ШАЯН ТАЛАНТ
|
ҮЗЕБЕЗНЕҢ |
Марсельнең иҗаты белән мин инде байтак еллар кызыксынып киләм. Сатирик һәм юморист буларак ул уңышлы эшли. Сатираның бүгенге халык тормышында хөкемдар икәнлеген ул яхшы андый. Анын каләменең төп көче—хаклык. Ижат иткәндә ул. минемчә, беренче чиратка хисләрен түгел, ә акылын алга куя. Ул шундый тынгысыз җан. уйлаган әсәрен язмыйча түзә алмыйдыр сыман Сон. шулай булмый, шаян, шаулы дулкынлы, ашкынып аккан җитез Танып буенда туган бала бит ул! Юкка гынамыни малай чагында ук болай дип язган: Таныпкаеч тынычлыгын җуйган— Ярсып кага ярга ташкыны Лныц кебек чин дә тынгысыз җан Кабаланып алга ашкынам Әсәрләрен язганда ул кыскалыкка |
кала. Шуны әйтәсе килә: безнең кайбер шагыйрьләрнең озын шигырьләрен укый башласаң, анын азагына җиткәнче, башындагы фикерләр онытыла Моннан котылунын юлы бер генә озын шигырьләрне, аларнын эчтәлегенә зыян китермичә, мөмкин кадәр кыскарту! Марсель моны андый, укучының китап укуга сарыф итәсе кадерле вакытын җилгә очырмаска тырыша. Заман язучысы, үзе хәтта өстәге түрәләрнең кысымы астында авыр хәлләрдә калса да. дөреслек өчен аяусыз көрәшергә бурычлы Марсель иҗатында кыюлык, курыкмаучанлык ачык күренә Әсәрләре иле. халкы, чоры тормышына нигезләнгән. Әдип табан ялаучыларны, юхаларны, куркакларны, гомумхалык милкен талаучы комсыз, хәйләкәр каракларны—олигархларны. йөзләрен матурлап ялган битлек кигән астыртын бю- |
Марсель Сәлим—башкорт, татар һәм урыс телләрендә ижат итүче язучы- сатирик Анын әсәрләре Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел. Русиянең башка төбәкләрендә дә. үзәк матбугатта да еш басыла.
2007 елда Уфада башкорт һәм урыс телләрендә «Әйттем—бетте!» исемле шырпы кабы зурлыгында гына сувенир китабы. Казанда «Үзе- безнен агай-эне» (Татарстан китап нәшрияты) исемле хикәяләр һәм скетчлар җыентыгы дөнья күргән иде. 2008 елда исә «Идел-Пресс* нәшрияты анын «Мәңгелек мәхәббәт» исемле шигырьләр китабын бастырып чыгарды. Ә Яр Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналы үзенең бер санын Марсель Сәлим иҗатына багыш омтыла. «Кыскалык—осталык» дигәнне хәтерендә тотып, озын шигырьләрдән читләшеп, ялыктыргыч сүз боткаларыннан арынып, әйтергә теләгән фикерен үзенә генә хас булган сурәтләү чаратары ярдәмендә тыгыз шигъри юлларга сыйдыра. Хәл- вакыйгалар нинди күренеш аша бирелсә дә. укучы аны укыгач, үзенчә уйлана, үз тормышындагы чынбарлык белән чагыштырып талантлы шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен тирәнрәк, ачыграк аңлый. Ә бит кыска шигырьләр тизрәк тә. күбрәк тә укылучан.
Map Сәлим — замана язучысы. Ул тормышыбыздагы торле хәлләрне үз йөрәге аша уздырып тасвирлый Шуна күрә дә күпчелек шигырьләре укучы хәтеренә тирән уелып
рократ-чиновникларны сатира камчысы белән аяусыз каезлый. Дореслек белән ялганнын капма-каршылыгын уйланырлык итеп әсәрләрендә бирә белә.
