәрткә киткән дип дөрес әйтмиләр Карагыз, уяна татар!

Казанда татар дәүләт театры оеша, анда музыка бүлеге мөдире һәм дирижер итеп япь-яшь музыкант Салих Сәйдәшевне чакыралар икән, бу бер дә юкка түгел. Кем чакыра диген! Үзе драматург, үзе актер, ү зе режиссер Кәрим әкә Тинчурин лабаса Беренче тагар театрын төзү кебек дәрәжәле эш нәкъ менә ана йөкләтелгән Ул инде ин яхшы артистларны үзе тирәсенә туплап та өлгергән икән Болар—Мохтар Мутин, Хәким Сәлимжанов. Ситдыйк Айдаров. Нури Сакаев. Фатыйма Илье кая. Рокыя Кушловская. Мәрьям Сульва. тагын-тагын әллә кемнәр Мәйданга янадан-яна сәнгать әһелләре килә

Бүгенгедәй хәтерендә Сәйдәшнен теге чакта. Мәкәржә ярминкәсендә концертлар куеп йөргән чакта, ни дип жырлады сон әле атаклы Камил Мотыйгый

Ятма йоклап, уян. тагар.

Уянырга вакыт житге'

Кара фрак, ак күлмәк кигән, баритон тавышлы Камил Мотыйгый бөтен залны, бинаны, тамашачыларны тетрәтте ул чакта. Анын жыры. инеләй ачык тәрәзәләрдән тышка ташып чыкты да. Мәкәржә мәйданын һәм Нижнийнын якындагы урамнарын көрәш авазларына күмде

1905 елгы революция тагар йөрәгенә, милли үзанына ут салган, театр мә(ыйшәте шуннан башланган, диләр Театр' Гажәеп көчле, тылсымлы, магнитлы сүз. Күрегезчс, Казанда зур. яна театр оешып килә Җитмәсә.
килде-китте генә түгел, дәүләт театры... Димәк, дәүләт турыдан-туры үзе булыша, шәфкатеннән калдырмый, химаячелек итә дигән сүз. Оркестры да оешачак—бу бит инде күктән төшкән бәхет!

Тинчурин 22 яшьлек Сәйдәшне:

—Оркестрны төзү һәм дирижерлык итүләр синен җилкәгә төшәчәк, аркадашым!—дигән сүзләр белән каршылады. Әхмәровлар йортында музыка белән җенләнеп үскән, вакытында Император музыка җәмгыяте училищесында укыган үсмер малай хәзер инде ана байтакны күреп, сәнгати тәҗрибә туплап өлгергән затлы егеткә охшаган иде.

Карап-карап торганнан сон болай дип тә өстәде әле:

—Син һәрчак шулай яшь бул! Мин дә яшь булыйм. Мин синнән хәйранга өлкәнрәк икән, кирәк чакта син дә өлкән була бел... Килештекме9

Мәгънәле бу сүзләрдән сон. килештек дигәндәй, бер-беренә туры карашып алдылар. Күренеп тора: Сәйдәштән унике елга алданрак туып, ипине күбрәк ашап өлгергән Тинчурин тел сәхнәсеннән йомры сүхтәрне тәгәрәтеп кенә тора, сүзгә кеше кесәсенә керми. Адайга китсә. Салих үзе дә төшеп калганнардан түгел. Бигрәк тә шаян-тапкыр сүзләр дигәндәй...

Сөйләшүләренең берсендә Сәйдәш, оркестрны тагын да көчәйтү, анын мөмкинлекләрен кинәитү ихтыяҗын алга сөреп, театрга арфа кайтарту кирәклеген үзенчә бәйнә-бәйнә анлатып караган иде. Тинчуриннын күзләрендә шундук якты очкыннар кабынды:

—Менә идея! Чынлап та шулай бит. Мөмкинлек табып, оркестрны мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Мин өстәге җитәкчеләр белән сөйләшеп карармын..

Аннары, калын чәчләрен артка чөеп, көлемсерәп куйды:

—Үз һөнәренең осталарын яратам да сон! Башын түгәрәк синен...

—Берәүнең дә башы шакмак түгел.

Сәйдәшнең көтелмәгән бу тапкыр җавабыннан икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр.

Шактый кыска вакыт эчендә Сәйдәш, беренче татар дирижеры буларак, оркестрны төзү һәм тулыландыру эшен уңышлы ерып чыкты, үзе тирәсенә талантлы музыкантларны туплады. Аларны ул рухи-ижади дәрте белән генә түгел, шәхси үрнәге белән дә зур эшләргә рухландырып торды булса кирәк..

Күп вакытларында, бигрәк тә дирижерлык иткәндә, ак костюм-чалбардан, яка турысындагы ап-ак бантиктан яисә кара -күбәләк»тән булыр Артка ыспай итеп таралган куе конгырт-кара чәчләр Төс-кыяфәтеннән. йөзеннән эчке бер нур бөркелә. Күк йөзедәй зәнгәр күзләре кешене сихерли, әсир итәрдәй якты мон белән мөлдерәмә. Үзе беркайчан кычкырып көлмәс, бары елмаеп кына торыр. Затлы, зыялы кеше. Менә шушы барлык күркәм сыйфатлары ана табигатьтән һәм әнисе Мәхүбҗамалдан килә Бер карасан. иртән торып кырына-юына. булганда шикәрләп чәй эчә торган гап-гади кеше. Алла колы ул. Ләкин, дирижер пультына бастымы, камыштай таякчыгын кулына алдымы—бүтәннәр генә түгел, хәтта Сәйдәш үзе дә үзен-үзе танымаслык илаһи бер халәткә керә иде.

Оркестр да оешты, музыкантлар төркеме дә тупланды. Ләкин монын белән генә эш бетәрлекме сон?' Кәрим Тинчурин. Фәтхи Бурнаш. Тажи Гыйззәт бер-бер артлы янадан-яна пьесаларын табадан төшереп кенә торалар. Татар хәятында музыкаль драма дигән яна жанр чын-чынлап чәчәк атып килә. Күз күрмәгән бу янарыш. ренессанс Сәйдәшнең лә төн йокысын алды. Пьеса, драматургия әсәрләренә музыка язар өчен бар вакытын исраф итә хәзер. Увертюра, ария. дуэт. хор. балет биюләре—болар бар да татар дөньясында зур яңалык!

Мәскәүдә Бизенең «Кармен» операсын караган-тынлаганнан сон
Сәйдәшнең күңеленә бер тәшвиш килгән иде
килүен: «Бәдәвәм-не тынлап үскән татар баласы опера жанрын кабул итәргә әзер микән сон?..»

Хәзер инде аның бу шикләре таралды. Эшне, чынлап та. музыкаль драма жанрыннан башлау дөрес. Көи-жырларнын һәммәсе халыкчан, шул ук вакытта интернациональ да булырга тиеш. Асылда музыкага тәржемә кирәкми. Сәйдәш үзендә иге-чиге булмаган ижат мөмкинлекләре сизә! Җирдәге һәм күктәге көчләр ана янадан-яна музыкаларны язарга булышлык итә. Мон, музыка упкын кырыенда торганнарга, җылы сүзгә мохтаҗ булганнарга терәк, таяныч булырга, көч бирергә тиеш! Кеше жаны барыбер яктыга, яхшылыкка, җылыга омтыла Менә шушы жәһәттән музыка—монлы-зарлы адәм балаларының рухи юлдашы, маягы, күнел юаткычы. Музыканын төп миссиясе—кешеләрне матурлык өчен көрәшергә, яшәргә чакыру...

Остазы, беренче укытучысы Заһидулла Яруллин япь-яшь Салихны нотага ничекләр итеп өйрәткән иде вакытында! Хәзер инде Сәйдәш үзе укытучыга, өйрәтүчегә әверелеп бара шикелле. Спектакльдә уйнаучы артистларны хорда яисә аерым арияләрдә җырларга өйрәтү бер дә ансат бирешмәде. Бишәр, унар кат өйрәнү-кабатлаулар гадәти бер хат иле. Түзделәр. бәгырьләр, рәхмәт үзләренә. Әмма спектакльдән сон яуган алкышлар барысынын да җанына татлы бәлзәм булып тамар иде—ин зур бәхет менә нәрсәдә!

Театрга эшкә килгәндә Сәйдәшнсн эчтән генә, борын астыннан гына нидер көйләве—аның өчен гадәти бер хәл. Чире, рухи халәте шундый. Анын иҗади дулкында кайнап яшәгән чагы. Ноталар анын колагына үзләре бәреп керә!

Менә анын эш бүлмәсе Театрнын беренче катында ул. Барлык җиһаз— өстәл, рояль, берничә урындык... Ялангач өстәл һәм рояль өсләрендә— кочагы-кочагы белән нота кәгазьләре Аларнын байтагы тәртипсез рәвештә тәрәзә төпләрендә дә чәчелеп ята.

Анын эш бүлмәсендә ин яраткан бер рәсем-сурәт бар Менә Идел киндекләре буйлап аккоштай ак пароход йөзә . Үзе ялгыз сыман, ләкин анын янәшәсендә—ак болытлар, яшеллеккә баткан ярлар, зәнгәр күктә самолет төтене эзләре. Рәссам дусты бүләк иткән бу иҗади манзара ана барыннан да элек җәйләрен бик еш ял итә торган, жанга якын Кызыл Байрак авылын. Ослан тауларын, дус-ишләрен. яшьлеген хәтергә төшерә

Авыл табигатен, анын кешеләрен үлеп яраткан Сәйдәш җанына Кызыл Байрак—ял итәр очен бер дигән урын, тукталыш. Ходай бүләге иде Иртә таңнан торыр, йорт каршына егып салынган бүрәнәләр өстенә утырып папиросын кабызыр, авылның ничек уянганын күзәтер Күзтәре белән генә түгел, колагы белән дә. Кошлар җыры—иртәнге серенада Lira буеннан исә балыкчы каршын ишкәк чупылдатканы, авылдан чыгып барган сыер- сарыкларнын мөгрәү ана пары ишетелә. Агачларның кәүсә-ябалдашларын гонге йокыдан уятып, яфраклар серләшә Табигатьне, авыл күренешләрен тасвирлаганда, хыялый-уйнак настроение биргәндә гобойдан да кулай инструмент юк. билгеле Шушы мәлдә композиторга илһамлы минутлар килү гаҗәпмени’’ Шуңа да анын бик күп җырлары -мелодияләре, вакыты гына җитсен, бик тиз һәм ансат туа диярлек.

Менә улы Нәүфәл белән Идел буена балык тотарга төшәләр Кармак сабын готын, балык чирткәнне көтеп яр буенда тын гына озаклап утыруларның аерым бер ләззәте бар Күңелнең туарылып ял иткән чагы да бу Сәйдәш, гадәтенчә, онытылып китеп, ара-тирәавыз эченнән ниндидер моңны көйли башлый

—Әти. бик шаулама, балыкларны куркытасын бит

Сәйдәш улына елмаеп җавап бирә

—Киресенчә, мин аларны безнен янга килсеннәр дип махсус сихерлим. Алар да музыканы ярата, улым.

Ә Иделдә су коенулар дисенме! Монын ләззәтен исә сүз белән генә анлатып бетерерлек тә түгел. Кергән шәпкә су салкыны, дулкыннар айкалышы баштарак тәненне куырып алгандай итә. Ә инде колач салып эчкәре керә башлагач, аякларынны йөзү хәрәкәтләре унаена көйләгәч, кайнарланып китәсен, күзәнәкләренә көч-дәрман тула. Куе-тыгыз су агымы сине үз итеп, кочагына алып тибрәтә кебек. Идел үзенә хас ритм белән ухылдап сулыш ала. Кайчакны утлы-кылычлы орышлар авазын, жилкәсен аркан кискән бурлакларның аһ оруларын ишеткәндәй буласын. Идел аша, анын киңлекләре аша тарих җилләре, биниһая манзаралар узган шул заманында...

Сәйдәшнең менә шушы эш бүлмәсенә кемнәр генә килеп кермәс икән! Тансыклап та, йомышлары төшеп яисә яна язганнарын тыңларга теләп тә. Җырчылардан кычыткан чыпчыгыдай Сара Садыйкова, шәм кебек төз- гүзәл Галия Кайбиикая... Алар ана ярдәм дә итә, кайчагында комачаулый да кебек. Ләкин Сәйдәш аралашу, шау-шулардан беркайчан качмас иде. Җырчыларга яңа арияне өйрәтү яисә яна язганыңны рояльдә уйнап күрсәтү шатлык кына лабаса.

Ул үзе дә әнә Кәрим Тинчуриннын эш бүлмәсенә керергә ярата иде. Сөйләшеп утыра торгач, бу кеше кырыенда ничәдер миллиметрга үсеп киткәндәй буласың. Язган пьесаларында бер хәл, хәтта гади генә сөйләшүләрдә дә ул әллә ничаклы тапкыр сүзләр, көтелмәгән гыйбарәләр чөеп ташлый. Әйтәсе дә юк, Ходай аңа талантны мулдан биргән. Хатыны Заһидә камыр ризыклары пешерүдә оста куллы иде. Кәрим әкә әбәдкә еш кына сумса, өчпочмак яисә алма бәлешеннән өлеш алып килгәли.

Болар хәтердә түгелмени?

Тинчуриннын үзенен эш бүлмәсе дә әллә нәрсә түгел. Ерактан калган таза-борынгы урындыклар, эш өстәле. Өстәле тулы таза-симез папкалар, кара савыты, үткен итеп очланган карандаш ише әсбаплар.

