Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮРШЕ АВЫЛ КЫЗЫ

 

 

Б

езнен әни күрше авылда туган, ә без, әтием белән, шушында— Арышлыда. Үзем дә аптыраган инде бу хәлгә... Туган авыл турында жыр ишетсәк, әнием Камышлыны мактый башлый, ә әтием белән без—Арышлыны. Шуннан, мин сина әйтим, кызып китә бәхәс: безнен авылда тегесе матур да монысы шәп, тегесе чибәр дә монысы көчле! Түзеп тынлап кына тор... Әти белән икәүләшеп яклый торгач, Арышлы өскә чыга һәм шулчак әниемнең керфек очында «чык бөртеге» жемелди башлый. Әти белән без күзгә-күз карашып алабыз да тиз генә әниләр авылын мактый башлыйбыз. Теге «чык бөртеге» шундук юкка чыга.

Әле ярый Арышлыда туганмын... Ул чангы шуам дисәң—көн саен берәр тау алыштырсаң да кышкы каникулыңа җитәрлек. Сәяхәткә чыгам дисәң—нарат урманыбыз компассыз ерып чыкмалы түгел. Жиләкле аланнарыбыз да кеше саен берәү. Мишә елгасын әйткән дә юк—ул әүвәл безнен Арышлыга килеп керә. Нинди эш кушарсыз икән дигәндәй кин җәелеп тукталып тора да, аннары гына Камышлыга юнәлә. Бик теләсәк, буалап та куя алабыз.. Ярар инде, әйдә, без алай сараннар түгел, аксын күршеләргә, коенсыннар малайлары... Әти әйтә, без малай чакта сөйли торганнарые, элек Мишә елгасын әллә ничә төшеннән буалап куя торган булганнар, ди. Мишәне тегермән ташларын әйләндерергә күндергәннәр. Ә хәзер авыл тегермәннәре Чулман-батырдан килгән электрга әйләнә Мишә елгасы, җигелүдән өреккән тай кебек, элеккеге буа урыннарын әйләнеп, йөгереп кенә үтеп китә.

Арышлы белән Камышлы арасында элгәре кара урман шаулап үскән дип сөйлиләр. Хәзер юк инде ул—киселеп беткән. Ике арада чакрымлы иген кыры гына җәелеп ята. Кыл бер уртада колхозларның чиген аерып торучы межа—коры елга да бар.

Камил КӘРИМОВ (1950) прозаик; дистәләгән китап, шул исәптән «Ком сәгате» һәм «Сакау куке» романнары авторы. Казанда яши.

Хәзер Камышлыда әнинен ерак апасы гына исән, башка туганнарыбыз юк. Анын белән бик сирәк күрешәбез. Бәләкәйрәк чагымда мине дә алып баралар иде. Хәзер, берәр йомышлары төшсә, мин урамда уйнап калам, эти белән әни ат жигеп Камышлыдан көнендә әйләнеп кайта

Әниен күрше авылныкы булса шунысы кыен—кичләрен ерак апаны сагынудан бушамыйбыз.

—Әни. әни дим. син ничек Арышлыга күчеп килден сон?

Әни өчен әти жавап бирә

Сина ничә яшь әле. Зөфәр улым?

—Ундүрт икәнне беләсен ич инде.

—Вәт Нәкъ унбиш ел элек әниен безнен авылга утырмага килгәли иде.

—Ә хәзер ник килмиләр?

—Утырмагамы? Элеккеге йолалар беткәнгә. . Әллә. улым, кунак кыз күрәсен киләме?

—Белмәгән кешеләрне күрәсе килә димени'” Бодай гына сорашуым.

—Ярар, сине ачуланган кеше юк. тел яшереп маташма. Әйт дөресен Кунак кызлар алар үз авылын кызларына караганда нахтырак тоелалар, чынлыкта исә...

Әтинен сүзен бүлеп әни кушылды

  • Йә. йә. чынлыкта ниндиләр?

—Ягымлылар, эшчәннәр. сөйкемлеләр, —дип. әллә ничә купшы сүз тезеп китә әти

Әни елмаюын ничек яшерергә белмичә, чәчен төзәткәли дә кулына ак чиләк тотып сыер саварга чыгып китә Чыгып барышлый, жинен сыпырган булып кына, ишек катындагы биек көзге янында тукталып ала...

Ул сыер сауган арада тизрәк әтине сөйләндерәсе иле

—Әти. ник мине Камышлыга алып бармыйсыз?

—Кунак кызлар сайларгамы? Жәйгә чыккач инде

—Озак көтәсе икән әле...

—Ә син хат яза тор. кыш үткәнне сизми дә калырсын.

—Кемгә? Кемгә языйм?

—Камышлыда бер кыз бар. Гөлназ исемле

—Гөлназ... Исеме бик матур

—Исеме дә. үзе дә. Синен кебек ул да җиденче класста укый.

—Чәче нинди?

—Матур.

—Ә күзләре? Сөйләшүе9

  • Матур инде, матур. Жәйгә чыккач үзен күрерсен Ә хәзер утыр да хат яз. Ике-өч көннән жавап килеп житәр. менә әйткән иде диярсең.

Ышанырга да. ышанмаска да белмим Ышаныр иден, әллә ничек, бер дә белмәгән кызга нәрсә дип кенә хат язмак кирәк ’ Ышанмас иден—әти белән сөйләшкәннән сон башыма уй килде Яшьтәшләремнең күбесе кем белән дә булса хат алыша. Партадашым Мөдәррискә әнә Әнисә исемле кыздан хат явып кына тора.

Мөдәррис белән ныгытып кинәшкәч. көн саен, укудан кайтып аннан- моннан гына чаңгы шуып керәм дә хат язарга утырам Ун көн дигәндә язып бетердем Күбрәк тә язылды бугай—дәфтәр битенең бер hi ы тулды Конвертка салдым, адресын яздым Яна ел үткәнче генә жибәрми торам, хат ташучы апаларга бәйрәм арасында болан да эш күптер, каникул озын әле. өлгерермен.

Б

ез, малайлар, каникулга бик тиз күнегәбез. Кыш көне өй тирәсендә әллә ни эш тә кушмыйлар. Итеккә чаңгы бәйләп иске елдан Яна елга шуып кердек. Инде гыйнварның дүртенче көненә дә чангы эзе төште.

Кичкырын мич тутырып утын керттем, тимер чанага салып бер калай мичкә су да алып кайткач, урамга чыгып сыздым. Чангы шуган булам, ә үзем почта тартмасы тирәсеннән ары китә алмыйм. Куен кесәмдәге хатны бөгәрләмәскә тырышып, үрә катып кына йөрим. Нәрсәгә дип авыл уртасындагы кибет бурасына кагып куйганнардыр шул тартманы?! Монда кеше бетәмени, җибәрәсе һәр хатны башкаларга күрсәтеп салырга димәгән лә. Баксана, атлысы да килеп туктый, тракторлысы да сугыла, өчәрләп тә киләләр, ялгыз гына йөрүчеләр дә бар. Гел кибет тирәсендә таптануымнан шикләнепме, узган-барган этләр өреп китә, чаңгы таягымнан да курыкмыйлар. Китим әле, кибет ябылганчы авыл очын айкап килим.

Яңа ел бураннарыннан сон көн тәмам юашланган, әгәр кышкы каникул икәнен белмәсәм, яз көне дип ялгыш гөрләвек эзләп йөрүем бар. Урамдагы рәхәтлек—туйгысыз.

Мөдәррис күрсә күрер, ул минем Гөлназга хат җибәрергә тиешлекне болай да белә, тик башка малайлар күзенә чалынмаска иде. Мөдәррис Камышлынын Әнисә исемле кызы белән ел буе хат алышты. Ә минем мактанырлыгым юк әле.

Авыл капкасыннан чыгып киттем. Авыл очында кар тип-тигез, куна тактасына җәелгән шикелле. Сизелер-сизелмәс кенә ат эзе беленеп тора. Камышлылар безгә килде микән, безнекеләр анда киткәнме? Ат эзендә чаңгы шумыйлар, Мишә яры буйлап барып карыйм. «Коры елга»ны юл уртасы диләр. Кибет ябылганчы шул араны урап кайтыйм.

Баштарак икеләнеп кенә атладым, аннан кызулаттым. Шушындый яна кичтә Гөлназ да өйдә утырмас әле. Әгәр ул да «Коры елга»га чаклы шуып килсә? И кызык булыр иде дә сон! Кырда берәр таныш түгел кыз очраса, исемен сораштырасы булыр...

Кибет янындагы зәңгәр тартмага салгач, минем хатны үзебезнен район үзәгенә алып китәрләр инде. Аннан Казанга. Казаннан Гөлназлар районына. Камышлыга, Гөлназ кулына илтеп тапшырып, җавап әйләнеп кайтканчы ничә көн көтәргә кирәк икән?! Әгәр Камышлынын һәр кызы, һәр егете безнең авылныкылар белән хат алыша башласа, ә?! Ул чагыңда ике арага махсус хат ташучы да билгеләрләр иде.

Дәфтәр битенең читендәге калын сызык кебек итеп Мишә ярына чангы эзе салып барам. Башка эзләр күренми. Әнә, боз өстендәге нәфис карда куян белән төлке әбәкле уйнап йөргәннәр. Эләктерә алмагандыр. Төлке—кыска торык, озак куалмый, тиз алҗый. Ә менә куян үзе шәп йөгерә, төлкене ике сикерүдә тота алыр иде ул, куркаклыгы гына ирек бирми.