Бер генә мисал. Үзе белән бергә уйнап, бер>ә укып, күршеләре бакчасыннан бергә яшелчә-жимеш урлап, яшьлектә бергә шаярып үскән дусларның берсе икенчесе янына килә. Тегесе бүген «югары борынлы» түрәгә әверелгән икән, аны танырга да теләми. Шулай да, көне буе көтеп торгач, кабул итә яшьлек дустын. Ләкин барыбер «танымый». Ахырда ана килүче:
—Ярый инде, гаепләштән Булмасын, дускай, һич тә Мин тикшерү белән килдем— Төшерәм синең искә!—
дин әйтергә мәжбүр була. Шунда гына текә түрәнең исенә төшә иске дусы...
Заманыбызның рухи тормышына, проблемаларына язучының игътибарлы үз карашы бар. Аның максатында сатира үткерлеге, жылы юмор елмаюы. Бүгенге көндә сатира-юмор жирлегендә дөреслеккә әйдәүче буларак, ул әдәбият мәйданында ныклы басып тора. Тавышы гаделлек даулап, көчле яңгырый. Аның иҗатында төрле жанрлар бергә култыклашып атлыйлар. Әдипне жаваплылык- ка әйдәүче көч—аның әдәбиятка чын күңеленнән гашыйклыгы. Ул журналист буларак та тормыш серләрен аңлаган кеше. Менә инде өч дистә еллап Башкортстанның «Һәнәк» сатира һәм юмор журналында баш мөхәррир булып эшли. Бу язмышы да аны ижади уңышлыкларга әйдидер диясе килә.
Марсель сүзләр белән бик сак эш итә. Тел—аралашу, аңлашу коралы гына түгел, кешеләрнең табигатен, холкын, рухи эшчәнлеген дә чагылдыру чарасы. Шагыйрь сөйләм теле үзенчәлекләреннән, халыкның тел байлыгыннан оста файдалана. Аз сүз белән тирән мәгънә аңлатуга ирешә. Аның шигырьләре—кыска юлларда, ә инде фикерләре—акыл киңлеге мәйданында. Ул бервакытта да көлкеле сүзләр белән урынсызга мавыкмый, югарыда әйткәнебезчә, кыскалыкка, сүзләр үткерлегенә омтыла. Шигырьләре яратып укыла, кем әйтмешли, көлдерә дә, көйдерә дә. Әйтик, менә мондыйлары:
Күпме кызлар янар иде
Безнең гыйшык утында...
Ярый әле өебездә
Аш пешереп, уклау тотып,
Көтеп торган хатын бар.
Әйе, Марсель көлеп яшәүне хуп күрә. Бу хакта ул үзе дә болай ди:
Көлә-көлә киләм сезгә,
Көлке сөйгән дусларым.
Сезнең белән күрешергә
Кычый минем учларым.
Map. Сәлим сатира, юмор жанрының күптөрле алымнарын уңышлы үзләштергән. Аларда халык мәзәкләренә хас беркатлы көлүне дә, миниатюр мәсәлләрне дә, урынлы гына сүз уйнатуны да, пародия яки фельетон алымын да очратырга мөмкин. Сатира чараларының берсе булган диалог та уңышлы файдаланыла.
Шагыйрьнен кайбер дүртьюллыкларын «миниатюр мәсәлләр» дип тә атыйсы килә. Аларны мәсәл итә торган төп шарт—тискәре күренешләрне хайваннар яки кошлар, бөжәкләр образында типиклаштыру, аллегория куллану. Автор азактан аңлатып бирүне кирәк дип тә санамый—мәсьәләне үткер әйтелгән ирония хәл итә:
—Йөкләмәбезне үтәдек!
Кикриккүк! Тантана!—
Тавык салган йомыркага Әтәч шулай мактана.
Яки:
Кияүгә чыккач Энәгә,
Әйтте Җеп эре генә:
—Миңа эләкмәсә башың.
Югалыр идең, Энә!