Керә-керешкә аягүрә каршы алыр, беренче соравын биреп тә өлгерер үзе:

—Иә, Салихҗан дус, эшләр ничек бара? Ноталар урманында адашып, сөрлегеп калмадыңмы?

—Сөрлегергә вакыт юк. Бүген дә төнлә язылды...—дип ашыкмый гына җавап бирә Сәйдәш.

Очрашу-сөйләшүләре, гадәттә, иҗатка кагылышлы әнә шундыйрак сүзләрдән башланып китә. «Кайчан уйнап күрсәтәсең?»—дип сорап та тормый Тинчурин, чөнки композиторның кайчан-ничек уйнап күрсәтәсен ул болай да яхшы белә. Анын биш пәрдәлек «Зәнгәр шәл» дигән мелодрамасы инде төгәлләнгән. Пьесанын баш геройлары Булат белән Мәйсәрәнең бергәләп җырлаулары колак төбендә генә түгел, күнел төпкелендә үк аермачык яңгырап тора:

Бергә-бергә көн итәргә

Кочагына мине ал.

Ал яулык, зәнгәр шәл,

Үткән гомер бигрәк жәл..

Шулай берсендә Тинчурин аңа Ишанның һәм дүрт хатынының әрепләшеп-талашып торган өлешләрен укып күрсәткән иде.

—Ничек булган бу?—дип сорады.

—Әйбәт булган ич... Бик кәкре, бик туры...

Сәйдәшнең бу сүзләрен драматург ни тәнкыйть, ни мактау дип тә кабул итә алмады:

 

сайдәпшкң соңгы елы__________________ _______________________________

—Нәрсә, ошамыймы әллә?—диде турыдан-туры.

Синен Ишаныңны һәм анын хатыннарын салкын суга чумдырып алырга кирәк. Юкса тиз кызалар, ике сүзнен берендә начар-ямьсез сүзләр кушып сөйләшәләр.

—Ярар, уйлап карармын мин моны! Синең эшең, дускай, музыка ярдәмендә спектакльгә мәңгелек канат кую Язганнарын һәрвакыт матур һәм халыкчан килеп чыга әнә Мин йөзем орлыкларын сибәм. ә син. Салих, алардан бриллиант ясыйсын.

Тинчурин, вакыт төшенчәсен онытып, пьеса арты пьеса яза Анын язганнары үзләре үк музыка сорап тора. Каторжан кебек эшли. Сәйдәш үзе дә анардан ким түгел ләса. Язганнарын исәпләсәң, күктәге йолдыхзар саныннан ким булмас. Әгәр кулларыннан килсә, бу ике дус. ике ижади шәхес тәүлекне дә 25 сәгатькә озайтырлар иде. Сәйдәш белә: нотаның бер тамгасы тарихта уелып калырга мөмкин

—Композитор таланты йолдыз нуры шикеллерәк,—ди Тинчурин.—Аны ни күреп, ни кулга тотып булмый. Аны фәкать ишетеп, тынлап кына була.

—Ләкин язучының китабын кулга тотып укып була. Монысы үзе бер бәхет.

—Салпы якка салам кыстыруын өчен рәхмәт. Пьесаларым сәхнәдә барганда минем исемем, артистлар белән музыкантлар арасында эреп, каядыр арткы планга күчә. Даны сезгә. Мин мона тамчы да үпкәләмим Ә тамашачылар гөрләтеп, аягүрә басып кемгә кул чабалар? Режиссерга түгел, артистларга һәм дирижер Салих Сәйдәшевкә! Дөрес анда, монысына да үпкәм юк Безнең кебекләргә дан соңрак киләдер, мөгаен

—Алай димә, син беркайчан да заман арбасыннан төшеп кала торган кеше түгел. Илдә хөрмәтең зур. Европа өлгесендәге татар театрына нигез салучы бит син. Театрыбыз нур чәчә!

—Әйе, бөегебез Тукай: «Театр—яктылыкка, нурга илтә, унга илтә».—дип юкка әйтмәгәндер. Әүлия кебек барысын алдан белеп торган ул.

—Театрыбыз тиздән Академия исемен алачак дип ишеттем Кәрим абзый, дөресме бу куанычлы хәбәр?

—Дөрес, Сәйдәш туганым! Ул көн ерак түгел —Аннары Тинчурин үзенең пәке йөзедәй үткен мантыйгы белән кистереп әйтеп куйды:

—Театр кемгә хезмәт итә? Халыкка, революциягә, эшче-крестьяннар сыйныфына. Мотлак дөрес хәл бу Миссиябез жинелдән түгел. Без теләсә нинди хәлләргә әзер булырга тиеш!

«Теләсә нинди хәлләргә...» Бу сүзләрен Тинчурин эчке бер сиземләү белән әйттеме икән ул чакта, әллә гади бер очраклыкмы?

Тора-бара әнә бит ничекләр килеп чыкты! Тимер чукмарнын ин авыр башы Тинчурин җилкәсенә килеп төште Ә хәзергә

Ә хәзергә театр әһелләре, алга таба нәрсә буласын да белмичә, революция һәм ил сулышы белән яшиләр, дәртләнеп-канатланып иҗат итәләр Йөзләреннән иман нуры бөркелә... Кыскасы, фидакарь жаннар Бөтен гомерләре зур сәнгатькә, халыкка хезмәт итүгә багышланган. Алар тарихта тиңе булмаган гадел җәмгыять төзеләчәгенә ышаналар .

Хәер, Сәйдәш үзе тулаем шундыйлар җөмләсеннән булды. Иҗатка. театр эшчәнлегенә ждны-тәне белән бирелгән, музыка дөньясына баштанаяк чумган Базар хәлләре ничек, кибетләрдә ни-нәрсә? Дөресен әйткәндә, мондый көнкүреш вакытларын, базар-кибет бәяләрен ул юнләп белмәде дә.

Аның бөтен уен-гамен. яшәү рәвешен театр һәм музыка шулкадәр биләп алган ки. тормыштан тәм табу дигәндә башкача яшәүне ул күз алдына да китерә алмас иде Пианино яисә рояль клавирларында—нибары ак белән кара төс. Ләкин алардан никадәрле моң, аваз һәм гаммалар тәңгәллеге.

 

гармония һәм аккордлар актарылып чыга! Манзаралар җетеләнә, төсләр фантасмагориясе туа...

Театр Сәйдәшнең сихри музыкасыннан башка яши алмый инде хәзер. Биредә һәр яна куелган спектакльнең пәрдәсе ул язган, ул ижат иткән музыка белән ачыла. Пәрдә ачылганга кадәр...

Әйе, пәрдә ачылганга кадәр әле фойеда тамашачылар кырмыска урынына кайнаша, аларнын бер ише буфет тирәсендә мәйханә килә. Оркестр чокыры да тик тормый, анда музыкантлар үзләренчә мәш килә. Кемдер «оркестрнын короле» саналган скрипкасын көйли. Виолончельнең кеше тавышына охшаш куе. татлы, жырлап торган авазы ишетелеп куя. Тынлы, кыллы, бәрмә, бакыр һәм агач инструментлар оя-оя булып оркестр чокырында бер тирәгәрәк урнашканнар. Мандолина, контрабас, саксофон, труба, фагот, бубен, кларнет, курайның якын кардәше флейта—болар үзләре бер мөстәкыйль дәүләт! Бу дәүләт белән «идарә» итүче берәү генә—ул да булса дирижер.

Сәйдәш гармун шыгырдатып утырган бер малайдан—инде рәсми игъланнарда урын алган исемле кешегә әверелде.

Татар дирижеры, пианист-композитор Салих Сәйдәшев. Егерменче елларда бу—Казан каласы өчен һич көтелмәгән хәл шикеллерәк тәэсир итә иде. Композитор музыка сараенын ишекләрен бик иркен ачып керә.

Вакыт ягы кысканлыктан. Сәйдәшкә партитура язып торуның кирәге дә калмый: чөнки табигать ана искиткеч камил сәләт, абсолют ишетү, музыкаль хәтер биргән. Ул аеруча катлаулы һәм күләмле әсәрләрне башкарганда гына партитурадан файдаланырга тырыша иде.

Дирижер—оркестрның үзәге, жаны. кайтавазы. Жырчы-башкаручылар, инструментлар кайсы кай урында күтәрелеп китәргә һәм нинди тоннарда уйнарга тиеш? Акрын яисә көчле мотивлар, ярымтоннар белән ул идарә итә һәм төрледән-төрле инструментлар ансамблен тамашачыга җиткерә. Уен эш түгел бу. Моның өчен илаһи талант, белем дә, осталык һәм тәжрибә дә, хәтта кул хәрәкәтләренең үтә камиллеге дә кирәк. Өстәвенә, дирижерга музыка өлкәсендәге барлык фәннәрне—гармония, полифония, сольфеджио, аранжировка, альтерация, хәтта музыка сәнгате тарихын да яхшы белергә кирәк. Залдагы тамашачы боларнын берсен дә белми, әлбәттә. Ул—күнеле- йөрәге, жаны белән музыканы бары кабул итә, моңнар кочагында эри. елый, тетри яки шатлана.

Менә дирижер пультына Салих Сәйдәшев килеп баса. Менә ул озынча нәфис бармаклары белән күперенке чәчләрен артка сыпырып залда утыручыларга зур ихтирам белән баш ия. Горур башын салмак кына йөретеп. әле бельэтажга, әле партердагыларга карап елмая. Кулларын кушырып, ян- якка йөртеп, тамашачыга карата булган дуслык мәхәббәтен җиткерә...

Рампа утлары. Зал тынып кала. Ак костюмлы Сәйдәшнең нәфис таякчык тоткан уң кулы өскә күтәрелү белән яшел бәрхет пәрдә тылсымлы-акрын хәрәкәт белән ачыла башлый. Һәрбер спектакль әнә шулай башлана. Оркестр чокырыннан кайнап-кайнап музыка авазлары күтәрелә.

Авазларны бер-берсенә ялгый-ялгый. музыка дулкыннарын әле контрабас, әле флейта, әле трубалар күгәреп ала. Урыны-урыны белән кече һәм олы барабаннар дөпелдәвеннән яшен яшьнәгән, әле туплар аткан тавышлар ишетелгәндәй була... Боларнын барысыннан да. залны тутырып, музыка дигән могҗиза туа! Театр стеналары тетри сыман. Рампа утларына ияреп, ике як диварлар буйлап музыка күләгәсе шуыша.

Тамашачылар болындай иркен михрабта утыралар шикелле. Музыка һәм спектакльдәге вакыйгалар аларнын бөтен күнел халәтен үзе белән әллә кайларга йөздереп алып китә. Тамашачы сәхнә геройлары дөньясында
эреп бетә.
Әйтерсен. ул спектакль карамый, ә бәлки драматик вакыйгалар ташкыны эчендә үзе яши башлый. Залда гажәеп тынлык, сулыш алырга да кыймый утыралар төсле...

Ә соныннан... зал бердәй урыныннан кубарыла. Алкышлар, озын-озаклап кул чабулар, кочагы белән чәчәк бәйләмнәре ява! Кайбер спектакльдән сон аягүрә баскан тамашачылар, пәрдәне яптырмыйча, ярты сәгатьләп диярлек кул чабулар белән сәхнәне, артистларны һәм музыкантларны сәламли. Ниһаять, оркестр, рәхмәтен изһар кылып, аккордлар суга—тамаша тәмам!

Тажи Гыйззәтнен «Наемщик» музыкаль драмасын куйгандагы хәлләрне искә тошерсән. кызыклы да, монсу-сагышлы да булып китә

Драматург буларак, ул пьесаларынын нигезе итеп, гадәттә, халык тарихындагы зур вакыйгаларны, гаделлек, якты киләчәк өчен көрәш темасын ала. Социаль, сәяси, тарихи катламнарны кешеләр арасындагы мәхәббәт аша да бик оста ачып бирә белә Анын сөю-мәхәббәт турында язганнары үзе уйлаганнан да кинрәк полотнода килеп чыга булса кирәк Әнә бит, гади генә сөю-ярату хәлләре аша крепостное право. Столыпинның аграр реформасы мәсьәләләрен бик ансат, җайлы колачлый алган ул Анын спектакльләренә ясак, имана, зәкәт. недоимка, староста, үрәдник. адвокат, ришвәт кебек яначарак яңгыраган сүзләр ташып керә

«Наемшик»та дуэт, хор. марш, кереш өлеш—увертюра, бию көйләре, балет элементлары, масса жырлары кыю рәвештә татар сәхнәсенә атлап менде.

Кызлар:

Кичке салкын һава ярып

Чыңлый чалгы тавышы.

Ирләр:

Дошман явы ауган кебек Ава печән покосы.

Хор:

Әй. ямьледер жәйнен айлары.

Матур була болыннары, кырлары

Ә инде Батыржан белән Гөлйөзем ариясе—татарда моңарчы ишетелмәгән сүзләрне, моңнарны тамашачы күңеленә уеп сала!