«Коры елга»га килеп җиткәндә караңгы төшеп бетмәгән иде әле. Чангы таягына таяндым да уйга калдым. Кире кайтырга кирәк, кайтасы килми. Бераз гына көтеп торсам. Гөлназ килеп җитәр кебек. Караңгыга калмасын иде инде, кайтырга куркыр. Аны озатып куярга да туры килер әле. Хәер, алайга китсә, озатып куябыз ла... Ундүрт яшьлек малайга... егеткә җиде чакрым ара ни торган? Әллә тагын бераз атлыйм микән?

«Коры елга» кар белән күмелгән, язгы ташу мул булыр әле быел. Мишә дә котырып-котырып агар, Гөлназларның бөтен чишмәләрен су басар. Самавыр куярга су эзләп, тилмереп безнен авылга килеп җитәр.

Элеккеге кара урманнан истәлек булып калган әрәмәлекне дә үткәч, тукталып тормадым инде. Нибарысы биш чакрымлап юл калгандыр... Әйләнеп кайтыйм. Гөлназга атап язган хатны үз кулым белән тапшырыйм. Жавап язганын көтеп тормасам да. ризалыгын белеп китәрмен.

 

киппк авыл кызы_______________________________________________________________________

Чаңгыларны тыяр хәл юк. үзләре чаба. Үтелгән юлны адымлап санап торгандай, берәм-берәм йолдызлар кабына. Ә инде Камышлы уртасындагы багана башына эленгән радиодан аермачык итеп мәхәббәт турында яна дыр янгыраганда аяк астындагы ап-ак кар. караңгылык белән кушылып, язу карасы төсенә кергән иде.

Ерак аланын өен хәтерлим, туп-туры шунда юл тоттым. Капка төпләренә килеп житкәч тә чаңгыны салырга ашыкмадым. Бәлки кереп тормаскадыр? Гөлнахлар өен табам, чакырып кына хатны тапшырам да кайтып китәм Килешеп бетмәс шул. ерак апанын хәлен белешмәсәм. әти-әнигә ни дип җавап бирермен9

Ерак апа мине күргәч сөенечтән бигрәк куркып калды

  • Нәрсә булды, утка төшкәнсен?

—Чаңгыда килдем, эсселәтте бераз.

—Берәр хәл бармы әллә? Төнгә каршы, үзен генә..

—Исәнлегеңне белеп кайтыйм дидем.

—Яшермә, яшермә, ялгызыңны гына җибәрмәсләрие Әллә әниенә ул- бу булдымы9

Һәм ерак апа минем җавапны ишеткәнче үк елап та җибәрде Тәки дөресен сөйләп бирергә туры килде. Ерак апам бик сөенде, мине көлә-көлә тынлады. Аннан мамык шәлгә уралды да:

—Утырып тор. хәзер Гөлназны чакырып киләм,—диде

—Юк инде, мин дә урамга чыгам. Өйдә сөйләшә торган сүз түгел. Син ана әйт. мин Мишә ярында көтеп торам.

Мин Гөлназны көткән арада җиде җирдә эт өрде, ике кешенең аты кешнәде, ундүрт капка ябылды, ике машина кычкыртты, бер самолет очып үтте, ике йолдыз атылды.. Ерак апа әйтергә оныткандыр, ахрысы, дип кире борылган гына идем, аяк тавышына туктап калдым. Кар шыгырдый, алай нык түгел, куян кишер кимергәндә чыккан тавыш хәтле генә. Гөлназ каршыма килеп бассын да авыл ягыннан җемелдәгән утлар йөзен яктыртсын дип. анын килүен сизмәмешкә сабышып Мишәгә карап торам.

—Әллә Мишәгә ташу төшкәнме?

Һи, бу күрше авыл дигәнеңнең кызлары, сәламләшүләре дә безнеңчә түгел икән!

—Арышлыда яз җитмәгән әле. Мишә бездән агып килә бит сезгә.

—Боз каплагач, елганың кая таба акканын кем белгән инде?

Тавышы да тавышы Гөлназның, магнитофонга яздырып иртә-кич җыр итеп тыңларлык. Төне караңгы шул. кызның йөзен күреп булмый Тавышына караганда бик чибәрдер бу...

—Гөлназ исемле кыз синме инде ул. таныш булыйк.

  • Мин шул. ник чакырдың?

Каушады бугай, исемемне сорарга да онытты

—Хат китердем.

—Моңарчы хатларны өйгә китерә торганнар иде Мишә буена чакырып почта таратмыйлар. Сәер почтальон икәнсен син

Ну. шушы күрше авыл кызларының кылтымлыгы

—Үзем яздым, үзем тапшырам

—Мине каян белдең сон син? Күрешкәнебез дә юк шикелле

—Әти әйтте.

Шундый итеп кычкырып көлде Гөлназ, тавышын тыктарга бөтен Камышлы халкы җыела икән дип торам

—Хатны да әтиең әйтеп торып яздырдымы? Кызык икән әтисе мактагач, малае дә ошаткан. Әтиенә ошар да бит

 

—Әти малае ла мин!

—Укы. кычкырып укы хатыңны.

Йолдыз яктысында хатлар укып йөргән юк әле. анысы. Бездә дә горурлык бар. Хатны кесәдән чыгармыйча гына сөйләп бирәм. Ун көн буе яза торгач, яттан беләм инде мин аны.

—...Исәнме, Гөлназ.

—Аллага шөкер,—дип бүлдерде ул мине.

—...Исәнме. Гөлназ. Бу хатны Арыш авылыннан...

—Болары хат саен языла торган сүзләр. Син кызыграк төшен укы.

— Кызыгы шул: мин синен белән хат алышырга телим, жавап язасыңмы?

—Ун хатыңа бер жавап җитәме?

—Юк. Бергә—бер!

—О-һо! Ә син яхшы укыйсыңмы сон? Үскәч кем булырга телисең?

Әнә Кибәч малае беренче класстан бирле гел отличник иде. ә Аппакай авылындагысы үскәч космонавт булырга жыена... Аларга да хат саен жавап тәтеми әле.

—Мин анысы космонавт булырга җыенмыйм, укуда да ин алдынгылардан түгел... Ләкин җавап мәсьәләсендә—бергә—бер!

—Ярый. Өч хатыңа бер жавап—ризамы шуңа? Ялындырма, горур булганын өчен генә чигенәм. Юкса сөйләшеп тә тормас идем.

—Бергә—бер!—дидем мин. базардагы үҗәт агайлар төсле.—Кешечә юньләп хат алышырга теләмәсәң, хуш, ашыгам.

Гөлназны аптырашта калдырырлык тагын нинди сүз әйтергә микән дип уйлап тордым да кырт кистердем:

—Вакыт юк, клуб ябылганчы Арышлыга кайтып җитәсем бар. Исемем Зөфәр иде минем.

—Ярар...

Бу сүзләрдән сон җәһәт кенә китеп бармыйча ярамый иде инде мина. Ә Гөлназ Мишә буенда, нәкъ минем урында, боз өстенә карап басып калды. Тизрәк, тизрәк, авылга, авылга! Куен кесәмдәге хат тәнне пешерә.

Ичмасам ерак апа чаңгыларымны яшереп куйган. Шаярып торыр чакмы?

—Төнгә каршы чыгарып җибәрергә, әллә син мине?!

—Бүген кайтып җитмәсәм өйдәгеләр ни уйлар? Чаңгы шуарга чыккан җирдән генә югалдым бит.

—Хәзер, әтиең ат белән килеп алам диде. Телефоннан чакыртып сөйләштем...

Әти нинди җәза бирсә, шуңа риза идем мин бүген. Тик ул орышмады, усал итеп карамады, хәгга колакны да бормады. Эндәшмәде генә. Сөйләтсен иде ул. Бу минутта ин зур җәза тынлык икән... Тояк дөпелдәве, коры карны чыелдатып чана табаны елавы, йөрәгем тибешенә кушылып, гарьләнүемне арттыра сыман.

—Гөлназ чибәрме соң?

—Караңгы иде... Әллә ни күрмәдем. Тик, кыланышларына караганда, бик чибәр, ахрысы.

Тапшырылмаган килеш кесәдә йөрмәсен дип. хатны ерткаладым да безгә каршы йөгергән җәяүле буранга бирдем. Бәлки, кайбер сүзләрен генә булса да Гөлназга илтеп җиткерер әле ул...

Б

ашка мәктәпләрдә ничектер, ә менә Арышлыда җәй җитте исә өч кыңгыраулы электр звоногына күчәләр. Кышкы тәнәфесләр булса, безне урамнан дәрескә чакырыр өчен көтү башлыгында

 

КУПЛЕ АВЫЛ КЫЗЫ___________________________________________________________

йөрүче кәҗәләрнең муенына бәйли торган уймак хәтле кыңгырау зыңлавы да бик житә.

Календарь буенча санаганда яз дип аталса да жәй иде инде бу! Ялындырмыйча, икеләнмичә, ышандырып килә быелгы жәи Көннәр гел аяз. Кояш безне мәктәпкә кадәр илтеп куя, дәресләр беткәнче көтеп тора. Өйгә кайтып уйнарга чыккач та җитә әле кояшлы көн. Дәресләрдә утыруы кыенрак хәзер. Форточкадан җил килеп керсә, барыбыз да бер булып урам ягына борылып карыйбыз. Кыш буе безнен класс тәрәзәсен чәбәкләгән өрәнге чыбыкларына конгырт күбәләкләр килеп кунды диярсең Бер карасан, тәрәзәдән тиз генә аерылам димә, урамдагы ыгы-зыгыны да күзәтеп өлгерәсең. Кышкы авыр киемнәрдән котылган авыл халкы, җиңеллеккә күнегә алмыйча, гел йөгереп кенә иөри шикелле. Бездә котылдык ул авыр якалы,калын түшәүлс пәлтәләрдән, безнен дә ишегалдындагы җылы жир өстендә йөгерәсе килә. Шуңа күрә тәнәфескә чыгар алдыннан кынгырау тавышын шылтыраганчы ук ишетеп алабыз. Ә бер чыксак . безне чакыра- чакыра мескен звонокнын өч кыңгыравы да хәлдән тая..