Элек, совет чорында, матбугатта кайбер шәхесләрне мактаган әсәрләргә күп урын бирелде, тәнкыйтькә урын тар иде. Бүген исә цензура юк. тәнкыйтькә киң юллар ачылды, дибез. Әмма шулай булуга карамастан, кайбер мөхәррирләр, югарыдагылардан куркып, илдәге жи- тешсезлекләр. түрә-караның хилафлы эшләре турында материалларны тоткарлыйлар, аларны өстәл астына яшерәләр. Ә менә Марсель бу җәһәттән куркуны
белми. Әче дөреслекне мөхәррир буларак та. сатирик буларак та андый. халык, закон хөкеменә чыгарырга тырыша. Үз әсәрләрендә исә заманыбыз буталчыкларын. җәмгыятебездәге җитешсезлек- ләрнс аяусыз фаш итә. Менә ул бүгенге ветераннарнын тормыш хәлен ничек тасвирлый:
Көрәштеләрме. килсен дип Менә шундый заманнар7 Җиңелгән җиңүчемени Бүгенге ветераннар ''
Йориләр башларын иеп.
Сугышта җиңүчеләр. Утыралар борын чөеп. Берлинны бирүчеләр.
Янә тагын бер күренеш
Тишелгәндер инде күкнең тобе' Басуларда нтып еларлык. Ямап куяр идем тишек күкне. Ямаулык юк шуңа ярарлык
Ботен тормышыбыз тишек-тошык Ничек җиткерик соң ямаулык?
Ә бусы илебез хужалары турында
Элекке хуҗалар тирги Әлеге түрәләрне.
Бүгенгеләре аларга
Күрсәтә күрмәгәнне'
Заманында Сергей Есенин «Прощай, немытая Россия!» тип язарга батырчылык иткән икән, ә нигә әле безгә өстәгеләр басымыннан куркырга?! Тиешле тәнкыйтьнең үз вакытында булмавы сәбәпле илдә җинаятьчелек чәчәк ата Безгә, каләм ияләренә, ана каршы күмәк көрәш ачарга бик тә кирәктер.
Язучы үзе яшәгән чорны акыл күзлеге аша күрә белергә һәм шул вакытта күргәннәренә гадел бәя бирергә тиеш. Әдәби осталык—барыннан да элек тормыш хакыйкатен дөрес чагылдыра белүдә. Язганын укучы күңелен ышандырмый, анда шик уята икән, мондый әсәрне камил дип әйтеп булмый Map. Сәлим үзенең иҗатында шуңа күрә чаклыктан читләшми, ана хилафлык итми Аның үз вакытында ил хуҗаларына атап язган шаярудияларын алып карыйк
Калдык шул
Михаил Горбачевка
Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Горбач
Гэрбатый булып калдык шул.
Үзгәртеп кора торгач
1990 ел.
Чүлмәк- ватучы
Борис Ельцинга
Сабантуенда күз буып.
Татарны шаккатырды Илебезнең иң-иң оста Чүлмәк вату батыры
1996 ел
Кем калыр?
ГгннаОий Зюгановка
к Бурлар урыны—тормәдә
Дип сойләп телең талыр
Бурларны утыртып бетсәң.
Русиядә кем калыр7
1996 ел
Катык батыр
Владимир Путинга
Бернәрсәне дә булмастыр
Аннан яшереп калып
Соңгы тиенеңне алыр
Катык зченнән табып
2000 ел
Язмамны Татарстаннын халык шагыйре Роберт Миннуллиннын сүзләре белән тәмамлыйсым кялә « Марсель Сәлимовны мин утыз еллап беләм инде,—дип яза ул,—һаман да анлап бетерә алганым юк Әллә җитди кеше ул, әллә шаян Әллә җитди итеп яза ул. әллә шаяртып кына Ана көлдерергә. кытыкларга, авыз ерырга гына булсын Югыйсә, җитди генә урыннар да били инде баш мөхәррир, рәис, тагын әллә кемнәр Кыскасы, төзәлмәс бер кеше' Шаян талант, шифалы галант'.
Әйе. нәкъ менә шундый «төзәлмәс, кеше—үткер телле сатирик булуы белән якын да. кадерле дә безгә Марсель Сәлим.