Геройлар икесе дә—авыл яшьләре, ярлы крестьян баласы Репетицияләр вакытында бии-бии, аларнын чабаталары тәмам тетелеп бетте берзаман Ярый әле менә шулчакны язмыш елмайды үзләренә Озак та үтмәде, иждди сәфәрдән кайткан Сәйдәш елмаеп килеп керде алар янына Уенын-чынын бергә кушып, әйтә салды

—Театрның чабата үргәнен көтеп торып булмас Менә, бер пары Батыржанга. икенчесен сиңа дип авылдан алып кайттык!—дип. тугы здан үргән op-яна чабаталарны актриса Галия Кайбицскаянын алдына чыгарып салды Шатлыктан рәхәтләнеп көлештеләр шул чакта

Золымга каршы баш күтәргән, башкаларны да фетнәгә өндә!ән Батыржанны кулга алу өчен кылычлылар килгән Мирзабикә Шәрифә шул чакта нәрсә ди бит әнә

-Бүген үк. хәзер үк алып китегез ул башкисәрне'

Йөзкәй түрә кырг кистереп жавап бирә

—Юк... Әгәр дә мин аны көпә-көндез тотып алып китә башласам, халыкнын чуалу куркынычы бар. Анын белән бер фикердә булганнар күп... без аны кеше аяк эзе басылгач, төнлә, тан вакытында тотып алырбыз да туп-туры шәһәргә озатырбыз.

Патша охранкалары да сәяси тоткынны төнлә кулга алганнар. Йә Хода, Тинчурин, Бурнашларны да төнлә, кешеләр тирән йокыда чакта «таш капчык»ка илтеп тыкканнар лабаса... Жасусларнын эш алымы, кылган гамәлләре тамчы да үзгәрмәгән, димәк...

Ә хәзергә—илдә тәртип, алгарыш, колхозлар төзү һәм индустрияне күтәрү текә адымнар белән алга бара... халык партиягә, хөкүмәткә, халыклар атасы Сталинга мөкиббән. Илдә «урра-патриотизм» чәчәк ата.

Кәрим Тинчуриннын данлы вә парлак чагы. Колхоз тормышын сурәтләгән «Кандыр буе» пьесасыннан сон ул инде хәзер шул ук темага «Йомгак» исемле өр-яна драмасын тәмамлады. Татар академия театрынын баш режиссеры, Татарстан АССРнын атказанган артисты, утыздан артык пьеса авторы. 1936 елнын ямьле май аенда киң җәмәгатьчелек анын ижат эшчәнлегенә 25 ел тулуны зурлап бәйрәм итте. Республика хөкүмәтеннән бүләк—язу машинкасы: яз, янәсе, иптәш Тинчурин, туктама! Казаннын хәрби гарнизоны исә сәхнәдә анын кулларына ау мылтыгы тоттыра: янәсе, ял итүләрне дә онытып бетермә, ауга да чыккала...

Ауга чыкты микән ул, монысын Сәйдәш анык кына хәтерләми. Әмма бәйрәмнең икенче көнендә болай дип мөрәжәгать итте Тинчурин:

—Тиздән сунар вакыты җитә. Урманда көртлекләр, төлке-куяннар җитәрлек, диләр. Бергәләп тәвәккәлләрбез. Килештекме?..

—Һм-м . Киек, кош-корт атарга кулым күтәрелмәс минем. Кирәкмәстер.

Шулай итеп, Сәйдәш бу тәкъдимнән баш тартты.

...Колак төбендә бик еш кына «Кандыр буе» моңнары яңгырый:

Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр жилләрдә. Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә.

Әйе, тарихның нинди хәтәр жилләре исмәсен, охранкалар кеше язмышлары белән ничек кенә уйнамасын, сәнгать сараена күпме генә кизәнмәсеннәр—очкыннан ялкын дөрләде, алар кабызган утлар барыбер сүнмәде!

Мәхәббәтнең, соңгы елы

Ничек, кайчан, кайда танышып китте соң ул Валя-Валентина белән?..

Боларны сөйли башласаң—үзе бер дастан, риваять, өр-яна Таһир-Зөһрә кыйссасы.

Кәрим Тинчурин чакыруы буенча 1922 елны Оренбургтан Казанга кайтып төшү белән, Сәйдәш янәдән жизнәсе Шиһаб Әхмәров йортына килеп сыенды. Жизнәсе инде хәзер Вторая Гора[1] урамындагы ике катлы тагы да иркенрәк йортта яши. Гаилә ишле: жизнәсе белән Әминә апасының өч баласы тәгәрәп үсеп ята. Алар белән бергә тагын йорт башының сенлесе Зәйнәб, Салихның әнисе Мәхүбҗамал, Шиһаб белән Зәйнәбнен әнисе Зөләйха җиңги. Аллага шөкер, өй зур, тынычлап йоклар өчен бүлмәләр һәркемгә җитәрлек.

Жилкәсенә ташып төшкән куе кара чәчле, буй-сыны, бите-йөзе белән мөкәммәл чибәр туташ Зәйнәб—Казан дәүләт университетының медицина факультеты студенты. Шул заман татар кызлары өчен сирәк очрый торган хәл.

Алардан бер йорт аша гына диярлек Костромадан күчеп килгән Мухиннар гаиләсе яши. Дворяннар нәселеннән булган, шәһәрнен абруйлы гражданнарыннан саналган әтиләре үлеп киткәч, тол калган хатыны Анна Ивановна Мухина инде нишләсен икән9 Гимназия тәмамлап. Казан университетына укырга кергән кызы Валентина янына яшәргә күчеп килә. Аларнын да гаиләсе кечкенәдән түгел ике улы Юрий һәм Анатолий. Валентина, күкрәк анасы Надежда Ивановна һәм газиз әниләре. Болар—дворян тәрбиясе алган затлы, зыялы, укымышлы нәсел. Өстәвенә. Валентина да, Анатолий да—музыкантлар.

Анатолий—үзе рәссам, үзе скульптор, үзе музыкант. Кыскасы, күпне булдыра торган алтын куллы егет. Әтисез калган, күчә-күчә байтак байлыкларын исраф иткән Мухиннар тормышы әлләни мактанырлык түгел Кызлары Валентина, буш вакытында өйдән-өйгә йөреп, берничә балага өстәмә дәресләр бирә.

Әмма ләкин гаиләне төп туендыручы—абыйлары Анатолий Ачык күнелле бу егет белән Салих бик тиз дуслашып китте Алар, икәүләшеп, еш кына «акча эшләргә» дә чыгып керәләр. Нэпманнарнын чәчәк аткан чагы. Менә шундыйларның ишеген шакып, күп һөнәр иясе Анатолий кайсынын да булса пианиносын баштарак сәгать урынына сүтеп ташлый да аннары инде майлап-жайлап ремонтлый. Салихка исә эшнең ансатрагы, почетлысы эләгә: пианиноның аклы-каралы телләренә баскалап. уен коралын ул мастерларча карый, нәфис яңгырашлы итеп көйли Инде берничә милли көйне дә уйнап жибәргәч. нэпман агайнын авызы ерыла, акча янчыгы да кинрәк ачыла...

Бу ике гаилә үзара еш аралаша. Бөтен хикмәт шунда ки. Валя- Валентина—Зәйнәбнен ахирәте, сабакташы. Алар икесе дә университетның медицина факультетында укыйлар. Кечерәк кенә почмак бүлмәдә Зәйнәб белән бергәләп дәрес әзерлиләр, микроскоптан карап. Салих шаяртканча, чикерткә тәпиендә ничә күзәнәк барлыгын өйрәнәләр Ул гына да түгел. Валентина Әхмәровларнын өченче сыйныфта укучы улы Ү збәккә математика һәм рус теле фәннәрен үзләштерүдә ярдәм күрсәтә Менә шунлыктан ул бу өйдә һәрвакыт үз кеше буларак кабул ителә.

Салих, өйдә булган чакта, бу хәлләрнең күбесен читтәнрәк карап тора, билгеле. Ләкин егет кешенең йөрәге таш түгел. ЖаИ чыкканда ул Валяга яшертен генә игътибар итәргә тырыша, каләмкашлы. тулган айдай түгәрәк йөзле бу кызнын оялчан елмаюын, нурлы карашын күнеленен гүренә салып куя. Ничек сокланмассың, күтәреп алсан—уч тобенә сыярдай, бөтереп алсан—кашыкка салып йотардай нәфис бер кыз лабаса!

Сөйләшкәндә чиядәй иреннәренең ачылып-ябылып китүенә кадәр ифрат матур, килешле. Конгырт чәчләре ут яктысында гәрәбәдәй яктырып тора Ниндидер чәчкәне хәтерләтә ул. Юк. кыр чәчәкләренә түгел, йомры түтәлдә үскән алсу розага күбрәк охшаган ул. Анын бәрхет тавышында кояшның сүнмәс яктысы, салават күперендәге барлык төсләр, елга-чишмәләрнен талгын челтерәве бар кебек. Ә инде фортепианода уйный башласамы ’

Аклы-каралы клавишларга кагылды исә аның кул-бармак хәрәкәтләре, жилдә тирбәлгән камышлар сыман, гажәеп бер табигыйлек белән йөзә- талпына! Кайларда үскән дә. нинди укытучылардан дәрес алган бу табигать баласы, дип гажәпләнә егет

Әхмәровларнын иркен залында яшьләр еш кына музыкаль кичаләр ясыйлар
Фортепиано һәм скрипкадан агылган моңнар тәрәзә пәрдәләрен чайкалдыра, хәтта түшәмдәге бәллүр люстра алкаларын зенләтә шикелле. Кичәнең бер өлешендә Салих белән Валентина парлап, бергәләп, дүрт кул белән поляк композиторы Шопеннын полонезын яисә Җиденче вальсын уйнаганда залны тутырып гүя яшьлек, нәфислек, романтика үзе бии, сикерә, чайкала, тантана итә. Бу минутларда бу икәүнең тәне дә, жаны да бергә кушылып китә, бербөтен була шикелле. Яшьләр үзләре дә скрипкага вальс әйләнәләр. Менә шул чакта Валяның озынча кара юбкасы Салихнын аяк арасына тиеп-уралып китә икән, егетнең тәненнән электр чаткылары чабып узгандай була.

Вакытында Деникинга каршы сугышкан гаскәрләргә шәфкать туташы булып киткән бу кыз сызыклы-нечкә кашлары белән композитор егеткә карата үзенең хисләрен яшертен генә сиздерә килде бугай. Яшь, тәжрибәсез, риясыз Салих баштарак бу ым-ишарәләрне тулысынча анлап та өлгермәде. Бары дуслык билгесе дип кабул итгс. Ләкин тора-бара аның йөрәгенә чын- чынлап ут капты, һәм бу ут егетнең төн йокысын качырган иде.

Яна пьесаларга көй язу, театрдагы эш мәшәкатьләренә чуму, атаклы теоретик Ксаверий Корбутган гармония дәресләре алу Салихнын хисләрен күпмедер тыеп-аралап торды торуын. Ләкин болар бар да—вакытлыча. Йөрәктәге теге ялкын дөрли, көчәя, хәтта кайчакны күлмәгенә менә-менә ут кабар төсле!

Иң мөһиме: Сәйдәштәге талант—Аллаһ бүләге икәнлеген анлый Валентина. Тәкъдир дигәнен барысын да алдан ук күреп, алларына ак юл хәстәрләп куйган лабаса. Алар икесе гел янәшә. Сонармаска. учына килеп кунарга әзер торган асыл кошны кулдан ычкындырмаска кирәк...

Эчке аваз, йөрәк тавышы әнә шулай ди.

Бар дөньяны шаккаттырып, 1925 елнын көзендә алар өйләнешеп тә куйдылар. Бөтен хикмәт шунда ки, бу хәлне әниләре, туган-тумача бөтенләй белмичә дә калды. Болай «яшертен» эш йөртүнен житди генә сәбәбе бар иде шул. Әхмәровлар йортында яшәүче, ислам дине тәрбиясе алган ике әби. ай-һай, башка диндә булган бу кызга өйләнергә рөхсәт бирерләр иде микән? Ике яшь йөрәкне шул куркыта иде ул чакта. Әмма икесенен ике милләттән булуы Салих белән Валентина өчен берничек тә киртә була алмастыр.

Икесенен дә фикере тач туры килеп тора иде: бәхәсләрдән, артык сүздән, кирәкмәс аңлашулардан качып, ике як гаиләне дә аптырашта һәм билгесезлектә калдырап, берничә көнгә «юкка чыкты» алар. Эскерткә төшкән энәдәй югалдылар, гаип булдылар.

Әйтерсең, чит бер планетага качып киткән иде алар.

Ничек булды сон әле бу?

Композитор Мансур Мозаффаров—Салих Сәйдәшевнен «Шәрыкъ клубы»нда танышкан балачак дусты. Әнә шул дуслыклары хәзергәчә дәвам итә. Күрештеләр. Сәйдәш, тел яшермичә, үзенең «яшертен» планын сөйләп- анлатып күрсәткәннән соң. Мозаффаров башта рәхәтләнеп көлде. Җавабы исә бик кыска булды:

—Телисез икән, дачам сезнеке!

Күктән төшкән бәхет шушы буладыр инде ул. Берничә сәгатьтән сон Валентина белән Салих тәбәнәк рәшәткәле, чия, алмагачлар үсеп утырган бакчанын җыйнак агач йортына аяк бастылар. Әбиләр чуагына хас жылы- мөләем август киче аларның икесен дә үз кочагына алды... Салих үзенен Валясын таныды да, танымады да кебек: чөнки кызның сөт-томандай аксыл тәне әйтерсен лә фарфордан коеп ясалган иде... Валя Салихта үзенен булачак ирен һәм яхшы әти кешене күрә иде, шуңа да ул аның назларына карышып тормады. Шулай итеп, алар, кулга-кул тотышып, мәхәббәтнең тылсымлы бусагасыннан атлап керделәр бу кичтә...