Ниһаять, дәрескә җыйналдык. Кояш яктысына күнегеп җиткәч кенә тагын кысан бүлмәгә кереп ябылдык. Күз алды караңгыланып киткәндәй тоелды.

Күз ияләшкәч кенә, безне әллә кайчаннан бирле көтеп утырган укытучыны күреп алабыз, парталарда буш урыннар да сизелә. . Нәрсә бу? Парта өстендә—чәчәкле ак конверт. Хат булырга тиеш: ике төшендә почта пичәте. Мин, дәфтәр актарганга сабышып. Мөдәррискә сиздермичә генә адресын укыдым. Конвертта: «Арышлы урта мәктәбе. 7 «А» классының унберенче укучысына», диелгән. Журналдагы унберенче кеше—мин. димәк, хат дөрестән дә миңа тиешле. Ниһаять, мина да хат килде! Әни әйтмешли: кышка түзсәң, яз үзе килә ул!

—Адресын укып бетер,—ди партадашым Мөдәррис, ниндидер астыртын мәгънә белән,—бәлки кире җибәрерсең.

Хат Камышлы авылыннан икәнлекне белгәч, кинәт кенә әйтеп бетергесез комарлану хисе биләп алды үземне. Гөлназдан' Нинди зур сөенеч' Жәяүле буран ана минем хат кисәкләрен илтеп тапшырган! Әлбәттә, озаграк илткән, биш ай вакыт үтте бит инде... Хәер, ул очрашудан бирле күпме кар. күпме яңгыр яуды. Хат кисәкләреннән төссез кәгазь таплары гына каттандыр. Бу хатны Гөлназ үз теләге белән язган. Язган, ләкин ник Зөфәргә дип, атап җибәрмәгән? Ул бит әле класс журналындагы исемлектә минем исемнең ничәнче кеше икәнемне белми. Бәлки, хат очраклы рәвештә генә мина килеп эләккәндер? Хәер, белмәссең, кыхзар алар, горурлыкларына сүз тидертмәс өчен, теләсә нинди маҗаралар да уйлап чыгара ала.

—Ярар инде, икеләнмә. Мондый хатларны башка укучыга тапшырсак да ярый. Кире җибәрүчеләр дә бар. Тик менә класста гына көләрләр Әгәр кулыңнан килмәсә. икәүләшеп язарбыз. Минем тәҗрибәм җитәр зек

—Хат минамы, мина! Жавабын да үзем язармын. Һәм мин Гөлназ хатын дәфтәр арасына шудырдым.

Башкаларга сиздерергә ярамый дисәләр, гомер буе түзеп, сер саклый алам, әмма зарыгып котеп алган хат килсә, укымыйча көтүләре бигрәк кыен икән Укытучы аңлатасы дәрес тә. такта янына чытып сөилисе сүзләрем дә, өйгә бирелгән эш тә—барысы, барысы шушы конверт эчендә диярсең. Тизрәк тәнәфес җитсә иде!

Мөдәрриснең кабыргама торткәләвен сизми торам икән . i чеметеп алгач кына сискәнеп, уянгандай булдым Ачуланырга иде исәп, өлгермәдем кулыма кәгазь кисәге тоттырды Кисәк дип. элеккеге солдат хат лары сыман өчпочмаклап бөкләнгән дәфтәр бите иде ул.

 

-Монысы Ләйсәнәдән!—диде Мөдәррис- Пышылдап эндәшкән була, мәхәббәт хаты диярсең.

Мин капылт кына Ләйсәнәгә таба борылдым, ул бездән ике генә парта артгарак утыра. Мине күрмәмешкә сабыша, беләм инде, сабыша гына! Мине күргәнлеген күреп торам ла. Менә сина ике хат. Юк чагында берсе дә юк иде. ә бүген ике хат! Хәер, Ләйсәнә язган хатны хәзер үк ачып укыйм, ә Гөлназдан килгәне торып торсын.

«Зөфәр!

Мина да бер малайдан хат килде. Әйдә, адресларны алышабыз. Син бу малайга яз, ә мин... Гөлназга.

Ләйсәнә».

Кызык икән, миңа хат килгәнне, хәтта кемнән икәнлеген дә белеп өлгергән бит, ачу китергеч! Дәфтәр битен шатырдатып ертып алдым да жавап җибәрдем:

«Малай кеше белән хат алышып торырга әллә мине исәр дип белденме?!»

Мин бакчабызның куе карлыганнары арасында. Бөре сүрүеннән ташып чыккан яшел тамчылар һәм канат ярган нәни, сусыл яфраклар сарып алган ботаклардан гайре берни дә күренми.

Беренче... Беренче хат... Конвертны ертмаска тырышып кына, ябышкан җиренә өрә-өрә куптарам. Хатнын кызлар кулы белән язылганы әллә кайдан күренеп тора: хәрефләре вак. тигез—жепкә тезелгән сәйлән төсле. Жиңелчә генә ислемай исе дә килә бугай (әллә кызлар хаты булганга күрә генә шулай тоеламы?).

«Исәнме, таныш булмаган дустым...

Сина пионер сәламе белән хат язучы Гөлназ дип белерсен...»

Хат бик кыска тоелды. Кат-кат укыдым. Аңламаганнан түгел, укып туйгысыз. Гөлназ рәсемемне сораган, үзе дә җибәрермен дигән.

Хатның дәвамын күк йөзеннән эзләдем бугай. Кояшнын утлы нурларыннан кайнап чыккан яңгыр болытлары җитәкләшеп авыл өстенә җыела. Жир янгыр көтә. Яңгырдан сон жәй башланыр. Жәйне яратам мин. Тынгысыз жәй, бәлки шуңа якындыр. Кошлар сайрый, елгалар ярсый, күк күкри, трактор-машиналар гөрли, басуларда икмәк шавы—барысы бергә жәй авазы. Жәй төсләргә дә ин бае: салават нурлары, төсле болытлар, чәчәкләр бәйләме, яшел урман, яшен яктысы.

Бәрәнге бакчаларыбызга терәлеп үк иген кыры җәелеп үскәч. Арышлы исеме авылыбызга килешеп тора. Ьава юлы да якын гына безгә. Арышлы өстеннән очканда самолетлар канатларын чайкый, ай-һай матур авыл икән бу дип соклануларыдыр инде...

Жавап яздым язуын, тик хәзер көн саен диярлек берәр сорау туа тора. Иртүк торам, абзар тазартам, мәктәпкә китәм. кешечә укыйм, өйгә кайткач дәрес әзерләргә, урамда уйнарга да өлгерәм Вакытында ятып йоклыйм, төннәрен әйләнеп-тулганып интекмим, ничек яткан—иртүк шулай уянам. Уйланып вакыт әрәм итәргә ара калмый сыман Ә уй дигәнең көннен- төннен теләсә кайсы вакытында башка килә дә керә. Уй түгел, сораулар дидем... Менә хәзер дә химия дәресе бара, укытучы миннән өйгә бирелгән эшне сорыйсы урында мин үземнән-үзем сорау алып утырам.

Гөлназ үзенен хаты минем кулга барып керәсен алдан ук белгәнме? Бу бик мөһим сорау. Әгәр хат унберенче укучыга, ягъни Зөфәр «абзагызга» ялгыш кына эләккән булса?. Ул чагында Гөлназ җавап язмаячак, без анын белән дуслашып-татулашып өлгермәдек. Белеп язуы хак дисән, ник соң ул теге кышкы төндә ялындырып, кәнфитләнеп маташты: имеш, ана бик күпләр хат яза, имеш, ул ун хатка бер генә жавап салачак. Ай-Һай,

 

куипжлвылкыаы

бу күрше авыл кызлары, ну характер үпәрендә... Анламассын! Хат алышу мәсьәләсендә Мөдәрриснең тәҗрибәсе җитәрлек. Пышылдашып кинәшергә гуры килә.

—Карале, безнен класстан тагын берәр кеше Камышлы белән хат алышамы?

—Синнән башка тагын мин генә инде. Әнисә Камышлыныкы ич.

Ниме... анын синнән безнен журнал исемлеген сорап язганы юкмы'’ —Язгы каникулга чыгар алдыннан сораганые

—Җибәрдеңме. Мөдәррис?

—«Өлгергәнлек экраны»ннан күчереп алдым да җибәрдем. Андагы исемлек журналдагыча. Ник сорыйсын, әллә хата киткәнме9

—Юк, киресенчә, бик төгәл күчергәнсең, рәхмәт әле сиңа.

—Нәрсә өчен?

—Әнисәң белән Гөлназ бер класста укыйлар, менә шуны ачыкларга булышканын өчен...

Ярый, дәрес вакытында артыгын сөйләшеп торырга, без алай ук тәртипсезләр рәтендә түгел... Гөлназдан җавап хаты киләчәге билгеле инде хәзер. Ләкин сизмәгәнгә сабышыйм, теге җилгә очкан хат турында исенә төшермим, бик кирәксә, үзе искәрер әле

Бу арада мәктәптә җыелышлар күбәйде Безне түгел, укытучыларны җыялар. Нишлиләрдер анда, дигән идем. Мөдәррис әйтә, гәҗит укыйлар, ди. Ялган сөйләсә ояты үзенә булсын, тик ни хикмәттер, дәресләр башланыр алдыннан атнага бер үткәрелә торган сәяси әңгәмәләр дә озаеп китте. Халыкара хәлләр турында сөйләп кенә калмыйлар, киләчәктә мәктәбебездә хезмәт дәресләре күбәячәк, техника серләрен, электрон- хисаплау машиналарын өйрәнү булачак, төрле түгәрәкләр эшли башлаячак дип сөйлиләр. Боларын Мөдәррис түгел, укытучыларыбыз сөйли, димәк, буш хыял гына түгел. Әгәр сүзләре рас килсә, мин фототүгәрәккә язылыр идем. Юкса фото кирәккә тәмам аптыраш

Альбомнан күпме генә эзләсәм дә. Гөлназга җибәрерлек рәсем таба алмадым. Районга барып килсәң, кулына әзер фото алганчы атналап вакыт үтә. Алай озакларга ярамый, беренче булып мин җибәрергә тиеш ул фотоны. Гөлназ да озакка сузмас Их. көпә-көндез күрәсем килә шул кызны, үзгәрде микән? Хәер, мин аны юньләп хәтерләмим дә инде, матур кыз икәнлеген генә беләм. Яктыга чыгып, күзгә-күз карашып сөйләшеп утырганың булмагач

Б

езнең авылда фотога төшерүче бер генә кеше бар—«Бабай» Мөхәммәт ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Радио да ясый белә, җилдән ут ала. Анын кулы тисә еллар буе күгәреп яткан тимер- томырга да җан керә дип сөйлиләр. Матаен күрсәгез—керосинда эшли алгы тәгәрмәче зур, арткысы бәләкәй генә. Барганда гел тауга менәдер төсле. Билемә шулай җайлырак дип әйтеп әйтә ди. Җитмеш төрле һөнәр иясе инде, әйтәм ич, авылга бер белдекле кеше «Бабай* кушаматы яшьтән үк күпне белгәнгә, көч җитмәстәйне майтара алганына күрә такканнар Хәер, ул үзе дә шундый ук аты яшьтә инде, мина бабай тиешле Ләкин без ана Мөхәммәт бабай дип дәшә алмыйбыз, чөнки беләсез инде—кушаматы «Бабай* Бабай дип әйткәнне яратмый торгандыр-сакал йөртми Яшьтәш картларының ияк астына кыраулы чирәм шикелле сакал сарган булыр Ә Мөхәммәт егетләрчә көн саен кырынып йөри Кара каршы туры килгәндә күрешмичә генә үтмибез, абзый да. агай-бабай да димибез «Исәнме. Мөхәммәт!» дибез. Ә ул елмая

Өй саен ике-өч альбом бар хәзер, альбом саен иллеләп фото, аларнын

 

барысын диярлек «Бабай» Мөхәммәт эшләгән. Йөз капкалы Арышлыга шактый җыела әле ул!.. Шуна күрә, кайчан килмә—гел эш өстендә, ял иткәнен күрмәссең. ...Мин анын төшке ашка әзерләнеп йөргән чагына туры килдем. Ул бил тиңентен чишенгән килеш ләгән уртасындагы сулы комганга карап тора. Аңлашыла инде, су салып торырга кеше юк. Өйдәгеләре онытканнар димме, әллә хатыны йорт мәшәкатьләреннән бушап өлгермиме?

Мин анын киң-таза җилкәсенә су койдым. Мөхәммәтнең улакланып эчкә баткан умырткасы буйлап җылы су ага. Әле май аенын уртасына гына җиттек, ә ул инде аркасын кояшта каралтып өлгергән, баштарак мин аны тузан дип торам... Кара сана, күрешергә дә онытканмын ич!

—Исәнме, Мөхәммәт?

Елмайгандырмы, юкмы, йөзе күренми, чөнки бөгелеп башын аска игән.

—Куштанланам дисең инде...

—Алай ук түгел лә.

—Йә, йә... Күлмәгенә су чәчрәтмә, рәсемдә эзе кала.

—Каян белдең, Мөхәммәт?

—Бакча парланган чак, тотылмаган унлык төсле яна күлмәк киеп килгәнсең. Аннан соң, безгә үз кирәге белән йөрүчеләр генә керә.

—Фото кирәк иде шул, хет берне генә...

—Әйтәм ич, безгә «мә» дип кергән кеше юк.

—Мөхәммәт, мин бушлай түгел...

—Дисеңме,—дип ялгап китте Мөхәммәт —Ниятен изге икән ләбаса Хәзер, кечтек кенә сабыр итсәң, берне түгел, унны алырсын. Килештекме?! Бар, фотобүлмәгә керә тор!

—Ә сине өйдәгеләр ашарга көтәме?

—Борчылма, чәчең агарыр, фотода беленер. Өстәлдәге аш качмый ул.

Мөхәммәтнең «фотобүлмә» дигәне тар гына караңгы чолан икән Мин озын эскәмиянең кыл уртасына килеп утыруга күзгә төбәлгән лампа кабынды. Торып карадым—лампа сүнде. Кешеләрне «электр урындыгына» утыртмасаң, «Бабай» кушаматын харам булыр шул... Мөхәммәт өч аяклы фотокамера тирәсендә чуалган арада, утырган килеш кенә бүлмәне күзәтергә дә онытмадым. Җыйнак кына ике өстәл, аяклары шыксыз биек—аяк өсте генә эшләргә җайлангандыр, күрәсең. Өстәлләрнең берсендә кызыл тәрәзәле фанер тартма, икенчесендә—сай табаклар. Бүлмә стенасы фоторәсемнәр белән капланган. Кемнәр генә юк анда: йөзләре таныш сыман, үзләре генә сәеррәк—мина абый һәм апа тиешле бик күпләрнең балачакта ук төшкән рәсемнәре бугай алар.

—Туры утыр, менә монда кара!—диде Мөхәммәт, объектив янына ябыштырылган бер сумлыкка имән бармагы белән төртеп.

Мин капылт кына кесә төбемне капшап алдым.

—Тик утыр дим, кырмыскалы! Сурәтен ике катлы чыга бит... Күзеңне тик тот, көмеш тәңкә шикелле ялык-йолык итмә... Аска да карама, йомык булып чыга.

Теге бер сумлыкка текәлеп эскәмиягә ябыштым.

—Чәчеңне сыпыр, кызың «шалапай малай икән бу» димәсен. Кулларыңны җибәр, егылмассың. Вәт. Бер, ике... һоп!.. Авыртмадымы?.. Йртәгәләргә кереп чыгарсың.

Авыр биштәреннән котылган юлаучыдай тирән суладым да, күз ияләшкәч тагын бүлмәдәге рәсемнәрне карарга булдым. Дөресрәге, шул рәсемнәр арасыннан әтием белән әниемнең яшь чакларын эзлим. Тик. әлеге бер сумлыкка ут аша озак итеп карагангамы, бүлмәдәге рәсемнәр бермәлгә ябыштырылган акчалар булып күренде.

lie

гүипк аиыл кыям___________________________________

—Мөхәммәт, фотога төшерү катлаулы эшме?

—Эш дип. һөнәр инде. Ник алай дип сорап куйдын әле кинәт кенә9 —Минем дә өйрәнәсем килә.

—Ну. Зөфәр, ну братлар, сезне һичбернәрсәгә якын китерерлек түгел, күргән нәрсәгезне хәзер үк «давай» дия башлыйсыз. Бер тәнкәгә ике янчык дигәндәй, бер авылга ике фотограф нигә кирәк9 Син башка һөнәр тап Әйтик... хәзер телевизор модада, ачуым килмәгәе, йорт саен икәу Ватыла торган нәрсәме? Кәнишне! Вәт. өйрән син аны. төзәтергә өйрән Акыл сата димә, яшь әле син. үзенне иртәгә ни көткәнен дә белмисен Юлынны дөресләп җибәргәндә гаеп булмас

—Син үзенне ни көткәнен беләсеңмени9

—Беләм. Мөхәммәтне берни дә көтми. Эшкә барам—эштән кайтам, буш вакытларда фото белән шөгыльләнәм. көн саен шулай Ә менә синен. Зөфәр, брат, киләчәк өчен үзенне ныклап әзерлисен бар.

ГТГәреслекләрнен сонгы битләрен укыйбыз. Ел башыннан «их.

I I тизрәк уку бетсә иде», дип хыялланган малайлар әллә ничек кенә

У L үзгәрдек тә куйдык, кисәк ямансу булып китте Мәктәп—күче ташлап киткән умарта оясы кебек, тәнәфес вакытларында коридорда, классларда ник бер кеше калсын—тып-тын Тамгалы парта-өстәлләрне. кара төсе унган язу такталарын, маңгайлар, терсәкләр белән сыдырылган класс стеналарын, һәр сайгагына меңәрләгән туфли үкчәсе белән баскан идәннәрне, исемнәребез тирән уелып калган ишек янакларын каплар өчен мәктәпкә мичкә-мичкә буяу ташый башладылар инде Без атарга комачауламыйбыз, урамга чәчеләбез. Юк. чәчелмибез, өч төркемгә бүленеп басабыз. Минем чамадагылар өченче класстагы малайларга һәм кызларга кызыгып торабыз. Үзләренә түгел, уеннарына Малайлары түгәрәк сызык сыза да шуңа пәке белән кадап «җир бүлеш* уйный Кем күпме җир ала. янәсе. Түлке куллары оешмаган, ыргытылган пәкеләре җиргә кадалмый, егыла. Аны сон, иң очыннан тотып, бераз селтәнебрәк ыргытырга кирәк, күрсәтер идем инде ничек кирәк икәнен Тик без «картларга* килешми шул. Кызларын күр. кызларын! Сабыйлар! Вазелиннан бушаган түгәрәк савытка ком тутыралар да шуны аяк очлары белән типкәләп шакмактан шакмакка сикерәләр. Бездән дә картраклар әллә кая читкә үк китеп басканнар, сөйләшкәннәрен без ишетмәсен дип. ахрысы Үзләренә күрә, көн саен берәр юаныч табалар тагы. Кичәгенәк берсе кесәгә сыя торган радиоалгыч алып килгән иде. ә бүген җыйнаулашып көнбагыш яралар Егетләре кызлар кулыннан ашаган була, үләрсен хурланып, әллә кем булып кыланалар. Кызлары да бит анын—китмиләр, тәки тегеләрнен көнбагыш чүпләгәнен көтеп учларын җәеп торалар