Синен күзләрендә зәңгәр күл тирәнлеге бар. Салих,—диде Валя, текәлеп.

—Синен күзләрендә көндез кояш иде, хәзер менә якты күләгә бар —диде Салих, сер бирмәскә тырышып

—Син пианинода уйнаганда минем кайчак әнә шул клавишлар буласым килә...

—Ә син уйнаганда минем канатлы кош буласым, болытларга, йолдызларга хәтле күтәреләсем килә, Валя...

(Менә бит нинди романтик чаклар булган! Әйтер сүзләр дә табылган.)

Бакчага чыгып, кулдан ясалган агач эскәмиягә утырдылар. Салих, йомшак булсын дип, кечерәк бер жәимә алырга да онытмаган иде. Август төне. Күктә аксыл шәүлә. Яшьләрнен мәхәббәтенә Аи шаһит иде бу кичтә Бөтен тирә-юнь гажәеп моңга сергә, тылсымга, илаһиятка манчылган Бакча ай белән тулган иде. Ай яктысында ботаклар шәүләсе шәиләнә Ниндидер төнге бер кош очып узды. Анын канат жиле төнге һавада арфа кыллардай талгын зеңләп алды. Ул да түгел, сынар бер алма «дөп» итеп жиргә өзелеп төште. Әйтерсен лә барабанга таякнын юан башы белән сутып алдылар Кайдадыр урман эчендә ялгыз бер эт өргәне колакка чалынды

Мондый илаһи кичне, андагы төнге авазларны шәһәрдә ишетү, тоемлау мөмкинме сон!

—Беләсеңме, Салих..

—Дәшмә! Сүзсез генә...

Шулай диде дә Салих капланып, онытылып сөйгәнен үпте. Сулышын тәмам йотып бетерә язды бугай ул бу минутларда

Алар икесе дә үзләрен биектә, биек-биек йолдызлар янында кебек хис иттеләр. Валянын күзләре хәтта карангыда да мәхәббәт яктысы белән сугарылган иде. Гашыйкларның йөрәк утын исә берни белән дә сүндерерлек түгел Валянын һәр әйткән сүзләреннән музыка һәм чәчәк исе анкып тора диярлек!

Балдай татлы сәгатьләр-минутлар янына икенче көнне . шулай да Валянын күз яшьләре килеп өстәлде Аны аңларга була һаман саен качып ятып булмас бит инде биредә, барыбер өйгә, туганнар янына әйләнеп кайтырга кирәк. Менә шунарга борчыла, хыялларының челпәрәмә килүеннән шикләнә ул:

—Чынлап куркам, Салих. Әниен. туганнарын безнең өйләнешүгә риза булмаслар кебек

— Юкка өзгәләнәсең, акыллым,— дип юата аны Салих.—Менә ике-өч көн сагынып торсыннар әле алар безне Борчылма, бар да әйбәт булыр Минем синнән аерыласым юк.

Әнә шундый юату сүзләре белән егет кызнын яшьле күзләреннән, битләреннән үбә. Шуны аңлады хатын кыз таифәсенен күз яшьләре ирләрнекенә караганда йомшаграк, татлырак була, ахрысы

«Кыйгак.. кыйгак.

—Әнә. күрәсеңме, киек казлар безне сәламли, еламаска куша.— диде Салих, жылы якка китеп баручы кошлар кәрванына кулы белән ишарәләп

Аулак бакчада сәгатьләр, көннәр генә түгел, алар өчен тулы бер гасыр узып китте шикелле

«Югалып торган» көннәренә нокта куеп, бәхетләре ташып чыккан ике яшь Өйләренә кайтып керделәр -Урланган кыз»ны кичерделәр Саф күңелле, игелекле Валентина, киявенең һәр туганы белән аклашу табып, гаиләдә үз кешегә—һәммәсе дә яраткан киленгә әверелде Тиз арада фатирга кереп, мөстәкыйль тормыш белән яшәп тә киттеләр Бәхетләре
булсын! Бәхет исә... ике яклы булып чыкты шул. Тормышлары чәчәкләнеп китте дигәндә генә...

Күршедәге бер карчыкның «икәү ятып өчәү торыгыз...» дип теләк теләгәне, шөкер, раска килде! 1926 елнын 26 октябрендә көтеп алган уллары туды. Ике телдә дә бозылмый янгырасын дип, алдан ук сөйләшкәнчә, малайга Альфред дигән исем куштылар.

Сәйдәшнең үз гомерендә беренче тапкыр тирән фаҗига кичерүе! Бер атна узды микән, кинәттән өзлегеп, Валентинасы... якты дөньдан китеп тә барды. Өйгә кайтсан да, эшкә барсан да менә ничә айлар инде бүлмә эче монсу, анда һава да, яктылык та юк шикелле Сәйдәш өчен...

Эх, Валя-Валентина! Нинди тәкъдирләр белән газиз улыңны, сөекле иренне мәңгелеккә ташлап киттен син?

Мәхәббәтенең соңгы елындагы истәлек-хатирәләргә бирелдеме, Сәйдәшнең һәрвакыт күңел җәрәхәте ачыла, йөрәк мае сызлый...

Юк, мәхәббәтнең соңгы елы була алмый, була алмый! Валя аның бәгьрен гомер буе сызлатып торачак.

Валентина—Сәйдәшнең кем, нинди талант икәнлеген тирәнтен андый иде. Ә менә киләчәктә, алай-болай кабат өйләнә калса, анын жанын һәм ирекле очышын анлаучы табылырмы соң... табылырмы?

Ялта. Галимҗан Ибраһимов белән очрашу

Ак пароход, саубуллашу билгесе итеп озын-озак кына кычкыртты да, Казан причалыннан җай гына кузгалып китте. Якыннарның, туганнарның, таныш-белешләрнен кул болгап калулары, «Хәерле юл!» дип кычкырулары әле дә булса күз алдыңда. Гудок авазларын исә баш өстендәге ак болытлар үзләренең кочагына алды.

Бер айдан артыкка сузылачак сәфәрнен маршруты акка-кара белән язып, тәгаенләп куелган: Казан—Әстерхан—Махачкала.—Баку—Ереван— Тбилиси—Симферополь—Ялта—Харьков—Мәскәү—Казан.

Сәяхәттә катнашучылар—егермедән артык кеше. Тугандаш республикаларга барасы әлеге ижат төркеменең җитәкчесе Галимҗан Нигьмәти.

Максим Горькийнын турыдан-туры ярдәме белән бу олуг һәм мәртәбәле сәфәрне Пролетар Татар язучылар ассоциациясе (ТАПП) рәисе Кави Нәҗми оештырган, диделәр. Шунлыктан сафтагыларның ин зур күпчелеге—каләмен кулында нык тоткан исемле язучылар: Шәриф Камалдан алып Һади Такташка кадәр..

Һәркемнең кәефе күтәренке, күңел капкалары шәрран ачык иде. Палуба һәм каюталарда уен-көлке, бәхәс, шаярту, көлешүләр тынып тормады. 1929 елнын 10 августында башланган сәфәр үзенен тулы куәтенә кереп бара иде. Көн искиткеч матур—кояшлы, ягымлы, Ослан таулары ягыннан искән йомшак җил битләрне иркәли, чәчләргә елыша. Дулкыннар өстендә эреле-вакылы кыйпылчыклар булып, кояш чагылышы тирбәлә. Пароход эзеннән кайнап-кайнап чәчрәгән көмеш тамчылар җырында чулпы чыннары бар шикелле...

Боларны Сәйдәш күңеленә «төреп» салырга да өлгермәде, терекөмештәй җитез Гадел Кутуй аны үзе тирәсендәгеләр янына дәшеп алды:

—Әйдәле, Сәйдәш, синең хәзинәдән дә бер мәзәк хәл булсын әле бүген! Кызганма...

—Сезгә мәзәк җиткереп буламы сон Ә шулай да тырышып карыйк.

Сүзнең тәмен, ләззәтен белеп сөйләүче Сәйдәш ялындырмый. Үзенен уен-колке капчыгыннан яңарагын тартып чыгарырга тырыша.

—Шулай бервакыт театрыбызга яна директор билгеләделәр. Оркестр
белән ясаган репетицияне беренче тапкыр үз колаклары белән тынлап, үз күзләре белән карап утырганнан соң, үзенә чакыра бу мине. «Теге барабанчы егет барабанны һәрвакыт шулай аз кагамы'.’—дип сорый. «Булгалый».—дим мин моңа. «Икенче тапкыр мине чакырырсың. Төшәрмен дә барабанны үзем кагармын. Ә аны эшеннән кыскартыгыз»,—ди.

Төркемдәгеләр шаулатып көлештеләр!

—Дусларым, беразга ялгызымны калдырыгыз, зинһар. Кызыл Байрак авылына таба якынаябыз әнә..

Сәйдәш яңадан палубаның аулаграк бер почмагына барып баса. Таныш ярларны, яр өсләренә кадәр ташып төшкән яшеллекне ләззәт белән күздән кичерә. Вакытның алагаем зур балтасы белән кырт кисеп төшергәндәй кызыл, урыны-урыны белән аксыл ярлар Анда гажәеп тигез һәм төгәл сызыклар нота дәфтәрен хәтерләтә түгелме соң? Актара һәм укый белсәң, вакыт җилләре анда ниләр генә язып калдырмагандыр!

Биредән, аяк астында биниһая җәйрәп яткан су өсте киңлекләреннән Кызыл Байрак күренми, билгеле. Аны киртләч-киртләч таулар, уйдык- уйдык яшел әрәмәләр каплап тора. Әмма хәтерен һәм күнел күзен үткер булса, әлеге авылның урамнарына, аның тирә-юнендә колач жәеп үсеп утырган биек наратлар биләмәсенә кайтып тошү берни түгел.

Кызыл Байрак. . 1920 еллар башында өр-яна нигезгә оешкан бу авылга исемне татарның танылган әдибе Галимҗан Ибраһимов кушкан, диләр. Ихтимал, шулайдыр. Татарның байтак кына зыялылары кебек, ул да кайчандыр ханнар яшәгән бу гүзәл җиргә еш килә торган булган, биредә ял итәргә дә, уйланырга, язарга да яраткан бит.

Мен рәхмәт: Идел ярына урнашкан бу авыл Сәйдәшне дә тормышының һәм шатлыклы, һәм кыен чакларында үзенең җылы кочагына сыендырды Жизнәсе Шиһаб Әхмәровнын дача йорты—анын икенче туган йорты шикеллерәк иде. Табигать кочагына, һич югы яшел чирәмлеккә чыгып, дус-ишләре һәм авылның кунакчыл кешеләре белән азмы самавыр кайнатты алар! Идел дамбасына балык тотарга төшүләрне инде әйткән лә юк

Хатирәләр әнә шулай акты. Идел өсләтеп тә. биектәге болытларга хәтле орынып та...

Кичен пароходның салонына җыйналдылар. Язучылар, шагыйрьләр язганнарын укый. Ә Сәйдәшкә нәрсә? Ана фортепиано булсын Кичәнең ин гүзәл өлеше Сәйдәш моңнарыннан башлана. Тәрәз пәрдәләре аккордлардан соң сискәнеп киткәндәй була, салон эче кинәттән сихерләнеп кала. Көе дә. сүзләре дә үзәкләреңне өзәрлек шул:

Хуш. авылым, сау бул.

Сәламнәр көт

Тан җилләре искәндә.

Мин җырлармын сине сагынып.

Өзелеп искә төшкәндә..

Салонның ачык тәрәзәләрен сырып алган пассажирлар да җырның сүзләренә кушыла. Әдәбият-сәнгать әһелләре белән аралашу, әңгәмә һәм бәхәсләр төн уртасына кадәр диярлек дәвам итә.

...Әкияттәгечә әйтсәк, җиде дингсз. урман-таулар кичеп, бик күп җирләрне күрделәр. Кая гына килеп чыксалар да—жылы. матур очрашулар, яңадан-яна дуслар, концерт арты концертлар

Ә шулай да. җанга якын үзебезнең тагар кешесе булгангамы. Ялтада әдип
Галимжан Ибраһимов белән очрашудан да истәлеклесе юктыр, мөгаен.

Үпкә авыруы көчәеп китү сәбәпле, 1927 елдан бирле менә шушында, коры-татлы һавасы шифалы булган данлы Кырым якларында яшәп ижат итәргә дучар ителгән иде ул.

Менә үзләре көләч, үзләре житди кыяфәтле Татарстан кунаклары таш баскычлар буйлап өскә күтәрелә. Югарыда аларны Ибраһимов яшәгән йорт көтә. Тигез плитәләр жәелгән тротуар читендә яшел күлмәк кигән зифа буйлы кипарислар оеп утыра. Гомумән, тирә-юнь яшеллек, розалар, үрмә гөлләр белән уратылган. Сулыш алуларга хәтле рәхәт, иркен биредә.

Алдан белеп торгандыр, күрәсең, бу хәтле кунакларның, каләмдәшләренең килеп төшүен Галимжан ага бик табигый, жылы, ихласый кабул итте. Иркен веранда, камыштан үреп ясалган жинел урындыклар, шуларнын берсенә әдипнең жәйге ак пинжәге эленгән. Авыру димәссең, бу кешедән эчке бер энергия, иждиһат, тәвәккәллек, күзләреннән нур һәм иман бөркелеп тора. Куе кара чәчләре арыслан ялыдай артка кайтарылып төшкән. Бераз ябыга төшкәнгәме, яңак сөякләре калкыбрак тора.