Мөдәррис белән икәүләшеп тегеләрен дә. боларын да күзәтеп тик торабыз. Киләсе елга безнең дә көнбагыш ашар чак җитә Киләсе елга бе з югары класс булып исәпләнәчәкбез, чөнки мәктәбебез тулы түгел безнен Тагын берәр елдан имтиханнар тапшырасы Ә атегә быелгы канику лыбы зны ничек теләсәк шулай үткәрә алабыз. Хәер, үз иркебездә түгел, җиденчене бетергәч, сонгы тапкыр лимәктән. колхоз пионер лагеренда бер ай хезмәт итәсе бар әле. Укытучылар телендә «пионер лагере* тип олылап әйтелсә дә без—малайлар телендә «лагерь» гына ул Эшләп ял итү лагере диләр аны Әй. җәй буе шунда чиләнгәч, беләм инде мин анын ни икәнен Көндез суган чүбе, кәбестә арасы, бәрәнге буразнасы, төнлә—ял Дөрсч кичләрен төрле уеннар оештырган булалар, ләкин конозыны басу та бил бөгеп, тузан эчеп, кояш астында кызып алҗыгач, әллә ни уйнарлык рәт калмый. Кабыл-тибел ашап, кояш офыкка чумганчы М ишә суы җылы чакта

 

коенып өлгерергә дип йокының ярты сәгать вакытына зыян китерәбез. Шушы рәвешле тәрбияләп, безне авыл эшенә өйрәтәләр янәсе. Өебездә дә шундый ук эшләр бар инде ул. Әйтерсең лә, анысын без үзебез түгел, Казан малайлары кайтып эшли!..

Менә тиздән, бик тиздән, тәнәфескә дип чыккан жирдән таралышып, портфельне чөйгә элеп куярбыз. Колхозның яшелчә бакчасында чүп үләннәр калыкканчы гына юанырбыз да лагерьга китәрбез. Бер ай буена Гөлназдан хат килмичә калмас, авылга барып почтаны белешеп торырга туры килер.

Мин мәктәптән кайтканчы почта таратылмаган була әле. Анысы шәп, хат ташучы Зәкия апаны капкадан ук каршы алырга тиеш мин. Монын бер сере бар. Безнең оч почта ягында, Зәкия апанын сумкасы—бөтен классның китап-дәфтәрен бергә тутырсаң да анын чаклы булмас! Ну, язышып та карыйлар түлке безнекеләр. Юка-юка хатлар, гәҗитләрдән генә дә ничаклы йөк җыелган. Әгәренки, таш гасырда хат ташучылар йөрсә, бу хәтле хәбәрне җиткерер өчен Тянь-Шань тауларының ташы да җитмәс иде... Зәкия апа ин әүвәл мина гәҗит тоттыра, аннан, сумкасынын алгы кесәсенә тыгылып, хатлар бәйләмен чыгара, ашыкмыйча гына күздән кичерә. Мин сулыш алырга онытып һәр конвертка күз ияртәм. Сумкасында хатлары күп булганда рәхәт—ул аларны озак актара, арасыннан менә-менә Гөлназ хаты килеп чыгар шикелле.

Өстәл артында арыш ипие белән көнбагыш маена манылган «чикмәнле бавырсакның» (кабыгы белән пешерелгән бәрәңгене әни шулай атый торган иде) тәменә онытылып, капка ачылганны да сизми калдым. Мин абайлап өлгергәнче, Зәкия апа бусагадан атлап кергән иде.

—Сезгә бүген бер хат белән бер посылка килде.

—Хатның кемнән икәнен беләбез,—диде әти мина таба карап —Ә менә посылкасы кемнән икән?

—Бүләк көтәрдәй беркемебез дә юк ләбаса!—дип аптырашка калды әни.

—Мәскәүдән. Тик акча түләп аласы.

Әни бөтенләй гаҗәпләнде.

—И, Зәкия, акча түлисе булгач, ниткән бүләк ди ул?

—Бәлки Зөфәрегез беләдер, анын исеменә язылган.

Зәкия апа чыгып киткәч, мин берни белмәгәнгә сабышып утырган булдым. Өй эчендәге тынлыкта әнинең тирән итеп сулаганы ишетелде. Әти, хәзерге сөйләшүнең ахыры ни белән бетәчәген алдан ук белгән кешедәй, өйдән чыгып китте. Эш акча мәсьәләсенә килеп терәлсә, әни сүзе законга әверелә безнен өйдә.

—Нәрсә сорап яздың?

—Фотоаппарат.

—Кем өйрәтте?

—Хат салырга дип барган җирдән, почта аркылы алдыра торган товарлар турында бер китап күрдем. Шундагы адрес белән сорап яздым.

—Ник шулхәтле кыйммәт сон ул?

—Кирәк-яраклары бар. Коры фотоаппарат белән генә берни дә эшләп булмый ул...

—Жүнлерәк әйбер, кием-салым сорап язсаң лутчы кана...

—Әни, мин Мөхәммәт абый шикелле фотограф булырга телим.

Пәлтәнә дип җыйган акчаң бар, теләсәң нишләт, хет ике аппарат асып йөр, бер сүзем юк.

Алайса, посылканы кире җибәрик. Тик авылда сүз генә таралыр; «Икәүләшеп эшләп бердәнбер малайларына җаны теләгән нәрсәсен алып
бирергә дә кызганалар. И ходаем, хәзерге халыкнын саранлыгы Акча лсыйганчы мал жый ичмасам, сөенече күбрәк»,—диярләр

—Житәр, житәр,—дип бүлдерде әни,—минем бит ате посылкаңа түләргә акча бирмим дигән сүзем юк.

Әни белән икәүләшеп барып, посылканы алырбыз дип кузгалмакчы идек, көтмәгәндә капка келәсе шалтырады.

Кабаланып килеп кергән кеше Мөхәммәт иде Күрешеп, гадәт буенча хәл-әхвәлләрне дә белешкәч, өй эче тагы тынып калды, өчәүләшеп баз эчендә утырабызмыни!.. Мин почтадагы посылка тартмасына бикләнгән фотоаппаратны күз алдына китерергә тырыштым Әни. әллә кайчан онытылган мәшәкатьне исенә төшергәндәй, кирәкмәсә дә юеш чүпрәк белән өстәл өстен сыпырып алды, каушады. Ә Мөхәммәт

—Тау Мөхәммәт янына килгәнче Мөхәммәт тау янына барып килергә тиеш, шулаймы, Зөфәр?

—Кем инде ул тау?—дидем мин, «Бабай* Мөхәммәтнең сүзләренә артык игътибар итмичә генә.

—Син тау!—диде ул, шушы сүзе белән генә мине үстерергә теләп

—Ниткән тау ди әле мин, түмгәк диген...

—Тау түмгәктән ярала ул. Син үсәсе кеше, һәрхәлдә, безнен ише көрәк мөдире түгел. Заманы да башкачарак, сез дигәндә бөтен жәннәтләрнсн ишеге йозаксыз. Өстегезгә кигән пинжәгегез дә мин сиңа әйтим, биш кесәле. Безнен заманда өч кесәлесе дә бик житә иде... Кыскасы, шул. энем, фотоаппарат алгансың икән, күрсәтерсең дип уйлыйм

Минем өчен әни жавап бирде.

—Почтадан алып кайту белән...

Мөхәммәт, акча тапкан кешедәй, минем кулымдагы посылка кәгазенә текәлде.

—Маркасы нинди?

—«Киев*,—дип жавап бирдем мин. Үз тавышым үземә ыңгырашу булып тоелды.

—Нәкъ мин хыялланганы икән

—Вспышкасы белән бергә.

—Яшене дә бармы? Менә бит әй, сат син аны мина.

—Сон... үзеннекенә ни булган?

—Әйттем ич инде... Бер авылга нигә кирәк ике фотоаппарат Син телевизор төзәтүче һөнәренә өйрәнәсең дип тә килешкән идек.

Мин гүя Мөхәммәтне танымадым. Шушы минут эчендә анын урынына башка кешене китереп куйдылар диярсең Бу кеше тупырдап торган таза гәүдәле, киң күкрәкле дә түгел, әллә нинди зәгыйфь кыяфәтле, юмагай телле, кәкре борынлы, комсыз күзле

Югалтудан куркып, посылка кәгазен учыма кыстым да әлеге комсыз күзләрдән яшердем.

С

ез ничектер, ә менә мин кызлардан килгән хатны кеше янында укый алмыйм. Конверт эчендә мин генә белергә, мин генә укырга тиешле сере бардыр. Өйдә кеше юк чакны туры китереп Голназдан килгән хатны кесәдән чыгарган гына идем, әти кайтып керде Ул минем кызлардан хат көткәнемне белә. Ләкин хатны язучы кеше Камышлы кызы Гөлназдыр дип башына да китерми. Әйтмим дә. Мактанырга иртәрәк әле.

Кая качыйм икән? Туфраксага менсән, өй кыегы тәрәзәсеннән төшкән кояш нуры житә инде, тик анда тузан шул. рәхәтләнеп утырып укырлык түгел—кием пычрана. Печәнлеккә менсәм. Тезмәләр буш хәзер, кыш буе
ашатып чыккан печәннең вагы гына коелып калган, тик анда караңгы. Капка төбенә чыксам, кулымдагы хатны күреп Мөдәррис килеп җитә. Су буена төшсәм... Чишмә юлы шунда гына, су кирәкме, юкмы, кызлар барыбер чишмәгә йөри, Ләйсәнә кебекләр улак яныннан китми, кая куядыр шул тиклем суны .’.. Менә сиңа мә! Бөтен Арышлыда хат укырдай бер рәтле урын юк! Агач башына гына менмәсән... Су буенда өянкеләр җитәрлек, барысы да таныш. Яшьрәк чакта ул өянкеләргә менеп чәүкә ояларына «инвентаризация» ясап төшә торган идек.

Кроссовкаларны салып тормадым, шул килеш кенә үрмәлим. Агач башына менү үр менү ише генә түгел, шактый тырышасы. Ботак аерына җиткән саен тукталып хәл алам да аска карыйм—күз алды иркенәя. Мин югарырак менгән саен авыл кечерәйгән сыман. Ниһаять, җайлы гына аерчага атланып, өянке кәүсәсенә җилкә терәдем. Шушында туктыйм, карга оясына ук менеп хат укымассың ласа.

Конверты бик калын күренсә дә, хаты бик кыска иде Гөлназнын, куш битле кәгазьнең бер ягына гына сырлап шул килеш салып җибәргән.. Иң әүвәл хатка күз йөртеп чыктым—кышкы кичтә Мишә буендагы очрашуыбыз хакында язгандыр, әнә шул юлларны тизрәк табып алдан ук укып куйыйм дигән идем. Ләкин Гөлназ ул турыда һичнәрсә язмаган. Әйтерсең лә кышкы кичнең бүгенге хатка бер катнашы да юк. Хет теләсән ничек аңла.. Бәлки, сиздермәскә тырышуы әйбәтрәктер, ике арада серле билгесезлек барында хат ташучылар аркылы анлашу тагын да маҗаралырак ич. Гөлназнын унберенче укучыга дигән булып кына миңа хат язуын гафу үтенергә теләве дип аңлыйм, кышкы кичтә җавапсыз калган сүзләрем өчен, чамасыз тәкәббер сөйләшкәне өчен. Күрешкәч, бәйнә-бәйнә сөйләшербез, көлешербез әле. Ә хәзер бу агач башыннан төшәргә кирәк. Кирәк, ләкин төшәсе килми. Өянкенең яшел челтәре аркылы тирә-як мохитны күзәтәм. Кояш, әнә. җылы һава өрелгән сары шар кебек һаман җиргә төшә алмый, авыл артында йөри. Азрак җир исни торсын дип урамга куылган ала сыер кысыр чирәмлектә ял итә Ул өянкегә сөялеп дигәндәй баскан да көн җылысына ләззәтләнеп саф һава сулый, башын югары күтәреп сагыз чәйнәгәндәй итә. Көтү чыгар чаклар җиткәнне сизенеп, күңеленнән генә Мишә буендагы болыннарны барлый. Көньяктагы җилләр кич җиткәндә илаһи-уптым төньякка күченеп бетте. Шушы тынлыкта өянке песиләренә сарылган бал кортларының җыры, күмәк безелдәүгә әверелеп, агач башында үзенчә яңгырап тора. Ә җирдә—урам юлы, юлның чишмәгә илтүче сукмагы, сукмактан, сулы чиләкләрен уйнатып. Ләйсәнә килә. Әллә кайдан гына Мөдәррис пәйда булды. Көянтәсез-нисез генә ике чиләк тоткан Анын да чишмәгә барышы, әнисе пенсиягә чыкканнан бирле тырыш су ташучыга әверелде егет. Менә Ләйсәнә белән Мөдәрриснең аралары якынайганнан-якыная. менә Мөдәррис тар сукмакны кызга калдырып читкә чыгып юл бирер... Юк. Икесе дә тукталдылар. Ләйсәнә юл сорый Ә тегесе, үткәреп җибәрәсе урында, чиләкле кулларын җәеп аркылы басты. Ләйсәнә көтте-көтте дә түзмәде, узган елгы кычыткан кураларын таптап, Мөдәррисне әллә кайдан ук әйләнеп үтте. Их, фотоаппарат юк. ичмасам, төшереп аласы иде.

Фоторәсем дигән нәрсә, ябалак шикелле, ут яктысыннан курка икән дип. тикмәгә генә әйтми инде әни. Күпме кәгазь, күпме тасма һәм реактивлар әрәм иттем.

Өйрәт әле, дип «Бабай» Мөхәммәт янына да барып караган идем. Тик ул минем фотоаппаратның яшененнән дср селкенеп куйды да шуннан җайга килмәде.

—Кеше әйтеп торып кына күп нәрсә ала алмассың. ялгыша-ялгыша үзен өйрән. Кулыннан килмәсә. әнә. Казанга бар. анда адым саен лаборатория, рәсемнәреңне эшләп бирерләр,—диде

Бөтен сөйләгән сүзе, биргән кинәше шул булды. Анын каравы, физика укытучысы унлап укучыдан фототүгәрәк оештырды. Жәйге каникул чорында да өйрәнүләр тукталмаячак икән.

Хәзер, мин сина әйтим, фасонын китерә беләм кая гына барсам да. фотоаппарат муенда, күлмәк кияргә онытмаган кебек, аны да өйдә онытып калдыру юк. Вакыт күп. укулар бетте, лагерьга барганчы ун көнләп көтәсе бар. Иренмим: Мишәгә коя торган инешебезне буеннан-буена фотога төшердем. Берәмләп-берәмләп һәр өйне, үткән-сүткән һәр машина- тракторны. этләрне, мәчеләрне, болытларны, хәтта карга ояларын да фотоаппарат эченә «җыйдым».

Беркөнне утырам шулай, объектив каршысындагы рәшәткә башына чыпчык кунганын көтеп. .. Мөдәррис килә

—Әйдә, тизрәк.—ди бу мине чын-чынлап ашыктырып.—әти өй саклый торган бурсык алып кайткан

Гадәттәгечә, фотоаппарат муенда инде, чабам гына Мөдәррис артыннан. Ишегалларына килеп керүгә каккан казыктай үрә каттым да калдым: болдыр баскычына башын куеп бурсык ята. борын очыннан җилкәсенә чаклы тасма ябыштырылган төсле, күз тирәсе, колак өлеше кап-карага манылган кебек Үзе кыймылдамый да.

—Кешедән курыкмыймы. ник безгә исе китми?

—Үлгән ул,—диде Мөдәррис мине тынычландырырга теләп һәм анын тавышы шундук горурлык авазы булып яңгырады Әти урманга баргач, каеннар арасында күргән дә күсәк белән бер генә тондырган—ләх' Миңгерәгән дә мәңгегә мәрткә киткән. Арт санын кара әле син анын—ничек симез. Кәнишне. көз көне очраган булса иләмсез таза булыр иде ул. Әти әйтә, ничава. ди. бик тырышсак бер кило маен сыгып алырбыз ди. Үпкә авыруыннан бик файдалы икән анын мае.

—Атаннын үпкәсе ниткән мәллә?

—Юк ла инде, калага барып сатам ди. анда «эһ» тә итмичә, ялынып дигәндәй алалар икән. Әйдә, фотога төшер. Мин башыннан сыйпагандай итим, яхшылап төшер, чын кинодагыча матур итеп чыксын

Мин Мөдәррисне бурсык сыйпаган килеш фотога төшердем

Кич җиткәнне үк көтмичә безнен өйнен идән астына төшеп бурсыклы рәсемне эшләп карадык. Урамда—кояш яктысында төшерелгән фотолар күбесенчә яхшы килеп чыга. Мөдәррис тә үз рәсеменнән үзе канәгать иде. Ул аны беррәттән бишне эшләтеп алды, мина берсе—бары тик кап-кара булып уңышсыз чыкканы гына калды. Мин анын әлеге фотолар белән нишләргә теләгәнен абайлап өлгермәдем, соңыннан гына аңлашылды. Ничек кенә аңлашылды әле Ахыры болай бетәсем алдан ук белсәм Мина ул фотоларны бөтенләй эшлисе калмаган икән Кул эшләгән эшкә акыл соңрак килеп җитә, ди әни. әгәр мин берәр гаеп эш кылсам...

Каникулга чыгып Мишәдә йөз илле тапкыр чамасы су коенып өлгердек микән, белмим, шуның белән вәссәлам Июньнең уртасы җитүгә пионерлагерыа алып киттеләр. Лагерьда бөтен нәрсә чама белән генә, уены да. эше дә. су коенуы да. ашы да.

Ачылу тантанасына колхозыбыз председателе килде Килде дә. без линейкага тезелгәннән файдаланып, тиз арада доклад ясап алды Анын сөйләве, нарат ботагына эленгән зур репродуктордан янгырый да агачтан-агачка бәрелеп яңадан безгә әйләнеп кайта. Анын бу чыгышы
колхозчыларның бик зур җыелышын хәтерләтә иде.

—Кадерле пионерлар! Яшь колхозчыларым минем! Чүп үләне котырды быел, яшелчәләр күтәрелә алмый. Бөтен өмет сездә! Әгәр билгеләнгән участокларны тазартып чыксагызмы... Сез социалистик ярышка кушылыгыз. Сменагыз беткәндә җиңүчеләрне билгеләрсез. Мин аларны үз «Волга»ма утыртып алдынгылар слетына алып барачакмын. Слетка бөтен республикадан җыелачаклар.

—Председатель «Волга»сына дүрт кенә отличник сыяр шул,—дидем мин, үзем ише ударникларны яклап.

—Җиңүчеләр күп булмый. Ләкин слетта катнашу өчен лагерь эшендә иң алдынгы итеп танылган пионерларны гына алачакбыз. Пионерлар! Колхозыбыз эше өчен көрәшкә һәрвакыт әзер бул!

—Без һәрвакыт әзер!—дидек беравыздан... Бу минутта алтмышыбыз арасыннан кайсыбызны гына әйтсәң дә теге «дүртәү» дигән алдынгы булырга риза идек.