Кунакларның һәркайсы белән аерым күрешеп чыкты.

Зур-биек тәрәзәләрнең бер ягыннан офыккача жәелгән күгелжем диңгез, икенче ягыннан болыт чалмаларына уралган Ай-Петри тавы күренә. Шушы мәлдә бөтенесенең диярлек игътибары мәһабәт тауның күккә ашкан текә таш диварларына текәлде. Боларны Сәйдәш катып-оеп калган музыка рәвешендәрәк кабул итте. Күз күреп ияләшмәгән бу күренештә бер карасаң никадәрле хаос, ташлар чытырманлыгы; икенче карасаң—никадәр мантыйк, камиллек, жир белән күкләр тоташкан симфоник манзара, табигать гармониясе!

Ай-Петри!

Баш очында ай тетри...

Такташ, калын чәчләрен артка чөеп, әнә шундый экспромт әйтеп ташлады. Кыска, йомры бу сүзләр һәммәсенең күңеленә хуш килде.

—Әйдәгез, табынга рәхим итегез!—дип, әдип аларны ак эскәтер жәелгән түгәрәк өстәл янына дәште.

Хатыны Хәдичә пешергән аш-ризыклар белән тукланып, кат-кат чәйләр эчеп, озын-озаклап сөйләштеләр. Галимжан Ибраһимов Казан хәлләрен, мәдәният тормышын җентекләп сорашты, җавапларны игътибар белән күңеленә салды.

Язу-сызу дәртенә күмелгән, сөйләшү-аралашуга сусаган, кин карашлы өлкән әдип кунаклар каршында үзе дә байтак кына уй-фикерләрен чәчте:

—Казан каласының кайнап ятканына, мәдәниятебезнең ныклы адымнар белән үсәчәгенә мин ышанам,—диде ул, бер мәлдә Сәйдәш ягына да караш ташлап.—Әмма вәзгыятебездә адашулар, саташулар һаман да бар әле. Урыслашуга омтылучы акыллыбашлар күбәйде. Аларны тыңласаң, янәсе, уртак, интернациональ мәдәният тудырырга кирәк. Татар мәдәнияты башкалар тарафыннан йотылмасмы? Менә кайда мәсьәлә!.. Бу—бер татар өчен генә түгел, грузин, чуваш, украин, казакъ һәм башка халыклар өчен дә уртак сораулар... Татар халкы, үзенекен ташлап, башка берәр көчле мәдәнияткә кушылып китмәскә тиеш. Мотлак дөрес бу. Иптәш Сталин әйтте: без яңа мәдәният төзибез, аның эчтәлеге пролетариатча, әмма формасы милли булырга тиеш, диде. Иң дөрес формула шушы... Тагар совет чиновниклары халыктан, аның теленнән, гореф-гадәтләреннән читләшергә тиеш түгел. Моның киресен күзәткәнебез хәлдә бу—мәдәниятебез үсеше өчен куркынычлы, зарарлы бер нәрсәдер. Партия бит әнә идарә эшенә үз халкыннан, анын тормыш-көнкүрешеннән ераклашмаган хезмәткәрләр куюны хуплый. Мин партиягә ышанам!..

Бу сонгы өч сүзен ул аеруча басым ясап, күтәренкелек белән әйтте Боларнын барысына да йомгаклау рәвешендәрәк әйткәннәре катгый һәм ышанычлы иде:

Патшачылык хөкүмәтенен реакцион алымнары артта каш дусларым Революция шаярырга теләми. Ул инде артка чигенмәчәк'

Аннары ир затлары, рәхмәтләрен әйтеп, бердәм кубып, тәмәке көйрәтергә дип верандага күчтеләр.

—Салиххан, ә син беразга калып тор булмаса.—диде Галимхан Тартмаган тәмәкен түгел Аерым да сөйләшик бер

Әдипнен көтелмәгән бу сүзләреннән сон Сәйдәш «Казбек» тартмасына дип үрелгән кулларын кесәсеннән кире тартып чыгарды Һич көтмәгән иде

  • Безнен Кызыл Байрак ничек анда?

—Урынында,—дип көлемсерәде Сәйдәш, күз карашын киштә-киштә тезелгән китаплардан аерып.—Сез кушкан исем белән үз көенчә яшәп ятмак аның хәле. Киләсе хәйгә кайтыгыз. Галимхан ага!

  • Белм эссе н. Саулык һәм вакыт ягы кулдан тота ләкин Үзебезнен «татар Швеиариясе»ннән сон бирегә дә ияләнеп, үзләшеп киттем менә

Шулай сөйләшә-сөйләшә өстәл янына кара-каршы утырдылар

—Шиһаб хизнәннен хәл-әхвәле ничегрәк9 Миннән сәламнәр күндерергә онытма...

Сәйдәшнен хавабыннан соң кинәт кенә калкып, чем-кара мыеклары астыннан елмаю билгеләре йөгертеп, кызык бер хәлне сөйләргә җыенганы сизелде...

—Беләсезме, теге чакта... теге чакта дигәнем, ак чехлар Казанга бәреп кергәч. Шиһаб Әхмәров мине беркадәр үз өендә качырып яткырды Аннарымы... Аннары,—дип тагын да киңрәк елмайды ул,—хатын-кыз күлмәгенә төрендереп, кавалер сыйфатында култыклап, мине шәһәр үзәгеннән Арча кырына хәтле озата барды... Хәзер генә көлке тоела, ә ул чакта почмак саен диярлек мылтыклылар иде. энем Менә шулай котылдым мин чехлардан.

Чехлар димәктән. 1919 елнын хәендә мин дүрт ай чамасы Колчак тылында йөрдем. Кызыллар штабы кушкан буенча. Олаучы кыяфәтендә күрсән иле мине!.. Башымда ак киез эшләпә, аякта чабата-оек. киҗеле ыштан, сизрәгән иске казаки, кулда чыбыркы Фронт буендагы крестьяннарны агитлыйм. дошман гаскәрләре арасына ла үтеп керәм Менә шунда күрәм солдатларның бик күбесе Колчак станына ак-караны аермастан саташып килеп кергәннәр Туган-туганына мылтык күгәргәннәр дә юк түгел Минем «Кызыл чәчәкләр» хикәясен хәтерлик Анда да бит бергә-бергә уйнап, су коенып үскән Шаһбазлар. Фазыллар гражданнар сугышы вакытында бер- берсенен күкрәгенә мылтык териләр Кыскасы гына, ул еллардагы аклар- кызыллар сугышы икегә бүленеп кардәшләреңне, үз туганнарыңны корбан итү белән бер булды дип саныйм мин хәзер. Кирәксезгә кан кою

  • Революция дип хан аттык бит. Галимхан абый

—Әйе. нәкъ шулай1

Аннары сүзләре театр тормышына, иҗат эшләренә килеп ялганды

-Татар театры батыр адымнар белән алга атлый дисен алайса Мәрхәбә' Патшачылык заманында өй спектакльләреннән уза алмады татар Үзем шаһит булдым татар артистлары беренче адымнарын каты көрәшләр эчендә атлады. Кара көчләрне хинү фәкать Октябрь инкыйлабыннан сон гына бухты Егерме еллык көрәшендә татар театры якты бер мәдәни коралга әверелде Ул буржуйларга түгел, үзебезнен хезмәт халкына хезмәт итә. фаразан

Галимҗан Ибраһимовнын музыка өлкәсендә дә хәбәрдар шәхес булуы һәр фикереннән ташып тора

—Язучының әйтер сүзе була. Ә композитор ижаты аның әйтер сүзе түгелмени? Ул безне матурлыкка, батырлыкка чакыра, дөрес яшәргә өйрәтә! Кешеләрнең яралы күңелен терелтү, канны сафлау, яшәүгә дәртләндерү— музыканың да максуды әнә шунда. Минем уем һәм каләмем, ә синен музан төрле киртә һәм тыюларны җимереп алга барырга тиеш! Менә синен «Совет Армиясе» маршы ни өчен ифрат популяр? Хикмәт анын иркен, колачлы, дәртле, якты, җинүчән-батыр авазларга бай булуында.—Әдип үзенен әйткән фикерләрен кайчакны кул хәрәкәтләре белән дә нигезләп, тулыландырып бара иде —Сәнгать эшләренә административ чиновникларның тыкшынуы кирәкми. Музыка өлкәсендә бигрәк тә. Эткә сөяк ыргыткандай калжа ташлап, муенчаклап йөртү лязем эш түгел.. Ә бездә хөжрә-кабинетларында утырган, күпне «белгән» акыллыбашлар һәм дамалар җитәрлек... Вакыттан, булдыксыхтардан, көнчелләрдән үч алып эшләр чагыбыз!..

Аннары ул сәгатенә карап алгандай итте, кинәт гамьле карашын Сәйдәшкә күчерде.

—Ходай сиңа чибәрлекне дә, талантны да кызганмаган. Онытма, берәүләрдәге тышкы һәм эчке матурлык икенче берәүләрнең мүкле җанында көнчелек корты уята... Менә шушы хәтәрлекләрдән сак бул, туганкай!

—Юк ла, Галимҗан ага... Тирә-юньдә яхшы кешеләрдән күп хәзинә юк.

—Ярый, иптәшләрен көтә әнә. Саубуллашырбыз Тукта! Партиягә керергә уйламыйсынмы? Кирәксә, рекомендацияләрнең берсен үзем бирермен...

—Юк ла, Галимҗан абый. Музыкант кешегә партия түгел, барыннан да элек партитура кыйммәт...

—Хәйләкәр!—дип, дусларча бармак янады Галмжан абыйсы, елмаюын шуның белән капларга теләп.—Музыкага тәрҗемә кирәкмәс, диләр. Ул партиягә, төрле фиркаларга да мохтаҗ түгелдер, мотлак...

Әдипнең үзе сораулар куеп, үзе үк аңа җавап кайтарып сөйләүләре кызыклы да, мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә иде Салих өчен

Галимҗан Ибраһимов дәресләре анарга яңа канатлар куйды.

Шәһәрнең тын бакчасында...

1954нче елның апреле сизелми генә узып та китте.

Йокысыннан уянгач, Сәйдәш ин беренче эш итеп тәрәзә пәрдәләрен ике якка ачып җибәрде. Кояш нурлары тулып, бүлмә эче яктырды Иртәнге тынлык. Менә шуны оеп калган тынлыкны кузгатып, сәгать телләре иртәнге сигезне сукты.

Юынырга, кырынырга кирәк. Көн дә шулай: уянасың, бит-кулларны юасын, кырынасың, ашыйсын-эчәсен, җәяү йөрисен, урам-бакчалар гизәсең... Нишлисен бит, үзен белә-белгәннән бирле ике дөнья, ике үлчәмдә яши Сәйдәш. Берсе—фани чынбарлык, икенчесе—музыка, авазлар патшалыгы... Музыка дөньясына атлап керер өчен исә кулларын һәм күңелен чиста булу фарыз. Такташнын мәгълүм сүзләренә таянып әйтсәк, Сәйдәштә дә ике «мин» яши...

Пәкеләрне барлап, шуларны актара-актара җентекләп, озаклап тәм табып кырыну ошый аңа. Тагын да кызыгы, рәхәте—аннары инде башны янтайта төшеп, көзгедән үз-үзеңә карап, төс-кыяфәтеңне бәялисең, тышкы мөкәммәллегенә күңелдә эчке бер ышаныч ныгытасын.

Ул—татарның газиз бер баласы, исемле композиторы. Ана кырынмаган, таушалган, ямьсез сурәттә, пөхтә булмаган кием белән йөрүләр килешмәс иде. Сәйдәш анлы рәвештә һәрвакыт матурлыкка, пөхтәлеккә омтыла. Бигрәк тә җәйләрен ак костюм-чалбардан киенергә тырыша. Ул әнә шулай
актан киенгән булыр. Ихлас күреп урамда кемнәрдер килеп кочаклый яисә җилкәсеннән кага икән, кәчтүменен иңбашында тап калган чаклар бер генә булмады түгел...

Әле дә ярый булышып, анын өс-башын карап-кайгыртып торучы бар. Бу кешелекле, ярдәмчел хатын—Ксения Ивановна. Опера һәм балет театрында керләр юуучы, өстәвенә, татар дәүләт драма театрында җыештыручы булып та эшли. Ире Иван дәдәй—шушы ук театрда декорация һәм мебельләр ясаучы. Ксения Сәйдәшнең ак күлмәген, якаларын, бигрәк тә алмаш-тилмәшкә кия торган ак «күбәләк» бантикларын крахмаллап юа. үтүкләп бирә. Мондый игелекле хезмәте өчен ана гонорарлардан өлеш чыга, билгеле.

Казан каласында Сәйдәшнен яратып ял итә торган урыннары икәү генә диярлек: «Эрмитаж» һәм халык телендәге Лядов бакчасы. Ленин бакчасын да үз итә итүен, ләкин анда кешеләр, бигрәк тә студент халкы гел кайнап тора. Үсмер чакта яратып йөргән Бакыр бабай бакчасы исә күптәннән юк инде. Революциядән сон большевиклар аксөяк дворян Державин һәйкәлен төбеннән үк кисеп аудардылар, гөлләр-агачлар үсеп утырган бакчасын җир белән тигезләделәр.

Көн матурлыгы, кояш җылысынын муллыгы бүген ирексездән урамга чакырып тора. Ике көн элек кенә шәһәрне I май бәйрәме шаулаткан иде. Әле йорт диварларындагы кызыл комачлар һәм транспаратлар да жысп алынмагандыр.