Председатель китте, без черки оясында калдык.

Лагерьда беренче көнне гел бәйрәм инде ул. Көн сүрелгәч, Мишә ярында пионер учагы ягарга дип кәсне каезлап зур йолдыз сурәте ясадык... Утын өчен нарат ботаклары җыясы бар.

Кем ничектер, нарат ботагы җыюны яратам мин. Урман үстерүчеләргә ел саен икешәр-өчәр капчык нарат күркәсе җыеп тапшыра торгач, агач башына менәргә бөтенләй һәвәсләндем.

Наратның кирәкмәгән бер гадәте бар: кәүсәсен кочаклап өскә үрмәләсәң тәнеңә чәер сылап куя. Очына тиклем менәм дисәң, эшкә тотынганчы матур күлмәгеңне салып тору хәерлерәк.

Коеласы ботакларны җыешырга дип килгән Ләйсәнә читкәрәк китеп басты да мина җилкәсе белән борылды, чалбар салганны күрмәс өчен, янәсе. Нарат саен бер малай бар, белмим, нәрсәгә дип мина ияргәндер ул?

Агачы нык—томырылып яуган янгырыңа, зил-зилә кубарып искән «шайтан өермәләренә» дә бирешерлек түгел. Төп буе ботаксыз, җыерчыклы кабык, бераз күтәрелгәч кәүсә бөтенләй үзгәрде: үзе шома, үзе башлы суган кабыгы шикелле кыштырдап тора.

Бу якка таба борылып баскач күрер әле Ләйсәнә, иллә дә шәп менәм мин агач башына. Хәер, классташым алдында мактанып тору нигә кирәк? Менә Ләйсәнә урынында Гөлназ булсамы... Ул чагында мин нарат кәүсәсе буйлап болытларга кадәр менеп җитәр идем, чын әгәр!

Сәер кыз ул Ләйсәнә, башкаларга бер дә охшамаган. Бишенчедә укыганда безгә класс җитәкчесе булып яшь укытучы кыз килде, бик тә. бик тә матур иде ул. Чәчен кистергәнгә генә матур микән әллә дип, аның кебек үк чибәр күренергә теләп, кызларыбыз бер атна эчендә чәчләрен кистереп бетерделәр. Ә Ләйсәнә кистермәде.

Алтынчы класста җитәкчебез алышынды, тагын бер матур апа килде: кашы озын, керфекләре озын, чәч толымнары сигез тармакланып итәк очына кадәр үсеп төшкән Шуннан сон кызларыбыз тотындылар чәч үстерергә: әче су белән дә юалар ди, кычыткан төнәтмәсе белән дә чайкыйлар икән, башларына суган боламыгы сылап йоклаучылар да булган дип сөйләделәр... Барыбер Ләйсәнәнең чәче иң озыны, һичкемнеке дә куып җитә алмады... Җиденчедә тагын класс җитәкчебез алышынды, прическасы минеке сыман гына... Кызларыбыз янә кулларына кайчы алды, хәтта класста ук, озын тәнәфес җитте исә, чәкән мунчаласы хәтле чәчләрен кыркырга тотыналар. Ә Ләйсәнәнең аларга исе китми, чәче гел үсә. Инде йөргәндә бик комачауламасын дип толымының очларын ак керфекле кызыл кофтасының капюшонына бөгәрләп сала. Үзе бик аз сүзле тагы. Аның тавышын дәрес
вакытында җавап биргәндә генә ишетергә була. Башка чакны гел конфет суырып йөргән төсле, авызын ачмас...

Кызлар турында уйланып, нарат башына менеп җиткәнне сизми дә калдым. Аска карасам—Ләйсәнә агач төбеннән чытырлар, кипкән күркәләрне читкәрәк ыргытып йөри. Егылып төшә калсам йомшаграк булсын диптер инде. Егылды ди. тот алъяпкычыңны. Шулай да артык югарыга менмәскә кирәк, юкса укытучыларның килеп житүе бар Югарыдагы кеше күзгә күбрәк күренә ул!

Ботакларны өскесеннән кисә башлыйлар. Киселгән берсе астагы ботакларга эләгеп өелә тора. Соңыннан авырайган иң аскы ботакка балтаңны тидер генә—бер арба утын җиргә килә дә төшә. Жиргә төшкәч. Ләйсәнә тизрәк киенергә кушты. Әзер дигәч, мине баштанаяк җентекләп күзәтеп чыкты:

—Беләген сыдырылган.

—Төкерекләп яфрак ябыштыргач бетә ул.

—Авыртамы?—дип, йомшак бармак очлары белән җәрәхәт тирәсенә баскалап карый.

Шулчак көтмәгәндә генә Мөдәррис пәйда булды.

—Әһә, менә кайда икәнсез. Әллә кая китеп, куллар тотышып, күзгә-күз карашып. . Эзләп тә табарлык түгел.

Ләйсәнә Мөдәррисне гүя күрмәде дә, ишетмәде дә. һаман саен минем кулны тоткан, инде сыдырылган төшне сулышын өреп җылыткандай итә.

—Авыртмыймы. Зөфәр?

Мөдәрристән уңайсыз ласа. Әллә нәрсә уйлар. Нарат урман эчендә кул тотышып торганнарын үзем күрдем, дип Гөлназга язып җибәрсә.

—Нәрсә бәйләндең әле син, Ләйсәнә, авыртмаган килеш...

—Егыласын икән дип курыктым.

—Минме, егыламмы?!

Ләйсәнә үпкәләде, бүтәнчәрәк сөйләшер дип көткәндер. Ә мин

Ләйсәнә тикле Ләйсәнәнең авыз ачып сүз әйтүенә дә сокчанмыйча, әллә ничек дорфа итеп җавап кайтардым.юатасы иде кызыйны.

—Мөдәррис, председателебез «Волга»сынын алдагы утыргычына арка терәп алдынгылар слетына барасы кешене беләсеңме?

  • Юк, малай, билләһи белмим,—ди Мөдәррис, күзен уйнатып. Сизәм. үзенең дә слетка барасы килә. .

—Ләйсәнә ул!—дидем мин, һәм абый кешеләрчә кыланып кызның аркасыннан сөймәкче идем, сөйдермәде, читкә китеп басты. Аның каравы башыма бер уй килде әле

  • Мөдәррис, безгә бүген үк хат язарга кирәк. Әлеге слет турында минем Гөлназ да, синең Әнисә дә белсеннәр. Алар да тырышып эшләсеннәр. Ә аннан сон без алар белән Казанда, слетта күрешәчәкбез. Дөрес әйтәмме?

—Дөрес.—Ләкин Мөдәрриснең тавышында сөенечнең әсәре дә юк иде.

—Дөрескә чыгар өчен ай буе тырышасыгыз бар әле.—диде Ләйсәнә, читкә сөйләгәндәй генә.

Минем бераз кәефем төште.

—Ләйсәнә, ә син агач башыннан—югарыдан кечкенә генә булып күренәсең.

  • Һе, югарыдан, имеш! Бер чыпчык өйгә кереп чыккач, җылы якта булдым, дип мактанган ди... Китер монда балтаңны!
  • Н-н-нәрсәгә-ә-ә?!— дидем мин котым очып
  • Балтаны үзем күтәрәм. Ә сез, геройлар, утыныгызны сөйрәгез'.

Ш

әфәкь алсулыгы нарат очларында дөрли, алсулык яшел төсне каплап алган... Учакнын ялкыны сүрелде. Жиргә уелган йолдыз эчендә утлы күмерләр җемелдәшә. Йолдыз яна... Бу минутта Жир-батырнын күкрәгендә күпме йолдыз яна икән?.. Мишә дә, алсуланып, Гөлназлар ягына таба ага. Минем өчен генә шулай алсу күренәме бу дөнья?! Их, хәзер шушы йолдыз яктысына Гөлназ да килеп бассын иде. Алар да учак якканнардыр әле бүген. Гөлназның бит алмасы Ләйсәнәнеке төсле алсуланып янадыр...

Алтмыш бала арасыннан илле алтысын сызып ташлап слетка баручылар исемлегенә дүртне генә сайлау җиңел түгел икән. Пионер бүлмәсе дип аталган алты кешелек палаткада зур кәгазьгә исемнәребезне тезеп «экран» эленде, ай буена җитәрлек. Көн азагында, ягъни, йокларга таралышыр алдыннан линейкага тезәләр дә тантаналы төстә «плюс»ларны һәм «минус»ларны санап чыгалар. Беренче көннәрдә, барыбызга да гел «плюс» куеп, исәп тигез иде. Ләкин бит слетка алтмыш кеше бара алмыйбыз, димәк, кемнәргәдер «минус»лар эләгергә тиеш. Кемгә сон? Иртәнге физзарядкага соңгы кеше булып барсаң—«минус»! Чүп үләне утаганда норманны үтәмәсәң, киенгән килеш урын-жир өстенә утырсан, рөхсәт сорамыйча лагерь чиген бозып берәр метрга читкә чыксан... кыскасы, аз гына ярамаган эшен сизелсә, экрандагы исеменне «минус»лар сырып ала. Тора-бара күзәтү тагын да катыланды: иптәшең белән кычкырып сөйләшсәң дә, йоклаганда гырылдаучыларга да шул жәза эләкте.

Баштагы мәлне минем хәлләр зарланырлык түгел иде: көн саен бер «плюс»! Сүз тыңлыйм, рөхсәтсез йөрмим, нормамны үтим, йоклаганда гырламыйм, ярты тавыш белән генә сөйләшергә дә өйрәндем.

Көтмәгәндә генә...

Лагерьга ризык ташучы машина яна газета-журналлар алып килгән иде. Төшке ашка кайткан чагыбыз, бөтенебез дә бер тирәдә. Кинәт Мөдәррис, район газетасын күтәреп, өстәл тирәли йөгерә башлады. Газетаны әләм иткән, үзе «Ур-ра!» кычкыра. Кулыннан тартып алып укысам—шаккаттык. Урта биттә зур гына һәм таныш рәсем: Мөдәррис бурсык сыйпап тора. Рәсем астына минем фотоэтюд дип язганнар. Каян килеп этюд булсын инде бу! Бурсык үлгән ласа! Мөдәррисне әйтәм, тәки теге фотоларнын берсен редакциягә җибәргән икән, сиздермәде үзе, йә басарлар, йә юк дигәндер, күрәсең.

Классташлар бик сөенде бу хәлгә. Газетаны экран белән янәшә элеп куйгач, мин дә сөендем инде... Ә атна азагында йокларга яткач, көнозын чөгендер басуында ялан тәпи йөгереп кызган табаннарыбызны суытып та өлгермәдек—Мөдәррис белән икебезне чакырып чыгардылар. Кая. ни өчен, кемнәр чакырган дип озак баш ватарга туры килмәде. Мөдәрриснең йомшак җиренә чалбар каешы чалтырауга шундук исемә килдем. Әтисе икән лә... Миңа да кизәнгән иде, лып итеп җиргә утырдым, үземчә йомшак җиремне каештан саклыйм. Мөдәрриснең әтисе каеш чыжылдаткан саен берәр сүз өстәп такмаклый...

—Менә сиңа гәжитен өчен, менә бурсык рәсеме өчен, монысы өйгә инспектор китерткәнең өчен, айлык акчамны штрафка түләткәнен өчен, башка вакытта акыл булсын өчен тагын бер...

Каеш тавышына бөтен лагерь аякка басты, хәтта баганалардагы барлык лампаларны да кабыздылар.

Башкаларга нәрсә—алар читтән карап тик көлеп тора. Хурланып үләрсен, салкынча торсын өчен Мишә суына батырылган сөтле бидоннар янына бәйләнгән кәрлә көчеккә хәтле: «Во!», «Во!». «Во!»,—дип, тән җәзасы белән тәрбияләү чарасын хуплап өргән була.

Район газетасын милиция бүлегендәгеләр дә укыйлар, күрәсен. кулга ияләшкән бурсык турында ныграк белешеп, якыннан танышыгыз әле. дип. урман хуҗалыгы инспекторына күрсәтмә биргәннәр. Алар, Мөдәррисләргә килеп, бернинди дә тере бурсык тапмагач, эшнен нидәлеген шундук аклап, җәй башында ау тыелган килеш җәнлеккә кул күтәргән өчен ярыйсы гына штраф салып киткәннәр

Мөдәррис еламады, бәлкем, пионервожатый чыгып әтисенен кулына ябышмаса. елатканчы кыйнар иде әле ул аны

Бөтен гаеп миндә. Мөдәррисне бурсык янында фотога төшереп торасы калмаган. Фотоаппарат тотмаска антлар эчәрсең. «Отбой!» дип кычкырыр алдыннан кичтән куелган «плюс»ны тискәрегә төзәттеләр. Ә Мөдәрриснекен үзгәртмәделәр, әтисенен каешына түзгәнгә күрә бу юлга гафу иттеләр, экран янындагы теге гәҗит тә юкка чыкты.

Икенче кисәтү дә һич көтмәгәндә генә эләкте.

Берара көннәр кызу торды. Төшке дигән ял вакытын озайттылар, хәзер инде кичке дүрткә кадәр күләгәдә ял итәбез дә аннан сон җидегә чаклы эшләп кайтабыз. Өйлә вакытында урын өстендә ял итү мөмкин түгел, чамасыз бөркү, кайнар җил палатка эченә керә дә чыкмый Инде иртән торуга палатканың итәген күтәреп бәйләп куябыз, юкса бу кадәр эссегә матраилар суынгысыз итеп ут йота.

Кичке дүрттә көн бөркүлеге сүрелеп өлгерми әле. Симәнә суган рәтләрен күмеп киткән чүп үләне ирендереп, өркетеп тора. Үзенә бүленгән рәтне утап бетермәсән, лагерьга кайтырга рөхсәт юк. Ә кайту—ул ашау дигән сүз!

Чүп тамыры йолкыганда күз алдына тузан өерелеп бара, ул тузан тирләп пешеккән маңгайга, күз төпләренә кунып әчеттерә, сулышка утыра. Беренче көннәрдә рәтне чыгып бетермәгән малайлар, калып эшләгән булып, авылга кайтып ашап киләләр иде Сизеп алгач, тыйдылар Инде калып эшләүчеләрне бөтен отряд белән көтеп торалар. Карынын бик нык ачса, әнә, артта калучыларга булыш..

Аш әзерләнгән арада су коенырга рөхсәт иттеләр. Үзебез чишенәбез, үзебез Мишә ярына йөгерәбез. Мин чалкан ятып йөзәргә яратам, болай иткәндә гел күккә карап барасын—нәкъ болытлар эчендә йөргән кебек, хат дә бетми, рәхәт тә, әкрен генә тик кыймылдыйсың шунда. Мине Ләйсәнә куып җитте, су өстендә түгәрәк иңбашлары гына күренеп-күренеп ала. чәч толымын баш түбәсенә әрдәләнәп өеп куйгач яулык бәйләгән

Тәҗрибәм арта, ахрысы, кайбер нәрсәләрне күрәзәче кебек алдан ук сизеп торам. Менә хәзер дә безнең тирәгә Мөдәррис килеп җитәр, әллә кайдан беләм, әйтте диярсез

—Ләйсәнә, ярдан ерагайма.

  • Курыксаң, үзен кире борыл.

—Мина иярсәң хәлен бетәр, кызый

—Алайса, син мина ияр.

Безнең турыга яр читеннән сикергән иде, корсагы белән чалт итеп килеп төште Мөдәррис. Әллә ни йөзә белмәсә дә шәп сикерә торган идс ул суга. Бу юлысы җайсызрак төште. Аны күргәч. Ләйсәнә каршы як ярга таба йөзә башлады.

—Житәр, ерак китмә,—минем тизрәк Ләйсәнәне туктатасым килде

  • Батсам коткарырсыз әле. икәү ич сез..

Мөдәррис ишетмәгәнгә сабышып су астына чумды, мин аны Ләйсәнәне куып тотар өчен хәйлә кора дип торам, ә ул лагерь ярына элдерде, шыртлака... Ирексездән Ләйсәнәгә иярдем, харап була бит кызый Анын кәмите кемгә кирәктер, белмим, куып тотам дигәндә генә ул агым уңаена читкә чума, агып бара торгач тагын ерак ярга юнәлә

—Җитәр диләр сиңа, ишетәсеңме, Ләйсәнә!

—Ишетәм, кил әйдә, ярдәм ит, кул арыды...

Ерак ярга якынлаштык, ләкин су читенә таллар бөгелеп төшкән, шундый куе чытырман, чыгып аяк басарлык түгел. Ләйсәнә бер чыбыкка ябышып хәл алды, мин якынаюга тагын туктар исәбе юк. Барам ияреп, инде чынлап та хәлем чамалы гына. Лагерь ягыннан:

—Тимә, Зөфәр, Ләйсәнәне батырасын, ник куасың аны?—диләр, диләр генә түгел, разбой салып кычкыралар. Ә Мөдәррис тавышы һәммәсенекеннән өскә чыга.

—Ишетәсеңме,—дим Ләйсәнәгә,—мине гаепле итеп калдыралар, теләсән нишлә, кире борылам.

—Мин арыдым, батам, Зөфәр.

Күбекләр богырт-богырт иткән тавышка сискәнеп куйдым, баксам— Ләйсәнәнең чәч өеме генә күренеп тора... Әллә нишләдем, кинәт үземә яна көч кушылгандай итеп тойдым. Ялт кына килеп кызнын чәч толымыннан ярга таба сөйрәдем. Бәхеткә күрә, чытырманнар арасыннан печәнчеләр су керергә йөри торган чирәмле сукмак күзгә чалынды, шунда сөйрәп алып чыктым. Алай су эчмәгән, тончыкмаган иде үзе, хәле генә беткән икән, чирәм өстендә елмаеп ята. Әрлисем килгән иде, тик анын елмаюы жинде Исән-саулыгы сөендерде әле.

—Туңам...—анын беренче сүзе бу.

—Нишләтим сон, салып бирергә пәлтәм юк ич.

—Җилкәнне жил кәгә терәп утыр.

Аркаларны терәштек. Туңам дигән була, карасана, тәне нинди кайнар. —Син мине үлемнән коткардың, калган гомеремне сина бүләк итәм.

  • Мәхәббәт турындагы китаплардан ятлый торгач, бөтенләй артистлангансың син.

—Слетка Гөлназынны күрер өчен барасың киләме?

—Әллә ярамыймы?

—Турысын әйт, боргалап-сыргалап торма.

—Әгәр әйтмәсәм?!

—Әйтмәвен хәерлерәк, ни әйтәсенне беләм лә. Кеше кешегә әкренләп күнегә диләр. Син дә мина күнегерсең әле.

—Кем әйтә аны, кайсы китапта?

—Физикада... Бер-берсенә тартылыр өчен жисемнәр капма-каршы корылырга тиеш диелгән ич.

—Мөдәррис кызыга сина.

  • Кирәкми

—Ник, әкренләп аңа да ияләшерсең әле, үзен әйтәсең ич...

—Исемлек буенча хат язган әллә ниткән күрше авыл кызына хыялланып йөрисен. Әйләнеп карамаслык карачкыдыр әле.

—Минем ул кызны күргәнем бар. Исеме сыман матур... Гөлназ...

—Исем, исем... Ышан исемгә. Җир маен май диләр дә ипигә ягып ашаган кеше юк әле...

Ахыры киләсе санда