Күңел урамга ашкына.

Сәйдәш, челтәр капканы ачып берничә адым китәргә дә өлгермәде, каршысына яшь кенә чибәр кыз килгәнен күрде. Һичшиксез, студент кыз. Кулларында тамчы-тамчы тамарга торган ак ландышлар букеты Имтихан тапшырырга барышыдыр анын. Алай дисән. нигә шулай балкып, нур чәчеп елмая ул? Чү, бу кыз бала нәкъ анын каршына төбәп килә түгелме сон

—Салих абый, бу чәчәкләр сезгә...

Кыз, йомшак-нәфис тавышын чишмәдәй челтерәтеп. оялып кына ландышларны аңа таба сузды.

  • Мин сезне ике көн элек кенә күргән идем.

—Ничек, кайда?..

—Трамвайда. Институтка барышым иде.

—Берни аңламыйм. Сөйләп бирче, кызым

  • Көтмәгәндә сез сикереп тордыгыз да: «кәгазь, кәгазь' •дип кычкырдыгыз. Кемдер дәфтәр бите сузды. Менә шунда трамвайдагылар сезне урап алды. Мин дә шулар янына тартылдым Сез анда кәгазь битенә нота билгеләре төшерә идегез... «Бу кем?» дип сорады берәү. «Шуны да белмәскә! Сәйдәш ич».—дип җавап кайтардылар ана Бу беренче ландышлар минем сезгә, хезмәтегезгә хөрмәтем билгесе'

Кыз бию хәрәкәтләренә охшаш гүзәл адымнар белән китеп тә барды Аны күздән югалганчы карап калганнан сон Сәйдәш, шиңмәсеннәр дип. ландышларны кертеп тәрәзә төбендәге сулы стаканга утыртты Кысан гына бүлмәсенә яз сулышы, урман исе таралды Менә бит. кайбер тити башлар аның иҗатына «мәгарә җыры» дип мөһер сукканда, таныш түгел шушы кызның бер рәхмәте ун бәягә торырлык булды! Өйдә музыка язу җайлы җайлысын. Ләкин элек-электән шау-шу. кешеләр арасында язганнары кайчакны яхшырак та, җиңелрәк тә килеп чыга ик шул

Сәйдәш 54нче яшенен уртасына җитеп бара Нәрсә, картлыкмы бу. әллә яшьлектәге кебек яшьнәр чакмы.’ Юк. икесе дә түгел. Асылда узган гомергә, үткән көннәргә йомгак ясар чак Уйланыр чак. Уйланыр өчен бирелгән форсат, җай үзенең сәгатен көтеп тора лабаса Житмәсә. эшсез йөргән еллары

Башыннан байтак уйлар, хатирәләр кичте.

Бер сәгать чамасы урамнарны таптап йөргәннән сон, ике кулын артка кушырган хәлдә, Лядов бакчасына кереп утырды. Нигә бакча шулкадәр үзенә тарта сон аны? Чөнки биредә, табигатьнең аулак почмагында тыныч, җанга рәхәт. Чөнки биредә үскән мәңгелек үләннәрнең, колачлы нарат, каен, юкә агачларының сиңа баглы бернинди бәйләнеше, мөнәсәбәте юк. Алар ирекле, бәйсез. Алар янында син дә үзеңне ирекле һәм бәйсез тоясын. Кешеләргә хас тәкәбберлек, хыянәт, бәйләнчеклек сыйфатлары аларга бөтенләй ят... Уйлап карасан, табигать белән музыка арасында гаҗәеп тәңгәллек бар. Икесе дә бәйсез. Икесен дә кыерсытып, гарипләтеп буладыр, ләкин үтереп була микән...

Кешелек җәмгыяте кайный, ашыга, кабалана, меңгә төрләнә, кайчак андагы чын дөреслекнең ни икәнен дә белеп бетереп булмый. Тулы, чын дөреслек фәкать музыка аша гына чагыла. Дөньяда һәрбер нәрсә камиллеккә, музыка булуга омтыла. Кошлар да, үләннәр дә, агачлар да. Чыршыны гына кара син: очарга җыенган канатлы кош сыман, өскә, югарыга таба чөелгән!

Җәмгыять—икейөзле, аңарда монафыйк сыйфатлар да җитәрлек. Тукайның «Туган тел»еннән соңгы куплетын өзеп ташладылар... Тыйды моны дәһри-атеистлар, совет хакимияте түренә үрмәләгән түрәләр...

И Туган тел, синдә булган ин элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип. үзем һәм әткәм—әнкәмне, Ходам!

Йә, шушы мөкатдәс сүзләр, әткәң-әнкәңне зурлаган бу юлларның кемгә, ни зыяны булды икән? Тулы бер буынның дин сабакларыннан мәхрүм ителүе дә һич акылга сыярлык гамәл түгел. Кешеләрдән әдәп-әхлак качты.

Сәйдәш үзе әдәпне заманында мәдрәсәдән, әнисе Мәхүбҗамалдан, Әхмәровлар гаиләсеннән алды. Гайбәт сөйләмәс, гайбәт сөйләгәннәрнең үзләрен сөймәс. Кешене түгел, чебенне рәнҗетергә дә кулы күтәрелми анын. Саф күңеленә кер кунмаган. Көнләшү, мактану, масаю кебек чирләрдән ерак тора. «Менә мин шуны эшләдем»,—диючеләргә исе китә анын. Әгәр берәр мактанчыкны күрсә, «Бу адәм көзгедән дә үз-үзе белән «әфәндем» дип кенә сөйләшәдер инде» дигән төртмәле укларын җибәрә иде.

Юк, ул беркайчан ырык-шырыклар, ялкаулар рәтендә йөрмәде. Үз дәрәҗәсен белде. Ул—теләсә кем сызгырганга йөгереп килә торганнардан түгел. Сәйдәш белән утырдаш, әнгәмәдәш булуны һәркем үзе өчен хөрмәт һәм горурлык саный санавын. Әмма ул очраган берәүгә кул бирергә ашыгучылардан да түгел. Кеше ихлас булсын, сатлыкжан булмасын—эш менә нәрсәдә!

Сәйдәшнең бар сүгенгәне, ачуланганы—«Корт чаккыры!» яисә «Эх син. чебен дагалаган нәрсә!» Шулардай ерак китми. Аңа бит, вакыты белән, сәхнәдә эпизодик рольләрдә дә катнашырга туры килгәне бар. Уфада гастрольләрдә йөргән чакта бервакыт, «Жилкәнсезләр»дә татар сәүдәгәре булып уйнарга туры килгәч, үзеннән әнә шундыйрак сүзләрне кыстырып җибәргән чаклары булды, булды... Бу сүзләре белән артист дусларын да, тамашачыларны да мәмнүн итте.

Бакчада тирән тынлык хөкем сөрә иде. Җирдәге җиләс күләгәләр япмасын яфраклар шыбырдавы, кошларның сызгыргалап куюы гына кыймылдатып куя шикелле. Кемдер тактадан ясап элгән сыерчык оясыннан әнкәләре уктай атылып чыккач, андагы сарытомшыкларнын чыелдаганы колакка чалынды.

Җил тыну белән һава тукталып калды кебек. Йөрәкнең ничек итеп
типкәненә хәтле ишетелә. Тән
белән жан. бергә кушылып, истирахәт кичерә...

Ялгызы калганда анын күнеленә әллә ничаклы уй-фикерләр өерелеп килә!.. Ә инде танышлар, дус-ишләр арасына яисә табынга килеп эләктеме. Сәйдәш— әңгәмәнең уртасында; бай хыялы, фантазиясе уйный башлый. Әйтүләреңчә, ул сүзгә бик тапкыр, ашыкмый гына тәмләп сөйләргә оста, мәзәк хәлләргә үзеннән кушып та җибәрергә маһир кеше икән, янәсе. Хак анысы. Сәйдәш тапталган, кешеләрдән калган мәзәкләр белән мавыкмый, күргән-белгән - ишеткәннәрдән ничек тә үзенекен китереп чыгарырга ярата

Хәтерендә: бервакыт анын театрга карап торган тәрәзәле бүлмәсенә ике яшь егет килеп керде. Театрда инде үзен күрсәтеп өлгергән артист Вәкил Закиров һәм Сәйдәшнең балалар өчен язылган жырларын русчага тәрҗемә итеп радиода яңгыраткан Госман Әхмәтжанов

Керүләренең сәбәбе болай икән. Вәкилгә радиода эшләнә торган бер тамаша өчен музыка кирәк булган. «Әйдә. Салих абыйга кереп чыгабыз» - дигән ул дустына. «Уңайсызланам »—дигән иптәше »Юк ла. бик ачык, алчак кеше бит ул. берәр шәраб алабыз да керәбез»—дип үзенекен тукый Вәкил.

—У-у. яшьләр мине онытмыйлар икән әле!—дип каршылады ал арны Сәйдәш. Урын тәкъдим итте, эшләрен сораша башлады

Йомышларын тыңлагач, әйтте:

—Радиода минем сезгә яраклы бер балалар җырынын язмасы бар Шуны файдаланыгыз,—диде һәм шәмдәлле пианиносында уйнап та күрсәтте «Минем дәү әни» дигән бу җыр. чыннан да. бик кулай булып чыкты

Шатлыгыннан Вәкил:

—Каяле, Салих абый, без монда бер «төрек малае* белән кергән идек.— дия-дия шәраб савытын тартып чыгарды

—Салыгыз, егетләр, тик мина менә шунысын гына,—дип. бүлмә хуҗасы бәләкәй мензурка чамасындагы чәркәсен чыгарды һәм ахыргача шундагын йоткалап кына утырды. Күнелле булсын дип. егетләргә бер мәзәк тә сөйләп күрсәтте:

—Бер кыз белән таныштым шулай. Бик чибәр, бик уңай сөйләшә, күңелгә ятышлы кыз инде. Кабат күрешергә сүз куештык «Кайчан күрешәбез?»—дип сорагач, кыз ерактан: «Биш балга... арасында' » дип кычкырды. Икенче көнне, фырт киенеп дигәндәй, киттем Бишбалта белән Казан арасындагы дамбага. Озак кына йөргәч, булмады бу дип. өйгә кайтып киттем Икенче көнне үк очрады бу

—Ник килмәдең?—дим. үпкәләгән булып —Мин сине иртәдән кичкә кадәр көттем.

—Кайда?—ди кыз.

—Ник? Бишбалта арасында диден ич үзен

—Һи. тиле! Мин сина. Бишбалта арасында димәдем, биш белән алты арасында элекке урында, дидем'

Озатты егетләрне Аларнын баскычтан төшкәндә сөйләшкәне колагына чалынды:

—Әллә керүебезне яратмады инде, эчмәде бит

— Юк. ул гел шулай, юнктәп эчми. Сүз куертып, әңгәмәне җанландырып җибәрү очен генә бераз иренен чылаткалап утыра

Әйе. озын телләр, тар күнелле көнчел адәмнәр Сәйдәшнең хәмер белән «дусчыгы» турында ясалма гайбәт, уйдырма чәчеп өлгергәннәр иде Әйе. театрда чакта ул иртәдән алып кара төнгә кадәр эшләде, сәнгать кешеләре, дуслары белән аралашты. Мондый аралашулар вакытыңда остелгәсыра яисә шәраб куелмыйча калмый, билгеле Премьера арты премьера уйналган ул
еллар өчен—гадәти хәл. Ләкин Сәйдәш банкет өстәлләре янына эчү-исерү өчен түгел, ә бәлки аралашу, сүз җилемен куерту өчен утыра. Бер чәркәсен әнә шулай сәгатьләр буена йоткалап утыра ул. Мондый бәйрәм, күнел ачулар—аның өчен күтәренке бер ял вакыты.

Анын хәтта хәмер суын куллануга карата үзе уйлап тапкан «теория- формула»сы да бар иде: тукран эчәрлек кенә! Әйе, фәкать шулай—«тукран эчәрлек кенә...» Шушы эчке уена беркайчан хыянәт итмәде ул. Дирижер пультына күтәрелергә һәрвакыт әзер булды.

Шөкер, тирә-юнендә моны белеп торучылар да жмтәрлек иде. Сугыш елларының азагында бер спектакльдән сон аларны, сәнгать әһелләрен, хәрби кеше үзләренә кунакка алып китте. Тукай заманында ук билгеле булган Ишми Ишан дигән затнын улы икән ул, офицер булган. Яна Бистә ягына кайткач, өендә чемоданын ачып күрсәтте. Бер кочак акча! Кемнәрнедер йөгертеп, аракы кайтартып та өлгерде. . Хәмер парыннан бөтенесе изелеп йоклый... Сәйдәш кенә йокламый, ишекле-түрле йөренә.

Юкса анын бик хәсрәтле чагы Икенче хатыны, Яна Бистә кызы Сафия белән аерылыштылар... Унөч яшьлек улы Нәүфәл һәм биш яшьлек сабые Эмильне хатыны үзе белән алды. Хәзергә шулай, тора-бара ничек килеп чыгар. Ходай белсен... Нигә хыянәт юлына басты Сафия?

Тылдагы түрәләр, спектакльләрдән сон алып китеп, рестораннарда сине пианинода уйнатып күнел ачкан чакта, фатирында икенче бер ир-егет өйдәш булып торганда гаиләңне сактау мөмкин эш түгел икән шул. Кин күңелле Сәйдәш үзе дә күпмедер гаепле түгелме сон? «Кунар урыным юк».—дип яңгыр астында басып торган артист Ибраһим Гафурны жәлләп өенә алып керде Күшеккән Ибраһимны җылыттылар, ашаттылар, эчерделәр... Ә ул әнә «Тарпоф» булып чыкты! Беренче кичләрдән үк Сафиясен кочты, этлек кылды...

Шулай берчакны театрда штат кыскартулар башланды. Монысы— сугыштан сон. Сәйдәшне театрдан аермас өчен, актерлык төркеменә, ягъни артист штатына күчерделәр. Салих Сәйдәшев белән Таҗи Гыйззәт менә шул чакларда эпозодик рольләр өчен бик тә ярап куйдылар.

Инде шушы штаты да «киселү»гә эләккәч, Сәйдәшнең матди ягы авырайды. Радиодан яңгыраган әсәрләре өчен түләнә торган гонорар хакына гына яши башлады. Соңгы еллардагы җан дусты, фронтовик шагыйрь Мөхәммәт Садри белән бервакытны алар капка төбендә боегып утыручы артист Зәйни ага Солтановны күрделәр.

—Нишләп болай күнелен төште, Зәйни абый?

—Акча ягы такырайды. Үзем авырыйм. Театрнын бюльлетеньгә түләрлек тә рәте юк.

—Борчылма!—ди оптимист Садри.—Язучылар берлеге әгъзасы да бит әле син! Шунда бар әле, литфонд ярдәм итми калмас...

—Зәйни абыйны акчалы иттен бугай, бәгырь. Минем дә радиодан бераз аласы бар. Мин оялчан кеше. Әллә син кереп карыйсыңмы?

Батыр Садри, күкрәк орденнарын җемелдәтеп, иртәгесен радиога килә: «Сәйдәшнең 250 сум акча аласы бар икән, бик авыр чагы» ,—ди.

—Менә әле беркөн генә соңгы акчаны кырып-себереп Нәҗип Жиһановка өч мең сум гонорар биреп җибәрдек,—ди икән җитәкчеләр.

Сәйдәшкә: «Сүзсез дә аңлашыла»...— дип әйтүдән бүтән сүз калмаган иде.

Сәйдәшнең ике тапкыр елаганы гонорарга һәм Зәйни Солтановка бәйле.

Бервакытны радио бинасына гонорарга дип үзе керде ул. Әдәби-музыкаль тапшырулар бүлеге мөдире, ут борчасыдай хатын аны бик төксе һәм тупас каршылады. Хәтта мыскыллы сүзләр белән:

—Бездә алкашларга дигән акча юк!—дия-дия ишек төбеннән үк борып чыгарган иде.

—Ни булды, нигә елыйсын, Салих абый?—дип каршылады аны театрнын Илдус исемле шофер егете.

—Юк. бәгырь, болай гына, .—дип егетне дә. үзен дә тиз тынычлан лырлы УЛ.

Нишләп хөсетлек кылалар аңа карата? Бәхәс купса, чәүкә карганы яклар, дигәннәр. Жиһановнын куштаннары бар да бер чыбыктан сөрелгән.

1952 ел. Зәйни ага Солтановны күмгәннән сон халык таралды. Сәйдәш ялгызы гына зиратнын бер читенәрәк чыгып баскан иде. Менә культура министры Хаҗи Рәхмәтуллин машинасы белән анын яныннан узып китте.— Сәйдәш аны баш игәндәи хәрәкәт белән озатып калды. Анын артыннан ук Салих Вәлиди, Язучылар союзынын машинасына утырып, эшенә кузгалып китте—утыртмады. Шулчакмы юстиция органнарында эшләүче танышы Садыйк Дәүләткилдиев үзенен «Победа» машинасы белән килеп туктады:

—Салих абый, әйдәгез минем белән, теләгән җирегезгә илтеп куям.

Рәхмәт әйтеп кереп утырды. Кузгалып киттеләр. Бераздан машина хуҗасы, артка борылып карагач, композиторның җылап барганын күрде Анын:

—Ни булды?—дигәненә «Хурлык, хурлык!»—дип кенә әйтә алды

—Ташлагыз, Салих абый, алар сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормый!

Хатирәләрнең күбесе, нишләтәсең, моңсулыкка манчылган Ә шулай да.

Язучыларның ТАПП дигән оешмасын бик тиз арада яптылар Анын урынына Татарстан Язучылар союзы оешты. Монысының да рәисе—тынгы белмәс, энергиясе ташып торган шул ук Кави Нәҗми. Дәрәҗәсе зур. сүзе кайда да үтә. Совет түрендә утыручыларның ишекләрен кагып, алардан акча да. файда да каера белә. Әдәби фонд директоры Сәмитов белән берлектә.Түбән Ослан авылында үз йорты белән яшәгән кешеләрнең өеннән, акча түләп, җәйгелеккә язучылар өчен егермеләп бүлмә хәстәрен табалар.

1933 елның кояшлы жәе. Идел буенда. Ослан итәгендә ял итүче я зучыларны Кави Нәҗми иртә таңнан озын җәтмә белән балык тотарга алып чыга. Балык тотуның тәмен белгән ихлас җаннар—Шәриф Камал. Гадел Кутуй. Кәрим Тинчурин. Таҗи Гыйззәт һәм ин активы—Салих Сәйдәш

Кави абыйның җиде яшьлек улы Тансык өлкән абыйлары тирәсендә бөтерелә. Көттереп туган тансык малай булганга күрә, ана шундый исем кушканнар. Чиләкне малайга тоттырып, челтәрле җәтмәне җилкәсенә салып. Сәйдәш төркемнең алдыннан диярлек атлый.

Яр буенда чишенеп, балык сөзә башлау белән Сәйдәш белән Кутуй арасында гауга чыга: җәтмәнең тирән яктан йөздергән очын кем тота да кем йөртә, янәсе. Кутуй аны терсәге белән читкәрәк этә. үзе көлә-елмая

—Син. атаклыбыз Сәйдәш, балык-балык дип тирәндә багып үлсән. Тинчурин пьесаларына кем кой язар9 Шутка түгел' Шунлыктан сине, татарның боек композиторын, без һәрчак сакларга тиешбез

Елмаеп, Сәйдәш ана төрттерә:

-Мине саклыйм дигән булып үзен батып үлсән9

-П и. Салих дускай! Минем кебек язучылар Казан урамы тулы Мин батканнан, балаларны хәзер кем туендырыр днп. хатын еласа гына инде...

Балык сөзү тәме һәркемнен канын кыздыра, күңелләренә елдырым сала
Дулкын асларына чумган жәтмәне кайсы якка ничегрәк өстерәү эшләре белән Шәриф Камал җитәкчелек итә. Уен-көлке капчыгыннан аның җилкәсенә дә шаярту уклары килеп төшә. Бигрәк тә Сәйдәш «тырыша»:

—Каспий промыселларында балык тотып тәмам шомаргансың син, Шәрифулла абзый! Каспий диңгезе, акчарлак тавышлары һаман исендә, ахрысы. Тавышың да көр чыга, чуртанның зурысы эләгә болай булгач...

Гөбер-гөбер килеп, чуен казанда уха кайный.

Балык чистартканда аның тәңкәләре, энҗе йолдызлар сыман, төрлесе төрле якка чәчелгән, чәчрәгән иде.

Араларыннан берәү дә белми: берзаман язмыш аларнын төрлесен төрле якка чәчеп ташлаячак... Кави Нәжми дә белми: берзаман аның үзен һәм каләмдәш дусларын, сәяси җәтмә белән сөзеп, «халык дошманы» дигән утлы табада кыздырачаклар...

Мәскәүгә укырга китәр алдыннан композиторның Казандагы сонгы җәе иде бу.

Сәйдәш, кинәт уянып киткәндәй, пинжәгенең эчке кесәсеннән чылбырлы сәгатен тартып чыгарды. Мәскәүдә маршал Ворошилов бүләк иткән исемле сәгать. «Сәйдәшкә—Ворошиловтан» дигән сүзләр уеп язылган анын арткы капкачына. Һай, бу сәгатьнең күргәннәре! Күпме генә кадерләп сакласа да, ике тапкыр югалтты ул аны. Беренчесендә, капкачындагы язуыннан кемнеке икәнен белеп, дусты—укытучы Вәлиев аша тапшырдылар. Икенче хәл 1950 елда булды. Ниндидер бер концерттан кайтып килгәндә, төнлә ике кеше кычкыртып талады аны. Пальтосын, кесәсендәге сәгате-ние белән костюмын, бүреген салдырып алдылар... Икенче көнне иртән кемдер ишек шакый. Ишекне ачып җибәрсә, бусага төбендә икәү таптанып торалар. Гафу үтенеп, Сәйдәшнең киемнәрен суздылар да тиз генә таймакчы булалар.

—Туктагыз...—диде хуҗа, эшнең нидә икәнлеген абайлап.—Пиджакны пычраткансыз бит, «юмыйча булмас» моны! Тегеләр юмор хисеннән гел дә мәхрүм түгелләр икән. Тиз төшенделәр. Берсе, җәһәт кенә чабып, коньяк шешәсе күтәреп керде. Әнә шулай, сәгате табылу шатлыгыннан, үзен талаган караклар белән табын корырга да туры килде ана. Сәгатенең кире үзенә әйләнеп кайтуы—аның өчен хөкүмәтнең теләсә-нинди орденнарыннан да кыйммәтрәк иде шул!

Кабат сәгатенә күз төшерде. Унбер тулып килә икән инде. Көн кызган, эсселәнгән. «Тукран эчәрлек кенә» итеп азрак сыра йотып куйса, рухи сусыны да басылыр иде, мөгаен...

Нәкъ шул чакта, җирдән калкып чыккан сыман, каршысына икәү килеп басты.

О-о, маэстро! Исәнмесез! Сезнең хакта роман язарга җыенып йөрим менә...

Эче-тышы янып торган бу кеше—танышы, яшь язучы Мәгъсүм Латыйфуллин иде.

—Әй, кабәм, син аны язсан да, минем хакта булганлыктан, аны барыбер басмаслар,—диде Сәйдәш.

—Нибуч, басарлар!—Бу сүзләрне егет гайрәт белән әйтте. Әйтерсең, китапларны басу-басмау анын үз кулында. Аннары иптәше белән таныштырды:

—Менә бу егет Әхмәт Рәшитов исемле. Студент. Шигырьләр сырлый.

—Бик хуп. Шигырь язган кеше иманлы була ул.

—Салих абый! Гонорар алган чак минем. Каршы килмәсәгез, сыра эчәргә чакырыр идем...

—Мәйлен. Бераз гына мөмкиндер, энем

Кекин йортындагы хәрчәүнәгә кереп утырдылар. Юмор-мәзәк сөйләү— Сәйдәшкә авыр минутлардан читләшү, үзен-үзе юату, күнеленә бераз ял бирү өчен кирәк. Ул кеше гайбәтенә керми, үзенен’белгән-күргәннәрен кызыклы сүзләр белән баетып, тыңлаучысына җиткерергә тырыша. Бары шул. Ике егетне дә буш итмәде, башыннан кичкән бер хәлне сөйләп бирде:

—Беләсезме, сугыш вакытында Казандагы эвакогоспитальләргә яралы бик күп солдатларны китереп тутырдылар. Алар алдында без еш кына концертлар куябыз, акчасы фронт өчен ярдәмгә китә. Берсендә сынар аягы тездән өзелгән солдат янына килеп бастык. Елый гына бит, бичаракаем' Сынар аяк белән хатын янына ничекләр кайтып егылыйм, ди

—Хафаланма, егет! Башын-кулын сау. шунысына шөкер ит. Бездә әнә Рәхмәтуллин дигән бер башсыз министр бар Башы юк үзенен. әмма урынында нык утыра, бер дә сыгылып төшкәне юк әле,—дип юаттым үзен Менә шундый хәлләр, бәгырьләрем

Тукталып, карашын кинәт кенә еракка төбәде

—Әле ике-өч көн элек кенә Мамадыштан остазым Заһидулла Яруллин килгән иде. Кече улы Мирсәетне дә ияртеп килгән. Жәй җиттеме. Заһидулла абый Казанга килеп чыга, мина кермичә калганы юк Менә кичә анын белән тукран эчәрлек кенә чеметтек бераз. Менә шул чакта күз яшьләре белән елады картыбыз:

—Улым Фәритнен башына шул гына җитте, ләгыйнь! Юкса. Мәскәүдә бергә укыдылар,—ди. Кемне сүккәнен яхшы беләм, исемен әйтергә күңелем бармый Агач белән көрәшмә, үгез белән сөзешмә, дигәннәр Имәндәй тап-таза егетебез ут эчендә хәбәрсез югалды менә.. Каберенең кайда икәнлеген дә белүче юк

Өенә кайткач та Сәйдәш үзендә Фәрит Яруллиннын әтисе белән төшкән бердәнбер фотосы барлыгын исенә төшерде. Эзләде, тапты. Карады. Менә ниләр хәтеренә төште анын...

Ярулиннар дәвам итә...

Жәйге ачык сәхнәдә концерт бара Гел яшьләрдән диярлек төзелгән уен кораллары оркестры халык көйләрен сайрата. Аларнын күбесе—сәнгать техникумы студентлары. Тамашачылар гөрләтеп кул чаба

Концерт бетүгә, Сәйдәш Фәрит янына килде. «Булдырасыз, афәрин'» дигәндәй, егетнең аркасыннан ук сөеп куйды Театрдан килеше генә булганга, ул әле муенындагы кара күбәләген салырга да өлгермәгән иде

Үзләрен халык урап алганчы дип. Фәритне читкәрәк алып китте дә үзенен фатирына чакырды. «Эрмитаж» бакчасыннан бергәләп чыктылар да сөйләшә-сойләшә театр урамына борылдылар

Концертны игътибар белән тыңлаган Сәйдәш әйтә куйды

-Сөенечле хәл. музыкабызда сатәтле яшьләр үсеп килә Тагар халкының гомерлек хыялы 6v. Күрәсеңме, ничек итеп кул чабалар Сәхнәгә кабат-кабат чакыралар, етгагенәсе!. Кемдер әйткәнчә, халык кин бер һөҗүм белән му зыкага ташланды хәзер Яшь кызлар, яшь егетләр арасында музыка коралларыннан берсен белүне максат игеп куймаганнар сирәктер Синен уйнавыңны да яратып тыңладым Алда ниләр булмас әле. иеләчәген өметле синен, канәгым

Фәритнен йөзеннән «Мактанырлык эш майтарган юк әле. Менә үзен дә көйләр язсаң, шуларны сәхнәдә үзең чыгып уйнасаң икән ул. • дигән сүзләрне укып була иде бу минутта.

Аулак сәгатьләр—Сәйдәшевнен өендә берәү дә юк иле Бүлмә хуҗасы примуска чәй куярга дип чыгып керде. Сәгать гере тәмам авырайган, аяклы
этажерка өстендә нота өемнәренә менә-менә орынырга тора. Чылбырыннан тартып, аны өскәре күтәрде. Шәмдәлле пианиносына ишарәләп:

— Минем язганнарның шаһите менә шушы була инде, энем,—диде.

Тәрәзәдән кояш нурлары төшкәнгәме, пианино өстендә тылсымлы нурланыш белән таякчык балкып ята. Дирижер таякчыгы Сәйдәш аны, бик кадерле нәрсә итеп, бәрхет чүпрәк өстендә саклап тота. Камыш сабагыдай шушы кеп-кечкенә нәрсәгә дөньяны актарып салырлык көч, олуг бер тылсым яшеренгән. Өнсез-телсез яткандай тоелса да, дирижер кулларына барып эләктеме, ул оркестр хәтле оркестрны дәррәү хәрәкәткә китерә: урман шаулый, дингез кубарыла, күкләр елый башлый... Әле шулай яшел бәрхет өстендә хәрәкәтсез килеш оеп ятканда да таяк очыннан менә-менә очкыннар чәчрәп чыгар да яшен яшьнәр төсле!

Фәрит дәшми генә үз-үзенә йомылып торган арада, Сәйдәшнен күңеленнән әллә ничаклы әнә шундый образлы уйлар йөгереп узды.

—Фәрит энем, беләсеңме нәрсә... Дирижер таякчыгын кулда тотар өчен тормышның төрле ваклыкларыннан азат һәм өстен булырга кирәк. Әйе, азат булырга.. Мескен кол яисә ялагайлар, табан ялаучылар кулында ул камил, тулы хәрәкәтләр ясый алмый... Маймылның кул хәрәкәтләре сукыр бер тиенгә дә тормый әнә. Халыкта: «Маймылланма!» дип юкка гына әйтелмидер...

Бу сүзләр, бу фәлсәфәне ишетү—яшь Фәрит өчен ачыш иде. Анын тирән күзләрендә очкыннар жемелди иде.

—Салих абый, киләчәктә мин дә дирижер була алыр идем микән?

—Һичшиксез. Ләкин моның өчен күп укырга, күп эшләргә, максатның зурысына тотынырга кирәк!

Сәйдәш, кунак егет яныннан сүзсез генә узып китте дә. пианиносы каршына утырды. Беренче аккордлар өйдәге һаваны электрлады, челпәрәмә китерде кебек. Бүлмә эчендә күзгә күренмәс дулкыннар йөгереште.. Сәйдәшнен уйнавы моңлы, тәэсирле килеп чыга иде. «Туган тел» моннары йөрәкне татлы итеп телем-телем кискәли кебек, әллә рәхәтлек, әллә авыртумы бу—аңламассың. Сузынкы көйнен алдына төшә-төшә, колак төбендә бик тә таныш, сөекле сүзләр яңгырый:

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнен теле...

Уйналып беткәч тә моңнар үзләренең яшәвен дәвам итәләр. «Без бар... без яшибез...»—дип әйтә сыман алар. Шушы кайтавазның тынып-туктап калуын көткәндәй, композитор тагын күпмедер сүзсез утырды, аннары гына күтәрелә төшеп Фәриткә борылды:

—Беләсеңме, наным, шушы көйне уйнаган, тыңлаган саен өр-янадан тугандай бер халәт кичерәм мин... Халкыбызның күңел сафлыгын, сагышын, ана телебезнең бөеклеген гап-гади чиста моңнар белән әйтә дә бирә бу җыр Әйе, халыкта билгесез мон ияләре җитәрлек булган. Безнең бер «Гөлжамал» гына да. янгырата белсәң, Европаны тотарлык! Менә кемнәрдән өйрәнү кирәк безгә...

Чәй дә өлгергән икән, чынаяк-тәлинкәләр куеп Сәйдәш үзе дә табынга утырды. Кайнар чәй янына йомры савытта шикәр ваклары да куелган иде

—Кап, уңайсызланма, мондый тансык нәрсә теләсә кем алдына куелмый,—диде бүлмә хуҗасы. Кунагының тормыш һәм уку хәлләрен сорашты. Фәритнең әтисе Заһидулланың заманында ничек итеп үзенә дәрес биргәннәрен сөйләде. Аннары, елмая төшеп, болай дип тә өстәде:

—Анын кылган яхшылыклары, хезмәте кайтарасы бурыч булып һаман

җилкәмдә тора Инде дә сина булышыйм дисәм, син инде мсзыкада тәмам аякланып беткәнсен

Фәрит тыйнак кына җавап кайтарды:

—Алга таба да укыйсы, өйрәнәсе иде. Салих абый. Композициядән хәзергә белемем сай тоела.

—Шулай, бик дөрес уйлыйсын, энем. Сина гынамы, алга таба барыбызга да нык укырга, рояль капкачын кимерердәй дәрәҗәдә нык эшләргә кирәк әле... Ә беләсеңме. Мәскәү консерваториясе каршында ачылган рабфакта укудан да кулае булмастыр синен өчен. Уйлап йөр әле. бәлки шунда тәвәккәл әвен хәерлерәктер...

Музыкага жаны-тәне белән бирелгән Сәйдәш милли музыкабызның үсеше, анын киләчәге хакында сөйләгәндә тагын да җитдиләнеп, дәртләнеп китте:

—Үзен дә беләсеңдер, бездә хәзер кайнар бәхәсләр купты. Янәсе, татар музыкасы нинди юлдан барырга, үсәргә тиеш? Бик вакытлы һәм урынлы сорау. Берәүләр безне рус һәм европалылар үрнәгенә чакыра. Икенчеләр исә «европалашу»дан сак булырга, милли кысалардан читкә китмәскә куша. Мина калса, дөреслек менә шуларнын уртасында шикелле. «Гөлжамал». «карурман» кебек җырларыбызны ничек инде искелек калдыгы дип атарга мөмкин? Аларда—халыкнын гасырлар буе саркылып килгән моны, язмышы, хәсрәте. Болардан йөз чөерү чеп-чи ахмаклык булыр иде.. Шул ук вакытта без нигә әле башка халыкларның хәзинәсен, алдынгы культурасын өйрәнүдән куркып торырга тиешбез? Милли чикләнгәнлек шулай ук ярлылыкка китерә..

Бу урында Сәйдәш, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, берара туктап калды.

—Бородинның оркестр өчен язылган «Урта Азия»сен тыңлаганым бар минем. Дала. Бушлык. Киңлек Менә шушы киңлеккә берзаман шәрык моңнары, аннары инде рус көйләре агылып керә. Шуларнын бербөтен булып кушылуы, тора-бара әкрен генә сүнә, ераклаша баруы, беләсеңме, нинди тәэсир тудыра! Хәер, моны тел белән аңлатып булмый, моны тоярга гына мөмкин...Нәрсәдә калдым сон әле? Әйе. милли музыкабыз, үз йөзен саклаган хәлдә, башка халыклар туплаган тәҗрибәгә дә таянып үсәргә тиеш. Боларны сиңа киләчәктә уйланып карау өчен дигәндәй әйтүем

Аның әйткән-сөйләгәннәрен Фәрит йотылып тыңлый

  • Менә мин спектакльләргә бию һәм балет элементларын керттем Йә. кемгә ни зыяны бар монын? Пылау өстенә татлы бер җимеш кенә ләбаса, шулай бит.

Фәрит башын кага, әйтә.

Балетка тартым урыннар миңа бик ошый, Салих абый'

Бер сәгатьтән артык әнә шулай сөйләшеп утырдылар ике жан, ике мон иясе.

  • Минем сиңа ике кинәшем бар. Фәрит энем,—диде Сәйдәш, саубуллашыр алдыннан.—Юмор хисеннән читләшмә Сәламәтлеккә, шаг күңелле булмакка файдасы зур анын. Менә мин кайчакта кешеләрдән «Тарагым онытылган, берәрегездә тарак юкмы?»—дигән булам Үзем кешедән тарак алмыйм.

Һәй, җегетләр, кичерегез, үз тарагым табылды! дим дә биш бармагым белән чәчне артка сыпырып куям. Үзара бер настроение ясарга шул ла җитә кала. Синен үзеңнең дә чәчләрен, Аллага шөкер, куе. артка ятып тора. Сина да таракның хаҗәте юк бугай...

Монысы булды бер Икенчесе. Дөньяда көнне матур итеп башлап җибәрү өчен бик яхшы бер кагыйдә бар. Улмы Ул буладыр болай иртән уянгач та, бүген мин кемгә нинди шатлык китерә алырмын икән, дип гоман
кылу фарыз. Менә шул яхшылыгын көннәрнен берендә барыбер үзенә әйләнеп кайта. Мыегына чорна, борынына киртләп куй боларны...

Фәрит мәгънәле итеп ым какты.

Сәйдәшнең юраганы юш килде: 1933 елны 19 яшьлек Фәрит Яруллин Мәскәү дәүләт консерваториясенең рабфак бүлегенә белем эстәргә китеп барды.

1934 елда исә шул ук Мәскәү консерваториясе каршында, илдә беренче буларак, татар опера студиясе ачылды. Татарстан композиторларын берәмләп тә. «пачкалап» та әнә шунда юлладылар: Нәжип Жиһанов. Салих Сәйдәшев. Жәүдәт Фәйзи. Заһит Хәбибуллин Рабфагы белән саубуллашып. Фәрит Яруллин да алар төркеменә кушылды

Мәскәү дигәч тә. Сәйдәш мона әлләни егылып китмәде. Студиягә алган вакытта ук күнелен күпмедер суытып ташладылар анын. Композиторлар бүлегенә укырга керер өчен алар Жәүдәт Фәйзи белән бергәләп данлы профессор Генрих Ильич Литинскийда сынау узарга тиешләр иде

—Салих абый.—диде Жәүдәт,—сынауга башта мин керимче. юкса синнән сон югалып калуым бар.

—Шулай итәрбез, бәгырь. Син сүзгә оста, имтиханны син алдан узарсың.

Профессор исә аларнын икесен берьюлы чакырып алды. Исемләп таныштылар.

—Бик мактаулы эш. егетләр.—диде Литинский. аларнын Мәскәүтә килүен хуплап Бик мактаулы. Укырга, белемегезне арттырырга кирәк.

Сәйдәш үзе белән «Наемщик» һәм «Совет Армиясе маршы»н алып килгән иде. Шуларны уйнап күрсәткәннән сон:

—Салих Жамалетдинович,—диде профессор —Сез. һичшиксез, талант иясе Мин сезне зур канәгатьләнү белән үз классыма алам. Тик бер шарт белән: бу язган әсәрләрегезне онытып торырсыз. Мин таләп иткән әсәрләрне генә язарсыз! Ә инде Фәйзигә килсәк, ул доцент Борис Семенович Шехтерда укыр.

—Сине «шахта»га. мине «латать» итәргә җибәрделәр.—дип көлде Сәйдәш соңыннан.

Көлке бер хәл. консерватория хәтле консерваториядә композитор кешене йөгәнләп тотарга җыеналар икән ләбаса! Бөтен кешегә симфонияләр язарга димәгән, бит Сәйдәшнең барыннан да элек үзе теләгән нәрсатәрне. күкеле кушканны язасы килә... Вакыты-вакыт белән ул үзен судан ярга чыгарып ташланган балык сыман хис итә иде.

Моннан егерме ел элек булган хәлләр бу.

Менә хәзер. 1954 елнын түбәсендә басып торган хәлдә уйлый Сәйдәш: татар өчен, татар музыкасы өчен Яруллиннар токымы кирәк, бик тә кирәк булган! Заһидулла абый—халык музыканты, беренче татар пианисты. Улы Фәрит Яруллиннын «Шүрәле» балеты әнә Ленинград сәхнәсенә кадәр күтәрелде. Кече Сөндә әтисе белән яшәп яткан төпчек улы Мирсәет татар көйләрен баянда өздерә генә!

Кан гына түгел, җан. рух. мәңгелек моннар да берләштерә Ярулла бабай оныкларын...

Ахыры киләсе санда

 

[1] Вторая Гора хәзерге Мөштәри урамы